Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шамил Бикчуриннын, тууына 80 ел


Үткән гасырнын житмешенче-сиксәненче елларында Татарстан нефтьчеләренә багышланган романнары өчен республика әдәби жәмәгатьчслегеннән җылы фикерләр һәм күпләгән хуплау сүхзәре ишеткән Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин 1928 елнын 3 гыйнварында Әлмәт районынын Минлебай авылында туа. Авылда һәм Әлмәтгә укып ун сыйныф тәмамлагач ул 1945 елда Казанга килеп, ике ел театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт драма театрында актер булып эшли 19481952 елларда армиядә хезмәт итә. Аннары ул Әлмәтгә төрле эшләрдә эшли. 1958-62 елларда Лениногорскида чыга торган «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясендә промышленность бүлеген җитәкли. 1965-67 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый
Ш. Бикчуриннын нефтьчеләргә багышланган мәкаләләре һәм хикәяләре 1957 елдан «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында басыла башлый Алар сонрак аерым җыентык булып га дөнья күрә
1961 елда Ш Бикчурин үзенен «Тальян моны» исемле музыкаль комедиясен яза һәм бу әсәр шул ук елны Әлмәт театрында, ә бераз сонрак Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторнын икенче драма әсәре «Бергә, гомергә» Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 1964 елда уйнала
Алтмышынчы елларнын икенче яртысында Ш Бикчурин нефтьчеләр турында кин планлы проза әсәре язуга керешә 1972 елда «Каты токым» романы «Казан утлары» журналында басылу белән әдәби җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә Роман сонрак татар, рус һәм словак телләрендә китап булып басыла.
1980 елда Ш Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын да тәмамлый һәм ул «Казан утлары» журналында дөнья күрә (1981 ел. 4-5 саннар) Роман сонрак русчага тәрҗемә ителеп «Волга» журналында да басыла
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ш Бикчурин 1978 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.