Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Рөстәм Зәкуанов
Рөстәм Газизжан улы Зәкуанов 1957 елнын 25
маенда
Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа.
Урта мәктәпне Тымытык авылында тәмамлагач, туган
авылында шофер булып эшли башлый.
1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының
тарих-филология факультетының журналистика бүлеген
тәмамлап, «Маяк» район газетасында эшли. Чорыбыз-
ның хезмәт кешеләре, жәмгыятьне борчыган мәсьә-
ләләргә багышланган публицистик язмалары, очерклары
район һәм республика матбугатында еш басыла
1985 елдан хуҗалык һәм партия эшендә. 1985 елдан
2000 елга кадәр Азнакай районының Илбәк авылында
«Янтарь» совхозы директоры булып эшли.
Бу чорда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре һәм
жәмәгать эшендә актив катнашуы өчен «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы
хезмәткәре* исеме бирелә, күп санлы мактау кәгазьләре, истәлек медальләре белән
бүләкләнә.
2000 елдан Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин
итү идарәсе директоры урынбасары булып эшли. Озак та үтми, кабат туган ягына,
Азнакай районы һәм шәһәренең администрация башлыгының беренче урынбасары
итеп эшкә чакырыла
Күп еллар район советы депутаты була 2004 елның мартында Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Бүгенгесе көндә Дәүләт
Советында Комитет рәисе урынбасары булып эшли.
Милләтебезне, әдәбият һәм мәдәниятыбызмы борчыган, татар авыллары
язмышына кагылган мәсьәләләрне еш күгәрә, республиканың иҗади
җәмәгатьчелеге белән даими элемтәдә яши.
Рөстәм Зәкуанов Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы.
2006 елда каләмдәшебезнең «Рухият* нәшриятында «Яшәү мәгънәсе» исемле
шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Соңгы елларда республика матбугатында да
шагыйрьнең яна әсәрләре еш басылып тора.
50 яше тулган көннәрдә Рөстәм Зәкуанов Татарстан Республикасы
Президентының «Рәхмәт хаты*на лаек булды.
2007 елнын 25 маенда, Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә
язучылар—Мөсәгыйт Хәбибуллин, Гәрәй Рәхим, Рафис Корбан) Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе Зәкуанов Рөстәм Газизжан улын (Рөстәм Зәкуан)
Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.