Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фуат Мансуровка 80 яшь

Фуат Шакир улы Мансуров (1928)—дирижер. педагог Казакъстанның. Татарстан һәм РФның халык артисты (1967. 1975. 1998). Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1995). 1949—1967 елларда Казакъ халык музыка уен кораллары оркестры. Казакъстан ССРның дәүләт симфоник оркестры. Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет академия театры дирижеры, баш дирижеры. 1967 елдан Мәскәүдәге Зур театрның стажеры. 1969 елдан дирижеры. 1951 елдан Алма- Ата. 1969дан Мәскәү (1980 елдан профессор). 1985тән Казан консерваторияләрендә. Бер ук вакытта Татар опера һәм балет театрының (1968-70). Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (1986 елдан)
Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1966). Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994).
Студент чагында ук анын беренче концертларын тыңлау насыйп булды мина. Ялгышмасам, Чайковскийнын Бишенче симфониясе янгырады ул чакта. Зал баштарак сихри моң дәрьясында оеп калды, аннары көчле алкышлар белән уянды, аягүрә басты.
Язмыш мине аның белән күп очраштырды. Анын кул астында уйнаган чакларымда бу шәхеснең дирижерлек осталыгына, төгәллегенә соклана килдем. Ул партитурадагы һәрбер «өтерләр»не үз авырлыгында, үз чамасында, үз яңгырашында бик нык сиземли дигән тәэсир калды.
Музыкада вак-төякләр була алмый. Дирижер өчен иң мөһиме—биниһая авазлар дөньясында иң кирәклесен тоемлау, шуны көчле алымнар белән тынлаучынын күңеленә җиткерү. Фуат ага Мансуров беркем ишетмәгән авазларны үзенең сихри тылсым-хәрәкәтләре белән безгә нәкъ менә шулай җиткерә дә инде.
Безнең консерваториядә Фуат Мансуровның студентлар белән эшләве, аларга һөнәри осталык мәктәбе үткәрүе, кинәш-ярдәм бирүе мине сокландыра. Ул бит сәнгать өлкәсендәге теләсә нинди партитураны, авторның төп үзенчәлеген югалтмыйча, табигый рәвештә анлата, шәрехли ала.
Мәскәү консерваториясен тәмамлаган дүрт студент бүгенге көндә анын классында укыйлар, тәжрибә туплыйлар.
Дирижер пульты артында ул шулкадәр җиңел хәрәкәт итә ки, тамашачылар аның шөгылен бик җиңел дип уйлыйдыр, мөгаен. Ә чынлыкта дирижерның кул хәрәкәтләре артында никадәрле хезмәт ятканын күпләр аңлап бетермәскә дә мөмкин.
Ул, кыя башларына үрмәләгән кыю альпинист сыман, музыка сәнгатенең һаман саен биегрәк үрләренә ашкына төсле. Талантына баш иючеләрнең рәхмәтен, көчен- теләктәшлеген тоеп яши.
Рубин АБДУЛЛИН,
Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор. Россия Дәүләт премиясе лауреаты.
Россия һәм Татарстанның халык артисты.
(«Татар энциклопедия сүзлеге»ннән).
Фуат ага мине дирижерлык итүенен ихтыяри көче, менә дигән техник башкарылышы белән һәрвакыт сокландыра килде Безнен беренче дәресләребез җырчы Зилә Сөнгатуллинанын концерт-бенефисен күрсәтүдән башланып китте Анын беренче өлешендә Зилә студентларның мин җитәкләгән татар музыкасы оркестрына кушылып җырлады, икенчесендә—фуат Мансуров дирижерлык иткән дәүләт симфоник оркестры катнашында.
Әлеге концерттан сон ул мина опера-симфоник әсәрләрне башкаруда ныграк һәм җитдирәк шөгыльләнергә кинәш итте. «Сон түгел микән сон?»—дидем, шикләнә төшеп. Фуат Шакир улы мондый мисал белән җавап бирде: атаклы француз дирижеры Шарль Мюнш пульт артыда беренче тапкыр 46 яшендә баскан... Ә мина ул чакта әле 42 генә яшь
Баш хәрефтән языла торган Мастерлардан уку-өирәнү беркайчан да сон түгел. Анлыйлар өчен оркестрның составы мөһим түгел. Ул безнен халык оркестры белән дә, казакъларның Курмангазы исемендәге халык уен кораллары оркестры белән дә дирижерлык иткән кеше. Ин әһәмиятлесе—музыкаль-художестволы максат куярга һәм шуна ирешергә. Бервакыт ул кулына мандолина алды һәм рәхәтләнеп уйнап та җибәрде Анарда, күрәсен. яшерен мөмкинлекләр зур, өстәвенә бер дигән ишетү сәләтенә ия.
Ф Мансуровтан алган беренче күрсәтмә—әсәрне тулаем колачлаган хәлдә, дирижерлык концепииясенен топ нигезен эшләү. Сер түгел бит: шундый дирижерлар да була—кул хәрәкәтләре белән артык мавыкканы өчен анлыйларга карата, физкультура белән шөгыльләнә, дип әйтәләр. Мансуров драматургия сызыгынын үсешенә тәнгәл килерлек «умыртка баганасын» дөрес урынга куярга, эре бизәкләр белән эш итәргә өйрәтә. Ул дирижер булып туган Анын кул хәрәкәтләре үтә төгәллек (Мануэль техника) ягыннан нык аерылып тора.
Ринат ХАЛИТОВ
Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклссс. Казан консерваториясе профессоры
Фуат Мансуровнын дөньякүләм мәшһүр музыкаль әсәрләрне, шулай ук татар классик композиторлар һәм республикабызда ижат итүче заманыбыз композиторларыбызны!! симфоник әсәрләрен үз репертуарында сакларга омтылышы һәм аларны янача шәрехләве ул җитәкләгән оркестрны музыка сөючеләр алдында ифрат уныш казануына китерде
Ф Мансуров Казанга беренче тапкыр 1962 елда килә Биредә узган Казакъстан сәнгать декадасында ул симфоник оркестр һәм «Чио-Чио-Сан» операсы белән дирижерлык итә
Еллар үткәч, аны Казанга симфоник оркестр белән җитәкчелек игәргә тәкъдим итәләр. Ул ризалыгын бирә Халкына мәхәббәте һәм Татарстанның музыка сәнгатен үстерүгә үзеннән өлеш кертү теләге зур була анын Ул вакыттан бирле, шул берничә дистә ел. Маэстро республикабыз сәнгатенә тугры хезмәт итә
Симфоник оркестрның илебездә һәм чит илләрдә уңышлы чыгышлар ясавы әлбәттә. Ф Мансуров галантына һәм анын армас -талмас ижяди эшчәнлегенә бәй ie Анын җитәкчелегендәге оркестрның унышлы эшләве Татар дәүләт филармониясенең дә абруен нык күтәрде
Үзенең 80 яшьлек юбилеена якынлашып килүче хөрмәтле Ма югробы г Фхп Шакир улынын хәгерге көндә лә гхр ижаг энергиясе белән миләве күпләрне мжланлырм '