Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТЛЫЙБЫЗ

Габдулла Галиевкә 80 яшь
Укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек яратып кабул иткән повестьлар, хикәяләр авторы Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Әгерҗе районының Төрдәле авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1943 елда Кырынды мәктәбенең җиденче сыйнфын тәмамлагач ул колхозда эшли башлый. Ә 1952 елда Габдулла Алабуга медицина училищесына укырга керә һәм аны тәмамлагач авыл медпункты мөдире итеп (башта Тат. Шаршады. аннары Кырынды авылларында) билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Г. Галиев шушы эшендә эшли. Иҗат белән ул алтмышынчы елларда шөгыльләнә башлый, газета-журналларга мәкаләләр, очерклар яза. Сонга таба үзенең көчен драматургиядә сынап карый: аның «Яшел елан». «Гөлгенә» дигән пьесалары үзешчәннәр көче белән авыл сәхнәләрендә куела. Ә инде «Айдар». «Солдат кайтты» әсәрләре исә 1966-74 елларда Минзәлә драмтеатры репертуарына кертелә.
Туксанынчы елларда Г. Галиев проза әсәрләре яза башлый.
Аның «Үкенеч» (1995). «Кичер мине. Сурия» (1997). «Хәзрәт малайлары» (2002). «Кырык дүртнең буранлы кышы» (2006) исемле проза китаплары Татарстан китап нәшриятында басылган. Г. Галиевнең шулай ук Ижауда дөнья күргән «Минем бабай умартачы» дигән китабы да бар.
Госман Гомәргә 75 яшь
Детектив әдәбият жанрына караган күп санлы повестьлар һәм публицистик язмалар авторы Госман Гомәргә бу айда 75 яшь тулды.
Госман Гомәр 1933 елның 10 гыйнварында Балык Бистәсе районының Чирмешен авылында туа. Урта белем алгач Казан дәүләт университетның журналистика бүлеген тәмамлый. Г. Гомәр ярты гасырдан артык гомерен татар вакытлы матбугатына багышланган актив иҗат кешесе. Аның укучыларга яхшы таныш булган «Юлбарыс тырнагы». «Шаһмиран». «Мөһер», «Упкын», «Элмәк». «Каты борын». «Зиндан» һ.б. повестьлары бар. Язучының «Чия чебене» повесте буенча өч серияле нәфис фильм төшерелә.
Госман Гомәр—Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Журналистлар берлегенең X. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.