Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИСКЕ МОҢ—ГАЛИҖӘНАП...


Китап битләре
Ул
Ренат Таҗетдинга
Ул сәхнәгә яшәргә дип килде...
Тормыш сыман сәер уен бу,— Гасырлардан килгән татар гаме Йөрәгенә аның сыенды.
Ул хан булды монда, тәхет тотты, һәм кол булып ятты тупсага. Тик йөрәге аягүрә калды Өметләрне упкын упса да.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА (1962) шагыйрь. прозаик, публицист; “Ил", “Мәгарә", “Ташка ордым башны" һ. 6. китаплар авторы. Татарстанның М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши.
игърият
Ркаил
3 ә йдулла
Китап битләре пышылдый, Эндәшә, тыңлый белсәң. Йөземне яшерәм аңа: Сез исән, ди, сез исән.
Китап битендәге юллар— Гүя җиңелмәс гаскәр. Сафлары төгәл, тоташтан, Мәңгегә өзелмәсләр.
Китап битләрен актарам... Чыга да саксыз җиле, Гасырларны айкап кайта, Коела китап көле.
Тарихның олы юлыннан Мәхрүм булып калсак та, Татарның түрендә китап Торган диләр һәрчакта.
Китап битләре пышылдый, Кемнең сәлам юллавы? Монда дала сабырлыгы, Үлгән урманнар шавы.
Китап битләре пышылдый, Аңлый белсәң—эндәшә. Йөземне яшерәм аңа... Ул, елап, бәхилләшә.
Ул сәхнәдә ат уйнатты безгә, Хыялдагы гаярь аргамак Түшәмнәрне алып күккә ашты, Очты йолдызларны аралап.
Ул үзенең күңел нуры белән Тоташтырды ерак елларны. Елый-елый көлде тамашачы, Көлә-көлә аннан елады.
Ул яшәде, ә без уйнаганбыз Төшенмичә уен серенә.
Баш иде ул, бөкре мәхдүм сыман Ил сагышын салып иңенә.
Ул сәхнәгә яшәргә дип килде, һәм яшьнәгән кебек яшәде. Яшәячәк!—югалганчы тәмам Җирдә соңгы татар җәсәде.
Иске мои,
Сыздыра татар гармуны!
Ярсый да, аннан янә Моңнарын түгеп күңелгә Сызлана, өзгәләнә.
Тарала гүя далада Кылганнарның исләре. Кылыч чыңы, һәм кайдадыр Аргамаклар кешнәве Ишетелә тонык кына.
И, син илаһи мизгел...
Җәл түгел мондый чакларда— И күңел!
Өзел, өзел.
Түгелә аһәң, сеңдереп
Борынгы үкенечне, Сабантуй әләме өстә һаман җилферди төсле.
Языла кинәт җилкәләр, Ут ала җанны ялмап. Янә ияргә менгерә Иске моң—галиҗәнап...
Тавышлар
Шәһәр гөрелтесе...
Асфальт исе...
Аждаһадай кран—тәкәббер!
Карап торам менә кичке күздә Сигезенче каттан шәһәрне.
Таш диварлар...
Бетон...
Машиналар...
Урам фонарьлары утында Сүрән көлемсерәү күрәм никтер... Шәһәр гөрелтесе йотыла Галәм тынлыгында... мәңгелектә. Беркем сизми ыгы-зыгыда, Беркем сизми шуны: янәшәдә Елый-елый йолдыз егыла.
һәм ишетми беркем күк йөзендә Көтүченең курай тавышын.
Сыер мөгри...
Ат пошкыра монда...
Тургай сайрый күккә ябышып.
Сукыр тәрәзәләр каш сикертә. Подъезд төбе... табут капкачы. Ярсый-ярсый өзгәләнә гармун. Күршедә туй: ачы да ачы! һәм бүртенә шәһәр кәләш кебек. Ишетәмсең әнә, күрәмсең— Янәшәдә сабый сыман үксеп Ертылганын яшел чирәмнең...
Караим
Йөзен аның җыерчыклар баскан— әйтерсең лә җәтмә эчендә.
Хәтерендә диңгез дулкыннары, бетмәс-төкәнмәс юл—исендә.
"Сабыр бул!"—дип, җилдә-давылларда күккә ашкан нәсел агачы...
Тамыр җибәрмәгән яңабаштан бер куак та...
Ачы туфрагы...
Тозлы-кара тирдән, күз яшеннән...
Үзгә тупракларда башлана, төгәлләнә тәкъдир.
Дан-шөһрәтең бүтәннәргә була ашлама.
Күптән түгел генә таныштык без: мөлаем да сыман, кырыс та...
"Хатыным, ди, татар, чәчрәп тора! һәм, әлбәттә, балам—урыста". Күзләрендә—хазар газаплары яһүд әрсезлеген томалый— ятим калган ике әнчек гүя офыкларны ялап юмалый.
Ефәк юлы...
Кырым базарлары...
Чөфүт-кала...
Торса тезләнеп, бәгыренә күчә онытылган каберләрнең тыйнак эзләре. Кәрван үткән яшел далаларда җан балкышы—учак кабызып
"Тәңрем!"—диеп эндәшкәнгә мәллә йөз чөергән яһүд раббысы?
"Көйлик, әйдә, агай, иске җырны, сезнең яра—безнең яра",—-дим. Сүзләр уртак... моң да...
Ә язмышлар?
Төнге Казан...
Соңгы караим...
Камалыш
Күрмим сезне һич тә! Сез дә ишетмисез мине, ишетмисез. Ә бит дөнья тишекләрдән тора. Ләкин ишек эзли һәркем, гүя анда— теге якта инде, тышта— ул кемгәдер кирәк! Юкса безнең язмыш—камалышта...
Заман, диләр... заман... заман... шул ук заман монда—саңгырау бу дөнья уяу һаман.
Юеш пәрәвездәй яңгыр ачык күзләремә сылана да кап-караңгы төндә мин дә йолдыз эзлим елап.
Елан кабыгын салгандай, Күңелдәге еллар ишарәсен ташлап, йөз чөереп! Мин, ниһаять, киттем кичә төнге аулак сукмаклардан челтер челтер аккан чишмәләрне эзләп, һәм эзләрен таптым ап-ак карда.
Алар бераз җылы сыман иде... Мин аңладым—анда сез булгансыз инде, тышка юнәлгәнсез төнге сукмаклардан, тик эзегез генә мәңгелеккә калган камалышта...