МӘХӘББӘТ ИЛЕ
Р&0ИЛ Фәйауллин Мәхәббәтнамә Казан Тагар кит ношр 2003
Мин бу китапны баш очымдагы бүтәннәре янына куйган идем. Биредәге хәзинәләр—ми нем дус- каләмдәшләрем - нен, талантлы шагыйрь- әдипләрнен култамгалары язылган ядкярләр, үзләренчә мина хәерхак теләүче шигъри мәктүб- ләр. Вакыт-вакыт мин шу- ларны кулыма алам һәм бу минем яшьтәшләрем өчен дә бик табигый той-гыдыр—бс з дә бит шулай илек, мәхәббәт илләрен гизгән идек, дип уйланасын Күнелле лә. монсу да булып китә.. Әмма мәхәббәт тойгысы кешене гомере буена ташламый.
ул төрле яшьтәгеләрнен дә башларын илерә, лиләр. Әлеге “баш очымдагы" “сердәш" китаплардагы әсәрләргә карата туган фикерләрем күнеллә озак йөрен, яисә кабатлана торгач, үзләренең беренче тәэсирләрен югалталар, дөресрәге. артык гадиләшәләр кебек Шунын өстенә аларлагы күп кенә төсмерләр, хис-тойгылар синен өчен инде күптән билгеле “танышлар*'га әйләнеп, күрәсен. артык “үз булып” китәләр. Әмма вакыт сынавын кичергәннәре үзләренчә иләнә- иләнә, алтын бөртекләре сыман, күнел төбендә утырып калалар Алдымдагы ошбу китап турында билгеле бер фикергә килү лә, шунлыктандыр, шактый катлаулы булды Шуның белән бергә, шагыйрьнең күнел чырагын кабызган Мәхәббәт чаткылары синен күнелдә дә очкын кабызырга тиеш бит'
Инде, ниһаять, мәсьәләнең асылына якын килергә, китапның түренә үтергә вакыттыр
“Мәхәббәтнамә”дә туп-ланган шигырьләр беренче карашка гади, әмма кешенең иң катлаулы кичерешләренә кагылган, үтә нәзберек хис-тойгылар—нюанслардан торган Мәхәббәт дөньясына, гашыйклар иленә багышлана
Халык шагыйре Равил Фәйзуллиннын әлеге шактый саллы тупламасын Мәхәббәткә мәдхия, йәки мәхәббәт тойгыларының шәхси антологиясе дияргә була. (Аллан ук искәртим, бу минем шәхси карашым, шунлыктан, үз “күзлегемне” башкаларга такмыйм) Өстәвенә (бәлки, бәхеткәдер') без тел- әдәбият тәнкыйтьчеләре түгел. Үзсбезчә кичерәбез, үтебезчә язабыз Язуы кыен, ә бәя бирү җинелрәктер
Китапнын беренче битен ачып, "түренә” үткән саен калейдоскоп сыман, хис-кичерешләр. коллизияләр үзгәрә тора, инде ярты юлла тукталасы да килми. бит саен үзенне гажәеп метаморфозалар илендә итеп тоясын
Бөек Мәхәббәт дидек Хәзер, кызганычка каршы, әлеге төшенчә артык шәрәләнде Ә инде гашыйк җаннарны йолдызларга күтәргән, хыяллар артына канатландырган платоник мәхәббәт, гамәлдә булу түгел, инде термин буларак га юкка чыга бугай “Мәхәббәтнамә"лә шагыйрь мәхәббәт идеалы итеп үзе үк санап
киткән Ләйлә—Мәжнүн. Таһир—Зөһрә, Ромео—Джульетта, Хәлил—Галиябану һ б. гыйшык-гашрәт каһарманнары киләчәктә кабатланырлармы? Китабына кереш сүзендә автор болар хакында шактый кин туктала. Дөнья әдәбияты тарихыннан жыя китсәң, шагыйрьләрнең һәм алар язган мәхәббәт каһарманнарының исемнәре генә дә томнар тәшкил итәр иде мөгаен. Көнчыгыш һәм көнбатыш әдәбияты классикларыннан күпме мисаллар китерергә булыр иде! Үземнең дә студент елларда, әлеге югары хисләр белән канатланып. Милли китапханәнең "Мәгарә" ("Грот") дип аталган серле залында Шиллер белән шашканым, Вольтернын Тристан һәм Изольда мәхәббәте турында укып тәэсирләнгән керсез минутларым күз алдыма килә! Китапханәләр тынлыгы, вокзаллар шавы, көзге пристаньнар моңсулыгы, көздән кышка кереп баручы тонык елга агышы, җикән-камышлар сагышы, суда йөзеп барган сары яфрак—болар да. шигърияткә азык булу белән бергә, мәхәббәт язмышларына ишарәли түгелме? Мәхәббәт хисләрен яшь кыз-кыркыннарнын. борыннарына дәрт исе кергән үсмерләрнең тәүге керсез тойгылары, яшерен сөю-гыйшык шигырьләре теркәлгән гади генә альбомдагыча да аңлатырга булыр иде ул.
Ә бит "Мәхәббәтнамә" исеме белән дә зурга дәгъвалый түгелме? Ә мин әлеге китапка карата үз фикерләремне җиткерәсем килеп кулыма каләм алган идем. Юкка алынмаганмы икән? Инде искеләрне генә кабатламыйммы? Әмма бөек Такташ әйткәнчә: "мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта"... Әнә бит. шуңа кушылып, Равил Фәйзуллин да:
Бу тешләрне генә язсаң да!— Мәхәббәт поэмасы !
дип, үз дөньясын ача...
"Мәхәббәтнамә"—яраткан гашыйк йөрәкнең яну-көюләрен. бәхетле һәм сагышлы мизгелләрен эченә алган рухи яшәеш елъязмасы ул дияр идем. Укучы биредә әсәрләрнең форма һәм эчтәлек ягыннан төрле үрнәкләре белән очраша Анда күнел утынын кабынып кына сүнгән мизгелләре дә, бәхетле кичерешләрдә дәвамлы яшәп алу да—бар да сыйган.
Автор, язганнарымны кемнәрдер ревизияләмәгәйләре дигәндәй, утка каршы ут ягып, дулкынга каршы дулкын йөгертеп, үзен анламаучылардан яклый, аралый кебек. Монын өчен дәлил итеп ул "Мәхәббәтнамә"сенә гаять тәфсилле, гыйбрәтле мисаллар тулы “кереш сүз”ен язган. Мәхәббәт турында фәнни трактат диярсең! Шундый илаһи исемгә нигезләнгән китап тикле китапны ачырга жөрьәт иткәннәр хәлне, андагы төрле коллизияләрне аңламас иделәр микәнни? Бер караганда бүгенге укучыга бәйнә-бәйнә анлату, чәйнәп бирү алай ук кирәк булды микән? дисең. Юкса, шагыйрь үз китабына бәяләмәне үзе язырга алынган сыманрак фикер кала. Хәер, бу минем шәхси фикерем. Башкалар алай уйламас та Каләм алуга, үзем дә шагыйрьнең шундый төпле фикер-ләренә мин ниләр өсти алырмын икән, дип уйлап куйган идем. Керешеп китә калсаң, бар икән ул әйтер нәрсәләр.. «Кем белә,—ди автор,—бу якты дөньяга без. бәлки, шушы Бөек Мәхәббәт хисен тояр өчен генә киләбездер әле! Икеләнәсе дә юк. шагыйр! Нәкъ шулай, дияр иде миннән башка берәве дә. Асылына төшеп карасан. барлык юллар да... коммунизмга түгел, ә Мәхәббәткә илтә икән, чөнки барыбызны да Сөннән түгел. Мәхәббәт чишмәсеннән алып кайтканнар бит! Мәхәббәт! дип, кулга каләм алганбыз, жыр язганбыз, көнләшеп сырт йонын кабартканбыз, елаганбыз-көл- гәнбез, дуэльләрдә атышып үлгәнбез... Биредә шагыйрь әйткәннәрне тоташ җөпләп баруны яисә аның белән ниндидер бәхәскә керүне дә күздә тотмыйм мин Ул соралмый да. Ара-тирә, әлеге "Мәхәббәтнамә" кысаларыннан чыгып, гомумән бүгенге мәхәббәт шигъриятенә кереп китсәм, шәт мине гафу итәрләр. Мәхәббәт кыйссалары, мәхәббәт фәне адәм яралу чорыннан ук булмаса да, бик борынгыдан киләдер ул. Тик биредә бер нәрсә ачык: ничекләр итеп кенә "бөек хис-тойгы мәхәббәт"ен, платоник мәхәббәтне югары күтәрсәләр дә, җисми мәхәббәт барыбер җиңеп чыккан Моны парадоксларга кертеп булмый, чөнки тере дөньяны соңгысы хәрәкәткә китерә. Мәхәббәткә монополия салып булмый. Ул—һәркемнеке!
“Кешене киеменә карап каршы алалар" дип башланган тәкъбирне һәркем
белә. Бу яктан " Мәхәббәтнамә" кебек китапны кулга алу да үзенә бер бәйрәм, ул хәстәрле, бәрәкәтле бәйрәм настрое- ниесен искә төшерә, янарта. Мондый шедевраль кием эчендә сәләмә затлар, белмим, очрар микән? дисен Поэзия китабы, аеруча мәхәббәткә дан җырлаганы. ул. минемчә, нәкъ шулай булырга тиештер дә. Әйдә, киеменә карап каршы алсыннар, ни рәвешле озату сонгы бәя. нәтиҗә—укучыдан. Бусы—анын эше. китапны төзү ягы да бар бит әле Полиграфия сәнгатендә дә ин югары бәягә ирешкән китапларнын берседер бу дияр идем
Равил Фәйзуллиннын иҗатын, анын үсеш баскычларын шактый әйбәт белгән өлкән каләмдәше буларак, ин беренче шуны әйтим: шагыйрь күпләребез ябышып яткан рифма колы гына түгел. (Болай дип әйтү, бәлки, кемгәдер тапталган фикер булып тоелырга да мөмкин). Шагыйрь өчен билгеле бер халәгнен нюансларын тоту, хәтта халәт- ләрнен. шуларга китергән сәбәпләрнең азаккы фазасын, мизгелләр нурланышын “аулау" әһәмиятлерәк
Тайгалады минем йервк т->
Шсма күзләрда.
Күпме акыллы баш ярыла
Mainvp тезлардо'
Укыдылар, ди. Ә анладылар микән? Ай-Һай Яшүсмерләр кызлар альбо мындагы примитив, әмма гөнаһыз. беркүзәнәк шигырьләргә охшама1ан шул образлы сурәтләрдән торган әлеге юллар Берәүләр моны үзенчә “сүтәргә" дә мөмкин ничек инде шома күзләрдә йөрәк тайсын да. матур тезләрдә акыллы башлар ярылсын, ди? Әйе. "мангайга бәреп" әйтелгән сүлләрне генә анлап. ничек әйтелгән, шулай кабул итүчеләр өчен катлаулы шул чын шигърият дигән өлкә! Ниһаять, шигырьне хәрефкә-хәреф аңларга тырышу дингсзсуын учына азып анын элекке!е төсен эзләүгә тиндер Минем бер шигыремдәгечә- “су булып су да үзгәрә, аерсаң олы судан " Хәер, бүгенге көндә, хәтта кампитр шигырь я зу сәләтенә өйрәнеп килгәндә, техник идарә өлкәсен роботлар яулаганда, психолог ясалма интеллект тудыру өстендә баш ваткан заманда метафорага, афоризмга мул шигъриятне генә укучы акламас түгелдер инде. Әлеге шигырьләрне укый торгач, мин үземә бер кечкенә генә ачыш ясадым кебек. Башка беркемнен дә ижлт алымына охшамаган әлеге шигырьләрдәге аһәннәр. кабынып-чаткыланып киткән халәт мизгелләре сюрреалистик сурәтләрне хәтерләтәләр Телебезне бай дип мактыйбыз да. әмма анарда мин “мгновение"гә тәңгәл мәгънәле сүз та- балмадым Пушкинда: "Я помню чудное мгновение" диелә. Ә менә “мизгел" сүзе аны алыштыра алмый кебек Тагын "сиюминутное’ны нинди сүз белән алыштырырга сон9 Батар бар да эчке халәт белән бәйле сыйфатлар Ә Р Фәй- зуллиннын мәхәббәт шигырьләрен ачу өчен әнә шул чаткыланып китүләрне, мизгелләрне алыштыручы сүзләр табу кирәк Шагыйрь хис-тойгы сурәтен шул жаннын кузгалган халәтендә, экспрессив ноктада сынландыра. шунлыктан ана ситуацияләрне ничек булган, шул рәвешчә бирергә туры килә
Балконлы йортлар артымнан каядыр
Безнең халатларга иш булып.
Тальян гармун шыңшып торды
Балачактан газиз бер кайне
Шигырьнең азагы болай
Безне такси озатып йорде берам-бером
Моңсу. лсылы җ.шге тандо
Яралы лабиринт урамнар буйлап
Әлеге кималдәге шигырьләрнең ин характерлысын укучы “Сау чакта, яки "шул" хакта" дип исемләнгәненнән табар:
U/амук мачеседай кайтып килам
Коры салкынлыктан кар шы.-ыр<3ыи
Шыгыр.
Шыгыр
Шыгыр
Азагы
Ә шулай да
Я шоу шоп бит
Анасын саткыры'
Ә менә бу очракта нәкъ менә шул "сиюминутное" сүзен алыштырырдае кирәк иле! (Сиюминутное настроение’) Үзебезчә моны "халәт мизгеле" дип әйт
мичә булмый. "Ә” дигәнче уза торган халәт. Мизгеллек халәт дияргә дә була Шагыйрь үз фикерләренә “утырырга", “тонарга” ирек бирми: аңа нәкъ менә шул мизгел кирәк, кузгалган, “болганган" хәлендә кирәк, күрәсен...
Элегрәк, итальян фильмнарын ка-раганда үземчә бернәрсәгә гажәпләнә идем. Аларда декорация дә юк. Сәхнә—соры урам, уенчылары, катнашучылар өсләрендә ни булса, шуның белән. Урамнын ике ягын бер итеп кайтып килүче сәрхуш—оператор өчен менә дигән табыш... Тар тыкрыкка охшаган урамнар, балкондагы асылынган керләр, урам аша гына булган йортларның тер- рассаларында, бөерләренә бик эшлекле кыяфәттә таянып, хатын-кызлар нидер “бүлешә", әрепләшәләр... Бу итальян киносәнгатендә үзгә бер агым—неореализм дип атала икән... Неореализм, сюрреализм. Ә бездә күп заманнар соцреализм зәхмәте белән авырдылар. Мин Р Фәйзуллиннын күп шигырьләрен сюрреалистик сурәтләр янәшәсенә куям. Мона мисаллар житәрлек. Французларның атаклы сюрреалист рәссамы Анри Матисс полотнолары реаль сурәтләрдән бераз читләшкән булсалар да. алар бик тә шигъри буяулардан, нюанслардан, ачык төсмерләрдән тукылган. Алардан шигърият анкый! Минем алдымда ничә еллар Матисснын мәшһүр “Кызыл балыклар” полотносы торды. Әлеге юнәлеш бәйләнчек түгел, ул туйдырмый. Шагыйрь Гийом Аполинер шигърияте дә шулай...
“Мәхәббәтнамә”дә төрле алымдагы, төрле юнәлештәге, төрле үлчәм-калып- тагы шигырьләр булганы белән бергә, төрле кимәлдәгеләре дә (шәпләре дә, кайтышлары да) жентекләсән шактый табылыр иде. Алдан әйткәнемчә, без шагыйрьләр әдәбият тәнкыйтьчеләре түгел. Күбрәк матурларын, күңелгә азык бирердәйләрен эзлибез. Ә андыйлар, шөкер, житәрлек.
Аңа китсә, авторның халыкчан тел сурәтләре афоризмга әйләнердәйләре дә шактый китапта:
Бәйрәмнәр күп... Сабантуйга
Җитә сирәге!
Матурлар күп... Ә күңелгә
Син иң кирәге!
Яисә:
Иркен идек—тар калдык.
Күмәк идек—таркалдык!
. . Бер кон килде—таң калдык!— Парлы-парлы так калдык.
Мәгълүм Козьма Прутковның: "Кочак житмәстәйне беркем дә кочмас”. дигән мәгънәле тәкъбире бар. Мәхәббәт темасын да. аерым алганда “Мәхәббәтнамә”гә кергән шигырьләрне дә. бер утыруда гына коча алмассың. Гомумән, кочып кына булыр микән аларны?!
Инде китапның соңгы битен ябып, шагыйрьнең үзенә охшатыбрак әйтәсе килә: кеше мәхәббәтен укып чыктым, кеше ләззәтендә ләззәтләндем, кеше учагында җылындым, кеше хисләрендә коендым...
Инде үз учагыңны тергез, шагыйрь.
Әлеге китапта бәхетле хис-тойгылар да. мәхәббәтнең үзенә тартым моңсу кичерешләре дә житәрлек. Мәхәббәт Илендә нинди хәлләр булмас димсез?..