ГОМЕР ҮРЕНДӘ УЙЛАНУЛАР
* * *
Меңъеллыгын Казан бәйрәм итте, Самолетлар очты күгендә. Чечня хәле шунда искә төшеп. Хәвефле уй килде күңелгә.
Очкычларның хәтәр тавышыннан Күк пәрдәсе кат-кат киселде. Кемдер безгә корыч бармак янап: «Онытылмагыз!..» — диде шикелле.
Бәйрәмендә Казан кайнап торды.
Шатлык катыш хәвеф күңелдә: Төрле телдә гөрләп торган кала Минеке дә кебек, түгел дә...
Яшибез ярты-йорты Хаклык белән. Яшибез ярты-йорты шатлык белән. Яшибез шулай, ярты-йортыларга бай— Урталай өзелгән еландай...
«Өметегезне жуймагыз шулай да, Өметсез ул—шайтан гына»—дигәндәй, Төнге күктән карый Жиребезгә Яңа туган Ярымай...
Гомер узган саен күңел сүнә бара, Шатлык-ямьнәр кими бара яшәештә. Гомерем азагына җитәмме икәнни?— Мәрхүм газизләрем бик еш керә төшкә.
Гаиләдә төпчек бала булу— Әйбәттер дә...
Тик шунысы бәла икән: Килә бер көн. Барысы өчен ялгызыңа Моңланырга кала икән...
Шамил
Маннанов
Элек пәйгамбәрләр, вәхи алып Ходайдан.
Өммәтләренә аңлатканнар яшә^ мәгънәсен.
Бу изге эш безнең заманда
Шагыйрьләргә калды микән әллә сон?
Бу дөньяның ачы-точеләрен Татыганнар шуны беләдер: Аптыраган адәм кайчак елый. Артык аптыраган - көләдер.
Аптырыйбыз: нигә безне язмыш Аерып, торле-яры тараткан? Күр. Галәмдә йолдызларны да Ходай Бер-берсеннәи ерак яралткан...
Дөнья арбасыннан төшеп калын.
Көпчәгеннән аның тапталма... Кайбер түбән, вак җаннарга каран. Явызланма, җаным, вакланма.
Яшьлегеңдә ки арыдан торып.
Яшәсәң дә хыял-уй корып.
Картлык баскач, башың җиргә иелә.
Язмышыңа инде буйсынып...
Кешегә ышанырга кирәк, дибез. Бүген моңа шик бар шулай да: Башына бәла килмәгәндә күпләр Ышанмый бит... хәтта Ходайга!..
Үзен кече санавыннан беләм
Олы җанлы адәмне:
Йолдызлар дә күренә ләса күктә Бары тәңкә кадәрле.
Эй. замандаш.
Телең булсын безсез генә.
Безсез булмый икән, тик тор сүзсез генә.
Чәнчү-тортү җанны яралый бит.
Узмый эзсез генә.
Үзгәртеп кору дисезме? 11гг ул ү зг әртеп кору ?
Үзгәртеп кору шул. кәбәм. Уртак йортны җггмерү һәм Үзенә ташып тору.
Тормыш шундый: Җил-давыллы Дәрьядагы кебек. Чиста агым тирәндәрәк. Өскә чыга күбек...
Дөньяда талантлыларны Бәяләүче иик сирәк?— Талантны бәяли белгән Талантың булу кирәк!
Тормасана миңа кырын яның белән, Әйләнсәнә, җаным, җаның белән...
Кем кычкырды:
—Мәхәббәт юк! Ю-у-ук, ю-у-ук!—диеп? Сүзең хактыр, ләкин үзең өчен генә.— Дөрестән дә. Мәхәббәт юк. була алмый. Булмый икән ул нурлы хис үз күңлендә.
Нишлим инде.— Назларымны Алырга теләмәдең, Мәхәббәттә януымны Танырга теләмәдең.
Белмим инде, кемгә генә Син шундый тугрысындыр. Үзең дә аңламый-нитми. Син минем заяга үткән Гомремнең угрысыдыр...
Яши-яши хисләр кырыслана. Иңгә баса төрле мәшәкать. Игътибарым сиңа җитми икән. Үпкәләмә инде, Мәхәббәт.
Наздан бозылмый хатын-кыз. Ул бары тик яхшырачак. Синең назны балаң аша Киләчәккә тапшырачак.
Сине кире каккан тәкәббернең Каршысына барып тезләнү— Егетлекме? Юктыр, бу бары тик Мәхәббәттән хәер теләнү...
Мәшәкатьле борчулары белән Тагын бер көн узды. Уфтандым.
Бодай да бик кыска гомер җебе Бер сапламга янә кыскарды...
«Бу тормышта усал булу кирәк*, - дисең. Усаллыкны җанга ник салыйк?
Болай да бит инде Җиребездә Яхшылык—аз. азды усаллык...
Гаҗәпләнмә хорт җырлар күбәйде, дип. Каян чыгып тора. дип. халтурачылар? Җирдә дә бит әледән-әле булып тора Адәмнәрне гарык иткән су басулар.
Яшьрәк чакта ягымлы иде хатын. Өлкәнәйгәч шырпы телле нигә?
Йомшак каен чуклары да козен Әйләнә бнт... каты себеркегә.
Башкаларны гаепләве җиңел, Ә бит, иркәм, әгәр аңласаң. Башкаларны кичерү кыен булмас. Үз хаталарыңны барласаң...
Сиңа ихлас гозерем шул. Ходаем: Гомер юлым намус белән узаем. Явызланмасын иде телем, күзләрем, Ташка әйләнмәсә иде йөрәгем.
Газиз кешем!
Синең өчен даим
Мин Ходайдан шуны гозерлим: Гомерләрең булсын бәхетле, днм. Бәхеткәең булсын гомерле.
Мәхәббәттә хыянәткә барсаң. Сөйгәнеңнән кичерү юк икән. Ахирәттә тәмуг була, диләр. Тәмуг бу дөньяда ук икән.
Хыянәт ярасы төзәлсә дә. Әрнетүе аның һич бетмәс. Гафу сораулардан файда булмас.
Тел кичерер. Йөрәк кичермәс.
Башкалардан киңәш сораганчы, Йөрәгеңне тыңлый бел генә: Акылның бит уе төрле-төрле, Ә йөрәкнең уе—бер генә.
Кыш башы бу,
Җанга салкын иңә...
Тәрәзәдә ап-ак абагалар.
Алар сүзсез генә: «Туңабыз,—дип,—
Өйгә кертегез...»- дип ялваралар.
Көздән—кышка таба Көн кыскара бара. Кими ул минутлап булса да. Гомерләр дә шулай Сиздермичә уза, Туктатырга аны юк чара...
«Замананы авыр, диләр. Кемнәр үлчәп караган?»— Халкыбызның шушы жыры Хәтергә кайта һаман.
Замананың авырлыгын Үлчәргә була мәгәр: Замананың авырлыгы Адәмнәрнең бер-берсенә Дорфалыклары кадәр...
Төрлечә кузгатып була Дулкынны агымсуда: Жылы гына җил белән дә, һәм... таш атып та була.
Ә син күбрәк ташлар аттың Күңелем дәрьясына.
Сак бул! Ярсытма дәрьяны, Гарык булырсың суда...
Әллә нигә эч пошуы алса. Яшәү ямен җуйса бу җаным. Искә алам халкым гыйбрәтләрен, һәм тыңлыйм Mini халык җырларын...
Ходай адәмнәрне, бу Җирдәге һәр җан иясе кебек ’ Парлы-парлы итеп яралткан. Моң-зарларны, кайгыларны күбрәк Парсыз калга>п<арга тараткан.
Ялгыз кеше—ул җилкәнсез коймә, Тормыш җиле аны Кая тели шунда сөрә...
Гомер озынлыгы, вакыт берәмлеге Адәм аша узган ризык ул.
«Ризыгы беткән...»—диләр икән, Гомер чиге, соңгы сызык ул.
...Гомер юлың җиңел булмаса да, Җирлә яшәп алу кызык ул.
Дөнья көтү кыен нкән, Кемнәргәдер уен икән. Уенның да уймагы бар: Әле уйнап туймас борын, Соңгы юлга җые