Логотип Казан Утлары
Шигърият

АККОШТАЙ КАГЫНЫП...


Кемдер айга менә...
Өметләрем, саф хисләрем белән Кайгыларны таптап үтәмен. Салам ишкәк, кәгазь көймә белән Сагыш диңгезендә йөзмәмен...
Тибрәтәмен каләм
Шигырь язу—мавыктыргыч шөгыль, Төгәл хаклык, тәнкыйть, изге хис. Чын сөюсез шигырь—зәвыксыз ул, Айсыз булган кебек язгы кич.
Таһнр-Зөһрәләрдәй сөям дисәм, Яратырга юк бит ярларым. Сагышларын сөйли бәхетсезләр. Шигыремдә мәгънә өсти сыман Киләчәгем, үткән таңнарым.
Хыял белән өмет гел янәшә...
Яшәү көчен бирә өметем.
Канатланып, чын бер шагыйрәдәй Каләм тибрәтәмен көн вә төн.
Гомер юлы
Хак дөньяга бер килгәнбез икән, Ә нигә соң ташлап китәргә?
Мәңгелеккә иркен юллар табып, Мин телимен гомер итәргә.
Аңлый белсәң, дөнья нинди иркен, Иксез-чиксез галәм-дәрьялар!
Океаннарның саны-хисабы юк, Тайга, чүлләр һәм тау-кыялар...
Фирдания ГЫЙЛФАН шагыйрә; "Гомер юлы" исемле китап авторы. Казанда
f
Ләкин һаман нидер бүлешәбез, Сәбәп табып, сугыш ачабыз... Хак газраил килеп баскач алга, Булдыра алсак, аннан качабыз.
Котылсак та үлем тырнагыннан, Күңелләрдән китми кырыслык... Бу дөньяда озак яшәүләрнең Төп сәбәбе—хаклык, тынычлык.
Күңелемне гел бер сорау били: Гомер юлын ничек үтәргә?
...Мәңгелеккә иркен юллар ярып Мин телимен гомер итәргә.
Төшләр хакында
Мин берәүгә шулай сорау бирдем: ‘‘Нигә, димен, төшләр күрәбез?" —Баш миендә уйлар тоткарлана, Шул уйларны төштә күрәбез.
"Үлгән җаннар нигә төшкә керә?" —Җаннар үлми—күккә ашалар... Бар галәмне, үткән, киләчәкне Читтән күреп алар качалар.
"Фәрештәләр нигә төшкә керә, Юлыкмагыз,—диеп,—ялгышка?" —Киләчәкне алдан күрә торып, Каршы килмәгез, дип язмышка.
“Мин төшемдә ак күгәрчен күрдем, Бу төшемне ничек юрарга?” —Киләчәгең бәхетледер,—диде, Бәхет эзләп чык син юлларга.
Әрсез кычыткан
Кычыткан әрсез һәм чорсыз, Кая тели шунда үсә. Орлыкларын чәчә чәчә Бакчалардан кырга күчә.
Гаскәр кебек тезелешеп. Каплап ала кырны, юлны. Үрелдеңме, өзим, диеп, Керпе кебек чәнчи кулны.
Шифалы һәм зифа буйлы, Тылсымлы да, мәкерле дә. Өтеп ала аяк-кулны, Калдыра шул хәтерне дә.
Өлгер үзе, сизгер үзе— Инәләре саклый аны.
Әллә, дуслар, кычытканның Кеше сыман микән җаны?