Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зәет Мәҗитовның тууына 80 ел


Шагыйрь һәм әдәбият галиме Зәет Мәҗит улы Мәжитов 1927 елда Татарстанның Актаныш районы Иске Айман авылында крестьян гаиләсендә туа. 1944 елда Пучы урта мәктәбен, аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Укуын аспирантурада дәвам итеп 1955 елла "Фатих Кәрим поэзиясе” дигән темага диссертация яклый 1954—1957 елларда "Совет Татарстаны" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли 1962 елдан университетта әдәбият кафедрасы доценты хезмәтләрен башкара 3. Мәҗитовның беренче шигырьләре район газетасында, сонрак республика матбугатында басыла 1953 елда “Таңгы жыр" исемле беренче җыентыгы дөнья күрә Шагыйрьнең поэтик иҗаты Ватанга, туган җиргә мәхәббәт хисләрен чагылдырган лирик-фәлсәфи шигырьләре, этика-мораль темаларына багышланган мәсәлләре һәм юмор-сатирасы белән кызыклы Күләмле әсәрләреннән Ярсу Ык' шигъри повесте, "һәйкәл янында", “Кияү каршылаганда” кебек поэмалары шагыйрьнең уңышы булып саналырга хаклы. Әдипнен ин яхшы поэтик әсәрләре 1977 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Рәхмәт яусын" исемле күләмле китабында урын алган
3. Мәжитов әдәбият тарихын, аерым язучыларның ижатын өйрәнү һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләде. Анын Фатих Кәрнмнен тормыш юлы һәм ижат эшчәнлеге турындагы монографиясе (1963), Боек Ватан сугышы елларында тагар поэзиясен тикшерүгә багышланган "Сугышчан поэзия" дигән зур хезмәте (1975) бай фактик материалы һәм кызыклы күзәтүләре, фикри нәтиҗәләре белән җәлеп итә 3. Мәжитов Фатих Кәрнмнен әдәби мирасын барлау һәм җыеп бастыру эшенә күп көч салды, әтрафлы сүз башы һәм искәрмәләр белән шагыйрьнең оч томлык әсәрләр җыелмасын икс гапкыр басмага әзерләде
1998-99 елларда 3. Мәҗитовның дүрт китаптан торган “Мәхәббәт дәфтәрләре" исемле шигъри җыентыклары дөнья күрде
Ул 1965 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде 3. Мәжитов 2000 елда вафат булды