Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВЕМ ВӘ КАБИЛӘБЕЗ АРАСЫНДА


Без, бу дөньяда милләтләр арасында нинди урын тотарга тиеш? Бу дулкынлы
дөньяда адашмыйча, чуалмыйча исән-сау иминлек ярына чыгу өчен көймәбезнең
койрыгын ничек вә кай тарафка тотарга кирәк? Менә бу сораулар хәзер безнең бик күп
кешеләребезнен башын били. Ләкин бу сорауларга җавап биргәнчегә кадәр «без
кемнәрбез, безнең исемебез ничек?» соравы да күнелгә килә һәм теге ике сорауның
нәүбәтен болар ала.
Чынлыкта без кемнәрбез? Ягъни, шушы Русиядә тора торган кырган башлы,
сырган түбәтәйле, чигелгән читекле Нәҗметдиннәр. Бикмуллалар. Әхмәтҗаннарның
барысына бердән ничек либез"’ Русларга карасак, алар бу халыкка «татар» диләр, әллә
кайдагы бер чирмешләрме, кемнәрдер боларны «чуаш» диләр, имеш. Әмма бу халыкның
үзенә килсәк, болар үзләрен төрлечә: мөселман дип тә. Мөхәммәт өммәте дип тә, татар,
башкорт, мишәр дип тә әйтәләр. Боларга карасак.
боларнын асыл исеме мөселман булырга тиеш, чөнки алар җитдирәк вә үзенчә әдәбирәк
итеп сөйләгәндә шулай, мөселман дип, сөю иләр Татар дигән сүз тупас вә наданраклары
тарафыннан яки бер түбәнсетү сыман мәгънә белән генә әйтелә Мәгълүмдер ки. бездә
узган гасырнын ахырында юаш кына бер уяну башланды һәм ул уянунын куә те вә
йогынты мәйданы бу гасыр башында яхшы ук киңәйде Бу уяну бездә чирек гасыр эчендә
әлегә кадәр булмаган яна бер сыйныф хәзерләде Бездә әүвәл халык—«мулла*, «мужик*
исеме белән—фәкать икегә генә бүленә иде Менә инде, мулла ла булмаган, мужик та
булмаган өченче бер сыйныф килеп чыкты Бу сыйныф халыкнын йөрешләре,
торышлары, өс-башлары, сөйләгән сүзләре, язган нәрсәләре муллача да түгел, мужикча
да түгел иде. Болар атсгә кадәр сөйләнми торган әллә нинди сүзләр сөйләргә, әлегә кадәр
һичберәү тарафыннан язылмаган әллә нинди нәрсәләр язарга башладылар
Бсзнен халыкта әүвәлдән мәктәп, мәдрәсә дигән нәрсә бар иде аларда әллә кай
заманнан бирле укылып килгән китаплар укыла һәм бу китаплар шулай мәнгсгә кадәр
бара дип уйлана иде. Менә инде бу яна халык үзләре китап чыгара башладылар Әүвәл
мәдрәсәдә—хәлфә дә диләр, суфый да диләр, шәкерт абый ла диләр - кулына чыбыркы
тотып сандык өстенә ике кат мендәр салып утыра торган берәү була иде Инде менә бу
яңа чыккан халык «атай ярамый, мәктәптә теге яна китапларны укыта белә торган
«мөгаллим* дигән бер кеше булырга кирәк*, җитмәсә тагын «укыткан өчен ана бераз
акча да бирергә кирәк* лиләр
Гәзит дигән нәрсә инде ул ят бер әйбер түгел, бсзнен халыкка әүвәлдән бирле билгеле
нәрсә иде. Хәтта «гәжит килгән икән* дигәч, уллары солдат булган әбиләрнен дә «Сугыш
хәбәре түгел микән’* дип чәчләре үрә тора Менә шулай булгач бездә гөзитне яна әйбер
дип булмый Булуын булмый, әмма ул чагында гәзитләр урысча гына була иде Хәзер
татарча да баса башладылар. Тагын ул татарча газизләрдә теге сугыш хәбәрләре һәм
урам хәбәрләре генә язмыйлар Халык ашамый торган, ягъни мужикча ла түгел, муллача
да түгел әллә нәрсәләр язып бетерәләр Анла языла торган гажәп-гажәп сүзләр арасында
«милләт» дигән бер сүз дә бар Бу гатар гәзитләрендә инде тулып яга Дөрес, «милләт»
дигән сүг һәрбер мәктәп күргән вә һәрбер «Иман шарты*н белгән кешенен исендә Ләкин
ул чагыңча Ибраһим галәиһиссәлам милләтеннән диеп әйтелә иде Әмма бу гәигпә1с
«милләт* дигәннәре ул булмаска кирәк, чөнки аны язар урын гәзит түгел. Сон бу нинди
милләт
Менә, гәзит укыганны читтән тынлап тора торган һәрбер кара (темпын) тагар
гавамынын башына килгән бу сорау—«сон бу нинди милләт '• соравы бсзнен әлеге
уянган дигәнебез, ягъни мулла да. мужик та булмаган сыйиыфыбызнын ла башын
байгак чуалдырды Милләт дигәннән акланырга тиешле нәрсә Ибраһим галәйһиссәлам
нәселеме? Әллә Мөхәммәт галайһиссалам өммәтеме ’ Әллә сөнниләр генәме? Әллә ботсн
төрки кавемеме? Әллә Русия мөселманнарымы ‘ Әллә тагарлар гынамы?
Чыкчыкта, иске китапларыбызнын кайсына карасак га. милләт лнп бер диндәге
халыкка әйтелгәнлеге беленә Сүзлек китапларында да милләткә, бер диндә бу нан
халыкка исем диеп мәгънә бирелә. Болай булганда, монда мөселманнарны» һәммәсе
кермичә, сөнни мөселманнар гына күздә тотылуы ихтимал, чөнки күн кешеләр
фарсылар (ягъни, шигыйлар) белән бер милләттән булырга риза түгелләр Безлә бу сүз
бөтен төрки кавеменә дә гомуми кулланыла Шулай ук хосусый Русия мөселманнары
яки татарларны гына сындыра алырлык урышы да килә
Яшәештә, гадәттә, нәселдә һәм телдә бер охшашлык бу лмаган Африкада!ы гарәп
белән, уйлыймын ки. анды вә зыялы татар һич үзен бер милләттән санамас Бездә Фикри
каршылык бигрәк тә ике маддәлә «без төрекме’ яки татармы '* Безне башкалар (шул
җөмләдән диндәш вә нәселдәшләребез госманлы терекләре дә» тагар лиләр Шуңа карай
безне кайбер язучыларыбы I тагар дигәннәр иле. ана каршы икенче берәүләре калам
готын «юк. без торекбез* тиеп каршы чыкты гар «Тәрҗеман* гәшгәсс госманлылар,
тагарлар, сартлар вә кыргызларны чын (стршмй) мәгънәсе белән бер милләттән санап,
боларнын язх әдәбият телләре мотлакан бер булырга тиешлекне дәгъва итте Риза катый
бетне һәрвакыт төрекләр ти телебезне лә төрки лнп атый, тагар дигән сүзне авызына .ы
алмый вә язган вакытында
госманлы вә татар сүзләрен бергә катыштырып яза. «Вакыт* гәзитәсе, башына
«төрекчә* дип куя. Мәшһүр Һади Максуди татар телен мөстәкыйль бер тел итеп таный,
саф татарча яза вә, бу яктан, тәржеманчыларга каршы тора, әмма икенче яктан, Риза
казый кебек үк, «татар» дигән сүздән кача, «жәридәи төркия» (төркичә газета), «сарыф
вә нәхү төрки* (төрки телнен морфологиясе һәм синтаксисы) дип яза. Икенче яктан
байтак язучыларыбыз, бер дә тартынмыйча, «татарбыз» диләр һәм татарча язалар.
Гомумән караганда, безнен төреклегебезне дәгъва кылучылар— тикшеренү һәм өйрәнү
әһеле булган тарихчыларыбыз. Әмма татар диючеләребез— әдәбият вә шигърияттәге
мәшһүрләребез белән аларга белеп яки белмичә иярүче яшьләребез* 1.
Татар баласына «без татарбыз» дип әйтү бик табигый һәм бик хаклы бер дәгъва.
Ләкин безнен яшьләребездән бу дәгъваны исбат итүчеләр күренмәде, бу һаман шул «без
татарбыз» көенчә генә кала иде. Үткән ел «Шура» журналында бер «Татар угылы» белән
бер «Төрек угылы» бу турыда байтак әрләштеләр. Вә үзләреннән бер нәрсә чыга ра
алмасалар да, рәхмәт, бу турыда нигезле һәм бик көтелә торган бер мәкаләнең язылуына
сәбәп булдылар. Яшь язучыларыбыздан Галимжан әфәнде Ибраһимов бер-берсен
аңламыйча сугышып ята торган ике кешене аерган кебек— боларнын дәгъвасын аерып
бирде2. Галимжан әфәнде безнен бер үк вакытта төрек тә һәм татар да булуыбызны,
төреклек белән татарлык арасындагы нисбәт руслык илә немецлык арасындагы кебек
капма-каршылык булмыйча, славян белән руслык арасындагы нисбәт кебек,
хосусыйның гомумигә нисбәттә булуын бик ачык бәян итте. Анын бу сүзенә каршы
язучы булмады шикелле.
Мөгаен бер исемнен булмавы бер безнен татарларда гына түгел, башка төрекләрдә
дә, якынча әйткәндә, шул ук хәл. Без Рум иле вә Анатоли төрекләренә бары тик «төрек»
дибез, ләкин алар үзләрен «төрек» диеп бик аз әйтәләр, алар язуда вә әдәбиятта үзләрен
госманлы дип атыйлар, телләрен дә «госманлы теле» диләр. Профессор Васильевның
әйтүенә күрә, госманлылар якын вакытка кадәр «төрек» исемен кабул итмәделәр, алар
хәтта аны үзләрен кимсетүгә саныйлар (малоруслар «хохол» дигән сүзгә шулай
карагандай). Төрекчәдә бик күп иске мәкальләр бар, мәсәлән әйтәләр: «төреккә шәһәр
төрмә булып күренә», «төрек галим булыр, әмма инсан булмас», «төреккә падишаһлык
бирсән ин әүвәл үз атасын үтерер» һәм «төрек куян артыннан арба белән куа».
Димәк ки, безнен чын төрек диеп йөргән госманлылар да үзләрен чын төрек диеп
белмиләр Төрекләр безне татар диләр без алар кебек үзебезнен татарлыгыбызны якын
вакытка кадәр кабул итмәдек. Без кыргызларга казакъ димез; алар безне нугай диләр.
Без үзебез нугай дип әллә кайдагы Әстерхан губернасындагы бер төр татарларга
әйтәбез... Башкортлар күп вакытта безнен Казан татарларын мишәр диләр. Без Минзәлә
һәм Бәләбәй өязе татарларына башкорт дибез вә алар үзләрен башкорт дип белми, бәлки
башкорт дип Чиләбе, Златоуст, Эстәрлетамак өязләрендәге мөселманнарга әйтәләр.
Фарсыча сөйләшә торган таҗикларга сарт дибез, төркичә сөйләшә торган Баку һәм
Әстерханнардагы азәрбәйжан төрекләренә «персиян», ягъни «фарсы» дибез. Димәк ки,
бөек төрек өммәтенең төрле тармакларына һаман да гомуми һәм дөрес бер исем
бирелмәде. Әдәбияты һәм матбугаты тәрәкькыйдә булмаган, шуна күрә бер-берсен
танымаган вә танырга теләмәгән халык өчен бу хәл бик табигый.
Ярый—без татарбыз. Тагын бер мәсьәлә бар: сон бу татар дигәнгә кемнәрне
кертәбез? Мишәрләр, башкортлар татар булалармы? Әллә татар дип Казан татарына
гына әйтәбезме? Милләтләрне бер-берсеннән аера торган нәрсә—тел башкалыгы. Әмма
башкорт, мишәрләр һәм Казан татарлары арасында бу аерма булганы юк
' Әлбәттә, мәрхүм Каюм Насыйри моннан чыгарма. Ул үзенә бер дәвер кешесе һәм бердәнбер кеше - Җ.
Вәлиды иск
1 1911-12 нче елларда барган бу бәхәстә «Төрек угылы» псевдонимы иясе педагог Хәсән Гали
булганлыгы шул чор матбугатында ук әйтелгән. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты Ф Шәкүров кире
каккысыз дәлилләр белән соңгы елларда кабат-кабат язды Ләкин, шуңа да карамастан, «Төрек угылы»
имзасын галим Ризаэтдин Фәхретдингә нисбәт итеп, фән докторларыбыз һаман да ялгыш фаразларын
язып киләләр - Ред. иск.
Башкорт һәм мишәр телләренен Казан татары теленнән аермасы фәкать кайбер
хәрефләрне ялгыш вә сакау әйтүдән гыйбарәт ки. бу аерма Вятка губернасындагы
русларның телләре белән Идел буендагы русларнын шивәсендәге аермага караганда да
аз. Шунын өчен бу милләтләрне гасырлардан бирле һичбер кыенлыксыз бер мәктәп, бер
әдәбият тәрбия итте, болар бер-берсеннән һич ятсынмадылар Казан татарларының ин
сөекле, ин монлы жырлары башкортмын «Агыидел»е белән башлана, шулай ук башкорт
та җырларында Казан каласын үзенен Уфаларыннан. Оренбурларыннан күбрәк искә
ата Кайсыбер авахтарнын төрлечәрәк әйтелүе вә кайбер кушымчатарнын башка булуы
белән тел һәм милләт аерылса, дөньяда һичбер әдәби тел. һичбер әдәбиятле милләт
барлыкка килмәс иде. «Мишәрләр һәм башкортлар татарга керәләрме?» соравы, бер
караганда, бөтенләй мәгънәсез вә урыйсыз сорау. Боларнын берлеген тормыш күрсәтеп
тора Шулай, әмма ботармын төрле исемнәр белән аталулары бик күп кешеләрне, аерым
алганда, хөкүмәт әһелләрен вә русларны байтак шөбһатә ргә һәм яман уйларга төшерә
Хөкүмәт тә. хакимлек игүче милләт булган руслар да безне бик аз таныйлар Аларнын
күбесе тагарлар белән башкортларны фәкать дин каренләшләре генә дип беләләр
Иптәшләре бездән бер шәкерт пароходта бер студент белән очрашып, ана үзенен дүрт
төрле тел (тагарча. башкортча, мишәрчә һәм кыргызча) белгәнлеген сөйләп, студентны
хәйранга калдырганлыгын сөйли иде
Этнография һәм тел галимнәре төрекләрне 5 тармакка бүләләр татар, кыргыз,
чыгтай (сарт). якут (якутлар-Себерлә ислам линендә булмаган төрекләр), госманлы
Болар арасыннан кыргыллар башка төрекләргә караганда тел җәһәтеннән татарларга
бик якын. Сарт һәм госманлы телләре аһән һәм тавыш җәһә теннән безнекеннән яхшы
гына аерыла: әмма кыргыздан аерма фәкать авахтарны сакау яки алмаштырып әйтүдән
гыйбарәт Шунын өчен кыргыз арасында торган татар «мөлдәкәй» (мулла) берничә ай
эчендә кыргыз шивәсен тәмам төшенеп җигә Татар мәдрәсәсендә укый торган кыргыз
шәкертләре дә шулай ук татарча тиз төшенатар Әмма рум. гарәп, фарсы телләренен
тәэсирләренә артык бирелгән госманлы һәм сарт телләре болай түгел. Боларда
гавышларнын физиологиясе башка
Тропик шәһәрендә «Айкап» исемле кыргызча бер журнал чыга башлаган Әгәр дә
кыргыз теле шулай булса, кыргызча язып маташуда да әһәмият калмый, кыргызларны
да. башкортлар кебек, бер татар әдәбияты тәрбия итә ала «Айкап«нын теле шулкадәр
җинел ки. мин (һичбер кыргыз арасында тормаган кеше дә) тәмам үз телем кадәр анлап
укыдым
Бу коннәрдә Истанбулда «Төрек и орды» исемле яна бер журнал чыга башлаган
Шунын бер номеры монда. Оренбургка да килеп житкән Бу журнал, исеменнән дә
аңлашылганча төреклеккә, төреклекнең тереклегенә хезмәт итәчәк һәм җиһанның төрле
кыйтгасына таралган төрки кавемнәрне бер-бере белән таныштырачак; торекләрнен
карангы тарихларыннан кара пәрдәләрен күтәрәчәк
Журналның теле саф госманлыча Мөхәррирләре арасында Йосыф Акчура у 1ы һәм
Әхмәт Агаев та бар Без менә шул журналдан мөхтәрәм Әхмәт бәк Агасвнын «Төрек
галәме» исемле мәкаләсен татарчалаштырып күчерәбез Чөнки бу безмен югарыла үз
тарафыбыздан язган нәрсәләрне байтак ача һәм аларга яхшы эпилог була ала.
Әхмәт бәк жәнапләре төрекләр яши торган жирләрнен чикләрен сызганнан сон
болай ди:
• Бүгенге төрек галәме, территориинен киплегенә караганда. Аурупа һәм
Америкадан зур һәм җитмсш-сиксән миллион кадәр халкы бар Фәкать бу төрек галәме,
сон заманнарга кадәр, үзенен киплеге кадәр таркау вә зурлыгы нисбәтендә үз-үзен белми
һәм хәбәрсез иде Бу боек кавемнен төрле яктагы ыруглары Оер берсен танымыйлар һәм
араларында матди һәм мәгънәви бәйләнешмен үзенчәлеген белми иделәр Госманлы
төрекләре Кавказ төрекләреннән. Кавказ терекләре Казан төрекләреннән. Казан
төрекләре Азәрбәйжан төрекләреннән Аэәрбәйжам төрекләре Сәмөрканд төрекләреннән.
Самарканд төрекләре дә Колжа төрекләреннән аерым иделәр Бу таралганлык һәм
таркаулыкнын дәвамына оч горле нәрсә сәбәп була иле I) мәзһәбләр каршылыгы. 2)
сәяси аерымлык һәм
мохитка иярүчәнлек, 3) халык исемен танытуның юклыгы.
Динлелек—торекнен табигатеннән. Әлбәттә, бу зур бер әхлакый өстенлек.
Әхлакның динлелек белән табылганлыгын һич тә инкяр итеп булмый. Аурупада бу
көнлә әхлаклары ин нык булган халык—иң динле булган кавемнәр Фәкать төрек бу
сыйфатта югары дәрәҗәгә ирешкән дияргә мөмкин. Төрекнең күңелендә, гүяки, ике
мәхәббәт, ике хис берләшми. Төрек бер тапкыр бер нәрсәне кабул иттеме, аңа каршы
булган икенче бер нәрсәне кабул иткән кешене ул үз арасыннан чыгара. Монын
раслыгына бик күп тарихи мисаллар китерә алабыз: Иранда баби мәзһәбе чыккач га
анын өчен үз-үзләрен корбан итүчеләр Азәрбәйжан төрекләре булды. Хәлбуки
бабиларны нигезләүчеләр фарсылар иде Шулай ук бүгендә дә Иран хөррияте вә
конституцион тәртибе өчен тырышып ятучылар төрекләр. Шунын кебектер, ислам
галәмендә билгеле булган бик күп мәзһәб һәм тарикатьләрнен башлап чыгаручылары
күп вакытта башкалар булган хәлдә, шулар өчен тырышучы, гавыш вә бәхәс куптаручы
төрекләр була. Янә шул җәһәттән ки. төрекләр арасына кергән тарикать мәзһәбләре
каршылыгы аларнын бер-береннән аерылуларына, араларына суыклык вә дошманлык
төшүгә сәбәп булды.
Мөселман халкы арасындагы каршылык фәкать безгә—төрекләргә генә хас
түгелдер. Мәсәлән, гарәпләр һәм фарсылар арасында да беркадәр мәзһәб белән тарикать
каршылыгы бар. Ләкин, шулай да, болар үзләренең гарәп һәм фарсы булуларын
онытмадылар. Хәлбуки, без төрекләр болай түгелбез. Бездә ин кечкенә бер мәзһәб
каршылыгы һәм хә тта фикер башкалыгы төреклегебезне оныттыра вә хәтта төрек
булмаган ят бер кавем белән берләшеп, төрекләргә каршы килерлек дәрәҗәгә
җиткерәдер. Бу хәл. әхлак ныклыгының бер дәлиле булса да, халык берлеге һәм
миллиятнен яшәве өчен зарарлы.
Төрекләрнең таралып, бер-берсеннән хәбәрсез калуларына бер сәбәп—атарнын
төрле җирдә һәм төрле мәмләкәттә яшәп, мохитка бик бирелүләредер Төрекләр
көнбатыш Азиягә килгәннән бирле берничә төрле хөкүмәтнең тәэсире астында булып
килделәр.
Болар һичбер заман берләшкән бер хөкүмәт оештыруга ирешә алмадылар. Хәтта
аерым-аерым булган төрек хөкүмәтләре дә бер-бере белән таныша алмадылар. Без бүген
дә исемнәрен ләгънәт белән яд итә торган Чынгызлар, Тимерләр һәм хәтта
Сафавилар—һәммәсе берәр төрек хөкемдарыннан башка бер нәрсә түгел иделәр. Ләкин
торекнен башына бәла боларнын бәрелешуләреннән килмәде. Мондый бәрелешүләр
бездә генә түгел, башка халыкның тарихында да күп күренә. Французлар, немецлар,
инглизләр һәм руслар урта гасырларда үзара вак хөкүмәтләргә кисәкләнеп, бер-берсе
белән байтак бәрелештеләр. Ләкин бу сугышулар, бәрелешүләр бу милләтләрне
бетермәде, бәлки боларда шул арада бер милләт фикере дә килеп чыкты һәм соңрак шул
фикер җиңде. Әмма төрекләрдә бу хәл булмады.
Башка милләтләр арасына кереп эрергә, мохитка иярергә төрек кадәр сәләтле бер
кавем юктыр. Шулкадәр ки, төрек, үз халкының кавем шәрәфен, тарихының
кыйммәтен, әдәбият, тел һәм хәтта ата-бабасыннан калган әсәрләр вә риваятьләрне дә
онытырга әзер. Бу хакыйкатьне тарихыбызның һәрбер кәгазе исбат итә: төрекләр, Иран
мәдәниятенә нигез салучылар булган хәлдә, милли тел һәм гадәтләрен онытып, бөтен
күңелләре белән фарсы гадәте вә теленә ябыштылар. Янә. төрекләр, габбасиларның
түбән төшү заманында исламиятнең ярдәменә җитешеп, исламиятне асылда коткарган
кебек, сүнәргә башлаган мөселман мәдәниятен дә яңарттылар Һәм фәкать шул заманда
гарәп гадәтенә һәм аларнын яшәү рәвешенә шулкадәр бирелделәр ки. боларда төреклек
әсәре калмады. Төрек тарихында очрата торган гаҗәеп хәлләрнең берсе: шәрык
төрекләре (ягъни Иран вә Русиядәгеләр) көнбатыш төрекләрен (госманлыларны) «рум»
(византияле) дип вә көнбатыш төрекләре шәрык төрекләрен «гаҗәм» (фарсы) дип
атыйлар. Шулай итеп төрекләр, мохитка артык дәрәҗәдә бирелүдән, төрле якта төрле
исем белән атала һәм бер- берсен танымый башладылар.
Өченче сәбәп: халык исемен танытуның юклыгы дигән идек. Менә бусы югарыда
әйтелгән сәбәпләрнең нәтиҗәсе һәм сәбәбе.
Нөтижәсе. чөнки әлеге сәбәпләр төрекнен табигате булганлыктан, болар халыкны
таныту казанышына киртә булалар. Мәэһәб каршылыгына бирелгән, мохигка ияргән,
шулай итеп бер-берсенә кырын торган халыкнын арасьшла ничек исем танылу алсын0
Сәбәбе: чөнки бу сыйфатлар төреккә бер кимчелек булганлыктан, төрек галәменсн
төрле дәверендә җитешкән ирләре, фикер ияләре мона каршы торып боларны бетерү
чарасын эзлисе иделәр, хәлбуки болай итмәделәр Киресенчә, бөтен зурларыбыз, фикер
ияләребез, шагыйрь, әдип һәм тарихчыларыбыз шул кимчелекне олыладылар һәм
куәтләделәр Сон заманнарга кадәр төрек сүзе бер хурлау һәм кимсетү сүзе булып йөрде,
язучыларыбыз гарәпчә һәм фарсыча язуны үзләренә бик зур дәрәжә саныйлар иде Төрек
теле онытылу ләрәжәсенә җитте Әдипләребез, шагыйрьләребез сон заманнарга кадәр
төрек ышанычы, төрек идеалы исеменә бер нәрсә эзләмәделәр. тапмадылар. Хәтта
кайберләре бу сон айларда, бер мактанган рәвештә, госманлы мәмләкәтендә солтаннар
нәселеннән башка бер төрек гаиләсе булмавын дәгъва кылдылар. Табигый, мондый
кавемдә исем таныту булачак түгел Бер төрле өмете, идеалы булмаган бсрбөтсннен
төрле кисәкләре арасында матди, мәгънәви нинди бәйләнеш булсын Шиллсрсыз.
Гетесыз. Гсрдсрсыз. Гегельсез бер Германия яки Пушкинсыз. Карамзинсыз бер Русия
оештырыла алыр илеме’ Бер халыкны үз-үзенә таныттыручы—шул халык
җитештергән әдип һәм шагыйрьләре, фикер вә зиһен ияләре Болар һәр кавемнсн йөзен
күрсәтә торган козгеләр болар Халыкларның ышанычларын, идеалларын тәгаен итүче,
аларнын матди һәм мәгънәви куәтләрен билгеле бе р юлга салып, мәгълүм бер ноктага
тугры юнәлдерүчеләр»
Агаев җәнапләренен сүзе шунда тәмам Мин лә. артык үз тарафымнан бер сүз
кушарга хаҗәт күрмичә, сүземне шунда тәмам итәм
«Шура» журналы. 1912.— Л» I Б 8—12.