Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сафуан Мулла Галигә 80 яшь


Бездә шигъри романнар, шигъри повестьлар бик тә
сирәк языла. Бу айда үзенен 80 яшен тутыручы шагыйрь
Сафуан Мулла Гали үткән гасырнын туксанынчы
елларында «Биздерсәләр туган җиреннән* исемле һәм
шактый күләмле шигъри повесть бастырып
шигьриятебезнен әнә шундый сирәк авторлары арасына
керде. Анын бу әсәре туксанынчы елларда азатлык
яулаган татар халкына саллы шигъри куә т булды.
Тарихыңнан искән
Г'оялар исе
Әйтеп тара синең кемчекне
Вакыт җитте —
Үч хакыңны белеп
Яшә. халкым, булып ирекле'
Вакытлы матбугатта Сафуан Мулла Галинен әнә шундый ялкынлы шигырьләре
лә еш басылды Хәзер инде ул «Сатам бирәм'* (1986). «Көзге балкыш» (1988)
«Мәңгелек йөрәк» (1989). «Биздерсәләр туган җиреннән* (1993). «Йөрәктәге
төеннәр» (1997). «Ераклардан киләм» (2003) исемле алты шигъри китап авторы
Сафуан Галәүтдин улы Муллагалиев 1927 елнын 12 сентябрендә Оренбург
өлкәсенең Абдуллин районы Чаганлы авылында туа 1941 елда шул авылда җиденче
сыйныфны тәмамлагач ул колхозла эшли башлый 1944 елда армиягә атына, ләкин
бераздан сәламәтлеге какшау сәбәпле армиядән азат ителә
1947 елда урындагы түрәләр белән килешә алмыйча Сафуан Мулла Гади ерак
Үзбәкстан якларына чыгып китә Андагы Маргелан шәһәрендә озак еллар буе
төзелештә эшли, рәссамлык һәм бизәү эшләре белән дә шөгыльләнә.
1982 елда шагыйрь Казанга кайта, бераздан Татарс тан Язучылар берлегендә
комендант булып эшли башлый. Бер-бер артлы шигъри китапларын бастыра Анын
иҗаты турында С Хәким. Рәшит Әхмәтжднов. М Әгьләмов һ. 6лар матбугатта
әйбәт фикерләр язып чыктылар
Өлкән каләмдәшебезне аты юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм ана ныклы
сәламәтлек, яна иждт уңышлары телибез!
Мансур ВӘ Ш-БАРЛЫЛЫ