Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ватаным


Бу газиз түбәләр, ак юллар, зәңгәр күк...
Гел бала чагымда гел үткән елларда күргән күк... Бу үлән, чәчәкләр, бу кылган, куаклык...
Балачак сәламе, җаныма зур шатлык!
Тезләнәм, баш иям туган ил алдында,
Сәҗдәгә китәм мин Ватаным алдында.
Сулары канымда, җилләре аңымда, һәр сулыш-бураны саклана җанымда.
И, Ватан, н газиз-мөкатдәс илкәем.
Юллардан кайтканда каршылар әнкәем,
Бабамнар кабере... исәннәр кадерле, Җан-җанаш. сөйгәнем, хуш исле гөлкәем!
...Син мине тудырдың, назладың, үстердең.
Син мине пакьләдең, сафладың үз күрдең.
Син генә, син генә вөҗданны сакларсың. Ялгышсам хакларсың, керләнсәм акларсың.
Мин тирән тамырлы мең яшьлек нык тирәк. Тамырым тотсынга. ту фрагым, син кирәк! Назлаучы таң җилем, аклаучы ал таңым...
И минем җан илем Идел-йорт, Ватаным!
Шәһәр урамында ялгыз гармун моңы...
Шәһәр урамында ялгыз гармун моңы Тон пәрдәсен ера. алсу таңнар ата... Гармун моңы минем күңелемә тулды. Хатирәләр булып ул йөрәкне уята.
Әхмәт ГАДЕЛ (1942) шагыйрь, прозаик: <Чам*. * Яшьчек урамы*. «Дәрт» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши
Шәһәр урамында ялгыз гармун моңы. Айкап урман-кырны, кайта, таба мине... Берүк сүз әйтмәгез, туктатмагыз шуны. Шәһәр урамында шул адашкан көйне.
Шәһәр урамында ялгыз гармун моңы, Дулкынлана, кайный, таш диварга кага... Шәһәр урамында, әйдәп урман-суны. Миңа таба таша—бәгыремә ага.
Шәһәр урамында ялгыз гармун йөри.
Зур каланы гизә, күңелләрне били. Шәһәр урамында үлмәс яшьлек гөрли, Авыл хәбәрләрен өйгә кереп сөйли.
Әллә минем җаным, әллә синең җаның. Әллә инде килгән—хыялларның өне... Шәһәр урамында өзелеп чакыра таңны Ерак бабамнардан мирас—татар көе...
Күңелем гын гына аланда, аулакта Уйланып ятуны ярата.
Тик нигә болытлар биектә, яулыктай. Хушлашу моңнарын тарата?!
Тез чүгеп иелсәм, тиерсәм иренем. Ямь-яшел. хәтфәдәй үләнгә.
Шатланып мин дә бер фикергә килермен: Гомерлек—Ватаным, дигәнгә.
Йә. нигә агачлар иделәр башларын, Теләпме җырчыны күрергә?
Эчәсе суларым, ашыйсы ашларым Күпме әле—җиремдә йөрергә?!
Зәп-зәңгәр күкләрдәй моңланды күзләрем. Ятсам да, торсам да, уем бер:
Мәңгелек—илемдә саклармы эзләрем, Илемдә кочармы беркөн—гүр?!
Бу тормыш мәйдан, әмма Белмидер күпләребез:
Аяк астында ята Г үяки—күкләребез...
Табан астында җырлар— Күңел сандугачлары Кайчан туар бездә көч—
Күк күтәрелер ары?!
Күкне күтәрүче—без.
Әмма безне таш баскан.
Көч туплыйк, торыйк, чыгыйк, Хәтерләрдәме дастан?!
Дөрес, йөрәк ашалган, Дөрес, йөрәк туралган. Яралы йөрәк кулга Сөлге булып уралган.
Шу на да без куәтле.
Илаһи көчкә ия!
Кайсыгыз каршы чыга.
Кем безне «чөям!» дия?!
Җиңел булмас көрәш тә, Таш зур. Әмма без- тимер! Башаркан кыен булса,
Ян аша ташлап җин бер! Кемдә курку шаукымы. Мәйданнан шүрли күңел?! Без Алып нәсле, безне Чөюләр җиңел түгел! Булсын ашалган йөрәк, Таушалган йөрәк булсын! Тик Аллаһ хөкемендә, Милләткә тугры булсын!
Кулыбызда ак сөлге, Терәлгән аяк җиргә.
Хак ныклык бирсен билгә, Дан казанырбыз Инә!
Әйе, тормыш киң мәйдан. Аек акыл, көч кирәк.
Ил, халык дин яшәсәк, Җиңелү белмәс йөрәк!