XVI-XVII ГАСЫРЛАРДА КАЗАН ТИРӘСЕНДӘГЕ АВЫЛЛАР
Менъяшәр каланың әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән тагын бер ягы бар. Бу—бүгенге башкаланы барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган, хәзерге шәһәрнең урамнары, мәйданнары һәм микрорайоннары булып торган, урта гасырларда Казанны чолгап алган күп санлы һәм төрле типтагы авыллар һәм бистәләр.
С. М. Шпилевский, Ш Мәржани. И. А Износков. К. Насыйри, И. М. Покровский, М Г Худяков. Е И Чернышев һ. б. тарихчылар Казан шәһәренең авыл өлеше турында язып карарга омтылсалар да, бу эш системалы һәм тулы башкарылмаган. Мона галимнәребез игътибарында гаҗәеп бай тарихлы шәһәрнең төп өлеше, беренче чиратта Кремль торуы комачаулык итте ахры. Күпчелеге инде онытылып бара торган бу авылларны искә төшереп хәтердә яңарту бик мәслихәт булыр дип уйлыйбыз.
Кызганычка каршы, Казанның авыл өлеше турында татар чыганаклары сакланмаган диярлек. Бу язманы әзерләү өчен без Мәскәү архивлары материалларын. Казан тарихчыларының, беренче нәүбәттә, рус галимнәренең хезмәтләрен кулландык. Әйтергә кирәк, аларда күбрәк рус халкының тормышы яктыртыла, авылларның тагар чорына караган өлеше бик аз.
Рус елъязмаларында күп тапкырлар телгә алынган Бишбалта авылы Туры Казан дигән урыннан бер ярым, ә Идел елгасыннан 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу борынгы авылда урман кисүчеләр—балта осталары яшәгән XIV гасырда ук Бишбалта халкы ханның хәрби һәм сәүдә флоты өчен кораблар төзегән. Авыл янына ук килеп җиткән Иделнең киң һәм тирән култыгы монда җитештерелгән төрле типтагы корабларны олы су юлына төшерергә җайлы булган. Бишбаттанын табигате дә гүзәл булган—көнчыгыштан мул сулы Бишбалта күле, көньяктан тирән Саф күл уратып алган, халыкның терлеге куе үләнле болыннарда тукланган, йөзьяшәр агачлы кара урманнар авылны явыз кешеләр күзеннән яшергән.
Бишбалта рус документларында беренче тапкыр 1551 елның 13 августында телгә азына. Бу көнне Тирән үзән дигән җирдә (Казансунын Иделгә кушылган урыны) татар ханлыгының Тау ягы язмышын фаҗигале хәл иткән җыелыш була (Тау ягы Рус дәүләте кулына күчә). Бишбалтадан ерак булмаган Патша болыны рус воеводалары һәм сугышчылары белән тула, шулар арасында Иван IV гә армый- талмый хезмәт и гкән Шаһгали хан да була. Авыл икенче тапкыр 1552 елның 9 март вакыйгаларына бәйләп телгә алына. Бу көнне Казанда рус яклы хөкүмәт бәреп төшерелә һәм Чапкын Үтәшев җитәкчелегендә яңа идарә төзелә. Чапкын хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бару өчен Бишбалтага рус наместнигы С. И. Микулинский килә. Ике яклы сөйләшүләрдә татар морзаларыннан Ислам. Кәбәк, Галикәй һ. б катнашулары билгеле. Бишбалта өченче тапкыр 1552 елның дәһшәтле 2 октябрь көнендә искә алына. Рус ельязмасы: «татарлар таралышып урманга таба йөгерделәр. Патны аларны эзәрлекләү өчен Бишбалтага боярин С. М. Микулинскийны һәм Л. А Салтыковны җибәрде Боярлар һәм воеводалар поганыйларны күпләп кырдылар: Казансудан урманга кадәр җир һәм урманның эче. үлекләр белән тулды, бик азлары качтылар, яраланганнар күп булды»,—дип яза.
XVI гасырның азагында Бишбалта авылы янында русларның «йөзү хезмәте» («плавная служба») дип аталган оешмасы барлыкка килә, ул Идел буе елга чикләрен контрольдә тоту өчен кирәк була.
Казан яулап алынганнан сон Бишбалта авылы яна оешкан Елантау монастырена бирелә. Бишбалтадан гатар халкы куыла, авыл яшәүдән туктый. Ханлык бетеп. 15 ел үгкәч. яна хөкүмәт авылга рус крестьяннарын күчереп утырта башлый—анда 1565 елда өч порт булуы билгеле XVII гасыр уртасында Бишбалтала монастырьнен ат хужалыгы, 16 крестьян һәм 13 бобыль (җирсез, ярлы крестьян) өйләре булып, монда ир-ат җенесеннән 94 кеше яши 1680 нче елларда Бишбатга янында дәүләтнен ипи саклау складлары төзелә. XVII гасыр ахыры—XVIII гасыр башында авыл җирендә Адмиралтейство бистәсе оеша башлый
Бишбалтага каршы якта. Казансу елгасы буенда. Игумново исемле авыл булган Авылнын татарча исеме билгеле түгел. Рус чоры башлангач авыл озак еллар буш (пустошь булып) тора. Бары тик 1603 елда гына монда 4 өй барлыкка килә 1623-1624 елларда Казан митрополиты авылны монастырьга бирә, монда 8 крестьян һәм 3 бобыль хужалыгы була, алар йорт исәбеннән игуменьга 10 алтын түлиләр. 1646 елда авылда 7 крестьян. 10 бобыль. сигез елдан сон 13 крестьян һәм 4 бобыль. 1677 елда 3 крестьян. 13 бобыль хужалыгы теркатгән
Казан авылларының күпчелеге елгалар, күлләр һәм чишмә буйларында урнашкан Шундый урыннарны сайлау халыкка хайван асрау һәм җир эшкәртүне нәтиҗәле алып барырга ярдәм иткән Түбән Кабан күле буендагы (хәзерге Һади Такташ урамы) искиткеч матур табигатьле урында Колмөхәммәг исемле татар авылы яшәп яткан Колмөхәммәт—кеше исеме, безненчә. дәүләткә күрсәткән хезмәте өчен хан тарафыннан авыл шушы аксөяккә бирелгән Авылдан ерак түгел Кара инеш лип йөртелгән елгачык аккан, җирләрмен рельефы тигез түгеллеге документларда күп тапкырлар искәртелгән Казан яулап алынганнан сон татарлар авылдан куылган, уңдырышлы бай җирләргә рус воеводасы Г1 Булгаков хуҗа булган 1567 елда Колмөхәммәт авылы архиепископ Герман кулына күчә. Бу елда авылда 1 хуҗалык булып, анда Фслька Васильев исемле рус яшәгән Герман бу авылга бобыльләрне китерә; XVII гасыр башында монда (ул инде авылда төзелгән архангсл Михаил исемле чиркәү хөрмәтенә Архангельск лип атала башлый) 12 бобыль хужалыгы. митрополит һәм поп йортлары, ике келья (монахлар торагы) булганлыгы билгеле 1646 сыла авылда хуҗалыклар саны 32 гә. ә яшәүчеләр 106 кешегә житә. Бобыльләр жир эшкәртү белән шөгыльләнмәгәннәр, .шар арасында ташчылар, сырачылар, арба ясау осталары, балта осталары, күнчеләр һәм көмешчеләр булган. XVII гасыр ахырына Архангельск авылы бистә статусы ала. монда өйләр саны 58 гә житә. Халкынын кәсебе дә төрлеләнә— итекчеләр, тегүчеләр, шәм. сабын ясаучылар, тимерчеләр һ. б осталар үсеп чыга Рус тарихчысы И Покровский Казанда промышленностьнен башлану һәм сәүдәгәрләрнең барлыкка килүен Архангельск һөнәрчелек хуҗалыгыннан чыккан, дип ассызыклый.
Нугай юлындагы Әхмәт авылына (Ометьсно). татарларны Казаннан руслар куып чыгаргач. Әхмәт исемле кеше нигез салган дип күрсәтәләр татир риваятьләре Безненчә. бу хәбәрләр дөреслеккә туры килми Авылы нигез салучы булып XIV гасырнын икенче яртысында Урда ханы эзәрлекләвеннән йэя елгасы ярларына килеп сыенган Әхмәт исемле эре аксөяк булуы ихтимал Шәһәрдән 2 чакрым ераклыкта урнашкан бу авылда 1568 елда 8 рус хужалыгы. 1603 елда 15. 1643 елда 52 өй бу нан Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге крестьяннар булып. 8 генә бобыль хуҗалыгы гсркәлгән Митрополит милке саналган Аметевола (рус чорында авыл шулай лип йөртелә башлый) XVII гасырнын икенче яртысында өйләр саны кимүгә таба йөз гага—1678 елла 22 хуҗалыкта 95 кеше яшәгән
Нугай юлынын ун ягында. Нокса елгасы буенда. Казаннан 10 чакрым ераклыкта Салмачы исемле авыл урнашкан Рус тарихчысы И Износков авылнын исемен -салма ясаучымын чыккан дип раслый 1567 елда авылда (Казанга яна күчеп килгән р\с дворяны О А Япен биләмәсе) 15 крестьян хужатыгы булып, шулар арасында 6 укчы (стрелеи) торган Сатмачы патша фәрманы буенча 1591 елда Казан Прсөбражснск монастыре архимандриты I атактионгл бирелә. XVII гасыр ургатарына авылда '9 өн булып, анда 150 кеше яшәгән
Калш шәһәреннән II чакрым ераклыкта. Нугай юлында (кайбер локументлар Жори кишидв лип күркәгә! Озын кул (Бәкләр күле түгел микән’) буенда Онл Утар
авылы җәелеп утырган. Олы Утар 1552 елга кадәр хан биләмәсе булган. Казан яулап алынганнан сон авыл рус патшасы биләмәсе, ә 1566 елда князь Ф И Троекуровка җир мөлкәте итен бирелгән Авылда бу чорда 11 крестьян хуҗалыгы барлыгы билгеле, Иван Москвин һәм Богдашка Васильгородец фамилияләре аларнын Мәскәүдән һәм Васильгородец шәһәрләреннән күчереп утыртылганын күрсәтә
Бүген Атары поселогы дип йөртелгән Урта Утар авылы Казан шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан булган Авыл белән янәшәдә Озын күл урнашкан. 1566 елда Урта Утарда өч хуҗалык булып, алар О. А. Янов исемле алпавытка бәйле булганнар 1621 елда авылда 12. 1646 елда 19 йорт исәпләнгән. Бу авылны Сангырау күл (Глухое) буенда, Казаннан 6,5 чакрымда урнашкан Урта Утар (аны рус документлары Ближние, Малые дип тә йөртәләр) авылы белән тәнгәлләштерергә ярамый, чөнки монысына Кокушкино авылыннан чыккан өч кеше 1760 елла гына нигез салалар. Тора-бара бу авылга Царицыно авылыннан берничә гаилә килеп яши башлый.
Казан шәһәреннән 10 чакрымда, Нугай юлынын сазлыклы урманы эчендә Дәүләки (Девликеево) авылы яшәп яткан. 1565-1568 еллардагы теркәү кенәгәләрендә авылнын исеме Дәүләткилде дип бирелгән. Безнен уйлавыбызча, авылдан татарлар куып чыгарылгач, бу җирләр ун елдан артык буш торган. 1568 елда монда 2 генә крестьян хуҗалыгы барлыкка килә Авылдан ерак түгел Дәүләки чокыры дип аталган, киңлеге 100 метр, тирәнлеге 20 метр һәм озынлыгы 7 чакрымга җиткән икенче терраса чокыры яткан. Дәүләки авылының борынгы икәнен шушы чокырдан табылган күп санлы татар акчалары раслый дип искәртә И. А. Износков.
Дәүләки авылы икенче төрле Введенское дигән исем белән лә йөртелгән. XVII гасыр уртасында авылдагы хуҗалыклар саны 74 кә җитә, шулар арасында бобыльләр 26 өйдә торганнар. Барысы 284 кеше яшәгән. 1678 елда йортлар саны бары тик 44 кә, халык саны 88 гә кала, мондый кинәт кимүнен сәбәбен 1654 елгы үләт эпидемиясенең нәтиҗәсе дип карарга кирәк.
Дәүләки авылында яшәп килгән сәер гадәтләр турында И. А. Износков язып калдырган. Бу авылда төннәрен үч алу максатында капкаларны дегеткә буяу кин таралган булган. XIX гасырда монда бурлаклар күп яшәгән булса кирәк.
Арча юлында, Казаннан 16 чакрым ераклыктагы Киндерле елгасының Казансуга кушылган җирендә, Олы Колсәет авылы урнашкан. Авылнын исемен И. А. Износков «Күлле Сәет» дип тәрҗемә итә. А. Халиков моны «кул», «куллар» социаль категориясе, ягъни коллар белән бәйли. Ш. Мөхәммәдьяров дини исемдәге авылларда (Сәетләр. Дәрбиш, Абыз һ. б.) Казан ханлыгы чорында мөселман руханилары торган дип фикер йөртә. Безнеңчә, авылнын этимологиясе Колсәет исемле кешегә бәйле. Колсәет— авылга нигез салучы, йә шушы авылнын хуҗасы булырга мөмкин. 1564 елда авылга Григорий Онучин хуҗа булганда Колсәеттә 4 крестьян йорты. 3 буш урын булган. XVII гасыр урталарында авылда йортлар саны 39 га. яшәүчеләр 133 кешегә житкән. Киндерле елгасы буенда 5 өйле Кече Колсәет авылы да яшәп яткан Хан биләмәсе булган бу авыл 1565 елла рус князе Дмитрийга поместье итеп бирелгән. XVII гасырның икенче яртысында 36 дисәтинә чәчүлек җире булган авылга алпавыт Ф К. Шушерин хуҗа булган.
Казаннан 13,5 чакрымда, Киндерле һәм Казансу елгалары буенда. Дәрвиш (Дәрбишгали, Дербышки) авылы урнашкан. А. Халиков авылнын этимологиясен мөселман руханиларына бәйле дип карый. И.А.Износков Дәрбиш исемен Әстерханның соңгы ханы Дәрвиш исемле булуын әйтеп үгә. Казан ханлыгында шул исемдәге дәүләт эшлеклесе булуы билгеле. 1552 елга кадәр авыл хан милке була, аннары рус патшасыныкы (дворцовый), 1566 елда ике туган—Мансур һәм Иван Товарищев исемле дворяннарга бирелгән. Ханлык чорында авыл шактый ук зур булса да. 1567 елда монда бары тик 3 йорт, шуның да берсе буш булган. 1617 елда Дәрвиштә 9, 1650 елда 22 хуҗалык була. 41 кеше яшәгән
Киндерле елгасы буендагы. «Озын күпер» янында. Казаннан 11 чакрым ераклыкта Киндер авылы булган. И А. Износков авылнын исеме «киндер»—конопля исеменнән дип карый. А. Халиков, Пермь өлкәсе Бәрәңге районы татарларының генеологик риваятьләренә таянып, авылга марилар нигез салган дигән фикерне әйтә.
1566 елда Киндер бергуган Гагариннар исемле алпавытларга бирелгән, ә 1567 елла ана Казан воеводасы кенәз Данила Чюлков-Ушатыи хуҗа булып ала. Шушы ук елла авылнын бер өлеше (7 хуҗалык) Четвертак исемле тылмачка, икенче өлеше 3. С. Еропкинга бирелгән 1585 елда Киндер авылы Елантау монастыре игумены Родионга буйсына. 1646 елда монда 52 өи булып. 189 кеше кеше яшәгәнлеге билгеле XVII гасырнын 70 нче елларында авылда 20 хужалыкнын унберендә крестьяннар, сигезендә бобыльләр яшәгән, берсе монастырь өе булган
Казан шәһәреннән көнбатыш юнәлештә. Мәскәү-Галич юлынын 14 чакрымында Хужахмәт (хәзерге Ку земетево поселогы) авылы яшәп яткан И. А. Износков авьинын атамасыннан чыгып, хаклык чорында бу авыша чуашлар торган, дигән фикер әйтә Безнеңчә, рус тарихчысы бу очракта ялгыша. Хуҗа Әхмәт чуаш сүзе түгел, гомумән, чуашларла Әхмәт исеме очрамый. Авылда табып алынган эпиграфик истәлекләр дә Хужахмәтнен татарныкы икәнен исбатлыйлар Казан яулап атынгач хат ык авытны ташлап качарга мәжбүр була. 1565-1568 еллардагы теркәү кенәгәләрендә бу жирләр буш урын (пустошь) буларак билгеле. 1603 елда авытла 10 йорт, шуның икесе буш булган. 1654 елда монда 21 хуҗалык булып, шуларда 79 кеше яшәгән Авыл янында Хужахмәт исемле ярыйсы ук мул сулы тирән күл барлыгы билгеле.
Жиләкле Алан (Ягодная Поляна) авыты Казаннан һәм Етантаудан 3 чакрым ераклыкта. Галич юлындагы калку Жиләктау аланында урнашкан Авылны чатгап алган урманда, анын күп санлы аланнарында төрле җиләк күн булганга, авылнын атамасы гатар һәм рус чорында үзгәрмичә саклана. Бсзнсн уйлавыбызча, бу авыл ханлык чорында ин дәү авылларның берсе булып хан биләмәсенә кергән Казан алынгач исән калган тагар сугышчыларының зур бер төркеме «Жиләкле яр» юлы белән китте, ди гатар риваяте. Авыл 1552 елда рус патшасы әмере буенча П Булгаковка бирелә. Жиләкле Аланның хужасы булып рус алпавыты кенәз В Чесников-Анбульский торганлыгы да билгеле. 1568 елда авылда 19 крестьян хуҗалыгы була Жиләкле Алан 1588 елда Казан һәм Свиижск архиепископы Тихон II гә бирелә XVI гасыр ахыры XVII гасыр башында Жиләкле Алан яна авыллар барлыкка килү (Комаровка Савиново. Овинише. берничә пүчинкә) очен герәк пункт ролен уйный 1603 елда монда 40 йорт булып, шуның 15 өе буш торган. XVII гасыр уртасына авылда 122 хужалык булып, монда 350 кеше яшәгән, бобыль өйләренең саны 75 кә житкән 1678 елгы авылда 51 йорт кына күрсәтелә Авыл кешеләре арасында ат караучы, мичкә ясаучы, көймә саклаучы, кирпеч осгасы һ б һөнәрчеләр булган. XVIII гасыр башында авылда хуҗалыклар саны бик гиз үсә—500 гә җигә. Һөнәрләрдә арта—балта осталары, тимерчеләр, кораб ясау осталары һ. б күренә XVIII гасыр урталарына авыл халкынын чәчүлек җирләре калмый. Ягодная Поляна Казан епархиясе биләмәсеннән аерылып чыга Ул 1825 елда шәһәр бистәсе булып китә
Мәскәү-Галич юлында. Казансу елгасы яр буенда (хәзерге Киров районын ым элеккеге Адмиралтейская бистәсенә керә) Түгәрәк Алан (Круглаи Поляна) авылы урнашкан 1567 е.ша авылда 3 хужалык булып, шуның берсе буш торган 1603 елда авылда 11 крестьян һәм 4 бобыль йорты саналган. 1646 елла өйләр саны тагын икегә арткан 63 кеше яшәгән. XVII гасырнын ахырына авыл юкка чыккан мона 1654 елда (бу елла 15 йортта 45 кеше булган) башланган үләт эпидемиясе сәбәпче булуы
п.\1г1мал. .
Мәскәү ачының Казаннан 10 нчы чакрымында. Хужахмәт елгасы башланган
урынла Урак ..... (хәчерте Лрдкчиио поселогы) исеше гатар авылы җәелеп утырган
Авыл беренче тапкыр 1603 елда .АраКЧНН полином атамасы белән телга алына Мон ы 10 өй булган, 1624 елла йортлар саны 35 ка җию XVII гасырнын икенче яртысында хуасалыгелар саны кими 1654 елла 25 йорпа 61 кеше .. 1677 елла I. йортта 4* кеше кала Уракчы белән Кече Чуалам* авыллары арасында. Гүгәрәк күл буенда XVII гаеыр башынаа 4 йортлы Тишкнн пүчинкәсе барлыкка килә Авышын үсеше сүлпән бара. 20 елдан сон тагын 3 кенә ой борлыкка кичүе мона шаһит. 1646 елла ». 1654 е.ша 6 йорт булуы билгеле Үләт эгшдсмиясенен бу авылны ла юкка чыгаруы рхс документларында чагыла __ _______
Кдзлнн ш 8 5 чакрым ераклыкта, күп санлы күлләр арасында Карабай I Караби Клрашгено) авы-гы урнашкан И А И гносновавышын атамасын Карабай исеменнән
яисә кушаматтан, дип күрсәтә. Марсель Әхмәтжанов Яшел Үзән районының Олы Караужа авылы кешеләреннән язып алынган риваятькә таянып, авылнын этимологиясен Караужанын әтисе Караби исеменнән, дип аңлата. Карабай авылынын ханлык чорында ук шактый зур авыл булуы турында Ш. Мәржани язмаларында күренә. Рус авылы Караваевонын тезелү елы дип 1600 ел санала. 1617 елда авылда 15. XVII гасырның урталарына 51 хуҗалык булган (46 крестьян, 5 бобыль йорты). 95 кеше яшәгән, чәчүлек җире 156 дисәтинә саналган.
Казаннан 6 чакрымда. Жөри юлындагы Дүртөйле елгасы буенда Шәмәсир (Шәмсир. Самосырово) авылы булган. И. А. Износков авылның атамасын чуаш сүзе саман съир—льготалы жир мәгънәсе белән анлата. Безнең уйлавыбызча, авыл атамасы Шәмсир исемле (фарсыча «кылыч йөртүче») кеше исеменнән килә. 1567 елда авыл Преображенск монастыре биләмәсе булып, монда 6 гаилә—Шамасыр, Умарча Асанов. Сболга Урманчин. Анагузя Малков, Еманок һәм Аликей (рус документларында шулай бирелгән) яши. Шунысын әйтергә кирәк. Шәмәсир—Казан яулап алынганнан сон татарныкы булып калган бердәнбер авыл («жили татаровя на льготе»). 1621 елда йортлар саны 26 га. ХУП гасыр уртасында 29 га, яшәүчеләр саны 87 гә җитә, чәчүлек жире 219 дисәтинә була.
Казаннан көнчыгыш яктагы Арча кыры артында тирән чокырлы җирләр җәелеп яткан. Бу урында елга-күлләр һәм чишмә-инешләр юклыктан, яшәү өчен шартлар җитәрлек булмаган. Дошман гаскәрләре дә Казанга шушы яктан торып һөҗүм иткәннәр бит. Шунлыктан, шәһәрдән көнчыгыш юнәлештә без торак пунктлар күрмибез диярлек. Дөрес, хәзерге Горький исемендәге парк урынында Подсеки (Подсекино) исемле авыл булган. Элек хан биләмәсе булган бу авыл, рус чоры башлангач, кенәз Данил исемле феодалга бирелә. Авылда 7 крестьян хуҗалыгы була, монда яшәгән кешеләр исемнәре (Гришка Балахонец, Бориско Углеченин һ. б.) аларнын рус шәһәрләре Балахнадан, Угличтан икәнлекләрен күрсәтә. Авыл кешеләре арасында тире эшкәртүчеләр дә (Васька Кожевник) булган. Авыл халкы төзелеш өчен агач материалны Киндер урманыннан чыгарган. 1586 елда Подсеки авылы Спас- Преображен монастырена кушыла. 1646 елда авылда монастырьның хайван тоту хуҗалыгы булган, шушы йортта карт-корылар, ат караучылар, ялланып эшләүчеләр, аш пешерүче, су ташучы һ.б. яшәгән.
Казансу елгасының төньяк яр буйларында (хәзерге Мәскәү районы) ханлык чорындагы торак пунктлар турында чыганакларда хәбәрләр юк. Монда кин болыннар, куе кара урманнар һәм сазламыклар булган. Казанның соңгы саклаучылары. Казансудан төньякка таба дошманнан башта «кин болын аркылы атлар үтә алмый торган олы сазлыкка, ә аннан сон зур урманга таба» чигенәләр. Без бу җирләрдә, ягъни хәзерге Мәскәү, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары территориясендә ханлык чорында торак пунктлар булуына шикләнмибез. Безнең эрага кадәр VI-V гасырларда ук Казансу елгасының унъяк яр буйларында кешеләр яшәвен археолог галимнәр исбатлады инде.
Галич юлында, Казаннан 11 чакрымда Кадыш авылы булган. Авылнын атамасы кеше исеменнән булырга тиеш. 1549 елның 29 июлендә Казан феодаллары Кадыш Яушев һәм Чура Нарыков. Сафагәрәй ханга хыянәт итеп, рус патшасы Иван IV дән шәһәр өстенә яу җибәрүен сорыйлар. Казан ханы аларны җәзалап үтерергә әмер бирә. Ханлыкны яклап көрәшкән икенче бер Кадышны 1552 елда Шаһгали үтертә. Хан биләмәсе булган бу авыл, рус чорына кергәч. П. А. Булгаков исемле феодал кулына күчә. Авылда 6 өй, Солоница елгасында тегермән булган. Кадыш авылы янында. Казансу һәм Солоница елгалары арасында Выгор һәм Макаровское исемле бушап калган авыл урыннары булган. 1617 елда авылда 26, 1646 елда 41 йорт барлыгы документларда күрсәтелә.
Казан тирәсендә авыллар саны арту рус яулап алулары белән бәйләнгән. Уңдырышлы туфраклы, гаҗәеп матур бу урыннарга рус дәүләтенең 40 тан артык төбәгеннән кешеләр агыла. Монда «йомышлылар» гына түгел, крестьяннар, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, качкыннар һ. б. да килә. Татарлар яшәгән урыннарыннан куып җибәрелә, кайсылары үзләре кача—алар урынын рус колонизаторлары ала. Татар авылларының бер өлешенең атамалары гына сакланып кала.
Авыллар санын аргтырула барыннан да бигрәк монастырьлар (Спасо- Прсображен. Троииа-Сергий. Воскресен) тырыша Иван Грозныи православие руханиларына яна җирләрне кызганмыйча өләшә, чөнки тегеләре дә патшага ханлыкны яулап алуда зур хезмәт күрсәткәннәр. Шунын өстенә. буйсынган халыкны христианлаштырасы да бар бит але.
Нугай юлындагы Өченче Кабан күле буенда. Казаннан 8 чакрым ераклыкта Борисково (Борисово. Давылково) авылы урнашкан Авылнын атамасы христиан изгеләре Борис һәм Глеб хөрмәтенә төзелгән часовня исеменнән 1603 елда авылда 11 крестьян хуҗалыгы була, алар Преображен монастырена бәйле булалар XVI гасыр ахырында берничә гаилә. Борисководан аерылып чыгып, ике яна торак пункт— Семибратснников һәм Харин исемле пүчинкатәр төзиләр Әйтергә кирәк, бу торак пунктларның гомере озын булмый—сазлыклы жир аларга үсәргә мөмкинлек бирми - берничә дистә елдан бу авыллар юкка чыга.
Борисково авылы янындагы таулы-калкулыклы урында «Дунька куышы» дигән тау куышы булып, шунда патша Михаил Федорович чорында юлбасарлар качып яшәгән дип сөйли халык риваяте. 1860 елларда бу куышта идәнле һәм стеналары агачтан булган подвал табылган
XVI гасыр азагында Нугай юлынын Урга Кабан күле буенда. Колмөхәммәт авылы җирендә Шишкин пүчинкәсе барлыкка килгән 1603 елда анда 12. 1654 елда 14 крестьян хужалыгы булган. Үләт эпидемиясеннән сон авыл яшәүдән туктый
Казаннан 6 чакрымла. Урта Кабан күле ярынла Воскресенское (элек Выполэово дип йөртелгән) авылы барлыкка килә Авылнын атамасы чиркәү исеменнән 1616 елда монда Ю хуҗалык булып, шунын берсе бобыль йорты була Крестьяннар Царицыно авылында дәүләт җирендә эшлиләр, бобыльләр казнага акчалата оброк түлиләр. 1619 елда авылда 20. тагын икс елдан 23. XVII гасырмын уртасына 26 йорт була. Воскресенское авылында Копорье шәһәреннән Казанга сөргенгә сөрелгән Семен һәм Мишка Копоренин гаиләләре яшәгән Бу кешеләргә жир эшкәртү һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү тыелган булган
Шәһәрдән 4.5 чакрым ераклыктагы калку урында. 4 чакрымга житкән чокыр буенда Горки дип аталган авыл урнашкан 1678 елла митрополит битәмәсс булган бу авылда 15 хуҗалык теркәлгән
Урта Кабан күле буенда Борнсоглебское (Плөтән) авылы яшәп яткан Борисоглебское—чиркәү исеменнән. Казан алынгач бу авыл һәм агы терәлеп үк торган Поповка. Никифор Чепчугов исемле феодалга бирелгән, аннары, бик аз вакыт дәүләг җире булып торганнан сон. Спас монаегыре биләмәсе булып китә. 1617 елла авылда 15. XVII гасырмын беренче яртысында 127 йорт була (120 сс бобыль хуҗалыгы), шушы 407 кеше яши Авыл халкы жир эшкәртү белән шөгыльләнми, монастырь фанзасына оброк лүли. Борисоглебск кешеләре арасында руханилар, тире эшкәртүчеләр, балта осталары, бакчачылар, тегүчеләр, итекчеләр һ 6 һөнәр ияләре булган
Казаннан биш ярым. Воскресенск авылыннан 2.5 чакрым ераклыкта Кокушкино (Кукушкино. «деревня Залнего поля») авылы урнашкан И А. И гносков авы I атамасының бу урманлы урынла кәккүкләр күп булуга бәйле дим ялган 1621 елла авылда II. 1646 елда 13 хуҗалык булган. 52 кеше яшәгән
Саңгырау (Глухос) күл буенда Казаннан 6.5 чакрымда Урга Атар (Ближннс. Малые) авылына 1760 елларда Кокушкино авылыннан аерылып чыккан оч гаилә тарафыннан нигез салына. Бу авылга сонрак Царицыно авылыннан берничә гаилә килем кушыла. ...
Шушы ук күл буенда Казаннан 11 чакрым ераклыкта Кече Арткы Агар(Меныиис Задние Алары) авылы яшәгән. 1567 елла авылдагы я крестьян хужалыгы Г А Бут гаковка буйсынган 1646 елда авылда 27 крестьян һәм 18 бобыль йорты саналган Озын күл буендагы Урта Агар һәм Олы Агар авыллары турында алла рак әйтеп үткән идек.
Эчке (Ичка) Казан елгасы буенда Казаннан 8 чакрымда Нугай юлында Побелилоно авылы урнашкан XVII гасыр уртасында халкынын күпчелеге балык тоту кәсебе белән шөгыльләнгән бу авылда 28 крестьян. X бобыль хужалыгы булган 93 кеше яшәгән
Казаннан 4 чакрымда. Эчке Казан елгасы белән Источное исемле күл арасында. Пләтән авылы белән янәшәдә Поповка авылы урнашкан 1621 елда Преображен монастыре биләмәсе булган бу авылда 19. 1646 елда 27 йорт саналган. 1751 елда авыл җирләре. Татар бистәсе кешеләре үтенече буенча, бистә составына кертелә, авыл халкы Урта Кабан яр буена күчереп утыртыла.
Нокса елгасы буенда Казан шәһәреннән 6 чакрымда урнашкан Вознесенск. Казан шәһәреннән 6 чакрымда урнашкан Вознесен авылының исеме чиркәү исеменнән. 1521 елда монда 19. 1646 елда 22 хуҗалык саналган, 77 кеше яшәгән
Эчке Казан елгасы буенда 15 йорттан торган. Новый дип йөртелгән пүчинкә булган. Дәүләки авылы янында олы чокыр тирәсендә Морковка авылы. Югары Кабанда 15 өйле Новоселкино авылы яшәп яткан.
Казаннан 13 чакрымдагы. Елантау монастырена каршы якта. Казансу елгасы буенда Кызыл Тау (Красная Горка, Никольское) авылы урнашкан. Кызыл Тау рус документларында беренче тапкыр 1602 елда пүчинкә буларак телгә алына. Авылнын исеме мондагы текә, балчыклы таудан алынган булса кирәк. Икенче атамасы чиркәү исеменнән Кызыл Тауны митрополит төзеткән, авыл аның биләмәсе булган. Монда архиерей йорты булган дигән хәбәрләр дә бар. Авыл Иделнең элекке үзәне Волоҗкадан 1.5 чакрымда урнашкан. XVII гасыр уртасында монда 24 крестьян, 2 бобыль хуҗалыгы исәпкә алынган. 1678 елда Никольское-Красногорское авылында 8 крестьян һәм 9 бобыль йорты булып, шунда 17 кеше яшәгән.
1602-03 елдагы рус документлары Казансу елгасы буенда, Алат юлында Овиниша (Отвинища, Кузьминское) исемле, бер бояр йорты. 5 крестьян өе торган авылны телгә алалар. Егерме елдан сон анда Иван Афанасьев исемле бояр хуҗалыгы һәм 1 крестьян өе генә калган. Рус теркәү кенәгәләре авылда йортлар санынын кимүен һәм, гомумән. Овинищанын бетүен Жан гали ихтилалы белән бәйләп күрсәтәләр. 1646 елда авыл урыны бушап кала.
Казансу елгасы буенда, шәһәрдән 7 чакрым ераклыкта Савиново авылы урнашкан. И А. Износков авылның атамасын Казан ханы Сафагәрәй исеме белән бәйли. Әмма 1565—1568 елгы документларда бу исемдәге авыл телгә алынмый. Бары тик 1603 елда авылда 11 крестьян хуҗалыгы булып, шунын берсе буш торганлыгы билгеле. 1623 елда авылда йортлар саны үзгәрми. Казансу елгасына ага торган инештә тегермән булса да, буасы юклыктан ул эшләмәгән. Тагын утыз ел вакыт үткәч тә Савиновода хуҗалыклар саны артмаган, ә 1670 елларга монда 2 крестьян, 11 бобыль йорты саналган, ике хуҗалыкта тегермәнчеләр, тугызында тегермәнче ярдәмчеләре яшәгән. Савиново авылы архиерей биләмәсе булып китә, монда Казан митрополиты Вениамин торган. Бу авылдан ерак түгел, Казан һәм Зөя митрополиты Корнилий биләмәсенә кергән 45 дисәтинә чәчүлек җире булган Круглая исемле авыл яшәп яткан.
Нокса елгасына койган Коры елгачыгы (Сухая речка) яр битендә Казаннан 11 чакрымда Коры елга авылы (Сухая река. Сухоречная) урнашкан. Халык риваятендә Алат юлындагы бу авылга Казан воеводасы Мамотин нигез салган дип сөйләнә. Арестантларны башка өлкәләргә озату белән шөгыльләнгән Мамотин. алар арасыннан ин тазаларын сайлап алып. Казан тирәсендәге авылларга тарата торган булган, ә түрәләргә «арестантлар юлда барганда качканнар» дип аңлаткан. 1616 елда авылда 16, 1646 елда 44 хуҗалык (I монастырь өе. тегермән өе. поп өе. пономарь өе. 31 крестьян һәм 6 бобыль йорты) саналган, монда 126 кеше яшәгән. 384 дисәтинә чәчүлек җир булган.
Коры елга буенда 1600 елда исеме чиркәүгә бәйле Борисоглебское авылына нигез салына. Ул Казаннан 8 чакрым ераклыкта урнашкан. Уңдырышлы җирләргә һәм урманга бай бу авылда 1616 елда ук 23 йорт булып. 1646 елда алар саны 35 кә житә.
Казаннан 13 чакрымда. Киндер авылының басу очында. Казансунын унъяк яр битендә Щербаков авылы урнашкан. Авылнын атамасы русның шерба—уха (балык шулпасы) дигән сүзеннән. Монда озынлыгы 1 чакрым, киңлеге 60-140 метрлы Щербаков күле бар. Ул Казансу елгасына тоташкан, урта гасырларда монда тегермән торган 1646 елда авылда II крестьян. 2 бобыль хуҗалыгы булган, 41 кеше яшәгән 1670 нче елларда Елантау монастыре биләмәсе булган Щербаков авылы бушап калган, монын сәбәпчесе—үләт эпидемиясе. Исән калган өч крестьян хуҗалыгы Киндер
авылына бирелә
Кремльмен Воскрсссн капкасына каршы Комаровка елгасы ярында Комаровка авылы яшәп яткан. Монда бер генә йорт—митрополитмын ат хуждлыгы гына булган, шунда митрополитның ат караучылары һәм башка хезмәтчеләре яшәгән
Казаннан 6 чакрым җирдә, Нокса елгасының ике яры буенда. Царииыно (Богородскос) авылы (хәзерге Азино) урнашкан 1566 елда авыл кенәз С. Д. Засекиннын биләмәсе була, 1567 елда ул Д. В Ушатый исемле кенәзгә күчә Царипымода 8 йорт булган, шулар арасыннан Ермолка Мельник (тегермәнче) һәм Васька Коломнетин (Коломнадан) яшәгән 1593 елда авылмын хужасы булып Андрей Плешсев юра, Царииыно шул ук елда Троиик-Зөя монастырена бизәмә итеп бирелгән 1616 елда авылда Николай Чудотворси чиркәве, 2 рухани йоргы. 38 крестьян һәм 8 бобыль хужалыгы саналган, 4 ой буш торган. XVII гасыр уртасына авылда 72 йорт булганлыгы (50 се крестьян) билгеле. Царииыно авылы янында ук 8 йортлы (1621 елда) Кузнеиы авылы да урнашкан булган.
Дүртойлс елгасы буендагы Коры чокырда (Сухой овраг) Константиновка урнашкан. 1621 елда авылда 13, 1646 елда 21 хуҗалык булган. Дүртойле елгасынын югары агымындагы Камышлы аланыннан авыл халкы печән чаба торган булган Арча юлында, Казаннан 10 чакрым ераклыкта. Киндер елгасы буенда Әки (Аки) авылы урнашкан. И.А.Износков авылнын атамасын ак (бслый) дигән сүздән дип фаразлый Әки авылы урам юлларына жәю очен кулланыла торган ак ташлы тау янында утырган XIX гасыр чиркәве торган тау битендә Казан яулап алынганга хәтле, тагар зираты булган дигән хәбәрләр бар 1621 елла авылда 15. 1646 елла 24 хуҗалык. 76 кеше кон күргән
Нокса елгасыннан Жори юлы юнәлешендә Клык исемле икс авыл урнашкан: берсе, «сельио Клык» ДИП аталганы (хәзерге Олы Клык). Казаннан 7 чакрымда, икенчесе. Кече Клык (хәзерге Малые Клыки). 1567 елда Олы Клык авылында 2 монастырь йорты, ә 1621 елла 30, 1646 елла 41 крестьян һәм бобЫЛЬ хуҗалыгы саналган Кече Клык авылында 1565 елда 6 йорт булып, анда крестьяннар һәм әсирләр яшәгән 1621 елла йортлар саны 40 ка җиткән XVII гасыр башында бу авыллар күршесендә Решетников авылы пәйда була, монда 1621 елда 12 йорт булганы билгеле Шу ган ук ул тирәдә Черемхин һәм Некрасов пүчинкәләре дә барлыкка килгән Некрасов пүчинкәсендә Некраско Кузьмин исемле крестьян гомер иткән Монда XVII гасыр урталарында 10 йортта 35 кеше яшәгән 1646 елда Черемхинда 13 крестьян һәм 3 бобыль хужалыгы саналган Олы һәм Кече Клык. Самосырово авьыллры Спас* Преображен монастыре биләмәләре булып горшшяр
Рус хокүмәтенен Казанны яулап алганнан согг үткәргән колониаль сәясәтенсн юн юнәлеше—бушап калган күп санлы тирә-як авылларга тиз арала христиан халкын күчереп утырту була. Уңдырышлы, әкияттәгсдәй бай жирзәргә беренче нәүбәттә р\с алпавытлары һәм крестьяннары килә. Патша әмере белән Казанга һәм анын авылларына ниндидер җинаятьләре өчен хөкем итеп сөрелүчеләр дә җибәрелә Шулай итеп. Казан шәһәре тирәсендә татар авыллары калмый диярлек, мондагы җирле халыкның йорт-мөлкәте җиңүчеләр кулына күчә Ханлык чорындагы гагар авы.чары яшәүдән туктый, анын урынына рус авыллары 6ар1ыкка килә, кайсыбер очракта гына торак пунктның гагар исемнәре сакланып ката
Бүген Казан мегаполисы территориясен тәшкил итүдә тур өлеш керткән иякләп артык авылнын күпчелеге ханлык чорында ук яшәгән, гик XVI XV II гасырларда алып барылган колонияләштерү сәясәте шәһәрмен зтттотопографик манзарасын танымаслык итеп үзгәрткән