Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАМЗИН НӘРСӘ ДИГӘН


Мәктәптән кайтып керүгә оныгының бер-бер хәбәр ирештерәсене Фәнил күнегеп бетте инде. Киресенчә, Илшатлары тыныч кына кайтып керсә, әллә берәр күңелсезлек булганмы дип шикләнеп тә куя әле ул.
Әмма Илшатның мыштым гына кайтып кергән көне юк диярлек. Әнә бүген дә тупсадан үтүгә үзе өчен бик тә МӨҺИМ санаган хәбәрен әйтел салды
—Славикка сотовый алганнар. Супертепефон. Диктофоны да бар, фотога да төшерә, аның белән Интернетка да чыгып була.
Элегрәк Илшат: «Бүген ике «бишле» алдым» яки: «Без бу якшәмбедә театрга барабыз»,—дип кайтып керә торган иде. Сонгы вакытта исә хәбәрләр кемнең нинди әйбер алганын әйтүгә кайтып кала башлады. Славикның супертелефонына кадәр әнә Фәргатьнең, Артурның, Ирекнең әтиләре кесә телефоны алганнар иде.
Бүгенге хәбәрнең дә, аннан элеккеләренең дә үз бакчасына ыргытылган таш икәнен, әлбәттә, аңлый Фәнил. «Samsung» телевизоры, «Panasonic» видеокамерасы, «Olympus» фотоаппараты да шундыйрак сүздән соң пәйдә булды аларның өендә. Ул вакытта Фәнил эшли иде әле. Хезмәт хакын чамалап тотканда кирәк әйберләрне алып була иде. Ә хәзер... Хәзер хәл башкачарак. Шуңа күрә дә ул: «Улым, мин бит хәзер пенсиядә. Ә пенсия акчасы бик аз. Әбиеңнеке белән минекен кушкач та очын-очка ялгап барырга гына җитә. Бүгенге көндә син ул кесә телефоныннан башка да яши аласың. Сабыр ит. Бер җаен табарбыз. Бәлки үзеңә дә бераз акча эшләп алырга туры килер»,— диюдән башка сүз әйтә алмады.
Оныгы, аның җавабыннан канәгать калмаса да, каршы да килеп маташмады. Чөнки пенсия акчасының яртысыннан артыгы фатирга, газга, телефонга түләргә китә дип бер генә тапкыр әйтмәде бит ул аңа. Моның өстенә. мәктәп фондына, класс фондына, сакчы хезмәткәргә (террорчылык галәмәтләре мәктәпләргә үтеп кергәннән соң пәйда булган сакчылар) түләү, ҺӘМ ниһаять, ашханәдә ашау өчен акчаны Илшат дәү әтисе кулыннан үзе ала бит.
Ә Илшатка кием-салым алырга, ашатырга-эчертергә, киносына-театрына күпме акча кирәк. Хәер, боларны санап бетерерлекмени? Бер елны әнә сәяхәткә дә җибәреп кайтарды ул оныгын.
—Дәү әти, безнең класс укучыларын экскурсиягә алып баралар. Санк Петербург бик матур шәһәр икән. Баручыларга өч ярым мең акча алып килергә куштылар. Безнекеләрнең барысы да диярлек язылды,—дип кайтып керде бер көнне Илшатлары. Бер уйлады, ике уйлады Фәнил. Оныгы нәүмизләнен калса гомере буе онытмаячак, һәлак булган әтисенә, эчкечелеккә бирелеп улын биаталарына калдырып киткән әнисенә түгел, аңа, дәү әтисенә үпкә тотачак ул.
Сынап карады соң бу язмыш дигәне Фәнилне. Гөлфиясе белән ике малай үстергәннәр иде алар. Олысы инде үсеп җитте, кул арасына керә башладь дигәндә генә юл һәлакәтенә эләгеп дөнья куйды. Кечесе, Илшатның әтисе, чечен җирендә башын салды. Ә килен дигәннәре бераз аларда торып карады да, әллә ире белән булган фаҗңгане кичерә алмады, әллә замана шаукымына
иярде—эштән кайтып кергәндә үзеннән аракы исе килә башлады. Иренең үлеменә ел да тулмастан икенче кешегә кияүгә чыкты. Тик менә торып кына китә алмады. Хәзер киленнәренең кайда йөргәнен дә белми Фәнил.
Язмыштан узмыш юк дип, оныгын тәрбияләргә үзе алынды. Фәнил үзе дию Һич арттыру түгел,—Гөлфиясе әнә базар тирәсендә йөри, арахис чикләвеге, көнбагыш, чупа-чупс сатыштырып азмы-күпме акча юнәтә.
Җан биргәнгә җүн бирәм, дигән бит Ходай. Фәнил дә күктән төшкәнне көтеп ятмый. Өстәге катта яшәүче Каюм абзый аны бухгалтерия документларын төпләргә, «дело»лардагы кәгазьләрне китап рәвешенә китерергә өйрәткән иде. Кварталга бер тапкыр яки ел тәмамлангач шактый гына төшемле әнә шул эш белән шөгыльләнеп алмаса, тагын да авыргарак туры килер иде әле.
Фәнилгә, төп хезмәт урыныннан тыш, гел өстәмә эш белән дә шөгыльләнергә туры килде. Оныгы яшендә ул үз хаҗәтләре өчен генә түгел, тулаем гаиләләре хәлен җиңеләйтим дип тә тырыша иде. Алар дәүләткә түләгән салымнарның берсе—бәрәңге тапшыру иде. Әнә шул бәрәңге заданиесен гөлҗимеш хисабына үтиләр иде алар. Әле дә хәтерли, уналты кило кипкән гөлҗимеш бер центнер бәрәңгене алыштыра иде. Күп, бик күп җыйды Фәнил ул табигатьнең бу бүләген. Капчык тутырып. Соңыннан, үзе профилакторийга эләккәч кенә, гөлҗимешне нигә җыйдырганнарын аңлады Фәнил. Аннан төнәтмә ясап ял итүчеләргә эчертәләр икән. Гөлҗимештә «С» витамины лимондагыга караганда да күбрәк икән.
Шомырт, балан, миләш, карлыган кебек урман җимешләрен җыю да калмады Фәнилләрдән. Сигезенчедә укыганда балан кагы сатып кышкы ботинка, унынчыга күчкәч тал кайрысы сатып кул сәгате алды әле ул.
Техникумда укыганда да эш җаен тапты. Студентларга бирелә торган стипендия, тыйнак кына итеп тукланганда да, ике атнадан артыкка җитми иде. Шуңа күрә Фәнилгә вагон-вагон ташкүмер, терлек тиреләре бушатырга туры килде. Кайбер тиреләрнең бәйләгән җепләре өзелеп китеп, ирененә, күзләренә эләккән тоз бөртекләренең ачысын күп еллар үткәч тә онытмады ул.
Нигә хәтергә төшерде соң әле боларны Фәнил? Ә, әйе, күп нәрсә чагыштырып карауда беленә дигәннән искә төшә шул мондый вакыйгалар. Чагыштыру, чагыштыру аша ниндидер бер нәтиждгә килү адәм баласының канында инде ул. Әнә шуңа күрә Фәнил дә үзенең үсмер еллары белән оныгыныкын чагыштырмый кала алмый. Ә чагыштыру аерманың бик зур булуын күрсәтә.
—Син миңа илле сум акча бирә алмыйсыңмы?
Илшатның көн дә булмаса да, атнасына ике-өч тапкыр кабатлый торган җөмләсе бу. Дөрес, көне-көне белән мондый җөмләдә ипле урынына егерме яки ун саннары яңгырый. Вакыты белән йөз саны да килеп керә.
Бирә инде Фәнил оныгы сораган акчаны, бирми нишләсен. Ләкин биргән саен: «Мин ун, егерме сумны гына әтидән дә, әнидән дә сорамый, үзем табарга тырыша идем», дип уйлап куя.
Җәй көне урман җимешләре сатса, кышын нарат күркәсе тапшыра иде УЛ-
Ә монда әнә урманга да барасы юк. Элек-электән зур шәһәрләр адәм балалары өчен сыену ҺӘМ туену урыны булган. Хәтта сугыш елларында да. Чөнки илдә чыпчыкка җим бетмәгән кебек, зур шәһәрдә кешегә эш табылмый калмый. Әнә катыргы тартмаларны гына ал! Подъезд төпләрендә, кибет яннарында, чүплекләрдә тулып ята бит алар. Базар тирәләрен әйткән дә юк. Җый да, кабул итү пунктына илтеп сат!
Шулай бер вакыт, мең тапкыр сөйләгәнче бер тапкыр күрсәтү хәерлерәк дип, оныгы белән һава суларга чыкканда ул ике тәгәрмәчле «Ельцин арбасы»н да алды. Россиянең беренче президенты Борис Ельцин хөрмәтенә халыкта шундый исем алган арбаларны кемдә генә күрмисең хәзер. Ил халкы байларга ҺӘМ ярлыларга бүленгәч, урта хәллеләр һәм очын-очка ялгап баручыларның төп таянычына әйләнде ул арба.
Бер тын һава сулап йөргәннән соң алар базар мәйданчыгына сугылдылар.
Нинди генә әржрләр юк монда! Әфлисуннан, мандариннан бушаганнары ап-ак булулары белән күзгә ташлансалар, тавык фабрикасы кулланган озынчалары ирләрне битараф калдырмый. Тот та төзү материалы итеп куллан! Агач әрҗәләр күп түгел. Күрәсең, алып-сатарлардан артканы гына. Ә менә катыргы тартмалар... Алар белән мәйданчыкның яртысы тулган.
—Менә болайрак итик әле,—дип башлады сүзен Фәнил,—бер зур тартманы арбасына салып. Аннан соң кесәсеннән пәке чыгарып, ваграк тартмаларны кисәкләргә турый башлады. Улының да өлеше керсен дип, вакланасы тартмаларны үзе янына китерергә кушты.
Унбиш-егерме минут та үтмәстән, алар вакланган кисәкләрне өч зур тартмага тутырып, арбаларына урнаштырып бау белән бәйләп тә куйдылар.
Бер урам аша гына урнашкан «Стимул» кибетендә кеше күп түгел иде. Булганнары да корт-коры гына, пенсия яшендә икәнлекләре чырайларына ук язылган. Алар да катыргы тартмаларны ике кулга тотарлык итеп вак бәйләмнәргә бүлгәннәр. Шул рәвештә үлчәүгә куялар да, тиярен алып чыгып китәләр.
Әле күптән түгел генә Фәнил бер кило катыргының туксан тиен торганын ишеткән иде. Алар бирегә килгән көнне бер сумга җиткән. Үлчәү хуҗасы сузган акчаны Фәнил оныгына алырга кушты. Алып килгән йөкләре унсигез килограмм икән.
Бер караганда бу сумма исне китәрерлек булмаса да. юлда да аунап ятмый бит. Ул акчага ике икмәк алып була. Хәер, моны аңлау өчен ул акчаны үзеңә табарга, бер бөтен ипи алу өчен этешә-төртешә чиратта торырга кирәк шул. Фәнилгә мондый хәлләрне аз кичерергә туры кипмәде. Сигезенче- унынчы сыйныфларда туган авылыннан кырык чакрым ераклыктагы урта мәктәптә укыганлыктан ҺӘМ ул чорда мәктәптә ашханә-фәлән булмаганлык тан Фәнилгә Һәр өч ашауны үзенә кайгыртырга туры килә иде. Әнә шул өч ел эчендә терсәк сугышы ярдәмендә икмәк алулар бихисап булды.
Әле ярый шундый көч куеп кеше башы сыярлык кына икмәк бирә торган тәрәзә янына килеп җиткәч чыгарып салырга акчаң булса. Әнә шул акчаны табу өчен Фәнил мәктәп урнашкан авыл кешеләренең утыннарын кисешергә дә, сенибрь аенда бәрәңге казышырга да тартынмады.
—Йә, ничек соң, акча эшләве кызыкмы?—дип сорады ул Илшатыннан, кайтыр юлга борылгач.
—Ярый инде, мәктәпкә илткән макулатура өчен безгә бөтенләй дә түләмиләр бит әле.
Шушы соравын бирел, кабул итү пунктына ясалган бу сәяхәтнең ошау- ошамавыннан бигрәк, үз көче дә кергән оныгының шушы юл белән акча юнәлтүгә мөнәсәбәтен беләсе килгән иде Фәнилнең. Ләкин ул көткән җавабын ишетмәде. Ә көткән җавабы: «Без бу «Стимул»га малайлар белән йөрербез әле»,—иде.
Аның каравы, бабай оныгының җавабыннан бер МӨҺИМ нәрсәне аңлады Кызыксындыру—менә нәрсә кирәк адәм баласына. Бу фикере аны янә мәктәп елларына алып кайтты.
Укулар башлангач, ял көннәрендә укытучы апалары аларны экскурсиягә алып чыга иде. Әллә кайларга түгел, авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы урман кырыендагы аланлыкка гына. Тамак ялгарга—йомырка белән ипи Укытучы апалары ике малайга биштәр күтәртә иде. Ул капчыкларда нәрсә бар иде дисезме? Кыяр, әйе, гап-гади кыярлар. Колхозның яшелчә бакчасыннан. Ул елларда кыяр-помидорны, кәбестә-кишерне авыл кешеләре бик аз үстерәләр иде. Ә менә Фәнилнең әнисе күпләп утырта иде яшелчәләрне, аларга су сибү еш кына аның җилкәсенә төшә иде. Өйдә кыяр тансык ризык саналмаса да. колхозныкын ашау күңелле, үзең кебек малай-шалай, кыз-кыркыннар белән аеруча... Яшелчә бакчасыннан алган кыяр экскурсия вакытында гына түгел, башак җыйганда да, җитен йолыкканда да үз эшен эшли иде.
Өйләренә кайтып җиткәнче оныгының бер генә тапкыр да сорау
>к У > м I
бирмәвеннән, нинди дә булса фикер әйтмәвеннән Фәнил «катыргы операциясе»нең уңышлы чыкмавын аңлады.
Көн артыннан көн үтә торды. Тиздән жэй җитәчәк. Каникул якынлашкан саен Фәнилнең башында өлгергән план да тәгаенрәк төс ала башлады. Ә план бик гади. Җәен авылга оныгын да алып кайтырга.
Алдагы елларда авылга кайткан Фәнил мәрхүм абыйсының улына каен һәм имән пиннеге бәйләште. Төбәге-төбәге белән «миллек», «себерке» дип аталган, мунча кергәндә чабынырга яратучылар өчен алыштыргысыз бу табигать бүләгеннән туганының малае шактый табыш ала икән. Нигә әле Фәнилгә дә бу эшне башкарып карамаска ди? Илшаты бер дигән ярдәмче булачак. Пиннек әзерләү базардан катыргы ташу түгел инде ул. Саф Һавалы каенлыкта йөрү үзе бер рәхәт! Пиннек бәйләү туйдырса, берара җир җиләге җыярга мөмкин. Авыл кешеләре җир җиләге сатарга да өйрәнеп киткәннәр. Пластмасс чиләк белән өйләре янындагы эскәмиягә куялар да, караштырып торалар. Машиналы кешеләр җиләкне күреп туктыйлар да акча түләп алып китәләр.
Быел Фәнил хуҗалары калдырып киткән йортта яшәп торырга дип сөйләшкән иде. Алай туганнарыннан кырын караш тоймаса да, озаклап торырга уйлагач шундый фикергә килгән иде ул.
Шәһәр шау-шуыннан соң авыл дулкын ярып арыгач ял итәргә туктаган пароходны хәтерләтә. Авылның һавасы да, яшәү рәвеше дә бөтенләй бүтән шул инде. Тынлыктан, һаваның сафлыгыннан изрәп китәсең. Таң алдыннан сандугачлар сайрый, кичен, сөт исләре чыгарып, сыерлар көтүдән кайта. Һәр тарафта яшеллек, су буена төшсәң чулт-чулт чумган балыклар күзгә ташлана. Чабарлык булып үскән үләннәр эчендә чикерткәләр чырылдый.
Табигатьнең бу тамашасы ошады Илшатка. Аеруча кармак белән балык тоту хуш килде аның күңеленә. Оныгының шул манзаралардан рәхәтлек кичергәнен күреп-тоеп торганда: «Әйдә, ял итсен. Пиннеккә июнь азаклары— июль башларына кергәч тотынырбыз»,—дип уйлады Фәнил Һәм акрын гына бу эшкә әзерләнә башлады.
Соңгы елларда авылда атны мотоцикл алыштырганлыктан, Фәнилгә дә мотоцикл табарга туры килде. Авылда яшәгән чакта хезмәт юллары бергә башланган якын дусларының берсе ярдәм кулын сузды аңа. Үз вакытында гаилә корган һәм хәвеф-хәтәрсез генә яшәп яткан бу дустының бер генә түгел, ике мотоциклы бар икән. Әнә шул сиртмәле арбасы да булган мотоцикл пиннек хәзерләгән чорда бабай белән оныкның аерылмас дустына әйләнде.
Каенлык авылдан шактый ерак иде. Мотоциклда элдермәсәң, тиз генә барып җитә алмыйсың. Пиннеккә бару балык артыннан йөрү дә түгел инде ул. Чабынырга ярардай каен ботакларын кискәннән соң өйгә алып кайтырга, пөхтәләп-таманлап бәйләргә Һәм киптерергә эләргә кирәк. Киптерә торган ж^реңэ кояш нурлары үтеп керә торган булмасын.
Вакыты белән көн саен, кай арада ике-өч көнгә бер тапкыр барып кайта торгач, пиннекләр саны күзгә күренеп артты. Бер көнне ата белән ул санап караганнар иде, апарның саны дүрт йөздән арткан булып чыкты. Бисмилла әйтсәң, җитәрлек икән. Данәсен унар сумнан сатсаң да бер кесә телефоны алырлык акча күренә. Җитмәсә, авылда чакта җыелып барган пенсиясеннән өстәргә булыр. Иң мөһиме, моңа Илшатның үз көче дә керә. Фәнилнең бөтен теләгәне әнә шуннан—оныгын азмы-күпме хезмәткә тартудан, эшкә өйрәтүдән гыйбарәт иде бит.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына ди. Ижау шәһәреннән юлга кузгалган, Казан каласы аша үтәчәк буш машина пиннекләрне төяргә ризалык бирде. Шул ук көнне кичке якта алар Фәнилләрнең гаражында иде инде.
Хәзер инде эш аларны сатып акчага әйләндерүгә терәлеп калды. Ләкин бу көннәрдә Фәнилнең эчке халәте мунча янына басарлык түгел иде әле Теге яки бу эшне башкарыр алдыннан адәм баласы аңа рухи яктан әзер булырга тиеш. Аннан, август азагында мунчага йөрүчеләр дә аз була
Аның каравы, вакыт дигәнең улы Илшат өчен үзенчәрәк акты. Каникул вакытында аерылып торган сабакташ дуслары белән очрашып кайткан саен
сүзен Һаман бер төрлерәк дәвам итте ул: «Җәй көне Айратка велосипед алганнар... Айдарның әтисе хоккей формасы алам дигән. Быел дүрт малайның шундый киеме булачак...»
Санаулы көннәр түгел, санаусызлары да сизелми уза торган заманда вакытны тоймый каласың. Әнә ике көннән Илшат мәктәпкә барачак.
Шактый озак йөрделәр алар кибетләрдә. Үзенә булса, Фәнил әллә кайчан алган булыр иде инде. Аңа сөйләшерлек булса шул җиткән, телефонның төп вазифасы—кешеләрне сөйләштерү бит инде. Ә менә Илшатка ул фотога да төшерсен, йокыдан да уятсын, сөйләшкәнне язып та алсын, калькуляторы булсын, вакытны күрсәтсен, тагы әллә ниләр эшләсен!
Пенсия яшенә җитеп мондый әкәмәтне күргәне юк иде Фәнилнең. Шуңа күрә бу «бәләкәч» аның үзендә дә кызыксыну уята башлады ҺӘМ ул, соңгы тәнчәләрен түләп, оныгы сораган шактый кыйммәтле «LG» маркалы телефонны сатып алды.
Өйгә кайтканда Илшатны алыштырып куйдылар диярсең. «LG»HW кулына тотыру белән кемгәдер шылтыратырга, сөенечен уртаклашырга тотынды ул. Иптәшләренең номерларын хәтерендә ничек калдырган да. телефон экранында сурәтләр чыгарырга, музыка яңгыратырга кайчан өйрәнгән диген. Күрәсең, «фәләнгә телефон алганнар» дип сөйләнгәндә үк бу аппаратның хикмәтенә төшенгән булган.
Өстеннән зур йөк төшкәндәй, Фәнил бер-ике көннән телефон кайгысын бөтенләй диярлек исеннән чыгарды. Беренче сенибрь көнне дә дөнья мәшәкатьләре якасыннан ычкындырмады аны, оныгын мәктәпкә озата алмады Шул көнне үк Илшат телефонсыз кайтып керде.
—Минем телефонны урладылар. Спортзалда кесәмнән алганнар,—диде дә, ничек кинәт елый башласа, шулай туктап та калды
Телефонның паспортын, магазинда акча түләгәнгә биргән чекны алып, киттеләр милициягә.
—Иртәме-соңмы, килеп чыгар телефоныгыз. Казанда һәр көнне урланган, талап алынган телефоннар саны йөзгә җитә,—диде Фәнилгә бу очракны документлаштырган өлкән лейтенант.
«һәр көнне йөз телефон?!», «һәр көнне йөз телефон?!». Өенә таба атлаганда ни өчендер нәкъ менә шушы җөмлә, шушы сан яңгырады аның башында. Кайчан бетәр бу хәл, бетәрме? Кайчаннан бирле дәвам итә бу урлашу? Мәктәп эскәмиясеннән башлансын инде, җә!
Сораулар шулай бер-бер артлы арта торды. Кем генә бу сорауларга җавап табар да, кем генә моңа чик куя алыр икән. Әнә Германия, Төркия кебек илләрдә урлашу бөтенләй юк диләр бит
Үзенә үзе биргән сорауларга җавапны үзе үк тапты Фәнил. Кайчандыр укыганы исенә төште. Русның олуг язучысы ҺӘМ тарихчысы Карамзиннан кемдер Россия тормышына хас үзенчәлекне бер сүз белән әйтеп бирүне сорагач, ул болай дигән:
—Воруют-с!