Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Наилә Фәрит кызы Краева 1949 елны Казан шәһәрендә
хезмәткәр гаиләсендә туа. Башкалабызның 131 нче
мәктәбен тәмамлаганнан сон Казан университетының
тарих-филология факультетында югары белем ала
Профессиясе- рус әдәбияты укытучысы
Хезмәт юлын Казан вертолет заводынын
күптиражлы «Знамя Трула* исемле газетасында редактор
буларак башлап җибәрә. Бер үк вакытта «Комсомолеи
Татарии» газетасында хезмәттәшлек итә. күп санлы
очерклар, мәкаләләр бастыра. Н Красванын әдәбиятта
чынлыклап эшли башлавы үткән гасырнын 90 ичы
елларына туры килә. Рус һәм татар телләрен камил
белгәнлектән, ул тәрҗемә эшенә алына. Дөрес. 70 нче елларда ук анын кайбер
тәрҗемә үрнәкләре матбугатта басылып чыккан була инде («Рассказы 1971 года.
ТКН). Н Краева рус әдәбияты һәм тәрҗемә секциясе эшендә актив катнаша
башлый. Анын тәрҗемәче булып формалашуында күренекле әдип-тәрҗемәче Кыям
Минлебасннын роле зур. Сонгы елларда ул- Мосәгыйт Хәбибуллин. Айдар Хазим.
Кыям Минлебаев. Гариф Галиев. Гарәфи Хәсәнов. Ләбибә Ихсанова. Марат
Закирларның кайбер әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте һәм алар төрле
нәшриятларда басылып га чыктылар Шулай ук, рәссамнар Иллар Зарипов. Канаф и
Нафыйговларнын рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән альбомнарында да
II Краеванын хезмәте кергән
Ире хәрби кеше булу сәбәпле. Н Краева гаиләсе белән илнен төрле төбәкләрендә
яшәп ала: Германия. Украина. Кыргыэс тан Ул кайда тына яшәмәсен, педагог
укытучы буларак, әдәбиятка якын булырга тырыша Анын әдәбият укыту, стажы
тына да 30 елга якын. Сонгы елларда Н Краева Татарстан бизнеска булышлык итү
институтында (ТИСБИ) өлкән укытучы булып эшли Табигате белән актив, күңел
жегәре ташып торган язучы-педатог татар әдәбияты казанышларын укучы-
студснтлар арасында пропагандалауга зур коч куя Анын фәнни-методик хезмәтләре
институт басмаларында еш дөнья күрә
2007 елнын 28 маенда Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (тәкъдимнеме
бирүчеләр: Кыям Миңлебаен. Саимә Ибраһимовл. Лилия Газизова) язучылар
берлеге идарәсе Краева Наилә Фәрит кызын Татарс тан Язучылар берлегенә әгъза
итеп алды