Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ


Татар сүз сәнгатендә барган күтәре- лсш-янарыш балалар әдәбиятында да үзен сиздерә, авторлар әхлакый проблемаларны яктыртунын яна юлларын эзлиләр, үзгә алымнарга мөрәҗәгать игәләр. Әлеге сыйфат һәм сан үзгәреше балалар очен басылган китапларның саны, эчтәлеге, илея-эстетик хасиятләре, сәнгатьчә алымнар төрлелеге белән дә билгеләнә Бикә Рәхимованын күптән түгел дөнья күргән “Җайдак малай” шигырьләр җыентыгы да балалар әдәбиятына матур сәхифә булып өстәлде Шагыйрь үзе дә укучысына “Беләм шигырь соясен. Шигырь укыйм!"—диясең Шигырь китапларына Тагын берсе өстәлсен'" кебек тезмәләрне юллый Шагыйрьнен яна китабы балалар очен кызыклы, маҗаралы һәм гыйбрәтле шигырьләрне бер бәйләмгә туплый Б. Рәхимованын лирик герое гадәти булмаган сыйфатларын күрә белүче, дөньяны үзгә кабул итүче һәм анарга омтылучы герой буларак алга чыга. Анын бу сыйфаты "Җайдак малай" шигырендә ачып бирелә һәм җыентыкта урын алган шигырьдән шигырьгә үстерелә бара
Бер төркем шигырьләрне кояш, болыт, җил, кар-буран кебек метафорик, бүре, куян, төлке кебек аллегорик образлар бергә туплый, алар аша әхлакый проблемалар күтәрелә. Мәсәлән. "Куян нар" шигырендә йомшак, куркак, бәй рәмгә җыелган дус куяннар белән усал, ләкин ялгыз бүре арасында каршылык тудырыла
Кырык куянны күргәч
Калтырана, шура/. ди.
Куркуын яшерә. ди
Хотта үч-ү/еннән дә. Ләкин бик яшерсә дә. Сичечә сүченнәчч дә "Ним инде бу кадәр ’ Берсе беләчч дә туям
Берәм-берәм очраса.
Эһ. шушы кырык куян!"
Әлеге аллегорик образлар, әкиятн алымнар һәм сонрак каршылыкның куяннар файдасына хәл ителүе—барысы да бердәмлек идеясен, бердәм булырга кирәклекне, дуслык, бердәмлек алдында теләсә нинди авырлыклар да җинелә дигән фикерне ныгыта. “Шук болытлар, батыр җил. якты кояш" шигырендә дә метафорик сурәтләр яктылыкның. матурлыкның. Хакыйкатьнең барыбер өскә чыгуы, җинүе хакындагы мәгънәне үткәрә. “Гөрләвек" шигырендә Газыймнын кечкенә генә йомычка белән кирпечне төшереп калдыруы, шунын нәтиҗәсендә күршедәге ерганакка кушылам дип ашыгып аккан гөрләвекнен шуларга эләгеп туктап калуы, малайның аны кабат төзәтүе сурәтләнә Әлеге сурәтләр, шушы кечкенә генә әдәби детальләр авторга әхлакый идеяне үг кәрергә ярдәм итә. шигырь балаларны тырыш булырга, үз артыннан һәрвакыт җыеп йөрергә, пөхтә булырга өнди "Күрше әби" шигыре олыларга ярдәм итүнең ггзге гамәл икәнен бала күңе-ленә сеңдерә “Җил малае Җилгали". "Ач калды”, "Күке” һ б шигырьләрдә балалардагы сүз тыңламау, тискәрелек. ялкаулык, мактану кебек тискәре сыйфатлар төрле күренешләр, шартты әкиятн алымнар аша тәнкыйтьләнә кире кагыла Мәсәлән, "Җил малае Җилгали гурында әкият” сюжетлы шигырендә Җил малаенын. әтн-әни сүзен тыңламыйча. аларны югалтуы, сүз тынла- учан, уңган малайларның үз өйләренә юл алуы хакында сөйләнелә (Бүгегне заманнын ачы җимеше булган урам ми тайларын — кечкенә бомжларны -уйлап тетрәндерә ) Җил малаенын хис-киче решләре. ачы язмышка дучар булуы батаны әти-әни сүзенен иң кадерле, төпле
Бикә Рахимова Җайдак малай Каган «Мәгариф» нәшр .2007
булуы турындагы фикергә алып килә һәм "ата-ана сүзеннән чыкканнарны ачы язмыш көтә" дип кабатлый:
Җилгали аптыраган Тагын да нык елаган.
Җилнең елап сызгыруы
Менә шул чактан калган.
Аерым шигырьләр балаларда милли хис тәрбияләүгә басым ясый Б Рәхи- мова анын да үзенчәлекле ысулларын, алымнарын тәкъдим итә. ә ямьсез, чит күренешләр баланын эчке рухи үсеш- үзгәреше аша кире кагыла. Бу яктан "Китсен" шигыре авторнын матур бер табышы булып тора. Әсәрдә Айсылу һәм Барби курчаклар каршылыгы тудырыла:
Әбисе менә Барбины
Яратып бетермәгән
"Тапкансың уенчык. —диеп.
Оныгын битәрләгән. -
Уз курчагың нинди матур.
Үзе нинди инсафлы
Чәчен-башын туздырмаган.
Ходай биргән иң сафны "
Шагыйрь гади генә курчакның да балада нинди тойгылар уята алуын Айгөлнең кичерешләре аша күрсәтә һәм милли хисне тәрбияләүнең шуннан башланырга тиешлеген, чит күренешләрнең балага ят булуда тискәре тойгылар уятуын дәлилли. Бикә Рәхимованың шул исемдәге шигырендә кечкенә генә, көчсез генә әкәм-төкәм дә безнең балаларда милли хис тәрбияли!
Үземнекен уз итәм
Өем күтәреп йөртәм..
Әйе. татарның өй дигән сүзенә өе- йорты—курасы-каралтысы, гаиләсе, иле-көне. теле, нәселе-нәсәбе, киләчәге сыйган. Татар өен-илен үзе кайгыртырга, яшәтергә тиеш, әкәм-төкәмнән үрнәк алып булса да... Бу. билгеле, бөтен татар илен яшәтүгә дә кагыла.
Пейзаж лирикасына караган "Кыш". “Яз", “Жәй". "Көз" шигырьләрендә табигать сурәте тудырыла, һәр образ, деталь балага табигатьне яратырга, ел фасылларының һәркайсынын үз матурлыгын күрергә, табарга ярдәм итә Табигатькә "шигъри картина" ясап. Б Рахимова балада авылга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, табигать байлыгын, матурлыгын кеше хезмәтенең нәтиҗәсе 152 итеп күтәрә. "Авыл баласы" шигырьләр циклындагы һәр шигырь әлеге фикер- идеяне үстерә, камилләштерә. "Татарстан буйлап сәяхәт" шигырендә рес-публиканың төрле төбәкләренә "сәяхәт" оештырыла һәм ул баланын дөньяны күзаллау, танып-белү чикләрен кинәйтә. Авторнын шигырьдә һәр төбәкнең тарихи вакыйгаларын, бүгенгесенең иң матур якларын ачып бирә алуы куандыра Бу шигырьләр балаларда "Ватанны, үз милләтеңне ярату хисе, әхлак бөтенлеге туган төбәгеңне яратудан, аның үткәнен белүдән, тирә-яктагы матурлыкны күрә алудан башлана" дигән фикергә китерә:
Мин күргәннәр бер тамчы
Сәяхәт диңгезеннән. Тамырлар өзелмәсен Туган ил нигезеннән. Барсын күреп булмады - Ерак-озын аралар Илне гизеп йөрергә Сезгә кала, балалар.'
“Тукай Казаны". “Укыйк Казан тарихын". "Казан метросы". "Казанны саклыйк". "Корбан бәйрәме" кебек шигырьләр дә шул идеяне ныгыта, балаларда милли тарихка. Казан каласына мәхәббәт тәрбияли.
"Бионика". “Лилия һәм компьютер". “Сыр нигә тишекле?". “Оча торган тәлинкәләр". “Сәгать-чәйнек". "Исем" кебек шигырьләр комик ситуацияләр ярдәмендә тормышта шактый зур урын алган фән-техниканын аерым өлкәләре яки тормыш күренешләре хакында кызыклы. гыйбрәтле мәгълүматлар җиткерә. "Әти бәйрәме көнне" исеме белән бергә тупланган шигырьләр бәйләмен исә традицион бәхетле балачак иле идеясе берләштерә. “Әти бәйрәме көнне”. "Кош теле". "Өйгә керче, бәбкәем!". "Бүген минем бәйрәм". “Тагын әбием күзлеге турында" шигырьләрендә бәхетле гаилә образы үзәккә алына. Лирик героинын шатлык хисе, күтәренке интонация дә шуңа бәйләп бирелә, әсәрләр бәхетле гаилә рухи яктан бай. үз-үзе белән гармониядә яшәүче бала тәрбияләүнең нигезендә тора дигән идеяне ныгыта.
Шул рәвешле. Б Рәхимова һәр шигырен әхлаклы булу, туган җирне ярата алу—бәхет, әхлаксызлык исә бәхет- сезлекнең башы дигән фикер тирәсенә җыя.