Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨРӘК ТАГЫН ҖЫР ЯЗДЫ...


Син—мин
Минем тәхет—
Синен җылы кочак. Мин- алиһә шул чак.
Минем бәхет—
Синен нурлы йөзең. Син—җырланыр сүзем.
Минем язмыш Синле сннсез йөрәк.— Сандугачсыз тирәк...
Ак нур
Ак нур сузылды кинәт Син торган тарафлардан. Фәрештәң каурый таратты Иңдәге канатлардан.
Җыр яздылар йөрәккә Каурыйлар ак нур белән:
—Сөелеп яшәп калыйкчы Бергә парлы җыр белән.
Ишеттем мин җырыңны, Сандутач отты көен.
.. .Ак нур булып кагылды шул Синең назлы сөюең.
Мин бернн белми идем—
Аңлаттың:
Сызылып атуларын таңнарның,
Ап-ак икәнлеген карларның,
Тирән икәнлеген хисләрнең—
Минем синле хәзер кичләрем.
Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА (АРХИПОВА) - шагыйрә; көндәлек матбугатта шигырьләое. хикәяләре даими басыла. «Ялгышу* исемле китап авторы. Балык бистәсендә яши.
Мин берни күрми идем— Күрсәттең:
Кояш баешынын кызыллыгын. Алдагы юлнын озынлыгын. Якты булуын айсыз төннәрнең Минем синле хәзер көннәрем...
—Син җир кызы түгел,
Син алиһә, дидең бүген. Күзләреңдә—сөю.
Сүзләрендә сафлык.
Ал кояшлы күгем.
—Син—алиһә!—шушы сүзең— Яшел үлән, ап-ак чәчәк:
Язга күчте салкын көзем.
Син алиһә!
Күзләремдә калсын күзең.
Ә йөрәктә шушы сүзең...
Кочле булдым гомер буе. Инде көчсез буласымы? Кочле иңнәргә таянып Гомер юлын узасымы?
Көчлеңеке замана, дип Әйтәләр, бу дөрес микән?
Яргы бәхетемне таптым Җәйнең тап уртасында. Мәхәббәт канатын җәйде Җир шарының без яшәгән Иң матур ноктасында.
Бары нахак, ялган сүзләр Кочлеләрне көчсез иткән... Синең иңне көчле диеп Килә кайчак таянасым. Көчсез булып кыланмыйча. Кочле булып баш куясым...
Назлы сөю чишмәсеннән Бәлзәмнәр алып эчтем.
Күк капусы ачылдымы Алиһә булып очтым.
Җир шарын назлап кочтым.
Табыну
Мин сиңа табынмадым.
Син миңа табынмадың.
Сине күргәч абынмадым. Син дә бит абынмалың.
Бер сукмактан атламадык. Таңнар да аттырмадык. Күктән йолдыз чүпләмәдек. Аерылгач кайгырмадык.
Кисәк... Төннәр яктырды да Ай нурын бергә эчтек.
Әйтерсең лә йөрәкләргә Айның сагышы күчте.
Иреннәр татлы иде дә. Сагышлар әче иде.
Бу безнең ялгыш сөюнең Әремдәй яше иде.
Син миңа табынмадың. Мин сиңа табынмадым. Кар астыңда эзләр калды Аларга кагылмадым...