ТАРИХЫБЫЗНЫҢ ТУТЫКМАС БЕР КӨЗГЕСЕ
Узган 2006 елда «Казан утлары» журналының Меңенче саны чыгуын билгеләп уздык. Бу вакыйганың гыйбрәтле әһәмиятен анлар өчен кайбер фактларны кыскача гына тезислар рәвешендә искә алу да җитә.
Хәзерге Русиядә, хәтта тупрагы, халык саны буенча бүгенге Русиядән күпкә зуррак СССРда басма сүзе, милли телдәге матбагасы 150-200 елдан артык булган халыклар бар икән.
Милли татар телендәге матбугатның дөньяга чыга башлавына, 1905 елдан исәпләсәк, нибары 102 генә ел...
Яңа дәвер, ягъни совет хакимияте урнашкач, төгәлрәк әйткәндә, XX гасырның 20нче елларыннан чыга башлаган төрле милли телләрдәге «калын» журналлар арасында бары бер «Казан утлары» гына 2006 елның февраленә үзенең 1000 нче санын чыгаруга ирешә алган икән. «Безнең юл»дан башлап даими рәвештә чыгып килә торган «Казан утлары», төрле сәяси басымнарга, сугыш елларындагы авырлыкларга карамыйча яши алган булса, димәк, моның үзенә хас сәбәпләре дә бар дигән сүз.
Әйе, сәбәпләр, һичшиксез, бар. Шулардай мин иң элек икесен атар идем. Беренчесе милли матбага өчен озак еллар көрәшү дәвамында ирешелгән нәтижәләрне саклау омтылышы булса, икенчесе, әлбәттә, инкыйлабка кадәр тупланган тәҗрибәнең дә билгеле күләмдәге әһәмияте иде. Мәсәлән, «Ан». «Әлгасрел-жәдит», «Шура» журналларын чыгаруда тупланган бай тәжрибә. Бу журналлардан эчтәлегенең байлыгы, басма сүз культурасының югарылыгы, ниһаять, гомеренең озынлыгы буенча иң саллысы, иң кыйммәтлесе, һичшиксез, «Шура» журналы иле. Шуңа күрә аның чыга башлавына 100 ел тулуны бераз киңрәк һәм махсус билгеләү очраклы түгелдер.
Татар телендә гәзит-журналлар чыгаруга булган барлык омтылышлар Русия хөкүмәте тарафыннан эзлекле һәм катгый рәвештә тыела килде. Бу—тулысынча расланган бәхәссез факт. Ләкин халыкның үз ана телендәге вакытлы матбугатка булган ихтыяҗы, омтылышы моңа карап кына яшәүдән туктамады. Шуңа күрә XIX гасырның өченче чирекләреннән башлап Каюм Насыйри һәм башкалар тарафыннан чыгарылган төрле календарьлар, җөмләдән мәгълүм Рәшид казый— Габдерәшид Ибраһим тырышлыгы белән озак еллар дәвамында нәшер ителгән «Миръат» альманахы һәм шунын ише гайре басмалар халкыбызның вакытлы матбугатка булган ихтыяҗын өлешчә канәгатьләндерүгә, ягъни «сусауны» беркадәрле басуга булышкан иде.
1883 елдан Бакчасарайда мәшһүр реформатор Исмәгыйль бәй Гаспралының нигездә кырымтатар телендә чыгарган «Тәрҗеман» гәзите Русия империясендәге төрки халыкларның, җөмләдән татарларның да укымышлырак катламнары өчен
дистә еллар дәвамында бердәнбер көндәлек басма сүз үрнәге булып хезмәт итте Билгеле сәбәпләр (теленен беркадәр авырлыгы, шул чордагы коммуникацион мөмкинлекләрнең начарлыгы) аркасында -Тәрҗеман- таррак даирәләрдә таралса да. анын иҗтимагый һәм психологик тәэсире гаять зур булды. Ул, бер үк вакытта, булачак татар журналистларына тәжрибә туплар өчен зарурый мәйдан, тәжрибә мәктәбе буларак та хезмәт итте. Шулай ук дистәләгән еллар буена халыкның үз телендә гәзит-журнал булдырунын әһәмиятен, зарурлыгын тагын да тирәнрәк анларга ярдәм итте Һәр халыкка анын үз ана телендә сөйләп, һәр конкрет кавемнең үз мәнфәгатьләренә, үз омтылышларына жавап бирә торган милли гәзит-журналы кирәклеген күрсәтте Ләкин гасырлар буена чын-чынлап халыклар төрмәсе була килгән Русиядә мондый табигый ихтыяж да канәгатьләндерелмичә кала бирде Мәсьәлә унай хәл ителсен өчен империянен нигезләрен какшатырлык зур социаль-иҗгимагый зилзилә кирәк булган икән Бары патша тәхетен дер селкеткән һәм. Тукайча әйткәндә, халык «бер тан белән» уянган 1905 елдан башлап, йөз ел чамасы сузылган эзлекле көрәш нәтиҗәсе буларак, татарларнын үз милли матбагачылыгы мәйданга чыкты Аз вакыт эчендә ул киң колач җәйде империянен татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә—төрле шәһәрләр һәм почмакларда бер-бер артлы татарча гәзит-журналлар чыга башлады.1
Социаль-ижтимагый тигезлеккә, рухи яктылыкка омтылу нәтиҗәсендә һәм милли-азатлык өчен көрәш дулкыннарында дөнья күргән бу гәзит-журналларнын күпчелегенә, нигездә, фикердә хөрлек, гамәлдә гаделлек, бер сүз белән әйткәндә, табигый халыкчанлык сыйфатлары, ахыр чиктә шуларга омтылу теләге хас иде Алардагы фикер төрлелеге, ачыктан-ачык сөйләшергә, шул рәвешчә аңлашырга омтылыш күренешләре шуны раслый. Әлбәттә, мондый теләкләрнен тормышка ашуында аларны кемнен нәрсәне ничегрәк аңлавы. нинди чаралар белән гамәлгә кертүе һәм шушы юнәлештәге тәҗрибәнең булуы, яисә җитеп җитмәве дә үзен сиздергәндер, һәрхәлдә, ничек кенә булмасын. 1917 елга кадәр чыккан күпсанлы гәзит-журналлар арасында либерал-демократик. яисә сул карашлы басмалар белән янәшәдә идея-фикерләре шактый буталчык яки консерватив эчтәлектәгсләре. хәтта клерикаль рухлы дип әйтерлекләре дә бар һәм җитәрлек иде Мондый хәл исә шул чор татар җәмгыятендә табигый плюрализм, ягъни фикерләү хөрлеге күренеше урнаша башлавына, иң кимендә анын орлыклары сибелүенә ныклы дәлил булса кирәк.
Менә шул төрле юнәлештәге күпсанлы татарча гәзит-журналлар арасында тоткан юлынын киңлеге, эчтәлегенең байлыгы, полиграфик эшләнешенен лә югары сыйфаты һәм плюрализм рухының эзлеклелеге белән аерым урын биләгән басмаларның берсе һәм ин абруйлысы. һичшиксез, «Шура» журналы иле 1908 елнын башыннан ук 1917 елнын ахырына кадәр тәртипле рәвештә айга икешәр мәртәбә чыгып килгән, шул дәвердә барлыгы 240 саны дөнья күргән бу журнал бер
' Гасыр башы һәм. гомумән. XX firn татар вакытлы матбугатының барлыкка килү үсү һ.*м торгынлыкка тишү үм-нчәлск к»|М- хакындагы гомум күзәтүне tiiviaii чк 19*) > 19.’i еллар арасында чыккан 312 гә.пп һәм 89 журналның тулы күревткечен кара* ыа I айнаноп I’ Мар.ыноь Р . Шакуров Ф Татарская периодическая печать начала XX века Библиографический указатель Казань Милли китап 2000 С 316
Ф Карими (сулдан уңга). Р Фахреддин 3 Рәмиев (Дэрдмэнд) 1909 елгы фатодин фрагмент
татар мохитендә генә түгел, бәлки бөтен Русиядә, хәтта аннан тыштагы башка мөселман төркиләре арасында да киң таралган популяр басма иде.
Журнал, мәгълүм булганча, күренекле татар сәнәгатьчеләреннән бертуган Шакир һәм Закир (шагыйрь Дәрдмәнд) Рәмиевләрнен өзлексез һәм тотрыклы рәвештә тәэмин иткән чыгымнары исәбенә Оренбург шәһәрендә нәшер ителә. Ул 1906 елдан шул ук меценатлар нигезләгән һәм мәгълүм мәгърифәтче әдип Фатыйх Кәрими редакциясендә чыгып килгән абруйлы «Вакыт» гәзитенен кушымтасы сыйфатында барлыкка килә.
Беренче саныннан алып соңгысына кадәр «Шура»ның баш мөхәррире, 1906 елда ук Уфадан Оренбургка махсус чакырылган Риза казый—шул чордагы ин абруйлы әдип, тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин (1859—1935) була. Журналның югарыда кыскача күрсәтелгән уңай сыйфатларга (эчтәлектәге байлыктан тыш рухи хөрлеккә, кин популярлыкка) ирешүен чын- чынлап тәэмин иткән, итә алган зат һәм наширләрдән гамәлдә, фикердә тулы иреклеккә хокук, хәзергечә әйтсәк, «карт-бланш» ала алган шәхес тә. һичшиксез, шул ук Ризаэддин Фәхреддин иде.
Баш мөхәррирнең нинди басма булдырырга теләвен һәм нәрсәгә омтылуын журналның беренче санында беренче биттә басылган «Мәсләк вә максад» исемле кереш сүзеннән—программасыннан күрергә мөмкин:
«Шура» милләтне гыйлемле, мәгърифәтле итмәк хакында, мәшавәрәт мәжлесе [б|улачактыр. Эстәдеге кемсә ошбу мәҗлестә сөйләр вә эстәдеге адәм дә тынлар Шәхсияттән вә гарызлардан (дәгъваләрдән—М.Г.) саф [б]улмак шарты илә. милләт мәнфәгате арзусы илә (теләге белән—М.Г.) язылмыш мәкалә вә фикерләр өчен «Шура» битләре һәрвакыт ачыктыр. Кагыйдәсе илен улан интикадларны (булган тәнкыйтьләрне—М.Г.) «Шура» тәшәккер илә кабул итәр вә бәйлә хокуктан көндисе дә мөстәфид улыр (үзе дә файдаланучы булыр—М.Г.)»
Бу кечкенә өзекнен төп мәгънәгә ия сүзләре «мәшавәрәт мәжлесе» дигән гыйбарәдер; ул «киңәш мәжлесе. фикер алышу урыны» дигәнне анлата (гарәпчә «шура» сүзе дә шул «мәшавәрәт» белән бер үк тамырдан һәм ул да «кинәш» мәгънәсендә). Димәк, югарыда журналга хас дип билгеләгән төп сыйфат—фикерләү иреклеген тану, ягъни плюрализм принцибын яклау сыйфаты очраклы күренеш, яисә мәсләксезлектән килеп чыга торган башбаштаклык нәтиҗәсе түгел икән. Ул, һичшиксез, наширләр һәм җаваплы мөхәррир гамәлгә ашырырга теләгән, мөмкин кадәр тормышка да ашырылган программа жимеше иде. Әйтергә кирәк. Риза казый җитәкләгән журнал редакциясе үзенең вәгъдәсенә ахыргача тугрылыклы булып кала алды. Ахун һәм миллионердан алып авыл хәлфәсе белән эшче-наборщикка кадәр, киң танылган мәгълүм әдипләр, галимнәр янында өйрәнчек шәкертләр дә журналда актив катнаштылар.
Авторлар арасында Идел-Урал һәм Себер ягы татарлары күпчелекне тәшкил итсә дә, алар белән янәшәдә Кавказ. Кырым һәм Урта Азия, хәтта Шәркый Төркестан, Төркия, Сүрия, Мисыр кебек ераграк илләрдәге каләм ияләренең дә чыгышларына киң урын бирелгән иде.
Ә журналда басылган материаллар арасында ниндиләре генә юк! Зур проблемаларны күтәргән иҗтимагый, икътисади фәлсәфи, дини темаларга багышланган тирән эчтәлекле хезмәтләр белән янәшәдә чын сәнгатьчә язылган әдәби әсәрләр—шигырьләр, хикәяләр булыр. Мәктәп-мәдрәсә, тәгьлим-тәрбия һәм. гомумән, мәгарифчелекнең катлаулы мәсьәләләрен күтәреп чыккан актуаль мәкаләләр янында төп мәгънәсе белән кирәклеге шул чорда ук чамалы булган, ләкин укучыларның активлыгын чагылдыра торган язмаларны да күрәсең.
Сораулар артыннан сораулар куелса, аларга бирелгән җаваплар да төрлечә, житди уйланырлык итеп язылган. Вакыт-вакыт күптән узган чорларны сагынган монлы яки идеаллаштырып мактаган тантаналы язмалар очраштыргаласа, киләчәкне кайгырткан борчылулар, якты өметләр белән өртелгән хыяллар да аз түгел Милли тарихны яктырту, милләтнең бүгенге хәлен кайгырту эзлекле рәвештә чагылыш тапкан шикелле, башка илләр, халыклар, аларның күренекле вәкилләре хакында ихтирам белән язылган материаллар да, кем әйтмешли, артыгы белән җитәрлек.
Баштарак «Тәрҗеман» гәзите тәэсирендә «уртак тел» идеясе белән мавыгу, шуңа күрә «корама телле» язмаларга урын бирү күзәтелсә дә, әдәби тел халык сөйләшенә якын булырга тиеш дигән караш журнал уздырган «Тел ярышы» нәтижәсенлә җиңел чыга. (Укучылар фикере буенча беренчелек Мәжит Гафуринын саф татарча язылган хикәясенә бирелә.) Актуаль иҗтимагый, гыйльми мәсьәләләрне редакция үзе күтәреп чыккан, махсус фикер алышу оештырган төсле җәмәгатьчелек куйган проблемалар ла киннән яктыртыла; укучылар тарафыннан бирелгән вак-төяк сорауларга да журнал ихтирам белән мөмкин кадәр тулырак җавап бирергә тырыша. Тирән интеллектуаль хаҗәтләрне канәгатьләндерүгә хезмәт итә торган әсәрләр белән күршедә гап- гади көнкүреш мәсьәләләренә, ырым- шырымнарга, гадәт-йолаларга кагылган язмалар да журналда мул урын алган Һ.6.1
Кыскасы, тормыш һәм анын күренешләре, ихтыяҗлары, мәшәкатьләре никадәр күп төрле, бер үк вакыгга һәм гади, һәм гажәп катлаулы булган шикелле, «Шура» журналының эчтәлеге дә, анда басылган материаллар да гадәти генә санап чыгуга бирелмәс дәрәҗәдә төрле-төрле, искитәрлек бай иде. Һәрхәлдә, бу басмага карата аны XX гасыр башы татар тормышының «энциклопедиясе» дип бәяләгән фикерләр хакыйкатьтән әллә ни ерак тормый.
Ниһаять, шуны да икеләнмичә әйтергә мөмкин әдип, галим, фикер иясе, педагог, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннен бәхәссез бөеклеге гранит баганаларга тиң нигезләр өстендә торса, шул ныклы баганаларнын берсе, һичшиксез, «Шура» журналы иде.
Кыскача гына тасвирланган шушы сыйфаты белән «Шура» журналы үзе чыгып торган елларда да, аннан соң да интеллектуаль җәмәгатьчелегебез игътибары үзәгендә булды. Хәтга тоталитар совет идеологиясе ажгырып торган елларда да татар галимнәренең (чын галимнәрнең, әлбәттә) анын белән кызыксынуы кимемәгән иде. дип икеләнмичә әйтергә мөмкин. Гәрчә, формаль «сыйнфыйлык» һәм «заман таләпләреннән» чыгып, сүздә, декларациядә журналны мөмкин кадәр ныграк тәнкыйть игү мәҗбүри булса да Дөрес, аерым авторлар. анын «киңәш мәҗлесе» икәнлеген белмичә яки истән чыгарып, кайбер шәхси карашларга хас галәмәтләрне («Шура» әнә болай дип әйткән иде» рәвешендә) бөтен басманың тулаем сыйфаты кебек анлау һәм аңлату белән чикләнсәләр лә. Шуна күрә өлкән буын авторларыбыз арасында журнал материалларыннан адрес-фадәнен күрсәтмичә генә файдалану фактлары да аз булмады Чөнки узып киткән гасыр башындагы иҗтимагый, мәдәни, рухи хантыбызны яхшылап белергә, аңларга теләгән һәм теләүчеләр өчен «Шура» журналы бетмәс-төкәнмәс чыганаклар хәзинәлеге булып хезмәт итте һәм китәчәкгә дә итәчәк
Кыскасы, кайсы яктан килеп карасаң ла. XX гасыр башында якты өметләр белән бер кабынып, гөрләп алган мәдәни тормышыбызның кабатланмас күренеше, хәтта үзенчәлекле тарихи көзгесе булган «Шура» журналын һәрьяклап һәм җентекләп өйрәнү, гадел бәясен бирү, анын эчтатегеннән файдалану бүген дәбезнен алда торган актуаль бурычларның берседер
Киләчәктә дә шулай булуы шик тудырмый