Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Кадерле редакция!
Үземнен тормышымда булган «Казан утлары»на бәйләнешләрем, фикерләрем
турында язасым килде
Безгә сугыш елларында 3 нче. 4 нче класс укучыларына ана теле дәресләрендә
яшь апа укытучыбыз дәресләрне сораганнан соң «Совет әдәбияты* журналыннан
өзекләр, сугыш турында мәкаләләрне укый иде Дөнья, тормыш турындагы беренче
мәгълүматларны үзләштерү шушы журнал битләреннән һәм әнинен сукыр лампа
яктысында укый торган, гарәп шрифтындагы иске татар китаплары булгандыр
Ядегәр авылыннан киткәч, журнал белән элемтә бетте, өзелде һәм бик зур тырышлык
куеп рус телен үзләштерү башланды.
Кыскача әйткәндә, без татарларны үзенсн укуы-язуы булмаган, ә мәдәниятнең
нәрсә икәнен үз кул астына килеп эләккәч кенә белә башлаган кыргый бер халык
рәвешендә күрсәтергә тырышты Россия Нәтижәдә тарих турында, бигрәк тә
үзебезнеке турында, мәгълүмат бик сай иде
Төрле милләг вәкилләре катнашында, күбесенчә очраклы рәвештә башланып
киткән әңгәмәләрдә безгә шулай өстен караучы «оппонентлар* белән килешә алмый
идек, әлбәтгә. Ул вакытта. Казанда торган чакта инде, узган гасырнын бОнчы еллары
бара иде. Менә шушы вакытлардан башлап хәзерге көннәргә хәтле «Казан
утлары»нын әһәмияте безнен өчен бик зур булды Тарихны лөрес күрсәтергә
тырышучы, дөрес күрсәтергә омтылучы бердәнбер матбугат органы шул иде
(Әлбәтгә. тагын тарихчыларның шул турылаш кайбер китаазары инде ) Хәер, бер
тарих ягыннан гына түгел, безнен өчен ул күп кырлы, «универсаль* журнал иде
Бүгенге көндә аны янә игътибар белән укып-күзәтеп барам
Мина аеруча Айдар Хәлимнең мәкаләләре ошый Россиягә карата булган
килешмәүчән позициясе өчен Анын шушы юнәлештә нык торуы, какшамас булуы
Балтыйкбуе республикаларының Россиягә булган мөнәсәбәтләренә, позицияләренә
тиңдәш диясем килә. Шушы мәсләген, принципларын яклап ул беркемне дә
кызганмый, аямый Мин анын «Безнен заман герое» дигән бәхәстәге чыгышын да
күздә тотып айтәм моны Татар язучысы каләменнән шундый әйбер чыгар дип
башыма да килгәне булмады Безгә хәзер бу республикаларны өлге иттереп алу кыен,
әлбәтгә. Ләкин татар халкының телен һәм үзен саклап калыйм дисен шулай эш итәргә
кирәктер...
Безнен шәһәрдә исә хәзер Юга якын урта мәктәп арасында нибары бер мәктәптә
атнага 2-3 тапкыр академик сәгать булып татар теле керә Анысы да милли-мадәни
мохтарият вәкиленең нык тырышуы аркасында.
Эшегездә зур унышлар теләп катам Шушы хатым озак еллар укыган журналым
һәм аны шушылай матур иттереп дөньяга китерүчеләр белән сабу.ъташу хатыдыр
инде дип уйлыйм.
Айдар ӘКБӘРОВ,
Удмуртия. Можгя шәһәре