Логотип Казан Утлары
Шигърият

АДӘМ БАЛАСЫНА

• • • • • • Гарасаттан калды хәрабә өеме... Адәм баласының ил-көне хәерле догада идеме?!. Күкләр сабак бирә... Төшенгән төшенер... .Адәм баласына тормыш ватып алыр чикләвек төшедер. • • • • • • Тереклек суы. дип Шайтан сузган хәмер... /Адәм баласының йотып җибәргәч ук ирешкәне кабер... Бүредән кчрыккан урманга барма1ан... .Адәм баласынын учак тергезерлек чырасы калмаган... • • • • • • Сад акта ук җиде, ян-якта алмаш ат... Адәм баласының яулап алган җире оныкларына ят... Телнең сөяге юк. кәгазьнең теле юк... Адәм баласының тел сындырып сөйләп, язмаган көне юк.

Телдән-телгә китә, урап кайтып җитә: Язганы—аңар гел: сүтәр дә, ямар гел... Адәм баласының «авызы әйткәнне колагы»... ишетә!.. Адәм баласының ятлар йөген тартып, гомере янар гел... ♦ * * • • * Тел яшергән кем дә, телен болгаган кем? Адәм баласының тел тегермәненнән онын урлаган кем? Саннар асылында... галәмдә бүленеш... Адәм баласының җирдәге тормышы иң серле күренеш... « • • ♦ • ♦ Әдәп, әхлак - нидән, мәдәният—кемнән? Адәм баласының шәрә гәүрәтенә яфрак япкан көннән!.. Хәерле сәгатьтә хәвеф-хәтәр чигәр... Адәм баласына саваплы гамәлдә иман нуры иңәр... • * * « • « Сый—хөрмәт асылы... Сыйдан зур булмый тор... ...Адәм баласының хөрмәтсез сыена кулыңны сузмый тор... Кайгысы китүгә бәхеткә кинәнер... Адәм баласының биргәне—дөя дә, алганы—энәдер... * • « * ♦ * Ярлы-ябагадан ришвәт ала табип... Адәм баласының нәфсе-кәсебендә рухы кала гарип... Ятагыннан ары берни яратмаган Адәм баласына Ай икенче ягын бер дә каратмаган... * « « • * * Тормыш—тоташ базар: гел алыш-бирештә. Адәм баласын да сатып-алып була бәһасез килеш тә... Тыйнакның тыны юк, күкрәп чыкмас бер дә... Адәм баласының чынлап эш кырганы күкрәк сукмас бер дә... • ♦ * • • • Авылда бер сәрхуш, авылда бер тиле... Адәм баласына гыйбрәт алыр өчен шулар җитә иде... Сукмакны—бер кеше, юлны халык сала... .Адәм баласының узган бар гомере шунда ягылып кала... « « * • * * Кипкән чүл елгасы, ярын какмый дулкын... Адәм баласының гомер дәрьясын да күмеп китәр бу ком... Күк-Җир арасында бернинди ара юк... Адәм баласына шул арасызлыктан чыгарга чара юк...
"Син",—дигәндә тимәс... "Мин”,-дигәндә тияр... Адәм баласының иреннәре әйткән күңеленнән иңәр... Ай—Җирнең күктәге мәңгелек сәгате... Адәм баласының күк ихтыярында холыгы-халәте... • • • • • • Сукырдан яшь чыгар— чын-чынлап еласа... Адәм баласы бай: тумаган колыны билен сындырмаса... Кәгазь дә саргая... Вәгазь дә искерә... Адәм баласына Иблиснең өр-яңа ялганы тиз керә... * • • • • • Уйдан уй туадыр... Уйны уй куадыр... Адәм баласының уйлы тормышы да уеннан торадыр... Гәүдәсенә күрә шәүлә-кү ләгәсе... Адәм баласының салымы юк. шөкер, шуңар түләнәсе... • • • • • • Аһ! дигәнче күкне айкап үтте яшен... Адәм баласының күзләренә багып күк түкте күз яшен... Атына карап та салына солысы... Адәм баласының үз урнын беләме кечесе, олысы?.. • • • • • • Намазга басмаган... Сәҗдәгә китмәгән... Адәм баласының тәне тойган рәхәт җанына җитмәгән... Ярлы ятагында ямьсез яры ятыр... Адәм баласының бары үз әнкәсе матурлардан матур. • • • • • • Ходайдан бүтәнгә: Дугасын бөккән дә. Кольщмын! димәгез... Адәм баласына: тәртәсен күтәрткән... Адәм баласының Тәүбәгә килергә "соңардың", димәгез. тәү кат ат җиккәне язмышын үзгәрткән. • • • • • • Яфрак селкенмәгән тып-тын бу иртәдә Адәм баласының җиде күк катында конен хәл итәләр... Ташта сын-тамгасы... Тузда сын-сурәте... Адәм баласының: Асылың җуйма! дип. язган васыяте... • • • • • •
Бу е житмәгәш ә "өлгермәгән җимеш": Адәм баласының үткен балтасына кагылмый бу “имеш"... Яу ау түгел, белми кем кайчан каптырын... .Адәм баласының яуга киткән көннән аулыйлар хатынын...