Берлекнең яңа әгъзалары
Камил Сәгъдәтшин
Сәгъдәтшин Камил Шәмгун улы (Камил Сәгадәт) 1952 елнын 29 февралендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спас) районы Иске Рәжәп авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1974-1976 елларда Казан телевидениесендә яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире. 1976-1978 елларда Комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы. 1978-1982 елларда КПССнын Татарстан өлкә комитеты газета-журналлар нәшриятында партия оешмасы секретаре Шуннан сонгы елларда Камил Сәгъдәтшин республика профсоюзларын ы н берләштерелгән "Яна Аваз" һәм “Новое слово" газеталарында баш мөхәррир Беренче шигырьләре мәктәптә укыган чорда Болгар шәһәрендә нәшер ителүче "Яна тормыш" газетасында.
"Яшь ленинчы" һәм "Ялкын" балалар матбугатында басыла Анын исеме "Казан утлары" журналы укучыларына да яхшы таныш Шигырьләре берничә тапкыр журналыбызда басылып чыгу белән бергә Камил Сәгъдәтшин берникадәр вакыт "Казан угларьГнын җаваплы сәркатибе Вазыйфаларын башкарды
1992 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул “Ватаным Татарстан" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли Журналист буларак берсеннән-берсе кыю. тирән эчтәлекле мәкаләләре вакытлы матбугатта әледән-әле басылып тора 1998 елда "Жан ярам" һәм 2002 елда "Янам әле хәзергә" дип исемләнгән шигырь китаплары басылып чыкты. Илледән артык популяр жырлар авторы
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның "Бәллүр каләм" бүләге иясе
2007 елнын декабрь аенда кабул итү коллегиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә бирүчеләр Мөдәррис Әгъләм, Барлас Камалов, Госман Садә. Әхәт Сафиуллин) язучылар берлеге идарәсе Сәгъдәтшин Камил Шәмгун улын (Камил Сәгадәт) Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алды