БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...
ИСТӘЛЕКЛӘР
Үткән гомер, калган хәтер
Сатып алыйм дисәң табылмас 1. Телеграмма
1984 елнын язы бик иртә килде. Башка еллардагыга караганда табигать иртәрәк уянды, кешеләр авыр киемнәрен иртәрәк салып ташладылар. Күк йөзе иртәдән алып кичкә кадәр чалт аяз булды, аяз күктә көне буена кояш балкып торды. Вакытыннан элегрәк килгән яз баштарак сөендерде, сонга таба шулай да күңелләргә шом салды—ни әйтсәң дә гадәттәгечә түгел. Эсселек көннән-көн арта башлагач һәм май уртасында температура утыз градуска җиткәч, кешеләр пошаманга төштеләр, һәркем күктән яңгыр көтте.
Менә шундый баш пешәрлек эссе көннәрнең берсендә Татарстан Язучылар союзынын ничәнчедер зур җыелышы булды. Җыелышның төрлесе була—берсенә барасын, берсенә бармыйсың, чөнки файдасы, кызыгы
Нур и хан Фәттах
булмаячагын алдан ук белеп торасын. Бу җыелышта мин иртәдән башлап кичкә кадәр булдым, бер көн генә дә түгел, икеме, өчме көн булдым
Шулай бер көнне арып-талып сон гына өйгә кайтып керсәм, минем исемгә телеграмма килгән. Ашыгыч хәбәр китерүче телеграмма һәрвакыт күнелдә курку һәм шомлану тойгысы уята. Ашыгыч хәбәрнен. билгеле, күнеллесе дә булырга мөмкин. Һәрбер көтелмәгән хәлдән курку канга сенгәнгә күрә, теләсә нинди телеграмма мина бары күңелсез хәбәр генә китерәдер сыман тоела
Телеграмма авылдан килгән иде. Инәннен хәле шәптән түгел, кайт, дигәннәр. Моннан берничә кон элек шундыирак хат та килгән иде. Чирләп тора, сине көтә, кайтырга тырыш, дигәннәр иде Мондый хатлар авылдан килгәли тора, шуна күрә әлеге хат та мина алләни тәэсир итмәгәндер кебек. Бит безнен гадәттә эш күп була, безгә әле вакыт җитми, әле акча җитми. Аннан сон моннан утыз-утыз биш еллар элек тә. университетның ничәнчедер курсында укыганда авылдан миңа шундыирак телеграмма килеп төшкән иде. Әниеннен хәле шәптән түгел, тизрәк кайтып җит. диелгән иле. Әлс дә хәтердә: кыш башы, яна гына кар яуган чак. Катып-тунып. вагон тоткасына гына тотынып дигәндәй, мен газап белән кичкырын авылга кайтып төштем. Кайтсам, инәкәй тап-таза. көлеп-елмаеп тик утыра Мин. билгеле, бик ачуландым. Мен газап чигүе бер хәл. анын бит ате укуы да кала, калган уку өчен җавап та бирәсе була. “Ник чакырдыгыз?"—дидем "Күрәсем килде сине,—диде инәкәй —Хатына да язгансың, ашау ягы начар, дигәнсең. Бәрәнге булса да алып китәрсен”.— ди. Ул вакытта мин чыннан да бер капчык бәрәнге алып киттем. Тамбурда, вагоннар арасында Качалова кочкә Казанга килеп егылдым.
1984 елның маенда телеграмма алгач, әнә шул күптәнге хәлләрне искә төшердем. Ләкин бу юлы мине бәрәнге алып китәр өчен генә чакырмыйлардыр иде. ахрысы, авылга. Мин уйга калдым Күнелдә ямьсез бер сизенү барлыкка килде. Шулай итеп, ана да вакыт җитте микәнни’ Ул вакыт, билгеле, һәркемгә җитә һәм җитәргә тиеш Ләкин андый котылгысыз “вакыт" никтер синен үзеңә дә. синен якыннарына да беркайчан ла җитмәскә тиеш кебек. Ул "вакыт” бары башка кешеләргә генә җитәргә тиеш кебек. Бит хәзерге заманда кешеләр машинага тапталып үлә. агуланып үлә Ләкин мин бик яхшы белгән, минем өчен ин кадерле булган кеше андый үлем белән үләргә тиеш түгел.
Кичке энгер-менгерлә бүлмәгә караңгы тула башлады Ут яндырдык Ләкин шом баскан күңелне уг кына яктырта алмады Өзек-озек булып үткәннәр искә төште, кайчандыр әйтелгән сүзләр янадан ишетелеп киткәндәй булды. Төне буена йокылы-уяулы килеш уйланып, борчылып чыктым Авылга иртән иртүк китеп булмады Авылга бары икенче тәүлек башында, тон урталарында гына кузгалып киттем Хәзерге заман машиналары әкияттәге кебек сине күз ачып йомганчы бер урыннан икенче урынга илтеп куя ала. Ул син ашыкмаганда гына шулай. Син ашыкканда алар нишләптер әкрен кыймылдыйлар.
Шулай да мин кайтып життем авылга Кайткач, апа сөйләп бирле үпкәсенә салкын тигән, диде. Хәле алай куркыныч түгел, лиле, кичәгенәк кенә бүлнискә салдык, диде. Больница авылнын ү тендә генә, икенче очла Иртән ашагач-эчкәч. ашыкмыйча гына, тыныч кына, сөйләнә-сөйләнә. ындыр артлап тар сукмактан апа белән больницага киттек
Авылнын икенче башына барып җитәрәк. читтә, елга буенда, куе чыршылык арасында агач өйләр. Искереп беткән, кыйшаеп беткән өйләр Менә шул “бүлнис" була. "Палата дигәне-зур гына бүлмә Түшәме тәбәнәк Икс яклап тезелгән караватлар. Матраны-ние юк Шәп-шәрә
караватлар, тип-тимер. Тәбәнәк тәрәзәдән төрле чүп-чар үләннәре, әрсез куак-ботаклар күренеп тора. Бөтен палатада ике авыру. Берсе—башка авыл хатыны. Икенчесе...
Без килеп керү белән, башка авыл хатыны, кирәгеннән артык кычкырып, шундук аңлатырга тотынды: бүген әйбәт йоклады, диде. Аннан тупас кына итеп мина кычкырып алды, “нигә кайтмадың?’ —диде.
Мин тимер карават читенә утырып, инәкәйнен мамыктай йомшак коры кулын учыма алдым. Ул да шул ук сорауны бирде: “Нигә кайтмадың? — диде. Кайттым ич менә, дидем. Беләсең ич, күршегә керү генә түгел, дидем. Беркадәр вакыт без аның хәле турыңда сөйләшеп утырдык. Ул ятып торды, әледән-әле күзләрен ачып карады. Апа әйтте, янында торырга, төн кунарга, булышырга калыйммы, диде. Ашарына кирәкмиме?—диде. Бернәрсә дә кирәкми, өйгә кайтыгыз, диде инәкәй.
Гомергә ул динле булды, үлгәч терелү булачагына, теге дөньяда оҗмах та, тәмуг та булуына чын күңелдән ышанып яшәде. Шул ук вакытта ул медицинага да ышанды. Больницага салганда яшь кенә врач апа әйткән, сиңа пенициллин кадарга кирәк, ләкин бездә пенициллин юк, дигән. Шулай да соңыннан каяндыр тапканнар һәм кадый башлаганнар. “Укол кадыйлармы?”—диде инәкәй. “Кадыйлар”, дидем мин. Шуннан сон ул тынычланып күзләрен йомды. Бу көннәрдә мине көтеп ул рәтләп йокламаган булган, ахрысы. Хәзер инде йокласа да ярый.
Без дә тынычланып кайтып киттек. Кичкә таба безнен арттан күнелсез хәбәр килеп җитте. Мин аптырап калдым. Минем ышанасым килмәде. Бит ул үзе әйтте безгә кайтып китәргә! Белгән булсам, сизгән булсам кайтып китәр идеммени мин аның яныннан?! Һичьюгы берәр кирәкле, бик кирәкле сүз әйткән булыр идем.
Менә шул. Без аны носилкага салып, өсте ачык машинада өйгә алып кайттык. Күрше-тирәгә хәбәр иттек. Төне буе хатыннар, корткалар анын янында утырып чыктылар. Икенче көнне тан ату белән урамнын бер башыннан икенче башына Зәйкәт: “Кабер казырга барыгыз! Кабер казырга барыгыз!" дип кычкырып үтте. Безнен тау башындагы, чыршылыктагы тавык кетәгедәй бәләкәй генә өйгә янадан күрше хатыннары җыелды. Кабер казучылар Пулат яктагы зыяратка киттеләр.
Жир эрү булса да, кабер казу бик авыр булды. Шулай да каберне төшкә өлгерттеләр, өйдәгелар ул арада мәетне юдылар, йола кушканча сонгы эшләрне башкардылар. Ипләп кенә, сак кына күтәреп бераздан аны өйдән алып чыктылар һәм җиләс җилдә моңсу гына гүләп утырган чыршылар янына, яшел чирәм өстенә сузып салган кабыкка куйдылар. Заманча мулла, таушалып беткән куен дәфтәренә карый-карый. ясин укыды, хәер таратылды, һәм мондый чакларда гына әйтелә торган изге сүзләр әйтелде.
Мартның унбишендәме, егерме бишендәме ана 84 тулган иде. Гәүдәгә ул ябык, чандыр иде. Шулай да кабыкка салып күтәргәч, нишләптер ул бик авыр тоелды. Без аны унлап кеше күтәреп бардык. Көн эссе Аяк астында тузан бөркелә, маңгайлардан тир ага. Зыяратка ирләр генә барды. Аллы- гөлле күлмәкләр кигән, озынча яулык бәйләгән хатын-кызлар калкулыкта, чыршылар янында сүзсез генә озатып калдылар. Мәңгелек юлга озатып калдылар.
Без аны күтәреп алып бардык. Жир куенына салдык, чи. авыр, үзле балчыкны кире үз урынына өеп куйдык та, артка борылып карамаска тырышып, авылга, исәннәр янына кайтып киттек. Менә шул. 1984 елның 25 май көнендә Янтык Нуртдин кызы Сәлиха җирдә яшәүчеләр исемлегеннән сызып ташланды.
Авылда күрше-тирәдә аны чын күнелдән хөрмәт иттеләр Ул беркайчан күршеләр белән бозылышмады, гайбәт сатмады, кешенен йөзен ертмады Сонгы елларда ул күбрәк вакытын йорт эшләре белән булашып үткәрде, туктаусыз дип әйтерлек китап укыды. Күрше-тирә, яшенә карап, берсе Сәлихәтгәй диде, икенчесе Мүлләттәи диде. Әбзаби диде Үлгән көнне анын турында “изге” дигән сүнәр ишетелде
Мин кайтканда авылда да Казандагы кебек бик эссе иде Корылыктан жирләр ярылган, үләннәр саргая башлаган ■■Мүлләттәи"не күмгәч, төштән сон күктә болыт күренде Кичкә таба зарыгып көткән янгыр сибәли башлады. Төнлә янгыр коеп яуды. Элекке заман булса, мондый хәлне могҗиза дип аңлатырлар иде. Бит анын үлеме дә үзе теләгәнчә булды! Ул атна кич үлде, җомга кон. җомга укылганчы күмелде Изгелегенә тап төшерәсем килмәсә лә. мондый туры килүнен сәбәбен әйтми кала алмыйм Бөтен күнслс белән ул мине көткән. Әгәр анын мине күрү өмете беткән булса, ул. ихтимал, иртәрәк тә үлгән булыр иде. Бит кешене өмет яшәтә Улын күргәч, ул кинәт тынычланып калган. Үлем анын шундый чагын сагалап кына торган да инде 2. Имеш-мимеш
Дөньяга мин Нуртдин кызы Сәлиханын икенче баласы булып туганмын Беренчесе Тәэүлә дигән бик сәер исемле кыз бала булган. Әллә сәер исемле булганга, әллә башка сәбәптән, тугач Тәэүлә күп тормаган Миннән сон туган Халисә белән Тәлгать та үлгән. Мин Халисә сенлемне бөтенләй хәтерләмим. Тәлгатьне бераз хәтерлим Мин аны гел тәрәзәдән карап торган итеп күрәм. Кара бөрчекле күлмәге кендек турысыннан 1ына Кендектән түбән берни юк, шәп-шәрә. Ул. ахрысы, тифтан үлгән Тәлгать миннән тазарак булган. Минем чәчтән тота да “ах апбыйны'"—дип әйтә торган булган имеш.
Мин үзем мен дә тугыз йөз егерме җидеме, әллә егерме сигездәме туганмын Мин туганда көз көне булган, солы суккан чак булган Паспоргга мин егерме сигезенче йөрим Туган көнем 25 октябрь имеш, ләкин чынлыкта ул октябрьме, ноябрьме—беркем белми Мин туган заманнарда ел исәбен, кон исәбен тогәл теркәп калдыруга әлләни игътибар итмәгәннәр, ахрысы Муллада яздыру беткән, янама теркәү әле. күрәсең, ныклап торып урнашмаган булгандыр 1928 елны да. 25 октябрьне дә мина паспорт бүлегендә бүләк итеп кенә бирделәр Соныннан инәкәйдән төпченеп карасам да. ул мина ачык кына итеп берни дә аңлата алмады “Надан булганмын, берни белмәгәнмен"—диде Ул үзе 1903 елла март аенда туган. Ләкин ничәнче көнендә мартнын—ансы да билгесез
Менә шул—туганбыз шулай да дөньяга без Мин бик бәләкәй булганмын "Йодрык кадәр генә”, дияр иде инәкәй. Күрше жегетләре керәләр икән дә. инәкәйне үртәп. “Һи. җингәй, шул да кеше булыр дисенме?!” диләр икән "Сездән артыграк булыр әле ул!”—дип әйтә торганыем. дияр иде инәкәй
Бик кечкенә, зәгыйфь кенә һәм җылак кына булганмын мин Килен буларак инәкәй юаш һәм йомшак булган "Синен белән авырлы чакта көн-төн эштә булдым—мал карадым, сыер саулым, эпи пешердем, ашлык суктым. Бар кара эш минем өстә булды”.—дип сөйләгәне истә калган Әткәй дә юаш холыклы булган Анын урынына әткәйнең инәсе—инәкәйнең каенанасы усал һәм кансыз булган, имеш "Ьидерә тутырып сөт савып керәм. үземә бер кашык сөт алырга курка торганыем дип сөйли торган иде инәкәй Ин нык хәтердә калганы шул минем белән авырлы чагында анын бәрәнге ашыйсы килгән икән. Каенанадан куркып, бәрәңгене җеп
манганда жеп янына салып пешерә икән дә, качып-посып ашый икән.
Мин туар алдыннан ул солы сугуда булган бугай. Мин тугач күп тә тормаган, янадан эшкә тотынган. Имезергә сөте булмаган, вакыты булмаган, күрәсең, эшен ташлап өйгә керергә курыккан. “Мин” дигән йодрык кадәрле бала көне буе жылап, үз йодрыгын үзе имеп яткан. "Бишеген янына беркем килеп әйләнмәсие” ди торган иде инәкәй. “Үлсә изге жан булыр, үлсә котылырсың, жингәй”, дигәннәр күрше-күләннәр яшь килен белән мескен баланы кызганып.
- Үлмәсен!—дигән инәкәй ачуланып.
Шулай итеп без исән калганбыз. Ачлыкка, тифка һәм төрле жәбер- золымга бирешмичә без шулай яши биргәнбез. Беренче баласынын үлемен яшь ана үзенен “йомшаклыгыннан, аңсызлыгыннан” күргән. Икенче баласы булгач, анда, күрәсен, ихтыяр көче уянган һәм ул мине саклап кала алган. Мин дә алай изге жан булырга атлыгып тормаган.мындыр.
Менә шул—үлем белән, жәбер-золым һәм хаксызлык белән көрәш рухы бездә бишектәге заманнарда ук баш калкыткан. Әйтсәм әйтим, минем бөтен гомерем туктаусыз көрәш булды. Мин яшәү хокукын бертуктаусыз кем беләндер сугышып-тартышып алгандай алдым.
Әдәп һәм закон рөхсәт иткәнчә, мин шулар турында сөйләрмен дип уйлыйм. Без ялганны чын дип язарга күнеккән ... Мин мөмкин кадәр дөресен язарга тырышачакмын. Ләкин бик күп серләр үзем белән китәчәк. Кеше күңеле—төпсез кое, кеше күңеле—серле сандык ул. Аннан сон шунсы да бар бит әле: кемгә кирәк синен кайгыларын да. кемгә кирәк синен хәтер калуларын борчулы. мәшәкатьле бу заманда? Синен эч серләрен, синен тормышын чыннан да беркемгә дә кирәк булмас, бәлки. Анысы шулай. 3. Тарих һәм география
Дөньяда Күчтәвыл дигән авыл барлыгын Күчтәвыл кешеләреннән башка беркем белми дияр идем, ялган булыр. Күчтәвылны күршеләре, якын-тирә авыл кешеләре беләдер кебек. Элек анда 30-40 йорт булган. Совет власте елларында авыл күзгә күренеп үсте, хәзер анда 50-60 йорт бар. ахрысы. Өйләр “елга” дип аталган тар гына, тирән генә су буена урнашкан. “Су”нын ярлары йомшак—ишелеп-кимерелеп кенә тора, чөнки “елга” тигез җирдән, үзәннән ага. Елга артында тәбәнәк кенә тау калкып утыра. Тау белән елга арасында тигезлек җәелеп ята. Каз, бозау "болыны”. Таучыкның ун ягында серле булып Бәрдәшә чокыры күренә, чокыр буйлап “урман” сузыла. Сул якта таучык түбәнәя барып, каядыр китеп югала. Аннан да арырак, бик- бик еракта, зәңгәрләнеп, томанланып һәм бик тә серле булып Бүә—аръяк таулары-урманнары күренә. Хәер, Күчтәвылнын үзәненнән күренә микән, бик үк ышанып житә алмыйм. Минем күнел күзеннән генә ул шулай серле булып күренә, ахрысы.
Күчтәвыл исемен картлар “Күчте авыл” исеменнән чыгып аңлаталар иде. Күчтәвыл элек, имеш, бик зур авыл булган—әллә жиде мәчетле, өч тегермәнле, әллә өч мәчетле, жиде тегермәнле. Тегермән белән мәчет саннарының нисбәте ничек булгандыр—төгәлен әйтеп булмый. Ләкин шунысын ышанып әйтергә була: бик ерак заманнарда Күчтәвыл Казан ягыннан күченеп килгән. Хәзерге Күчтәвыл элекке Күчтәвылнын бер кыйпылчыгы гына, имеш.
Җитмешенче елларда авылга кайткач, әткәйнең бер кордашы, сиксән яшьлек Фәлән карт әйткән иде. Бөре ягында тагын бер Күчтәвыл бар, дигән иде. 1983 елда Казанда Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабы янадан басылып чыкты. Китапның азагында дастанның халык арасында
табылган төрле кулъязма нөсхәләренең тулы исемлеге бирелгән. Шунда Башкортстаннын Янавыл районы Күчтәвыл авылында табылган нөсхәсе турында әйтелгән сүзләрне күреп мин балаларча елмаеп җибәрдем Сөенечемнән хәтта телсез-өнсез калдым Менә нинди атаклы авылда туганмын икән мин'
Казаннан Сверловскига барганда, ике шәһәр уртасындарак. Янавыл дигән станция бар Янавыл—район үзәге. Янавыл—минем үсмер чакнын данлы башкаласы Янавылдан өч-дүрт чакрым читтә Бүә дигән елга ага. Бүәне картада БУЙ дип язалар. Без гадәттә Бүә-буй дип. Бүә-буйда. ягъни “Бүә буенда дип сөйләшәбез. Моннан фәлән еллар элек карта төзүче урыс иптәш шул Бүә-буйны ишетеп калган да елганы да Буй дип язып куйган, күрәсен. Менә шуннан киткән Буй буйдан-буйга
Бүә Көнчыгыштан Көнбатышка таба ага да. Камбаркадан түбәнрәк борынгы Чулманга житеп коела. Янавыл Бүә үзәненә—тип-тигез җиргә урнашкан Бүәнен ун ягында—төньягында таулар, урманнар, сул ягында— көньякта шәрә җирләр Монда инде калкулыклар тәбәнәгрәк, урманнар юк дәрәҗәсендә. Безнең атаклы Күчтәвылыбыз Янавылдан биш-алты чакрым көньяккарак урнашкан. Күчтәвылны күрәсе килгән туристлар юлны ялгыштырмаслар дип уйларга була. Янавылдан чыккач та Әйбүләк ягына таш юл китә. Таш юлдан бер-ике чакры.м баргач, сул якка сукмак сыман гына юл китә. Янавылга килгәндә. Янавылдан кайтканда без элек шуннан йөри торган идек. Хәер, теләгән кеше Күник аша да бара ала
Күчтәвыл—типтәр авылы. Жирсез-сусыз. урмансыз авыл Утын урынына элек салам ягалар иде. Урманлы як кешеләре, ягъни Бүә аръяклары Күчтәвылны гомер-гомергә “хәерче" дип йөрткәннәр Күчгәвылнын бер ягында—Әйбүләк юлы буенда Күник дигән удмурт авылы, икенче якта — Ябалак дигән мари авылы. Авыл халкы удмуртны ар ди. марины чирмеш ди. Болары Күчтәвыл кебек үк үзәнгә, тигез җиргә утырган якын авыллар Көнчыгышта—тәбәнәк калкулык артында, биш-алты чакрым ераклыкта— Эткенә авылы Безнең авылныкылар әйтмешли. Эткенәвыл-Көнбатышта, шулай ук тәбәнәк калкулык артында—Бай тужа дигән авыл Байгуҗа— типтәр. Эткенәвыл башкорт исәпләнелә Анын җирләре әдәм әйтеп әдәм ышанмаслык—бөтен тирә-якны каплап алган. Эткенә авыл жирләре элек мин белгәндә генә дә Күчтәвылның ындыр артына килеп терәлгән иле Күчтәвылның каршысында гына калкып у'гырган тәбәнәк тау ла. Бәрдәшә чокыры да. андагы агач-куаклар да Эткенәвылныкы исәпләнелә иде
Эткенә авыл, билгеле, чи башкорт түгел Аларнын ата-бабалары бу җирләргә шулай ук Казан якларыннан килгәннәр һәм күчтәвылларга караганда алданрак килеп утырганнар, башкорт булып язылганнар һәм шулай итеп күбрәк җирне эләктереп калганнар Патшага бөтенләй диярлек салым гүләмәгәннәр. Алар басмый кем баесын?
Күчтәвылның җирләре уч төбе кадәр генә дисәм хәтерләре калыр Шулай булса да. Күчтәвылнын җире кара туфраклы, уңдырыш ты Сугыш елларында тирә-якныкылар ачтан шешенгәндә күчтәвыллар авыз тутырып эпи ашадылар. Колхоз булсалар да. авыл халкы у з җиренә трактор-фалән кертмәде Бөтенесе ат көче, кул көче белән эшләнде Халык бердәм, тырыш булды
Менә шушы бердәм, тырыш һәм уңган халык яши торган Күчтәвылла туганмын ла инде мин
Бүәнен таулы-урманлы ягында. Янавылдан турыга сигез-тугыз чакрым чамасы төньякгарак Яна Уртавыл дигән бер авыл бар Бүә суын Буй дип язган урыс писаре Яна Уртавылны кәгазьгә Новый Артаул дип язган Шуннан ул һаман да русча Н Уртаул дип языла. Хәзер инде русча тына
түгел, татарча да Урта авыл Арт авылга әйләнгән. Язганда да, сөйләшкәндә дә заманыбызның алдынгы укымышлылары Артаул дип кенә җибәрәләр.
Бүә буе җирләрендә иң элек Карман дигән авыл барлыкка килгән. Шуннан сон Карманнан бер егерме чакрым көнчыгышта яңа авыл оешып киткән. Күпмедер вакытлар үткәч. Карман белән Янавыл уртасында өченче авып үсеп чыккан. Монысын Урта авыл дип атаганнар. 1755 елда колониализмга каршы баш күтәргән мишәр мулласы Батыршанын патшага язган хатында Гәйнә яклары турында сүз бара. Шунда Батырша, "Урал илендә Уртаул” дигән авылны да телгә ала. Бу, күрәсең, безнен яктагы Урта авыл булгандыр инде.
Батырша язганча, моннан ике йөз дә утыз еллар элек Уртаул кешеләре бик оста укчылар булганнар, чангыда яхшы йөргәннәр. “Вә һәм чаңгы йөрергә шул кадәр осталар, урман эчендә качкан киек котылмыйдыр. Алдына аркылы яткан ат биеклеге агачларны аша сикереп чыгалар. Йулдан килүче ат кырдан килгән чаңгылы кешеләремезгә йитмәйдер” дип язган Батырша Уртавыл кешеләре турында.
Яна Уртавыл Иске Уртавылдан бүленеп чыккан. Яна Уртавылнын Янтык дигән исеме да бар. Монысы халык телендә. Иске Уртавыл да. Яна Уртавыл да башкорт санала. Ләкин чи башкортка аларнын бернинди катнашы юк. Эткенәвыллар кебек алар да Казан ягыннан күченеп килгәннәр. Татарстанның үзәгендә, Лаеш районында Янтык дигән ике авыл бар—берсе татарныкы, берсе русныкы. Шул ук районда Кече Елга, күршедә генә. Балык Бистәсе районында Олы Елга авыллары бар. Безнен якта. Янтык янында гына шулай ук “Елга" дигән авыл бар. Булат Елга дип атала. Халык телендә Пулат кына дип йөртәләр. Пулатка, имеш. Булат дигән кеше килеп утырган. Дөрестерме, юктырмы, ләкин “Елга” исеме ерактан, Казан ягыннан тагылып килгән.
Әткәй минем типтәр ягында, Күчтәвылда, инәкәй—“башкорт” ягында— Янтыкта туган. Әткәйнең туган елы билгеле түгел. Әткәй белән бергә уйнап үскән Рәхимҗан абзый әйткән, имеш, “Садырлиман кырык яшендә үлде”, дигән. “Садырлиманның” үлеме тарих сәнә 1934 тә булды. Февраль башы ирде. Күрәсең, ул 1894 елда тугандыр. Хәер, анын кайчан тууы да кайчан үлүе кемгә генә кирәк булыр икән? 4. Тарихның дәвамы
Янтык—Яна Уртавыл халкы Бүә аръягына күченеп утыра башлаганда бу яктагы җирләр кара урман белән капланган булган. Кешеләр озын чыршыларны туп-туры булачак ишек алдыннан гына кисеп алганнар да, шунда ук өй салганнар, каралты-кура салганнар. Әкренләп җир ачканнар, урман яндырганнар. Күрше Мәхмүтҗан бабай сөйли торган иде: көн туу белән олылар урманга китәләр икән, бала-чага җыелышып өйдә кала икән. Урман яндырганда күтәрелгән төтен авылга кадәр килеп җитә торган булган. Төтеннән качып балалар, ягъни Мәхмүтҗан бабайлар өйдә генә ятканнар, имеш.
Мәхмүтҗан бабай хәтерләгән ул урман яндырулар, күрәсен. җир ачу өчен түгел, ачылган җирне киңәйтү өчен кирәк булгандыр. Чөнки җирне элегрәк ача башлаганнар. Ни генә булмасын, Янтык—Яна Уртавыл халкы моңарчы кеше аягы басмаган җиргә килеп утырган, үз тырышлыгы белән яңа җирләр-басулар ачкан. Авыл уртасында кайчандыр кара урман шаулап утыруын хәтерләтеп авылның әле бер төшендә, әле икенче төшендә—ишегалды, ындыр артында, киртә буйларында әле дә юан-юан чыршылар, каеннар моңаеп утыра. Яна җир ачкач, ишегалды тирәсендә, авыл янында үсеп утырган ялгыз агачлар калдыру, күрәсен. безнең халыкның борынгы бер йоласы булгандыр Элек
озын кәүсәле агачларга табынганнар һәм аны алла дип белгәннәр Күчтәвылда. авыл каршындагы тау буенда шулай ук бер ялгыз нарат утыра иде Мин кечкенә чакта шунда барып нарат төбеннән ниндидер “серле тяипар жыя торган идек, наратнын чатлы-ботлы ботакларына карап, исебез китеп менә ул алла бабай дип сөйләнә торган идек. Андый сүзләрне инде без үзебез уйлап чыгармаганбыздыр—олылардан отып алганбыздыр
Янтыкта да безнен тау буенда, лапас артында ялгыз чыршы шаулап утыра иде. Шундый ук йөз яшәр чыршы ишегалдыннан читтә, урам якта да бар иде Сугыш елында утын югында без аларны утынга кистек. Хәзер рәхәт—агачларны “алла" дип көфер сүз сөйләүче балалар да юк. йөз яшьлек чыршылар да юк.
Инәкәй ягыннан безнен нәсел гомергә игенчеләр булган Ләкин Янтык җирләр әллә ни уңдырышлы түгел. Аннары тау да таш. чокыр-чакыр дигәндәи Бәлки, шуна күрәдер, кыш көне халык сату-алу белән якындагы базарлы авылларга, шәһәрләргә олау йөргән Революция алдыннан авылларда таш кибетләр, елгаларда зур- зур тегермәннәр барлыкка килгән Китапта язылганча безнен якка капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлаган
Инәкәйнең инәсе Ваижады кызы булган. Мин анын исемен белмим Бездә өлкәннәрнең исемен атау, аларга исем белән эндәшү булмаган дип әйтергә була Бигрәк тә хатын-кыз ягын Менә шул “исемсез Ваижалы кызын Яна Уртавылнын Каюм малае сукыр Нуртдингә кияүгә биргәннәр Безнен Каюм бабай Яна Уртавыл-Янтыкта старшина булып торган Бер үк авылда бер үк вакытта анын ике хатыны булган. Сукыр Нуртдин андый ук дәрәжәгә ирешә алмаган. Үз кул көче белән иген иккән, мал-туар асраган Аннан сон “ булыста", ягъни волость идарәсеме, каниеляриесеме урнашкан йортта каравылчы булып торган Ансы шул кыр эшләреннән бушаган чакта гына булгандыр инде Янтык-Яна Уртавыл волостснә якын-тирәдәге уналты авыл караган
Сукыр Нуртдин белән Вайжалы кызынын атты батасы дүрт кызы да икс малае булган Кызларының беренчесе Вазифа, икенчесе Салиха, өченчесе Галимә, дүртенчесе Нәгыймә. Уллары Салих белән Фатих. Салихны, ахрысы, бик яшьли армиягә алганнар—әллә аклар, әллә кызыллар. Ул шунда бик яшьләй һәлак булып калган. Инәкәйнең кече энесе Фатих буранда тукып үлгән. Калган дүрт кыз.
1918 елда тиф чиреннән Нуртдин картатай дә үлеп киткән, егерме беренче ачлык елында безнен инәкәйнең инәсе дә дөнья куйган Ул вакытта Вазифаны уналты яшеннән тотып Шатын авылыннан хатыны-балалары булган бер каргка икенче хатынлыкка биргәннәр Күрәсен. ачлык бабай мәжбүр иткәндер инде Бөтен авырлык буй җитеп килгән япь-яшь кызлар остенә төшкән Дөнья котүдә бернинди тәҗрибәләре булмаган кызлар аптырап калганнар Булган бар азыкларын ашап көн күрештергәннәр дә. юк кына бәяю мал-туарларын, каралты-кураларын сага башлаганнар Дөресрәге, "акыллы кешеләр туганнары аларга шулай кинәш иткәннәр, үзләре аяучысын да тапканнар Кызлардан иң кечесе Нәгыймәне күрше Уразы авылына бала караучы иген алып киткәннәр Нәгыймә ул вакытта үзе дә әле бала гына булган һәм анын үзен карау өчен бала караучы кирәк булган Ләкин әлеге да баягы Нужа карт усалрак, кансызрак булган Беркем белән икеле-микеле еозгләшеп тормаган
Менә шундый кыен, бик кыен вакытларда егерме ике яшьлек Салиханы Күчтәвыл Садырлиманга димләгәннәр дә. биргәннәр дә җибәргәннәр Садырлиман ул көзне Ушия суына салынган Пулат тегермәненә ашлык тарттырырга килгән булган Шунда очрашканнар, танышканнар I герме ике яшьлек Салиха ни дәрәҗәдә матур булгандыр, хәзер инде әйтеп бу лмый Мин белгән Салиха шундыйрак иде уртадан калку төз гәүдә, аксыл чырай кара каш. озын катку борын С өйләүләренә караганда, затлары алай төшеп
калганнардан булмаган. Конгырт күзләре кысыграк, озынча йөз. Яңаклары калку түгел.
Салихага өйләнгән чагында Садырлиман хатыныннан тугыз яшькә зуррак булган. Садырлиманнын беренче хатыны Жәннәт үпкә чиреннән үлгән. Жәннәтнен ике кызы торып калган. Егерме ике яшьлек Салиха менә шул үги кызлар һәм явыз каенана янына килен булып төшкән.
Күчтәвылның Хәсән малае Садырлиман әлләни тазалыкка туймаган. Гирман сугышында окопта бик каты салкын тидергән дә, шуннан мантый алмаган. Ничәнчедер елны аты белән кыш көне Урал ягына эшкә җибәргәннәр. Монысы инде Совет чорында. Шунда тагын салкын тидергән һәм бик каты чирләп, үлмә хәлендә өенә кайтып киткән. Аты кемнәргәдер ияреп кайткан, үзе поезд белән кайткан. Шул авырудан сон рәтләнә алмаган, бик каты шешенеп, “прукчирса” белән вафат булган.
Ике кызы һәм усал анасы булган шундый чирлекәш киявен яратты микән Салиха? Бик үк яратмагандыр дип уйлыйм мин. Хәер, ул елларда, алар заманында мәхәббәт дигән нәрсәне хәзергечә бизмәнгә салып, минеке бер грамм артык тарта, синеке бер грамм ким тарта дип сатулашып тора алмаганнар. Мәхәббәтне түгел, язмышны үлчәүгә салганнар ул чакларда. Шунын белән алар исән калган. Алар исән калу белән, очкын безгә күчкән. Барлык матур, дөрес фәлсәфәләрне читкә куеп торганда, яшәү өчен ин кирәге шул түгелмени?!
Яшь кеше буларак, яшь хатын-кыз буларак яратмаган ул Күчтәвылдагы тормышын. “Яратып бардынмы?”—дип сорагач, туганнарына әйткән: “Күргәч тә аты ошады", дигән. Тегермәнгә килгән Садырлиманнын үзе түгел, ана анын аты матур булып тоелган. Болай дип әйткән чагында бәлки ул бик үк дөресен дә әйтмәгәндер. Хужасы бөтенләй ошамаса, ихтимал, анын аты да ошамас иде Шулай да гомере буена ул яратып, сагынып әткәйнен шул сөйкемле атын сөйләде. Атларга карата анын күнелендә искиткеч бер җылылык хисе бар иде. Күчтәвылдагы тормышын искә төшергәндә генә түгел. Янтыкта үткән бала чаклары турында сөйләгендә дә анын телендә гел атлар булды. Ул аларнын төсен, буй-сынын, кыланышларын үзенчә матур итеп, яратып, сагышланып сөйли белә торган иде.
Әткәй белән ул тугыз ел торган. Әткәй аны бик яраткан һәм юаш булганга үзенчә иркәләп “тешсезем” дия торган булган. Әткәй чирләп урынга егылгач, инәкәй көн-төн анын янында булган. Утыз өч яшендә тол калган. Шуннан сон аны берничә җиргә димләп тә караганнар—риза булмаган. "Нуриханымны ятим итәсем килми”—дигән. Бәлки монысы анын сылтау гына булгандыр? Бит чын мәхәббәтне кешегә сөйләп йөрмиләр Ни генә булмасын, үзенен Садырлиманына ул мәңге турылыклы булган.
Әткәйнең инәсен мин әнкәй дип атый идем. Безнең Әнкәй Күчтәвылга Уракайдан килен булып төшкән. Әткәйнен беренче хатыны Жәннәт тә шул Уракай кызы булган. Күрәсен. шуна күрәдер, үпкә чиреннән үлгән киленен Әнкәй якынрак күргән. Садырлиманнын яшь Салиханы алып кайтуын ул. күрәсең, яратып җиткермәгән. Шунын өстәвенә ятим калган ике кызны да какмый-сукмый карарга, үстереп кеше итәргә кирәк булган. Үги ана ничегрәк булыр аларга карата? Шуларнын барысын уйлап, безнен Әнкәй бөтен өйне үз кулында тотмакчы булган. Икенче киленен бик яратмаса да. мине. имеш, бик яраткан. Соңыннан, үләр алдыннан инәкәйгә жылый-җылый сөйләгән: шул явызлар (ягъни үги кызлар) аркасында кыерсыттым сине, киленкәем, дигән. Синнән әйбәт киленем булмады, бәхил бул инде, дигән. Бәхилмен. дигән инәкәй, дөньяныкы дөньялыкта калсын, дигән.
Дәвамы киләсе саннарда