Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ


Әйдәп баручы
Аяз Гыйдәҗев ижаты турында йөзләгән мәкалә, шактый саллы ике китап басылды, кандидатлык диссертациясе якланды (М Сәхапов) Юбилеи унас белән шу.зарны карап угырганда, аптырап калдым Боларга өстәп нинди яна сүз әйтә алырмын икән? Шуна күрә мәкаләмне бәхәссез хакыйкатьләрдән башлыйм әле.
Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге Аяз Гыйләжевне талантлы һәм үзенчәлекле прозаик, хөр фикерле, кыю каләмле әдип, кызыклы драматург, кыскасы, зур язучы дип таныды. Буәдипнен исеме Гаяз Исхакыи. Галимҗан Ибраһимон. Гомәр Бәширотз, Әмирхан Еники. Нурихан Фәпах. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни. Мөхәммәт Мәһдисв кебек классикларыбыз белән бер рәттә торырга лаеклы. Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятын уй-фикерләрнен торгынлыгыннан коткарып, алтмышынчы-сиксәненче еллар әдәби агымын дәррәү кузгатып, хөрлеккә таба борып җибәрде, әдәби чараларны да кыю рәвештә янарлы Аның «Өч аршын җир». «Язгы кәрваннар». «Әтәч менгән читәнгә», «Жомга көн кич белән». «Мәхәббәт һәм нәфрәг зурында хикәят», «Яра». «Балта кем кулында». «Йәгез.
бер дога'». «Урамнар артында яшел болын» кебек проза әсәрләре, күп санлы пьесалары (алары кырыклап) бүгенге һәм үткән тормыш агымын тирәнрәк андарга ярдәм итте, татар әдәбиятына янача рух өрде, замандашыбыз образларын сәнгатьчә ача алды.
Шуна күрә аны Язучылар берлегенен рәисе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) «әдәбиятыбызның имән баганасы» дип атады
Язучы илленче еллардан ук әдәбиятта үз сукмагын табып, беркемне дә кабатламыйча, рухи азатлык җырчысы буларак юл ярды Анын гөп теләге- хакыйкатьне яклау, гаде, итеккә омтыл у иде Язучы әсәртәреннән тоталитар режимга карата ачы нәфрәт, шәхес иреген чикләү белән килешмәү, тадн кешеләрнең азатлыкка омтылышы анкын тора
Гариф Ахунов, мәсәлән. Аяз Гыйләжевне тормышка үз карашы, әдәби-иҗат эшенә үз мөнәсәбәте булган, контраст би зәкләр белән эш итә. әсәр эченә укучыны язгы ташкындай шаулатып алып кере ала торган, җитлеккән язучы, җитмешенче- сиксәненче е т ырлат ы әдәби ат ымны әйдәп баручы прозаик дип атаган иде
«Аяз ага җаны-тәне белән милләтенә бирелгән, анын тарихи фаҗигасен, һаман да кыерсытыла килүен аклаган, холкының, гореф-таләт.тәренең ин тирән катламнарын күзаллап әсәрләрендә чагылдырган, татарның бәхетле милләтләр
сафына атлавын теләп, шунын өчен көрәш, ан, белем, мәгърифәт югарылыклары кирәклеген туктаусыз тәкрарлап торган әдипләрнең берсе иде»,—дип язды Тәлгат Галиуллин.
«А. Гыйләжев әсәрләре—совет хакимияте чорының сәнгатьчә тарихы, ахыр чиктә аның ни өчен җимерелеп төшүенең сәбәпләрен тирән итеп аяларга ярдәм итә торган әдәби елъязма. Килер буыннар бу әсәрләргә еш мөрәжәгать итәрләр әле, чөнки аларнын кыйммәте бүгенге көн белән генә чикләнми...» Монысы— тәнкыйтьче Фоат Галимуллин фикере.
Моның ише бәяләмәләрне шактый күп китереп булыр иде. Әмма. Туфан Миңнуллин бик дөрес итеп әйткәнчә, татар әдәбиятында Аязнын урыны шактый төгәл билгеләнгән инде. Үзем исә анын зур язучы, талантлы, хөр фикерле әдип булуына беркайчан шикләнмәдем.
1995 елның гыйнварында Аяз Гыйләжев мина үзенен яна гына нәшрият тарафыннан чыгарылган дүрт томлык әсәрләрен бүләк итте. Беренче китапның чиста битенә ул мондый автограф язып калдырды:
«Рафаэль!
Менә—утыз биш еллык, тоташ хезмәтемнең бер өлеше. Газаплы, татлы йокыларны калдырган, мине берөзлексез тәртә арасында тоткан хезмәтемнең җимешләре Тәнкыйтьчеләр—сәер халык, арадан бик сирәкләре генә яшел җимешләр яралганын күреп, җимешләр пешеп өлгергәч нинди булачагын юрый ала. Минем кем икәнлегемне, иҗат биеклегемне, үз юлымнан тайпылмавымны шәйләгәнсендерме, юкмы, белмим, ә үзен анык кына бер чакта да әйтмәдең. Болай сиңа хөрмәтем чиксез зур. Кеше син!
31 гыйнвар. 95нчеел.
АЯЗ ГЫЙЛӘЖЕВ Казан»
Минем Аяз Гыйләжев белән беренче күрешүем 1949 елны, Казан дәүләт университетына укырга килгәч, булды. Мин—беренче. Аяз икенче курста укый идек. Базык гәүдәле, имән төбе кебек нык егет бер күрүдә үк үзенен түгәрәк күзлек пыялалары артындагы акыллы, үткер күз карашы белән жәлеп итте. Үз-үзенәбик нык ышанган, зур максатларга омтылучы, сәләтле кеше иде ул. Башка укучылар лекция белән генә канәгатьләнсәләр, ул исә профессорлар биргән белем белән чикләнмичә, кич саен диярлек китапханәләрдә казына иде. Тыелган, ул вакытта «халык дошманнары» дип исәпләнгән язучылар—Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан әсәрләрен әллә каян табып, аларны жентекләп өйрәнеп, алар турында үз фикерләрен туплый иде.
Әлбәттә, мондый «башбаштаклык» ул чорда жәзасыз калмый. Кемдер «чаккан», күрәсең. 1950 елнын мартында Аязнын ятагы көтмәгәндә-уйламаганда бушап ката. Анын белән бер чорда Мәҗит Рафиковны. Гурий Тавлинны. тагы берничә кешене кулга алалар. Бу—ул чорның иң өметле, ин сәләтле, башкалардан бер башка өстен яшь талант әһелләре иде...
Казанга Аяз биш елдан сон гына—шактый олыгаеп, җитдиләнеп, ләкин мин- минлеген һәм үз-үзенә ышануын аз гына да югалтмыйча кайтты. Университетта укуын дәвам итте һәм жаны-тәне белән ижат эшенә бирелде, иҗат ләззәтенә чумды. Юк. лагерьда үткән вакытын каһәрләмәде, беркемгә дә үч сакламады. Хәтта хәятынын сонгы көннәрендә дә: «Мин гомеремнең ин авыр елларын да сагынам».— дип язды.
Әле аннан сон да Аязга шактый катлаулы тормыш һәм иҗат сынаулары үтәргә туры килде Шулай да ул ин авыр, ин кыен чакларда да төшенкелеккә бирелмәде, сынауларны бөгелмичә-сыгылмыйча узды, усал тәнкыйтьчеләргә дә, обком «күкеләренә» дә бил бирмәде.
Каян шундый көч алды ул? Аның кыйбласын ачыкларга теләп, «Йәгез. бер дога!» исемле әсәрен ачып карыйк.
«Әдәбият нигезендә миллилек ята. Милли булмаган әдәбият—фальсификация ул.
Әгәр язучы татар халкынын төбенә төшә алмаган икән, анын яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән—ул инде татар әдибе түгел»
Бу сүзләрдә, минемчә. Аяз Гыйләжев ижатынын төп мәгънәсе, рухи көченен сере. Әйе, ул чын мәгънәсендә татар әдибе, татар халкын тирәнтен аңлаган, анын өчен чын күнеленнән кайгырган, янган-көигән язучы Миллилек ягыннан аны үзе чиксез ихтирам иткән Әмирхан Еники. Мөхәммәт Мәһдиев белән янәшә куеп була.
Юк. ул халыкны мактап, анын алдында тезләнеп эш итми Алай гына да түгел, кискен тәнкыйть итә: «Татар халкы сонгы вакытта аракы белән телевизорга сатылды».—лип яза
•Мин бераз төшенкерәк күңелле кеше»,—дип әйткән rue ул үзе турында. Әсәрләрендә дә ул күбрәк кайгы-хәсрәт. татар халкына тарих китергән бәла-казалар турында язды. Төрмә дә анын өчен үзенә күрә бер мәктәп булды «Ул минем күземне ачты, тормышмын ни икәнен аңлатты»,—дигән иде ул бер интервьюсынла
«Йәгез. бер дога!» әсәреннән тагын бер өзек китерәсе килә -Мштләтнен ин зур байлыгы—хәтер. Уртак хәтерсез милләтләр, милләт булудан туктап, гавам халык төркеменә әйләнәләр Милли хәтер бары тик үз җирендә бердәм булып яшәгәндә генә саклана ала һәм буыннар лисбесенен бөтенлеген, тулылыгын саклый •
Хәтерне исә кем саклый9 Матур әдәбиятнын әһәмияте бу яктан искиткеч зур Әдәби әсәр тарихи хәтерне образлы, тәэсирле рәвештә гәүдәләндерә. күнелләрдә тирән эз калдырырлык итеп тасвирлый
Кайвакыт Аяз Гыйләжевне унай геройларның булмавында гаепләделәр Янәсе, ул тормышнын гел кире якларын гына тасвирлый, кара буяу зар белән генә мавыга Әйе. язучы тормышнын аныр. хәтта куркыныч якларын бик ачык һәм тәэсирле итеп күрсәтте Үз мәнфәгатен генә кайгыртучыларны, халык байлыгын туздыручыларны, кулга балта тотып башкаларга кон күрсәтмәүчеләрне нәфрәт белән тасвирлады Карьера артыннан куучыларны җыен торгаш ларны җинаятьчеләрне җене сөйми иле
Әмма шул ук вакытта анын әсәрләрендә төп урынны гади хезмәт кешеләре алып тора. Исхак белән Тәнзилә. Мирвәли белән Шәмсегаян. Жәүләт белән Мөзәкир, Нәҗип белән Наилә. Арзу белән Хәбибрахман карт—болар барысы да саф күңелле, туры сүзле, тыйнак кешеләр Азар чын мәгънәсендә унай герой зар Шул ук вакытта алар ниндидер дәрәҗәдә социалистик системаның корбаннары да
Аяз Гыйләжевнен иҗат колачы шактый киң булды Без аны беренче чиратта күренекле про заик буларак ихтирам итәбез Ләкин шул ук вакытта ул үзенчәлекле драматургта, үткен каләмле публицист һәм журналист, таләпчән, ә кайвакыт усал телле тәнкыйтьче дә Тәнкыйтьче Фәрваз Миннуллин анын күпкырлы иҗатын җирдән бәреп чыккан кайнар чишмә белән чагыштырган иле
Шулай да анын иҗатында ин зур һәм күренекле урынны повестьлар алып тора Тема, проблема ягыннан алар торле-төрле булса ла. барысы өчен дә уртак булган сыйфаты шул: алар әзер штамплардан, соцреализм кысаларыннан азат Моны «Өч аршын җир». «Әтәч менгән читәнгә». «Жомга көн кич белән * «Я згы кәрваннар». •Яра» һ б әсәрләрендә лә күрергә була
Тагын шуны да әйтергә кирәк А. Гыйләжев повесть-романнарынын лирик агымы бик көчле Язучы шактый нечкә психологик детальләр, бай. жор, халыкчан тез. үзенчәлекле сурәтләү алымнары белән эш итә Әсәрләренең күпчелеге авыл тормышына багышланган Аларда әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт-гаилә, намус-вождан каршында җаваплылык. яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманнын көрәше кискен драматик вакыйгалар, тирән психологик конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртыла
Тоталитар режимнын ин авыр, цензураның рәхимсез котырынган елзарында да ул халыкка зуры сүз. хакыйкать сүзен алып килде, дөреслекне яклады Шуңа ла анын әсәрләре але бик озак яшәр, автор үзе дә әдәбиятыбызда якты эз калдырган әдип буларак хөрмәт ителер
Дөяләр кемгә төкерә?
Халык тарафыннан танылган һәрбер олы язучы турында төрле мәзәкләр, кызыклы сөйләкләр тарала. Аяз Гыйләжев хакында андый сөйләкләр аеруча күп. Менә шуларнын берсе.
Имештер. Аяз Гыйләжев бер төркем татар язучылары белән Каракалпакстанга бара. Нәкәс шәһәрендә аны колач жәеп каршы алалар, хөрмәтлиләр, мул итеп сыйлыйлар. Бер заман бай мәҗлестән сон кунаклар әзрәк җилләнеп алырга дип сахрага чыгалар. Шулай һава сулап, кояшлы дала-чүлләрне карап йөргәндә, болар мондый күренешкә тап була. Бер өтек кенә ишәк тау хәтле олы дөяне бауга тагып тартып бара. ди. Дөя теләр-теләмәс, иренеп кенә атлап бара икән Бер заман ишәк туктый. Шуннан соң дөя ишәккә илереп-илереп төкерә башлый. Ишәк тагы кузгалып китә һәм үзе артыннан дөяне дә сөйри...
Кунаклар аптырап, исләре китеп, бу сәер күренешкә карап торалар.
—Нәрсә бу, парин, ыслушай?—дип сорый Аяз аларны озатып йөрүче каракалпак язучысыннан.
Тегесе мондый аңлатма бирә:
—Дөя кайвакыт белештермичә күп итеп пахта ашый, күбенә, эчләре кабара. Тик торса, үлүе дә мөмкин. Шуңа күрә аны ишәккә тагып, көчләп йөртәләр. Ишәк тезгеннән тарткач, дөя туктый алмый. Туктаса, ачуы чыгып, ишәккә төкерә. Шуннан соң тегесе тагы кузгалып китә. Шулай көннәр буе йөри бирәләр.
Моны ишетү белән, Аяз Гыйләжев. имеш, кычкырып елап җибәргән.
— Ыслушай, мин дә бит нәкъ шундый ишәк, татар әдәбиятының ишәге... Үзем иң авыр йөкне тартам, халыкның аңын алга өстерим. Обком дөяләре исә мина төкерә дә төкерә
Мондый мәзәкне үзе Каракалпакстанда булмаган, хәзер инде мәрхүм Мөдәррис Әгъләм сөйли иде. Мин Аяз белән бергә Нәкәстә булдым, әмма мондый вакыйганы хәтерләмим. Әллә булган андый хәл, әллә юк—анысы әллә ни мөһим түгел. Ин мөһиме—бу вакыйга чынбарлыкны бик дөрес чагылдыра. Чыннан да, Аязның үзенә дә, иҗатына да «дөяләр» күп төкерде.
А. Гыйләжевнең уңышлы, җитди, яңача язылган һәм зур шау-шу кузгаткан беренче әсәре «Өч аршын жир» повесте булды. Бу әсәрнен үзәк герое Мирвәли, көчләп күмәкләшү белән килешмичә, ана мирас булып калган мал-мөлкәтне ярлы- ябага кулына бирергә теләмичә, затлы йортына ут төртеп, авылдан качып китә. Үзе белән аны яратып, атасының каршы килүенә дә карамастан аңа кияүгә чыккан Шәмсегаянны да алып китә.
Бер яктан, Мирвәли—жаны-тәне белән жиргә береккән, теләсә нинди эштән дә чирканмый торган хезмәт кешесе. Икенче яктан, ул төрткән уттан үз өе генә түгел, бер очтан авылнын шактый йорты да яна. Сөекле хатыны Шәмсегаянга да ул бәхет китерми, киресенчә, бәхетсез итеп, иртә гүргә кертә. Бүгенге күзлектән караганда, Мирвәли—шәхси милекне колхозга алып, кешене сыта, изә. кычкыртып талый торган иҗтимагый стройга каршы күтәрелгән зат, фетнәче. Әмма теге чор карашлары буенча ул—халык дошманы, социалистик реализм кысаларына берничек тә сыймый торган тискәре образ. Ничек инде аны уңай итеп күрсәтеп, ана теләктәшлек белдерергә мөмкин булсын ди?!
Шуннан сон китә авторны һәм әсәрне дөньяга чыгарган мөхәррирләрне сүгү. Мондый карашны ул чорнын рәсми тәнкыйтьчесе Флүн Мусин «Встречи с современником не состоялось» дип исемләнгән мәкаләсендә бик ачык чагылдырды («Советская Татария» газетасы» 1963 ел», 10 сентябрь). Мин Мусин фикере белән килешмичә, әсәрне яклап, аның тирән гуманистик идеяләрен аңлатырга тырышып, мәкалә яздым. Ләкин Казанда аны бастырып булмады. Минем белән килешкән очракта да, редакторлар, бармакларын түшәмгә төбәп, обком фикеренә ишарә итәләр иде. Имеш, обком секретаре Фикрәт Табиев бер чыгышында бу әсәрне зарарлы дип тапкан. Мирвәлине «вредитель», «кулак калдыгы» (подкулачник) дип
атаган, авторны исә җитди идеологи к хаталарда гаепләгән Ничек инде партия фикеренә каршы киләсен ди9
Шулай ла мин үзәктәге •Литературная газета» аша әсәрне яклап чыктым (•Плюсы и минусы». 1964 ел. 21 гыйнварь) Мина каршы К Фасеев чыкты (•Полемизировать без приписок», шул ук газета. 1964 ел 2 апрель). Анын фикере белән килешмичә, минем фикерне хуплап. Р Фәизова чыгыш ясады (•Принципиальность и издержки критического азарта» Шул ук газета. 9 апрель) Шулай итеп, бу әсәр турында ил күләмендә кайнар дискуссия булып алды А. Гыйләжев әсәре «Дружба народов» журналында басылып, редакииянен икенче дәрәжәләге премиясенә лаек булгач кына бәхәс берникадәр тынды Әмма обком әһелләренең Аязга карата булган фикере барыбер үзгәрмәде
Берничә елдан сон А. Гыйләжев бу әсәре нигезендә пьеса язлы. Камаз театрына илтеп бирде Театр аны яратып кабул итте, рольләрне бүлешеп, репетицияләрне башларга әзерләнеп йорде. Шул ук вакыта Туфан Миннуллиннын »Ат караклары» исемле пьесасын да куярга әзерлек бара иде Шуннан сон булган вакыйгалар турында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимжанов болайрак сөйли иле
Бсрзаман аны уйламаган-көтмәгәндә обкомга чакырталар, идеология буенча секретарь Мирзаһит Вәлиен үзе дәшә Ишектән килеп керүгә үк «Нишләп ә ге син Миннуллиннын «Өч аршын жир» белән Гыиләжевнсн »Ат караклары»н подпольно, понимаешь, куеп ятасын? Немедленно репертуардан алып ташлагыз!»—дип акыра Марсель абый акланырга теләп, әсәрләрне яклап сөйли башлый, әмма ана авыз ачарга да ирек бирмиләр Әңгәмә вакытында М Сәлимжанов шуны актын обком секретаре үзе бу әсәрләрне укымаган, авторларын да бутый Күрәсең. кемдер килеп әләкләгән, шуна таянып әмер бирә
Әлбәттә, пьесаларны репертуардан сызып ташлыйлар Икс пьеса ла күп еллар үткәч. КПСС мәтәлеп кадалгач кына, дөнья күрә
Шундый ук хәл «Язгы кәрваннар» һәм «Күзгә-күз» повестьлары басылгач га кабатлана Ә Аяз Гыйләжсвнен «Өч тәгәрмәчле арба» хикәясен бастырган өчен «Азат хатын» журналының баш мөхәррире Асия Хәсәновага каты шелтә белдерәләр, эшеннән чак-чак кына алмыйлар
Чыннан ла. партия «дөяләре» Аяз Гыйләжевкә күп төкерделәр шу л
Шул ук ишәк турындагы мәзәкне Гариф Ахунов икенче төрлерәк сөйли иле
—Хәтеремдә әле. Каракалпакстанда чакта Аяз чүл буенча башын иеп баручы ишәкне күрә. Янына килеп, ишәкне муеныннан кочаклап, елыи-елый болай дип әйтә: «Синен дә. минем дә бер бүләгебез дә юк Этләргә, хуҗасына ялагайланып койрык болгаган өчен муеннарына медаль тагалар Синен белән мина исә тот капчыгынны »
Чыннан да, бу вакытта Аяз Гыиләжевнсн—йөзәр мен тираж белән басылган дистәләгән китаплар авторы, танылган прозаик һәм драматург. әдәбиятта у г сүзен әйтә алган, әйдәп баручы әдипләрнең берсе булса ла. бернинди бүләге лә бу лмый Шулай да вакыт узу белән гаделлек жинә. Аяз Татарстанның ин тур бү ләген Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала Бу чакта. 1983 езда. Г Ахунов Я зучылар берлегенең рәисе булып эшли Дүрт елдан сон ул бик хаклы рәвештә РСФСРнын М Горький исемендәге Дәүләт бүләген ала. Тагы берничә елдан 1993елнын зеклбрь аенда, аңа Халык язучысы дигән дәрәҗәле исем бирелә Әдип өчен шуннан га югары дәрәҗә республикабызда юк1 Язылган һәм куелган пьесалары өчен (ә анын куелганнары гына ла өч дистәгә якын) ул Татарстаннын һәм Россиянен атка танган сәнгать эшлеклесе исемен яулады
Ү гс исә ул ин тур бүләге итеп башта дүрт томлык әсәрләр җыелмасын, соңыннан исә биш томлыгын исәпли иде. Чыннан ла. мондый дәрәҗәгә классик язучылар гына ирешә ала. Әмма монда да анын барлык әсәрләре кереп бетмәде У г бит берничә роман, дистәләрчә повесть, йөзләрчә хикәя, кырыклап драма әсәре санап бетергесез тәнкыйть мәкаләләре, ялкынлы публицистик чыгышлар авторы Көндәлекләрне, хатларны, башка мөһим документларны .за кертсәң, утыз томга
да сыеп бетмәс иде. Бәлки киләчәктә чыгар да әле. Әгәр татар укучысы сакланса, башка халыклар арасында югалып, эреп бетмәсә...
«Ач арыслан кебек усал»
Әдәбият тирәсендәге даирәдә Аяз Гыйләжев турында «ул бик усал, хәтта явыз иде»,—кебек сүзләр йөри. Гамил Афзал бу турыда эпиграмма да язып калдырды:
Син бик усал, ач арыслан кебек.
Усаллыгың җитәр йөз елга.
Юаш кына малай идең элек.
У саллата икән бу дөнья.
Чыннан да, Аязнын пәке сыман үткен теленнән бик күпләр шүрләп йөрде. Теге яки бу әсәр ошамаса. ул ике уйлап тормыйча, үз фикерен турыдан-туры ярып сала иде. Халтуршикларны, урта кул язучыларны, ялагайларны жене сөймәде. Шул унай белән аның турында мондый вакыйга булган дип сөйлиләр. Бер яшь язучы Аяз Гыиләжевкә үзенең яна гына табадан төшкән шактый калын романын биргән.
—Зинһар, укып чыгып, фикерегезне әйтсәгез иде,—дигән.
Аяз, романның беренче кисәген укыгач, авторга «Пүчтәк бу», дип. кире кайтарып биргән.
—Сон, беренче кисәген генә укыгансыз бит!—дигән автор.
—Калган өлешен дә син язгансыңдыр бит, парин9—дип китеп барган ди Аяз Гыйләжев.
Шул ук темага тагы бер мәзәк бар.
—Кәрами туган, Аяз Гыйләж сине яратып бетерми, әсәрләреңне чүп дип атый, диләр. Шул дөресме?—дип сораганнар ди Рәфкать Кәрамидән.
—Дисәләр соң! Толстой да Шекспирны яратмаган!—дип җавап кайтарган ди Кәрами.
Чит кешеләр генә түгел, улы Искәндәр дә бер язмасында әтисе турында «ул холкы буенча шактый кырыс кеше иде», дип язды. Әмма шулай да сүзне бу очракта усаллык яки явызлык турында түгел, туры сүзле булуы турында альт барырга кирәктер. Катып калган алым, искергән фикерләр белән язылган әсәрләр авторларын Аяз Гыйләжев беркайчан да жәлләп тормады.
Аяз урынсызга беркемне дә мактамый, ә инде халтурага тал булса—дөнья бетә, ул «кырыс теле белән уеп кына ала, кеше—бичара, үзенчәрәк әйткәндә, тәүбә догасын әйтеп өлгермәстән, тәһарәтен җуярга да мөмкин иде» (Гарәф Шәрәфетдинов сүзләре).
Аязның тышкы кыяфәте дә бераз кырысрак иде, ТӘНКЫЙТЬ ТӘ аны «кырыс каләм остасы» дип атады. Әмма ничек кенә аны «пычак телле», «аяусыз», «усал» дип атамасыннар, чынлыкта ул бик нечкә күңелле, сизгер йөрәкле кеше иде. Яңарак кына Татарстан китап нәшриятында Аяз Гыйләжев турында истәлекләр китабы басылып чыкты. Бу китапта бик күпләр аны «олы йөрәкле остаз», «бик күп яшь язучыларга фатиха биргән әдип» дип атыйлар. Моңа мисаллар да җитәрлек.
Казакъстанда яшәп иҗат иткән, гаепсез көе репрессияләр корбаны булган Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» романы Аязның әдәби эшкәртүеннән сон дөнья күрде һәм Тукай премиясенә лаек булды. Себердә яшәүче Якуб Зәнкиевнен «Иртеш таннары» романы шулай ук Аязның таләпчән кулыннан узды. Аяз үзе әйтмешли, ул бу әсәрне башыннан ахырынача яңадан язып чыга, байтак эпизодларны, автор белән киңәшеп, өсти, тагы да күбрәген сызып ташлый. Бу әсәр дә Тукай бүләген алды. Кайвакыт Аяз, бераз шаяртып: «Мин өч мәртәбә Тукай бүләге лауреаты булдым»,—дип әйтә иде
Шулай ук ул Әнәс Галиевка әдәбиятка юл ачты. Марат Әмирхановка беренче әсәрләрен эшкәртеп дөньяга чыгарырга булышты, башка бик күп язучыларга фатиха бирде.
•Әти юмарт кеше булды,—дип яза улы Искәндәр югарыда телгә алынган истәлекләр китабында.—Эшчәнлеге кебек үк, анын юмартлыгы да чик белмәде Бирелә мин юмартлык сүзенен кин мәгънәсен кулланам. Кунак кабул иткәндә дә. яшь язучыларга булышканда да анын юмартлыгы ташып торды.
Бу турыда үз истәлекләрендә Якуб Зәнкиен. Миркасыйм Госманов. Марат Әмирханов һәм башкалар да яза. Әйтик. Разил Вәлисв Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда Аяз белән очраша Гыйләжев анын бүлмәсендә була, яна язылган повесте белән таныша, акыллы кинәшләрен бирә. Разилнен вак шрифтлы искергән машинкада басуын күреп, яна машинка алыр өчен акча да калдырып китә.
Йә. шундый кин күңелле, юмарт кешене усал дип була димени?
Минемчә, мондый фикерне анын дошманнары таратты Андыйлар исә һәр зур талантның, данга күмелгән кешенен җитәрлек була Шундыйларның берсе ү з карашын ачыктан-ачык белдереп матбугатта да чыгышлар ясады Мин Гурий Тавлинны һәм анын «Афәт» романын күздә тотам. Бу автобиографик әсәрдә автор Аяз Гыйләжевнс Риан образы аша гәүдәләндерә
Рианнын тышкы кыяфәте үк нәфрәт күзлеге аша бирелгән «Анын жәенке кыска борынына атландырган зәңгәрсу калын күзлеге астында бака ефәге төсендәге күрәкарау бәбәкләре» Риан үз-үзен «бик һавалы тота», «атлаганда башта үкчәләренә, аннары гына тулы табаннарына басып йөри». Әлеге «булачак классик» «кай ягы белендер цирк шамакаен хәтерләтә». бөтен кыяфәтендә— әйләнә-тирәдә мин генә бар!» дигәне күренеп тора.
Әлбәттә. Риан—әдәби образ Башта мин аны шулай кабул иттем дә. Әмма Гурий Тавлин Язучылар берлегенең идарә утырышында «Риан—ул Аяз Гыйләжев»,—дип турыдан-туры әйтте һәм аны үзе өстенә яла ягуда һәм төрмәгә утыртуда гаепләде Менә ни өчен ул Ая зны дошман күргән һәм аны «җитлекми туган күзлекле ахмак», •тар күңелле кеше», «йөрәк урынына мүкле таш яткан адәм актыгы» дип атаган Шундый дәгъва булгач. Язучылар берлеге идарәсе бу низагны тикшерү эшен мина йөкләде. Һәм мин Черек күлгә барып, аларнын тикшерү эшләрен архивтан алып бу низагның асылы белән танышып чыктым
1950 ел башында Казан университеты студентлары М Рафиков. А. Гыйләжев. А. Тимергалин. Педагогия институты студенты Г Тавлин совет властена каршы коткы таратуда гаепләнеп, кулга алыналар Аларнын гаепләү эшләре белән танышу шуны күрсәтте—һәрберсе бер-беренә гаеп ташлаган. Аяз ГурийТавлинны гаепләү өчен «показание» бирсә. Тавлин. үз чирагында. Аяз өстеннән сөйләгән
Башта мин аптырап калдым. Соңыннан, тәжрибате тикшерүчеләр белән сөйләшкәч, шуны аңладым. Кырыгынчы еллар ахырында өстән күрсәтмә килә— яшьләрне, аеруча студентларны, бераз «өркетеп алырга» кирәк, имеш Янәсе, артык азындылар, куллан ычкына башладылар Эш шунда, безнен жинүче солдатлар Европага бәреп кергәч, андагы мул тормышны үз күзләре белән күрәләр, бездәге ачлык-фәкыйрьлекләр белән чагыштыралар Шуңа да яшьләр арасында партия һәм хакимият белән ризасызлык тарала башлый Мондый күрсәтмә, күрәсен. Сталин авызыннан Бериягә бирелгән булса кирәк
Шундый күрсәтмә нигезендә бер Казанда гына да һәрбер нуздан дистәләгән кеше кулга алына Черек күл төрмәсе студентлар белән тула Бу турыла Аяз Гыйләжев үзенең «Йәгез. бер дога!» әсәрендә бик үтемле итеп, тәфсилләп яза
Риясыз, бернинди җинаять эшләмәгән яшь-җилкенчәкне ничек инде тик торганнан төрмәгә утыртасын.’ Әмма, өстән күрсәтмә булгач, үтәргә кирәк Шуннан Черек күл җәлладлары провокация алымнары куллана Әйтик. Мәҗит Рафиковны чакыртып алалар да. шундый күрсәтмә бирәләр Имештер. Аяз Гыйләжев- эчке дошман, советка каршы кеше Әмма яшерен эш йөртә, серен бирми Син анын янына бар да. үзең дә советка каршы сөйләгән булып, анын күңелендәге чын уй- фикерләрен белеп, безгә хәбәр ит Хәтта дустының телен чишәр өчен аракы алырга акча ла бирәләр Аяз Гыйләжевне чакыртып, үз чиратында Гурии Тавлин белән
сөйләшергә, аның чын уй-фикерләрен белергә кушалар. Менә шуннан инде тәҗрибәсез, НКВД хезмәткәрләренә тулысынча ышанган яшьләр бер-берсенә пычрак ягалар, үзләре дә баштан-аяк пычранып бетәләр. НКВД хезмәткәрләренә шул гына кирәк тә—барысын да җыеп, «дело»ларын әмәлләп, унар ел чәпиләр.
Кем гаепле, кем гаепсез—тикшерүчеләргә бусы әллә ни мөһим дә түгел. Әйтик. Аяз чыннан да совет строен, колхоз тормышын хурлаган. Әмма Мәҗит Рафиков җаны-тәне белән Сталин сәясәтен яклаган. Шулай да ул да, НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча, советка каршы булып кыланган, аны да хөкем итәләр. Кыскасы, монда беркемне дә гаепләп булмый, тоталитар режим үзе гаепле.
Аяз минем белән сөйләшкәндә үз хаталарын таныды, олы абыйлар кулындагы курчак булуын аңлады. Шуңа күрә ул беркайчан да М. Рафиковны да, Г Тавлинны да гаепләмәде. Тавлин исә моны сонгы көннәренәчә аңламады, күрәсең...
Нәтиҗә ясап, шуны гына әйтәсе килә. А. Гыйләжевнен тормыш һәм иҗат юлы шомартуга яки бизәүгә мохтаҗ түгел. Аның әдәбияттагы урыны ачык билгеләнсә дә, иҗади мирасы әле чын-чынлап. тирән итеп өйрәнелмәгән. Моның сәбәбе бик гади: анын әсәрләре әзер кысаларга, кабул ителгән концепцияләргә сыеп бетми Анын проза, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләренә керткән яңалыгын, ижади ачышларын бәяләү, анлау һәм аңлату киләчәк буын тәнкыйтьчеләре бурычы булып кала бирә.