Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНТКА ТУГРЫ КАЛСАМ...


Үзе сайлый
Песнәккә охшаган белмим Исемен дә бу кошның. Матурлыгы бер хәл әле. Сайравы ала һушны.
Үзе сайлый ботагын да. Көен дә үзе сайлый: Табигатьнең җан авазы - Цензор да тыя алмый.
Минме тузан?!
Чак язмыйча калган акылыннан. Үткән гасыр җитте ахырына. Добер-шатыр ауды корылмалар— Мәңге торачак дип корылганнар.
Китте очып тәхеттәге сүзләр. Томалана тоште шымчы күзләр.
Тын алгысыз әче тузан тузган, Чәчи-чәчи иртәгәмә узам.
Килде бер өн: «Син үзең дә тузан!» Минме тузан?! Юк. башкача түзмәм!
Тарихыбыз. Кыйпылчыклар
Дала. Төркиләр. Каганат.
Балбал. Күлтәгин. Әманәт.
Итил. Урал. Болгар. Фазлан.
Аллаһ. Коръән. Мәчет. Азан.
[Qigriot игърият
Фәрит
Г абдерәхим
Монгол. Татар. Чыңгыз. Батый.
Алтын. Урда. Сарай. Балкый.
Мәчет. Чиркәү. Ярлык. Кодрәт.
Илләр. Сәүдә. Тәртип. Шөһрәт.
Тәхет. Молкәт. Ызгыш. Ваба.
Аксак. Тимер. Урда. .Ава.
Ханлыклар. Күп. Казан. Ялгыз. Кан. Яшь. Коллык. Иван. Явыз.
Империя. Тәре. Кяфер.
Чукыныгыз. Себер. Кабер.
Инкыйлаб. СССР. .Алга!
Мохтарият. Ирек. Ялган.
Урысия. Сәмруг. Исән.
Татар. Богау. Игәү. Кисә...
Шатланасы иде
Чнт-ятлардан күрмик, империя Үз явызлыгыннан шартлады. Чит-читләре шактый җимерелде. Кем ничектер, ә мин шатландым.
Зур кисәге аның исән калды.
Империя инде барыбер...
Их, бакыйга китеп бармас борын. Шатланасы иде таг ын бер.
Шаклар катарлык
« Топка Ммкаү ир якаң»
Г Тукай
Гел бер төш күрәм соңгы айларда.
Урап кайтамын әллә кайлардан.
Явыз Иванны сагалап торам.
Кантырмак бу .тыл планнар корам.
Мине ерактан ала да күреп.
Бикләнә тизрәк кнрмәнгә кереп.
Опричниклары капка төбендә.
Булган юк әле аның өнендә.
Казан бүреген бик еш кия. ди.
Без исән! шуңа җаны көя. ди.
«Ошбу кавемнең саулым акылын.
Сүндереп тордым йөрәк ялкынын. Баш бирмәс татар үрчегән кабат.
Татарнша дам последний сабак!»
Куак төбенә утырдым арып.
Тавык төшенә керә, ди, тары.
Чү! Кемдер килә, алартып күзен.
Сөйкемле Иван үзе бит. үзе!
Кысталган, ахры: төшеп атыннан, Тиз-тиз атлады куак артына.
Җан дускаемны шунда каптырдым.
Өне чыкмасын—чүпрәк каптырдым.
Аты сыртына бәйләп салдым да Китердем аны халкым алдына.
Акты каннарын, түктең яшьләрең. Хөкем итегез, милләттәшләрем!
Шул чак Иваным сузды паспортын, Тирә-ягына карый астыртын.
Паспортын алып укыйм: «Сталин...» «Даһи атабыз, син гел истә!»—дим.—
Мөлдерәп карый яшьле күзләрем, Кабатлыйм эчтән Тукай сүзләрен.
Коелып төштем—шаклар катарлык: Юкмыни миндә гаярь татарлык?
Төштә булса да...
Мөхәррир вә шагыйрь
Керде шагыйрь нәшриятка кыяр-кыймас, Шигырьләре—папкасына сыяр-сыймас.
Мөхәррирнең шигърияттә теше төшкән. Күз йөгертеп шигырьләргә өстән-өстән.
Алды сайлап арадан ул «Китмибез!»не. Фикерләрен (оелгеч ләса!) тиз-тиз тезде:
«Төркиягә беркем кумый, бу—чи ялган.
Дөрес, берәү кумак була монголларга...
Рифмаң белән ритмың бигрәк аксый, туган.
Шигыреңә гарәп, урыс сүзе тулган.
Белмисеңдер нинди була шигъри сөйләм, һич югында, Рканлдән* бераз өйрән!
Берлек әгъзасымы? Юк, түгелсең бугай:
Ул әгъзалар арасында юк Г. Тукай.
Нәшриятта эшләр безнең ифрат тыгын.
Өр-яңадан эшләп китер җыентыгың».
' Шагыйрь Ркаил Зәйдулла күздә тотыла.
Буран әйтеп торды
Мин бу жирләрдә бәхетле идем. Шуңадыр монда мин кабат килдем. Син бүләк иткән нурлы көннәргә Үткән бәхеткә башымны идем.
Озаттым инде жәйләр-көзләрне. Кар күмеп киткән безнең эзләрне. Котырды буран. Ул әйтеп торды. Мин язын алдым ошбу сүзләрне.
Кайсы тел?
Заманында ошбу телдә Язганнар ярлык.
Ошбу телдә оран очкан һаваны ярып.
Бермәл катыйль ошбу телнең
Юк иткән илен.
Уйлаган: була үтереп
Иле юк телне.
Катыйль кансыз, миһербансыз:
Аскан вә кискән.
Чукындырып та караган.
Тел һаман исән!
Сүгенә катыйль...
Бу тел кайсы тел?
Шул җитә
Инде хәзер күп кирәкми миңа:
Антка тугры калсам шул җитә. Жпр шарына ятып, көпә-көндез Йолдыз күрә алсам шул жнтә.
Килер буыннарга мең шигырьдән Бер min ырем калса шул жнтә. Күзем йомы.ианда татарымның Бәхиллеген алсам шул жнтә.