РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН ШИГЪРИЯТЕНДӘ МОҢ ҺӘМ САБАНТУЙЛЫК РУХЫ
Гавайга мирас—моң, сагыш, менә каеган байлык.
Шулай да әле халыкта гамь, байтак Тукайлык
(«Гвмбазларе—кояшмыни1 »)
Бәйрәмнәр куп... Сабантуйга җитә сирәге'
(«Бәйрәмнәр күп...»)
Бүген көрәшәбез эле!
Җирнең пакьлеге өчен,
Илнең аклыгы өчен'
(«Карт һем Шагыйрь»)
Сабантуйлык—Ир-егетлек, Көрәшчелек фәлсәфәсе
Һәркемнең дә үз газиз халкы-мидләте турында уйлана башлавы кинәт кенә түгел, ә тирәннән, бәгырь төбеннән үк сызлана башлаган чоры була... Безнең буын очен ул әле генә хәрби хезмәттән кайтып төшкән 1980 еллар ахырына туры килде Нәкъ шул үзгәртеп корулар башланып киткән елларда, ерак ил-җирләрдән (кем— Әфганстаннан. кем—Алманиядән. кем—Тын океаннан) әйләнеп кайткач, милләттәшләребезнең үз тирәлекләрендә туган тел мәсьәләсендә күпмедер мескенчәрәк тотулары игътибарны җәлеп итә иде. Шунысы күзгә ачык ташлана иде: кардәш-милләттәшләр җәмәгать урыннарында татар телендә ничектер кыен-сыныбрак, оялып, пышылдап диярлек аралаштылар. Телгә мондый мөнәсәбәт күңелдә төрле каршылыклы, сагышлы уйлар, сораулар уятты.
Ни генә булмасын, безгә—әле генә хәрби хезмәттән кайтып төшкән егетләргә— ул чакта милләттәшләребезнең үз (!) калаларында шулай мескенчәрәк тотулары гаҗәбрәк тоела иде Чөнки ул чорда без. Совет Армиясендә хезмәт иткәндә, башка халык улларының гаҗәеп көчле милли горурлыгын күреп кайттык .
Бәлки, армиядән хезмәт итеп кайткач, 1985 елдан сон җәмгыятьтә ирек җилләре исә генә башлаган чорда тугандыр ул безнең күңелдә татар яшәешенең сәламәг үк булмаганлыгын. «яраланганлыгын» аңлау Башкалар—өлкәнрәк зыялыларыбыз— моны күптән инде тойган-анлаганнар иде. Хәер, ни генә дисән дә. сөендерми иде бу: татар яшәешенең сәламәт үк булмавы, күпмедер бетәшкәнлеге, алман фәлсәфәчесе Фридрих Ницше терминологиясен кабул итеп әйткәндә, декадентлыгы.
Әмма татар яшәешенең яраланганлыгы, декадентлыгы күптән инде олы бер м әдә н и -фәлсәф и - рухи күренеш булган Мон культында чагылыш тапты. Чыннан да. «Чура батыр». «Идегәй* ләр ижат ителгәннән сон. татар мәдәнияте Монлылыкка таба гажәеп бер үзгәреш кичергән' Кайчандыр барыннан да элек бөеклеккә, көчлелеккә омтылган. Ир-егетлекне беренче урынга куйган халык, аның милли
Бәисезлегс. Дәүләтчеллеге тартып алынгач, монлыланган. озак гасырлар дәвамында Мон белән «авырган»
Әйе, Татар Күнеле өчен Мон күренеше гаҗәеп мөһим иде Чөнки Моңлылык ул кешенен төрле эчке һәм гышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә (каигы-хәсрәггәнме. сагыштанмы, хискә бирелгәннәнме, эчке рухи эхтәнүләрдәйме ) Илаһңтыкка Алгысуын. Сыгынуын. Юатылуын тирән аңлата. Ул кеше эчендәге «мин»нен саф гелен. анын Әрнү, Зарлану, Өметләнү. Шатлану кебек хис-тойгылар аша «яхшырак*. «бәхетлерәк* яшәешкә омтылуын белдерә иде Суз дә юк. Мон искиткеч кыйммәтле, боек күренеш булып кала бирә
Әмма, гел Мон гына (әгәр дә ул синен яшәешенә тәэсир итүче бердәнбер, абсолютлашкан күренешкә әнерелеп калса яки әгәр ул үз эчендәге \ис-тойгылар бөтенлеген, гармониясен югалтып түбәнгә тәгәри башласа, мескеңләнсә) туйдыра да башларга мөмкин.
Белмим, кемгә ничектер, әмма мина XX гасырнын торгынлык елларында матбугатта дөнья күргән татар шигырьләре вакыты белән артык моңсу, сагышлы гоела иле (Монда революнион-соииалистик оптимизм белән бәйле шигырьләр керми, билгеле.) Ниндидер бер тулылык, оптимизм, яшәешкә, уз көченә ышангаңлык җитми иде кебек безнен шигъриятебезгә Хәер, бәлки, бу монсулык-сагыш торгынлык елларының сәяси атмосферасыннан ла. милли яшәешебезнең әкрен генә сүнә-сүрелә, бетәшә баруын аңлаудан ла тугандыр Ни әйтсен дә. мңъли яшәешебезне күзәтүдән туган өметсезлек кочле иде ул чорда (Шәһәрләрдә милли мәктәпләр ябыла, милли югары уку йортлары юк. яшьләр манкортлаша бара һ.б.)
Ни генә булмасын, нәкъ шушы торгынлык елларында күпләр Равил Фәйзуллин шигъриятенә тартылдылар! Чөнки анын шигъриятендә оптимизм да. киләчәккә якты өмет тә, ныклык та. тормышнын унай якларына ышану да бар иде'
Беренче чиратта Равил Фәйзуллин шигърияте фәлсәфилеге, фәлсәфи көче, һәрбер шигырьдә фикер булуы белән аерылып торды Әмма нинди фәлсәфилек, нинди шигъри фәлсәфә хас иде сон анын шигъриятенә? Җавабы бодай Ир-егетлек. Көрәшчелек, Ныклык; Хакыйкатькә. Хөрлеккә. Гаделлеккә һәм башка изге кыйммәтләргә хезмәт итәргә омтылу
Билгеле, һәрбер шагыйрьдәге кебек. Равил Фәйзуллинда да Моң. Моңчылык бар. Ләкин аның Моны Ир-егет Моңы, кочле кеше Моны, көрәшеп арыган кеше Моны кебек, һәм җитмәсә андагы Мон—Мон рухының илаһи каршылыгы булган Сабантуй рухы белән һәрчак гармониядә булды
Асылда, шагыйрь Равил Фәйзуллин, татарның «бетәшү», декадентлык халәтен шул чорда ук (1970 елда) яхшы тоеп, кыю рәвештә язып чыкты'
кешең якта борышыдай хзраблчәр генә Чын тарихны а чар белә,— хМмр<>арыр гына
Гавамга—моң, сагыш, менә каеган байчык
<я1 бмбәнәре- кояшмыни' »)
• Гавамга—мон. сагыш, менә калган байлык» Ни өчен бапай? Нигә Моң. Сагыш аерым бер дәвердә безнен «сәер» байлыгыбызга әйләнгән икән1 Шагыйрь бу турыда да тирәннән уйлана, фикер йоргә. Ул яхшы белә; базар бит биш гасырга якын колониализмнын биниһая зур кайтавазы иде
Гоччбәхчәрс кояшмыни'
( ары атын чиркәү кабап чарны ң куч мшыәре мен,» кайчУа икән '
Төссез түгел К)3 яшьләре, сары төстә икән!
Ничек ялтырыйлар тәреләр!
Акыл—көчтә икән...
(«Гөмбәзләре—кояшмыни!..»)
Гажәп, ачы күз яшьләре сары төстә дә, алтын төсендә дә була ала икән. Татар Монынын тирән тамырларын, аның каян килгәнлеген, кайсы катламнардан күтәрелгәнен яхшы тоя шагыйрь, һәм үзенең шигъриятендә кыю рәвештә ачып- сурәтләп тә бирә. Аннары анын үзенә дә. татар баласы буларак. Моң, Моңсулык та хас бит.
Куып тереклек итүнең мең башлы мәшәкатен.— куеп бер якка көннәрнең каһәрен һәм шәфкатен.— үз хозурында җанны бер рәхәтлеккә талдырып, керфек эрерлек яшемдә кояшны чагылдырып, килә елыйсы кайчакта. килә өзгәләнәсе!
Ярый нечкәрә беләбез, юкса
нишләр җирнең бәндәсе?—
(«Куып тереклек итүнең...»)
дип яза ул яшәешнең аерым бер монсу мизгелендә. Менә шулай «нечкәреп», хисләр аша «өзгәләнеп»-монлыланып кеше «мин»е авыр чакларында Илаһилыкка эченнән генә сыгынадыр да.
Ә күпкә соңрак язылган бер шигырьдә кешенең бәгырь төбендә яшәгән, җанын яулаган Мон турыңда мондый шигъри юллар бар:
Җаныйдагы үзәк өзгеч бер Моң күмә барын: кул чабулар.
җиз торбалар тавышларын
(«Кемдер «дымлап» киткән көлдә күрәм...»)
«Үзәк өзгеч Мон» Анын башы—язмыштадыр. Бер генә кеше гомере дә фани дөньяда Мәңгелек Диңгезенә таба туры гына акмый, ә төрле каршылыклар аша, боргаланып, тармакланып юнәлә...
Санама, күке, санама гомерем елларын!
Күңелем тулар да йә үксеп елармын.
(«Санама. күке, санама»)
Шул ук вакытта Мон искиткеч милли дә!.. Татар халкының җиңел булмаган чорлары чагыла анда!. Бәхет эзләп китеп шахталарда үз язмышын, инкыйразны тапкан милләттәшләре турында шагыйрь болай дип әрнеп яза:
Күмер базларында күмелеп калган күпме татар моңы, күпме сүз!..
(«Күмер базларында күмелеп калган ..»)
Әйе. Моннын ерак тамырларын ачык тоеп була... Әмма шул ук вакытта Равил
Фәйэуллин Моннын Илаһи каршылыгы—Сабантуйның ла татар өчен нинди бәя биреп бетергесез мөһим, кадерле күренеш, фәлсәфә икәнлеген андый!
Сабантуй... Анын Олуг Рухы, билгеле булганча. Ир-егетлек. Көрәшчелек. Көчлелек. Ныклык. Җитезлек һәм Гаделлек кебек сыйфатлар сорый. Шунысы да мәгълүм: фани яшәештә кешенен ошбу күркәм сыйфатлары Сабанту й бәйгеләренә, жәйге көрәш мәйданнарына гына кайтып калмыйлар, алар—тормышта, яшәештә еш очрыйлар. Шулай да ни өчен без кешенен Көрәшчелек. Җиңүчелек белән бәйле сыйфатларын Сабантуй рухыннан чыгып карарга кирәк дип табабыз-*
Чөнки нәкъ менә язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган татарнын бөек бәйрәме Сабантуй фәлсәфәсендә кешенен шушы унай сыйфатлары аеруча калку, тирән чагылыш таба да бит! Нәкъ менә Сабантуйның тормышчан фәлсәфәсендә ачыла татарга хас булган бар Ир-егетлек. Жинүчелек фәлсәфәсе' Сабантуйнын олуг фәлсәфәсе, билгеле, җәинен берничә көненә генә кайтып калмый Ул татарнын Рух-жанында гасырлар буе яшәп килгән Көрәш-тартыш фәлсәфәсе
Равил Фәйэуллин шушы хакыйкатьләрне яхшы аклый һәм анын Ир-егетлек фәлсәфәсе (шигырьләрендә, мәкаләләрендә, иҗтимагый эшчәнлегендә..). асылда, нәкъ менә Сабантуй рухына тугры калган килеш шәкелләшә Шуна күрә дә анын шигъриятендә калку чагылыш тапкан Ир-егетлек. Көрәшчелек. Жинүчелек һ.б. сыйфатларны нәкъ менә гүзәл Сабантуй рухы белән бәйләп карау табигый һәм дөрес булыр иде.
Әйе. Сабантуй фәлсәфәсе—татарнын чорлар аша килгән үзенчәлекле бөек тормыш фәлсәфәсе булып кала ул. Ул кешене, милләтне Кояш астында. Яшәеш кырларымда нык. көчле булырга; гадел көрәшергә, бирелмәскә, җиңелгәннәргә миһербанлы булырга өйрәтә. Шуңа күрәдер дә фани яшәеш-чынбарлыгы никадәр «яраланган» булса да. татар халкы дөнья мәйданыннан кысрыклап чыгарыла алмаган, ә Күк астында үзенә лаеклы урынын даулап, яулап, табып яши килгән' Болай ди шагыйрь:
Кипкән инеш тә ташу чакларда бер горлап ача!
Халык рухы да сабантуйларда бер дорләп ача!
(«Кипкән инеш тә...»)
Билгеле булганча, декадентлык заманында, торгынлык чорында, тулы канлы яшәешкә шартлар булмаган дәвердә тормыш һәм көрәш бәйрәме узгач, янә бөтен барлыгын белән Монлылыкка әйләнеп кайтасын.
Аннан- -кайтыча иске элгәргә: кипкән ташларга. моң.чы күлләргә
(яКипкән инеш тә »)
Икенче бер урында исә шагыйрь болай ди:
Бәйрәмнәр кул Сабантуйга җитә сирәге'
(я Бәйрәмнәр куп »)
Чыннан да. өстән тагылган рәсми «бәйрәмнәр» искә төшә: алар кичә бар, бүген инде юк.. Ә Сабантуй? Ул исә катыкның үз бәйрәме—мәнгелск бәйрәме' Чөнки анарда анын үз. табигый рухы чагылыш таба
Сорау туарга мөмкин ни өчен Равил Фәйэуллин шигъриятендә Ир-егетлек. Көрәшчелек кебек Сабантуй рухына бәйле сыйфатларга игътибар көчле? Ни өчен
Ю&
алар анын бай шигъриятендә киң чагылыш табалар'’
Мөгаен. Равил Фәйзуллин шигъриятендә. «Идегәй». -Чура батыр» дастаннары чорыннан сон. колониализм дәверендә, фани лоньяда торгызыла алуга юллар ябык булу сәбәплеме ничектер югалыбрак калган, заманында татарга хас булган Ир- егетлек. Көрәшчелек фәлсәфәсен өр-яңадан татар яшәешенә, татар тереклегенә алып кайтырга теләү чагылып үтә.
Үзенен бер шигырендә кардәшенә, милләттәшенә болан дип эндәшә ул:
Гел-гел мескенләнмик эле'
Үткәннәр безнең яклы.
Каныбызда—хезмәт сөю.
Җыр-дастаннар ничаклы!
Сүз дә юк. үзенең шушындый Ир-егетлек. Көрәшчелек фәлсәфәсе белән Равил Фәйзуллин XX гасыр татар әдәбиятында ялгыз түгел. Мәсәлән, мондый Ир-егетлек фәлсәфәсе тагын икенче бөтендөнья сугышында катнашкан татар шагыйрьләре иҗатында чагыла Аларнын Ир-егетлек фәлсәфәсен барыннан да элек Туган җирне фашизмнан азат итү идеясе нигезли. «Яшәешне яклар, саклар өчен чын ир-егет булырга кирәк!» дигән фикер аларнын шигъриятендә ап-ачык күзаллана...
Билгеле инде, мәсәлән. Равил Фәйзуллин үз иҗатында исемен телгә яратып еш алган герой-шагыйрь Муса Жәлилдә түбәндәге юллар бар:
Ирлек сорый көрәш егеттән.
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән.
Ирлек белән иреш иреккә..
(«Батырлык турында»)
Шагыйрь Равил Фәйзуллин исә Ир-егетлек. Көрәшчелек фәлсәфәсен, күпмедер башкарак яссылыкка күчереп, яна дәвердә дәвам итә һәм аны үзенчә үстерергә, камилләштерергә омтыла.
Алда шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатында Көрәшчелек фәлсәфәсе тамырлары күренә дигән идек. Бу турыда уйлансак, шуны да искә төшереп узарга кирәк, бу фәлсәфә белән сугарылган шигырьләрне барыннан да элек коммунистик идеология белән бәйләп караучылар да булды. Билгеле, шагыйрь әдәбиятка килгән, иҗаты шәкелләшкән дәвердә хөкем сөргән рәсми идеологиянең аның иҗатына булган азмы-күпме тәэсирен дә (бәлки күбрәк яхшы яктан: чөнки бу идеологиянең яхшы яклары ла бар, анын да чишмә башында дөньяны Гаделлеккә алып чыгу идеясе ята) инкяр итеп булмый Эзләсән. эзләнсәң. Гаделлеккә. Тигезлеккә чакыручы идеология белән монда ниндидер аваздашлыклар да табарга булыр иде.. Әмма шунысы да хак: Равил Фәйзуллин шигъриятендә «кызыл» шигырьләр бөтенләй юк! Шул ук вакытта ул Көрәш төшенчәсе белән бергә Сабантуй зурында сш искә алып яза. Юк. анын Көрәшчелек фәлсәфәсе күпкә тирәнрәк, олырак...
Минемчә. Көрәшчелек. Ир-егетлек фәлсәфәсе Равил Фәйзуллинда халыкның рухыннан, анын рух-җанында яшәгән Сабантуй фәлсәфәсеннән килеп чыга. Чөнки чын шигърият вакытлы вазгыятьтән, сәяси идеологияләрдән кинрәк ул (мәсәлән. Муса Жәлил шигърияте)! һәртөрле вазгыять-идеологияләр (күпме булды алар!) тарихи борылышларда банкротлыкка очрагач та. чын шигърият яшәвең ләвам итә. Бу очракта, мәсәлән, шагыйрь иҗатындагы Сабантуйлык рухы белән бәйле Көрәшчелек фәлсәфәсе. Ул хәзер дә сорала, яши. чөнки ул тормыш-хәят тарафыннан даими соралган олуг тормыш фәлсәфәсе булып кала.
Әйе. тәнкыйтьчеләр тарафыннан күптән инде әйтелгән фикер болайрак Равил Фәйзуллиннын лирик каһарманы—көрәшчеләрдән! Бу шагыйрь шигырьләрендә еш кына көрәшкә, көрәшергә чакыра! Анын яшьли язылган «Көрәшчеләр кирәк'» дигән шигъри юлы бик күпләрнен хәтеренә чигелгән.
Гомумән. Р. Фәйзуллин өчен «Көрәш» сүзе «Тормыш» сүзе кебек кадерле, тансык, ахры «Тормыш ул еш кына—көрәш» дигән фәлсәфә анын шигырьләрендә ярылып
ята. Үзснен 1%6 елны язылган икенче бер поэмасында (23 яшьтә!) ул болан дип икърарлап язган иде:
Чолгамыйча туры әйтем
бәхетем ташкач түгел.
Хәтта тулы бәхет миңа
кирәк тә түгел бүген!
Ә бүген ?
Бүген көрәшәбез ә ле!
(«Карт һәм Шагыйрь»)
Күңелдә исә урынлы сорау туа: каян килә сон Равил Фәйзуллинда корәшкә тартылу? Аны күпмедер дәрәжәдә яшәүнен стиле, рәвеше итәргә теләү9 Көрәш үзмаксат була алмый лабаса.
Җавабы түбәндәгедән гыйбарәт: бәлки, һәрбер чын шагыйрьдәге төсле, дөньянын камил түгеллеген, анын Кешелеклелектән, Хакыйкатьтән күпмедер ераклашканлыгын аңлаудан торадыр
Кеше җаны өчен көрәш бара.
Иң нечкә ау.
Сәнгатьле ау—кеше аулау
Иң кыйммәте—Кеше җаны'
(«Көрәшчеләр»)
Шагыйрь монда эффект, матурлык өчен сүз уйнатмый, ә Яхшылык һәм Яманлык арасында кеше рух-жаны өчен барган катлаулы көрәш турында ихлас сүз алып бара.
Әйе. кешелек жәмгыяте әле камиллектән ерак тора Үзе төсле үк бәхеткә омтылып яшәгән башка берәү исәбенә үз шәхси «бәхетләрен* «төзергә» омтылучылар алар гүбәндә—гавамда да. югарыда—хакимияттә дә җитәрлек әле. Шагыйрь әйтмешли, монда методлар гына төрле Кичә яманлык тоталитар дәүләт сурәтендә. ГУЛАГ концлагерьлары булып күз алдына басса, бүген инде ул вакыт вакыт криминал рәвешендә изге төшенчәләрне инкяр итә. яшәешнен ямьлелеген. сафлыгын кире кага.
Гомумән, кешеләрнең кешелеклерәк юлга кайтырга ашыкмавы гаҗәпләндерергә дә мөмкин. Югыйсә бөтенесе лә ачык бит кешеләр изге төшенчәләрне сайласалар, күпкә яхшырак, бәхетлерәк яшәрләр иде! Әмма һәр кешенен күнел-жднында тамыр җибәрергә омтылган явызлыкның, күрәсең, үз төзәлмәс кануннары Шуна күрә Жиртә килгән һәрбер кешенен күнелендә бара бу Ак һәм Каранып көрәше
Ахыр чиктә һәркемгә дә үзенә сайларга кала нинди кыйммәтләргә күңел капкаларыңны ачып куярга Шагыйрь исә дөньядагы катлаулы бу көрәш тә мәңгелек рухи кыйммәтләр ягында кала
Кешелеклелек. Ирек-Азатлык. Хакыйкать—болар бит ин мөһиме Мәсәлән. Хакыйкатькә хыянәт иткәннән сон. үз-үзенне хөрмәт итәргә, үз юлын буенча ныклы алымнар белән атлап барырга, яшәешне бөтен тулылыгында, сафлытында. ләззәтлелегендә кабул итәргә мөмкинме икән9 Чын яшәешкә хыянәт иткәннән соң. салават күперенә караганда, дингезнен мәңгелек шавын тыңлаганда, үзеңне бәхетле итеп тоярга буламы9 Юктыр
1%1 елда шигьриятнен ишеген кыю рәвештә кагучы яшь шагыйрь болак дип белдергән иде:
Барыр юлым аклык, күңе лемдә саф/ык
(«Миңа унсигез яшь»)
Ә 1970 елны әдәбиятта инде житди адымнар ясарга өлгергән, анда үз урынын да яулап алган шагыйрь түбәндәгечә икърарлап яза:
Вакытны. Хакны. Халыкны танырга безнең исәп
(«Азмы синдә байлык, кодрәт...»)
Менә ниндирәк кыйммәтләр, төшенчәләр анын Шигърият мәйданына килүенең асыл сәбәпләре булып кала!
Дөньяда гаделсезлекләр дә. яманлыклар да, төгәлсезлекләр дә җитәрлек әле. Кеше рух-күнеле белән бәйле мәңгелек рухи кыйммәтләрне яклау-саклау исә һәр дәвердә дә, һәр вазгыять чорында да актуаль булып кала. Шигъриятнең төп илаһи миссиясе дә шундадыр.
Әнә шунын өчен дә бит яшәеш мәйданының уртасына чыккан шагыйрь Равил Фәйзуллин шигъриятендә көрәшкә тартыла икән.
Бүген көрәшәбез әле!
Җирнең пакьлеге өчен.
Итең аклыгы өчен
(«Карт һәм Шагыйрь»)
Әйе. вакыт-вакыт салкын җилләр, давыллар, зилзиләләр уйнаган тормыш үзәннәрендә күп нәрсә еш кына көрәшсез бирелми: Азатлык та, Гаделлек тә. Тигезлек тә, кайчак Яшәеш үзе дә.. Равил Фәйзуллинның лирик каһарманы, дөньядагы гаделсезлекләргә очрагач, кайбер шагыйрьләрнең лирик каһар-маннарыннан аермалы буларак, үз эченә ябылмый, ә дөньяны яхшырту хакына көрәшә Ә бу шагыйрьдән көрәшчегә хас сыйфатлар сорый.
Чыннан да, изге кыйммәтләрне яклап чыгарга була (әйтик, Гаделлек, Азатлык идеясен), әмма көрәшә белү, көрәшкә әзерлек (нык тору, кыю булу, бирелмәү, җиңүчелек һ.б.) бармы синдә?
Вакыт ныгырга, катыланырга!
Бу дөньяда атың алырга!
(«Вакыт»)
Яки:
Усал дисәләр дисеннәр, тик мескен димәсеннәр!
(«Усал дисәләр дисеннәр...»)
Шагыйрь укучыларының үзләрендә дә көрәшчегә хас асыл сыйфатлар тәрбияләргә тели. Чөнки дөньяны яхшыртыр өчен анын авыр вакытларында чын көрәшчеләр кирәк икән.
Бечәклеләр җитә.— йөрәкчеләр кирәк!
(«Көрәшчеләр»)
Ерак гасырлардан килүче яшәешкә кагылышлы Көрәш фәлсәфәсе исә бик төрле, бер-берсеннән аерылып торган үзгә яссылыкларда, хәтта төрле драматик кимәлләрдә дә чагылыш табарга мөмкин. Шушы уңайдан күнелгә шагыйрьнең 1983 елны язылган « Коррида» исемле эссе-мәкаләсе дә искә төшә. Ул анда, бу мәшһүр драматик тамаша турында ихлас фикерләп, тирәннән үк уйланып яза.
Эссе-мәкаләдә шунысы игътибарга лаек көрәшче шагыйрь монда испан халкынын шушы тамашада чагылыш тапкан Көрәш фәлсәфәсен аңларга омтыла, анын тормыш белән бәйле нигезе, ерак тарихи тамырлары турында фикер йөртә. 108
Сүз дә юк. кан һәм үлем белән бәйләнешле коррида тамашасын һәркем кабул ла итә алмый. Уйласан. бик бәхәсле тамаша ул. Әмма Көрәш фәлсәфәсе турында еш уйланучы шагыйрь, үзенен яшәеш принципларыннан чыгып, тормыш фәлсәфәсеннән этәрелеп («Яшәеш ул еш кына—көрәш •). аны кире кагарга ашыкмый Менә ни дип фикерли ул:
«Татар халкын сабан туе бәйрәмнәреннән тыш күз алдына китерү кыен булган кебек, испан халкынын тарихын һәм холкын корридаларсыз тулы белеп булмастыр шул
Гомумән, шат күңелле, тормышнын бар тәмен тоеп яшәргә омтылган испан халкынын үлемгә үзгәрәк мөнәсәбәте бар шикелле. Ирек тойган зат өчен үлем дә яшәүнең бер өлешенә әверелә бугай»
Әйе. һәр халыкнын гасырлар, дәверләр аша килгән үз Тормыш һәм Көрәш фәлсәфәсе Әмма шагыйрь шулай да анлый Коррида фәлсәфәсе азмы-күпме бәхәс уята алса да. Сабантуй фәлсәфәсе бу яктан ин гармонияле Көрәш фәлсәфәләренең берсе булып кала! Гарсиа Лорканын мәшһүр сүзләрен аз гына үзгәртеп бодай дип тә әйтергә мөмкин: «Сабантуйны аңламаган кеше татар халкынын жлнын да анлый алмый» Сабантуй фәлсәфәсендә бит Мәхәббәт тә. Шәфкатьлелек тә. Яхшылык та бар Сабантуй җитәрлек дәрәжәдә якты идеаллар өчен көрәшергә өйрәтә' Һәрчатдә. вак. тар. эгоистик амбицияләр өчен көрәшергә өйрәтми ул! Анда җиңелүчеләр лә бүләкләнә, тормыш бәйрәменнән читкә тибәрелми Бары тик Сабантуй фәлсәфәсе «тормыш ул еш кына көрәш» дигән хакыйкатьне исбатлый һәм көрәшкә, җинүгә өнди.
Ни генә булмасын, бер нәрсә ачык: Равил Фәйзуллин өчен Ир-егетлек. Көрәшчелек. Җиңүчелек кебек сыйфатлар барыннан да элек Сабантуй рухында чагылыш таба.
Шагыйрь менә шул Сабантуй рухына тугры калып иҗат итә дә' Ә Сабантуй рухы сораган Ир-егетлек. Көрәшчелек фәлсәфәсе исә төрле шигьри-фәлсәфи яссылыкта ачылып китәргә мөмкин Мәсәлән. Олы жанлылыкка. Намуслылыкка чакыруда
Җаныңның ваклыгын сылтама заманга Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да.
(тҖаныңның ваклыгын »)
Яки:
Воҗданың рәнҗемәсен Аның хөкеме каты Ирме соң без. акламасак исемебез хакын ?'
(«Дусларга»)
Шәхси Хөрлеккә, гомумән. Ирек дигән бөек изге төшенчәгә тугры калуда
Әйдә, сүзем, кылган лаем үрләтсен хөрлеге мне'
Шәхесемдә барын ачыйм да, раслыеи ирлегемне
(«Хөрлектән башлана кеше »)
Нинди генә каршылыкларга, киртәләргә очрауга карамастан, яшәештә үз-үзенә таянуда:
’ Фмйаүл.лин Р Җырларда ил гаме -Эдайи публицистик макхлалор һач ки язмалары Ки.шн Татар кит иәшр 1981
Башың имә. җилләр иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап, үткәнеңә таян!
(«Үз-узеңә таян!»)
Сайлап алынган Максатына тугры калуда, унга-сулга каерылмыйча, аңа таба өзлексез баруда:
Тугансың икән, дөньяның сиңа өлеше була Фәкать сиңа гына тигән башкарыр эше була.
Шуны яшьли аңлаган җан. гомер буе. икеләнмичә, максатына баралган җан— бәхетле кеше була.
(«Тугансың икән»)
Хакыйкатьне сатмауда, ана хыянәт итмәүдә:
Яшәп кара бер маяксыз!
Йөз җыерып Хаклыктан'
Фикерең илтсәң сатлыкка— кол булырсың ваклыкка
(«Яшәп кара .»)
Хаклык хакына фидаилектә:
Дөнья—фидаи җаннарның януында тора!
(«Сөйли Җитди Хак эш өчен...»)
Яшәеш, дөнья, җәмгыять өчен үзенне җаваплы тоюда:
Якты утларны кем дә күрер, үрләтә бел үз учагың!
(«Алдындагын кем дә күрер...»)
Һәм. ниһаять. Ил-халык, Милләт мәнфәгатьләрен кайгыргуда, шулар хакына жан атуда:
Мин бүген сөйләшмим эле. уйлана торган көнем Белмим бит нигә әйләнер Илем. Телем һәм Динем. ..
(«Мин бүген сөйләшмим әле...»)
Монда шуны да әйтеп узу фарыз: югарыда китерелгән шигъри өзекләр калейдоскобы һич тә үзмаксат түгел. Аларда шагыйрь иҗатына хас фәлсәфәнең— Сабантуйлык (Ир-егетлек. Көрәшчелек. ) фәлсәфәсенең—олуг квинтэссенциясе.
Әйе. Сабантуйда соралган сыйфатлар тормыш бәйгеләрендә дә сорала. Кыюлык. Ныклык. Көчлелек. Каһарманлык рухи тормышта да кирәк икән! Нәкъ менә Ирск- Азатлык. Гаделлек, Кешелеклелек кебек кыйммәтләр өчен көрәштә сорала алар. Дөньяны яхшырту хакына, аны ямьлерәк, бәхетлерәк ясар өчен кирәк ошбу гасырлар аша килгән камил Көрәш фәлсәфәсе. Иртәме-сонмы Яхшылык— Явызлыкны, Ак—Караны җиңәр дигән идея ята анын нигезендә.
Шунын өчен Сабантуй фәлсәфәсе гүзәл фәлсәфә булып кала да.
Көрэшче шул— матурлыкны арттыручы Җир йөзендә һәм кешеләр күңелендә илаһи хис—Мәхәббәтне Кояштан да биеккәрәк күтәрүче
(«Көрәшчеләр»)
Көрәшчеләр һәр катлаулы дәвердә дә сорала
Сабантуйлык, Көрәшчелек фәлсәфәсе Равил Фәйзуллин ижатынын башыннан алып ахырына кадәр кызыл жеп, төп лейтмотив булып уза.
Еллар узган саен, ошбу фәлсәфә анын ижатында үсә. калкулана гына төшә Мәсәлән, «Аҗаган » исемле икенче китабы (1966) белән «Монологлар һәм диалоглар» дигән өченче китабын (1967) чагыштырсаң, бу күзгә ап-ачык ташлана
Әйе. торгынлык, татар яшәеше зур кыенлыклар кичергән чорда Равил Фәйзуллин Сабантуй байрагын, ана хас Жинүчелек рухын биек күтәреп барган кыю шагыйрыәрнен берсе булды Уйлап баксаң, шушы шигърият татарның сәламәт яшәеше, тулы канлы тормыш итүе өчен үзенчәлекле көрәше лә иде бит'
Тагын бер кат искә төшерергә була: мәсәлән, милли мәсьәләләргә кагылышлы үткен, бәлки, үзе әйтмешли, «башын Себер китәрлек» шигырьләрне Равил Фәйзуллин әле татар халкының яшәеше деградацияләнә барган торгынлык елларында да язган иде. Бу факт замандашлары игътибарыннан ла читтә калмады, һәм болар турында шактый язылды да
Билгеле. Равил Фәйзуллин. кабул ителгән гомуми билгеләмәләрдән чыгып караганда, диссидент шагыйрь түгел Әмма анын шигъриятендә үзгә бер диссидентлык—Ркаил Зәйдулла сүзләре белән әйткәндә («Идел бит ул киң бит ул» мәкаләсендә), милләтнең фикерләү үзенчәлеген үзгәртергә теләү (кыюлыкка, бәйсезлсккә, үз-үзеңә ышануга, җиңүгә таба һ.б ) күренеп китә' Халык күңелендәге Сабантуй рухына тугры калган шигърият ул Шуна күрә лә. мөгаен. Равил Фәйзуллин торгынлык елларында күпләрнең шигърияттәге яраткан кумирына әверелә алды Бу җәһәттән сорау гуа. СССР дигән илдә үзгәрешләр башланып киткәч, җәмгыятьтә демократик җилләр исә башлагач, соңгы унбиш-егерме елда Равил Фәйзуллин Сабантуйлык. Көрәшчелек фәлсәфәсен тагын да югарырак ки мәлдә дәвам итә ала иде түгелме? Ул вакытта рухи яктан сынмаганнар бүгенге заманда тагын да зуррак мөмкинлекләр алдылар
Әйе. көрәшче шагыйрь, яна чор килгәч тә. үз шигъри фәлсәфәсенә ту гры калды Әмма, әллә инде бу болгавыр заманда күренекле тагар шагыйрыәре сәяси идеологияләрнең чагыштырмалыгын, кыска гомерлеген аңлагангамы, агтә инде үткән чор белән киләчәк чор арасында чын мәгънәсендә хакыйкый күперләр салырга теләгәнгәме Йә булмаса көрәшү сораган чыгг. изге кыйммәтләрне тагын бер кат барларга омтылгангамы, азга гына тынып тордылар, яки инде Сөю-Мәхәббәт тослс Iрадицион булган мәңгелек темаларга кереп киттеләр
Ә шулай да Сабантуй. Көрәшчелек фәлсәфәсе ниндирәк әверелеш-үзгәрешләр кичерде сон? Әллә инде тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин «Чорлар чатындагы үзгәрешләр» («Казан утлары*. 2004, № 5) мәкаләсендә хаклы иде
•Тоталитаризм чорында язучы бердәнбер тугры сүз. кыю фикер әйтүче булса, демократия чоры килү белән, гади бер авторга әйләнә»
Ни генә булмасын. Иреклелек. Хәбәрдарлык чоры килгәч, күн кенә кардәш- милләттәшләре «Көрәшчеләр кирәк'». «Бүген көрәшәбез әле!* дип ихлас инанып (кайчак, бәлки, беркатлырак та!) эндәшүче көрәшче шагыйрьне сагындылар Чөнки заманалар үзгәрү белән, көрәшүне сораган кыйммәтләр юкка чыкмаганнар, бәлки әле тагын да калкарак гошкәннәр иде бит! Госман Садәнең 1993 елда Равил Фәйзуллинга багышлан язылган шигырендә шул кәефне чагылдырган түбәндәге юллар бар
Кайтарасы иде кабат.
Их' торгынлык елларын'.
Яза иде курыкмыйча Усал шигырь юлларын
Каһарманнар югалмады..
Каһарманлык шигырьдә Чор кавыша чорлар белән Шагыйрь салган күпердә
(«Кайтарасы иде кабат...»)
БӘЛКИ, социаль системалар, вазгыятьләр, маяк-ориентирлар кискен алышынган дәвердә азга гына булса да тынып калу, уйлану, фикерләрне тәртипкә китерү кирәк булгандыр үзалдына изге максатлар куеп яшәргә омтылган, «көрәш» сүзен «тормыш» сүзе төсле үз иткән шагыйрьгә'"
Син миңа, аргансың, дисең, әйе. мин арган идем Доньяның күзенә карап, бер тынып калган идем.
Үткән еллар баскычына гүя менеп утырып.
Үткән белән Киләчәкне тоташтырмакчы булып уйга тардым.
(«Халәт»)
Шагыйрь 1988 елда язылган бу шигырендә үткән көрәшле елларга күз ташлый, аларны янә күңеленнән кичерә, андагы эшләнгән эшләргә, ирешелгән шигьри- рухи биеклекләргә ихлас бәя бирә:
Девиз иде сынатмаска Донья сабан туенда!
(«Халәт»)
Сонрак киләчәккә уйлану, борчылу, хәтта шом тулы карашын төби:
Бихисап сорау лар тулы билгесезлек тора алда
(«Халәт»)
Чыннан да. нәрсә күрәбез киләчәктә'’ Мәңгелек рухи кыйммәтләр, милли мәнфәгатьләр күзлегеннән чыгып карасан да, жиңел булмаган көрәшле еллар. Тормыш дигән олы көрәш мәйданы көрәшчеләр, ир-егетләр өчен һәрвакыт ачык кала.
Асылда. XX гасырнын 90 нчы еллары татар шагыйрьләре өчен ачыктан-ачык Дәүләте. Ватаны. Милләте. Дине турында зур. каршылыклы уйланулар чоры, күпмедер дәрәжәдә милли романтизм чоры да булды. Уйласан, менә нинди кыйммәтләр хакына, ниләр хакына яшәргә, көрәшергә, Ир-егетлегенне күрсәтергә була икән' Тарихтан искә төшерсәк. Азатлык бер халыкка да көрәшләрсез бирелмәгән!
Әйе. Сабантуй рухына тугры калган, бәйлелекне түгел, ә бәйсезлекне үз иткән чын ир-егетләр һәрвакыт үз Дәүләт-Йортын төзү турында хыялланганнар Равил Фәйзуллин да үзен шушы чорда Дәүләтчелек, милли Бәйсезлек өчен жан атучы шагыйрь сыйфатында күрсәтә.
Өннәремдә
гомерем буе җиһан буйлап сузләр җыям күңелемә Бәгырьләргә утәрдәйләреннэн оран салам'
Милләттәшләр, кан кардәшләр җыелыр дигән өмет белән Дәүләт дигән Сабантуйга
(«Минем таралган салларым бар »)
Монын белән шагыйрь тагын бер кат Дәүләт. Сабантуй кебек төшенчәләрнең үзе өчен никадәр мөһим, изге булганлыгын ассызыклый.
Дәүләт дигән Сабантуйга чакыру. Безнен күңелләрдә йөргән Дәүләтчелек. Азатлык идеясе әнә шундый тансык, кадерле образ-сурәт тә алырга мөмкин икән. Нишлисен, нәкъ менә татар шагыйренә хаткы кичерә килгән метаморфозалар, олы югалтулар турында даими уйланырга, кардәшләрен берләшергә чакырып оран салырга язгандыр Чыннан да. озын-озак вакыт милләтебез Хансыз ла. Илбашысыз да калган болгавыр елларда татар әдибе төп кайгыртучысы, төп жан атары иде бит татар яшәешенең, татар чынбарлыгының. Әгәр шагыйрь дә уйланмаса. кем уйланыр иде милләткә кагылышлы гасырлар аша килгән ачы дөреслекләр турында
Мин бүген сөйләшмим әле. уйлана торган көнем Белмим бит, нигә әйзәнер Илем. Телем һәм Динем
(«Мин бүген сөйләшмим әле .»)
Сабантуй фәлсәфәсенең Ватан. Дәүләтчелек. Милләт фәлсәфәсенә барып тоташуы табигый. Чөнки батыр, каһарман, фидаи ир-егет гомер-гомергә Ил тоткасы булган.
Ә милли Азатлыкка омтылган татар күнелендә Өмет. Ышаныч ялкыны беркайчан сүнми. Чөнки татарга ничә гасыр инде инкыйраз юрап киләләр. Ә ул һаман юкка чыкмый, бирелми, яши бирә. Тарих-яшәеш упкыннарын сикереп чыгып яки урап чыгып киләчәккә юл яра. башка халыклар арасында үз лаеклы урынын табарга омтыла. Анын бит мәнгелск Сабантуй фәлсәфәсе бар Шуна күрә Гаделлек. Ирек. Хөрлек дигән изге кыйммәтләр өчен дә көрәшә ул бүген
Ирек сөюче халыкны киләчәктә дә халыкара мәйданда жинел булмаган көрәшләр көтә түгелме? Дөнья, тормыш үзе бит вакыт-накыт Сабантуй Ә Равил ФәЙзуллин «Азатлык ул еш кына—көрәш» фәлсәфәсен бүген генә аңлаган шагыйрь түгел' Искә төшерсәк, әле 1974 елда, рәсми даирәләр «милләтләр бетәчәк* дип аз санлы халыкларның күнелен төшереп сөйләнгәндә, ул кардәшләренә-мидләттәшдәренә эндәшеп болай дип язды:
За.манга иш булыйм дисәң—
кем бер янса
ун яшьнәргә
ун янарга кирәк безгә
Тормыш дигән халыкара сабантуйда
батыр булып
кадалырга
кирәк безгә!
(яКирәк безгә!»)
Әйе. тормыш-яшәеш дигән халыкара Сабантуйда татарга үзен чын-чынлал күрсәтәсе бар апс.
Үз халкының халыкара мәйданда батыр булып калуын, сынатмавын ихлас
теләгән шагыйрь, билгеле, моны аңлый: дөньяда Гаделлек. Кешелеклелек. Яхшылык кебек идеаллар жинмичә торып, аның халкына да алга бару авыр булачак.
Уйласаң, мәңгелек рухи кыйммәтләр—Хөрлек. Яхшылык, Сафлык һ. б—ни өчен бүген дә. кешелек инде өченче меңъеллыкка кергәндә дә. якла\-саклауга мохтаҗлар икән'1 Ни өчен бүген (бигрәк тә сонгы унбиш-егерме елда) аларнын кешеләр күңелендә, җәмгыятьтә бәяләре төште икән? Югыйсә дистә еллар буе күпләрнең күңелендә яшәгән хыял-өмете тормышка ашты җәмгыятьтән кешелеклерәк тормыш хакына тоталитарлык богаулары алып атылды. ГУЛАГлар турында күз яшедәй ачы дөреслекләр кайтты. Юк. Ирек кешеләрне бәхетлерәк ясамады әле. Әллә инде алар табигатьләре, менталитетлары белән аңа рухи әзер дә. рухи лаек та түгел иделәрме?! Ирек бит ул—дөнья өчен олы җаваплылык та.
Үз вакытында изге төшенчәләргә, идеалларга ышанып-инанып Шигърияткә килгән һәм Көрәшче дигән исем алган шагыйрь әнә шуңа да уйланып калды түгелме? Чөнки шагыйрь үз вакытында күпме рухи янды! Хакыйкать. Хөрлек. Кешелеклелек хакына ул кабатланмас елларда күпме шигырьләр язылды! Сабантуй, Көрәшчелек Ир-егетлек рухы астында яшәешнең изге максатлары хакына күпме шигъри юл узылды...
Ул вакытта җиһанда якты идеаллар җиңәр төсле иде. Тормыш гора-бара тагын да матураер, ямьләнер кебек. Әйе, ул кабатланмас чорда камил җәмгыять төзүгә өмет тә. ышаныч та шактый зур иде. 1961 елны яшь шагыйрь болай дип ялкынланып
язды:
Миңа унсигез яшь!
Мин—давылга тиңдәш.
Беләгемдә—кечем.
Күңелемдә дөрли, зур эшләргә өнди тыелгысыз хисем.
(«Миңа унсигез яшь!»)
Ә менә 1989 елны (28 елдан соң!), үзгәрешләр чорында, язылган шигырь күпмедер монсу да яңгырый:
Яшәдең, эшләп җан аттың Йә. үзгәрттеңме бераз Дөньяны. Илне?
Сизәме тау—очып төшкән тәмәке көлен?
(«Яшәдең, эшләп җан аттың...»)
Кайчакта шулай да була икән: син дөньяны, кешеләр күнелен күпмедер үзгәртергә, яхшырак якка борырга телисен, ә ул һаман шул ук ярларда кама. (Кем белә, бәлки, шагыйрьжаннар булмаса, ул тагын да авыррак хәлдә булыр иде?!) Бу парадокс башка шагыйрьләр иҗатында да чагылып үтте. XX гасыр ахырында—XXI гасыр башында иҗат иткән күп кенә шагыйрьләргә ачарга, анларга, кичерергә туры килде ошбу ачы хакыйкатьләрне!
Кешелеклелеккә. Гаделлеккә чакырып язган шигырьләрнең җиһан өчен, җәмгыять өчен бер файдасы да булмадымы икән9' Алар кешеләр күңелен аз гына булса да яхшырак, изгерәк якка алып чыга алмадылармы9! Әллә инде җәмгыятьтә шигьриятнен. рухи тормышнын ни икәнен дә белмәгән битараф җаннар, рухи гарипләр өстенлек алдылармы? Менә җәмгыятьтә башланып киткән һәм баручы кискен үзгәрешләр кайчак шундыйрак сәеррәк сорауларга этәрәләр Чөнки бу үзгәрешләр кайбер кешеләр өчен аерым бервакытта җитәрлек тискәре төсмер алдылар...
Көтмәдекме безне баскан басымның басылуын 7
Җанга, рухка, хор фикергә ю,нарның ачылуын?—
(«Көтмәдекме безне бас кан »)
ли шагыйрь XX йөз ахырында жәмгыятьтә барган үзгәрешләргә кагылышлы рәвештә. Аннан болай дип әрнеп дәвам итә:
Коттек. Көттек Ниһаять, күзләр шәрран ачы лды Күз алмасына лиәп-шәрә чынбар лык кереп ту лды
Кануннар шартлап ярылды.
Ил-җирләр тетрәнде Әтрәк-әләмнәр көрәйде, хезмәтле—бөкрәйде
(«Көтмәдекме безне баскан »)
Менә шундый яшәеш метаморфозасы Рухка, хор фикергә юллар ачылды, ә кешеләр, асылда, бәхетлерәк яшәешкә ирешмәделәр?! Ни өчен икән’ Кешеләр кайчак Ирекне джунглилар законы сыйфатында аңлаудан югарырак аңлауга сәләтсез булып чыктылар түгелме?!
Равил Фәйзуллин ижагы элек тә төрле контраст буяулар, антитезалардан тора иде. Әмма жәмгыять капиталистик системага юл тоткач, тирә-юнь яшәешебездә гажаеп контрастлар пәйда булды! Гомумән, шундый чор килде хак белән нахакны вакыт-вакыт зур авырлык белән генә асрасын.
Шундый итеп сөйлиләр!— торасың лиаккатып Ялганнарын аңлаганга— елар лык ятып Хаклшияттә—то лаклар, богаулар, бикләр Матур сүзләргә оялый иблислекләр
. Сөйлиләр! Алсаннармыни Күкләрдән вәхи Бу ()өнья Чын-Ялгашлан тора, бигләһлл!
(«Шундый итеп сөйлиләр! »)
Чыннан да. гажәп тискәре күренеш бу син изге төшенчәләр хакына җан агасын, рухи янасын, борчыласын, ә башка кайберәүләр, шул изге төшенчәләр хакына дигән булып, үзләренен эгоистик, ә бәлки кешелексез эшчәнлеггн җәелдерәләр Алар кеше яшәешенең ниндирәк кыйммәтләргә нигезләнергә тиешлеге турында, ул кыйммәтләрнең бакый асылы турында уйланырга да сатәтсехтәр сыман
Ике-оч каты коплтеджлар витражында юксылларның, сабыйларның күз яликләре
(«Белая горячка»)
ди шагыйрь кинаилы шигырендә, беренче чиратта хәрәм, галап алынган матны хәләл малдан, изге төшенчәләрдән ки арырак куючыларга ишарәләп (Юмаисә. коттеджлар витражында сабыйларның елмаюы да чагыла ала! ) Әйе. яшәештә очраган ачы дөреслекләрне искә төшерү, аларлан качмау намус зшс Ул үэенне яшәеш кырларында Кеше. Шагыйрь буларак исбатлау
I* Фәйзуллин андый бүген лә кеше һәрвакытгагыча тормышның олы сынавы
алдында тора. Моннан күп гасырлар, меңъеллыклар элек булган төсле, ул олуг мәсьәләне үзе чишәргә тиеш Кемгә хезмәт итәргә, күңел-җан капкаларыңны ачып куярга: Яхшылыккамы, әллә инде Яманлыккамы?
Әче төтене заманның күзләрне ачыттыра!
Яхшыга да, Яманга да капкалар ачык тора.
Ә Вакыт ашыктыра.
(«Көтмәдекме безне баскан...»)
...Гомумән, көрәшче шагыйрьнең иҗатын игътибарлырак укып чыксаң, шул күзгә ташлана: үзгәртеп кору еллары башланып киткәннән соң, аның иҗатындагы Сабантуй рухына хас дәртле шигъри юлларны («Көрәшчеләр кирәк!», «Бүген көрәшәбез әле!») үзгәрәк планда язылган фәлсәфи уйланулар алыштыра төште. Аларда—кырыс, хакыйкатьләрне бөтен барлыгында ачып-сурәтләп бирергә омтылу, яшәеш-хәятның кайбер парадоксларын, метаморфозаларын аңларга алгысу. Әйтерсең лә шагыйрь дәверләр алышынган елларда яшәеш-хәятның никадәр катлаулы икәнен, мантыйкка сыеп бетмәвен тагын да яхшырак гөшенеп алган. Бәлки, көрәшеп, сыналып олыгаю да шагыйрьгә яшәеш кырларына бүтән яктанрак карарга ярдәм итәдер...
Сүз дә юк, көрәшү сораган кыйммәтләр һәрвакыт кала. Әмма инде шагыйрь хәзер көрәш мәйданнарына күпмедер дәрәҗәдә беркатлы рәвештә ташланмый. Ул яшәеш кырларында изге төшенчәләр кичергән үзгәреш-әверелешләр турында да
уйлана.
Әйткәнебезчә, элек тә шагыйрь антитеза, контрастлар белән эш итәргә ярата иде. Ә хәзер алар анын шигъриятендә ешрак очрый.
Тормышның парадоксальлеге бит гаҗәеп төрле яссылыкларда ачылып китәргә мөмкин Кеше яшәешенен катлаулыклары, драмасы белән бәйләнешле рәвештә монда гаҗәеп төрле тема-идеяләр табыла!
Мәсәлән, яшәеш барышында аерым вакытта сина очраган тормыш парадокслары турында да:
Берәүгә икмәк сузасың— ә ул сиңа таш ата...
Гавам җаным пакьлим дисең, ә ул—күзен акайта
(«Парадокс»)
Чынлыкны аңламыйча фани «биеклекләргә» ябышып ятучылар, Аллаһы Тәгалә биргән олы сынауны—бердәнбер гомерләрен—бушка әрәм-шәрәм итүчеләр турында:
Ярминкәләр! Ярминкәләр!
Кайсы Хөрмә тәгәрәп төшәр бу Кызыл Кэрҗинкәдән?
« Чын гамәлең ни?» дип, беркөн сорар бит Җир-әнкәпәр!
(«Ярминкәләр! Ярминкәләр!»)
Ә менә монысы, яшәешнең кайчак күзәтелгән вакытларын бөтен киңлегендә- парадоксальлегендә-кырыслыгында акларга чакырып, тагын да фәлсәфи үзгәрәк кимәлдә яңгырый төсле:
Шакал корбанын ботарлады да, лакыл булгач, канлы бугаз белән Күккә карап сузып улады...
Ә Ай—
болыт арас ыннан нур сибеп карап тора
(•Тон»)
Әмма, ни генә булса ла. яшәешнен котылгысьп агышында анын игелегенә, изгелегенә ышану яши. кала;
Үз вакыты җиткәч—и.иән ава. йолдыз арып сүнә, рух какшый
Нихәл итмәк кирәк кемдер чынлап Яшәештә мәңге кагмакчы'
Була кайчак. Дөньяны баскан явы злыкны җиңә бер Яхшы
(«Үз вакыты җиткәч—имән ава »)
Кайчак ошбу уйланулар эчке фикри Мон булып күз алдына баса ала. Чөнки, әнә шундый фәлсәфи шигырьләр калейдоскобы аша «яраланучан». эзләнүчән шагыйрь жан-күнелен күреп-тоеп алырга ла мөмкин түгелмени'”
Үз вакытында Сибгат Хәким Равил Фәйэуллин шигърияте турында -Бик күп шагыйрьләр чирләгән сентиментализмның анла эзе дә юк»,— дип язган иде Бәлки. Равил Фәйзу.тлин шигъриятенең яшьлек чорына кагылышлы рәвеи1тә. бу күпмедер дәрәҗәлә дөрес тә булгандыр Әмма менә шагыйрьмен яшәеш-хәят катлаулыкрын парадоксларын еш сурәтләвендә кеше «мин»енен Чынлыкны эзләп бәргәләнүләре лә ачык күренә бит Бу—күңелләрдә үзенчәлекле теләктәшлек, фикерләшлек, симпатия уята.
Әйе. шагыйрь табигате, бәлки, миссиясе белән дә көрәшче булса ла. ул бит нәфис фильмдагы робот-терминатор түгел! Асылда бит җирдәге төп көрәш кеше күнелендә бара Ә кеше җаны таш түгел
Р Фәйэуллин исә—моны үзе дә шактый яшыи андаган бер жан Менә ни дип язган иле ул мәшһүр поэмасында көрәшчеләр хакында
Аларның да кан йөгерә тәне буйлап, аларның оа һич кипмәгән хис чишмәсе аларның да кешегә хас бер-бер йомшак ягы була
(«Көрәшчеләр»)
Менә ни өчен аерым бер мизгелдә Сабантуй рухын Мон дәрьясы алыипыра ала Менә ни өчен кояшлы Сабантуй мәйданнарыннан сон монлы күзләргә кайгыла
Саба туй рухына гугры калып ижат игәргә омтылган шагыйрьмен бер шигырендә Татарник үләненә игътибар итүе очраклы түгел, билгеле Тагарник—көрәшү, бирелмәү символы!.
«Шайтан таягы» яки « Татарник» диләр.
Идерә ечмый аны давыллы җилләр'
(яТатарник»)
Әмма Татарникнын яшәү өчен көрәшендә үҗәтлек, бирелмәү, жинүчелек кенә түгел, ә Мон да сизелеп китә Каян килә сон у.Г’ Дөньяга хор булып туган, илаһи кыйммәткә ия «мин»нен бирелмәскә теләвем аңлаудан Аны сыгалар, шигыйләр юкка чыгаралар Ә ул барыбер бирелми! Көрәшә, исән кала, гомыш ямен табып яши бирә! Бу олы яшәеш вакыйгасы, ямьле, гүзәл тормышның жинүс күне.иә теләктәшлек тә. Мон да уяга. Әйе. татар күңелендә. яшәеш кырларында Сабантуй һәм Мон янәшә калалар
Ни генә булмасын. Сабантуй рух-фәлсәфәсе тормыш мәйданнарында, яшәеш көрәш-бәйгеләрендә даими сорала торган рух-фәлсәфә булып кала. Шуңа күрә кө-рәшче шагыйрь иҗатында ул беркайчан да юкка чыкмый, һәрвакыт яши Билгеле, тормыш үзәннәрендә сыналып олыгайгач, күңелгә яшәеш, катлаулыклары ту-рындагы уйланулар ешрак та киләдер. Әмма бу бит көрәшү сораган кыйммәтләр кыйммәтсезләнле, юкка чыкты дигән сүз түгел! Сабантуйның рухына тугры калган шагыйрь (үзенен көрәшче табигатеннән дә, миссиясеннән чыгып та!) изге төшенчәләр хакына (Милләт. Хөрлек. Гаделлек, Кешелеклелек һ.б.) көрәшүдән туктый алмый. Чынлыкта Сабантуй рухы, чын ир-егетләр, көрәшчеләр һәр катлаулы дәвердә дә сорала икән:
Атлантида. калкып чыгып, күтәрсен иде Аңны!
Күңелдә йөргән Дәүләт бар— саклыйк Республиканы!
Татар кайда яшәсә дә.
Казан—аның бакканы Өзмик кардәшләр өметен— саклыйк Республиканы!
(«Саклыйк Республиканы!»)
Яшәеш, алгарыш еш кына көрәшүләр аша да дәвам итә...
Татар халкы, асылда үзенчә бәхетле халык. Чөнки яшәешкә кагылышлы рәвештә анын бер-берсенә охшамаган, бер-берсен тулыландырып торучы ике бөек Рухи- Мәдәни Тәҗрибәсе бар Якты Татар Рухынын бер канатында—Сабантуй, икенчесендә—Мон.
Татар шигърияте исә шушы ике Рухи-Мәдәни Чынбарлык белән тыгыз мөнәсәбәттә яши. яшәргә омтыла. Әйтик, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр татарның Монын бәгырьләрендә йөртсә, сакласа. Равил Фәйзуллин төсле ша-гыйрьләр татарнын Сабантуй рухын үз шигъри рухлары белән баеталар, саклыйлар.
Ә төпсез кеше күңелендә исә Шигъриятнең дөньяны яхшырак якка алып чыгасына Хыял-Өмет һәрвакыт яши. сүнми! Гасырлардан гасырларга якты идеаллар өчен жан атучыларның, көрәшүчеләрнең бу Өмете. Ышанычы, Хыялы күчеп килә.
Көрәшче шагыйрьнең соңгы поэмаларының берсе якты оптимизм белән түбәндәгечә тәмамлана:
Бер яшь егет шигырь яза!
Күңелендә—мәңге яшәү, йөзләрендә—таң нуры!
(«Иҗат»)
Мәңгелеккә юллар бар...
Равил Фәйзуллинның 1987 елны язылган «Мин яшәдем» шигырендә түбәндәге юллар бар:
Мин яшәдем—
җир җимертеп хезмәт иттем.
Чөнки тойдым илнең якты күзен.
ишетеп тордым кешеләрнең хуплау сүзен.
(«Мин яшәдем»)
Шагыйрь иҗатын хуплау ни-нәрсәләргә нигезләнгәнен яхшы беләбез. Равил Фәйзуллин шигъриятенә хас Сабантуй рухы анын иҗатын популяр ясады, илгә танытты Үзенен яшәешендә тарихи зилзиләләргә очраган, жинү шатлыгына сусаган татар халкына нәкъ менә шундый көрәшче рухлы шигърият кирәк булган Шагыйрьнең ижатын хуплап, татар җәмгыяте үзенен җиңүчән рухын, үз-үзенә ыша-
нычын. хөрлеккә булган ихтыярын хуплады. үстерә килде.
Әйе. максатчанлык, ныклык, җиңүчелек. хезмәтчәнлек дөньяда кеше өчен кирәкле күркәм сыйфатлар. Әлбәттә. Жиһан-Галәм баласы буларак, нәкъ менә Кеше өчен Равил Фәизуллин шигъриятенә хас антропоиентризм. ягъни кеше- үзәклек турында әдәбият галимнәре яздылар инде. Кеше һәм Вакыт. Кеше һәм Галәм. Кеше һәм Намус һ. б темаларга кагылышлы уй-фикерләр Равил Фәизуллин шигъриятенең асылында ята.
Әмма иртәме-сонмы Алла бәндәсе Кеше Жир планетасында үз миссиясен тәмамлый Калганы —Тәңре кулында Шуна да микән Кешенен еш кына трансцендентальлеккә—без белгән яшәештән кинрәк булган, аннан «чыгып киткән» чиксез Яшәешкә—күнсл офыклары ачык кала Кеше күңеле илаһи бакыйлыктан килгән.
Дөреслек шунда. Равил Фәйзуллин фәлсәфи шагыйрь булганга, ана фани чынлык турында гына түгел, ә вакыт-вакыт бакый Чынлык турында да уйланулар хас. Уйлансан, һәр чын шагыйрьнең дә бит трансценденталь офыклары була
Яшәешнең үзгә бер мизгелендә Кеше, бигрәк тә Шагыйрь, үз яшәешенен бакыйлыктан килеп чыкканлыгын искә төшерә Ахыр чиктә, югары жан иясе буларак, ул иртәме-соңмы уйланырга, төшенергә тиеш бит каян килгән ул һәм кая китәчәк?.. Ә бу үз чиратында Яшәү һәм Үлем турындагы олуг фәлсәфи уйлануларга этәрә. Бөек акыл иясе Әфләтун фәлсәфәнсн асыл мәгънәсе турында болай дигән: «Кешеләр өчен бу сер: әмма фәлсәфәгә чынлап торып бирелүчеләр бакыйлыкка «күчү*гә әзерләнүдән башка берни белән дә шөгыльләнмиләр»
Фәлсәфәченең бу сүзләре, билгеле, тормышка карата пессимистик караш түгел, ә киресенчә. Бакый Тормышның бөтен чикссзлсгендә танып беленә алынуын аңлаудан туган олы оптимизм булып тора.
Мәсәлән, шул ук Корәш темасы Нәрсә ул Мәңгелек алдында? Бакыйлыкка күчкәннән сон. ошбу тема актуаль кала ала микән?!
Әмма ин игътибарга лаеклысы шунда: Сабантуйлык фәлсәфәсе фани яшәеш өчен Көрәш идеясен генә түгел, ә Мәхәббәт. Гаделлек. Сафлык. Миһербанлык кебек мәңгелек кыйммәыәр өчен, димәк, бакыйрак тормыш өчен көрәшү идеясен дә үз эченә ала. Шуңа күрә Сабантуй рухына тугры кеше Мәңгелек белән лә. иксез- чиксез Хакыйкать белән дә очрашудан курыкманчак
Асылда, фани яшәешебездә һәр мизгел Мәнгслек Тормышка кагылышлы уйланулар яссылыгына этәрә ала. 1969 елны язылган бер шигырендә шагыйрь болай яза:
Кабапиапиас бу мии-еянең. бу халәтнең мәгънәс е ни гомеребездә.
Мәңгелектә?.'
Кеше боек, дип уйлама. тонбоек Мин уйда гына.
(яЬоек дип уйяама ат. тонбоек'.. »)
ди шагыйрь Равил Фәйзуллин. яшәешнең аерым серләренә төшенергә теләп Алдагы елларда аның бу темага карата уйланулары гагын да киңәя генә төшә Чыннан ла. аерым мизгел Мәңгелек яссылыгында нәрсә ул? Мәңгелек өчен Вакыт төшенчәсе, гомумән, ят түгелме? Алар бер-берсен аңлыйлармы * Әйтүе кыен Тик монда бер нәрсә ачык: Кеше очен Бакыйлык дигән билгесеегеккә .күчү* «үлем* дигән серле төшенчә белән бәйле Иртәме-сонмы инсанга Туу-Яшәү-Үле миен изге бәйләнешен аңларга кирәктер1 Чонки синең яшәешеңнең сере шушы хакыйкатьләргә бәйле бит
Менә нәрсә ди фәлсәфи шагыйрь шушы турыда
Җил ул нәрсә'*
Уя—юк. һава күчеше бар
Ә мәхәббәт?
Тәңгәллеге кайбер җаннарның .
Олы Чынлык тик шул.
Туу.
Үлем.
Мәңгелек Хәят
(«Җия ул нәрсә?..»)
Олы Чынлык—безнен өчен серле, без аңлап бетерә алмаган Мәңгелек Хәят Үлем исә Яшәешнең чиксезлеген тәэмин итүче сер булып кала. Джидду Кришнамурти (1895—1986), мәсәлән, бу турыда түбәндәгечә язган иде:
«Безнен җиребездә, гүзәл җиребездә булган һәммә нәрсә дә үлә, дөньяга килә һәм аннан соң төссезләнә, шиңә. Тормыш хәрәкәтен анлар өчен акыл, фикер, укыганлык, белем түгел, ә ярату акылы, сизгер мәрхәмәт хисе булу зарур... Вакытыннан алда өзелеп төшкән яфракның матурлыгына, төсенә карап, кеше, мөгаен, үз үлеменен, гомер азагында түгел, ә башындагы үлеменең нидән гыйбарәт икәнен аңлый, төшенә торгандыр. Үлем ул—куркып кача торган яисә кичектереп була торган нәрсә түгел, ул көннән-көнгә кичерелеп баручы бернәрсә. Чамасызлык, чиксезлек хисе менә каян барлыкка килә»
Бу турыда шагыйребез үзе дә болай дип язып үтә:
Төбенә төшеп уйлап баксаң, бернәрсә дә куркыныч тугег Туу-улу дигән ике чикне котылгысыз уту һәркемгә Мәңгелекнең, фанилыкның да мохтаҗы юк безнең хөкемгә.
Ахыр чиктә
бернәрсә дә куркыныч тугеп. бернәрсә дә...
(«Төбенә төшеп уйлап баксаң...»)
Фәлсәфи шагыйрь уйлана, фикер йөртә Чөнки еллар узган саен, ул моңа тагы да ныграк төшенә яшәеш серләрен аңлау бик катлаулы икән. Ул һәрвакыт «кача», «ераклаша», «шуып кала» кебек. Гомумән, уй-фикер ярдәмендә генә танып белеп бетереп була микән чиксез Яшәешне9 Хәтергә Иоганнес фон Икскюль сүзләре килә «Тормыш ул—югары һәм үз-үзенә тиң чынлык, аны физика яисә химия терминнары аша сурәтләп бетерергә мөмкин түгел».
Тормыш итүнен аерым бер мизгелендә шагыйрь дә шушы хакыйкатьне аңлап яза.
Җитсәң дә Акыл тавының биектәге читенә,—
Яшәү дигән Бөек Серне аңламыйча кителә.—
(«Әй. бу Яшәү'.»)
ди ул, фикри гаҗәпләнеп.
Үзенен шигъри-фәлсәфи уйлануларында шагыйрьгә Мәңгелек Хәятны танып белергә омтылырга. Илаһи Тынычсызлык кичерергә кала. Чөнки кеше башка җан ияләреннән шуның белән аерыла ки: ул еш кына Хаклыкны эзләү хакына Илаһи Тынычсызлык кичерә, һәм бу—Хакыйкатькә илтүче юл җинел түгел. Үзенен тынгысыз фикри эзләнүләрендә шагыйрь кайчак, якынына эндәшкән кебек, үзен дөньяга яраткан Раббысына эндәшә:
Көч бир Син миңа, мәдәд бир' И Аллам—Бөек хуҗам!
Ник тыныч түгел бу күңел Ник тыныч түгел бу җан?
(•Көч бир Син миңа .»)
Сүз дә юк. кеше Мәнгелек Яшәеш турындагы сорауларына җавапны төп диннәрдә, рухи укуларда таба ала. (Без, татарлар өчен, Ислам динендә.) «Барысы да Алладан, һәм барысы да Ана кайтачак» диелгән анда Кеше шушы хакыйкатьне анлап. фани яшәешен дә Бакыйлыкка яраклы итеп төзи ала. Үз тереклеген Мәңгелек белән үлчәгән кешегә илаһи кануннарга гына буйсынырга кала.
Философ шагыйрь анлый: илаһи кануннар, диннәр синнән рухи тормыш, рухи үсеш таләп итәләр Чөнки рухи кыйммәтләр матди кыйммәтләрдән өстен калганда гына дөнья, кеше имин калачак. Чөнки рухи кыйбласына тугры калганда гына кеше ахыр чиктә үзен борчыган мәңгелек сорауларга жавап табачак. Хакыйкать белән бәйләнешкә керә алачак
Шуна күрә шагыйрь, бакый кыйммәтләр һәм заманнын атмосферасы турында уйланып, болай дип тә яза:
Машиналар хәзер югарыда’
Көч. Тизлек һә м Дәһшәт аларда'
Ә Мәгънә?
Ә Мәгънә— робагыйларда’
(«Машиналар хәзер югарыда' »)
Шушы яшәеш боҗрасында кешегә кайта-кайта уйланырга һәм үз яшәешен фәлсәфи кичерергә кала. Тормыш исә гел алга бара даими туып торган якты һәм гүзәл Моңнары белән, ел саен яшәешне данлаган шатлыклы Сабантуйлары белән
Таш уала... Чәчри тамчы
Империяләр таркала
Шәһәр булып күтәрелә балчык-комнар
Агач тамырлары, тармакланып, ерагая
үзәгеннән
Атлый Кеше яшәү-лабиринттан үзенә генә язган юл белән
(• Таш уала »)
дигән иде Равил Фәизуллин, кешенең җиһандагы язмышы турында уйланып
Кешенең гомер юлы исә Алла сызган серле лабиринтлар аша чиксез Мәнгелек Хакыйкатькә генә илтә аладыр
Күп серләр мәңге ачылмый, һәм кирәкмидер дә..
Алар. ахры. Күккә ашадыр Җан рухы белән бергә.
Карагы з Күк гөмбә зенә Йолдызлар—тоташ тылсым'
Уртак сер булмаса аларда. ул берлек каян киясен?
(•Очкыч.лар ватылгач, җирдән, я)
2003. 2005-2006