Логотип Казан Утлары
Бәян

АТЛАНДЫМ АТНЫҢ БИЛЕНӘ


ЧИК САКЧЫСЫ ЯЗМАЛАРЫ
Әфган җиле
амирда мин ике тапкыр адаштым Шуларнын кайсын гына искә төшерсәм дә. хәзер дә аркаларым чымырдап китә Соныннан. еллар үткәч. Джек Лондоннын «Алтын бизгәге* шәл кемендәге "Яшәү теләге” хикәясен укып, мин янә бер кат тетрәндем Шул хикәядә Джек Лондоннын герое, ач һәм хәлсез килеш, берьялгызы. карлы-бопы дала-кыр буйлап океан ягына, аны коткарачак ярга таба шуыша, артыннан ияреп килгән карт һәм хәлсез, шулай ук ач бүре белән үзара зур тартыш, яшәү өчен көрәш бара кем-ксмне? Менә шунда, инде сонгы өметләре өзелер-өзелмәс калган бер мәллә, үзенен бармакларына гажәпләнеп. аптырап, фәлсәфи уйларга батып карап тора ул кайчандыр рояльдә, пианинода уйнаган шушы житез бармакларын бүре чәйнәгәнен күз алына китереп, ул да калтыранып-калтыранып куя
Ярар. Джек Лондонның геройлары алтын артыннан, байлык һәм романтика артыннан кугандыр, ә менә без Памирда алтын эзләмәдек, без ул чакта Совет иленең ran-гали солдатлары, чик сакчылары идек Әфган жилендә өшеп үлүнең никгшәр мәгънәсез үлем икәнен анлап-белеп тору да жанны өшеткән иле ул чакларда
Солдат гомере өчен куркыныч мизгелләр аз булмый инде ул армиядә Анда, бигрәк тә «учебка*да чакта, хәтта бер «кояш астында» үз урыныңны табу, яклау өчен дә бугазга-бугаз килгән чаклар була. Ләкин бер тату гаилә сыман яшәгән чик сакчылары арасында мондый хәлләр сирәк булгангамы, алар инде хәтердән юылган, онытылганнар. Ә менә Әфган жиле, үзәкләргә үткән шушы ачы, комлы-буранлы жил һич кенә дә онытылмый, һич тә хәтердән чыкмый
Мин инде армиядә, элемтәчеләр әзерләү отделениесендә хезмәт итә башлап, анда бер хохол ефрейторы белән «чәкәләшеп* өлгергән, соныннан кавалеристлар взводына күчкән илем Ә теге «чәкәләшү»нен һәм «күченү»нең тарихы болай булды
Беренче көннәрдә үк взвод командиры, армиягә тикле радист-элемтәчеләр
Ройс САФИН (1935)-язучы; Йорж парчалары 'Бабайлар чуагы' Бер чазбб.нп тарихы" исемче китаплар авторы. Казанда яши
Рәис
Сафин
П
курсында укып йөргәнем турында таныклыгымны карады да.
' _О-о, син коеп куйган радист икәнсен бит инде, укып та торасы юк!—дип, мине шундук элемтәчеләр отделениесенә беркетте. Өлкән лейтенант Калганов бүгеннән синен командирын булыр, турыдан-туры аңа гына буйсынырсың,—дип тә өстәде. Әйтүен әйтте дә бит, әмма взвод командирының радист-элемтәчеләр отделениесе буенча ярдәмчесе ефрейтор Киреенко да бар икән бит әле. Менә шул Киреенконын минем «махсус белемле» радист булуыма жен ачулары чыга иде. Башка солдатлар исә, чорына күрә белемле саналган, сугыш вакытында һәм аннан соң ачлы- туклы укып, жиде класс белем алып чыккан егетләр.
Киреенко мина бәйләнепме бәйләнә:
—Синең барыбер укыйсын юк, болай да барысын да беләсең,—дип, дәрес-өйрәнүләрдән алып, мине көнаралаш дип әйтерлек, йә кухняга савыт- саба юарга җибәрә, йә башка бер эшкә куша, каршы әйтсәң, наряд чәпи. Отбойдан сон туалет чистартырга куша.
Башта мин аның бу гамәленең серенә, бу гадәтенең асылына төшенә алмый йөдәдем. Әмма тора-бара аңладым. Сержант булырга хыялланган, сержант дусты гимнастеркасын киеп фотога төшеп мактанып-масаеп, аны өенә, сөйгән кызына җибәргән ефрейтор минем татарлыгыма кочына икән ләбаса. Ничек инде татар кешесе белемле булырга мөмкин, янәсе.
Тәбәнәк кенә, әмма калын гәүдәле, иягенә таба очлаеп килгән түгәрәк йөзле, ана үрдәк сыман як-якка ава-түнә атлап йөри торган Киреенконы мин үзем дә яратмас-сөймәс, хәтта күралмас булдым. Ятсак та, торсак та—ул безнең белән. Дөресрәге, без аның белән. Отделение тулысынча аның карамагында, ул аның командиры. Солдатның көндәлек тормышын күз алдында тоткан шушы командирга көннәрдән-бер көнне үземнен дәгъвамны белдердем.
—Мине бу отделениегә элемтәче-радист һөнәрен яхшы белгән белгеч булыр өчен билгеләделәр. Ә мин әле кухняга эшкә йөрүдән, әле ишегалды себерүдән бушый алмыйм. Бу турыда мин, сез рөхсәт итсәгез дә, итмәсәгез дә, штабка барып әйтәчәкмен,—дидем.
—Ах ты, татарин гололобый!—дип, ефрейтор касыгыма китереп төртмәсенме! Ни булганын үзем дә анлап бетермәдем. Касыгым авыртудан түгел, татар дип мыскыллавына җен ачуым килде, эчемдә давыл булып бөтерелгән нәфрәтем өермәдәй тышка бәреп чыкты Мин ефрейторның якасыннан алып, колак төбенә шундый итеп кундырганмын, ул туп кебек очып барып төште, анына-акылына килә алмый ятты. Гололобый татариннын йодрыгын татыган ефрейтор көч-хәл белән торып, бер сүз әйтми, башын аска иеп казармадан чыгып китте. Бу хәлне карап торган солдат егетләр дә бер сүз әйтмәде. Бу эшнең болай гына бетмәсен, командирга кул күтәрүнең ни-нәрсә икәнен алар яхшы аңлый иде.
Мин исә Киреенко бу хәлне взвод командирына җиткерер, мине эссе табага бастырулар башланыр дип шүрләп йөрдем. Шунда Казан егете Торгашов килеп:
—Молодец, Рәис. Егет икәнсең! Юкка гына сине Петров паркында егетләр хөрмәт итмәгәннәр икән. Ә монын өчен сиңа берни булмый. Чөнки без әле присяга кабул итмәгән,—диде.
Әмма ефрейтор үчне үзенчә алды. Новосибирскидан килгән берничә урыс егетен котыртып, ялгызымны, төнлә өстемә одеал каплап, мине эт урынына тукмап ташладылар. Әнә шулай итеп мин иртәгесен санчастька эләктем. Аның башлыгы—Надыйров фамилияле татар капитаны, Казан егете иде. Бераз алга китебрәк әйтим, Азат Надыйров гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ун Болак урамындагы түләүле поликлиникада баш табиб
булып эшләде Без анын белән еш кына күрешеп, бергә үткән хезмәт елларын искә ала идек.
Капитан Надыйров кара көеп шешкән урыннарымны, сыдырылып- тырналган җирләремә сак кына орынып:
—Нәрсә булды?—дип сорады
—Турниктан егылып төштем.
— Юк, егеткәем. Монда солдат итеге эзләре бар
Ул: «Сынган-тайган жирләрен юкмы?—дип. аяк-кулларымны. кабыргаларымны сыпырып үтте. Бармакларымны кыймылдатып карады
— Болай беренче карашка әллә ни булган кебек түгел... Ләкин эчке әгьзаларыннын хәлен киләчәк күрсәтер Кан космадыңмы?
-Юк.
—Ә шулай да нәрсә булды сон? Ни сәбәптән кыйнадылар үзенне?
... Сүземне кыяр-кыймас кына башлап, үземнен мон-зарымны түкми- чәчми сөйләп бирдем.
—Да-а...—дип сузды якташ капитан.—Ефрейторның синен татар булуына бәйләнүе сагайтты бит әле. Кем өчендер без һаман да бүкәй икән, ә? Ул бит сине генә түгел, мине дә. без татарларны—бөтенебезне дә рәнжетә булып чыга. Нишләргә сон?
Капитан уйга чумды. Мин дә. нишләргә белми, уңайсызланып утыра бирдем.
— Мин, әлбәттә, лейтенант Калганов белән сөйләшермен,—диде ул. ниһаять —Күрше Мари республикасыннан ул. акыллы егет кебек күренә Хәлне анлар.
—Ул анлар да бит. ләкин өлкән лейтенант безнең белән бер казармада тормый шул. Анда ефрейтор һәм анын куштаннары хуҗа Солдатларның күбесе мина теләктәшлек белдерсәләр дә. берсенен дә кухняга нарядка барасы, йә ишегалды себерәсе килмәс..
Шунда башыма тагын бер уй китереп сукты.
— Булмаса, әллә Мургабнын дингез өсте тигезлегеннән 3600 метр биеклектә торуын сәбәп итикме?
— Ничек?
—“Рядовой Сафин климат шартларына ияләшә алмый, башы авырта" кебегрәк белешмә сыман нәрсә әмәлләсәгез, ничегрәк булыр икән9
—Шуннан?
— Шуннан кавалерия взводына күчәрмен. Үзебезнен Казан егетләре дә шунда.
—Мондый очраклар элегрәк тә булгалады Ләкин бу беткә үч итеп тунны ягу кебек килеп чыга бит Ә Памирда туннан да кирәк нәрсә юк. туган!
—Әгәр ул тун тәненне жылытмаса. нишлисен инде9
—Бүген жылытмаса, иртәгә жылытыр. Әллә кавалериядә жинел дип беләсеңме?
—Үзе егылган еламас, диләр, ничек тә түзәрмен
—Ярар, әүвәл Калганов белән сөйләшим әле. аннары күз күрер
Берничә көннән мин тагын санчастька бардым.
—Өлкән лейтенант отряд командиры белән сине кавалериягә күчерү турында киңәшләшеп карарга булды.—диде капитан —Тагын ике айга түзсә, өч ел буе жылы бүлмәдә радист булып үткәрер иде. дип тә өстәде Тик үзенен ефрейтор белән каршылыкка керергә теләге юк.
— Гаделсезлеккә чик куярга теләми, димәк
—Ул синен күзлектән караганда гына шулай кебек. Бер кешенен мәнфәгатьләре коллектив мәнфәгате белән туры килмәскә дә мөмкин Армиядә хәрби тәртип дигән нәрсә дә бар бит әле. ул һәркемнең көен
көйләп бетерә алмый. Аннары Калгановнын үз стратегиясе һәм тактикасы булуын да онытмыйк, анын да үсәсе, погонына яна йолдызлар өстисе килә. Ә инде Киреенко кебекләр—бу эштә анын ун кулы.
Мин инде китәргә җыенган идем. Капитан янә сүз башлады:
— Бер уйлап карасаң, өлкән лейтенант хаклы бит. 40-45 градус салкыннарда, күз ачкысыз бураннарда чик буенда унар сәгать сакта тору уен эш түгел. Монда зур чыдамлылык, физик ныклык кирәк. Ә мин сине бу таләпләргә җавап бирәсен дип әйтмәс идем. Радист булып җылы бүлмәдә утыру—өстендә җылы тунын бар дигән сүз инде ул. Әллә тыпырчынмыйсынмы сон?!
... Мине кавалерия взводына күчерделәр. Мин Киреенконын бетмәс- төкәнмәс нарядларын үтәп йөргән арада, яшь кавалеристлар уку-өйрәнү. ат өстендә күнегүләр ясау буенча хәйран алга киткән булып чыкты. Аларны куып җитү өчен гөрләвек-гөрләвек тир агызырга туры килде.
Ат өстендә катлаулы күнегүләрне цирк артистлары дәрәҗәсендә диярлек башкара алуын күнелдә горурлык уятса, “конная подготовка”дан сон ике сәгатькә сузылган тактика дәресләре җанны ала инде. Бәлкем ат корсагы кочып, камыштай бөгелеп каткан аякларны турайту өчен ул шулай кирәк булгандыр да. Ләкин ияр каешына ышкылып чиләнгән ботлар, бәрелгән- кырылган арт сан белән сафта йөрү, бигрәк тә хәрби дирбияне инбашына асып, бил каешына тагып йөгерүләр, ай-һай, бер дә җинел эш түгел иде шул.
Әйе, кавалерист булу, ат менеп кукыраеп йөрү генә түгел икән. Монын өчен башта гаҗәеп зур тырышлык белән күнегүләр ясап, осталыгыңны камилләштерү мөһим.
Жайдакнын уңышы атын яхшы һәм дөрес итеп иярләүдән башлана. Атнын сыртында бернинди дә сыдырылган, күпкән җәрәхәтләр булырга тиеш түгел, аны чиста, коры итеп сөртеп, иярне җайлап-унайлап саласын. Өзәнге кирәгеннән артык тарттырып бәйләнгән булса, атнын тыны кысыла, бу хәлдә ул рәхәтләнеп йөри дә. иркенләп чаба да алмый. Монда инде анын сыртын сержантның каеш чыбыркысы каезлаячак. Әгәр дә киресенчә, каеш-баулар бушрак итеп бәйләнсә, ат өстеннән иярен-ниең белән бергә шуып төшкәненне сизми дә калырсың. Мондый хәлләр булмасын өчен, үз атыңнын холкын-фигылен белү кирәк. Кайбер ат өзәңге каешын бәйләгәндә, хәйләгә керешеп, корсагын кабартып куя. Тиктомалдан бөтен тәненне будырып йөрү кемгә рәхәт инде ул?!
Атны иярләгәч, тезгененнән алып, аны матур сүзләр әйтеп, мактый- мактый, җайлап кына абзардан алып чыгасын. Атыннын сул ягында торып, сафка басасын. Командирның "По коням!" дигән командасы ишетелүгә, ияргә уктай атылып менәргә тиеш буласын. Әлбәттә, тиешен төгәл үти алсан. Нәкъ шушында башлана да инде ыгы-зыгының зурысы. Берәүләрнең аты хуҗасы менеп атланганчы ук кузгалып китә, икенчеләренеке атландырасы килмичә борсалана. Әнә, Макаровның кылычы өзәңге арасына кереп кысылган Әгәр шулай эшләргә кирәк булса, син аны анда кертә дә. шушылай чыкмаслык итеп кыстыра да алмыйсын. Ә ул ниндидер могҗиза белән кергән дә кысылган. Аны алганчы вакыт уза. башкалардан артта каласын. Димәк, арт саннарын күтәрә алмый калганнар һәм. әлеге дә баягы, кылычларына абынып соңарганнар белән беррәттән атка атлану күнегүләрен кабатларга мәҗбүр буласың. “Мен дә төш. мен дә төш’’ләр күз алларын караңгыланганчы дәвам итә. Чөнки чын кавалерист атка “Эһ" дигәнче атланырга тиеш. Баста! Билендә кем утырганын, өзәнгене нинди кул тотканын ат бик яхшы тоемлый. Үзеңне анын хуҗасы итеп таныта алмасан, ул сине санламый, кушканыңны үтәми башлый. Син аңа карата
ягымлы да, шул ук вакытта таләпчән дә булырга тиешсен. Шундый җайдакларны ярата, тынлый атлар. Взводнын калган өлеше манежга юнәлә. Аны берничә тапкыр әйләнеп, атларны “кыздыргач", уртага баскан командир озын чыбыркысын уйнатып. "Учебной рысью ма-а-арш!" дигән әмер бирә Бу инде, җанкисәгем, синнән чын кавалерист ясаунын мөһим бер этабы башланды дигән сүз. Жайдак. аякларын өзәнгедән чыгарып, туп-туры утырган хәлдә, үз авырлыгы белән арт санын бәрә-бәрә иярдә сикергәләргә тиеш була. Егылып тошүдән куркып, иярне кочып алган ботлар ышкылып сыдырыла. Шул рәвешчә, манеж тирәли әйләнәсен дә әйләнәсен Артын ияргә төя-төя утырган жайдакнын бер-берсенә бәрелә-сугыла биешкән эчке әгъзаларыннан бөтен шлаклары коелып, тәне чистарып кала
Күнегүләрнең бу өлешен женем сөйми иде. Чөнки әле кичә генә чиләнгән күт битләре, суелып беткән ботлар төзәлеп тә җитмәгән Син аларнын кипшерә башлаган элпәләрен ертып, кутырларын куптарырга тиеш буласын. Шулай берникадәр вакыт изалангач, юка. нәфис бот тиреләрен эт каешына әверелә.
Бу сырхаунын ни дәрәжәдә булуы атына да бәйле. Әгәр ул песи кебек йомшак, яшь киленнәр сыман сак, жайлы йөрешле булса, син бәхетле, атган уңдым дип әйтә аласын.
Минем атым үзем шикелле тәбәнәк, көрән төстә, халкыбыз әкиятләрендә макталган кырыкмыш тайга охшаган иде. Төс-кыяфәте. буй-сыны кеше кызыгырлык булмагач, хужа табылмыйча, абзарда ята биргән. Монгол токымына тартым шушы атым шулкадәр сак. йомшак чаба иде ки. әйтерсен лә ул йөзеп кенә бара. Читтән карап торышка “шыксыз үрдәк бәбкәсе"нә охшаган булса да, күнегүләрне ул җаны-тәне белән бирелеп, зур тырышлык белән башкарды. Мина калса, башкалардан көнләшеп, кечкенә булсам да. эчем тулы төш кенә дигән сыман йөри иде атым. Анын шушы күркәм сыйфатлары үзе кушаяклап томырылып чапкан чагында мина корсагы астыннан өзәнге бавы буйлап икенче якка үрмәләп чыгарга һәм янәдән ияргә менеп утырырга, чабып барган шәпкә ат өстендә “кайчы" ясап, артка борылырга һәм мишеньгә төбәп мылтыктан атарга мөмкинлек бирде. Ин авырлардан саналган бу күнегүләрне җиренә җиткереп үтәүчеләр сирәк иде Монда инде үзсмнен дә кечкенәдән үк агач башына оста үрмәләвем, спорт белән шөгыльләнүем файда биргәндер
Әлбәттә, күнегүләрнең берсе дә җинел түгел, һәрберсенең үзенә хас катлаулы ягы бар Шул кыенлыкларны егетләрчә үтәр өчен түземлелек тә, максатчан кыюлык та, ихтыяр көче дигәне дә кирәк
Менәбез атларыбызны янәшә куеп, иптәшләребезнен киртә-чокырларны сикереп үтүләрен күзәтәбез. Алардан ерак түгел, чыбыркысын тотып, сержант Рөстәм Яушев баскан. Ул үзе бу күнегүләрнең барысын да зур осталык белән башкара Гарнизонда ана тиңләшерлек кеше юк Анын көч-куәте ургып торган тимер мускуллары хәтта гимнастеркасы аша ташып чыккан. Алар һәрвакыт биеп торалар кебек. Ятимнәр йортында тәрбияләнеп үскән бу татар егете борынгы грек сыннары кебек, үзе бер сәнгать әсәре иде Без күнегүләрне яхшы итеп башкарсак, анын какча йөзе ачылып, кыйгач иреннәре җәелеп китә. Әгәр инде булдыра алмасак. атланган аты өстендә үгенә урын таба алмый башлый "Колбаса ты ливерная!"—дип орыша безне Бу анын эчке бер әрнү белән әйтә торган сүзе.
Ниһаять, чират мина килеп җитте Атымнын муеныннан сөеп алдым да, без алга ыргылдык.
— Повод, отпусги повод!
Ссржантнын бу сүзләре аныма барып җиткәндә мин инде сикереп үтәсе киртәнен теге ягында тәгәрәп ята идем
—Колбаса ты ливерная! Син ангыра түгелдер бит, тагын кабатлыйм: атын сикерер алдыннан йөгән сабагын бераз бушата төшәргә кирәк. Югыйсә, атнын алга сузылган муены сине иярдән йолкып, үзе белән ияртәчәк. Нәтиҗәсен үзен күрдең. Аңладыңмы?
Мин җирдән күтәрелгәндә монгол атым, гаепле сыман башын түбән иеп, янымда басып тора иде. Без күнегүне кабатларга тагын чиратка бастык.
Чират Казан егете Олег Кардашовка килеп җитте. Аның аты минекенең нәкъ киресе инде: зур гәүдәле, адымнары эре, һавалы. Чапканда тоякларын лап-лоп басып, җайдагын сикертә-чөя. Шуңа да Олегнын сыдырылмаган җире юк иде. Тәбәнәк буйлы бу егет үзенең айгыры өстендә чүрәкәй генә булып тоела. Бу күнегүләрне жаны-тәне белән сөймәгән Олег, атынын ялына чытырдатып ябышкан хәлдә, киртәгә якынлашып килә. Хужасынын өстенлеген санламаган айгыр кинәт алгы аякларын терәп туктап калды. Жайдак, ат сикерәсе киртә аша очып, җиргә барып төште. Сыртында сержантның зәһәр камчысын татыган айгыр да “эһ” дигәнче Олег артыннан сикерде. Ничек әле аның өстенә басмады хайван.
—Колбаса ты ливерная!—дип пысылдады сержант.
Очларына талчыбык беркетелгән казыклар алдына килеп бастык. Бу күнегүне башта сержант үзе күрсәтеп бирде. Ана карап торсан, сокланмый мөмкин түгел. Ул ике кулына ике кылыч алып, өзәңгегә басты һәм үзе кебек елгыр кара атын кушаяклатып чаптырып китте Анын яшен тизлеге белән ялт-йолт иткән кылычлары казык башларындагы талчыбыкларны кисеп тә төшерде. Алар өстән аска таба кыеклап шулкадәр оста киселгәннәр иде ки, әйтерсең лә моны кеше түгел, ә шушы эш өчен көйләнгән махсус станок башкарган! Ә мин бу күнегүне үти алмыйча изаланам. Йә атым казыклар рәтен узып киткән була, йә кылыч кулдан төшеп кала. Хәтта талчыбыкка суккан очракта да ул киселми, каһәр. Инде өзәнгегә дә дөрес басам шикелле, тезгенне дә атнын башы бераз күтәрелебрәк торырлык итеп кыска тотам. Юк, булмаса булмый бит ул. Кабатларга, тагын, тагын кабатларга туры киләчәк. Минем ише булдыксызларны манежга көндезге йокыларыннан өзеп алып чыгалар. Башкалар ял иткәндә без, пешмәгәннәр, күнегүләр өйрәнеп интегәбез.
«Конная подготовка»дан сон, әйткәнемчә, тактика дәресләре башлана. Тешне кысып булса да, түзәсең инде.
—Запевай!—дип команда бирә командир.
—По долинам и по взгорьям
Шла дивизия вперед..
Жыр күңелләрне күтәреп җибәргәндәй итә. Кан саркып торган яраларнын әрнүе онытылгандай була. Ул арада яна боерык ишетелә:
—Га-а-зы!!!
Противогазларны киеп, чокырларга төшеп яшеренәбез, таш артларына посабыз. Ул да булмый, "В атаку ма-а-арш!” дигән команда килә. Без, противогаз кигән йөзсез солдатлар, тауга ташланып, өскә үрмәли башлыйбыз. Противогазның ян-яктагы керешләре тир белән биткә чәпелдәп ябышкан, күз турындагы пыяласыннан эре-эре тамчылар тама, алда ни барын һич күреп булмый. Болай да 38 процент кислород җитешмәгән бу Мургаб җирендә противогаз бугазы аша саркып кергән һава гына көч бирә алмый. Тын кысылудан күз аллары караңгылана, анны югалткан кебек буласын. Противогаз керешен ияк астыннан умырып, берничә йотым саф һава сулап өлгерәсең. Моны командир күрсә, чираттан тыш наряд алдын дигән сүз. Ул, гадәттә, бәдрәф чистарту була. Анысын да әле солдатлар йокыга яткач эшлисен.
Ниһаять, тын бетеп, таш өстенә авабыз. Чалгы белән кыркып ташлангандай түнгән, хәлсез солдатлар тау өстеннән йә корсакларында шуышып, йә тәгәрәшеп, аска коелалар Аларнын күзләре акаеп, тонып калган, йөзләреннән ермак-ер.мак тир ага.
Бераз ял итеп, хәл алгач, кайчандыр, бездән күп еллар элек хезмәт иткән солдатлар казый башлаган окопларны чокырга керешәбез. Әйе. әйе. без аны фәкать чокый гына алабыз. Чөнки монда көрәк батырып казырлык жир юк. Һәр тараф тау-таштан гыйбарәт
Төшке аштан сон бер сәгать йокы ялы бирелә. Бу инде хәтере калмасын өчен генә йокы дип әйтерлек бер нәрсә була. Әле генә йокыга оеый башлыйсын, ул арада дневальныйнын “По-о-одъем!" дип кычкырган тавышы ишетелә Кургашындай авырайган күз кабакларын сержантның “Выходи строиться!" дигән сүзләре ачып җибәрә Ике-өч минут үтүгә син инде командир билгеләгән урында сафта басып торасын. Әгәр аяк чолгауларын рәтләп урарга өлгермәсән. үзенә үпкәлә! Шунда ук ике сәгатьлек “Выше ноги, шире шаг!" дәресе башланачак. Устав кушканча йөрергә, гәүдәнне тоз тотып, кулынны ун як чигәгә куеп, честь бирергә өйрәтәчәкләр. Әгәр шап-шоп итеп атлый алмасан, бу дәреснен синен өчен дүрт сәгатькә сузылуы да бик ихтимал. Иптәшләрен рәхәтләнеп ял иткәндә гарнизон ишегалдын аркылыга-буйга “раз-два"га атлап йөрисендә йөрисен. Армиядә шулай: бслмәсән—өйрәтәләр, теләмәсән—мәжбүр итәләр.
Ләкин солдат тормышын ниндидер устав кысаларына гына кертеп бетереп буламы сон? Юк. һич тә юк! Чөнки тормыш дигәнен гажәп катлаулы, бихисап кин төшенчә. Әллә нинди устав-кагыйдәләр язсан да. аның үз тәртибе, үз кануннары бар Юк. мин боларны кемнедер куркыту, гайрәтен чигерү өчен язмыйм Солдат хезмәтен һич кенә дә каралтып күрсәтәсем килми Иза-газаплар. кыенлыклар кичеп, авырлыкларны шыншымый-зарланмый гына жинеп чыккан яшь егет әнә шулай ир булып чыныгып җитә. Андыйларны тормышнын зилзиләләре, жил-давыллары да куркыта алмас. Безнен бабайлар юкка гына:
Әй. нужалар, нужалар.
Безнен баштан узалар.
Нужа күрмәгән егетләр
Нужадан да хуже алар.
—дип жырламаганнардыр.
Жылы. иркен бүлмәләрдә “морзянка" тукылдатып утырган “армия интеллигенциясе”—радистлардан һич кенә дә көнләшмим Тормышта һәр кешенен үз урыны бар
Шулай ук һәр нәрсәнен унай һәм тискәре яклары була Радистлар кичләрен дә һаман шул “морзянкалары" белән баш катырсалар, без. якташлар, бергә җыелышып гармун уйнаштык, биештек, көлештек. Әйе. солдат дигәч тә. ул да туктаусыз эшләп торучы механизм түгел, анын да ял сәгатьләре бар. ул да. башкалар кебек үк. уйный-шаяра. көлә-күнел ача. Андый ял сәгатьләре, гадәттә, кичке аштан сон була Көндезге тузаннарны кагып, күнитекләрне көзгедәй ялтыратып, чиста гимнастерка киеп, казарма алдындагы эскәмияләргә чыгып утырабыз Памирда кичләр салкынча булса да. әлегә яшьлек дәртен сүндерә алырдай көч тумаган! Шушы күнелле җыенда сөйгән ярлардан килгән хатлар укыла, кадерле хатирәләр искә алына, барсы да уртага салып сөйләшенә, хат ителә Монда солдат га. командир да бер дәрәҗәдә калып, якын кешеләргә әйләнә Шуна күрә политбүлек офицерлары мондый чакларда безнен арада буталып, үзләренә кирәкле мәгълүмат жыя иде
Безнен взводта Сарман якларыннан Ильяс Ибәтов дигән егет хезмәт итте. Урта буйлы, нык бәдәнле, чуерташтай шома-тыгыз тәнле, һәрвакыт көләч йөзле, бик тә ягымлы кеше иде ул. Күзләренең зәңгәрлеге шулкадәр саф, карашы якты иде ки, тутырып бер караса, офыклар кинәеп киткәндәй була. Ильяс—гарнизонның рухы. Гомерлек юлдашы хромкасын бер сайратып җибәрсә, бөтен гарнизон аякка баса. Татар егетләре бигрәк тә инде Мин дә бит кечкенәдән үк тальян гармун уйнап үскән малай. Икешәр тәүлеккә сузылган туйларның башыннан ахырына кадәр туктаусыз күрек тарткан чакларда булгалады. Ләкин минем уйнау белән анын уйнавының чагыштырмасы—җир белән күк арасы. Ул һәр көйнен бормалы яшерен почмакларына кереп, аның асыл мәгънәсен гаҗәеп аһәңгә төреп яңгырата. Шуның өстенә ул көйләрне үз ягының үзенчәлекләре, башка төбәкләрдә булмаган аерым бормалар-мелизмнар белән дә оста итеп бизи белә. Ул “Шахта көе’’н сызып җибәрсәме? Һә-ә-әй! Көйгә салынган мон-зарлар. сагыш-сагынулар бәгырьләрне телгәләп үтә. Ильяс бу авазларны шахталарның караңгы, тирән базларына төшеп, кешеләрнең үги-ятим күңелләреннән алып менә кебек. Ә инде дәртле бию көйләре уйный башласа, сикергәләп биеп киткәнеңне сизми дә каласын. Без атта йөргәндә кырылган-сыдырылган җирләребезне онытып, күмәкләшеп биибез, сикерешәбез. Шунысы гажәп: теге, “армейская интеллигенция” безнен бу тамашада катнашмый иде. Килгәннәре да, читтән генә карап торудан ары узмады.
“Армиягә барсаң иде Сөйгән ярларын белән”,
—дип җырласалар да, анда күзләрен тәрәзәдән алмый, кайнар ашын суытмый көтеп торучы кадерле әниеңдә, кочагын җәеп каршы алучы сөйгән ярын да юк шул. Әзергә-бәзер булып, “ашау—байдан, үлем—Ходайдан", дип кенә ята алмыйсын. Бөтен эшне дә үзенә башкарырга туры килә. Ашарына да пешерәсең, керен дә уасың, ертыгын да ямыйсың, төймәләреңне дә тагасын. Казарманы да, кунак көткән хуҗабикә кебек, ялт иттереп юып куясын.
“Әллә каян күренеп тора. Солдатта булган диләр",
—дип язган бит, әнә, шагыйрь дә.
Бу бигрәк тә чик сакчыларын күздә тотып әйтелгән кебек. Аларның хезмәте—үзләре генә белергә тиешле серле хезмәт. Монда чит-ятларнын булуы мөмкин түгел. Без тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында чик сакларга китәбез. Күктән таш яуса да, сакта булабыз. Бездә—катгый хәрби тәртип, аптекадагы кебек төгәллек. Хәтта ат абзары да зур тырышлык куеп, вакытында чистартылган булыр. Без ул якын дустыбызны вакытында ашатабыз, эчертәбез, тәннәрен кыргычлый-кыргычлый чистартабыз, юабыз. Командирның ап-ак чүпрәге ат тәненә ышкып алганда аз гына тапланып китсә дә, бу кыру, чистарту, юуларны кабат-кабат башкарырга мәҗбүр булабыз. Атланып йөрисен икән—тиешле хәерен дә бир, рәхмәтле дә була бел. Һәм белә дә идек. Ашханәдә бирелгән шикәребезнең бер өлешен атка каптырдык, кесәләребезне тутырып ипи сыныклары алып килергә дә онытмадык. Үткән-барганда, урлап булса да, солы салып чыгу—гадәти күренеш иде. Ә инде үзеңне ат абзарына дневальный итеп билгеләсәләр, Такташның Мохтар карты кебек, солыны да, печәннен йомшак, хуш ислесен дә үз атына күбрәк саласың. Бу көнне ул синең кунагын була.
Мин дневальный булган көннәрнең берсендә ат абзарына Ильяс килеп керде. Тәмәке кабызып, хәл-әхвәл сорашып торган бер мәлдә, Ильясым йөзен читкә борып, үксеп елап җибәрмәсенме!
—Нәрсә булды? Әллә өйдәгеләрдән берәр күнелсез хәбәр алдынмы?
—Юк. Барысы да исән-сау. Аллаһыга шөкер,—ди бу.
—Сон, нәрсә дип елыйсын, тик торганда?
—Рәис дус, мин ат абзарында аунап үскән малай, үлеп яратам мин аларны. Хәтта менә шушы тирес исе дә рәхәтлек бирә, күңелем җырлый, жаным бии башлый сыман. Әгәр мөмкин булса, мин ат абзарыннан бер дә чыкмас идем. Ә сержант мине монда җибәрми. Башка нарядларга куйса куя, ә монда—юк. Сәбәбен һич кенә дә аңламыйм Нәрсә дип болай эшли ул? Югыйсә, гаебем дә юк бит инде.
Мин нәрсә дип әйтергә дә белми аптырап калдым. Кара бу гаделсезлекне. Мине ниндидер хохол ефрейторы башымны кухнядан чыгармый газаплады, Ильясны шашып яраткан атлары янына җибәрми иза чиктерәләр Сержантыбыз үзебезнең татар егете ләбаса. Нәрсә бу? Сержант Яушевка ни җитми?
Һай, бу кеше дигәннәрен, нигә шул кадәр рәхимсез була икән'.’ Ш\шы өч көнлек доньянын ләззәтен тоеп, бер-беренә игелек күрсәтеп яшисе генә бит, югыйсә. Юк шул. үзен кебек кардәшенә этлек күрсәтеп, кыерсытырга кирәк.
Бераздан Ильяс тынычланган кебек булды. Ул тагын тәмәке төреп кабызды.
— Рәис дус. әгәр ачуланмасан, ат асларын үзем чистартыйммы?
Мин нәрсә дип әйтергә дә белми торган арада. Ильяс себерке, көрәк алып, эшкә дә кереште. Мин анын җитезлеген, өлгерлеген күреп, сокланып карап тордым. Ул бу эшләрне шул кадәр оста итеп, рәтен-жаен белеп башкарды. Ильяс эшне җиренә җиткереп, булсын дип. үзенә бер төрле канәгатьлек алып эшли. Гармунында уйнаган кебек итеп Ул мина төне буена җитәрлек эшне төгәлләп тә куйды. Бер очтан атларга печәнен дә салып чыкты.
—Син дневальный булып торган чакта килсәм, ничек булыр икән?
—Әлбәттә кил, Ильяс дус. Мин шат кына булырмын. Ат җанлылык ерак бабаларыбыздан мирас булып, буыннан-буынга күчеп килә татарга. Бу күркәм гадәтләрне безгә Бөек Дала үзе иңдергән!
Төнге маҗара
... Буран котырганнан котыра гына барды. Мондагы бураннар бездәгечә түгел. Бездәге бураннарның, кем әйтмешли, өйрәсе сыек. Аның бөртекләре сирәк тә, ул үзе дә үтә күренмәле кебек. Алдындагы әйберләрне әле шәйләп була...
Ә мондагы буран исә шулкадәр куе. тыгыз булып бөтерелә ки. әйтсрсен лә кар югарыдан и шелеп-ишелеп төшә сыман. Ул бөтен тирә-якны тәмам каплап, сырып, чорнап ала ки. тоташ кар болытларының эчендә, уртасында калган шикелле буласын. Болытларны тишеп күккә ашкан, башлары мәңгелек кар вә боз белән капланган тау түбәләреннән җилләр куптарып тузгыткан катламнар өермә булып өстенә ябырыла, күз ачып йомганчы ул сине ап-акка төреп, кыш бабай" ясап куя Син башкаларга күренмәс халәткә керәсең, юкка чыгасын ..
Дүрт айлык әзерлек курслары үткән яшь солдатлар белән тулы машинабыз, юлдагы чүмәлә-чүмәлә булып өелгән кар көртләрен ерып чыга алмыйча, туктап калды. Безне озата баручы капитан Вершинин, лейтенант Волков солдатларга шәхси әйберләрен алып, машинадан төшәргә куштылар
һәрберебезнен юл капчыгында ике көнлек азык-төлек-икешәр “кирпеч” ипи һәм кием-салым бар иде.
Безне тезеп бастырдылар. Капитан Вершинин, машинабызның алга таба бара алмаячагын әйтеп, безне бишәр-бишәр итеп төркемнәргә бүлде. Без. ин якын заставага кадәр булган житмеш-сиксән чакрым араны, ясле балалары кебек кулга-кул тотынышып, аерылмыйча, бер-беребезгә ярдәм итеп барырга тиеш идек. Ул үзе юл ярып алдан барачагын, ә сержант арттан безгә күз-колак булачагын әйтте. Берәр хәл була калса, шунда ук үзенә житкерү кирәклеге турында да кисәтте. Бер кат тәмәкеләр тартып, юл тотарга әзерлегебезне белгәч:
—Минем арттан!—дип команда яңгырады.
Биштәрләребезне ингә асып, тирә-ягыбызны аклык урап алган кар өермәләре эченә кереп чумдык.
Капитан безне төркемнәргә бүлеп, арадан беребезне башлык итеп билгеләсә дә, юл башында тез тинентен, тора-бара исә бил тиңентен үк кар ерып бару, әле беребезнең, әле икенчебезнең егылып китүе яки арып утырып калулары бу бишлекләрне чуалта барып, ары таба рәтләребезне бөтенләйгә таркатып бетерде.
Кар торган саен ныграк, буран анын саен көчлерәк котыра. Тирә-якны инләп-буйлап кочып алган бу табигать шаукымы көртләр ерып, көч-хәл белән билгесезлеккә таба атлаган, изрәгән солдатларны бөтенләй аяктан екты. Егылган-чүгәләгәннәрне “әһ” дигәнче күмеп тә китте. Кешеләрне жыеп, аларны берәр түбә астына тупларга мөмкинлек тә юк иде шул... Бу хәлдә аларны бәладән йолып алып, коткарып калу берәүнең дә кодрәтеннән килмәс иде. Язмыш кочагына ташланган без мескеннәрнең киләчәге бары тик үзебезгә генә бәйле иде. Чыдам-түземлегебезгә, рухи халәтләребезнен ныклыгына, жан-тәннәрнен көч-куәтенә бәйле иде . Бу—сынау, табигый сайланыш иде! Егерме яшьлек егетләрнен шушы кыенлыкларга әзерлеге ничек булган? Монысын иртәгесе көн күрсәтер Бүген әле берәү дә бер- берсенә ярдәм итә алмый. Чөнки ул үзе шундый ук ярдәмгә мохтаж.
Әллә юлыбыз башка якка борылды, әллә инде жил үзенен юнәлешен үзгәртте, таш араларыннан аждаһа кебек сызгырып, битләрне кыздырып- яндырып әфган жиле исә башлады. “Әфгани” дип Памир тауларын инләп- буйлап искән җилгә әйтәләр. Ул үзенен әчелеге белән, куырып-өшетеп ала торган рәхимсез салкынлыгы белән дан тота. Ул сине, үтәли үтеп, җелекләренә төшә, тәннәреңне ятып ялый. Аннан бары тик каядыр кереп качып котылып кына була.
Шул мәрхәмәтсез аркасында күтәрелгән шинель якаларыбыз исә берберебез белән әзме-күпме булган элемтә-аралашуларыбызны да киметте. Вакыт-вакыт ниндидер авазлар ишетелгән кебек булса да, ул авазларның кай тарафтан килгәнен абайлап булмый. Бу авазлар, җил белән кушылып, бертоташка әйләнеп, юк була иделәр. Әйләнә-тирәмдә кыймылдаган солдат- карачкылар торган саен сирәгәя барды, кар-буран аларны кочагына алып, йота торды Әйе, бүген берәү дә янәшәдәге иптәшенә, аны кочаклап бергә катудан башка, ярдәм күрсәтә алмый иде. Ул үзе дә шундый ук ярдәмгә мохтаж хәлсез бәндә бүген... Алдан әйдәп баручы капитан да, арттан күзәтеп килергә тиешле лейтенант та юк иделәр инде. Тирә-якта бары тик билгесез бушлык та, язмышың белән син берүзең..
Инде бу хәлләргә кырык алты ел гомер үткәч. "Ни-нәрсә уйладым икән ул вакытта мин?”—дип, үз-үземә сорау бирәм. “Өшеп-катып үлүем шушы икән”,—дипме, әллә—“Ничек кенә булса да аяктан егылмаска кирәк!”—дип микән? Тәгаен: “Аяктан егылмаска кирәк!”—дигәнмендер. Шуна күрә шинелемнен күтәрелгән якасына ышыкланып, атладым да атладым...
Берзаманны. атылган кош сыман, лапылдап барып төшкәч. Карасам— боз өстендә ятам икән. Әйе. табадай шоп-шома боз өстендә! Карангыда анын зурлыгын абайлап булмаса да, күз күргән кадәрле өлеше, анын куе зәнгәр өслеге карангыга кереп югала. Боз өстеннән жәяүле буран йөгерә Яр кырыйларын кар каплап киткән
Шул хәлдә күпме ятканмындыр, инде черем итә дә башлаган кебек идем, янымда гына шапылдап төшкән тавышка айнып киттем Йокы килүдән авырайган күз бәбәкләремне ачар-ачмас кына тавыш килгән якка карадым Анда минем шикелле үк бер солдат ята иде Йә Апам, бу мәхшәрдә миннән гайре тере кешеләрен дә бар икән бит әле! Без бер-беребезгә таба шуыша башладык. Борыннарыбыз килеп төртелгәч кенә, үзебезнен Казаннын Киров районы егете Олег Кардашовны танып алдым. Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше бер очраша дигәннәре шушы була торгандыр инде. Олег белән әүмәкләшә-әүмәкләшә күрештек. Бу икебез өчен дә Аллаһынын чиксез рәхмәте белән, анын илаһи кодрәте белән эшләнгән изгелеге иде Никадәр бәхетле идек без бу минутларда! Әгәр без икебез дә. башкалар кебек, кар астында йоклап калмаган икәнбез, димәк, тәндә көч тә. тере калырга өмет тә бар әле?!
Олег белән бер-беребезне күптәннән, әле военкомат юлламасы белән радист-элемтәче курсларында укыганда ук танышып, белешә идек Еш кына Петров паркында кичләрен очраша идек. Анын фамилиясенең нигезендә без төркинең “кардәш" сүзе ятса да. ул үзе—чеп-чи урыс. Ләкин төсе-бите белән иллә дә мәгәр, кисеп каплаган татар инде. Димәк, кайчандыр, анын ерак бабасы безнен кавемнән булган “Һәр урыснын тамырыннан татар каны да ага”,—диюләре шулдыр инде. “Жан тартмаса да кан тарта”,—дигән халкыбыз. Алга китеп булса да әйтим, хәрби хезмәтне үтәп кайткач та. без бу дуслыкны өзмәдек Ул дуслык бүгенгә кадәр, үзара хәбәрләшеп, хәл- әхвәлләребезне белешеп-сорашып. кайгы-хәсрәтләребезне уртаклашып дәвам итә.
Олег белән бер кат тәмәкеләр көйрәтеп алгач, бер-беребезгә тотынып- ябышып дигәндәй, аякка бастык. Аста ялтырап боз ята Каян килгән монда—диңгез өсте тигезлегеннән өч мен сигез йөз метр биеклектә булган тау араларына—мондый күл?! Гажәп бит' һәм бу турыда безгә берәүнең дә әйткәне булмады.
Бер-беребезгә сыенышып, итекләребезне боздан шудырып кына диярлек итеп, алга киттек. Ләкин боз барыбер үзенекен итте Без әледән-әле егыла тордык. Егылган саен, кулыма тоткан консерваларымнын берәрсе тәгәрәп, каядыр китеп югала тордылар. Әллә күлне урап йөрдек инде, әллә ул үзе шулай зур булды, без шактый вакытыбызны мәтәлә-тора үткәрдек Күлнең читенә җиткәндә итле-боткалы консервалар да юк иде инде Рюкзактан нибары бер бөтен ипи һәм куертылган сөт консервасы килеп чыкты
Һәрнәрсәнең бер унай ягы булган кебек, исән калган ипиемне култык астына кыстырып, буш кулларымны шинель кесәләренә тыгып җылыта башладым. “Погранпаек" дип аталган бу ашамлыклар, без. солдатларга мулдан бирелә иде.
* * *
Без бераз ял итеп алырга тукталдык. Әйләнә-тирәбездә бер генә шәүлә- карачкы да күренми, бер генә жан иясенең дә барлыгы сизелми Тирә-як буп-буш. аны дөм караңгылык чолгап алган Жилкәләребезне җилгә куеп. Аллаһынын бер үзенә тапшырып, янә китеп барлык Безнен исәп буенча, күлнен яр буйлары кыя-тауларга килеп тоташырга тиеш Ул шулай булып чыклы ла Кая барганыбызны белмичә йори торгач, ниндидер татларга
килеп абындык. Без коры жирдә! Алдыбызда кар белән капланмаган каракучкыл кыя басып тора! Ә кыялар куышсыз-ярыксыз булмый. Ботен өметебез шундыйрак бер урын табып, бу аяусыз жил-бураннан яшеренеп төн уздыру, ял итеп алу иде. Биштәрләребезне таш өстенә куеп, шундый оя-куыш эзләргә керештек. Һәр биш-ун минут саен әйберләребезне куеп калдырган урында очрашырга дип сүз куештык. Олег—сул якка, мин исә абына-сөртенә ун якка китеп бардым. Карны капшап ерак та үтмәдем, аягым ниндидер куышка кереп китте. Чүгәләп, теге чокырны актарырга тотындым. Актарган саен эчкәрәк үтә бардым. Эчкә үткән саен куыш авызыннан кергән карлардан ераклаштым, һәм таш-диварга килеп төртелдем. Кесәмнән шырпы алып, оямны яктыртып жибәрдем. Әйе, бу нәкъ без хыялланган куыш иде! Ул дүрт-биш метр озынлыкта булып, ун як почмагындагы кул сыярлык ярыктан җылы дымлы һава өрә. Конуска охшаган түшәме биеккә, караңгылыкка кереп югала. Кыскасы: Аллаһының рәхмәте белән юлыккан менә дигән кыя ярыгы иде бу!
Шатлыгымны әйтергә Олег янына ашыктым. Ул да борчылып мине көтеп тора иде инде.
Ниһаять, без оябызга кереп, анын туфраклы, комлырак бер почмагын балчык-ташлардан арындырып, биштәрләребезне астыбызга салып җиргә аудык. Йә Аллам, үлем тырнагыннан котылу шатлыгы минутларын да күрергә насыйп иттең. Тормышнын гүзәллеген-күркәмлеген, гомернен кадерен-кыйммәтен нәкъ менә шушындый кискен, язмышын хәл ителгән вакытларда гына тоясын да икән ул. Аллаһы Тәгалә үзенен илаһи галәмәтләрен күрсәтеп, адәмнен иман ныклыгын, калебенең сафлыгын сыный. Әгәр зур гөнаһларыбыз булса, бу оя-куышны безгә юлыктырмас та иде ул. Монда кар-буран да юк, “афгани’’ да йөзләребезне, тәннәребезне яламый. Мин, аякларымны сузып. Казанда тегелгән бүрегемне батырыбрак киеп, башымны кыя ташына терәдем. Йә Аллам, нинди рәхәтлек! Бөтен тәнемне инләп-буйлап жиңелчә кайнарлык йөгереп үтте. Салкыннан изрәгән битләрем кызыша башлады. Кызулык, әкрен-әкрен төшеп, аяк бармакларымны да кочып алды. Мина шулкадәр рәхәт булып китте. Гомерем эчендә сөйгән кызыма өйләнеп, балаларым туу шатлыгын кичереп тә, мондый шатлыклы рәхәтне тоймадым шикелле. Бу—яңадан туу шатлыгына бәрабәр иде...
Култык астымда йөргән ипине сындыргалап. Олег белән тамак ялгап алырга булдык. Ул салкыннан таш кебек каткан булса да, мина гаҗәеп тәмле тоелды. Олег үзенен консерваларын, минем кебек, югалтмаган. Ул аларны рюкзагына салып куйган икән. Тәмәке кабыздык. Сәгать төнге өч тулып килә. Димәк, без тугыз сәгатькә якын кар-буран ерып йөргәнбез! Тугыз сәгать шушы котырган өермә-давылда йөреп тә исән калганбыз! Бу, һичшиксез, зур бәхет иде. Әти-әниләребезнен безгә биргән хәер-догасы, үзебезнең ниндидер яхшылыкларыбыз өчен зур бүләк, мәрхәмәт, шәфкать һәм олы гыйбрәт тә иде бу.
Без иптәшләребез өчен дә борчылдык. Жае чыккан саен, сүз алар турында кузгалмый калмады. Менә хәзер дә, үзебезнең куыштан канәгать булган хәлдә, ачынып аларны искә алдык.
Кайда алар, күпмесен кар-буран күмеп киткән икән9 "Ярый ла безнен кебек берәр куышка кереп поскан булсалар?"—диде Олег.
Әйе, кайда соң башкалар? Тан җилләре нинди хәбәрләр алып килер? Хәвефле булмасмы алар? Нигә шушылай чәчелешеп, таралышып беттек сон әле? Кем гаепле бу афәт-фаҗигагә?
Шинель якаларын күтәреп, без тынып калдык. Көне буе буранда иза чигүләр яхшы ук талчыктырган иде—озакламый тирән йокыга да
талганбыз.
Берничә мәртәбә йокымнан айнып, анга килгәндәй булсам да. ихтыяр көчен туплап, изрәгән тәнемне җыярлык, күзләремне ачарлык көч тапмадым. Бөтен тәнем күәс кисмәгеннән ташып чыккан камыр сыман иде. Бу, әлбәттә, кичәге арыганлык галәмәте. Шулай да. каты тунудан калтыравым, дерелдәвем төртеп уяткан кебек итте. Кар ерып йөрүдән лычма су булган чалбар балаклары ботларыма, тезләремә ябышып каткан иделәр Аяк бармаклары да оеган. Итекләремне бер-берсенә суккалап маташсам да. файдасы тимәде Аякларым—таяк сыман. Мәгарә ташларына ябыша-тотына аякка басмакчы булдым Ләкин алар гәүдәмне тотарлык хәлдә түгел иде Мин тәгәрәп киттем. Хәрәкәтләнергә кирәк! Озак тәгәрәдем мин. Кул-аяк белән төрле хәрәкәтләр ясый-ясый "кыздырдым" үземне Озакламый аякка да баса башладым Тик чалбар ябышып каткан тез урыннары гына әрни, әчетеп сызлый иделәр. Алар өшегән икән Жәрәхәтләрнен җөйләре. ул хәвефле коннәрнен аяныч хатирәләре булып, бүген лә саклана.
Мин Олег янына килеп:
—Туңмыйсынмы?—дип сорадым.
— Юк. нормально,—диде ул
Инде тан аткан, анын яктылыгы куышыбызга да үтеп кергән иде Мин борылып, янә Олегка карадым. Үземнен акылсызлыгымны күреп.маңгаема сугып куйдым Менә нигә тунмый утыра икән ул. мәйтәм. Анын өстендә йон тукымадан тегелгән калын кышкы кием иде. Ә мин. жүләр. бу киемнәремне биш гәремдә. көне буе җилкәмә асып йөрдем Шушы җүләрлегем аркасында, биштәремә сыймаган консерваларымны да югалтып бетердем Ну. бу татарлыкны! Юкка түгел икән: “Татар акылы төштән сон”—дип әйтүләре Иске яңаны саклый, имеш.
Өстемне алыштырдым. Өр-яна күлмәк-ыштан кидем, аяк чолгауларын да яңалары белән алыштырдым Менә кайда икән ул рәхәтлек' Ул минем биштәремдә яткан икән ләбаса Ярар, “үткән эшкә салават”—диләрме әле? Әүвәлнен ахыры хәерле булсын! Тез капкачларым бераз сулкылдап сызлый сызлавын, ләкин түзәрлек. Мин аларны аяк чолгауларым белән ышкып, әйбәзләп бәйләп куйдым Төзәлерләр, иншалла. Ин мөһиме—мин исән Димәк, тормыш дәвам итә дигән сүз.
Мүкәли-мүкәли яктылык бөркелгән якка үрмәләдем. Тышта буран басылган, тирә-як ап-ак карга төренгән Тик тырпаеп торган текә кыя яңаклары гына үзләренең кызыл-саргылт төсләрен саклап калганнар Мин борылып үзебезнең шәфкатьле кыябызга карадым Безне кочагына алып, җил-давыллардан саклап калган бу мәһабәт табигать һәйкәл-хәзинәсенә башымны иеп. ихтирам белән сәлам бирдем Анын тирән ермаклар, уентык, ярыклар белән чуарланган, киртләч-киртләч сырлар белән бизәлгән йөзе елмаеп куйган сыман булды. Мәчет манаралары кебек очлаеп күкләргә ашкан сөңгеләре кузгалып.чайкалып киткәндәй тоелды. Әйтерсең. ул да мине сәламли иде кебек.
Куышыбыз ике тау култыгы арасында булып чыкты Бер якта кыянын ялангач ярлары тырпаеп торса, каршы якта ап-ак карга төренгән тау сузылган Ул һаман биегәя барып, анын башлары болытлар арасына кереп югалган. Шуны да әйтү кирәктер: таулардагы карның җете дә ак булуы өстене, ул әле гаҗәеп тә чиста, пакь тә. Чөнки монда табигать үзе сабый хәлендә, үзгәрешсез саф булып калган. Карның энҗе кебек җемелдәп торган аклыгыннан-сафлыгыннан күмәр камаша Кояшлы көннәрдә ана карап та булмый Күз аллары тимер эретеп ябыштырганда бөркелгән ялкынга караудан чагылган, өтелгән кебек, әлҗе-мөлҗе килә башлый Әгәр вакытында дару тамызмасан. һич югында кисеп бәрәнгс телеме куймасан.
төне буе йокы бирми кырып чыгачак. Шуңа күрә, без кара күзлектән йөри идек.
Әйләнә-тирә тып-тын. Шылт иткән тавыш та юк. Кайда безнен иптәшләр, озата килүче офицерлар кайда? Алла белсен... Ак юрганнарга төрелгән гигант кибәннәргә охшаш таулар арасында бары тик мин. Мин—тауларныкы, таулар—минеке. Алар басып тора, мин дә басып торам. Тып-тын. Мондый шомлы сихри тынлык бары тик монда гына булуы мөмкин.
Тәмәке кабызган шырпымны ыргытканда күзем карга батып кергән чокырларга төште. Тукта дим, бу кеше эзләре түгелме сон? Дөрес, аларнын күбесен буран күмеп киткән. Ләкин аларнын яртылаш күмелгәннәре дә шактый. Бу чокыр-уемтылар иптәшләребезнен аяк эзләренә бик тә ошаганнар лабаса. Мин аларнын формаларына карап, юнәлешләрен чамаладым һәм эзләр буенча киттем. Алар мине шушы ук кыяның бездән әллә ни ерак булмаган борылышындагы тау тишегенә алып килделәр. Әйе, бу безнең эт оясы түгел инде. Күзгә ташланган өлеше дә зур залны хәтерләтә. Аның киртләч-киртләч түшәмнәреннән зур-зур имчәкләр аска сузылган. Диварларын һәм аяк асларын тоз сыман матдә каплап алган. Һавасы гажәеп саф булып, сихәтле хуш ис бөркелеп тора.
Мине үзебезнең Казан егете Әхмәдуллин Солтан кочагын жәеп каршы алды. Сүз уңаенда шуны да әйтим: ул менә дигән шофер иде. Хезмәтен тутырып, бүген-иртәгә өйгә кайтырга әзерләнеп йөргәндә... машинасы белән упкынга төшеп, фажигале рәвештә һәлак булды. Мин. исән-сау кайтып, әти-әнисенә, туган-тумачаларына хәлне бәйнә-бәйнә сөйләдем. Алар мине үз иттеләр, уллары кебек яраттылар. Бу дуслык дистә еллар шулай дәвам итте...
Без Солтан белән солдатка алынып, поездга утырганның беренче көненнән үк танышып, дуслашып киткән идек. Ул Казанның чыршы, нарат, каен агачлары белән урап алынган иң гүзәл, иң сөйкемле урыны саналган, бөтен Казан халкын жәен-кышын үзенә жәлеп иткән, үзенә тартып торган, тирә-ягын һәрвакыт шыгрым тулы ял итүче халык чолгап алган Тирән күл буендагы йортларның берсендә яшәгән. Әтисе Һидиатулла абзый сугышка киткәнчегә кадәр һәм фронтта бер аягын югалтып кайткач та, урман каравылчысы булып эшли. Әнисе Галимә апа иренә булышып, һәрвакыт ярдәм итеп яши. Абыйсы Мөнир, энесе Госман, сеңлесе Сания ул елларда әти-әниләре белән бергә торалар. Алга китеп шуны да әйтим: хәрби хезмәттән соң мин бу күркәм гаиләдә бик еш булдым. Алар мине үз уллары, үз туганнарыдай итеп, якты чырай белән каршы алдылар, хәзинәдә барын куеп сый-хөрмәт иттеләр. Мин дә аларга гаиләмә кайткандай килә идем.
Солтан бервакытта да алдый, ялганлый белми торган, гажәеп эчкерсез кеше иде. Ул энҗе кебек ап-ак тешләрен күрсәтеп көлгәндә, елмайганда тирә-якка ямь бөркелә, аның яшькелт күзләре нур сибә сыман. Битендәге беленер-беленмәс сипкелләре күктә йолдызлар җемелдәгән шикелле булып китә. Очлары чак кына өскә таба бөгелеп килгән озын керфекләренең салмак кына жилпеп торулары кешеләрнең күз карашларын үзләренә бәйләп куя. Ул зур гәүдәсен бераз алга сөреп, аякларын як-якка жәеп атлар. Анын адымнары һәрвакыт эре, нык булырлар. Иң яратмаган шөгыле—стройда йөрү иде. Ул анда йөри дә белмәде. Шоферлар курсына солдатлар жыялар дигән хәбәрне ишетүгә, ике дә уйламады, шунда җибәрүләрен сорады. Курсны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, аз сүзле, басынкы холыклы, эшен яратып, жиренә җиткереп эшләүче Солтанга ГАЗ-69 машинасы бирделәр. Ул отряд офицерларын йөртүче булып китте. Анын машинасы һәрвакыт төзек, чиста булды. Үзе дә пөхтә киенеп йөрергә яратты. Мин
аны бормалы-сырмалы, төпсез упкыннар кырыеннан, менә-менә өскә ишелеп төшәр сыман тоелган кыяларга сыланып үткән Памир юлларына хәерле юл теләп озата һәм исән-сау кайтуына шатланып каршы ала идем Анын юлга һәр чыгуы күнелемә шом. борчу сала иде Әйтерсен аны ниндидер хәвеф сагалый кебек тоелды. Мин һәрвакыт анын өчен куркып тордым. Солтан да мине ышанычлы дусты итеп санады. Без, бертуганнар шикелле, бер-беребезне хөрмәт итеп, кирәк чакта яклап, шатлык- кайгыларыбызны уртаклашып, уй-хисләребезне бүлешеп хезмәт иттек Безнен бу дуслыгыбыздан көнләшүчеләр дә юк түгел иде. Эчкерсез шушы дуслыгыбыз тәэсирендә туган уй-хисләремне шигырь юлларына тездем.
Таулар белән таулар күрешмиләр Кеше белән кеше очраша.
Акыл белән акыл, хис белән хис Табышканда җаннар сайраша
Тау аегыннан чыккан саф чишмәләр Инешләргә килеп кушыла.
Жан тартканнар, ихлас яратканнар Дуслар була, ишкә куш була
Авыр шогыль тауга менүләре,
Урап үтә аны бүтәннәр.
Тик синен күк кыю ир-егетләр. Тәвәккәлләр—тауга менгәннәр!
Болытларга ашкан кыя-таулар Тоташканнар кочып бер-берен Яшик әле. дустым, жанга салып. Таулар холкын, таулар гомерен
... Ьу хәбәр бөтен отрядны тетрәндерде. Туганым кебек кадерле дустым, якын кешем Солтан юл фаҗигасенә тарыган икән бит Алай гына да түгел, ул һәлак булган, ул үлгән Ышаныргамы моңа, әллә юкмы’’ Бәлкем әле.. Бу коточкыч хәбәрне ишетү мина гаҗәп авыр булды Күз алларым караңгыланып китте, башым миңгерәүләнде. Әйтерсен, кемдер ана күсәк белән орды. Ничек булган бу афәт’ Әле иртән генә күрешкән идек ләбаса Бернинди дә хәвеф-хәтәр булыр кебек түгел иде бит Кайгыдан әрнегән җаныма, хәсрәттән сыкранган күңелемә сихәт таба алмыйча, мин каршыдагы тауга менеп киттем Үземне җиргә басып түгел, һавала каңгырып очып йөргән кебек тойдым. Сагышларым белән кайтып кергәндә кон кичкә авышкан, солдатлар казармага җыелган иделәр. Алар төркем- Iәркем утырышып, акрын гына бүгенге фаҗига. Солтанның аяныч һәлакәте зурында сөйләшә иделәр. Взвод командиры Дондышны шоферлар урап алган. Мин дә алар янына килеп бастым Барыбызнын да башлары түбән иелгән, бер-беребезнен йөзләренә туры карарга кыймый, гаепле кешеләр шикелле гын гына торабыз.
—Хәзергә фажиганен ничек булганын тәгаен белмим Радиограммада Солтанның һәлак булганы турында гына әйтелгән.—диде командир
Солтанның гәүдәсен отрядка отбойдан сон алып кайттылар Ләкин берәү дә йокламаган иде әле Без барыбыз да тәрәзәләргә ябырылдык. Аны санчастьнен янкормасына кертеп куйдылар
Ул тонне мин тузга язмаган төшләр күреп, саташып беттем Рота командиры капитан Рындин, взвод командиры өлкән лейтенант Дондыш
яныма килгәндә әле иртәнге энгер-менгер иде. Мин тиз генә торып киендем Һәм без урамга чыктык.
—Мөселманнарның мәетне юып, кәфенгә төреп күмгәннәрен беләм. Барысын да ислам шәригате кануннарына туры китереп җиткермәсәк тә, булдыра алганын эшләргә тырышырбыз—диде капитан.
—Мин күмү йолаларын җентекләп белмим. Ә менә юып. чиста киемнәр кидереп җирләсәк яхшы булыр иде,—дидем.
—Табутсыз да мөмкин булмас—дип, өлкән лейтенант та сүзгә кушылды.
Шулай хәл ителде: балта остасы Ибраһимга табут ясарга, поварларга күп итеп су җылытырга кушылды.
Иртәнге аштан сон Солтаннын мәете янына киттем. Без медпунктта эшләүче Мөхәммәт белән янкормага кердек. Солтанны колашага сузып салганнар. Өстенә япкан җәймәне ачтым. Солтаннын башы бөтенләй юк иде. Анда таланып, ертылып беткән тире кисәкләре һәм шул кисәкләре ябышып, эленеп торган баш һәм янак сөякләренен кыйпылчыклары гына калган. Ин зур өлге булып, анын сәлек калдырып алынган чәчләре тырпаеп торган баш өсте тиресе иде. Шушы тире кисәге мәетнен Солтан гәүдәсе икәнен исбатлаучы бер дәлил иде Мина бу коточкыч афәтне күрү тәэсирле һәм бик авыр булды. Инде тылсымлы елмаюлары белән үзенә әсир иткән Солтаннын йөзе дә, Солтан үзе дә юк иде.
Текә кыяларның диварларын кисеп салынган юлның тар, ин куркыныч өлешен үткән чакта, отряд начальнигы утырып барган машина кинәт кенә туктап кала. Шоферның әйтүенә караганда, полковник үзләре артыннан килгәннәрне "сак булыгыз!” дип, кисәтмәкче булган. Алар артына сыенып килүче Солтаннын кисәк тормозга басуыннан көпчәк асларындагы кар шомарып, бозга әверелә. Машина шуыша башлый. Анын як-якка уйный башлаган бер арткы көпчәге, күз ачып йомганчы төшеп, кыя ярына эленеп кала. Арткы урындыкларда утырган округ офицерлары куркуларыннан ишеккә ыргылалар. Аз гына да селкетергә ярамаган машина тигезлеген югалтып, упкынга мәтәлә. Ташларга эләгеп сыдырылулардан, бәрелеп-сугылулардан брезентлары ертылып, бөгелеп, яньчелеп беткән машинаның өсте ачылып китә. Чираттагы әйләнештә, инде көпчәкләренә басар дигән сонгы өметне кыя ташлары кырына килеп бәрелгән запас көпчәк чәлпәрәмә китерә. Ул шундый көч белән килеп бәрелә ки. округ офицерлары шешә башыннан атылып чыккан бөкеләр сыман очып, бернинди зыян күрми, ташлар өстенә төшеп утыралар. Әйтерсең, аларны фәрештәләр үз канатларына утыртып, бу бәладән коткаралар. Сулыйсы сулышын, ашыйсы ризыгын бетмәсә, әҗәлдә көчсез була икән. Ә Солтаннын машинасы бәреп җибәрелгән туп шикелле очып, упкын төбенә китә. Үз күзләре белән күрмәсә, мәңге ышанмаслык бу фаҗигане карап торган, сугышның башыннан ахырына кадәр булып, фантастик очракларга юлыккан фронтовиклар да, аңлап та. аңлатып та булмаслык бу могҗизаны күреп, хәйран калалар.
Әйе, бу дөньяда аңлап та, андатып та булмаслык могҗизалар, адәми затның ан-акылы колачлый алмас, зиһененең көч-куәте җитмәс серле, сихри-тылсымлы табигать күренешләре, сәер хәлләр тормышта әледән-әле булып торалар. Галим-голәмә халкы бу серләрнең, гаҗәеп могҗизаларның сәбәпләрен аңларга никадәр генә тырышып, төрлечә аңлатып карасалар да, серләр һаман да сер булып кала.
Кешеләрнең төштә күргән вакыйгалар эчендә реаль тормыштагы кебек эш-гамәлләр кылып йөрүләре дә, шундый серләрнең берсе булып санала.
Мин алда: "төне буе сәер төшләр күреп, саташып беттем”—дигән идем. Әйе, Солтанның кыядан упкынга очу мизгеле минем дә төшемә реаль сурәт булып керде. Солтаннын кып-кызыл канга манчылган башы ташларга
бәрелә-сугыла упкынга очып бара. имеш. Ул кыя читләренә ябышып үскән агачларга тотынып калмакчы була. Ләкин ниндидер илаһи көч аны йолкып алып, аска чөеп җибәрә. Баш чарасызлык фаҗигасе кичерә. Анын кан баскан күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Ул нидер әйтмәкче булып, авызын ача. Ләкин тавышы чыкмый. Ниһаять, баш телгә килде:
—Әй. Рәис дустым, кайда минем гәүдәм? Зинһар тап минем гәүдәмне Әтием-әнием. туганнарым янына гәүдәсез кайта алмыйм бит инде. Кайда минем гәү-дә-әм?—диде.
Солтанның жан ачысы белән сыкранып әйткән сүзләреннән күкләр күкрәгәндәй булды. Кыя-таулар тетрәнде. Аваз тау битләреннән үрелеп, кыя очларын селкетте. Бөтен тирә-якта: "Хуш. бәхил булыгыз*’—дигән кайтаваз янгырап үтте. Ул арада упкын төбеннән чок иткән аваз ишетелде Упкын төбе, асылташлар сибелгәндәй, балкып китте
Застава начальнигы капитан Азаматов упкын төбенә үзенен сержантлары белән, кыя ташына бәйләнгән юан арканга тотынып төшәләр. Алар урындык белән аска таба бөгелеп килгән машина руле арасына кысылып калган Солтанның гәүдәсен көч-хәл белән алып, тактага яткырып бәйләгән хәлдә, өскә күтәрәләр.
Сәгать унбердә отряд Ватаныбызның иминлеген саклап һәлак булган чик сакчыларының тау итәгендәге каберлеге янында сафка тезелеп басты Яңа киемнәренә әле авыр солдат хезмәтенсн ачы тире сеңәргә өлгермәгән яшь солдатлар бер якта, инде юа-кия торгач чалбар, гимнастеркалары агара төшкән өлкән солдатлар икенче якта. Бу ике сафны тоташтырып, тау кырыена сыенып, офицерлар тезелгән. Уртада кабер Анын янындагы колоннада Солтанның башсыз гәүдәсе ята. Хәер, ана башны Ибраһим печән учмасыннан ясап, өстен иртәнге шәфәкъ алсулыгы төсендәге яулык белән каплап куйды. Отряд начальнигы офицерларга каршы басып, фуражкасын ун кулына алды.
... Полковник сүзен тәмамлап, капитан Рындинга карап баш какты. Бу аның "башлагыз” дигән командасы иде. Ибраһим. Мөхәммәт, мин ак жәймәгә төрелгән Солтанның гәүдәсен жир куенына иңдердек. Ибраһим үзе әзерләп куйган ләхет такталарын тезде. Тирә-якны сискәндереп залп авазлары яңгырады. Бу авазлар тау. кыя башларына бәрелеп, тарлавык, упкын, ермакларның тын почмакларын урап, кайтаваз булып, озак янгырап торды.
Хуш. бәхил бул. кадерле дустым Солтан. Авыр туфрагыңны җиңел, урыныңны җәннәттән әйдәсен
Каберлек солдатлардан бушап калды. Мулла абзый Солтанның рухына багышлап дога кылды Ибраһим. Мөхәммәт һәм мин Солтаннын кабер кырыйларын ташлар белән түшәдек. Биредә, тау-таш арасында яшәүче җирле халык каберне тирән итеп казый алмый Кыргый җанварлар мәеткә кагылмасын өчен, алар кабер авызын авыр яссы ташлар белән каплап куялар.
Яныбызга элемтә взводы командиры өлкән лейтенант Жиһангиров килде. Безнең татарча эндәшүләребезгә урысча жавап бирүче бу кеше бүген бөтенләй башка яктан ачылып китте. Ул отряд начальнигы полковник Хиль янында булып. Солтанны табутка салып түгел, ләхет уеп. мөселман дини йолаларына, татарның гореф-гадәтләренә туры китереп җирләүне сораган Полковникның фатихасын алгач. Мургабка барып, кыргыз мулласыннан бу гамәлләрне эшләүне үтенгән һәм аны күндереп, үзе белән алып та килгән иде Алар Мөхәммәт белән Солтанны юып. ана үзенең өйгә кайтканда кияргә дип әзерләп куйган op-яна күлмәк-ыштанын кидереп куйдылар. Ә шундый ук өр-яңа чалбар-гимнастерка һәм башка әйберләрен чемоданы
белән мулла абзыйга сәдака итеп бирделәр. Мулла җеназа намазы укып, Аллаһыдан Солтанның дөньялыкта белеп вә белми кылган хата-гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылды. Ә мин исә: “Син татар түгел, мөселман түгел, тамырларыннан татар каны акмый дип, әйтеп кара хәзер Жиһангировка”— дип. уйлап куйдым. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый шул.
Миннән элек кайтып, мине Казанда каршыларга вәгъдә биргән Солтанны мәңгегә Памир таулары куенына калдырырга туры килде.
Хәер, төнге маҗарага кире әйләнеп кайтыйм әле. Солтан белән тау куышы янында очрашуыбызны шәрехли идем ләбаса.
—Рәис дус, исән-сау икәнсең ләбаса—дип, кочаклап алды мине Солтан. Без озак еллар күрешмәгән якын туганнар кебек, кочаклашып күрештек. Кичәге мәхшәрдән исән калу—үзе бер могҗиза булып, шатлыгыбыз да чиксез иде, әлбәттә. Куыштагыларга Олег белән мине дә кушкач, тагын тугыз кешебез җитми булып чыкты. Тамак ялгап алганнан соң, куышта ике солдатны дежур калдырып, башкаларыбыз ике төркемгә бүлендек. Беренче төркем себер егете Попов җитәкчелегендә кар-буран күмеп киткән иптәшләребезне эзләргә тиеш булды. Икенче төркемне Солтанга тапшырдылар. Ул төркемдә мин дә булып, без төнлә боз өстен чыкканда чәчеп калдырган консерваларыбызны эзләргә киттек. Күл дигәннәре, безнең Аккош күленнән әллә ни зур түгел иде. Минем шикелле егылып, ризык- ашамлыкларын югалтучылар аз булмаган икән. Табылганнарга төрле кон- сервалар, колбаса, ипи. берничә шешә ак аракы белән тулы ике биштәрдә өстәлде. Без ашамлыклар белән төялеп, юл уңаенда Олегны да үзебез белән алып, тау куышына кайтканда капитан Калганов, сержант Киреенко да анда иделәр. Алар солдатлардан бераз читкәрәк китеп, сүзсез генә, башларын түбән иеп утыра иделәр. Әгәр күреп белмәсәк, бу—һәрвакыт чиста-пөхтә, башын бераз югары чөеп йөргән горур офицер Калганов: бу—мактанып- масаеп, үзен башкалардан өстен куеп йөргән тәкәббер ефрейтор Киреенко дип һич кенә дә әйтә алмас идек. Капитанның ап-ак туны, сержантнын өр-яңа көрән шинеле буй-буй кара-кучкыл төскә кергән. Киез итекләре пычракка баткан. Бөтен тирә-як ап-акка төренеп, шыгырдап каткан бу халәттә каян килгән бу пычрак, кара-кучкыл төсләр... Алла белсен. Дуңгыз үзенә пычрак таба, диюләре хак сүз икән.
Капитан биштәрләрне күреп, җанланып киткәндәй булды. Ул әсәрләнеп:
—Солдат, синең иңнәрендә безнең биштәрләр. Бирегә китер син аларны,—диде ул, үзенең аяк очлары яныннан урын күрсәтеп.
—Без аларны боз өстеннән табып алдык, кемнеке икәне язылмаган. Әгәр сезнекеләр икән, алып кайтканга рәхмәт әйтеп, үзегез килеп алыгыз,—дип, киң җилкәле, имән кебек нык бәдәнле солдат биштәрләрен җиргә куйды.
—Солдат,—дип кабатлады капитан,—күп теленә салышмый гына әйткәнне эшлә. Бу—приказ. Юкса. —Капитан пистолеты салынган кобураны чишеп куйды.
Сүзгә озын буйлы, таза гәүдәле Василий Родыгин кушылды. Ул армиягә кадәр Ижау шәһәрендәге корал заводында слесарь булып, данлыклы Калашников автоматларын җитештергән.
—Гафу итегез, сез хәзер командирга караганда, күбрәк урам сәрхушләренә охшагансыз. Приказны аек кешеләр генә бирергә тиеш.—Родыгин тиз-тиз атлап, бәласеннән баш-аяк дигәндәй, куыштан ук чыгып китте.
Чыннан да, капитанның да, сержантнын да чырайлары сыер чәйнәп ташлаган чүпрәккә охшап калган. Йөзләре сытык, күзләрен томан баскан.
Сержант, алып кил биштәрләрне,—диде капитан Киреенкога. Сержант
көч-хәл белән урыныннан торып, ана үрдәк кебек, як-якка ава-түнә биштәрләрне өстерәп, капитан янына китереп куйды Капитан калтыранган куллары белән, тиз-тиз биштәрләрнен авызларын чишеп, ярты литрлы аракы шешәсе алып, шешә авызыннан гына йотлыга-йотлыга эчә башлады Ул эчүдән туктап, бераз чыраен сытып торганнан сон колбаса сындырып капты. Аны чәйни-чәйни:
—Россия—алкашлар иле. Гомер-гомергә шулай булган, шулай булып калачак та. Югыйсә, буран буласын белә торып, җирле халык кисәтә торып, безне чыгарып җибәрмәсләр иле. Мондый буранда яхшы хужа этен дә куып чыгармый.
—Мә, эч,—диде ул яртылаш аракы калган шешәне сержантка биреп Сержант капитан шикелле кисәкләп-кисәкләп йотып тормады Ул аны чиләктәге суны кисмәккә бушаткандай итеп, «эһ» дигәндә бетереп тә куйды.
—Ох, әйбәт булды. Кичә күбрәк киткән, шайтан алгыры. Кая ятканымны да белмәгәнмен Ниндидер чишмәдән ятып су эчкәнем генә хәтеремдә калган,—диде сержант, колбаса, ипи сындырып алып.
—Аракы эчмәсәк, без синен белән, әнә теге солдатлар кебек, (ул бармагы белән төртеп, без утырган җиргә күрсәтте) аяк-кулларыбызны өшеткән, бәлкем катып үлгән дә булыр идек әле Ә безгә үләргә ярамый Безнең гаиләләребез бар —Капитан биштәреннән икенче шешәне тартып чыгарды...
Ул арада Себер егете Виктор Попов җитәкләгән төркем дә кайтып килде. Алар таулардагы көчле кайтаваздан файдаланып, аваз сала-сала өч солдатны табып кайттылар. Өчесенең дә хәлләре яхшыдан түгел иде. Тагы дүрт кеше җитешми. Дөресен генә иткәндә, безнең беребезнең дә хәле мактанырлык түгел. Барыбыз да күпмедер өшегән Кайберләребез йөри дә алмаслык иде. Шулай булмый ни. . Бит безнен өстә юка солдат шинеле дә, аякта күн итекләр генә иде шул.
Боз өстеннән жыеп кайткан консерваларны ачып, каткан ипиләр белән бер кат ашап алгач, аякларында йөри алганнар берничә төркемгә бүленеп, янә теге югалган дүрт солдатыбызны эзли киттеләр. Куышта калганнар исә, бер-берләренә ярдәм итешеп, өшегән урыннарын ышкып-уып. коры чүпрәкләр белән төреп бәйләделәр. Чөнки һәрберебезнен биштәрендә запас киемнәр бар иде. Бу гырышлыкларыбыз бушка китмәде кебек. Күбесенен өшегән урыннары әкрен-әкрен үз хәлләренә кайткан шикелле булып, алар аякка басты.
Караңгы төшкәнче дип. без тагын боз өстенә барып кайтырга булдык. Бу юлы күлне аркылыга—буйга йөреп, бар булганын жыеп бетердек шикелле Тик югалган иптәшләребезне эхтәүчеләрнен генә юллары уңмаган. Дүрт кешенең берсен дә тапмый кайтканнар. Хәтта эзләрен дә күрмәгәннәр
Көн урталары үтеп озак та узмады, машиналар гөрелтесен ишетеп, без куышыбыздан йөгереп чыктык. Бездән ерак түгел өч машина туктап тора иде. Болар безне эзләп килүчеләр булып чыкты Солдатлар "ура" кычкырып, шунда йөгерделәр. Барыбызның ла шатлыгы баштан ашкан, жанда өмет шыткан иде. Машиналарга төялеп солдатлар килгән! Берничә офицер. Мургаб погранотрядынын командиры подполковник Вековшинин үзе дә килгән. Жылы киемнәр, кайнар чәй. итле карабодай боткасы да алып килгәннәр Казан мех берләшмәсе теккән ап-ак туннар киеп, аякларда үзебезнең киез итек комбинаты баскан киез итекләренең җылылыгын тойгач, күңелләр күтәрелеп китте Их. мин әйтәм. башта ук бу киемнәрне кидерткән булсагыз сон’! Хәлләребез дә бу кадәр аяныч булмас иде ләбаса.
Без чәйләр эчкән арада подполковник, безне озата баручы капитан Калганов, сержант Киреенко янына барып, сак кына сойләшергә кереште. Өзек-өзек ишетелгән сүзләрдән: "Тәртибегез, үз-үзегезне тотуыгыз совет офицеры дигән горур исемгә тап төшерә. Сез ана лаек түгел. Салыгыз погоннарыгызны”,—дигәннәре колакка килеп иреште
—Ул погоннарны сез такмадыгыз, салдырырга да хакыгыз юк. Әгәр кирәк тапсалар, башка җирдә башка кешеләр, сездән башка да эшләрләр,—диде капитан Калганов, көчкә аягында басып торган хәлдә.
Отряд командиры, кайсы кая таралышып утырган солдатлар алдына басып:
—Балакайларым,—диде.
Аның какча ябык яңаклары тартышып куйдылар. Болаи да кыска буе тагын да кечерәеп калган шикелле тоелды. Эчкә баткан күзләре яртылаш кысыла төшкән иделәр.
—Мин. фронтовик офицер,—дип дәвам итте ул сүзен — Сугышнын башыннан ахырына кадәр булып, ин якын дусларымны, иптәшләремне югалтканда да мондый олы хәсрәтне кичермәдем. Чөнки анда сугыш-үтереш иде. Бүгенге тыныч заманда кеше язмышы белән шаяру, анын тормышына битараф булу, җавапсыз карау—җинаять! Сезне юлга озатканда үзем частьтә булмасам да, командир буларак, бөтен жаваплылыкны үз өстемә алып, сездән гафу үтенәм...
Куыш каршына ниндидер атлар килеп туктады. Подполковник алар янына чыгып китте. Болар заставалардан безне алырга килгән чик сакчылары иде. Алар үзләре белән иярләгән атлар да алып килгәннәр. Юлда килешли без эзләп-эзләп тә таба алмаган дүрт иптәшебезне һәм подполковник кушуы буенча, аларны эзләргә җибәрелгән теге, Мургабтан килгән солдат, офицерларны да ала килгән иделәр. Югалган себер егетләренең сүзләренә караганда, алар дүртәү, төне буе барганнар да барганнар. Тик иртән, яктыра башлагач кына, ял итәргә дип, тау ышыгына сыенып утырганнар. Арыганлык үзенекен иткән. Заставалардан килүче чик сакчылары аларны уятып, үзләре белән алып килгәннәр.
Подполковник биштәрләребезне алып, урамда тезелергә кушты.
—Кемнәрнең хәле авыр, үзләрен начар хис итә, ике адым алга,—диде ул. Сафтан унбер солдат аерылып чыкты. Шунысы гажәп: алар арасында бер генә татар егете дә юк иде. Тегеләрне машиналарга утыртып, кире Мургабка кайтарып җибәрделәр. Ә без исә, атларга атланып, заставаларга таба юл тоттык. Безне инде подполковник үзе озата барды.
Без, ике солдат, чик сакчылары салган сукмактан атка атланып, заставаларның берсеннән икенчесенә күчә-күчә. тик дүртенче тәүлек дигәндә генә билгеләнгән урыныбызга исән-сау килеп җитә алдык. Бу Ләнгәр заставасы иде.
Застава
Инде заставаның эчке кагыйдәләренә күнегеп, чик буеның, аны саклаучыларның үзенчәлекле тормышына ияләшә дә башлаган идем.
Көннәрдән бер көнне яшь солдатларны шоферлар әзерләү курсларына җибәрәләр икән дигән хәбәр таралды. Мин моңа әллә ни әһәмият тә бирмәдем, исем дә китмәде. Шофер булу мине һич кенә дә кызыксындырмый иде. Әгәр тәкъдим иткән булсалар да, төрле сәбәпләр табып, бармаска тырышкан булыр идем. Памирда шофер булу—гомереңне кыл өстенә кую дигән сүз.
Миңа язмыш гаҗәп тә мәрхәмәтле булды. Яшь солдатларның дүрт
айлык уку-өйрәнү курсларын яхшы гына узып. 1954 елнын декабрь азакларында мин Ләнгәр заставасында хезмәт итә башладым. Заставам шаулап, котырып аккан Пәнж елгасы буенда, шул ук таулар арасында булса да, ун як флангтагы заставалар кебек, жәен-кышын кар бураннары эчендә утырмый Ул. бер яктан, башларын мәнгелек кар-боз каплаган, сөнге- кыялары болытларга ашкан таулардан ыжгырып торган салкын җилләрдән яшеренеп, аларнын кояшлы итәкләренә сыенып, үзәнлек ышыгына посып утырган булса, икенче яктан, шушы унай шартлар тудырган яшеллек дөньясынын бер читендә тора иде Без Таулы Бадахшан автономияле өлкәсенен баш шәһәре Хорог белән. Кыргызстан республикасының район үзәге булып саналган Мургабнын ике арасында, алардан бер чама диярлек ераклыкта илек. Нәкъ безнен застава каршында, ике дәүләт чиген бүлеп аккан Пәнж елгасынын теге ягында. Әфганстан солдатларынын крепосте булуы Ләнгәрдә комендатуралы зур застава төзергә мәжбүр иткән Биредә штаб, анын башлыгы, хужалык эшләре белән махсус шөгыльләнүче аерым взвод та бар Анда хезмәт итүче солдатлар чик буенда сакта тормасалар да. кирәк була-нитә калса, заставага ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер иделәр Югыйсә аларнын төп эшләре—фланглардагы заставаларны, бигрәк тә ун яктагыларын, азык-төлек, кием-салым, ягулык материаллары һәм башка шунын ише кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тору Монда кирәкле дарулар медицина приборлары, төрле жиһазлар тупланган зур медпункт, анын табибы, сәләтле татар егете капитан Зарипов, һәрвакыт елмаеп, якты йөз белән каршы алучы, шәфкать туташы булып эшләүче хатыны Әлфия ханым да бар. Бирегә килгәндә котырган буранда адашып өшеткән тезләремне савыктыручы, аяк-кулларымны гангренадан, киселүдән саклап калучы игелекле кешеләр дә алар булды инде Аллаһынын чиксез рәхмәте яусын үзләренә.
Аяк-кулларымнын өшегән урыннары һаман да тернәкләнмәү сәбәпле мине дә вакытлыча ярдәм взводына күчерделәр Ләкин ярдәм взводында хезмәт итүче солдатлар ла чик буен саклаудан азат түгелләр иде Алар әле застава буенча, әле ат абзарында дневальный булалар, әле ГСМ складында постта торалар. Чик буйларына дозор булып
Мин казармада кизү тора идем. Ул тон шулкадәр карангы булды ки күзенә төртсәләр дә күренмәслек иде Иртәнге сәгать биш тулып килгәндә коточкыч көчле шартлау авазы бөтен тирә-юньне тетрәтте Кинәт яшен яшьнәгәндәй итеп, кызыл ракеталар кара төннен пәрдәсен ертып, күкне айкады. Бу сул як флангтагы чик сакчыларының ярдәм сораган сигналы иде Шартлау авазын ишеткән, кызыл ракеталарны күргән старшина Белов заставаны “корал’Та күтәрде. Мин карабинымны алып, ишек төбенә бастым Күп тә үтмәде, застава башлыгы капитан Дмитриев, штаб башлыгы майор Мелкозеров, башка офицерлар ла казармага килеп керделәр Бу вакытта солдат, сержантлар стройга басып, приказ көтәләр иде Атларын иярләп, «тревожная группамны застава начальнигы шартлау булган якка алып китте. Тагын бер төркем, атларга атланып, алар артыннан юлга чыкты Тулы хәрби әзерлектә булган янә бер төркем штаб башлыгы карамагында резервта калды.
Шомлы ике сәгать вакыт үтте Инде тан атып, кон туды Кояшнын алсу нурлары Сәрхан тарлавыгыннан үрмәләп чыгып, тау битләренә, үзән- кырларга үрелде Алар гирә-якка жан өрде Зунг кышлагыннан килгән кышлак советы рәисе Сәидморадов Рәсул. колхоз рәисе Хәмзәев Абдегафар да нәрсә булганын белер!ә дип заставага килгән иделәр
Менә старшина Белов һәм ике солдат имгәнеп, җәрәхәтләр алган кече сержант Аношкинны атка атландырып, як-яктан тоткан хәлдә, заставага
алып кайттылар. Аны тиз генә санчастька салгач, бу хәвефле вакыйгага бераз ачыклык керде.
Иртәнге бишләр тирәсендә Ассор үзәне каршындагы биеклеге 3000 метрдагы «Әфган» тавы җимерелә. Җимерелү шулкадәр көчле була ки, әйләнә-тирәне зур тизлек белән шуышкан биниһая масса күмеп китә. Һавада ташлар оча, тузан өермәсе куба.
Бу хәлгә берничә минут кала чик сакчыларының атлары кыбырсына башлый. Бәйләп куйган җирләреннән чабып китәләр. Кече сержант Аношкин атларны тотмакчы булып, аларның артыннан йөгерә. Новосиоирскидан килеп, икенче елын хезмәт иткән солдат Тарутин Алексейның язмышы әлегә билгесез булып кала.
Штаб башлыгы майор Мелкозеров резервтагы группаны алып, вакыйга булган җиргә китте. Ана кышлак кешеләре дә иярде.
Көнозын килеп, әледән-әле яңарып торган хәбәрләрдән кичкә таба барысы да ачыклана. «Әфган» тавы җимерелү, кар-бозлар шуышу аркасында Аношкин, Тарутин сакта торган урында тагы бер зур тау барлыкка килә. Солдат Тарутинны көне буе эзләсәләр дә таба алмадылар. Ул тау астында калып, һәлак булгандыр, диделәр. Бик аяныч, әлбәттә. Ә менә тау җимерелгәндә һава дулкыны безнең якка ыргыткан атлы әфган кешесенең гәүдәсен табалар. Ул яна хасил булган таудан ераграк була.
Штаб башлыгы Хорогтагы отряд командирыннан рөхсәт альт, мәрхүмнең гәүдәсен Әфганстан ягына чыгарып бирделәр.
Бу төшләрнең янә бер искитмәле үзенчәлеге—аның тау итәкләреннән саркып чыккан күп төрле чишмәләре. Аларның сыйфатлары ашказаны, эчәк авыруларын, бавыр-боерләрне дәвалауда кулланыла торган шифалы сулар белән бер дәрәҗәдә иделәр. Тагын бер үзенчәлек: тау битеннән ургып чыгып торган кайнар суы. Ул улаклар буенча агып, солдатлар казып, эч әйләнәсен цемент белән катырып эшләнгән зур чокыр-бассейнга килеп төшә. Суны үзенә җитәрлек кадәр җыясын да, рәхәтләнеп кереп утырасын. Ләкин чамасын белеп кенә. Чөнки ул Сочи мацест ванналарындагы кебек, күкертле-водородлы су. Исләре дә бер үк—сасыган йомырка исле. Менә шушы могҗизалы су минем сәламәтлегемне уңай якка хәл итте дә инде.
Капитан Зарипов (кызганыч ки, аның исеме истә калмаган) кинәшен тотып, төштән соңгы ял вакытымда, командир рөхсәте белән, таш араларыннан сузылган бормалы-сырмалы, менәле-төшәле, тау сукмагы буйлап, тылсымлы-шифалы суның рәхәтен, дәвасын күрергә барам.
Мунча рәвешенә китереп, тышы таштан, эче такта белән эшләнгән бу бинанын калын ишеге бикләнмәсә дә, ул һәрвакыт нык итеп ябылып, тимер элмәк белән эләктереп куела. Бассейнның да, ял бүлмәсенең дә. коена торган өлешенең дә кырыйларына ятып ял итәрлек сәндерәләр куелган. Чишенә торган алгы өлеше идәннәре калын такталар белән түшәлгән. Бинаның балчык түбәсе кышлактагы йортларныкы кебек яссы булып, тау төшү ягына сөзәкләп эшләнгән.
Әлбәттә, гадәти мунчаларда булырга тиешле мич монда юк. Кышын чокыр аша аккан күкертле кайнар суны буып, анын җыелганын көтәсең. Шаулап-ургып аккан су озак көттерми. Ул арада кайнар судан бина бераз җылына төшә. Өстеннән җиңелчә пар чыгып, күкерт исе аңкып торган шушы шифалы суга кереп, 10-15 минут тыныч кына утыргач, тәнне сөлге белән җинелчә киптереп аласын. Табиб капитан Зарипов кешене сәламәтләндерүче, гаҗәеп тылсымга ия бу шифалы сунын нәфесен тыя алмаган кешеләрне һәлакәткә дучар итүе хакында әледән-әле искәртеп торды. Бу турыда әйтелгән язма да диварда эленеп тора иде. Без инде Хорог отряды штабыннан килгән майорның фаҗигале үлеме турында да
белә идек. Боек Ватан сугышының утлы-ялкынлы. канлы-яшьле. мен төрле үлем очракларын үткән әлеге майор да. үзенен комсызлыгы аркасында, бассейннан да чыга алмый вафат була. Һәрнәрсәнен чамасын белергә кирәк шул.
Һичшиксез, ел әйләнәсендә кар-буран котырган заставаларда хезмәт итүче солдатлар белән чагыштырганда, безнен яшәү шартлары күпкә жайлы-унайлы иде. Бездә агач-куаклар да үсә. Ала-кола тау битләрен, елга буйларын, үзәнлекләрне яшел хәтфә үлән бизи Үләннәрнен әрсезләре хәтта таш араларыннан шытып чыга. Бу җирләрдә яшәүче халыклар уч тобе кадәрле җирен дә бик оста файдалана -Алар тигезрәк урыннарны, тау итәкләрен ташлардан чистартып, чүп үләннәрдән арындырып, кат-кат китмәнләгәннән сон яшелчә, бәрәнге. кабак утырталар. Үзәнлеккә исә арыш-бодай чәчәләр. Хәтта трактор белән сукалардай урыннары да бар Монда җирнең һәр мыскалы кадерле Уныш зур тырышлык куеп, тир түгеп алына. Кешеләр коннәр буе яртылаш вак таш белән аралаш шул җирләрендә мәш киләләр. Берәүләре камыш, балчык кушып катырган кирпечләрдән йорт җиткерә, каралты-курасын төзи, аларнын әйләнәсен төрле җимеш агачлары утыртып бизи. Һәркем—үз эшендә, һәркемнең үз шөгыле бар
Халык үзенең ризасызлыгын ачыктан-ачык әйтмәсә дә. безне яратып бетерми, өнәми. Бу канәгатьсезлек аларнын чырайларына ук чыга Ләкин без-татарларны—хормәт итәләр. Бу табигыи да. Чонки без алар кебек мөселманнар. Югыйсә, аларнын ирекләрен чиклибез, үзләренчә яшәргә мөмкинлек бирмибез. Ин уңдырышлы җирләрендә чик буе полосалары сузып, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алганбыз. Ул полоса буйлап куелган яшерен сигналларга куян яки шуның ише берәр җанвар кагылып үтә калса, застава тревогага күтәрелә.чик буена ыргыла. Бу хәлләр дә аларнын тынычлыгын боза. Һәр милләт үзенчә яшәргә күнеккән Ул шулай итеп яшәргә тели дә. һәм тиеш тә!
Көннәрнең берсендә штаб башлыгы майор Мелкозеров мине үзенә чакыртып алды. Кердем. Хәрбиләрчә үземнен килүемне әйттем. Ул ихтирам белән миңа урын тәкъдим итте Майор сүзне ерактан урап башлады Сүз барышында әби-бабаларымнын кем булуларын, әти-әнием. абыи- апаларымны да онытмый, аларнын хәл-әхвәлләрен сораштырды Ничек кон күрешебезне, туганнарымның кайда, кем булып эшләүләрен дә белеште Ул моны әңгәмәгә оста итеп бәйләп, күңел кылларына бик бәрелмичә, җанга кагылмый, аны рәнҗетми генә, үтә нечкә, зәвыклы итеп башкарды. Анын бу өлкәдә зур тәҗрибәсе барлыгы сизелә иде
Майор безгә штаб башлыгы булып күптән түгел генә килде. Ул үзе белән ныклы хәрби тәртип, уставларның төгәл үтәлешен дә алып килде
Майор үзенә карата да бик таләпчән иде. Ул һәрвакыт чиста киемнән булыр Киемнәре уртача буйлы ыспай гәүдәсенә үлчәп теккән кебек җыйнак, пөхтә иделәр Анын текә маңгаендагы кыйгач карасу кашлары купшы ханымнарныкы кебек тәртиптә булып, куе коңгырт күзләре уйнаклап торган яшь айгыр күк. Ул елмайганда йозе әле генә ачылган көнгә охшап, яктырып, ягымлыланып китә. Бу вакытта анын. ике бит уртасында түгәрәк чокырлар хасил була. Атар әйләнә-тирәдәгеләрне үзләренә караталар да куялар инде. Чак кына калку кызгылт иреннәре җәелеп киткәндә, тәмәке тартып саргаймаган ап-ак тешләренең кардай җемелдәве, ямь остенә ямь остәп. аны хатын-кызлар хыялланган чын иргә әйләндерә Тик монда. Памирда майорга әсир булып, мәхәббәт утында янардай хатыннар юк иде шул Кырынганнан сон сөртелгән одеколоннарының хуш исләрен дә җилләр тарата.
Майор төгәллеге белән дә башкалардан аерылып торды Анын көн
_________________ _______________________________________________________ РӘИС СЛФИН тәртибенә карап сәгатенне дөресләп куярга мөмкин иде. Әйтик, солдатлар юып-чистартып биргән ак атына атланып йөрергә чыккан икән, димәк, сәгать бер тулган. Бу инде солдатларның көндезге аш вакыты дигән сүз.
Үз-үзен тотышына карап, ул тормышыннан канәгать, хезмәтенә ихтирам белән карап, аны зур тырышлык белән башкарып, аннан ләззәт ала иде шикелле. Күрәсең, бу хезмәт аңа ерак буыннардан, ата-бабаларыннан күчеп килә булса кирәк. Ул бөтен барлыгы белән чын профессионал, японнар белән бәрелештә өтелеп кайткан офицер иде.
—Өлкән лейтенант Бариев сезне мактап туя алмый, валлаһи. Сез ана бик ошагансыз. “Тукта әле—мин әйтәм,—нинди кеше икән ул, Бариевны шул кадәр үзенә гашыйк иттергән”—дип, үзегез белән якыннан танышырга булдым. Тыйнаксызлык күрсәткән булсам, гафу итегез. Аннан сон, теге яшь лейтенантларның да борыннарына чиертә алуыгыз ошады. Молодец. Бу һичшиксез мактауга лаек хәл!
Майор күптән түгел булып үткән бер бәхәскә ишарә ясый иде.
Шулай беркөнне, кичен жыелып тәмәке тартып утырганда, солдатлар арасында бәхәс купты. Анда майор әйткән теге лейтенантлар да бар иде.
—Американнар атом бомбасын Хирасима шәһәренә генә ташладылар,— ди болар.
Мин әйтәм:
—Хирасимадан тыш Нагасакига да, дим.
Бу сөйләшүне майор да ишетеп торган икән.
—Солдат дөрес әйтә,—дип, мине җөпләп куйды.
—Әйдәгез, каршы килмәсәгез, мәктәп елларын искә төшереп алыйк әле,—дип, майор минем алдыма кәгазь-каләм куйды.
—Языгыз!
“Мой дядя самых честных правил.
Когда не в шутку занемог Он уважать себя заставил И лучше выдумать не мог.”
Әлеге диктантта мин хата җибәргән булып чыктым. “Занемог" тагы “за” кисәкчәсен “немог” сүзеннән аерып язганмын. Әлләни зур хата булмаса да, бу майорның кәефен җибәрде. Югыйсә, ул мине штабка писарь итеп алырга җыенган икән. Нишлисен инде, әүвәле-ахыры хәерле булсын. Сугыш елларында авыл мәктәбенең җиде классын этгем-төрттемгә бетергән татар малаеннан күпне өмет тә итеп булмый шул.
Әлбәттә, майор кебек үтә таләпчән кеше белән эшләве мина да җиңел булмас иде. Ләкин без язмышның түгел, язмыш безнен куллардан тотып йөртә шул. Ашыйсы ризык, эчәсе су тәгаенли кешенен барыр юлларын. Мине дә язмыш өлкән лейтенант Бариев белән очраштырды. Ул шушы комендатурада интендант хезмәтендә иде. Начальствоның күзенә бер чалынсаң, ул сине бик үк онытып та бетерми. Теге, югарыдагыларнын номенклатура исемлегенә кергән кеше кебек, агым кая таба акса, син дә шул юнәлештә йөзәсең дә йөзәсен. Өлкән лейтенант Бариев мине майордан сорап, үзенең ярдәмчесе итеп алды. Хәзер мин складларга кергән-чыккан барлык азык-төлек, кием-салым кебек әйберләрнең исәп-хисабын алып бара башладым. Аена бер мәртәбә складта булган әйберләрнең санын күрсәтеп, Хорогка отчет җибәрәбез. Ләкин мин—начар хисапчы. Эшнен зур өлешен өлкән лейтенент үзе башкара, хаталарымны төзәтә. Мондый эш аны, әлбәттә, канәгатьләндерми. Ләкин без үзара тату яшәдек. Еш кына әдәбият турында сөйләшәбез, сәнгать әһелләрен искә алабыз. Мин ана
үземнен әлегә чиле-пешле шигырьләремне укыйм. Ул аларнын җитешмәгән якларын әйтә, аларда образ дигән нәрсәнен конкрет түгеллеген күрсәтә Чөнки ул үзе дә әдәбият белән якыннан таныш кеше. Татар кешесе китапны элек-электән яраткан, аны хөрмәт иткән, үзе дә жыр-шигырьләр язарга хәвәс булган лабаса. Өлкән лейтенант та шундыйларнын берсе иде. Ул һәр татар язучысын, анын үзенә генә хас язу стилен, әсәрләрендәге үзенчәлекне нечкәлекләренә кадәр белә иде. Тальянда уйнап, калын тавышы белән монлы итеп җырлап та җибәрергә булдыра. Анын яраткан һәм күп вакыт борын астыннан җырлап йөргән җыры
Кәккүкнең тавышы
Таннарда тынар микән9 Мин иркәмне бик юксынам, Иркәм юксына микән9
Ул Ташкентта яшәп яткан хатынын, сөекле кызларын өзелеп тә сагына иде шул.
Өлкән лейтенант Бариев майор шикелле ыспай, үрә каткан офицер түгел. Андый булунын аңа әлләни кирәге дә юк Чөнки ул саф офицеры түгел, ә гаскәрне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торучы тәэминатчы. Ул зур гәүдәле, көрәшчеләрнеке кебек кин җилкәле, теге җырдагы:
Баскан эзләрем калсын дип.
Каты басам җирләргә!
—дигәндәй, адымнары ышанычлы, җил-давылларга бирешмичә, аякларында нык басып тора алган, үз кадерен үзе белеп, горурлыгын җуймаган ир уртасы булган татар кешесе иде. Ул атлангач, атлар да сыгылып куя иде Анын, шомырт кара, ат яллары кебек купшы кара чәчләре матур итеп артка таба таралган, йомшак җылылык, нур бөркеп торучы зәнгәр күзләре һәрчак елмайган булыр Әйтерсең лә, алар дөньяны иркәләргә ачылган гөл бәбәкләре, әйтерсең лә Бариевнын көләч йөзендә язгы таң ата сыман. Анын бу халәте эш-гамәлләрендә дә чагылыш таба. Ул гаҗәп юмарт, игелекле кеше иде. Кемнедер рәнҗетү, хур-мәсхәрә итү холкында юк нәрсә иде
Безнең заставаның койма кырыенда, теге бассейн-чокырга таба баручы юл буенда, волейбол мәйданчыгы бар. Солдатлар, офицерлар ял көннәрендә, нарядтан буш вакытларын шул мәйданчыкта йә түгәрәк ясап, йә челтәр- сетка аша туп сугалар. Күп вакыт кышлакның мәктәп балалары да шунда мәш килә. Беркөнне өлкән лейтенант Бариевнын башына застава белән хуҗалык взводы арасында волейбол ярышы уздыру фикере килә. Җиңүче якка ул үз акчасыннан биш кило ‘Радий'' шоколад конфеты алып бүләк итәргә була. "Әйткән сүз—аткан ук’*—дигәндәй, анын бу фикере җитәкчеләр тарафыннан хупланып, ярыш киләсе ял көненә билгеләнә.
Әйтелгән вакытта засгава үзенең алты кешелек командасын мәйданчыкка тезеп тә куя. Күптән түгел генә мин күчкән хуҗалык взводында хезмәт игүчеләрнең күбесе—шоферлар, складларда эшләүчеләр һәм шуның ише һонәр ияләре Аларның кайсылары үз эшләрендә булып, кайсылары уйный белмибез дип, уеннан баш тарттылар. Взвод данын саклау сержант Иманаевка һәм мина йөкләнде
Тыйнаксызлык күрсәтеп тә. мактанып та әйтүем түгел, волейбол, футбол уеннарын мин яратып һәм оста уйнадым Ул минем кечкенәдән күнел юаткычым булып, кулымнан туп төшмәде Без яшәгән Ягодный бистәсендә футбол. волейбол мәйданчыклары җитәрлек иде Без. малайлар, җае чыккан саен урамга урам бүленеп гә, еш кына Пороховой малайлары белән узара бу
зз
уеннарнын ярышларын да уздыра идек. Ял көннәрендә Аккош күле буена ял итәргә барсак та, кояшта кызынып, сулар коенып чыккач, тагы шул тупны чөйдек. Минем кулга кергән туп жанланып киткән сыман була. Мин анын белән цирк жонглеры кебек кыланам. Бигрәк тә минем подачаларым мәкерле, зәһәр иделәр. Артына кәттә итеп сугып жибәргән тупларым зыр- зыр әйләнеп оча иделәр. Мондый тупларны алу тәжрибәле уенчыларга да бик кыенга туры килә. Чөнки алар сабын шикелле, кулдан шуалар. Ә инде һавага сикереп, бар көчкә өстән аска кадап тондырылганнан соң, ук кебек кадалып, томырылып төшүче тупка каршы тору—зур волейбол осталарының гына кулыннан килә торган гамәл. Кулларына беренче мәртәбә туп алган кичәге авыл егетләренең мөмкинлекләре бу очракта аз һәм чикле, әлбәттә. Кыскасы, без үскән чорда, әле телевизор дигән сихри тартмалар юк чакта, эштән кайтып, ашап-эчкәч, бөтен шөгылебез—туп тибү, волейбол уйнау, кичләрен Петров паркына танцыга йөрү булды.
Мәйданчыкның әйләнә-тирәсен офицерлар, аларның гаиләләре, кышлак таҗиклары, бала-чага уратып алган. Әйткәнемчә, каршы якта алты солдат, без икәү уйныйбыз. Уеннын беренче өлешендә каршы якның бер-берсенә бәрелә-сугыла, егыла-тора булса да, жинүгә ирешү омтылышы зур булды. Ләкин, егетләрнең теләк-тырышлыклары үз араларында аңлашу булмау аркасында, подачаларнын сетканы да үтеп чыга алмаулары кебек хаталарга кереп батты. Һәм алар уенның нәтиҗәсен дә билгеләде. Ул 15 кә 7 белән тәмамланды. Икенче өлештә уйнаучыларның кайберләрең башкалары алыштырды.
Кыскасы, уен безнең файдага 3:0 булып бетте. Әлбәттә, безгә дә хәйран тир түгәргә туры килде. Һавадагы туп артыннан йөгереп йөрү һич тә жинел түгел.
Әлбәттә, уен офицерлар катнашы белән узган булса, бүтәнчә төгәлләнер иде. Ә бу бары тик солдатларның үзара ярышы гына булды. Уен беткәч, өлкән лейтенант яныма килеп, аркамны какты. Молодец, диде. Читтән генә безне күзәтеп торган майор Мелкозеров та баш бармагын күрсәтеп, күзен кысып куйды.
Бүләккә бирелгән биш кило “Радий” конфеты барыбызга да житге. Аны, бик теләсән дә, жиде-сигездән артыгын ашап булмый, тиз туйдыра икән
Юк. мин счет төймәләрен күчереп, сан санап утыручы “тыл күсесе” түгел. Һәркайсыбыз дүрт-биш сәгатькә дозор булып, яки берәр офицер белән сактагыларнын уяулыгын тикшереп кайтабыз. Әлбәттә, бу йөрүләрдә мин әле кече наряд булып кына, өлкән нарядтан сигез-ун адым ара калдырып барам. Һәм һәр икебез дә көтелмәгән хәлләргә әзер булып барабыз.
Шундый нарядларның берсеннән йөреп кайткач, карабинымны жәһәт кенә чистартып кую теләге белән, шомполның юан башына чүпрәк урап, карабинның көпшәсенә тыктым. Чүпрәк күбрәк булдымы, әллә салкыннан кергән көпшә үзенә ябыштырып алдымы, ул яртылаш кереп, туктап калды. Аны никадәр аска батырырга тырышсам да, бармый гына бит. каһәре Янымда яткан тунымның җиңен шомполның югары очына куеп, сул кулымның уч төбен ана салып, нык кына басуым булды, шомполнын очлы башы тун җиңе белән уч төбемне үтәли тишеп, кул аркасына килеп тә чыкты. Көтелмәгән бу хәлдән аптырап, үз күзләремә үзем ышанмый карап торам шомпол очына. Кеше күреп, хурлыкка калганчы дип, аны кире тартып чыгардым. Кул бер ай буе үзәккә үтеп сызлады. Шулай, көннәрдән бер көнне иртәгесен кулыма карасам, ул танымаслык булып, күпереп шешкән иде. Табиб капитан Зарипов янына санчастька йөгердем. Ул кулымны җентекләп карагач:
—Нәрсә белән тиштең моны?—дип сорады. Мин моннан бер ай элек
булган хәлне сөйләп бирдем. Табиб сул кулымнын ике бармак арасын ярып, шомпол һәм тун жине белән ияреп кергән шакшылардан, йон кисәкләреннән чистартып, тегеп куйды. Жөе әле дә беленеп тора. Укол ясап, бер-ике көн ятып торырга кушты. Температурам 39°ка кадәр күтәрелеп, берничә төнне йокысыз үткәрдем. Ләкин кулны чүпрәк белән муеныма асып, хезмәткә йөрдем. Үзе егылган еламас диләр бит. Еш кына казармада, йә конюшняда дневальный булып торам. Мондый нарядлар мина складлардан әйбер алырга теләүчеләргә кирәкле документ-кәгазьләрне язып бирергә мөмкинлек тә бирә. Монда берәү дә эшсез тормый Чик буена солдат-офинерларны кирәк кадәр генә итеп җибәргәннәр Шуна күрә, бөтен эшләрне дә үзебезгә эшләргә туры килә. Ләкин ин изге бурычыбыз, һичшиксез, дәүләтебез чик буйларын һәрвакыт йозакта тоту. Бигрәк тә безнен застава карамагына кергән араны. Чөнки бу арада чик бозарга теләүчеләргә мөмкинлекләр күп. Пәнж елгасы буенда куе камышлар үсеп утыруы, вак куаклыкларның куелыгы һәм елганын тарлыгы да унай шартлар тудыра. Елганың ике ягында да—зур-зур кышлаклар. Аларда яшәүче таҗиклар үзара кардәшләр, күбесе якын туганнар да әле. Алар рөхсәт ителгән кадәрле урынга килеп, утын, камыш җыйган, тегесен-монысын эшләгән сыман итеп, теге яктагылар белән җырлар аша сөйләшәләр, хәбәрләшәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар. Ә җырны кем тыя алсын ди!? Юк, әлбәттә. Чик бозу очраклары да бар Безнен яктан бер таҗик агае үзе белгән яшерен сукмаклар аша теге, каршы якка, чуеннан коелган казаннар, алюминий савыт-саба ташый диләр иде Ләнгәр кышлагы кибетендә бу әйберләр тулып ята. ә тегендә аларны акчага да табып булмый. Кон дә ашарга пешерергә казан кирәкме?—Кирәк! Савыт- сабасы белән дә шул ук хәл. Тик тотылмаган карак—карак түгел. Мин анда алты ай хезмәт иткән дәвердә аны тота алучы булмады Кышлакта яшәп, бөтен төр яналыкларны. хәвеф-хәтәр китерерлек хатләрне застава башлыгына яшерен рәвештә җиткереп торучыларның хәбәрләренә таянып, чик сакчыларын берничә мәртәбә яшерен постларда, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, тәүлек буена җибәреп карасалар да. нәтиҗәсе булмады. Шушындый бер ауда мина да катнашырга туры килде.
Заставада тәүлек исәбе кичке сәгать сигездән башлана. Застава башлыгы солдат, сержант, офицерларны тезеп куеп, киләсе тәүлектә кемнен кем белән, кайчаннан алып, кайчанга кадәр, атка атланыпмы, әллә жәяүме, нинди наряд рәвешендә чик буен сакларга барасын әйтә. Ул көнне мин Казан егете сержант Латыйпов Тәүфыйк белән барырга тиеш булдым Инде юлга чыгарга әзерләнгәч кенә безне застава башлыгы үзенә чакырып алды.
—Сезгә өченче постта секрет хезмәте үтәргә приказ бирәм!—диде ул.
Без кесәдәге тәмәке, шырпы, шылтырарга мөмкин булган барлык әйберләребезне почмактагы тумбочка сәндерәсенә куйдык. Бушап калган кесәләребезгә өстәл читендә торган, погран паек дип аталган: шикәр, куе сөт. иг. ит белән кушып пешерелгәндәге, карабодай боткасы консервылары белән тутырдык.
—Суны флягаларга арыктан алырсыз. Карагыз аны, тыныгыз чыкмасын. Әгәр савыт-саба «сәүдәгәре» Сәмигулланы тотсагыз, ун көнгә өйләрегезгә ялга җибәрәчәкбез. Мәсьәлә отряд командиры белән килешенгән,—диде ул безне озатып.
Өченче пост Әфган чик сакчылары торган Кала-и-Пәнҗ крепосте каршындагы зур гына тау куышында иле. Без шыпырт кына, яшерен юллар белән килеп, ташның кин яссы өстенә менеп, аллы-артлы булып яттык. Тирә-як тып-тын. Шылт иткән тавыш та юк. Бөтен җирне чем караңгылык урап алган Мондый абсолют тынлык бары тик тауларда гына
була. Табигатьнең шушы серле тынлыгында ботен жан иясе изрәп йокыга талган. Әйтерсен, тереклек каядыр китеп барган. Тик Тәүфыйк белән без генә күзне шар ачып, колакны үрә торгызып, ара-тирә бер-беребезгә төрткәләп, әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ята бирәбез. Ин гажәбе шул: башка вакыттагы кебек йокы килүдән тилмерүнен исе дә, һушы да юк. Без җете уяулар. Әллә застава башлыгының: “ун көнгә өегезгә отпускка кайтасыз!”—дигән сүзләре айныткыч тәэсир иттеме?
Ниһаять, Әфган ягыннан агып төшеп, Пәнж елгасына көмештәй суын койган Сәрхан дәрьясы тарлавыгыннан, сизелер-сизелмәс булып кына, таң беленә башлады. Караңгылык пәрдәсе тау өсләренә күтәрелә иде. Күп тә үтмәде, каршы якта Әфган гаскәриләре торган Госхан крепостеннән мәзиннең иртәнге намазга чакырган азан авазы яңгырый башлады. Тылсымлы Коръән моңының, Коръән аһәненен илаһи бу авазы күнелнен иң тирән җирләренә кереп, иң нечкә кылларын тибрәтте. Ул сихри авазны тынлаганнан-тынлыйсы, ишеткәннән-ишетәсе килә иде. Совет власте безне имансыз дәһриләр итеп тәрбияләргә тырышса да, ата-бабаларыбыздан безгә әманәт булып күчкән бу тылсымлы мон, тылсымлы аһәң йөрәккә кереп, кан тамырлары буйлап йөгерде. Шушы моңга, шушы аһәңгә сусаган жан авазы, дин әһеле авазы белән кушылып, тау-кыялар, болын-тугайларны урап узды. Анын кодрәтле кайтавазы бөтен тәнемне биләп алды.
Кояшның көмештәй иртәнге нурлары тау битләренә, кыя ташларына үрелде. Әкрен-әкрен табигать тә җанлана башлады. Куе камыш араларыннан кыр үрдәкләре күтәрелде. Алар якындагы яшел тугайның куе үлән араларына кереп югалдылар. Без Тәүфыйк белән тау куышына кереп утырдык. Монда дымлы һәм хәйран гына салкынча иде.
—Их, бәрәр тәмәке булса иде,—ди Тәүфыйк.
—Сон?! Әнә нинди юан төпчекләр аунап ята. Суырырга гына түгел, тончыгырга да җитәрлек,—дидем мин.
—Тончыга, йөткерә генә күрмик. Югыйсә, бөтен эшне бозып куюыбыз бар.
—Әллә берәр консервы ачабызмы?
Без шулай эшләдек тә. Берочтан куертылган сөт ачып, флягадагы суга болгатып эчтек. Кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен! Чик буен бозып, теге якка кереп-чыгып йөргән Сәмигулланы тота аямасак та. күңелләр күтәрелеп китте.
—Рәис, әллә бераз черем итеп аласынмы? Мин кизү торырмын,—диде Тәүфыйк.
Ул бинокль алып, куыш кырыендагы таш артына ятты.
Әйе, миллион еллар элек барлыкка килгән бу тау куышына кемнәр генә кереп сыенмагандыр да, кемнәр генә качып ятмагандыр. Нинди генә хәзинәләрне яшереп сакламагандыр ул. Бәлкем, бу куыш без сагалап яткан Сәмигулланың да ышанычлы качу урыныдыр? Бәлкем, вак ташлар белән түшәлгән идәне дә, киртләч диварлары да «күзле-колаклы»дыр? Әллә нинди серләр яшеренеп ятадыр? Әнә бит, ял итәр өчен нинди уңай ятак әмәлләнгән. Хуш исле печән белән түшәлгән. Бәлкем, әле безнең үзебезне дә туктаусыз күзәтеп торалардыр? Ничә еллар чик бозып, кереп-чыгып йөргән Сәмигулланың да тотылмау сере монда ишерелгәндер?
Мин уянганда сәгать телләре унбердән узган иде инде. Беркат ашап- эчкәч. Тәүфыйк ял итәргә ятты, мин кизү тора башладым. Һава искиткеч шәп, тын. Бер генә болыт әсәре дә булмаган зәңгәр күк йөзендә сентябрь кояшы елмая. Еракта, тау сыртларында, кыя башларында гасырларнын кар-бозлары җемелди. Аларнын нурлы шәүләләре Пәнҗ суларында тибрәлә. Елга буендагы саргылт камышлар, вак куаклыклар кояш нурларында 36
коеналар. Алар башларын иеп йокыга талган сыман Ямь-яшел Ассор болынында колхоз көтүе йөри. Алма, чия агачлары арасына кереп яшеренгән Зунгван кышлагы бүген аеруча җанлы. Бәрәнге басуларында да кызу эш кайный. Колхоз машиналары кышлак белән басу арасындагы юлдан тузан туздырып бәрәңге ташыйлар. Алар бормалы тар урамнарга кереп, күздән югалалар. Туктаусыз гүләп торган мотор тавышлары колак төбеннән китми Каршыдагы фермадан як-якларына зур кәрҗиннәр эленгән ишәкләр яна гына уңышы җыелып алынган басуга тирес ташый. Баш очларына су тулы чиләк куйган хатын-кызлар кышлакның бормалы урамнарына кереп югалалар. Иорт морҗаларыннан чыккан саргылт төтен баганалары, тау битләренә сыланып, югарыга үрмәли. Алар теләр-теләмәс кенә таралып, тын һавада юкка чыгалар. Ипи кибетенең ишеге укучы балаларның туктаусыз кереп-чыгып йөрүләреннән ябылырга да өлгерми кала. Майланмаган тупсаларының шыгырдап ыңгырашуы аерым-ачык ишетелеп тора.
Мин биноклемне каршы якка борам Анда—ташып, шаулап аккан Пәнҗ елгасы. Сентябрь аеның кояшлы булуы, көннәрнең җылы торуы тау итәкләрендәге ап-ак кар өемнәрен, кыя башларындагы мәңгелек бозларны эретеп юкартты. Елгалар тулып, җәелеп киттеләр. Үзән-тугайларны су ташкыны басып алды. Пәнҗ елгасының тар урыннарында су ташкыны шулкадәр көчле ки. ул күз иярмәс тизлек белән ага. Балык тәнкәләренең кояшта чагылышларыннан су өсте көмеш кебек ялтырап тора. Куе чирәмгә күмелгән елга буйларында куяннар, әрләннәр йөгерешә Алар уйнаша- уйнаша камышлар арасына кереп югалалар. Алардан курыккан кыр үрдәкләре бакылдый-бакылдый һавага күтәреләләр. Елга өсләрен кыйгачлап берничә мәртәбә әйләнәләр дә, янә тугайларга, үзәннәргә төшеп утыралар Елга буйларын вак куаклыклар сырып алган. Бары тик «боевой остров»нын өстен генә вак чуер ташлар түшәгән Биредә 1942 елны чикне бозып кергән әфган солдатлары белән канлы бәрелеш булган. Дахандәрья белән Пәнҗ елгалары арасындагы бу утраучыкта берничә сәгать канлы сугыш барган Әфган солдатлары күп кенә сугышчыларын югалтып, чигенергә мәҗбүр булганнар. Әлбәттә, безнең яктан да югалтулар аз булмаган. Ул сугыш каһарманнарының каберләре застава ишегалдында
Бездән ун якта Әфганстанның Кала-и-Пәнж кирмәненен җимерек хәрабәләре калкып тора. Алар кемгәдер үпкәләгән нәүмизләр кебек басып калганнар. Алардан ерак түгел генә төзелгән яңа крепость әйләнәсендә сирәк-сирәк әфган солдатлары күренгәләп ала. Алар әледән-aie крепостьтан чыгып, безнең якны күзәтәләр. Тагын шуны да әйтергә кирәк әфган солдатларының өстендә көндәлек тормышта киеп йөргән халат, йәки якасыз, күкрәк турысы ачыла төшкән бишмәт булыр. Алар сугыш коралларын да бик сирәк очракта тоталар. Ә менә командирлары яшел сукнодан тегелгән хәрби формадан йөриләр
Тау итәкләреннән үгкән тар сукмактан, иске җилән-халатларын алларына җыеп, ишәкләргә атланган кешеләр узып тора Алар үзара кычкырып сөйләшәләр, нәрсә хакындадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр. Сәрхан елгасыннан утын, чыбык-чабык төялгән чүл кораблары—дөяләр чайкала- чайкала. акрын гына тар сукмактан Ишан кышлагына таба атлыйлар Доялеләр каршыга очраган кешеләр белән кулларын күкрәккә куешып күрешәләр Жинелчә генә иелә төшеп аерылышалар. Кара пәрәнҗә япкан хатын-кызлар ирләрдән читләшеп, башларын читкә бора. Нинди генә төстәге чүпрәк юк алар кигән күлмәк, халатларда! Күпме генә ямау кермәгән ул мескеннәргә.
Менә сукмак ыгы-зыгы йөрүчеләрдән бушап, тынып калды Ләкин бу пауза озакка бармады Беркадәр вакыттан сон Госхан постыннан бер
жайдак, ике жәяүле чыкты. Алар Крип кышлагын читләтеп үтеп, Сәрхан елгасы аша салынган, сират күпере сыман, тар күперне кичеп, әфганлылар әрле-бирле йөри торган, әлеге дә баягы, үзәк тар юл-сукмактан юлларын дәвам иттеләр. Жайдак. күрәсен. бер зур түрә булса кирәк, анын өстенә кигән киемнәре затлы булып, башына ап-ак чалма чалган. Ул кыска камчысы белән, башын күгәреп, биеп баргандай мәһабәт ак атына жинелчә генә орынгалап ала. Баскан урынында тик тора алмаган, атлар солтаны булган бу юргага камчының кирәге дә юк кебек. Атнын әле алдына чыгып, әле артына төшеп йөгереп барган жәяүлеләр түрәдән күзләрен алмыйлар. Алар икесе дә хәйран таушалган кара халатлардан булып, башларындагы аксыл чалмалары да ата-бабаларыннан мирас булып калганга охшаган. Менә алар иртән мәзин азан әйткән, әфган солдатлары хезмәт иткән крепостька килеп җиттеләр. Шуларны гына көткән бер адәм, уктай атылып чыгып, әле туктарга да өлгермәгән атнын йөгән сабагын эләктереп алды. Түрәне озатып килгән кешеләр шунда ук йөгереп килеп, тиз генә чүгәли төшеп, үзләреннән баскыч ясадылар. Түрә аларнын сыртларына басып җиргә төште. Ул кулларын болгый-болгый. бу мескеннәргә нидер әйткәннән сон, крепостька кереп китте. «Ут белән суны кушып булмый* ди әфган мәкале. Менә бу—шушы мәкальнең бүгенге космос заманындагы ачык чагылышы.
Йөрәк әрнеткеч күңелсез уйларымны моңлы музыка авазы өзде. Биноколемне сулга бордым. Күз алдыма унбишләп жайдак килеп басты Бу—туй иде. Жайдакларның алда барганнары думбра чиертеп, барабан кагып, янә дә үзгә төр милли уен коралларында уйный баралар. Башкалар аларга кушылып монлы-аһәнле җырлар җырлыйлар. Артта баручылары кода- кодагыйлар булса кирәк. Алар кызып-кызып сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Ләкин дәртле жыр. илаһи музыка дулкыннары тау башларын, кыя очларын инләп. тарлавыкларга, үзәннәргә төшеп җәелә. Менә алар минем белән тигезләнделәр. Мин аларның һәрберсен уч төбендәге кебек итеп, аерым-ачык күрәм. Уртада, ак атка атланганы, башын ак җәймә белән каплаганы, килен булса кирәк. Чөнки анын өстендә төрле чәчәк бизәкләре төшерелгән, тубыкларына кадәр җитешле зәңгәрсу күлмәк. Атланган атының дилбегәсендәге тәңкәләр дә кояшта ялт-йолт килеп, нурлар уйната. Ул төрле төстәге кулъяулыклары белән дә чуарланган. Анын артыннан кияү аты атлый. Егетнең бүген шатлыклы, тантаналы көне булса да. ул нигәдер сүрән. Зур чалма чалган башын түбән игән. «Дөяне күпер астына яшереп булмый»,—дип әйтә әфган халкы. Музыкантлар әле алга чыгып, әле артка төшеп бик тырышып уйнаса, җырласа да. кияүнен күңеле боек, аны ниндидер тынгысыз уйлар борчый кебек. . Алар ашыкмый гына Крип кышлагына кереп, күздән югалдылар.
Ул арада Тәүфыйк та уянып, ашарга-эчәргә хәстәрли башлады. Җылытып торырга мөмкинлек булмаганлыктан. погран паекларыбызнын майлы кисәкләрен читкә этәреп, беркат тамак ялгап алгач, мина да бераз ял итеп алырга мөмкин булды. Бу вакытта кояшнын кайнар нурлары сүрелә төшеп, тау күләгәләре каршы якнын тау итәкләренә сузылып ята башлаган иде. Караңгы төшеп, көндезге ыгы-зыгы, ары-бире йөрүләре тынып, кышлактагы утлар сүнә башлагач, безне алыштырырга сакчы иптәшләребез килде.
Атна-ун көн узды. Безнең кебек тагы дүрт төркем «секрет»та торучы чик сакчыларының борыннарына чиертеп, аларны төп башына утыртып. Сәмигулланың барыбер теге якка чыгып кергәне мәгълүм булды. Бәлкем, мин күргән туй ашларын да ул алып чыккан казанда пешергәннәрдер әле?!
Чик буйлары күп серләр саклый шул. Шундыйларның берсе хакында
мин дә сөйләмәкче булам. Вакыйганын моннан ярты гасыр элек булганын. Пәнж елгасы чик буйларынын инде башка дәүләтнеке икәнен дә исәпкә алсак, ул хәзер сер дә түгелдер.
— Бар, атыңны иярлә! Застава башлыгы белән постлар тикшерергә барасын,—дип. кизү торучы сержант йокыдан уятты.
Мин жәһәт кенә киенеп, ат абзарына йөгердем. Анда кизү торучы солдат, застава башлыгы капитан Дмитриевнең атын иярләп, йөгән сабагыннан тоткан хәлдә, аны көтеп тора иде Күп тә үтмәде, төз, чандыр гәүдәле, нык. житез адымлы капитан да килеп җитте. Без атларны җитәкләп, ишегалдына чыктык.
—Атлан атына,—диде башлык. Ияргә менеп утыруга, ул мина юл капчыгы тоттырды. Без кузгалып киттек. Мин артта, башлыктан тугыз-ун адымга калыша төшеп, аякларымны ияр өзәңгеләренә нык терәп, йөгәнне ике кулым белән бар көчемә үземә таба тартып, атымны көч-хәл белән генә тыеп барам. Шашып чабып китүдән аны бары тик тимер авызлыклар гына тыеп тора, дәртен баса.
Атнын мина бик кайнары эләкте. Юлга чыккач, хәле беткәнче бер чабып алмаса, анын күнеле булмый. Шушы шашкын гадәтен тыя алмыйча, ул берничә солдатны өстеннән мәтәлдереп тә төшергән. Шуна күрә, аннан ваз кичкәннәр, башка атларны сайлаганнар Ә бу исә, яна килгән яшь солдатларның кавалерия һөнәре осталыгын белү-белмәүләрен күрсәтүче, аларны сынау аты гына булып, үзенә лаеклы хуҗа таба алмый, нәүмиз хәлдә, иреккә чыгарга, чабарга ашкынып, бәйләүдә кала биргән. Ара-тирә аны офицерларда иярләп, сабак бирмәкче булганнар. Тик берчак заставага керә торган капка төбендәге арата-шлагбаумны җилдәй сикереп үтеп, ияр өстендә утырган замполит тар юлдан баручы кешеләрне чак кына таптамый кала. Бу хәлдән сон, шашкын дәртле, дуамал аттан бөтенләй кул селтиләр Бәласеннән баш аяк.
Яшь солдат буларак, мин дә сынау үттем анын уйнаклап торган кыбырсык билендә. Мин дә шактый мәтәлдем. Нишләтәсең, чир китәр, гадәт китмәс, диләр бит. Тик һәр йозакның үз ачкычы булган кебек, һәрнәрсәнең дә бер җае була. Мин дә таптым аңа җай-әмәл. Дөресрәге, атым үзе табып бирде ул жай-әмәлне мина Шулай бер кичне, чик буена нарядка барырга чыккач, тотынды бу котырынып чабарга. Һич кенә дә тыяр хәл юк. Җитмәсә, авызлыкларга да онытканмын Җилдәй чабып барганда, атым нәрсәдәндер оркеп, юл читендәге зур таш каршына килеп, ана башын терәп, тынып калды. Бу көтелмәгән хәл мәсьәләне чиште дә куйды бит. әй! Ә Памирда зур ташларга, кыя-тауларга мохтаҗлык юк.
Без әфган солдатлары хезмәт иткән крепость каршындагы юл кырыена килеп туктаганда, сәгать төнге дүртенче киткән иде
—Бар, Олы таш артына барып бас. Мине шунда көт,—диде капитан.
Мин агымның башын (үзе өйрәткәнчә) ташка терәп куеп, көтә калдым Бераздан кирмән эчендәге мәчет манарасыннан әфган мәзиненең иртәнге намазга чакырып азан әйткән моңлы авазы яңгырады. Аның ягымлы тавышы изрәп яткан тау-кыяларны урап, кышлак йортларына үтеп керде Йортларда «тычкан» утлары кабынды Кешеләр ихлас күңелләреннән Аллаһ ризалыгы очен намаз гыйбадәте кылырга хәзерләнергә керештеләр. Әфган мәкалендә: «Әтәч тавышы гаң аттырмый» диелсә дә, әтәчләр дә вакыт җиткәнен белдереп, тирә-якка аваз салды. Якында гына су чупылдаган, нәрсәдер кыштырдаган, кемдер пышылдаган сыман булды Мин коралымны әзер тотып, алга, караңгылыкка бактым Күп тә үтмәде, ниндидер шәүләләр пәйда булды.
—Стой! Кто идет? Пароль?
_______________________________ _ _________________________ - Р аис с Авин
—Тише ты. Это мы, свои,—диде капитан, ярым пышылдап. Аның белән тагы ике кеше шәүләсе дә шәйләнде. Шәүләләрнең атлаганда чалбар балакларының чаж-чож килеп ышкылулары, киемнәренең юеш икәнлекләре, аларнын әле генә судан чыкканнарын әйтеп тора иде. Кемнәр алар? Каян килгәннәр? Нинди суда булганнар? Әллә Пәнж елгасын кичеп, теге яктан чыкканнармы?
Капитанның:
—Отдай им вешмешок,—дип әйтүе уйларымны бүлде.
Шәүләләр тиз-тиз генә өсләрендәге киемнәрен салып, биштәрләреннән корыларын алып киделәр. Юешләрен капчыкка тутырып мина тоттырдылар.
—Атынны бу иптәшләргә бир. Үзен минем атыма күчеп утыр, икәү кайтырбыз,—диде капитан, һаман дә әле ярым пышылдап. Шәүләләр минем атыма менеп атлануга, шуны гына көткән кебек, атым уктай атылып, алга ыргылды. Артта утырган шәүлә артка чөелеп, дөп итеп жиргә килеп төште. Ул беренче мәртәбә телгә килеп, җиде кат оятсыз сүзләр белән урысча сүгенеп алды. Без тиз генә янына килгәндә башын ике куллары белән тотып, ысылдый-ынгыраша башынын арт ягын уа иде.
—Уңайсыз егылдың, ахыры. Берәр җирен имгәнмәде микән?—дип сорады капитан, атыннан төшеп.
—Иңбашымны кузгаттым, ахры. Башым да ташка бәрелде —Ул янә ачы гына сүгенеп алды.—Инде,—дип. дәвам итте сүзен—иншалла. илгә исән-сау кайтып җиттем дигәндә, кирәк бит шушындый, көтелмәгән жүләр бәлага тарырга?!
—Гафу, монда беркемнең дә гаебе юк кебек...
—Мин берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин заставада атларнын барысы да чыгымлый торган, котырган түгелдер ләбаса. Анда юаш. итәгатьлеләр дә бардыр, югыйсә.—двде ул үпкә катыш.
—Монда атнын бер гаебе дә юк. Йөгән сабагын ныграк тотарга кирәк иде. Ә иптәшен шулай эшләргә өлгерми калды кебек. Ә атларнын барысы да ашаган җирләренә тизрәк кайтырга ашкыналар,—диде капитан, үзен аклап.
—Бу шайтан атын иблис үзе дә тотып тора алмас. Минем белән дә алай- болай булганчы, алыгыз атыгызны,—дип, шәүләнен икенчесе безнен янга килде. Ул русчаны яхшы белә, ләкин төрки халыкларда булган акцент үзен сиздереп тора иде.
—Бар, үз атыңа атлан,—диде капитан миңа.
Мин атлануга, атым үзен гаепле сыман итеп, тынып калды. Әйтерсен аны алыштырып куйдылар.
—Әнә бит нинди тынлаучан, яхшы ат ул,—диде капитан, әлеге чакырылмаган кунакларга карап.
Егылган кеше капитан белән, мин анын иптәше белән атларга атланып, заставага таба юл тоттык.
1955 елнын 25 апрелендә иртән иртүк бүлмәгә өлкән лейтенант Бариев килеп керде. Ул походча киенгән иде.
—Мин бүген ун як флангтагы заставаларга чыгып китәм. Аларнын отчетларын тикшереп, күп мәсьәләләргә ачыклык кертү кирәк. Син монда тулы хуҗа булып каласын. Бөтен эшләреңне уйлап, җиде кат үлчәп эшлә. Бер грамм ким дә бирмә, артыгын да җибәрмә. Безгә кеше өлеше кирәкми. Өстебезгә хәрәм өймик, җаннарыбызны гөнаһлардан саклыйк,—диде ул.
Өлкән лейтенантның йөзе бүген аеруча җитди иде Күзләре монсу, менә-менә ташып китәрләр сыман мөлдерәмә иделәр Аларны ниндидер пәрдә каплаган шикелле, һәрвакытгагыча артка тарап куйган җете кара
чәчләрендә дә үзгәрешләр бар кебек тоелды Мин аны болай тынычсыз, борчылган хәлдә беренче мәртәбә күрдем Бу хәл мине дә әсәрләндереп, көрсендереп җибәрде. Чөнки мин аны бертуганым кебек итеп, чын күңелемнән яраттым, намуслы, туры сүзле кеше буларак хөрмәт иттем.
Шунадыр да, анын белән аерылу мина җиңел булмады Ата тәрбиясе күрмәгән сугыш чоры баласына ул икеләтә кадерле иде. Һәм бу аерылышу гомерлеккә булып чыкты. Без башка очраша алмадык.
Бер кирегә китсә, китә бит ул, шайтан алгыры. Өлкән лейтенант китеп күп тә үтмәде, мин каты авырып, урын өстенә яттым. Температурам дүрт көн утыз сигездән төшмәде. Вакыт-вакыт ул хәтта кырыкка җитеп, аңымны югалтып та торганмын. Бу чир йөрәк белән бәйләнгән булып чыкты. Ничек кенә булмасын, монда климат башка иде шул. Сулый торган һава составында утыз процент кислород җитмәве, һава торышының сәгать саен диярлек үзгәреп торулары организмга тискәре йогынты ясады, күрәсең.
Көннәрдән беркөнне киномеханиклар әзерләү курсларына озатырга бездән бер кеше кирәк икән, дигән хәбәр таралды. Бу мине җилкендереп жибәрде Ул кино дигән нәрсәнен ничек булуын, ак полотнода без күргән вакыйгаларны нинди сихри көчләр хәрәкәткә китерүе гажәп тә кызыксындыра иде.
Шушы, әлеге дә баягы, кино сәнгате серләрен белү-төшенү теләге мине чик сакчыларынын Урта Азия округы тарафыннан оештырылган курсларга алып килде.
Округка кергән заставалардан җыелган утыз биш солдат арасыннан без ике кеше—инде гражданкада чагында ук киномеханик булып эшләгән урыс егете Носков һәм мин—курсларны отличнога тәмамлап, икенче категорияле кино-радио механик таныклыгына лаек булдык. Кайбер солдатларның белемнәре хәтта өченче категориягә дә тарта алмаганнарын исәпкә алсак, бу зур уңыш иде. Укылган фәннәрдән сынауларны “5” билгеләренә биргән, барлык төр аппаратураларның, көчәйткечләрнең төзелешен һәм эш принципларын яхшы үзләштергәнлектән, мине Мургаб отряды заставаларының ин югарысына җибәрделәр. Үземне округның, Хорог. Мургаб отрядларының зур. иркен залларында кино күрсәтергә калдырмауларының сәбәбен заставада хезмәт итә башлагач кына анладым. Күп еллардан бирле ремонт-фәлән күрмәгән, искереп тузунын актык чигенә җиткән бу аппаратура-көчәйткечләрне. бер тактлы движокны эшләтү өчен чын белгеч кирәк булган шул.
Бу, “Башгомбәз” (баш каберлек) дип аталган, дингез өсте тигезлегеннән биш мен ике йөз метр биеклектәге гауда кислородның кырык ике проценты җитешми, салкыннар—кырык-кырык биш градуска җитә. Әгәр инде тау араларыннан әфган җиле дә сызгырып исә башласа, ул җелекләреңә кадәр үтеп, тәнеңне үтәли кисеп йөри Бу чакта Казан мех фабрикаларында тегелгән бүрекләр дә. сарык туннары да, киез-итек комбинатында басылган киез итекләр дә җылынны саклап кала алмыйлар. Сине бары тик хәрәкәт кенә җылыта. Сигез, ун сәгатькә чик буен сакларга билгеләнгән урынга килгән ике кешелек нарядның берсе чик буен күзәткәндә, икенче иптәше күтәрә алган ташларны бер өемнән икенчесенә ташый булыр Шулай чиратлашып, таш ташып кына җылынырга мөмкин. Тик атланып йөргән атларыбызга гына кыенга туры килде. .Алар таш ташый алмаганлыктан, ташлардан оеп үзебез ясаган яшерен куышларда хәрәкәтсез торырга мәҗбүр иделәр Шуңа күрә ул мәхлукларны әледән-әле алыштырып тора иделәр
Ә инде кар ява башлап, бураны да купса, бөтен гирә-як ап-акка төренеп кала Кар-бураннын тыгызлыгы шунын кадәр була ки. әйтерсен ул өстенә ишелеп төшеп тора. Хәтта, заставадан ярдәм сорап атылган кызыл төстәге
РӘИС САФИН
ракеталар да. тиешле югарылыгына менеп җиткәнче үк томаланып, күздән югалган була. Чик сакчыларына маяк хезмәте күрсәткән тау-ташлар. аерым билгеләр күмелеп кала.
Шушындый хәвефле төннәрнен берсендә чуаш егете Василий белән нарядта идек. Заставадан унике чакрым тирәсе ераклыкта безне кар өермәсе урап алды Күз ачып йомганчы юл-сукмакларыбыз кар белән тигезләнеп, юкка чыкты. Тирә-як дөм караңгылыкка чумган. Минем арттан эзгә-эз бастырып килгән Василийны чак-чак күреп була. Атларыбыз кар көртләренә бата-чума кайтыр юнәлештә баралар кебек. Бөтен ышаныч аларда хәзер. Озак, бик озак йөрдек без кая барганыбызны белми. Ул вакыт эчендә застава белән безнен араны берничә мәртәбә әйләнеп кайтырлык булды инде. Әгәр туктап калсак, һичшиксез өшеп-катып үләчәкбез. Шулай йөри торгач, берзаман атларыбыз туктап калды. Башларыбызны күтәреп карасак, алдыбызда киез чатырлар тора. Болар безнен заставага каршы. Әфганстан җирендә сарык, кәжә көтүләре көтеп яшәп яткан, совет властенын кан дошманнары булган, элеккеге басмачыларның чатырлары иде. Өстемә кайнар су коелгандай булып китте. Каз тәннәре чыгып, калтыранып куйдым. Әгәр бу адәмнәр сизенеп, безне эләктереп алсалар, ахыры, һичшиксез, фаҗига белән бетәчәк. Йә суеп үтерәчәкләр, йә кол итеп сатачаклар иде Хәзер үзебезнең кайда икәнебезне ачыклагач, тавышсыз-тынсыз. шыпырт кына, тизрәк китү ягын карарга кирәк иде. Көтмәгәндә, нәни чакта әбием өйрәткән, ләкин күптән укымаганлыктан онытылып ук барган догалар апачык булып, исемә килеп төштеләр. Мин аларны тиз-тиз укый башладым "Йә Раббым. үзеңә тапшырдым, рәхмәт-шәфкатеннән ташлама", дим Шулчак кешегә әйтеп, кеше ышанмаслык могҗиза булды. Безнен алдыбызда бүрек кадәр нур йомгагы пәйда булып, застава юнәлешенә тәгәри дә башлады. Ул арада атларыбыз да ана иярделәр.
Тылсымлы нур йомгагы безне заставага кадәр озата барып, ничек пәйда булса, шулай ук юк та булды. Застава начальнигы өлкән лейтенант Шилов чик сакчыларын күтәреп, үзен кая куярга белми, бераз яктырганны көтеп тора иде. Безне үтә дә шатланып каршы алдылар. Ләкин үзебез бу шатлыкның никадәр зур икәнен, анын үлем белән яшәү арасында туганын аңлар хәлдә түгел идек әле.
Мин. наряд башлыгы буларак, өлкән лейтенантка хәлнен ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем
—Сез дәүләт чиген бозып, күрше Әфганстан җиренә кергәнсез. Бу очракта сезнен бер гаебегез дә булмаса да. әгәр төрмәләрдә черисегез килмәсә. бу вакыйганы берәүгә дә. бер кайчан да сөйләргә тиеш түгелсез.—диде ул.
Без сөйләмәскә ант иттек. Бу минем, шул вакытта биргән антымны. 50 ел вакыт үткәннән соң. беренче мәртәбә бозуым.
Шушындый, үтә кырыс шартларда үз Вазыйфаларын чын ир-егетләрчә үтәгән чик сакчыларының, берәүләренең чәчләре коелып, берәүләренен тешләре төшсә дә. бу үзгә, күнекмәгән табигать кочагында яшәп, гомерлеккә йөрәк-кан тамырлары авырулары алсалар да. берсенең дә зарланып, язмышын каргый-каргый шыңшыганын ишетмәдем. Өйдән язган Яна ел белән тәбрикләү открыткаларын, хатларын беренче май бәйрәме көннәрендә алсак та. һичкемгә дәгъва белдермәдек. Чөнки тормыш шартларыбыз шундый иде. Ике ай тирәсенә сузылып, җәйне хәтерләткән арада, янә дә үзәк өзгеч салкын, өермәле кар-бураннары белән кыш башлана. Перевал ябылуга дөнья белән булган бәйләнеш-мөнәсәбәтләребез бары тик яшерен уздырылган телефон элемтәсе аша гына кала. Ләкин физик сыйфатлары ягыннан дөньядагы күп кенә җан ияләреннән калышкан, кеше дигән шушы ин нәфис, ин асыл зат бер генә жан иясе дә түзә алмаган авырлыкларга
түзә ала, чыдый ала, сабыр була ала. Чөнки ул—акыл иясе Кеше, әфган мәкале әйткәнчә: “Таштан каты, чәчәктән йомшак зат.”
Илебез чикләрен безгә сакларга ышанып тапшырганнар икән, димәк, бу зур ышанычны намуслы хезмәтен белән акларга да кирәк. Мондый дәүләт дәрәҗәсендәге эш-гамәлләрне бары тик лаеклы ир-егетләргә генә йөклиләр ләбаса.
Мин чагыштырмача бәхетле гомер кичердем Янәшәмдә үзләренен күркәм кешелек сыйфатларын саклап калган чын иптәшләр булды. Алар үзләренен игелекле ярдәмнәрен тәкъдим итәргә әзер тордылар. Кешене авырлыклар сыный, ул кыенлыклар аша сынала. Нужа күрмәгән, лаеш шулпасы чөмермәгән, тормыш сикәлтәләрен үтеп чыныгу алмаган ир- егетләр һәр очракта да ышанычлы була алмыйлар. Заставада ундүрт ай хезмәтем дәверендә кырыс сынаулар үтеп, чыныгулар алган кешеләрнен никадәрле кешелекле, рәхимле-шәфкатьле булуларын күрдем. Застава башлыгы өлкән лейтенант Петр Шилов шундыйларнын берсе булды. Иленә, үз-үзенә һәрвакыт тугры калган, чандыр гәүдәле, какча янаклы, гәүдәсен хәрбиләрчә төз тоткан, өс-башын һәрвакыт чиста, пөхтә йөрткән, эчкерсез күңелле, олы йөрәкле бу затны мин бервакытта да онытмадым. Ул мина һәрвакыт үрнәк булды Хәрби хезмәт елларыма инде илле ел вакыт үтсә дә, мин аны зур ихтирам белән искә алам.