Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫЛСЫМ


Ә шулай да Мидхәтнең Ленизадан яшерен сере бар иде командировкага барганда ул Казанга сугылып чыгу жаен тапты Барыбер кайда да булса бер очкычтан икенчесенә күчеп утырырга кирәк: әйтик. Самара аша да барып була, яисә Казанда тукталыш ясар1а туры килә. Самарада ана ни калган?! Ә Казанда... укыган институтына, кафедрага кереп чыгар
Әмма асылда аны кафедра әһелләре түгел, башка кешеләр тарта иде Әлифәләрнең ишеге ачылуга, борынга татлы хуш ис бәрелде. Бәлеш исе, бөтнек, җиләк исе иде бу. Мидхәтне туган йортка кайткач кына була торган бер иркенәю, рәхәтлек хисе биләп алды
Аны күргәч, куанычыннан нишләргә белмәгән Әлифәнен йөзен күрде, сүзләрен ишетте, аңлап җиткермәде Теле мондый очракта әйтелә торган сүзләрне әйтте, сәлам бирде, куллары апакайның пиеннән кочып, аркасыннан каккалады, күкрәге анын кочагында иркәләнде. Ә күзләре апаның баш өстеннән бүлмә эченә, алсу халатлы кызга төбәлгән иде Ул, Әлифә яныннан эчкәрәк атлап, Әнисәнең нәфис кулларын учына алды.
—Ә син үсеп куйгансың,—диде.
—Юк, үсмәдем,—дңде кыенсынгандай карашын читкәатып Әнисә .—Ундүрт яшьтә йөз алтмыш биш сантиметр идем, хәзер дә шулай
—Үсте, үсте, тәмам җитеште,—дип такылдады һәм гадәтенчә кеткелдәп көлеп куйды Әлифә — Үлән чәе эчереп үстерәм бит мин аны.
—Җиләк кайнатмасы беләндер әле
—Анысы да җитәрлек. Быел да авылга кайттык, күп итеп җыйдык Сине юксындык!
-Яшен астында калмадыгызмы сон?
— Юк инде, акылга утырдым хәзер. Үземнән бер адым да калдырмыйм Бергә барабыз, бергә кайтабыз.
-Туктаусыз «син кайда, син кайда* дип кычкыра ул.-диде Әнисә үртәгән сыман итеп.
—Без сине монда гел искә алабыз, сагынып беттек инде -дип такылдавында булды апа Киттең дә югалдың. Адресыңны да белмибез Өйләнгәнсен, кызыгыз туган икән Сон ишеттек, сез киткәч кенә Югыйсә, котлаган булыр идек. Үсеп беткәндер инде Тукталс. нишләп торабыз без монда’ Сал өсләреңне! Әнисә, чәй куеп җибәр'
Табын нәкъ туган өйдәгечә иде Бөтнекле чәй бик тә тансык, алма бөлеше
Ахыры Нашы N санда
п
ашап туйгысыз, ә инде җир жиләге кайнатмасын әйтеп тә торасы юк.
Мидхәт Әлифәнең сорауларына уйлап-нитеп тормыйча жавап бирә, командировкага баруы, монда юлны бераз гына авыштырып кына керүе турында сөйли, дикъкате исә Әнисәдә, анын чыннан да житлегеп-житдиләнеп киткән йөзендә, иягендәге уем эченә куелган сихри тамгада иде. Кыз мәктәпне тәмамлап, медицина училищесына укырга кергән икән.
—Курыкмыйсыңмы?—дип сорады Мидхәт.
—Нидән курыксын ул?—диде Әлифә.
—Бәндә хатадан хали түгел, диләр. Ялгышмыйча булмый. Ә медицинада хаталану—фажига дигән сүз...
—Безнеке сирәк ялгышыр, иншалла,—диде Әлифә.—Дәвалау эшенә кулы бик ята. Жәен дачада балалар бакчасында санитарка булып эшләде менә. Тәжрибә туплый.
Табынны җыеп алгач, Әлифә:
—Янында кызыннын карточкасы бармы? Күрсәт әле!—диде.
Мидхәт Рамиләнең фотосурәтен һәрвакыт пинжәгенен түш кесәсендә йөртә.
— Күз карашы олыларныкы кебек икән,—диде Әлифә, ул биргән катыргыны жентекләп карагач.—Моңлы балага охшаган. Артык уйчан. Карточкага төшергәндә фотоаппаратыннан чыпчык очырмадыңмыни? Менә очып чыга, менә оча, дисән, елмайган булыр иде...
—Әйдәгез әле, сезнен фотоларны карыйк!—диде Мидхәт—Альбомнарыгыз бардыр бит?
Әнисә узган жәйне балалар бакчасында эшләгән чагында төшерелгән фоторәсемнәрне күрсәтте. Берсендә ул мандолина тотып утырган иде.
—Син музыкант тамыни әле?—дип гажәпләнеп сорады Мидхәт.
—Азрак кына уйныйм...
—Яле, уйнап күрсәт әле абыеңа! Мин синең абыен бит инде, шулай түгелмени?
—Уйна, уйна!—дип кыстады Әлифә дә.
Әнисә шкафнын аскы зур тартмасыннан мандолина алып, кылларын чыңлатып көйләргә кереште. Аннары медиаторы белән бөтен кылларга берьюлы бәреп, көмеш тамчылар сипкәндәй яңгыратып куйды. Һәм башын иеп, чак ишетелерлек итеп, Әлфия Авзалованыкына охшаганрак күкрәк тавышы белән, җырлап җибәрде:
«Как-то утром. на рассвете заглянул в соседний сад.
Там смуглянка-молдаванка собирает виноград»
Жыр бик таныш иде, Мидхәт эченнән генә аңа кушылды.
«Встанем на рассвете зорьки ранние встречать...» Шунда ук күңелендә сүзләрнең чак кына башка төрлерәкләре яралды:
«Чаганнарның яфраклары челтәрле.
Ал таңнарны бергә каршылыйк әле...
Күзләремә бер тутырып карарсың.
Сине өзелеп сөюемне аңларсың»...
Менә жыр тәмамланды, ә Мидхәткә җитмәде, җитмәде! Ул авызын ерып, Әнисәнең яңасын башлаганын көтеп утыра иде.
-Татарча да жырлап күрсәт инде,-диде Әлифә.-Балаларга җырлаганнарның берәрсен...
Әнисә ал тасма белән бәйләнгән башын янә иеп, кылларны чиртте
«Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп»...
-Их, нигә мин шул бакчадагы балаларның берсе булмадым икән'—дип үзе дә сизмәстән әйтеп куйды Мидхәт жыр тәмамлангач.
Әлифә рәхәтләнеп, куанып көлеп җибәрде.
—Анда синнән, миннән башка да җитәрлек! Ата-аналар балаларын Әнисә
эшләгән группага кертү өчен талашып беттеләр! һәм кызга сөеп карады.
Шулай итеп, вакытнын узганын сизми дә калганнар икән. Мидхәт Әлифәнен:
—Сина урынны диванга жәярбез инде,—дигәненә сискәнеп башын күтәргәндә, дивардагы түгәрәк сәгать унны күрсәтә иде
—Миннән оялып тормассын,—диде Әлифә —Барыбыз да авыл базалары, бер сәкедә тәгәрәп үскән. Без икебез бүлмәдә ятарбыз, шәһәр кызы кухняда йоклар Кеше килсә, анын урыны шунда була.
— Кунакханәгә урнаштым мин,—диде Мидхәт һәм кузгалып, хушлаша башлады.
Әмма инде чыгып китәм дигәндә генә, үтереп эчәсе килгәнен тойды. —Кайнаган су калдымы әле анда?—дип сорады ул.
— Кунакны су белән сыйламабыз инде,—диде Әлифә —Әнисә, куй чәйнекне. Тик мин сезнен белән утыра алмыйм. Үпкәләмәгез Иртәгә иртүк больниска барасым бар. Миннән дә сату иткән очен медсправка сорыйлар бит Поликлиникада иртәнге биштән барып чират торырга кирәк.
Шулай итеп, аш бүлмәсенең кызыл роза рәсеме ясалган клеен каз ы остазс анында алар икәү генә калдылар. Мидхәт үзенен ахмак кешедәй елмайганын тоя, әллә ничек кыенсына иде. Ул сүзне шаярудан башларга тырышты —Әллә нәрсә башым авыртып тора,—диде кайчандыр Әлифәнен әйткәннәрен исенә төшереп.
—Аспирин биримме?
—Сине кул белән дәвалый белә, дигәннәр иде бит?
Әнисә кызарынып башын иде.
—Ул бит болай гына... Карчыкларда самовнушенис көчле.
—Миндә дә көчле ул самовнушенис' Башны сыйпап куй сан, шифасы тими калмас, мөгаен.
Әнисә куе керфекләре астыннан кистереп карады да —Сезнен баш авыртмый,—диде —Сезнен башка жирдә авыру —Кайсы жирдә?!
—Психологичсски
Бу сүзләрдән Мидхәт сискәнеп китте Әллә чыннан да күрәзәче сәләгс бармы бу кызыкайда? Кешенең ин яшерен кичерешләрен беләме әллә ул? Ә бәлки, ул Мидхәтнең хатыны яныннан очынып диярлек чыгып киткәнен сизәдер?
Кыз. кыенсынгандай, карашын жиләк кайнатмасы тулы бәллүр савытка
төшерде.
—Минем беләсем килә, .—диде ул кыюсыз гына —Сорасам, сөйлисезме ’ —Нәрсәне?!
Мидхәтнсн тавышы ирексезләп калтыранып куйды Теге чакта Әлифә әйткән иде бит Лениза хакында бу кызыкайнын ниләр сөйләгәнен Ул көнне табын янында Әнисә белән Лени занын бер-берсен яратышмаганнары бик нык сизелгән иде. шуна үч итеп әйтүе генә булганмы, әллә чыннан да берәр нәрсә сиземләгәнме?!
Тик кызның уенда башка икән.
— Мәсәлән, эшегез турында.—диде ул —Сез заводта ниләр ясыйсы з ’ Мидхәт жинел сулап куйды.
—Завод эше кайда да бердер инде ул. Синен очен кызык булмас
— Мина кызык,—диде Әнисә керфекләрен күтәреп. Анын карашында чын чынлап кызыксыну, хәтта үтенү ярылып ята иде
Шартлаткычлар буенча белгеч бит мин Цех начальнигының урынбасары булып эшлим.
—Миналар ясыйсызмы? Әллә бомбалармы?
Кызнын күзләрендә генә түгел, ярым ачылган иреннәрендә, бөтен йөзендә чалынган шомлану галәмәтләре күреп, Мидхәт көлеп җибәрде
—Сез... сугышка дип эшлисезмени?..—дип сорады ничектер куркынып Әнисә.
Кара син аны! Күрәзәче дигән булалар тагын. Беркатлы сабый бит бу!
—Шартлаткыч—ул әле бомба яки мина дигән сүз түгел, дип аңлата башлады Мидхәт.—Шартлау—ул, гомумән, тереклекнең башлангычы, нигезе
Әнисәнен күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылды. Я Алла, нинди беркатлы бу бала!
—Һәр тереклек иясенен яшәеше нәрсәдән башлана?
Әнисә сүзсез ана текәлгән иде. «Шартлаудан түгелдер бит инде!»—ди иде аның карашы.
—Нәкъ менә шартлаудан,—дип көлеп җавап бирде анын сүзсез соравына Мидхәт.—Шартлау нәрсә ул? Кинәт үзгәрү, дигән сүз. Күзәнәк белән күзәнәк кушыла да, кинәт үзгәреш башлана. Күзәнәкләрнең тышчасы шартлап ярыла да, алар үрчи башлый. Әллә шулай түгелме?
Әнисә телсез иде.
—Моны бик борынгыдан аңлаганнар.—дип дәвам итте Мидхәт —Шартлау элек-электән куаныч, бәхет, тантана билгесе булган. Фейерверклар, бенгаль утлары, салютлар шуннан килеп чыккан. Хәзерге вакытта алга киткән илләрнең ин кәттә шәһәрләрендә кирәксез биналарны шартлатып җимерүне зур бер бәйрәм рәвешендә үткәрәләр. Фейерверклар белән. Әйтик . Лас- Вегаста. Ишеткәнен бармы? Менә күрерсең: мин, Казанга кайтып. Кабан күле буендагы берәр хәрабәне җир белән тигезләрмен һәм моны бөтен шәһәр өчен бәйрәм итеп башкарырмын! Күктән йолдыз коелыр, шәһәр нурга күмелер, җир тибрәнер, халык җырлар, биер. Күрерләр шунда шартлауның нинди могҗиза икәнен!
Кызнын нык кызыксынганын күреп, Мидхәт отыры илһамланды.
—Әгәр беләсен килсә, шартлаткычлар сугыш өчен уйлап чыгарылмаган,— дип дәвам итте ул.—Сугыш чукмарлары башкалар өчен уйлап чыгарганны үзләштергәннәр, шул гына. Гайрәтле, шул ук вакытта кеше ихтыярына буйсына торган шартлаткычларны барыннан да бигрәк төзүчеләр, казылма байлык чыгаручылар кирәксенә. Дөньяда ин авыр эш—җир эше. Адәм баласына исә җирне бик нык актарырга туры килә. Тауларны ерып юллар салганда да, елгаларны буганда да. Менә шул эшләрне шартлаткычлар бик күпкә җинеләйтә. Гасыр башында галим Альфред Нобель кеше ихтыярына буйсына торган шартлаткыч булдыру өчен бик тырышып эшләгән....
Мидхәт мавыгып китеп, Нобельнен башыннан кичкәннәр турында сөйләргә кереште Тәҗрибәләр үткәргәндә шартлаудан шактый кешеләрнең һәлак булганын, биналар җимерелгәнен... Галимнен дә могҗиза белән генә исән калганын... Нәтиҗәдә аны шәһәрдән куып җибәрүләрен... Шуннан сон Нобельнен тәҗрибә өчен корылманы елга уртасындагы салда төзүен...
—Ахыр чиктә динамит уйлап чыгарган ул. Бу нәрсә шулкадәр күп кирәк булган ки. Нобель берничә завод төзегән, череп баеган. Бик күп миллион акча туплаган. Гомеренең соңында ул, үзеннән сон калган акчага ел саен килеп торган процентларны дөньяда ин зур ачышлар ясаган галимнәргә премия итеп бирергә, дип васыять әйтеп калдырган. Шулай итеп. Нобель премиясенең башлангычы да шартлаткычларга барып тоташа.
Гаҗәпләнүдән, Әнисәнен авызы ачылып, энже тешләре күренде. Сабый да сабый, ул да сабый иде...
—Ләкин барыбер шартлаткычларның мен сере ачылмаган әле,—дип сөйләде Мидхәт.—Күп очракларда аларны махсус ясау таләп ителә. Әйтик, җир
токымы йомшакмы, әллә тоташ ташмы? Ә бәлки, мәрмәрдер? Аны нинди тирәнлектә куптарырга? Актарылган токымны кайсы тарафка, нинди ераклыкка күчерергә? Йортны җимерергә кирәк булганда, анын диварларын кайсы якка аударырга? Тирәсендәге корылмаларны зыяннан ничек сакларга ’ Шартлаткыч—кыргый җәнлек, арыслан кебек Аны кулга ияләштерә белергә кирәк.
—Сез дрессировщик, димәк'' Ләкин шартлаткыч.
Әнисә кашларын күтәреп сүз эзләде, шома мангаенла сөйкемле сыр хасил булды.
— исән түгел!—дип тәмамлады ул җөмләсен
Мидхәт тагын колеп җибәрде
—Тере, дияргә кирәк, тере'—диле ул.—Син русча «живой» дигәнне тәрҗемә итеп әйттен. Ә ул сүз татарчадагы ике мәгънәне анлата: «исән» яисә «тере*
—Ш артлатк ы ч—тереме?
— Бик тере! Бик! Әгәр эченә жан кертә алсан
—Ә ничек ана җан кертергә?
Кмзнын йөзе балкып киткәнне күреп. Мидхәт отыры рухланды
—Бөтен хикмәт шунда шул Химиклар өчен күнел сизгерлеге, хисләр бик моһим. Чөнки матдәнен ин кечкенә кисәкчекләре синен хисләренне андый Аларны яратырга, алар белән мавыгырга кирәк Салкын акыл белән генә булмый.
—Димәк, мәхәббәт кирәк —диде Әнисә уйланып.
—Әйе. саташыр дәрәҗәдә ярату кирәк Дөньяңны онытып шушы шөгыльгә баштанаяк бирелү' Яна ачышларны саташмыйча гына ясау мөмкин түгел. Ә син беләсеңме, бик күп ачышлар төштә күрыннән сон ясалган?
—Сездә шулай яратасызмы?. Шартлаткычларны, саташырлык булып — диде күзләрен зур ачып Әнисә.
—Аларны яратучы бер мин генә түгел. Көндәшләр дөнья тулы! Күз алдына китер: әллә ничәшәр катлы биналар Әче тулы зур белемле, унган. елгыр галимнәр Һәркайсынын дөньяны шаккатырырлык ачышлар ясап таныласы, макталасы, байыйсы килә. Чит илләрдә анлыйларга яхшы түлиләр, бөтен кирәкне табып биреп торалар. Менә шулар белән ярышып кара син'
—Ә сезне... тәэмин итәләрме сон? Галимнәргә аз түлиләр, диләр бит.
—Алар белән чагыштырганда, хезмәтебез бик арзан бәяләнә, анысы хак Әмма безнен башларга да чүбек тутырылмаган
—Ә сез бу юлы нәрсә шартлатырга барасыз?
Бу сорау Мидхәтне очып барган җиреннән тартып түбән төшергәндәй итте. Анын башы иелде. Йөзендәге елмаю галәмәтенә монсулык кушылды Әнә. Норвегиядә шартлаткычның яна төрен уйлап чыгарганнар.— диде ул сорауга туры җавап бирмичә —Аларнын шартлаткычы капсулаларда, җир токымына зур булмаган тишекләр ясап тыгып кына куясы Әгәр берәрсе кирәк чакта шартламый калса да. шул килеш гора. ул инде бульдозер китереп басса да кыймшанмый. Чөнки махсус сигналга гына буйсына Мондый шартлаткыч эшне дә күпкә ансатлаштыра, куркынычсызрвк та Безнен кайбер шахта - рудн и кларнын җитәкчеләре үзләренә кирәкне Норвегиядән ала хәзер Ә анда валюта белән күп меннәр түлисе! Без менә аларныкыннан яхшыракны лиләргә уйлыйбыз.
— Сезәйтгегез. аларда шундый шартлар
Безнен ният аларга барып ирешкән инде Хәзерге вакытта хәбәр тиз йөри бит Авы 1 ерып көлатәр Юкка азапланасы з. диләр Ье» була торып, без дә бу эшкә ун ел гомеребезне салдык, диләр Безнен илдә фәнни эш өчен шартлар югын алар ла белә.
Онисәнсн карашы читкәрәк авышты, тирәнәеп китте. Йөзе җитдиләнде.
зз
3. >К > • N •
серлеләнде. Гүяки ул диварлар аша ерактагыны күрә иде кебек. Мидхәт сынын турайтып ана текәлгән, тик кыз моны тоймый иде кебек. Шулай... мизгелләр үтте.
—Сез моны эшләячәксез,—диде Әнисә, ниһаять, карашын егетнең йөзенә күчереп —Жинел булмас. Ләкин максатка ирешәчәксез.
Саубуллашканда исә анын күзләрендә бөтенләй башка чалымнар барлыкка килде. Аларда соклану да, бик тә якын, үз итү дә бар иде. Җылы карашка сусаган йөрәк татлы җилпенеп куйды.
Баскыч мәйданчыгына чыккач, Мидхәт аякларын бетон идәннән куптара алмый бераз басып торды. Куллары үзләреннән үзләре кызга таба сузылды. Анын да тәне тартылганы сизелә, ул менә-менә кочакка керәчәк кебек иде
Мидхәт күз кабакларын авырттырып кысты. Ярамый... Хакы юк...
Әнисәнен күз төпләрендә ялкын телләре бәргәләнде, аннары шундук тоныкланып киткәндәй булды: гүяки учакка яңгыр тамчылары сибелде. «Төтен»нен зәһәре күзләрне ачыттырды.
—Иртәгә киләсеңме?—дип сорады ул.
—Юк шул. Иртәгә институтта эшем күп. Андагы яңалыклар белән танышырга кирәк. Төшләренә берәр нәрсә кермәде микән...
—Ә син буялган төшләр күрәсен, шулай бит?
—Ничек? Нәрсәгә буялган?
—Ну, художникларның картиналары кебек...
—Төсле диген Төшкә бит ул уяу чакта күргән нәрсәләр керә. Агачлар яшел, күк зәңгәр, җиләк кызыл...
—Жиләк тә керәме?
—Керә. Ашап кына булмый. Авызыма алыйм гына дим, уянып китәм...
Мидхәт артыграгын әйтеп ташлаганын тоеп, баскычка таба борылды:
—Сау бул.
Әнисә аны җиңеннән тотып туктатты.
—Ә самолет кайчан?
—Кич белән,—диде Мидхәт.—Сәгать сигездә.
...Бу сорауга ул әлләни әһәмият бирмәгән, озатырга килерләр, дигән уй башына да килмәгән иде. Аэропортта ак яулыклы Әлифә белән алсу берет кигән, муенына озын алсу шарф салган Әнисәне күргәч, беренче мәлдә үз күзләренә үзе ышанмый торды.
—Әнисәнен сине озатып каласы килде бит,—диде Әлифә.—Үзен генә җибәрергә курыктым.
—Рәхмәт инде,—диде күңеле нечкәргән Мидхәт.—Болай кадерләп, аздырып җибәрмәгез тагын. Мин бит андыйга күнекмәгән...
—Хатынын озата барадыр бит?—диде Әлифә.
Мидхәт ялгыш сүз ычкындырганын сизеп, башын читкә борды, сумкасының бавын иңбашында шудыргалады. Ана ярдәмгә килгәндәй, иркен бинаны яңгыратып, хатын-кыз тавышы ул очачы рейска теркәү тәмамланып килгәнен игълан итте. Мидхәт ике кулын Әлифәгә сузды, Әнисәнен иңбашыннан каккалады.
—Сау булыгыз,—диде.—Ә сез барыгыз, китегез. Безне әле тагын берәр сәгать бикләп тотачаклар. Вакытны бушка уздырмагыз.
Әнисәнен керфекләре тетрәнә, аларны дым сарган кебек иде
—Ә син нигә болай моңаясын, Әнисәкәй?
—Жалко-о... Кызганыч...
—Вакыт аз булуы кызганыч шул... Эш бит...
—Мин аны әйтмим,—диде кыз карашын идәнгә төбәгән килеш.—Мин башканы...
—Ә нәрсә...
Сак булырга кирәк сезгә. Зинһар, сак булыгыз —Самолет жиргә мәтәлер, дип куркасынмы әллә'*
Әлифә Мидхәтне сумкасыннан тотып, читкәрәк тартты.
—Әнисә төн буе йокламады, борсаланып чыкты,—дип пышылдады анын колагына.—Кызын сакласын, ди.
Мидхәтнен күңеленә ниндидер шом бәргәндәй булды. Ул Әнисәгә таба атлады.
—Син бүген бик ямансу әле,—диде
Кыз үрелеп сак кына хәрәкәт белән анын күкрәгенә кулын куйды —Менә монда авырта, әиеме?
Анын йомшак, шул ук вакытта нык учыннан куртка аша агылып кергән җылыМидхәтнен бөтен жегәрен алгандай итте
—Йөрәк чире таптыкмы әллә абыеңнан?—дип сорады борчылып Әлифә — Аны инде бу минутта әйтергә кирәкмәстер
—Ә мин аны кайчан күрәм?—дип кинәт өзгәләнеп сорады Әнисә —Кайчан килә ул?
Мидхәт ни әйтергә белми анын күзләренә текәтгән иде Кайчан? Ул кызнын кулын күкрәк турыннан алып, учына кысты
—Озак тормам . Монда кызыклы идеялар күп икән, —дип, буталып, ниләрдер сойләнде
—Ә сез безгә хат язарсызмы?
Мидхәт сәерсенеп китте. Бу кешеләр белән хат алышу башына килмәгән иде әле. Гомернен мондый чорында хатлар атан-лнана да сирәк языла Әмма кыз ана шулкадәр мөлдерәп карады ки. ул.
—Әлбәттә язачакмын,—диде.—Әлбәттә
Кызнын бит очлары янып чыккан, тулышкан ирен читләрендә нәни уймаклар пәйда булды. Ул кулларын сак кына шудырып Мидхәтнең учыннан алды.
Регистратура өстәле янында беркем юк. керәсе кеше кереп беткән, зәнгәр форма кигән хатын сонгы пассахирнын кәгазьләрен алырга кулын сузган иде.
—Тизрәк булыгыз,—диде ул.—Хәзер ишекләрне ябабыз.
Мидхәт ялтырап торган тимер тоткага ябышып, эчкә узды Ул борылып, елмаеп башын игәндә, алсу башлыклы кыз. ана таба талпынгандай авышып, шул ук вакытта якын килергә кыймыйча басып юра иде Күнелдә кинәт, тимер аратаны кире бәреп чыгып, Әнисәне кочаклап бер үбәргәме әллә, дигән тиле бер омтылыш туды. Бит очыннан гына булса да Ләкин ярамый иде.
—Хатларны главпочтага «до востребованья» яз!—диде ул гавышын күтәреп —Карточкаңны җибәрергә онытма!
Әнисә аклаганын белгертеп башын игаләде, елмаеп кулын болгады Мидхәт бөтен ихтыярын җыеп, аякларын эчкә таба атларга мәжбүр итте
Дөрес әйткән икән, аларны «накопитель*дә. ягъни юлчыларны туплый торган иркен, шыксыз бүлмәдә шактый озак тоттылар Тик Әлифә белән Әнисә ул әйткәнне тыңламаганнар икән Бинадан чыгып, каршыга килеп туктаган автобусмын ачык ишегенә таба барганда. Мидхәт нидер сизеп, борылып карады Арырак биек багана башындагы лампа тимер рәшәткәне, ана ябышкан алсу башлыклы кызны яктырта иде Китмәгән Мидхәтнен һавага, биеккә күтәрелгәнен күрәсе, очар кошларны озагканлан, күздән югалганчы карап каласы килә
Менә ул рәшәткә аша су зылып, кулындагы алсу шарфын болгады Мидхәт аннан күзен ала алмыйча тукталып кахаы Янәшә басып торган форма кигән хатын, анын инемә орынды
а&
—Автобуска керегез! Тоткарлыйсыз...
Ул дөрес чамалаган икән: карьердагылар белән бәхәсләшү, тартышу ун көнгә сузылды. Фәнни-тикшеренү институтыннан белгечләр чакыртырга туры килде Ахыр чиктә барыбер Мидхәт морадына иреште—комиссия, бәхетсезлеккә китергән шартлауда карьер эшчеләре гаепле, дигән нәтижә чыгарды. Кире кайтканда җан тыныч, күнел күтәренке иде.
Әмма өйнен бусагасын атлап керүгә кәеф кырылды—Лениза анын сәламен алмады. Әле ул гынамы! Әнкәсенен чуар халат итәгенә ябышкан Рамилә: «Әти какай!»—дип кычкырып җибәрде. Яна сүз өйрәнеп куйган...
Ул көнне дә, аннан сон да Лениза аны әтисенә якын китермәскә тырышты, үзе исә авызына су капкандай йөрүендә булды. Мондый өйдә күзгә ямь. җанга ял табам димә шул инде.
Нинди гадәттер ул—үпкәләшкән саен атналар буе кара коелып, сораганга җавап бирмичә, үзеңдә эндәшмичә, телсез-чукракка сабышып йөрү. Чит-ят кебек, хәтта дошман кебек. Моңа ничек чыдап бетмәк кирәк? Мидхәт үскән йортта да савыт-саба шалтырамый тормый, әтисе белән әнисенен кызып- кызып бәхәсләшкән, әрепләшкән чаклары булгалый. Әмма минутында әйтәләр дә, бераздан суынгач, оныталар, мөнәсәбәтләр гадәти эзгә кайтып төшә. Дәшми йөрү дигәнне гомумән белмиләр.
Бәлки, шундый мохитта үскәнгәдер, Мидхәт бүгенге көндә өендәге хәлне аерата авыр кичерә иде.
Кичләрнең берендә, смена тәмамланганнан сон урамга чыккач, ул, юл читендә тукталып, кире борылып карады. Завод капкасыннан халык агыла. Күпчелеге ирләр Багана башындагы лампочкадан төшкән яктылыкта талчыккан, карангы чырайлар чагылып-чагылып китә. Хәер, әнә, берсенен авызы ерык. Кара мыегы астыннан елмаеп, туп-туры Мидхәткә таба килә. Күрше йортта яшәүче Рәмие бу. Кул бирешеп исәнләшүгә, кесәсеннән бөгәрләнгән сигарет пачкасы чыгарып, Мидхәткә сузды.
—Кабызып җибәр берне.
Мидхәт берне тартып алды да, ул сузган зажигалкадан ут элдерде. Эченә суырмыйча гына авызыннан төтен өрде.
—Нәрсә син болай, көзге чебеш кебек шәбәрден?—диде Рәмие —Эшегез бара, заказларыгыз җитәрлек. Командировкадан да җиңеп кайткансын дип ишеттем. Синең дә борын салынкы булгач, башкаларга ни кала? Әнә. күрше цехлар атнага күп булса өч көн эшлиләр. Заказлар юк!
Бөтенесен белә Рәмие, чөнки завод идарәсендә тәэминатчы булып эшли.
—Тормыш эш белән генә чикләнми бит әле...
Бу сүзләр Мидхәт авызыннан зарлануга уралып чыкты.
—Анлашыла-а-а...—диде Рәмие.—Әйдәле. кореш, бераз тамак чылатып чыгыйк.
Каршы якта кечкенә базар бар, андагы ларекларда төрле вак-төяк саталар. Аларнын берсендәге сыраханә төн уртасына кадәр эшли һәм бер дә буш тормый. Биек, түгәрәк өстәлләр янында басып торыр өчен кайчакта урын җитми.
Тәмәке төтененә сасыган, өстәлләре күксел-соры таплар белән чуарланып беткән, колакны тондыргыч шау-шулы бу шыксыз урынны Мидхәт яратмый, сырага да хиреслеге юк. Әмма бу юлы ул кесәсендәге акчаны капшады да Рәмискә иярде.
Аларнын өстәле янына тагын икәү килеп басты. Якыннан ук таныш булмасаларда, күзгә чалынган кешеләр. Кружкаларның беренчесен чөмергәндә, эш азлыктан, акча юклыктан зарланышып алдылар, икенчесенең күбеген
өргәләгәндә, йөзләр ачыла төште, тагын да берничә йотым кабып куйгач, сүзләр дөнья гаменнән аерылып, йөрәк тирәләренә күчте, ягъни хатын- кызга килеп ялганды. Алар турында гәпләшү—аракыга да. сырага да ин шәп кабымлык бит ул!
Ир-ат сыра йотып, тәмәкесен кабызса, сүз жебенә хәлат һәм хатат булмаган жефетләр килеп чуалмый калмый Хатын-кыхтарнын күбесе үзләре зурында ирләрнсн ниләр сөйләгәнен күз алдына да китермидер Тик гаепләргә ашыкмагыз, гүзәл ханымнар. Ирләрне табигать сезгә караганда дәртлерәк итеп яраткан, шунлыктан, бу мәсьәлә аларны күпкә ныграк гамьләндерә Мөселманнарга дүртәр хатын белән яшәргә рөхсәт ителә икән, бу юкка гына түгелдер. Дәрте ташып торсын да, шул хәтле тамакны туйдырырлык чамасы гына булсын—бер ир заты дүрт хатынны бәхетле итә ала. Һәм үзе дә атар белән бәхетле була ала
Таплы түгәрәк өстәлләргә терсәкләрен терәп басып торган ирләрнен чырайларында уйнак елмаю пәила булды, һәркаисынын хыялында ямьле өй. чибәр, му1 хатын гәүдәләнде. Сонгысы. бәлки, берәү генә дә түгелдер Чын тормыш һәм өйдә көтеп торган хәләл жефетләр ерагайды, күздән югалды Монысы үзенә бер рәхәт иде. Уйлап карасан. озелеп сөюгә лаекмы сон алар ’ Көндезләрен нужа арбасын өстерәп, кичкә хәлдән гаеп, урынга барып язуга оеп китә торган жан ияләре. Ирләрен ничек бәхетле итә алсын алар ’
Чынбарлык күнелсез, хыяллар—тормышка ашмаслык Ачы ризасызлык сыраханә әһелләренен эчендә сыра күбеге булып күперә һәм авы шан бүселеп чыга. Ниләр генә ишетмисен кайчакларда!
Хатыннарның хиссезлеге, тупаслыгы, ир рәхәтен айга ике тапкыр кулга кергән акчанын мөмкин кадәр күбрәк булуында һәм тынгы белми лиләп торган кулларында гына дип белүләре зурында . Эштә чамадан тыш унган. иренә дә тик торырга ирек бирми торган, әмма түшәккә яту белән изрәп китеп, күкрәгенә кул салуга кәжәләнә башлый торган хатыннар зурында Ир затына нишләргә? Ургылып торган дәрт-назны кая куярга? Сатлык кыазар янына барыргамы? Ләкин кая бездә андый ышанычлы урыны да. кая анын чистарак, рәтлерәгенә түләрлек акчасы?
Андый зарларны тьгнлаганда. Мидхәтнен чыраенда тыенкы елмаю гына кабына иде.
—Ә синең ничек сон? Ник бер дә дәшмисен-’
—Зарланырлык түгел..
—Әллә ярап бетә аласынмы?
—Сон, тырышам инде
—Тырышып нишлисен?
—Өйдә ярдәм итешәм Ул өлгермәгәндә база керләрен юам
Моны ишеткәч, ирләр бераз сүз габи алмый аптырашып тордылар Бер мәлдән бсрәүсс үзалдына мыгырдагандай
—Бала керен иреннән юдырткан хатынны мин аны. —дип куйды Икенчесе түшәмгә төтен өреп:
-Азай димәгез,— диде - Керен юарга да ризабулырсын. иләнен дә С онрак теге мәсьәләдә генә татлы булсын Тон аралаш дигәндәй үз хатынынны тотып көчләргә зуры килсәме? Андыгшан иманы юк
—Без бит үз хатыннарыбызга сатлык хатыннарга караганда чагыштыргысы г күбрәк түлибез, ник өйләнеп маташабыз икән?—дип уфтанып куя шунда
берәрсе ,
Мидхәт башын иеп, кружкасына текәлгән иде Эче тулы зар бмса да. тәмәке сасысына туенган б\ ямьсез бинада, кыршылган, галлы ОСТАЗ янында, тупас ирләрнең ионлы катасына зүмторган түгел иле Күнсл ярасын» имсез телләрдән затсыз сүшар сибелүен теләми идс ул Чыраена бәреп әизкәннәрс
юк, әмма анын артыннан, хатынынын итәк астына кереп беткән, шуннан көн күрә, дип сөйләп йөргәннәре сизелә иде. Андый ирләрне ил мактамый шул инде. Әгәр йортта хатын баш икән, аны кешегә белгертергә һич ярамый.
' —ул Инде, корешлар, хатыннарның явызлыгы борынгыдан килә,—диде гадәтенчә шук елмаеп Рәмие.—Юлий Цезарь әйткән, ди, әнә, ил каршында нинди генә бөек шәхес булып саналсаң да, өенә кайткач аңгыра, надан булып каласың, чөнки мең гаебен табыла, дигән ди.
Рәмие китап укырга ярата, шунлыктан башкалар янында белемле, мәгълүматлы булып санала. Һәммәсе дә, кружкаларын куеп, ана текәлделәр.
—Әле менә гәзиттә бер гыйбрәтле мәкалә укыдым. Исеме дөньяга танылган галим-академикнын өенә бер рәссам килгән икән. Портретын ясарга Каршысына жайлап утырткан тегене, үзе мольберт артына баскан. Художниклар бит алар эш арасында сүз куертырга ярата. Кешенең эчендә ни ятканын беләсе килә. Сонгы вакытта фән кешеләре политикага кысылуны мода итеп алдылар бит. Бу галим дә зур политик буларак танылды. Рәссам ул инде фәнне тирән аңламый, политиканы исә барыбыз да беләбез. Боларнын да сүзе думага, партияләргә авышкан. Шунда теге карт: «Мин политика белән кызыксынмыйм»,—дип әйтеп ташламасынмы! Шул тирәдә тынланып йөргән карчыгы килгән дә учы белән шалт тегенең пеләшенә! «Ничек кызыксынмыйсын? Без демократия өчен көрәшергә тиеш! Бөтен көчебезне биреп!»—ди икән. Художник телсез калган! Шулай булмый ни! Бөтен Рәсәй халкы Алла урынына санап йөргән кешенен башын хатыны дөмбәсләсен әле! Ярый, бусы ялгыш кына булгандыр, дип уйлап, берничә минуттан тагын сүз башлый бу. Менә бездә Американы мактыйлар, үзебез кылганнарны салып таптыйлар, ди икән. Галим ык-мык килгән, хатыны янә моның пеләшенә чәпегән. Әңгәмә шул рәвешле бара, рәссам сүз арасында мольбертына сызгалый икән. Бераздан теге чәүчәләк хатын ул сызгалаганга күз салса, ни күрсен! Анда моның чырае акаеп карап тора икән. Убырлы карчык кыяфәтеңдә. «Бу ни?»—дип акырган ул. «Мин монда ил агасынын портретын ясарга килгән идем, идән чүпрәген түгел»,—дигән художник.
—Шуннан? Оят булмаганмы ул хатынга?
—Хатыннар азса, оятны беләмени!
—Аңлыйлар турында минем әби: «оят дигәннең о хәрефен дә белми»,—ди торган иде. Ул шулайрак сөйләшә иде мәрхүмә.
—Ә сон академик нишләгән?
—Бернишләмәгән. Андый хәлгә төшсәң, нишли аласын...—дип мыек астыннан елмаеп куйды Рәмие.—Хатын теге художникны пырылдатып куып чыгарган. Шул.
Аннары Мидхәткә борылды да, мәгънәле итеп:
—Укы әле син аны!—диде.—Бездә булырга тиеш ул. Хатын чүпкә чыгарып
атмаса...
Сыра янына бер йөз граммны да кушып җибәргәнгә күрә, ул шактый кызды. Коңгырт күзләре майланды, кара мыегы тырпайлы. Шаян сүз арасында Мидхәтнең колагына пышылдап алды:
—Синен заначкада тагын бераз калмадымы анда?
Бер башлагач, тыела алмый торган гадәте бар иде шул бу җор телле, ачык чырайлы егетнең.
Мидхәт аны жайлап-көйләп алып чыгып китү ягын карады. Калдырып булмый: үз кеше, гаилә дусты дияргә була. Бер заводта эшлиләр, күрше булып диярлек яшиләр. Рәмисләрнең җиде айлык уллары бар, шунлыктан, хатыннар да якыннан аралаша.
Ул исә өенә ашыкмый иде, ишек төпләренә кайтып җиткәч тә Мидхәтнең җиңеннән тотып, җибәрмичә шактый сөйләнеп торды.
—Сон инде,—диде Мидхәт
—Ә нәрсә вакыт санап яшәргә безгә? Күз ачуга сәгатькә кара, заводта минутлар сана... Эштән сон да санаргамы ахгә? Ир-егет хор булырга тиеш'— дип бармагын ишек өстен ышыклап торган шыксыз бетон плитәгә тобәде ул.
Әнә. хатыннар санасын' Вакытын да. акчасын да. башкасын да. .Алар янына ашыгып кайтырга ярамый, кореш! Сагынып каршы алсыннар' Көтә- көтә зарыгын. елап бетсеннәр. Хатын-кызнын йөрәк хисләре ачы күз яшьләре белән юылса, янарып. ялтырап китә' Ул бәргәләнсен-өзгаләнсен. ә син нык бул! Хатынга башны да. йөрәкне дә бирергә ярамый!—Бу урында Рәмие шап итеп мангаена сугып куйды, аннары каты итеп күкрәгенә бәргәләде — Монысына да, монысына да үзен хужа булырга кирәк. Жебеп төшсәк, аяк асларында чүпрәк булсан. кадерен калмый Янып көл булсан да. ах. бәгырем, харап була күрмә, димәячәк, төтенен күзгә керә, дип тиргәячәк Алар белән беркатлы булырга ярамый. Бер кулыннан чыбыркынны төшермә, икечесендә прәннек тот. Вакытын белеп, ярсан. аннары бераздан прәннек каптырып, кочагына алсаң, менә шунда була анын өчен оҗмах. Анысы, вак-төяк өчен бәхәсләшергә дә кирәкми. Елга яна. ди икән, ие шул. бәгырькәем, мин дә күрәм янганын, дияргә кирәк Күнелс булсын! Ә зурларын әйтергә ярамый Ю-ук, ярамый, кореш'
Мидхәт, подъезд ишеген ачып. Рәмисне эчкә сөйрәде лә. биленнән кочаклап, өченче катка алып менде, ун ишек яңагындагы кынгырау төймәсенә төртте. Бераз көткәч, бармакны төймәгә басып озаграк тотты, эчтән сузынкы заңгылдау ишетелде, әмма хәрәкәт сизелмәде Бу гажәп тоелды. Рәмие сүзенә ышансаң, хатыны аны көтә-көтә көтек булып беткән, күз яшьләрен түккән булырга, кыңгырау тавыш бирүгә, ишекне кин ачып, халал җефетен кочагына алырга тиеш иде бит югыйсә. Ә монда
Ниһаять ишек ачылды, вак чәчәкле зәңгәр халат кигән хатыннын сыны бусагага аркылы басты, куе чәче астыннан күзлек пыялалары хәтәр ялтырады Ул. Мидхәтнең сәламен дә алып тормыйча
-Ник китерден син моны?—дип Рәмискәтаба йомры ияге белән ымлады Мондыйны һич көтмәгән Мидхәт югалып калды
—Син нәрсә, Рәйсә Бу хәлендә урамда калдырыйммыни'1 Айныткычка алып китсеннәрме әллә9
—Кайда эчкән булса, шунда айнысын иде.—диде Рәйсә
Рәмие нидер мыгырдый калды, Мидхәт, борылып, баскычтан аска йөгерде
Заводта. Рәмисне тәэминат бүлегендә туган көне белән зурлап котлаганнар икән, дигән сүз колакка чалынды Эштән кайтканда Мидхәт. Рәмисне очратып:
—Дус булып йөргән буласын, туган көненә кунакка да дәшмисен —дип үпкә белдереп куйды
— Нишләп дәшмәсен! Шимбә көнгә ниятләп куйган идек Әйтергә генә өлгермәдем, авызымнан гартын алдын! Икегезне генә чакырабыз, саф татарча сөйләшеп, җырлашып утырырбыз рәхәтләнеп!
Табында чыннан да алар ике генә пар иделәр Дуслык өчен бер икене күтәреп. Рәйсә пешергән токмачлы аш. гөбәдия белән нык кына сыйланып алгач, остәл яныннан кузгалдылар. Лениза белән Мидхәт иркен кәнәфиләргә күчеп урнаштылар, Рәйсә диванда икс баланы- Рамилә белән җиле айлык Илдусны уенчыклар белән юатырга кереште. Рәмие бакыр бакалы кечкенә гармунын кулына аллы да
Мондыйлар юк хәзер, миндә генә,—диде - Фатих Кәрим язган
»
кынгыраулы яшел гармун бу, кореш. Безнең татар җырлары өчен шуннан иплесе юк инде. Күтәреп йөрергә дә җинел.
Һәм кычкырып җырлап җибәрде:
«Хәтердә ул тыныч, айлы кичләр.
Хәтердә бормалы су юлы...»
Ана хатынынын күнелгә ятышлы, йомшак тавышы кушылды. Парлашып еш җырлыйлар, күрәсең, тавышлары бик тә яраша, икесе бердәй хисләнгәннәр. Рәйсәнен Рәмискә таба авышкан гәүдәсендә, алланып чыккан түгәрәк бит очларында, хәтта күзлек пыялаларының елтыравында да башын гармунга иеп утырган ире белән соклану, бәхете белән мактану, хәтта бераз масаю ярылып ята иде. «Карагыз, күрегез, менә без нинди матур пар!»—ди иде анын бөтен кыяфәте.
Менә җыр тәмамланды, Рәмие башын күтәреп, гармун күреген нык итеп кысып куйды.
—Хәзер дә җырларның бик шәпләре ишетелә радиодан,—диде,—Кайсылары еш янгырый, күңелгә кереп кала. Ишеткәнегез бармы?
Һәм ул гармунын тезендә биетеп, башлап җибәрде:
«Күл буенда ялгыз аккош, каерылган канатлары. .»
Гади генә сүзләр... Җиңел генә көй... Ләкин ник сон күңел кылларын болай сызландырып тибрәтә?
«Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул аерылу сәгатьләре...»
Ачылды күнел бакчасының капкалары, сайрады гөлләргә кунып сандугачлары... Лениза, керфекләрен кыса төшеп, хисләрен бүлешергә теләп, Мидхәткә борылып карады. Һәм...өстенә салкын су коелгандай бөрешеп китте.
Мидхәт авызын ерып, бөтен гәүдәсе белән алгарак авышып, Рәисәгә текәлгән иде. Йөзендә шундый соклану, шундый хозурлану! Ә Рәисә... ике кулы белән баш очына улын күтәргән дә. елмаеп ана текәлгән.
Нәрсәсе бар? Нигә селәгәе аккан бу Мидхәтнең? Анын беркайчан да үз хатынына болай итеп онытылып караганы юк бит! Һәрхәлдә Ленизанын моны сизгәне юк!
Бу уй, көнләшү хисе бәгырьгә пычак белән сызгандай итте. Ә бәлки, алар арасында нәрсәдер бардыр? Лениза белән Рәмие кенә сизми йөриләрдер?
Ләкин Рәмие берни күрми, башын гармун күрегенә терәп, шыңгырдатып ниндидер көйне исенә төшерергә азаплана иде. «Ахмак!—дип. нәфрәт белән карады ана Лениза.—Борын төбендә хатынына кармак салганнар, ә син!..»
Рәисә кинәт нидер сизгәндәй, баланы тезенә бастырды, башын иеп. башта Мидхәткә, аннары Ленизага карады. Кызганыч, калын пыялалар аша күзләрен күреп булмады...
Лениза көчәнеп чыраена елмаю галәмәте чыгарды. Кунакта чакта ирен белән әйткәләшеп булмый бит инде... Мәҗлес үз тәртибе белән барды: тагын берничә җыр җырладылар, туган якларны сагынып искә алдылар, чәй эчтеләр.
Әмма өйгә кайтып, арган-талган баланы йоклаткач, өске утларны сүндереп, кызыл торшерны кабызгач, өстен алыштырганда, Лениза эченә җыелган ачуын чыгарды. у
—Күрше хатыннарына күз сала торган гадәтең барын моңарчы белми идем
әле,—диде ысылдап.
Мидхәт аның сүз төбен аңлады, кызарынып чыкты ШУНЫҢ белән хатынының шиген раслады да куйды. Ә үзе
—Мин ана түгел бит...—дип мыгырданды.
—Ничек инде ана булмасын... Тасыраеп утыра илен бит лоньянны онытып' Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә, диләр
— Мин бит ана түгел. . Дөресрәге, үзенә түгел..
—Ә кемнен үзенә?!
—Анда ракурс шундый иде.. Фактура... Яктылык Сәнгать әсәрендәге кебек...
—Шулаймыни-и?! Ракурсы удачный булдымыни0 Монарчы андый фактураны күргәнен юк идемени?
—Кайсыдыр рәссамнын портретын хәтерләтте ул мина. Мадонналарны шулай ясыйлар. Юкка үпкәләмә Картиналарга сокланып караган кешене тиргәп булмый бит инде. Музейга барырга да рөхсәт итмәс иленме әллә?
—Сина музейдагылар гына җитмәс шул. Сина тереләре кирәк'
Китте-китге, ишелде җәнҗал ташкыны Хатын кычкырынды, ир телен аркылы тешләде, бала уянып, еларга тотынды.
Ниһаять, хәлдән гаеп, тынып калгач, утлар сүндерелгәч. Мидхәт аш бүлмәсснсн идәнендә, инде күнегелгән юка сырмада уйланып ята иде Ул яңадан Рәйсәне күз алдына китерде. Сокландыргыч иде шул' Атаклы рәссамнарның картиналарындагы кебек Баш очында кети-кети көлеп тибрәлгән йомры ак тәнле сабый мәхәббәт алласы төсле иде Мидхәтен карашы аскарак. ананың чиксез сөю белән балкыган йөзенә, йомшак муенына. СӨТТӘН тулышып торган күкрәкләренә күчте Һәм. гөнаһ шомлыгына каршы, аның бөтен тәнен күз алдына китерде. Атаклы рәссам Рембрандтын «Даная* картинасындагы төследер ул. Кичләрен, углар сүнеп, ятарга әзерләнгәч, сою- назга сусаган тәнен Даная кебек калкыта микән? Бәлки, ана шул минутларда гәрәзә аша ай нуры сузыладыр0 Аның бу омтылышында, зарыгып көтүендә якгы. кайнар хис бар. әмма чамасыз нәфес, комсызлык дигән нәрсә юк Фәкать ин тыйнак назнын да кадерен белү, башыннан сыйпаудан гына да олы ләззәт алырга әзерлек бар...
..Ә биз Рәйсәне искитәрлек чибәр дип бу тмын иде Шәһәр урамнарында Йөргән хатыннарның яртысы шундый. Холкы-табигате белән дә чәчрәп кү и.» керми, күктән йолдыз чүпли торганнардан түгел Ул фәкать бар булганмын кадерен-гәмен белеп яши торган хатын.
Мидхәтнең гаиләсенә нәкъ менә шул җитми иде Менә нилектән сокланып кызыгып карады ул Рәйсәгә! Һич тә өзелеп гашыйк булганнан түгел!
...Кемнәрдер әйгер: көнләшүгә сәбәп бирмәскә кирәк, дияр Әгәр ла синен бер карашын, ихтыярсыздан йөзенә бәреп чыккан елмаю галәмәте көнләшү дигән күсене когыртырга сәбәп була икән, моннан котылу чарасы бармыни'.’ Күнелгә бер кереп ояласа, син инде ул ерткычны ансаг кына куып чыгарам димә. Вакьп вакыт тынын-посып торса да жаи туры килгән саен уяна да. эчтән кимерә башлый, адәм баласын үрле-кырлы сикертә ул Хәнҗәрдәй тешләрен авыр сүзләр рәвешендә авыздан чыгарып, ин якын кешеннен бәгыренә кадый
Мондый хәлгә юлыккан парларның күбесе күрше белән арадашуны туктата Ленизаның да башына килгән беренче уй шул булды
Ләкин, төрле ягын уйлап карагач, ул бу фикереннән ваз кичте Чөнки бер нәрсәне анлалы хикмәт Рәйсәдә гүге I Мидхәттә Огәр лә ир кеше читтән юаныч эзли башлаган икән, барыбер үзенекен итәр берсе белән
очрашырга мөмкинлеге булмаса, икенчесен табар. Ни генә дисән дә, бусы күз алдында әле. Әгәр син белмәгән берәрсе белән бәйләнсә? Мәңге эзенә төшә алмассың! Шуны яхшы аңлаганга күрә, Лениза өйдәгене тышка чыгармады, күршесенә йөзен бозмады, араларны өзмәде.
Көннәрнең берендә, Рәйсә, аларга кереп:
—Әнисенең үлгәненә биш ел тула, ирләр эштә чакта хатыннарны гына жыеп. Коръән ашы үткәрәм әле,—диде. Аннары бик тә мәгънәле итеп:— Фирдания үзе килә!—дип өстәде.—Сәгать өчкә кер, яме!
...Затлы нигъмәт тулы озын өстәл тирәли тыгызланып утырган унбишләп хатын-кызнын күбесе карчыклар иде. Башларында ука белән чигелгән ак яулык, сулган йөзләрендә тыйнаклык, сабырлык. Күбесе үзара таныш булса кирәк, шыпырт кына хәл-әхвәл белешәләр, туган-тумачаларын сорашалар Сүзләр күңелне төшерә торган: кемдер үлгән, кемдер эштән куылган... Аерылышкан... чирләгән...
Яшь кеше буларак, Лениза ишек төбендәрәк утырды. Ана сүз кушучы булмады, үзенең дә ятлар белән сөйләшәсе килмәде. Шома чәченнән әледән- әле шуып төшкән күксел ефәк шарфын төзәткәләп, табындагы әфлисун- алма, җимеш тулы савытларга күз йөгерткәләп хәрәкәтсез утырганга, вакыт бик әкрен узды, зарыктырды. Ә дога укуны һаман башламыйлар да башламыйлар. Ниһаять, Рәйсә, аш бүлмәсе ягыннан кереп:
—Нишләптер, Фирдания соңарды бит әле,—диде —Сәгать уникегә ашка барасым бар. шуннан туры монда киләм, дигән иде. Һаман күренми. Берәрегез укый торасызмы әллә?
—Юк инде, көтик. Фирданиядән узып булмый...
—Анын кебек булдыра алмабыз шул,—диештеләр карчыклар.
—Адресны буташтырмады микән? Чыгып каршы аласызмы әллә?—диде берсе.
...Кинәт кемдер ярым пышылдап:
—Килде...—диде.
Сүзләр өзелде, сыннар турайды, карашлар ишек тарафына төбәлде. Лениза да башын борды. Ким дигәндә сиксән яшьлек бөкерәйгән кортканы күрермен, дип уйлаган иде ул. Ә анда...
Анда озын буйлы, төз гәүдәле, урта яшьләрдәге хатын кереп баскан иде. Чибәр идеме ул? Һич юк. Эре сөякле, зур башлы. Озынча йөзен тукмак борыны бозып тора... Ләкин бер күргәч онытыла торган да түгел үзе. Озын итәкле һәм жинле, ябык якалы, ачык яшел костюмы бик тә заманча тегелгән, андыйны мөслимәләр генә түгел, европа кызлары да кия ала. Яшел яулыгы башына шундый пөхтә итеп уралган, сәхнәдә яна киемнәрне күрсәтүче кызларга—манекеншиналарга да килешер иде... Алай да хикмәт анын киемендә түгел, кыяфәтендә, басып торышында иде. Затлылык, үз кадерен белү, шул ук вакытта башкаларга сак игътибар бөркелә иде аннан.
—Әссәламәгайләикүм, кардәшләр!—диде ул бераз калынрак, әмма йомшак җылы тавыш белән.—Кичерегез, бераз көттердем.
Һәммәсе шаулашып торып бастылар һәм:
—Сине алай гына көтәбез инде... Килүеңә рәхмәт...—диешеп түргә уздырдылар.
Ленизаның икеме-өчме тапкыр гына Коръән ашында булганы бар һәм алар анын күңелендә шактый монсу тәэсир калдырган иде. Абыстайлар гадәттә догага керешер алдыннан озын итеп вәгазь укый, бер тотынгач, туктый алмый. Сүзләре һаман бер үк нәрсәләр: ата-ананы хөрмәт итү. фәкыйрьләргә сәдака бирү, чисталыкны саклау зарурлыгы, бишвакыт намазның фарызлыгы турында... Аларнын озынга сузылган нотыгы Ленизанын эчен пошыра иде
Бу да шулай күп сөйләп, тәмам гарык итәр микән?
Фирдания урынына урнашып, кыска гына дога кылды да табынны елмаеп күздән кичерде
—Ягез әле, борчуларны, кайгы-хәсрәтләрне онытып торыйк,—диде —Өстән безгә Рәйсәнен анасы Хәтирәттәинен рухы карап тора Анын тирәсендә барыбызның да газихтәренен рухлары Алар һәммәсе дә шат Чөнки без аларны искә алырга җыелдык. Якты, тыныч күнел белән башлыйк Әгуэе биллаһи мина шайтан ирраҗим. бисмиллаһи
Фирдания Коръән сүрәләрен дә бик тә жайлы итеп, көйгә сатып укый, сүзләре анлашылмаса да. бер дә ялыктырмый икән
Сүрәләр укылып, догалар кылынып. табындагы нигъмәтләр белән сыйлана башлагач, дөнья хәлләре турында сүз китте Фирдания бу шәһәрдәге татар жәмгыятснен оештыручысы да икән әле. Казан белән элемтә тота, мөмкинлеген табып, аннан төрле вәкилләр, артистлар чакыруны оештыра —Артистлар килгәндә гафил булып кала күрмәгез, безнен белән элемтәне өзмәгез.—диде ул.
Мәжлес тәмамланып, дога кылгач, һәммәсе дәррәү урыныннан кубып, алгы бүлмәгә чыккан Фирданияне уратып алдылар Кайсы ашка чакыра, кайсы догалыклар сорый, кайсы мәчеттә дәресләрнең кайчан бу тасын белешә Ике кулыннан, чабуыннан тотып алганнар, җибәрмиләр генә Менә нилектән бирегә дә сонга калып килгән икән ул! Барган җиреннән җибәрми интектерәләр икән аны!
Бу галәмәтне чигтәнрәк күзәтеп торган Лениза кызыгып куйды. Анын үзен беркайчан да бу кадәр кирәксенгәннәре юк иде шул
Ниһаять, сонгы кунак артыннан ишек ябылгач, ул Рәйсәгә табын җыештырышырга каласы итте
— Бу Фирданиягә бал сыланган диярсен. һәммәсе ябышырга гына тора, дип башлады ул сүзен.
—Кеше булган кешедә мен кешенен эше бар. кеше булмаган кешедә кешснен ни эше бар. дигәннәре дөрес шул,—диде Рәйсә тәлинкәләрне сулы табакта чайкаган арада Ярый әле күтәрелеп карамады, күршесенең йозе тартышып куйганын күрмәде Лениза тамагына килгән ачыны йотып.
—Абыстайга бер дә ошамаган үзе.—диде —Урамда очратсам, лртисг икән бу. дияр идем. Коръәнне каян өйрәнгән сон ул'.’
—Әбисеннән, аннары әнисеннән Әбисе патша заманыңда абыстайлардан укыган анын. Анасы, паралич сугып, бик озак урын өстендә яткан, үлгәненә ике генә ел икән әле Ул Фирданиянең күргәннәрен дошманына да язмасын Лениза аптырап китте
— Кыяфәтенә карасам, бик бәхетле кебек бит үзе'
-Үзен бәхетсезгә санамый ул! Анасын берара апасы алып киткән булган икән дә. тиешенчә тәрбияли атмаганнар Үзләре эштә чакта, карчык караваттан егылып, исән кулын да имгәткән Хастаны бит аны бик белеп карарга кирәк Ун ягы бөтенләй йөрмәгән, сул кулы белән алырга жайлы булсын өчен, ана кирәкне Фирдания карават янындагы урындыкка билгеле бер тәртип белән гезеп куя торган булган. Ә тегеләр жлен белмәгәннәр Обн су алырга дип үрелгән дә. әйләнеп килеп төшкән Ник хзсгрәк барып алып кайтмадым икән, дип үкенеп туймый Фирдания —Кияүгә чыкканмы сон ул?
—Берәү белән никахланышкан булган Гнк анасын ташлап чынап китә алмаган. Ә иренен хаста карчык белән бер фатирда яшисе килмәгән Шуиын аркасында Фирдания беренче баласын төшергән, дшән сүзләр йори Шуляймы-ыни'
— Шуннан соң бата таба алмый булып калган, диләр
—Ире белән торалар микән сон?
—Юк инде! Тегесе каядыр китеп барган.
Ленизаның күз аллары томаланып китте. Әле генә яктырып балкыган ай тотылгандай булды...
—Хәзер ялгыз яшиме?—дип сорады Лениза.
—Анасы үлгәч, бер ир белән никахланышкан. Тегесенен хатыны үлгән, өч баласы бар.
—Кеше балаларын тәрбияләргә калган икән алайса.
—Ул аны авырга алмый. Киресенчә, Ходайның рәхмәте дип кабул итә.
Юеш тәлинкәләрне коры тастымал белән сөртеп торган Лениза, эшеннән туктап, Рәйсәгә текәлде:
—Анасы үлсә дә, авырга алмый, ире ташлап чыгып китсә дә, баласыз калса да... Ул ничек була инде?
Рәйсә дә эшеннән туктады, башын күтәреп, күзлекләре аша көлемсерәп
ана текәлде:
—Хак тәгаләгә чын күңелдән ышанганга шулай,—диде.—Син белмисеңмени: иманлы кешеләргә яшәү жинелрәк бит.
—Кая җинел? Чир-чор, кайгы-хәсрәт дигәнең дин тоткан кешеләрне дә әйләнеп үтми. Аларнын да башына төрлесе килә.
—Дога кылып кына бәла-казадан котыла торган булса, ул инде Алданын рәхмәтен сатып алу булыр иде. Чын күңелдән ышанган кешенен рухы нык була, шуңа күрә кайгыларны ул жинелрәк кичерә. Чөнки үзен беркайчан да ялгыз хис итми. Ходай мина юлдаш, ди. Хәер, Фирданиянең ялгыз булганы юк та. Абруе бик зур бит. Мәчет салганда да хезмәте күп кергән. Дин сабакларын да күбрәк ул укыта. Мулла итеп куярлар иде—итәге комачаулый... Күптән түгел яхшы гына йорт салып бирделәр үзенә. Байлар әйтә, шундый мөхтәрәм кешене тыгынлыкта яшәтү гөнаһ, диләр.
—Шөгыле доходлы икән үзе,—дип чәнчеп алды Лениза.
—Бу шәһәр өчен ул үзе зур табыш! Мәчеткә барып егылмаган кеше сирәк Ахыр чиктә берәүнең дә йомышы төшми калмый.
—Син үзең дә абыстай кебек сөйлисең,—дип куйды Лениза.
Рәйсә көлеп җибәрде:
—Укытучы ич мин, элеккечә әйткәндә, шул ук абыстай... Алай да Фирданиягә житеп булмый. Кая-а-а! Мәчеткә дә ике-өч кенә тапкыр кергәнем бар. Әмма иманым калбемдә!—Рәйсә юеш кулын күкрәгенә куйды.—Әгәр Ходайга ышанмасам, газиз әнкәемне бүген ничек искә алыр идем?.. Имансыз яшәп булмый! Мин болай уйлыйм: атам-анам миңа кан, җан биргән, исем, тел биргән. Алар мина иманын мирас итеп калдырган. Канны үзгәртү мөмкин түгел Исемне дә, туган телне дә алыштырып булмый. Дин дә шулай уктыр, дип уйлыйм. Аллага ышану—ул мәхәббәт кебек бит. Яраткан кешеннен бу ягы яхшы, бу ягы җитешми, дип уйламыйсың. Фәкать яратасын гына. Чын күңелдән ышанган кешенең Ходайга мөнәсәбәте мәхәббәт белән охшаш. Аерма шунда: кешегә булган мәхәббәтнең ялкыны вакыт узу белән сүрелә. Иман әһленен раббысына булган хисе—сүнми-сүрелми, ул гомерлек. Фәкать унга-сулга карамыйча, икеләнмичә-шикләнмичә ышанырга гына кирәк.
...Бу табын, аннан сонгы сөйләшү Ленизаның бәгыренә шырпы кадагандай итте. Бу шырпы—шул ук көнләшү иде. Фирданиядән көнләшү иде бу. Кара син аны. әбисеннән-әнисеннән өйрәнгән догаларның рәхәтен ничек күрә, ә! Югары белеме дә юктыр әле, мөгаен. Анысын сорарга башка килмәгән. Төскә-биткә дә Ленизадан артык түгел бит үзе. Нишләп ул шулай кеше арасында кайнап, шул ук вакытта җан тынычлыгы белән яши, ә Лениза үзенә тынгы таба алмый, эчен туктаусыз яндырган сагыштан башын кая куярга белми?..
Ленизаны балачактан догалар укырга өйрәтүче булмады, бар белгәне «бисмилла» белән «аллаһе әкбәр»дән артмады. Анысын да күрше-күлән әби- сәбидән генә отып алды. Чөнки үз әбисе партия члены, алар яшәгән кечкенә шәһәрнен активисты булган, халыкка атеистик тәрбия бирүдә катнашкан, ягъни дингә каршы көрәшкән
Дөрес, коммунистлар хакимияте җимерелгәч, дин тоту, мәчеткә йөрү мактаулы гамәл булып саната башлады. Элеккеге коммунистларның шактые койрыкны бик тиз борып салды да. хатын-кыз җенесеннән булганнары башына яулык урап, ир-ат кәләпүш киеп, мәчет тирәсенә сырышты Ин өлгерләре хажга барып, дөнья күреп тә кайттылар Бер ишенә мондый бәхет бөтенләй бушка тәтегән, аларнын сәяхәтенә акчаны гарәпләр биргән, диләр. Элеккеге кызыл авыз коммунистлар хажи-хаҗия булып йөри хәзер
Сонгы елларда Ленизанын әбисе дә бисмилласыз ашарга утырмый, дога кылмыйча табыннан кузгалмый. Догаларны ана ата-анасы өйрәткән Балачакта хәтергә сенеп калган нәрсә онытылмый, онытылса да. кирәк чакта бик гиз искә төшә шул. Хажга барырга да җай тапкан булыр иде әбекәй, чире җибәрми.
Ничек болай үзгәрде сон әле ул?.. Нәрсә диде әле бүген Рәисә ’ Аллага ышанган кеше ялгыз булмый, дидеме? Ялгызлыктан котылу чарасын тапкан әбекәй...
Ә менә Ленизага ялгызлыктан ничек котылырга? Ире янында булса ла. асылда ул да ялгыз биз . Өстәвенә башкалардан түбән кеше, ким кеше Төшеп калган, дияргә була..
.. Шул көннәрдә Ленизага янә бер зш тәкъдим иттеләр— заволнын бер лаборанты бала тапкан икән лә. шунын урынында эшләп торырга Инженер да түгел, технолог та, нәкъ менә лаборант булып Үзен кебек югары белемле кешеләрнең йомышын үтәргә Ул да вакытлыча
Кызыгырлык түгел иде бу. Өйдә бер килешеп, бер тешләшеп яшәп яткан чаклары иде, кичен Лениза бу эшкә дә күнеле тартмаганын әйткәч. Мидхәт читкә карап
—Яхшырагы юк бит әле,—диде —Эшләп кара Ошамаса. чыгып китәрсен. —Аннары, үзалдына уйлангандай -Өйдә тик яткан хатыннарның башында таракан үрчи, диләр.—дип куйды
Лениза пырлый башлагач, каршы әйтмәде үзе Химия буенча яна чыккан журналлар алып кайткан икән, баш-аягы белән шуларга чумды Күгенә ак- кара күренми, һаман шул Норвегия галимнәре белән узышуында иде ул Кышкы аяз бер көнне Лениза Рамиләне чанага утыртып, һава суларга алып чыккан иде. Мидхәт, шимбә булуга карамастан, япенә китте, ә хатын иренен бу рәвешле чамадан тыш эшем кешесе булып кылануын өйлән чыгып качарга бер сылтау гына дип уйлый иде. Гротуарда әрле-бирле арба гартын йөргәндә, анын күзенә кояшта ялтырап яткан карда, ак бәс сарган агачлар да күренмәде, чөнки эче поша иде
Менә күрше подъезд каршына куе зәнгәр гөстәгс «Рено» килеп туктады Анын алгы ишегеннән саллы гәүдәле, похтә киенгән урта яшьләрдәй.- ир кеше тоште дә, арткы ишекне ачып эчкә кулын сузды ») аннан Аннан Ин көтгә кызлар гына кия торган яшел төстәге кайры тун кими, ак шәл бәйләын Фирдания килеп чыкмасынмы! Нинди ханбикә ширсен
Коръән ашыннан сон Ленизанын бәгыренә кадалып калган шырпы кузгалып, түзә алмаслык сызландырып чәнчи башлады Нишләп бу хатын шулхәтле абруйлы да. нишләп Лениза болай түбән ’ Мәчет шулай күгәрәме әллә кешене?
Ул арбаны дыңгырдатып, трамвай тукталышына китте
...Карагай бүрәнәләрдән төзелгән икс катлы мәчет шәһәрнен читендә.
борынгыдан калган агач йортлар арасындагы бушлыкта әллә каян күренеп тора иде. Трамвайдан төшкәч, күз күреме киңәеп, сулыш иркенәеп китте. Кар белән ышкып агарткандай, күк гөмбәзенең бер ягында кечерәеп- тыйнакланып калган кояш тәлинкәсе эленеп тора, аны кин генә нурлы боҗра уратып алган. Ана үрелгәндәй, мәчетнен нечкә манарасы очында урактай ай елкылдый.
Эче илаһидыр бу бинаның, юшкын баскан күңелләрне тазартырлык, тынгы белмәгән җаннарга ял бирерлек тылсымлы көч бардыр анда. Бер кулына Рамиләне күтәреп, икенче кулы белән арбасын тартып, кин баскычтан кызгылт-сары такта ишеккә таба менгәндә, Лениза нык дулкынланган иде. Тирән сулыш алып, авыр ишекне ачты... Шыгырдаган тавышны ишетеп булса кирәк, эчке өч ишекнең берсеннән, сул яктагысыннан, башына чәчәкле шәл бәйләгән, бөрешкән чырайлы, кечкенә буйлы карчык килеп чыкты. «Исәнмесез» дигәнгә «вәгаләйкем әссәлам» дип җавап биргәч:
—Ни йомыш?—дип сорады.
Кулына бала күтәргән Лениза аптырабрак калды: ничек дип әйтергә?
—Сәдака бирәсе итсәң, менә монда сал,—дип, карчык диварга беркетелгән тар авызлы калай савытка күрсәтте.—Әрвахларыңның исемнәрен язып алып килдеңме? Юкмыни? Хәзрәт Коръән чыкканда язганнарның һәммәсен телгә ала, берсен дә калдырмый. Монда язсаң да була, кәгазь-каләм бирермен.
Нинди әрвахлар?! Ленизаның йомышы бөтенләй башка лабаса.
—Мин... Карап чыгарга мөмкинме?
—Аяк киемеңне алыштыр.
Карчык кырыйда тезелеп киткән эреле-ваклы башмакларга ишарәләде һәм уртадагы ишекне киң итеп ачып куйды.
Лениза Рамиләне идәнгә бастырып, итеген салды, башмак киде дә, кызын җитәкләп, бусагадан эчкә атлады.
Бинаның эче өч яктагы зур тәрәзәләрдән төшкән яктылык белән тулган. Диварларында гарәп хәрефләре белән сырланган такталар эленеп тора. Идәненә тоташ келәм җәелгән иркен зал буп-буш, фәкать каршыда ике ягына култыкса ясалган кечерәк кенә күтәренке урын бар.
Артгарак торган карчык Ленизаның ниндилеген чамалаган иде инде. Гомерендә беренче тапкыр мәчет бусагасын атлаган бер ул гына түгел... Әбекәй аңлатма бирүне кирәк тапты:
—Анысы мөнбәр, җомгада, гает көннәрендә мулла абзый шунда басып вәгазь укый,—диде.—Кәгъбә шул якта.
Лениза аптырашта иде. Фәкать шушы гынамы? Ә кая тылсымлы көч?.. Лениза биредә үзен эчтән ныгып киткәндәй итеп сизми, киресенчә, югалып калгандай тоя иде. Чит-ят иде ана бу мохит...
Ул кире өйалдына чыгып, итекләрен киеп азапланганда, тышкы ишектән салкын буга уралып, каракүл тун, шундый ук каракүл түгәрәк бүрек кигән, кечерәк кенә буйлы, түгәрәк битле, кыска сакал-мыеклы. утыз бишләр тирәсендәге кеше килеп керде.
—Әссәламәгаләйкем!—диде көр тавыш белән.-Хода өүенә килденмә? Хоп, хоп, мәйле!
Ленизаның колакчынлы күксел кеш бүреге эченнән бүселеп чыккан чәчләренә, түшенә озын булып салынып төшкән зур ак шарфына елтыр күзләренең карашын бер генә сирпеде дә, уң яктагы ишектән кереп китте.
Хәзрәтебез шушы инде безнең,—диде карчык.
—Ни диде ул?
—Мәчеткә килеп дөрес иткәнсең, дип әйтте...
—Нинди телдә сөйли соң ул?
—Үзбәк ул безнең. Үзбәк ни дә, татар ни. Хак тәгалә барыбыз өчен дә
бер. Догалар өйрәнәсем килсә, безлә китапларнын төрлесе бар. Гарәпчәләре дә, урыс хәрефләре белән язылганнары да. Татарча аңлатмасы да бирелгән Казаннан да кайтартабыз, үзебез дә үрчетәбез. Догалар өйрәнергә ниятләсән. исеменне теркәп куям. Күбесенен Фирданиядән укыйсы килә. Теләсән. ана язармын
Лениза, ашыгып, кесәсеннән акча янчыгын чыгарды да. кулына эләккән илле сумлыкны калтыранган бармаклары белән дивардагы тартманын тар авызына кертә алмыйча азапланды. Аннары көйсехтәнә башлаган Рамиләне күтәреп, чыгу ягына борылды
— Кая киттен? Әрвахларыннын исемнәрен яз.чалын бит әле?—дип кычкырып калды карчык анын артыннан
Хәлбуки, рухына терәк эзләп бәргәләнүче бер Лениза гына түгел иде Шундый берәү завод лабораториясендә үк бар икән Зәнгәр халатлы җыештыручы хатынга кайсы Сәгъдәнә, кайсы Серафима дип знләшә. бу бик тә сәер иде
Ленизанын мона гаҗәпсенүен күреп
—Үзебездә буталып беттек инде без анын белән—.тиделәр —Паспортында Сәгъдәнә дип язылган, фамилиясе Исламова Үзе әйтә, чукындырганда атакай мина Серафима дип исем кушты, ди
—Чиркәүгә барып чукынганмыни'—дип сорады хәйран калып Лениза
—Ул анда гел барып йөри, бер дә эзен суытмый Чиркәү активисты булган' Анасы оятыннан кая керер тишек тапмый, лиләр Борынгы ишаннар нәселеннән икән бит үзләре Исемнен дә матурын кушкан булганнар Сәгъдәнә—«бәхет йолдызы» дигәнне аңлата икән Муллалар белми ку шмас Тик мона ярамаган. Серафима килешлерәктер
— Ире урысмы әллә?
— Ире юк анын Аерылышканнар Улын берүзе үстерә
Үзенә кырын караганнарын сизгәнгә булса кирәк, чандыр гәүдәле, җирәнсу чәчле, илле яшьләр тирәсендәге Серафиманын чырае каранпа. кыланмышлары шактый тупас иде.
Кызык, нәрсә тапты икән сон ул чиркәүдә-’ Анасынын каргышыннан курыкмыйча, ни дип анда барып егылды икән ”
Үзләренен каршысынла биегәеп утырган чиркәүгә күзе төшкән саен Лениза Сәгъдәнәне уйлап куя торган булды. Ишан нәселеннән икән бит үзе Мәчеткә дә баргалагандыр. Тик менә бит. күнеле ятмаган Рухына таянычны, җанына юанычны чиркәүгә барып тапкан Күрәссн. анда бөтенләй бүтәнчәдер Кереп карарга иде ничегрәк икән ’
Әмма тора салып барып керү ничектер уңайсыз кебек иде Бусаганы аз зл\ г > чукыну тиеш бугай әле Киноларда шулай күрсәтәләр Анысын ук булдырып булмас шул...
Андый чакта бер жае чыкмый калмый, монда ла шулай бутлы Иргә н г иде. кар эри генә башлаган чак Ленизанын теше сызлый иде пиеннән сорап китеп, врачка барды Кайтканда чиркәү турыннан у »ып бара иле тротуар кырыена автобус килеп туктады. Аннан дистәдән артык кеше төште Күбесе өлкән яшьтәге хатыннар Чалбар, куртка кигәннәр муеннарына фотоап паратлар асканнар
—Безнең шәһәрнен соборын унтугызынчы гасыр башынди ук салганнар дип төркемгә борылып сөйләргә кереште яшь кенә бер катын Экскурсовод иде бу. төркем исә. мөгаен, читтән килгән турист зардыр
—Әйдәгез, эчкә узыйк.—диде экскурсовод Чиркәү үэенен борынгы иконостасы белән данлыклы
Болар—карарга килүчеләр генә, туристларга чиркәүгә керүгә чукыну мәҗбүри түгел. Лениза бер-ике адым ара калдырып, төркемгә иярде.
Бик иркен бинанын эче ян-якларда күләгәгә уралган, уртасына биек гөмбәздән яктылык төшкән иде. Каршыда алтынга манылган иконостас, анын алдындагы өстәлдә бихисап шәм яна... Экскурсовод хатын диварлардагы сыннарга, иконаларга күрсәтеп, аңлатмалар биргәннән сон:
—Әгәр теләсәгез, мин руханиларның берәрсен чакыра алам,—диде,—Бәлки, сорауларыгыз булыр.
Руханины көткән арада, тыенкы тавыш белән үзара сөйләшүләр колагына кереп, Лениза бу төркемнен шәһәр янындагы санаторийдан икәнлеген анлады Анда күп яклардан килгән халык ял итә. Арада төрле дин әһелләре бар иде.
Түр кырыйдагы күләгәдә шәйләнгән ишектән озын кара җилән кигән, шома кара чәчле, юка кара сакаллы, ак чырайлы, егерме бишләр тирәсендәге ыспай егет чыкты. Якын танышларын очраткан кебек, ачык йөз белән, шул ук вакытта вәкарь саклап:
—Исәнмесез,—диде —Хуш килдегез безнең храмга. Ул сезгә ошагандыр, дип өметләнәм, әгәр сорауларыгыз булса, үзем белгән кадәр җавап бирергә әзермен.
Сораулар башта бинаның үзе хакында булды: кайсы архитектор төзегән, кемнәр хисабына, ничек ул коммунистлар заманында җимерелми калган. Биредә күп еллар китапханә булган икән. Өч ел элек кенә китапларны башка урынга күчергәннәр, бинаны өр-яңадан төзекләндереп, бизәгәннәр Иконостасы моңарчы музейның чоланнарында сакланган булган икән, хәзер менә кире кайтарып урынына куйганнар.
Егет бик гади сөйли, ара-тирә генә «слава господу» дигән сүзне кыстырып куя иде. Тавышы ягымлы, карашы җылы, бик игътибарлы.
—Сез кайда укыдыгыз?
Егет Мәскәүдә дини академия тәмамлаган икән.
—Бу заманда бик күпләр дингә ышанмый бит инде. Чөнки балаларга дини тәрбия бирелми. Хәзерге яшьләрнең ата-аналары динсез үстерелде. Күпчелек чиркәүгә йөрми... Алла каршында гөнаһлары зурдыр. .. Теге дөньяда андыйларнын һәммәсе тәмуг кисәве булыр микәнни'.’—дип сорады берәү.
—Бог һәммәсен күреп-белеп тора. Ул адәм баласына акыл биргән һәм сайлау мөмкинлеге биргән. Әгәр дә кеше көн саен шушы чиркәү яныннан узып йөрсә дә, аны күрмәгәндәй узып китә икән, бирегә кереп бер генә тапкыр да дога кылмый икән, ул инде үз юлын үзе сайлаган, дигән сүз. Ул юл бог кушкан тарафка илтә торган булмас. Әгәр дә кеше дин турында беркайчан да, берни дә ишетмәгән булса, анысы икенче мәсьәлә. Ләкин бар микән ул андый кеше? Хәзерге вакытта биредә безнең чиркәвебез күтәрелеп балкып тора. Шәһәрнен икенче ягында мәчет. Шулай итеп, кеше үзенә бирелгән сайлау мөмкинлегеннән файдалана ала.
—Хәзер халык күп нәрсә укый, күпне белә,—диде берсе —Алла күктә диләр, ләкин менә күпме космонавтлар очып йөри, айга да менеп төштеләр, беркемне дә күрмәгәннәр бит...
—Ходай безгә әйткән кадәресен әйткән.-диде рухани.-Әйткәнен әйткән,- дип кабатлады ул.
Егет бу сорауга җавапны шуннан уздырмады. Дәвамы Ленизаның күнеленлә үзеннән-үзе туды: «Ә әйтми калдырганы күпме?!. Ләкин ник әйтми калдырган? Адәм баласының аңлап җиткерерлек сәләте булмагангамы1 Ләкин безгә сәләтне ул биргән бит!..
-Теләсәгез, мин сезгә бер брошюра бирәм.-диде рухани.-Анда дөньяда иң юш таралган диннәр—христиан, буддизм, ислам, иудаиэм турында кысклча гына мәгълүмат тупланган.
Ул. эчке яктан алып чыгып, китапчыклар өләште Егег белән хушлашып, чыгып барганда, арадан берничә кеше ишек янындагы тартмага акча салып, нәрсәдер пышылдадылар, башларын иеп ашыгып чукындылар.
Урамы чыккач, үзара әкрен генә сөйләшеп, автобуска таба киттеләр Аргтанрак барган ике хатын татар икән, үзара пышылдашып азлылар
— Боларнын батюшкалары көчле Буыннары арасында өзеклек б\ змады шул.. Христиан академияләре беркайчан ябылмады. Ә беэнекеләрнен берничә буынын өзеп ташладылар... Тамырдан аердылар Рухиниларыбызнын күбесенә белем җитешми...
•Ходай адәм баласына акыл биргән һәм сайлау хокукы биргән- Нәрсәгә инанырга, ничек яшәргә, нинди гамәлләр кылырга—монысы анын үз ихтыярында.
Ләкин менә Ленизага нишләргә'’ Әллә сон ялгызын гына шушы рухани янына кереп кинәш сорарга микән? Ярый, бардын ли. чакырып чыгардын. ди. Шуннан? Ни дип сүз башларсың? «Ирем мине яратмый. Анын мәхәббәтен ничек кайтарыйм?*—дияргәме? Ходай язмаганны
Юк. туктале, анын берәр тәртибе булырга тиеш Ленизанын күп киноларда күргәне бар: авыр кайгылардан арыныр әмәл тапмагач, якты дөнья кара нж булып күренгәндә, иманлы кешеләр гыйбадәт йортларына барып Аллага сыгыналар. Әлбәттә, ул киноларның геройлары христианнар Күпчеген- фажигагә дучар булган яшь. чибәр хатыннар Ә чиркәүләр газлы, би зәк ю Зур. биек бинанын түрендә изге ана—Мариянсн сурәте Менә анын каршына ак яулык бөркәнгән гүзал хатын килеп баса, догалар пышылдап зс 11әнә. кү яшьләрен түгеп, мон-зарларын сөйли Шуннан үгенә юаныч, җиңеллек таба Христианнарда «исповедоваться* дигән йола бар Аны игу гаи » кино глр ы бик матур итеп күрсәтәләр. Кеше кечкенә генә куышка кереп > г ыр.1 һ .м оар булган әрнүләрен сөйли, жанын ачып бирә Бу инде кайдадыр *и к- к п күк өстендәге Ходага ялвару түгел. Ул ера-ак Ә монда, куыш ю ошармын икенче ягында, сине ишетеп торучы бар Зарларын. гогер ь*рен иим шдер сәбәпләр аркасында, күкләргә күтәрелеп. Ходага барыгг ирешм,*.ә • - гки. сүзенне аңлаешлы итеп әитегг бирә алмасан—ул сине гозән-р үтенеченме кабул итүен сорап. Ходага үзе дә мөрәҗәгать изәр
Бу бик анлаеиглы гамәл булып тоелды. Алай да орды-бәрде »ш I эш түгел... Лениза янә Сөгъдәнә-Серафиманы исенә төшерде
Җыештыручы хатын читтән караганда плм кырыс күрег >п ик..*н Сү кушсаң, тиз ачыла, сөйләшергә ярата икән үзе. «Сезнең белән кинәшәсе килә иде»,—дигәч, тәмам яктырып китте
Шкафлар, өстәлләр белән бүлгәләнгән иркен габораториямен бер почмагында аулак урын Сыр *>р чү гм.*к1«# ү*. »■
ул. Төшке аш вакытында алар, шунда ышыкланып, үрыидикиргл кара каршы утырдылар Сәгьдәнә-Серафима сүзнен четерек ч- 1 , ’
алган иде инде. Кызыксынудан соры күзләре яна. какча ннакдары . иныи чыккан.
Иң яхшысы—үгезне мөгезеннән тоту иде Лениза әйләнеп-тулганып тормады, туп-туры
-Сезнен исповедоваться иткәнегез бармы ’ гии сорады Серафима елмаеп җибәрде. Азгы теше төшкән икән Ку тиырыргл. мөг-асн акчасы юктыр инде».-дигән уй уюы Ленизанын башыннан
—Чиркәү дәме? Нишләп булмасын1—диде Серафима Исгк ик к ни и. I гггү бик кирәкле, и зге гамәл биз ул
— Ничек-ничск эшләнә сон ул?
— Әллә сез дә бармакчымы?
4. <х У • М I
Хатыннын йөзеннән, күзләреннән хәйләкәрлек катыш сөенеч бөркелде.
—Болай гына... Беләсем килә...—диде Лениза карашын пальма яфрагына төбәп —Киноларда күп күргән бар... Дөрес күрсәтәләр микән, дим...
—Кино нәрсә ул! Үзен кылганда бөтенләй икенче! Ин элек өч көн пост тотарга кирәк. Хайваннардан алынган азыкларны—ит, сөт, йомырка, балык ишене ашарга ярамый. Тәнеңне сафландырырга, тазартырга кирәк. Юынырга, мунча керергә. Һич булмаса, ванна. Ин мөһиме—жанын чиста, саф булырга тиеш. Гел яхшыны гына уйларга, матур гамәлләр генә кылырга. Шуннан соң атакай янына барасың. Тезләнәсең. Ул синең башына кара тукыма ябындыра. Тукыма үзе кара, ә эче нур белән тулы.. Чөнки ул синең үзеңнән, изге ниятләреннән бөркелә. Атакай синнән, вөҗданын нидән тынгы тапмый, дип сорый. Чын дөресен сөйлисен. Берни дә яшермичә. Аннан сер чыкмаячак. Ул синең гөнаһларыңның Алла тарафыннан ярлыкалганын әйтә, догалар укый, моннан бүтән начар гамәлләр кылмаска куша. Монда ин әһәмиятлесе—ихластан ышану...
—Юк, мин гөнаһлар турында түгел...
—Бер гөнаһсыз адәм булмый инде. Исповедоваться итәргә теләк туган икән, димәк, нәрсәдер бар. Сөйләп бирерсен.
—Минем башка... Мин киңәш сорамакчы идем.
—Нәрсә турында?
—Ирем хакында... Безнең мөнәсәбәтләр...
—Алланың кодрәте чиксез... Син иренне дә алып кил атакай янына! Икегез берьюлы исповедоваться итсәгез, гел дә әйбәт булачак. Бер-берегезне рәнжеткән булсагыз, атакай кичерер. Килештерер. Күңелләрегезгә нур тулыр...
Лениза ачы елмаюын яшерә алмады: Мидхәтне чиркәүгә алып барыргамы0!
—Якшәмбе көнне службага кил әле син,—диде Серафима анын икеләнгәнен сизеп.—Шунда һәммәсен аңлатырлар. Анда без бик изге эшләр башкарабыз. Гарипләргә, ятимнәргә, мескеннәргә ярдәм итәбез. Хәйрия жәмгыяте оештырдык. Киелгән киемнәрне җыябыз да, тәртипкә китереп, бик арзан хакка, аяк ялы бәрабәренә дигәндәй, мохтаҗларга бирәбез. Акчалата ярдәм җыябыз. Анысы тагын да әйбәтрәк. Әгәр мөмкинлеген булса, хәзер үк бирә аласын. Саваплы булырсын...
Лениза, сумкасын актарып, кулына эләккән йөзлекне анын учына тоттырды да. уйлап карарга вәгъдә итеп, урыныннан кузгалды. Ул көнне Серафима тарафына бүтән карамаска тырышты.
«Иә инде, нәрсәгә дип ана шул хәтле акчамны бирдем?»—дип тә үкенде.
Кара сакаллы яшь кенә егет каршына тезләнеп, башына кара япма бөркәнеп, «иремнең күнеле сүрелде, нишлим?» дип зарлануны ул берничек тә күз алдына китерә алмады. Ярый, зарланды да. ди. Аннан гына ни үзгәрер сон?..
Серафима сөйләгән йола бөтенләй дә ул күз алдына китергәнчә булып чыкмады.
••• Мидхәт гадәтенчә эштән соңарыбрак кайтып керде. Зал ягында битен марля белән ураган хатынны күреп, башта танымады.
—Кунак бармыни әле бездә?
Хатын башын аска ия төшеп:
—Чакырылмаган кунак әле бу,—диде. Аның битен ике яклап төргән марля өстеннән күзлек ырмавының саплары сузылган иде. Пыялалар аша атылган күз карашыннан, аннан да бигрәк тавышыннан Мидхәт Рәйсәне танып алды
—Ни булды?
Аш бүлмәсе ягыннан Лениза чыкты да, шактый ук кычкырып:
Өйләрендә савыт-саба шалтыраган. Татинкә тиеп киткән —лиле Анын тавышында һич тә урынсыз шаяру чагылып узгандай буяды. Мидхәт исә тәмам аптырашта иде —Рәмие кыйнадымы әллә?!
—Шул инде, кем булсын...
—Үзе кая сон әле?
—Милициядә.
—Син тапшырдыкмы әллә?
—Ә нишләргә тиеш идем мин? Йөгереп барган идем, ияреп килделәр лә. алып та киттеләр
— Кайчан булды инде бу хәлләр?
—Кичә кич. Бүген милициягә шалтыраткан идем, иртүк чыгарып жибәрдек. диделәр Берәр атна булса да ябып тотмаганнар шунда'
—Элекке кебек унбиш сугкыга утыртмыйлар бугай шул хәзер, диде Лениза.
Рәисә Мидхәткә рәнҗешле караш төбәп:
-Ирләр бер-берсен яклый шул ул! Син дә гел аны яклыйсын бит лиле Мидхәт алгы бүлмәдәге элгечкә курткасын озаклап урнаштырган булып азапланды. Рәмиснен завод каршындагы базарда сату итүче. Роза исемле яшь кенә ирсез хатын белән бәйләнгәнен белә иле инде ул Акылына кил. гаилән әйбәт, хатынын менә дигән, дип үгетләде дә Амрән чәчле, акаеп торган соры күзле Розаны балга манып бирсәләр дә ымсынмас идем, дип тә карады.
—Нигә ямьсезләнеп иориссн?—диде
Рәмиснен тулы иреннәре җәелә, майлы күхләре кысыла, .пардан бал саркыгандай була:
—Ә без ямьсезләнмибез Матур гына итеп, матур гына —ди һәм куллары белән мәгънәле хәрәкәтләр ясап куя
Кичләрен еш кына Рәисә Мидхәтләргә телефоннан шалтырата. Рәмиенс күрмәдеңме, дип сорый Мидхәт, билгеле инде, әшнәсен коткару ягын карым
— Бер цехта авария булды. Рәмттс шунда калды, сонрак кайтыр <Э бәлки, иртәнге сменага хәтле цехтан чыга алмас -кебек тозсы з сүзләр сөйли
Боларны күреп-ишетеп торган Лениза ана чәнчеп-чәнчеп карап «па.
—Бу кадәр дә ата ялганчы икәненне белми идем аде. ш — Кеше хатынына шулкадәр ялганлагач, үз хатыныңны ничек кенә алламыйсын икән?
Менә хәзер Рәйсә мөлдерәп карап торганда. Мидхәт үзен бик уңайсыз хис иттте.
—Теге көнне син мина, заводта авария булды, дигән иден. диде Рәйсә Мидхәтнсн күзенә туры карамый тына —Ә мин бардым анда Авария заводта гүгел, башка жирдә булган Күптән күнелем сизеп йөри иде инде —Әллә берәрсе белән тоттынмы ?—диде Лениза ку и әрен зур ачып —Толым., дияргә була. Бик озак ишекне ачмый тордылар Аннары, мин өсләренә диярлек барып кергәч, жыен юк-барны сөйли башлады ыр Имеш йомыш белән кергән Ялгыз хатында ир кешенен нинди йомышы булуы билгеле инде Шкаф ишеген рәтләргә кергән, имеш Үз өендәгеме рәтләмәгәнне
—Шунда талашып сугыштыгызмы атдә'.’
—Нишләп сугышыйм Алар өчен оялдым Борылдым да йөгереп кайтып килем. Ул кайткач, кертмәдем. Ул ишек биген тибеп очырды ла мина китереп бәрде.
— Бер бәрүдә шулай иттеме?
-Күзлеккә эләкте Ырмавы басыл, борын сөяген сындырган Рәйсәнсн күзлек пыяласы астыннан яшь тамчысы тәгәрәде Рәмиснен
күңелендә анын башыннан сыйпап юату теләге уянган иде. Әмма аш бүлмәсенең ишеге төбендә сынап карап торган хатынына күз салгач, дәшмәде. Юыну бүлмәсенә кереп китте.
Лениза бәрәнге, колбаса, сыр ише ризыклар куеп, табын әзерләде. Чәй янында Рәисә ничектер йомшап киткәндәй булды.
—Беренче тапкыр ул кайтмаган төнне бик каты елаган идем,—диде.—Бербер хәл булгандыр, дип уйладым. Радиодан, телевидениедән көннен-көнендә юкка чыккан кешеләр турында сөйләп торалар бит. Мин дә милициягә бардым. Астыртын гына елмаештылар да, өч көннән килергә куштылар. Тәртибе шундый икән. Югалганны өч көн үткәч кенә эзли башлыйлар. Ә ул ике көннән әйләнеп кайтты. Мин елыйм, ул авызын ерып көлеп тора. Яратуың хак икән, инде ышандым, ди.
Кыскасы, ямьле күренгән йортта бик тә ямьсез хәлләр барлыгы ачыкланды. Хәер, гел яктыдан гына торган гаиләләр бар микән ул? Кояш ничаклы якты балкыса, күләгәләр дә шулкадәр куе була. Болыт каплаган җирдә генә дөнья һаман бертөрле.
Мидхәтнең нечкә бер тамыры сулкылдап куйды. Йа Раббым, мондый хатынга орган ирнең кулы корыр!..
—Һәммәсенә чыдар идем, кимсетүенә түзеп булмый,—диде Рәйсә әрнеп.— Кешелегемне бетерә. Әллә ничек үземне үзем санга сукмый башладым Тормышыңны дунгыз белән бәйләсәң, анын белән бергә урам канавында аунарга туры килә икән. Мин шуны аңладым. Житте! Аерылам!—диде Рәйсә сынын турайтып, катгый итеп.—Үземне кызганмасам, баланы кызганырга кирәк. Минем дә кешелегем бетсә, ул ничек үсәр?
—Ирсез яши торган кеше түгел син, берәрсенә чыгарсын әле,—дип куйды Лениза.
—Безнен базар үткән инде...
— Берәрсенен ирен тартып алырсың. Хатыннарын яратмаган ирләр җитәрлек.
Мидхәт аларны читтән генә күзәтеп утырды. Үз сүзләренең хаклыгына нык ышанган Лениза кунагына астыртын бер көлемсерәү белән карап-карап ала, тавышында да ниндидер бер үчекләү бар. Әмма Рәйсә моны сизми, үз хәле хәл, гамьнәре зур иде...
—Бакча сараеның ишеген ничек кирәк алай әмәлләштереп куйган идем инде,—диде ул.—Биген ясый алмыйм. Көрәк-сәнәкне куяр урын юк..
—Ял көнне барырбыз да. куеп кайтырбыз. Нәрсәсе бар анын,—диде Мидхәт.
Бакчадагы күрше-күлән арасында Мидхәт иң уңганнардан санала иде. Жирне алган көзне үк, һәммәсеннән алда, акча тотмый гына бер сарай әмәлләп куйды. Бакчачылык җәмгыятенең биләмәсен койма белән әйләндереп алганда, бик күп такта башларын кисеп ташладылар. Мидхәт шуларны сорап алды да, стеналар корыштырды, эчтән катыргы белән ышыклады. Ишек куйды, тәрәзә уйды. Түбәсен калдык-постык толь кисәкләре белән япты. Эченә ятак, өстәл ясады.
Рәисәләрнең җире ширкәтнең икенче башында, шунлыктан сирәк очрашалар иде. Бер узып барганда, ул, Мидхәтнең сараен күреп:
—Рәмие шушындыйны булдырса, башканы сорамас та идем,—дип көрсенеп куйган иде.
Рәмиснен исә күңеле башкада—яр буенда балык тотуда, дуслар белән шашлык кыздырып ашауда, әргән тартып җыр җырлауда...
Буш кул белән барасы килмәде, Мидхәт андый очракта бүләкнең ин кыйммәтлесен—бер капчык күгәрчен ашламасы күтәреп барды. Мондый хәзинәне ул үзләренең йорт чормасыннан җыеп ала... Мидхәт шнек төбендә аркасына биштәр асып азапланганда, Лениза сиздерми генә янәшә торган
капчыкны кыймшатып карады -Аркасында биштәр, җилкәсендә шушы капчык... Ничек өстерәп барыр икән0—дип уйлады —Рәйсә дигәндә көчен кызганмый!» Үзләренә шундыйны алып барганда ирен кызгану Ленизанын башына килмәгән иде, әлбәттә...
Ләкин урынга барып, ачык һавада чирәмгә урнашкач һәм эшкә керешкәч кенә Мидхәт үзенен ялгышканын анлады: капчык белән ашлама түгел, келәшчә, чүкеч, кадак, стамеска алып килергә кирәк булган. Корал эшли, ир мактана, дигәннәр, коры кул белән әллә ни эш майтарып булмый Ара шактый ерак булса да, үзләренен сараена барып, кирәк-яракны алып килергә туры килде.
Хатыннар чирәмлектә учак ягып ашарга пешерәләр. Битен марля белән ураган Рәйсә ит турый. Лениза бәрәнге әрчи Чөкердәшәләр, көлешәләр, борчаклары бик тә пешкән кебек күренә Шунда ук бата арбатары. Илдус белән Рамилә уйныйлар Кон аяз. жилссз, асылы, түтатләрдә уткойрыклар чүпләнә, бакча башындагы агачлыктан кошлар сайраганы ишетелә Дөнья матур, һәммәсснен күнеле хуш кебек иде
Алар карашы төшкәндә генә кайтып керделәр Лениза чәй куярга ашыкты Мидхәт Рамиләнен курткасын, ботинкаларын салдырып, уенчыкларын тоттырды.
—Уйна, кызым'—диде дә. ванна бүлмәсенә юынырга кереп китте
Гөнаһ шомлыгына каршы, чәйнекне газга куеп бүлмәгә чыккан Лениза анын диванда яткан костюмын шкафка элеп куясы ит* Кулы күнегелгән хәрәкәт белән чалбар кесәсен капшады Мидхәтнен кесәләрен сш тенти иле ул. тик монарчы гаеп-кыек табылмаганга, гөнаһлы гамәле сизелми килде Ә бу юлы кесәдән конверт почмагы күренде Хат иле бу Лениза аны тартып алды да, адресына текәлде. Хат почтага «до ностребованья* җибәрелгән. Язучысы—Гомәрова Казаннан Кем ул Гомәрова? Әгәр институттан булса, ник турыдан-туры өйгә язмаган'*
Ленизанын калтыранган бармаклары конверттан вак кына зәңгәр хәрефләр белән шыплап тутырылган бер бит кәгазь һәм төсле фоторәсем тартым чыгарды. Хатыннын битен ялкын теле ялмап алгандай булды: рәсемнән ана күзләрен зур ачып, уемлы ияге белән үртәп Әнисә текәлеп карап юра иле Лениза, корт чаккандай, фотоны идәнгә ташлады ла шытырдатып хат битен
«Кадерле Мидхәт абый!—дип язылган иде анда — Синен бу хатын безгә зур шатлык булды.. *
«Бу хатын* Димәк «тегеләре*— элеккеләре лә булган * Мидхәтнен бу хакта теш агартып бер сүз дә әйткәне юк иде' Әйтерлек булса, килгән хатларны почтага барып алыр идемени ул?
Ленизанын күзләре ашкынып кәгазь битендәге юллардан йөгереп умы «Сонгы сынаулары! ы »нын унышлы \ «уына бик-бик соснлск . 1имәк Норма ия белгечләренең үкчәсенә басасыз? Мин сезгә жинү телим Мидхәт абын
Үзсмнен көчемне, кодрәтемне жибәреп торам'»
Менә кем сихерләп ята икән Мидхәтне! Менә кем кергән арага Анын карточкасы да сихерледер, мөгаен' Югыйсә, күчәре 6\ кадәр томырылып бәгырьгә үтеп карар идемени* Лениз, ул күчәрне күрмәс өчен башмагы белән басып, ышкыды. Бозган бу Мидхәтне, бозган
«Тагын кайчан кайг ырсын икән. Мидхәт абый? Синен белән сөйләшәсе сүзләр шулкадәр күп!*
Димәк, «ларкүрешкәлә., торалар- Мидхәтен Норвегия ое "еч мч- бел.»
узышканын да белә, наенен ......... . ек барганын аа Монысы инде Лсни онын
башына сыймаслык иде .
МИДХӘТ, трикосын киеп, чәчен сөлге белән ьшкыштырып юыну
и
бүлмәсеннән чыкканда, Лениза идән уртасында таш сын булып басып тора иде.
—Бу нәрсә?—дип, хатны иренен битенә китереп терәде ул.
Мидхәт бер кулы белән башындагы сөлгене артка шудырып, икенчесе белән кәгазьне читкәрәк этте. Алланган йөзендә аптырау чагылды, ул эшнен нәрсәдә икәнен анламыйрак торды.
—Каян алдын син моны?—дип сорады аннары.
—Кесәннән килеп төште! Кайчаннан бирле хат язышасыз сез анын белән?
Мидхәт каушап китте, гаепле елмайды.
—Беренче хат кына... Язышса ни? Нәрсәсе бар анын?—диде —Чит кеше түгел бит... Авылдашлар...
—Нинди авылдаш булсын ул сина! Сихерче чегәннен авылы буламыни?
—Нинди сихер?
—Әнә, портретына кара!—дип идәндәге карточкага башмак очы белән төртте Лениза.
Мидхәт иелеп, карточканы кулына алды.
—Юкка кызасың,—диде.—Яшь кыз бала турында...
—Ул кызнын самый кызган чагы, если хочешь знать! Апасынын ниләр сөйләгәнен хәтерлисенме?
—Нәрсә турында?
—Анасы белән яшерен хат алышканын... исенә төштеме? Алар икәүләшеп...
кем әле?
—Әлифә апаны әйтәсеңме?
—Менә шуны сихерләгәннәр. Шулай булмаса, ул чит кеше баласына шулкадәр хезмәт итәр идемени? Хәзер синдә осталыгын сынарга булгандыр. Сине аздырып, башка хатыннар белән буташтырып...
—Нинди хатыннар?!.
—Ниңцие туры килсә, шундый... Бозым кергән иргә теләсә кем ярый. Менә бүген дә ниләр генә кыланмадың, теге дүрткүзгә ничек кенә ярарга тырышмадың! Мина кирәк артыннан алай галопом чапмас иден әле! Ирләре ташлап киткән хатыннар кирәк сина. Мин генә җитмим! Аларнын әллә нәрсәсе бар дип беләсеңдер!
Мондый нахак сүзләрне һич көтмәгән Мидхәтнең күз алдын кызыл томан каплагандай итте, ярсуы ташып чыкты, ул үз-үзен белештермичә:
—Әйе. синдә юк нәрсәләр бар анда!—дип кычкырганын сизми дә калды.
Ялгыш ычкынды, дөрес әйтелмәде. «Нәрсәләр» түгел, «сыйфатлар» дияргә кирәк иде. Ләкин сүз чыпчык түгел, авызыңнан бер чыгып очкач, тотып алып булмый.
Нәкъ менә шул кызульпс белән ычкынган бер сүз Лениза өчен иренен хыянәтен раслый торган бик зур дәлил булып тоелды да инде. Хатыннын чырае чалшаеп, бурлаттай кызарып чыкты. Тыны кысылды, әйтер сүзләре бугазына килеп төйнәлде.
—Ах. шулаймыни? Каян белдең әле син анын андый нәрсәләрен? Күптән күрсәттеме?!
Ул кизәнеп, нык селтәнеп Мидхәтнең яңагына сугып жибәрде.
Авыртуны сизмәде Мидхәт, әмма тынсыз калды. Хатынының кулы анын тиресенә, сөякләренә орынмыйча, турыдан-туры эчкә, бәгырьгә китереп органдай итте. Һәм ул Ленизаның кулын тотып алды да. бөтен көченә артка таба каерды:
—Гафу үтен хәзер үк! Гафу үте-ен!
—Үтерәсе- е-н!..
Бу тамашаны монарчы почмактан өзгәләнеп карап торган Рамилә әнисенен итәгенә килеп ябышкан, елый, әтисенә әйтеп бетерә алмаслык рәнҗеш белән
т=-:гисси яклый-эникн кызгана| к™ <*»• б^р и**
Мидхәт Ленизаны караватка илтеп салды да. кулын ычкындырды Хатын ун кулын сулы белән ышкыштырым. сулышына буылып сикереп торды ы Поллец. Нсгодни Бар ычкын фахишән янына'-дип кычкырды - Чыгып кит хәзер үк! Эзен булмасын монла!
,./'ӘМ сикеРеп торды Да- шкафнын ачык киштәсеннән кулына кергән беренче әйберне алып идәнгә томырды. Ә кул астына аларнын туена бер ел п нан көнне заводтагылар бүләк иткән чынаяклар эләкте Алар артыннан бизәкле зур чәйнек идәнгә очты.
—Кит! Кит!
Нишләгәнен белмәгән Лениза ары-бире бәргәләнгән арада, өзгәләнеп елаган Рамиләне тезе белән төртеп екканын сизми калды —Нишлисен?! Үтерәсен бит баланы'
Мидхәт кызчыкны күтәреп алды да. ишекне ачты —Калдыр баланы' Калдыр!—дип чатлап килеп ябышты ана Лениза Алар шулай бер-бер артлы чабышып урамга чыктылар Ишек төбендәге эскәмиядә һава сулап утырган карчыклар, машиналары янында әвәрә килгән ирләр барысы берьюлы алар тарафына борылды
—Бир диләр сина баланы! Хәзер милиция чакыртам' Халисә ана' Күрмисезмени'" Милициягә шалтырат әле'-диде үзенә коч-к\әт өстәлгәнен сизгән Лениза
Бүтән тиясе булма! Кара аны'—дип. Мидхәт мышык-мышык килгән Рамиләне җиргә бастырырга мәҗбүр булды
Һәм, абына-сөртенә йөгереп, йортнын икенче ягына китеп барды Карчыклар анын артыннан
— Карале, бу да эчүгә сабышкан икән Рәтле генә күренә иде -дип сөйләнеп калдылар.
Тирә-якта ял көнендә кичләрен була торган жан тынычлыгы хөкем сөрә, кемнәрдер сонарып бакчадан, яисә кунактан кайтып килә, кемнәрдер сабыйларын һава суларга алып чыккан Бәхетле балалар, бәхетле агалар! Бер Мидхәт кенә адаштырылган эт хәлендә
Хәер, анын хәлендәмени хикмәт! Рамилә—бәгырь кисәге нишли икән анда? Үз-үзен белештермәс хатгә килгән хатын иренен үчен баладан алмый микән?
Йорт янындагы яшь агачлар арасына фонарь яктысы килен ирешми иде Мидхәт бераз вакыт карангыда. аулакта ятгызы әрле-бирле йөренде Аннары аяклары үзеннән-үзе кире өйгә таба атлады. Тәрәзәләрнең бер ягы чебен кермәсен өчен марля белән генә капланган Өйдәге тавышлар тышка аермачык ишетелә. Кемнеңдер телевизоры сөйли, кемдер музыка уйната, кайдадыр телефон зыңгылдый Бала елаган тавыш юк Аллага шөкер
Төнне ул заводнын кунакханәсендә үткәрде Вакыт сон. дежур трамплины озак көтәргә гуры килде, барып җиткәнче яргы төн узды Ярый, завод идарәсе бинасында командировкага килгән кешеләрне урнаштыра горган берничә бүлмә бар. Ярый, директор урынбасары ирләрнең хәлен аңлый горган тәҗрибәле кеше Төн уртасында телефоннан шалтыраткан өчен ачу танмады, кунакханәдә кизү торучы хатынга инженер Халмковны буш бүлмәгә урнаштырырга рөхсәт бирле.
Тар караватка сузылып ятканда ул шактый тынычланган иле инде Аск акыл белән бер сорауга җавап табасы килде кем гаепле " I аспнс у I ин нск үзеннән эхтәдс. Ир кеше гаиләне ипле тотарга, хатынына чулд ук булып бетә алмаса да. үз жасна салырга тиеш түгелмени ’ Ничек алс ул хагын-кы ял кул күтәрү дәрәҗәсенә барып җигте "
Ләкин, гауга купкан минутны күз алдына китергәч, йөрәктә көчле ризасызлык кубып, уйларнын юнәлеше үзгәрде. Чөнки ана беркайчан да мондый мәсхәрәле рәвештә китереп органнары юк иде. Малай чагында да ул битенә суктырганын хәтерләми. Кизәнсәләр, йодрыгын каршы куя белде, берничә кеше килеп ябышса, егылганда башын томалады. Ин якын кешеңнең мондый кыланмышын ул хурлау, кимсетү, аяк астына салып таптау дип кабул итте.
Бер академик турында ни сөйләгән иде әле Рәмие? Пеләшен хатыны дөмбәсли дипме? Шуны күргәч, рәссам анын портретын ясаудан баш тартканмы? Аны кешегә санаудан туктаганмы?
Юк инде, Мидхәт андый көнгә төшмәс, хатыныннан кыйнатып тормас!
Ә Лениза? Ул ничек иренә кул күтәрә? Яши белмәвенең үчен аннан алуымы әллә бу?!
Һаман ярату-яратмау турында сөйләнү, һаман ятак кайгысы шул анда... Ләкин яшәүнен сөешүдән башка да бик күп төрле мәшәкатьләре, гамьнәре, куанычлары бар. Эше-хезмәте, жыры-моңы, сагышлары, күнел ачулары.. Дөрес, гыйшык дигәндә һәммәсе онытыла, диләр. Мәхәббәт бөек хис, диләр Әмма үз башыңа төшсә, Алла сакласын икән андый утлы хисләрдән! Мәхәббәт ул башка берәүне үзеңә кол итәргә тырышудан гыйбарәт икән. Хәер, колларның да, мөгаен, уйларына, хис-тойгыларына, кайчакта кемгәдер сокланып күз атуына хужа булып бетә алмыйлардыр. Аларнын ин нечкә тойгылары, хыяллары, күнел кылларының чынлавы иректә каладыр. Әмма сине сөям дигән берәү, синен белән гомерен загс чылбырлары белән бәйләгән кеше күңеленә хужа булырга теләсә, нишләргә?
Монысына риза булган ирләр тоташ ялган эчендә яшәргә дучар булалардыр, һәм мондый тормыш аларны изә, кешелеген бетерә, шәхесен җимерәдер
Суда тәңкәләр уйнаган кебек, жил исеп узган кебек, кояшлы янгыр явып үткән кебек, вакытлыча күнелнен уйнап алуын ниндидер бер фажигага әверелдерергә кирәк микән?
Ахмак та түгел кебек югыйсә, нишләп Лениза шушы гап-гади нәрсәләрне анламый икән? Сөюе чынмы сон анын?
Шунда кинәт Мидхәтнең күз алдында тылсымлы лампа кабынып, үткәннәрне яктыртып күрсәткәндәй булды. Беренче тапкыр кавышу күз алдына килде. Өзелеп сөйгәнгә күрә бирелдеме ана Лениза?! Әгәр ул кичне, тулай торакка кайтыр алдыннан, кунакта булмасалар, ул Мидхәтне үзенә шулай якын җибәрер идеме икән?! һич юк! Әнисәдән көнләгән ул аны, югалтудан курыккан. Шуна шулай сыланган да. Мәхәббәт түгел, көнчелек кавыштырган аларны!
Шуннан сон атна буе Мидхәт өйгә кайтмады. Ул эшли торган цех заводның читендә, лабораториядән ерак. Анда барып, ирен күзәтеп йөрергә Ленизаның горурлыгы ирек бирмәде. Ясле-бакчадагы тәрбияче әйтүенчә, сәгать җиделәр узгач кына анда кереп, Рамиләнен хәлен сораша икән үзе Аннары кая китәдер, кайда төн үткәрәдер, билгесез. Лениза кебек ялгызы сагыш утына уралып аунап ятмыйдыр, үзенә бер җылы кочак тапкандыр әле!..
Ленизаның бәгырен көнчелекнең бер генә түгел, йөз күсесе кимерә кебек иде. Мен мәртәбә ул Мидхәтне башка бер хатынның кочагында күз алдына китерде. Менә кайчан анлады ул ирләрен, йә хатыннарын үтергән кешеләрнен халәтен!
Бу газаплар өчен жавап бирергә тиеш ул. Шундый итеп үч алырга кирәк, ул да чыдап булмаслык өзгәләнсен. Ленизага боз күз белән караганы өчен.
аны ташлап чыгып киткәне өчен мен үкенсен! Аяк астында тәгәрәп гафу сорасын'
Ләкин ничек итеп аны шундый хәлгә җиткерергә?!
Эчендәге уттан көеп, карангыда ялгызы яткан хатыннын башына һич көтелмәгән уйлар килә. Әгәр Лениза юк булса, бу газапларга түзә алмыйча үлеп китсә, нишләр иде икән ул?! Гомеренен ахырына кадәр вөҗданы тынгы белмәс иле! Димәк үләргә. Язу калдырырга кирәк булыр.
Завод лабораториясендә контроль көчле, теләсә нәрсә болгата атмыйсын Ана вакытта юк: Ленизанын жаны түзми, ниятен бүген үк тормышка ашырасы килә иде. Дөньядан китүнен унайлы чарасын эзләү ярсып типкән йөрәкне бераз тынычландырып җибәрде Көн яктырып, беренче трамвайның дөбердәвеннән карават җинелчә генә тибрәлгәндә, баш бераз суынган тае инде Үләргә үк ярамас, әлбәттә Куркытырга гына кирәк булыр, үлгән булып кыланырга Коты алынсын Тәүбәгә килсен... Ә аннары, шактый вакыт узгач кына, күзне ачып, аны чиксез куандырырга
Ныклы карарга килү көч бирде Ул Рамиләне дуылдатып торгызды да. ашыгып киендерә башлады Кыз сызланып елап җибәрде әнисе кабалануыннан баланын оеклы штанын ипләп кигезмәгән, аяк бармагынын йомшак тырнагына җеп эләгеп, каерган икән
—Тукта хәзер үк!—дип бармагын анын борын төбендә селкеде Лениза.— Тынынны чыгарасы булма! Атан күзләре белән акаеп карама мина!
Кызчыкның елавы сулкылдауга әверелде. Лениза аны җилтерәтеп бакчага алып китте Лабораториягә телефоннан шалтыратып, чирлим, температурам утыз сигезгә күтәрелде, дип бер көнгә отгул алды.
Көнне ул шәһәр буйлап аптекаларда йөреп уздырды. Хәйләләп, ялынып, йокы даруы җыйды
Вакыты да бик жайлы туры килде: радиодан кат-кат суыклар килүе турында хәбәр итеп тордылар. Төнлә каты кырау төшәчәк икән Бу яктарнын сәер бер үзенчәлеге бар шул: август урталарында нык кына суытып ала. бакчадагы помидор-кыяр түтәлләрен капламасаң. бетерә. Атна-ун көннән тагын җылыта үзе. исән калган кыяр үсә. помидор сабагында кызара һәм шулай тагын ай буе диярлек дәвам итә
Бакчасына күпмедер күңел биргән хуҗалар моны яхшы белә, кырау килгән көннәрдә түтәлләрен полиэтилен пленкалар белән каплый. Мидхәт, атбәтгә. унган хуҗа, кагыйдәләрне төгәл үтәргә күнеккән. Бүген ул бакчага бармый калмаячак. Өйгә, бәлки, кайтмас та. ә анда булыр' Шунда ук кунып йөрми микән әле!
Ничек кенә булмасын, ниятләгән чараны анда гаматгә ашыру дөрес булыр
Кичкә таба автобуста барганда. Ленизага һәммә нәрсә күнел кайтаргыч булып тоелды Халык ямьсез киенгән, чөнки күпчелеге чыннан да бакчага бара, телләрендә гел шул помидорда кыяр
Автобустан ТӨШКӘЧ кенә, бакча күршесе Аня белән очраштылар Чирләмисеңдер бит? Төсен качкан.—диде Аня сәлам алышкач — Больничныйдамы әллә9
—Кәефем юк. баш авыртып тора. Эштән сорап киткән идем Кырау була, диләр бит. шуна килдем
— Кәефсез килеш ник интегеп йөрисен? Мидхәтен эштән сон килер иде
әле.
—Син дә килгәнсең бит менә.
— Минем Николай отпускыда бит Таннан торып балыкка киткән иде Дөньясын оныткандыр, кырау төшәсен дә ишетмәгәндер Базаны әбисенә калдырып, оч кенә сәгатькә дип килүем
Кырыкшн узган Аня ике ай элек кенә кыз бала тапкан иде
—Ә минеке... полигонда...—диде Лениза.
— Мондый конне соңарып булса да килә инде ул!
Аня, җавап көтеп, бераз тынып торды. Саллы гына гәүдәле, алпан-тилпән атлап йөрүче, чал кергән чәчен шома итеп тарап куйган бу хатын бик игътибарлы, ярдәмчел, шул ук вакытта артыгын төпченми, гайбәт сөйли торган гадәте дә юк иде.
—Синең Мидхәтен хуҗалыкчан шул,—диде ул.—Минем Николайга кая инде! Балык тотудан башканы белми... Синекеннән үрнәк алсын иде ичмасам...
«Тәүбә диген... Минекеннән үрнәк алып, әллә кайда йөрсә, ник шунда яр башында балык тотып кына утырмый икән, дип мен уфтанырсың .»
Ләкин юк, монысын әйтмәде Лениза, тел очында тотып калды.
Анын бакчага байтактан килгәне юк иде. Мидхәт һәммәсен тәртиптә тота: чүп үлән заты юк, түтәлләрне ябарга пленкалар әзерләп куелган. Әллә чыннан монда кунып йөри микән? Ә бәлки, ялгызы гына килмидер?!.
Башка вакытта Лениза Мидхәтнең уңганлыгы белән мактана иде. Хәзер исә ачуы кабарды: юри шушылай кылана, күршеләр алдында үзе генә эшләгәнен. Ленизаның ялкаулыгын күрсәтү өчен тырмаша! Анын шундый гадәте бар! Баш күтәрми эшли, эшли, эшли! Әрәмәлеккә барасы, су буйларын гизәсе урында, туфракта чокынудан, тузан йотудан арынмый. Анын аркасында Лениза да беркая бара алмый, берни күрми. Рәтле кешеләр бакча җиренә тоташ үлән чәчәләр дә, су буенда кызынып яталар!...
Карлыган куагыдай биек, куе георгиннарның эре-эре ак, сары, кызыл чәчәкләре, күнелне хушландырасы урында, эчтәге ачу белән сөю катыш җәһәннәм утын тагын да ныграк көйрәтеп җибәргәндәй итте.
Лениза өйгә керде дә. сумкасын ачып, эчендәге бар нәрсәне өстәл өстенә селкеде. Кулъяулык, көзге, ирен буявы ишеләр арасыннан дару капларын аерып алды, шытыр-шытыр ачып, вак төймәләрне учына җыйды. Чиләктән чынаяк белән су чумырды.
һәм тирән итеп сулыш алып, кулындагы төймәләрне авызына китерде. Шулчак:
—ЛенизаШениза!—дигән тавыштан сискәнеп, туктап калды.
Аня кычкыра иде.
—Лениза! Син өйдәме сон?
Җавап бирми калып булмый иде.
—Өйдә...
—Чәй куеп эчмәкче идем, шырпым беткән... Ни булды?!. Әллә йөрәген тоттымы?
Күрше хатыннын тавышында чагылган борчылу, кызгану, ярдәм итәргә омтылыш шулкадәр көчле иде ки, Ленизаның кинәт хәле китте. Ул урындыкка утырды да, елап җибәрде. Аня аны иңеннән кочып алды, өстәлдәге кәгазь капларга, Ленизаның кулыннан чәчелгән дару төймәләренә күзе төшеп, сискәнеп китте.
— Бу ни бу? Нәрсәгә ул хәтле дару? Кая, мин сиңа бөтнек кайнатып бирим Эчәрсең дә, бераз ятып торырсың...
—Их, Аня, минем йөрәк ярасын бөтнек белән генә төзәтеп булырлыкмыни? Яшисем килми минем... Ул монда килер дә, минем үле гәүдәмне күрер дә...
—Син нәрсә... Болай кыланырга... Үпкәләшмәгән ир белән хатын дөньяда юк...
—Ул мине күралмый Әгәр мин юкка чыксам, башка хатын алып кайтыр иде дә, гел бәхетле булыр иде... Ник яшәргә мина? Ничек яшәргә?
Аня анын башын сыйпады.
—Артыгын ярсыгансың син, һәммәсен эченә җыеп, күперткәнсең. Ярамый алай. Эченне бушатып, кинәш-табыш итәрдәй беркемеңдә юкмыни сон?!
Лениза башын чайкады.
—Минем дә кая барып, кемгә сыенырга белмәгән чакларым аз булмады.— диде Аня Ленизанын башын йомшак күкрәгенә кысып —Рухи таяныч кирәк шул адәм баласына, өмет кирәк. Рухи таянычы, алда өмете булмаган кеше тамыры киселгән гөлгә тин. Аз гына жил бәрсә дә. кубарыла. Үземнән беләм.
—Әллә синен Николай да?..
—Юк. Минем башка яктан... Озак еллар балабыз булмады бит безнен Кырыктан узгач кына буйга уздым Шундый куанган идек. Ә ул гарип булып туды, күп тә тормый үлеп китте. Шулай итеп, бала хәсрәте килде миңа. Ә аннан ачысы юк диләр. Минем дә яшисе килмәгән көннәрем булды. Житмәсә тагын врачлар, бер ел үтми торып балага узасы булма, югыйсә, икенчесе дә гарип туачак, дип кисәттеләр. Минем яшьтә андый сүз ишетунен ни икәнен белмисен шул әле син..
—Балан бар бит синен... кызын Алевтина...
—Ул кызга ирешкәнче шактый авыр хәлләр кичерергә туры килде Мин дә төрле якка бәргәләндем Чиркәүгә дә бардым Сабыр ит. диделәр, табибларнын сүзенә колак салырга кинәш иттеләр. Башымны кая куярга белми йөргәндә танышларга ияреп клубка барып кердем. Анда Укытучы белән очраштым.
«Встрегилась с Учитслем»,—диде Аня.
—Нинди фәннән укытучы?—дип сорады Лениза.
— Мәктәп укытучысы түгел. Аны зурлап шулай атыйлар. Башта бер дә исем китми генәтынлаган идем Аннары сизәм: жаным тынычлана, күнелем яктырганнан-яктыра
—Нәрсә сөйләде сон ул?
—Мин аны кабатлый белмим. Үзен тыңларга кирәк... Соныннан анын янына сәхнәгә мендем. Ул минем хәлемне ике сүздән анлап алды Күземә тутырып карады да. синен өчен йолдыэларнын торышы август аенда кулай, балан шушы айда яралса, сау-сәламәт туачак, диде Узган елны август аенда булды бу.
—Сүзе расланды дамы?
—Алечкам томрай тора!
Беразга тынып калдылар.
Лениза Анянын ниндидер жәмгыятьме. оешмамы белән элемтәсе барлыгын кемнәндер ишеткән, гик мона илтифат бирмәгән иде Хәзер шул искә төште дә. күңелдә шик гуды. чөнки соңгы вакытта әллә нинди хикмәтле секта- мөзһөпләр хакында төрле сүзләр йөри иде. Телевизордан аларнын яшерен урыннарда очрашканнарын, сәер, шомлы кыланмышларын күрсәтәләр Арада зур жинаягь кылганнары да бар икән Мәсәлән. Япониядәге шундый бер мәзһәп Токио метросында агулы газ таратып, йөзләрчә кешеләрне зарарлаган Бу хакта шау-шу бик озакка сузылды
Лениза шуларны уйлап утырган арада. Аня өстәл тартмасыннан шырпы табып алды.
— Боларны эчәргә беркайчан да сон түгел.—дип. өстәлдә таралып яткан кәгазьләргә ымлады.—Әйдә, чәй эчеп алыйк әле без. Бөтнек чәенең йөрәккә шифасы бик зур.
Алар Аняга кереп чәй кайнатып эчтеләр, аннары бергәләшеп анын түтәлләрен томаладылар. Өстәл янында да. түтәл тирәсендә әвәрә килгәндә дә сүз туктап тормады. Аня йомшак, уйчан тавыш белән Укытучының бик галим кеше икәнлеге, төрле илләрдәге зур философлар белән багланышта тору ы, үзенен дә гыйльми хезмәтләр язуы турында сөйләде Киташлары бик күп шәһәрләрдә тарала, тарафдарлары да меннәр белән санала икән. Тузга
язмаган хорафатларга ышана торган наданнар түгел, зыялы, укымышлы кешеләр тартыла икән ана, арада инженерлар, галимнәр, врачлар, укытучылар күп икән Һәркайсынын үз гаме, үз борчулары бар, берсенең дә капчыгы буш түгел. Әмма бергә җыелгач, күзләр ачыла, борчулар тарала. Кеше арасында рәхәт инде ул! Бигрәк тә үз ишләрен белән булганда.
—Ничек алай бер иш була соң алар?
—Фикердәшләр генә җыела бит. Укытучы алып килгән тәгълиматны кабул итә алмаганнар бер килеп тынлап карый да, китеп бара. Ихлас ышанганнар гына кала.
—Нинди тәгълимат соң ул?
—Укытучының үзен тынлап карасан иде син... Ул хәзер монда.
Ленизаның икеләнгәнен күреп:
—Ошамаса, борылырсың да чыгып китәрсең,—дип дәвам итте Аня.—Анда берәүне дә көчләп тотмыйлар.
—Кайда... очрашасыз сон сез?
—Клубта очрашу киләсе атнада була. Иртәгә китапханәдә җыелып сөйләшәчәкбез.—Аня район китапханәсендә эшли иде.—Кеше күп булмый, актив йөрүчеләр генә.
Лениза ярыйсы гына тынычланып киткән иде инде. Ни дисәң дә, китапханә йөрәккә якын урын, институтта укыган кеше өчен бигрәк тә. Ә нигә кереп чыкмаска? Андый җирдә начар гамәл кылынмас.
..Киткәндә, ул үз бакчасына бүтән кереп тормады. Мидхәт килер дә, һәммәсен җайлар, дип уйлады.
Ул кайтканда, күптән караңгы төшкән, тәрәзәләрдә ут юк иде. Ә Рамилә кайда? Әтисе үзе белән бакчага алып киткәндер, мөгаен. Эштән чыккач, балалар бакчасына сугылмый калганы юк бит аның...
Берәр сәгатьтән ишек кыңгыравы зыңгылдады. Бусагада бер кулына кечкенә арба, икенче кулына Рамиләне күтәреп Рәйсә басып тора иде.
—Уф, ярый әле кайткансың,—диде ул.—Икенче керүем инде, бая ишек ачучы булмады. Кайда йөрдең соң син? Нигә Рамиләне барып алмадың?
—Мидхәт барырга тиеш иде бит!—диде Лениза кызын аннан алып.
—Мидхәтен командировкага киткән бит, белмисеңмени?
—Кайчан киткән?
—Көндез үк инде. Кайсыдыр шахтага җибәргән шартлаткычлары тиешле җиргә куйгач шартламаган, ди. Кире ала ашлыйлар, орынырга куркалар икән. Көне-сәгате белән килегез дә, үзегез казып алыгыз, дип телеграмма сукканнар. Хәлләр харап ди анда. Шахтада эш бөтенләй туктаган.
—Мина берни әйтмәде бит ул!
—Син бүген эштә идеңме сон?
—Поликлиникага барган идем...
—Сине тапмаган инде алайса... Тәрбиячеләргә әйтеп калдырган, бүген килә алмыйм дигән. Алар безгә шалтыратты да, барып алдым менә. Иртәгә санитария көне икән, кунарга калдырмаганнар. Мин аны Илдус белән бергә әйбәтләп ашатып куйдым инде.
—Уз әйдә, нишләп бусагада торасын?
—Рәмие, озак йөрмә, дип артымнан кычкырып калды анда,—диде Рәйсә шаян елмаеп,—Ятар алдыннан тәмләп чәй эчә торган гадәте бар аның.
—Бәби түгел лә, чәйне имезлектән эчермисеңдер!
Авызыннан төртмәле сүз ычкынганын Лениза үзе дә сизми калды. Тик Рәйсә моны аңламады, әллә аңлап та илтифат бирмәде.
—Анысы да булгалый, бер-беребезгә кашыклап каптырабыз!—диде шаяруга борыл.—Чәйнең иң татлы балы—парлашып-чөкердәшеп эчүдә, ди^л.
Рәйсә бәхетен уртаклашканны көтеп, елмаеп карап тора иде Иөзе-күзе
күптән төзәлгән, күзлек пыялалары астыннан ике бит алмасы алланып тора.
—Сулга йөрүдән туктадымыни?—дип сорады Лениза.
—Тынды, Аллага шөкер. Тиз туктады. Югыйсә, ирләр алар бер тайпылса, ике елсыз игә килми.
—Нишләп ике ел?
—Аларнын срогы шундый Хатын-кызга кузгалган гыйшык дәрте ике елга гына чыдый. Шуннан сон сүрелә.
—Үз хатынына дамы?
—Гыйшык бит ул күнел эше. загс язуына карамый! Ә аларнын күңеле шулай яратылган.
—Ике елдан сон ничек яшиләр?
— Ир-хатын ике елда бер-берсенә күнегә, җайлаша. Уртак милек, фатир.. Бала! . Балага булган мәхәббәт сүнми Ә сөяркә нәрсә Аягын тартмаса. бармыйсын гына...
—Ул шулай икешәр ел әллә кем кочагында аунап кайтсын, ә син шуны.
Лениза сүз табалмый торды.
—Пычрак өстерәлчекне кочак җәеп каршы аласынмы9—дип дәвам итте аннары —Ул башканы синнән артык күреп, синнән көлеп йөргән. Син шуны гафу иттеңме?
—Ә ул миннән гафу сорамады
—Кичер мине дип тә әйтмәдемени9
— Бер сүз дә әйтмәде
— Нәрсә диде соң ул?
—Кайчан?
—Ну, теге хатын яныннан кайтып кергәч9
—Эштән кайтты ул. Ни дигәне истә калмаган -Карчык, ашарга әзерме», диде бугай...
—Әзер идеме?
—Хәтерләмим инде. Әзер булмаса, бераз көткәндер Баланы карагандыр Шунысын беләм: ул кайткач, өйгә ямь керә, кот инә.
— Г омер буе шулай яшәрсезме?
—Бүтәннәр аннан яхшыракмы әллә?—дип сорауга сорау белән жавал бирде Рәйсә.—Уңга карыйсын, сулга карыйсын Берсенең дә ире фәрештә түгел, һәркайсынын кимчелеге бар Син дә Мидхәтнең житмәгән ягын табасындыр...
— Бар . нигә булмасын. Сина гына идеал булып күренә ул, синен генә күзне кыздыра...—диде Лениза үзе дә сизмәстән
Рәйсәнең ияге салынып төште, калын пыяла астындагы күзләре тур ачылды -Авызыннан жил алсын! Син нәрсә! Минем хакта начар уйласаң уйла, иренә нахак бәла ягып гөнаһлы була күрмә! Булмаганны эзлиләр димени1 Булганына күз йомарга өйрәнергә кирәк' Ай. нишләп торам сон әле мин дөньямны онытып? Сүз бозау имезә.. Үпкәләп утырмасын тагын!
Ул борылып, таш баскычтан аска томырылды, үкчәләре тыпырдаганы гына янгырап калды
Ул төнне Лениза бик озак йокыга китә алмады.-Алар, мөгаен, ятакта бер- берсенә бик тә ярашалардыр,—дип уйлады ул Рәйсә белән Рәмие турында — Сөяркәсен сөйгән ир үз хатынын да соя. диләр бит* Ләкин Мидхәт ятакта суынды! Ул Рәмие түгел, бөтенләй башка' Икене берьюлы йөрәгенә сыйдырмас Лениза да иренен йорәк түрендәге урынын башкалар белән бүлешә торганнардан түгел. 0 ул урынны кемдер биләгән Рәйсә түгел, бүтән Ә бәлки, ул «бүтән» Казандадыр9 Командировкада йөргәндә анда кереп чыгу ягын тагын табар, бәлки9
Ул төн Лениза өчен бик озын тоелды
Ул төнне каты кырау төшеп, капланмаган түтәлләрдәге кыяр-помидорларны, ак, сары, кызыл чәчкәле гөлләрне—һәммәсен кара күмер итте.
Китапханәнең кечерәк кенә уку залында, алгы рәттәге өстәлләр артында унлап кына кеше утыра иде. Мондый җиргә гадәттә студентлар, өлкән класс укучылары йөри, китап укыйлар, конспект язалар. Биредәгеләр исә утыз белән илле арасында булып, күпчелеге хатын-кыз иде. Өстәлләре буш, үзара шыпырт кына сөйләшәләр. Аня белән Ленизаны күргәч, сүзләрен өзеп, тынып калдылар.
—Таныш булыгыз, минем күрше бу, исеме Лениза, һөнәре инженер- химик,—диде Аня.
—Исәнмесез,—диде Лениза.
—Саумысез... Хуш киләсез безнен арабызга...—дип урыныннан кузгала төшеп, кулын сузды алгы өстәл артыннан кара костюмлы, башына ак шарф ураган, чандыр гәүдәле, иллеләр тирәсендәге апа.
Барысы белән дә кул кысышып, исәнләшеп чыгарга туры килде. Һәммәсе үзенен исемен һәм һөнәрен әйтте. Чыннан да укымышлы халык җыелган икән: инженерлар, табиблар, музыкантлар, фән әһелләре. Киемнәре пөхтә, кыяфәтләре затлы. Йөзләрендә җитдилек тә, ниндидер зур вакыйга көткәндә була торган дулкынлану да чагыла. Лениза бу кешеләрдә тагын бер уртаклык барын күреп алды: хатын-кызлар һәммәсе бер үк төрле медальон таккан иде—нечкә чылбырга тагылган ырмау эчендә бишпочмаклы йолдыз. Алтын булса кирәк, ялтырап тора... Ирләрнең пинжәк-куртка якаларында да шундый ук значок бар, тик сары түгел, ак металлдан ясалган.
Лениза, арткарак узып, аерым бер өстәл артына утырды. Китап белән шыплап тутырылган киштәләр, тезелеп киткән урындык-өстәлләр—студент чактан күнегелгән бу мохит анын күнеленә бик тә ятышлы иде. Шул ук вакытта ниндидер бер серлелек бар иде монда һәм бу серлелек шомландыра торган түгел, ә бәлки якты иде, гүяки ниндидер бик тә кызыклы яисә шатлыклы вакыйга булачак иде.
Һәм менә.... Ишек ачылды, бусагада Ул күренде. Һәммәсе урындыкларын шудырып торып бастылар.
—Исәнмесез! Нур һәм сафлык!—диде ул күңелгә сары май булып ятышлы куе тавыш белән һәм уң кулын учы белән башкаларга каратып, күкрәк турында сулга-уңга селкеп куйды.
—Нур һәм сафлык, Укытучы (Учитель)!—дип җавап бирделәр бүлмәдәгеләр бертавыштан. Алар да кулларын түш турына күтәреп, салмак кына болгап алдылар. Лениза үзе дә сизмәстән алар артыннан: «Нур һәм сафлык...»— диде, кулы ихтыярсыздан башкалар ясаган хәрәкәтне кабатлады.
Зур ачылган күзләре исә, карточкага төшереп алгандай, каршыда басып торган затнын бөтен кыяфәтен күңелендә уйды да куйды. Аның затлы бүрек кебек күпереп торган кыска кара чәчле йомры башын, шома итеп кырылган булуына карамастан каралып торган кин яңаклы түгәрәк йөзен, сул кашын кыйгачлап узган яра эзен, кин, шакмаклы ияген, бүлтәеп торган муен төенен... Анын буйлы кара костюм кигән озын-таза, мөгаен бик көчле буй-сынын, күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә ялтырап торган бик тә кыйбатлы очлы башлы шиблетларын. .. Чибәр дип булмый, әмма гайрәтле ир-егет, алай гына да түгел, чын мәгънәсендә җиңүче иде бу.
Ә шулай да өнсез иткәне бу кешенең тышкы кыяфәте түгел иде. Мәһабәт буй-сын, килешле йөз-бит күпләрдә бар ул! Үз-үзен кадерләгән-караганнары, шәп киенгәннәре, чыраена акыллы кыяфәт чыгарганнары да күп. Хикмәт шунда ки: алда санап үтелгән барлык сыйфатлар бу затнын кысасы гына иде.
Асылташлар очен саф алтыннан, бик зәвыклы бизәкләр үреп, шундый кысалар ясыйлар. Ләкин ул нихәтле генә затлы булса да. әйбернен чын кыйммәте анда түгел, ә бәлки анын уртасында балкып торган җәүһәрдә. Кысалар үз эчендәге ташныи матурлыгын, һиммәтен ялтыратып күрсәтү өчен эшләнә
Бу кешенен дә киеме, кыяфәте, үз-үзен тотышы—барысы да күзләренең серле нурын, тирәнлеген күрсәтү өчен кирәк иде кебек. Ни текәлеп карасан да, аларнын төсен ачык кына әйтеп булмый иде: әллә конгырт. әллә сорырак микән Ул сина туры гына төбәлмәгән дә кебек, бәбәкләре куе-зәнгәр томан белән өртелгән шикелле. Әллә бүлмәдәге һәммә кешене күрә, атлә үзенең серле уйларына бирелгән. Ләкин аннан карашны алып булмый Ихтыярсыздан син. минем тарафка бер генә тапкыр кыска, куе керфекләрен сирпеп, күз салсын иде. дип эчтән ялварасын.
Менә ул алдагы өстәл янына килеп, бүлмәгә йөзе белән басты, кулындагы портфелен куйды.
—Әйдәгез, утырышыйк,—диде.
Беренче карашка, мондагы мохит чыннан да мәктәп классын хәтерләтә иде. Алдагы остәл артында укытучы утыра, башкалар зур дикъкать белән ана текәлгән. Ләкин ул шундый ачык чырай белән, йомшак итеп сөйләшә, һәркайсын шундый зур дикъкать белән тынлый—бер сүз белән әйткәндә, үзенен башкалардан өстенлеген берни белән дә сиздерми иде. Биредә син үзенне һич кенә дә гади укучы итеп сизмисен Бу—сагынып-зарыгып күрешкән дусларның, фикердәшләрнең очрашуы иде. Ә каршыда. Лениза алдан уйлаганча укытучы түгел—Остаз утыра. «Учитель»нен татарчада мондый мәгънәсе дә бар бит. Аралашу гади кебек тоелса да. эчке бер киеренкелек, нык дулкынлану сизелә, йөзләр алланган, күзләр елтырый, тавышларда үзенә бер куанычлы тынгысызлык, хәрәкәткә омтылыш ишетелә.
Лениза тынлап кына утырды. Алай да Остаз ара-тирә ана карап ала. еш кына, ул аңласын очен. башкаларга мәгълүм булган нәрсаләрне дә кабатлый иде булса кирәк. Анын һәр сүзе Лснизанын күнеленә күптән кипшенгән туфракка яуган талгын, җылы янгыр кебек сенеп кенә барды
Биредәгеләр—безнең чорнын үсешенә тәнгәл килгән, шушы заман кешеләренең рухына яраклы яна тәгълиматның тарафдарлары, алдынгы карашларны алга сөрүчеләр икән.
— Без бер динне дә инкар итмибез,—диде Остаз. Бу урында берничә кеше анын сүзләрен ияк кагып хуплады һәм борылып. Ленизага мәгънәле караш салып алды — Безнең «Нур һәм сафлык* тәгълиматын кабул итүчеләр арасына;» христианнар да. мөселманнар да, яһүдләр. буддиетлар да. атеистлар да бар Чөнки без кешелекнең алга баруын, вакыт узган саен күбрәк мәгълүматка ия булуын беләбез, шуны исәпкә алабыз Галәм өзлексез хәрәкәттә, кешелек аның серләрен өйрәнә, янадан-яңа мәгълүмат туплый. Шуны исәпкә атып. Илаһи Зат җиргә һәр яна чорда яна пәйгамбәрләрен җибәреп торган Ләкин менә берничә гасыр инде кешеләр ул җибәргән пәйгамбәрләрнең берсен лә аңлап, тиешенчә зурлап кабул итә алмадылар.. Кемнәрдер Бухта сөйләгәннән башканы белми, кемнәрдер Иисус вәгазеннән ары узмый, кемнәрдер Мөхәммәт пәйгамбәр әйткәннәргә инана. Тик алардан сон яшәеш бик нык үзгәрде, кешеләрнең аны да бөтенләй икенче бит инде.
Ленизанын хәтеренә келт итеп чиркәүдә атакай әйткән сүзләр килеп гөште: «Хода безгә әйткәнен әйткән . .* Әйе. шул чор кешеләренең анына барып җитәрлекне әйткән... Ләкин без чыннан да Иисус заманындагы кешеләр кебек түгел, бөтенләй башка!
•Нур һәм сафлык» тәгълиматы җиһанны, бар тереклек ияләрен, адәмнәрне бар иткән Илаһи Затнын. Боек Кодрәт Иясенен барлыгын таный. Ул югарыда, биектә, ләкин искергән диннәр раслаганча, җиде кат күк өстендә түгел, ә
вз
бәлки галәм киңлегендә хәрәкәт итә. Барча жисемнәр хәрәкәтләнгән кебек, ул да урынын алыштыра. Хәзерге вакытта ул Сириус йолдызында.
Адәм баласынын һәркайсы күкләр белән, галәм белән аерылгысыз тыгыз бәйләнгән. Галәмнән килгән нурланыш безнен һәркаисыбызга килеп ирешә, бездән сибелгән дулкыннар да галәмгә тарала. Тик менә адәм балаларының бик сирәге генә Бөек Кодрәт Иясеннән килгән нурланышны тоеп, мәгънәсен аңлап, аны башкаларга җиткерү сыйфатына ия була ала. Мона ирешү өчен тәнеңне дә, жанынны дә камилләштерергә кирәк. Остаз нәкъ менә шундый—галәмнән килгән нурланыш-хәбәрләрне кабул итә белүче, аңлаучы—эзотерик—икән.
«Ул нурланыш миңа да килеп ирешә бит инде, мин дә аларны аңлый алыр идем -—дигән татлы хыял Ленизаның башын әйләндереп җибәрде.
Югарыдан килгән хәбәрләргә караганда, хәзерге вакытта жир йөзенен төрле урыннарында ахырзаман хәлләре бара. Мона кешеләр үзләре гаепле. Кызганычка каршы, бүгенге чорда адәм балаларыннан галәмгә тискәре тәэсир итә торган дулкыннар күп китә. Сонгы елларда кешеләрнең бихисап явызлыклар кылуы, пычрак уйлар, шөгыльләр белән мавыгуы күз алдында бит Болар һәммәсе галәмнең камиллеген боза, анда төрле гайре табигый үзгәрешләр тууга китерә. Шуннан сон һәртөрле фаҗигаләрнең көчәюенә, сугышлар башлануга гаҗәпләнергә дә кирәкми. Әгәр шулай дәвам итсә, кешелекнең киләчәге бик тә аяныч булачак.
Моны булдырмас өчен, бар көчебезне куеп, адәм балаларыннан космоска, галәмгә китә торган начар дулкыннарны киметергә тиешбез. Ин элек кешеләрнең үзләрен үзләре сафландыруы зарур. Тәннәре дә, күңелләре дә чиста булырга тиеш аларнын.
Бик тә аңлаешлы һәм йөрәккә якын иде эзотерик Остазның сүзләре!
— Мин сезгә үземнең яңа китабымны алып килдем,—дин портфелен ачты ул. Китап калын гына, ялтыравык тышына йолдызлар, планеталар һәм аларга кулларын сузган кыз белән егетнең сурәте ясалган иде.
—Таратырбыз, таратырбыз,—диешеп, һәммәсе кулларын суздылар.
—Сез дә укып карарсыз, бәлки?—дип томанлы да, үткен дә карашын Ленизага төбәде ул.—Эзотерикларнын берәр китабын укыганыгыз бармы0 Юкмыни? Аларны анлар өчен күпмедер күләмдә әзерлек кирәк, билгеле. Сез югары белемледер бит?
—Аңлатырбыз, ярдәм итәрбез,—диде ак шарфлы хатын.
—Анлату җитми шул, җитми,—дип аның сүзен хуплады Остаз.— Шунлыктан, халыкның күпчелеге томана хәлендә яши бирә. Сез биредә күпме листовка, күпме журналлар тарата алдыгыз?
Шулай итеп, сүз үзеннән-үзе халык белән эшләүнең кыенлыкларына барып терәлде. Күп кенә шәһәрләрдә «Нур һәм сафлык»нын листовкаларын, игъланнарын бастыру, җыелышып сөйләшү-киңәшү, килгән кешеләрне кабул итү өчен аерым бүлмаләре, хәтта биналары да бар икән. Ә менә «Н» шәһәрендә бу мәсьәләдә кыенлык килеп чыккан. Бер кечкенә куышын да булмагач, халык белән ничек эшләмәк кирәк?
—Дәрәҗәле, бай кешеләрне җәлеп итәргә кирәк,— диде Остаз.
—Алар шул һәркайсы үзенең нәселе тоткан дингә тартыла. Урыс булса, чиркәү сала, татар булса, мәчет торгыза,—дип зарланып алды ак шарфлы хатын.
—Чын йөрәктән түгел, халык каршында гына яхшатланалар,—дип нәтижә ясап куйды Остаз.—Чын хакыйкатьне аңларга теләмиләр. Алар өчен Алла— акча! Долларга табыналар!
Ә Лениза калтыранган бармаклары белән китапны сыйпый иде. «Герман Светлый. Нурлы юлдан сафлыкка» дип язылган иде аның тышына. Исеме Герман, димәк...
Бер атнадан шәһәрнең зур гына мәдәният сараенда халык белән очрашу
булачак икән. Шуны ничек оештыру хакында сөйләштеләр, һәм. ниһаять Остаз урыныннан кузгалды. Лениза анын сонгы тапкыр үзенә генә елмаеп каравын, берәр ым кагуын, һич булмаса керфек сирпүен көткән иде. Бик теләгән, өметләнгән иде. Ләкин Остаз бушап калган портфеленең ялтырап торган биген шартлатып япты да. башын күтәрми генә хушлашып, жинел. нык адымнар белән чыгып та китте
— Бездә бик әйбәт журналлар да бар.—диде Аня —Теләсән. берннчәсен аз.
Лениза аның түшендәге медазьонга текәлгән иде. Остазнын рухын
чагылдырган тамга...
—Ә мондыйны каян алып була?—дип сорады ул Анянын түшенә ишарәләп.
—Бездә сатыла ул. Төрлесе бар: атгыны кыйбатрак, акча тимереннән ясалганы арзан гына. Әнә. Рәсимә сата.—диде ак шарфлы хатынга ымлап Аня —Күбрәк ал син аны. эшегездә күрсәтерсең. Матур бит.
Герман Светлыйнын китабын чыннан да бер төн эчендә укып чыгу мөмкин түгел иде. чөнки ул шактый катлаулы фәнни телдә язылган икән Астрономия, космогония, физика, психиатрия, медицина—күп фәннәрдән мәгълүмат тупланган иде монда. Шунын өстенә астрология, теология тәгълиматлары да бирелгән иде. Әйе, мондый хезмәтне зур галим генә яза ала!
Анын урынына Аня биргән журналлар су кебек эчелә икән. Сонгы битләреннән шул да мәгълүм булды: алар бик күп и геп, берничә телгә, хәтта татарчага да тәрҗемә ителеп басылып чыккан.
Менә берсе: тышында шарлавыклы-инешле гөлбакча сурәтләнгән Гатләр арасында нигъмәт тулы өстәлләр; алар тирәсендә елмаешып утырган кешеләр Олысы - кечесе, ак тәнлесе, кара тәнлесе—һәммәсе бергә, бертиге ^ Бер читгәрәк кечкенә кыз бала аккошның муенын кочаклаган, икенче якта бер малай бүренең сыртын сыйпый.
Ожмах манзарасы иде бу. Баксан. ул күкләрдә түгел, жир йөзендә булачак икән, һәм дөньянын жәннәткә әверелүен көтәргә озак та калмаган инде Тик моның өчен ашыгыч рәвештә жирне тазартырга кирәк Барыннан да бигрәк адәм баласынын күңелен сафландырырга, шакшыдан арындырып, изгелек белән тутырырга.
. Икенче көнне Рамиләне бакчадан алып кайтканда. Лениза тагын китапханәгә сугылды. Кичәге хатыннарның берничәсе анда Остазнын яна китабы хакында сөйләшеп утыралар иде
-Әгәр халык боларны белсә, безнен тормыш бөтенләй башкача булыр иде шул!—дип уфтаныштылар алар.—Укымый шул халык! Надан'
Сүз Осгаз куйган бурычка—китап-журналларны күбрәк таратуга килеп терәлде. Ә моның өчен бүлмә кирәк иде. бүлмә.
— Ксерокс алырга акча тапкан идек инде, шуны көйләп эшкә җибәрергә генә урын булса да ярап горыр иде...—диде Рәсимә.
—Шундый зурмыни сон ул?
—Зурлыкта түгел хикмәт. Эшләтергә кирәк бит аны. Кәгазьләрне каядыр куярга, аннары таратырга Берәү гел шунда булырга тиеш, килгән-киткәнне кабул итәргә Үземдә генә жайлап җибәрер идем, улларым рөхсәт итми .— Ул авыр сулап куйды.—Кришнаитлар шул алар
— Балаларыгыз кришнаит. үзегез мондамы?—дип сорады Лениза гаҗәпләнеп.
— Ни аклый сон әле алар? Ялгыш юлдан киттеләр,—дип башын аска иде Рәсимә.— Барып каптылар., (телмиләр шул. акламыйлар!—дип өзгәләнеп әйтеп куйды аннары -Акла гып җиткерә алмыйбыз.. Остаз белән очрашуга чакыру кәгазьләрен күбрәк таратасы иде бит! Кайда гына басарга сон.’
О монда булмыймыни? - шп уку залын күздән кичерде Лениза
-Ю-ук. рөхсәт итмиләр. Хөкүмәт учреждениесе бит бу Очрашуларны да
65
5. .к. У •
яшереп кенә үткәрәбез.
Ленизанын да бу изге эшкә үз өлешен кертәсе килә иде. Чакыру билетларын басарга гына булса да... Мидхәт командировкада. Әле кайчан кайтыр.. Анда тагын комиссия төзегәннәрдер, мөгаен...
—Минем квартир зур түгел түгелен,—диде ул.—Бәлки, ике-өч көн бездә эшләп алырсыз?
—Нишләп ике-өч көн генә?
—Ирем командировкада чакта, дигән идем. Берәр атнадан кайтыр ул.
—Атна эчендә башка берәр куыш табар идек әле!—диде Рәсимә тәвәккәл тавыш белән.—Хәзер үк барып карарга буламы?
Ул шулхәтле җитез атлый иде, анын артыннан трамвай тукталышына барып җиткәнче, кечкенә арба белән бала тарткан Ленизанын сулышы капты. Фатирны күздән кичергәч, Рәсимә иреннәрен кысып:
—Нишлисен, шуннан да әйбәте юк бит,—диде —Алай да, Остаз үзе килеп караса, яхшырак булыр иде. Мин аңа әйтермен.
Анын бу сүзләреннән Ленизаның йөрәге кысып куйды. Ул Рәсимәнен түшендәге медальонга ишарәләде:
—Боларны син сатасын дигәннәр иде.
—Сатам. Акчасын тулысымча үзебезнең кассага тапшырам.
—Кыйбатмы?
—Алтыны мен ике йөз. Көмеше алтмыш тәнкә. Тимере егерме биш сум. Күбрәк алган кешегә арзангарак та бирәбез. Чылбыры да кирәкме?
—Чылбыры үземдә дә бар. Аня әйткән иде, бурычка да алып була, дигән иде.
—Сиңа бирәбез. Акчаң булгач, түләрсең.
—Әгәр мөмкин булса, кызыма да алыр идем.
—Яследә андыйны тактырырлар микән?—дип икеләнә калды Рәсимә.
—Тәрбиячеләр күрмәслек итәрмен.
Рәсимә сумкасыннан медальоннарның сарыларын, акларын чыгарып өстәлгә сипте.
—Бишне алсам ярыймы?—диде Лениза.
—Сиңа ярый. Алган кадәресенә язу бирерсең, шул гына. Остаз монда килергә кайчан вакыт таба алыр икән инде,—дип борчылып куйды Рәсимә — Телефонын бардыр бит? Номерын бир әле. Аның белән сөйләшүгә, шалтыратырмын.
Остаз шул ук кичне килде. Сәгать тугыздан сон Рәсимә шалтыратып, бу хакта әйткәч, Ленизанын тез буыннары йомшап китте.
—Үзе генәме?—дип сорады ул телен чак әйләндереп.
—Белмим шул. Бәлки, берәрсе белән булыр. Анысын тикшерү минем эш
түгел.
Рамилә иңде йоклаган, бүлмәдә кызыл торшер гына янып тора иде. Лениза, ашыгып, кием шкафын ачты. Чалбар кияргә ярамас... Әллә кайчан алынып та, монарчы рәтләп киелмәгән плиссе юбкасы бар иде. Өйдә килешергә тиеш. Ак кофта. Башка ак шарф урарга... Рәсимә юкка гына бәйләмидер, шулай тиештер... Ул алгы бүлмәгә чыгып, диварга беркетелгән көзге каршына басты, кыяфәтен күздән кичерде дә, канәгать калды. Иренен чак кына кызартып, каш-керфекләрен төзәтеп куйды. Алай да һаман нидер җитми иде кебек. Кире бүлмәгә кереп, тартмадан «Нур-сафлык» медальонын алып такты. Янә алгы бүлмәгә чыгып, көзгегә карады. Нечкә боҗра эчендәге бишпочмаклы йолдыз аңа килешә, шул ук вакытта күңелне һәртөрле шик- шөбһәдән. гөнаһлы теләкләрдән арындыра, хәтта башкаларның нәфесле карашыннан да саклар кебек иде.
Кынгырау тавышына ул дерт итеп куйды.
—Кем бар анда?
—Минем киләсемне сезгә әйтеп куймадылармыни?—диде таныш тавыш Ишек ачылганда, ул шундый ягымлы, үз итеп елмаеп басып тора иде. Лениза да ирексездән елмаеп жавап бирде.
—Нур һәм сафлык! Хәерле кичләр!
—Нур һәм сафлык! Исәнмесез, хөрмәтле Остаз! Узыгыз!—диде Лениза әкрен тавыш белән.—Гафу итегез, бала йоклый иде.
—Ә ник анын очен гафу үтенергә? Баланын вакытында йоклавы яхшы Ул кызыл ут белән яктыртылган бүлмәгә башын сузып карады да: —Кая?—дип сорады.
—Нәрсә... Кая?.
—Ксерокс, кәгазьләр.
—Китермәделәр бит әле. Рәсимә бүлмәне бүген генә карап китте.
—Бер рәтле эшләре юк! Монда минем бүген үк үрчетәсе кәгазьләр бар иде! Шулай дип, Остаз кулындагы портфельгә шапылдатып сугып куйды Лениза гаепле кешедәй башын иде —Гафу итегез,—диде—Белмәдем
Кунак анын каршында биегәеп, бүлмә ишеген каплап тора иде Менә ул каты бармаклары белән Ленизаны иягеннән тотып алды да. баласытып башын күтәртте .
—Ә ник гафу үтенәсең? Синсн гаебен юк бит монда Лениза ни дип жавап бирергә белмичә һәм анын карашына түзә алмыйча, керфекләрен аска төшерде.
Остаз анын ияген ычкындырды да, үз итеп шаяргандай —Кунакларны шушылай бусагадан борып җибәрәләрме әллә сездә?—диде.— Бу якларда якты чырай, такта чәй, дигән әйтем бар. дип ишеткән идем Кайда якты чырай? Кайда такта чәй?
Лениза аш бүлмәсенен ишеген ачты:
—Әлбәттә, әлбәттә,—диде.—Хәзер була... Узыгыз Утырыгыз.
Күпмедер вакыттан сон алар кара-каршы чәй эчеп утыралар иде инде —Менә чия кайнатмасы, монысы җиләкнеке —дип ана таба савытларны этте Лениза.—Сез, Остаз, кайсын яратасыз?
—Мин чәйне шикәр белән генә эчәм. Ә нигә «Остаз* дип дәшәсен мина? Исемемне белмисенмени әле?
—Беләм. китап тышлыгында язылган бит. Ләкин ничек дәшәргә? Остаз Герман, дипме, әллә Герман Остазмы?
—Якын кешегә алай чачаклап-чуклап дәшмиләр ләбаса! һәм ул Ленизаның ана гаҗәпләнеп текәлгәнен күреп, җинелчә колеп җибәрде
— Чит-ятны ойгә чакырмыйлар, шулай бит? Бәлки, сезнен монда башкачадыр?
—Сез бит. . Эш белән. Рәсимә әйтүе буенча —дип мыгырданды Лениза. Герман остәл почмагы аша кулын сузып, анын беләгеннән тотып алды —Ташла, — диде.—Сүзләрдәмени хикмәт.
—Ә нәрсәдә?
—Бөтен хикмәт күзләрдә, мышонок! Син минем балай дигәнемә үткаләмә Коты алынган тычкан баласы кебек дер калтырап утырасын Китапханәдә очрашуны оныттыңмыни? Мина ничек караганыңны күрмәде, дип беләсенме әллә? Карашын белән чакырдык син мине. Үтенеп, өзелеп чакырдык. Димәк, мин сина чит түгел. Шулай булгач. Герман дип кенә дәш Ә менә син үз исемеңне әйтмәдең бит әле. Әйдә, танышыйк'
Анын мәгънәле елмаюы җанны отте, беләгеннән саркыган кайнарлык тамырлар бу йлап йөгерде.
—Лениза исемле мин...
Шулай диде ул, карашын кунагының ак күлмәк жиненнән сузылып чыккан куе кара төкле беләгенә текәп. Шул төкләреннән үк бу ирдән үзенә бер гайрәт, кыргый бер көч саркый иде шикелле.
—Лениза, кадерле кунакларны чәй белән генә сыйлыйлармыни соң сездә?
—Гафу итегез... Тәмле әйбер пешерергә өлгермәдем...
—Мин башканы әйтәм... Запасыгыз юкмыни?
Лениза шунда гына анлады. Урыныннан торып, бүлмәгә керде, шкафнын ябык киштәсен ачты. Анда алай-болай кирәк булса дип Мидхәт әзерләп куйган өч шешә тора иде: шампан шәрабе, «Алиготе» һәм гап-гади аракы. Хуҗабикә күтәреп кергән шешәләрне күргәч, Герман:
—Йөзәр грамм булса, шул житә,—диде.—Без сәрхүшләр түгел, шулай бет?
«Йөз грамм» ул аракы иде, билгеле. Лениза үзенә «Алиготе» ны да салмакчы иде, кунак:
—Анысы белән авыз пычратып тормыйк инде без,—диде.—Нәрсәдән ясалганы да билгесез.
Лениза кечерәк рюмкалар алып кергән иде. Герман зурракларын сорады:
—Йөз грамм сыярлык булсын инде.
Бәллүр бокалларны мөлдерәмә тутыргач:
—Әйдә, соңгы тапкыр бер татып кал,—диде.—Моннан ары тиз генә тәтемәс.
Һәм Ленизаның йөзендә сорау галәмәте күреп, анын түшендәге медальонга ишарәләде:
—Син чынлап торып безнең сафларга басарга карар кылгансын, шулай бит?
—Әйе, чынлап...
—Алай да безнен тәртипләрне белеп бетермисендер әле. «Нур-сафлык* тарафдарларына эчү катгый тыела. Бездә—сухой закон!
«Ә соң син үзең?..»
Болай дип турыдан-туры сорарга Ленизаның кыюлыгы җитмәде, әмма Остаз анлады. Сөйкемле балага карагандай яратып, сокланып күз сирпеде дә:
—Бу инде югарыдан шулай кушылганга түгел, ничарадан бичара, дигәндәй, аптыраганнан куелган кагыйдә. Безнен халык эчә башласа, чаманы белми, ямьсезләнә, тәртипсезләнә. Шуңа күрә генә сафлануның бер шарты итеп хәмердән тыелуны таләп итәбез. Ә без үзебез чаманы югалтмыйбыз, шулай бит? Аннары син безнен сафка кереп тә җитмәгән бит әле.
Шуннан соң Ленизаның зиһенен ураган томан тәмам куерып киткәндәй булды. Герман ана жан турында, тән турында сөйләде. Адәм баласының җаны мәнгелек икән, тик ул бер тәннән икенчесенә күчеп кенә йөри. Остаз үзе моннан ике гасыр элек Һиндстанда далай-лама булган, йөз ел элек— Африкада кабилә башлыгы...
—Сез гади кеше булмагансыз инде, әлбәттә,—дип хуплады аның сүзләрен су урынына эчеп утырган Лениза.
—Жан беркайчан да юкка чыкмый, ә менә тән—фани. Ул кешегә газапланыр өчен дә, ләззәт алыр өчен дә бирелгән. Газапларны киметеп, ләззәтләрнең тәмен татырга өйрәнү адәм баласының үзеннән тора.
Лениза монысы белән бәхәсләшергә омтылыш ясады:
—Газапларны сорап алмыйлар бит. Чир көтмәгәндә килә. Йә машина бәреп китә. Яисә... сөйгән ярың сина суына, башкага гашыйк була...
—Тәне җәрәхәтләнмәгән, һич булмаса сыдырылмаган кеше дөньяда юктыр. Менә шул җәрәхәтләрне төрле кеше төрлечә кичерә. Берәүләр жинел генә ярадан да анын җуя, икенчеләр үз тәненә үзе хәнҗәр белән сызып җибәрә—эһ тә итми. Бар шундый кабиләләр, андагы кешеләр тәннәренә юан-юан энәләр кадыйлар, үз-үзләрен кан чәчрәп чыкканчы камчы белән яралар.. Түзәләр бет.
авыртудан егылып, бәргәләнеп ятмыйлар... Киресенчә, сызлануларны жинү атарга үзенә бер рәхәтлек, ләззәт бирә... Адәм батасына газапларны кичерү бик кирәк. Ул аларга мохтаж! Ипияен чын тәмен ачлык күргән кеше генә белә, дөньянын ямен дә кайгы-хәсрәт кичергән, газапланган адәм батасы гына тоя.
Тагын ниләр сөйләнгәндер, соныннан атарын Лениза хәтеренә төшерә алмады. Кайсыдыр мизгелдә Герман зәңгәрсу рәшә өртелгән күхтәрен ана төбәгән хәлдә урыныннан кузгалды, анын артына килеп басты да. зур, йомшак, кайнар, шул ук вакытта авыр кулларын инбашларына куйды Аннары кинәт өермә китереп бәргәндәй булды. Ул. пинжәген сатып, линолеум җәелгән идәнгә ташлады. Шунда ук Ленизанынын плиссе итәге күпереп килеп төште. Германнын авыр, кайнар гәүдәсе Ленизаны идәнгә кысып беркетте, гайрәтле куллары тәнен урап алды. Иреннәре битенә ялкын бөркегәндәй итте, сулышны буды, өнне атды.
Ул гүяки Ленизаны тәмам эретеп бетереп, ахырынача үзенеке итте Тәм- томга хирыс малай туңдырманы шулай суыра торгандыр. Юк, алай гына да түгел, чүлдә адашып, чамасыз сусаган кеше ниһаять кулына килеп эләккән тире капчык — турсыктан суны шулай чөмерәдер. Ул һичнәрсә белән исәпләшмичә, ерткыч җанварларча табигате кушканны гына үтәде. Ленизаны бөтенләе белән «алды»,үз тәненен бер өлешенә әверелдерде
Табигать бу кешегә башкаларның җанын үзенә буйсындыру талантын гына түгел, аларның тәненә хуҗа булу сәләтен дә мул биргән иде
Аш бүлмәсенең идәне мондый кыланмышлар өчен кысан иде. Ленизанын боты газ плитәсенең аскы киртенә кат-кат бәрелде. Тик ул үзе моны сизмәде, сизәрлек хәлдә түгел иде
Герман аннан аерылып, чалкан ятканда. Ленизанын аңын да, санын да җыярлык хәле калмаган иде . .
—Төн буе монда аунарга уйламыйсындыр бит?
Германнын бу соравы аның башына бераздан гына барып иреште.
— Бүлмәдә җәелмәле диван бар анда. .
—Сон нишләп монда аунап ягабыз? Әйдә, шунда керик!
Шундук бүлмәгә кереп, диванны җәйде, җәелеп ятты да
—Мыс-мыс итеп алсак, зыян итмәс бит, ә?—диде —Йолдызлар моны хуплар, мөгаен...
—Моңарчы минем иремнән башка беркемне дә якын китергәнем юк иде,— диде Лениза.
—Син сизәсеңме өстән иңгән нурны?—дип анын башын сыйпады Герман — Ул безне хуплый! Без бергә булырга тиеш идек. Бу безгә күкләрдән ингән әмер иде.
Һәм озак та үтми гырлый да башлады Ленизанын исә күзенә йокы кермәде. Уйлар буталган, ә бәгырь сызлый иде. Нәрсә булды бу? Нишләп Мидхәт белән болай булганы юк?
Болай тәвәккәл, каты кылана алмый шул ул. Артык нәзакәтле, артык сизгер күңелле. Ин хисле мизгелләрдә дә бөтенләй онытылып китеп, үз хаҗәтен генә үти алмый, һаман парын кайгырта: ана рәхәт булсын, ул да ләззәтләнсен дип тырыша. «Күкәй баш*ны мендәргә салсан да йомрыланмый, һаман үзенчә булып кала. Ә мондый чакта башнын эшләве гәннен кайнарлыгын сүрелдерми калмый шул инде. Китаплардан укыган кинәшләрне кулланырга тырышу да мондый минутларда файда итү урынына зыян 1ына сала икән, бу бер дә гажәп түгел.
Мидхәг хатынын үзендә эретеп бетерә алмады, чын ир була белмәде Димәк, арада өченче кешенен пәида булуына башлыча ул гаепле!
Герман иртә уянды. Сикереп торды да. киенә башлады
— Бәлки, чәй куяргадыр9
—Нинди чәй? Дворниклар кузгалганчы чыгып китәргә кирәк.
Шунда Лениза анын нинди зур кеше икәнен исенә төшерде. Андыйлар качып-посып йөрми...
—Мин сине ялгызын килерсен дип уйламаган идем,—диде ул. Фикерен әйтеп бетермәде, Герман гадәттәгечә аның сүз төбен шундук анлап алды.
—Ә-ә, син тән сакчыларын әйтәсеңме? Аларга бөтенесен белү кирәкмени? Әллә син шаһитлар булуын телисеңме?
Ул чыгып киткәч, Лениза ванна бүлмәсенә кереп, душ астына басты. Андагы көзгегә карагач, йөрәге тагын сулкылдап куйды: ирен читләре кызарып җилсенгән, муенында, колак астында кара таплар күзгә ташлана. Ул аларны үз күзләреннән яшерергә тырышкандай, юеш чәчләрен тарткалады. Сөртенгәндә, күзе ботларына төште: анда да таплар ярылып ята иде.
Мидхәт командировкадан көндез кайтып төште. Озын юллар үтеп, чит җирдә шактый болганганга һәм ят кешеләр белән күп аралашканга күрә, күнел шактый үзгәргән, үпкә-сапкалар кимегән иде. Ул завод кунакханәсенә кайтып төшү турында уйламады да. Туры эшенә барып, кәгазьләрен тапшырды. Лабораториягә шалтыраткан иде, аннан, Лениза төштән сон сорап китте, диделәр. «Рамилә авырмагандыр бит?»—«Юк-юк. борчылмагыз. Кызыгыз бакчада. Бу арада Ленизанын бик ашыгыч эшләре булды әле».
Мидхәт йөгерә-атлый бакчага китте. Көн салкынча, янгыр сибәләп тора иде, ә ул ашыгудан һәм борчылудан эсселәп, тирләп чыкты.
Агачлык эчендәге ике катлы бина тып-тын, ишек төбендә дә. коридорда да һичкем очрамады. Көндезге йокы сәгате иде бу. Мидхәт сабыйларның рәт-рәт булып тезелеп торган нәни ботинкалары янына юеш сумкасын куйды, кроссовкаларын салып, оекбаштан тын гына атлап, өске катка күтәрелде. Бар җир чип-чиста, диварларга шаян аю, куян, керпе кебек жанвар сурәтләре ясалган. Аларны күргән саен Мидхәтнең күнеле нечкәреп, иреннәренә ихтыярсыздан елмаю бәреп чыга. Биредәге балалар, әлбәттә, бик бәхетле булырга тиеш. Әмма нигә сон ак ишек артыннан ниндидер сызланган аваз килә? Кайсыдыр сабый елый түгелме? Әйе шул, елый. Тик, иркә балаларга хас булганча акырып- бакырып, таләпчән тавыш белән кычкырмый, ишетелер-ишетелмәс кенә сулкылдап сыкрана. Мидхәт Рамиләнен тавышын таныды. Сакланып кына ишекне ачты да, кечкенә караватында күзләрен уып утырган нәни кызчыкка кулларын сузды:
—Кызым, сабыем! Мин килдем, балакаем!
Ул Рамиләнен йомшак тәнен кочагына кысты, бала анын муенына җылы битен терәп сулкылдады. Мидхәт алгы бүлмәдәге кечкенә элгечләрдән анын бишмәтен табып алды, аска төшеп, ботинкаларын кигезде. Шунда гына каяндыр ак халат кигән тәрбияче хатын килеп чыкты:
—Сез нишләп уяттыгыз аны?
Мидхәт, иелгән килеш, ана астан өскә гаепле кешедәй елмаеп карады.
—Исәнмесез. Гафу итегез. Әле генә командировкадан кайттым. Бик сагынган идем.
—Сагынырсыз да шул,—диде тәрбияче —Атналар буе күрешми торасыз
бит.
Инендә сумка, кулында бала булганга, Мидхәт фатир ишеген ача алмый азапланды. Ахырда ишек үзе ачылып, каршыда Лениза урынына башына ак шарф ураган ят бер хатын пәйда булды.
—Кунак бармыни әле бездә?—диде бераз аптырашта калган Мидхәт.
—Ә сез кем буласыз соң?—дип шактый кырыс итеп, сорауга сорау белән җавап кайтарды хатын.
—Без бу квартирнын хуҗалары булабыз,—диде Мидхәт һәм аны читкә этәреп, эчкә атлады.
Һәм өен танымады. Гадәттә уртада тора торган өстәл кырыйга тудырылган, анын өстенә ксерокс куелган. Диван җәелгән хәлендә булып, ана пөхтә итеп кәгазь өемнәре тезелгән иде. Өстәгесеннән Мидхәткә чәче кыска итеп алынган йомры башлы, шакмак иякле, сәер карашлы адәм чекерәеп карап тора иде
—Бу ни бу?—дип сорады сон дәрәжәдә гаҗәпләнгән Мидхәт
—Чакыру билетлары. Берсекөнгә Мәдәният сараенда Остаз белән очрашу булачак,—диде хатын.
—Кемнен остазы белән?
—Барыбызның да!
Хатынмын арык чырае төксе, яшькелт күзләренен карашы чәнечкеле тавышы шактый ачы иде. Хужанын көтмәгәндә кайтып кереп, эшне бүлдергәнен яратмады, күрәсен
—Кемнәр ул—«барыгыз да»? Сез үзегез безгә кем буласыз сон әле?
—Мин... Ленизанын чакыруы буенча.
Мидхәт кәгазь кисәген алды «Нур һәм сафлык» дигән зур баш астында сәер карашлы адәмнен сурәте һәм ваграк хәрефләр белән: «Әгәр дә сез югарыдан иңгән изге нурны йөрәгегез белән кабул итәргә теләсәгез, дөньяның саф-чиста булуына ирешәсегез килсә. Остаз белән очрашуга килегез!*—дип язылган иде.
—Менә нәрсә, апакай,—диде Мидхәт —Сез боларны хәзер үк җыештырып алыгыз әле!
Һәм тәвәккәл хәрәкәт белән кәгазьләрне бер якка сыдырып, урын бушатып. Рамиләне утыртты.
—Кая куйыйм мин бу хәтле әйберне?!
—Сумкагызга тутырасызмы, капчык табасызмы—анысы сезнен эш Тик озакка сузмагыз. Бушатыгыз өйне. Ксероксыгызны да алырга онытмагыз Мин юлдан кайткан кеше Ашыйсы-эчәсе, юынасы, ял итәсе бар Сезгә монда урын тәкъдим итә алмыйм.
—Нишләп мин алып китим алармы? Минеке гснәме әллә'* Хатынын белән сөйләшерсең!
Апа алгы бүлмәдәге чөйдән аксыл плащын алды да, пырлап чыгып китте
Иң беренче эш итеп Мидхәт ксероксны электрдан өзеп алып ишек төбенә куйды, кәгазьләрне диван япмасына урап, анын өстенә ташлады. Һәм аш бүлмәсенә чыгып, балага ботка пешерергә кереште
Кайнар су килми иде. плитәгә ике чәйнек куярга кирәк булды. Мидхәт Рамиләнең зәңгәр бизәкле фланель күлмәген сабынлап ышкыганда, түшендәге җөй учын тырнады. Нәрсә бу?! Әнисе булавка кадап, шул ачылганмы алла? Юк, энә очы күренми Мидхәт дивар көзгесе астындагы киштәдән лезвие алып, юеш җөйне сүгәрга кереште Аннан ак тимер кисәге килеп чыкты Челтәрле ырмау эчендә бишпочмаклы йолдыз. Уртасына нәрсәдер язылган. «Нур һәм сафлык»,—дип укыды Мидхәт. Башта инглизчә, аннары русча. Ник тегеп куйган моны Лениза баланын күлмәгенә?! Сихерме әллә? Шул гына җитмәгән иде'
Мидхәт кабаланып тагын өч күлмәкнен изүен капшады Һәммәсеннән шул ук нәрсәне тартып чыгарды
Тышкы ишек ачылганы ишетелде Ул борылып карады Һәм беренче мизгелдә хатынын танымады
Башына, ияк астыннан ук урап, кин ак шарф бәйләгән бу хатын— Ленизамы сон?
—Син кайттын дамыни?—диде ул пошаманга төшкәндәй —Мин сине көтми идем әле
—Көтмәгәнсең шул. күренеп тора,—диде Мидхәт —Ни булды сиңа?
Лениза гомергә башына яулык-шарф бәйләмәде, килешми, ди иде. Чыннан да килешми икән... Йөзен бозып, үз яшеннән өлкәнрәк итеп күрсәтә. Ә бәлки бу—күз карашында чагылган, чыраена бәреп чыккан каушау-курку галәмәтеннән шулайдыр?
—Минамы? Берни булмады,—дигән була үзе.
—Кил әле монда!
Мидхәт Ленизаның курткасын салып элгәнне дә көтмичә, җилтерәтеп бүлмәгә тартып кертте һәм идәндәге өемгә аяк очы белән типте.
—Нәрсә бу9 Кем иде ул бездә?
—Рәсимәне әйтәсеңме? Чакыру билетлары баса иде... Ул әзерләп куя, без
таратабыз...
—Син шуларны таратып йөрдеңмени әле?
—Анда без күп...
Мидхәт мие түнгәнне басар өчен, ике учы белән чигәләренә тотынган иде, ун йодрыгындагы сәер тимер кисәге исенә төште.
—Ә бусы ни? Ник тектен аны Рамиләнен күлмәкләренә?!
Лениза, ниһаять, үзен кулга алды булса кирәк, алгы бүлмәгә борылып плащын салып элде, шарфын исә, муеным ачылмадымы икән, дип тикшергәндәй, сыйпаштырып кына куйды.
—Хәзер барысын да сөйлим... Әйдә, утырыйк әле.
Әти-әнисенең әйткәләшүенә күптән күнегеп беткән Рамилә «тү-тү-тү» дип уенчык машинасын тәгәрәтеп юана иде. Мидхәт урындыкка утырып, аны тез арасына кыстырды. Лениза диваннын бер башына утырып, сынын
турайтты.
—Әйе, син югында кайбер...—Лениза сүз эзләп торды да,—вакыйгалар булды —дип җөмләсен тәмамлады һәм тынып калды. Мидхәт исә сорау бирмәде, аны ашыктырмады.
—Аня мине бик яхшы кешеләр белән таныштырды,—диде ниһаять Лениза.
—Кайсы Аня? Нинди яхшы кешеләр?
—Бакча күршесе. Без анын белән китапханәгә очрашуга бардык. Анда бик кызыклы кешеләр килгән иде. Һәммәсе югары белемле, бик мәгълүматлы. Кызганыч, син булмадың... Без монда үз кабыгыбызга бикләнеп яшибез, дөньяда ни барын белмибез...
—Ә нәрсә бар дөньяда?
—Мин кыскача гына аңлата алмам. Менә мондагы журналларда, китапта
язылган...
Лениза урыныннан кузгалып шкаф киштәсеннән китап-журналлар алды.
Мидхәт таркау гына хәрәкәт белән ялтыравык тышлы китапны ачып, химикатлардан тиресе юкарган ак бармаклары белән актаргалады
—Әллә берәр яңа секта оешканмы?—дип сорады гаҗәпләнеп.
—Нинди секта? Алар зур галимнәр! Эзотериклар! Бөтен 1аләмне юктан бар иткән Илаһи Кодрәт белән элемтәгә керәләр.
—Хат алышалармы, әллә интернет аша эш итәләрме?—дип талчыккан тавыш белән сорады Мидхәт.
—Син көләргә ашыкма, укып кара. Без монда, наданлыгыбыз аркасында, бөтенләй артта калганбыз. Син дә шартлаткычтан башканы белмисен...
—Әйдәле, кызым, бергәләп карыйк әле, күр нинди матур кәртинкәләр ясалган монда,—дип журнал тышына бармагы белән төртте Мидхәт —Карале, нинди матур кыз аккошны кочаклап алган... Синең шулай итәсен килмиме?.. Күр. ул кызнын әтисе белән әнисе нинди матур итеп өстәл янында, кунаклары белән бергәләшеп чөкердәшеп чәй эчеп утыралар...
Мидхәтнең болай сөйләнүләре Рамиләдән бигрәк Ленизаның күнелен нечкәртеп җибәрде.
—Беләсеңме, минем күз алларым яктырып киткәндәй булды. Сина Остаз белән, әлбәттә , очрашырга кирәк. Ул монда чакта..
—Килгән кешемени?...
—Ул бирегә изге миссия белән килгән.
—Каян?
—Мин анын адресын сорамадым.
—Ә сорарга кирәк иде. Кайда яши икән?
—Син һәрнәрсәне жиргә бастырасын. Ә монда илаһилык турында сүз бара.
—Илаһимы, түгелме, һәркемнен адресы бар. Хәтта Ходай Тәгаләнен дә Жиде кат күк өстендә, ди, әнә, безнен әни
—Илаһи Зат хәзерге вакытта Сириус йолдызында икән. Эзотериклар сигналларны шуннан алалар.
Мидхәт күзләрен зур ачып ана текәлде
—Шулаймы-ыни? Офисы шунда, димәк, ә? Ә эзотерик дигәнен, остаз дисенме әле?
Лениза анын сүзен раслаганын белдереп, ияген какты.
—Ул адәм психиатрда учетта тормый микән? Тагын очратсан, сора азе син аннан!
Ленизанын чырае кызарып чыкты
—Син бернәрсәгә дә, беркемгә дә ышанмыйсын'—диде ул тавышын күтәреп —Синен өчен бөтенесе әшәке! Шул гадәтен аркасында шушы көнгә гоштек инде..
Әмма Мидхәтнең тавышны зурга җибәрәсе килми иде
—Тукта, кызма,—диде ул —Мин биг начарлык белән түгел, шаярып кына әйгтем. Ялгыш ычкынды, гафу ит.
—Син юри кыланасын, конечно! Минем белән санашмыйсын' Әйткән сүземә төкереп тә бирмисең! Болай яшәргә невозможно!
Шулай дип кычкырды Лениза һәм шушы сүзләрдән сон кинәт үзенә коч кергәнен тойды. Әйе-әйе, моннан сон ул Мидхәт белән яшәмәячәк Шунын белән һәммәсе хәл ителә дә куя. Шарфны чишеп, муендагы тапларны, чалбарны салып—ботлардагысын күрсәтәсе дә булмый! Моны кочаклап, башканы күз алдына китереп ятасы булмаячак.
— Бар әле, кызым, машинан белән уйна,—дип Рамиләне янә идәны җибәрде Мидхәт
-Бүгеннән мин синен хатынын түгел!—дип үз-үзен ярсьпып кычкырынуында булды Лениза.—Кстати. син әллә кайчаннан минеке тү!ел инде. Бар, әнә, миннән яхшыраклар янына кит'
Мидхәт бөтен сабырлыгын җыеп, тыныч булырга тырышып
—Туктале, Лениза, ипләп кенә сөйләшик әле.—диде —Ул хәтле ярсырга сәбәп юклабаса. Ну, китапханәгә баргансын, кемнәр беләндер сөйләшкәнсен Анда сина ирен белән аерылышырга кушмаганнардыр биз ’
__ Китапханәнең ни катышы бар монда1’ Мин әллә кайчан синнән аерылырга
карар кылдым инде. Әйтми генә йөрдем!
Мидхәтнең болай да кояшта янган йөзе кызарудан карасуланып китте, борып канатлары киерелеп, алар тирәсендә тир тамчылары бәреп чыкты, куллары салынып төште.
—Димәк, бу синен күптәннән уйланган ныклы карарын -дип сорады ул күзләрен зур ачып.
—Окончательный карарым
—Обжатовлнию не подлежит. дисен инде алайса Юк' Кискән икмәк кире ябышмый!
БУ соңгы сүзләр Мидхәтнең башына сизмәстән килеп төшкән кирпеч кебек тәэсир и гге анын сизгерләнгән зиһене аларда куркыныч мәгънә барын тоеп алды
—Ах, шула-аймыни?—диде Мидхәт өмете сүнгән тавыш белән.—Син мине үзеннән кисеп ташладыңмыни инде?
—Думай как хочешь! Теләсә ничек аңла!
Колакларны чыңлатырлык киеренке тынлык урнашты. Мидхәтнең карашы машинасын «тү-тү» итеп идәндә үрмәләп йөргән кызчыкка төбәлгән иде
—Аерылышканда да сөйләшми генә булмый,—диде ул мөмкин кадәр тынычлыгын сакларга тырышып.—Минем белән яшисең килми икән, мәжбүр итә алмыйм. Тик менә уртак милекне ничек бүлешербез икән сон?
—Нәрсәне бүлешергә? Әз генә горурлыгы булган ир мондый очракта чыгып кына китә.
—Мин риза,—диде Мидхәт анын йөзенә туры карап —Квартиры да, башкасы да сиңа булсын... Тик син...
—Нәрсә?
—Рамиләне миңа бир. Без чыгып китәбез... Ә син теләгән чагында анын белән очрашырсың... Курыкма, начар яшәтмәм, син мине беләсең..
—Да ты что?! Нинди ана баласын үзеннән читкә биреп җибәрсен? Кем кулына? Синен сөяркәләренәме? Аннары минем хакта, әшәке хатын ул, баласын ташлады, дип дөнья сасытып сөйләп йөрсеннәрме әллә?
Мидхәт башын иеп тыңлады, чөнки ни дә булса әйтүдән файда юклыгын анлый иде.
—Әгәр балана тыныч булсын, дисәң, үзен чыгып кит! Менә шул чакта булырсың кеше! Балакаем, газизем! Ата була белмәде сиңа бу кеше, безне бәхетсез итәргә генә йөри ул!—дип, Рамиләне күтәреп алды Лениза.
Мидхәт командировкадан кайткач бушатып өлгермәгән сумкасын алды да, кабаланып кроссовкаларын киде, элгечтән курткасын йолкып, ишектән чыгып китте.
Нишләргә инде хәзер? Башыңны ташка бәреп ватар идең дә, бала кала бит! Мидхәтнең ин зур бәхете, тормышының кояшы булган Рамилә кала!
Ут капкан өйдән чыгып котылып буладыр, әмма явыз хатын ургыткан уттан котылу юк икән. Чөнки аннан ургылган ялкын телләре эченә үрләп, бәгыреңне ялмый. Су сибеп кенә сүндерә торган түгел!
Ул автобуска утырып, бакчага китте. Анда аны кара көйгән, салкын яңгыр астында шәбәргән түтәлләр, сулган гөлләр яшь түгеп каршы алдылар.
Лениза баш-аягы белән Остазның кичәсен үткәрү эшенә чумды. Төннәрен ксерокста листовкалар баса, эштән соң баланы арбага утыртып, урамнар буйлап йөри: мөмкин булган һәр җиргә листовкалар ябыштыра, очраганнарга журналлар өләшә, тыңлаганнарга «Нур һәм сафлык» турында, Остазның илаһи сәләте турында сөйли иде.
Аның күңел түрендә Сириус йолдызындагы нур тәхетендә утырган Илаһи Зат нәкъ менә Герман төсле булып җанлана, нәкъ анын кебек өздереп тә, баласытып та, чак кына үчекләгәндәй итеп тә карый, абыйларча йомшак та, нык та итеп эндәшә иде. Һәм кинәт һуштан яздырып, ут өермәсендә бөтереп ала да, ташлы тауга китереп органдай итә. ...Ул кичне искә төшергән саен, Ленизаның бөтен тәне калтыранып куя, андый минутларда ул үз-үхтәрен кан чыкканчы кыйнаудан ләззәт алган, безгә кыргый тоелган дин әһелләрен аңлаган кебек була.
Бу Илаһи Зат белән аны күзгә күренми, әмма өзеп тә булмый торган җепләр бәйли иде шикелле. Табигый ки, Ленизаның ана лаек буласы, кылган эшләре белән мактанасы килә иде.
Мондый изге эшләр арасында бала мәшәкатьләре артык борчу булып тоела иде. Шулай бер кичне. Рамиләне бакчадан алып кайткач, өйдә рәтле
ризык юклыгы беленде. Берничә урынга барып, игъланнар эләсе бар. шунда кибеткә керергә булыр иде булуын. Әмма базаны хәзер ашатырга кирәк Лениза кабаланып бәрәңге пешереп изде, куе итеп кесат ясады Кызын ашыгып ашатты. Аннары чыгып китәм дигәндә генә, кызчыкнын бите, бөтен тәне бурлаттай кызарып чыкканын күреп, туктап каюы. Гонаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул минутта ишек кыңгыравы зыңгылдады. Лениза ишекнен чылбырын эләктереп, чак кына ачты. Анын каршысында Мидхәт басып тора иде.
— Мин сина. килеп йөрмә, дип әйтмәдеммени әле?—диде Лениза. Ни могҗиза беләндер, Мидхәт эчгәрәк басып торган кызын күреп алды:
—Ни булды Рамиләгә?
—Юк. болай гына, шаярган иде...
—Шаярганнан бала шулай була димени7! Ач ишекне' Баламны күрергә минем закон буенча хакым бар!
Лениза, болай да ачуы ташыган Мидхәтне тагын да ярсыту хәерле булмасын анлап. чылбырны ычкындырды. Мидхәт ачынып елаган кызчыкны күтәреп авды да. тышка ташланды, анын артыннан Лениза чабып чыкты Алар шулай йөгерешеп поликлиникага барып керделәр.
Дежур табиб, өлкән яшьтәге таза гәүдәле хатын, бер генә күз салды да:
—Нәрсә ашаттыгыз?—дип сорады
Аннары, башын чайкап. Ленизага шелтә белән карады:
— Күпме өйрәтәбез без сезне, күпме талкыйбыз, балаларның ризыгына игътибарлы булыгыз, дип. Тоташ углеводлар белән голкындыргансыз бит сабыйны. Сөт эчерегез, тәмле боткалар ашатыгыз! Яшелчә, жиләк-жимеш белән күбрәк сыйлагыз.
—Доктор, ә хәзер нишләтергә? Берәр дару.
Табибә, Рамиләнен алтынсу ефәк төсле чәчен сыйпап, бармакларын чигәсендә озаграк тотып алды:
—Температурасы юк. кәефе әйбәт, нәрсәгә ана дару Эитәм бит. сөт эчсен. Әгәр мондый хәл кабатлана торган булса, үзегезнең участок табибына барырсыз.
Аннары үткен күзләрен өлкәннәргә төбәде дә:
—Әти кеше дә битараф булмасын,—диде —Баланы сау-сәламәг үстерү жинел түгел, икәүләшеп тырышсан да бик таманга килә
Алар өйгә кадәр дәшми-тын гына кайттылар Тышкы ишек төбендә Лениза Мидхәт кулыннан баланы тартып алды да:
—Сау бул,—диде.
—Нишләп... алай?
Соңгы коннәрдә Ленизаның башыннан үткән хәлләрнең ин мөһимен белмәгәнгә күрә. Мидхәт югалып калган, ул хатынын аңлаудан гажиз иде.
—Слушай. әйттем ич инде мин сина! Ничә кат кабатларга тагын'
Бу сүзләрне Лениза шундый ныклык, ышаныч белән әйтте ки. Мидхәтнен сонгы өметен дә балта белән чапкандай өзде дә куйды.
Иртәгесен кич кызын алырга килгән Ленизаны тәрбияче гаҗәпләнеп каршы алды:
—Рамиләне әтисе килеп алып китте бит!
—Кайчан?
— Кондез үк инде Поликлиникага барасыбыз бар. дип әйтте
Өйдә кеше юк иде. Лениза заводның кунакханәсенә китте Анда кизү торучы хатын:
—Халиковмы? Командировкага китте бит ул.—диде.
—Ә бала?
—Нинди бала?
—Кызыбызны бакчадан адган бит ул.
—Анысын әйтә алмыйм. Көндез үк чыгып китте, кулында сумка гына иде.
Кая киткән? Ник? Әмма завод идарәсендә эш сәгате беткән, беркемнән бернәрсә белеп булмый иде.
Шунда кинәт Ленизаның исенә төште: теге көнне, кичен баланын әти- әнисе килмәгәч, тәрбияче Рәйсәләргә шалтыраткан, Рамиләне ул барып алган иде бит!
Ә аларның ишеге артыннан гармун тавышы, ана кушылып җыр ишетелде:
«Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...»
Парлашып сузалар, кинәнеп, ләззәтләнеп! Гомергә бердә үпкәләшмәгәннәр, диярсен!
Төймәгә икенче тапкыр баскач кына кыңгырауны ишеттеләр, җыр туктады. Ишекне спорт костюмы кигән Рәмие ачты.
—Син белмисеңме? Мидхәт кая китте икән?—дип сорады Лениза сәлам бирергә дә онытып.
—Исәнме, Лениза! Киткәнмени? Мин ишетмәгән идем.
—Командировкага киткән бит ул. Баланы сездә калдырмады микән, дигән идем...
—Бакчада юкмыни?
—Юк шул, алып китте, диләр.
—Командировкага киттем, дип юри генә әйткәндер, бәлки? Монда берәр танышларындадыр?
«Баланы чыннан да сөяркәсенә алып киткәнме әллә?!»—дигән уй Ленизаның миен яшен кебек көйдереп узды. Ул, хәле китеп, ишек янагына сөялде. Эчтән үрелеп карап торган Рәйсә иренен сүзенә каршы төшеп:
—Алай димә әле син, яхшым,—диде.—Туганнарында дисән, бер хәл иде.
—Монда туганнарыбыз юк бит безнең,—диде Лениза.
—Әйтми-нитми нишләп алай итеп йөри соң ул? Үпкәләткән иденме әллә?
—Без аерылышырга булдык. Баланы үзенә аласы килә анын...
—Шуңа ук барып җиттегезмени инде?—диде Ленизаны гаепләгән сыман итеп Рәмие.
—Эшне алай зурга җибәрмәскә кирәк иде,—дип аның сүзен җөпләде хатыны.—Кер әле син, чәй эчик. Атасы кулындагы бала өчен ул хәтле бәргәләнергә кирәкмәс.
Ләкин Ленизаның бәхетле пар янында бәхетсез булып утырасы килми иде.
—Юк, эчәсем килми,—диде. Аннары үзалдына сөйләнгәндәй:—Аерылган ирләр балаларын менә шулай урлыйлар икән,—дип куйды да, чыгарга дип ишекне ачты.
—Туктале, андый зур гаеп ташларга ашыкма әле син!—диде Рәмие.
—Ирләр алар әйләнә-тулгана да, барыбер үз йортына кайта,—дип янә иренең сүзен куәтләде Рәйсә.
Тик Лениза аларны тыңламый иде инде. Көн кебек ачык: Мидхәт Рамиләне урлап качкан... Әгәр еракка китеп, бөтенләй кайтмаса?!.
Ул өй ишеген ачканда, телефон зыңгылдый башлады. Мидхәт! Лениза сулышына кабып, трубканы алды.
—Хәерле кичләр! Син кайларда йөрисең, мышонок?—диде Остазның гамьсез, шаян тавышы.
—Хәерле... кич... Чыккан гына идем...
—Бүтән чыгасың юкмы? Югыйсә, минем үрчетеп аласы кәгазьләр бар иде. Әгәр син каршы килмәсәң... Өйдә үзең генә бит син..
«Каян беләсең?» Ләкин моны сорап торуның кирәге юк иде. Ире өйдә
булган хатын сөяркәсе белән башкача сөйләшә. Ә бәлки бөтенләй сөйләшеп тормый...
Мидхәт тавышын ишетергә өметләнгән Лениза башта нык каушаган иде. берничә мизгелдән жинеләеп киткәндәй булды. Бу шалтырату шулхәтле вакытлы иде! Әллә сон Герман ерактан ук Ленизанын хазен тоеп тора микән? Ул килер, юатыр, акыллы кинәшен бирер. Ә батки але Мидхәт белән баланын кайда икәнлеген дә беләдер?!
Плиссе итәген киеп, башына ак шарф ураганда, бу юлы инде зур бүлмәнен уртасында ашыгып табын әзерләгәндә, Ленизанын халәте бөтенләй үзгәргән иде.
...Ксероксны кузгатып тормадылар, Остазнын кәгазь үрчетәм диюе сылтау гына булган, билгеле. Табынга кайнар кибет пилмәне, казылык, сыйр куелды, узган юлы яртылаш эчелми калган аракы шешәсе менеп кунаклады Бераз йотып куюга, Лениза сабырсызланып бәгырендәге сыхзавыкны тиште
—Ирем командировкага киткән, кызыбызны үзе белән атып киткән,— диде.
Кайнар пилмәнне авызында әвәләгән Германнын яраты сул кашы күтәрелеп куйды.
—Беренче ишетәм,—диде ул бераз көттереп.
—Нәрсәне?
— Бала күтәреп командировкага йөргән ирне Ник син аны алай интектерәсең?
—Минме?!.—Лениза жавап табудан гаҗиз калган иде.—Ул үзе. Кызыбызны урлап киткән ул!
—Урлаган? Үз баласынмы'*
—Әйе шул, урлаган. Миннән урлаган
—Ничә яшьтә соң ул бала?
—Өченче белән бара.
—Урлаган, дисең. Кулдан төшмәгән сабыйны Тапкан икән Тоже мне киднайпер! Селәгәй... Андый ир белән нинди хатын торсын ’ Аерылганыгызга күптәнме инде?
Лениза анын йөзенә текәлде.
—Син... килгәч...—диде.
Герман көлеп, башын чайкап куйды.
— Ну ты даешь!—диде -Мина хәтле син ир күрмичә күпме яшәгән иден инде, ә?
—Анысы бит аның болай гына... Без үпкәләшкән генә идек
—Ә нигә сон син миңа шулай зарыгып, чакырып каралый *
—Ул бит Ул бит —Лениза кулын йөрәк турына куйды -Иөрәкнен януына түзә алмаганнан... . Башымны кая куярга белмәгән чак иде.
— Ирен кем әле синен?
—Улмы? Инженер-химик Бик талантлы уйлап табучы
— Күкәй башлы, димәк. Ни чыкса, шулардан чыга шул.
Остазнын тавышында, болай да юка иреннәрен кысым куюында, «күкәй башлыкларга, ягъни галимнәргә, уйлап табучыларга кимсетүле мөнәсәбәт чагылды.
—Ул Норвегия галимнәре белән ярышырлык ачышлар ясады!-диде Лениза.
—Андыйлар үзара ярышырга оста, бер-берсен уздырмас өчен жан тырматалар, —диде Остаз мәгънәле көлемсерәп -Ә менә тормышны алып бару мәсьәләләрендә ифрат беркатлы шул алар. Күр инде, үз баласын үзе урлан йөри мескен. Монда ничек котылырга белмисен, ә анын нужасы көчәйгән. _ ,
-Ничек син алай дисен? Үзен дә шундый бит—күкәй башлы!—диде
Лениза.—Мина биргән китабыңны гына укысаң да, нинди зур галим икәнлеген ярылып ята.
—Аны мин үзем язган дип уйладынмы әллә син?
—Герман Светлый—син түгелмени?
—Ә син институтта укыганда рефератларыңны, курс эшләрен үзен яздыңмыни? Диплом эше өстендә дә ми черетеп утырдыңмы?
Әйе. бу юлы Лениза Остазның зәңгәр пәрдә белән капланган күзләрендәге мәгънәне бик ачык күрде—аларда мыскыллау чагыла иде. Бу заманда курс эшләрен, дипломын үз кулы белән язган кешеләргә карата мәсхәрәләү ярылып ята иде аларда!
—Урамнарда багана саен, игълан тактасы саен, «курс эше, диплом эше, теләсә нинди диссертация язып бирәбез», дигән язуларны укыганың юкмы әллә? Кемнәр ябыштырган аны? Синең ирен төсле күкәй башлар. Йомры башларга ялланырга атлыгып торалар, аларнын учыннан җим чүплиләр! Сезгә анда, үзегезнең институтта, иҗтимагый фәннәрне, кешелекнең тарихын укытканнардыр бит? Кем башлаган икенче бөтендөнья сугышын? Гитлер. Ефрейтор. Генераллар, күкәй башлы галимнәр анын каршында тетрәп торган. Кем белән сугышкан ул? Яшь чагында семинариядән куып чыгарылган Сталин белән. Ә ул Сталин җир шарынын алтыдан берен йодрыгында тоткан!
Герман кулын йодрыклады, ак җиңеннән беләге сузылып чыкты. Анын тыгыз тәнендә беләзеге турысыннан ук куе кара төкләр тырпайган иде. Ерткыч җәнлекнеке кебек.
—Җир шары кояш тирәли әйләнеп торганда, күкәй башлы бәндәләр менә шушындый куллардан туеначак!—диде ул ниндидер бер тантана белән.—Әллә син мине, шундыйлардан бер китап яздырып алырлык та хате юк. дип уйлыйсынмы? Ул чакта минем хакта бик түбән фикердә булып чыгасын түгелме?
—Киресенчә!—диде Лениза,—Шундый зур хезмәт язган дип сокланган идем.
—Син теологиядән бераз хәбәрдардыр бит? Диннәрнең тарихын аз-маз булса да беләсеңдер?
Лениза башын иде:
—Аны бит мәктәптә дә, институтта да укытмыйлар...
—Пәйгамбәрләр китапларны үз куллары белән язмыйлар, мышонок! Атар югарыдан килеп ирешкәннәрне адәми затларга телдән сөйләп бирә. Атарнын сөйләгәннәрен тарафдарлары кәгазьгә төшереп куя. Без дә шулай иттек. Мин ниләр язарга кирәклеген бик яхшылап аңлаттым, алар шуларны фәнни яктан нигезләп, компьютерга төшереп бирделәр.
Анын йөзе кырысланып китте:
—Рәхмәт әйтсеннәр!—диде.
—Изге сүзләрне теркәүне ышанып тапшырган өченме?
—Мин аларны бомба ясау, агулы матдәләр эшләп чыгару, ин камил технологияләрне файдаланып, кешеләр артыннан шымчылык итү кебек начар, пычрак гамәлләр кылу өчен ялламадым. Изгелеккә, сафлыкка хезмәт иттердем!
Остазның сөйләгәннәре нигезле, ышандырырлык булып тоелды. Ленизанын күңеле тынычланып китте. Чыннан да нинди көчле, бөек кеше утыра бит аның каршында!
—Ә мин менә нишләргә белми аптырыйм. Баланы ничек үземә кайтарып алыйм икән?
—Ә нәрсәгә? Бушап торырсың бераз.
Ленизанын тәмам коелып төшкәнен күреп. Герман шундук сүзен төзәтергә ашыкты:
—Алай бик борчыласын икән, милиция аша эзләт.
—Ничек?
—Үзен уйлап кара, кая илтә ул баланы?
Герман бераз көтеп торды. Жавап булмагач, үзе әйтте:
—Әбисе белән бабасына, билгеле Адресларын беләсеңдер бит9 Милициягә бар ла әйт. Шуннан барып алып кайтсыннар
Чыннан да. бик гади, бик тә аңлаешлы иде бит бу! Монарчы ничек Ленизаның үз башына килмәгән Ул, жинеләеп. елмаеп җибәрде
—Менә син шундый чакта сөйкемле, мышонок.— диде дә Герман, анын иягеннән тотып башын күтәрде, каты иреннәре белән авызына беректе. Һәм мендәр урынына диванга ташлады да өстенә капланды. Лениза сыкранды, ынгырашты. Әллә сызланудан, әллә ләззәттән—үзе дә акламады
Кинәт өйдә бөтен утлар сүнде Бик каты күк күкрәп, йорт селкенеп куйгандай булды Ишегалдындагы машиналарның караклардан саклау өчен куелган сиреналары, колакны ярып, төрле тавышларга чинарга кереште Кайдадыр этләр өрде
—Алла. Ходаем, бу ни хәл бу?—диде Әлифә —Сентябрь бит инде, бу нинди күк күкрәү тагын? Электрны өзде бит' Бездә генә микән9
Ул пәрдәне шудырды да. тәрәзәне ачып, караңгы урамга карады Көчле җилдән бөгелеп бәргәләнгән биек каен-тирәкләрнен шавы күнелне шомландырды, эре тамчылар биткә бәрде Каршы йортларда да. ишегалдында да утлар сүнгән иде
—Бөтен районны электрсыз калдырган бу.—диде Әлифә һәм ашыгып тәрәзәне япты —Шәмнәрне кабызмый булмас Әнисә, шәмнәр кая икән безнен? Табып бир әле
—Белмим ..—диде битараф, хәлсез тавыш
— Ни булды сон сина бүген? Иртәдән бирле үзенә урын тапмыйсын. Әллә яшеннән куркасынмы?
—Аннан түгел. . Эчем поша
—Яшь кешенең эче поша димени?! Әйдә, шәмнәрне кабызыйк та. ашап алыйк. Аш әзердер анда.
Әлифә кармаланып шкафнын аскы киштәсеннән шәмнәрне табып алды да. кечкенә банкаларга утыртып, өчне берьюлы кабызып җибәрде —Әйдә, кил әле,—диде —Ашагач, кәеф яхшыра ул. Хәзер бүләм Әнисә өстәл янына килеп угырды. әмма кашыгын кулына алмады Шәмнен тотрыксыз саран яктысында анын күзләре җемелди, карашы ишек тарафына юнәлгән, гүяки ул кемнедер көтә иде —Аша инде, нишләп утырасын?
Нәкъ шул минутта шакыган тавыш ишетелде Ишеккә килгән кеше гадәттә кыңгырауны зыңгылдата, шуна күнеккәнгә. Әлифә башта шакунын каян икәнен аңламады. Әнисә исә сикереп торды да. барып ишекне ачып җибәрде —Кыңгыравыгыз шалтырамый.—диде таныш ир-ат тавышы Ана кушылып яшь баланын сыкраныпмы, сызланыпмы нәрсәдер лепелдәгәне ишетелде Әлифә, үз колакларына үзе ышанмыйча, шәмнәрне күгәреп аш бүлмәсеннән чыкты
Ишек катында Мидхәт басып тора иде. Костюмнан гына, тәмам шәбәреп беткән, чөнки курткасын салып, кулындагы баланы төргән Иненлә юл сумкасы
—Исәнмесез! Көтмәгән идегезме9 —Исәнме-саумы! Хуш киләсез!
Ул арада Әнисә баланы .шып. идәнгә бастырган, бишмәтен, башлыгын салдырып, юеш чәчен, битен сорткәли иле инде Исәнләштеме-юкмы, анысын Әлифә ишетми калды, кунакларның бу рәвешле һич көтмәгәндә килеп керүе
кызны бөтенләй гаҗәпләндермәде дә шикелле. Әлифә исә әле һаман анын җыя алмый, шәмне күтәреп, ишектән тагын кемнең дә булса кергәнен көтә иде.
—Нишләп хәбәр итмәдегез? Әнисе кая?—дип сорады ул.
—Әни кеше өйдә калды.
—Әллә икәү генә килдегез?
— Икәү генә шул.
Ул арада гөлт итеп утлар кабынды, яктыда Мидхәтнен бик кыенсынып, хәтта оялып басып торганы күренде. Анын бөтен кыяфәтендә ялвару ярылып ята иде.
Әнисә исә баланы диванга утыртып, аяк киемнәрен салдырды да. чәйнекне утка куйды, шабырдатып ваннага су җибәрде.
—Коры киемнәре бармы?—дип сорады.
—Запас кием алмаган идек шул,—диде Мидхәт.—Кирәк-яракны иртәгә кибеттән алырбыз инде, әйе бит, кызым.
Кызчык дәшмәде, ул ятсыныпмы, куркыныпмы, хәрәкәтсез утыра иде.
—Хәзер ашап алырбыз да, юындырырмын,—диде Әнисә.—Сөлгегә төренеп ятып торыр. Ул арада киемнәрен юып үтүкләп бирермен.
—Үзем эшлим мин анысын. Бала юындыруның рәтен белмисендер әле син,—диде Мидхәт.
—Белә, белмәгән кая! Каникул вакытында детсад дачасында санитарка булып эшләде бит ул,—диде Әлифә горурлангандай.
Ни гаҗәпләнгән булса да, ул кызнын кинәт үзгәргәнен, ачылып, дәртләнеп киткәнен күрми калмаган иде.
Бит-кулларны юып, аш янына утыргач, Мидхәт бу гаҗәп хәлне аңлатырга тиеш булды, билгеле. Әлифә ин беренче итеп:
—Нигә соңгы вакытта бер хат та язмадын?—дип сорады.—Әнисә әйтә, язам, ди, ә синнән хәбәр юк. Хатынын авырып киттеме әллә?
—Юк, сау-сәламәт.
—Аллага шөкер,—диде җинеләеп киткәндәй Әлифә.—Бу сабыйны кая алып барасың сон? Әниләрегезгәме?
— Юк... Аларга кайтырга ярамас.. Аннан безне тиз табарлар, шулай бит. кызым?
Һәм хуҗаларның мондый хикмәтне аңламаудан гажиз булганнарын күреп:
—Без аерылыштык,— диде.
Бу сүзләрне әйткәндә, Әнисәнең күзләрендә сөенеч чалымнары кабынырга тиеш кебек иде, әмма ул, киресенчә, җитдиләнеп, ямансуланып киткәндәй булды.
Әлифәнең дә ияге салынып төште.
—Эчүгә сабыштымы әллә? Азып-тузып йөриме? Бүтән кеше белән бәйләндеме?
—Юк, эчми дә, азмый да, йөрми дә... Просто характерларыбыз килешмәде.
—Тәртипле анадан мондый бәләкәй баланы тартып алалар димени!—дип. тавышын күтәрә төшеп, әрнеп әйтте Әлифә.—Бигрәк тә кыз баланы. Күр дә тор, синнән алып, анасына бирәчәкләр аны. Юкка болай интегеп йөрисен. Анын дәгьвасе, шау-шуы... Телевизордан күрсәткәлиләр бит инде андый хәлләрне. Мәңге очына чыга алмаячаксың, нервыларын гына бетәчәк. Сабыйга да анасы була торып ятим яшәү...
—Нишләп ятим булсын! Минем белән бит ул!
—Уйла әле син... Кызган баштан гына кылануын бу... Юлда суынгансыңдыр, яңгыр астына да эләккәнсез. Әнә, Әнисә баланы юындырсын да, аннары син коенып чыгарсын. Диванда бала белән бергә йокларсыз. Мин үземә идәнгә җәярмен. Әнисә кухня диванында да бик әйбәт йоклый...
—Идәндә без йокларбыз,—диде Мидхәт нык итеп.—Иркенрәк тә, егылмаска да җайлы булыр..
Шул рәвешле Әлифә ой мәшәкатьләренә чумган булып кыланды. Мидхәтнен башына төшкән хахзәрнен хикмәтен жентекләп сорашырга, нинди дә булса кинәш бирергә теләк белдермәде
Аннары шактый вакыт юыну, җыештыру, әйберләрне тәртипкә китерү белән узды.
Арган-талчыккан баланы йоклатып. Әлифәдә яткач. Мидхәт белән Әнисә аш бүлмәсенең өстәле янына чәй эчәргә утырдылар Икесе өчен дә бик истәлекле бер кичтәге кебек
Ләкин бүгенге сөйләшү башкачарак иде Чөнки Әнисә бик монсу. ниндидер зур гаме бар кебек иде. Ничек укуы турындагы сорауларга тарка> гына жавап биргәләде. Һәм кинәт башын күтәреп. Мидхәткә өздереп карады да:
— Нишләргә инде хәзер?—дип сызланып сорады.
—Син... Нәрсә турында?
—Ничек «нәрсә»? Рамиләне кая куярга?
Баксан, ул чын йөрәктән бала өчен хәсрәтләнә икән лә!
Мидхәткә кинәт жинел булып китте. Ул ялгызы түгел икән бит' Бүлешкән кайгы кечерәйми калмый ул
—Берәр чарасы табылыр әле,—диде ул кызны юаткандай елмаеп —Менә шушы авыр бер чорны гына ничек тә булса үткәреп җибәрәсе иде. Берәр айга гына түзәсе.
—0 аннан ни була?
—Мин сиңа яна төр шартлаткычлар хакында сөйләгән идем бит әле ’ Менә шуларга патент алу артыннан йөри идек. Шунын очына чыгып бетерсәк, күчем китеп булыр иде. Башка шәһәргә. Бүтән заводка эшкә урнашырга
— Шушы... аерылышу аркасындамы?
—Бала язмышы һәммәсеннән моһимрәк. Әнисә! Рамилә кайда, минем өем шунда. Ә ана әнисеннән ераграк булу хәерле
—Мин дә шулай дип уйлыйм,—диде һич көтмәгәндә Әнисә —Жәи көне эшләгән балалар бакчасында танышларым бар минем Бәлки, шунда урнаштырып торырга мөмкин булыр иде
—Ә кем илтеп, алып кайтып йөрер икән сон аны?—дип шикләнә калды Әлифәнең сүзләрен исенә төшереп Мидхәт
— Мин үзем. Үзем карар идем.
Мидхәт икеләнеп башын чайкады
—Бала карауның ни икәнен белмисең шул әле син.
— Минме? Мин белмимме? Ике энемне менә шушы кулларда үстердем'
Әнисә моны шундый ныклы ышаныч белән әйтте ки. Мидхәтнен
җилкәсеннән тау төшкән кебек булды
—Атналык группа бармы соң ул бакчада'.’—дип сорады ул.
—Бар. андые да бар! Шундый матур бакча Парк эчендә утыра!
Мәсьәләне шулай әйбәг кенә хәл кылып булуына алар икесе дә чын күңелдән ышанганнар иде
Әмма иртәнге болытлы кон яктысында хәлләр бөтенләй икенче төрле булып күренде. Чәй эчеп утырганда. Әнисә тезендә утырган кызчыкның алтынсу чәчләрен сыйпаштырып
—Апа, Рамиләне үзебез генә алып калыйк әле.—диде.
«Ботка пешеримме?*—дип сорагандай гади итеп, сүз арасында жинелчә генә әйтеп куйды. Әлифәнең исә калкан чәе ялгыш кхыан китте. Ул чәчәде, сулыш ала алмый интекте, кызарынып-бүртенеп йөткерде. Әнисә бер кулы белән баланы тоткан хәлдә, икенчесе белән аның аркасыннан каккалады
—Озакка түгел бит, Мидхәт абый эшен тәмамлаганчы гына. Берәр айдан эшеннән чыгып, үзе монда кайтачак.
—Кешеләрнен берсен тегендә, икенчесен монда әвеш-тәвеш китерергә без кем әле ул хәтле?—диде, ниһаять, Әлифә күз яшьләрен сөртеп,—Баланы уенчык дип белденме әллә? Үзе исән чакта анадан сабыен тартып алырга бернинди закон да, шәригать тә рөхсәт итми! Андый эшләргә тыкшыну олы гөнаһ!
Аннары чәен кабып куйды да:
—Үзеннекеләр азмыни?—дип сорады.—Әнә, Радуны чит-ятлар уллыкка алырга йөриләр икән анда. Әтиең хастаханәдә ята. Минем бүген шунда чыгып китәсемне әйтмәдеңмени әле абыена?
Чыннан да, үзенекеләр турында Әнисә Мидхәткә берни дә сөйләмәгән
иде.
—Кичке поезд белән Мәскәүгә китәм мин бүген,—диде Әлифә Мидхәткә карап —Аннан Кишиневка. Синең хәлен безнекеләр белән чагыштырганда бер дә баш китәрлек түгел әле. Саташып кына йөрисез.
—Апа! Рамиләне кире җибәрергә ярамый!—дип кинәт өзгәләнеп, кычкырып куйды Әнисә.—Алып калыйк, апа! Үзем карармын!
—Укуыңны ташлап, декретка чыкмакчы булдыңмы әллә?!
Тынлык урнашты.
—Кызмыйк әле,—диде аннары Әлифә һәм сүзне жинеләйтергә теләгәндәй кеткелдәп көлеп куйды.—Баш ярылып күз чыкмаган. Тормыш үзе барын да җайга сала ул. Мидхәт синен белән минем кулга карап тора торган түгел. Ир кеше ул! Үзе хәл итәр!
Менә шунын белән өзде дә куйды. Һәм йомшарып:
—Бүген кичкә хәтле карап тора алам балаңны,—диде.—Күрәсе кешеләрен булса, барып килерсең.
—Командировка кәгазенә кул куйдырып кайтасы бар иде шул,—диде Мидхәт.
—Ә син, Әнисә, дәресенә соңга кала күрмә!
Һәм баланы анын кулыннан алып, тезенә утыртты да, үчтекили башлады.
—Зинһар, килми кала күрмә инде,—дип ялынды Лениза Германга.—Синнән башка бер кинәшер кешем дә юк бит.
Чыннан да, кемгә генә сүз кушса да, Мидхәтнен кайтканын көтәргә, сабыр итәргә кушалар иде. Рәйсә белән Рәмие тә тыныч бул диләр. «Сабыр иткән — морадына ирешкән»,—ди Аня Милициядә исә астыртын көлемсерәделәр генә: «Атасына кунакка киткән һәр кеше артыннан чапмасак, безгә эш беткәнме әллә?—диделәр.—Бик борчыласыз икән, барыгыз үзегез. Берочтан кайнанагызны да күреп кайтырсыз!» Ленизага шул гына җитмәгән иде! Анда барып, бер Мидхәт урынына бер өй кеше белән талашырга! Өелешеп тукмап җибәрмәсләрме тагын!
Вакытны сузу исә аерата куркыныч булып тоела иде. Мидхәт анын Герман белән бәйләнгәнен сизгәндер. Шулай булмаса, мондый дуамаллыкка барыр идемени? Ә бәлки, мона дәлилләр туплый, шаһитлар җыя торгандыр инде. Судта аерылышканда, хатыным хыянәт итте, дип исбатласа, баланы үзендә калдыру чарасын, һичшиксез, табачак. Аннары Рамилә анын кулында бит инде, аерылышкач, тартып алып кара!
Шуна күрә кул кушырып утырмаска, чарасына үзе керешергә булды ул.
— Пропискадан төшереп куй син аны,—диде Герман.
—Ул үзе дә фатирны мина калдырам дигән иде диюен...
—Алай булгач, ни авырлыгы бар анын!
— Баланы мина калдырсаң, дигән шарты бар шул —Сон, баланы алып киткән бит инде'
—Юк, баланы бирмим!
Герман ана мәгънәле итеп карады да:
—Тап жаен,— диде,—Квартирны да үзендә калдыр, баланы да бирмә’ Шунлык та үткенлеген юкмыни? Нишләп шулхәтле жебеп торасын? Хатын- кыз бит син!
Лениза үзен кечерәеп, ямьсегтәнеп киткәндәй хис итте Жебегәнлек уңмаганлык берәүне дә бизәми. Ә анын Герман каршында чибәр дә, унган да булып күренәсе килә иде.
Һәм ул тәвәккәлләде: эшеннән өч көнгә түләүсез ял алып, шәһәр буйлап чапты. Судка тиешле кәгазьләрне тапшырды. Йортлар идарәсенә кереп, пропискадан төшерүнсн тәргибен белеште.
Мидхәт көндез кайтып төшкән икән, суд юлыннан кайтып кергән Лениза һич көтмәгәндә анын белән иөзгә-йөз калды.
—Исәнме, Лениза...
—Минем исәнлегем сиңа ник кирәк? Үлеп куйган булсам, синен өчен яхшырак булыр иде. так ведь? Нишләтеп йөрттен баланы әллә капларда? Кызым, исән-саумы син? Чирләмәдеңме?
Лениза бүлмәгә кереп. Рамиләне күгәреп алды да:
—Моннан ары балага якын киләсе булма!—диде,—Белеп тор: милиция учетына бастырдым мин сине! Икенчесендә утыртып куячаклар!
Мидхәт нишләргә, ни әйтергә белми ишек төбендә таптанды.
—Ненавижу! Күралмыйм! Вон отсюда! Чыгып кит хәзер үк! Эзен булмасын монда!—дип ничектер эченнән суырып, кызарынып ысылдады Лениза —Мин разводка бирдем инде. Бу квартирда урын юк сина!
Бала күтәреп ерак юллар узганда күп уйланган иле Мидхәт, үз хәленең никадәр аяныч икәнен бик яхшы төшенде Инде эш аерылышуга барып җиткән икән, ир кешенен хәленә кереп, анын ягына басучы табылыр, дип өметләнмә. Шушындый гаилә дәгъвалары аркасында күпме ирләр куышсыз калып, сукбайлык сукмакларында бәргәләнеп-кыйналып йөри'
Хәер, ул үзе. эшсез дә. куышсыз да калырмын, дип һич тә борчылмый иде. Норвегиягә дә чакырып торалар, әнә. Риза да булыр иде. бәлки, ләкин Рамиләне ничек калдырып китәсен? Аны үзен белән алып бару хакында исә сүз дә булырга мөмкин түгел иде
— Нәрсә син. квартир да квартир дип такылдыйсың? Ни дип белден син аны? Бетон стена бит ул! Таш!—диде ул.
— Нәрсәсе бар. дисеңме? Таш дисенме? Ә ник син ана чатлап ябышып ятасын алай булгач? Ник балага тыныч кына яшәргә ирек бирмисен *
— Квартир өчен түгел!
— Шулаймы? Алай булгач, төш пропискадан! Югыйсә мин сина Рамиләнең чыраен да күрсәтмәячәкмен'
—Соң мин сиңа әллә кайчан әйткән идем бит инде, квартир сина калсын, ә Рамилә минем янда яшәсен, дип —Ойткәнсен икән, эшлә.
—Ә син... бу шартны үтәрсеңме сон?—дип. гаҗизлек аралаш өмет тулы, яшь белән өртелгән күзләрен хатынының йөзенә текәде Мидхәт
Бу караш Лениза күңеленең нечкә бер кылына чиртеп куйгандай итте —Арагызга киртә куймам, обещаю,—диде ул сорауга туры гына җавап бирмичә,—Күпме телисез, шулкадәр аралашырсыз.
Мидхәт керфеген дә какмый һаман ана карап тора иде әле —Аңла,—диде ул — Рамилә кайда булса, минем өем шунда —Ә син мине аңлыйсынмы? Мин синен белән яшәргә теләмим!
в*
ва
—Мин сине борчымам... Кичләрен Рамиләне яследән барып алырга рөхсәт итәрсен бит? Ял көннәрен үзем белән йөртергә...
Мидхәтнең тавышы калтырана, ул кулларын кая куярга белми угалый иде. Әллә кайларга барып, жиде ятлардан үз хокукынны дәгъвалап йөрсәң, тапталып кына калачаксың, теләгенә ирешә алмаячаксың. Ыгы-зыгы, ызгыш- талаш арасында балага ниләр кичерергә туры килмәс тагын! Ә болай ул күз алдында булачак. Көн саен. Мидхәт бата башлаганын белә иде. аннан да бигрәк Рамиләне суга төшкән дип хис итә иде. Шунлыктан, ул саламга тотынудан башка чара юклыгын аңлады.
Бу фатирда ул үзе дә яши алмаячак иде инде. Ленизаны ул сафлыгы өчен яраткан иде. Ай нурына уралган беренче кичтәге тойгылары бөтенләй үк онытылмаган, карурмандагы яктырткыч кортларның ымсындыргыч яктысы рәвешендә генә булса да, вакыт-вакыт чагылып ала иде әле.
Ләкин шундук сүнә иде шул алар. Чөнки сонгы вакытта Ленизаның чисталыгы, ихласлыгы кимеде, ә бәлки бөтенләй үк юкка чыккан кебек тоела башлады. Ниндидер шакшы урап алган кебек иде аны Очкычларда күп сәгатьләр очканда да Мидхәт бу хакта күп уйланды һәм Рәйсәнен теге вакытта йөзе җимерелгәч әйткән сүзләре исенә төште: дуңгызга гашыйк булсаң, аның белән бергә урам күлдәвегендә аунарга туры киләчәк. Менә хәзер Лениза урам күлдәвегендә аунап чыккан кебек булып тоела иде. Хәер, абынып, яисә ялгышып егылганда пычрану ул кадәр үк куркыныч түгелдер. Тәнне юып була. Тик керләнгән җанны ничек сафландырырга?
Мидхәткә Ленизанын җаны пычранган кебек тоела иде. Һәм ул бу шакшы хатын белән бер ятакта була алмый иде. Абруйлы уйлап табучынын дан тоткан куллары-бармаклары гына түгел, күңеле дә ифрат сизгер иде шул!
—Ярый, мин пропискадан төшәрмен. Тик син вәгьдәнне онытмассың бит?
—Әйттем ич, очрашырсыз дип. Бар хәзер үк йортлар идарәсенә! Паспортистка бүген сигезгә хәтле эшли.
Әмма Мидхәт ишеккә борылмады, бүлмәгә таба атлады. Аның йөзен чалыш елмаю бозган иде. Әллә сүзләре шаяру гына булганмы, әллә хәзер Герман турында, Ленизанын хыянәте хакында йөзенә бәреп әйтеп, сугып җибәрмәкчеме? Төптән уйлап карасаң, бәреп үтерсә дә, хаклы булачак бит ул!
Лениза куркынып артка чигенде. Мидхәт анын калтыранган кулларыннан Рамиләне алды да, битен сабыйның түшенә терәде. Ул гына ишетерлек итеп:
—Балам... синең хакка...— диде.—Үзем өчен болай кыланмас идем... Синен өчен кушсалар, борыным белән җир сөрәчәкмен, газизем...
Аннары Рамиләне диванга утыртты да, курткасын киеп, сумкасын алды да, Ленизага күз дә салмый чыгып китте.
Мәдәният сараенда очрашу алдыннан Лениза Остазнын күңелен күтәрерлек берничә сүз әйтеп, кулын кысмакчы иде. Ләкин аны сәхнә артына кертмәделәр. Шунда ул беренче тапкыр анын тән сакчыларын күрде. Алар өчәү иде: уклау йоткандай төз сынлы, таза гәүдәле, кырыс карашлы ике ир- ат һәм бер хатын-кыз. Утызлар тирәсендәге бу хатынга Лениза сынап карады: ыспай буй-сынына килешле, озын итәкле зәңгәр костюм кигән, чәчен салам төсенә буяп, пөхтә итеп күпертеп куйган. Түшендә нәни генә алтын «Нур- сафлык» медальоны, йөзендә баллы елмаю. Ленизаны күрүгә, анын каршына килеп басты да:
—Хуш килдегез!—диде.—Әйдәгез, мин сезне залга озатып куям. Халык күп, урынсыз кала күрмәгез.
Лениза аны әйләнеп узмакчы иде. теге ике ир-ат ана таба атладылар. Ул. алар аша үрелеп, эчкә карады
Буш сәхнәдә Герман ялгызы әрле-бирле йөренә иде. Кара костюм, ак күлмәк кигән, янып торган кызыл галстук таккан. Үзалдына нидер сөйләнә, кулларын изәп куя. Карашы гадәттәгедән дә томанлы, шул ук вакытта серле ялтырый Һичкемне, һичнәрсәне күрми, жаны-тәне белән үз кичерешләренә чумган иде ул. Талантлы артистлар спектакль башланыр алдыннан шундый кыяфәттә була торгандыр
Сары чәчле хатын Ленизаны култыклап алды да. артка таба тартты
—Мин бу кичәне оештыручыларның берсе!—диде Лениза үзенен Остаз белән сөйләшергә хокукы барлыгын белдерергә омтылып
—Ах. шулаймыни? Алайса сез монда бик жаваплы кеше бит але! Әйдәгез, мин сезне яхшырак урынга утыртам. Остаз чыгыш ясаганда, ана залдан нык таяныч кирәк булачак. Сез мине аңлыйсыздыр бит? Очрашуның ахырында взнослар җыячакбыз, сез бу хакта беләсездер инде?
Лениза анысын ишетмәгән иде. дәшмәде Хатын моны ризалык билгесе дип аңлады булса кирәк:
—Андый чакта үрнәк күрсәтергә кирәк, шулай бит'—диде —Сез ничек, акчалата бирмәкче буласызмы?
Лениза акчаны янында кирәк кадәр генә йөртә иде
—Күпме бирим икән?—дип сорады.
— Юк. сез акча бирмәгез. Ин яхшысы—берәр әйбер салыгыз.
—Нинди әйбер?
—Сумкагызны ачып караган булыгыз да. күршегезгә ишеттереп, ах. акчам аз икән, диегез. Аннары, әйтик, алкаларыгызны салырсыз. Алтындыр ич алар сезнен?
Ленизаның гаҗәпләнеп текәлгәнен күреп, хатын анлатып бирүне кирәк тапты.
—Бу фәкать башкаларны оештыру өчен генә кирәк Үрнәк күрсәтү өчен Биргән әйберегезне соңыннан кире алырга була.
Һәм аны култыклап, сәхнәдән алып төшеп тә китте
Халык чыннан да күп. биш йөз кешелек зал шыгрым тулы иде Ни радио- телевидсниедән. ни гәзитләрдә игъланнар бирелмәгән, кичәне оештыру белән шәһәр-район җитәкчеләре шөгыльләнмәгән иде югыйсә. Алар бу чараны күрмәмешкә салыштылар, фәкать шул гына. Калганын *Нур-сафлык»нын үз кешеләре башкарып чыкты. Керү бушлай иде. пенсионерларның, ялгызларның, хасталарның хәлен яхшырту турында җитди сүз барачак, дип очраган бер кешегә аңлаттылар, чакыру кәгазьләре өләштеләр Халыкны талап миллиардлар туплаган комсыз байларнын хәрәм матын тартып атып, хөкүмәткә кайтару, аны һәммәбезгә тигезләп бүлү мәсьәлатәре кабыргасы белән куелачак, дип сөйләп йөрделәр
Тырышлыклары бушка китмәгән, шуна күрә алар бик канәгать кыяфәттә төрлесе төрле җирдә чәчелеп утыралар иде. Рәсимә уртада. Аня ун кырыйда калганнар кайсы кайда.
Сары хатын залдагы тәртипне күзәтеп йөрүче ападан урындык китерттерсп. Ленизаны урга рәтнен сул кырыена утыртты
—Уяу булыгыз!—дип колагына иелеп пышылдады — Мин әйткәнне онытмагыз.
Остаз сәхнәгә очып диярлек, ашкынып килеп чыкты Ике кулын канат кебек күтәрде, кызыл галстугы күкрәгендә шәфәкъ утыннан яралган коштай җилпенде.
—Исәнмесез, кадерле туганнар'—диде ул йомшак, гадәттәгечә күнелгә май булып ята торган таныш белән — Нур һәм сафлык барыгызга да! Иманым
камил, бу залда караклар да, җан кыючылар да, сугыш чукмарлары да, бездән талап алган акчаны чит ил банкларына озатучылар да юк. Һәммәгезнен намусы чиста, теләкләре изге! Мин сездән бөркелгән җылы хисләрне тоям, алар миңа канат куя. рухымны югарыга, биеккә күтәрә. Һәм мин күкләрдән сирпелгән нурланышта коенгандай булам, анын серен аштый башлыйм! Без барыбыз да күктән ингән нурларда коенып яшибез. Тик менә алар аша җибәрелгән хәбәрләрне күпләр акылы белән аңлап, теле белән әйтеп бирә белми. Андый сәләткә ия булган кешеләрне борынгыдан пәйгамбәр дип атаганнар...
Остаз беренче сүзләре белән үк, аннан да бигрәк ыспай да. гайрәтле дә. серле дә кыяфәте белән, үткен дә, томанлы да карашы белән, таллынулы хәрәкәтләре белән бөтен залны тынсыз, өнсез итте. Анын һәр сүзе рас, бөтен сөйләгәне нигезле иде бит! Ул моннан күп гасырлар элек яшәгән пәйгамбәрләрнең күкләрдән ингән хәбәрләрне адәмнәр теленә күчерүе турында, тик ул мәгълүматларны кешеләрнең үз чорына хас фикерләве аша анлавы хакында сөйләде. Шунлыктан, төрле пәйгамбәрләрнең сөйләгәннәре арасында аермалыклар килеп чыккан, нәтиҗәдә, төрле диннәр барлыкка килгән. Һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, диннәрнең, тәгълиматларның да үз чоры була.
—Уйлап карагыз: без Будда дәверендәге кешеләр кебекме? Яшәешебез Муса, яисә Гайсә пәйгамбәрләр заманнарындагы төслеме? Белемебез, фикерләвебез Мөхәммәт пәйгамбәр чоры дәрәҗәсендәме? Юк бит! Юк! Җитмәсә, әле Илаһи Затнын алар аша ирештерелгән сүзләрен төрлечә боза килделәр. Хәтта явыз ният белән файдалана торган булдылар. Кешеләр, нишләттеләр безне? Илләргә таркаттылар, диннәргә тараттылар. Бер-беребезгә каршы өстерәләр, бер-беребез белән сугыштыралар! Без барыбыз да атабыз Адәмнен балалары бит югыйсә! Күк—барыбызга да бер! Җир—бер! Әмма без аларнын кадерен белмибез, җирне дә, күкне дә пычратабыз. Әгәр моны туктата алмасак, тиздән ахырзаман киләчәк! Анын башлангычы безнен күз алдыбызда инде! Бер иманны кабул итеп, бер максатка хезмәт итсәк кенә котыла алачакбыз без!
«Шулай бит, чыннан да шулай бит!»—дип пышылдады Ленизаның янәшәсендә утырган кәләпүшле абзый. «Әйе-әйе»,—диеште бөтен зал.
Лениза татлы да, сызланулы да бер халәттә иде. Ни өчен бу кешегә бер күрүдә гашыйк булганлыгын, ни хакына газаплы, әрнүле кавышуларны түземсезлек белән көтеп алганлыгын ул нәкъ шушы минутларда анлады..
Биредәге биш йөз кешене, әллә ничә шәһәрләрдәге меңнәрчә башкаларны үзенә җәлеп иткән, алай гына түгел, әсир иткән бу затка бик күпләр тәкатьсез гашыйк иде, билгеле.
Лениза моны да аңлады. Һәм йөрәгенә көнләшү уты капты. Бу инде Мидхәттән көнләшү генә түгел иде! Ул Германны күзләре белән сәхнәдән суырып алып, үзенеке, фәкать үзенеке генә итәргә тели иде. Тик мона ирешүнен әмәлен белми иде. Остаз биегәя, ерагая бара, анын тавышы чыннан да күкләрдән килеп ирешә кебек иде.
—Оҗмах җиде кат күк өстендә булачак, дип безне алдамасыннар. Җирдә булачак ул. Һәм аны кешеләр үзләре төзергә тиеш. Моның өчен без җирне тазартырга, иң беренче чиратта үзебезнең күңелләрне һәртөрле шакшыдан арындырырга тиешбез. Без бу бөек эшне күптәннән башладык инде. Үзебезнен бистә- поселогыбыз бар, Святонино дип атала. Анда өч мен кеше яши. арада бер генә фәкыйрь дә, эшсезлектән интегүче дә юк. Анда һичкем һичкемне җәберләми. Һәммәбез бертигез, бердәм, бергә. Авыр чакта берәүне дә ташламыйбыз. Мин сезгә аны барып карарга тәкъдим итәм. Кем тели, рәхим итегез! Килегез, кешечә яшәрсез, изге эшкә үз өлешегезне кертерсез! Әгәр
бүген үк кузгалып бара алмыйсыз икән, ул чакта бөек эшкә моннан торып та ярдәм күрсәтеп була.
Кемнәрдер ниндидер сораулар бирде, аларнын күпчелеге артык беркатлы, хәтта мәгънәсез иде: хасталар сырхауларыннан дәва табуны өмет итә. кемнеңдер якын кешесе кинәт үлгән, кемнедер җитәкчеләр җәберләгән. Остаз һәркайсына юату сүзләре тапты
Ул арада сары чәчле хатын полиэтилен пакет тотып ярдәм җыярга кереште Ым белән, киная белән, кайсына исә пышылдап, активистларны да торгызды. Алар да рәтләр буйлап киттеләр. Лениза торып басар алдыннан үтә күренмате букчага алкаларын салып куйды. Күп тә үтмәде, ярдәм җыючылар тоткан букчалар акчадан бүлтәйгән, акча астында алтын йөзек-алкалар елкылдый иде инде. Сары чәчле хатын жәлт кенә аларны эләктереп алды да. сәхнә артына кереп китте.
Бу эш тәмамлангач та, халык тиз генә таралмады, шактые Рәсимә тирәсендә тукталып, төркем хасил итте: ул анда «Нур һәм сафлык» медальоннары сата иде.
Аня Лениза янына килеп:
—Син алкаларынны салып бирден түгелме?—дип сорады.
—Теге сары чәчле хатын әйтте...
—Розананы әйтәсеңме? Оештырып йөрүчене дим9
—Ул әйтте, башкаларга үрнәк күрсәтү очен генә кирәк, соңыннан бирербез, диде.
—Алайса бар тизрәк, кереп ал. Алар хәзер китәләр.
—Кемнәр?
—Остаз үзе дә, аның белән килгән башкалар да. Аэропортка илтәсе машиналар ишек төбендә тора.
Ленизаның йөрәге убылып төшкәндәй булды. Ул халыкны аралап сәхнә артына ыргылды
Бу юлы аны бернинди тән сакчылары да туктатырлык түгел иде инде —Остаз мине үзе чакырды! Үзе!—дип кычкырынды ул Герман сәхнә артындагы кечкенә бүлмәдә ялгызы утыра иде Иңнәре салынган, галстугы кыйшайган, йөзе сүрелгән. Алдында кәгазь каплы җимеш суы һәм бер стакан кызгылт-сары сыекча тора
Ул Ленизага тонык күзләре белән карады да. хәлсез елмаеп —Ну ничек, мышонок. булдырдыммы ’—дип сорады
— Искиткеч! Син китәсең, диләр, дөресме шул?
—Эш бетте бит инде, монда нишләп ятыйк?!
-Минем белән хушлашмыйча да китәр иденме әллә9
— Ну, хушлашабыз бит менә —Ә син кайчан кайтасын?
Герман аның соравын аңламады.
—Кая9
— Кая булсын, монда!
—Белмим шул. Бәлки, бер елдан, бәлки, соңрак —Бер елдан? Бер ел?!.
—Ә ник аңа гаҗәпләнәсең9 Илдә шәһәрләр күп ләбаса, безне һәркайда көтәләр.
—Алайса, мине дә үзен белән ал!
—Ник?
—Син мине болай гына ташлап китә алмыйсың Мин синнән калмыйм диде дер калтыранып Лениза.
Герман, сәерсенгәндәй, башын чайкап куйды —Чемодан түгел бит син. күтәреп йөрергә
—Ярдәмчен итеп ал!
Германның йөзе җитдиләнеп китте.
—Минем ярдәмчеләрем җитәрлек.
—Теге Розананы әйтәсеңме?
—Менә нәрсә, мышонок, хуш, сау бул, диешеп куллар бирешик тә. аерылышыйк әле без. Күрмисенмени, ардым мин.
—Мин синсез яши алмыйм!
Шунда Ленизанын хәтеренә келт итеп, Мидхәтнең «очратсан, адресын сора» дигән киңәше килеп төште.
—Яши торган җирен кайда соң синең?—диде ул ялварып.
—Ну, пропискам Святонинода минем.
—Син анда еш буласынмы?
—Мондагыдан ешрак, әлбәттә.
—Алайса, мин шунда барам.
—Теләгәнеңне эшлә. Тик шуны бел, безгә анда синен белән бу рәвешле икәүдән-икәү калып очрашу мөмкин булмаячак.
—Нишләп?
—Анла, мышонок, мин үземне кемгә дә булса бирә алмыйм! Залдагыларньщ мина ничек караганын сиздеңме? Мин аларнын һәммәсенеке. Гайсә пәйгамбәрнең хатыны булмаган!
«Әһә, димәк, буйдак... »
Бу уй Ленизаны тынычландырып җибәрде. Ярый, өйләнмәсен. Тик аны сирәк кенә булса да күрергә мөмкинлек булсын!
—Мин Святонинога барам,—диде Лениза ныклы карарга килеп.
.. Шуннан сонгы көннәрне ул үзалдына урыснын мәгълүм җырын көйләп йөрде:
«Җанкаем, бәгърем, алып кит мине.
Ерак җирләрдә ярым диярсең».
«Жанкаем-бәгьрем, бик алыр идем,
Ерак җирләрдә ярым бар минем».
« Сеңлем диярсең»...
«Сеңлем бар минем*...
«Чит-ят диярсең*...
«Жанкаем-бәгьрем, бик әйтер идем.
Ерак җирләрдә чит-ят кирәкми»...
Соңгысы үзәкне өзә иде, Лениза күз күрмәгән якларга мәгъшугына чит- ят булып бара, әмма күңел күгендә өмет йолдызы кабынган һәм ул торган саен яктырак яна иде: күз алдында булгач, араларны ныгыту чарасы табылыр, ә бәлки анын гомерлек яры булуга ирешергә мөмкинлек тә ачылыр әле... Тик араларны гына ерагайтмаска кирәк!
Лениза фатирын «Нур һәм сафлык» оешмасына бер елга арендага биреп, ачкычларны Рәсимәгә тапшырды. Һәм сентябрь ахырында, чемодан өстерәп, бала арбасы тартып, Святонинога барып төште.
Тирә-якта байлыгы белән дә, серлелеге белән дә дан тоткан авыл иде бу. Анын хакында бик күп сөйләп булыр иде, әмма автор үз алдына андый максат куймый. Кешелек яралганнан бирле адәм балаларының ин акыллы һәм булдыклылары бар халыкны мул, рәхәт яшәтү чараларын булдырырга омтылды. Борын-борыннан, Герман әйткән «күкәй баш»лар моны оештырунын ысулларын тәкъдим итеп китаплар яздылар. Кызыксынган кеше Томмазо Кампанелланын унҗиденче гасырда язылган «Кояш шәһәре»н, Маркс. Ленин, Мао Цзэ-дун китапларын алып укый ала. Алар һәммәсе җирдә яшәүче барча
адәм балаларын, шул исәптән, без фәкыйрьләрне дә кайгыртып язылган Бәгьзеләре моны риясыз, бернинди хак алмыйча, намус кушуы буенча гына башкарып чыкканнар. Кампанелла. мәсәлән, үзенен хыялый хезмәтен зинданда, сакчылардан яшереп ижат иткән
Аларнын акылына таянып, бу юнәлештә «йомры башлар» кешелек өстендә шактый тәжрибәләр үткәрде. Тарихта монын мисаллары җитәрлек Маронитларнын үзидарәләрен. СССРнын коммуналарын, колхозларын. Камбоджада Пол Пот тудырган системаны. Израильнең кибуцларын мисалга китерергә мөмкин. Алар һәммәсе изге ният белән оештырылган, әлбәттә Нәтиҗәсе төрлечә булдьг коммуналар таралды, колхоз системасы унышсыз дип табылды, Пол Пот шушы юлда зур тырышлык куеп, үз халкынын дүрттән берен юк иткәннән сон. хакимияттән куылды, ватандашларының мәңгелек каһәренә дучар ителеп, үтерелде.
Маронит җәмгыятьләре исә. бик шауламыйча гына, һаман борынгыча яшәп яталар, кибупларнын да унышлы гына эшләп килүе мәгълүм.
Святонинода элеккеләрнең хаталарын кабатламаска тырышалар, уңышлардан исә үрнәк алалар, һәр эшне фәнни нигездә алып баралар иде Хуҗалык, җитәкчеләр теле белән әйткәндә, аягында нык тора, унышны мул җыя Район-өлкә күргәзмәләренә куелган кәбестә-чөгендерләрнен ин эреләре, сыерларның ин сотлеләре. күркәләрнең ин зурлары шуннан китерелгән була. Азармын фермаларында, басуларында чит илләрдән алынган, ялтырап торган машиналар эшли Шулай булмый мөмкин дә түгел хужалыкнын башында Америка кешесе мистер Джонатан Смит тора иде
Безмен илдә эшләп баеп булмый, яшәү читен дип әйтәләр әйтүен дә. ни хикмәттер, әле анда, әле монда чит илдән килеп, заводлар корып, авылларда фермалар оештырып, нык кына мантып китүчеләр бар
Мистер Смит шундыйларның берсе иде. Түшенә «Нур-сафлык* тамгасы тагылган булса да. ул яна тәгълимат турында сүз сөйләп йөрми, баш-аягы белән хуҗалык эшенә чумган иде Бер сүз белән әйткәндә, «йомры баш» иде ул. Хәер, озын буИлы, сыек сынлы бу адәмнең яртылаш пеләш башы кыяр кебек озынча булып, аскы ирене салынып торган чырае һәрчак бик җитди иде Яңа килгән кешеләрне дә эшкә ул үзе билгели икән. Озак сөйләшеп тормыйча. Ленизаның кулына ике бүлмәле өйнен бер ягына ачкыч тоттырды һәм:
—Химикларга бездә ихтыяҗ юк. әлегә идарәне җыештырырсың, кизү торырсың,—диде.—Эш көне унике сәгать, иртәнге сигездән кичке сигезгәчә
— Мин бала белән...—дип. Лениза анын сүзен бүлдермәкче иде. Смит ана әллә күксел, әллә зәңгәрсу, ниндидер төссез күзләре белән акаеп карады да
—Бездә тәүлеклек ясле-бакча эшли.—диде —Гомумән, сез монда ник килгәнеге зне беләсездер бит?
Һәм Ленизанын ни дип җавап бирергә белми югалып калганын күреп, чыраена ниндидер җирәнү галәмәте чыгарды, аскы иренен тагын да ныграк сач ындырлы да:
—Эшләргә килдегез сез монда!—диде..—Хезмәт белән сафланырга һәм дөньяны тазартырга. Шулай бит? Килгәнсез икән, эшләгез!
Лениза мистер Смитны бер күрүдә яратмады Аны күрмәс өчен фермага барып тирес корәр1Ә әзер иде. әмма биредә эш сайлау дшән нәрсә юк икән Кем кая куелган, шунда бөтен көчен биреп, көн саен уникешәр сәгать хезмәт итә Югыйсә, житештерүчәнлекне Святонинодагы кебек текә күтәреп булыр идемени?
Чын мәгънәсендә ашау байдан, яшәү Ходайдан икән биредә Ризык ашханәдә пешә, кием-салымны складтан түләүсез алырга була. Балалар башта ясле-бакчада, аннары озайтылган көнле мәктәптә үсә
Дөрес, кыр эшләреннән бушагач, кышнын ин салкын чакларында, эш көнен кыскарталар икән. Ул айларда клуб та, спорт залы да гөрләп эшләп тора, һәртөрле ярышларда катнашу хуп күрелә.
Ләкин боларның берсе дә Ленизага кирәкми иде. Анын гайрәтен чигергән тагын бер нәрсә бар иде: ул да булса, һәр иртәне парк янындагы зур буага төшеп чумып чыгу. Бу гамәл авыл халкынын һәммәсе өчен мәжбүри санала, чөнки тәнне сәламәтләндерә, рухны ныгыта, шулай итеп, адәм баласын һәртөрле кердән арындыруга ярдәм итә, дип исәпләнә иде. Бу хакта да бик белдекле кешеләрнең китаплары җитәрлек, кызыксынган һәркем табып укый ала. Әмма Лениза һәр иртәне нык сыкранып кузгала һәм. Рамиләне бакчага илтеп тапшыргач, кайтыр юлда суга чумып чыгуны зур газапка саный иде. Аның белән бер өйдә, күрше бүлмәдә яшәүче карчык Дарья Петровна бу җәзадан котылу чарасын тапкан—табиблардан йөрәк сырхавы хакында белешмә алып кайткан икән. Лениза ана көнләшеп карый, тик үзен хаста дип игълан итә алмый иде бит инде! Үзе бер хәл, ул балалар бакчасындагы сабыйларны да һәр иртәне салкын суга чумдырганнарын белә, кызын кызгана иде. Ләкин бернишли алмыйсын, бер Рамиләне генә башка балалардан аерып куеп булмый шул.
Шулай итеп, зиһенне ураган томан эчендә, ангы-миңге хәлдә бер ай вакыт узып китте.
Әле кичә генә каеннар, чаганнар яшел, сары, конгырт буяуларга манылган ябалдашлары белән мактанышып утыралар иде. Әле кичә генә юл кырыйларындагы чирәм күперенке яшел келәм кебек иде. Ә менә бу иртәне тышка чыгуга салкын һава тынны куырды. Агачлар шәрәләнеп калган, аларнын коелган яфрак өемнәрен, сукмак тирәләрендәге чирәмне ак бәс сарган.
Бу көнне Лениза буаның бозланган ярында аеруча авырлык белән чишенде һәм бөтен көчен җыеп, күзен чытырдатып йомып, суга сикерде. Тик юкка курыккан икән: тәнне салкын куырасы урында, ялкын теле ялмап алгандай итте.
Кире чыгып киенгәндә, янәшәдә ыгы-зыгы килгән хатыннарның:
—Остаз кайткан бит. Остаз кайткан!—дигән сүзләре колагына килеп иреште Бу хәбәр җанга бозлы судай бәреп керде дә, ут белән өткәндәй итте. Ул кайткан! Лениза аны күрәчәк!
Дөрес, күзгә-күз очрашу рөхсәт ителми, дигән иде диюен. Ләкин Лениза анын өчен мондагы меңнәрдән берәү генә түгел бит. ә сөйгән кешесе! Эчендә җаны булса, бөтенләй онытып, исенә төшерми йөрмәгәндер! Ленизанын йөрәгендә ургыган кыргый учакнын бер чаткысы гына булса да, анын күңеленә төшми калмас!
Эчендә ни булгандыр, әмма Герман һични сиздермәде. Мистер Смит белән бергә идарәгә килеп, алгы бүлмә аша узганда, өстәл артыннан сикереп торган Ленизага карамыйча гына:
—Исәнмесез... Нур һәм сафлык...—дип мыгырданып узып да китте.
Бөтенләй чит кеше кебек, танымаган да шикелле...
Берәр сәгатьтән сон кире чыгып барганда, янә күз салмады. Буш өстәл яныннан узып киттемени! Ана якын килмәскә сүз биргән, ерактан гына бер күрүгә дә риза булыр идем, дип уйлаган Лениза йөрәге сыкранудан нишләргә белмәде.
Көндез түзми хәлең юк, идарәдә кеше өзелми, сораганга җавап бирәсе, телефоннан килгән хәбәрләрне язып барасы, почтаны актарасы...
Жан газапларының ин ачылары төнлә килде. Рамиләне йоклатып, караватка яткач, чыдар әмәле калмаганын анлады ул. Бу минутларда Герман ни уйлый,
ниләр кичерә икән? Ленизаны бөтенләй исенә дә төшерми микәнни? Шулхәтле кайнар тәнле, дәртле кеше мондый төннәрне ялгызы изрәп йоклап ята аламы? Ә бәлки бу минутларда анын янында башка берәү бардыр? Розана түгел микән?
Тарсылдаган йөрәк менә-менә күкрәк куышыннан сикереп чыгар кебек иде.
Лениза урыныннан кузгалды да, төнге күлмәге өстеннән плащ киеп, аягына чүәк элеп, урамга чыкты
Ә төн суык, аяз, айсыз иде. Карасу-зәнгәр күк капусы түбәнәйгән, анын аркылы үтә күренмәле кин тукыма булып киек каз юлы сузылган. Аксыл, саргылт, зәнгәрсу, яшькелт йолдызлар аерата чекерәеп текатгәннәр кебек. Лениза балачактан таныш Җидегән йолдызга карады, аннан чамалап Сириусны эзләп тапты. Башкалардан яктырак янган бу йолдыз хәзерге минутларда җиргә нинди хәбәр жибәрә икән? Янган йөрәктән ургылган хисләр дулкыны анда барып җитәдер бит, җитми мөмкин түгел! Ни жавап бирә анын мен соравына Илаһи Зат? Йолдыз җемелдәп ана текәлгән, ләкин ни әйткәнен анлап булмый иде. Хәер, нигә акламаска! Бар. ди ул, чыккан юлыннан тукталып калма!
Остазнын биек болдырлы, юан-юан карагай бүрәнәләрдән салынган зур йорты идарә белән янәшә, ана шактый ерак барасы иде Лениза карангы урам буйлап абына-сөртенә йөгерде, кайбер капка артларыннан этләр өреп калды.
Йортнын тәрәзәләрендә ут юк. болдыр өстендә генә лампочка яна иде Бирегә килгән һәркем ерактан күренсен өчен махсус асып куйганнармыни Ә бәлки шулайдыр да Ләкин кире борылып китәргә көч калмаган иде инде. Ул болдырга менде дә, таза-калын такталардан ясалган ишекне башта бармаклары белән тырнаштырды, аннары каккалады. Ниһаять, анына килеп, сузылып, тәрәзә янагына сүккалады. Эчтә ишек ачылганы ишетелде, карлыккан тавыш ризасызлык белән:
— Кем ул анда?—дип сорады.
— Мин бу, Герман. Мин, Лениза.
Ишек ачылды. Кочле куллар Ленизаның плащ түшеннән эләктереп алып, эчкә тартты.
—Нишләп йөрисен монда? Якын киләсе булма, дип әйтмәдеммени мин сина!
— Мин тырыштым.—диде еламсырап Лениза.—Тик түзүнен дә чиге бар биг!
Герман карангыда ян ишекне ачты да. Ленизаны күтәреп, кин ятакка томырды, плащын, тонге күлмәген йолкып алып идәнгә ыргытты Лениза авыртуны тоймый, тупаслыкны анламый иде. Сагынылган тәннен исеннән исереп, тилереп, аның ихтыярына бирелде, сыэланулы ләззәттән ынгырашып җибәрде. Герман кин учы белән кагы итеп анын авызын томалады
—Тынынны чыгарасы булма! Берәрсе ишетсен дисенме әллә *
Лениза авырттырып иреннәрен тешләде.
...Хәл җыеп та өлгермәделәр кебек иде әле. Герман бармагы белән анын иңенә төртеп:
-Тор! Нәрсә ятасың,—диде,—Кеше-кара кузгалганчы үзоенә кайтып ят
Лениза көч-хәл белән күтәрелде дә:
—Яратмыйсын син мине.—дип, үксеп елап җибәрде
—Оле генә мин сина ничек яратуымны исбат итмәдеммени?
—Аны шулай итәләрмени? Шулай ’
—V) ничек тагын? Ирен белән башкача була идемени?
Ир турында! ы сүз Ленизаның бәгыренә өстәмә яра ясады
—Мин болай яши алмыйм! Яши алмыйм!—диде ул.
—Ну, анысын үзен карыйсын инде. Монда сина нянька юк. Мина меңләгән кеше карап тора. Иртәгә тагын китәбез.
-Кая?
—«С» шәһәрендә очрашу планлаштырылган. Көтәләр.
—Ал мине үзең белән. Ал!
Лениза идәнгә тезләнде дә, Германның каты, йонлач балтырларын кысып
кочаклады.
—Әгәр син мине монда калдырсаң... Әгәр үзен белән алмасан... Мин сине көтеп ала алмаячакмын! Шуны бел!
—Кем дип алыйм мин сине?
—Озатып йөрүчеләрең бар бит синен! Әнә, Розана!
—Алар алышынып тора. Бу юлы Розана бармаячак.
Бу сүзләрдән Ленизаның эченә жылы йөгерде.
—Шулай булгач, мине алсаң да буладыр бит!—диде ул сөенгәндәй. —Ярый. Бер генә юлга! Тик белеп тор: андый жирдә күзәтү аеруча көчле Без аулакта кала алмаячакбыз.
—Булсын... Мин читгәрәк йөрермен... Якын килмәм...
—Вәгъдәңдә тора белмисең шул син.
—Кичер мине бүгенгесе өчен. . Ачуланма... Мин башка алай итмәм. —Әгәр эһ кенә дисәң дә...
—Димәм, димәм...—диде шатлыгыннан нишләргә белмәгән Лениза.
Ул Рамиләне атналык бакчада калдырып китте. Бала ике-өч көн инде ютәлләштереп тора, тәрбияче алып калырга авырсынган да иде, әни кешенен Остаз кушуы буенча тиз генә барып киләсе җире барын белгәч, аяк терәп каршы тора алмады.
Ике көн узгач, төн уртасында анын ишеген каты шакылдаттылар. Фатир буш иде, чыгучы булмады. Күрше ишекне дыңгырдатырга керештеләр. Ниһаять, Дарья Петровна урыныннан кузгалды.
Атналык бакчанын төнге тәрбиячесе килгән икән. Рамиләнең тамагы шешеп, сулышы буыла башлаган.
Дарья Петровна тиз генә киенде дә, ашыгып шәфкать туташының өенә китте, тәрбияче кире бакчага йөгерде.
Шәфкать туташын уятып алып килгәнче, ул районга шалтыратып, «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырганчы, анын шоферы йокысыннан айнып, күзләрен тырнап ачканчы, аннары төнге юлдан кырык чакрым араны узып, Святонинога килгәнче һәм, бала белән озатучысын алып, кире районга кайтып җиткәнче күп сәгатьләр үтте. Бу төнге маҗараларны нечкәләп сөйләп бирергә, барыннан да бигрәк Дарья Петровнанын тезендә яткан сабыйның газапларын тасвирларга минем каләмемнең көче җитми.
Баланын тынсыз гәүдәсен кабул итеп алган табиб урта яшьләрдәге ир кеше иде. Ул Рамиләнең тамагын тишеп көпшә куйды, укол кадады, шактый озак ясалма сулыш ясатырга тырышты. Ахырда тирләп-пешеп бетте... Ниһаять, өмет юклыгын аңлагач, операция бүлмәсеннән чыгып, битлеген умырып алды да, коридорда басып торган Дарья Петровнага:
—Ник болай сон китердегез?—дип кычкырды.—Авыруы беренче көн генә булмаган бит инде бу баланын! Ни карадыгыз? Күзегез чәчрәп чыккан идемени? Эчегездә җаныгыз юкмы әллә?
Һәм җавап көтмичә, кулын селтәп китеп барды. Карчык күз яшьләрен сөртеп басып калды.
Өч көннән, мәрхүмәне җирләп кайткач, хәсрәткә баткан Лениза, аз
булса да юаныч эзләп, күршесенә кереп утырды. Дарья Петровна күлмәк изүен ачып, эчтән алтын тәре тартып чыгарды Святонинода алтын-көмеш тагып йөрү гаеп санала, килгән бер кеше андый әйберсен бухгалтериягә кертеп тапшыра. Ә менә бу кортка бирмәгән, яшергән икән. Ул тәресен үпте дә. түр почмакта матурлык өчен эленгәндәй асылынып торган чигүле сөлгене азып куйды: астан икона килеп чыкты.
—Госиоди Иисусе Христе! Пресвятая мать богородица!— дип баш иеп чукынды ул —Прими душу безвинно убиенного младенца. рабы твоей Рамили. Прости нам грехи великие...
—Нишләп алай «гаепсез үтерелгән» дисез. Дарья Петровна! Үз чире белән үлгән баланы...—диде әрнеп Лениза.
—Ә син нишләп газиз баланнын рухына багышлап дога кылмыйсын*’
—Мин белмим шул...
—Атан-анан. әби-бабан бер нәрсәдәөйрәтмәделәрмени?
—Бисмилла әйтә беләм, шул гына...
—һич югы шуны укы...
— Бисмиллаһи-иррахман-иррахим...—дип пышылдады Лениза.
—Мәчеткә барырга кирәк иде. анда өйрәткән булырлар иде..
— Бер кергән идем. Ничектер ятсындым. Буш тоелды
—Бөтенләй буш идемени?
—Әйе. Иркен бина. Стеналарында Коръән сүзләре. Мин аңламый торган. Тәрәзәләре күп. Бик якты.
—Ә сиңа ул якты гына җитмәгән инде алайса. Караңгыга чыгып, күктән йолдыз чүпләргә кирәк булган. Баланың атасы юкмыни’ Женазада күренмәде.
—Бар Тик мин ана хәбәр итмәдем әле
Дарья Петровна бер мәлгә телсез калды Ниһаять, аңын җыеп
— Ничек алай?—диде.—Андыйны кан дошманына да хәбәр итазәр. Чит - ят түгел, баласын йөрәк астында йөрткәнсең... Ярата идеңме сон син аны?
—Ярага идем. Үлеп көнләшә идем
—Яратмагансың син аны! Чын сөюне көнләшү сүндерә азмый Минем Федорым, царствие ему небесное...—бу урында Дарья Петровна тагын чукынып куйды,—безне ташлап чыгып киле, яшьрәккә өйләнде. Ә минем мәхәббәтем сүрелмәде Аны ерактан гына күреп калсам да. дөньям яктыра иде. Улыма әтисен мактап-яклап тордым. Ах. ул чакларда бик бәхетле булганмын икән лә.. Господь азармын икесен дә үз янына алды шул
—Ничек? Сезнен дә балагыз
—Әйе. алар икесе берьюлы авариягә юлыгып үлделәр Менә кайчан килде мина кара төн Менә шунда әвәрә итеп бирегә китерделәр дә инде Пенсионер карчык идем, ялгызым калган идем шул Чиркәүгә барып юаныч табарга өйрәнмәгән идем Мондагыларның күбесе, минем кебек, олы хәсрәзтән миләре түнгән чакта килеп капкан да инде
— Кире кайтыгыз соң.—диде Лениза.—Теләсәң китәргә була, диләр бит
—Кая кайтыйм? Фатирымны азарга я здырдым шул мин Син дә шулай
иттеңме әллә?
— Мин арендага I ына бирдем. Бер елга
—Слава богу! Кире алып була икән Кызганыч, базаннын кабере монда кала. Бик еш килә азмассың инде Ә әтисенә бүген үк хәбәр ит! Хәзер үк' Каберенә барып, рухына дога кылсын. Чардуган куйсын! Таш кую ягын кайгыртсын! Якты дөньяда ятимә хәлендә иде бичара база, рухын ягимә итмәгез! О господи, татулыкны саклый алган булсагыз, сабыегыз бүгенге көндә, мөгаен, исән-сау булыр иде'
— Ник алай дисен син. Дарья Петровна!—дип сыгылып төште Лениза —
Инде син дә шулай дигәч, баламнын атасы мине кичермәячәк, беркайчан да гафу итмәячәк...
—Ул кайтты,—диде Әнисә.
—Кая? Юк ич беркем дә,—диде Әлифә.
—Шалтыратырга хәле юк анын,— диде Әнисә, һәм барып ишекне ачты Баскыч мәйданчыгындагы лампочкаларны гел борып алып торалар, шунлыктан карангы иде. Әнисә диварга сөялеп торган шәүләне сулышыннан таныды.
—Исәнме, Мидхәт абый. Кер әйдә. Без монда сине көтә-көтә көтек булдык инде.
Әлифә Мидхәтнең күгәренгән чыраен, нурсыз күзләрен күреп куркын китте:
—Син каян болай?
—Зираттан... Анын кабереннән...
—Әйтәм аны, Әнисә ничә көн инде үзенә үзе урын табалмый... Димәк, дөрес?
—Яшен сукты мине, Әнисә...—диде Мидхәт хәсрәтле елмаеп.—Йортымны яндырды, бәгыремне көйдерде... Синен каршыңда коры кабык кына басып
тора...
—Бала хәсрәтеннән ачысы юк, диләр, алай да, Мидхәт, бу хәтле бетеренмә әле,—диде Әлифә.—Яшь бит әле син, тәнендә бу дөньяга киләсе яна жаннарнын яралгысы бар. Алар хакына үзенне сакларга кирәк.
—Әйдәле, Мидхәт абый, сал өсләренне,—диде Әнисә.—Менә шулай. Кил әле. утыр менә бу урындыкка. Заманында син мине үлемнән коткарып калган идең... Ул көнне мин җыйган җиләкнең тәмен онытмадыңмы әле?
—Әле дә телемдә, Әнисә...
—Мин анын сиңа буласын белгән идем... Шуна ин эреләрен, татлыларын гына өзгән идем...
—Син мине ул чакта белми идең бит әле!
—Ин якын кешем белән очрашасымны күңелем сизгән иде...
Мидхәт башын күтәреп анын тылсымлы тамга салынган, уйчан да, чак кына елмаюлы да йөзенә, якты, серле күзләренә төбәлде. Әнисә үзе сөйләнә, үзе анын башы тирәли кулларын йөртә иде.
Бераздан ул Мидхәтнең йөзенә нур инеп, күзләре яктырып киткәнен күрде дә, жинел сулап:
—Әлхәмделлиллаһи раббил галәмин,—дип куйды. Мидхәт гаҗәпләнеп:
—Син андый сүзләрдә беләсеңмени әле?—дип сорады.
—Апа өйрәтә.
—Һәм ышанасындамы?
—Ышанам.
—Һич икеләнмичәме?
—Апа әйтә, иман безгә тән кебек, жан кебек, исем кебек үк ата-бабалар тарафыннан бирелгән, ди. Аны ихластан кабул итеп, инану тиеш. ди. Ходайга ышану ул мәхәббәт кебек бит. Чынлап сөйсәң, яраткан кешеннен гаебен эзләмисен, ничек бар шулай кабул итәсен, диләр. Бернигә карамый инанырга
кирәк...
Гади генә сүзләр Мидхәтнең күңелендәге авыр ташны кузгатып, җиңеләйтеп җибәргәндәй итте. Әйе, чыннан да, яратырга кирәк. Инанырга кирәк. И келәнмичә-шикләнмичә яратырга, инанырга. Яратмыйча, инанмыйча яшәү—яшәүмени ул?!