Бер сорауга—бер җавап
—Татар теленә рәсми рәвештә дәүләт теле статусы бирелүгә дә инде 15 еллап вакыт узды. Ләкин аны гамәлгә кертү парламент карарларында һәм хөкүмәт программаларында күзалланганнан күпкә катлаулырак булып чыкты. Әйтик, республикабыз вузларында татар телендә югары белем алу мәсьәләсе хәл ителерме, әллә ул буш хыял гына булып каламы?
Хөсәен Хәсән улы ВӘЛИӘХМӘТОВ, язучы-публицист. психология фәннәре кандидаты:
—Бу мәсьәлә бөтен татар матбугатын, бөтен галимнәр, мөгаллимнәр даирәсен, туган телебезнең язмышы һәм киләчәгенә битараф булмаган барлык зыялыларны да борчый, әлбәттә.
Кеше дөньяга килү белән әйләнә-тирә мохитнен бик көчле тәэсиренә, йогынтысына юлыга. Дөрес, теге яки бу холык, сәләт чаткылары билгеле бер микъдарда ата-бабалары нәселеннән кан белән дә бирелә аңа. Ләкин ин мөһиме— тәүге тапкыр йөзгә-йөз очрашкан мохит, соииаль тирәлек. Әнә шул тирәлек, мохит милли булса, татарныкы булса (тел ачылу, бишек җырлары, өлкәннәрнен дога- мөнәҗәтләре. әкиятләре Һ.6.), дөньяга килгән яңа кеше дә шул шартларга тартыла, яраклаша башлый, һәм бу яраклашуны, милли мохитне балигъ булганчыга кадәр саклау мәслихәт.
Кешедәге иң катлаулы, ин четеректе дөньяны психология фәне өйрәнә дә инде.
Менә ни өчен дә барлык фәннәр арасыннан психология белән педагогиканы (тәрбия!) беренче планга куялар. Татарча укытуны да безгә нәкъ әнә шул үзара тыгыз бәйләнгән фәннәрдән башларга кирәк иде. Кызганыч, бездә әлегә аның бер генә китабы да. дәреслеге дә юк. Шулай ук психологияне татарча укыту методикасы да, программасы да эшләнмәгән диярлек.
Дөрес. Татарстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү турындагы мәгълүм программа кысаларында шактый гына эшләр эшләнде. КДУ. ТДГПУ. КДТУ (КАИ), КТУ (КХТИ). архитектура-төзелеш университеты һәм башка югары уку йортларында төгәл фәннәрне татар телендә укытучы галим-профессорларыбыз барлыкка килде. Алар тарафыннан азмы-күпме саллы дәреслекләр, сүзлекләр, укыту әсбаплары язылды. Безнен «Мәгърифәт» газетасы да татар телендә югары белем бирү темасын даими яктыртып бара.
Шул ук елның КДПУ (хәзерге ТДГПУ) җитәкчелеге мине психология кафедрасына эшкә чакырды һәм беренче көннән үк шундый шарт куйды психологияне татарча укыта башларга! Сентябрьдә дәрескә барганда дәфтәр калынлыгында гына булган русча-татарча психология терминнары сүзлеге эшләп бастырып алдым. Студентлар белән үзара эшлекле мөнәсәбәт урнаштыру, катлаулы фәнне үз телебездә өйрәнә башлауга җәлеп итүдә бик тә ярап куйды ул. Мөхтәрәм профессор Жәүдәт ага Вилкеев (хәзер аңа 80 яшь) белән татарча лекцияләр укыйбыз. Фәнне рус телендә өйрәнә башлаганнар да акрынлап күнектеләр, хәтта татарча курс эшләре, рефератлар да язарга батырчылык иттеләр.
Әгәр дә без үзебезне гыйлемле, укымышлы, зыялы милләт вәкилләре итеп танытырга телибез икән, олы фән дөньясының барлык тармакларын да үз ана телебездә өйрәнергә, өйрәтергә, үз профессорларыбызны, белгечләребезне үстерергә бурычлыбыз.