Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАМУСЛЫ КЕШЕЛӘР


"Лны кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белән тамгаласалар да. кемнәр генә нинди генә ачулы ку» караюлары белән чәнчесәләр дә. Нуриасма үленең алар очен буй җитмәс биеклектә торуын аңлады
Ф Садриев. “Тан жиле"
Бу язмабызга исем итеп алынган “намус" төшенчәсен күргәч бәлки күпләр, бигрәк тә яшь буын вәкилләре, сәерсенеп китәр, аптырашта калыр Чөнки сонгы елларда без ул сүзне, ул төшенчәне онытып ук барабыз бугай инде. "Яна икътисади һәм сәяси шартларга бәйле рәвештә", ягъни җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша бару сәбәпле, без хәзер үзебезгә яна юнәлеш, яна кыйбла табарга телибез, ахрысы
Ләкин ныклап уйлаганда бу мөмкин эшме икән соң? Без моңарчы озак еллар буе үз күңелләребездә йөрткән рухи идеалларны тиз генә бүтәнгә алыштыра алабыз микән’’
Танылган прозаик Фоат Садриевнын романнары һәм повестьлары безгә бу хакта уйлану өчен гаять мул азык бирә, чөнки аларда җәмгыятебезнең сонгы егерме елдагы тормышы үзенең бик тә типик чагылышын таба.
Язучының "Казан утларьГнда басылган "Тан җиле" романы турында 1993 ел буена журнал битләрендә зур сөйләшү барды Бу сөйләшүгә инде унбиш еллап гомер үтсә дә һәм шул сәбәпле байтак фикерләр онытылган булса да. анын бөтен барышын, эчтәлеген хәзер яңартып торасы килми. Бары тик безнең менә хәзерге гормыги. бүгенге әдәбият очен ул әсәрнең һәм шуңа бәйле рәвештә әлеге сөйләшүнең әһәмиятен генә ачыклап китәсе килә. Ул рухи-әхлакый яктан “искермәде" микән’ Хәзерге гормыги. димәк, капиталистик мөнәсәбәтләр урнашкан яна яшәеш очен. әлеге романның әһәмияте нәрсәдә’’ Унбиш ел вакыт узганнан сон без ул романга ничек карыйбыз, аны ничек ашыйбыз, ничек кабул итәбез?
"Читтән караганда аны фәрештә дип кабул итәргә мөмкин иде кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулык астыннан кардай ак чәчләр күренеп тора Әнә ул. ак фәрештә сыман, ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгән чүәкләрен янәшә кигерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде "
Романның ин беренче юлларында ук укучыга әнә шундый фәрештә сыман тәкъдим ителгән Нуриасма, чыннан да, әсәр дәвамында да шул югарылыкта торып кала. Уллар һәм оныклар үстергән гап-гади бер авыл әбис Нуриасма әсәрдә ялганга, алдауга,хәйләгә каршы куела "Ә ялган үзе. ана төртеп күрсәтеп торуга карамастан, кимемәде, көчәйде генә. Ялганлаучылар тагын да хәйләкәррәк була бара Мизхәте дә шундый булыр микәнни?”
Ләкин Нуриәсманың үзенең ныклы карашы менә мондый Безнең хәтергә бик озакка сеңеп калачак әлеге җавап аның килене Мәдинәгә әйткән сүзләрендә чагыла
—"Их. кызым, кызым,—диде ул анын бирчәеп беткән кулларын сыпырып Күзгә күренмәс әйберләр җимерелә шул Син бүген бернинди начарлык эшләмәдем дип уйлыйсың. Булса да. әз генә, энә очы кадәр генә гаебем бардыр дип 9. >к. у . м г
129
уйлыйсын. Ялгышасын, кызым. Өрфия калынлыгы гына түбән төш—син беттем дип уйла. Ә өрфия калынлыгы күтәрелү өчен кайчакта бер кеше гомере дә җитми. Кем белә, монын өчен берничә буын тормышы кирәктер .."
Нуриасма холкы-табигатенең асылын ачып салган бу сүзләр әлеге әңгәмәдә шактый урынлы килеп чыга чыгуын, ләкин шулай да, без укучылар аларда күбрәк авторның фәлсәфи уйлануы чагыла дип саныйбыз, һәм моннан романга һич тә зыян килгән дип булмый. Чөнки образлы фикерләү шартлылыгы иҗатчының моның ише алымнарына киң юл ача ул.
Әйе. кешелек җәмгыятенең рухи-әхлакый үсеше бик тә акырын бара. Үтә дә авырлык белән бара ул. Ә кайсыбер чорларда—мисалга без яшәгән елларны алырга мөмкин—ул үсеш тукталып ук кала, җәмгыять аска таба да тәгәри башлый. Мондый елларда акча һәм тамак колына әверелгән кешеләр "намус", "иман", "гаделлек" дигән иң төп ориентирларны—яшәеш кыйбласын бөтенләй оныталар, кирәкмәгән нәрсәгә санап аларны юл читенә үк атып бәрәләр.
Андый вакытларда Нуриасма кебек намуслы кешеләр күнелендә менә мондый кичерешләр туа:
• Әйтерсен лә аның өстенә коточкыч стена акрын гына ава иде. Аны аудармый калу мөмкин түгел, ул берүзе, янында ярдәмгә беркем дә юк иде. Дөрес, бу күренмәс стенаның теге ягына чыгып, үзеңне сытылудан коткарып була. Бәлкем шулай итәргәдер?"
Колхоз рәисенә каршы бармас өчен роман геройларының барысы да диярлек милиция тикшерүчесенә ялган күрсәтмә биргәч, “бу якта" бер ялгызы торып калган Нуриәсмада әнә шундый уйлар туа.
Әйе. "Таң җиле" романы героинясы Нуриасма бүтәнрәк холыкка ия шул. Ул көтүдәге малларның берсе кебек кенә түгел. Ул—олы хәреф белән Кеше дип языла һәм горур итеп әйтелә торган зат. Шуңа күрә Нуриасма күңеленә килгән менә бу уйлар әсәрнең бөтен барышы белән аклана. Аннан сон алар без күрергә, без ишетергә теләгән уйлар да бит әле:
“Юк. диде ул үз-үзенә. Стенаны аудармыйча тотып торучылар кирәк. Нуриасма ак нур булып аларны чакырачак. Ул үзе хәзер кирәкми Бөтен өмет аларда, аны күрүчеләрдә, аңа иярүчеләрдә ."
"Фәрештә кебек" дигән чагыштырудан башланган романның уртасындагы "ак нур булып" дигән сүзләр, чыннан да. Нуриасма образының бөтен әһәмиятен, рухи- эстетик кыйммәтен ачып сала.
Сүз уңаенда әйтеп китсәк. Нуриасманын әлеге фикере безнең моңа кадәрге әдәбиятыбызның да асылы, төп максаты иде бит ул. Чыннан да. моңа кадәр иҗат ителеп халкыбыз күңеленә яткан, аның күңеленә хуш килгән ин яхшы әсәрләребез алар нәкъ менә шундый "ак нур" кебек көчле тәэсир итүләре, аклык-пакьлек. сафлык, гаделлек үрнәге булулары белән көчле һәм кадерле иделәр. Нәкъ шушы мәсьәләдә үткән гасырның җитмешенче елларында әдипләр арасында фикер каршылыгы да килеп чыккан иде. Бер иш язучылар әдәби әсәр геройларының укучыга үрнәк булырга тиешлеген хуплады (Г. Әпсәләмов һ.б). ә икенчеләре исә образлар гыйбрәтле язмышка ия булса яхшырак дигән фикер үткәрде (А. Гыйләжев һ.б.).
Аннан соң күп еллар үтте. Әдәбиятыбызда гыйбрәтле геройлар шул кадәр күп үрчеде ки. хәтта хәзер әдәбиятыбызның тәрбияви көче турында сүз йөртүе дә авырлашты. Тулаем әдәби әсәрләр, бигрәк тә проза әсәрләре, тормышка шулкадәр лә нык якынайды, хәтта аларны күп чагында чынбарлыкның турыдан-туры копиясе дә дип карарга мөмкин кебек. Ягъни әйләнә-тирәдә без нәрсә күрсәк, әдәби әсәрдә еш кына шуны тәкъдим итә башлады. Бу хәл соңгы елларда бигрәк тә уртакул талантка ия язучылар иҗатында күзәтелә.
Әнә шундый әсәрләргә каршы итеп Фоат Садриевнын икенче бер әсәрен—1987 елда язылган "Шаһзаманов эше"—повестен куясы килә. Бу әсәрнең башланып китүе үк инде бүтән рухта, башка аһәңдә:
Мондый хәл килеп чыгар дип колхозда беркем дә уйламаган иде."
"Илһамның дөп-дөп басып, бик сәер кыяфәттә килүен күреп, барысы да ана таба борылдылар. Бригадир Латыйпов, уңга тайпылып уртадан юл бирде. Илһамның
йодрыклары гына түгел, иреннәре, күзләре дә ачу белән кысылды, ун як янагы дерт-дерт тартышты Яхъя, нәрсәдер сизенеп, көлүеннән туктап калды, анын күзләре киерелеп ачылды Ләкин инде соң иде: Илһам тимердәй йодрыгы белән анын янагына китереп кундырды. Бу шулкадәр тиз. шулкадәр көтмәгәндә булды ки. барысы да аяз көнне яшен суккандай катып калды. Яхъя мәтәлеп китте һәм чәчәк түтәлен әйләндереп алган тимерчыбык рәшәткәгә башы белән төртелеп, гуктап калды Читгәрәк торучылар да бу якка борылдылар, идарә алды “аһ“ итте"
Юк. без хәзер экраннарда һәм китапларда күпләп очрата торган чираттагы боевик” түгел бу Повестьның башына ук урнаштырылса да ул—әсәрдәге бердәнбер шундый күренеш Ә анын бөтен калган өлеше әнә шул вакыйганы тикшерүгә багышлана. Әсәр иң тәүге биттә үк җитди интрига тудырып, укучыны соңгы битләргә кадәр киеренке халәттә, кызыксыну, жавап табасы килү халәтендә тота.
Ә жавап ул чынлап та нинди сон?
Матур гына гаиләсе булган, хатыны белән бергәләп балалар үстергән, колхозда да алдынгы саналган, яхшы колхозчы һәм әйбәт кеше буларак партиядә торган Илһамның әлеге гамәленең сере бик тирәндә ята. Ул сергә бару дәвамында без. укучылар, баштарак ялгыш (яисә тулы булмаган) җавапка да килеп юлыгабыз Чөнки Илһам яшь чагында әлеге Яхъя исемле агрономнын хатыны белән йөргән була. Чын сөю утында яна-яна! Тикшерүче башта Илһам әнә шунын өчен Яхъядан үч алган дип тә уйлый. Әмма Илһам мондый жавапны расламый “Юк. мин анын өчен сукмадым!"—ди.
Бу уңайдан повестьтагы бер бик хикмәтле эпизодны искә алмый үтү һич мөмкин түгел.
Илһам белән бик яратышып йөресә дә. Гөл зала Яхъяга кияүгә чыккан бит инде, алар бергә яшәп ягалар. Күпмедер вакыт үткәч Илһам да өйләнергә була һәм нәрсә эшли дисез? Ул шушы адымга рөхсәт сорап Гөлзада янына килә. "Син рөхсәт итсәң, мин өйләнер илем "—ди!
Белмим, бу эпизодны язучының иҗади фантазиясе гудырдымы икән, әллә автор чыннан да тормышта булган шундый бер очракны күреп, ишетеп алганмы -әмма ул Илһамнын холкын, табигатен, анын бөтен барлыгын шуның кадәр төгәл ачып бирә—шаклар катарсың! Менә шуннан сон инде син Илһамны алдагы роман героинясы Нуриасмага иш түгел дип әйтеп кара!
Әйе. алар икесе дә—Нуриасма да. Илһам да—намуслы кешеләр Беренчесе колхоз рәисен яклар өчен генә ялган сөйли алмын, ялган адым атлый алмый, ә бусы—үзен ялганга этәргән агроном Яхъяга сугып җибәрә Чөнки Яхъя, төнлә тракторчы Илһамнын басуны бик үк төгәл күрмәвеннән файдаланып, анда үскән менә дигән борчакны юк иттергән' Тикшерергә киләсе түрәләргә үзе яхшы булып күренер өчен! Әнә шундый пычрак максат белән'
Яхъяның әнә шул әшәке ялганын, үзенен бик тә нык алданганын иртән кон яктыргач кына аңлаган Илһам инде нәрсә эшләргә лә белмичә, ярсый-ярсый авылга кайта, өенә кереп тынычлану өчен дип байтак кына хәмер каба Әмма алай да тынычлана алмагач, идарә янына китә Ә анда Яхъя исә. үч иткәндәй, рәхәтләнеп көлә-көлә басып тора' Шул вакыттагы Илһамнын халәте безгә бик тә аңлашыла теге вакытга анын сөйгәнен тарпан алган әлеге нажал Яхъя аны тагын бер мәртәбә алдады бит! Әле җитмәсә, хәзер Илһам килгәндә, башларын артка ташлыЙ-ташлый көлеп тора' Тантана итә!
Шуңа күрә әсәрдә намуслы Илһамнын Яхъяга саллы гына итеп берне кундыруы, тегесенең исә мәтәлеп үк китүе—укучы көткән, теләгән гамәл буларак кабул ите 1ә
Илһамны партиядән чыгарырга теләүләре һәм шунын өчен анын бик нык борчылуы уңаеннан биредә мәрхүм әдибебез Тәүфикъ Әйди фикере искә төшә "Партиядән чыгарылу- шундый зур кайгымыни сон ул' дигән шик белдергән иле ул бер язмасында. Аның бу фикере белән килешәсе килми Чөнки бит Илһам партиягә чын күңелдән ышанып кергән Ин намуслы кешеләр партиясе дип керган һәм андый кешеләр партиядә чыннан ла бик күп иде алар! Менә шундый дип уйланылган партиядән чыгарылу, ул—әлбәттә рәхәт түгет' Конкрет чор һәм намуслы, ихлас кеше табигате эченә кереп карый алсак—без моны яхшы анлыйбы i Шул ук вакытга. Илһамнын әлеге хне-кичерешләре. “искергән һәм безнең чор
өчен һичнинди дә әһәмияте булмаган кичерешләр дә түгел. Чөнки биредә үзенә күрә бер коллективның, бер җәмгыятьнең аерым шәхесне читкә тибәрүе, үзеннән кууы турында бара. Ә бу хәл теләсә кайсы чорда ла кешегә зур психологик киеренкелек алып килә.
Югарыда телгә алынган "Тан җиле" һәм “Шаһзаманов эше” әсәрләре турында сүз алып барганда, бу реалистик проза әсәрләрендәге романтик агымның да көчле булуын әйтмичә мөмкин түгел. Ә романтик-күтәренке хис-кичерешләргә аеруча игътибарлы булу һәм аларга әсәрдә зур урын бирү—белгәнебезчә укучыга тәэсир көчен бик тә арттыра.
"Алар жир куенындагы бөртекләрнең шытуын, карындагы баласының тәүге тибүен ана кеше ничек сизсә, шулай сизәләр. Шушы басуларда талгын жил кайнар рәшә белән кочаклашып, иген басулары өстендә ауный-тәгәри уйнаса, аларга артыгы кирәкми. Алар башаклар белән талгын җилләрнең кыз белән егет кебек серле пышылдашканын аңлыйлар, шуны жыр итеп күңелләрендә йөртәләр, мирас итеп балаларына тапшыралар
Илһам белән Габделхәй шушы уйларны уйлап утырдылар да утырдылар. Сүзләр кирәкми иде. һәммәсе—авыл урамнары, ындырлар, бакчалар, басулар, болыннар, сулар, әрәмәләр—аларнын аяк астында жәйрәп ята. төсләр булып күзгә, исләр булып борынга тула, жил булып битләрдән сыйпый, кыскасы, табигать үзе сөйли, ул сөйләгәндә сүзләр артык, дәшмичә тыңларга гына кирәк иде. Бөтенесе садә, аңлаешлы, саф. ачык. якты. гади, матур, моңлы һәм тантаналы иде Бернинди тавыш та. сүз дә. дәшү дә, кушу да. кисәтү дә. әйдәкләү дә кирәкми: шушылай тып- тын. дәшми аңлашудан да ләззәтлерәк һәм бөегрәк нәрсә юк иде
Без югарыда сүз алып барган әсәрләрдән тыш Ф. Садриевнын тагын биш повесте бар Иң элек аларнын “Көлми торган кеше" исемлесенә тукталыйк. Әсәрнең төп герое—шулай ук авыл кешесе, шулай ук механизатор һәм шулай ук үтә дә намуслы кеше.
Әмма биредә инде автор үзенең героен бүтәнрәк яссылыкта, башкарак мөхитгә күзәтә. Гаилә мөхитендә.
Газизҗан яшьлегендә яратып өйләнгән чая һәм чибәр һажәр сонга таба авылнын "яңа татары"—халыкка ялган аракы сатып баеп киткән Халит белән чуала башлый. Армиядә авариягә эләккән, аннары авылда эшләп йөргәндә "Беларусь" тракторы белән кышкы салкын төндә юлда кунган һәм үпкәсенә салкын тидергән Газизҗан исә еш кына авыргалап ала..
Менә шушындый хәлдә калган намуслы ир. Күргәнебезчә, ситуация бер дә гади түгел. Хатынын аерып кына да мәсьәләне хәл итәм димә: чөнки Газизҗанның яраткан малае да бар. аннары соң ул хатынын чынлап та көчле сөю белән сөя.
Алайса ул нишләргә тиеш соң?
Менә шушындый авыр хәлдә калган, бик күпләрнең (бигрәк тә авылда) аннан чыгу юлын таба алмаенча ин сонгы адымга барулары—үз-үзләренә кул салулары— мәгълүм. Әмма Газизҗан алай эшли алмый. Бу чактагы геройның психологик халәте повестьта менә мондый тәэсирле юллар аша бирелә:
"Малаен өзелеп яратмаса. аны ятим итмим диеп жан атмаса. ул ике дә уйламас, йә Һаҗәрне аерып җибәрер, йә үзе өйдән чыгып китәр иде. Боларнын берсен дә эшли алмаганлыгын аңлагач, ул коточкыч карарга килде. Бу карар үзенең хурлыклыгы белән төрмәдән дә хәтәррәк иде: малаен кеше иткәнчегә кадәр хатынының хыянәтен күтәреп йөрергә, төртеп күрсәтеп көлсәләр, мыскылласалар да—түзәргә.
Бу хурлык Газизҗанның тон йокыларын качырды, яшәү ямен суындырды, аны төртмә теллегә әверелдерде, бөтенләй елмаймас-көлмәс итте. Ул хәзер авылда берүзе бөтен кешедән аерылып торучы түбәнсетелгән зат иде. Ләкин Газизҗан, ир буларак түбәнсетелсә дә. баш ияргә теләмәде, эштә өстен калды, алдап-йолдап, селәгәй белән майлап йөрүчеләрне, кемнең кем булуына карамастан, усал быжан кебек рәхимсез чакты, кайчакта якаларыннан алды"
Ф Садриев үзенең менә шушы намуслы героеның тормышын бик күп төрле ситуацияләрдә күзәтә. Менә Газизҗан, Казанга дәваланырга дип килгәч, авылдашы, ялгызы гына яшәп ятучы Фирдәүсәне очрата. Алар Фирдәүсәнең фатирына кайталар.
“—Синен очен мина кыен бит. Газизҗан.
— Нишләп?
—Шулкадәр куркып, куырылып утырасын
Автор төзегән менә шушы кыска гына сөйләшү үзе тулы бер күренешне күз алдына китереп бастыра. Биредә гомер буена авылда яшәгән кешенен яп-якты һәм чиста-пөхтә (ялгыз хатын бит!) бүлмәдә бөтенләй югалып калуы да. Фирдәүсәнен исә үз авылдашын һәм чордашын чын күнелдән кызгануы, ана бу моментта ярдәм итәргә теләве дә. сонгы араларда үтә күп хәлләр кичергән Газизжаннын байтак еллар очрашмаган кыз алдында үтә кыенсынуы да—һәммәсе дә күренә, чагыла
Ә инде бергә утыра-утыра аралар җылынып киткәч. Фирдәүсә анын җырлавын үтенә—чөнки ул анын яшь чакта матур җырлаганын белә Шул чакта Газизҗан җырлаган җыр анын бар язмышын ачып сала:
Җәйгә чыксам, бар ияргәнем Урман белән кыр гына а-ай Нигә миңа җырламаска.
Бар шатлыгым җыр гына-а-ай
Ә җырлаучы шушы ирне язучы менә болай тасвирлый: “ анын һәр күзәнәге агып торучы кайнар монга әверелгән. Бу мон кеше гомеренә йомгак ясый, адәм баласынын чиксез газиз нәрсәдән мәнгегә аерылу ачысын сөйли, бер үк вакытта аны ниндидер илаһи бөек җиһан белән куша "
Шушындый шигъри юллар, чыннан да. прозаик Ф Садриев каләменен үтә тирән, үтә четерекле халәтләрне дә психологик яктан төгәл итеп, ә без укучылар өчен хисле, тәэсирле итеп ача. җанландыра алуын раслый
Бу повестьны укыганда без төп герой Газизҗан белән Фирдәүсәнен бергә булуын, кавышуын өмет итә башлыйбыз һәм бу табигый да булыр иле кебек Әмма әмма Газизждн барыбер намуслы Газизҗан булып кала шул' Әсәрнен ин ахыргы битендә—Фирдәүсә машина белән аны алырга дип авылга кайткач “ Ул Фирдәүсәнен күхзәренә ярдәм сорагандай төбәлде, теле әйләнмәде, яргаланган иреннәре кызганыч дерелдәп бер ачылды, бер ябылды, тамак төбе белән еш-еш сулап алды. Ахырда ул бөтен барлыгы белән этеп бер сүз чыгара алды
— Бул мыи "
Үзснен ни өчен Фирдәүсә белән бергә яшәргә шәһәргә китә алмавын Газизҗан сүзләр белән әйтә алмый. Әмма биредә язучы икенче бер отышлы алым куллана— ул Фирдәүсә күзләре белән Газизҗанны күзәтә: “Газизҗанның кулы коточкыч авыр, имән кайрысыдай кытыршы иде. аңардан туфрак, май һәм җир исе килә иле Әйтерсең лә бу кул түгел, ә бәлки мәңге шушы җирдә үсүче, ләкин күзгә күренмәс пәһлеван агачның бер зере тамыры иде"
Әйе. биредә Газизҗанны авылда калдырып автор һич тә конъюнктур гамәл кылмый, ягъни әсәр герое әйбәт алымнар гына ясасын дип тырышмый Биредә образнын объектив эчтәлеге, асылы шундый Газизждн—чынлап та шәһәр җирендә яши дә. түзә дә алмас иде Без үзебез дә—кичәге миллионлаган авыл кешеләре, бүген шәһәрдә яшәп ятучылар—хәзер яңадан җиргә тартылабыз түгелме сон” Димәк. Газизҗан—безнен күнелсбез теләгәнне чынга ашыручы әдәби герой, әдәби образ ул.
Алдарак карап үтелгән өч әсәрнен геройлары Нуриасма. Илһам Шаһзаманов һәм менә Газизҗан Алар сон тормышчан образмы'* Әйе. без моны бик тә ышанычлы изеп раслый алабыз—чөнки бу персонажларда реаль чордашларыбызнын байтак сыйфатлары, типик яклары күренә һәм шул ук вакытта әлеге образлар безнең реаль тормыштагы байтак шәхесләрдән күпкә калкурак булып, югарырак га торалар. Бу хәл аларнын тормышчанлыгына һич тә зыян китерми Чөнки беренчедән, әйләнә-тирә яшәешебездә сирәк булса да андый көчле рухлы кешеләр дә очрый, ә икенчедән, әдәби образ, унай образ логикасы бирелә аларга кин мөмкинлекләр тудыра. Әдәбиятның тәрбияви роле турында сүз азып барганда без нәкъ менә Нуриасма. Илһам. Газизҗан кебек көчле рухлы һәм шул ук вакытта намуслы, кешелекле шәхесләргә таянабыз
Фоат Садриев язган роман һәм повестьлар арасында үзенен тәэсир көче белән аеруча күзгә ташланып торган бер әсәр бар. Ул—“Рәхмәт, әтием!” повесте. Күләм ягыннан алып караганда арада иң кечкенәсе булып саналырга лаек әлеге әсәр тәүге юлларыннан ук үзәк өзгеч аһәңнәрдә башланып китә.
“Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигане кабатлый күрмә, дип язам Бу аклану өчен язылмады, мин беркемнән дә гафу сорамыйм, минем моңа бернинди хакым да юк. Кичерергә теләүче табылса да, мин ул кешегә нәфрәтләнер генә идем. Ник дисәң, мин үз-үземне күрә алмыйм, ә андый кеше гафу ителергә тиеш түгел”.
Шулай гафу итә алмаслык нәрсә булган икән сон? Повестьны укый-укый алга таба киткәч, безгә очраган менә бу юллар инде күпмедер дәрәҗәдә серне ача төшә: "Минем дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә ныграк яраткан улым—куанычым һәм юанычым—корып кипкән хәлдә диспансер баскычында басып тора".
Әсәрдә “мин” дип сүз алып баручы кеше үзе колхоз бригадиры, хуҗалыкның бөтен эше-мәшәкате аның өстендә, аның җилкәсендә. Бу яктан караганда ул алда карап үткән әсәр геройлары язмышын дәвам итә дә кебек. Әмма биредә әлеге эш кешесен яна төрле сынау көтә...
Үзе көн-төн колхоз эше белән мәш килеп йөргән ата кеше иртән малаена ишек алдындагы саламны арбага төяп куярга кушып китә. Көне буе нервланып йөреп кич ачуы да басылмаган көе ишек алдына кайтып керсә—салам һаман төялмәгән! Үч иткәндәй, нәкъ шул чакта бер бәйләм тал чыбыгы күтәргән малае да кайтып кермәсенме!
“—Ник төямәдең?—дидем, ярсуымны көчкә тыеп.
Аның мине беренче мәртәбә шушындый хәлдә күрүе булгандыр. Йөзендәге елмаюы качты, бер сүз дә әйтә алмады. “Без... малайлар белән...”—дип нидер әйтмәкче иде, мин аны кинәт этеп җибәрдем. Әллә таллары авыр иде, ул тигезлеген саклый алмады. Ничектер борылып китте дә, сырты белән арбаны тракторга тага торган кырлы тимергә барып төште. Башыннан бүреге очты, талчыбыклары чәчелеп китте. Мин Сәгадәтнең сынсыз булып катуын күрдем .”
Баштарак бу вакыйга эзсез генә узган сыман тоелса да, бераздан Сәгадәтнең хәле бетә, ул җитди авырып китә. Соңга таба исә ата кешенең яраткан малаенда әлеге каһәр суккан яман чир килеп чыгуы мәгълүм була.
Повесть беренче битеннән алып ахырына кадәр ата кешенең тирән психологик кичерешләренә багышланган. Гүяки без—әсәрне укучылар—баштан ахырга кадәр бер моңлы скрипканың үзәкләрне өзгеч сызлануын, сыкравын, әрнүен, газаплануын ишетәбез, шул фаҗигане кат-кат үз бәгыребез аркылы үткәрәбез.
Әсәрдә күздән яшь китерердәй күренешләр бик күп. Чөнки ата кеше үз малаеның тиздән, бик тиздән якты дөнья белән хушлашасын белеп тора.
Менә шушы күренешләрне тасвирлаган вакытта язучының бер үк вакытта нечкә күңелле кеше дә, оста психолог та булуына һәм геройларның халәтен-портретын чын рәссамнарча күрсәтә алу сәләтенә дә шаһит булабыз. Менә диспансердагы бер күренеш:
“Шул чак аның кулы дерелдәп китте, ул күз яшьләренә буылып, минем муенымнан кочаклап алды. Мин анын ябык аркасын сыпырдым, икебез дә мышык- мышык еладык.
—Әтием., китмә әтием, —диде ул бертуктаусыз".
Соңгы елларның күбрәк бандитлар белән тулган әдәби әсәрләрендә менә мондый тәэсирле, күңелне кузгатучан күренешләр бик аз очрый шул.
Ф Садриевның әле тагын “Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән", "Кыргый алма әчесе” һәм “Адәм әүлиясе” дигән повестьлары да бар. Аларның беренчесе бүгенге шәһәр тормышы шартларында яшь йөрәкләргә бер-берсен табу кыенлыгын төрле- төрле язмышларны, шәхесләрне күрсәтү аша тасвирласа, икенчесе яшь артистка Әнвәрәнең мәхәббәт газапларын гаять тә тирәннән ачуы, укучыга көчле тәэсир итүе белән кыйммәтле. "Бер секунд эчендә рәнжеш-үпкәләрне кубарып, каяндыр төптән әче өзгәләнү бәреп чыга, йөрәгеңне тибүдән туктата, зиһенеңне ала, тәнеңне көйдерә башлый, дөнья юкка чыга, нибары икәүдән-икәү—син һәм өзгәләнү генә кала...” Әнә шундый киеренке психологик халәтләр байтак ул әсәрләрдә.
“Адәм әүлиясе” исә безне үзенең сатира көче белән сокландыра, аны укыганда
без күпләгән комедияләр язган һәм сәхнәдә куйдырган драматург Фоат Садриев таланты белән янадан очрашабыз.
Әле бит бу авторнын көндәлек матбугатта һәм китапларында басылган байтак кына хикәяләре дә бар Аларнын кайберләре ("Авыш басу икмәге") "Казан утлары" уздырган конкурста жинүче булды, ә кайсысы ("Гадәти иртә") матбугатта сүз кузгатты.
Мисалга “Гадәти иртә"не алыйк. Бу әсәрнең үзәгендә дә эш кешесе тора “Эш кешесе” дигән төшенчә совет чорында безне шактый куркыта иле Чөнки җитештерү, производство процессы турында кайберәүләр редакцияләргә калын-калын кулъязмалар күтәреп килделәр лә әнә шуны "Эш кешесе турында роман" дип укучыга тәкъдим итмәкче булдылар. Аларнын кайберләре басылып та чыкты, әмма укучы йөрәгенә үтә алмады. Ни өчен? Чөнки аларда тере, җанлы кеше юк иле.
Ә “Гадәти иргә” хикәясенең герое Вәли Гаязович—никадәр генә эш фидакаре булса да, ул барыннан да бигрәк—кеше.
Ул иртән урыныннан кузгала алмыйча да азаплана, эшкә барыр вакыт җиткәч, йоклап яткан хатынын иркәлисе дә килеп китә аның, кешеләргә карата фикердә дә кайчак ялгышкалап куя ул
Әмма, барыннан да бигрәк ул—совхоз директоры, әнә шул зур йөкне тартып баручы Үз урынбасары, беркайчан да бернәрсәгә дә исе китмәүчән Гайнетдиновка карата үз фикерен менә нинди ялкынлы сүзләр белән белдерә ул:
" Мин синең илне сатарына да ышанам Чөнки синен өчен бернинди дә изге нәрсә юк. һәм соңгысы: бәлкем син бездән егерме ел артыграк яшәрсен. Тик шуны бел: үз чордашларын белән яшәп, алар күргәннәрне күреп, алар белән бергә елап, бергә үлмәгән кешедән дә бәхетсез кеше юк Кызганыч кеше син!"
Әйе. талантлы каләм игътибарына эләксә тормыш-яшәешнен байтак күренеше истә калырдай тәэсирле мизгелгә әйләнеп китә. Укучылар бүген юкка гына үткән сугышка, яисә разведчикларга багышланган әсәрләрне мавыгып укымыйлар шу Г Киеренке мизгелләр күп булганга шулай ул! Югарыда күренгәнчә, намуслы хезмәт процессы да еш кына әнә шундый ситуациягә—кешеләрне сыный торган киеренке мизгелгә— әверелеп китә ала икән.
Фоат Садриевнын югарыда без күзәтеп узган проза әсәрләренә карата гомуми фикер рәвешендә шуны билгеләп үгәсе килә алар, һичшиксез, тагар реалистик прозасының соңгы еллардагы үсеш-үзгәреш юлында истә калырдай казаныш булып торалар. Образларның-характерларның әсәрләрдә күпьяклы һәм тулы какты игеп, укучы күз алдына тере кеше кебек килеп басарлык дәрәҗәдә, үтә дә көчле тәэсир калдырырдай эстетик энергия белән сурәтләнүе дисенме, конфликтларның реаль тормыш үзәгеннән “суырып” алынуы һәм бүгенге көн өчен дә. ерак перспектива өчен дә гаять мөһим һәм актуаль булуын әйтәсеңме; табигать күренешләрен тасвирлаганда әдипнең иң оста пейзажчы булган рәссамнар сыман төгәл һәм ачык буяулар-сүзләр таба алуы дисеңме, әсәр геройларының күңел-жан карурманнарына кереп киткән очракларда әдипнең иң нечкә һәм сизгер күнел кылларында уйнавы һәм шул чагында кешенең үзәгенә үтәрдәй аһәңнәр тудыруын искә аласынмы менә болар барысы да Фоат Садриевнын әдәбиятта “реализм" дигән ышанычлы юлдан баручы прозаик буларак зур галантын, күп еллар буе дәвам иткән иҗдди хезмәт нәтиҗәсендәирешелгән осталыгын раслап торалар Һич шикләнмичә әйтергә мөмкин анын әсәрләре XX гасыр ахырында татар прозасының югары дәрәҗәсен күрсәтүче ышанычлы дәлил алар
Ул әсәрләрнең кайберләрең хәтта галантлы шагыйрь тарафыннан иждт ителгән драматик поэмалар дип әйтергә дә мөмкин булыр иде кебек Тел-стильнен үтә дә нәфислеге, нәзакәтлелеге. нечкәлеге; хис-кичереш дөньясының мәгърур музыкаль симфонияләрдәге шикелле бөек бер гармония һәм драматизм белән агышы, вакыт ы- вакыты белән югары романтиканың, ә кайчак ин-ин трагик аһәңнәр өскә калкып кеше рухнятенсн гаять киң диапазонда һәм тирәнлектә-биеклсктә чагылу болар барысы бергә проза әсәрләрен шигърият белән якынайта, .trap арасындагы чикне жуйдыра Хәер, әдәбият "нәсер” ("стихи в прозе") зигән жанр да бар биг аге
Фоат Садриев прозасының кайбер урыннары (бигрәк гә геройларның «чке кичерешләрен биргәндә, яисә табигать күренешләрен тасвирлаганда яки авгор
үзе хисләнеп лирик чигенешләргә кереп китсә) нәкъ менә шундый—зур күләмле әсәрдән аерып алып шигъри әсәр кебек кулланырлык дәрәҗәдә сәнгатьлеләр.
Русның атаклы язучысы М Шолохов гомер буена Дон буенда яшәп ижат иткән шикелле безнең Фоат Садриев та әле дә булса үзенең Мөслимендә яшәп ята (сүз уңаеннан мәрхүм шагыйребез Мөдәррис Әгъләмнең бу яктан чыккан талант ияләренең күплегенә сокланып: “Уңдым мин Мөслимнәремнән!” диюе искә килеп төшә), һәм бу авторыбыз шулай ук Шолоховтан һич калышмыйча роман арты роман, повесть арты повесть биреп бара. Яңа гасырга кергәч инде ул “Бәхетсезләр бәхете” дип исемләнгән һәм саллы-саллы өч китаптан торган трилогия бастырды
Бу трилогиянең журнал варианты белән безнен укучылар яхшы таныш, әсәр турында аерым фикерләр дә булды. Шуна күрә биредә әлеге трилогиягә тулаем бәя бирү, анын әһәмиятен ачыклау белән генә чикләнергә туры килә.
Кыскача гына әйткәндә, бу трилогияне безнен жәмгыятьнен бер иҗтимагый формациядән икенчесенә күчү чоры панорамасын чагылдыра дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, трилогиянең бик тә унышлы табылган исеме үк—“Бәхетсезләр бәхете”— шуна ишарә ясый түгелме соң?!
Юк, трилогиянең исеме генә түгел, ә андагы геройларның исемнәре дә тирән аллегорик мәгънәгә ия. Мәсәлән, төп герой—Ирек. (Безнен Азнакайдагы бер авторыбызның әле соңгы елларда гына "Кол Ирек" псевдонимы куеп республика матбугатында кызыклы гына язмалар бастыруын да искә алып үтик). Ходай тарафыннан ижатчы итеп яратылган бу егет партия райкомы аппаратында эшли башлагач үз-үзен тәмам югалта, механизмдагы бер шөрепкә әйләнеп кала. Ә бит ул партиянең үзенә ихластан ышанып кергән иде! Партия аппаратында эшләгәндә аның үз сөйгәне Зәнфирә белән бозылышуы да юктан гына түгел. Чөнки Зәнфирә хатын-кыз күңеле белән Ирекнең бүтән төрле затка әверелеп баруын, алар арасында зур упкын килеп чыкканын тоя, аңлый башлый.
Татар халкы өчен изге булган Сөембикә исемле героиняның язмышы да укучыны тирән уйга сала. Бердән, ул яшь Ирекнең башын әйләндереп, аны чын мәхәббәтеннән аерса, икенчедән, Иреккә кияүгә чыккач та ул райком түрәләренә наз өләшүдән туктамый. Трилогияне укыганда бу героиняның исеме һәм җисеме арасындагы кискен аерма һәрвакыт искә төшеп тора.
Ирекнең абыйсы Мэлска бәйле сюжет сызыгы да истә кала. Аның исеме (Маркс. Энгельс, Ленин, Сталиннан алынган) әтиләре Хәйретдин агайның чын большевик булуын, тормышта бөтен кешедән намуслы, гадел эшләр, гамәлләр генә таләп итүен искәртсә, совхозга һәм хатыны Нәфисәгә бәйле күренешләр исә аны шул ук вакытта эшкә чумган яна заман эшлеклесе буларак та ача.
Раикомнын беренче секретаре Арсланов, анын азгын малае Рашат образлары шулай ук чорыбызның байтак "күренекле” әһелләренең тормышын гәүдәләндерә
Фоат Садриев үз трилогиясенең өченче китабында шундый бер кызыклы алым куллана бүтән әсәрләрендәге геройларның улларын, оныкларын (Нуриәсманыкылар, Илһам Шаһзамановныкылар һ.б.) бергә очраштыра. Аларны бергә туплау укучы күз алдында “Намус” дигән дәүләт көчләренең бергә оешуы, үзара берләшүе кебегрәк тойгы калдыра. Әйе, бу—намуслы кешеләрнең, намуслы нәселләр вәкилләренең бер сафка басуы.
Трилогиянең башында Ирек саф мәхәббәткә һәм кешеләргә, партиягә ихластан ышанган булса, ахырда да әсәр тормышка, намуслы кешеләргә, мәхәббәткә зур ышаныч белән тәмамлана
"Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе—әлбәттә, прозаикның чираттагы уңышы, кин колачлы эпик жанр мөмкинлекләрен үзләштерүдәге яна бер ижади казанышы. Трилогия дөнья күрү унаеннан вакытлы матбугатта басылган язмаларда да әлеге фикер хаклы рәвештә билгеләп үтелде.
Ләкин, шул ук вакытта, авторның яна әсәре унаеннан күңелгә килгән бер уйны да әйтми үтү мөмкин түгел. Әлеге трилогиядә соңгы еллар тормышының үзенә күрә бер чиренә әйләнеп киткән телесериаллар шаукымы үзен шактый ук сиздереп ала кебек. Ягъни бу—тормыш күренешләрен аларнын табигый дәвамчанлыгында һәм бераз чама хисен оныта төшеп, озак һәм күп итеп күрсәтү дигән сүз. Болай эшләгәндә инде сәнгатьчәнлек һәм образлылык шактый кими, тормыш күбрәк
үзенен натураль хәлендә ага, геройларның хис-кичереш киеренкелеге дә йомшара Кыскасы нәкъ телесериаллардагы кебек—кара да кара, укы да укы
Әнә шул ягы белән “Бәхетсезләр бәхете" авторнын югары сыйфат дәрәҗәсендәге ■‘Тан жиле". “Шаһзаманов эше" кебек әсәрләреннән бераз аерылып тора
Ә Фоат Садриевнын проза әсәрләре турында тулаем фикер йөртүгә күчсәк һәм анын роман-повестьларындагы геройларны барысын бергә күздән кичерсәк шуны күрербез Алар—яшәештә гаделлек тантана итсен очен көрәшүче, ихлас күңелле, намуслы кешеләр. Соңгы елларда тормышыбызның “капитализм" дигән дөньяга барып керүе андый геройларның, әйләнә-тирәбездәге андый кешеләрнең бөек миссиясен үзгәртә мамы сон9 һәм ин мөһиме: безнең аларга мөнәсәбәтебез үзгәрә азамы ’
Юк. алмый!
Чөнки "капитализм" инде ул кешелек жәмгыяте өчен бик тә таныш күренеш Әдәбият һәм сәнгать өчен дә үтә таныш дөнья ул. Классик әдәбияттан О. Бальзак, В Гюго. Д. Лондон. А. Чехов. М Горький, үзебездән Г Ибраһимов. Ш Камат һ б язучыларның геройларын гына алып карагыз Алар бит—шул ук акчага гына табыну жәмгыятендә яшәгән геройлар. Алар да үзләренен саф күнелле. ихлас, намуслы булуы белән көчлеләр һәм алар әйләнә-тирәдә гадел мөнәсәбәтләр булсын өчен көрәшәләр. Әнә шундый бөек миссия башкарулары белән алар кешелек дөньясының прогрессив көчләре ихтирамын казанды, соклану белән үзләренә баш илерделәр!
Безнен танылган әдибебез Фоат Садриев геройлары да дөнья әдәбиятындагы әнә шундый саф күнелле. көчле рухлы унай геройлар плеядасын дәвам иттерә Алар жирлә матди мәнфәгатьләр белән генә, акчага табынып кына яшәп адашын җаннарга якты бер маяк кебек булып балкыйлар Жирлә байлык туплау өчен, яки хакимлеккә ирешү өчен төрле ялганнарга барган һәм ахыр чиктә, барыбер, шунын пычрак эш икәнен тоеп, шул пычраклык, шул әшәкелек кортын үз психологиясендә, үз эчендә сиз башлаган җаннар янәшәсендә алар, барыбер, әллә ничә башка югарырак күренәләр. Әнә шунлыктан алар намуслы кешеләр— кешелек җәмгыяте очен гаять тә кадерле Алар—үзләренчә бер рухи юлбашчылар кебек, алар—рухи үсеш юлынын маяклары
Һәм мондый геройлар, тормышыбыздагы әнә шундый кешеләр турындагы уйлануларыбызны йомгаклый төшеп гагын шуны да әйтәсе килә.
Әйе, алар—әлеге геройлар, әлеге кешеләр—хәзергә “капиталистик мөнәсәбәтләр’ һәм әнә шул иманга, шул кыйблага баш июче кешеләр чолганышында яшиләр Ләкин шунысы да бар бит әле: ә соң җирлә бары тик акчага табынган җәмгыять кенә озын гомерле дип, ул гына җирдә мәңгелек дип кем кистереп әйтә ала " Үзара ызгыш-талашны, сугышны һәм басып алуларны гадәти хәл дип санаган, әнә шул бәла-казалар килеп чыгуга үзе үк сәбәпче дә булган әлеге җәмгыять, андый мөнәсәбәтләр мәңгелек була аламы? Акыл дәрәҗәсе үсә барган саен кешелек жәмгыяте бу хәл белән килешә алачакмы?
Кешеләрдәге рухи омтылышларның матди мәнфәгатьләргә караганда өстенрәк булуын, рухилыкнын беренчел булуын соңгы елларда без инде аңлый, тоя башладык бугай Шулай икән, димәк киләчәк тормыш та рухи яктан көчле кешеләр, рухи яктан матур кешеләр ягында булачак лигән сүз!
Намуслы кешеләр бүген әнә шуна бик тә ышаналар