Логотип Казан Утлары
Хикәя

УБЫР УТЫ


Мәрьямнең хәлсез гәүдәсе тагын күпер әрәтәсенә килеп сыланды. Әйләнчек бәрән шикелле ирексез баштан һаман шушы тирәдә әвәләнә. Жә. Ходай, зиһене тәмам чуалды. Кисәк кенә күнеле сынып китте, гүя шом-шобһә диңгезенә чумдырып алдылар. Хәзер, әнә, аяк буыннары да тубырланып катты
Кыз муенын киереп, ал тарафка күз атты. Ләкин карашы кул сугымыннан ук төн пәрдәсенә килеп төртелде
Бирән аждаһадай һәр нәрсәне йотарга әзер торган куркыныч кара төн Кыш димәссең, кар яктысы да шәйләнми хәтта Ерак юлга йөргәндә күп тапкырлар кыр уртасында япа-ялгыз тон үткәргәне булды Мәрьямнең, әмма мондый сихерле манзарага беренче мәртәбә юлыгуы иде
Гәүдәсен кыенлык белән генә әрәтәдән аерып, янә атламакчы итте Кая ул. Аякларына гүя зәнбил ташы такканнар, һич кузгатырмын димә Ә кузгалырга кирәк, аны ойдә котәләр. Бригадир да аркадан сыйпамас, кичкә урап кайтасын дип кенә жибәргән иде
Шулвакыт әлеге сәер тон пәрдәсен ертып, жырга охшаш авазлар чәчелеп киткәндәй булды. Мәрьямнең колаклары үрә торды Бәхетенә, әллә бер-бер юлаучы киләме?
Авазлар ачыграк ишетелә башлады Тик атар, жыр дисәң хәтерен катыр, исерек адәмнәрнен акыру-бакыруларына гартым иде. Уф. тагын саташам ахры, дип сызланды кыз. бу аулак жирдә нинди юлаучы йөрсен?
Өченче сыйныфка күчкән елы иде Ул моны бик яхшы хәтерли Чөнки соңгы кыңгырау бәйрәмендә укытучылары Җәмилә апа аны бәген кеше атдынла мактаган иде бит.
—Мортазина сонгы чиректә бик тырышты, алдынгылар сафына басты, ударница булды,—дип, Мәрьямнең аркасыннан сөеп торды,—җырдан гына тартыласы бар. Монысы инде кыен булмас, җырчы Мәгъфур кызы лабаса ул
Укытучы ярыш күрсәткечләре тактасындагы Мәрьямнен исем-фам ит иясе язылган кәгазьне ташбакадан алып, ат сурәте остенә кадады Гөрләтеп кул чаптылар.
И. сөенгәннәре! Аэропланда «очучы» отличникларда болай сөенмәгәндер, мөгаен.
Ул җыр дигән фәнне дә һичшиксез иярләячәк, кулында аргамак тезгене анын хәзер!
Әлеге изге ниятенә кыз кичекмәстән тотынды да, кичке якта мунчада бик тырыша-тырыша тавышын көйләү белән шөгыльләнде. Әтисе килеп кереп кенә эшне бозды. Анын кайчан шаяртуын, кайчан җитди сөйләшкәнен дә белмәссең. Авызына каратып кына тора. Тик бу юлы Мәрьям әтисенә бик нык үпкәләде. Үпкәләмичә сон?
—Кем кәҗә койрыгын кыса икән дисәм, син икәнсең, кызым,—дип мыскыллады ич.
Мәрьям гарьлегеннән яланга чыгып йөгерде. Жыр-мон хакында элек тә сүз чыккалап тора иде анысы. «Анаң ягына тарттың син, кызым, алар нәселләре белән сангырау, барысының да колакларына аю баскан»,—дип чын күңелдән борчыла иде әтисе. Үзе ул авылда бер җырчы.
Ялан тулы кыз-кыркын, малай-шалай. Чыр-чу киләләр. Тиздән көтү кайтасы, мал-туарларын каршыларга төшкәннәр. Ул да шуларга кушылды. Үпкәсе дә онытылды. Дөньяда җырдан башка да күнелле шөгыльләр җитәрлек ләбаса! Кызыл карагат пешкән ди әнә. Беркөнне әтисе дус кызы Нәгыймә белән аларны Байгыжат атавына илтеп куйды. Әбәт вакытында килеп алырмын, диде.
Карагат Ачы әрәмәсендә дә бар. Бу әрәмә авылга авам дип кенә тора. Тик андагысын пешәр-пешмәс сыдырып бетерәләр.
Кызыл карагатны җыюы бик ансат. Ешлыкка кереп чүгәлисендә, күзәтәсең. Жимеш унган елны алар күзгә тәгәрәп кереп торалар.
—Кара әле, Нәгыймә, кара, ут чыккан кебек бит, куак аслары кып-кызыл,— диде Мәрьям куанычыннан нишләргә белмичә.
—Мыҗ,—дип, Нәгыймәдә хак бәясен чыгарды.
Жимеш ботакларга тәлгәш-тәлгәш булып эленгән иде. Эредер үзләре, берсе- берсе бер уч. чыпчык башы кадәр. Тырыслары бик тиз тулды. Аннан авызларына җыярга тотындылар. Бераз гына әчкелтем, әмма искиткеч татлы иде карагат. Сусыл, кабуга эреп китә. Шартлар чиккә җиттеләр, ә күзләре һаман
комсызлана..
—Житте, кыз, юньлелеккә түгел бу,—дип, иң беренче Нәгыймә туктады.
—Әткәй дә килеп җитәр инде,—диде Мәрьям.
—Әйдә соң, чыга торыйк,—диде Нәгыймә.
Ләкин кайсы якка барырга белмичә аптырап калдылар. Кызып китеп, шактый эчкә кергәннәр икән.
—Адаштык бугай без, Мәрьям,—диде Нәгыймә як-якка карангалап.
—Курыкма, әткәй таба безне,—дип юатты Мәрьям дустын. Әмма үзенен дә тез буыннары калтырана иде.
Бәргәләнү-суккалануларның бер фәтвәсе дә булмады, ниндидер күл тирәсендә әйләнделәр дә тулгандылар. Кычкыра-кычкыра тамаклары карлыгып
бетге.
Бер арада Мәрьямнең колагына яфрак лепердәве кебек кенә нәзек мон кагылып киткәндәй булды. Кыз сагаеп калды. Тик канэчкеч кигәвеннәр безелдәвеннән гайре тавыш ишетелмәде.
Өмет өзелгәндә генә моң янә кабынып алды. Тагын сүнде, тагын кабынды. Ниһаять, аермачык ишетелә башлады.
Шәм шәриф дигән ай шәһәрдә Ахшам бетми капка ябылмас;
Үткән дә генә гомер, калган хәтер Сатып алам дисән дә табылмас.
Кызлар абына-сөртенә җырга каршы йөгерделәр.
—Сез бит. Чибәркәйләр, башкорт ягына ук чыгып киткәнсез, насила таптым.—дип акланды Мәгъфур.
—Алай да жырлый беләсен әле. әткәй,—дип, Мәрьям әтисенә елышты
Юлда ниндидер бәндәләр төркеме пәйда булды Менә кемнәр икән ул гаугалы жыр ияләре! Ләкин кыз шатланмады. Чөнки бик шөбһәле төркем иде бу. Кайсы авыз тутырып акыра, кайсы маймылдай сикергәләп бии. кайсы шырык-шырык көлә. Әйтерсен лә, тилеләр йортыннан качкан адәмнәр. Ә ин алдан чәчен-башын туздырып Сәгыйдә килә
Аны күргәч. Мәрьям коелды да төште, жаны калтыранган бармак очларында гына эленеп калды. Ни дип жавап бирер ул? Картларның юравы рас килә түгелме?
Шокер, жавап тотарга туры килмәде Чөнки бу сагым иде Мәрьям, үзе дә сизмәстән, борынгыдан калган ташландык каберлек хәрабәләрендә хакимлек итүче өрәкләр биләмәсенә килеп кергән иде
Моны кыз үзе дә абайлап алды. Ләкин ни файда, алар аны барыбер тозакларыннан ычкындырырга ашыкмадылар Теге чакта, карагат җыйганда, әтисенен жыры коткару алып килгән булса, боларнын кычкырышу- бакырышулары әсирлек богавы гына кидерде
Ул көнне тәнлән сон коеп яңгыр яуды Ишелеп кенә төште Меннәр тавы артыннан шабыртап-дөбертәп кара болыт килеп чыкты да. күк йөзен каплап та алды Мизгел эчендә печән пакусларын, күбәләр, чүмәләләрне су йотты Жир бу мул суны сеңдерә алмыйча тончыгып калды
Печәнчеләр кибәнне сырып алды. Тик монда ла дулап-дулап яуган яңгырдан ышыкланыр чама юк иде. Берөзлексез күк күкри, яшен яшьни Ахыр заман диярсең.
Ярты сәгатьләп шулай талкыды-талкыды да, болыт Агыйдел аръягына кереп югалды. Яңгыр туктады Ләкин кешелекне калдырмады
—Җәмәгать, Аллаһы Тәгалә гамәлләренә каршы килеп булмый,-диде бригадир Әкрәметдин бабай.-бүгенгәтарадышырбы з, үземнен әтбитслбиннескә алам, кайсыдыр ки. мунча ягып керегез, юеш киемнәрегезне киптерегез, яманыгыз, иртәгә ыштубы кәк нәят
Хатыннар торналар кебек тезелешеп, кайту юлына чыктылар Аяк асты лычтыр-лычтыр килә, атлаулары мен бәла. Яшьрәкләр аяк киемнәреннән арындылар. __
—Жинеләеп киттем, син дә чабатанны сал, Сәгыйдәттәй. - пие Мәрьям күршесенә.—И нтекмә.
СӘГЫЙДӘ эре сөякле көчле чатын Сүзгә килешкәндә, җенләнеп китеп, чалгысын тауга каршы селтәргә дә күп сорамый Әмма йомшак күнелле. бик тиз кайтып гөшә Ярдәмчел Мәрьям аны шу шы миһербанлыгы өчен ихтирам итә дә инде.
- Бу хатын тилебәрән ордыгы ашаган ахры дип көләрләр иде бугай. Iиде Сәгыйдә көлемсерәп -Ике бала әнкәсе бит мин. синең сыман яшь туташ түгел
Әллә ялгыш басты, әллә таеп китте, сүзен дә төгәлләргә өлгермәде, Сәгыйдә
мәтәлеп сазга барып төште.
Хатыннарга бу бик кызык булып тоелды, күрәсен, бот чабып көлешергә, шукланырга тотындылар.
—Авылга ничә чакрым калган, кодача?
—Болай да күренә ләбаса, жиргә ятып карамасан соң...
—Кичә генә Хөббәтеннән хат алган ие бит, шуна тез буыннары калтырый анын, түземлеге төкәнгән... ха-ха-ха.
—Тычканга үлем, мәчегә көлке, әллә ни әйттерерсез,—дип, Сәгыйдә Мәрьям ярдәмендә торып басты.
—Әйттем мин сина, чабатаңны салып кулына тот дидем. Барыбер салырга туры килде,—дип, Мәрьям дә төрттергәндәй итте.
—Утын алып керсәң, мунчаны уртакка ягарбыз,—диде Сәгыйдә. Аннан сукранып алды: «Бу калхузны әйтер идем, яшь балалы хатынны жәһәннәм артына эшкә йөртә бит, бүген Рәжибә нарасыемны имезергә дә алып килә алмады, елый-елый ярсып беткәндер инде, бәбкәччәем».
—Рәҗибә үзе дә терсәк буе гына ич әле,—диде Мәрьям.
—Яклашма, элек, әнә, сигез-тугыз яшьтә кызларны кияүгә ярәшкәннәр
—Сөйлисен тагын, булмаганны.
Рәҗилә дөрестән дә имине бик сагынган иде. Кулга алуга, нәни бармаклары белән, түземсезләнеп, ярсый-ярсый әнисенең изүен тарткаларга кереште.
Ул арада Мәрьям белән Рәжибә мунчага су ташыдылар. Мичен Сәгыйдә тергезеп җибәрде.
Рәжибә курчакларын күтәреп, Мәрьям янына керде. Ул күрше кызын бик ярата, еш кына кунарга да кала.
—Матур апа, менә бу курчагымны әле бүген генә ясадым, тач син инде, иеме?—дип, кыз кәгазь кисәген бөтереп укмаштырган кечкенә төргәк- курчакны Мәрьямгә күрсәтте.—Күзләре синеке шикелле йомры, чәчләре чем кара. Күр, каен күмере бу, сагыз белән ябыштырыл куйдым, ошаганмы'’ Ирене калын, авызы олы. Кызылга буярга каләмем генә булмады.
—Син инде бигрәк, Рәҗибә, авызым олы дигәч тә, алай капчык кадәр үк түгел бит инде...
—Олы булса ни, ул бит матур олы..
—Әйдә, ярар, синеңчә булсын.
—Күлмәге генә иске,—диде кыз йөзенә сагышлы кыяфәт чыгарып,—синен берәр ситсы кисәген юкмы?
—Ә-ә, хәйләкәр төлке, менә нигә мина охшатып ясагансың икән ул курчагыңны. Бер-бер җаен тапмый ярамас инде, матур апаның күлмәге дә матур була ич инде аның.
—Сәдәф тә кирәгие...
—И, кабык ирен, без танау.
Кызлар мунчага да җитәкләшеп киттеләр.
—Кайтуыгызга талкан кыздырып, чәй куеп торырмын, иркенләп керегез,— дип озатып калды аларны Сәгыйдә.
Шуннан сон күп тә үтми, уйламаганда-көтмәгәндә, башка атылган таш кебек, жиргә адашкан яшен угы сызылып төште. Сөн буендагы актирәкләр ышыгында посып торган сәләмә генә болыт кисәге әнә шулай дөньяны дер
селкетте.
—Матур апа, колагым чынлый,—диде Рәжибә,—мин куркам..
Бик якында чәрелдәде, бәла-каза була күрмәсен берүк, дип борчылып куйды
Мәрьям үзе дә. Кызыкайга гына сиздермәде
—Янгырдан куркып торырга, син житкән кыз ич инде.—дип катгән атлы булды. Тик борчуы барыбер басылмады. Ахыры, коенырга чиста су алып керү сылтавы белән, ишек алдына чыкты да. өйгә атылып керде
Сәгыйдә чалынган мал кебек мич авызында гына аунап ята иде Чалкан төшкән. Учакта чатыр-чотыр килеп ут яна. казанда талкан пешә
Хужабикәнен ачык маңгаенда биш тиен зурлыгында кара-көрән тап шәйләнә. Күрәсен. яшен әзедер...
Йөгерешеп күршеләр кереп житге Сәгыйдәнен йөзен генә ачык калдырып. жир.гә күмеп куйдылар. Имеш, җир яшенне суыра. Ләкин файдасы тимәде, суырмады җир яшь хатыннын яшенен.
Картлар моны әйбәткә юрамадылар
Өрәкләр янында аты-юлы белән сүгенергә кирәк дигәнне ишеткәне бар иде Мәрьямнен.
—Әй, каткан крисләр. таегыз моннан!—дип, ул да ачу сүзләрен өрәкләргә сипте.
Чыгынчы атларны, үшән сыерларны, ялагай маэмайларны, кирәк- кирәкмәгән җирдә тибенеп йөрүче кош-кортларны «каткан крис» дип орыша Мәрьям. Билгеле, анын орышуын тегеләр колакларына да элмиләр. Өрәкләр дә ишетмәде, ахры. Чөнки башы һаман иләс-миләс, уйларын, акылын һич бер төенгә төйни алмый. Ана исә түшендә шуышып булса да бу афәтле урыннан чыгу, котылу әмәлен табарга кирәк.
Мәрьям күпер әрәтәсеннән аерылды да. алпан-тилпән бер-ике адым җир атлады. Тик янә туктап калды. Чонки каршысына ниндидер ут йомарламнары тәгәрәшеп килә иде. Коты качты. Алар шундый зур тизлек белән килатәр ки. менә хәзер таптал-изеп. яндырып-койдереп. кара күмергә әйләндереп китәрләр төсле Тышаулы аякларга ышаныч юк. качып котылырмын димә Кара төнлә, өрәкләр биләмәсендә ярдәмгә дә өмет итә алмыйсын Ә җан кадерле.
—Коткарыгыз!
Үзенчә кычкырган сыман тоелса да. бу юлы танышы чыкмады Аны шул ук мизгелдә шокәтсез салкын нур ярып узды, тәнен көзән җыера башлады, гүя берьюлы менәрләгән энә кададылар Шунда ул атеге ут йомарламнарының убыр уты икәнен төшенеп алды.
Күрәселәре бар икән. Ходаем, өрәкләре генә җитмәгән, инде убыр уты
Тәүге тапкыр әбисе авызыннан ишеткән иде ул бу Аллаһ каргаган әрвахларның жаны турында. Бер карангы көзге кичтә йомыш белән урамга чыкканнар иде Аяк астын шатырдатып туңдырган, әмма але кар күренми. Анын урынына, җил котырына. Кое янындагы тупылнын ябалдашларын пыран- заран китерә. Карга оялары ничек түзәдер ’
-Әбекәй. Сон аръягында нинди ут йөри ул?-дип сорады Мәрьям Анын үткен күзләре жем-жем итеп тәгәрәгән ут шарын шәйләп алган иде
-Бисмилланны әйт. балам, бу убыр угы.—диде карчык шомлы тавыш белән,—каһәрле кабер анда. Шул гонаһлынын жаны үзенә урын таба алмыйча изалана, утка әйләнгән әнә Тәүбә-тәүбә. әстәгьфирупа. Ходай күрсәтмәсен
-Жан нәрсә сон ул. әбекәй?—дип төпченде кызчык
Карчык сорауны ишетмәмешкә салынды, оныгын җитәкләп сүзсез генә өйгә ашыкты
Әбисе, убыр уты бәндәләрне саташтыра, адаштыра, алмаштыра, дип
куркытса да кызчык ни өчендер шөбһәләнмәде. Киресенчә, аның убыр утын якыннанрак күрәсе, кулга ияләштерәсе, хәтта куыша-куыша уйныйсы килеп китте. Нинди икән ул утка әверелгән серле жан?
Мәрьям базаларны үзенә алып чыкты. Чөнки башка сыеныр кешеләре юк. Әтиләре Хөббәтнең анасы исән исәнлеккә, ләкин бу ярымсукыр карчыкның үз хәле хәл, кая анда оныклар карау? Бәлки, ныклабрак чарасына керешсәң, бер-бер әмәлен табырга да булыр иде. Ә Мәрьям теләми. Ярата ул бу балаларны. Гел бергә укмашып яшәделәр бит. Балалар да Мәрьямне үз итә. Рәжибә анын ерак юлдан кайтуын түземсезлек белән көтә иде. Тыны-көне бетеп каршысына йөгереп чыга, кочаклап ала. Аннан сон:
—Матур апа, куян күчтәнәче алып кайтгынмы?—дип сорый.
Мәрьям үзе шушы гадәткә күндерде бәләкәчне. Бөрмәкәендә һәрвакыт бер кыерчык ипи булыр иде Шул туңган ипи кисәген әлләнигә күрә иде Рәжибә. кәнфит-прәннекләрен бер якта торсын.
—Тешләрен каната-каната кимерә,—дип көлә иде Сәгыйдә.
Рәҗиләсе дә матур апасынын үчтеки-үчтеки итүен көтеп кенә тора. Кулга алуга, күгәрчен кебек гөрелди башлый.
Әнисез калу бу сабый өчен беренче чиратта имисез калу иде. Ул аны бик авыр кичерә. Жылый, көйсезләнә, начар йоклый. Мәрьям аны Тәслимә исемле хатынга алып барды. Тик сөте үз баласына да җитми икән, бер тапкыр гына имезде.
Рәҗилә һаман ими даулый. Мәрьямнең изүенә һич тынгы бирми, бәгыр. йомшак кулларын эчкә үк шудыра. Имезлеккә генә риза түгел. Берсендә бик өзгәләнеп кымтырыклый башлагач түзмәде Мәрьям, имиен балага каптырды. Әллә нинди сәер халәт иде бу. Әүвәл кытыгы килде, аннан тәне буйлап ләззәтле дулкыннар йөгерешеп узды, ниндидер чит теләк кабынды Рәҗилә ими башын тешләп алгач кына ярсуы басылды. Балага исә сөт кирәк. Ә ул юк. Үзе барыбер имине авызыннан ычкындырмый.
Акрынлап икесе дә яраклашты әлеге хәлгә. Ә бердән-бер көнне күкрәгенә сөт төште. Шатлыгыннан башы күккә тиярдәй булды Мәрьямнең. Рәҗилә хәзер «әннә» дип очынып тора, дөньясы түгәрәкләнде.
Сәүит Галимә килеп кергәндә дә шул шөгыльдә иде, оялуыннан йөзе чөгендер сыман кызарып чыкты. Кызын бишеккә салмакчы булып кабалана-кабалана торып та баскан иде. Кая ул, Рәҗилә имиенә сагыздай береккән, рәисен бармы да юкмы ана.
—Имезәсең ызначитсы,—дип сузды Галимә, исе китмичә генә—ә зерә
—Нәрсә, әллә ярамыймы?—диде Мәрьям хафаланып,—бик юксынды бит Аллага шөкер, менә... сөт тә төште. .
—Иптәш Мортазина,—дип бүлде аны рәис,—бала урлау зур җинаятькә санала, сәүит хөкүмәте мондый башбаштаклыкка юл куя алмый.
—Галимә апа...
—Галимә апа түгел, иптәш Сафина!—дип төзәтте рәис йорт хуҗасын.
Анын авылда «иптәш» дигән кушаматы чыккан. Анасына да «Хәлимә иптәш», дип мөрәҗәгать итә, имеш. Шундый инде ул, бик рәсми зат. Кеше тентергә бик маһир. Эштән кайтучыларны басу капкасы янында иләк аша уздыргандай уздыра. Ике хатынны төрмәгә утыртты инде
—Иптәш Сафина апа . минем бала урлаганым юк, аларны урамда калдырып булмый ич инде. Хөббәт абзыйнын да рөхсәте бар, хатын да күрсәтә алам..
—Башын яшь әле мине өйрәтергә иптәш Мортазина. ул шәхси хат кына, юридик дүкәмит түгел.
—Алайса нишләргә сон. юлын өйрәт ип ип гәш Сафина апа. мин ул балаларны карарга ризамын.
—һы. ризамын. имеш. Хөббәт иптәшне курортта дип беләсеңме аътә‘> Фронтга ул. Сугышта! Ә сугышта атышалар ызначитсы. Әгәр һатак булса, ызначит тәк. Ул вакытта нишләрсен?
—Белмим
—Ә мин беләм, Мәрьям иптәш.—дип күзләрен чекрәитте рәис.—балаларны детдомга бирергә кирәк. Хөкүмәт карамагына. Алар анда менә дигән бәлшивистик тәрбия алачак. Син бирә алмыйсын андый тәрбияне Птаму шту белемен сай, ызначит тәк.
Мәрьямнен күзләренә яшь бәреп чыкты
—Син әле яшь кыз. иптәш Мортазина.—дип дәвам итте рәис бераз ката төшеп,—үз гаиләнне дә корасын бар. Ул вакытта бу балазар нишләр? Кыскасы метрикәләрен сәүиткә китер.
Галимә артыннан ук диярлек очынып-жилләнеп Рәжибә кайтып керде —Мине бөтенесе кимсетә,—диде иреннәрен мелт-мелт китереп,—Халисә минем белән уйнамый.
—Халисә бөтен кеше түгел бит әле ул,—дип каземсерәде Мәрьям —Ятим итәләр
Мәрьям кызчыкны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпап торды да: —Әллә нәрсәләр уйлап тапма инде. Рәжибә.—диде —Әнә бит. үзен дә кызым димисен, Рәжибә дә Рәжибә —Кызым инде, кызым
—Ә мин сина әнкәй дип дәшермен. яме? Шуннан сон Халисә дә минем белән уйнарга кимсенмәс.
Кызчыкнын иртәнге чык шикелле ихлас сүзләрен ишетү бик рәхәт иде Мәрьямгә. Әнкәй Нинди кадерле сүз! Балдай татлы сүз. Ишетеп туймастай сүз. Тик анын дәрәжәсен дә төшерергә ярамый
—Синен әнкәен Сәгыйдәзтәй. кызым.—диде Мәрьям тыныч кына ана кеше бер генә була ул.
—Ә мин сина укытучы Жәүһәрии апанын Ләйләсе сыман әни диярмен Матур апа әни! Сина бик килешә, матур апа да, әни дә.
Их, балакаем, сәүит Галимәнең нинди ният белән йөргәнен белмисен шул әле син, дип сызланды Мәрьям Үтмәс пычак белән бәгъремне тураклап чыгып китте бит. хәерсез. Аның белән сүз көрәштерә алмыйсын, ул урындагы кеше. Ярар димичә ни дисен, ярарнын чабатасы тузмый диләр ич Ләкин Мәрьям дә сүзендә торачак, балаларны барыбер ташламаячак Яннарына барып йөрер. Шөкер. Такталачык ерак түгел, жәяүләп тә көнендә урап кайтып була Ял көннәрендә авылга алып кайтыр. Барысы да җайланыр, Аллаһы боерса
Мәрьям эчке бер дулкынлану һәм борчылу белән сәүиткә чакыруларын көзге. Ә анын гүя барлыгын да оныттылар, рәис күзгә-күз очрашканда да кырын карап кына уза. Ул. азбәттә. район балалар йорзы ябылуыннан, дүрт- биш районга бер генә шундый сыену урыны калдыруларыннан хәбәрдар гүгел иде. Галимә ана бу хакта әйтүне кирәк тә тапмады
Мәрьям дә кул кушырып утырмады анысы, хәлне бәйнә-бәйнә аңлатып, Хоббәгкә хат юллады, балаларны ташламаячагын янә бер тапкыр гәкърарл.иы Ярдәм сорарга да исәпләгән иде дә. кыймады, фронттагы кешедән нинди ярдәм өмет итмәк кирәк, дип уйлады.
Ә ярдәм килде. Бөтенләй көтелмәгән яктан килде. Бер көнне аны иртән иртүк авыл советына дәшеп алдылар. Тәки сүзен сүз итә, кәтүк, каныкса каныга инде мәгәр, дип юл буе эченнән генә Галимәне орышып барды Мәрьям. Галимә исә, гомер булмаганны, ачык йөз белән каршылады.
—Әйдүк, уз, иптәш Мортазина! Уз,—дип бер алдына, биш артына төште.
Мәрьям шунда гына район түрәсен абайлап алды. Еш күренгәли ул авылда. Йомгактай тыгыз гәүдәле юантык кына кеше.
— Бик миһербанлы кыз икәнсең, сеңлем,—диде ул әтиләргә хас ихтирамлылык белән,—ятим балаларны тәрбиягә алганын икән. Маладис.
—Ин алдынгы комсомолкабыз,—дип, Галимә мактау сүзе кыстырырга ашыкты. Хапбуки, Мәрьям комсомол әгъзасы түгел иде. Шулай да бәхәсләшеп тормалы, бу матур сүзләрнен тәмен җибәрәсе итмәде.
—Дәүләтебезнең ин мөхтәрәм җитәкчеләреннән берсе Михаил Иванович Калининның күрсәтмәсе буенча, фронтовик Хөббәт Хәйруллиннын ике кыз баласын тәрбияләвең өчен сиңа, иптәш Мортазина, бәлшевикларча рәхмәт җиткерәм һәм бүләк тапшырам,—диде түрә тантаналы рәвештә.
Ул Мәрьямгә бер пар резин галош, балаларга күлмәклек тукыма тоттырды. Кыз каушап төште.
—Болар барысы да мина безгә. . мени?—дип сорады тотлыга-тотлыга.
—Сезгә, Мортазина, сезгә,—диде түрә,—манный ярмасына, шикәргә карточка да бирәбез әле, аларын раймагган үзен төшеп алырсын.
—Эштән җибәрмәсләр шул
—Борчылма, җибәрербез,—диде рәис.
Мәрьям әле һаман бу ишелеп төшкән бәхетенә ышанып бетми иде. Шуна күрә:
—Рәҗиләне дә, Рәҗибәне дә тартып алмыйсызмы инде?—дип кат-кат белеште.
—Кайгырма, аталары кайтканчы балалар синдә кала,—дип кабатлады түрә.
Соныннан барысы да ачыкланды. Хөббәт солдат СССР Югары Советы Президиумы рәисе Калининга хат белән мөрәҗәгать иткән булган икән. Фәрештәнең, амин, дигән вакытына туры килгән күрәсен. Михаил Иванович йөзләгән мөрәҗәгать арасыннан нәкъ менә Хөббәтнекенә игътибар иткән.
Хәзер Мәрьям чын яшь аналар кебек балалы хатыннар рәтендә йөри. Эше дә авыл эчендә. Ашлык җилгәрүдә. Көтү куып, йорт кирәк-яракларын барлаганнан сон, Рәҗиләне бәләкәй арбага сала да, ындыр табагына юнәлә. Рәҗибәсен уятмый, ашарына-эчәренә генә хәзерләп куя. Хәер, Рәҗибәгә дә эш җитәрлек. Идән юу, өй җыештыру, су ташу, чүп утау кебек эшләр анын вазифасына керә.
Мәрьямне кулдашлары кыз-хатын дип ирештерә, егет кәмәшләрен өркетеп бетерәсең бит инде, диләр.
—Өркетергә егетләре юк бит әле,—дип көлә Мәрьям.
—Ярар, кешене юкка тинтерәтмәгез, ярата ул бу балаларны,—диде чираттагы бала имезү вакытында Гөлсинә исемле хатын,—күрмисезмени, баласы имиенә сөлектәй ябышкан.
—Анысы хак инде, тапкан да ана, баккан да ана.
—Кенә Елгадагы ар хатыны Нәстүк хәленә калса нишләрбез, исәркәем,— дип күз кысты Мәймүнә шаян.
—Ә ул нинди хәлгә калган соң?
—Яратуына тәкать тапмыйча баласын килегә салып төйгән ди бит ул, исәркәем.
—Жә-ЖӘ
—Такмаклый-такмаклыи төя ди ишу житмәсә:
Сөйдем, сөйдем, сөйдем маниш. Килегә салып төйдем маниш. Аяклары тыпыр маниш.
Күзләре калдиш-колдиш
Менә чын убыр ничек була икән? Теге вакытта, әбисе бик шомлы итеп сөйләгәндә, Сөн аръягында очып йөрүче ут шарыннан бөртек тә курыкмады Ул ана ниндидер мавыктыргыч, серле, кызык уен кебек булып кына тоелган иде
Бервакыт дусты Нәгыймә:
—Ишеггенме, кызый, Гыйндулла корткасының морҗасыннан убыр уты чыкканны күргәннәр,—дип күнелен ярсытты
Кайчандыр ихтирамлы, абруйлы остабикәнең күпләр хәзер исемен дә белми. Гыйндулла корткасы дип кенә йөртәләр. Гыйндулла авылның ин мәртәбәле хәзрәте булган. Инкыйлабтан сон Архангел якларына сөргәннәр Шунда агач астында калган мескен. Ә остабикәне йорт-җиреннән, мал-туарыннан мәхрүм итеп, авыл читендәге бер мунчага чыгарганнар Балаларын да сөргәннәр
Кортка кеше белән аралашмый, ярдәм сорамый, йомышсыз урамга чыкмый, йөзен күрсәтми Жәен-кышын шәлгә уралган булыр.
—Әйдә, андыйбыз,— диде Мәрьям күзләрен очландырып
—Ә-ә, убыр урлап алып китәр иде бугай
Мәрьям бер кушуч кабак төше бәрабәренә дустын барыбер ризаташтырды Күккә эңгер-менгер пәрдәсе эленүгә, кача-поса шунда килделәр Тавык кетәге кадәрле генә бу шомлы йорт гүя төн катында эреп югалган иде Сатам селкенгән тавыш та ишетелми Ниндидер хәвефле тынлык. Йөрәкләре кабыргаларын сытып чыгардай булып тибә. Менә хәзер убыр очып килер дә эләктереп атып китәр сыман.
Шул вакыт якында гына мәче мияулаган тавыш ишетелде. Кызыкайларнын икесе берьюлы үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде •Үтерәләр'*
Ә бу кыр уртасында кычкырып та булмый
Хөббәтнең тәкъдиме аяз көннен яшене кебек тәэсир итте Мәрьямгә, күнелс таралып китте Бу хакта анын уйлап караганы да булмады Кешеләр дә андый сүз ишеттермәде. Югыйсә, амбар хатыннарының теле тозлан әче. шаярткан атлы булып, астыртын гына торттерәләр дә. ишарәлиләр дә Ә б\ гурыда ник берсе юри булса да сүз кузгагсын0 Димәк, ихтимал дип тә санамыйлар Төптәнрәк уйлап караганда, Хөббәтнең тәкъдиме гадәтн дә, табигый да. вакытлы да Мәрьям хатны ятлап бетерде инде, җиде тон уртасында йокысыннан уятып сорасалар да сөйләп бирә алыр иде. мөгаен. Менә ул
«Хат башы, яз каршы Минем өчен кадерле вә гыйззәтле булган сеңлем Мәрьямбикә, сезләргә һавадагы йолдызлар, судагы балыклар санынча күтттин күп. чуктин-чук сәламнәремне җиткерүче ошбу хатның иясен боец Хайруллин Хөббәт дип бслерсен
Салам шулай ук яраткан кы парым Рәҗнбә белән Рәҗиләгә Һәм дә инәкәем Шәмсебәдәр корткага, күрше-күләннәргә, шулай ук минем хәлемне белешкән
ш
барча авылдашларыма. Салам соңыннан түбәндәгеләрне белдерәм: шөкер, үзем исән-сау, командирларым разый, әмма дә ләкин сугыш хәлләрен хатка язарга ярамый. Шуна күрә озынга сузмыйча гына тәкъдимемне җиткерергә ашыгам.
Минем өчен кадерле вә гыйззәтле булган сенлем Мәрьямбикә! Балаларымны каравына ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу минем ин зур куанычым. Мин сугыштан кайткач та аларны бергәләп кеше итсәк иде, дим. Чык мина кияүгә. Сина мәгълүм, мин төпле кеше. Мина ышанырга була. Үзебезнен дә балаларыбыз булыр. Каз оясы кебек ишле балалар үстерербез. Сәгыйдәне инде кире кайтарып булмый, догада булыйк.
Кайсыдыр ки, әгәр риза булсан, Башкорт ягындагы Татыш авылына барып, Гыйльметдин бабайдан никах укыт. Изге гамәлне озакка сузарга ярамый. Без танышлар. Аннан һәр елны бәрән печәне сатып ала торган идем, бәрәннәр бик яратып ашыйлар иде печәнен. Мин кайткач, районга төшеп загска керербез. Сине рәнҗеткәнгә күрә ул сабакы сәүит Галимәне җенем сөйми. Аңарда язылмыйбыз.
Каз канаты кат-кат булыр, алып язар хат булыр. Хәзергә сүзем бетте Түземсезлек белән җавап көтеп калам.»
Кеше хәлен кеше белми, уклау төште башыма, диярсен. Кинәш-табыш итүчесе дә юк бит анын. Әти-әнисе вафат. Якын туганнары юк. Чит кешегә чыгарасы килми. Барысы да үз башына калды. Ятса шул уй, торса шул уй. Балалар аны болай да әни дип саный. Бәлкем, тәвәккәлләргәдер? Үзе язганча, Хөббәт абзый төпле адәм, булдыклы, хужалыкчыл. Жор. уенчак. Дөнья көтәргә, яшәргә менә дигән.
Мәрьям үз-үзенә елмаеп куйды. «Юк килмәгән җирләре», дип җыр сузасы гына кала икән ич Бер кешегә күбрәк түгелме бу күркәмлекләр? Хәер, яхшыга юрасан, яхшы була кеше, начарга юрасан, начар була кеше, дия торган иде атасы. Кимчелексез кеше булмас. Әнә, дүрт аяклы сыер да абына. Чамасына туры килсә, шул җиткән.
Алар ничектер электән үк бер-берсен күз уңында тотып яшәделәр. Мәрьямне, эрерәк сөякле булгангамы, җиденчене бетергәч, атлы эшкә билгеләделәр. Хөббәткә дә ат җене кагылган. Арба-чаналары шуна күрә еш кына бер эздән йөри иде.
Бервакыт юл эшенә җибәрделәр. Ел саен урып-җыюга керешер алдыннан заготзерно юлына «иләк белән су ташу» башлана. «Иләк белән су ташу» дигәне Хөббәт сүзе. Чынлыкта, юлга ком-таш җәяләр. Ләкин Хөббәт тә хаклы. Ник дигәндә, ул юлга ташыган ком-ташны бер урынга өйсән, Каф тавыннан ким булмас иде, шәт. Сазлы җир ул. Убыр урынына йотып кына бара. «Бер җиңнән ике кул чыгарып эшләсән дә туйдыра алмассын ул бирәнне».—дип көлә Хөббәт. Ләкин башка чарасы да юк, тирә-якта күлләр җәйрәп ята.
Мәрьямнен аты көчлегә көчле үзе, күпме төясән дә тарта. Тик чорсыз. Кичә, әнә, пырдымсызланып чигенгән иде, бер як арт тәгәрмәч түмгәккә эләгеп, арба йөз түбән ауды да китте. Хәтта кендеге дә чыгып очты.
—Бабан утырмага килсен, әбиенә сәлам әйт, кая китеп барыш болай, балдыз?—дип җорланды Хөббәт.
Сүз бозаулатканчы атны тотар иден, җизнәкәй, күрмисеңмени, ни-нәмә майтарды, ул женле торып чабарга да күп сорамас.-диде Мәрьям җинелчә шаяру белән,—сез ир-атка авыз ерырга гына булсын.
Хөббәт ике атлап, бер сикерүдә җилкенчәк бахбайнын каршысына төште дә, йөгәненнән эләктереп алды. Ул арада башкалар да килеп җитте. Тиз-тиз генә арбаны бастырып, кендекләп тә куйдылар.
—Балдызым, калдырмам ялгызын, дип кайчаннан бирле тукып киләм мин
сина,—дип. жорлануында булды Хөббәт.
—Балдыз сөю язык ди бит. җизнәкәй
—Язык казык башында, балдызым-ялгызым
Кайчан, ничек шулай килеп чыккандыр, атар шаяртып бер-берсенә «балдыз җизнәкәй» дип мөрәҗәгать итешәләр. Югыйсә. Хөббәтнен хатате Сәгыйдә аръяк кызы. Башкорттан. Мәрьям белән ике арала бернинди туганлык җепләре дә сузылмаган. Үпкәләми. Сәгыйдә үзе дә кин күнелле шаян зат. «Уеннан уймак чыгармагыз».—дип бармак кына яный
Менә хәзер, чыннан да. уеннан уймак чыгарга тора
Гыйльметдин мулла атлар карый икән Мәрьям аны шунда барып тапты Юка гәүдәле кечерәк кенә карт Ду китереп абзар чистартып йөри иле Житез күренә Күзләре дә очлы. ахры, йомышчы кызны шундук абайлап алды Агач көрәген кулыннан төшерми генә сәлам кайтарды.
—Әссаламегаләйкүм. кылым. Ходай гамалләренне ун кылыр, шәт Ватәкин атка исәп тотма, әнәтрәк. Персидәтел үде дә җәяү жори. бүген районга ла тәпи-тәпи төшеп китте. Атларны җигү бетте, әнәтрәк. ядгы чәчүгә хәтле ял бирергә карар кылдык. Бигайбә.
—Бабай, мин Күзәкәй авылыннан. Хөббәт абзыйнын әманәте артыннан йөрүем
—Ә-ә. шулаймыни, мин теге, якалы сырма кигәчтен. яна килгән укытучы мөгаллимә икән бу диеп уйлаган ием. Татарстаннан икәнсен апе. бик хуш Хөббәт балакайны әйтәм. гүәрдиндәй тада жегет ие. Бер чүмәлә печәнне бер кадауда элеп алыр ие. Хат-хәбәре килә алайса, исән-сау әйләнеп кайтырга ядсын,— дип сүзләрен сәйләндәй тезде карт —Әманәт дигәнен дә әйт инде, тынлап караек.
Мәрьям хәлне аңлатып бирде
Карт ияген көрәк сабына терәп, катып калды. Мәрткә киткәндәй озак кына шушы халәтендә басыл торды Керфексез кысык күзләре дә. тун төймәсе кадәрс генә тумпак борыны да, юка иреннәре лә. хәтта авызын әйләндереп алган кыска сакал-мыегы да уйга калган кебек иле
— Бик сәер йомыш белән жөрисен икән, кылым, әнәтрәк — пие карт, ниһаять, телгә килеп.—мондай никах хакында беренче ишетүем Минем генә баш җитмәстер, мөгаен, кинәш-табыш итешмәенчә булмас.
Юл уңаенда ул Хәбибжан атлы ап-ак сакаллы бабайны иярле Парлап өйлә намазына баегылар. Аннан сон икәүләп бу гадәти булмаган әманәт хакында гәпләштеләр. Мәрьям ишек алдында көтеп торды
Татышка анын беренче килүе. Җыйнак кына төзек авыл икән Салам түбәле өйләрне бармак белән генә санарлык. Хагле яшиләр, күрәсен Хәер, урман суга бай як бит бу Агыйдел буе авылларында бодай да болын-әрәмәлекләр мулдан. Ә Татышта анын иге-чиге юк, ди Печән күп Алыш-биреш шуна корылган Язын печән алтын бәһасе тора Өстәвенә балык, җиләк-җимеш бихисап
Мәрьям йомыш-гамәле турында уйламаска тырыша иде Хәер, уйны йөгәнләп була ди мени? Ул рөхсәт сорап тормый, бар булганыңны биләп ала Борчылырлык та шул Кияүсез кияүгә чыга лабаса'
Тик әле бу Алла кулында Дөресрәге, мулла кулында. Ә ул бик егылып төшмәле, икеләнебрәк калды. Бер караганда, шиккә урын да юк сыман. Мәрьям риза. Хоббәт риза дигәндәй.
Ниһаять, тәрәзә кагып, Мәрьямне өйгә чакырдылар.
—Әнәтрәк, кыдым, бед Хәбибжан агай белән шундай фекергә килдек кайсыдырки, Коръән-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә бу очрак турында телгә алынмаи Рөхсәт тә. тыю да юк. Шулай булгачтын, әлеге гамәлне үтәргә ярай булып чыга, ягъни дә сөннәт бодылмай,—дип шәрехләп китте Гыйльметдин мулла,—әмма дә ләкин никахта ике якнын да катнашуы тиеш. Дәхи дә шаһитлар...
—Укымыйсыз мыни инде алайса?—дип сорады кыз.
—Сабыр, кыдым, сабыр, сүләп бетергәнне көт,—диде мулла чыраен сытып,— бүлдермәйчә генә тынла. Әнәтрәк, бед шулай килештек: кияү жегетен бәдәлче алыштырыр. Хәбибжан агай бәдәлче булырга рида, әнәтрәк. Бер-бер адәм өчен хаж кылу бар бит, шунын күек инде, әнәтрәк..
Картлар керфексез күзләрен челт-челт йомгалап, кызга текәп бактылар. Өйдә тынлык урнашты. Тып-тып итеп тәрәзә төбеннән тамчы тама, казан астында чытыр-чытыр учак яна. Ләкин картларның аларда гаме юк, Мәрьямнең сүзен көтәләр. Чөнки тәгаен генә ни-нәрсә кылырга икәнен үзләре дә белми иде.
—Жу-ук, мулла бабай, җу-ук,—дип сузды Мәрьям еларга җитешеп,—үзем өчен дә, Хөббәт абзый өчен дә җавапны үзем тотам арага чит кеше кертергә теге... никах бит бу!
Картлар бер-берсенә карашып, җилкәләрен сикертеп куйдылар, бигайбә, янәсе. Шунын белән бергә, үтенечне кире кагасылары да килми иде, ахрысы
—Анабыд Хәүванын, Иблис коткысына бирелеп, богьдай агачынын җимешен әдеп алуыннан башлана бәндәнең гөнаһлары,—дип, ерактан рак суктырып сөйләп китте Гыйльметдин карт, әйтерсен лә, бу «гөнаһлы» гамәлне Мәрьям уйлап тапкан иде,—алай да Аллаһынын рәхмәте киң, Атабыд Адәм галәйһиссәлам бик ялынып-ялбарып сорагач, Аллаһы Тәгалә Анабыд Хәүваны ярлыкады Иншаллаһ, сед колларын да мәрхәмәтеннән ташламас. Догада булыгыд. Шуна да күрә, әнәтрәк, сынар килеш булса да, нихакка тәвәккәлләргә ният иттек Кардәшебед Хөббәт мелла хакына ният иттек. Ник дигәндә, Һитлер мәлгунь җирдәге Иблис инде ул. Иблискә каршы орышта катнашучы Хөббәт кардәшебеднен әманәтен башкару Ходай каршында үде бер саваптыр...
—Бу яхшылыкларыгызны ничек тә бәхилләтербез, мулла бабай,—диде Мәрьям,—Ходай үзегезгә дә шатлык-куанычлар насыйп итсен.
—Сүлемне бүлдермә, әйткәнне тынлап бетер әүвәл,—диде мулла төксе генә,— шартыбыд да бар әле беднең, әнәтрәк.
—Нинди шарт?—дип, янә пошаманга төште кыз.
—Ирен кайткачтын бу никахны яңарту фарыд. Аллаһы кушып, исән-имин торсак, ин беренче монда килерсегед. Бед бакыйга күчкән сүрәттә генә башка муллага мөрәҗәгать итәрсегед, әнәтрәк. Инде дә килеп, Хөббәт кардәшебед белән, сугыш хәлен белеп булмай, ул-бу килеп чыга-нитә калса, син барыбер никахлы җәмәгать саналасын, ягъни дә, ир хатыны исәпләнәсең. Уйла, бу иманга тин бик олы бурыч.
Карт чепи күзләре белән Мәрьямгә текәлде. Ә ул озак көттермәде:
—Мин риза,—диде.
Төн пәрдәсенең бер чите аз гына ачылып китте. Шул тонык ачыклык арасыннан беленер-беленмәс кенә яктылык сирпелеп алды. Мәрьям дә жинеләйде. гүя баядан бирле аны тышауда тоткан богауны кемдер өзеп ыргытты.
Ул шатлана-шатлана элеккечә җитезлек белән алга элдертте. Ниһаять, сихерле
күпер дә артта калды. Бераздан куе агачлык башланды. Монда карангы икән. Ләкин әле генә тәмуг базыннан хәвеф-хәтәрсез котылган кеше өчен бу караңгылык мич арасына кереп чыгу кебек кенә иде Кыз ана игътибар да итмәде. Каршында янып торган ике ут ноктасы пәида булгач та төсе үзгәрмәде, битараф кына: «Әстәгьфирулла. әлтә тагын убыр уты инде*.—дип уйлап кунды Курку сонрак килде. Тик бу вакытта әлеге котсыз пар ут кисәве ыргылып, анын өстенә оча иде инде. Ул читкә тайпылды Убыр да өлгер Һөжүм арты һөж.үм. Әгәр абынып-сөртенеп китәсең икән, беттен, тора атмаячаксын. Шуна күрә бөтергеч урынына бөтерелә Мәрьям Үз-үзенә көч биреп, сөйләнә-сойләнә бөтерелә:
—Ега алмассын, нибуч, минем ике кызым бар. атарны ятим итәргә хакым юк Аклыйсынмы, каткан крис. хакым юк! Рәҗиләм әле имчәк батасы гына Рәжибәмне дә аякка бастырасы бар. Аллаһу боерса. Хөббәтем дә сугышлардан исән-сау әйләнеп кайтыр. Чөкердәшеп гомер итәссләр атда ате безнен Хөббәт, балаларыбы ^ ишле каз оясыдай күп булыр, ди. Бирсен Ходай. Тәүгесенә Рәхилә дип кушарбыз. Исеме түтәләренекенә охшаш булсын. Мин ир хатыны, анлыйсынмы шуны, каткан крис!
Мәрьям, сөйләнгән арала, ничектер жаен китереп, ике кулы белән убырмын икс казнасыннан эләктереп алды. Убыр моны көтмәгән иде. ахры, үзенә бер дуамаллык белән бәргәләнә, типкатәнә. суккатана башлады Бер арада хәтта ычкынып та китә язды. Сырма жине эчендәге терсәге белән тегенен авызын томаларга олгермәсә, тарткалаш, һичшиксез, кызнын фаҗигасенә әйләнәчәк иде Өлгерде Мәрьям. Аллага шөкер, өлгерде' Нарасыйларының бәхете жинде Бар күәтен, бар булган ихтыяр көчен, бар усаллык вә үҗәтлеген бер йодрыкка гуплап, үлем ачысы белән имән ботагын аергандай, убырнын казнасын аерды.
Жинел сулап куйды Чөнки чытырдан сынган сөяк тавышын кул бармакларына кадәр ишетеп торды
—Үзен гаепле, каткан крис. үзен юлыма каршы тоштен.— диде ул сыер картасы шикелле җыерылып төшкән убырны кызгангандай.
Бу минутта Мәрьям убырнын сынсыз сагы ми сихер икәнлеге турыңда уйлап та карамады. Ул кайгымы сон. аны авылда Рәҗиләсе көтә. Рәжибәсс көтә ләбаса! Бәлкем. Хөббәтеннән дә хат килгәндер? Никахлы ире бит хәзер Хөббәт Әлеге хәбәрне ишеткәч, и. сөенер инде
Мәрьям, яралы кулларындагы канны кар белән юып төшерде дә. юлын дәвам итте. Өереннән куылган карт бүренен үләксәсе читтә аунап калды Офыкка ал төс кунды, убыр вакыты чыкты
2007 ел. апрель