Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИРАТ КҮПЕРЕНДӘ


Чәчән сулышы
Нинди сулыш бу—кан исе килә? Нинди язмыш бу—тоташ өермә. Көн дә бер хәбәр—кемнәр соң алар, һәр киселгән баш җанны көйдерә?!
Нинди җилләр бу—тоташ тузанлы? Атлар өченгә туры юл бармы? Киселгән өмет тәнне өшетә, Кая куярга белмим бу җанны.
Нинди карлар бу—тынмыйча ява, Фәрештәләрнең күз яше тама. Кара болытлар кояшны талкый, Сулар да гүя кирегә ага.
Нинди сулыш бу—тыннар кысыла, Энәдән атлыйм, аяк очында.
Афәт якадан ала түгелме?— Күңел сырхаулы, йөрәк пошына...
Яшерен сөю
Алтыдагы—алтмышта шул, диләр. Утыздадыр, бәлки?.. Илледә?.. Ниндидер бер яшерен сөю белән Сөйдем бугай туган илне дә.
Бик сөйкемле булган өченме соң. Бик ягымлы булган өченме? - Яшерен сөю белән янып сөйдем Мин беренче укытучымны.
Яшерен янып тилмергәннәр саный Яшьлек күкләренең йолдызын. Яшерен генә сөеп йөрдем мин дә Авылымның үсмер бер кызын.
Бездән соң да яңа яшьләр килсен. Мәхәббәттә янып-көйсеннәр. Яшерен сөюме ул, юкмы... әмма Минем кебек чынлап сөйсеннәр. Мәхәббәттә ян-көй
Кодрәтеңне синең күрсеннәр,
♦ Соям!» дигән сүзне кирәк чакта, Яшермичә әйтә белсеннәр...
МОҢЛЫ, диләр...
Нигә моңлы, диләр, синең жаның? Бер моңлысы шул мин дөньяның. Диңгезләрнең ялгыз дулкыны мин. Бер бөркете ялгыз кыяның.
Нигә моңлы, диләр, синең жаның? Юк. мин канәгате дөньяның.
Мин әнинең чиксез куанычы, Мин дәвамы газиз пар жанның.
Нигә моңлы, диләр, синең жаның? Җырчы баласы мин таңнарның. Җилләрнең мнн иң-нң Назлысыдыр, Сердәшедер бөдрә талларның.
Нигә моңлы, диләр, синең жаның? Гүя шуны аңлый алмыйлар: Бу дөньяны чынлап яратканнар Моңланмыйча кала алмыйлар...
Гомер
Я1ИӘ1ӘН саен азая бара, Азайган саен күпне көтәсең. Аз нәрсә һәрчак кадерле була. Ходай бүләге ни хәл итәсең.
Гомер йом1агың бердәнбер бит ул, Бер генә тапкыр аны сүтәсең. Үзгәртәм димә, юктыр бер чара. Ходай бүләге шөкер итәсең.
Телисеңме син, теләмисеңме. Йомгак очына берчак житәсең. Бирелгәненә шокер итә бел. Ходай бүләге ни хәл итәсең!
Бушанулар кирәк
Әлсерәгән, ялын күккә чөеп. Ак күбектә чаба Чулманым. Ялкынсыш ан чагың күп күрсәм дә, Мондый ярсу юктыр булганың.
Ярларыңа типтең кешни-кешни,
Аңлаганга сине, тынмадым. Сиңа да бит бушанулар кирәк, һәрбер җанга кирәк, Чулманым!
Сират күперендә
Кылдан нечкә, кылычлардан үткен Сират күперендә мин бүген.
Алларымда намус офыгым бар, Фәрештәле минем үз күгем.
Кемдер курка, кемдер икеләнә, Шул күпергә аяк басарга. Кемдер йөри, әнә, башын ташлап, Яңабаштан аны ясарга.
Кылдан нечкә, кылычлардан үткен— Куркытадыр кемдер йөрәген?! Сынауларга калгач гына җаннар Барлый башлый кемгә кирәген.
Сират күпереннән үтеп барыш— Күпме җаннар китәр упкынга? Ә мин атлыйм ныклы адымнарда— Җаным намусыма тотынган...
Касәмне күтәрәм...
Җидегән йолдыз ул—мәхәббәт касәбез, Төннәрен икәүләп шәрабен эчәбез.
Шаһитка сүрелмәс йолдызлар сайлагыз, Арага җиде ят кермәсен дисәгез.
Җидегән йолдыз ул—мәхәббәт көзгебез, Аңарга карашлар сихерле тартыла. Караңгы төндә дә, болытны аралап, Шул йолдыз кабына мәхәббәт хакына.
Җидегән йолдыз ул—төнебез кояшы: Вәгьдәләр күкләрдә эленеп калмады. Шәрабләр кулда да, күктә дә чайпалды. Тик алар читләргә таммады.
Җидегән йолдыз ул— Уртаклык билгебез, Югалтмый яшикче яктысын гомергә, Мин бүген мәхәббәт касәсен күтәрәм— Iйолдызлы мәхәббәт яктырсын, Нурлары агылсын күңелгә!