Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ХӘТТАТ / - Матур (куркам) язу остасы. каллиграф. матур язарга өйрәтүче Гарәп язуының иң беренче үрнәге булып куфи язуы (куфи хаты) санала. Хәттатлар гарәп язуын камилләштерә килеп, аның йөздән артык өлгесен ижат иткәннәр Тора- бара традицион ситтә алты стиль (ситтә "алты" дигән сүл) мухәккак. рәйхан, нәсх, свлс. тәуки. рика рокыә өлгеләре барлыкка килгән Болар! а фарси язу стильләре килеп өстәлгән Гарәп язу шәкелләренең яңалары ижат ителгән, болар тә/ь.чыик. настэгьлыйк (нәсх һәм тәглыйк төрләре кушылган) һәм чиикәстә Ин еш кул таныла торган язу шәкелләре куфи. нәсх. /юньгә, нәстә/кчыик. <)и(й)<юни һәм шикәчпә дип атала. Гомумән. XIX гасырга язу өлгеләре саны 70 тән дә артып киткән Шартлы рәвештә куфи язуына карата нәсх өлгесен курсив дип атарга мөмкин, ә тәгьлыйк исә нәсхнең үзенә карата курсив (тизрәк, җиңелрәк языла)
Җитди .эчтәлекле текстлар Коръән һәм дини китаплар ачык, төгәл һәм ансат укыла торган нәсх белән, документлар һәм шәхси хатлар курсив рокъгә. тәглыйк. шикәстә белән, ә рәсми актлар катлаулырак һәм тантаналы эре өлгеләр кулланып солс. тәүки һәм дийвани стильләрендә язылган. Куфи язуы архитектурада, коелма металл эшләнмәләрне бизәүдә кулланылган
Коръәнне күчереп язуның Шәрыктә гаять зур осталары булган, аларга илдә хөрмәт белән караганнар Мәс . Төркиядә Шәех Хәмду паһ (1437-1519), Госман әфәнде (1612- 1698). әл-Хаҗ әс-Сәед Хәсән Риза (1819-1920) бу өлкәдә аеруча уңышлы эшләгәннәр Шоһдә әл-Кятибә исемле хатын үзенең матур язуы һәм хәдис ләр сөйләү осталыгы белен тарихта дан казанган. 1460-1170 елларда эшләгән хәттаг Хаҗн-Корбан хафизның исеме Ибраһим хан ярлыгында теркәлгән
Мөселман хәттатлары сүзләрне алма һәм груша шәкеленә, кошларга һәм арысланга әверелдереп, язма телне визуаль йогынты ясау белән тулыландыралар
Мәхмүт Кашгарыйда “уч” язу каләмнәре ясауга китә торган агач төшенчәсе очрый (“Древнетюркский словарь"да ' название дерева. из которогө делаюг перья для пнсьма. трости и т.д "). Шулай да монда качыш (тростник) күздә тотыла бу те л ки|>әк ("Каләм" сүрәсенең рус теленә "Письменная трОСТЬ" һәм "Тростниковсх- перо дип тәрҗемә ителүен искә төшерик)
һәр язу шәкеле өчен камыш каләмне очлауда махсус алымнар ку лланылган. Мәс . нәсх белен язганда (ә Коръәннең күпчелек күчермәләре нәсх шәкелеңдә язылган) каләмне чак кына кыйгачрак очлаганнар Каләм очлый торган пәке йөзе артык озын да. кыска да булмаг ан, киңлеге дә пәке каләм очында борыла алырлык итеп эшләнгән (“паке" сүзе үзе дә фарсы-тажик чыгышлы). Каләмне ашыкмыйча, бик җентеклән очлый торган булганнар. Каләм очын кискән вакытта махсус ас куймадан (/айкаш) файдаланганнар Гайкат пластинкасы чиста һәм ялтырап торырга шеш булган Каләмне шул аскуймага куеп, пәке белән кыеклан кискәннәр Шуннан соң каләмне сынау өчен нокта куеп караганнар Нокта дөрес чыкса, яза башларга мөмкин дин санаганнар Эрмитажда саклана торган экспонатлар арасында Алтын Урдага нисбәтле бронза каләм дә бар
Язу әсбапларын кичәмдам дип атала торган махсус пеналда саклаганнар Әсбаплар Дәвамы. Сч/хчек 2004 аның 1нчс саныннан басылып кичә
комплектына кечерәк кенә капкачлы металл кара савыты, камыш каләмнәр, кәгазь кырыйларын тигезләп кисү өчен кайчы, пәке һәм гайкат пластинкасы кергән Табылдыкларга караганда, кара савытлары бронзадан яки фаянстан ясалган, кызыл балчыктан ясап, глазурь белән коелганнары да булган.
"Начар вә килешмәгән каләм ата вә анасын рәнҗетүче бала кебектер вә һәм бәгъзе гадәвәт итүче карендәш кебектер, димешләрдер." Каюм Насыйри.
Борынгы Болгарда һәм Казанда хәттатлар камыш каләмнәр (килек) белән "хушхат” (күркәм, матур язу) стилендә язганнар “Килек" сүзен Дәрдмәнд тә кулланган әле
Тора-бара безнең якларда язуда гача, ягъни каурый каләм куллануга күчкәннәр, анын өчен каз канатының иң эре каурые (шаһбал) алынган. Электә каурый йоны булмаган камыш каләмне фәрештәсез каләм дигәннәр, чөнки каурый каләмнең һәр төге саен бер фәрештәсе була дип ышанганнар Каурый каләмне очлау да үзе бер осталык сораган. Нәкый Исәнбәт элекке Казан дәүләтендә диванханә һәм базарларда язу-күчерүчеләр рәте булып, кара савытларын (дәватләрен) муенга тагып, каурый каләмнәрен колак артларына кыстырып торганнар дип яза.
Карл Фукс Казан шәкертләренең каләм өчен күркә каурыеннан файдаланулары, а караны суда тушь җебетеп ясаулары турында хәбәр итә.
Европада уйлап табылган корыч каләмне тимер каләм, рус каләме дип тә атаганнар Түбәндәге бәеткә карап фикер йөрткәндә, корыч каләмнәргә кадәр җиз каләмнәр дә булган дип уйларга кирәк XIX гасыр ахырына инде каурый каләмне "тимер каләм" алмаштыра.
Каләм бәете
Кара савыты тора, көмеш башлы җиз каләм.
Каләмнең хезмәте илә агарды бөтен галәм.
И каләмем, каләмем, сәңа булсын сәламем,
Сәнең кылган хезмәтеңә юктыр һичбер кәлямем.
Күз өстен каралттың, дөнья йөзен агарттың,
Ничә миллион нөсхәләрне җир йөзенә тараттың.
Китаплар килерме иде, адәмләр белерме иде,
Әгәр каләм булмаса, хөкемнәр йөрерме иде
Диңгез кичергән каләм, җиһан гиздергән каләм,
Ярны ишеп, тауны тишеп, ташны ваттырган каләм.
Тупны аттырган каләм, шәһәр ваттырган каләм,
Дау чыгарса - солых кыла, шул каләмгә йөз сәлам.
Язу өчен кәгазьне алдан эшкәрткәннәр башта аңа крахмал нигезендә ясалган махсус катнашма (ахар) сеңдергәннәр, аннары кәгазь битен әйбәтләп тигезләгәннәр, шома чуерташ, пыяла шарчык яки кабырчык белән ышкып ялтыратканнар. Габделҗәббар Кандалый үзенең мәхәббәт хатларын саргылт һәм кызгылт төсләрдәге афтаби дигән кәгазьгә язганлыгын әйтә.
Кәгазьгә юл сызыгын механик ысул белән төшергәннәр Линейка (мистар) буенча каты, ләкин кисми торган нәрсә (мәс , без) белән сызып эз салганнар, кайчагында юка тигез катыргыга киереп юл-юл тарттырылган ефәк җепләр өстенә кәгазь битен каплап, шуның өстен кул белән сыпырганнар да кәгазьдә нәзек эзләр (юл-юл сызыклар) калган.
Язу карасына (сийаһ) килгәндә, аларны әзерләү ысулы Солтан-Гали Мәшһәдинен һәм Казый-Әхмәднең хезмәтләрендә сакланган Солтан-Гали рецепты асылда ике катнашмадан корым белән чия чәереннән ясалган тушьтан һәм ачуташ белән кара чикләвегеннән ясалган язу карасыннан гыйбарәт Шушы ике эремәне катнаштыргач, чыдамлы һәм куе төсле язу карасы хасил булган Казый-Әхмәд рецептына исә анар
кабыгы, кара чикләвеге һәм купорос кергән. Хан исемнәрен язу өчен язу карасына алтын оны куша торган булганнар Кызгылт-сары төстәге караны зәгъфран үсемлеге оныннан ясаганнар һәм зәгъфран кара дип атаганнар. Гомумән, мөселман илләрендә бик күп төсләрдәге язу карасы кулланганнар. Мәс . XI гасырда төзелгән бер белешмәдә кызыл, ал, яшел, сары, зәңгәр һ.б. төсләрдәге язу каралары санап кителгән.
Г.Ишмухаметов сүзлекчәсендә "язу карасы" мәгънәсендәге гарәби хибер сүзе теркәлгән
Хәттатлар хатасыз язарга тырышканнар, хата төзәтү хупланмаган. Ләкин хаталар барыбер киткәләгән, аларны каләм белән төзәткәннәр (пәке белән кырмаганнар)
Язу-сызуга карата татарда кызыклы гына табышмаклар чыгарганнар Мәс : “Аузы бер. теле ике. җаны юк. сөйләгән сүзенең һич саны юк (кара савыты, каләм, язу): “Бохарадан килгән пел (фил-АЛ ), уртасында тасма тел. жанныдан җансыз туар, ул ни булыр, аны бел (кара савьггы, каләм, язу)''. Әгәр киссәң башыны. йөрәге һәм алына, аз-аз гына эчерсәң, сөйләшергә салына" (каурый каләм). Бу табышмаклар II Ф Катановның "Матер1алы къ изучешю казанско-татарскаго наречгя' (Часть первая) китабыннан алынды.
Китап күчереп язучылар китүе ихтимал булган хаталар өчен китап ахырында укучыдан гафу үтенгәндә түбәндәге гыйбарәне еш кулланганнар:
Хат хатадыр, хатасын орма йөзгә.
Хатадан хали ирмәс хакъдин узгә. .
Хата ирсә-каләм илә сииаһы.
Фәкыйрь язгучының кцпдер гөнаһы...
“Күчереп язучыларның хыянәте" (хиианәт әл вәрракин) гыйлем өчен зур бәхетсезлек саналган һәм күп кенә галимнәр үз китапханәләрен үзләре күчереп язуны артык күргәннәр.
Татар мәдрәсәләрендә хөсне хатка (матур, күркәм язуга) аерым дәресләр билгеләнгән.
Татарлар арасында да гарәп язуының осталары үсеп чыккан Казан һәм Петербург университетларында шәрык телләре укыткан һәм каллиграфия дәресләре биргән Ибраһим Хөлфин. Ибнеәмин Әминов. Казан университеты мөгаллиме Мәхмүдов Мөхәммәдгали. Рәхмәт Әмирхан. М Чутай. Хөсәен Фәезхановларнын гарәпчә язу үрнәкләре камиллек һәм зәвык үрнәкләре булып исәпләнә Мөхәммәдгали Мөхмүдовның хәттатлык осталыгы турында сәнгать белгече П.М.Дульскийның махсус мәкаләсе бар (П.М.Дульскии. Казан каллиграфы Гази Мәхмудов. Казан. 1930 рус телендә) 1861 елда ул Мәржаиинен "Болгар вә Казан тарихы" китабын күчереп язган Ул насх. шикәстә һ.б стильләренең гүзәл үрнәкләрен калдыра Шиһабетдин Мәржаиинен бабасы Габделкәрим дә хәттат булган Китап күчерү белән даими эш иткән хәттатлардан Оры авылыннан Иванай Арсай улын (XVII гасыр азагы). XVIII гасырның беренче яртысында Арча төбәгендәге Түбән Оры авылында яшәгән һәм 90 Коръән күчереп язуы белән мәшһүр булган Алма абыз углы Габдеррәзак хәзрәтне Ташкичү авылыннан Илми Үтәмеш улын (1700-1740 еллар), шаг ыйрь Мәнди Котышны (1761 1849). Оренбург губернасыннан Тайсугани Габдрахман Туймөхәммәд угылын (1690-1762 елдан соң). Ашыттан Сәйфелмөлек Зәйнетдин улын (XVIII гасыр уртасы). Кыскадан Сөбхан Мәржанине (ул үзе генә дә 60 томнан артык кггтап күчергән) атап күрсәтергә мөмкин. Балтач районы Саена авылы имамы Таҗетдин Нштирәкинең (1788- 1841) 40 тан артык китап күчергәнлеге турында Ризаэддин Фәхреддин яза Габденнасыйр бин Сабит әл-Әчкенннең (1746-1841) 200 дән артык татар китабын күчереп язганлыгы билгеле. Казанда литографиядә гравер булып эшләүче Лотфн Оммәти күчергән китапларын шәрык орнаментлары белән бизәгән. Исмәгыйль Рәмиев үзенең хатирәләрендә халык телендә "Удивигельный Закир" дип исеме чыккан каллиграф Закирне искә ала. Каюм Насыйри сөйләвенчә. Зоя өязе Югары Шырдан авылыннан Хөсәен баба Әлмөхәммәт улы (1805 елларда Шырданда вафат) Коръән язучы булып танылган, аны үз гомерендә берничә йөз кггтап язгандыр дггп сөйләгәннәр Бөгелмә өязе Әлки авылыннан Хисаметдин Мөслим улы 1828 елда ике җилдле (2253 битле) “Мәдарик әт-танзил вә хакаик әт-тәнвил китабын күчереп язган XVII гасырда кабер ташларына язучы оста Ашман бине Бикмохәммәд билгеле
Исмәгыйль Рәми XIX гасыр ахыры-XX гасыр башларында оста куллы хәттатлардан
Казанда-мәгьрифэтче әдип Габрахман Мөхәммәтәмин улы Ильяснны, Мөхәммәт Идрнсинс, Кавам Зөлфаккаровны. Галиәсгар Камалны. Котдус Фәхретдиневны. югарыда телгә алынган "Удивительный Закир ' кушаматлы Зәкир хәттатны. Усман Салиевны. Оренбургта Госман Акчокраклыны, Сәлах Камалны. Петербургта - Ильяс Бораганскийны. Уфада—Баһаветдин Максудовны күрсәтә.
Соңгырак чорда Татарстан халык рәссамы Бакый Урманче оста хәттат буларак та танылган иде Гарәп хоруфаты гомум кулланылыштан чыккан чорда белем алган буыннар килгәч, хәттатлыкны сагынып сөйләргә генә калды, ләкин өметле генә каләм осталары хәзер дә юк түгел, аларга ихтыяҗ да сизелә башлады. Матур гына язылган шәмаилләр, тугралар күренә, әмма, кызганычка каршы, алар хатадан хали түгел, чөнки бүгенге хәттатларыбыз тиешле әзерлекне үтмәгәннәр.
Дөньякүләм мәшһүр хәттатлардан Истанбулдагы Айя-Суфия мәчетен гадәттән тыш зур һәм матур язулы герблар белән бизәгән төрек каллиграфы Бичакн Задә Мостафа Чәләбине аерым билгеләп үтәргә кирәктер.
ХӘЧТЕРҮШ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге’ ндә кыяфәтсез, шыксыз, ямьсез кеше дип аңлатылса да. кайбер галимнәр бу сүзнең туры мәгънәсе “Тәре (хач) йөртүче" дип уйлыйлар (“Тәре сугышлары "нда катнашкан христианнар).
ХӘШӘБ ХӘШӘП г — 1 Мәнсез. аңгыра кеше турында әйтелә (мондый кешегә карата "агач" дип әйтү дә бар) 2.Агач (бүрәнә, такта кебек материалга карата). // Чабата хзшэп -табанына такта куелган юкә башмак
Күплек саны шәкеле-әхшаб
ХӘШИШ / - 1 Чүп үлән, гомумән үлән. Хәшиш әл бәхер— диңгез үләне 2. Киптерелгән һинд киндере чәчәгеннән ясала торган наркотик матдә — гашиш Хәшишне тәмәке кебек тарталар, чәйниләр яки исниләр, кайчак таблетка рәвешендә кабул итәләр
Юридик әдәбият сәхифәләреннән күренгәнчә. Ислам дөньясында хәшиш IV IX гасырларда гына кулланылышка кергән булырга тиеш. Аны куллану шәфигыйларда рөхсәт ителгән, ә Хәнәфиләрдә тыелган була. Хәшишне еш кына суфилар да кулланган Ул организмны агулый, тотрыклы һәм аермачык күренә торган галлюцинацияләр тудыра Хәшиш кулланучы наркоманнарны хәшшишиннәр дип атаганнар.
Хәшиш Азиядә борынгы заманнардан бирле кулланылып килгән. Бу наркотикның Мексикадагы исеме — марихуана.
ХИҖАБ г -1.Пәрдә, йөзөреткеч. пәрәнҗә, никаб. Мәс . Мөхәммәд Пәйгамбәрнең җәмәгатьләре хиҗаб киеп йөргәннәр ( Һнҗрәнсң бишенче елыннан башлап) Сөнгатулла Бикбулат: "Хиҗаб Рәсүлуллаһ хатыннары өчен горурлык, өстенлек һәм башкалардан аерылып тору өчендер.' —дип яза. Чыннан да хатын-кызга йөз каплау тиешлеге турында Коръән- кәрнмда һәм хәдисләрдә бер сүз дә юк. "Нур" сүрәсенең 31 нче һәм “Әхзәб" сүрәсенең 59 аяте чәч вә муеннарны каплау тиешлеген генә күрсәтәләр. Ләкин бүген хатын-кызларның гаурәтләрен күрсәтеп, ярымшәрә йөрүләрен берничек тә аклап булмый Калъб хиҗабы — гыйлем-мәгърифәттән ерак калу
Кеше белән Аллаһ арасында җитмеш мең хиҗаб бар. болар-кешенең нәфесе, эгоистик тойгылары.
2.0ялу. тартыну 3 Бөти, амулет (бу мәгънә "Шәрык алынмалары сүзлеге"ндә теркәлгән)
ХИЛКА / — 1.Алка, балдак, боҗра. 2.Түгәрәкләнеп утырган кешеләр, түгәрәк, даирә Русчадагы "кружок"катуры килә. / Хилкаи тэдрисе — дәрес бирү түгәрәге Ишаннар хилхасы.
Суфичылык истиляхы. суфиларның берлек, күмәклек, туганлык символы. Суфилар алачыгында күмәкләшеп зикер әйткәндә дәрвишләр, хилка ясап утырышалар, уртага шәехне алалар һәм. күзләрен йомган хәлдә, экстаз (җәзеб) халәтенә керәләр
"Суфичылык серләре" китабында бу термин халка рәвешендә алынган
ХИСАР г —Курган, ур: ныгытылган җир. кальга, ныгытма, форт, русча — острог
// Хәрәм хис ары Изге жир (Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә чикләре билгеләнгән изге урыннар) Ун кан каланың нигезен берничә микъдар эщ.эәгәннән соң. кич белән эштән бушагач, хан сорады: "Каланың хисары астына берәуне берәцне салдыгызмыУ" диде. "Бу Яна Казаннын гыимарә кмнлынганы Риваятьләр һәм легендалар” китабыннан Сакласа һәркемне дошмандин Ходай, ләм-йәзи.1 Хаҗәт ирмәсдер аңа кимэк заррә гали хисар. Кол Шәриф
ХОЗЫР ИЛЬЯС КӨНЕ тар. Төрекләрдә 6 майга (иске стиль буенча 23 апрельгә) туры килгән мөбарәк дата Христианнардагы изге Георгин көненә тәңгәл Шушы көннән кышка туктатып торылган сугыш хәрәкәтләрен янартырга мөмкин булган
ХОРАФАТ г Искелек калдыклары, буш әкиятләр, ялган ышанулар; юк-барга ышану
“Хорафат гакыл белән хакыйкать арасында пәрдә булып тора, - дип яза Р Фөхрсддин Сәфәргә чыккан вакытларында юллары аркылы бер нәрсә үтеп китү яки карга вә саескан кебек кош тавышы ишетелү, тән тарту вә төш күрүдән шомланучылар шушындый гакыллары пәрдәләнгән кешеләрдер'
“Җәвамигуль кәлим шәрхс" китабында Ризаэддин Фэхреддин дин бөркәнчеге ябынган һәм әле бүгенге көннәрдә дә дини әдәбиятта хакыйкать сыйфатында сөйләнгән төрле хорафатларның шактый тулы исемлеген китерә “Дини әсәрләрдә вә тәфсир исеме белән язылган китапларның күпләрендә, ди ул.-гүя (дөнья) шушы үгез өстендә, үгез балык сыртында торганлыгы вә иртә белән үләнләргә төшә торган ~чык”нын шушы үгез сулышыннан хасил булган “бу" булуы, хәзрәте һава Адәм пәйгамбәрнең сул кабыргасыннан ясалып та. шуның өчен сул кабырганың саны ким икәнлеге, яңгырларны фәрештәләр чиләкләр белән диңгезләрдән ташып яудырулары, әсхабе кәһаб этләре булган Кыйтмир. Ибраһим пәйгамбәр тәкәсе. Салих пәйгабәрнен дөясе. Гозәер пәйгамбәр ишәгенең жәннәткә керәчәге, аяклары җир астында торган хәлдә кикрикләре гарешкә терәлеп тора торган зур бер әтәч тавышын ишетүләре белән бөтен жир йөзендә булган әтәчләрнең кычкырулары, бөтен җирне уратып алган вә яшел зөбәрҗәттән булган “Каф” исемле бер тау булып, шунын төсе күкләргә төшеп торуы, шул Каф тавы артындагы шайтанлар адәм балалары алдансынлар вә сәхәр ашамый калсыннар өчен яктысы бөтен жир йөзенә төшәрлек рәвештә ут яндырып ятулары, хәжәре әсвәднең якуттан булып та. гөнаһлы адәмләрнен куллары тию сәбәпле каралып калуы; БәЙ телмөкатдәстәге сәхра жиргә тимәгән хәлдә һавада торуы вә шул сәхрада Рвсүлулланын аяк эзләре калуы; Гуж бине Гонык исемендә коточкыч зур гәүдәле бер кеше булып, туфан суы бары тезләренә генә җитүе, туфан суын дан балыклар тотып, кояшка күтәреп кояш кызуында пешереп ашавы вә сонынлан Муса пәйгамбәр тарафыннан үтерелүе. Шаддад исемле падишаһ бер кирпечне алтындай вә бер кирпечне көмештән итеп Гадан сәхрасында җәннәт бина иттереп вә шул җәннәт бу көндә дә сәламәт булса да. адәм балаларына күрелми яшерелеп торуы, һәр ай өчен яна бер ай вә һәр көн өчен яңа бер кояш чыгып, фәрештәләр кояшны алтын арбага салып тартып барулары. Әбелхәят исемле чишмәдән су эчүче кеше мәңге вафат итми торуы вә шул судан эчкәне сәбәпле Хозыр Ильяс пәйгамбәрнең һәмишә жир йөзендә халыклардан яшеренеп сәламәт йөрүе мисалында асылсыз сүзләр вә хорлфн хәбәрләр язылып тора
“Кеше Iакылы инде бер килешкән нәрсәсен (ул нәрсә гомум кабул ителгән булсын яки аның үзенә генә ошасын барыбер) яклау өчен бөтен чараларны эшкә куша Капма- каршы фикерне раслаучы дәлилләр никадәр күп яки көчле булмасын, гакыл аларны күрми яки күрмәмешкә салыша яисә аларны кире кага, теше-тырнагы белән карышып, үҗәтләнеп инкяр итә, баштагы инануларының дөреслеге кагылгысыз булып калсын дип тырыша “ Бу сүзләрне 1620 елда философ Френснс Бэкон әйткән Гомумән, хорафатларның психологик асылы алдынгы фикер ияләренә бик ерак заманнарда ук билгеле булган
Тагын шуна игътибар итик кичә өстенлек иткән карашлар һәм тәгълиматлар бүген тормозга әйләнергә мөмкин Мәе бүген коммунистик карашлар әкиятн хорафаттан башка нәрсә түгел
ХОРШИД ф - Кояш, көн (татар телендәге “көн” сүзе дә элек кояш мәгънәсен
белдергән)
ХОТБӘ г. — 1.Җомга намазы вакытында, корбан бәйрәмнәрендә һәм махсус көннәрдә сөйләнә торган нотык; никах вакытында укыла торган вәгазь Аны хатиб (кагыйдә буларак, имам) мөнбәргә басып гарәпчә укый (вәгазь ана телендә укыла) Кайчагында хотбә рифмалаштырылган проза-нәсер рәвешендә булган. Хотбәнең мөслимнәргә йогынтысы зур булган һәм еш кына аны дәүләт чиновниклары язып биргәннәр.
"Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хотбәләре гел бер төсле генә булмыйча, ул мөселманнарның хәлләренә күрә вәгазь сөйли иде" (Сөнгатулла Бикбулат). Хотбә сөйләгәндә аны икегә бүлеп, утырып та алуы билгеле. Хотбә вакытында сәхабәләре сорау бирсә, ул хотбәсен өзеп, аңа жавап бирә, аннары хотбәсен дәвам итә торган булган Никах хөтбәсе.
2.Гомумән, халык каршында сөйләнгән сүз. нотык, чыгыш, речь Гаяз әфәнде адреска каршы хотбэсендә артистларның мөхәррир мөсәувиден тәшхыйс ипи/чс булганлыкларыннан тәкъдиргә иң лаек затлар икәнлекләрен бәян итте. "Кояш". 1917. 16 апрель.
ХӨҖҖӘТ г Дәлил, аргумент, факт, ышандыргыч документ Синонимнары- дәлил, борһан (фәлсәфәдә һәм мантыйкта), шулай ук шэһадә. икрар һәм бәйинэ (фикьһедә) Коръәндә фәкать Аллаһның гына ышандыргыч дәлилләргә ия булуы турында берничә тапкыр әйтелә (6:83. 149/150) //Хөҗҗәт әл локк-хакыйкать дәлиле (әдәбиятта Әбү Гали ибне Синаны шулай .дип атау очрый). Әл Хөҗҗәт әлә-л хәлык- халык өчен Аллаһның дәлиле ("кырый" шкгыйлар Мөхәммәд Пәйгамбәрне шундый дәлил дип санаганнар) Хөҗҗәт әл Ислам — Ислам дәлиле (аеруча абруйлы дин галимнәренә, мәсәлән әл-Газалигә. шундый хөрмәтле исем бирелгән)
Ислам хокукында "хөжжәтлек" дигән төшенчә бар, Мөхәммәд Пәйгамбәрдән садир булган, ягъни башланган һәрбер сүз. гамәл яки тәкърирләр безгә чын (сахих) һәм ышанычлы ривайәтләр белән килеп ирешкән булсалар, хөҗҗәт дип хисап кылыналар. Мөҗтәһидләр шулар нигезендә шәргый хөкемнәрен чыгара алалар.
Күплек саны шәкеле—хөҗәҗ.
ХӨКЕМ г - 1.Уй йөртү, фикер йөртү 2 Мәхкәмә карары, суд карары 3 Режим, дәүләт төзелеше. Шәригать хөкемнәре. Шәргый хөкем. Тәҗвид хөкемнәре. Бу мисалларда “хөкем" сүзе “кушуы буенча", “кагыйдәсе буенча" мәгънәләренә ия.
Шәргый хөкемнәрне тәклифи хөкем һәм вәзгый хөкем төрләренә бүлеп карау кабул ителгән Теге яки бу эшне эшләүне таләп итүче яки берәр эшне тыючы яисә берәр эшне кылу һәм кылмау уртасында ихтыяр булган хөкемгә тәклифи хөкем диләр
Мәс . "Тәүбә сүрәсенең 103 нче аятендә: "Мөселманнарның малларыннан зәкят ал" диелә. Бу мөкәлләфтән үтәү таләп ителгән хөкем була. “Хүжүрәт" сүрәсенең 11 нче аятендәге "Бер каүм башка бер каүм өстемнән көлмәсен, аны мәсхәрә кылмасын" дигән хөкем исә кылмау таләп ителгән хөкем "Җомга намазын укыганыгыздан соң таралыгыз - ("Җомга” сцрәсе. 10 нчы аять) хөкеме исә ихтыяри хөкем: эше булган кешеләр таралышырга, ә эштән бушаган кешеләр икенче намазны көтеп мәчеттә утырырга да мөмкин.
Әгәр берәр хөкемне үтәү өчен теге яки бу шарт һәм сәбәп булырга тиеш икән, андый хөкемне вәзгый хөкем диләр. Әйтик. "Майдә" сүрәсенең 6 нчы аятендәге хөкем —“Әй. мөэминнәр, әгәр намазга бассагыз, иң элек йөзләрегезне һәм кулларыгызны терсәккә кадәр юыгыз сүзләре вәзгый. ягъни шартлы хөкемгә мисал була. Чөнки намазның мөкәммәл булуы өчен шарт итеп тәһарәтнең фарызлыгы куелган.
Төрле мәзһабләрдә хөкемнәрне тагы да нечкәләбрәк төрләргә аеру барлыгын әйтергә кирәк.
Татарча “Коръән тәфсире"ндә "хөкмий" сүзе очрый (98:3).
Дәвамы киләсе саннарда