Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күңелемдә яңарган хатирә


Беркөнне шулай мәрхүмә әниемнен дини китапларын барлап утырганда, тышлыгы көзге яфрак кебек саргайган, битенен читләре өтелеп, таушалып беткән китап килеп чыкты. Кызыксынып кулыма алдым. Чү... «Кыйссаи Йосыф» түгелме сон бу? Кара, шул үзе бит! Үзлегемнән берничә ел элек гарәп әлифбасын өйрәнгән идем, тышлыгыннан дулкынланып «Кол Гали, Кыйссаи Йосыф» дигән сүзләрне укып чыктым.
И үткән гомерләр! Уйларым кинәт шул хөрмәтле китап белән бәйле хатирәләргә барып тоташты.
Алты-жиде яшьлек малай чагым. Атнакич җитте исә, әни: «Улым! Уенын белән мавыгып әллә кая китә күрмә! Бәдәрггән мунчага дәште»,—диеп, мине кисәтеп куя торган иде. Мунчага дигәч, китәмме сон! Югары оч малайлары чүрәкәй уйнарга чакырганнар иде. үпкәләсәләр үпкәләрләр, анда да бармыйм. Уен куян түгел, урманга качмас әле.
Менә кич җитә. Кояш кемнәндер оялган сыман кызарып безнен йортыбыз каршындагы тупыллар артына төшеп яшеренә дә, бераздан бөтенләй юкка чыга. Тәрәзәләрдә утлар алынгач, без әнием белән алдан ук әзерләнеп куелган чиста күлмәк-ыштаннарыбызны култык астына кыстырып, Бәдәрттәйләргә китеп барабыз. Мин кинәт кенә тукталып калам да, әнидән: «Йосыф» китабыңны онытмадыңмы?»,—дип сорыйм Әни алъяпкычы күкрәкчәсен кулы белән капшап: «Онытмадым. Менә бит биредә»,—ди
Без. ниһаять. «Вәли урамы» дип аталган урам очындагы шомырт агачлары артында утырган Бәдәртгәйләрнен такта түбәле йортына килеп җитәбез. Ишектән күренүебезгә үк безне елмаеп, ачык йөз белән каршы алалар. Әниемнен якын кардәше булгангамы, Бәдәртгәй әнием янында нишләргә белмичә йөгереп кенә йөри. Ә йортта искитмәле хәл! Биредә зур кунакларны каршы алырга җыеналар диярсең. Өстәл өстендә бер чиләк су сыешлы ялтырап торган жиз самавыр җырлап утыра, шунда ук кипкән кура җиләге, карлыган, миләш каклар ы. Чәйнектән жир җиләге яфрагы белән чамасын белеп кенә мәтрүшкә салып пешерелгән чәй исе бөркелә, өй эче, әйтерсең лә, хуш исле урман аланы!
Инде мунчада юынып чыгарга өлгергән Бисәттәй белән Наһарттәй, җилкәләренә салган сөлгеләре белән алма кебек кызарган битләренә бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирләрен сөртә-сөртә, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Бәдәртгәй: «Бәдерниса белән Камал әлерәк кенә мунчага киттеләр. Бар, артларыннан йөгер!»,—дип, әнине мунчага ашыктыра.
Габдулла ГАЛИЕВ (1928) - прозаик: • Үкенеч*. «Кичер миче, Сцрия*. •Минем бабай умартачы» һ 6 китаплар авторы Әгерҗе районының Кырынды авьпында яши
Безгә чират җитми әле. Бәдәртгәйнен төпчек улы Жәүдәт белән мунчага без сонрак барачакбыз. Көндезен үк ягып томаланган мунча бер минут та буш тормый, берәүләре юынып чыгуга, икенчеләре керә тора. Мунчадан ун- унбиш адым гына читтәрәк сиртмәле кое. Яз. көз айларында әйләнәсен ромашка, бөтнек үләне баскан бу бәрәкәтле коенын суын бөтен урам эчә. Юыну өчен дә анын суы йомшак, шифалы диләр. Әйткәнемчә, берәүләре юынып чыгуга икенчеләре керә тора. Мунчадан чыкканы берсе Бәдәрттәи белән Габдрахман җизнигә: «Бу игелекләрегез гамәл дәфтәрләрегезгә савап булып язылсын. Аллаһынын рәхмәтенә ирешегез*.—дип. кулларын күтәреп дога кылалар. Алар кылган догадан Бәдәртгәйнен йорт эчләре тагын да яктырып, нурланып киткәндәй була. Бәдәрттәй аларнын берсен дә чәй эчерми чыгармый, өстәлендә булганын кыстый-кыстый ашатып сыйлый Торганы белән гаҗәеп кин күнелле, кунакчыл инде ул безнен Бәдәртгәебсз!
Ниһаять, безгә дә чират җитә. Алдан әзерләнеп куелган күлмәк- ыштаннарыбызны алып Жәүдәт белән мунчага йөгерәбез. Ашыга-кабалана юынабыз. Бигрәк тә Жәүдәт ашыктыра: әйдә, әниен җырлап укый башлаганчы чыгып өлгерик, ди. Җырлап түгел, көйләп укый ул. дип. мин аны төзәтәм.
Без мунчадан чыкканда инде эчәсе чәйләр эчелгән, ясига намазлары укылган, әйтеләсе рәхмәтләр әйтелгән була. Камалтгәйләр тезелешеп сәкегә утырып әниемне көтәләр. Әни түш кесәсеннән катыргы тышлы кечкенәрәк китап алып, җиделе лампа янына якынрак килеп утыра. Тиешле битен ачкач, йомшак кына тамак кырып ала да. сузынкы, монлы көйгә салып укып китә. Йорт эче кинәт тынып кала, колаклар сагая, күзләр әнигә төбәләләр.
Газиз Йосыф тәмам унбер яшәр иде.
Йагькуб сәүче техзәрендә йоклар иде
Йоклаганда бер гажәп төш
Йосыф күрлс.
Юралышын агасыннан сорый инде...
Иагькуб. улы Йосыфнын төшен юрап: «Сина олуг мәртәбәләр булыр. Зур мөлкәтиен хуҗасы, хан-солтан булырсын. тәнгере сина пәйгамбәрлек рәхим кылыр. Кардәшләрен унбере дә сина хезмәт итәр».—ди. Әмма моны берәүгә дә әйтмәскә куша. Ләкин Йагъкубнын үги кызы Динә моны тынлап горып. Йосыфнын кардәшләренә җиткерә.
Юк. бу болай гына үтми Сәкедә утырган хатыннар бер-берсенә карашып куялар. Бисәггәй түзми: -Ий. үги кызы бигрәк явыз булган икән Ходаем' Әләкчеләрдән үзен сакла».—диеп уфылдап ала. Кайсысыдыр берсе эхелдәп куйгач, я надан тынып кала. Инде барчасынын да игътибары әнидә, ә ул сузып-сузып койли:
Кардәшләре моны иштем мәкер кыллы.
Көнчелек һәм мәкерләре өстен булды.
Барчасынын күңеленә кайгы тулды.
Бергәләшеп бозык чара уйлый имди.
Йосыфнын кардәшләре яннарына чакырып елашкандай итеп: «Нинди төш күрден. сөйләп бирче».—дип үтенәләр. Йосыф башта атасының сүзен тота Әмма ныклыгы озакка бармый. Вера сын кардәшләренең ялваруларына бирелеп тегеләргә барсын да сөйләп ташлый.
Йорг эче кинәт шомланып калгандай була. Хатыннар астындагы сәке шыгырдап куя. бичара Йосыфтан берсе дә моны көтмәгән «Ихма! Кара инде, атасына биргән вәгъдәсен бозып, серен ачып салды бит бу»,—ди Камалттәй «Әйтмә дә. бигрәк беркатлы икән, балакаем».—диешәләр хатыннар
Көнчелек Йосыфнын кардәшләренә тынгылык бирми Төрлечә алдап-
юлдап. алар Йосыфны үзләре белән сәхрәгә алып китәләр. Агалары Йосыфның чәчләрен йолкый-йолкый кыйнарга керешкәч, тыңлаучыларның күнел кыллары артыгын түзә алмый. Яше дә. карты да яулык очлары белән күз яшьләрен сөртеп, пышык-пышык борын тартып еларга керешәләр...
Әнием беразга хәл алырга, чәй йотарга туктала. Шул арада тагын утырган урыннар шыгырдый «Ихма!>—диеп ингерәшеп куйгач, һәркем китапта язылган явызлыкка үз карашын белдерергә ашыга. Бигрәк тә Бисәттәй, Каматгтәй. Наһарттәй ялганны күгәрә атмыйлар Йосыфның агаларына карата кабынган нәфрәтләре хәтта йөзләренә бәреп чыга. Бәдәртггәи: «Ий. Раббым. безнен балаларыбызга хәерле тәүфыйк бир! Аларны көнчелекләрдән, явызлыклардан сакла! Үзебезгә аларны дөрес тәрбия кылырга күркәмлек, үрнәк сыйфатлар, хәерле гомер насыйп ит!»—дип дога кыла. Өйдәгеләр барысы да Бәдәртгәигә ияреп «Әмин!»—диеп битләрен сыпырып куялар.
Шөкер. «Кыиссаи Йосыф» поэмасының азагы әйбәт тәмамлана.
770 ел элек язылган бу гүзәл поэманы тыңлап үскән Бисәттәйләр, Наһарггәйләр. Бәдәрттәйләр чын әхлаклы, намуслы балалар үстерделәр. Газиз уллары Әкмәлетдиннәр, Сәетмөхәммәтләр. Галимуллалар сугыш кырларында туган илләре өчен башларын салдылар.
Кышкы озын кичләрдә «Йосыф кыйссасы»н ихлас күнел, күз яшьләре белән тыңлап утырган ул апакайларның берсе дә юк инде. Кыйссаны жанны тетерәтерлек монга салып укучы әнием дә күптән мәрхүмә.
Бүген Кол Галинең буыннардан-буыннарга күчеп баручы мәңгелек дастанын кулыма алгач, мин аларны тагын бер кат күз алдыма китердем дә, сагыштан йөрәгем кысылып куйды Кыйблага карап: «Гүрегездә дә Ходайның рәхмәтендә булыгыз, изге жаннар!»—диеп дога кылдым.
Туган як сагышы
Йөгереп китәрдәй булам да.
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге аны җилләрдә лә.
Тугач ■ үскән илләргә.
(Халык җыры)
Бу вакыйганы язарга мин берничә тапкыр омтылып карадым. Әмма кәгазьгә төшерү төрле сәбәпләр аркасында һаман сузыла килде. Бер көнне шулай су астында калган бер авьш картының туган нигезенә, дулкыннар уйнап торган авылы кырыена кайтып вафат булуын сөйләделәр. Бу хәбәр бөтен авыл халкын тетрәндерде. Шунда мин, үз күзләрем белән күргән Гарифә карчыкның шул картка охшаш язмышын язып калдырасым килеп, кулыма каләм алдым Түбән Кама сусаклагычын күтәреп Кама, Иж елгалары буенда гомер кичерүче авыл халкын күчереп зар елаткан сиксәненче еллар иде Туган авылым Кырындыда фельдшер булып эшләгән чагым.
Беркөнне шулай иртән медпунктка миңа таныш булмаган, уртачадан калкурак буйлы, бераз шадрарак битенә көзге яфрак кебек сары ингән, моңсу карашлы өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. Исәнләшкәч, уңайсызланып кына каршымдагы урындыкка утырды да, тирән итеп көрсенеп алгач:
—Бу нинди чит апа керде диясездер инде, апаем (Безнен якларда үзеңнән кече яшьтәгеләргә апаем диеп дәшү гадәте бар.) Олы Барҗыдан мин, Гарифә апан булам —Ул куеныннан кагәзь төргәге алып алдыма куйды — Барҗы брачы моны сиңа тапшырырга кушып җибәрде. Нит, берәр җиренә урнаштырып куй. апаем Анда минем бөтен авыруларым язылган булырга тиеш.
Бу аның амбулатория картасы иде, битләрен ачып, күз йөртеп чыктым.
—Кан басымы белән интегәсез икән..
—Интегәм шул. Менә бу күченү хәсрәте бөтенләй бетереп ташлады, апаем
—Кече урамга ялгызак бер карчык күченеп килде дигәннәр иде. ул сез буласыз инде алайса.
—Мин булам ул, апаем. Шул кече урамдагы Садыйк картнын тавык кетәге кадәр генә йортын сатып алдым, хәерлегә генә булсын!
—Барсы да әйбәт булыр, Гарифә апа. Калган гомеренне шул йортта исән- имин үгкәрергә язсын!
—Изге теләгенә рәхмәт, апаем.—Бераз тынып торгач. Гарифә апа уфылдап авыр итеп сулап куйды да, сүзен дәвам итте - Иии. апаем, бигрәк авыр хәлләр икән ул гомер иткән нигезеңне ташлап китүләр Бик тә авыр икән шул. Кузгалып чыгып киткән вакытларым күз алдыма килә дә үзәккәйләрем өзелә дә китә. Ии, Ходаем, кемнәрнен каргышлары тотты икән безнен Баржы халкын диеп үксеп елыйм.
—Баржылар Кичкетан авылына күчәләр бит. Ә син нигәдер безгә күчәргә уйлагансын икән.
—Баржыдагы күршеләрем Гәрәйләр: «Әйдә, безнен белән Кырындыга күч».—диеп үгетләгәч, күндем шул. Гәрәинен балалары үз базаларым кебек булдылар. Бигрәк тә малайлары тыпырдашып минем йортымда үстеләр
Мин үзем дә сизмәстән кинәт сорап куйдым:
—Үзеннен балаларын юкмени, Гарифә апа?—Ул сискәнеп киткәндәй булды, йөзенә кинәт кызыллык йөгерде, уңайсызланып китеп, башын түбән иле. аннан керфекләрен түбән төшереп, башын күтәрде дә: « Базалар табарга насыйп булмады шул мина»,—диде
Мин артыгын сорарга базмадым. Бераз тынып торгач, мәсьәләгә ул үзе ачыклык кертте.—Сазаган кыз мин, апаем. Кияүгә чыга азмадым шул.
Безнең арабызда тагын авыр тынлык урнашты Тынлыкны беренче булып мин боздым «Гарифә апа, урынсызрак сораулар биргәнем өчен гафу иг Ачуланма, тагын бер нәрсә сорыйм азе Яраткан егетен дә булмадымени%
—Ник булмасын, үземә күрә минем дә яратканым бар иде. апаем. Бер башлагач, сөйләп бирим инде алайса. Без анын белән көзгә кавышырга җыенган идек. Тик каһәр төшкән сугыш барсын да чәлпәрәмә китереп ташлады Бәгырькәемне муеныннан кочып елый-елый сугышка озаттым Бер бәхегсезнен бәхете булмый икән ул. Киткәненең дүртенче аенда ук теге Смалински дигән җирдә вафат булуы турында кара кәгазь килеп тоште Сугыш ачылган көннән үземнен кулыма дилбегә тоттырдылар Юлдан кайтып керә алмадым, районга икмәк ташыдым Мадьяр. Шаршады урманнарында атым белән агач чыгардым Ул арык, хәлсез атлар белән юлларда ничек газап чиккәнемне бер Ходаем үзе генә белә Кеше колачы җитмәс агачларны берьялгызым чанага салганда көчем җитмәс иде дә. чанама капланып үксеп елар идем. Ирләр күтәргәнне күтәрдем, ирләр бушатканны бушаттым Башымда бүрек, остемдә сырма, чалбар булды Әкренләп күңелем тупасланды, кж-юк та авызымнан сүгенү сүзләре ычкына башлады Әнә шулай җанымдагы нечкә тойгылар, наз дигәннәре еллар белән бергә югала барды Сугыш безне явыз сихерче сыман иратша кызларга әйләндерде. Сугыштан кайткан егетләр безне түгел, чәчәк кебек яшь кыхзарны сайладылар. Ә без. кырышкан чәчәкләр, үтмәс тауар шикелле бер читтә торып калдык
Мин Гарифә апаның язмышын тетрәнеп тынладым
— Мин сөйләгәннәр инде әкренләп онытыла баралар. Иң авыры, апаем, картаймыш көнеңдә туган нигезеңне ташлап чит җирләргә китү икән ул. Ии. Ходаем' Минем кебек бәхетсезләргә сабырлыклар бир. мәрхәмәтеннән ташлама— Гарифә апа яшьле күзләрен мина күрсәтмәскә тырышып, башын читкә борды
Мин аны жентекләп тикшердем, сәламәтлеге нык кына какшаган булып чыкты. Ул. сагышлы-монсу күзләрен мина төбәп, куркып кына сорады:
—Ничегерәк сон? Яшәрлегем бармы әле, апаем?
—Кан басымын шаяра икән. апа. Сине һәрдаим күзәтеп торырга кирәк. Медпунктка ешрак килеп йөрергә туры килер.
Гарифә апа минем киңәшләремне тотты, һәр атна башында медпунктка кан басымын тикшертергә йөрде. Яныма килгән саен Барҗысын сагынуын, колхозлары кечерәйтеп төзеп биргән шул «уймак кебек кенә» кечкенә йортын төшләрендә күреп йөрәге әрнүен елый-елый сөйләр иде. Мин авыруы турында әйткәннәрне дә Баржысына кайтарып: «И. апаем. Баржымда яшәсәм мин болай ук авырмас идем, туган якнын бит анын чишмә сулары да. кояшы да. хәтта җилләре дә шифалы»,—дип әйтә торган иде. Бер атнаны Гарифә апа медпунктка елмаеп килеп керде —И, белсән икән, апаем, бүген шундый матур төш күрдем, янәсе, йортыма кайтканмын икән, ишек алдым тулы ямь-яшел бәбкә үләне өстеннән кечкенә йомгак кебек ап-ак чебиләрем йөгерешеп йөриләр. Мине күрү белән каршыма җыелдылар да чеп-чеп килеп җим сорый башладылар. Йортыма кердем дә, ярма эзләргә керештем, таба алмыйм гына, ярма тутырган тартмаларым да бушап калган икән. Ул арада кулыма буш чиләк күтәреп ярма эзләргә чыгып киттем. Кортлык тавында ярма эзләп йөрдем, тау астында тал-тирәкләргә күмелеп Иж җәйрәп ята. Башымны сулга борсам, Баржымның урамнары тезелеп киткән. Куанычымнан түзә алмыйча: «Баржыбыз исән икән бит, әнә бит, әнә!».—дип кычкырып җибәрдем. Уянгач, ничектер рәхәт булып китте.
Гарифә апа һәркөн иртән кибеткә икмәккә йөрер иде. Пекарнидән икмәкне көттеребрәк китерсәләр, ул гел бер сүзне сөйли башлый: «Безнең Барҗыбызда халыкны болай тилмертмиләр. Безнен Барҗыбызда бервакытта да мондый хәл булмый. И. безнен Барҗыбызда... безнең Баржыбыз...»
Бер сабырсызы шунда: «Барҗын алай бик әйбәт булгач, нигә монда күченеп килден? Бар, юлына ак җәймә!»—диеп ычкындыра. Бу тел угы Гарифә апаның ин авырткан җиренә барып кадала.
—Баржым исән булсамы? Барҗын үз урынында утыра дисәләрме? Артыма да борылып карамыйча тыным капланганчы йөгерер идем авылыма!—Гарифә апанын хәтере калудан тавышы калтырана.
Хатыннарнын да кәефләре кырыла. «Бар, Барҗына кайт»,—дип ычкындырган хатынны төрле яктан нык кына шелтәләп ташлыйлар. Гарифә апанын Барҗысын сагынуы, җирсүе көннән-көн көчәя барды. Кан басымы күтәрелде, бик еш йөрәге чәнечте. Ябыкты, күз төпләре эчкә батып калды Бер көнне эшемнән кайтып килгәндә бакча киртәсе янында кулын кашы өстенә куеп, күзләрен еракка төбәп басып торучы Гарифә апаны күреп, янына килеп туктадым. Ул бер кулын алга сузып:
—Әнә теге тау буендагы чикләвекле Балтач чаганлыгын күрәсеңме9— диде —Әнә! Әнә! Күрәсеңме9
—Күрәм...
—Әнә шул тау артында гына бит инде минем Баржыкаем! Бәбкә үләнле минем яшел чирәмле ишегалдым! Минем бер якка янтайган бәләкәч йортым! Минем туган туфрагым! Чит-ят җирләрдә үләм бит инде, бәгырькәйләрем!
Мин аны күпме генә юатырга тырышсам да ул ике бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә елады да елады.
Бер атнадан сон без аны җирләдек. Төрдәле зиратында сагыштан җирсеп үлгән Гарифә апанын кабере барлыкка килде.