Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕМДЕР АЧА КҮК ИШЕГЕН


Хәтер
Тәрәзәмне ачтым...
Китерде җил
Итәгендә тозлы диңгез шавын.
Голләр исен үрде чәчләремә. Хәтерләдем... туфрак булган чагым...
Кыяларга дәштем һәм тыңладым
Кайтавазның тынмас зарлы чаңын. Хәтерләдем... үксез киңлекләрне Ьерьялгызым гизгән боркет чагым.
...Үз-үземә кайттым.
Бар Үткәннәр
Күтәрелә, калка мнндә тагын.
Хәтерлә, җан. мең күкрәүдән торган. Яшәү серен той(ан Кеше ча1ың...
Үләннәр әземне яшерер... Онытылыр, онытылыр барысы да. Ннндн йөк күтәрен кайтыр җан Саф күзле йолдызлар каршына?
Гомер днп аталган мизгелнең Сүнә дә. кабына >ча1ы... Җаннарны нн белән юатыр Дәһшәтле Мәңгелек кочагы?!..
Луиза Я ИСҮ \Р шашарә. • Ман м/к каитач*. * Балан кызм». «бет җан п/а.т
1/чак» асгч катайлар акшары. Кчмтһ/ яши
Август
Йолдызлар тынгысызланыр. — Август бу уңыш ае.
Яралы чагы йөрәкнең,
Юатчы, көмеш аем!
Убылыр Күктән һәр галәм Гаме юк сабый кебек. Саргаеп калган болында Колыннар куяр... чүтеп. Көзгә дә күнегелер бер,— Сагышлар көшел-көшел. ...Бу—август куенындагы Йолдызлы соңгы төшем...
Җан
Галәм буйлап очтым... Йолдыз булды бу җан Күккә чөюемнән.
Күл суларын эчтем... Бер мизгелгә тынды Хисләр көюеннән.
Тупылларны кочтым... Көмеш чыңнар калды. Җырлар—Сөюемнән...
2
Төсләр арты төсләр. Җәйге шәфәкъ яккан Учакларда коенам.
Хисләр арты хисләр. Онытылып. шашып, Йөрәгенә сыенам!
Эзләр арты эзләр,—
Ак кәгазьгә, җиргә. Офыкларга уелам.
Көзләр арты көзләр.— Учларына җилнең Яфрак булып коелам.
Йөзләр арты йөзләр,— Яшәү боҗра. Мәңге Китә алмас күк тоелам..
Кемдер орынды айлы үрләргә.. И яуды йолдыз, үкседе киек.
Ә карт тупылның һәрбер яфрагы Саташып дәште:
♦Ул килде!»—диеп.
Җилләр өненә ышанмыйм күптән. Узган ымсыныр, талпыныр чагым. Әмма... томаннар, үләннәр ерып, Ялган эзләрдән Ник атлыйм тагын?!
Кемдер орынды тынган кылларга... И шашты йөрәк, саздай иңрәде!
Ә карт тунылнын. түзми сагышка. Ярылды
Чорлар кичкән йөрәге...
Калкан-калкан болыт иде күкләреңдә...
Ул болытлар инде эреп таралгандыр.
Ә күңелнең аяз чагы булмас төсле.
Безнең Язмыш күз яшеннән яралгандыр.
Сөйгән көннәр... Куз-күмердәй көйгән көннәр... Җан тузлары шул эзләрдән каралгандыр.. һәр мизгелен соң тамчыдай эчәм йотылыгг. Гомер үзе күз яшеннән яралгандыр...
Ташлар йөрәгенә уелырмы жырым.
Җилләр хәтеренә чигелерме моңым?
Таллар бөдрәсенә йөзем яшерэи дә.
Төнге чишмәләрнең тыңлыйм көмеш чыңын.
Мәңгелектә безнең юллар кисешәсен Белгәнме бу чишмә, сизг әнме бу таллар? Күңел дәрьясында таудай дулкын калка. Шомлы уйга чумып, гибри утлы саллар.
Шул салларга салып агызыйммы жанны?! ...Җилләр тынды кинәт, ташлар аваз салды... Янган учларыма болыт керфегеннән Сүзсез дога булып... көмеш тамчы тамды!..
Орынырга кыймыйм...
Синекедәй
Яралы күк шәфәкъләрнең жаны. Назга сусап җилгә томырылган Йөрәктә тик сулган моңнар чаңы. Мең кат узган юлдан Бәхет эзләгг.
Әрнү эзлән, җиргә кайтам тагы.
Йә терелт, йә сүндер учларыңда. Җанның шәфәкъ булып янган чагы!..
Бер учактан бер учакка мәңге Ташлар микән җилләр кабыгымны?! Карашларын, назын оныта алмам һәм җуймамын барыбер сабырымны.
Сез. җаныма ят кулларын сузган Дошман икән... юк. килмәгез якын! ...Йөрәгемдә—Сөю яккан сусау. Күзләремдә—нәфрәт сүткән ялкын...
Ярдәм көтеп йолдызларга баксам. Күктән утлы юллар укылырмы? Еллар кичеп, чорлар кичеп, беркөн Бер учакта көлләр кушылырмы?!..
Син мине аккош кызына, Нәфис гөлгә тиңләдең.
Эх, Дөнья күтәрмәс йөкне Күтәргән бу иңнәрем.
Җил булып йөгерәмен дә. Җыр булып өлгерәмен. ...Кем күңел көзгесе итәр Хыялым өлгеләрен?!..
Утларга салырсың, беләм... Калкырмын кабат көлдән! Беләгең тала йөгемнән. Йөрәгең сакла, иркәм!..
Нурга. Моңга оя бармы җирдә. Бармы кабык, читлек җаннарына? Мин йолдыздай төнең балкытам да. Саф чык булып иңәм таңнарыңа.
Кочагыңны җәеп, дәшмә мине.— Бушлык багар күзләреңә тагын. ...Көзгеләрдә тибри өнсез шәүләм. Мәңгелеккә кайтып бара җаным...
Үтенеч
Читлектән дә кысан тар Ирегем Газизрәк затлы түреңнән.
Килсәм, колач җәеп каршыла син. Китсәм... озат биек үремнән.
Канатымны җилләр теткәндә дә Шелтә-сүзсез терелт җанымны.
...Бер тәхеткә беркөн шаһ булырбыз. Бер туфракка җәеп тамырны...
Кайнады елгалар.
Ярыннан ташыды... Уйладык: Табигать Бәхеттән шашынды.
...Таң чыгын иреннән Җилбәзәк җил өзде.
Яралар күңелдә Никадәр ун. йөзме?.. «Ялгыш» дип. «Язмыш» дип Юрау ник? Кирәкме?! ...Биеккә чөямен Былбыл-кош йөрәкне!..
Җирдә әле без узасы сукмаклар бар.
Без табасы энҗеләр бар диңгезләрдә. Туктат. Вакыт, агымыңны бер мизгелгә,— Тере шаһит бул түгелер хис-сүзләргә.
Сөю юлы йолдызлардан үргән күпер Бу Галәмдә гашыйкларны әйдәр мәңге. Туктат, Вакыт, агымыңны мен гасырга. Безнең җаннар кушылганчы, жнңеп тәнне.
Оныт!
Кайтмам инде... Мин калырмын дөрләп Көзге урманнарның кочагында.
Вакыт җиле Сою-күбәләкне Әйләндерер җанлы курчагына.
Кайтмам инде... Күмелермен кереп Алтын дәрьи арыш кырларына. Кайтаназым иңрәп кушылыр бер Килер Язның көмеш чыңнарына.
Кайтмам инде... Ялгыз бөркет кебек Оялармын таулар бәгыренә.
Син юллар1а яфрак син тә... оныт. Җилләр күмәр эзне хәтереңә...
Канатларым җир ту занын Полдыз итен җилгә сибә, Җаннар җаш а бәхет илтер Сукмак сала, эзләр чигә.
Монда үзем ят кунак мин.
Юк ку ышым, үз бишегем... «Сакла җаның», диеп һәр төн Кемдер ача Күк ишеген...