Логотип Казан Утлары
Публицистика

АСПРАЛЫ МИРАСЫ КАЙТА


Төрки дөньяда исеме һәм идеаллары кин билгеле булса да, Исмәгыйль Гаспралынын үз әсәрләрен (әдәби, ижтимагый, сәяси) бүгенге көнгә кадәр кулына тотып бик сирәк кешенен укыганы бар. Үзгәртеп кору чорынын шифалы җилләре безгә мәшһүр мәгърифәтче, барлык төрки халыкларның рухи лидеры Исмәгыйль Гаспралынын исемен кайтарса да, ягъни әдәби-мәдәни мирасы, һаман да китапханәләрдә, «Тәрҗеман > һәм башка газета-журнал битләрендә кала бирә.
Менә, ниһаять, бу хәл дә төзәтелә башлады: 2005 елда Истанбулда «Өтүкән» нәшриятында Гаспралынын «Сайланма әсәрләре» басылып чыгып, кулыбызга килеп иреште. Хезмәтне нәшриятка Измир шәһәрендәге Эгей университеты профессоры Явуз Аютынар хәзерләгән, әдәби текстларны латин әлифбасына күчерү эшенә Байрам Орак, Назым Мурадов, Айшән Уелу Байрамлы өлеш керткән
Олуг мәгърифәтченең мирасы өч саллы китапка бүленгән: беренчесенә Гаспралынын әдәби әсәрләре, роман һәм хикәяләре кергән, икенче том «Фикри әсәрләре» дип атала, ягъни публицистикасы, өченче томга «Тәржеман»да чыккан язмалары сайлап ачыначак (әле басылып чыкмаган). Явуз Акпынар тарафыннан һәр ике томга җитди кереш мәкаләләр язылып, Гаспралынын тормыш юлына, ижгимагый- сәяси, әдәби, публицистик эшчәнлегенә шактый тулы анализ ясалган. Гаспралы мирасының шундый хәзерлекле һәм җитди галим тарафыннан нәшер ителүе бик куандыра: Явуз бәй Акпынар—төрек һәм Россиядә яшәгән төрки халыкларның мәдәни байлыгын тирәннән белүче әдәбият тарихчысы булу белән бергә, вак детальләргә дә игътибар итеп эшли торган текстолог та. Анын белән очрашкан вакытыбызда Я. Акпынарнын татар әдәбиятын, аеруча классик чорын, бар нечкәлекләре белән белүенә, яратуына сокландым.
Әлеге хезмәт өстендә эшләгәндә, галим Бакчасарай, Казан, Истанбул китапханәләрендә саклана торган «Тәрҗеман», «Сыйрател-мөстәкыйм» һәм тагын бик күп газета-журнал төпләмәләрен, китапларны тикшереп чыгу белән генә чикләнмичә, алар арасындагы аермаларны таба, төрле текстологик ачышлар ясый, мона кадәр азмы-күпме билгеле булган фактларны, даталарны төзәтә Мәсәлән, «Тәрҗеман» газетасының Рәсәй төркиләре өчен чыккан саннары белән Төркиядәге укучылары өчен хәзерләнгән саннары арасында шактый аермаларны табып күрсәтә. Гаспралынын үз әдәби әсәрләре өстендә даими эшләп, үзгәртеп торуын текстлар мисалында дәлилли. Шунысы сөенечле, Гаспралы мирасы өстендә эш алга таба тагын да киңрәк планда дәвам итәчәк, чөнки Явуз бәй «Сайланма әсәрләргә» язган мәкаләләрендә үз алдына тагын да зуррак максатлар куя. эзләп табасы әсәрләрен, мәкаләләрен күрсәтә. Исмәгыйль бәкнен биографиясендәге «ак тап»ларны билгели, анын язмаларының тулы «көллиятен» (җыентыгын) хәзерләргә өметләнә. Ана бу изге эшендә уңышлар телибез.
Беренче том, шулай итеп, Гаспралыны әдип, роман һәм хикәяләр авторы буларак тәкъдир итә: анда «Франгистан мәктүпләре», «Дарер-рәхәт мөселманнары», «Судан мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе», «Мулла Габбас Франсәвигә тәсадеф: Гөл Баба зиярәте», «Арслан кыз». «Көн тугды», «Әхмәт бәй Ташкентлы һәм Бедрос ага
Каракашйан». «Иван вә Сөләйман». «Балан ислам» исемле әсәрләре бирелгән Терки әдәбиятлар тарихын мона кадәр Исмәгыйль Гаспралы дигән язучыдан башка күзаллавыбыз, язуыбыз һәм өйрәтүебез хәзер хәйранга калдыра, чөнки мәгърифәтчелек, җәдитчелек хәрәкәтенең башында торган Исмәгыйль Гаспралы. әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы методына нигез сатучыларның берсе булып, анын хикәяләре һәм романнары урта гасырчылыктан арынып килүче төрки халыклар әдәбиятына, һичшиксез, көчле тәэсир ясаган Гаспраты әсәрләренең таралу регионы, башка язучылар белән чагыштырганда, гаять кин булган башта •Тәржеман» газетасында чыгарып, сонрак аерым китаплар итеп бастырып, ул уз әсәрләрен кин катлау укучыга җиткерә алган Шуна күрә төрки телле башка язучылар анын әсәрләрен үрнәк итеп алып, оригиналь ижатка омтылганнар Әйтик. Риза Фәхретлинов ижатына, аеруча анын әдәби әсәрләре «Сәлимә яки Гыиффәт» белән •Әсма яки Гамәл вә жәза»га Гаспралынын «Франгистан мәктүпләре» белән башланып киткән Мулла Габбас мажараларынын тәэсире куәтле булуын Жәмат Вәлиди 1915 елла ук «Ан* журналында язып чыга. Исмәгыйль Гаспраты әсәрләренең язылу вакытына игътибар иткәндә, чыннан да төрки халыкларның мәгърифәтчелек // әдәбиятының (аеруча прозасының) юл башында анын әсәрләре торганлыгы күренә. Хәер. XX гасырнын унынчы елларында татар әдәбияты тарихын язу юнәлешендә ясалган беренче адымнарда (әйтик, шул ук Җамалетдин Вәлидовнын «Әдәби хәрәкәт* (Ан. 1915) исемле күләмле мәкаләсе) Гаспратынын әдәби ижатына тиешле бәя бирелә башлый, ләкин совет чорында анын исеме һәм әсәрләре, ни аяныч, безнен әдәбият өчен инде «ят» була
«Франгистан мәктүпләре». «Судан мәктүпләре». «Хатыннар өлкәсе» һ б исемнәр астында басылган парчалары белән бергә тупланып «Дарер-рәхәт мөселманнары» исемендәге тулы бер романны хасил итә, чөнки аларнын барысында ла баш герой «Ташкентлы татар» Мулла Габбас булып, сюжет корылмасын анын сәяхәтләре тәшкил итә. Әсәр көчле романтизм һәм экзотикага корылган
Язучы ислам галәмендәге фикердәшләренең игътибарын Көнбатыш Аурупа дәүләтләренең икътнеади-ижтимагын мәсьәләләрдә, мөселманнар белән чагыштырганда, нык алга китүенә юнәлтә Гаспралы халыкмын наданлыгын бетерү юлларын фән-техника прогрессына нигезләнгән мәгарифтә күрә. әмма, шул ук вакытта, бу хәлнең дини мәгьнәвияткә, иманга зыян китерергә тиеш түгеллеген дә искәртә. Гасырлар буе үз гыйлеме белән бар дөньяны гаҗәпләндергән ислам дәүләтләренең артта калуын ул дини клерикализмда, мөселманнарның акылын буып-бозып торган «ижтиһад мөнкарыйз» идеясенең чагылышында күрә «Мәктүпләрен»дә аурупалыларнын мәдәният, мәгариф системасы, хокук кануннары, үзара ярдәмләшү кебек алга киткән өлкәләре үрнәк итеп алына
Әдип, үзенең мәгърифәтчелек карашларын аңлату өчен, ул чорда дөнья әдәбиятында аерым бер традициягә әверелгән юлъязча алымын куллана. Кайнакыл арт ык гади, беркатлы, әмма шул ук вакытта эчкерсез һәм саф булуы белән кешеләрне үзенә тартып торган татар егете Му лла Габбасның Франциягә. Испанияга. Африкага сәяхәтләре аркылы анын рухи яктан үсеше, дөньяга карашының кинәюс. тәҗрибә туплавы күрсәтелә. Сәяхәтенең сонгы ноктасы Мулла Габбасның изге урыннарны яодп итеп йөреп үэе өчен (һәм әлбәттә узачылар өчен) Дврер рякп ниеиячуы бик гә мәгънәле. Романнын беренче өлешләре. «Франгистан мәктүпләре* хатын кыз темасына багышланган булып, Мулла Габбаснын франиу г кы чары Аокфина соңыннан Маргарита белән булган мөнәсәбәтләре аша ачыла Аозефннанын сы тулыгы һәм тугрылыгы егетне үзенә җәлеп итсә. Маргаританың тирән акылы һ.,м көчле характерына гашыйк б) ... Муп в I Мм анарга кари» гаять игътибарлы, мөселман Көнчыгышы халыкларына хас булганча, галант, әйтик, үзен нах.зкка гаепләгәч тә ул кызнын яман исемсн-ланын чыгармас өчен, хәтта ү лсм җәзасыннан ла курыкмый Гаспралынын хатын-кыз идеалы .Дарер-рәхәт мөселманнары» әсәрендә формалашып бетә җир асты юлыннан бәхет-сәгадәт иленә Мулла Габбасны Фәридә Бану җитәкчелегендә 12 гүзәл кыз алып чыга Б\ кызлар, аеруча
Фәридә Бану, Жозефина белән Маргаритадагы гүзәл тарафларны гына алып калмыйча, тагын чын мөселман кызларына хас булган тыйнаклык, сабырлык һәм сафлык, бирелгәнлек һәм зирәклек кебек матур характер сыйфатларына ия. Шуна күрә автор нәкъ менә Фәридә Бану авызыннан гарәп хәлифәлегенең куәтле чорларын һәм җимерелү тарихын бәян иттереп, прогрессның кешеләрдәге югары рухи сыйфатлардан һәм омтылышлардан башка була алмавын әйтә.
Әлеге романда күтәрелгән төп тема, әлбәттә, төрки мөселман халыкларының тормышы, Аурупа милләтләреннән нык артка калунын сәбәпләре һәм прогресска омтылыш. «Дарер-рәхәт» утопиягә корылган. Монда Гаспралыга антик әдәбиятның. Аурупа әдәбиятындагы Т. Мор, Г. Уэльс әсәрләренең йогынтысы сизелә. Әндәлүсиядә 500 ел буена буш торган Әл-Хамра сараенда йөргәндә Мулла Габбас мөселман кыхтары белән күрешә һәм алар аны «Дарес-сәгадәт»кә (Бәхет иленә) алып китәләр. Бу мәмләкәттә гаделлек, әдәп, культура өстенлек итә, шуна күрә халык саны 300 мен булган, 40 зур авыл һәм бер шәһәрдән торган илдә яшәү бик рәхәт: гүзәл тирә- як, чисталык, муллык, алга киткән фән һәм техника... Бу әсәрдәге төп фикерләрнең берсе—аурупалылардан аерым, изоляциядә яшәгән хәлдә дә. мөселманнар тәрәккыятьтән артта калмаганнар: алар трамвай, телефон, электр уты, бушлай почта хезмәте, банк системасы, инкубатор, икмәк пешерү заводлары кебек цивилизация казанышларын үзләре уйлап тапканнар дип күрсәтелә. Чөнки дөньяви мәктәпләр, янача уку-укыту методлары кеше акылына ирек, яна идеяләргә жирлек тудыра, бары тик яңалыкка мөмкинлек бирелгәндә генә жәмгыять алга таба үсә ала, диелә Шулай да Мулла Габбас бу бәхет илендә калмыйча, реаль дөньяга, үз ватанына кире кайта, чөнки ул бәхетне бары тик үзе өчен генә түгел, милләттәшләре, диндәшләре өчен дә эзли. Бу геройдагы милли тойгылар, иҗтимагый максатлар алга таба «Көн тугды» романындагы Даниял образында татын да тулырак ачыла. Исмәгыйль Гаспралынын үз әдәби әсәрләрендәге прототибын әдәбият тәнкыйтьчеләре нәкъ менә шушы геройда табалар да инде.
Беренче томда бирелгән хикәяләр арасында «Иван вә Сөләйман» (1897) әсәренә махсус тукталасы килә. Чын мәгърифәтчелек рухында язылган бу хикәядә Гаспралы бер үк авылда, бер үк шартларда җитешкән татар һәм рус малайларының язмышын күрсәтә. Иванның әнисе Мария һәм Сөләйманнын әнисе Хәлимә балаларына бары тик игелек, тәүфыйк-бәхет кенә телиләр, аларнын киләчәгенә зур өметләр баглыйлар. Әмма баласына белем бирү, кәсеп өйрәтү мәсьәләсендә татар хатынының куркаклыгы, хәлиткеч вакытта тиешле карарны бирә алмавы аркасында Сөләйман авылында торып кала һәм ачлы-туклы тормышка дучар ителә, ә Иван исә Мисыр тарафларында сәүдә эшенә өйрәнә, гарәп һәм французча сөйләшеп, дөнья гизә, сәүдә итә...
«Әхмәт бәй Ташкентлы вә Бедрос ага Каракашйан» хикәясе дә, нигездә, шул ук теманы дәвам иттерә: кайчандыр мул тормышта яшәгән төрки мөселман Әхмәт бәй гаиләсе, аеруча улы Жәват бәй, наданлык, ялкаулык һәм кыюсызлык аркасында, әсәр азагында үзләрендә кайчандыр хезмәтче булып торган әрмән Бедрос ага ярдәменә мохтаҗ хәлгә төшә. Бедрос ага яшь вакытта укымышлы бай кызы Мәрьямгә өйләнә, бу гаиләдә туган балаларга заманча тәрбия һәм югары белем бирү өчен бөтен шартлар булдырыла. Ахырда Бедрос ага һәм анын уллары ефәк һәм мамык сәүдәсе белән шөгыльләнеп, баеп китә. Ул чорларда әрмәннәр һәм төрки халыклар арасындагы вәзгыятьнең гаять кискен булуын искә алганда, үрнәк герой итеп нәкъ менә әрмән милләте вәкилен атып тасвирлавы, Исмәгыйль бәкнен. вак милли мәнфәгатьләрне кире кагып, интернациональ позициядә нык торуын күрсәтә.
Гаспралы дөньяга үзенен фәлсәфи, иҗтимагый, гуманистик карашлары белән танылды. Төрле милләт, дин һәм культура әһелләренең үзара анлашып. хезмәттәшлек итеп яшәү мөмкинлекләрен эзләде Россия хөкүмәтендә мөселманнарга. Көнчыгыш халыкларына кимсетеп карау сәясәтенең тамырдан дөрес булмавын, рус халкының башка халыкларны изү хисабына алга китә алмаячагын дәлилләп язылган хезмәтләренең әһәмияте бүген дә югалмаган. Анын
«Сайланма әсәрләр»енен II томын әлеге төр публицистик язмалары тәшкил итә Монда китап хәлендә басылып чыккан кайбер әсәрләре белән беррәттән. «Тәржеман»да нәшер ителгән язмалары тупланган Әлбәттә. Гаспралынын Россия мөселманнары тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларга, иҗтимагый-сәяси, мәдәни проблемаларына кагылышлы язмалары бер томга гына сыеп бетәрлек түгел, шуна күрә китапны төзүчеләр Исмәгыйль бәкнен өч темага караган хезмәтләренә басым ясап, «Россия һәм Аурупа белән элемтәләр», «Россия төркиләренең-мөсел- маннарынын модернлашу проблемалары». «Россия һәм дөнья мөселманнарының съездлары* дип аталган бүлекләр аерганнар. Беренче бүлектә рус телендә басылып чыккан «Бакчасарай мәктүпләре». «Рәсәй мөселманнары*. «Рус-Көнчыгыш анлашмасы* әсәрләренең тәрҗемәләре, «Шәркый Әкбәр мәсьәләсе». -Аурупа мәдәниятенә бер нәзари мөвазәнә». «Социализм яки мәзһәбе иштирәкийун». «Мәзһәбе иштирәкийун». «Русиянен сәясәте исламиясе» исемле хезмәтләре урын алган Бу әсәрләрне укыганда. Гаспралы карашларындагы эволюцияне күрү мөмкинлеге туа. Баштарак Россия империясе эчендә яшәгән төрки мөселманнарның мәнфәгатьләрен генә кайгырткан Исмәгыйль бәкнен сонга таба гарәп илләре. Һиндстан. Кытай регионнарын да үз эченә алган проектлар төзүе, дөнья мөселманнары конгрессы оештырырга кызыксынып йөрүе күренә
Икенче бүлеккә «Русиидә матбугат вә нәшрияте исламия». «Мәбадие тәмәдден исламийани рус». «Кадимчелек—җәдидчелск». «Хатыннар- «Золым каян килә» исемле язмалары кертелгән Исемнәреннән үк күренгәнчә, бу язмаларда Рәсәй халыкларының матбугат, мәгариф, дин. хатын-кызларга караш кебек өлкәләрдәге актуаль мәсьәләләре яктыртыла.
Өченче бүлектә «Заманыбыз мәсьәлаләре». «Өченче Шураи өммәт». «Гомуми моэтәмәри ислам и. ягъни Мөселманнар конгрессы- «Нөдвән гомуми». - Мөселман конгрессы*. «Тарихчан заман* исемле мәкаләләре урын алган Бу мәкаләләр тарихчылар, сәясәтчеләр, фәлсәфәчеләр өчен аеруча кызыклы булачак
Без алга лаба Гаспралы әсәрләренең Казан гатар матбугатында да басылып чыгачагына өметләнәбез, чөнки мона ихтыяж күптән туган иде инде