Логотип Казан Утлары
Бәян

ГОМЕРНЕҢ БЕР ЕЛЫ


КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
1993 ел, 2 гыйнвар, 1993ел, таң белән...
Җаннарны изеп торган албасты-кәбисә елдан котылдык шикелле: Яңа ел төкле аягы белән килсен!..Теләк шул гына.
Бүген Зәй-Сарман тарафларына сәфәр чыгам Кышкы юл карлы авыл, шәһәрдә иркәләнеп күнеккән безләрне чак кына өркетсә дә авыл сагындырды. Татар теле сагындырды. Авыл теле сагындырды. Сарманнан җиде-сигез чакрым ераклыктагы Әлмәт дигән авылга йөз тотып чыгам юлга. Үзем белән эш- мәшәкатьләрне, диабетны, борчуларны да алып китәргә туры килә. Нишлисең, күләгә болытлы көндә дә хуҗасыннан калмый...
2 гыйнвар, көндез.
Бүген сәфәр. Бигеш-Зәйләр аша Сарманга, аннан Иске Әлмәт дигән татар авылына кайтабыз Нәкыя авылга кадәр мине озата бара. Юлга әзерләнеп машинкамның хәрефләрен юдым да лентамны алыштырдым, кул кычытып, бер- ике сүз язып куярга ниятләдем. Ниһаять.кышкы авылга кайтырга булдым Әгәр һава килешсә, урын үзгәләмәсәм. бик ныклап эшләргә исәп Уйланганны тәмамлый алсам—олы бер җиңү булыр иде'.
4 гыйнвар. Бигеш авылы, иртәнчәк.
Аллага шөкер^ икесендә үз вакытында кузгалып китеп, җитез генә тәгәрәп Зәй якларына кайтып җиттек. Казанда чалт аяз иде, монда төнге җәүле буран. Ярый әле Алмазлар машина белән Карман авылы турына килеп торган. Тиз- тиз <'Уазик»ка күчендек. Алмаз тауда, куян куганда, егылып тагын дүрт кабырга-
' Йәгез. бер дога» дигән, төрмә-лагерь чорын да эченә алган роман-хатирәне язу күздә тотыла.
сын сындырган Былтыр ике кабыргасының ныклыгын сынап караган иде Егыла, кабыргалары сына, үзе сизми Берничә көн сызлаштырып йөргәч кенә кинәт ясалган хәрәкәттән кабыргалар сынган төштә үз урыннарыннан кубып кузгалалар Шунда гына рентгенга бара һәм Ятып булмый ди йоклап булмый, гәүдәне элеккеге рәвешенә китерә алмыйча газаплана икән1 Алмазның тормышы көйле Зарланмый Йорт-җирне, ихатаны караган, абзарлар җиткергән аранында кышлау бозау, "Җәмилә" исемле Мал асрамасаң авылда ит табармын димә Берәү дә сатмый икән
ялтырап тәрәзәдән үк күренеп тора Шунда гына хәзер энекәшемнең яңа шәп йорты мулла бабайның нигезенә менеп утырганын искәрдем Мулладан калган йортны, каралты-кура- ларын хәтерлим ич I мин1 Өй ике катлы иде. аскы өйдә остазбикә I кызлар укыткан, үзенә күрә аскы өй мәдәни-ят учагы булган Ул эре-эре ташлардан җитешлек белән салынган нык амбарлар, төз. биек кыеклы лапаслар, кар базы, келәтләр, алмалы-чияле янбак- ча... Йортның законлы төп хуҗалары кайларга китеп югалганнардыр да. Бигеш хәзрәтенең ак сөякләре кайсы кала икән
Күңелнең бөтен барлыгы белән мәчетне зурлый-зурлый үтеп киттек тә зиратка бардык Азат, мин, Алмаз, Нәкыя белән Әлфия (энесе Алмазның кызы Н ) әти-өни яткан изге җиргә баш иеп озак кына басып тордык Тын кыш дөнья ап- ак. әрвахларның җаны кунган каен ботаклары иелеп-иелөп безгә сәлам бирде Без. тезелешеп, җитмешкә бара торган өч Гыйләҗев үзебезнең кайсы төбәкләрдә йокыга ятасыбызны уйлап моңсуландык Безнең балалар шулай җыелып исемнәребезне яхшы сүз белән яд итәрләрме9 Әллә дөнья аларны да изеп, сытып, җаннарын тишкәләп бетерерме9 Әти белән әни безнең өчәүләп килүебезне сизгәннәрдер сизми калмаслар, ләхетләре җылынып вә яктырып киткәндер Амин, шулай булсын!
' Накыя ГыП.южеп.1 Аял Гый.юҗевиен хапаны Кннлмек сихифалврси м «иерлап кнтгр Алга таба кыскартып. Н дип бнрелачок Рел
И бу дөньяның хәлләре1 Гап-гади ярты сүздән дә әллә ниләр белеп була Борынгы дустым Гыйләҗетдиннең балалары Чаллыда яшәп, ел саен яңа ел тирәсендә кайтып йөриләр икән Быел берсе дә юк, кайта алмаганнар, өйләрен ташлап йөрергә куркалар—басалар, талыйлар
Бигеш мәчетле авыл, ниһаять, мин мәчетле авылда кунакта Мәчет балкып-
җирләргә чәчелмәгән- Авыл җирендә халык белән очрашулар
дер? (Аязның энесе
ул авылга мединститутны тәмамлагач. 1956 елда эшкә кайтып, шунда төпләнеп калган иде Нәкыя* ) Мәчет ачканда Казаннан Мансур Хәсәнов та кайткан икән (Мансур Хәсәнов шул авыл кешесе—безнең хөрмәтле галимебез, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Н ) “Мәчет салырга нык булышты, бик тә күркәм кеше" диде Гыйлаҗетдин Мәчет ачканда, элек балкып яшәгән, соңра югалган хәзрәтләрне искә төшереп телгә алучы булдымы икән9 Юктыр, без, кабатлап әйтәм, кыска хәтерле халык Мәчет авылны күккә күтәргән мәчет Бигешне адәм балаларының бишеге—галәмгә якынайткан Урамнан үтеп барышлый ирек- сездөн гел шул якка кайрыласың. күңел җирси әйтер сүзләр иманга манчыла Акча жәлләмәгәннәр бигешлеләр, матур итеп бизәп, таш мәчет салганнар Хәзәрендә унсигез карт намазга килеп-китеп йөри ара-тирә яшьләр дә күренеп
Гыйлаҗетдиннән сораштым Мыек Ярулланың фамилиясе Мөхлисов булган икән "Шактый әшәке кеше иде!" диде Гыйләҗетдин Инде Гыйләҗетдин булып Гыйләҗетдин. адәм балаларына бары тик яхшылык кына күрсәткән, җирдәшләренә гелән изгелек теләгән зат Мыек Яруллага шундый тамга салган икән монда уйланырлык урын бар' Гомумән сугыш елларында сугыштан соң колхоз рәисе итеп әнә шундый "әшәке" бәндәләрне генә куймадылармыни’’ "Усал гына түгел, әшәке1” дип кабатлады Гыйләҗетдин
Әшәкелекнең дә дәрәҗәләре бар Усал. явыз, әшәке
Бигеш. Бигеш ындырларны юа-юа. ярдагы талларны берәмтекләп санап Аулаш елгасы-инеш ага Биек тау. Кый тавы Мыек Ярулла белән шул тау өстендә йөргән идек бит Тырмачы малайлар янында Горчицаны колхоз үзе чәчкән икән Бүтән иген-таруны сыпырып алып китеп бетергәннәр, ә горчица орлыгы калган Бөгелмәгә барырга туры килде,—дип сөйли Гыйләҗетдин — ике кило гәрчис орлыгы бирделәр Атка да шул. үземә дә шул Әнкәй әүвәл гәрчисне кыздыра иде. аннан төя1 Тәмле дә була торган иде1 Соңыннан авыз эче яна!"
Бигеш үзгәргәннән үзгәрә, авылга яңа төс куна. Коймалар тыгызланган, капкалар биегәйгән, йорт урыннарында таш пулатлар кукыраеп утыра, тәрәзәләр челтәрле, тимер капкалы гаражлар ишәйгән, кая карама бөтенлек, төзеклек һәм байлык күзгә кереп тора. Тик җан нигәдер моңсулана, шушы бай ихаталарны, таза тормыш шаһитлары—таш пулатларны бербөтен авыл итеп йомарлап тоткан төс юк Баеган саен йортлар бер-берсеннән ерагайганнар төсле Бер яктан сөенәсең, икенче яктан күңелне нидер кыра, борчый, авылның милли төсен аерып булмый, нинди зирәк булсаң да бу капка койма артларына кереп бикләнгән адәмнәрне белә алмыйсың инде! Кунакка йөрешүләр кимегән, күрше- күләнгә йомыш белән керүләр беткән, әгәр киләчәк авыллары кешеләрне шулай тарката торган булса, яшәү үтә күңелсез һәм суык булыр төсле
ЖЗЛ сериясеннән Салтыков-Щедрин китабын карап утырам. Истә, Александр II патшаның резолюциясе истә: “И прекрасно; пусть едет служить да делает сам так, как пишет, то есть так, как желает, чтобы действительно делала хорошо".
5 гыйнвар, Бигеш.
Иртәнчәк
Хәтер өзек-өзек чылбыр икән ул. Үткәннәрне тоташ юл-сукмак итеп һич кенә дә күз алдына китереп булмый! Вакыйгаларның урыны үзгәрә, вакытлары алмаша, үткәннәргә хәзерге мөнбәрдән торып бәя бирә башлавыңны сизми дә каласың Никадәрле гадел, сак булырга тырышсаң да күңел-хуҗа язмышыңа якты бәя бирергә тели, кылган вак-төяк гөнаһлар, адымнарыңа чүп-чар булып ияреп барган кыек-мыек эшләр читкәрәк этәрелә, ни тырышсаң да үзеңә-үзең хак хөкемне чыгарып булмый Күңелдә кат-кат тәүбәгә килсәң дә гөнаһларны тезеп салырга кул бармый, бәлки аларның кирәге дә юктыр, үз гомереңне синнән башка белеп бетергән җан иясе юк, нигә аларны дөньялыкта ук фаш итәргә, әле Ходай каршысына барып баскач та тулы һәм дөрес йомгак ясыйсы бар Анда инде гамәл дәфтәренең сыңар сүзен дә яшереп кала алмыйсың! Адәм балалары бер-берләрен генә түгел, үз-үзләрен дә алдарга яраталар, юанып яшиләр, кешеләрнең әнә шул бәхетле юанычлары булмаса берәү дә гомеренең язмыш билгеләгән азагына кадәр барып җитә алмас иде
Шушы Бигеш авылы язмышымда шундый зур. мөһим урын тотар дип кем уйлаган’’ Хәбир Зәйнуллин—гомерлек акыл биреп киткән егет Мут. наян, көр күңелле Гәрәй Гәрәев Зәйдә эшләгәндә Сабан туена кайткан идек Бигеш Сабан туеннан Иштирәк авылына киттек Молотов (Пермь) шәһәреннән кунакка кайткан Әминә белән танышкан идем Ак күлмәк кигән сөйкемле кызыкай иде Иштирәккә ат җигеп бардык, бәйрәмнән соң фатирга кайтсак, йөгәнебезне урлаганнар Шулчак Гәрәй: “Сез бара торыгыз, мин куып җитәрмен!" диде, без атны чак-чак атлатып юлга чыктык Элеккесеннән дә шәбрәк, җиз төймәләр
белән бизәлгән каеш йөгән күтәреп Гәрәй куып та җитте Елгыр егет иде Бигеш Бигеш Шәйхулла Зиннәтуллин мәрхүм Ниһаять. Алмаз монда утыз биш ел врач булып хезмәт итте Әти-әнине шушы авыл зиратына җирләдек Күпме кешеләр, нинди зур вакыйгалар белән бәйләнгән мин шушы борынгы татар авылына!
6 гыйнвар. Иске Өлмәт авылы
Кич
Күз тотып чыккан авылга бүген таңда килеп җиттек
Кичә иртәнге чәйдән соң Зәйгә юл тоттык Таныш дөнья таныш юллар күңелгә якын манзаралар, хатирәле таулар, елгалар Бу бормалардан шыгырдап калган күперләрдән ничә мәртәбә үттем икән дә нинди уйлар уйламадым икән? Һәр авыл исеме мине яшьлеккә алып кайта моңсуландыра Зәйдә озак юанмадык. Тәлгатьнең (Аязның туганнан туган абыйсының улы Н ) көндезге ашка кайтуын көттек тә, тамак ялгап алгач. Сарманга элдердек Ял тәмам кунак- кунак уйнауларны йомгакладык, урнашып, яңа урынга күнегеп эшкә тотынырга бик вакыт' Сарманда Әхнәф Гатауллиннарда (минем туганнан туган сеңлем Фәниянең ире һәм алар гаиләсе турында сүз бара Н ) кундык Озаклап сөйләштек, соң гына Сарман урамнарына чыгып Архангел- дип сәер исем белән аталган яңа бистә тирәләрен урап, Сарманның зураюына гаҗәпсенеп, бизәлгән ятим чыршыны карап йокларга кайттык Урамнар тын, ара-тирә машиналар уза да егет-җилән каядыр ашыгып үтел китә Элекке сыман авылларны бизәп җанландырып торган уртак хәрәкәтләр юк Һәр йорт ихата борынгы крепостьлардай ялгыз, серле тынлыкта утыра Сарман мин белгән почмак түгел инде, ул ят. андагы үзгәрешләрне күз элдереп, бер ноктага җыеп бетерә алмый Соңгы елларда Сарман төбәгеннән нык ук читләштем бугай җанга якын кешеләр картайды. аларга картлык олылыгы сеңде мин аларны алар мине аңлап та бетермибез шикелле Шуңамы Сарманда озак юанмадык таң белән юлга чыктык Текәй таулары өстенә менгәч офыклар ачылды кырлар киңәйде, сыек алсу төскә манчылып дөнья ямьләнде
Иске Әлмәттө безне көтәләр иде куанып каршыладылар Менә шушы байтак бүлмәләргә бүлгәләнгән җылы өйдә торырга кайттым мин Урын сайлап ары-бире караштырып йөргәч сул яктагы нәни бүлмәчеккә кереп утырдым Каршымда юка боз белән челтәрләнгән тәрәзә Ятсынып мине күзәткән куакларда песнәкләр шаярып-уйнап ала. бер-берсеннән һич аерылмас әрсез чыпчыклар очып-очып куна Мин яңа тормыш башлап җибәрәм Хәерлегә булсын'
7 гыйнвар. Иске Өлмә)
Көндез
Онытылганчы язып куйыйм әле
"Юллар, юллар Озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын'
Зәйдән эңгер-меңгердә чыгып киттек Әле Ирнә күперен үткәнче күңел кыймылдап куйгаласа да тәмамысы уянмады Урта юлга җитәрәк күкрәкне нидер кысты, күз төпләрем дымланды Сулда карасу агачларын чайкап кашка тау шөйләнде Без печән чапкан уйдыклар без балык тоткан кармак салган тугайлар. болыннар Ятып суын эчкән чишмәләр' Ничәмә-ничә кат сез минем әсәрләремә кереп җанымны сүнмәс хатирәләр белән ураган терелткән җылат- кан урыннар Гомерем белән мин сезгә бурычлымын Сезне—шушы гүзәл почмакны сездәй горур биеклеккә күтәреп дөньяга таныта алмаганмын икән нишлисең, күпме еллар пышылдап кына сөйләштек шул күкрәк киереп бөтен тавышка кычкырып, данлап булмады Урта Баграж зираты Түбән оч Машина тигез генә тәгәри, тәгәрмәчләр юлны урый хатирәләрне сүтә Менә Югары оч' Чуал ярларында карт өянкеләр Баграж өянкеләре' Әти яратып утырткан агачлар' Әти вафатына унҗиде ел Өянкеләре дә нык картайды Алар да билләре муртаеп, ботаклары сынып берәм-берәм эз югалталар Кем утыртканын белгәнгә агачлар да кызганыч Менә инеш аръягындагы тарлавык Дөньядагы иң тыныч. иң тын урын Тарлавыкны телеп тауга менә башласам колакларым чыңлый дөнья таулар иңеннән минем иңнәремә күчә Рәхәт' Чиксез рәхәт' Үлән- чәчкөлөрдөн чыккан татлы исләр куерткан татлы һава адымнарны ашыктыра гомерне бизи, җиңеләйтә вә озайта Җир шарында шушы тарлавыктан да
Сулдан уңга: Р Батулла. X Гарданов. Ш Бикчурин. Я Гыйләҗев
кадерлерәк почмак юк миңа. Өскә менәсең, уңда Кызыл яр Улларымны Кызыл Яр таудан таш тәгәрәтергә алып кайта идем мин Бәхетле мизгелләр! Дөнья бәясе торырлык уртак хатирәләр Балалар да бу тауны хәтерлиләр, яраталар Кызганыч, еллар үтү белән тау тәбәнәкләнә, аны ермачлаган чокырлар тирәнәяләр Кар әз. Тау ала-кола. Беләм. хәзер анда җилләр уйный Җилләр тарлавыкка ятып аска шуалар да Минәй чишмәсендә бөтерелеп, өскә, чуал буйлап әти утырткан өянкеләргә хәтле барып җитәләр
Баграж Керәшеннәр патшалыгы Ягымлы, гади, юмарт күңелле кешеләр Милли шикләнүләрдән азат яшәүче табигать балалары Мин аларны шулай диеп белә идем Янәшәдә, рәхәт итеп яшәдек моңарчы Соңгы елларда милли бәрелешләрнең хәвефле, шомлы мисаллары җанны куырып, өркетеп тота башлады Югославия таралды, анда сыенып яшәгән халыклар бер-берсен кыралар асалар, суялар Хорватлар, серблар мәңгелеккә дошманлашырга бурыч алган кешеләрдәй хәзер тыела алмыйлар. Бу кырылышны аларның милли лидерлары әзерләде Тарих өчен, җир өчен, һава-сулар өчен, тагын әллә ниләр өчен үткәннәрдән канлы вакыйгаларны казып чыгардылар да халыкларны бер-бер- сенә каршы котырттылар И китте суеш, и китте кырылыш Милли чуалышлар тезгене милли лидерлар кулыннан бер ычкынса, аны авызлыклар көч юк, Алла кодрәте белән дә ул халыкларны ипкә китерә алмассың! Карабах өчен тарткалашкан әрмән-әзәриләр тиз генә туганлашырмы? Аның шаукымы йөз елларга барачак әле. Милли каршылыклар тарих төбенә салып калдырылган усал миналар алар, көне-сәгате җиткәч шартлап ярылалар да. дөньяга яңа корбаннар бүләк итеп, каршылык дулкыннарын һаман көчәйтәләр Гөрҗиләр белән абхазлар тиз генә яраларын ямарлармы?. Осетин белән гөрҗиләр Милли күремсезлек—куенына мең вулканны яшергән серле тау ул Аларның берсе генә уянса да тауны нигезенә кадәр тетрәтә Бүген юлдан ерак та түгел тын гына йокымсыраган керәшен авылларына шигәеп карап барам нигезләре тетри башламаганмы аларның?
Китәр алдыннан нәшриятка. Фәрваз Миңнуллин белән саубуллашырга кердем Максим Глухов белән кара-каршы килештек Бүтән чакта күзен күтәреп карамаган, юри күрмәмешкә салышкан, исемемне атап эндәшмәгән кеше бу юлы туктады, башын чак кына кыйгайтып. миңа карады Зәй төбәгендә булган икән "Керәшеннәр тормышына багышлап бер китап та язмыйсыз дип зәйлеләр нык үпкәли,—диде—Шул бушлыкны тутырырга йөргән чак Тырыша торгач зур гына җыентык әзерләдек Дөрес, урыс телендә Зәйдә Вениамин Демьянович Некратов (Максим тагын ике-өч керәшен исем-фамилиясен хөрмәт белән атады) китапны нык хуплыйлар, һәм матди, һәм рухи яктан ярдәм итәләр Бик кызыклы, яңа фикерләр белән баетылган китап булачак" Максим татарча сөйләшсә дә. ул телдә сөйләшүенә авырыксынган кебек телен бозып, әллә ни-
чек кыланчык-боҗраландырып сөйләшә Күзләре як-якка чәчеләләр муены башын тик тота алмый Аны-моны уйламадым “Минем дә Баграж керәшеннәренә атап бер мәкалә язасым килеп кыҗрап йөрим" ,—дидем Минем сүзне Максим колагына да элмәде китабының үтә мөһимлеген. Зәй тарафларында үз яраннары күбәюен кат-кат байтак исем-фамилияләрне кабатлый-кабатлый. үз сүзләренә үзе гашыйк булып арган ат сыман аякларын алмаш-тилмәш күчереп сөйли бирде Баграҗда да булган икән “Гурий Тавлинны да Мулла Гуриен дә беләм1 —диде һәм мактанган шикеллерәк итеп Гурийның әшәкелеге хакында багражлылардан байтак хәбәрләр төяп кайтуын искәртте Ниятен ачык белмәгәнгә, бу серле-шикле кеше алдында Гурий хакында аны-моны куертмадым Гурийның кушаматы Мулла Гурие' икәнен каян белүенә гаҗәпләндем Мулла?1 Бу кушаматны белә идем, онытканмын Ни өчен һәр сүзен сергә, һәр ишарәсен тирәнлеккә манчырга тырышкан бу бәндә Гурийны яратмый башлаган әле9 Ни өчен ул сәер хәбәрләрне миңа җиткерә9 Шуның өчен генә туктаттымы мине? Мин үз ниятемне тагын кабатладым Баграж керәшеннәренә багышлап хатирә язасым килә, дидем Ул түшен миңа таба эшереп "Ә син Багражның нинди мәгьнә аңлатканын беләсеңме9 дип сорады “Юк"- дидем “Сары саз" дигән сүз ул”, диде Максим “Ә бездә Сарсаз Баграж" авылы бар" дидем мин. нигәдер сөенеп Сүздә бу кешене өстен чыгарасым килмәде, бугай Ул үзендәге үзгәрешкә мәгьнә салырга тырышып Ә син ул хатирәләрдә кайсы якны яклыйсың? Керәшеннәр әүвәл татар булган шуннан соң гына чукынып христиан диненә күчкән дип раслыйсыңмы9" Мин аны-моны әйтергә өлгермәдем Югары Багражны авыл-тыкрыкларын. кушаматларны җәһәт-җәһәт күңелдән үткәрергә тотындым "Тугашлар тыкрыгы Микиләр тыкрыгы" Тугаш—борынгы татар исеме түгелмени9 Муханоөлар—Мөхәмнән алынган Сарсазда Кондрабаевлар "Кондырбай’ түгелмени9 “Юк дип ышаныч белән дәвам итте Максим.—без бер чакта да татар булмаганбыз без— керәшеннәр Керәшеннәр Идел-Чулман буйларында Грозный патшага кадәр үк булган, яшәгән Мисалга, Сөембикә патшаның җансакчылары, гвардиясе бары тик керәшен яугирләреннөн генә торган Мөселман-татарлар хыянәтчеләр алар христиан динен сатып татарга әйләнгәннәр" Максимның үзе әйткәннәргә ышанганы, бүтәннәрне дә шуңа ышандырырга тырышуы киреләнгән ныклыгы һәр сүзеннән яңгырап тора иде Ул миннән раслау да кире кагу да көтми мине дә үз ягына аударачагына, дөньядагы дөреслеккә бары тик үзе генә хуҗа икәнлеккә ышандырасына шикләнми иде Газеталарда аның бу фикере керәшеннәрне татарларга капма-каршы куюы тарихтан шуңа дәлилләр табарга тырышуы күземә чалынган иде Хәзер, аның шомлы хаксызлык китерәчәк өр- яңа теориясе белән кыска гына танышкач мин куркып киттем Китап дөньяга чыгар. Зәй төбәге вәкилләре керәшеннәрнең тарихи дөреслекне яклаучы аңлы төркем икәнен авыз тутырып сөйли башларлар Милли корт иң нык агачларны да кимерә1 Нәтиҗәдә татар-керәшен каршылыгы үсеп чыгар Тарткалашу башланыр Башкорт-татар милли кискенлеге тирәсендә татар-керәшен каршылыгы ныгыр Татарлар өзме-күпме җанлана үзара аңлашыл яшәргә омтыла дигәндә, тын гына оеп утырган Кашка тау күкрәгеннән вулканнар ут чәчеп дошманлык тарата башлар Бар бит ул Максим Глухов сыңарлары милләтнең кыска хәтерле катлауларын тиз-тиз котырта алган күрәләтә ялгыш юлларга кертеп адаштырган шәхесләр
9 гыйнвар. Иске Өлмәт
-Җил Ике көн. ике төн тоташтан җил Басуда кар әз аны да җил тыкрык ларга, читән ышыкларына, чокыр-чакырларга ташып бетерде Тар тыкрыктан кар кикрикләре өстеннән бата-чума барабыз
—Җил. җил Алай да кошлар җим эзләп ихата тирәсендә туктаусыз очалар әйләнәләр, тулганалар да йорт тирәсен, бакча читләрен сарган миләш тәлгәшләре котырып атынган агач ботакларына килеп ябышалар “Миләш ашарга каяндыр озынчарак күгәрченнән чак кына ваграк кошлар килә Быел урманда җим күп булды кар озак яумады миләш убырлары моңарчы күренмәде әлерәк кенә яу булып безнең бакчаларга төштеләр Бу вакытка элгөрге елларны бер чөм миләш тә калдырмыйлар иде Быел соңардылар Әмма хәзер миләш агач ларына көн бетте авыр гәүдәләрен көч-хәл белән күтәргән каргалар да таш-
лана аңа, әллә кай ярыклардан очып чыгып саесканнар да аны ботарлый, “безгә калмый, безгә калмый!" дип чыпчыклар да соры болыт булып миләшкә елыша, сак вә кыюсыз песнәкләр дә шул тирәдә пыр-пыр оча. чыда гына миләш", ди хуҗам Рәис. (Монда гына беренче мәртәбә телгә алынган Рәис абыем—ул кадерле әнкәемнең төп йортында яшәп гомер итүче, әнкәемнең энесе. Алар киң күңелле, мәрхәмәтле, йомшак телле Фәрхинур апа белән 1945 елдан бирле шушы хуҗалыкта бер тын булып, бер сулышта яшиләр Аязны ул( 1990-95) елларда иҗат итәр өчен сыендырыр урын таба алмыйча аптыраганда, алар чын күңелдән сыендырып яшәп алганнар иде Аяз вафатына кадәр шушы кадерле көннәре турында җылы итеп искә алып сөйләде Н.)
Караклык монда да килеп җиткән. Руша янындагы авыл очында, иң кырый йортта яшәүче берәүнең ябык абзарына төшәләр дә дүрт сарыгын суеп, тунап, эчен-башын ташлап, итләрен алып китәләр. Атна-ун көн үтүгә шул ук абзардан хуҗаның соңгы сарык малын—симез тәкәне йомдыралар Эте була хуҗаның, бурлык алдыннан этне агулыйлар, эт исән калса да тавышы бетә, өрә алмый башлый.
Кичә телевизор аша Фәннүр Сафинның вафатын хәбәр иттеләр.
Монда сәфәр чыгар алдыннан гына нәшрияттамы, Комлев пулатындамы (хәзер Мөштәри урамы. Н.) очрашкан идек. Очрашуыбыз мәзәк диярлек булды Фәннүр гел елмаеп, басымчак кына миңа карап торды Мин аның учын кулымнан җибәрмичә, нигәдер тоташтан яхшы, ихлас сүзләремне әйттем. Хәзер хәтерләмим, сүзләре сеңеп өлгермәгәндер ахрысы. Фәннүр үзенең ялгызлыгын телгә алды. Машинага бәрелеп зиһене әз-мәз таралган бу һәйбәт, сәер шагыйрьне хатыны ташлаган иде шикелле... Ярым гариплеген, ятимлеген уйлыйм да...үз-үзенә кул салмаганмы Фәннүр дип сызланып, куркып куям. Безнең арадан ашыгып, үз ирекләре белән киткән каләмдәшләребез моңарчы да бул- галады. Сөйкемле Җәгүр Уткин, тыйнак Ринат Рәхимов, моңсу Альберт Сафин.
менә хәзер Фәннүрме? Тик без бер чакта да аларның ни өчен дөньядан туюлары хакында уйлап карамадык, баш ватып тормадык. Ләкин һәр ирекле үлем хөкем сөргән мохитка, чордашларына фикердәшләренә протест ул. көчсезлек галәмәте генә түгел, һич, һәрбер һәлакәттә җәмгыятькә әйтелмәгән ачы нәфрәт, зар ята. Мин шулай уйлыйм Фәннүр мине олы санал, гел елмаеп, йомшак сүзләр белән сөйләшсә дә аның тел төбендә чиксез моң. азагы юк зар. билгесезлекне сагыну, уйларының бәргәләшүе ята иде. Кайткач Нәкыягә дә бу хакта борчылып сөйләгән идем...
Иске Әлмәттә өч кич кундык. Бүген Нәкыя китәргә әзерләнә. Ялгызым торып калам. Әлегә хәлем әйбәт, иң мөһиме:тынычмын Хуҗалар үтә эшчән, сабыр холыклы, кече күңелле кешеләр Ашарга-эчәргә бик мул һәр иртәдә яңа сауган сөт эчәм, ит ризыгы да күп. һич уйламаганда, көн туса миләш ашыйм. Әллә очар кошлар белән ярышка чыктым инде? Яратып, ясканып, рәхәтләнеп ашыйм миләшне. Салкын аның ачысын алган, аша да аша гына. Ашыйм икән— организм сорый дигән сүз. Бер-бер хаҗәте, файдасы булмаса корсак тәпсерләмәс, кабул итмәс иде. Әле төп эшемә басылып керешә алганым юк, моңарчы вак-төяк белән маташтым. Инде иртәгәдән эшкә.
Бүген һава тын диярлек. Җил. арып-талып рушадагы агачлар арасына кереп бөгәрләнеп, йокыга ятты. Бүген руша тирәсеннән әйләнеп тә кайттым Алдагы көннәрдә йөрергә сукмак эзләдем. Бүген кар шул кадәр ак, аның кар булуына ышанасы да килми Күзне кисә, күз чагыла Дөнья безне чолгаган нәрсә-кара- ларның төсен үзгәртеп бетерде, инде без ак чынлыкка да ышанмыйбыз.
Үзем торган хуҗаларның кызы Фәнҗияне озата киттем. Тап-таза гәүдәле, көче ташып торган гвардеец хатын. Балалар бакчасында мөдир булып эшли Сөйкемле, игътибарлы, елмаюын артык тышка чыгармыйчарак сөйләшә. Шушы авыл очында йорт торгызып, хуҗалык корып, ире Таһир, карт әнкәсе һәм ике кызы белән яшәп ята Сөйләшәбез "Элек авылыбызда буш куралар ишәйгән иде. елдан елга арта иде буп-буш ихаталар, хәзер исә берәү дә капмады Менә
безнең янәшәгә дә йорт салып куярга әзерләнәләр Газ кергәннән бирле яшьләр авылга борылды Су кергән, ут кергән, хәзер газ да керде Шулар өчесе булганда авылга яшьләрне үгетләп торасы да юк Алар үзләре кайтачак Эш кенә табылсын"
Авыл очында юл буенда өсте шалашлап капланган бәрәңге базлары Әлмәтнең түбәнрәк урыннарында базга су керә башлаган Юньле инеше дә булмаган, корылыктан интеккән Әлмәт базларында су каян килгәне дә мәгьлум нефтьчеләр җир астына туктаусыз кудырган су җир асты агымнары ясап җир асты елгалары тудырган Хәзер шулар астан гына кыймылдыйлар да. һич көтмәгән урыннардан килеп чыгалар Алга таба ничек булыр Җир асты тозларын, радиоактив элементларга бай катламнарны иген кырларына ташып куймасмы ул елгалар?!
10 гыйнвар, Иске Әлмәт
Таң белән
Төннәр шундый озын, ә күк гөмбәзенең нәкъ түбәсендә кич балкыган тулган ай таңда офыкка да тәгәрәп төшә алмаган Чын кыш' Ап-ак. сап-салкын җилсез сәламәт кыш' Кичә Нәкыяне озаттык Нигәдер чиксез ямансу булып калды Яңа урынга тәмам күнектем, ныклы тәртипкә кердем яшим, эшлим дип куана идем Нәкыя булганга икән Менә аннан башка ничек булыр Ничек яшәрмен дә ничек эшләрмен? Бүген эшне һичшиксез дәвам итәргә кирәк
Иртә чәйләдек, сигез тулып китүгә мин кичә йөри башлаган сукмакларга чыктым. Дөнья ап-ак, койма-капкалар, агачлар көмеш сыкыга төренгәннәр чыгып килгән кояш нурлары баганаларны тоташтырган чыбыкларга сарган куе сыкы бауларындагы кристаллар аша үтеп, аларга сихри төсләр биргән Чыбыкларны төргән кар бөртекләре нурланып елтыр-ялтыр киләләр Урамны чыгып сулга борылдым, басу юлына төштем Каршыма әкияти дөнья булып атаклы Әлмәт рушасы калкынды Урман кырында бәсәргән куе нарат агачлыгы Ак чал йөгергән наратлар авызларын ачып шаккатып чыгып килгән кояшка текәлгәннәр Алар артында ак нур таулары булып яшь кәләшләр—каеннар стена булып басканнар Чаларган куе яшькелт наратларның иңнәренә басып акка төренгән каен-кәләшләр янына югарыга менәсе килә Такыр юл да Әлмәтнең ындырларыннан башланып күккә иңә кебек Мин онытылган хисләр дулкынында тирбәлеп шушы такыр юлдан, меңнәрчә күзләр елтыраган йомшак карларга басып ыгы-зыгылы бу дөньядан мәңгегә котылып каядыр китеп барам төсле Мондый сихри манзараны, моның шикелле тоташ матурлыкны байтактан күргәнем юк икән Әгәр юлны кисеп чыгып үткән куян эзләре булмаса бу дөнья ны сихри бер төш дип уйлар идем Куян эзләре дә күңелне күтәрә Алар шушы тирәдә генә бәрәңге базларының өстен томалаган салам өемнәре янында уйнаклап йөргәннәр бит
Көн шул кадәр матур булды Иңнәрем шул матурлыкны тыныч кына күтәреп тора алмады, кат-кат утырып карадым, эш үрчемәде Эш башлау—йөрергә тырышкан сабыйның беренче адымнары ул Теләк зур көч җитми авып-авып китәсең Әллә кыйналган тәнем белән газапланган җаным, шушы тынгысыз дөнья мәшәкатьләрендә, матурлык белән очрашканда хәлсезләнеп каламы9 Ач заманда алабута күмәченә күнеккән кебек мин дә әшәкелекне генә кабул итеп, шуңа гына түзәргә гадәтләнеп киләмме?
Дмачы кшюсе саннарда