ӨЧ БАЛДЫЗГА БЕР ЯЛГЫЗ
МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ. ИКЕ ПӘРДӘДӘ
Катнашалар:
Имам
Мәрьям
М икулай
Сания
Әминә
Фәридә
Вакыйга безнен көннәрдә, таралып бетә язган ташландык авылда бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1
Авыл йортынын ишек алды Болдыр янындагы агачлар арасында тирә-ягына эскәмьяләр куелган өстәл. Жәйге көн. Тышта машина тавышы ишетелә. Ике сумка күтәреп Имам, анын белән Сания ишек алдына керәләр.
Сан ия . Менә шушында яшим инде Имам Искиткеч матур урында мин. яшисен икән.
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) -шагыйрь, драматург; егермедән артык китап (лирика, балалар өчен шигырьләр, поэмалар, пьесалар) авторы. Г. Тукай исемендәге Дәцләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Эсфир ЯҺУДИН (1949) - драматург, прозаик; •Мәхәббәткә мәдхия* исемле китап авторы. Казанда яши.
Сания Тырышабыз инле шунда (Акчасын эзли.) Күпме бирим сезгә?
Имам. Куй әле, Сания, акча өчен китермәдем, мин шундый ярдәмчел кеше.
Сания Шулай рәхмәг ядына гына йөрисенме?
Имам Әйдә, әйберләреңне кертик, үзенне күрдем, өенне дә күреп китим
Сания Керик, акча да алмагач, чәемне булса да эчеп кит
Алар өйгә кереп китәләр, ишегалдына Фәридә белән Әминә килеп керәләр.
Фәридә. Энекәем, гомер буе ялгыз Сания машиналыны ияртеп кайткан'
Әминә Кайтса сон! Ул кемнән ким?
Фәридә. Максатына кергән юк. мин дә ялгыз ятмас идем
Әминә Мондый машинанын авылга килгәне юк (Капка янына барып машина күзәтәләр) Каян каптырды икән мондый байны?
Имам болдырга чыгып баса да. тәмәке кабыза, кызларны күреп ала, сүзләренә колак сала
Фәридә. Андый машиналарны безгә япун кигерә диләр, бик кыйммәт ди алар. Начальниктыр бу
Әминә Валлаһи начальник эләк-тергән бу
Фәридә Шәһәргә баргач, вак- төякне эләктермәс инде
Имам Нәчальниктүгел мин. кызлар
Фәридә белән Әминә ана борылып бераз уңайсыз хәлдә калалар.
Фәридә. Абау!
Әминә. Исәнмесез!
Имам Исәнмесез, курыктыгызмы әллә?
Фәридә (унайсызтана төшеп) Юк. юк. курыкмадык, исәнмесез!
Шул вакытта болдырга Сания чыга.
Сания Менә. Имам, авылыбызның асыл кошлары килеп тә җиткәннәр Ундагысы Фәридә, сулдагысы—Әминә
Имам Жырда мактала торган исемнәр икән. Жыры гына истә калмаган менә. (Һ.1ШЫН кашып ) Ничек сон алс?..
Әминә Яныгызда басып торган кызнын да исеме җырга кергән, анысын да белмисезме'’
Имам Менә, кызлар, сезне күргәч хәтерем чуалып китте бит ате...
Сания Аларга әйт кенә—җырлап та күрсәтерләр сиңа, биеп тә күрсәтерләр.
Имам Китсәнә!
Сания. Күрсәтегез әле кыдтар ми-нем кунакка безнен авыл кызлары икә-негезне!
Фәридә Куй әле. Сания.
Сания Минем чәем куелган, гаеп тапмыйк уеннан!
Сания кызларнын кулларыннан ала. Иманны уртада калдырып, жырлап-биеп әйләнәләр.
Сания апа суга бара.
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый
Көянтәсенә басып
Кая бардын. Сания апа.
КаГиан кайтып киләсең?
Голлар арасыннан узып.
Гөлләр сыман көләсең.
Сания Концерт бетте, хәзер чәйләп алабыз!
Әминә Туктап тор. Сания. Без үзе-безне күрсәттек, кунагын безгә кушыл-мады Үзен күрсәтмәде
Имам Төшеп калганнардан түгел мин! Шире круг1 (Биеп китә)
Имам икс төрле бию башкара Баш кагар кул чабып торазар
Сания Җитте! Күрдек сәләтеңне1 Самавырым суына
Имам Суынсын! (Кинәт биюнсн өченче төрчесенә күчә.)
Фәридә белән Әминә —Булды1 Сәләтенне күрдек бит инде1
Сания Күрдек. Имам, күрдек!
Имам (биюдән туктап) Нәрсә дисез?
Хатыннар (бер-бер артлы) Күрдек, сәләтенне күрдек!
Имам Мин күрсәтеп бетермәдем әле! (Тагы да кызыбрак, сызгырып-сыз- гырып. габан асларына суга-суга, биюнсн дүртенче төренә тотына)
Фәридә Булдыра бу. булдыра1
Имам (биеп Фәридә каршына
бара) Их, әттәгенәсе! (Фәридәне култы-гыннан тотып бер әйләндереп ала да кинәт капкадан йөгереп чыгып китә.)
Хатыннар анын артыннан карап беравык телсез калып торалар.
Сания. Китте бит бу! Чәй дә эчми китте!
Әминә Шундый машина белән йөргән кеше синен чәенә мохтаж ди1
Фәридә (көлеп). Ул китте, урын калды, әйдә үзебез эчәбез!
Шул ук ишек алды. Жәйге өстәл ар-тында Сания белән Фәридә чәй эчеп уты-ралар.
Сания Тәмлеме Имам калдырган чәй?
Фәридә. Чәе тәмле дә, үзе нишләп күренми, киләм дип киткәч?
Сания. Килмәве дә ихтимал бу таш-ландык авылга.
Капкадан кергән Әминә боларнын сүзләрен ишетеп кала.
Әминә. Киләм, барыгызны да үзем карыйм дип шапырынган иде.
Фәридә. Ул иманга кайтырга йөрим дип тә шапырынды.
Әминә. Карале, моңа чаклы имансыз булды микән сон ул?
Сания. Ходай кичерсен инде, барыбыз да иманнан язып барабыз ахыры. .
Әминә. Шундый машинада йөргән кеше шәһәрне ташлап, безнен ташландык авылда иман эзләп йөри, имеш!
Фәридә. Белмиләр юкса аңа нәрсә кирәген.
Әминә. Ахмаклар да инде үзебез! Балалар кайтып карамаганны, чит кешедән ни көтеп була?
Сания. Шәһәрдән туйдым, авылга килеп төпләнәм дип матур сайрады.
Фәридә. Теләсә нинди узгынчының матур сайраганын тынлап яшәргә калдык инде.
Сания Сайраучылары да гел килеп тормый. Олы юлы ерак бит анын.
Машина килеп туктаганы ишетелә.
Әминә. Әллә чынлап та килде инде?
Сания (урыныннан торып). Кил-
Сания. Гажәп булды, артыннан булса да карап калыйм әле. (Капкага бара.)
Шул вакытта бер кулына аракы, икенчесенә ниндидер төргәк тоткан Имам капкадан атылып керә, Сания белән чак бәрелешми калалар.
Имам. Әйдәгез, бәйрәм итеп алабыз! (Йөгереп өйгә кереп китә.)
Хатыннар чыр-чу килеп анын артыннан йөгерәләр.
де бит бу!
Фәридә (юра). Караучыбыз килде бит!
Әминә (киерелеп, җайлабрак утыра. көлемсерәп). Килүен килде дә.. Карар микән сон? Әллә тагын Санияга чәй генә калдырып китәрме?
Сания Сиңа ниләр калдырып китәләр?
Фәридә Ник? Ә былтыр0 Завхоз- Микулай корбанга чалырга дип чучка китерде, чиеллатып Әминәнең абзарына кертте Оныттыңмы?
Имам керә, кулында сумка.
Имам Исәннәрме, минем аккошларым!
Сания. Мактап йөрисең икән. Сине дә искә алып чәй эчеп утырабыз.
Имам Ничегрәк искә аласыз инде мине?
Фәридә Тизрәк килеп җитсен иде дип.
Имам Онытмагач рәхмәт. Менә чәй янына шәһәр күчтәнәчләре. (Сумкасыннан өстәлгә алып килгән нигъмәтләрен бушата.)
Әминә. Әллә шаяртып кына киттеме дип тә уйлый башлаган идек.
Фәридә. Шаярта торган кеше түгел икәнсез.
Имам. Әйткән сүземнән чыккан кеше түгел мин.
Сания Утыр, Имам. Үзеңә тәмле итеп чәй ясап жибәрәм. Егетлеген өчен. (Чәй ясый.)
Имам (утыра һәм җырлап җибәрә)
Рәхәтләнеп эчәбез!
Их чишмәгез, чишмәгез!
Чишмәгезне тәмле суын
Миннән башка эчмәгез.
Шул вакытта Ми кулай килеп керә. Бераз салмыш Туп-туры өстәл янына килә
Микулай (Имамга текәлеп карап) Балдызлар, кайсыгыз кияүгә чыкты? (Әминәгә.) Синме?
Әминә (шаяртып). Әллә кияү оша-мыймы? Минем үземә бик ошый
Микулай Ала-ай. Мин хәзер, мылтыкны алып керим әле...
Микулаи чыгып китә. Хатыннар ла. Имам ла беравык ис жыя алмый торалар
Әминә (паузадан сон). Атарга жысна түгелме сон бу9
Фәридә (шелтәбелән). Уеннан уй-мак чыгарам дип уйламадыңмы?
Әминә. Качтык, егетләр! Чебен урынына кырып бегерәчәк ул хәзер безне
Әминә белән Фәридә урыннарыннан кубып бакча ягына йөгерәләр
Сания (Имамны кулыннан тотып). Әйдә минем белән мунчага!
Алар җитәкләшеп йөгереп чыгып китәләр. Бераздан кулына бер шешә көмешкә тоткан Микулай килеп керә Беркемне лә күрмәгәч, аптырап, буш өстәлгә карап тора, тирә-якны күзәгә
Микулай. Болар кая киттеләр? Әминә! (Пауза.) Фәридә! (Пауза.) Сания! (Пауза.) Балдызлар-ялгызлар, кайда сез?!
Сак кына Әминә керә Микулайнын кулында шешә генә күреп яла да. батыраеп янына бара.
Әминә Атмаска булдыкмыни. Ми кулай9
Микулай (паузадан сон) Ни дигән сүз инде бу тагын?
Әминә Мылтыкка лип чыгып киткән илен бит
Микулай. Сантый баш. кайчан миндә мылтык күргәнен бар9
Ә м и н ә Ир кеше мылтык белән дә йорер. ышанып булмый.
Микулай. Булды да ди. шуннан9 Кеше атарга мин психбольницадан ка чын. адашып йөри торган кеше түгел бит әле Сөйләп гә куясы) инде тегеләй!
Әминә (кычкырО Фәридә! Сания'
Фәридә, аннан Сания белән Имам күренәләр
Фәридә Атмый әллә Микулай9
Әминә. Атмый, атмый, жүләр түгел бит ул көпә-көндез кеше атып йөрергә.
Сания. Үзебезгә ярдәм итеп йөргән ин якын кешебездән куркып качып ят инде!
Микулай (шешәне өстәлгә куя). Исемен ничек, кияү, әйдә утыр азе.
Имам (куркыныч юклыгына төшенеп. тынычланып утыра). Имам.
Микулай. Иман дисеңме9
Имам Мин әле иманга кайтып кына барам
Микулай Кайдан кайтып бара-сын?
Сания Зур эш белән йөри ул. Ми-кулай.
Микулай Нинди эш белән?
Имам Шәһәрдән качам
Микулай Нигә качасын, кеше та- ладын әллә?
Имам Шәһәр шаны туйдырды, шушы авылга килеп төпләнергә булдым
Микулай Бик дөрес уйлагансың Искиткеч авыл иде бу. Чишмәләре- күлләре ни тора! Шәһәр йотты Каттылар бит шушында ялгыз гөлләр кебек шушы өч хатын да берничә карт-коры Әйдә шунын өчен минем сыйны кәгеп куябыз Фәридә, йөгер суганга' Әминә, син минем гармунны сатмалынмы әле9
Әминә Кемгә сатыйм мин аны9 Синнән башка гармун уйнаучы калмады бит монда.
М и кулай Бар. алып чык (Санияга.) Нәрсә катып торасын инде, чыгар стаканнарыңны, бәйрәм ясыйбыз! (Әминәгә.) Атны тугарып куй Арбадагы печән астын кара. Өчегезгә булыр.
Хатыннар китәләр
И м а м Керәшенме син. Микулай9
Микулай Керәшеннең лә иң чис-тасы. менә шушы көмешкә шикелле. Ут горгәссң—яна. йөз градус!
И м а м Шушы авыл кешесеме?
М н к V л а и Күршедән, керәшен авылыннан Шушы авылда бик якын дустым бар иде Аны да шәһәр йотты, өс бикле торт Завхуз мин. Үзен нинди
эш остасы?
Имам. Эшләмим мин.
Ми кулай. Урлашып яшисеңме
әллә?
Имам. Пенсиядә.
Ми кул ай. Бик яшь күренәсең бит?!
Имам. Хокук саклау органнарында эшләдем.
М и кул а й . Ә-ә... Сезне иртә брако- вать итәләр шул. Акчасын күп бирәләр икән, синеке шикелле машинага теләсә кем өмет итә алмый.
Сания (өйдән кычкыра). Микулай, кер әле!
Микулай. Ни бар анда? (Кереп китә.)
Гармун күтәреп Әминә, аның белән Фәридә керә. Ул кулындагы сумкадан өстәлгә бакча җимешләре бушата.
Фәридә. Менә мондый кыярларны безнең авыл бакчасында гына үстереп
була.
Имам Аның өчен үстерүчесе дә оста булырга кирәк шул.
Әминә (гармунны куя) Гомер буе жиргә берегеп яткач, остармый хәлең юк.
Өйдән Микулай белән Сания чыгалар. Микулай рюмкалар тоткан, Саниянның кулында тәлинкә.
Сания (тәлинкәне өстәлгә куя) Мин тозлаган кыярлан да авыз итегез, гомер буена сагынып сөйләрсез.
Микулай. Анысы хак сүз. мактансаң да килешә.
Әминә Әнә күр, Микулай, гармуның исән-сау.
Микулай (рюмкаларга эчемлек салып чыккач). Күтәрдек, гармунның да, сезнен лә исән-сау булу хөрмәтенә.
Имам Гафу итегез, мина ярамый.
Микулай. Нигә ярамый?
Имам Мин рульдә.
Микулай. Мин дә рульдә.
Әминә Синең дилбегә генә шул. Ә кешенең шәһәргә кайтасы бар.
Ми кулай. Танышу хөрмәтенә ярый ул. Жибәрмибез бүген. Бәйрәм ясыйбыз, мунча ягабыз. Шулай ярыйсы буламы?
Хатыннар:—Әйе шул.
—Урын беткәнмени?
—Өендә хатыны ни уйлар?
М и кула й . Хатыныннан куркасыңмы әллә?
Имам. Хатын Мәскәүдә әле, жомга көнне генә кайта. Якшәмбе көнне сезнең авылны икәү карап китәргә сөйләштек.
Микулай. Шулай булгач, утырма сынатып, шушы гүзәлләрдән! Күтәрдек! (Рюмкасын Имам белән чәкештерергә
суза.)
Имам. Әйдәгез булмаса.бергәлек өчен!
Микулай. Вәт егет ичмасам!
Чәкештерәләр дә эчәләр.
Имам .Бик зәһәр эчемлек бу. Батыр кызлар икәнсез.
Сания. Авыл эше өйрәтте.
Фәридә Авылның авыр эше өйрәтте.
Әминә. Микулай өйрәтте диегез инде, күңеле булсын кешенең.
Микулай. Дөрес әйттең. Әминә- кей. (Имамга.) Мин аларны дуңгыз ите ашарга да өйрәттем. Заманы шундый. Ашасыннар, ач ятмасыннар. Беләм мин, китап рөхсәт итә. (Рюмкаларга сала.) Тагын берне күтәрәбез! Закускага—татар биюе аралаш керәшен җыры. (Чәкештереп эчәләр, ашыйлар.)
Имам Аракыга караганда шәбрәк бу.
М и кулай Аракы агу диләр, ә мо-нысы—дару. Минем дуслар гына кыландыра белә шулай. Минем өчен бигрәк тә тырышалар. Завхоз мин! Сез. кызлар, ашау ягын кыскарак тотыгыз. Закуска- га татар биюе дигән идем.
Әминә. Без аны керәшен жырын- нан башлыйк. Талантыңны беләбез, тавышыңны сагындык.
Имам Керәшен җырларын яратам мин, тыңлаганым бар.
Микулай.Ә мин син тыңламаганны уйныйм. (Уйнап, җырлый башлый.)
Үзәннәрдә якты көннәр күрдек,
Көннәреннән, көннәреннән якты ла кул күрдек. Көннәреннән, көннәреннән якты ла күл күрдек. Түгәрәк күл генә—
Үрдәк өчен юл гына,
Юлың булса янәшәмдә Кулларына кул гынам
Күлләр күзе иде ике үрдәк.
Күлләр күзе, күлләр күзе икән лә пар үрдәк
Күлләр күле, күлләр күзе икән лә пар үрдәк Түгәрәк күл генә —
Үрдәк өчен юл гына Юлын булса янәшәмдә Кулларына кул гыкам Китәрме үрдәге.
Саргая ла камышы.
Камышларга җил киселә,
Жанга үтә тавышы
Имам (ул җырлап бетергәч) Синен белән янәшәдә яшәү күнеле булачак!
М и кул а й Бечнен белән монача беркемнең дә кайгыга батып яшәгәне юк. Гади генә әйткәндә: дус-иш кирәк дөнья кәгәргә
Әминә. Без ярага торган теге матур жырны да уйнап күрсәт әле. Ми кулай.
Ми кулай. Сез яратмый торган җыр бармы сон ул? Кунак кешене ял-кытып бетермибезме'’
Имам. Мин танга чаклы тыңларга да риза.
М и к ул а и Минем бармаклар атна буе туктаусыз уйнасам да арый торган түгел. (Уйнап җибәрә.)
Кызлар җырлыйлар:
Иркәм, иркәм дигән булды,
Каралы күзләремә Шикәр иде. ширбәт иде.
Бал иде сүзләрендә.
Ай иркәм.
Най иркәм.
Яр сөяргә ашыкма да.
Соңга ла калма икән Мәхәббәт дәрәҗәсенә Төшеп югалма икән
Иркәм, иркәм дигән булды,
Баш кунды иңнәремә Мәңге янап учак булып Урнашты йөрәгемә
Ай иркәм.
Нан иркәм.
Яр сөяргә ашыкма да.
Соңга да калма икән Мәхәббәт дәрәҗәсенә Төшеп югалма икән
I |ркӘМ. ИрКӘМ ЛИ1ӘНСНӘ
Ишә ышандың диләр.
ӨЙлөнде дә. хатыныннан Инде бушамый лиләр
Ай иркәм.
Най иркәм'
Яр сөяргә ашыкма .ы,
Соңга да калма икән Мәх.гббәг дәрәҗәсенә Төшен югалма икән
М и к у л а и (җыр бсту гә. Имамга).
Йә ничек безнен сандугачлар тавышы’ Имам Күңелем булды, рәхмәт М и кул а й. Син аларнын ничек биегәннәрен күр ате! Әртистләрдән уздыра болар тотынсатар!
Сания Алай ук мактама инде. Ми- кулай.
М и к у л а и Мин кемнен ничек бас-канын чамалый торган гармунчы, бе- леп-күреп мактыйм (Уйнап җибәрә.)
Әминә урыныннан торып такмаклап бии башлый, ана башкалар кушылалар.
Әминә.
Тыпыр-тыпыр биергә Тимер идәннәр кирәк Т имер идәннәр өстене Хәтфә паласлар кирәк
Фәридә
Хәтфә паласлар өстенә Имән өстәлләр кирәк.
Имән өстәлләр өстенә Көмеш табаклар кирәк
Сания.
Көмеш табаклар эченә Хөрмә җимешләр кирәк.
Хөрмә җимешләр ашарга Аттын кашыклар кирәк
Хатыннар җырына ирләр лә кушыла
Бергә.
Аттын кашыклар тотарга Кара кашлы кыз кнрәк Кара кашлы кыз янына Батыр егетләр кирәк
М и к у л а й (бию тәмамлануга) Авыл ташландык булса да. калган хатыннары менә шундый асыллар! Дөрес сөйлимме, баллыXIар9
Фәридә Безнен күнелне син генә мактап күтәрмәсән инде
Имам Сезнен белән һәр көнне бәйрәм итеп яшәп була. Мин монда сөе-неп күчәм
Сания. Хатынын риза булмаса? Имам Мннсез ни эшли ала ул? Әминә Ир—баш. хатын—муен Имам Мин үземнен тормышта баш та. муен да Үзем судья, үзем прокурор. үзем адвокат
Ми кул ай Егет булсаң шулай тиеш Йә. балдыхлар. ошадымы кунакның сүзләре'’
Сания Жанга җылы май булып ята
Ми кул ай. Алай булса, без себерке алып кайтабыз. Сез шәп итеп мунча ягып җибәрегез дә, кунакның аркасын ышкырга әзерләнә торыгыз.
Сания Барыбыз бергә ышкырбызмы'’
М и кул а и Мин парлап торырмын, сез ышкырсыз.
Фәридә. Түзәрме соң?
Ми кулай Ник түзмәсен, нык күренә бит.
Әминә. Кунак үзе ничек уйлый?
Имам. Түзәргә тырышырмын.
Микулай <Имамның аркасына сугып). Үзебезнең авыл егете икән син! Моңа чаклы кайда югалып йөрдең? Киттек әйдә!
Ирләр чыгып китәләр. Машина кузгалып киткән тавыш.
Әминә. Мунча чыккач, боларга тагын бер ярты кирәк була инде.
Сания Миндә бар. Анын өчен жәл түгел.Теге вакытта акча да алмый китте. Менә тагын килеп җитте.
Фәридә. Ул чакта бер биеп күрсәткәне өчен генә дә ике ярты куярлык. Анысы гына миндә дә бар. (Җырлап җибәрә.)
Алым жәл түгел сиңа.
Гөлем жәл түгел сиңа.
Алым түгел, гөлем түгел.
Җаным жәл түгел сиңа.
Әминә. Җырлап утырыр вакыт бетте. Мунчадан сон өлгерерсез. Әйдәгез, эшебезне карыйк.
Кич җиткән Кызлар өстәл артында чәй яңарталар.
Фәридә. Озаклады әле болар.
Сания Шәһәр кешесенә авыл мунчасы тансык ул. Онытмаслык булсын, йә кире уйлап куяр.
Әминә. Бер дә кире уйларга охшамаган әле. Күзәтеп утырдым, икегездән дә күзен алмый.
Сания. Хатыны бар шул анын.
Фәридә. Ә нигә ул барыгызны да карыйм ди, тел төбен аңламадым.
Әминә. Шуны да аңламагач инде...
Сания. Син нәрсә аңладың?
Әминә. Барыгызга да яр булырмын димәкче була.
Фәридә. Кит әй, юк сүз сөйләмә, хатыны була торып...
Әминә. Хатыны тәүлек буена чалбар каешына тотынып йөрми торгандыр әле.
Фәридә. Оялтырмын дип тә уйла-мыйсын, Әминә.
Әминә. Оялып утырырга унҗиде яшьлек кыз түгел син.
Сания. Дөрес, без генә ир күрми картаерга дип пичәт басмаган әле.
Әминә. Үзебезнекеләр ташлап киттеләр. Типтерәләрдер әле башка хатыннар белән.
Фәридә. Саниянеке типтерә район үзәгендә. Үзе складта, хатыны—сатучы.
Әминә. Син үзеннеке турында бер дә сөйләгәнен юк, Фәридә.
Фәридә. Сөйләр жире булса бик
сөйләр идем. (Авыр сулап) Ишеттерделәр
Әминә. Өйләнгәнме?
Фәридә Каян өйләнсен инде ул? Шәһәрдә «бич» булып йөри ди. Шундый хуҗалыкны ташлап, бер тузган хатынга барып кер инде... Куып чыгарган... Менә хәзер йөри йортсыз-җирсез.
Сания Кайтса кертер идеңме?
Фәридә. Бер «бич»лыкка өйрәнгәннәр авылга кире кайтып та тормыш итә алмый диләр. Гафу үтенеп кайтса кертер идем, билгеле...
Сания Анда малаең янына кереп йөридер әле.
Фәридә. Керми ди, ояла торгандыр.
Әминә Читәнгә элмәгән икәнне аңлагандыр да бит.
Фәридә. Туй узгач биеп булмый .
Мунчадан Микулай кайта.
Әминә. Жиңел пар белән!
Микулай. Рәхмәт Ну шәп булды! Җәннәт!
Фәридә. Кунакка ошадымы?
Микулай. Тагын бер-ике тапкыр чабынам дип калды.
Сания Чабынсын, онытмаслык булсын.
Микулай. Оньггырга җыенмый әле ул. Беләсезме, нәрсә ди?
Сания Арка ышкырга йомшак кул юк диме?
Микулай. Риза булсалар, шул ялгыз хатыннарга өйләнеп торам ди.
Фәридә Хатыны өстеннәнме9
М и к у л а й Шәригать законы буен-ча, көченнән килгән ир-атка берничә хатын белән яшәү дә гөнаһ түгел.
Сания Кеше көләр.
М и к ул а й Коммунизм вакытында көләрләр иде. Ә без аны. төзергә акыл җитмәгәч, булган кадәрен дә җимереп ташладык. Димәк, элеккечә яшәргә кала. Ә нәрсә, балдыпар. сез барыбер ялгызлар.
Фәридә Бер хатыннан икенчесенә кунак булып йөри торган матур сайраучы гына түгел микән?
М и к у л а й Күрмисеңме нинди ма-шинада йөргәнен9
Әминә Машинасын берәр иптә-шеннән прокатка да алып тора ала бит әле ул.
М и кул а и . Хәзерге заманда кеше прокатка машина түгел, юл унгаенда ха-тынын да ышанып тапшырмый
Фәридә. Бер танышым сөйләде. Шабашкага килгән бер әрмән, авылдагы кызга өйләнгән булып, үзе белән Мәскәүгә чаклы алып киткән. Билет алып киләм дип, Мәскәү вокзалының бер почмагына сөяп киткән тегене. Сутка буена көткән теге мескен, ышанып Билет та юк. әрмән дә.
Әминә Безнең якта җәй буена яткан солдатларның берсе дә яшәгән татар кызы белән кияү булып Китәр вакытлары житкәч, алып барган вокзалга үзе белән. «Сине солдатлар белән кертмәсләр, яшереп алып керәбез, тын гына утыр» дип капчыкка тыгып авызын бәйләп куйган ла үзе поездга утырып сызган.
Ми кул ай Сез әллә нинди шикләргә бирелә башладыгыз әле Ул бит үзе монда килеп топләнмәкче була, һәрберегезгә мал биреп, акча биреп то-рырга ниятли.
Фәридә. Андый нияте булса ярын да бит. кеше сүзе генә...
М и кула й Фәлән фаләнәвнч өч ча-гып белән яши дип кешегә кычкырып йөрмәссез бит инде. Икенче яктан кара-ганда, монда кемгә кычкырасын9 Әнә теге, бомба шартласа да юныәп ишетми торган әби-чәбигөме? Мәрфуга карчык ин атаклы елтырауны да уздыра «Исәнме, әби!» дисән дә «Бик рәхмәт, батам, бик мәслихәт» дип җавап бирә, балаларын үлеп бетте, дисәк дә шулай ди
Сания Үзе ничегрәк сүз башлар икән бу турыла?
Ми ку лай. Менә шуна мине илче итеп куйды да инде ике арага. Сезнең җавап ничек булыр?
Фәридә (такмаклап):
Бөтенләй булмаган ише Булмас әле, булмас Гомер үтеп барганда да Кирәк була юлдаш
Сания (такмаклап)-.
Буй җитмәскә кулын сузар.
Тнн түгел бу димәс Хатыннарның күңелләре Мәңге иләс-миләс.
М и кулай . Бик шәп! Янында бераз терәк, кинәшче булса, тормыш бөтенләй икенче төс ала бит ул.
Фәридә Өч хатынны карарлык хәле бар микән?
Ми кулай. Булмаса сөйләмәс иде. Күченеп килгәч күренер
Мунчалам Имам кайта. Барысы ла: • Жинел пар белән!» «Ошадымы мун-ча?»—дип каршы алалар
Имам (такмаклап)
11.ч. 1 атар мунчагы.
Кон лә шулай булсачы Мунча яккан матурларга Порогемэ юл ачык
Әле анда бөтен авылыгыз кереп чы-гарлык суы да. эссесе дә калды
Фәридә Ярты авыл монда җыел тан.
Сания Без тиз генә коенып чыга-быз. Анача сез әйрән белән хушлана торасызмы, әллә чәйнен катырагын башлысызмы9
Имам Дус-иштән качып чәкештерә торган гадәт юк Үзегез чыккач бергашп хат итәрбез анысын
М и к у л а й . Әйдә утыр. Имам, бал лызллрнын әйрәннәрен чөмереп алыйк әле!
Имам белән Ми кулай өстәл янына утыралар Мнкулай икесенә лә әйрән сала Мунчага китеп барыииый кыпәр туктыйлар ла шат елмаеп борылып карыйлар.
Фәридә Егетләрдән бер җире ким түгел, әйеме. Сания?
Сания Сокланып туярлык түгел.
Әминә. Ир күреп бөтенләй башыгызны югалттыгыз.
С а н и я . Ә без таптык дип торабыз.
Әминә. Судагы балык бит әле ул.
Фәридә. Безнен кармакка насыйп булуы ихтимал.
Көлешәләр.
Әминә. Әйдәгез инде, әйдәгез...
Китәләр.
Имам. Их. шундый тәмле әйрән авылда гына була шул!
М и к у л а й . Шәһәрне макта да авылда тор дип юкка гына әйтмәгән инде бо-рынгылар
Имам. Син нигә һаман аларга бал-дызлар дисең?
Ми кулай Алар бик озак ялгыз яшиләр инде. Килеп-килеп ярдәм иткән булам. Берсенең киртәсен төзәтәсең, берсенең коймасын дигәндәй шулай, балдызлар дип шаярткан булып күңелләрен күтәрергә тырышам Матур яңгырый бит!
И м а м . Ә теге мәсьәләдә балдызларның кылын тарткалап карамадыңмы?
Ми ку ла и Капшап карадым мин аларны.
Имам Әһә. әле син шулаймы? Әми-нәне капшамаска кушкан идең үзен, минекеләргә өлгергәнсең. (Көлешәләр.)
Ми кулай. Синең теләгең тормышка ашар төсле
Имам. Ул чагында хатынны гына ризалаштырырга кала икән. Ә синең хатын балдызларга ярдәм итеп йөрүеңә ничек карый соң?
М и кул а и Ул да кызгана инде. Бер мәктәптә укыганнар бит алар. Көнләшеп тә куя.
Имам. Эшләр мин дигәнчә барып чыкса, беләсеңме нишлибез? Һәрберенә икешәр сыер, сарыклар, үрдәкләр, казлар алып бирәм Умартачылык эшен жайга салып җибәрербез. Сина бер машина алабыз. Монда җитештергәнне урнаштырып кына йөрерсең.
Ми кулай. Анысы минем кулдан килә торган эш. Хатын ризалашса, мин дә монда күчеп киләм. Вәт яшәп күрсәтәбез аннары!
Имам Шунысын да уйлап куйдым әле мин. Монда күчеп яши башлагач, мәчет салдырам.
М и кул а и Ун-унбиш кеше өченме9 Имам. Изге юлда ун-унбиш кеше дә җитә. Үземнең дә гөнаһлар шактый җыелды Иманга кайтырга вакыт җитте дип уйлыйм.
М и к ул а и. Гөнаһ кемдә генә юк инде ул... Салдыр әйдә! Мин үзебезнең чиркәүгә кайтып йөрермен, юллар бозылып торган чакларда мәчеткә генә керермен. Ботенләи йөрмәсән дә зыяны юк инде анын. Ә син ничек, үзең мулла буласыңмы?
Имам Үзем инде... Укырга өйрәнеп киләм.
Ми кулай. Әйтәм аны теге вакытта. йөз грамм эчкәч, бисмилла пышылдап куйдың.
Имам. Бер йөз граммнан сон бер тапкыр бисмилла әйтә торган гадәт бар минем.
Микулай. Ике йөз грамм эчсәң? Имам. Ике тапкыр.
Микулай. Өч йөз грамм эчсәң? Имам Өч гапкыр бисмилла әйтәм Иманга кайтам. Хатын кииәш итте. Үзе мәчеткә йөри. Монда күчеп килгәч, бу хатыннарны да иманга кайтарам әле
М и кул а й Киңәш итеп әйтәм. ниятең изге булса да сак кылан алар белән. Имам. Нигә?
Микулай. Аларның күңелләре тулы моң булса да, бер кызып китсәләр үзеңнең иманыңны укыта башларлар. Әй. хатыннарның барысы да бер чамада инде ул. (Гармунын ала. уйнап җибәрә.)
Сандугачлар килеп сайрый Безнең җир межасына.
Бер җырлап җибәрик әле.
Төкерик нужасына
Имам.
Сандугачлар кунып сайрый Урманда имәннәргә.
Җанны ярып бирер идем Кадерне белгәннәргә.
Мунчадан хатыннар кайталар.
Хатыннар:
Агыйделгә басма салдым Каенын сайлап кына.
Серләремне сөйләр идем Кош булып сайрап кына.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Шул ук декараиия. Пәрдә ачылганда сәхнә буш Тышта машна килеп туктаганы ишетелә. Имам белән Мәрьям керәләр
Имам Менә шушы инде без яшисе йорт.
Мәрьям Хужасы юкмыни0
Имам Хужабикәсе бар. Әнисә исемле Икс абыйсы шулай зур итеп сал-ганнар заманында Менә бу ишектән бер ягына керәсең, әнә тегендә, мунча ягыннан—икенчесенә.
Мәрьям. Без кайсы ягында яшәргә тиеш?
Имам Менә шушы ягында. Бу ягы зуррак, ике бүлмәле Йә. ничек, ошыймы авыл?
Мәрьям Тирә-ягы искиткеч матур. Бу жирдән күчеп киткән кешеләрнсн жаны юктыр Монда безнен балалар ял итәргә кайтсалар, ис-акыллары китә инде.
Имам Бушлай курорт диген син Әле урманнарындагы жиләген. гөмбәләрен күрсәң! Җыючы да юк
Мәрьям. Шәһәр сагындырыр инде.
Имам. Без квартирны сатмаган бит Кайтгын килден. Машина кулда, ничек барып җигәргә дип изаланасы юк Телисен икән. Мәскәүгә элдерт. Каян акча табарга дип баш кашып утырасы көнгә калган юк.
Мәрьям Авыл эшенә өйрәнеп китә алырмынмы-юкмы. шунысы ла борчый.
Имам Анлаггым мин сина. бос рык биреп түр башында гына утырырсың Татар китабы—күктән иңгән ул. Җиде хатын алырга рохсәг итә. Ә болар икәү генә, синен белән өчәү
Мәрьям Анын каравы, син бер генә.
Имам Мин кыенлыктан курык мыйм Синең җан тынычлыгы өчен, тәннәрең ватылмасын өчен тәмугка ке-рергә дә риза
Мәрьям Җае туры килгәндә син анысын миннән сорап кермисеңдер инде, каргым. Тик тәмугка тую. оҗмахына
Имам Юк. Мәрьям, моңа чаклы күңелемдә син генә булдың
Мәрьям Валлаһимы0
И мам Валлаһи!
Имам Әгәр ялган булса, торган
жиремдә җир йотсын, хатын-кыз чырае күрмим.
Мәрьям Ышандым инде, ышан-дым.
Имам. Мин сине шәһәрдә калды-рып качмыйм бит, тормышыңны җиңеләйтергә йөрим Хуҗабикә булып утырырга күңелендә ризалык барын да сизенәм. гөлкәем.
Мәрьм Ризалыгым да бар. көңтәшеп тә куям.
Имам. Түр башында гына утырыйм дисәң, көнләшмисен инде Алар—коллар. син—байбичә. (Шаярып җырлап җибәрә.)
Түр башында байбичә.
Ефәк кия. бал эчә Их катлары, коллары - Ут уйната куллары'
Алла белән кояш кына Байбичәдән югары
Сандугачка тал кирәк.
Байбичәгә ял кирәк Их коллары, коллары.
Ут уйната куллары!
Икәү:
Алла белән кояш кына Байбичәдән югары
Шулай да артык очынып та китмә әле
син
Мәрьям Ник алай дисен?
Имам Алар синен кол булырга ри талашыр микән, менә бит эшнең катлаулы ягы кайда
Мәрьям (хатын-кыз үҗәтлеге белән) Тырышырсың
Имам. Тырышып та булдыра алма- сам°
Мәрьям Шуны да булдыра алма-гач. син мина ник кирәк0
Имам Син мина гел кирәк. (Үзал-дына.) Сыер алсан савасы бар. сарыкларын карыйсы бар. кош-котларга җим саласы, су ташып мунча ягасы Авыр булса да. синен хакка булдырырга тырышырмын. гөлкәем
Мәрьям Кәйлә тотып таш ватарга әзерләнгән кеше шикелле сөйләнгән
буласын. Яшь чагында нинди идең?
Имам. Яшь чагында бит ул!
Мәрьям. Син әле махы бирә торган түгел Үзенне картлар рәтенә кертергә ашыкма.
Имам. Синнән жылы сүз ишетсәм, җаннарыма ял булып китә.
Мәрьям Ә тегеләрдән жылы сүз ишетсән—ни кыланырсын икән?
Имам Менә син көнләшә дә башладың инде.
Мәрьям Көнләшә дип Бер дә күнегелгән хәл түгел бит.
Имам Күнегерсең... Үзенне бердәнбер байбичә итеп күрә башлагач, алар синен тирәдә Иөгергәләп йөри башлагач, барына да күнегерсең.
Тырыс тоткан Сания кайтып җитә.
Сания Кунаклар килеп тә җиткәннәр икән Исәнмесез! Мин җиләктә идем. Быел шулкадәр нык уңган, җыеп бетерә торган түгел. (Тырысын өстәлгә куя.)
Имам Минем хатыным Мәрьям була инде бу, Сания.
Мәрьям (кул биреп). Исәнме. Сания...
Сания Бик озак көттегезме?
Мәрьям Без авыл тирәләрен карап йөрдек бераз, әле генә керлек.
Сания Ошадымы сон?
Мәрьям Бик ошады. Табигатькә еш чагабыз, тик мондый ямьле урынга очраган юк иде әле. Курортларга да алыштырырлык түгел
Сания Ташлап киттеләр бит шу-шындый оҗмахны. Без калдык. Башка җиргә җан тартмый. Шөкер, яшәп була әле.
Имам Менә тагын ишәергә торабыз. Ходай насыйп әйләсә, киләчәктә гөрләп торыр әле бу авыл. Кайтырга теләгәннәр урын таба алмый интегерләр.
Мәрьям (тырыска күз салып). Йә илаһым, шулай күп җыеп буламы?
Сания Әле бер-ике сәгатькә генә кереп чыккан идем. Озаграк йөрсән. ун литрлы сөт чиләген тутырып кайту уен эш кенә. Авыз ит. Мәрьям, мин хәзер «ә» дигәнче чәй өлгертермен, үзегезнен яшәү урынына кереп күреп чыгыгыз, мин әйберләремне кече якка ташып куярмын (Ишекне ача.) Әйдәгез...
Имам Мин күрдем инде, таныштым, син карап чык, Мәрьям.
Мәрьям Саниягә ияреп өйгә кереп китә. Капкада Фәридә күренә.
Фәридә. Исәнмесез, килеп җитте-гезме?
Имам. Сәлам, балдыз, килеп җиттек, калдырып булмас сезне ялгыз.
Фәридә (өстәл янына килеп, ты-рыстан жиләк алып каба). Кай арада өлгергән бу Сания9
Имам (жиләк каба). Бакча җиләге генә түгел шул инде бу.
Фәридә. Хатынын да килдеме?
И мам . Өй белән танышырга кереп китте.
Фәридә Ничек ниятләдегез инде?
Имам Үзебез сөйләшкәнчә. Все на мази.
Өйдән Мәрьям чыга.
Имам. Таныш бул. Мәрьям, монысы Фәридә була инде. Күршедә генә яши
Хатыннар күрешәләр. Сания чыга.
Сан и я Чәй хәзер өлгерер Монда гына әзерлимме, әллә өйгә керәбезме?
Мәрьям. Менә шушында агачлар арасында бик күнелле булыр. Бик сирәк эләгә торган романтика.
Сания Янгыр яумаганда мондый романтика бездә иртәннән төнгә кадәр дәвам итә.
Мәрьям. Син күчтәнәчләрне алып кер. Имам.
Имам Хәзер, балдыз...
Мәрьям Нәрсә?
Имам Гафу, гөлкәем, гафу. Мин сина сөйләгән яңа дустым Микулай бу хатыннарны балдыз дип йөртә. Матур янгырый ди, шул искә төшеп ялгыш ычкынды.
Мәрьям Алай булса гафу үтенеп торма, чыннан да матур янгырый.
Имам. Әллә мин дә сезне балдыз дип кенә йөртимме9
Мәрьям Өчебезне ләме?
Имам Әйе, кеше арасында гына, мода өчен. Ә сине, ялгыз калганда элеккечә. гөлкәем дип атармын.
Мәрьям Чынлап та матур яңгырый. мин каршы түгел.
Сания белән Фәридә бер-беренә мәгънәле карашып, елмаеп куялар Имам чыгып китә.
Сания. Мин самавырны алып чыгам.
Фәридә Булышыйм әле ана. (Өйгә үтә.)
Имам сумка алып керә, аннан өстәлгә күчтәнәчләрен а.чып куя.
Мәрьям Гөлкәен балдызга әйләнеп куйды, ә?
Имам. Үпкәләден, әллә, гөлкәем'*
Мәрьям Юк, юк, мина ошый. Бал-дыз—хатынга караганда яшьрәк тә була бит әле.
Өйдән Сания самавыр, Фәридә подноста чынаяклар күтәреп чыгалар
Сания (самавырны куя). Утыры-шыгыз, безнен урман жиләге белән сый ланып алыгыз.
Имам Йә, утырыгыз әле, бик җитди сүз бар Шушы өстәл артында хәл итәргә кирәк аны. Бүген үк. хәзер үк. Калган эшкә кар ява. (Хатыннар өстәл тирәли утырышалар.) Мин сезне, балдызлар, хатынлыкка алырга булдым
Сания (белмәгәнгә салынып). Без-неме?
Имам Сезне.
Фәридә. Ә үз хатынын?
Имам Шәригать кушканча, үз ха-тыным—өлкән хатын була
Фәридә. Ул ризамы?
Имам. Үзе әйтсен әнә.
Мәрьям Асылда мин каршы түгел. Мәскәүгә киткән чакларымда минем Имамга күз-колак булып торырсыз Ә монда чагында мин үзем барыгызга да күз-колак булын торырмын
Сания Өлкән хатын буларак, шулай булырга тиеш тә инде ул
Мәрьям Мин сездән бик «икән түгел бугай әле
Фәридә Беренче хатын буларак, сез өлкән буласыз шул
Мәрьям Анысы шулай, акыллы
фикер йөртәсез.
Сания һәрберенә чәй өләшеп чыга.
Сания Бар булганыннан җитешегез.
Имам. Менә шулай, һәрберегез үз урынын белеп яшәсә, мина зур хуҗа-лыкны алып бару жинел булачак. Чөнки минем хатыным Канар утрауларына барып йөрергә дә ярата. Ә мондагы ху-җалыкны һәрвакыт тәртиптә тоту мәслихәт. Сез шуңа каршы түгелме?
Сания Безгә ул утрауларның кирәге дә юк Жиләк, гөмбә жыя торган ур-маннарыбыз, печән чаба торган тугай-ларыбыз. йоклар урыннар бар
Фәридә. Сирәк-мирәк шәһәргә ба-рып килсәк, шул да җитә.
Имам. Анысы булыр, машина кул-да.
Сания. Син безгә ничек онләнмәкче буласын. ЗАГСта язылып-мы'*
Имам Юк. шәригать буенча Иманга кайтабыз бит
Фәридә Мулда никах укырмы'* Имам Үзем генә укырмын Йә бул- маса әнә Мәрьям укыр Чын күңелдән булса, кем укыса да кабул әйдәр Адлаһе Тәгалә.
Мәрьям Сез миннән намаз укырга. дини сүрәләргә лә өйрәнерсез, хатыннар.
Сания. Фәридә (икесе бергә). Өйрәнербез, өйрәнербез!
И мам. Мәсьәлә хәл ителде алайса, әйдәгез, бер дога кылыйк! Укын җибәр әле. Гөлкәем!
Мәрьям (укый, клпаннар к\парын кутә/н-1/ амин әйтергә әзер тордыр)
01) ЭР-билл«әҺи-чииәиниәи г ;ыннр-1 ижин м Б1К'М1илааһнр-рахмаәи11р-рах111Ө1 Әлхәмдү лплләаһи Раббилы, иммим Опрахмәәни|>-|ш;ш1м Мәәлнкн яумид-дннн 11ЛЙӘК0 нәгьбүдү пә нйПәкә напмгыйн Иһдиииәс-снраталь мөстәкыйм СыЙ|мгәл-.’кми11№> әнгәмт» голайһнм 1ШфШ1 мәгьлуби гәләнһнм вәләд-дааллн- 11-11-1111 Әмин
5
Шул ук урында кичкырын Имам Имамнар күченеп яши башлаганнан агачлар арасында утыра Вакыйга— сон Үз ягыннан Сания күренә
Сания (Имамны кү-реп). Ник мо-ңаеп утырасын. Бөркетем?
Имам (көйләп) :
Саниякай, сандугачым,
Карлыгачым, гүзәлем
Бер кич сине күрми торсам.
Өзелә бит үзәгем.
Сания Өзелә микән?
Имам. Өзелә, Саниякәй. өзелә.
Сания (бераз үпкәле). Бер йортта яшәп мин сине төштә күргән шикелле генә күреп калам. Әллә кайларга китеп югаласың.
Имам. Шәһәргә эшләр белән йөрим бит, Саниякәй балдызым. Сезгә сыерлар, сарыклар белешеп кайттым Иртәгә бер көтү төяп китерәләр.
Сания Йә Хода, безнен бушап бетә язган абзарларга да маллар керер микән-ни?
Имам. Маллар гына түгел. Сани-якәй балдызым Әле бал кортлары да бе-лешеп йөрим.
Сания. Үзеңне ешрак күрсәм, малсыз яшәргәлә риза булыр идем шикелле
Имам. Юк, Саниякәй балдызым, малсыз хужалык—жансыз хуҗалык бит
ул.
Сания Әллә син бүтәннәрне ныг-рак яратасынмы, Имам?
Имам Юк, Саниякәй. мин сине ныграк яратам.
Сания. Ышандырам дисенме?
Имам (гәрәбә муенса чыгара). Ми-нем чын мәхәббәтем син Бу шунын билгесе. Бу серне йөрәгеннен ин тирән почмагына салып куй. Муенсаны сан-дыгыңның ин тирән җиренә яшер, те-геләргә күрсәтмә. Икәү очрашкан кич-ләрдә генә киярсен
Сания (муенсаны ала).
Аз гына күрми торсам да.
Тилмереп кетам менә.
Үтсен иде һәр минутым
Гел синең белән генә
Имам. Чәй әзер иде. балдызым. Бар кер. Мәрьям балдыз көтә торгандыр.
Сания. Минем янга ешрак керергә тырыш, бөркетем.
Имам. Гел сина гына омтылам. Саниякәй, тырышырмын.
Сания кереп китә, капкала Фәридә күренә.
Фәридә. Килеп життем. сине са-гынып беттем.
Имам. Сине көтеп тора идем.
Фәридә. Син дә сагынып көтәсең-мени, Имам?
Имам (көйләп) :
Фәридә кәй, сандугачым,
Карлыгачым, гүзәлем.
Бер кич сине күрми торсам.
Өзелә бит үзәгем.
Фәридә.
Рәхәтләнеп, ләззәтләнеп
Сиңа гына баг алам
Сиңа гына табынам мин.
Син би г алтын баганам
Имам. Их, Фәридәкәй балдызым, сине очрату бәхетенә ирешмәсәм. бу дөньяда ничек көн итәр идем?
Фәридә Шулай нык яраттың әллә, арысланым?
Имам. Төшләремә керәсең.
Фәридә. Миңа мондый татлы сүлләрне беркемнең дә әйткәне булмады. Канатлы кош сыман очып йөрисем килә.
Имам Сине мактап җыр язсаң да лаек, балдызым-бердәнберем. Талант килсә, бәлки, яза да башлармын әле.
Фәридә Күңел юату өчен генә шаяртмыйсынмы, арысланым?
Имам (гәрәбә муенса чыгара). Зур мәхәббәтемнең билгесе итеп менә нинди бүләк алдым сиңа. Бу серне беркемгә дә чишмә. Күңелеңнең иң түренә, сан-дыгыңның иң тирән җиренә яшер. Те-геләр күрмәсен, икәү булган кичләрдә генә киярсен.
Фәридә Рәхмәт, арысланым, моңа кадәр әле мина берәүнен дә мондый бүләк биргәне юк иде. Ин зурысы—син үзен минем өчен, арысланым.
Имам. Синең өчен җаным да жәл түгел, Фәридәкәй-балдызым
Фәридә. Сүзләрен балдан татлы.
Имам Синен өчен, синен өчен генә балдызым.
Фәридә. Сине генә сөям дигән сүзләреңә ышандым хәзер.
Имам Чәй әзер иде, көтәләрдер, керә тор. гүзәлем.
Фәридә муенсаны яшерә дә. елмаеп, борылып карый-карый өйгә кереп китә
Бераздан Ми кулай керә
М и кулай . Нихәл, братуха? Менә Килеп җиттем.
Имам Мин көттем. Ничек анда? М и к у л а й . Бик начар.
Имам Ничек... Начар?
Ми кулай. Әминәне ризалаттым. Хатынны күндереп булмады Имам Нәрсә ди?
Ми кулай. Марҗа бит Гомер ки-чергән хатын, ташлап та булмый. Бәхет-сез кеше икән мин. Барыйк әле Әминә янына, анда минем яна торган бар. Бераз кайгы-хәсрәт басылыр
Имам Бирешмә Башын ялгыз кал-маган бит әле Әйдә сон. Мин дә бераз бушанып алырмын Юкса бер көтү күгәрчен арасындагы песи шикелле йөрим. Кайсын тотып кимерергә дә белеп булмый, ә күз барына ла майлана.
6
Шул ук кичне бераз сонлабрак Ихатада Мәрьям үзенә урын габа алмаган шикелле әрле-бирле йөренеп тора. Имам кайтып керә.
Имам (Мәрьямгә бераз карап торгач). Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим' (Мәрьям ана арты белән борыла.) Сина ни булды әле, нинди корт чакты? (Анын янына бара. Мәрьям икенче жиргә күчә.) Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Мәрьям (үртәлеп, ана борыла) Әйе. аңлашылды!
Имам. Нәрсә? Мин. мәсәлән, берни дә анламыйм әле.
Мәрьям. Ә мин анлыйм!
Имам Нәрсәне? Алайса тәфсилләп аңлат минем сантый башка
Мәрьям Тәфсилләп торасы юк Икс тапкыр бисмилла: Самиядә бер стакан чүмереп чыккансың. Фәридәгә барып икенчесен
И м а м Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим! Өчне, хатын, әмма ләкин Ми- кулай белән
Мәрьям Ышандырам дисенме?
Имам. Әминә күреп торды, барып сорый аласын.
Мәрьям Ул Микулайла иман юк га юк инде.
Имам Анын каравы яхшы күнеле бар Минем дус
Мәрьям Иманга кайтучыны юлдан яздырып йөргәч, нинди дус була инде ул?
Имам. Кайтырбыз, чагын, кайтыр-быз. бераз сабыр ит. Борчулар да күп бит әле сонгы вакытта Үзен күреп торасын, кырыкка ярылырдай булып йөрим
М ә р ь я м Оч хатын арасындамы ’
Имам Килешеп эшләнде
Мәрьям Син үзен котырпын. Имам Котыртырга шайтан түгел мин. сине яратучы ирен
Мәрьям Тегеләрне күбрәк ярата-сын шикелле.
Имам Юк шул. сине күбрәк яратам. балдызым-Мәрьямем'
Мәрьям Шулай ук микән7 Имам Исбат итимме, җанкисәккәем?
Мәрьям Йә. итеп кара Имам Киләсе якшәмбедә туган көнеңме?
Мәрьям. Шуннан ни7 Имам (анын янына бара, кочаклап җырлый)
Мәрьямем, сандугачым.
Карлыгачым, гүзалсм.
Бср кич сине күрми торсам Өзелә бит үзәгем
Мәрьям (ләззәтләнеп, зчксрсез, наз һәм горурлык белән) Китсәнә. Имам, яшь чагындагы кебек кыланма әле. (Читкә тартыла.)
Имам Тукта, тукта. (Түш кесәсеннән гәрәбә муенса чыгара.) Минем чын мәхәббәтем син генә. Бу гәрәбә муенса шунын билгесе. Бу серне йөрәгеңнең иң яшерен гүренә салып куй. Муенсаны сандыгыннын ин түренә яшер. Тегеләргә күрсәтмә. Икәү булган кичләрдә генә киярсең
Мәрьям (муенсаны муенына аса) Рәхмәт, картым! (Жырзый )
Үбәрсең лә. кочарсын. га Үзеңнске үз булгач.
Жанга җылы гонг»рәхәт Соям дигән сүз булгач.
Мәр
ям
Әнкәсенә охшаш булыр Сандугачньщ баласы. Йөрәгемнең иң түрендә Син мәңгегә каласың.
Агынделгә басма салдым. Басма салдым киң итеп. Мин сине сөйдем тиң итеп. Сип калдырма ким итеп
Жәйге иргә. Шул ук урын. Тышта машина тавышы Имам керә. Өйлән Мәрьям чыга.
Мәрьям Шунлый каты йоклаган-мын. син торып киткәнне дә тоймадым
Имам (көйләп):
Сандугачка тал кирәк.
Байбнчәгә ял кирәк.
Их, коллары, коллары, —
Ут уйната куллары!
Алла белән кояш кына
Байбичәдән югары
Мин бит. хатынкаем, йокын татлы булсын, син уянмасын өчен аяк очла-рына гына басып йөрдем.
Мәрьям Очып йөрдем дисән дә ышанам.Сания белән Фәридә тәэсиредер бу. Нык үзгәрдең.
Имам Кайсы якка?
Мәрьям. Уңай якка (Шаярып көйли.):
Жырлап кына йөрүләрең
Кара таңнан торуларың.
Гел балкып елмаюларың —
Шуны сөйли, Имамым, кадерлем.
Имам. Элек тә жырлый идем, акыллым. синен күңелне күтәрү өчен Хәзер—сез күбәйгәч, эшем артты. Шуңа кара таңнан торам Синен ярдәмчеләрең бар. Мин үз эшемдә берьялгызым. Иңнәремдә өч фәрештә. Яхшылыгымны язып йөриләр
Мәрьям (көлеп). Индә ике генә фәрештә була. Иманга кайтам дип йөри-сен. шуны да белмисен. Ул фәрештә-ләрнең берсе яхшылыкны яза.
Имам. Начарлык язучы фәрештәгә минем индә. Микулай әйтмешли, ничу делать хәзер (шаярып көйлиу.
Җырлап кына йөрүләрем.
Кара таңнан торуларым.
Гел балкып елмаюларым —
Шуны сөйли. Мәрьямем, кадерлем!
Мәрьям.
Рәхәтләнеи тыңлыймын да.
Карыймын да күзләренә.
Ышанам да сүзләреңә.
Ышанмыйм да. Имамым, кадерлем!
Имам Ышан мина, бердәнберем!
Мәрьям Има-ам?! Ничек инде... Бердәнберем9
Имам Ярый, алайса, өчтән берем Әйт дөресен, тынычлансын күңелем, канәгатьме син ярдәмчеләреннән9
Мәрьям Дөресен генә әйтимме?
Имам. Чын дөресен әйт
Мәрьям. Әгәр мин канәгать бул - масам. аларны аерасынмы9
Имам (башын иеп. чигәләрен тотып) Авыр сорау бирдең. Син мине уйга салдың. Юк. утка салдың. Юк. юк. суга батырдың. Сулый алмый торам.
Мәрья м . (Имамның иягеннән то-тып башын күтәртә). Күтәр акыллы ба-шыңны. син мине бөтен эштән коткар-дың. Бүген дә иртүк кереп җиттеләр. Синен шикелле аяк очларына гына ба-сып үттеләр. Малларны кырга чыгарды-лар. Фәридә каз-үрдәкләрне күлгә куа китте. Кайтып та җитәр инде. Иртәнге аш белән мәшәкатьләнмә, хәзер кереп үзебез әзерлибез диделәр Иртәгә бәйрәмен дип шатланып-шатланып йөриләр.
Имам (шатланып):
Ал итәсе бар икән.
Гөл итәсе бар икән.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Көн итәсе бар икән.
Мәрьям
Ал итә-итә генә.
Гөл итә-итә генә.
Рәхәт икән яшәүләре
Ял итә-итә генә.
Шул ук урында Әнисә. Фәридә өстәл әзерләп. Мәрьямнең туган көне мәҗлесенә әзерләнеп Йөриләр. Әминә керә.
Әминә. Исәнмесез, кызлар! Үзегез генәмени?
Сания Районда алар. Баерга кит-теләр. Кайтып җитәрләр инде.
Әминә Яхшы хужага тап булдыгыз.
Фәридә Зарланып булмый инде Бу киемнәрне каян алыр идек ул бул- маса?
Сания. Мона чаклы да хәерче чик-мәне киеп йөрмәдек әле.
Әминә Анын каравы, сез бүгеннән яшь егеткә тотып бирерлек күренәсез.
Сания Безгә яшьләр кирәкми.
Фәридә Алар болай киендерә аз-маслар иде.
Сания Эш киемдә генә түгел, тая-нырлык. ышанырлык кеше кирәк бит
Әминә Микулайга таянып яшәдек бит әле.
Фәридә Бер Микулайга да авыр булгандыр.
Әминә. Зарланганы юк ла
Сания Хәзер инде иш янына—куш булды.
Әминә Күктән төшкән бәхет инде бу сезгә.
Фәридә Без бәхеткә лаек түгелме әллә?
Сания Шайтан котыртып, шәһәргә кире гаймасалар гына инде
Фәридә. М иннән таярга ошамаган әле. Үлеп ярага.
Сания Мине дә үлеп ярага ул.
Фәридә. Ә шулай да мине күбрәк ярага.
Әминә Юк. мине!
Фәридә. Юк. мине'
Әминә Туктагыз әле. нигә бәхәсләшәсез? Бәлки, шәһәрдән килгән хатынын күбрәк ярагадыр?
Фәридә Мине күбрәк ярата'
Әминә Каян беләсең0
Фәридә. Сере бар Колагына сөйлимме? Әйдәле! (Әминәне читкә шып китә, гәрәбә муенсаны күрсәтеп ана нидер сөйли.) Ышандыкмы инде?
Ә м и н ә Ышандым да. юк га.
С а н и я Ышанмавын дөрес Чөнки Имам мине күбрәк ярага 5*
Әминә. Каян беләсен аны? Сания Кил азе... (аны читкә алып китә, муенсаны күрсәтеп казагына нидер сөйли.) Ышандыңмы мина?
Әминә кычкырып көлә башлый Фәридә белән Сания югалып калалар
Сания. Нигә көләсең?
Фәридә Нинди кызык таптын0 Әминә Ахирәтләрем, икегез дә му-енсаларыгызны асып куегыз әле.
(Фәридә белән Әнисә бер-беренә карап катып калалар Әминә азар янына барып муенсаларын аза да муеннарына асып куя.) Тилеләр икән сез! Икегезне дә бертигез ярата икән бит ул!
Гармун тотып Микулай керә.
Ми кулай Их. карасана ничек матур киенгәннәр! Болындагы гөлләр шикелле! (Уйнап җибәрә )
Хатыннар (такмак әйтеп бинзәр).
Син уйнаган чакта, дустым,
Сандугач көнләшерлек Сагышланып мпргәннәр да Җы|1таи1ыи-п»ртәи|ср.н,к Уйнап •килеп, җырлап-бисп.
У мырыйк гомерләрне
Әминә (биеп туктагач). Ә син бу гөлләрнен муеннарын күр азе. Микулай?
Микулай (игътибар белән кызларны күзләп). Аларнын муеннарына ни булган?
Әминә Бер үзгәреш тә сизмисен-
Ми кулай Муен тек муен! Сине-кеннән артык түгел.
Әминә Минем муенда гәрәбә му-енса юк бит
Микулай Анын каравы, минем иреннәрнең эзе бар
Көлешеп аталар.
Фәридә Вәт. Микулай. әйт шулай' С а н и я Моңга оста, телгә оста, үзебезнең Микулай'
Әминә (Ми кулайны култыклап) Үземнең Микулай бит ул!
Имам белән Мәрьям кайтып
КСрАЗӘр
Ы
Ми кулай- Бездә элгәре хуҗалар кунакларны көтә иде Хәзер кунаклар хуҗаларны көтә.
Мәрьям Шәһәрдән үк урап кайт-тык Синен туган көндә башкаларга да өлеш чыгармасак. күңелләре кителер дигән нәтиҗәгә килде Имам.
Имам (сумкасындагы төргәкләрне берәм-берәм алып өләшә башлый) Монысы сиңа, Фәридә. (Пауза.) Мику- лай гаепләмәс, монысы сиңа, Әминә.
Мәрьям игътибар белән Фәридәнең һәм Саниянын муенсаларына карый Аннары, шикләнеп. Имамга куз ташлап ала.
Мәрьям Беләсезме, Имам минем туган көнгә нәрсә бүләк итте9
Барысы да (берәм-берәм):
—Нәрсә?
—Яле күрсәт!
М и к у л а й . Сезнеке ише бүләкләр генә түгелдер инде.
Ул арада Мәрьям Имам биргән му-енсаны алып килә Муенына тагып куя
Ми кулай. Кара! Өчесендә бер-төрле муенса!
Әминә. Димәк, Имам өчесен дә тигез ярата!
Хатыннар (бергә). Өче-без-не дә!
Ми кул ай Их-ма! Имам, егет икә-нсең! (Ми кулай гармун уйнап җибәрә Хатыннар җырлап Имам тирәли биеп әйләнәләр Әминә Микулай тирәли җыр
лап-биеп йөри башлый.)
Сарькары гәрәбә.
Ярдан түбән тәгәрә.
Су буенда калтыра.
йолдыз булып я лтыра
Сарькары гәрәбә -
Югалмасын әрәмгә.
Нәрсә икән уенда?
Муенса, муенса.
Ямьле инеш буенда.
Гәрәбәсе муенда ла,
Нә|)сә икән уенда?
Микулай (уйнаудан туктап). Жәмәгать. өстәл артына утырып Мәрьям хөрмәтенә бер йөз грамм җи-бәрик әле!
Мәрьям Безнен өстәлдә аракы юк бит
Микулай Нишләп?
Мәрьям Мин эчмим.
Сания белән Фәридә. Без эчмибез.
Микулай (Имамга). Әйткән идең, боларны тәки иманга кайтаргансың!
Имам Мин түгел, Мәрьям.
Микулай. Минем йөз граммлык шатлыгым бар иде бит. Бу авылны тагы да зурайту исәбе белән бирегә күчеп ки-лергә булдым. Хатын да ризалашты.
Әминә. Синен өчен табарбыз!
Сәхнә караңгылана. Өндә бәйрәм шавы ишетелә. Авансценада—Имам.
Имам. Печәнлеккә менеп, болар- дан башка гына бүген бер рәхәтләнеп йоклыйм әле. (Китә.)
9
Икенче кенне иртә белән Өйдән Мәрьям. Мина ул бу төндә Мәрьяч чыга Рәхәтләнеп бер киерелеп. Фәридәда булырмын дигән иде. иснәп ала. Физзарядка ясый башлый Фәридә (Санияне күреп}. Әнә Са- Фәридә килә ниябезкилә!
Фәридә. Хәерле иртә. Мәрьям!
Мәрьям (елмаеп). Хәерле иртә! Әллә бәйләп калдырдыңмы?
Фәридә (аңлап җиткерми). Нәрсә?
Мәрьям Имамны әйтәм, әллә ка-раватыңа бәйләп калдырдыңмы? Бик иртә тора иде.
Фәридә. Төнлә ул минем янда булмады Кичтән әйтте, төнгә Саниягә керәм, үпкәләмәссең. Фәридәм, диде Аллам сакласын, юкка үпкәләп торам-мы9 Сания янында ул, шунда.
Сания керә
Сания Хәерле иртә, ахирәтләрем!
Фәридә Хәерле иртә! Имамны ка-тырак йоклаттың. Иртүк аякта була торган кеше бүген уянмыйгынамы?
Сания (көлә-көлә) Йокласын Шундый зур бәйрәмнән сон...
Мәрьям (бармакларын уйнатып) Уятырга иде, кети-кети итеп.
Бар да көлешәләр
Сания (бармакларын уйнатып). Менә шулай бармакларын белән эченә кагылсан, урыныннан түшәмгә кадәр сикерә
Мәрьям белән Фәридә көлешәләр:
—Әйе шул.
—Ну сикерә!
Көлешәләр.
С а н и я Ә бу төндә Имам миндә бул-мады Кичә әйтте, Мәрьямнең бәйрәме, диде Аны ялгыз калдыру сезгә дә, мина да килешмәс, мин анын янында булырмын. үпкәләмәссеңме, Саниям, диде Бигрәк тәмле телле шул, бәгырькәем Фәридә Шулай шул.
Фәридә һәм Сания (шаярып. Мәрьямне үртәбрәк):
Эйс, әйс. шулай шул,
Бш рак тамле телле шул Синнән качып машинада Йоклый торгандыр ла ул
Мәрьям тышка йөгерә.
Сания Тапты бит!
Фәридә. Таптык диген!
Мәрьям әйләнеп тә керә.
Мәрьям Машинасы да юк! Әллә тәмле теле белән бергә башын йолыгызмы Имамнын?
Фәридә һәм Сания ~Тфү. тфү'
Авызыннан жил алсын, Мәрьям, мондый сүзне!
Бу сөйләшүне ишетеп Әминә килә.
- Жил алсын мондый сүзеңне.
Анын башы барыбызга да кадерле Мәрьям Кая соң Анын башы' Кая машинасы?
Әминә (үзалдына). Тү-түт микәнни. Ходаем
Фәридә Шәһәргә киткән Мәрьям (елар хәлдә). Мине авылга ташлап...
Ә м и н ә (Мәрьямгә) Ялгыз түгелсен ич.
Тышта машина тавышы
Сания. Кайтты бит!
Фәридә Кайтты!
Әминә (залга). Машина Микулай- да иде Кичә төнлә хатыны янына ашыкты.
Мәрьям (шатланып жырлап жибәрә):
Кайтты бит ул. табылды.
Жырлап алабыз каршы Яшәсен анын башы да.
Яшасен машинасы!
Хатын-кызлар җырлаган көйгә гармун уйнап Микулай керә
Хатыннар —Имам кая?
— Кая Имам0
Микулай (аларны ишетмәгән дә кебек жыртап җибәрә У
Табылуы да яхшы Табылмавы да яхшы Минем кулда машинасы,
Сезнең кулдадыр башы
Шул вакытта өстендәге печәннәрне каккалап Имам керә
Имам Башым әлегә үз җилкәмдә Баллы пар, ялгыш йоклап киткәнмен
Хатыннар Имам янына җыелалар.
Мәрьям (Имамны иркәләп). Менә бнт ул. башы исән-сау'
Сания (Имамны нркәләп) Миннән качып йоклаган
Фәридә (иркәләп) Исән-сау минем бәгырем
Әминә рәхәтләнеп көлә-көлә Микулай янына бара
Микулай Нигә келәсен0 Әминә (Имамга күрсәтеп) Мескенкәй камап йоклаган Хәле беткән Микулай Булыр, шундый зур бәйрәмнән сон Гаеп түгел
Имам (аларнын сүзләрен ишетеп) Минемме0 Минем хәлем беткәнме0 Уйна. Микулай! Шире круг'
Имам беренче пәрдә башындагы биюен башкара