Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫЛСЫМ


Нурга төренгән фәрештә— Аһ, сөю. әллә синме?
Бер купыңда балпы касә. Берсендә—утлы сөңге..
Яшен вакытында биек агач астына ышыкланырга ярамый. Ялан кырда ялгыз үскәненә якын тору аеруча куркыныч. Андыйлар яңгырдан шәбәргән кешеләрне генә түгел, болытлар арасындагы ут сонгеләрен дә үзенә тарта.
Тәжрибәле өлкәннәр бу хакта яшьләрне жай туры килгән саен искәртеп тора. Тик. күрәсен, кемдер аларнын сүзен ишетми кала, кемдер ишеткәнен күнеленә салмый. Ә бәлки, давылга эләккәч, онытып җибәрәдер? Андый чакта зиһен чуала, чыланып калтыранган тән исә ихтыярсыздан якында гына кинәеп утырган каеннын куе ябалдашы астына омтыла.
Һәм кеше юеш аркасын җылы, нык кәүсәгә терәп, җиңел сулыш алгач кына, кинәт...
Аннан сон ни булганын адәм баласы үзе анламый-сизми дә кала. Күзне чагылдырган яктылык, колак тондыргыч шартлау исә, еракларга таралып, бүтәннәрнең өнен ала, күнеленә шом сала.
Алсу кофта, джинси чалбар кигән, кара чәчен киң ал тасма белән бәйләгән, кулына ак полиэтилен чиләк тоткан унбиш яшьлек кыз белән нәкъ менә шулай булды да. Көтмәгәндә болытлар куерып, кинәт янгыр коя башлагач, ул, аны-моны уйлап тормастан, юлдан ун-унбиш адымда кинәеп үскән карт каенга таба йөгерде. Агачнын куе ябалдашы астына кереп, сыгылмалы гәүдәсе белән кытыршы кәүсәгә сөялде дә, битендәге тамчыларны сыпырып, җинел сулап куйды. Шунда кинәт жир-күк ярылгандай булды. Яшен сөңгесе җиргә сеңеп, шартлау авазы еракларга таралып тынганда, урталай ярылган, көйрәп- пыскып торган каен кәүсәсе янында кызыкай күренми, ишелеп төшкән ботак-яфраклар арасында ак чиләк кенә аунап ята иде.
Мәдинә МАЛИКОВА - язучы; "Кар сулары , ' Шәфкать". "Алтын ятьмә", "Өермә” Һ.6. китаплар авторы. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
^ ... Район үзәгеннән кайтып баручы яшел «Уазик» та янгыр астына эләкте. Эре тамчылардан шадраланган юллан үргә менеп килгәндә, машинадагы ике кеше кинәт ялтыраган яшен яктысыннан күзләрен чытырдатып йомып, коточкыч шартлаудан муеннарын җыердылар
—Аллаһемә! Минем түбәгә бәрде, дип торам!—диде шофер—кырык яшьләр тирәсендәге ир кеше. Һәм кабаланып рульне боргаларга тотынды: машина юеш асфальтта таеп, юл читендәге чокырга борылган иде.—Чак мәтатмәдек. Әле дә ярый, рульгә сине утыртмадым Ә син сораган буласын Бу юлны беренче күрүен, белмим, нишләп бетәр иден
Анын янәшәсендәге егетнен кояшта янган чыраеннан кан качкан, иреннәре кысылган иде. Тырыша торгач, шофер машинаны турылады, башын ал га рак сузып, парланган пыяла аша юлга текәлде. Бераз читгәрәк. клевер басуы эчендә пар чыгарып утырган каен кәүсәсен күрми дә үткән булыр иде. егет шәйләп алды.
—Сабит абый, карале, теге агач нишләгән ул?
— Кайсы агач? Бәлеш, яшен суккан бит моны1 Әйтәм аны янда гына кебек иде! Бетергән бу каенны Тураган да ташлаган, кибән итеп өеп тә куйган.
—Нинди ак нәрсә ята анда?
—Нидер бар бугай шул Карарга кирәк. Ботак астында берәрсе ятмый микән...
Сабит тормозга басты. Машинадан төшеп, пычрак су тулы канауны сикереп чыктылар, чыклы клеверны ерып, эчкәрәк уздылар Кроссовкалар. джинси чалбар балаклары манма булды, күлмәкләр, чәч-баш чыланды. Чыннан да. ботак өеме янында кечерәк кенә ак полиэтилен чиләк ауный, үлән арасына жир җиләге сибелгән. Яфраклар астында сандалилы аяклар шәйләндс Моны күреп, икесенен дә тыны кысылды
Ашыгып, ботакларны араларга керештеләр.
—Әнисә бит бу!—диде Сабит —Ярый әле, синен күз очлы. Мидхәт! Күрми дә үтеп китә идек бит!
Мидхәг кызнын битенә ябышкан яфракларны алгалый иде Кыймшанган ботаклардан эре тамчылар коелды, әмма кызыкайнын йомык күз кабаклары тибрәнмәде. Егет тетрәнеп куйды. Үсмер бала лабаса бу! Ал тасма астыннан бүселеп чыккан эре кара чәч бөдрәләре арасында томрап торган бит. дугаланып килгән кашлар, озын керфекләр. Бераз чөенке, килешле борын, нәфис уелган алсу иреннәр, алар арасыннан күренеп торган эрерәк, әмма тип-гигсэ. ак тешләр.. Иң нык җәлеп иткәне исә кечерәк кенә мин табы иде. Минле кызлар күп, ә менә сөйкемле тамчысы ияк уртасындагы чокырга тамганы Дөньяда андый тагын берәр бар микән'’ Гади мин генә түгел, мөгаен, илаһи бер көчнен тылсымлы тамгасы иде бу
Мидхәг. сокланудан айнырга тырышып, күзләрен чет-чет йомгалады. Лачма су яфраклар остенә тезләнде дә. кызнын күкрәгенә башын салып, йөрәк тибешен ишетергә тырышты. Әмма чыланган ефәк аша яшь тәннен кайнарлыгы гына сизелде Кечкенә, тыгыз күкрәк алмасы астында шомлы тынлык иде. Әллә... үлгәнме?..
Йөзендә үсмерлек ярылып ятса да. тыгыз, калку күкрәкләренә караганда, җитлегеп килгәнгә охшый Анына килә алмас микәнни?! Бөтенләй китте микәнни инде'’
Ясалма сулыш ясарга кирәк Мидхәт монын ничек эшләнгәнен исенә төшерергә тырышты Институтның беренче курсын тәмамлагач, спорт лагерына китәр алдыннан, ашыгыч ярдәм итү курсларына йөргәннәр иде бит Авызына сулышыңны өрергә дә йөрәк турына өч-дүрт тапкыр каты-каты басып алырга Иптәш егетләрне идәнгә сузып салып, кыланып та караганнары
булды... Ул чакта бик ансат кебек иде дә бит... Хәзер зиһен чуалган шул.
Мидхәт кызнын битенә ябышкан чәч бөтеркәләрен артка сыпырды да, иреннәрен анын ярым ачык авызына терәде. Тетрәнеп сулышын өрде Аннары калттыранган учын кызнын күкрәк йомгагы астына куйды. Тәненә ток бәргәндәй булып, эсселәнеп китте. Шундук: «Нәрсә җебеп төштен?—дип эченнән үз-үзен тиргәп алды.—Әгәр шушында тәмам үлеп китсә? Синен кул астында, ә?»
Бу уй сискәндерде, ныклык бирде. Ул янә иреннәрен кызнын авызына терәде.
Сабит агач ботакларын читкәрәк авыштырды. Ничек кенә сак кыланса да, яфраклардан шыбырдап эре тамчылар коелып, кыз белән егетнен икесен бергә чылатты. Хәер, Мидхәт моны тоярлык хәлдә түгел иде. Һушыннан язган кешенен теле артка китеп, сулыш юлын каплау ихтималы барын исенә төшереп, ул кызнын авызын ныграк ачтырып карады. Тын юллары ачык, һава үтәрлек икән. Тагын анын иреннәренә авызын терәп, кайнар сулышын өрде, күкрәгенә басты... Әледән-әле башын кызның күкрәгенә терәп, йөрәк тибешен ишетергә теләде, әмма үзенен колак шавын гына тойды. Бераздан ул ясалма сулышны икенче төрле ысул белән ясарга кереште: кызның баш очына тезләнде дә, кулларын әле як-якка җәйде, әле күкрәгенә кушырып кысты.
Баштанаяк чыланган һәм күшегә үк башлаган Сабит ахыр чиктә түзмәде, кызарынып-пешеп чыккан энекәшенә:
—Ярар инде, азаплама,—диде —Киткән бит инде. Урыны җәннәттә булсын...
Ә Мидхәт ишетми дә кебек, һаман үз эшендә иде.
—Кешенен мие биш минуттан үлә,—диде Сабит тагын бераз тынып торгач —Син монда ун ук булмаса да, җиде-сигез минут азапланасын инде. Әле без килеп җиткәнче күпме шулай яткандыр... Тор әйдә, машинага кертеп салыйк!.. Әлифә апага ничек әйтербез инде, ә?..
Егетнең карашы исә кызнын йөзенә төбәлгән, куллары бер җилпенә, бер аска төшә иде. Вакытның күп узганын үзе дә чамалый, тик ниндидер үҗәтлек, әҗәл белән ризалашырга теләмәү аны хәрәкәтеннән туктатмый иде. Менә кинәт кызнын йөзе тетрәнеп куйгандай булды, иреннәре ныграк ачылды. Күкрәк читлеге, тыштан кысканга түгел, үзеннән-үзе тибрәлгәндәй тоелды. Әллә чыннан да сулыш алдымы? Бу уй егетнен күңеленә кайнар дулкын булып бәреп керде.
Ул янә янагын кызнын күкрәк йомарламы астына терәде, һәм... һәм... Тигезле-тигезсез генә лепелдәү ишетте! Егетнен йөрәге аша ләззәтле дулкын йөгереп узды. Кешенен гомерендә менә шушындый бәхетле минутлар да
була!
Ул сикереп торды да, абыйсына:
—Бар, машинаңны бор!—диде.—Хәзер үк больницага илтергә кирәк!
Кыз нечкә сынлы булса да, тыгыз тәнле, һушсыз булганга шактый авыр иде, ләкин Мидхәт моны тоймады. Ул ашыгырга кирәген анлап, шул ук вакытта куе үләнгә абынудан, юл кырыендагы юеш балчыкта таеп китүдән сакланып, машинага таба атлады.
—Илтеп җиткерә алсак кына ярар иде, бездән исән килеш кабул итсеннәр генә иле,—диде Сабит кабаланып.
..Юлда барганда ул, әледән-әле башын борып:
—Син анда авызыңны ачып утырма!—дип кисәтте —Тагын начараеп китмәгәе!
Арткы утыргычтагы Мидхәт, керфек кагарга да куркып, тезләрендә яткан кызнын йөзенә текәлгән иде. Керфекләрен күтәрмәс микән? Күзләрен күрергә иде—нинди икән?
Тик бу юлы Мидхәткә ал арны күрү насыйп булмады. Хастаханәгә барып жмтеп. Сабит кереп әйтүгә, ак халатлы ике хатын йөгереп чыкты Һушсыз гәүдә тирәсендә ыгы-зыгы башланды.
Алар кайтыр юлга чыкканда, янгыр туктаган, баюга борылган кояш болытлар арасыннан ярты битен чыгарып, озын нурларын сузган, каршыла дугаланып, кинәеп, илаһи бер тантаналык белән сазават күпере күтәрелгән иде.
—Ну. син дә молодец. булдырдың.—диде Сабит энесенә —Тәки исән килеш илтеп җиткердек бит Ә мин өметне өзгән идем инде Әлифә ала синен аяк астына егылып рәхмәтләр укыячак болай булгач. Үз кызыннан артык күрә ул аны Мин. ди, анын анасы урынында, ди.
—Үз анасы үлгәнме әллә?
—Исән, диләр. Кишиневта яши Әгәр аннан да арырак алып китмәгән булсалар Ишетеп кенә беләм Монда кайтып, күзгә-башка күренгәннәре юк Атасынын да. анасынын да
Бу сүзләр Мидхәткә серле йомгак булып тоелды Нишләп бу кызнын анасы Кишиневта? Әлифә дигәне бу кызнын кеме дә. ник ул аны үз кызыдай якын күрә?
Егет шуларны сорамакчы булып авызын ачкан иде. күзе юл кырыена төшеп, тукталып калды Анда, яшен суккан каен янында, ак чиләк аунап ята иде.
—Кара, тегенен чиләге һаман шунда бит.—диде ул.
—Алыйк әле без аны. Әлифә апага кайтарып бирик
Шулай итсәләр, күнелсез хәбәрне әйтү жинелрәк булыр кебек тоелды Машинаны юл кырыендарак туктаттылар Чалбар базакларын күтәрә төшеп, абына-тая янә сынган агачка таба киттеләр Сабит. иелеп, чыклы үлән арасында чәчелеп яткан җиләкне учлап-учлап чиләккә салырга кереште Һәм берничәсен авызына капты
—Эшнсн рәтен белә икән бу кызый Эреләрен, баллыларын сайлап кына җыйган. Кызларнын унмаганы аны учлап-учлап умыра, савытына бөресен- яфрагын кушып тутыра. Ышанасынмы, бу Әнисәне көненә дүртәр чиләк җиләк җыя. дип сөйлиләр Ну. ана өйләнгән кеше егылып уначак инде' Кече урамга кереп, тыкрык янындагы ихага каршына барып туктагач. Сабит
— Шушыларнын кунагы инде ул Әнисә.—диде —Әлифә апанын туганнан туганы Илгизләр йорты бу Әйдә, бергә керик Берүземә читен Аз чиләкне
Әлифә—кечкенә генә буйлы, арык гәүдәле, өлкән яшьтә булуына карамастан, вак сипкелләре беленеп торган аксыл нөхзе. алтмышлар тирәсендәге карчык икән Мидхәт кулындагы чиләкне күрүгә, анын сирәк керфекле күксел күлләре зур булып ачылды, йөзе күгәренеп чыкты
—Үзе кая?!.—диде ул кинәт карлыккан тавыш белән
—Исән ул. исән,—диде Сабит ашыгып
— Кызлар белән җиләккә киткән иде Башкалар кайтты, ул юк Адашкандыр, бер-бер хәл булмагае, дип курыктым Давылы да көчле булды бит Курыкканга куш диләр Яшен сукмады микән, дип котым очты бер мәл...
—Әйе шул.
Әлифә тынсыз калып Сабитка теказде
— Больниска илттек без аны Менә шушы егет коткарды Бик озак ясалма сулыш ясады Син борчылма, ин авыры үткән инде, диде врачлар Жиләк җыйган булган менә
Әмма апакай аны-моны күрер хәлдә түгел иде. Ул каударланып, өстәлдәге савыт-сабаны ары-бире шудырырырга кереште.
—Ни алып барыйм икән?
-Кая?
—Больниска инде, кая булсын.
—Син әллә хәзер бармакчымы? Кертерләр микән? Соң бит инде.
—Нишләп кертмәсеннәр? Анын бүтән кешесе юк ла. Мин генә. Хәзер, өстемә киям дә... Машинагызны сүндермичә торыгыз.
—Мин бара алмам шул,—диде Сабит.—Болай да әрле-бирле күп йөрелде. Идарәдә көтәләрдер.
Әлифә анын хәлен аңлый: Сабит—колхоз рәисе, һәр көнне кичке җидедә, бригадирлар, ферма мөдирләре белән бергәләшеп, көнлек эшкә йомгак ясарга, килгәннәрнең гозерен тыңларга тиеш.
—Юлга чыгып бассам, машина очрамый калмас әле,—диде апа.
—Әллә син алып барып кайтасыңмы сон?—дип энесенә борылды Сабит. Мидхәт әле һаман, кулындагы чиләкне кая куярга белмичә, ишек төбендә басып тора иде, Әлифә анын беләгенә килеп ябышты.
—Ал син моны, үскәнем. Чиләге белән ал.
—Кирәкми миңа... Рәхмәт.
—Син танымыйсындыр да әле, бу безнен Пермь ягындагы Әсгать абыйның малае, Мидхәт исемле,—диде Сабит,—Казанда институтта укый. Авылга беренче кайтуы. Районга аны каршы алырга барган идем.
—Алайса безнең урман җиләге тансык инде сина! Ал, үскәнем, ал! Шәһәргә кайткач, дусларыңны сыйларсың...
Әлифә моны шулкадәр ялварып әйтте ки, Мидхәт каршы тора алмады Тик шунысы: инде күчтәнәчен алгансың икән, апанын гозерен дә аяк астына салып булмый иде.
—Правам бар, дип мактанасын, кайтканда ук рульгә утырмакчы идең,— дип, егетне үгетләвен дәвам итте Сабит.—Идарәгә кереп, путевка яздырыйк та, егетләрчә тәвәккәллә булмаса...
Күп тә үтмәде, яшел «Уазик» район үзәгенә таба бара иде инде. Мидхәт рульдә, Әлифә анын янәшәсендәге утыргычта. Озын юлны сүз кыскарта, егетнен исә бу апа турында, аннан да бигрәк тылсымлы тамгасы булган кыз турында күбрәк беләсе килә иде. Ул сер йомгагын кайсы җебеннән тартырга икән, дип уйлап барганда, Әлифә:
—Мием түнгән, кеше әйткән колагыма керә, зиһенемә барып җитми,— дип куйды.—Бая Сабит сине Әсгать малае диде бугай.
—Әсгать малае.
—Анын хәлләре ничек сон?
—Ярыйсы болай. Авылга күчеп кайтасылары килә. Эш табылыр микән, йортлар кыйбатмы, кайтып белеш әле, дигән иде. Сабит абыйның үзен күреп сөйләшергә кушты.
—Туган яклар сагындырадыр шул,—диде Әлифә һәм тынып калды. Бу сүзне озайтмады, өстәп сорау бирмәде, чөнки күнеле башкада иде. Сабитнын, Әнисәне шушы егет коткарды, дигән сүзләре, ниһаять, аңына барып җитте дә, йөрәгенен хәле китте. Керфекләрен сарган яшь тамчылары аша Мидхәтне әле генә күргәндәй күздән кичерде ул. Урта буйлы, ипле, ыспай гәүдәле, көлсу йомшак чәчле, ак йөзле, зәнгәр күзле бу егет аңа ифрат чибәр булып күренде. Нык үзәкле ирләргә хас калын тавышы йөрәккә ятышлы. Урыс арасында үскәндер—«къ» ны йомшартып, «һ»ны катыландырыбрак әйтә, тик бу да ана үзенә бер сөйкемлелек өсти шикелле.
—Сез дә монда кунакта икәнсез,—диде Мидхәт.
—Еш кайтабыз без. Казан моннан якын бит, сез үскән Урал ягы ише
түгел. Туган авыл сагындыра. Нигез генә таралды
Әнисә көрсенеп куйды
—Кызыгыз тумышы белән бу якныкы түгел, ахрысы Абый шулай диде
—Молдавиядән ул... Анын атасы—минем апамнын малае.
Аннары. Мидхәткә аңлаешлырак булсын өчен:
—Племянник була инде ягъни,—дип өстәп куйды —Апам үлеп китте дә. анын улын тәрбияләү мина калды, менә хәзер шул баланын кызын үстерергә насыйп булды.
—Ә үзе?
—Кишиневта яши. Хатыны молдаванка анын.
Мидхәтнең сораулы караш ташлаганын күреп
— Балалары күп—өчәү, тәрбияләргә хәлләреннән килми.—дип өстәде Әлифә.—Ә мин ялгыз бит Пенсионер карчыкка иптәш булу әйбәт ул
Мидхәт бераз тынып торды да:
—Ике кеше бер пенсиягә яши алмый бит. әтисе ярдәм итә торгандыр инде,—диде.
Әлифә мәзәк сүз ишеткәндәй кеткелдәп куйды
—Алардан аны-моны өмет итү юк инде ул. Үзем бераз булса да акча юнәтәм. сату-алу белән шөгыльләнәм
—Фирмагыз бармы әллә?—дип сорады Мидхәт гаҗәпләнеп.
Әлифә бу юлы тәмам яктырып китте:
—Ниткән фирма инле ул мина! Палаткам бар.—диде.—Урам чатында Кешедән ким яшәмибез. Аллага шөкер. Әнисә үзе дә каникул вакытында эшләп алырга атлыгып тора.
Һәм апакай егеткә озак итеп сокланып карады Үз гаме ничек кенә көчле булмасын, юлдашынын йөз чалымнарыннан, гамьле дикъкатеннән табигате йомшак, күнеле нечкә икәнлеген тоеп алды ул. Аннан күзгә күренмәс җылы нур бөркелеп, җанга дәва булып инә. бүгенге хәлләрнен ахыры хәерле булачагына ышаныч бирә иде. Больницада Әнисә, тәрәзәгә карап, аны көтеп угырадыр. хастаханәгә барып керүгә килеп кочаклап алыр. Бәлки, әле менә шушы машинага утырып, бергәләшеп өйгә кайтырлар.
Әмма аларны хастаханәгә кертмәделәр Вакыт сон. диделәр Кызыгызның хәле начар түгел, янында кизү горунын кирәге юк. иртәгә килерсез, дип ишек Iобеннән кире бордылар
—Исәнмесез!
Капкадан бер оя каз куалап чыгып килгән кыз. урамнан узып барган егеткә башын күтәреп карады Танымады Әмма сәлам бирүенә гаҗәпләнмәде авыл кешеләре очраган һәркем белән исәнләшә Егетләр кунак кызына елмаеп сүз кушмыйча узмый да узмый инде Әнисә авылдагы мондый гадәтне белә иде, шуна күрә битараф кына
—Саумы сез. — диде дә—Кая киттегез? Кош-көш!— дип. кулындагы чыбыкны селтәп, таралыша башлаган биш-алты бәбкәне аналары янына тупларга тырышты. Мидхәт, ысылдып. томшыгын сузып каршысына килгән аза каздан кулындагы юл сумкасы белән ышыкланып туктап калган, үзе исә кызны күзәтә иде. Әнисә теге көндәгечә киенгән терсәккәчә төшеп торган кин жинле ал кофта, балак очлары сәйлән белән чигелгән джинси чалбар Хәзер|е кызлар очен гадәти кием, ләкин күзгә ташлана торган үзенчәлеге дә бар >ре дулкынлы кара чәчен баш артына җыеп, кофтасы төсле үк ал тасма белән бәйләп куйган Чыбык белән селтәнгән саен, җиннәре җилпенеп куя Бәген дикъкате бәбкәләрдә, узгынчы егеттә һич гаме юк Ах. белсә иде ул анын кем икәнен! -Без симен белән күп мәртәбәләр иреннәрне иреннәргә
терәдек—үбештек, дияргә була. Ничек кенә үбештек әле! Мин синен күкрәгенә башымны салдым... Мин сине кочаклап, кулыма күтәреп йөрдем»,— дисән. нишләр иде икән? Ә бит анын иреннәренең тәме хәтердә сакланган икән. Җиләк тәме килә иде алардан. Тәненнән дымлы үлән исе анкый иде. Якынрак килеп иснәп карыйсы иде—һаман да шулай микән?
Әнисә исә егетне, ата каздан шүрли, дип уйлады. Борылып килде дә:
-Көш-көш!—дип, чыбыгы белән селтәнде.—Куркытма кешене! Ул синең бәбиләреңне, —кыз тотлыгыбрак калды, сүз эзләде, ахрысы.—Алып китмәс, .—дип тәмамлады ул жөмләсен.
Белсә иде ул Мидхәтнең аяклары нилектән хәлсез калганын!
Теге чакта ансыз яткан бу зифа сынны үз тәнеңә кысу, күкрәк алмаларына орыну табигый иде. Ә хәзер якын да килеп булмый... Әйтер сүз табылмый, тел бәйләнгән, тик эчке бер рәхәтлектән авыз гына ерылган.
Әнисә сәерсенеп, тамгалы ияген чөя төшеп, сораулы караш ташлады— бәгырьнең нәзек бер кылына орынгандай итте. Күзләре кара, карашы тирән, серле икән. Менә ул сыгылмалы, нечкә сыны белән әле бер, әле икенче якка талпынып, алсу жинен жилпи-жилпи казларны тыкрыкка таба куып, ераклашты.
Авыл җирендә үскән Мидхәтнең күнеленә бик якын күренеш иде бу: кояшлы, тыныч көн, күктә, каурый болытлар арасында кара тилгән әйләнә... Як-ягына куерып кычыткан, тигәнәк үскән, уртасына бәбкә үлән келәме түшәлгән кин тыкрык буйлап кыз бала казлар куып бара. Мидхәт аякларын чирәмнән аера алмыйча басып торганда, капкадан ашыгып Әлифә килеп чыкты:
—Исәнме, Мидхәт! Ярый әле очрадын. үзем сезгә барып килергә дип тора идем. Кич белән, безнекеләр эштән кайтуга, сезне кунакка чакырабыз. Хәзер тавык суйдырам. Абыеннарга ныгытып әйтеп куй: җыелышып килегез! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз бер.
—Мин китәм,—дип, кулындагы сумкасын болгап куйды Мидхәт.
—Нишләп алай бик тиз?
—Йомышны үтәдем, сөйләшәсен сөйләштек. Иртәгә безнең спорт лагерында смена башлана.
—Ай Алла, сезгә рәтләп рәхмәт тә әйтә алмый калабыз бит! Әнисә кичә генә кайтты. Күрми дә китәсен бит, болай булгач...
— Күрдем. Әнә бит!—дип ияге белән тыкрыкка ымлады Мидхәт.
Әлифә ашыгып ул күрсәткән тарафка атлады, кулын болгап:
—Әнисә! Кил әле монда!—дип кычкырды.—Мидхәт абыен бит бу! Сине
коткарган...
— Кирәкми, кирәкми!—дип, кыенсынып аны бүлдерде Мидхәт.—Ашыгам. Автобустан калуым бар... Сау булыгыз!
Һәм ашыгып китеп барды. Әлифә уфтанып, Әнисә сәерсенеп анын артыннан карап калдылар.
Аларнын башка бүтән очрашмавы да ихтимал иде. Бер авылдан чыккан кешеләр, шәһәргә килеп яши башлагач, гадәттә күп халык арасында эреп юкка чыккан кебек булалар. Очрашмыйлар-күрешмиләр, бер-берсенен хәл- әхвәлен, авылга кайткач, туганнар аша гына белешәләр. Бу юлы да шулай булыр кебек иде. Мидхәт белән Әнисә арасында кардәшлек-туганлык юк, очрашырга ни сәбәп булыр иде икән?
Дөрес, кара бөдрә чәчен ал тасма белән бәйләгән кызны тагын бер күрәсе килү үзе зур бер сәбәп була алыр иде алуын. Ләкин аларга күрешмәү хәерлерәк иде. чөнки очраклы танышлыкны дуслыкка әверелдерергә ярамый иде. Беренчедән, кыз яшь иде—мәктәп баласы. Икенчедән, шәһәрдә Мидхәтнең йөргән кызы бар иде. Үзе белән бер группада укый, бер тулай торакта яши торган Лениза белән шактый ук дуслашып киткән иде инде ул.
Ләкин Әнисә белән аны яшен очраштырган иле бит. Акыл ирешмәслек бер хикмәте булгандыр монын. мөгаен Б> очрашу онытылырга, алар бер- берсен югалтырга тиеш булмаганнардыр Югыйсә, ничек итеп Әнисә егетнен барыр юлына чыгып басар иде икән?
Спорт лагерынла смена алышынган конне Мидхәт белән Лениза шәһәргә аны-моны алырга дип кайттылар. Трамвайга утырып, тулай торакка баралар иде. бер тукталышта Лениза кулындагы ромашкалар бәйләме аша үрелеп, ачык ишектән урамга карады да:
—Глядь, морожный саталар анда.—дип ялманып куйды —Әйдә төшәбез!
—Безнен тукталышта да бардыр әле.—диде Мидхәт урамга күз сатмый гына.
—Әллә бар анда, әллә юк. Әйдә.
Һәм алар ябыла башлаган ишекне этәреп, эссе кояштан кызып йомшарган асфальтка сикерделәр.
Урам почмагына өстәл биеклегендә ак тартма китереп куйганнар, атсу кофга. джинси чалбар кигән, кара бөдрә чәчен кин атсу тасма белән бәйләгән кыз анын эченә иелгән иде Менә ул турайды, янындагы бататы хатынга туңдырма бирде. Мидхәтен йөрәге дерт итте—Әнисә иде бу Үзенә төбатгән карашны күреп, ул башта сагаеп катлы, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай булды Аннары йөзе яктырып китте—таныды. Анын кара күзләре төбендә очкын кабынгандай булды, шома бит очлары атланды, ирен читләрендә елмаю баткыды. кыенсыну аша сөенү йөзендә, хәтта тылсымлы ияк уемында да чагылды кебек.
—Ике пломбир!
Ленизаның төксе тавышы аларны айнытып жибәрде. Әнисә карашын ана күчерде һәм кинәт үзгәрде: йөзендәге балкыш сүнде, борын канатлары тетрәнеп куйды, керфекләре аска төште.
—И-и. кем бу, дисәм. Мидхәт, син нкәнсен бит'—диде таныш тавыш Биш-алты адым гына арырак, азык-төлек кибетенен почмагына терән, зәнгәр палатка корылган, анын эчендәге тәбәнәк прилавка артыннан Әлифә икс кулын сузган иде
Мидхәт дулкынланып, кин елмаеп, ана таба атлады Исәнләштеләр, хәл- әхвәл белештеләр Баксан. Әлифәнен сату итү урыны бирелә икән дә. Әнисәгә дә каникул вакытына шушында ук эш табылган
—Сатып алучыларым ярдәм итте инде, -диде Әлифә —Блат бар бит минем дә.
Һәм. тәбәнәк прилавкада тезелеп яткан оекбаш, кулъяулык, бейсболкл. чүәк ише вак-төяккә караган егетнен йөзендә гажәпләнү галәмәтләре күреп, шаярткандай кеткелдәп куйды
-Монын ише нәрсә һәр кешегә кирәк ул'—диде.—Мин аны вьетнам базарыннан барып алам ла. хакын арттырыбрак сатам Бер-ике кием оекбаш йә кульяулык өчен генә күпләрнең әллә кая барып, вакыт уздырып йөрисе килми, моннан гына алалар Тегенә-моңа заказ бирүчеләр дә бар
Күренеп тора апакай «бизнес»нын жаен алган, күнеле хуш иде Тик иркенләп сөйләшергә мөмкинлек булмады, трамвайлар килеп тора, аннан төшкән халыкның күбесе палатка йә туңдырма тартмасы янында тукталып кала. Көн эссе, гамаклар кибә, битләр тирли, ялан башларга кояш тия— кулъяулык-бейсболкаларнын ин кирәк чагы Туңдырмасын әйткән дә юк
—Кич белән безгә килеп чык әле!—диде Әлифә
— Мин үзем генә түгел бит
-Иптәшен белән килегез! Күңеллерәк булыр! Ник таныштырмыйсын сон әле син безне'*
2. .к
17
Лениза читтәрәк. бер кулы белән ромашкалар бәйләме кочаклап, икенче кулыннан туңдырма ашый, үзе, эче пошкан сыман, карашын читкә тобәгән иде. Мидхәт барып, анын терсәгеннән тотты да. палатка янына алып килде. Кызнын холкын белгәнгә, чит кешегә кунакка барырга риза булмас, дип уйлаган иде ул. Әмма ялгышкан икән. Лениза башын борып, ак тартма янында әвәрә килгән ал тасмалы кызга күз салып алды да, палатка эчендәге апага:
—Чакыруыгыз өчен рәхмәт,—диде.—Обязательно киләбез. Әйе бит, Мидхәт?
Һәм ул. егеткә борылып, бик якын, үз икәнлекләрен белдереп, мөлаем елмайды.
—Килегез, кил,—диде Әлифә куанычыннан нишләргә белмичә.— Рәхәтләнеп өй ашы ашарсыз. Монда сезнен пешеренер җирегез дә юктыр
әле.
—Тулай торакта кунып чыгарбыз, дигән идек,—диде Мидхәт —Кертсәләр. Анда хәзер ремонт бит.
—Кертмәсәләр. туры безгә генә килегез! Сыярбыз! Сәгать сигездә өйдә булабыз без.
Лениза кулындагы ромашкаларның яртысын аерып алып, Әлифәгә сузды.
—Бусы сезгә урманнан шүрәле бүләге,—диде шаярып
Әлифә тәмам эреп китте.
—И-и, рәхмәтләр яусын!—дип. чәчкәләрне алып, битен каплады апакай.— Бер жаен табып, кибеттән су алып чыгармын да утыртып куярмын. Без монда җидегә кадәр торабыз. Сигезләргә килсәгез, әйбәт кенә булыр.
Һәм кәгазь кисәгенә адресын сызгалап, Ленизага сузды.
Кире трамвайга утыргач, Лениза тәрәзәгә карап басты. Тик урам манзарасын күрми дә кебек, үз уйларына чумган иде. Мидхәт аны беренче күргәндәй баштанаяк күздән кичерде һәм ихтыярсыздан Әнисә белән чагыштырды. Әйе, аларнын аермасы—җир белән күк арасы иде. Лениза буйга Мидхәт белән бертигез диярлек, биек үкчәле танкетка кигәнгә, калкурак та тоела. Юка көлсу чәче тигезле-тигезсез булып маңгаен каплаган, беразы соры күзләренә үк төшкән, ян-яктан иңнәренә тиеп тора. Хәзер мода шундый: кызлар, мунчадан чыккач чәч тарап тормыйлар, диярсең. Сыны төз, чандыр Ленизаның, спорт белән шөгыльләнгәнгә—тәне тыгыз. Джинси чалбары, күкрәкләрен кысып торган, кендектән югары кара кофтасы бик килешле. Ачык изүенә катлы-катлы сары чылбырлар салынган. Ясалма алтыннан. Кыскасы, егетләрне бер карауда җәлеп итәрлек үк булмаса да, төшеп калганнардан түгел. Модный киенгән, сынын—туры, башын югары тоткан мондый кызлар тормышта үзенекен ала... Кинәт Лениза борылып, кистереп карап куйды. Мидхәт керфекләрен аска төшерде...
Тулай торакнын коменданты, таза гәүдәле чая хатын ромашкаларны бик сөенеп кабул итте. Мидхәт ана гел ярдәмләшә, Лениза белән булган дуслыгы да яхшы мәгълүм, шунлыктан, яшьләрне кире борып җибәрү уе хатыннын башына да килмәде.
—Кунып чыгарга рөхсәт бирмәссез микән?—дигән сорауга:
—Кайда урын табасыз, шунда урнашыгыз,—диде.—Хәзер чиста җәймәләр бирәм.
Лениза яши торган бүлмәдә тимер караватларны уртага тезеп куйганнар, әмма ремонтка керешмәгәннәр иде. Әйберләрен куйдылар да, кичен килербез дип, шәһәргә чыгып киттеләр.
...Әлифә Азинодагы яна панель йортта, җиденче каттагы бер бүлмәле фатирда яши икән. Кайчан ничек өлгергәндер, кунаклар килүгә, туй табыны әзерләп куйган иде: алма-әфлисун, кыяр-помидор, өрек-иөзем Табын
уртасында яшел таҗын як-якка сибеп, алтынланган кабырчыклары белән кәперәеп, ананас тырпаеп утыра. Анын янындагы бәллүр вазада ромашкалар, янәшәдә—шампан шешәсе.
—Шартлатып ач әле шуны, Мидхәт!—диде бәхете тллып ташкан Әлифә.
Күбекле шәрабны затлы бокалларга салып куйгач. йөзләр тагын да яктырды, телләр чишелде. Ленизанын бите алланган, соры күггәре яктырган, һәр ымында, сүзендә, керфекләрен сирпүенлә янындагыларга ягымлы игътибар, шул ук вакытта үз дәрәҗәсен белү дә сизелеп тора. Мондый чакларда ул бик тә сөйкемле була иде. Спорт лагерында балаларның төрлесе бар. кызык хатләр булгалап тора, берничәсен сөйләп аллы. Аш бүлмәсе белән ике арада йөргән Әнисәнен чыгып торган чагын туры китереп, җай гына
—Внучкагыздыр инде бу сезнен?—дип сорап куйды Әлифә Ленизага таба башын сузып, шыпырт кына:
— Племяннигымнын кызы бу,—диде.—Тормышлары җитеш түгел, тагын ике малайлары бар Шуна үз янымда торырга чакырдым
Лениза апакайның хәленә кергәндәй, тирән итеп көрсенде дә.
—Вот оно ка-а-ак...—дип сузды.—Хәзерге вакытта кайберәүләр үз балаларын ничек кулда тотарга белми Әнә. безнен лагерьда да ниндиләре генә юк Бик зур җаваплылык алгансыз икән үз өстегезгә.
Ул арада бүлмәгә чәйнек күтәреп Әнисә килеп керде, сүз өзелде. Кызыл чәчәкле, җиңсез халат кигән, чәчен гадәттәгечә ал тасма белән бәйләп куйган Әнисә жәлт кенә карап куйды Карашы шундый үтхен иде. әйтерсен лә һәммәсен фотокарточкага төшерде Ул сурәттә өстал аргынлагыларнын тышкы кыяфәте генә түгел, эчендәге уйлары да чагылды булса кирәк, һәрхәлдә Мидхәткә шулай тоелды.
Әлифә унайсыз тынлыкны таратырга тырышып, җиләк кайнатмасы салынган бәллүр савытны Ленизага таба шудырды
— Менә моны авыз ит әле син. Әнисә сые бу. Жиләкнен татлысын гына җыя. газда күпертеп кенә ала. Һәммәсен үзе эшли!
—Бергә пешердек.—дип куйды Әнисә җитди итеп
—Кайнаттык диген!—дип көлеп төзәлтс аны Әлифә — Кайнатма бит ул!— Аннары Ленизага борылып:—Татарчасы бик шома түгел шул әле,—дип куйды - Бик тырыша, өйрәнер. Алла боерса
— Миңа җиләк ярамый,—дип пыяла савытны читкәрәк этте Лениза Аллергия.
—Хәзер, үзем ашыйм да. сина әйтермен нинди икәнен.—дип кара бизәкле көмеш балкашык белән савытка үрелде Мидхәт
Сый-нигъмәт татлы, шәраб затлы булса да. күнелләр җылынып җитмәде чөнки биредәге дүрт кеше арасына ниндидер бер киеренкелек кереп оялагандай иде.
—Ә син нигә берәр кая ял итәргә бармадын?—диде Лениза Әнисәгә — Әгәр теләсән, мин сина үзебезнен лагерьга путевка табып бирәм Безлә синен кебекләр күп.
—Мин дә әйткән идем ана. каникулында ял ит. дип,—диде Әлифә — Эгштим ди бит Кыз кешенен матур киенәсе килә Энеләренә бүләк җибәреп булмасмы, ди.
Лениза «хм-м* дип көлемсерәп, башын чайкап куйды Анын йөзендә, күзендә хуҗа хатынны— сай акыллыга санау. Әнисәне исә баласыту ярылып ята иде Моны тоеп алган Әлифә, ара-тирә гадәтенчә кеткелдәп куйса да. боегуын яшерә алмалы Бераздан сүздәозслде
Китәргә вакыт иде. Саубуллашканда Әлифә мәҗбүрләп диярлек Мидхәтнең кулына авыр гына полиэтилен капчык тоттырды
Үзе. чәчәкле күлмәк өстеннән инснә ефәк шат салып, кунакларны озата
го
чыкты. Трамвай тукталышына шактый барасы иде. Көн эссесе сүрелгән, биек агач башларына энгер эленә башлаган, тирә-юньгә жәйге жилсез кичләрдә генә була торган рәхәт тынычлык иңгән иде. Алар биек тупылдар ышыгынан сузылган сукмак буйлап әкрен генә атладылар.
—Странная девочка,—диде Лениза үзалдына уйлангандай.—Шактый сәер.
—Ярамаган сүз ычкындырмады кебек бит үзе?—диде куркынгандай Әлифә. —Рәнжеп китә күрмәгез тагын. Мин үзем ана караган саен сөенәм. Теге хәлләр искә төшкәндә, йөрәгем жу-у итә, тез буыннарым йомшап китә. Әгәр шунда Мидхәт бушаса... Ул коткармаса, беткән булган икән бит балакай!..
—Нәрсәдән коткарды аны Мидхәт?!
—Үзе сөйләмәдемени? Яшен суккан иде бит безнен Әнисәбезне.
Лениза күзләрен зур ачып егеткә төбәлде:
—Слушай. кайчан булды бу?
—Узган айны... Абый белән без районнан авылга кайтып килгәндә, юл кырыенда егылып ята иде...—диде Мидхәт сүрән генә.—Ну, күргәч туктадык инде. Машинага салып, больницага илтеп тапшырдык. Анын нәрсәсен сөйлисен. Без күрми үтсәк, бераздан үзе дә торып басар иде...
—Врачлар бер дә алай дими,—дип каршы төште ана Әлифә.—Әгәр вакытында ясалма сулыш ясатмаган булсалар, ай-һай, без ярдәм итә алыр идек микән, диләр.
—Ах, шулаймыни?! Син ана ясалма сулыш ясаттыңмыни?!
Лениза Мидхәтнең йөзенә сынап һәм шикләнеп карады.
—Абый бар иде бит анда,—диде Мидхәт. Үзе йөзенен кызарынып чыкканын тойды —Ул ясады ана ясалма сулышны. Ул белә... Тәжрибәсе зур...
Әлифә ана каршы әйтергә авызын ачкан иде, Мидхәтнең каушаганын күреп, тыелып калды.
—То-то странная Башына зыян тимәде микән ул кызның?—диде Лениза уйланып —Шактый сәер күренә. Мин яшьләр белән эшлим бит, чамалыйм...
—Үзем дә сизәм инде,—диде Әлифә кинәт тирән көрсенеп —Шундый өздереп карый кайчакта, эчтән бөрешеп китәм. Күз карашы белән эчеңне актаргандай итә, ни уйлаганыңны белеп тора шикелле. Элек алай ук түгел иде, кинәт үзгәрде. Әллә чыннан да яшеннең тәэсиренән, әллә башка берәр сәбәптән...
—Ә башкасы нәрсә?—дип, барган җиреннән туктап, апага таба борылды Лениза.
—Мидхәт сөйләгәндер бит инде. . Анасы молдаванка бит анын. Кармен
исемле.
—Безнен арада анын хакында сүз булганы юк.
—Жай чыкмагандыр,—диде Мидхәт ризасызлык белән.
—Кичә урын-җирне алыштырганда, диван япмасы астыннан бер төргәк хат килеп чыкты,—диде үз гамьнәре белән мавыккан Әлифә —Анасы белән хат алышып ята икән. Адресы «до востребованья» язылган. Мина белгертәсе килми...
—Ниләр язган соң анасы?
—Шайтан белсен... Үз телләрендә бит... Молдаванча... Хәрефләренә хәтле икенче, латин алфавиты...
—Ә үзе ни ди?
—Сорамадым инде... Әйтәсе килсә, үзе әйтер иде... Болай бит артыгын тыкшыну була...
—Вот как —диде Лениза.—Сез саграк булыгыз. Алтыннарыгызны яшереп тотыгыз. Акчагызны да...
Әлифә сискәнеп китте.
—Авызыннан җил алсын! Бөтен нәрсә тарау ята. сорамыйча бер тиенгә дә
орынганы юк! Күпме гомер бергә яшибез бит инде'
—Молдаваннар чегән токымыннан бит алар.—диде бер дә исе китмәгәндәй Лениза —Кармен исемле дә булгач, чын чегәндер әле. Алар күз буярга оста' Хат аша кинәшеп. бозып ташламасыннар тагын. Анын ишене хәзер бик күп сөйлиләр Фатирыгыздан колак кактырмагайлары'
—И. анасы сихерли белсә, тикшерүчеләрне сихерләр иде. төрмәгә кереп утырмас иде,—диде пошаманга төшкән Әлифә —Ах. төрмәдәмени-и-и! Нәрсә өчен икән ’
—Сату эшендә иде. Растратасы чыккан
Әлифә, артыгын ычкындырганын тоеп, телен аркылы тешләде. Тик сон иде инде. Анарчы хатын-кызлар сүзенә катышмыйчарак килгән Мидхәт, нык кына итеп:
—Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри.—диде.—Ни генә булса да. юньле кеше анасыннан йөз чөерми
—Анысы шулай инде —диде Әлифә, юанырга тырышкандай —Но. алма агачыннан ерак төшми, дигәнне дә онытырга ярамый, нәсел- нәсәпкә. тилчә тамырга, ли минем әби,—диде йомгак ясагандай катгый итеп Лениза.
Бу сүзләр егетнен күнслен нык кына кырса да. каршы әйтергә теле кычытса да, ничектер кирәкле сүзләр табылмады
—Сәерлегеннән зыян күргән юк үзе. ә файдасын бик сизәм.— диде әңгәмәдәшләреннән бигрәк үз-үзен юатырга тырышкандай Әлифә —Сонгы вакытта мине дәвалый башлады әле ул. Көн буе басып торгангадыр инде, аякларым белән интегәм Төннәрен кая куярга белмим Йоклап булмый Берчак шулай төн уртасында кухняда таптана илем. Әнисә уянып килеп чыкты. Урындыкка угыртты ла. каршыма тезләнеп, учларын балтырым тирәли әрле-бирле йөрстә башлады. Орынмый да, кагылмый да үзе. ә җылысы тия Ике-өч минут үткәндерме-юкмы, аякларым жылынып-йомшарыл киткәндәй булды, җаныма тынгы инде. Иртәнгә хәтле изрәп йоклаганмын —Гипнозга сәләте бармы әллә?—диде Лениза
—Әйтәм бит. андый сәләтен сизгән юк иде монарчы Бик рәхәт икән ул! Хәзер үзем сорыйм, неггрямой массажыңны яса әле. дип Врачлар булдырмаганны булдыра.
Сүз белән мавыгып, тукталышка килеп җиткәннәрен сизми дә калганнар икән Урам уртасында трамвайның ишеге ачылганын һәм юл чатындагы светофорда яшел ут кабынганын күреп. Мидхәг Ленизанын шәрә беләгеннән эләктереп алды
—Йөгердек! Икенчесе гиз генә килмәс! Сәгать уннан сон транспорг Йөрми! —Безне онытып бетермәгез, тагын килегез!—дип кул болгап калды Әлифә
Бу кич һәммәсен кинәт үзгәртеп җибәрде Атай гына түгел, тормышны әйләндереп салды, дияргә була. Алдагы көндә күрәчәкләр нәкъ менә шушы кичтән башланды да.
Монарчы үзара мөнәсәбәт дуслыктан ары китмәгән кае әле Ал арны бср- берсена егет белән кыз арасында була торганнан бигрәк абый белән сене г арасында була торган якынлык бәйли иле шикелле. Хикмәт шунда. Ленизага уку шактый авыр бирелде. Дорес. ул тырыша: лекцияләрнең берсен дә калдырмый язып бара, семинарларга һәрвакыт әзерләнеп килә Әмма химик һөнәре очен кул яту дигәне дә бик мөһим бит әле Бу жәһәгтән Ленизага читен иде. чөнки, башка кызлар көлеп әйткәнчә, анын ку лы инбашына кире ягы белән утыртылган булса кирәк
Мидхәтнен исә бу һөнәргә күнеле дә тарга, кулы да ята иде Башкаларның
башы җитмәгәнне шундук тотып ала, үтә катлаулы анализларны бер талпынуда башкарып куя.
Сораган кешегә ярдәм итүдән дә беркайчан баш тартмый. Группада исә ярдәмгә ин мохтаҗы Лениза булып чыкты.
Чөнки ялгыз иде бу кыз. Әллә артык нечкә күнелле. әллә үпкәчел булгангамы шунда, кызларнын берсе белән дә якынаеп, сердәш булып китә алмады. Андыйлар турында, серкәсе су күтәрми, диләр Шул ук вакытта андыйлар яклаучыга, киңәшчегә аерата мохтаҗда. Мондый очракта Мидхәттән дә кулайрагы булмагандыр. Ул кечкенәдән үзенен ике сенлесе өчен нәкъ менә шундый таяныч булды да инде
Беренче елны ук Ленизанын курс эше өчен кирәкле тикшеренүләрне алар бергәләп башкардылар. Рәхмәт йөзеннән кыз кичләрен аны борщ, тәмле салатлар белән сыйлый иде.
Менә шуннан китте бу якыннан аралашу. Лабораториядә кыз егетнең ярдәменә мохтаҗ булса, сессия вакытында Мидхәткә дәфтәрләрен биреп тора. Билгеле инде, кайбер имтиханнарга бергә әзерләнү унайрак булып чыкты. Дөрес, нәтиҗә төрле була—Мидхәт бишле ала, ә Лениза дүртле белән генә кала. Әмма кыз моңа күнелен төшерми, дусты өчен куана.
—Югары стипендияне синен кебек егетләргә бирми, кемгә бирсеннәр тагын!—ди.
Ярдәм итешеп яшәү икесе өчен дә кулай, бер-берсенен эчен пошырган чаклары исә шактый сирәк. Нәкъ шундыйлар үзләре хакында, без фәкать дуслар гына, дип сөйлиләр һәм, күнелне кузгатырлык башка берәү очрап куйса, бу дуслыкны өзәргә дә күп сорамыйлар. Үпкән-кочкан җилгә очкан, дип күптәннән әйтелгән бит инде Тик монарчы ни Мидхәткә, ни Ленизага андый «башка берәү» очрамаган иде әле.
Әмма бүген хәл кинәт үзгәргән иде...
Алар тулай торакка барып җиткәнче, карашы төште. Ишек төбендә генә лампочка яна, эчтә утларны кабызмаганнар. Буш коридорлар серле һәм шомлы, ничек кенә сак атларга тырышсалар да. аяк тавышлары диварларга бәрелеп, каты янгырый иде. Лениза таныш бүлмәнен ишеген кармаланып ачканда, шыгырдау авазы колакны ярды.
Бусаганы атлауга, Мидхәт туктап калды. Эчкә керүдән нидер тыя. нәрсәдер шикләндерә иде.
Лениза исә һичкайчан булмаганча кыюланган, анын адымнарында, ярым караңгыда шәйләнгән хәрәкәтләрендә, сулыш алуында ниндидер тәвәккәллек, гасабилану сизелә иде.
—Әйдә, утны яндырып тормыйбыз,—диде ул.
Чыннан да. күз тиз ияләште, пәрдәсез тәрәзәләрдән урам фонарьларының яктысы саркый, аннан да бигрәк, тулган ай идәнгә кин итеп нур тасмасы сузып салган иде.
Лениза бер җәймәне җилпеп өстәлгә япты, өстенә Әлифә биреп җибәргән пакетны китереп куйды.
—Син нишләп йомышка кергән күрше малае кебек басып торасын?— диде.—Апан шампанский тыгып җибәргән монда! Ә бу нәрсә?.. Ох ты-ы! Пластик стаканнар да куйган!..
Шампан күбеге стакан тоткан бармакларны кытыклады, авызда эреде, баш миен сарды.
Алай да бөтенләй үк онытылып булмый кебек иде. Айнын нуры якты булса да, салкынча тоела, ул нәрсә хакындадыр кисәтә кебек иде. Әйтерсен лә, тәрәзә артына берәү поскан да. Мидхәтнең һәр хәрәкәтен, йөзенен алланганын, күзләренең сәер ялтыраганын күзәтеп- күреп тора, башны томалаган томанны куарга, күнелне ургыткан хисләргә бирешмәскә куша.
Юк, куша гына түгел, ялвара, монын яхшыга алып бармаячагы хакында кисәтә кебек.
Мидхәт караңгыда үзалдына елмайды: юкка күзәтәсең, юкка кисәтәсен. диде ул эченнән генә күз алдына килгән кара күзле кызыкайга. Лениза белән аралар чиста, вәгъдәләр бирелмәгән, ант касатәре эчелмәгән ате Һәм шулай булып калыр да. «Ул оялчан, тыйнак кыз. мин лә үземне кулда тота беләм».
Дорес, аның күкрәге кызнын иңбашына якынайганнан-якыная бара. Әйе. тән ихтыярга буйсынмый, ана таба авыша, куллар үзләреннән-үзләре анын тәненә урала. Мондый очракта, мондый шартларда эчендә жаны булган егет башкача була ала димени?! Ләкин гадәттә ифрат тотнаклы, оялчан Ленизага ни булган әле бүген? Үзе дә гажәпсенә ахрысы, йөзгә кайнар сулышын бөркеп «Әллә ни булды мина,—ди.—Шампанскийга сөйдергеч салганнар микән әллә?»—'‘Бардыр, бардыр -.—.тип ждвап бирә Мидхәтнең теле акылга каршы килеп. Колагы белән моны ишеткәч, гажәпләнми. эченнән «Әй. бер суырып үпкәннән ни була!—дип уйлый —Аннан артыгын Лениза барыбер рөхсәт итми Бер чиктән уздырмый, вакытында туктата, айныта белә Андыйга оста ул...»
Аулакта ялгыз калулары беренче генә түгел. Бу юлы да ахыр чиккә җитмәсләр, үз-үзләрен кулга алырлар
Мидхәт, бераз тын алырга, чуалган зиһенен тәртипкә китерергә, йөрәгенең шашып тибүен басарга тырышып, стаканнан җылымса шәрабне зур йотымнар белән голт-голт итеп эчеп куйды. Әмма тынычлану-айну урынына зиһен тагын да ныграк чуалды, ай нуры аша кисәтеп карап торган күзләр эреп юкка чыкты. Лениза шоколад кисәген авызына яртылаш кабып, яртысын анын кызган иреннәренә китереп терәде . Ах. бигрәк баллы ла кәнфите! Аннан татлы иреннәре! Аннан ләззәтле бөтен тәненен орынуы Анын бу кадәр кайнар, тәненен бу чаклы ипле икәне моңарчы ничек беленмәгән сон әле?
Ләкин... нишләп Лениза башка чактагы кебек читләшми ’ Юка гына кофта тукымасы аша күкрәк алмалары йөрәк турын көйдерә Кызнын гадәттә кырыс хәрәкәт белән аны читкә этәрә белгән куллары ничек болай йомшарган, тоташ назга әверелгәннәр сон әле'’ Муенны, битләрне шушы рәвешле акылдан шаштырырлык итеп иркәләргә кайчан өйрәнгәннәр'’ Менә алар ачык изүдән күкрәккә шуыштылар, аннары аска габа
—Нишләтәсең син мине. Лениза?
—Ә син мине?...—дип шашып сарыла кыз.—Кадердсм. Бердәнберем Иркәм
Ленизанең теле дә шундый татлы була ала микәнни? Анын кәнфит исе аңкыган авызыннан шундый сүзләр сирпелеп чыга аламыни7! Еллар буе моны Мидхәт ничек белми йөртән сон әле? Тыштан караганда сары чыпчык кебек гадәти күренгән бу кызыйнын эчендә кыйммәтле хәзинәләр ята икән бит. Менә кинәт затлы сандык ачылды, андагы асылташлар күзне чагылдырып, зиһенне чуалтты. Юк. бу затлы сандык түгел икән лә. бу тылсымлы касә икән Анын эче тулы татлы шәраб икән
—Әйдә, тагын берне эчәбез. Анда калды бит әле
—Лениза, шаштырасын син мине, акылдан яздырасын
— Мин түгел, син... Син шаштырасын мине Мин берни дә белмим Син өйрәт мине, пожалуйста. өйрәт
—Әгәр син риза булсан
— Мин риза. Мен риза. Син мине үкенерлек итмәссең бит. җаным ’
-Мин синеке. Лениза Фәкать синеке генә Без бергә булырбыз
Мәнгегә
Мидхәт ни сөйләгәнен үзе дә аңламас хәлдә иде Куллар кызнын чалбар чылбырына шуышты, бармаклар бармакларга уралып чәбәләнде...
Кызның тәне һәр ишарәгә буйсына һәм бу акылдан шаштырырлык дәрәжәдә ләззәтле иде... Ул ынгырашып кычкырып җибәргәндә, Мидхәт үзен кайнар өермә күтәреп алып киткәндәй хис итте һәм бу очыш бернәрсә белән чагыштырып булмаганча татлы иде.
Бәгъзе мәгьшуклар менә шушындый мизгелләрне кичерү өчен гомерен бирергә әзер...
Әй сез. заман егетләре! Гомерлек яр булачак мәгъшукагызның сафлыгы, чисталыгы белән кайсыгыз түш киереп мактана ала? Андыйлар бик аз бит сезнең арагызда! Дөрес, күбегезнең башка төрле мактанырлык гамәлләре бардыр. Кайсыларыгыз зур ачышлары белән, кайсыларыгыз төзегән йортлары, салган күперләре белән горурлана. Яуда күрсәткән батырлыклары белән дан алганнар, биек кыяларга менгәне өчен, матур җырлар чыгарган өчен макталучылар бар. Болар бик яхшы, бик кирәк. Тик бер саф кызны гомерлек яр итеп, аның белән ләззәт дәрьясында йөзмәгән ир, нинди генә өлкәдә танылса да, тулысынча бәхетле була алмый. Ир-егетлек ул сөюнең тәмен татуда һәм анын өчен җаваплылыкны үз җилкәңә алуда да. Ир заты үзенең зурлыгын, гайрәтен, көчен менә шунда анлый. Моны аңлау аны үстерә, биегәйтә, рухын ныгыта!
Күпмедер минутларданмы, сәгатьләрдәнме сон, йөрәк тибеше тынычланып, баштагы уйлар бераз тәртипкә салынгач, Мидхәт шушы минутларда язмышының бик кискен борылыш ясаганын аңлады. Моннан сон анын яшәеше бөтенләй башкача булачак иде. Ул хәзер ялгызы түгел. Алар икәү. Дөрес, моны әле аларнын үзләреннән гайре һичкем белми. Ләкин анысы мөһим түгел. Антлар кызулык белән әйтеп ташланса да, Мидхәт аларны хәтерли, онытмаячак, сүзеннән кире кайтмаячак. Сафлыгын аңа бүләк иткән бу затны ул беркайчан да авыр хәлгә куймас, аңа газаплар китермәс, күз яшьләрен түктермәс...
Мидхәт борылды да, култык астына сыенып яткан Ленизаны хуҗаларча нык. ышанычлы хәрәкәт белән күкрәгенә кысты.
Шулчак анын йөзенә салкын җил бәргән кебек тоелды. Ул эчтән сискәнеп китте... Күзләрен ачып, тәрәзәгә текәлде. Нинди җил булсын, ай нурынын тасмасы күзгә төшкән, фәкать шул гына. Тик каян сон күнел почмагына салкын тамчы булып кисәтүле уй төште: «Артык мавыгасың. .. Ялгышасын... Хаталанасың...»
«Монда нинди хата булуы мөмкин?—дип эченнән каршы төште Мидхәт.— Очраклы кеше түгел, бер-беребезне күптән беләбез. Мин аны гел үземнеке генә итәрмен. Үзем дә гел аныкы гына булырмын. Җитешмәгән якларын гафу итәрмен...» Ул сөйгәненең һәр әйткән сүзен шундук үтәргә әзер, барлык моң-зарларын назлары белән таратыр кебек иде.
Сентябрьнең жилле-янгырлы көнендә трамвай таныш урам чатына килеп туктады да, ишеген ачты. Мидхәт үрелеп тышка карады. Зәңгәр палатканы күреп, үзе дә анышмастан. чыгу ягына китте.
Юеш асфальтка төшеп баскач, ихтыярсыздан күзләре белән туңдырма тартмасын эзләде. Үтереп «Пломбир» ашыйсы килгән икән. Вафлясы теш арасында шытырдап торганны... Тик урам чатында ак тартма да, анын янындагы ал тасмалы кыз да юк иде. Ә менә Әлифә үз урынында. Җилдә җилпенеп шыгырдаган зәңгәр брезент куышы эчендә, тәбәнәк, тар прилавкасы артында басып тора. Калын гына куртка кигән, башына кара чәшке бүрек чәпәп куйган—колагы өстендә җепкә тагылган катыргы кисәге болгана— сатарга дигән әйбер, күрәсең...
Егетне күрүгә, апакайнын авызы ерылды Елмаешып. кул бирешеп исәнләшкәч, хәлләрнен хәер икәнен белешкәч, Мидхәтнен бүреккә караштырганын күреп
—Ошыймы әллә?—дип сорады Әлифә.—Бүләккә алам дисән, үз хакына бирәм...
Исемен әйтмәде, әмма кемгә бүләк алу ту рында сүз барганы икесенә дә анлашылды Мидхәтнен Әнисә хакында сорашасы килә, ләкин нидер тыя иде Кызнын исемен әйткәндә тавышы калтырап китәр шикелле Үзе. карашын аска төшереп, прилавкада яткан оекбашларны сыйпаштырды —Менә болары әйбәт, чыдамлы. Бер биш парны бүләк итим але мин сина,—дип, Әлифә товарын торә дә башлады
—Кирәкми, кирәкми, оекбашларым күп минем...
—Оекбашнын артыгы булмый анын Көн саен алыштырып торырсын Сезнен тулай торакта бүлмә саен кер юу машинасы юктыр —Прачечный бар безнен. — диде Мидхәт
— Юучысы да бардыр әле,—дип кеткелдәп куйды Әлифә Мидхәт кызарынып чыкты. Әмма апакай ана карамый, бүләген салырга матуррак пакет эзли иде
—Оекбаш күп булса, юучыга да ансат ул. Һәммәсен бергә жыеп жебетә дә, болгаткалап элеп куя Алмасан. үпкәлим'
—Ничек инде мин сезнен хисапка.
— Нинди исәп-хисап ул безнен арада? Студентка ярдәм итү фарыз гамәл Мидхәт, баш тартса, апакайнын күнеле кителәчәген күреп, бүләкне кире
кага алмалы.
—Сине бик күптәннән күрәсе килә иде,—диде Әнисә ничектер житдиләнеп —Тулай торагына барыйммы әллә дип тора идем әле Әнисә һич тынгы бирми, көн саен күренмәдеме дип сине сорый Бик борчыла Мидхәт сискәнеп китте —Бер-бер хәл булмагандыр бит''
—Ул-бу булмады. Әйбәт кенә укып йөри. Ул яктан жан тыныч Жәи эшләгән акчасына өс-башын рәтләде, энеләренә дә бераз жибәрде Әлифә кеткелдәп куйды
—Менә шундый шул ул безнен Әнисәбез. Үз авызыннан өзеп, туганнарына бирә.
—Ә мине ни дип сорый?
—Сиңа әйтергә дә унайсыз инде...
—Нәрсәне?!
—Бер караганда, бала-чага сүзе белән йөреп, кеше тормышына кысыласы да килми. Икенче яктан, Әнисәне бала гына дип тә булмый Бездән күпне күрә, күпне белә.
— Минем өчен ник борчыла сон ул?
—Син мина үпкәләмә. Анын гозерен генә үтәвем. Безгә алып килгән кыз белән сак булсын, башын шуна бәйли күрмәсен, ди
Мидхәт ике бит очынын уттай кызышканын тойды, керфек кагарга да онытып, Әлифәгә текатде.
—Кара эчле, ди. Мәнге үтмәс хәсрәт китерәчәк, тере бәхетсез итәчәк, ди' Мидхәтнен эченә шом бәреп керде
—Теге көнне мин сезне озатып кергәч үк нишләргә белми бәргатәнде.— дип дәвам иле Әлифә —Сине исенә төшермәгән көне юк Мин әйтәм. лагерьда бит алар. дим. Соңарабыз бугай инде, ди Нишләп сон булсын, дим мин. Мидхәт өйләнгән дигән хәбәрнен ишетелгәне юк
Ә егетнең күз алдыннан теге кичтә булган хәлләр, ай нуры, күләгәдә чалынган шәүлә чагылып узды, бөтен тәне тирләп чыкты
—Соң шул инде...—диде үзе дә сизмәстән.
—Әллә... язылыштыгыз дамы? Туганнарыгызга, ата-анагызга әйтеп тә тормыйча?
—Язылышуын язылышмадык әле Әтиләрдән рөхсәт аласы бар... Каникулда кайтып килербез, дип торабыз...
—Әле... вакыт бар икән,—диде тынычланып киткәндәй Әлифә.—Нишләп сон булсын... Кайсы парлар загска гариза биргәч тә кире уйлый... Билгеләнгән көнне язылышырга бармыйлар гына...
—Мин андый түгел,—диде Мидхәт кискен итеп.
Әлифә башын иде дә, прилавкасындагы әйбер-караны рәтләштергәндәй итенде.
—Үзең беләсеңдер инде...—диде,—Мәктәп баласының сүзенә карап йөрмәссең... Алай дисән. ул әйткәннең расланмый калганы да юк... Беркөнне күршебез кергән иде. Әллә нәрсә ямансу булып китте әле, эчне бушатасы килә, ди. Узган гомерләрен сөйләп шактый утырды. Ул чыгып киткәч, Әнисә әйтә, бу апа озак яшәмәячәк, ди. Юкны сөйләмә, дидем мин, сау- сәламәт кешегә ни булсын Өч көннән җирләдек без ул хатынны. Машина бәргән...
—Астрология белән мавыкмыйдыр бит сезнең ул кызыгыз?—дип сүзне шаяртуга борырга омтылыш ясады Мидхәт.—Хәер, алар фаразларын күпкә төгәл итеп әйтә бит. «Игезәк»ләр иртәгә начальникларына ярарга тырышсын, «арыслан»нар кесәсен сакласын, акча янчыкларын урлатулары ихтимал, «кәҗәмөгез»ләр бу атнада сөяркәләре янына бармый торсыннар, хатыннары килеп тотуы бар, дигән кебегрәк киңәшләр белән гәзитләр тулган. Андый фараз кылулар бик төшемле шөгыль, күрәсен. Әнисә дә, мондый сәләте булгач, морожный сатып йөрмәс инде бүтән! Күрәзәлек итеп кенә акча эшләр!
Әмма Әлифә шаяртуны кабул итмәде, кыска керфекләрен кагарга онытып, бик җитди карап торуында иде.
—Анын һәр әйткәне рас килә, дигән сүз түгел анысы,—диде аннары башын иеп —Алай да күзеңне ачыбрак йөрү зыян итмәс... Кешене ярыл карый алмыйсын, эчеңдә ниләр ятканын белеп булмый, диләр.... Гомер озын бит ул, яши-яши, ин якын кешеннен дә әллә нинди яклары ачыла, шаккатарсын. Бер кавышкач, аерылулар бик читен ул. Балаларыгыз туар... Әнисәнең үз атасы белән анасы ничекләр генә булып бетмәде. Мәхәббәтләре Ләйлә белән Мәҗнүннән бер дә ким түгел иде югыйсә... Хәзер, әнә, аларның тормышын дошманыңа да теләмәссең. Уйла әле син. . Вәгъдәне бирү бар, аннары кире алу бар...
—Уйларбыз, ник уйламаска, баш үзебезнең муенда бит... әлегә...—дип елмайган булды Мидхәт.
Йөгереп барып трамвайга утырган Мидхәт артыннан Әлифә моңаеп карап калды. Егетнең йөзендә чагылган сискәнү, кыенсыну, ничектер үзен гаепле сизү сагайткан иде аны. «Соңаргансың бугай шул инде...» Бу уй Әлифәнең күңелен әрнетте дә әрнетте. Көндез, яныннан кеше өзелеп торган минутларда, әледән-әле егетнен аксыл керфекләр аша мөлдерәп караганын күз алдына китерде. Төнлә исә бик озак йоклый алмый уйланып ятты.
Мидхәткә ул Әнисә хакында, бала-чага гына әле, дип әйтте әйтүен дә, әмма бу баланын сүзләре хак икәнен бик яхшы сизә иде. Менә бүген Мидхәтнең йөзендә дә чагылды ул дөреслек. «Сон инде... Тик ялгышмадыммы икән?»—диде егетнең алдый белмәс ихлас күзләре...
Ах, җаный, ялгыша гына күрмә инде берүк! Мәхәббәттә хаталану адәм баласын юкка чыгара, язмышын җимерә Андый хәлләр Әлифәнең үз күз алдында да булды...
Беренчесе—апасы Сәрия. Колхозда механизатор булып эшләгән әтиләре иртә үлеп, алар, мәктәп яшендәге ике кыз бала, хаста әниләре кулында калганнар иде. Сәрия урта мәктәпне тәмамлаганнан сон курсларда укып кайтты да. колхоз бухгалтериясенә эшкә урнашты. Ул елларда һәр жәй саен авылга читтән төзүчеләр килә, колхозга абзар-кура сала торганнар иде. Сәрия шуларнын берсе белән очраша башлады Куе коңгырт чәчле, кара кашлы, елтыр күзле шаян егет беренче карашка бик тә сөйкемле иде Сәрия ана башын югалтып гашыйк булды. Танышуларына аи үттеме-юкмы. язылышып, кавышты болар. Кечкенә өйдә дүртәү яши башладылар Тик кияү дигәнен узгынчы булып чыкты, чын ир була белмәде, җигелеп көн итәргә теләмәде Бала да тугач, нужадан туепмы, әллә җилбәзәклеге җиңепме, каядыр чыгып китте дә гаип булды. Яшь әни. күкрәк баласы тотып, ялгыз калды. Кайчандыр аталары салган дүртпочмаклы өй тәмам череп, ишелер хәлгә җиткән иде Авыл советы аларга урманнан делянка бүлеп бирде Шунда өстенә агач авып. Сәрия үлеп китте...
Ул чакта Әлифә шәһәргә барып урнашкан, заводта эшли, тулай торакта яши. читтән торып техникумда укый иде. Апасынын җеназасыннан сон сабыйнын язмышы турында уртага салып сөйләштеләр Әби кешенен үз- үзен дә авырлык белән караганын исәпкә алып, баланы приютка илтеп тапшыра алган булырлар иде. Әмма намус кушмады. Бата әбисе тәрбиясендә калды, шунын аркасында Әлифәнсн җилкәсенә икеләтә җаваплылык төште анасы өчен генә түгел, апасынын батасы өчен дә.
Ә сон үз тормышы? Авылда бер чибәр булып саналмаса да, төшеп калганнардан түгел бит ул. Сүз кушучылар бар иде. күзне йомып суга сикергәндәй тәвәккәллек күрсәтсә, ялгыз калмас иде Әмма, беренчедән, ашыгып кияүгә чыккан апасынын ачы язмышы күз алдында булса, икенчедән, анасының сүзен аяк астына салып таптый алмады. Тәрбиясе ул түгел, канына ата-ана хакы дигән зур нәрсә салынган иде. Ә ананын сүзе бер буяды: «Кияүгә чыгып, бала тапсан, синдә безнен кайгы калмас. Нишләрбез, ничек көн итәрбез?!!*
Апасы кисеп өлгергән агачлардан бер җәйне ничек кирәк алай азапланып бура торгызып куйдылар, икенче елны Әлифә бар булган акчасын туплап, җиң сызганып, ялга авылга кайтты Буаз сыерны, кышлаган бозауны сатып, атасын хәтерләгән кешеләрнең ярдәме белән кечкенә генә бер йорт салып керделәр. Бу мәшәкатьләр арасында күзгә ак-кара күренерлек булмады Йортны оя-оя иеп беттем, дигәннәре хак шул
Ул шулай гаиләне кайгыртып йөргәндә, чордаш егетләр үзләренә пар табып* җылы кочакларда эрегәннәр. Әлифә кебекләрнең базары узган иде инде.
Алай дисәң, чын мәхәббәт дөнья мәшәкатьләре белән, акыл белән санашып тора димени? Ахыр чиктә үзенең кыюсызлыгы ялгыз калдырды Әлифәне Ятимлек вә фәкыйрьлек ул кесә такырлыгында гына түгел Иң беренче чиратта күңелнең изелгәнлегендә ул. Ә бу—бөтен кыяфәтенә бәреп чыккан, һәр сүзендә, кыланмышларында чагылган кимсенү дигән сүз Монын шулай икәнлегенә ышану өчен, тулай торакларның дүртәр-алшшар кеше яши торган бүлмәләрендә картаеп килгән кызларга бер күз салу да җитә Никадәр игелекләр кычынмый калган, назлы хисләр һичкемне иркәләмичә сүнгән Нәкъ менә шундыйлар турында шагыйрь: «Жирдә күпме ждннар йөри иясез шатлык булып! *—дип я згандыр да.
Ах. кайларда йөрисез сез, мәхәббәткә сусаган, жан җылысына мохтаҗ егетләр? Нигә сез Әлифә кебек кызлар яныннан күз дә салмыйча I ына > »ып китәсез? Күңел күзегез кайда сезнең? Йөрәк сизгерлегегез кайда * Нигә сез минутлык хискә бирелеп, чәчкәдән чәчкәгә очып йөргән күбәләк кебек
жилбәзәк кызпарнын елмаюына, ялагайлануына ышанып, капкынга эләгәсез?..
Йөрәкне гыйшыкнын ялкыны ялмаса, акылны анын төтене сара. күрәсен. Гашыйк кеше уңга-сулга карамый, бер ноктага—мәгьшугына гына карап бара. Юлында дөрләп учак янса да. читкә тайпыла белми...
Әлифәнен апасынын малае Әнәснен дә башын гыйшык дигән афәт ашады.. Басынкы гына кебек иде югыйсә, үскән чакта күзгә чүп керткәне булмады.
Апасы янына ул сигез классны тәмамлагач күчеп килде. Нәкъ шул елны әбисе вафат булды, Әлифә исә Казанда бер бүлмәле фатир алган иде инде.
Ә анысы болай булды. Тулай торакта яшәп ятканда, бергә эшләүче Фатыйма исемле хатын үзләренең күршесендә яшәүче ялгыз, хаста карчык белән таныштырды.
—Исәнлеге чамалы, үзе генә яши алмый, фатирга кертергә ышанычлы кеше эзли,—диде.—Синнән ышанычлырагы табылмас. Килешеп китсәгез, пропискага кертер үзенне. Өебез бик иске, сүтәчәкләр дигән сүз йөри. Сүтсәләр, безнең белән бер очтан син дә фатирлы булып калырсың!
Фатыйма—шәһәр хатыны, дөньянын рәтен белә. Сүзе дөрескә чыкты: күп еллардан бирле чирләгән марҗа түтәй Әлифәдән бик канәгать булып, ике ел бергә яшәгәч, пропискага кертте. Шуннан сон озакламый үлеп тә китте. Өйне чыннан да сүттеләр, анда яшәүчеләрне Казанның Азино дигән яңа районына күчерделәр.
Әлифә ялгыз калган энекәшен үз янына алып, заводның һөнәр училищесына укырга кертте. Күктән йолдыз чүпли торган булмаса да, малай ипле иде, ярыйсы гына укып, әйбәт кенә фрезеровщик булып чыкты. Аннары армиягә китте.
Һәм кире әйләнеп кайтмады. Ул чакта комсомол төзелешләре күп иде, тотыныр кешесе булмаган яшьләрне илнен әле бер, әле икенче тарафына озатып кына тордылар, кайда электростанция, кайда завод торгызырга, кайда шахта казырга. Берсеннән берсенә йөри торгач, Әнәс Молдавиягә барып эләкте.
Кишиневтан туйга чакыру килеп төшкәч, Әлифә пошаманга калды: бигрәкләр дә ерак китеп, бигрәк тә чит-ятка башын бәйләргә ниятләгән иде егеткәй!
Әмма анда барып төшкәч, Әнәснен хәлен анлады. Иңнәренә дулкын булып ишелеп төшкән кара чәчле, ут чәчеп торган кара күзле, бит очында мине чекрәеп торган түгәрәк йөзле бу кызны яратмый мөмкин булмагандыр. Янындагы һәммә кешене бөтереп ала, биетә дә җырлата иде ул.
Бу туй Әлифәнен хәтеренә ярминкә кебек чуар, мул һәм шау-шулы тамаша булып кереп калды. Кояшлы көн, ишегалдындагы озын өстәлләр, кайсы- берсен танып та булмаган җимешләр һәм тезелеп киткән шәраб шешәләре. Аксылы, яшькелте, саргылты, кызылы, кара-кучкылы... Өстәл башында гаҗәеп пар: кин чур итәкле, кара чәченә кызыл роза кадаган Кармен янәшәсендә озын буйлы, йомшак саргылт чәчле Әнәс. Аның елмаюдан кысылган яшькелт күзләреннән сирпелгән бәхет чаткылары...
Тирә-якта халык ду килә. Ят телдәге дәртле җырлар арасында әледән-әле танышын сузыл җибәрәләр:
«Как-то утром на рассвете заглянул в соседний сад... »
Итәген җилпеп кәләш уртага атылып чыга:
«Любовь—дитя, дитя свободы, законов всех она сильней»... Китә бөтерелеп, күзләр камаша!
Проспер Мерименын «Кармен»ы иде бу! Андыйнын сөюенә каршы торып буламыни?
Әйе, Әнисә—чын мәгънәсендә мәхәббәттән яралган бала. Ә андыйларнын үзәге нык була. Аннан ике яшькә кече Александр да шулай ук... Катнаш
гаиләләр өчен гадәттә четерекле булган исем кушу мәсьәләсен лә бу пар үзара килешеп хәл итте беренчесенә әтисе теләгәнне, икенчесенә әнисе сайлаганны куштылар Шулай итеп. Кишинев загсларының берсендә Гумеров Александр Анасович теркәп куелды. Аннан сон тагын да ике ел узгач туган малай исә—Раду Анасович Гумеров булды Хәер, анысына исемне башка кеше биргән булып чыкты. Анысынын серен Әлифә өч ел узгач кына белде.
Ул чорда Әнәстән хатлар бик сирәк килә иде Адресы ят кул белән язылган конвертны алгач. Әлифәнен йөрәге жу итте Юкка булмаган икән Хат Әнәснен күршеләреннән иде. «Адресыгызны Әнисәдән таптырып атлык та. сезгә хат жибәрергә булдык.—диелгән иде анда —Йөрәгебез түзмәде Энегезнен хәле мөшкел. Килсәгез, яхшы булыр иде. Безнен телефон
Икенче көнне таннан Әлифә шәһәрара телефон станциясенә йөгерде Үзендә телефон юк иде әле Әнәс чирләгәндер, дип коты атынган иде. Аллага шокер. сау-сәламәт икән. Аргы баштан ир кеше читләтеп-йомшартып нидер анлатмакчы булып азаплана иде. трубканы хатыны тартып алды булса кирәк
—Кармен өйдән чыгып китте. Әнәс эчүгә бирелде, балатар караусыз калды,—дип ярлы да салды.
...Анда барып кереп, бер күз ташлауда Әлифә хәлләрнен чыннан да бик аяныч икәнлеген анлады ой җыештырылмаган, балаларнын өсте-башы керле, ашарга рәтле ризык юк иде
Карменнын канатлы гыйшкы зәнгәр чәчәкле нәфис гөлдән очып китеп, әллә каян күзне ертып торган эре чәчкәлесенә барып кунган икән Анын хәзерге мәгьшугы—Әнәснен капма-каршысы иде башында куе кара бөдрә, кара мыеклы йөзендә ваемсыз елмаю, кулында гитара. Бармаклары кылларны чиртүдән, аяклары тыпырдаудан бүтәнне белми Читтән караганда күзнен явын алып, балкып торган бу гөл якынрак килгәч шайтан таягы булып чыккан. Егеттә җыр-бию. күнел ачу кайгысы гына, тамак ягын кайгыртырга дәрте юк икән Анысын ул үзен сөйгән хатыннар җилкәсенә иокләргә көйләнгән. Күнел күбәләген андыйга бер кунса, тиз генә ычкына атмассың Кармен белән дә шулай булган. Раду исемле малайны да шуннан табып куйган икән ул. Ирне көйләү, балаларны тәрбияләү кирәклеге анын башыннан чыгып очкан, сөяркә кайгысы гына калган Чөнки тегесен аз гына күздән ычкындырсаң да. эләктереп алырга гына торалар икән Анлыиларны буш тотмыйлар!
Ә Әнәс?..
Әнәс апасына макмырдан томанланган күгтәре белән ялварып каралы да
—Анламыйсын ла син! Менә монда яна. яна —дип күкрәгенә кулы белән шап-шап суккалап куйды —Эх, вәгазь сөйләмә син мина! Лутчы бер илле тәнкә акча бир1
Анын кырынмаган чырае сулып җыерчыкланган, иреннәре күгәренгән иде Вакытсыз картайган иде балакай
Әлифә балаларга ботка пешереп өлгергәнче, ак канистр күтәреп кайтып та керде ул Монда шундый зур савытлар белән йөзем шәрабы саталар икән Агын, кызылын, төрлесен Әнәс алсуын алып кайткан иде. тимер кружкага салып чөмерде Һәм апасына Карменны яратуы, аннан башка яши алмавы турында кат-кат сөйләде
Әлифә каршында мәхәббәт дигән афәт харап иткән икенче кеше утыра иде. Беренчесе—апасы Сәрия, икенчесе менә анын улы Мондый очракта нишләп була?
Әнисә белән Александрны пионер лагерына. Радуны атналык бакчага урнаштырып. Әнәсне үзе белән алып китмәкче булган иде Әлифә Айнытып, хәлләндереп жибәрмәкче иде Әмма паспортын таба алмадылар Соныннан
ачыкланды: Кармен иренен паспортын сатып җибәргән икән. Рәсәй паспорты анда ярыйсы гына бәһале таварга әйләнгән, анын белән Мәскәүгәме, башка берәр урыс шәһәренәме килеп эшкә урнашырга була... Ә паспортсыз ничек юлга чыкмак кирәк?
Бу шәһәрдә шәрабларны татып карау, ягъни дегустация урыннары бар. Әлифә Карменны шуларнын берсеннән—тугыз катлы йортның идән астына урнашкан кибеттән табыл алды. Йөзем тәлгәшләре, ләкләк сурәтләре белән бизәлгән тәрәзәсез бүлмәне төрле төстәге лампочкалар җемелдәшеп яктырта, диварның бер ягындагы пыяла шкафның киштәләрендә төрле-төрле шешәләр тезелеп тора иде. Ымсындыргыч, серле куышның фәрештәсе булып, ян ишектән Кармен килеп чыкты. Туйдагыча ук чибәр, биле нечкә, сыны сыгылмалы. Өч бала табып, юанаймаган да ичмасам, чукынмыш! Тик күзләре генә тынгысыз яна, кызартылган иреннәре генә дерелдәп-дерелдәп куя.
—Әйе, мин Әнәстән киттем,—диде ул гади генә итеп —Андый бозау белән яшәп буламыни?
Әлифә ана балалар турында, аларны карау кирәклеге хакында акыл сата башлаган иде. Кармен, тынлап бетермичә, каядыр эчкә кереп китте дә, түгәрәк өстәлгә яртышар литр сыешлы ике бокал китереп куйды. Андый зур савытлар белән Казанда гадәттә сыра чөмерәләр. Кара бокалларның тышына ак ләкләк сурәте ясалган, эченә мөлдерәмә итеп карасу-кызгылт сыекча салынган.
—Әйдәгез, очрашу хөрмәтенә берне күтәреп куйыйк әле. Сездә мондый нәрсә юк бит. Яшь вино дип атала бу,—диде Кармен.
—Яшен яшьтер дә, зәһәре чамасыз икән шул. Әнәсне бөтенләй эштән чыгарган,—диде Әлифә бокалга орынмыйча. Кармен исә үзенекен тын да алмый каплап куйды. Бу якларда хәмер эчкәч нидер кабып кую гадәте юк, күрәсең, ул иреннәрен балдаклы бармакларының очы белән генә сыпырып алды. Сүз сүзгә ялганмады. Паспорт турында сорауга:
—Кирәк булса, паспорт өстәленә барсын да алсын,— диде Кармен исе китмичә.—Нәрсәсе бар аның. Ә мине көтмәсен —Һәм кызыл кофта астыннан калкып торган күкрәген сыйпап куйды.—Менә монда аңа бер очкын да калмады. Сүнгән мәхәббәтне кире кабызып булмый. Күптән мәгълүм бит инде!
—Сөям-сөймим дип кенә булмый, балалар...—дип башлаган иде Әлифә, Кармен, син, кортка, йөрәк хәлләрен аңлыйсынмыни сон, дигәндәй астыртын елмаеп, анын инбашыннан сыпыргалады.
—Сөймичә яшәп булмый!—диде,—Ә балаларның үз бәхете үзләрендә.
Кармен жинел генә әйтсә дә, паспорт артыннан йөрү гаять зур мәшәкать булып чыкты. Паспорт өстәлендәге хатыннар син килеп кергәндә урысча сөйләшеп утыралар, сәламенә исә молдаванча, ягъни дәүләт телендә җавап бирәләр. Гозеренне анламамышка салышалар...
Әлифә Әнисәне алып китеп, ике ай үзендә яшәтте. Укулар башланыр алдыннан Мәскәүгә илтеп, шуннан Кишинев поездына утыртып җибәрде.
Аннан сон йөрәктәге сыхтавык белән яшәргә генә калды. Әнәс хатларга җавапны сирәк яза, Әнисә исә балалыгы белән, ә бәлки тормыш авырлыгы беләндер дә, тутасын сирәк искә ала иде, күрәсен.
Көннәрнең берендә аны шәһәрара телефон станциясенә чакырдылар. Әлифә, әлбәттә, ин элек Әнәс хакында уйлады. Ни булды икән?..
Әмма трубканы алуга колакны каты холыклы ят ир-атның тамак төбеннән ургылып чыккан тавышы ертты. Сәламне дә алып тормыйча, әмер биргәндәй:
—Заберите детей!—дип каркылдады ул.—Алып китегез балаларны!
Әлифә коелып төште. Теле бәйләнде, мие кайнады. Гәрчә нинди балалар хакында сүз барганын шундук анлап алса да, авызыннан үзеннән-үзе:
—Каких детей?—дигән сорау ычкынды —Нинди балаларны?
Калын тавышлы адәм Кишинев шәһәренең участок милиционеры икән.
Кармен шәраб кибетеннән куылып, яшелчә сатарга алынган булган икән лә. акчасы остенә чыккан. Суд ясап өч елга утыртып куйганнар. Элек тә караусыз балалар бөтенләй ялгыз калган. Һич кенә лә айнымый торган Әнәсне барга чутлап булмый бит инде! Милиционер, күршеләрдән сорашып. Әлифәнен адресын белгән... Һәм менә таләп итә:
—Хәзер үк килегез дә. балаларны алып китегез!
Әлифә үзенен бер бүлмәле фатирында өч базаны күз азлына китерде дә тетрәнеп куйды. Бер пенсиясенә дүртәү ничек яшәрләр’
—Мин берне генә ала алам,—диде ул тотлыгып,—Өлкәнен Әнисәне.
Милиииянен мона ачуы чыгарга тиеш иде. Әлифә, анын телефон трубкасы аша кулын сузып сугып җибәрүеннән курыккандай, инбашларын. муенын жыерып куйды. Әмма, ни хикмәт, теге адәмнен тавышы йомшап китте үзе дә шуннан артыгын өмет итми иде булса кирәк.
—Озакка сузмагыз,—диде жинел сулап —Канчан киләсез0
Анын йомшарганын тойгач. Әлифәнен башы нык кына эшли дә башлады Молдавия чит илгә әверелгән, анда барып йөрү мәшәкатьле дә. ике кешегә билет алырга кесәдә акча да чамалы
—Поездга утыртып җибәрсәгез. Мәскәүгә барып алыр идем,—диде ул.
— Юлга акчаны кем бирә?
— Мин җибәрермен... Күршеләргә.
— Мин контрольдә тотармын.—диде милиционер
Шулай итеп, кайсы ягы беләндер чегәнне, кайсы ягы беләндер татарны хәтерләтә торган, җитеп килгән кыз бала бөтенләйгә Әлифәнеке булды да куйды.
Тыштан караганда чат әнисе үзе. суйган да каплаган Мине генә бит очында түгел, иягендә, чәченә генә ефәк тасманын кызылын түгел, алсуын бәйли Әгәр холкы-табигате белән дә әнкәсенә охшаса?'
Бу уйдан Әлифәнен жаны убылып төшкәндәй була иде Юк-юк. Әнисә андый булмас Кечкенәдән энеләрен кайгыртып үсте, әле хәзер дә ярдәм изәргә тырыша. Бу яктан уйлап карагач. Әлифә анын анасы белән яшереп кенә хат алышуын да андый, гаепкә санамый Димәк, үзен генә уйлый торган бала түгел, газиз кешеләрен авыр хәлдә ташламый Туганнарына, ата- анасына игелекле кеше тормыш юлдашына да тугрылыклы булыр, иншал ы Гомумән, бик тә сизгер, шәфкатьле бит үзе Мидхәт өчен лә әнә ничек өзгәләнә...
Һәм бу—Ленизанын кимчелекләрен күргәнгә генә түгел Анысы да бардыр, әмма төп сәбәбе бүтән. Конләшә кызыкай Мөгаен, йөрәгенә тылсымлы чаткы төшкән һәм ялкын үрләтеп, көйдерә дә башлаган Ни белән бетәр монын ахыры?
Әллә сон Әлифәгә тагын бер тапкыр мәхәббәт фажигасынын шаһиты булырга гуры килерме? Алла сакласын! Үз тиңнәрен, гомер юлын бергә үтәрлек парларын таба гына күрсеннәр инде берүк Әнисә Мидхәт кебекне. Мидхәт Әнисә төслене
Аларны янәшә куеп карагач. Әлифә сискәнеп урыныннан торып утырды «Тәүбә диген. Әстәгъфирулла! Акылына кил! Балл бит әле ул. кем белән мавыкмас га кемгә күзе төшмәс' Укып бетерәсе бар. һөнәр аласы Мидхәт шул Ленизасына өйләнеп куйса, безнен өчен хәерлегә булыр, мөгаен Күзгә- блшка чалынып йөрмәс, ныклап аягына басарга өлгермәгән кыз баланын күңелен алгысытмас ичмаса!*
«Сон инде»,—лиле диюен Мидхәт Әлифәгә, әмма үзе асылда ныклы бер карарга килеп җитмәгән, һаман уйлана, һаман икеләнә иле әле Тик бу
хакта урам уртасына басып, бер-ике тапкыр гына күз күргән апа белән ачылып сөйләшеп буламыни? Иптәшләреннән берәрсенә эченне бушату да унайсыз, мәсьәлә ифрат четерекле иде бит.
Мөнәсәбәтләр бер тирәнгә китсә, кире элекке эзенә кайтмый. Мидхәт белән Лениза да бер-берсенә тыелгысыз тартыла, яшерен очрашу өчен унайлы вакыт һәм урын эзли торган булдылар. Кайчан бүлмәдәшләрнең юк чагын туры китереп, кайчан тулай торактагы спорт залынын ачкычын алып торып, ашыгып-кабаланып сөешүләр гадәткә керде, һәм табигый нәтижәгә китерде. Икесе дә тәжрибәсез иделәр шул. Инсаф ияләре булганга, бер-берсен ничек кенә якын итсәләр дә. оялу хисен югалтмадылар, бик күпләр өчен бияләй кебек гади тоелган нәрсәләрне кулланырга өйрәнмәделәр. Ә табигать синен чаман-халең бармы, дип сорап тормый, үз тәртибен үги бирә.
Октябрь урталарында Ленизаның кәефсезләнгәне сизелә башлады. Беркөнне студентлар ашханәсендә:
— Кажется, винегретлары свежий түгел иде. күңелем болгана,—дип зарланды. Шуннан сон:
—Щи исе күңелемә тия,—дип. кичләрен аш пешерергә авырсына торган булды.
Мидхәт шыр томана түгел, хатыннарның болай кәефсезләнүенә нәрсә сәбәп булганын чамалый. Тик мона ышанасы килми иде. Анын гына түгел, Ленизаның да ышанасы килми иде булса кирәк, чөнки көннәр уза торды, алар арасында бу хакта ачыктан-ачык сөйләшү булмады.
Өендәге хәлне күршеңнән сора, дигәннәр, янәшә бүлмәдә яшәүче егет күзне ачты.
Кичен Мидхәт, бик соңарып кына бәрәңге кыздырып ашады да, юыну бүлмәсеннән тәлинкә-табасын юып чыгып килә иде.
—Әй, парин, сиңа бер сүз бар иде,—дигән тавышка туктап калды.
Коридорнын бу почмагында кичләрен парлар очраша. Серләшәләр, кеше юк чакны туры китереп, үбешеп-кочышып та алалар. Баш очларында лампочка янып торганны яратмыйлар, куйган берсен борып алалар. Шунлыктан, биредә ярым-караңгы иде Тәрәзә төбенә терәлеп баскан егеткә урам лампасының саран яктылыгы арттан төшә, тавышы тәмәке төтененнән карлыгып чыкты, шунлыктан Мидхәт беренче мизгелдә аны танымады. Өч якты ноктага— сигарет очына һәм янып торган күзләргә—якынрак килгәч кенә күрше бүлмәдә яшәүче Фаязны шәйләде һәм, кулындагы савытларны тәрәзә төбенә куеп, күрешергә кулын сузды
Алар якын дуслар түгел, Мидхәт бу егет белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәнен хәтерләми иде. Аның пош-пош сигарет суыруыннан сүзнең бик үк матур булмаячагы сизелә, ләкин кырт борылып китеп тә булмый иде.
^ —Кабызасыңмы берне?—дип, Фаяз кесәсеннән сигарет кабы чыгарды,— Йөрәк януларын басылыр.
—Рәхмәт. Мин өйрәнмәдем инде . Ә син нишләп минем йөрәк яна, дип уйлыйсын?
—Андый хәлгә тарысан, йөрәккә ут каба инде ул.
—Нинди хәлгә тарыган әле мин?
—Сине йөгәнләргә чамалыйлар, дигән сүз йөри,—диде Фаяз.
—Йөгәнләргә мин ат түгел лә...
—Ат булсан, бәлки, тибеп очырыр идең дә, чабып котылыр иден. Ә менә кайсыбер егетләрнең андый көче дә, елгырлыгы да юк. Андыйларга йөгәнне тиз кигезәләр. Авызлыклыйлар да, сыртларына менеп атланалар. Ә аннары гомер буе шпор белән, шпор белән!.. Синен кебек эчми-тартмый торган тәти егетләрне күргәч, андый шпорлы затларнын нәфесе котыра инде ул!
Фаяз хихылдап жавап көтте. Мидхәт дәшмәде Карап-карап торам да, кызганып куям азе мин сине —диде Фаяз анын битенә төтен өреп.
—Кызганырга мин бичара кыз түгел лә!
—Кызлар бичара түгел бу заманда! Егетләрнен кайсылары бичара! Ә син. күрәм, үзен хаталанып сабак ала торганнардан, башкалардан гыйбрәт ала белмисен. Күптән әйтелгән бит инде, эшләгән җирендә хатын-кыз белән бәйләнергә ярамый, дип. Укыган җирендә дә ярамый Егет кеше күнеле төшкән кыз янына сагындырып кына барып кайтыр Теләгәнен эшләр, күнеле кайтса, араны кырт өзәр дә китәр. Ә монда башыңны читкә борып кара' Бөтенесе аны яклап якана килеп ябышачак!
—Кемнен ни эше бар миндә?
—Ахмак булма. Йөгәнгә баш тыгарга ашыкма! Хәзерге кызлар оста алар һәм хәйләкәр. Башта килеп үзләре муенга асылыналар, аннары балага уздым, дип шантажларга тотыналар. Борылырга да җай калдырмыйлар Андыйлар белән бәйләнүдән Алла сакласын. Бер баш биргәнсен икән, ычкындырмый ул сине!
Мидхәт анын чыраена ачу катыш гаҗәпләнү белән текалде Ләкин тупас сүз әйтүдән тыелды Фаяз өч-лүрт яшькә өлкәнрәк, институтка ул. армиядә хезмәт итеп кайтканнан сон заводта бер ел эшләп, әзерлек курсларын тәмамлап кергән. Таза гәүдәле булуы да. ярты башка калкыбрак торчы да ана күпмедер дәрәҗәдә өстенлек бирә иде. Мидхәт тешен кысты, сабырлыгын җыеп, дәшмәде. Фаязнын тавышы исә йомшара бара, ул чыннан да ихлас күңеллән, яхшылык теләп сөйли иде.
-Күпме асыл егетләрдән юньсез хатыннар күндәм алаша ясадылар инде,— дип, чын күңелдән сыкрангандай дәвам итте ул.—Аң бул' Өйләнүче син. шуны онытма! Син хәл итәргә тиеш аны' Ниндидер бер чәчби түгел' Ниләр генә кыланмый аларнын кайсылары. Балага уздым, дигән була, беренчесен төшерсәм, бүтән булмаячак, дип куркыта Кызгандыра' Шантажлый' Ә син курыкма. Сәламәт хатыннар унар бала таба. Ә хаста хатын сина кирәкми'
—Лениза турында алай сөйләгәнне —дип башлаган иде Мидхәт. Фаяз сигаретын идәнгә токереп. башмагы белән ышкыды ла:
—Ташла —диде —Мин анын турында бер начар сүз дә әйтмәдем бит азе Кияүгә чыгасы килә торгандыр, гына дидем. Анын ни начарлыгы бар1* Ә менә шул кияүгә чыгу чарасы итеп шантажны сайлый икән
— Нинди шантаж? Анын бернинди шантаж ясаганы юк'
—Ә корсак?
—Нинди корсак?
Фаяз хихылдап куйды.
—Анысын син миннән сорама инде, энекәш Нинди икәнен чшннән яхшырак беләсеңдер Кыскасы, эшен комга терәлгән, дияргә була. Монда сина басым көчле булачак. Кыхзар ягыннан да. деканат тарафыннан да.
—Нинди басым? Юк сүз ул. Кем сөйли андый кара гайбәтне'1
—Бирсен ходай, юк сүз булсын’ Мин сине на всякий случай кисәтәм Ачык авыз булма! Әгәр андый хәл сизелсә, шау-шу купканчы, алдан чарасын күр. Ул сине шантаж белән алдырмакчы булса, син аны хәйлә белән алдыр Көйлә, җайла, юмала, укып бетерүгә өйләнешербез, дип ант эч. теләсә ни кылан, тик ничек тә булса бүлнискә илтеп тык Ул анда бер кич кунып әйләнеп чыгуга, дөньяларын яктырып киткәндәй булыр, менә күрерсен Иптәш Сталин ни дигән? Хәер, сез бит яшьләр, белмисездер. -Нэт чэловэка нэт проблэмы» дигән ул. Ә ул. зобани, акыллы булган' Безнең шартларга яраклаштырып тәрҗемә итсәң, «кызның корсагы булмаса, егетнең гаме булмый» дигән сүз. Хәер, егетнең генә түгел, үзенең дә хәсрәте бетәр'
з. .к у . м
зз
Тынычлап, иркенләп дипломын яклар. Ә болай бит биш ел укыганы жилгә очуы да ихтимал!
Күңелне наждак белән генә түгел, рубанок белән кыра торган сүзләр сөйли иде Фаяз! Тынлап тормаска иде аны, борылып китәргә кирәк иде.
Әмма Мидхәт мәгънәсез елмаеп, басып торуында булды. Аның аяк табаннарын бетон идәнгә беркеткән сумала—дөреслек иде. Әйе, хак иде шул Фаязнын сүзләре!
Ул төнне тәрәзәләр яктыра башлаганчы Мидхәтнең күзенә йокы кермәде.
Лениза буйга узган, дигән гайбәт кай арада шулай таралып өлгергән? Ә бәлки, бу әле үтә торган хастадыр?.. Бөтен язмышны хәл итә торган чорда— диплом якларга әзерләнгәндә, нинди бала ди ул тагын? Ул да шыр дивана түгел, алдын-артын уйларга, саклануның берәр чарасын күрергә тиеш иде. Ә бәлки, куллангандыр да... Тик әйтмәгәндер генә...
Әмма Мидхәтнең күңеленә шик кергән иде инде. Сонгы вакытта очрашу- сөешүләрнен кызуы да сүрелә төшкән, беренче кавышкан айлы төндә башны томалаган алтынсу томан таралып, зиһен ачылган иде. Һәм ул Ленизага тартылу көченен кими барганын тоя иде. Лекцияләрдә утырганда да башы элеккеге кебек ихтыярсыздан гел анын тарафына гына борылып тормый. Битенә текәлеп караганда, кызның юка ирен читләренең түбәнәеп, авызының кысылып куюы ямьсез булып тоела башлады, һәм кичләрен йокыга китә атмый уйланып ятканда, тормышымны анын белән гомерлеккә бәйләү дөрес булырмы, анын бу кысылган ирен читләренә, соры күзләренең сынап каравына чыдап яши алырмынмы, дигән уйлар башка килә иде.
Кыскасы, йөрәк кызуы сүрелә төшкәч, салкын акыл өскә чыкты. «Ашыкма»,—ди Мидхәт хәзер үз-үзенә. Чыннан да, кая ашыгырга? Диплом якласыннар, эшкә урнашсыннар. Анда инде хәлләр үзгәрәчәк. Иртән торып юыну бүлмәсенә барганда ук бер-беренә юлыгасы да, лекцияләрдә бергә утырасы да булмас. Бер-беренә ерактанрак карарга мөмкинлек туар. Ерактан карасаң, яхшырак күренә, диләр. Кем белә, бәлки әле Лениза үзе үк Мидхәткә суынып китәр...
Коридорның караңгы почмагында Фаязнын авызыннан тәмәке сасысына уралып бөркелгән киңәшләре саруны кайнаткан иде. Ә менә кара төндә ялгыз калып уйланып ятканда, нәкъ менә шулар жанны тынычландырып җибәргәндәй итте.
Гайбәт группанын кураторы, философия укытучысы Ал и я Фәргатовнанын да колагына барып ирешкән иде инде.
Гыишык-мыишык мәсьәләләрендә бу заманның «шәригат»е никадәр генә кинәйгән булса да, мәктәп балалары арасында да гыйффәтле кызлар аз калган икән, дип сөйләсәләр дә, барыбер бозыклык белән мактанып булмый. «Йоклашып йөриләр икән», дигән чыш-пыш сүзләр кешенен маңгаена күзгә күренми торган дегет белән кара тамга салып куйгандай итә.
Лениза белән Мидхәтнең мөнәсәбәтләре тирәнгә киткәне кураторга, каникул тәмамланып, укулар башлангач ук килеп ирешкән иде. Алия Фәргатовна күпне күргән кеше, таләпләрне каты куйса да, кеше хәлен анлый, яшьлекнең абыну-сөртенүләрен гаепләргә ашыкмый иде. Группанын старостасы Аня белән профсоюз житәкчесе Гөлнар анын янына кереп:
—Аларга берәр чара күрергә кирәк,—дигәч, Алия Фәргатовна:
—Мәҗит Гафуринын «Кара йөзләр»е заманы күптән узды бит иңде,— дип, авызларын бик тиз каплады.—Үз хәлләрен үзләре беләләрдер. Безгә аларнын укуы гына кирәк. Дипломнарын яклый алсалар, шул житкән. Сезгә зыяннары тими торгандыр бит?
—Ничек итеп диплом яклый алсын ул? Бүлмәгә бата атып кайтса, безгә дә рәхәт булмас...
— Бала дисезме? Эшләр шул дәрәжәгә җиттемени инде?
—Дипломын барыбер яклый атмаячак ул быел Берәр чарасын күрмәсә
Административ отпуск атсын әнә!
—Сезнен үзегезнен диплом хәлләре ничек сон ате°
—Эшләр өчен шартлар начар бит. Ал ия Фәргатовна. Янында косып йөрсәләр, дикъкать тарата шул ул.
—Сез сабыр булырга тырышыгыз инде, ана каты бәрелмәгез.—диде укытучы —Мондый чакта ыгы-зыгы килүдән бер файда да юк
Кызлар куратордан башкачарак сүз көткән иде. Ләкин укытучын белән әрепләшеп булмый—шым гына чыгып китүдән башка чара катмады.
Анын урынында башка берәү булса, теге ике кыз белән сөйләшкәннән сон иң элек Ленизаны чакырып алыр иде. Әмма кызнын сагаюлы чыраен күз алдына китергәч, Алия Фәргатовна уйга калды. Чөнки бу кыз белән анын женнәре туры килми иде.
Мидхәт исә бөтенләй башка. Анын елмаюлы йөзен, якты зәнгәр күзләрен исенә төшереп. Алия Фәргатовна тирән көрсенеп куйды.. Мидхәткә ул һич кенә дә Лениза кебек пар теләмәс иде. Кайда бу егетләрнең күзе? Фәндә молекулаларның серләрен ача белгән яшьләрнен күбесе адәм баласының чыраенда ярылып яткан сыйфатларны нилектән күрми'’ Нинди пәрдә күзләрен каплый аларнын. нинди тылсым сукырайта'”'
Нишләмәк кирәк, дөнья шулай корылган шул инде Язмыш дигәнен, булачак парларны укмаштырганда, «бер яхшыга бер яман, бер яманга бер яхшы» дип бүлә икән, дигән мәзәк бар бит. Шулай саный торгач, сирәк кенә саташып китеп, «бер яхшыга бер яхшы» дип җибәргәли икән Шул рәвешле язмышнын ялгышуы аркасында гына бәхетле парлар барлыкка килә, диләр
Алия Фәргатовна үзе, мөгаен, шундыйлардан булгандыр Ире белән алар егерме ел ел тату яшәделәр Кызганыч, Вахитнын гомере иртәрәк өзелде. Бердәнбер кызлары исә. институтта укыганда ук кияүгә чыгып, ире белән бергә Харьковка китеп барды Бер ялгы зы калган тол хатыннын сүнмәгән- сүрелмәгән күңелендә башкага бирелеп бетмәгән наз калды Шул назнын нуры җай туры килгән саен күз карашы аша саркып Мидхәткә сибелә иде Ничек дип атарга мондый кичерешләрне? Нечкәлекләрен уйлап тормыйча, «ярата» диләр инде. Ләкин бу сүз. уйлап карасан. хис-тойгыларның, кичереш- омтылышларның мен төрле төсмерен үз эченә сыйдыра бит Ананы, йә баланы ярату бер. дусларны—икенче, сөйгән ярны—өченче Яшьтәш булсалар. Алия Фәргатовнаның кыланыш-гамәлләре. уй-хыяллары бер төрле булыр иде. ә хәзер бөтенләй башка
Ничек кенә булмасын. Мидхәт ана һәрьяктан камил зат булып күренә анын җирдә яшәве генә дә тормышны ямьли кебек. Андыйлар башка берәүгә авырлык, бәхетсезлек китерә алмый Һәм тиеш тә түгел
Икенче көнне үк, семинардан сон. Алия Фәргатовна Мидхәтне үз бүлмәсенә чакырды.
— Утыр әле, Халиков,—диде Һәм өстәле аркылы каршысындагы урындыкка ымлады.—Ну, ничек анда, диплом эше языламы?
—Узган елгы курс эшенен темасын үстерергә дип килештек без Андрей Николаевич белән,—диде Мидхәт Андрей Николаевич анын фәнни җитәкчесе иде.
Алия Фәргатовна. дулкынлануын яшерергә тырышып, сүзне турыдан башлады:
Синен шәхси борчуларың да бар икән Мин шулай дип ишеттем Юк... Берни юк..
Мидхәт агач төсендәге элпә белән капланган арзанлы өстәлдән нидер укырга теләгәндәй, карашын аска төбәде.
—Лениза Фәхруллина белән мөнәсәбәтләрне ничегрәк жайларга ниятлисез сон?
Мидхәт бу кадәр үк маңгайга бәреп сораганны көтмәгән иде. кызарынып чыкканын тойды.
—Шәхси тормышны хәл итү турында диплом яклагач уйларбыз инде,— дип мыгырданды ул.
—Шулай дисенме?
Алия Фәргатовна дулкынлануын яшерер өчен, өстәлдә яткан журналны ары-бире шудыргалады.
—Һәрчакта да эш-мәшәкатьнен берсен алып, икенчесен куеп торып булмый шул,—диде үзалдына уйлангандай —Ничек булса да, хәл кылырга туры килә. Сез дә шундый кыен хәлдә калгансыз менә.
Аннары бераз тынып торды да, жавап булмагач, башын күтәреп егетнен йөзенә туры карады һәм гадәтенчә нык итеп:
—Сезгә бу хәлдән чыгу жинел булмас,—диде —Күп егетләр мондый чакта югалып, хәтта куркып кала. Җилкәләренә күтәрә алмаслык авыр йөк төшәр сыман тоела. Ничек тә булса котыласылары килә. Бәлки, сиңа да, шома гына ычкыну җаен тап, дип киңәш бирүчеләр булыр.
Мидхәт сискәнеп китте. Каян белгән? Ничек?
—Ә бит мәсьәләнең икенче ягы да бар әле,—дип дәвам итте Алия Фәргатовна —Әйтик, туачак жан... Бу дөньяга килергә талпынган кешене әйтәм Кайчандыр без дә анын кебек булганбыз. Кемнәрдер безнең язмышны хәл итү хакында уйланган... Яшәргә мөмкинлек бирергәме, юкмы... Уйлап карасаң, бик гажәп бу. Әгәр шунда, бу бала безгә әлегә кирәкми, аны карарга-тәрбияләргә шартларыбыз юк. дисәләр... Ул чакта безнен каршыла жиһаннын ишеге ачылмас иде. Һәм монын өчен беркемне дә гаепләмәсләр иде... Әгәр туып өлгерсән, сине болай гына юк итеп булмый. Суд каршына бастыралар, төрмәгә утырталар. Ә алданрак хәстәрен күрсәләр, моның өчен бернинди җаваплылык юк. Ә аерма нәрсәдә сон? Икесе дә жан кыю бит инде... Монда кешенен үз намусы хөкемдар булырга тиеш.
Сүзнен бөтенләй көтелмәгән мондый борылышыннан, аннан да бигрәк, Алия Фәргатовнанын бик хисләнеп, күнел төбен актарып сөйләвеннән Мидхәтнең зиһене чуалып, йөрәге тигезле-тигезсез тибә башлады. Ул укытучысының утлы карашына түзә алмыйча, башын түбән иде!
—Монда бит берничә айга гына түзәргә кирәк,—дип дәвам итте Алия Фәргатовна тавышын йомшартып.—Егет кеше үз кылганнары өчен үзе жавап бирергә тиеш. Намус белән. Үз баласын пычак астына салып түгел!
Бу сүзләр башка яшен булып китереп суккандай итте. Мидхәтнең иңнәре салынды. Студентлар: «Алия Фәргатовнанын теле пычактай телә»,—диләр, хак шул.
Артык каты бәрелгәнен ул үзе дә сизде, ахрысы, көрсенеп, тавышын йомшартты.
—Бер-ике айга чыдау турында гына сүз бара бит,—диде кабатлап.—Ничек тә түзәргә кирәк. Бер жае табылмый калмас Без дә ярдәм итәргә тырышырбыз.
Соңгысын һич көтмәгән Мидхәт, кыеш елмаеп, ана күз сирпеп алды:
—Ничек итеп?
Алия Фәргатовна жинел сулап, елмаеп җибәрде:
—Күз күрер анда. Загска кайчан барасыгызны мина алданрак әйтегез. Матур киенеп килергә кирәк булыр. Шаһит булып үзем кул куярга риза! Курыкмагыз. ятим итмәбез.
Тулай торак янындагы кечкенә бакчада хларнын күнегелгән эскәмиясе бар иле Кичен шунда чыгып утыргач, Мидхәт кызнын салкын бармакларын кайнар учына атлы да:
—Лениза, син хатын-кыхлар консультациясенә бармадыкмы але?—дип сорады
Ярым-карангыда башын иеп. битен чигәләреннән сагынып төшкән чәчләре астына яшергән кызга бу сораунын ничек тәэсир иткәнен сизеп булмады Юк барган булсам, консчно инде сина әйтер идем.—диде УЛ ярым- пышылдап.
—Күнелем болгана дисен, ашаныннын рәте юк. Сонгы вакьпта агарынып китген. Андый чакта врачка күренергә кирәктер бит
—Куркам...—диде Лениза
—Ә нәрсәдән куркасын9 Әгәр теләсән. үзем озатып куям Иртәгә, лекцияләрдән сон.
—Кабул итәрләрме сон9 Анда бит башта талон алырга кирәктер
— Иртәгә барыйк, син тәртибен белешеп чыгарсын, мин көтеп торырмын Килештекме?
Лениза ризалыгын белдереп ияген каккалады да. башын Мидхәтнен күкрәгенә салды
Хатын-кызлар консультациясенә, трамвайдан төшкәч, бакча аша кыйгачлап салынган сукмак буйлап барасы иде Мидхәтнен беләгенә ныгытып ябышкан Ленизанын нык дулкынланганы сизелде
-«Хатын-кыз консультациясе» дигән вывесканы күргәч, йорт эшләренә өйрәтә торган урындыр, дип уйлый идем мин,—дип көлде ул — Кыхлар агс күптән түгел генә анлатты
Яше егермедән узган, югары уку йортында укучы кызнын мондый наданлыгы сәер булса да. Мидхәткә бу гаеп булып тоелмады гыйффәтле кызнын андый жиргә ни йомышы төшсен9
Мидхәт джинси чалбар, саргылт куртка кигән Ленизанын. урам аша чыгып, иске кызыл кирпеч бинага таба барганын, кыршылган ишектән кереп киткәнен бакчадан карап калды Ямансу иде ана Төсен җуйган күк гөмбәзен октябрь аснын алама болытлары чуарлаган Каеннарның шәрә ботакларында сирәк-мирәк сары яфраклар җилпенә, куе-яшел яшь чыршылар да сагышка ура1ган шикелле Аяк астына юеш яфрак түшәлгән, сулган үләннен әчкелтем исе. дымлы жир исе килә. Якыннан гына трамвай гүләп узды, тимер тәгәрмәчләр, борылышта рельсларга нык ышкылып, сызлангандай чыелдады Бу шау-шуга агач башларында әвәрә килгән чәүкаләрнен эчпошыргыч «чан чан»ы килеп кушылды
Мидхәт яфракларны шытырдатып әрле-бире йөренде, уйларынын очына чыга алмады. Ах. әгәр дә фаразлар дөрескә чыкмаса икән' Нинди яхшы булыр иде лә!
Әмма бу зәгыйфь өмет акланмады Иске бинадан чыкканда. Ленизанын кызарынган йөзен чалыш елмаю бозган, дымлы күзләрендә курку һәм ялвару ярылып ята иле
— Кабул иггеләр. карадылар,—диде ул —Алты атналык диделәр
Ул бик кызганыч һәм көчсез булып күренде Мидхәт анын салынып төшкән кулыннан тотып, сукмак янындагы артлы хкәмиягә утыртты
— Нишлим инде?—дип. башын күтәреп ана карады Лениза
—Ү зен ничек уйлыйсын сон?
— Белмим инде. Башым буталган Мин куркам. Мидхәт Нәрсәдән9 Бер синен башка гына килгән хәл түгел
—Башкаларда минем ни эшем бар9 Укуны дәвам итә хлмасам нишләрмен9'
Стыдно да бит Кыхтар сизеп алды инде. Ләйсән әйтә, котылу ягын кара, ди. Син беренчесе түгел, ди. Бер-ике көнгә күздән югалып тораларда балкып кире кайтып керәләр, кайда булганнарын, ни кылганнарын беркем белми кала, ди. Ахмак булма, мингерәп йөрмә, вакытын ычкындырма, ди... Наверно, башка чара юктыр... Анда миннән кайбер анализларны алдылар инде. Ике атнага чыдасам...
Ул укшыгандай итеп кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды.
—Ике атнадан ни була?
—Шуннан соң яткызырбыз, диде врач.
—Нәрсәгә?
—Кереп чыкмый булмас бит инде...
Менә шулай әвәрә итте дә куйды ул Мидхәтне! Фаяз әйткәннәрнең киресен сөйләде, шунын белән бөтен шик-шөбһәләрен таратты да ташлады. Баксаң, форсаттан файдаланып кияүгә чыгып калу турында түгел, бу хәлдән ничек тә булса котылу хакында уйлый икән бит ул!
Әмма Мидхәт, сөенәсе урынга, үзәгенә карлы яңгыр койгандай хәлдә иде. Йөрәге астында яңа жан йөрткән хатын-кызның кичереш-уйларын ул башкачарак күз алдына китерә иде. Алия Фәргатовна сөйләгән төслерәк итеп. Ә монда...
Әйе, кеше күңеле—кара төн, дигәннәр... Хатын-кызларның эчке дөньясы, Мидхәт күз алдына китергәнчә, гел бертөсле генә түгелдер. Берәүләрдә ул кояшлы көндә балкып торган гөлбакчага тиң булса, икенчеләрендә—айсыз төндәге кара урман кебектер, күрәсең. Аның ешлыкларында елтыраган утлар да жылы учак түгел, ә яктырткыч койрыклы бөжәкләр генәдер, бәлки...
Мидхәт тизрәк бу уйларыннан арынырга тырышты.
—Теләсә кем белән кинәшкәнче, башта мина әйтергә ярамадымыни?— диде.
—Мин үзем дә ышанып житмәгән идем бит әле... Алар инде күреп тә алган Ләйсән әйтә, егетләргә ышаныч юк, мондый чакта күбесе йөргән кызын ташлап китә, ди. Иргә ышанма, Иделгә таянма, дигәннәр, ди.
Мидхәт аның беләген янтыгына кысты.
— Мин егетләрнең күпчелеге рәтенә керәммени, синеңчә? Синең өчен бердәнбер түгелмени?
—Бердәнбер, конечно, бердәнбер.—диде Лениза ашыгып.—Ә син мине ташламассыңмы?
—Ташларга... Иске күлмәк түгел лә син...
—Алайса...—Лениза тураеп утырды.—Нишлибез сон?
Мидхәт аның яктырып киткән йөзенә, нурланган күзләренә карады. Таннар атып, кояш чыкса, карурманнарда ямьләнә.
Нишләргә? Билгеләнгән көнне тагын шушында Ленизаны озатып куйсаң, барсы да элеккечә дәвам итәчәк, бернинди мәшәкать өстәлмәячәк..
Ләкин бу—үз-үзен берничек тә яклый алмаган гөнаһсыз жан иясен үтерү була түгелме? Алия Фәргатовнанын күзенә ничек карарсың да үз вөҗданын каршында ничек жавап бирерсең?
—Как-нибудь дипломны якларга иде ..—диде уйлангандай Лениза.
—Анысы өчен кайгырма. Үзем язып бирермен. Ә безгә хәзер башканы хәл итәргә кирәк. Әйдә, киттек.
Мидхәт нәрсәгәдер тәвәккәлләгәндәй кискен хәрәкәт белән аягына басты да, Ленизаның кулыннан тартып торгызды.
—Кая киттек?
—Ин элек безгә язылышырга кирәк,—диде.
—Чынлапмы?
—Андый эшне шаярып эшләмиләр инде. Аннары без хәзер икәү генә
тугел бит. Өченчебез бар Үскәч ул, минем әти белән әни бергә укыганда танышканнар, фәлән айда туйлары булган, фәлән айда мин туганмын, дип сөйләячәк.
—Язылышу таныклыгыннан числосын да карар микәнни*’
—Безнен әни ел саен туи көнен искә төшерми калмый, тәмле әйбер пешерә Сездә...—Мидхәт киселеп калды.
— Бездә анын ишене искә алучы юк —диде Лениза карашын түбән төшереп..
Кайбер халыкларда кешенен туган көнен кеше дөньяга килгәннән түгел, тугыз ай электән санап бәйрәм итәләр. Чөнки яна жаннын гомере икәүнен канышуыннан башлана, дип саныйлар. Ике чакматаш бәрелешсә ут чыга бит9 Менә шулай күз алдына китерәм мин аны Аерым-аерым булганда, ул ут ташларның эченә яшеренеп яши. Бер-берсенә орынгач, чәчрәп тышка чыга. Үзенә бер төрле шартлау була, ялкын теле үрли, учак кабына
—Точно!—дип ана елышты Лениза.—Мин сине чыннан да ут чыгардай яратам. Синен кебек матур итеп әйтеп бирә генә белмим Дворец бракосочетаниягә барабызмы'
—Анысына ук үрелеп булмас шул Беренчедән, анда чираттыр, озак көтәргә кушарлар. Икенчедән, андый җирдә зур тантана ясыйлар. Ата-ана. туган- тумача, дус-ишләр белән Гуй күлмәкләре кыйбатлы, машиналар бизәкле ул тирәдә...
—Анын өчен акча күп кирәк шул.—диде Лениза монаеп.—Әгәр бу юлы ашыкмасак, диплом яклаганнан сон. акча туплап Без дә
Күренеп тора: кызыкай гусн гөрләтеп үткәрү турында хыялланган икән Хәзер исә бу хыяллар җимерелә Нәрсә хакына? Тумаган, күзгә күренмәгән җан хакына! Лениза икеләнеп калган иде
—Бәби туен гөрләтеп уздырырбыз.—диде Мидхәт.—Ә хәзергә район загсы да ярап торыр. Балдакны мин сина эшли башлагач бүләк игәрмен Паспортын янындамы?
...Загста алардан гариза яздырдылар да бер айдан килергә куштылар Язылышу тантанасы ноябрьнен җепшек кар явып торган салкын, җилле көненә туры килде. Тантана үзенә күрә күнелле генә узды. Студентлар арасында, озын итәкле кызыл бәрхет күлмәк кигән Алия Фәргатовна аерылып торды Ул бер кулына купшы кәгазьгә төрелгән кызыл розалар бәйләме, икенче кулына зур гына катыргы тартма күтәреп килеп керде. Тантана башланганчы эчке бүлмәгә узып, загс хезмәткәре белән нидер сөйләшеп, тартмасын калдырып чыкты. Баксан. туганнарча кайгыртып йөрүе булган икән. Яшьләр дулкынланып тантана залына барып кергәндә, кин өстәлдә калын тышлы кенәгә белән алтынланган ручкалар 1ына түгел иде Анда берсенә бал. икенчесенә май салынган ике бәллүр касә һәм зур подноста яшел-кызыл-сары монпасьелар белән бизәлгән чәкчәк тора иде. Кибетнеке кебек вак түгел, эре-эрс итеп өйдә пешерелгән. Андыйларкы авылларда гына ясыйлар. Кияү белән кәләш ягыннан туганнар килмәгән, бу. билгеле инде, Алия Фәргатовнанын эше иде. Түшенә кыеклап кызыл тасма гаккан. өлкән яшьтәге, гуры сынлы апа, һәр парга әйтелә юрган сүнәр әйтсә лә. танышы рәсми түгел, җылы, йөзе ямы иде Кенәгәгә алтын каләм белән имзалар салынып, Мендельсон маршы янгыраганда. Алия Фәргатовна кияү белән кәләшкә бал-май катырды Анын куллары гетрәнә иде.
Коглаучыларелмаешын мондый очракта гаиптә эше.тә торган «Пар книәнсез, бәхетле булыгыз, батыр уллар, магур кызлар үстерегез» -дигән теләкләрне кабатладылар. Ә менә Алия Фәргатовна сүз алгач, колаклар тырпайлы, чонки ул бик җитди иде һәм әйткәннәре дә котелмәгәнчәрәк булды
Мин сезгә, авырлыклар күрмичә, бер-берегездән гайрәтегез чикмичә
з»
озын гомер кичерегез, дип теләк тели атыр идем. Жырда җырланганча, күзләрне күзләрдән алмыйча яшәгез, дияр идем. Ләкин бу дөнья жәннәт түгел, кеше фәрештә түгел. Төрле чакларыгыз булыр. Бер-берегезнең хата- ялгышларын, кимчелекләрен гафу итә белегез! Ул ачы суган каптырса, менә шушындый балны капкандай, «татлы-татлы» дип елмаеп йотыгыз. Рәнҗегән минутларда да, гомер юлдашыгызның яхшы якларын исегезгә төшерергә тырышыгыз. Шуларга тотынып яшәргә өйрәнегез.
Алия Фәргатовнанын керфекләрен яшь сарган, һәм бу үзенә бер ямансулыктан да иде. Яшь парнын барыр юллары бик тә, бик тә сикәлтәле- чокырлы булып тоела иде ана.
Апрель ахырында яшь гаилә тулай торакка бәби күгәреп кайтып керде Кая барсыннар тагын'.>.. Тик менә биш кыз яшәгән бүлмәдә балалы хатынны күз алдына китерәсезме сез? Ул бишәүгә тынычлык кирәк—семинарларга әзерләнәсе, курс, диплом эшләрен тәмамлыйсы бар. Әни кешенең дә төшеп каласы килми, инде биш ел укыгач, соңгы имтиханын да тапшырасы, дипломын да яклыйсы иде.
Җитмәсә, бала елак булып чыкты. Кыз бала гадәттә тыныч була, диләр. Ә Рамилә—ана шулай дип исем кушканнар иде—төненә өч-дүрт тапкыр уяна, сәгатьләр буе туктамый елый. Өч көн түзде кызлар, бер атна. Аннан артыгына чыдар әмәлләре калмады.
—Булмый бу болай,—диделәр.—Үзегезгә аерым бер почмак табыгыз!
Ә каян табасын ул аерым почмакны? Яшь балалы гаиләне фатирга кертергә атлыгып торучы бармы әллә?
Ярый, рәхмәт яусын, Алия Фәргатовна әйткән сүзендә торды, ярдәм итү чарасын тапты: нәнине вакытлыча, ике айга гына сабыйлар йортына урнаштырырга рөхсәт алдылар.
Билгеләнгән көнне иртүк алар, бала күтәреп, тулай торак ишегеннән чыгып киттеләр. Трамвайга утырдылар, төшкәч, чиста итеп себерелгән тын урам буйлап җәяү киттеләр.
Мул кояшлы, әмма салкынча май иртәсе иде бу. Шәһәр урамнарының— чиста, күнелләрнен тыныч вакыты. Мидхәт кочагында йоклап яткан сабыйны уятудан сакланып, бер көйгә ипле генә атлап бара. Баланын кыймылдаганын сизеп, йөзен каплаган челтәрле ак тукыманы күтәрде дә. битен ана якын китерде, һәм аннан килгән татлы истән башы әйләнеп киткәндәй булды Тукымалар аркылы сабыйнын йөрәк тибешен сизде. Ана үз йөрәгенең дөпелдәп җавап биргәнен тойды. Ике йөрәк бергә тибә, дөресрәге, олы йөрәк белән анын дәвамы—кечкенәрәге сулкылдашып, бер-берсенә якынлыгын, газизлеген аңлаталар кебек иде. Бу хис шундый яна, шундый көтелмәгәнчә иде ки, Мидхәт, сулышына кабып, тукталып калды.
—Әйдә инде,—диде Лениза.—Сигезгә килеп җитегез, дигәннәр иде бит. Сонга калмыйк!
Соңыннан, бу минутлар исенә төшкәндә, ул тетрәнеп китә һәм: <* Шундый бәхет тә була икән!»—дип үзалдына гаҗәпләнә иде.
Ул елмаеп баланын йөзен ак челтәр белән каплады да урыныннан кузгалды. Ике ягына әлегә шәрә юкәләр тезелеп баскан, зур йортларының тәрәзәләре иртәнге кояш нурыннан балкыган бу урам анын сабыен бәхет йортына илтеп кертергә тиеш иде кебек.
Менә алар унга борылдылар да, милиция урнашкан бина яныннан узып, янәшәдәгесенен ишеген ачтылар. Каршыга ак халатлы, юан гәүдәле апа чыкты. Анын чырае җитди, хәтта кырыс иде. Рәтләп сәлам алып та тормыйча:
—Китердегезме?—диде.
_ Сез беләсездер бит инде, без вакытлыча гына Диплом яклаганчы, ике айга...—диде Лениза акланырга тырышкандай.
—Ул сезгә вакытлыча,—диде үзалдына мыгырдагандай апа.—Мондый база өчен ике ай үзе бер гомер ул. Сез дә без вакытны айлар, еллар белән саныйбыз. Ә аныкы сәгатьләп исәпләнә. Имезә торгансыңдыр бит9
— Имезәм. әлбәттә... Мин килеп йөриячәкмен
—Өч сәгатьтән өч сәгатькәме9' Ай-Һай ла!..
Апа Лениза белән сөйләшә. Мидхәт тарафына күз дә сазмый. гүяки аны күрми дә иде. Ул бу ирне кешегә санамый иде! Мидхәт ихтыярсыздан аннан баланы тартып алырга кулларын сузды. Апа ана аркасы белән борылды да:
— Имезеп китәсен килсә, туфлиләренне сатып, башмаклар ки әнә,—диде Ленизага.—Хәзер хазат чыгарып бирермен. Тәрбиячеләрнең эше тыгыз азе анда, сабыйларны ашаталар. Бераз бушаганнарын көт. үзләре белән сөйләшеп китәрсен
—Мин дә...—диде Мидхәт
—Ә син нәрсәгә? Син имезмисеңдер бит! Монда чит кешеләрне кертмиләр' Бу бала гомумән бокста ятачак азе. Ким дигәндә бер атна карантинла булырга тиеш ул.
Шулай итеп, бичара сабыИ. әти-әниле була торып, бер атналык чагында үксезләр арасына кереп язты. Һәм бу анын бөтен язмышына кара тамгасын салгандай итте
. Көннәрнен берсендә Лениза сабыйлар йортыннан ничектер сәер елмаеп кайтып керде дә:
— Рамилә мине гашлады,— диде.
Бу хәбәр Мидхәтнең йөрәген сызып, жәрәхәт ясады Тик ул монын база өчен ясалган яраларнын ин жинеле. тиз төзазә торганы икәнен белми иле әле. Бу минузта аны гажәпләндергәнс—хатыннын чыраендагы жинеләю галәмәте булды.
—Тәрбияче Лидия Кузьминична әйзте. хәзер инде тынычлабрак укысан да була, диде Кайчан җитешәсең, шунда килерсен. без монда аны анасыннан ким карамыйбыз, диде
—Чит күз шул син аларга.—диде Мидхәт сыкранып —Еш килеп йөрүенне теләмиләрдер. Җитешмәгән якларын күрсәтәселәре килмидер
Ничек кирәк алай бу чорны үткәрделәр. Лениза да ире әзерләп биргән дипломны яклады—ул чәйнәп биргәннәрне комиссия каршында шартлатып сөйләде. Кулга диплом белән эшкә юллама керде
Әле генә диплом алган инженер-химикка үз һөнәре буенча эшкә урнаш> - бу заманда зур бәхет иде Сонгы вакытта яшь белгечләрне кочак жәеп каршы алып торучы сирәк. Ә менә Мидхәтне чакырдылар Чөнки ул студент чагында ук «Н» шәһәрендәге зур бер заводнын белгечләре белән ганышып өлгергән иде инде Шартлаткычлар эшли торган цехнын инженеры Федор Никифорович үзе дә заманында шушы институтта укыган, елына бер-ике тапкыр Казанга килми калмый Лабораториядән чыкмый яткан Мидхәтне ул бик тиз күреп алды, килгән саен анын белән очрашып, ясаган тәҗрибәләре һәм яна фикерләре белән кызыксынып торды, үзләренә эшкә чакырды «Бер ел эчендә фатирлы итәрбез*.—дип тә вәгъдә бирде хәтта
«Н» шәһәре Себер ягында, шактый ерак, фатиры да. мөгаен, завод тирәсендә булачак. Ленизаның анда барасы килми иде Ләкин Казанда яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге юк. аннан да бигрәк, фатирлы булу турында хыялланып та булмый Шунлыктан, дипломнарны сумкага салып, база күтәреп, самолетка утырудан башка чара калмады
Завод җитәкчеләре вәгьдазәрендә тордылар яшь парны килүгә тулай
торакка, аерым бүлмәгә урнаштырдылар, өч айдан фатир бирделәр. Нәкъ шул чорда шәһәр читеннән генә жир алганнар, теләгәннәргә дүртәр сугыйлап өләшәләр иде. «Бик вакытлы килеп җиттегез»,—дип, аларны да исемлеккә керттеләр.
Бәхетле булыр өчен ни кирәк тагын? Чөкердәшеп яшә дә. сабыеңны кадерләп үстер!
Ләкин.. Аһ. бәхет дигәнен тормышның житеш булуыннан гына торса икән лә!
.Аларнын яна урынга килеп урнашуына елдан артык вакыт үткән, Рамилә шактыйдан ук тәпи киткән иде инде. Үзәккә үтә торган ачы җилле, карлы- янгырлы бер кичтә Мидхәт трамвайдан төште дә, куртка якасын күтәреп, муенын җыерып, светофор каршына барып басты. Яшел ут янгач, башкаларга бәрелә-сугыла, кабаланып урам аша чыкты: халык эштән кайта, ыгы-зыгы күп иде. Машиналарның тәгәрмәчләреннән чыжылдап бозлы су бөркелә, вак тамчылар башка-биткә сарыла.
Ишек төбенә җиткәч, ул туктап калды, ярдәм эзләгәндәй тирә-ягына каранды. Алар яшәгән урам бик кин һәм шау-шулы булып, каршы якта, биек каеннар һәм тирәкләр арасында, кызыл кирпечтән салынган борынгы чиркәү кинәеп, биегәеп тора. Алгы ишеге янына куелган лампалар аны астан яктыртканда, гөмбәзе, манарасы гадәттәгедән дә биегрәк тоела, аларнын алтынланган түбәсе тонык һәм серле ялтырый иде.
Эче поша иде Мидхәтнең, өйгә керәсе килми иде. Һәм монын җитди сәбәбе бар иде. Иртәгә иртүк ана командировкага китәргә кирәк. «С» карьерында фаҗигале хәл булган: шартлатулар уздырганда, зарядларның берсе исән калган да. актарылган тау токымын көрәргә кергән бульдозерның тәгәрмәче астында шартлаган. Бульдозерчы авыр хәлдә хастаханәгә эләккән. Ярый әле үлмәгән. Хәзер менә комиссия төзеп, кем гаепле икәнен тикшерәчәкләр шартлаткыч сыйфатсыз булганмы, әллә шартлату эше дөрес башкарылмаган м ы?
Монда инде карьер кешеләре аклану өчен бик нык тырышачак, гаепне заводка, ягъни Мидхәткә сылап калу өчен бөтен көчне куячак.
Бу хакта хатынга канын кыздырмаслык итеп ничек, нинди сүзләр белән җайлап-майлап әйтергә? Командировка диюгә җене котыра, ике генә көнгә күзеннән югалып торсаң да, җәнҗал куптара. Ә монда, мөгаен, бер атнасыз кайтып булмаячак.
Бер уйласаң, аны аңларга да була: әлегә кадәр эшкә урнаша алганы юк— тәкъдим ителгәнен яратмады, күңеленә ятышлысын тапмады. Бар карап торганы Мидхәт. Әгәр дә тормыш иптәшең бер генә көн дә синсез яшәргә теләми икән, аны гаепләп буламыни? Ярату билгесе түгелмени бу?
Мидхәт, нинди сүзләр әйтергә, чырайга нинди галәмәт чыгарырга, дип уйлана иде. Кайгырган булып кыланыргамы, әллә, җинелчәгә сабыштырып, елмаергамы? Ике ел бергә яшәп, гомер юлдашының җаен алып бетермәгән иде әле ул. Сөешү үпкәләшүсез булмый—алар арасында да әледән-әле салкын җил исеп куйгалый, буранлаган чакларда була. Баштагы чорда болар, кояшлы янгыр кебек, тиз үтә иде.
Әмма тора-бара бик үк тиз үтми башлады...
Пыскып яуган карлы яңгыр аркылы тәрәзә утларын уйнатып, тагын бер трамвай узып китте. Ишек турыннан сирәк-мирәк узгынчылар үткәләде. Мидхәт башын селкеп, сынын турайтты, күңелсез уйлардан арынырга тырышты. Аны хатыны гына түгел, кызы да көтә бит әле. Оеклы ыштан кигән тәпиләре белән тавышсыз атлап каршыга килер дә, тезләрне кочаклап алыр...
Бу уйдан Мидхәт үзалдына елмаеп җибәрде. Һәм подъезднын кыршылган,
какшаган, ямьсез итеп конгыртка буялган ишеген каерып ачты.
Алгы бүлмә бик кысан, бер кеше генә сыя. Мидхәт курткасын сатып, капюшонын каккатаган арада бүлмә ишегенә аркылы Лениза килеп басты
—Кайда йөрден син’!
Шул-шул менә, бусаганы атлап керүгә жавап ату башлана... Мидхәт чыраена елмаю галәмәте чыгарырга тырышты.
—Трамвай начар йөри. Озак көтәргә туры килде.
Ленизанын күзне ерта торган эре кызыл чәчәкле зәнгәр хатат итәген бүлмә ягыннан бала тарткалый, нәрсәдер лепелди, әтисе янына талпына, әмма хатын моны сизми иде
Мидхәт дәшмәде, елмайган килеш, аны сак кына читкәрәк этәреп, кызын күтәреп ашы һәм йөзен анын сөткә чыланган бумази күлмәгенә терәде Бала йөрәгенен еш-еш лепелдәве анын битенә-иөзенә бәрде һәм йөрәкне җылы куаныч белән тутырды.
Кызнын штан төбе юеш һәм салкын икәнлеге анына бераздан барып җигге.
—Ай-яй, кызым, нишләп болай какаиланып йөрисен? Егетләр карамас үзенә!
—Синдә һаман шул бер нәрсә кайгысы инде.—дип мыгырданды Лениза.— Заводыгызда җилпенгән юбкалар исеннән чыкмындыр
Мидхәт кулында боргаланган Рамиләнен астын алыштырды да. юыну бүлмәсенә кереп китте Сулы ваннада шактый кер жсбеп ята иде Кер юу машинасы алырга кирәк тә бит. әлегә хәлдән килми
Ул көрсенеп кулын юды да. аш бүлмәсенә чыкты. Лениза шап итеп анын алдына бәрәнге боламыгы белән сарделька салынган тәлинкә китереп куйды да:
—Без ашадык инде,—диде
Ә Мидхәт үскән йортта кичләрен әтиләре эштән кайтмыйча I абын га утырмыйлар иде...
Ата канаты астында үскән бала түгел шул бу Лениза. «Әти мин туганчы ук машина астына кереп үлгән*,—ди үзе Баштарак Мидхәт мона ихластан ышанган иде, соңрак, уйлана торгач, ә бәлки анын әтисе исәндер дә әзе. тик Лениза исемле кызы барын белмидер, дигән фикергә килде Хәер, әтисе генә түгел, әнисе дә аны дөньяда юк, дип исәпли түгелме? Тансык бала булмаган ул. комачау гына булган. Нәни чакта ук әнисе, кечкенә шәһәрлә яшәүче әбисенә тапшырып, зуррак шәһәргә китеп кияүгә чыккан һәм базасы барын иреннән яшереп яшәгән.
Шикәр чире белән җәфаланган карчыкнын исә оныгын назлап-ирказәп кенә үстерергә акчасы ла. дәрте-коче дә җитмәгән булса кирәк Ә базалар әти-әниләренең яшь. чибәр, бай булганын ярата. Лениза әбисе өчен оязып үскәндер, шунлыктан, аны чын күнелдән ярата да азмагандыр.
Салкын, сусыл бәрәнге боткасын тамагыннан көчләп уздырганда. Мидхәтнең башыннан шундый уйлар узды Сүз илганмазы Ләкин ялгарга кирәк иде. командировка хакында әйтәсе бар. димәк, азда озаклап аңлашу. алай гына түгел, мөгаен әрләшү тора иде. Кайнар, әмма тәмсез тоелган чәйне эчеп куйгач. Мидхәт хатынының күзеннән бераз котылып торырга әрепләшүне дә күпмедер вакытка чигерергә чара тапты
— Мин баланын керләрен юып азыйм әле.—дип юыну бүлмәсенә кереп китте.
Рамиләнен керләрен юу жлнны бераз тынычландырса да. күнеккән куллар бу эшне ти»төгәлләде. Юеш әйберләрне җылыткыч батарейларгл таратыл сату да ярты минутлык эш иде Ин мөһим сүзне башларга исә һаман жай чыкмады
Бер мәзәк искә төште: борынгы заманнарда бер хатын самавырын сусыз
куеп эреткән икән дә, шуны иренә ничек әйтергә белми аптырап йөри икән. Ул чорда самавыр олы бер хәзинә, аны югалту зур фаҗига иде бит Уйлый торгач, хәйләсен тапкан теге хатын. Йокларга ятып, утларны сүндергәч, иң дәртле минут килеп җиткәч кенә әйткән, имеш: «Карале, картым, мин самавырны эреттем бит!»—ди икән. «Ташла, чукынсын самавыры!—дип аны тагын да катырак итеп кочагына кыскан ире.—Анын кайгысымыни монда!»
Мидхәт шушы мәзәкне искә төшерде лә. командировка хакындагы сүзне шундыйрак минутка калдырып торырга булды. Тигез хокуклылык хөкем сөргән бу заманда ир-ат затына яраган хатын-кызга ярамый калмас!
Кичнең калган сәгатьләре телевизордан президент Путиннын безне бәхетле итү турында кайбер министрлар белән киңәшеп утырганын карау, Рамиләне әле теге, әле бу уенчык белән юату, анын эренләгән күзен, маңкалаган борынын сөрткәләү мәшәкатьләре белән узып китте.
Инде менә тездә тибрәтеп, үчтекели торгач, бала да арды, караватына ятып йокыга китте. Телевизордан нәфис дип аталган фильм күрсәтә башладылар, андагы геройлар тиз арада танышып-иснәшеп дигәндәй, кин караватларда әүмәкләшергә керештеләр. Ленизаның чыраенда уйнак елмаю пәйда булды. Телевизордагыларнын кыланмышларын үзләренә дәвам итәр минутлар килеп җитте...
Адәм баласы яши-яши һәрнәрсәгә күнегә, көндәлек ашка әйләнгән сөешүнең-назланышунын да балы әчеп киткәндәй була. Моны Лениза да сизә башлаган, һәм. ирем читтән татлыракны тапмагае, дигән шикле уйдан вакыт-вакыт сискәнеп куйгалый иде. Ирне кулда тотар өчен, аш төрләндергән кебек, сөешүнең дә төрле ысулларын кулланып торырга кирәк, дип өйрәтә бу шөгыльнен осталары һәм белгечләре. Бик тә нәзберек, яшерен һәм күнелнен ин нечкә кылларын тибрәтә торган бу гамәл дә безнең заманда үзенә бер фәнгә әверелеп, анын «профессор»лары да барлыкка килде бит. «Мин— сексолог!»—дип түш киереп, масаеп йөрүчеләр бар. Борынгы заманнарда бөтенләй мәгълүм булмаган, гади кешеләр карашынча, шактый сәер һәм хәтта оят булып тоелган һөнәр белән тамагын туйдыру гына түгел, баеп китүчеләр очрый, аларнын калын-калып китаплары кибет киштәләрендә тулып ята һәм матур әдәбиятка караганда күпкә артыграк сатыла.
«Мина да шыр надан булып яшәргә ярамас»,—дип, аш пешерү турындагы китапларны ачып та карамаган Лениза да бу өлкәдә белемен һәм осталыгын арттыру чараларын күрүне кирәк санады.
...Менә алар өске утларны сүндерделәр, сару кайнаткыч кызыл япмалы торшерны кабыздылар. Кайсыдыр журналда, кызыл төс җенси теләкне арттыра икән, дигәнне укыгач, Лениза үзләренә шундыйны алып куйган иде. Менә ул телевизордагы стриптиз биюче кызларнын кыланмышларын кабатларга тырышып, әкрен генә халатын салды. Иллә дә кәттә тегәләр инде хәзерге заманда хатыннарның эчке киемнәрен! Челтәр белән бизәлгән, ука белән чигелгән җете кызыл атлас тукыма күкрәкләрнең яртысын һәм аннан түбәнрәк төшнен ин җаваплы ноктасын гына каплап тора. Бала тапканнан сон, башка күп хатыннар кебек симермәде Лениза, корсагы бүлтәеп чыкмады Аяклары төз. биле нечкә, күкрәкләре, баланы аз имезгәнгәмедер, йомры, тере. Шәп. чукынмыш! Караватка сузылып яткан Мидхәтнең күңеле йомшаган, авызы ерылган иде. Мондый ымсындыргыч эчке киемнәр, бу кыланмышлар һәммәсе анын өчен бит!
Лениза караватка аркасы белән борылды да, салмак хәрәкәт белән чүгәләде. Ире атлас лифчикнын каптырмаларын ычкындырсын өчен. Стриптиз, билләһи! Анын да ин кәттәсе! Чөнки мондыйны бик макталган төнге клубларда да татый алмассың, андагы өстәлләр артында хәмер чөмереп утыручы ирләргә сәхнәдә биюче кызларны үз куллары белән чишендерергә рөхсәт ителми,
читтән карап ялманып утырырга гына кала
Каптырмаларны ычкындырганда, хатынынын шома тиресенә орынган бармаклары калтырана иде Мидхәтнен Ул. үрелеп торшернын утын сүндерде дә. Ленизаны кочагына алды
—Кил әле.—дип кайнар пышылдады—Туйганчы иркәлим але үзенне. Сагынып көтеп алырлык булсын!
Хатыннын май кебек йомшарга тиешле сыны кинәт ныгып, тураеп китте.
—Каян көтеп алырга? Тагын командировкага китәсеңме атлә?'
Әйе. наздан тәкатьсез калып, дөньясын оныта торган зат түгел шул ул! Тәкатьсез итәрсен. бар. Ленизаны!
Менә ул тураеп утырды, урындыктан халатын алып, йомарлап түшенә кысты. Боздай салкын тавыш белән пышылдап:
—Кая?—дип сорады.
Әйтми котылып була торган түгел. Мидхәт аякларын салындырып карават кырыена утырды. Һәм берничә сүз белән хәлне аңлатып бирде Карьерда бер шартлаткычның үз вакытында түгел, өстенә бульдозер баскач кына шартлавын, бульдозерчының авыр хәлдә больницада ятуын Берәр дуска, йә туганына сөйләсәк, хәленә керми калмас, синен өчен борчылыр иде Ләкин Лениза түгел. Анын башындагы уйлар иренә аңлашылмый торган юналештә ага иде
—Син врач түгел лә. аны терелтә алмыйсын,—диде ул.
Мидхәт авыр итеп көрсенеп куйды
—Алар, мөгаен, электр чыбыкларын дөрес сузмаганнардыр Ләкин гаепне безгә аударыр өчен жан тырматачаклар Һәм. бармасак. мона ирешәчәкләр дә.
—Күпме буласың инде син анда',
—Комиссия составына керергә кирәк инде. Ә комиссияләрне үзен беләсең... Атна-ун көнлә берәр нәтиҗәгә килә алсалар, шөкер итәрсен.
Лениза халатын иненә салды да. торшерны кабызды
—Атна-ун көн?! Шул гомер нишлисез анда.’ Бер чокырдыр бит инде ул? Атна буе җыелышып шунда казынып ятмакчы буласызмы әллә?
—Чокыры нинди бит... Кешене имгәтеп ыргыткан упкын дияргә була...
—Сина күз күрмәгән кешеләр жалко. ә безгә наплевать' Өйдән чыгып качар өчен мен төрле сәбәп табасын! Читтә рәхәтрәктер шул!
Аһ каһәр, сизгер үзе. Мидхәтнен бик яшерен рухи халәтен белеп алган! Әйе шул, аякларның үзеннән-үзе өйгә таба элдертә торган чаклары узды Тик мона кем сәбәпче сон’’
Әмма алай дип әйтергә ярамый иде Мидхәт тамагына килгән ачы төенне йогарга тырышты.
—Әкрен,—диде.—Рамилә уянмасын Сүндер утны!
—Ут комачаулыймы сина? Чыраеңны мина күрсәтәсең килмиме? Яшерер серләрен күпме?
Лениза кычкырына башлады. Рамилә уянып елап җибәрде Әнисе аны караватыннан тартып алды да кочагына кысты
— Күр. кызым, атайны' Безне күрми торыр өчен әллә ниләр уйлап чыгара!
Дәвамын тасвирлап тормасан да була, чөнки, һәркемгә мәгълүм мондый ызгыш-талаш текә тау башыннан ишелгән ташкын кебек аска төшкән саен көчәя, кинәя һәм юлларны җимереп, һәммәсен күмеп китә Бала елавы, бала кулы гына туктата торган түгел!
Дөрес, күпләр әйтер «һи-и, ир белән хатыннын үпказәшеп-әйткатәшеп алуы ул бит ашка борыч сибү кебек кенә' Анын ише ачылышып алулардан сон сөешү бигрәк татлы була».—дияр
Кемгә ашка борыч сибү дә кемгә таш өеме астында калу Кычкырышу-
әйткаләшү күпмегә сузылгандыр—андый чакта сәгатькә карамыйсын. Ахырда хәл бетте, елаудан баланын тамагы карлыгып китте. Ул ысылдый башлады. Мидхәт аны Лениза кулыннан алмакчы иде, хатын этеп җибәрде.
Һәрнәрсәнен ахыры була, ниһаять, бу фатирда да тынлык урнашты. Рамилә үз караватында тынгысыз йокыга талган, боргаланып, әледән-әле сулкылдап ала. Лениза караватка аркылы диярлек сузылып яткан, мендәргә капланып мышык-мышык елый. Урамнан төшкән яктылыкта, идәндәге атлас трусикнын чигүендәге укалар елкылдап куя. Мидхәт исә кысан аш бүлмәсенең идәнендә чапкан ята, астында—эшкә кия торган курткасы, баш астында диван мендәре, өстендә плащ. Беркайчан да анын мондый унайсыз урында төн уздырганы юк иде әле. Кадерле бала булды, урыны йомшакта иде. Институтка кергәч, анасы, андагы сасыган матрасларга аунама, дип, сарык йоныннан сырылган сырма биреп җибәргән иде. Хәтта туристик походларда да үлән, йә ботак җыеп, ятагын йомшак итеп әзерли Мидхәт...
Ләкин бу төндә ул бөтенләй кадерсез калды. Үз йортынны да көйсез итеп була икән Эштәге борчулар өстенә бит бу Карьердагы шушы бер шартлау үзе генә дә аяктан егарлык хәл ләбаса!. Мондый чакларда ир-белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең дусларча төсмер алуы бик тә табигый булыр иде ласа. Төннәрнен кайберләрендә, күккә ашып, ялкын телләрендә янып, бөтен жегәрне биреп сөешү урынына, үзара серләшеп, юатышып, бер-береннен тигез-тыныч сулышын тынлап ял итү дә җанга ял бирер иде
Бәгъзе акыл ияләре: «тату яшәгән ир белән хатын арасында яшерен сер булырга тиеш түгел»,—диләр диюен дә. күңел төпкелләреннән шуышып узган уйларнын һәммәсен дә яктыга сөйрәп чыгарып бетереп була микән? Һәм бу кирәк микән?
Әгәр дә Мидхәт, синең шашынган булып кылануларын миңа ясалма булып тоела, дисә, ниндирәк җавап алыр иде икән?
Кушылу-назлануларны көнкүрештәге күнегелгән тәртипнең бер өлеше дип кабул итәргә кирәк. Табынга да көн дә саен майлы бәлеш, кара уылдык куелмый, йоклаганда да гел генә татлы төшләр керми. Һәрнәрсәдә уртачага канәгать булып яшисен. Түшәк мәсьәләсендә дә шулайрак инде ул. Һәммә парлар дистә еллар буе бер-берсен өзелешеп сөеп, һәр төн саен акылны җуяр дәрәҗәдә назлашып яшиләр, дисәләр, моңа сай акыллы бәндәләр генә ышаныр. Ир-хатыннын кушылуы—яшәешнең ин мөһим ихтыяҗларыннан берсе. Һәм аны канәгатьләндергәндә дә адәм баласы чама белергә тиеш. Күп көчен хезмәт итүгә биреп, ипле яшәүче кешегә ата-бабача кылану да бик җиткән. Ач карынга үз вакытанда ипи белән бәрәнге дә ризыкның ин татлысы булып тоела һәм артыгы кирәкми дә. Шул ук вакытта балны да чиләкләп чөмереп булмый! Тик моны Ленизага ничек аңлатырга?.. Уйлар буталды, керфекләр авырайды...
Анарчы Мидхәт чәчен ал тасма белән бәйләгән кызны исенә төшермәскә тырыша иде. Ә менә бу төнне ул кыз анын төшенә керде: ак чиләгеннән бер уч кызыл җиләк алып бирде. Мидхәт аларны иреннәренә китергән иде, сусыл, татлы тәмен телендә алдан ук тойган иде, тик каба гына алмады, уянып китте...
Дәвамы киләсе саннарда