Безнең күргәзмә
Хәсән Туфан
(1900-1981)
Поэзиябезнен күренекле шагыйре Хәсән Туфан Татарстаннын Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елнын 27 ноябрендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фәхри, тумыштан крестьян утлы буларак, бик күп һөнәрләргә ия була һәм балаларын да хезмәткә өйрәтергә тырыша.
Яшүсмер Хәсән 1914 елны Тобод ягына, абыйлары янына китә һәм бакыр руднигында эшли. Абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Шунда ул Г Ибраһимовтан
әдәбият дәресләре тынлый. Ш Бабич оештырган әдәбият түгәрәгенә йөри
Төрле төбәкләрдә, төрле урыннарда шахтер, сәгать төзәтүче, токарь, укытучы булып эшләгәндә ул бай тормыш тәҗрибәсе туплый. 1924 еллардан сон ул татар шигъриятенә эчтәлек һәм форма җәһәтемнән яна аһән. яна сыйфатлар алып килгән үзенчәлекле шагыйрь буларак ганыла, поэма жанрында зур ижали уңышларга ирешә «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башланды» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь үз заманы турындагы фәлсәфи уйлануларын колоритлы картиналар, яңа кеше характерлары аша ачып бирә
1928 елны шагыйрь Кавказ һәм Урта Азия якларына жәяүле сәфәргә чыгып китә. Ул анда төрле халыкларның тормышы белән якыннан ланыша. халык ижаты әсәрләрен өйрәнә. Сәяхәттән кайткач, Татарстан радио комитетында «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») редакциясендә төрле вазифалар башкара 1940—1956 елларда ана Себердә булырга. Сталин репрессияләрен үз җилкәсендә татырга луры килә.
1966 елда шагыйрьгә Татарстанның Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. X. Туфанның рәсемдәге бюсты скульптор А. Әбдрәшнтовнын шәхси остаханәсендә саклана.
Җәүдәт Фәйзи
(1910-1973)
Булачак композитор Жәүдәт Харис улы Фәйзи 1910 елнын 4 январенда Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа Бала вакытларында ук әтисенең дусты, язучы Шакир Мохәммәтовлар гаиләсенә барып йори һәм шунда фортепиано дәресләренә өйрәнә Аның музыка белән кызыксынуына, иҗат эшенә бирелеп китүенә абзыйсы—классик драматург Мирхәйдәр Фәйзи зур Йогынты ясый. Ул—15 яшендә үк инде «Күт яшьләре» исемле драма яза һәм бу драма Оренбургтагы татар драма театрында куела.
Башкалабызга күчеп килгәч тә ул Казан дәүләт университетының юридик фәннәр факультетында укый Ләкин әдәбият һәм музыка белән шөгыльләнү анын профессиональ эшенә әверелә 200-ләп җырлар, романслар, дүрт комедия —
бигрәк тә сәхнәләрдән төшмәгән «Башмагым» комедиясе авторы буларак күздән кичерсәк, анын иҗатының колачын чамалау кыен түгел
Ж Фәйзинең халык көйләрен жыеп эшкәртү, өйрәнү эшендә дә хезмәте зур Анын эшкәртүендәге күп кенә татар халык көйләрен Татарстаннын җыр һәм бию ансамбле, үзешчән хор коллективлары башкара
Ул —Россия һәм Татарстаннын халык артисты. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, үз заманының җәмәгать эшлеклесс
Аның рәсемдәге сурәте скульптор А Әбрәшитов тарафыннан 1975 елны эшләнгән. Татарстан Дәүләт музеенда саклана