Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР БАСМА КИТАБЫНА НИЧӘ ЕЛ?


Китабы басыла башлау теләсә кайсы халыкнын рухи һәм. гомумән, ижтимагый тормышында биниһая зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул шушы халык вәкилләренен электән ук файдаланып килгән үэ язуы, үз графикасы булуын, укый-яза белүнен тиешле дәрәжәгә җитүен, әдәби традицияләрнен һәм уку-укыту эшенен кин таралуын, ягъни басма китапнын үсеше өчен тиешле шартлар һәм ихтыяҗ өлгереп җитүен дәлилли
Күчмә шрифтлар җыеп китап басу XI гасырда Кытайда туа. ә Европа бу эшкә XV гасыр уртасында гына керешә. Европада китап басунын барлыкка килүе Иоһанн Гугснберг исеме белән бәйләнгән, наширлек 1445 елда чыгарылган «Библия»дән башланган Русиядә беренче басма китап 1564 елда барлыкка килә, ул Иван Федоров чыгарган «Апостол» була.
Татарларда хәрефләр жыеи китап басу эше барлыкка килү вакыйгасын һәм датасын ачыклаганчы. Болгар дәүләте чорында ук бабаларыбыз тормышында кулъязма китапларның киң таралганлыгын, китап язып көн күрүче хаттатлар яшәгәнлеген, мәктәп-мәдрәсәләр эшләгәнлеген, илләр гизү, дөнья халыклары казанышларын үзләштерү, үз ачыш-табышларын да күп халыклар арасында таныту кебек гамәлләрнең чит булмавын искәртү урынлы булыр.
Татар басма китабының без белгән тарихи үткәне Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, күренекле китап белгече Әбрар Кәримуллин хезмәгләре нигезендә торгызылды. Хәреф җыеп басылган беренче татар китабын ачыклау, барлау максатында эзләнә торгач, ул 1612 елда Лейпнигга татар телендә басылган бер китапка тап була. Әлеге китап татар теле грамма- тикасына керешне, татарча-латинча, латинча- татарча сүзлекне эченә алган әсәр булып чыга.
Авторы - Лейпциг университетында төрки- татар телен укыткан профессор Иероним Мегисср (1555-1618). Бу китапнын ярты өлеше
татар телен өйрәнү очен басылган татарча текстлардан тора, алар һәм андагы сүзлекнең татарча өлеше гарәп хәрефләре белән татарча басылганнар Ләкин Ә.Кәримуллин моны беренче тагар басма милли кнглбы дип санау ягында түгел Чөнки китап чит илдә басылган, авторы ла чит ил кешесе Ул Европала татар телен өйрәнү очен чыгарылган. Европа укучьглары арасында гына таралган. Дөрес, аңын сүзлеген гозүдә татар кешесе дә катнашкан. Әмма, моннан чыгып кына, аны татар милли китабы дип атау бик үк дорес булмас, дип саный галим
Академик 0 Кәримуллиннан аермалы буларак, нәкъ менә шул Лейгщнг басмасын беренче татар китабы дип карарга кирәк диючеләр дә бар Соңгы елларда матбугатта бу хакта язмалар күренгәләдс Һәрхәлдә, бу мәсьәлә үзенен фәнни нигездә тәфсилләп өйрәнүче һәм дәлилләп аңлатучыларын көтә Кызганыч ки. Ә.Кәримулиннан сон китапчылык тарихыбызны өйрәнү юнәлешендә җиң сызганып эшләүчеләр юк диярлек Шунлыктан хәзергә татар җәмәгатьчелеге беренче басма татар китабының 285 еллыгы турында сүз алып бара
Татар теле Киен Русе дәвереннән башлап рус дәүләтенең Шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләрендә кулланылган, әзе XVIII йөзлә дә бу шулай дәвам иткән. Руслар Персия. Кавказ. Урта Азия, һиндстан. Кытай халыклары һәм идарәче даирәләре белән татар телендә аралашканнар. Россиядә беренче гарәп шрифтлары
да Кавказ төркиләре белән аралашу максатларында кулланыла башлый.
Россиядә беренче татар китабы 1722 елның 15 (хәзерге стиль белән 26) июлендә Әстерхан шәһәрендә Петр I нең «йөзмә» басмаханәсендә (суднога урнаштырылган поход типографиясендә) хәреф җыю ысулы белән басыла. Ул - Петр I нең Фарсы походы белән бәйле, җирле халыкларга бу походның сәбәпләрен алдан белдерүне, анлатуны максат итеп куйган Манифесты Петр патшаның әмере буенча бу Манифест Кавказда һәм Иделнен түбән агымында яшәүче халыклар арасында таратыла Бу эш белән Әстерхан губернасында губернатор Волынский. Шәмаха һәм Дәрбәнт шәһәрләре тирәсендә поручик Лопухин шөгыльләнә, соңгысына ярдәмгә 15 татар солдаты да бирелә. Татарча тиражы 1000 данә булган Манифест шул ук типографиядә немец телендә дә басылган, ә рус телендә аерым рәвештә беркайчан да басылып чыкмаган. Озак еллардан сон гына анын тексты Фарсы походына караган тарихи хезмәтләрдә китерелә.
Манифестны бастыру өчен гарәп шрифтларын Петр I нең якын киңәшчесе, чыгышы белән кырым татары Дмитрий Кантемир ясаган хәреф рәсемнәренә карап эшлиләр, алар Россиядә беренче гарәп шрифтлары була. Поход басмаханәсен оештыручы да. анын белән җитәкчелек итүче дә - Кантемир үзе. Патша кушуы буенча Манифестның текстын да ул яза.
Петр патшанын яраннары арасында татарлар да була һәм Фарсы походында 30 менгә якын татар солдаты катнаша.
Рус дәүләтенә анын көнчыгыш сәясәтендә күрсәткән хезмәтләре өчен соңыннан генерал-майор дәрәҗәсе алган Коглымөхәммәд Тәфкилев тә Яшерен Советның өлкән тәрҗемәчесе булып походта катнаша. Манифест татарчага анын тарафыннан тәрҗемә ителгән дип санала Ә текстны жыю һәм бастыру эшен татар солдатлары башкарган.
Югарыда әйтелгәнчә. «Манифест»ны татар кешесе тәрҗемә итә, анын текстын басмаханәдә татар кешесе җыя. шрифтның рәсемнәрен дә кырым татары Д.Кантемир ясый, типографиядә бастыручылары да татарлар була. Басылып чыккач, аны татар солдатлары төрки һәм мөселман халыклары арасында тараталар. Димәк, «Манифест» татар укучысына да барып җиткән. Шуңа күрә әлеге «Манифест» басмасы төрки-татар басма сүзенең беренче үрнәге дип санала. Петр I нең йөзмә басмаханәсендә татар телендә башка китаплар басылуы хакында да мәгълүматлар бар. ләкин ул китапларның хәзергә кадәр табылганы юк әле.
1722 елгы төрки-татарча Манифестның бер нөсхәсе хәзерге вакытта Россия Фәннәр Академиясенең Азия һәм Африка халыклары Институты китапханәсендә, тагын берсе Россиянен борынгы актлар дәүләт архивында саклана.
Милли басма китабыбыз, халкыбыз тарихынын елъязмасы булып, оч гасырга якын тарихи юл үтте, зур каршылык һәм киртәләргә юлыгып торуына карамастан, октябрь инкыйлабына кадәр генә дә 15 мен исемнән һәм 3 миллион нөсхәдән торган, аннан сонгы бер гасырга якын дәвердә тагын меңәрләп һәм миллионлап өстәлгән бай мирас тупланмасы барлыкка китерде.
Мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның, фәнебезнең, мәгърифәтебезнең, иҗтимагый фикер тарихыбызның көзгесе булган милли китабыбызның тарихын өйрәнү бүген дә ин актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Татар басма китабына ничә ел тула сон дигәндә. 1722 елгы «Манифест»тан исәпләгәндә быел 285 ел. ә Лейпциг басмасына 395 ел тула. Бу ике латанын берсе дөрес, икенчесе ялгыш дигән карашта тормыйбыз, һәр икесе дә безнең татар халкының теленә, басма сүзенә бәйле олуг тарихи вакыйгалар. Моннан 395 ел электәгесе татар китапчылыгының дөньякүләм әһәмиятен күрсәтсә. 285 ел әүвәлгесе Россия эчендәге тарихи шартларның бер дәлиле
Хәзер фән дөньясының мөмкинлекләре чиксез зур, чит илләрдәге архивлар, китапханатәр һәм музейларга да юллар ачык вакыт Гайрәтле яшь галимнәребез җитди әһәмият белән зур тырышлык куйганда беренче татар китабы басылунын иң төгәл вакытын ачыкларлар дип ышанабыз. Ихтимал, ул әйтеп үтелгән дагалардан да элеккерәктер.