Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ ВӘ МОҢ—МИЛЛИЛЕК ЧЫГАНАКЛАРЫ


Алар нинди мөнәсәбәттә торалар?
Бу сорауга тарих аларны бер җепкә тезгән дигән җавап биреп булыр иде Чөнки моңсыз телебез юк, моң да телебездән башка яши алмый Алар—бертуганнар Икесе бергә татарны татар иткәннәр, үз эчләренә аның тарихын сеңдергәннәр Татар җырларына татар яшәгән җирләрнең моң-зары сеңгән.
Татарлар, мөгаен, моңнан яралгандыр, дисәм, әлләни ялгышмамдыр Чөнки борынгы татар җырларын тыңлаганда төркиләр яшәгән Алтайдагы гүзәллекләрнең. татарны татар иткән дала киңлекләренең моңы йөрәккә үтеп керә. «Ишеттем мин кичә берәү җырлый, чын безнеңчә моңлы милли көй» дип язган Тукай Шушы юлларны укыганда бер татар йөрәгеннән өзелеп чыккан моңлы көй икенче татар йөрәгенә шулай ук өздереп үтеп кергәнлегенә, һәммә татарга хас булган, аның язмышын чагылдырган милли моң гасырлар буе канга сеңә килгәнлегенә инанасың. Милләтебезнең җиңел булмаган язмышын күзаллыйсың Шагыйрнең үз сүзләре белән әйткәндә, шушы «өзелеп-өзелеп» чыккан «зарлы моңлы көй» аша «өч йөз елда тәкъдир безне ничек изгәнен» һәм шул ук вакытта тарихта «бер дә тапсыз көзгебез» икәнлеген тойгандай буласың Александр Ключарев язганча, татар җырының үзенә генә хас «музыка теле» бар аңа «мелизм чәкәннәренең бик бай булуы характерлы» Ул бу яктан башкорт музыкасына якын булса да, аннан бик нык аерылып тора’ Заманында татарларның борынгы музыкаль традицияләрне саклап кала алганлыклары хакында Зәки Вәлиди дә язып чыккан иде* 2 Шунлыктандыр инде татар моңы дөньяны таң калдырырдай яңгырашлы. Юкка гына кытайлылар булып кытайлылар төрки музыканы үз итмәгәннәрдер, аны Ерак көнчыгыш халыкларына, шул исәптән Япониягә дә илтеп җиткермәгәннәрдер Беренче төрки аваз да шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә өлешен керткәндер
Тел Туган тел Ул да дала моңнарыннан, гомумтөрки тел буларак, төрки моң белән бергә яралган булса кирәк.
Телебез иң бай, матур телләрнең берсе Бер вакыт Мәскәүнең иң зур залларының берсендә татар мәдәни чарасы бара Җыр, нәфис сүз бер-берсен алыштырып тора. Шул вакыт кичәне алып баручыларга залда утыручы бер рус кешесе язу җибәрә Анда «телегез искиткеч матур, аның киләчәге зур Мин бу телне өйрәнергә сүз бирәм» дигән сүзләр бар иде. Югыйсә, бу кешегә татар теленең кирәге дә шулкадәрле генәдер Күрәсең, аны телебезнең «моңпылы- гы», ягымлы яңгырашы үзенә тарткандыр.
А. Ключарев. Татар халкынын музыка ижаты //Казан утлары 2006 \»2 Б 72
2 Валидн Тоган Воспоминания Борьба народов Туркестана и других восточных мусүчьман- тюрков за национальное бытие и сохранение культуры —Уфа. 1998 С 8 '
Искә төшерсәк татар теленең Евразия киңлегендә яшәгән халыкларга бик тә кирәкле шанлы чаклары да булган Ул берничә гасыр дәвамында үзара аңлашу теле буларак яшәп килгән Шулай булмаса. атаклы рус сәүдәгәре Афа- насий Никитин һиндстанга сәяхәтен Йосыф исемен алып татар кыяфәтендә кылмаган һәм үзенең «Хождение за три моря» әсәрен өлешчә татар телендә язмаган булыр иде Туган телебезнең тәэсирле көче булмаса Казан ханлыгы җимерелгәннән соң да күп еллар буе Россиянең Шәрык илләре белән аралашу теле рәвешендә яши алмас иде
1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта «татарлар Россиядәге иң ныклы халык» дип язылган Анда «алар үзләренең, азчылык булуларына да карамастан, рус йогынтысына бирелмәделәр аларга рухи яктан түгел тик сәяси рәвештә генә буйсындылар» диелгән юллар бар Телебез дә шулай ук «ассалар да, киссәләр дә» үлмәде
Киресенчә, коллык чорына кергәч тә, аның башка халыкларга да бик көчле уңай йогынтысы була килде Чөнки ул аларга үзенең байлыгы Наҗар Нәҗми сүзләре белән әйткәндә «ачык йөзлелеге» «уңганлыгы» «акыллылыгы» белән үрнәк булды Күпләр өчен әдәбият дөньясына керү ачкычына әверелде Тугандаш халыкларның язучылары шагыйрьләренең күбесе, иҗат сукмагына шушы тел ярдәмендә бастылар Күптән түгел Төркиянең бер галиме татар теленең гомумән, үзбәк әдәби теленең формалашуына татарларның керткән өлешенә багышланган хезмәт язды Телебезнең удмурт, мари чуаш телләренә ясаган йогынтысы да бик зур Моның шулай икәнлеген үз галимнәре дә раслый
Әгәр дә мин моңыбызга, телебезгә мәдхия җырлау белән генә чикләнсәм дөрес булмас иде Чөнки күз алдында моңыбыз да телебез дә юкка чыга бара Моның, әлбәттә, объектив сәбәпләре дә бар Аның беренчесе мөстәкыйль дәүләтебез булмау Икенчесе, федераль сәясәтчеләрнең Россиядәге татар мәгарифен һәм мәдәниятен кысрыклаулары Өченчесе татар теленең чын-чынлап дәүләт теле була алмавы
Телне саклау бурычы гаиләгә тапшырылган
Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене телле итеп ярата Ата-ананың изге бурычы шул телне матур һәм дөрес итеп ачудан гыйбарәт -Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән- дип язган Тукаебыз Димәк телебез балага бишектә үк милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый Моң җыр сорый, сүз таләп итә Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача
Менә шуңа күрә адәм баласының теле милли моңга бәйле Ата-ана үз баласының телен милли моң. бишек җыры белән ачарга тиеш дибез Әлбәттә гаиләнең вазифасы баланың теле ачылу белән генә тәмамланмый Киресенчә ул вазифа катлаулана гына төшә Элек-электән сөйләнеп килгән әкиятләргә Тукай юкка гына шул кадәр урын бирмәгәндер Әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөньясын да баета аңарда милли хисләр тәрбияли аңа хал-кыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә Яхшы белән яманны аерырга өйрәтә
Аннан соң гаилә телне баета, аны яшәү коралына әверелдерә Моның шу лай булырга тиешлегенең төп шарты—ата-ананың балалары белән тик туган телдә аралашу Әгәр ата-ана үзара рус яки башка телдә аралаша икән алар- ның балалары да шул телгә күнегә Аларга тумыштан бирелгән тел. ачылмас- тан. йомыла
Күп ата-ана балаларының туган телләрен белмәүдә мәктәпне гаепләмәк челөр Имештер мәктәптә татар телен өйрәтмиләр укыту тик рус телендә гемө бара Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгел Чыннан да безнең шәһәрләрдәге хәтта татар дип аталган мәктәпләребездә да. күп фәннәр русча укытыла Балалар үзара русча сөйләшәләр
Ө патша Россиясендә татар толе деуләт теле булмаган, көкүмөт татарлар очен милли мәктәпләр дә ачмаган Киресенчә аларны бик кысрыклаган Тик татарлар телләреннән бизмәгән Алар уз көчлере белән дистәләрчә мектәпләр ачып миллионлаган тиражлы китаплар, дистәләрчә гаэета-журналлар чыгарып Россилнең иң укымышлы калкына әверелгәннәр чонки ана теле беренче урында торган аның аша дөньяга, аң-белемге юл ачылган
Бүген дә Финляндиядә. Америка. Кытай һәм Япониядә татар мәктәпләре юк Ләкин балалар татар телен камил рәвештә беләләр Чөнки бу илләрдә татар теле-гаилә теле Тел аларга бишектән үк сеңә Монда тел милли моң белән уралып бара Ата-ана үзара да. балалары белән дә тик татарча гына сөйләшә Бу татарларның җырлары да гасырдан-гасырга күчеп килгән чын татар җырлары Америкада да. Япониядә дә безнең эстраданың бүгенге өч көнлек такмакларын өнәмиләр Аларга милләт язмышын тасвирлаган, буын- нан-буынга килгән пентатоникага корылган җырлар булсын Иҗатлары белән традицияләрне уңышлы дәвам иткән Солтан Габәши. Салих Сәйдәшев, Заһидулла һәм Фәрит Яруллиннар. Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин Фасил Әхмәтов һәм кайбер башка классик композиторларыбыз тудырган үлемсез җырларны да алар яратып җырлыйлар һәм тыңлыйлар. Шушы җырларның сүзләре алар- да телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Әйе җыр сүзләре телебезгә мәхәббәт тәрбияли Фольклорыбызда сакланган җырлар бер үк вакытта халык педагогиясен өйрәнү чыганагы да булып торалар Анда гореф-гадәтләребез, төрле йолалар, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре бөтен тулылыгы белән чагылган Күп шагыйрьләребез дә халык фольклор традицияләрен дәвам итә. Милләтебез алар иҗат иткән җырларның шактыен халык иҗаты рәвешендә кабул итә
Әлбәттә, бу өлкәдә проблемалар юк түгел Эстрададан күп вакыт булыр- булмас сүзләрдән торган текстларга көйләнгән, милли музыкаль культурабызга бернинди катнашы булмаган «җырлар» яңгырый Шулар нигезендә дистәләгән такмактан башканы белмәгән җырчылар үсә тора Кызганыч ки, болар халкыбызны традицияләребездән читләштерәләр генә. Ә безгә, әгәр милләт булып яшәүне дәвам итәсебез килсә, халык җырларын күбрәк пропагандаларга кирәк. Дөрес, аларны башкару зур осталык сорый. Аларны теләсә кем җырлый да алмый Такмак җырлау күпкә җиңел Әйтик, кайбер -йолдыз» дип аталган җырчылар «Шөгер «Минзәлә» һәм башка бик күп жырларны башкару түгел, аларның хәтта барлыгын да белмиләр Мин -Зиләйлүк», -Асылъяр». Иске кара урман . Кара урман». Уел» һәм башка бик күп халык җәүһәрләре турында әйтеп тә тормыйм Боларны бүген Мирсәет Сөнгатуллин, Фердинанд Салахов. Айдар Фәйзрахманов. Искәндәр Биктаһиров. Идрис Газиев һәм тагын берничә җырчыбыздан башка җырлаучылар аз Имеш, болар иске, аларны тыңламыйлар Алай булгач нигә соң инде онытылып беткән «Тазалыкта, байлыкта» җырын үзбәк - Ялла- ансамбле башкарып күрсәткәннән соң, ныклап җырлый башладылар? Әгәр дә җиренә җиткереп, заман төсмере һәм тиешле ритм биреп җырлаучылар булса, бик тә тыңлыйлар. Айдар Фәйзрахмановның «Ка- раоке»сы халык җырларына урын таба бит Һәм бу тапшыруның рейтингы арт- каннан-арта бара Аны халык бик яратып карый Яки Мәскәү җырчысы Наилә Фатехова иске җырларыбызга Бари Алибасов ярдәмендә заман мелизмна- рын оста, күңелгә ятышлы итеп үрә. аның җырлары да күңелгә үтеп керә Роза Хәбибуллинаның Мәскәү балаларын борынгы иске җырларыбызны заманча башкарырга өйрәтүе дә мактауга лаек Ләкин андыйларны. ни кызганыч, Татарстанда начар беләләр.
Бәлки мондый җырчыларга юл бирмиләрдер? Сәхнәдә монополия хөкем сөрәдер? Ә бәлки аларга тиешле кайгыртучанлык җитмидер? Сәбәп нидән булуына да карамастан, халык җырларына мәйдан күбрәк бирелергә тиеш.
Чын халык традицияләренә нигезләнгән көй үзе үк сүз сорый Андый көйләрнең сүзләре дә телне начар белгән, ләкин татар моңына мөкиббән кешеләрне татарча сөйләшергә дә өйрәтә, ниндидер сәбәпләр аркасында ачылмый. йомылып калган телләрен ача
Бервакыт Бишкәк шәһәрендә җирле татарлар оештырган концертта бер җырчының сәхнәгә чыгып. -Әйтмә син авыр сүз» дигән җырны башкаруын тыңладык Бик тә хисләнеп җырлады егет Ул сәхнәдән төшкәч янына килдем Татарча көчкә-көчкә генә сөйләшә егетем. Ә кулында шушы башкарган һәм башка җырларның текстлары Күрәсең, егетнең күңеленә сеңгән милли моң сүз, татар сүзен сорый Телебезне ныклап өйрәнү омтылышын тудыра
Бу очраклы мисал гына түгел Әйтик, атаклы җырчыбыз, инде мәрхүм булган Гали Ильясов Владивостокта туып, туган тел даирәсендә үсмәгән Ә күзәнәкләренә сеңгән татар моңы аның татарлыгын уяткан, җыр аша туган
телне үзләштерүгә юл ачкан Алай гына да түгел аны Казанга китергән татар дөньясына керткән Мондый мисаллар күп Алар тел белән милли моңның бергә уралган булганлыкларын моңның телне «уяту» көче бар икәнлегенә дәлил булып торалар Бишек җырлары гасырлар дәверендә юкка гына җырланмаган Алар балада миллилек тәрбияләгәннәр Җырсыз-моңсыз үскән балалар бәхетсез, чөнки алар милли хисләрдән мәхрүм Алардан туган балаларга ятлар арасына сеңеп югалу өчен юл ачык. Катнаш никахларның күплегенә әнә шул милли хисләр булмау сәбәп булып тора да инде Телен белмәгән, җырын җырлый алмаганнар өчен милләтнең бернинди әһәмияте дә юк
Тел һәм моң—милләт сакчылары Тел бетсә, моң да калмый милләт бетә Менә ни өчен без гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш дибез Менә ни өчен бабаларыбыздан мирас булып калган милли моңыбыз язмышына битараф була алмыйбыз
Күп вакыт ата-аналар балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән башка яшәү авыр җәмгыятьтә урын алу кыен, ди Гадәттә, мондый ата-аналарның күпчелеге үз вакытында рус телен начар белү аркасында интеккән авырлыклар күргән була. Алар балаларына андый язмыш теләмиләр Моны аңлап була Беркем дә үз баласына начарлык теләми Укысыннар балалалар русча да. инглизчә дә, французча да, немецчә дә Татар кешесе башкалардан ким түгел Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар иде алар Үсеп буйга җиткәч җәмгыятьтә үз урыннарын алгач, Тукаебызга ияреп «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы» диярлек булсын киләчәк буын татарлары
Шул ук вакытта без замананың искиткеч темплар белән үзгәрә барганлыгын истән чыгарырга да тиеш түгелбез Хәзерге заманда русча белми калу мөмкин түгел Ул тел, телисеңме, теләмисеңме, инде һәрбер йортның эченә кереп оялаган. Дистәләгән телевидение, радио каналлары барлык тапшыруларын рус телендә алып бара Бүген русча белмәүчеләр юк дәрәҗәсендә һәммә мәктәптә рус теле, хәтта татар авылларында да күп фәннәр русча укытыла Шунлыктан, телебез өчен беренче куркыныч баланы бишектән үк туган телендә тәрбияләмәү булса, аның икенчесе—телевидение һәм радио Өченчесе—ишек артында рус телендә кайнап торган тормыш
Тик боларны котылгысыз фаҗига итеп карарга ярамый Инде, әйткәнемчә, ерак чит ил татарлары күптән шундый шартларда яшиләр Шулай булуга да карамастан, алар бездән аермалы буларак, ике-өч тел беләләр Чөнки алар өчен төп тел—туган тел Өйләрендә алар татарча сөйләшәләр Ә инде ишекнең теге ягында яшәгән илләренең дәүләт телләрендә сөйләшәләр Аларга радио да, телевидение дә комачауламый Киресенчә тарихи ватаннары белән якынлаштыра. «Татарстан—яңа гасыр» телеканалы хәзер күп җирләргә үтеп керде Чит илләрдә, мәсәлән АКШ башкаласы Вашингтонда «Татар радиосы»н, «Азат- лык*ны тыңлыйлар Вашингтонда гомер кичерүче мәшһүр милләттәшебез Сөгыйть абый Салахның йортында үземнең шушы каналлардан татар тапшыруларын тыңлап хозурланганым бар Америкада яшәүче татар гаиләләре тормышында татарча теле-радио тапшырулар зур урын алып тора Алар Интернеттан күп файдаланалар, СМС һәм ММС аркылы үз телебездә аралашып торалар
Сөгыйть абый Салах Кореяда Сеул шәһәрендә туып-үскән Ул шәһәрдә үткән гасырның 50 нче елларында нибары 26 татар гаиләсе яшәгән Араларындагы бер мәрхәмәтле татар бае Сеулда татар мәктәбе һәм мәчет төзеткән Мәктәп өчен татар китаплары Япониядә бастырылган Сугыш башлану сәбәпле, язмыш Сәгыйтьне Америкага китергән Ул монда бер ел эчендә урта белем алган Дүрт ел эчендә ике югары белем иясе булган Фән докторы булып. АКШ хөкүмәтенең атом-төш проблемалары буенча киңәшчесе булып эшләгән Шушы уңышларның ачкычы-туган татар телем ди Сөгыйть абый Ул моның өстәвенә камил рәвештә инглиз, япон, кытай һәм корея телләрен дә белә Туган тел аны татар итеп саклаган, зур фән юлына чыгарган Сәрия ханым белән алар ике татар баласы үстереп, аларны зур тормышка чыгара алганнар Шул ук АКШта Финляндиядә. Кытайда һәм башка илләрдә моңа охшаш мисаллар күп.
Бездә нинди хәлләр бар?
Татарстанда да шактый уңай үзгәрешләр бар. Алар 1990 елның 30 августта кабул ителгән суверенлык Декларациясенә, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән Референдумга һәм Россия белән 1994 елның 15 февралендә төзелгән ике яклы Шартнамәгә бәйле. Алар безнең милли тойгыларыбыз уянуга сәбәп булдылар, телебезнең яңартуына юл ачтылар. Татар теле дәүләт теле итеп игълан ителде. Инде икенче дистә ел татар телен гаммәлләштерү программасы эшләп килә. Болар нигезендә татарлар, тартынып тормастан. үз телләрендә киңрәк аралаша башладылар. Күп кенә мәктәп һәм гимназияләр, балалар бакчаларында татар төркемнәре булдырылды. Телебезнең алга баруын бигрәк тә трамвай-троллейбус, автобусларда барганда сизәсең Анда кайвакыт игъланнар ике телдә яңгырый. Татарча сөйләшүгә рус булмаган пассажирларның реакциясе дә элеккегечә түгел. Югыйсә үзара татарча сөйләшүчеләргә. • говорите по-русски- дип кенә кычкыра торганнар иде Бүген болар бетте диярлек. Аның кайбер рецедивлары гына калды
Татар мәктәпләре, гимназияләре күпләп ачылуы үзе бер шатлык. Әлбәттә, монда да проблемалар җитәрлек. Дөресен әйтик, халкыбызда милли горурлык саегып бара Катнаш никахлар арта, халык саны кими Ни хикмәт, сугыш утында яшәүче чечен, ингуш һәм башка Кавказ халыкларының саны арта тора. Азәрбайҗаннарның саны республикаларында 10. ә Иранда хәтта 30 миллионга җитте. Казакъ, үзбәк туганнарыбызның да саннары ныклап арта Ә без кимү юлында Безнең милләт. Тукай әйтмешли. үлгәнме, әллә йоклый гынамы? Әллә яшәү көчебез кимегәнме?
Юк. без әле исән Безгә тик милли хисләр, милли горурлык җитми. Ә бу исә, үз чиратында, телебезгә игътибар кимүгә сәбәп. Россия төбәкләрендә. Татарстан шәһәрләрендә гомер кичерүче татарларның күпчелеге русча аралаша Авылларыбызда да телебез шактый бозылды. Татарларның өчтән дүрте татарча китап, газета- журналлар укудан мәхрүм. Кайчагында бу китаплар, газета-журналлар кем өчен языла икән, дигән сорау да туа. Дөресен генә әйткәндә, җитәкче даирәләр аларны укымый диярлек.
Ата-аналарның балаларын татар мәктәпләренә, гимназияләренә бирүләре кимүгә дә күз йомарга ярамый. Моңа бер сәбәп итеп Татар университеты булмауны күрсәтәләр Монысы да дөрес Ләкин, өлешчә генә. Татарча матбугатының аз укылуы, милли университет булмавы күңелне тырнамый түгел, тырный. Ләкин төп сәбәп—телгә ихтыяҗ булмауда. Ихтыяҗ—ул телнең яшәү теле булуында Дәүләтнең халкы белән үз телендә сөйләшә алуында, чиновникларның телебезне камил белүендә. Бүген исә дәүләт үз халкы белән татарча сөйләшми, чиновниклар татарча белми, указ-приказ һәм төрле инструкцияләр рус телендә генә туалар һәм аңлый алмаслык дәрәҗәдә татарчага тәрҗемә ителәләр. Халык белән хөкүмәтнең аралашуы тик рус телендә генә бара.
Күрәсең, русча аралашу кулайрактыр. Украинаның элеккеге президенты Леонид Кучма үзенең -Украина—не Россия- исемле китабында, чиновниклар, әгәр мәҗбүри чаралар күрмәсәң, тик русча гына эш итәләр- дип язды Ә бит бу очракта, бәйсез дәүләт булган Украина турында сүз бара Анда да әлегә кадәр матбугат чараларында рус теле хакимлек итә. Шунлыктан анда украин телен гаммәләштерү өчен мәҗбүри чаралар кулланыла Әгәр, син чиновник булып каласың килә икән, өйрән украинча, халык белән шушы телдә аралаш! Әгәр моңа риза түгел икәнсең, алдыңнан артың матур! Бер казанга ике тәкә башы сыймый
Ә менә без бу ике башны тыгызлап булса да бер казанга (Казанга) сыйдырырга тиешбез. Һәм бу өлкәдә шактый тәҗрибәбез дә бар. Билгеле булганча, 1920 нче елларда Татарстан республикасы игълан ителгәч, татар теле рус теле белән тигез дәүләт теле итеп игълан ителә Урыннарда ике теллелек урнаша башлый Күп кенә дәүләти документлар ике телдә төзелә Татарлар күпчелек булган урыннарда дәүләти вазифалар тик татар телендә генә башкарыла. Суд эшләре дә ике телдә бара, гомумән. аның карарлары Татарстан республикасы исеменнән кабул ителә башлый.
1926 елны ВКП(б) Өлкә комитеты дәүләт органнарында эшләүчеләр татар телен белергә тиешлекләре турында карар кабул итә. Шул елның декабрендә Партия Өлкә комитетының XII Өлкә конференциясендә докладчыга -Сез татарча өйрәнергә теләмәгән рус иптәшләр Татарстанны ташлап китәргә тиеш, дидегез. Шунлыктан Республиканы бүген үк ташлап китәргә теләүчеләр күп. моны бүгеннән үк башларга мөмкин- ме? дигән сорау бирелә Өлкә комитеты секретаре М Хатаевич, моңа әнә шул карар барлыгын әйтә, һәм аның нигезендә татарча белү мәҗбүри булган учреждениеләр
нең исемлеге төзелгәнлеген, анда эшләүчеләр, татар булу-булмауларына да карамастан. татар телен үзләштерергә тиеш икәнлекләрен ә моны булдыра алмаганнар эшләреннән китәргә тиешләр, дип җавап бирә Бу гамәлләр нәтиҗәсез калмый Дәүләт органнарында эшләүчеләр татар телен үзләштерә башлыйлар
Ләкин, ни кызганыч, бу сәясәт бик кыска гомерле була. Ул бик тиз гамәлдән чыгарыла Гомумән. 1937 елдан башлап Татарстан автоном хокукларын югалта һәм нигездә. гади административ берәмлеккә әверелә
Илдә үзгәртеп кору башлангач, Татарстанның суверенлык декларациясе нигезендә татар теле кабат дәүләт теле итеп игълан ителде Тик, кайбер тырышлыклар булуга да карамастан, гомумән, татарча белү мәҗбүри булган эш урыннарының исемлеге кабул ителмәде Суд эшләре дә бер телдә генә алып барыла, суд карарлары да тик Россия Федерациясе исеменнән генә чыгарыла Кыскасы дәүләт үз халкы белән нигездә, бер телдә генә сөйләшә. Татар теле әлегәчә тулы канлы дәүләт теле булып җитмәгән әле Моның өчен шактый күп эшләр башкарасы бар
Ни эшләргә? Иң беренчесе, телебезне, милли моңыбызны гаиләгә кайтару таләп ителә. Әгәр дә гаиләдә тел һәм милли моң бергә үрелеп яшәсә, миллилегебезне беркем дә бетерә алмый Ни кызганыч, иҗтимагый оешмаларыбыз милли гаилә проблемаларына, гомумән, милли тәрбиягә, бик сүлпән карыйлар Заманында Казанда «Ак калфак- оешмасы, аның җитәкчесе Роза Туфитуллова бу эшне җәелдереп җибәргәннәр иде Ниндидер сәбәптән әлеге башлангыч дәвамсыз булды Ә бит аның дәвамы башкалада гына түгел, бүтән шәһәрләрдә дә булырга тиеш иде Чөнки бүген татарның күпчелеге шәһәрләрдә яши. Шунлыктан шәһәр татарча сөйләшсә татарча җырласа, халкыбыз милләт булып яшәячәк Монда бернинди шик булырга тиеш түгел Икенчесе, булган мөмкинлекләребезне тулысы белән файдаланырга өйрәнүдән гыйбарәт Тиешле законнар бар Аларны тормышка ашыру өчен матди мөмкинлекләр дә юк түгел Моның өчен яшәешебезне биләп алган битарафлыктан гына арыну кирәк Хөкүмәтне тәнкыйтьләп кенә эш чыкмый Кайвакыт аның үзенә дә җәмәгатьчелек ярдәме кирәклеген онытмыйк Урамдагы килделе-киттеле плакатларны, урам-авыл исемнәренең язылышын Президент, Премьер-министр яки Дәүләт Советы рәисе тикшереп йөрергә тиеш түгел бит! Моны җәмәгатьчелек үзе башкарырга тиеш Ә дәүләт ике телле белгечләр әзерләргә чиновникларын татарча эш алып барырга өйрәтергә тиеш Дәүләт телләре турындагы законны бозучыларга тиешле чараларны вакытында күрү шулай ук аның вазифалары булып тора
Өченчесе, шактый баеп өлгергән милләттәшләребез бар Алардан көнләшергә кирәкми Күбрәк булсыннар иде алар Алардан тик милли эшләребезгә актив катнашу гына таләп ителә Буда мөмкин булмаслык түгел 1917 елга кадәр татарның мәгариф системасы, мәдәнияте, китап, газета-журналлар чыгару тулысы белән эшкуарларыбыз җилкәсендә булган
Дүртенчесе Дин өһеллөребезнең тырышлыгын арттырырга кирәклекне ассызык- лап үтәсем килә Бүген исә. аларның эшчөнлеге күпләрне канәгатьләндереп җиткерми Мәчетләребез күп. ә йөрүчеләр аз Кайбер яшь муллаларыбыз үзара тик русча гына аралаша Аларга карап мәчеткә йөрүче яшьләребез дә русча сөйләшәләр Бо- ларга телебезне камил рәвештә белүне шарт итеп куясы иде бит Алай гына да түгел, мәчетләребезне татарча аралашу үрнәге итсеннәр иде
Бу очракта мин. дин өһеллөребезнең эшен инкяр итмим Алар милләт өчен шак тый күп гамәлләр кылдылар Сүз аларның җәмгыятебезгә йогынтысын арттыру турында бара Дин бит. дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмаг ан Безгә дин нең милләтебезне саклап калудагы роле бәя биреп бетергесез зур икәнлеген хәтердән чыгармыйча эш итәргә кирәк Әгәр дә 1552 елдан татарга ярдәмгә Ислам дине килмәгән булса, ел бәлки инде милләт буларак яшәвен туктаткан да булыр иде Дин-милләтнең, телебезнең, гореф-гадәтләрнең сакчысы булды Ул бүген дә шундый ук сакчы булсын иде Муллаларыбыз җәмгыять тормышына тирәнрәк үтәргә өйрәнсеннәр иде Әлбөпә. милли яшәеш проблемалары моңа гына кайтып кала алмый Аның телебездән, динебездән, милли моңыбыздан башка да тармаклары җитәрлек Тик ничек кенә булмасын, яшәешебезнең асылы булган Тел һәм татар кешесенең эчке халәтен тәшкил иткән Моң беренче урында булырга тиеш