Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЮЛЛАР БӘХЕТЕ


(ФАКИЛ САФИН ИҖАТЬША БЕР КАРАШ)
Дөньяда шундый кешеләр була: алар бертуктаусыз янаны төзү, янаны булдыру белән шөгыльләнәләр Буш җирдә бар итеп, шәп итеп, ниндидер бер өлкәдә юкны булдырып куялар да кешеләрнең караш офыкларын кинәйтеп җибәрәләр Әлеге күренешләр бик табигый, бик гадәти рәвештә көнитешкә кушылып китә әйтерсең лә, шулай тиеш булган, кирәк булган, уйланылган булган. Тормышнын үзен һәм кешеләрнең ана карашын, күзаллауларын да шундыйлар үзгәртә. Алар башкаларны чынбарлыктагы күп кенә күренешләргә башкача, югарыданрак димче, карарга мәҗбүр итәләр, үзләренең эш-гамәлләре белән гадәти тормыш ваклыкларын нан өстенрәк тору мөмкинлекне, шулай яна сукмаклар сызылуын, шулай итеп көнитешнен үзенең камилләшә, кешенең камилләшә баруын исбатлыйлар
Факил Сафинны мин нәкъ менә шундый—янаны төзеп, булдырып күрсәтүче— дип саныйм Анын эшчәнлегсн күз алдыннан кичергәндә, һәрчак бу кеше тотынган эш-гамәлләрнең—нәтиҗәле, кылганнарының игелекле булуы күренә Татар мәдәнияте тарихында сәхифәләр булып язылган берничә вакыйганы гына искә төшерик. Чаллы шәһәрендә «Аргамак» журналы басыла башлады һәм тиз арада татар дөньясында мондый журналлар халыкка чыгарырлык әдәби хәзинәнең җитәрлек, ул хәзинәнен укучы өчен кирәк һәм кызык булуы расланды «Аргамак»нын әдәби багажы, мөмкинлекләре хакында Казан җәмәгатьчелеге дә сөйли, журналнын һәр саны көтеп азына иде Бу чакны журназнын әдәбият бүлеген җитәкләүче, анда җаваплы сәркатип булып эшләүче Факил Сафин Чаллыдан торып республика күләмендә укылырлык журнал чыгару мөмкин икәнлекне дәлилләүгә зур өлешен кертте Журнал аның оештыру эшчәнлегендә бер баскыч булды
1993 елны Чаллыда балалар өчен «Көмеш кынгырау» дигән газета оештыруда башлап йөреп. Ф Сафин бу өлкәдә дә уңышка ирешә Шәһәрдә мондый тип матбугат кирәклеге шик уятмый татар укучысын кечкенәдән тәрбияләүнең мөһимлеге һәркемгә аңлашыла. Ләкин анын үз йөзен булдыру, балаларны әлеге газетаны укырга кызыксындыру һәм күнектерү җиңел түгел Шулай да эш оештыручылар күзаллаганча килеп чыга: бүген бу басма балалар арасында ин популяр газетага әйләнде.
1996 елнын көзендә «Фән һәм мәктәп» журналы басыла башлау чын мәгънәсендә педагогик журналистикадагы яңа сүз кебек тәэсир ясады Журналнын уйланышы— эшләнеше, эчтәлеге беренче саннардан ук киң җәмәгатьчелектә унай фикер уятып, нәкъ менә укытучы өчен файдалы, кирәкле, мәгьназс матбугат чарасы мәйданга чыгуны искәртте Баш редактор педагогик журнал чыгаруның яна концепциясен гамәлгә куйды Ул үзенең тиражы ягыннан «Мәгариф» журналы белән тигезләште Ни кызганыч. Ф Сафин киткәннән сон журнал ла азеге нигезен, яу.заиган биеклекне саклап каза алмады
2001 елны Чалзы шәһәрендә «Мәйдан» журназы күренүен күпләр нәкъ менә шушы тәҗрибәнсн кабатлануы дип бәяләде Чыннан да. журназ әдәби-нәфис журналлар
чыгарунын үзгә мөмкинлекләрен барлап уйланылган. Һәр санында укучы өчен яна. кызыклы әдәби әсәрләр белән беррәттән, гаиләнен олысы—кечесе күңеленә хуш килерлек кушымталар, тәнкыйди һәм публицистик язмалар, фәнни тикшеренүләр урын ата. Татар журналистикасында беренче тапкыр буларак аерым язучыларга багышланган саннар чыгару тәжрибәсе гаматгә ашырылды һәм бик тә уңышлы Укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният белгечләре өчен менә дигән чыганак булып, язучынын өр-яңа әдәби әсәрләре, публицистик язмалары, анын ижатын өйрәнеп- тикшереп язылган тәнкыйди-публицистик язмалар, библиографик белешмәләр, фоторәсемнәр һ.б. бер санга туплап тәкъдим ителә, ул язучы иҗатына багышланган китапчык кебек кабул кылына.
Гадәттә янаны булдыручы шәхесләр генә үз артыннан башкаларны ияртергә сәләтле. Сонгысын нәсел билгесе, тамгасы, бүләге, диләр. Шулайдыр. Зыялы, укымышлы тармакның үсентеләре тирә-юньгә үрнәк булып, янаны тергезеп яши. Факил Сафиннын да нәсел шәжәрәсе тирәнгә китә. Әтисе Миңлемөхәммәт ягыннан да, әнисе Нурсания ягыннан да муллалар, Минзәлә-Мөслим-Актаныш ягында мәгълүм күркәм затлар бу нәселдә.
Сонгы елларда үзенең килеп чыгышы белән кызыксынучылар, горурланучылар күбәйде. Әти-әниләренен динле-иманлы булуы, яшереп кенә дини йолаларны үтәп яшәүләре хакында язып чыгучылар да шактый. Ә менә Факил Сафиннын әтисе Миңлемөхәммәт абзый дин тыелган, кыерсытылган елларда да Әмәкәй авылында мулла булып торды Шунысын да искәртергә кирәк: авылда муллалык итү шомлы елларда да табигый саналды, берәү дә дини гадәт-йолалар башкаруны тыймады кебек тоела мина. Һәрхәлдә, әти кешенең муллалыгы бу гаиләдә үскән балаларга дөньяви һөнәр сайларга да, тормышта үз урыннарын табуда да комачауламады Күрәсең, партбилетлы авылдашларының да мәсьәләгә аек карарга акылы җиткән, рәхмәт аларга! Ә Миңлемөхәммәт абзый балаларга исем кушты, алар үсеп җиткәч, никах укыды, өлкәннәрне соңгы юлга озатты. Авылдагы ничә буын ул кушкан исемне йөртә, ул укыган никахта тату гомер кичерә, балаларына да аннан исем куштыра, никах укыта Алай гына да түгел: аш уздырылса, авыл халкы Миңлемөхәммәт бабайның акыллы сүзен, нәсихәтен тыңлый, кайгысы булса, анын белән уртаклаша, киңәшкә килә. Хәзер инде авылда Коръән укучылар, дини йолаларны тотучылар аз түгел. Муллалар да бар. Ләкин гомер буе шушы авыл кешеләренә хәер-догада яшәгән өлкән хәзрәтнең үз урыны, аңа хөрмәт тә башка.
Менә шундый гаиләдә, 1954 елның 2 гыйнварында дөньяга килә Ф. Сафин. Әмәкәй сигезьеллык, Күбәк урта мәктәбен тәмамлый, колхозда эшләп кала, армиядә хезмәт итеп кайта. Мөслим районының «Михайловка» совхозында комсомол секретаре. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазифаларын башкара. Казан дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга керә.
Әлбәттә, факультет сайлау бервакытта да очраклы булмый. Факил яшьтән шигырьләр яза, районда сәләтле, өметле каләм иясе булып таныла. Университетка кергәч, Октябрь авылында укытучы булып эшли башлый, шушы авылда ярын таба, тыйнак һәм акыллы Ләйсирә белән гаилә корып җибәрә. Аннары туган авылы Әмәкәй мәктәбенә тел-әдәбият, тарих укытырга кайта. Мәктәптә иң беренче эш итеп әдәбият түгәрәге оештырып җибәрә, укучыларын район газетасы каршында эшләп килүче әдәби берләшмәгә тарта.
Язучының иҗаты аның холкы белән турыдан-туры бәйләнештә дип раслаучы әдәбият галимнәре бар. Алар әсәрләрне иҗатчының тормыш юлы, характеры, язмышы белән янәшә күзәтүне дөрес дип табалар, әдәбият белемендә мондый тикшерү юлы биографик метод буларак билгеле. Әлеге метод тарафдары булмасак та, холык-фигыль һәм дөньяга караш арасындагы уртаклыкны инкарь итү мөмкин түгел. Ф Сафиннын да әсәрләрендәге төп сыйфатлар, бигрәк тә: җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә усал һәм саллы тәнкыйди бәя бирелү; кешеләрнең холкын нечкә юмор белән, җылы һәм яратып тергезү; үткен, кинаяле, төртмәле сүзләр куллану: образларның бөтенлекле һәм катлаулы бирелешенә, шулар ярдәмендә мәгънә мөмкинлекләрен киңәйтүгә омтылу—авторның кешелек сыйфатларыннан үсеп чыга кебек тоела. Минем хәтеремдә яшәүче укытучы Факил Сафин—жинел-
житез хәрәкәтле, үткен телле, кемнен кемлегенә карамыйча, үз фикерен өзеп әйтә торган кыю. тормышны һәм кешеләрне үз идеалларына туры китереп үзгәртәчәгенә ышанган яшь кеше Үз дигәненә ирешү юлында авторитар методлардан да баш тартмаучы, шул ук вакытта укучылар белән аралашуда көлүнен күптөрле алымнарын нәтижәле кулланучы укытучы коллективта башкалардан аерылыбрак тора, шул ук вакытта фикерле, әдәбиятны яратучы укучыларны «үзенеке* итә белә Һәм ин мөһиме: сиздермичә генә үрнәк булып укучыларын да туры сүзле булырга өйрәткән, ижат эшенә якынайткан икән Күпләрнең сәләтен ачкан, күпләргә остаз булган. Монын өчен олы рәхмәт хисләре күнелләребездә яши
Гадәттә, ир-егетләр авыл мәктәбендә укытучы булып озакка тоткарланмый: җитәк- челек эшенә күчә. Факил Са- фин да 1981 елда Октябрь сигезьеллык мәктәбенә дирек- тор игеп билгеләнә. Озак та уз- мый. аны райондагы ин зур Татар Бүләре мәктәбенә дирек- торлыкка җибәрәләр Мәктәптә эшләгәндә дә, «Авыл утлары» исемле район газетасына бүлек модире булып күчкәч тә, анын үзсүзлелеге, кыюлыгы хакын- дагы фикер халыкта ныгый.
Егетнен үзенә дә район киңлекләре генә җитми башлый 1984 елда ул гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп китә, һәм анын оештыручы-җитәкче буларак та. иҗатчы буларак та танылуы Чаллы белән бәйләнгән
Әдәбиятта Ф.Сафин шагыйрь буларак «сүз башлый» 1980—90 еллар аралыгында татар матбугатында анын шигырьләре даими күренеп килә 1994 елны «Аргамак» журналы китапханәсе сериясендә Ф Сафиннын (Факил Әмәк тәхәллүсе белән) беренче шигырь җыентыгы басылып чыга «Тузганак чәчәге* дип исемләнгән бу китап шигырьләрне, пародияләрне, эпиграммаларны бер «түбә» астына туплаган Ләкин жанрлар төрләре ягыннан гына түгел, шигырьләрнең идея-эстетик мөмкинлекләре, ижат манерасы, кулланылган ысул-алымнар җәһәтеннән дә җыентыктагы әсәрләрнең төрле булуы күзгә ташлана. Әйтерсен. бу вакытта шагыйрь каләме сынау уза. үз сукмагын эзли.
Татар шигыре XX гасырнын буеннан-буена гражданлык лирикасына өстенлек бирде Милли күтәрелеш вакыты, туксанынчы еллар исә шагыйрьләрне яна ситуация каршына бастырды: торгынлык чорында ил. халык, милләт язмышы хакында кинаяләп, эзоп теле ярдәмендә сөйләү традициягә әйләнгән булса, сүзенне турыдан-туры әйтү мөмкинлеге туу шигъриятнең эстетик сыйфатына китереп сукты. Бездә ачыктан-ачык язу традициясе юк дәрәҗәсендә икән Шуна күрә берара поэзиядә публицистик тенденция өстенлек итте Фикернең эстетик калыпланмаган булуы лозунг һәм такмак тибындагы әсәрләрне вакытлы матбугат битләренә менгерде. Әнә шунын нәтиҗәсе төсендә, татар шагыйрьләре гражданлык лирикасын белдерүдә яңа юллар эзли, мәйданнан төшеп торган адымнарны янарга башладылар
Ф Сафиннын «Тузганак чәчәге»ндә дә шушы эзләнүләр бик ачык чагыла. «Чакыру». «Безнең көннәр»—халыкка риторик эндәшләр шаукымына ияргән әсәрләр «Дөнья базарына*. «Кичә». «Көн һәм төн* кебек, публицистик формага өстенлек биргән, сатира белән янәшә торган һәм фикерне үзенчәлекле эстетик формага торгән шигырьләр дә күп китапта. Менә • Ком өстендә бәргәзәнә балык » шигыре. Парлы аллегорик образлар ком өстендә бәргәләнүче балык, ярга аткан дулкын—шигырьнең үзәген тәшкил итә. Балык-милләт, халык, ә инде дулкын—ирек кебек укыла. Халыкны ирек кенә тормышка кайтара ала. дигән идея аңлашыла бирелә
• «Ирек»—диеп чыктык сәфәр * шигырендә дә сәфәр, юл. сукмак, упкын
Ф Сафын китапларының берничэсе
образлары күпмәгьнәлелеккә ия. Ләкин биредә образнын яна төре—метабола кулланылган «Теткәләнгән яшел байрак—безнең Хәтер» метаболасы укылыш мөмкинлекләрен киңәйтә. Хәтерне—тарихны байрак итеп көрәшкә күтәрелдек: хәтер—Ислам дине берләштергән чорларны тергезә; дин символы татарларны милләт буларак берләштерергә сәләтле; динне югалту дәүләтне югалту икәнлекне аңлау көрәшкә өнди һ.б.
Аллегорик образлылык күп кенә шигырьләрдә үзенчәлекле сурәт тудыруга, иҗтимагый фикерне фәлсәфи эчтәлекле итүгә юл ача. Мисал өчен «Кар болыты килә» шигырен алыйк. Әсәрдә аллегорик образлар тулы бер рәт хасил итә: кар болыты—афәт; кылыч—юкка чыгару сәясәте; учак—милләт өчен яшәү; каен— милләт; бөре—милләтнең киләчәге. Үзен милләтнең бер улы дип караучы лирик герой яшәү максаты дип шул милләт киләчәген кайгыртуны белдерә.
Аллегорик—символик обраалылыкка корылган шигырьләр арасында «Күпер» шигыре үзенчәлекле урын тота. Бу әсәр дә беренче карашка көнитештә очрый торган бер күренешне—язгы ташу вакытында күпер китүне—сурәтли кебек. Ләкин сурәтнең чиктән тыш арггырылып бирелүе, бигрәк тә Аръяк авыл хакындагы сорау, укучыны сискәндерә. СССР таркалуы белән ассоциация уята: «Жан ачысы йөрәкләрне телә, Өмет сүнә гаҗиз калып. Куәт җитми. Соңардылар нигә. Аръяк авыл, кая халык?!». Укучым, син дөрес юлда, дигән сыман, лирик герой үз үкенеченә шигырьдә сурәтләнгән авыл халкы үкенеч-кайгысын китереп куша: « Бау бәйләнгән торык калды, Әрнеп-үксеп елый авыл. Ничә язлар саклап казган. Күпер китте. Ай-Һай авыр •>. Нәтиҗәдә шигырь бөтенләй башка дулкында кабул ителә башлый, күпер аллегорик образга әверелә. Шул рәвешле, нәкъ менә аллегорик образлылык аша шагыйрь эчке мәгънә тудыра, укучыны яңадан шигырьгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә.
Беренче китап эзләнүләр мәйданы кебегрәк кабул ителсә, Ф.Сафиннын 2002 елны дөнья күргән «Сәфәр» җыентыгы инде бүтән Беренче җыентыктагы күп кенә эзләнүләр бу китапта төгәлләнгән, бөтенлекле әдәби күренеш төсен алган. Шагыйрь публицистик пафостан азат: фикерне турыдан-туры түгел, бәлки сурәтлелек аша җиткерүне кулай таба. Җыентык татар шигъриятенә үз язу алымы булган көчле шагыйрь килүне исбатлады. Күп кенә әсәрләре белән Ф. Сафин XX йөз башы татар шигъриятендә аваз салган символизм (Дәрдмәнд) традицияләрен янарга, шунын белән бүгенге татар шигърияте очен мөһим булган алымнарга мөрәҗәгать итә.
Китапта тормышка сокланып язылган шигырьләр аерым урын тота. Көнитештәге һәр күренешкә шатланып күз ташлаган лирик геройның күнел киңлеге гаҗәпләндерә «Исәнме, кеше!», «Китәсе килә җырда», «Язларда яшик». «Китеп барам», «Кайту» кебек шигырьләрдә киләчәккә, матурлыкка ышану беренче урынга чыга.
Әсәрләрдәге мәхәббәт лирикасы раслау пафосына өстенлек бирә. «Ничекләр мәхәббәт булмасын», «Сагышларым», «Мәхәббәттә яшел ут юк», «Мин сине әле яратам», «Ә шулай да» кебек шигырьләр сөю хисенең бөеклеген, матурлыгын, садәлеген, лирик геройның күңел сафлыгын югары күтәрә. «Ничекләр мәхәббәт булмасын» шигыре тормыштагы матурлыкны, бәхетне шушы хис белән бәйләп куя. Гомумән алганда, Ф. Сафиннын мәхәббәт шигырьләре сөю хакында бер чиктән икенчесенә ташланып, чарасызлык чигенә җитеп җырларга яраткан татар поэзиясендә яңача яңгырый. Чөнки бу шигырьләрдә сөю хакында ихлас сөйләү өстенлек итә Шушы ихласлык әлеге хиснең бөеклеген, сулаган һава, эчкән су кебек табигый мөһимлеген белдерә.
Мәхәббәт лирикасына караган иң гүзәл шигырьләрнең берсе—«Хатлар язма!» сөю хисенә күңелнең туктаусыз ике чик: ярату һәм югалттым дип курку арасында тирбәнүе буларак бәя бирә. Лирик герой күңелендәге каршылыклы хис анын сөйгәне җанында да шундый ук каршылык ятуны белдерү янәшәлеге ярдәмендә көчәйтелә: «Көтмә» диеп укыйм. Синең өн бу Ә бераздан «Сөям» сүзләре » Шуна җавап төсендә, соңгы строфада тагын бер кат лирик геройның эчтәлектә бирелгән күнел каршылыгы калкып чыга: «Хатлар көтәм Хәер, бернәрсә дә көтмим. Язмасын ул! Тәнрем, ялварам!».Ул күнел тирбәлешен мәхәббәтнен гомуми канунына әверелдерә.
Шагыйрь Факил Сафин татар поэзиясенә уз сулышы, үз көе. үз сурәтләр системасы белән килеп керде Ул гражданлык лирикасы өлкәсендә кинаялелеккә. аллегорик обрахтар ярдәмендә эчке мәгънә, яшерен мәгьнә-идея белдерүтә өстентек биреп, ил-халык язмышына кагылган әсәрләрне фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килә. Бер үк вакытта ачы сатира, үткен ирония, аяусыз тәнкыйть алымнарын да читкә какмыйча, жәмгыятьтәге актуаль мәсьәләләрне калкытып кую. кешенен үз эчендәге каршылыкны экспрессив үстереп барып, шунын ярдәмендә тормышка бәя бирү анын шигъриятендә алгы планда тора
Нәтижә ясап, Ф Сафиннын шигърияттә әзер салган юллар белән канәгатьләнмичә, үз сукмакларын эхтәвен. яна алымнар табуын күрсәтергә кирәк Анын шигъри әсәрләренә югары бәя бирүчеләр, фикер әйтүчеләр булса ла. ул ате җитәрлек дәрәжәдә өйрәнелмәгән булып кала килә. Ни өчен9 Чөнки соңгы ун еллыкта Ф Сафин үзен җитди прозаик, романнар, хәтта трилогия тудырырга сат этле әдип итеп танытты. Проза өлкәсендәге унышлары шагыйрьне «күмеп» китте кебек. Бу аңлашыла да. 1992 елны аерым китап булып басылып чыккан беренче китабы— «Сонгы көз» повесте үк—бестселлерга әверелде (Хәер, бу урында повестьның 1988- 89 елларда язылып. 1990 елны «Тан йолдызы» газетасында басылуын ла искәртү урынлы булыр). Әсәрнең прототипларын, язылу тарихын белгән Чаллы-Мөслим- Актаныш төбәге кешеләре китапны кулдан-кулга йөртеп, теткәләнеп беткәнче укыды Бу китап хакында чыбыксыз телефон колактан-колакка сөйләде, халык анын язылу-басылу фактын Ф Сафиннын шәхси кыюлыгы дип бәяләде Чыннан да. дистә еллар буе халыкны дер селкетеп торган авторитетларга кизәнү, партия исеме белән чиксез властьне кулларына туплаганнар хакында хакыйкатьне белдерү, системаның асылын ачарга омтылышы ягыннан. «Сонгы көз» әсәре М С. Горбачев үзгәрешләренә шикләнеп-икеләнеп караган татар мәдәниятендә бомба шартлауга тин иде. Чөнки 1992 елларда да әле безнен каләм әһелләре, аерым шәхесләрдән кала, бу мәсьәләләрне тирәннән ачарга курка. 37 еллар шаукымын хәтердә тота. Колхозлашу, шәхес культы. системаның кешелексехлеген күрсәтүгә багышланган китапларны рус әдәбиятыннан йотлыгып укысалар да, татар язучылары тормышка- жәмгыятькә яна күзлектән карауны милли әдәбиятка алып килергә бик ашыкмый иле. Әнә шундый бер вакытта укучыга килеп ирешкән әлеге повесть официозга каршы куелган эчтәлеге белән генә түгел, ә эстетик эшләнеш җәһәтеннән дә публицистик пафостан азат, чын мәгънәсендә әдәби әсәр иде
Төп сюжет сызыгын хасил иткән каршылык колхоз рәисе Заманов һәм анын тирәсендәгеләр конфликты кебек бирелә Асылы ягыннан бу—хуҗа һәм кол каршылыгы. Дөрес, Заманов үз кул астындагылар белән генә түгел, югарыдарак утыручылар белән дә нәкъ шундый мөнәсәбәтләрдә тора Бу кешенен чиксез хакимлеккә омтылуы, башкалар белән уйнап яшәве, үзен чиксез көчкә ия итеп тоюы Заманов—район җитәкчеләре каршылыгы яссылыгында ачыла
Төп сюжет сызыгы Замановнын постта утыру вакытын инли, төенләнеш— Гөлчирә—Заманов мөнәсәбәте, ә кульминацион нокта төсендә Рәхилә—Заманов бәрелеше, кабатланучы конфликт буларак, бер-берсен көчәйтеп килә Шулар арасында, вакыйгалар үстерелешендә, Замановнын авыл кешеләре. Сабиров. Ясәви. Галимов, Гаделев һ б белән каршылыкка керүе күрсәтелә Чишелеш-Рәхиләнең тормышын үз кулына алырга җөрьәт итүе, яна мәктәп директорының фәрманны үгәмәве Замановны рухи «үтерә» Халыкны катларга әйләндереп төзелгән, кол итеп яшәтүгә корылган система, кешеләр буйсынудан баш тартуга, җимерелеп төшә, дигән объектив идея киң планда, гомумән советчыл тәртипләргә карага әйтелгән кебек аңлашыла. Уйланманың бу өлеше—әсәрнсн нн укышлы элементларыннан берсе Ахыр чиктә физик үлем чишелешнең нәтиҗәсе булып кына кала, хуҗа булып яшәү заманы узганлыкка ишарә ясый Гомумән, әсәрдә мондый табышлар, янәшәлекләрне оста уйнату һәрдаим үзен сиздерә
Әсәр бер геройны—Тимерхан Замановны—тулы ачарлык итеп уйланылган Каршылыкларның бер ягында чиксез көчкә ия рәис тора, нәтиҗәдә һәр проблема анын белән бәйле һәм власть-халык мөнәсәбәтләренә кагыла. Гаширә—Тимерхан һәм шунын нәтиҗәсе төсендә Гөлчирә—Исрафил каршылыгы «хужа*ны кеше
хисләрен, бәхетен җимерүче итеп күрсәтә. Исрафил белән Гөлчирә сөйләшүе исә ана шушы хакимиятне кешеләр үзләре, аларнын колларча буйсынып, баш иеп, куркып торуы «тоттырганлыкны» ассызыклыи, мәсьәләнен сәбәпләрен калкытып куя «Ул бүкәнгә чабылган балтага омтылды. Балтаны суырып алырга да. Әмма курку хисе көчлерәк булып чыкты. Колхоз рәисен сындырырлык көч дөньяда юктыр сыман иде...*. Ниндидер кәнәфи биләгән кемсәгә каршы чыгу—системага каршы чыгу буларак бәяләнү, бу хакимиятнең эреле-ваклы хуҗаларны буй җитмәс биеклеккә күтәрүе шушы күренештә ачыклана.
Заманов—Камил Сабиров каршылыгы хуҗа һәм буйсынмаучы каршылыгы төсен ала. «Яшь директорның эш өчен янып йөрүен игътибарга алмаска тырышты ул, ә теләсә кем ашында үзен бәйсез, иркен тотуын, бәхәскә кереп катгый сүз әйтергә тайчынмавын исә бөтенләй өнәмәде». «Хуҗа» өчен беренче планда эш күрсәтү түгел, бат ки берсүзсез ана буйсыну, ялагайланып тора. Конфликтның чишелеше— директорны кудыру вакыйгасы—әлеге системада буйсынмаганнарны ничек сындырып булганлыкка бер мисал кебек китерелә.
Тимерхан—Фәнис, Тимерхан—Илгиз каршылыклары рәиснен кешеләрне түбәнсетеп тәм табуын, үчле һәм явыз булуын раслый, һәр «кол» мисалында, үзен өстен,—башкаларны үтенеч белән килүчеләр баскычына куеп, монын өчен янадан—яңа «уеннар» уйлап табып, Заманов «чиксез властька ия хан» титулын саклый, һәр юлы яңабаштан яулый, үз «режиссурасына» соклана. Тимерхан—Ясәви каршылыгы исә оста психолог «кулы* белән башкарыла, кешеләрне сындыру, кол итү механизмын ача. Хужанын кешеләр язмышын җимерүдән тәм табуы абсурд чигендә тирбәлә. Бу абсурд реаль тормыштан үсеп чыга, чынбарлык кебек гадәти кабул ителә: анын фажигалелеге дә шунда.
Мондый мисаллар әсәрдә шактый. Колхознын баш белгечләре барысы да әлеге каршылыкны үткән. Буйсыну колхозда ниндидер тәртип-гадәтләр төсен алган, һәр көн иртән биштә колхоз идарәсенә җыелу—шундыйларның берсе. Ачы ирония белән сурәтләнгән бу процесс бер максатка—колларның һәр көнне хуҗасына тугрылыгын исбатлауга кайтып кала. Икенче яктан, бу йола патология, акылдан язган кешенен авыру аңында туган фантазияләрне тормышка ашыру төсен ала. Анын башкалар, тирә-яктагылар тарафыннан гадәти, табигый кабул ителүе әлеге патологиянең нормага әйләнгәнлеге хакында сөйли.
Замановка бирелгән ин тискәре бәяләр баш белгечләр уйлары аша укучыга җиткерелә. «Рәис кешеләргә рәхимсез, үч тотучан. Фәйзи баштагы елларда Тимерханның үзеннән түбәннәрне нахакка рәнҗетүенә, бер дә юкка читкә кагуына эчтән генә сыза иде, әмма каршы әйтергә батырчылык итмәде, тешен кысып түзде һәм, ниһаять, тора-бара бу хәлгә тәмам ияләнде. Ул шуна инанды: каты куллы булмасаң, сине чүпкә дә санамыйлар икән». Яки: «Сабировка яңалык түгел— «Алга»да нинди гөнаһ-гаеп эшләнмәсен, зурмы-кечкенәме, җинаять эше кузгатылмыйча калмый. Милиция юлын таптамаган кеше сирәк колхозда». Сонгы җөмлә шулай ук халыкны тулаем җинаятьче хәленә төшергән хуҗага төбәлгән. Сабиров авызыннан әйттерелгән тагын бер хакыйкать: «Шуны аңламыйм—колхоз рентабельле, тик никтер авыл кызганыч хәлдә кебек. Тыштан карасан бар да әйбәт Юллар әйбәт, ихаталар төзек, әмма авылга җан өрәсе бар. һәр өч йортның берсендә—гүр иясе булуларын көтеп гомер кичерүче ялгыз карт белән карчык яши. ә берсе буш—хуҗалары киткән. Тик берсендә генә колхозда эшләүчеләр көн күрә*. Күрсәткечләр ягыннан алда саналучы «Алга» кешеләрнең диктаттан качып китә баруын билгели, ил күләмендә авыллар бушавының бер сәбәбен күрсәтә. Хужа- кол мөнәсәбәтләре урнашкан колхозларда әлеге диктатка буйсынмадыңмы, эш сорап барырга башка хуҗа юк. Китәргә мәжбүрсен.
Әлеге хакыйкатьне авыл халкы үз җилкәсендә татый. Колхозчыларның берсе Шәмсетдин агай сүзләре мондый яшәү тәртибен тулы ача: «Урам башындагы ерганакка да күпер салдырмыйлар хәтта. Янәсе, күпер булса, җитәкчеләргә сиздермичә генә урманга—мазарга китүебез бар. Ишек алдына кайтып керүебезне дә күрми калачаклар. Суарда халык өйрәнгән: яшисең килсә, күршеңне сат Авызыңны үлчәп ачмадың, и вәт сүзен җитәкчеләргә барып иреште дә Аяк астына
су керде, значит. Әйтик, печән бүлгәндә, йә башка шундый чакта сине «оныталар* Инде пенсионерларга тиешле центнер ярым икмәгеңне дә бирми җәфаласалар, яисә ак он тегермәненә баручылар исемлегенә керми калсан—эшен бөтенләй харап Үзебездә Заманов ак он тегермәне төзетмәде Айга ике тапкыр ул раслаган исемлек белән күрше колхозга тегермәнгә барабыз* һ.б.
Әлеге ситуацияләр бер жепкә тезелеп. Замановны характер буларак кына түгел, бәлки советчыл тәртипләр тудырган хужа тибы кебек ача. Шушы тип ярдәмендә язучы совет идеологиясенә, системага бәя бирә, анын хужа-кол схемасы чикләрендә яшәвен. кешене, халыкны куркак, мескен, курчак хазенә китерүен билгели
Заманов—заман тудырган кеше, илне тупикка китергән сәбәпләрне ачып салырга ярдәм итүче тип. Язучынын героена сайлаган исем-фамилиясе символик мәгънәгә ия Автор Замановны тарихи кеше, совет дәүләте белән бәйләнгән кеше, заманнын тимердәй ханы булырга дәгъва итүче кебек сурәтли Аны шушы система икейөзле һәм мәкерле ясаган Хатынынын иртә үлеме, малаекын юлдан язуы хужанын әнә шундый холык-фигыленә. гамәл-тәртибенә барып тоташа Асылда, киләчәге булмаган бу кеше үзе дә. анын кул астында эшләүчеләр дә—бәхетсезләр, шушы илкүләм идеологик я панмын корбаннары Повестьнын исеме дә әсәрнен субъектив идеясе белән ассоциацияләшә: әйтсрсен лә. язучы системанын соңгы көзен, ижтимагый-тарихи хәрәкәтнен ахырына, соңгы ноктасына якынлашуын искәртә, анын корбаннарын берәм-берәм күз алдыннан уздырып сызлана Әсәр кешеләрне официаль идеология тудырган иллюзияләрдән, ялгыш кануннардан арындырырга, азат итәргә омтылып язылган.
«Соңгы көз* повесте татар әдәбиятында социалистик реализм тудырган унай геройга (Тимерхан Заманов—алдынгы колхоз рәисе, эшне бар нәрсәдән өстен куючы, совет идеологиясенең төп кануннарын үзләштергән, корычтай-тимердәй нык характерлы, каты куллы кеше буларак, тагар социалистик реализм әдәбияты мәйданга чыгарган унай геройларның игезәге) башка яссылыкта күз ташлап, укучынын ана мөнәсәбәтен үзгәртү аша совет хакимиятенен асылы хакында уйланырга мәжбүр иткән беренче әсәрләрдән булды. Көчле кеше фаҗигасен күрсәтү мотивы язучының башка эпик әсәрләрендә дә лейтмотив булып сузылып бара Авторнмн көчле иҗтимагый тәнкыйте укучы мөнәсәбәтен формалаштыручы үзәккә әверелә Полифония алымына—геройлар булып сөйләүгә, аларнын уй-кичерешләрен турыдан-туры сурәтләүгә мөрәҗәгать итү—әсәрнен ышандыру көчен арттыра.
Ф Сафин каләме укучыга тәкъдим иткән икенче эпик әсәр «Гөлҗиһан* сайлаган әдәби материалы, стиль хасиятләре ягыннан беренче повестьтан нык аерылып тора. Татар повестеның ин матур традицияләрен дәвам итеп, язучы шигъри эмоциональ хикәяләүдә кеше жднынын олылыгын, тирәнлеген күрсәгүгә омтыла, гади авыл хатыны язмышы мисалында гомумән кеше һәм кешелеклелек, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтләре, бер заманда да үзгәрмәс-югалмас кыйммәтләр хакында уйлана.
Әсәр төп герой Гөлҗиһан гомерендәге 25 еллык вакытны иңли, анын унсигез яшьлек кыздан кырыкнын өске ягына чыккан хатынга әверелү юлын күзәтә Автор үзе үк тормыш сынаулары, авырлыклар тулы бу язмышнын гадәтилеген, бик күп язмышларның берсе булуын һәрдаим искәртеп тора. Мәсәлән, берничә гапкыр серле карчык җыры кабатлана:
Бер кайгыга батам, бер юанай Миш)аищ> куя доиья йөзендә
Жыр гомумиләштерүнең бер чарасына әверелә. Әйтерсең, шунын ярдәмендә язучы. Гөлҗиһан тормышы кебек, гомумән кеше гомере кайгы-хәсрәтләргә, анырлык-сынауларга бай икәнлекне, намусына каршы килмичә, игелек кылып яшәгән кешенең җан тынычлыгы таба алуын ассызыклый Бу яктан Галжиһан образы күпмедер күләмдә беренче повестьтагы Камил Сабиров образы белән аваздаш кабул ителә.
Гөлҗиһанның язмышы күпләрнекенә охшаш Яратмаган кешегә—Әүхәткә—
кияүгә чыгу, хыянәт ачысын татып, ялгыз бала үстерү, авыру бала хәсрәте, аннары— онык тәрбияли башлау Шушы 25 ел гомер «бүген түзәргә кирәк, иртәгә бар да яхшы булыр» дигән өмет белән узган. Әсәр тәмамланганда да Гөлһижан салыначак яна матур өй. Шамилнең киләчәге хакындагы өмет белән кала. Шулай итеп, төп сюжет сызыгы—Гөлҗиһанның яшь кыздан әбигә әверелүенә кадәр аралыкны колачлаган, тормыш авырлыкларын узып та. кешелеклелекне саклап калу тарихы ул. Бу тарихны хасил иткән төп каршылык та Гөлҗиһан һәм тормыш авырлыклары кебек аңлашыла.
Гөлҗиһан, үзе дә аклап бетермәстән, яратмаган, җаны тартмаган Әүхәткә кияүгә чыга. Бу адымга аны әтисенең үзсүзлелеге дә. Әүхәтнең кыз күнелен аңламавы да. үги әнисенең рәхимсезлеге дә этәрә, әлбәттә. Ләкин төп сәбәп аларда түгел. -Гөлҗиһанны бернинди көч тә Әүхәткә кияүгә чыгарга мәҗбүр итәр кебек түгел иде. Ул үзенең ахыргача каршы тора алуына ышана да иде кебек хәтта. Әмма Әүхәтнен күз карашы аны әллә нишләтте дә куйды, анын үҗәтләнеп каршы торырга маташуын күзгә күренмәс серле көч юып алгандай итте. Үзе бар тәне-җаны белән каршы, үзе елый, үзе өздереп «юк» дип тә әйтә алмый—арурак киемнәрен юллап, киенергә жыена башлады. Шушы кызгану хисе уянган мәл иде кызның йөрәгендә. Мәңгелек үкенечкә салыр хис...».
Повестьны аклауга ачкыч булган шушы урында автор-хикәяләүче кызгану хисенә мөнәсәбәтле рәвештә кешеләрне икегә бүлә: «берәүләрдә була андый хискә сәләтлелек, икенчеләрдә—юк», һәм әсәрнен буеннан-буена без геройларның кызгану хисенә сәләтлеме-түгелме икәнен ачыклыйбыз, кызгану яки кызганмау нәрсәгә китергәнлекне күрәбез. Автор кешеләрне шушы хис аша бәяли Гөлҗиһаннарның әниләрен авыру килеш эшкә чыгаручы, кызгана белмәгән Сәйдә кызнын үзен дә аяп тормый. Әүхәт тә, яратмаганын белә торып, Гөлҗиһанга өйләнгәндә дә, авырлы килеш хатынын ташлап укырга киткәндә дә, хатыны өстенә Фәймәне алып кайтканда да Гөлҗиһанны кызганмый Алай гынамы, Рәкыйп имгәткән малаена карата да анын күнелендә бер бөртек кызгану юк. Әлеге хистән мәхрүм Сәйфи Гыйльметдин күңеленә көнләшү корты салса, соңрак инде Гөлҗиһан тормышын тәмугка әйләндергәндә дә. Әхнәфне гарипләндергәч тә үзен гаепле санамый. Йә булмаса сынык күнелле Әхнәфне иләсләндергән, соңыннан баласын ташлап качкан азгын Әфүзә Аның күнелендә дә кызгану юк: булдыра алса, үз баласы өчен өй салырга җыйган акчаны, авыздан өзеп саклаган маяны урлап китәсе Күпме бәхетсезлек, кайгы китерә кызгана белмәүчеләр?!
Ләкин шулар белән янәшә кызгана белүчеләр бар. Сәйдәгә каршы куелган, Гөлҗиһанның әтисе үлгәндә очраган кизү санитарка белән табиб, яки Әхнәфкә операция ясаган табиб, кызгана белмәүче ире Әүхәт һәм яшьлек дусты Фәймәнен антиномик пары Бәдри абзый белән Шәмсия түти шундыйлардан. Гомумән, автор кызгана белүче һәм белмәүчеләрне охшаш ситуацияләргә куярга, авырлык-сынау алдында калдырырга ярата Мона кадәр гаиләсенә игелек күрсәткән Шәйхаттар авырып киткәч, хатыны һәм балалары аннан баш тарта. Гөлжиһан исә абыйсын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Әфүзә сау-сәламәт баласын ташлап китә. Авыру улым дип яшәүче Гөлжиһан ул баланы бага башлый.
Әсәрдә укучыны кызыксындыруның бик үзенчәлекле алымнары табылган Мәсәлән, әсәрнен фабуласы. Хикәяләү керештән башланып китә, ул исә—төп сюжет сызыгындагы чишелешнең ахыры. Аннан сон сюжетның гадәти тәртибе әсәрдәге вакыйгалар белән таныштыра да, чишелешнең башланган өлешендә туктап кала. Повестьны укып чыгуга, чишелешнен ахырын—өч ярдәмче сюжет төененен дә сүтелгән урынын янадан бер кат күздән кичерү теләге уяна. Бу теләк әсәрнен беренче битенә әйләнеп кайтырга мәжбүр итә.
Әсәр башында автор куйган сорау да шактый бәхәсле. «... Дөньяда ин көчле хис—мәхәббәт хисе, диләр. Әмма кызгану хисе аннан да көчлерәк түгел микән?» Повестьны укыганчы бу сорауга: «Юк, мәхәббәт көчлерәк, ул кешене канатлы итә, биеккә күтәрә, көчле ясый...» дип җавап бирәсе килсә дә. әсәрне укыганнан сон инде автор артыннан: «Кызгану—кайберәүләргә генә бирелә торган табигать бүләге. Кызгана белгән кеше игелек кыла, ярата, башкаларны бәхетле итә ала.
Кызгана белү тормыш авырлыкларын кичеп тә, олы жанлы. йомшак күнелле. кешелекле булып калыр өчен кирәк».—диясе килә башлый Повестьта автор кешене югары күтәрә, кеше итә торган кызгану хакында бәян итә.
Повестьның әдәби эшләнеше, поэтикасы хакында сүз алып барганда, реалистик традицияләрнең көчле икәнлеген искәртми булмый Татар әдәбиятынын бу юнәлеше кеше образларын үзәккә куя, әсәрдәге тормыш моделе нигездә характер яки типлар ярдәмендә формалаштырыла. Бу әсәрдә дә шулай.
Үзәккә куелган герой Гөлҗиһан—көчле рухлы, жаваллылыкны үз җилкәсенә алырга курыкмый торган хатын-кыз. Ул милли әдәбият өчен традицион, авторнын унай идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Язучы анын ике сыйфатын: кызгана белү һәм гел яхшылык кына эшләү сәләтен калкытып куя
Ф Сафиннын «Биек таунын башларында» дип аталган романы ла повестьлар кузгаткан проблемаларга кагыла. Алай гына да түгел, кайбер мәсьәләләрдә инде башланган сүзне дәвам итә. Әсәр татар әдәбиятында Рәсәй-Чечня сугышын яктырткан, шушы фонда милли проблематиканы калкыткан күләмле беренче әсәр булды Романда ике төп сюжет сызыгы бар. берсе Раушания белән Шәфкатьнен мәхәббәт тарихы, икенчесе Рәсәйнен Чечняга каршы башлаган сугышына мөнәсәбәт үзгәрү тарихы. Ал арны үзәк герой Шәфкать образы бер төенгә бәйли һәм фаҗигале, иҗтимагый сюжет сызыгы да. мәхәббәт һәм гаилә хакында сөйләүче вакыйгалар да бергә чишелә.
Хәер, алар бер ноктадан башланып та китә Нәни генә прологта кешеләр арасында тигезлек булмау хакында сүз алып барыла. Уй-гамьнәре. төс-кыяфәтләре, эш-гамәлләре ягыннан тигез булмаган кешеләр кебек үк. милләтләр арасында да тигезлек юк дип. автор шушы хәлләрне ике яссылыкта күрсәтәчәген искәртә Алдагы әсәрдәге кебек үк. тигезлек дигән кыйммәг фәлсәфи сөйләшү объекты итеп күтәрелә Авылга медпункт мөдире булып Раушания килүдән башланып киткән беренче сюжет сызыгы лирик чигенеш ясап 19—20 еллар элек Хәкимәнең кияүгә чыгуы, бала табуы һәм бүгенге авылдагы тормыш турында сөйли. Хәкимә белән Раушания арасындагы характерлар каршылыгы белән янәшә, авыл яшьләренә бәйле заман проблемалары ачыла. Термос. Тарель. Фрак кебек егетләрнен язмышы—бүгенге авыл, гомумән, бүгенге җәмгыять фаҗигасе икән, ләбаса. Эшсезлектән кайгырам гадслсезлекләрдән аптырап йөрүче яшьләр явызлана, сугыш чукмарына әйләнә, эчүгә сабыша.
Ләкин бәхстсезлекнс булдырмый калу юлы да бар! Раушания белән Хәкимә мөнәсәбәтләре нәкъ шуны күрсәтә Башкаларны анларга тырышып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк, шул вакытта эш фаҗигагә китермәс, ди автор
Укучыга җиткерергә теләгән фикере белән бәйле детальләрне кабатларга ярату, охшаш-игезәк ситуацияләр тудыру бу әсәр мисалында да аермачык Мәсәлән. Раушаниянсн әтисе ярдәм булмаганлыктан җан биргән Әнисенен Раушанияне авылга җибәрү сәбәбе дә шул: бәлки, авыл җирендә кешеләр игелекле, вөҗданлы булып калгандыр, анда рухи кыйммәтләр бөтенләй үк югалып бетмәгәндер дигән өмет Тигезсезлек, аның сәбәпләре хакындагы Тәкый агайнын. Раушания әнисенен сүзләре һәм уйлары картинаны тагын да бөтенрәк итә
Икенче сюжет сызыгында милләтләр арасындагы тигезсезлекне күрсәтү дә. асылда, җәмгыятьтәге бүгенге проблемаларга барып тоташа Армиягә эләккәч тә. Шәфкать башыннан кичкәннәр тигезсезлекнең нинди нәтиҗәләргә китерүен ача Авторнын осталыгы хикәяләүне каршылыкка кергән якларнын һәрберсе исеменнән алып барырга мөмкинлек биргән. Без Шәфкать позициясен аңлап, анын иманы, горурлыгы, намусы нык булуны эчке бер теләктәшлек белән күзәтсәк тә. автор Хасистовнын яки Головастиковның ситуациягә нинди күзлектән каравын, ниләр уйлавын да укучыга җиткерә, алар булып та «сөйләшә». Шушы алым тигезсезлекнең ни өчен конфликтка илтүен акларга ярдәм итә Һәркем үзенчә хаклы икән бит' Кемдер үзен башкалар гомерен куркыныч астына куярга, башкалар канын коярга хокуклы саный. Мондый явызлыкка һәм ерткычлыкка каршы торыр өчен мәрхәмәтле кешеләр ярдәме кирәк Шәфкать гомерен Головастнков белән каршылыкта Веремсев ярдәме коткарып кала.
Милләтара сугышларның төп сәбәбе—тигезсезлек. Бу явызлыкны туктатуның туры юлын язучы башка милләтләрнең ярдәмендә күрә. Шәфкать белән Раушаниянең чеченнәргә булышлык итә башлавы—шунын бер дәлиле
Жәмгыятьтәге тискәре күренешләр хакында сөйләгәндә автор усал һәм әче телле хикәяләүчегә әверелә. Сүз сөйләүдән ары китмәгән «милли геройлар»мы ул, кеше язмышына битараф военкомат хезмәткәрләреме, авыл кешеләренә аяк чалучы авыл советы эшчеләреме—һәммәсе автор тарафыннан сатира утына алына Мондый геройлар өч яктан бәяләнә: автор апарны ситуация эчендә күрсәтә, икенче бер герой авызыннан бәяләтә, хикәяләүче буларак үзе дә мөнәсәбәтен белдереп уза.
Гомумән, язучынын һәр җөмләсе төгәл образлардан җыелган: фразеологизмнар, чагыштырулар, метафорик гыйбарәләр сүз бара торган һәр хәрәкәтне, һәр геройны, анын халәтен, торышын, холкын, хәтта аерым бер моменттагы уен-фикерен күз алдына китереп бастыра. Күптавышлылык (полифония), әсәрне берничә башлангыч белән баета Бер яктан, бигрәк тә хикәяләүче мөнәсәбәте өстенлек алганда, юмор һәм сатира шактый калку сизелә. Юмор кешеләр арасындагы җылы һәм самими мөнәсәбәтләргә карата кулланыла. Сатира, нигездә, җәмгыять һәм кешеләрдәге тискәре якларга каршы юнәлтелә.
Романдагы тау һәм елга обрахлары. әсәр ахырында әйләнеп киткән карчыга символы, табигать бирелеше лирик башлангычны көчәйтеп килә. Табигать обрахларын тудырганда автор эпик әсәр язучыдан шагыйрьгә әверелә: «Әнә еракта боргаланып-боргаланып ятканы Дусай елгасы инде анын. Ул шукланып туймаган сабый балага охшаган. Әле тау итәгенә үк килеп сыена, әле эзләп табыгыз, мин сездән качам, дип әрәмәлеккә кереп югала, көтмәгәндә тагын ялтырап килеп чыга һәм бөтенләй башка якка—җәйләү тугаена табан юл ала. Аннан кинәт нәрсәдер исенә төшергәндәй, теләр-теләмәс кенә янә тау ягына каерып әрәмәлеккә юл тота» «Каралты-куралар артыннан тау астына табан яшел толымнар—бәрәңге бакчалары таралып төшкән. Алар иртәнге кояш аегында мыштым гына йоклап яткан кебек күренәләр». «Зәңгәрсу офыкларга табан, төрле рәвешле көзгеләр ташлап калдырганнармыни—алары Ык күлләре бугай инде. Дусай суы. Усаклы авылы тирәсендә уйнап арганнан сон, кинәт кенә тураеп, тирә-ягына күз сала да, кабаланып. Ык ягына йөгерә башлый Кин болында көмеш каеш кебек сылу гәүдәсе генә сузылып кала». Шундый сурәтләр урын һәм вакытны белдереп кенә килми, геройлар күңеленә аваздаш булып кына калмый, алар фәлсәфи фикерне ныгыта. Гаҗәеп гүзәл табигать, анын самимилеге һәм терелеге шушы табигатьнең бер кисәге булган кешене һәм җәмгыятьне дә камилләшергә чакыра кебек.
Аерым бер очракларда табигать бирелеше символик мәгънә белән өретелә. Менә Чечен җирендә тан ату күренеше. «Бер карыйсын, бөтен таулар тезмәсе ялкынга чорналган сыман. Бер таудан икенче тауга кып-кызыл ут үрмәли. Ана каршы ниндидер сихри нурлар биешеп йөгерәләр. Ул да булмый, сукмак юлчыларны түбәнгә әйди. Кояш нурлары кинәт юкка чыгалар, фәкать ике тау арасында кош оясы кадәрле яктылык талпына. Бу инде кояшнын үзе түгел, ә Кояш улы сыман Шулкадәр тере, хәрәкәтчән, берәр упкынга егылып төшеп харап булмасын дип. аны тау артында кемдер эләктереп тота кебек Кояш малае шукланып, каптырып алган көчле куллардан ычкынырга теләп тартыша, чәбәләнә. Шул кечкенә яктылык иясе тәки үҗәтләнеп иркенгә чыга, кинәт тау өстенә менеп кунаклый, бөтен тирә- якны балкытып көлә, җирдәге һәр тереклек иясен шаярта, нурлары белән иркәли башлый». Әлеге картина чечен халкы язмышына, бүгенге һәм киләчәгенә киная итеп тудырылган, андагы тау, кояш образлары символлар дәрәҗәсендә укылалар.
Ф Сафиннын язучы буларак осталыгы традицион алымнарны камилләштерүдә. Әсәрнен төп геройлары—Шәфкать белән Раушания, алар арасындагы соклангыч мәхәббәт, авыл кешеләре арасындагы самими мөнәсәбәтләр сәнгатьчә югарылыкта тасвирланган. Мәхәббәт хисен тасвирлаудагы—лириклык, авыл тормышы сурәтләрен бирүдәге юмор әсәрне мавыктыргыч итә. Ф Сафиннын бу романы татар авылынын үткәнен сагынучы, элеккеге матурлыкның югалуына сызланучы бер төркем әсәрләр биргән татар әдәбиятында үз булып янгырады. Ул бүгенге авылда да электән килгән матурлыкнын: кеше күнеле, әхлагы, холык-фигыле, тәрбиясе
гүзәллегенең, кешеләрнең көнкүрешендәге тәртиплелекнен. үзара мөнәсәбәтләр сафлыгы-чисталыгынын. традицияләр, йола-гадәтләрнен—югалмаганлыгын раслады. Әсәрдәге һәрберсе үзенчәлекле, бөтенлекле характер булып ачылган Хәкимәләр. Тәкыйләр генә түгел, яшьрәкләрдән Раушания һәм Шәфкатьләр дә милли геройлар кебек кабул ителә
Миллилек әсәрнен уйланмасына ук салынган Чечня вакыйгаларына карата булган автор мөнәсәбәтенең рәсәйкүләм позициягә капма-каршы бирелүе татар милләте вәкиле мөнәсәбәте буларак анлашыла. Нәкъ менә татар яшьләренә хас тыйнаклыкны, самимилекне. эчкерсезлекне үзенә туплаган Шәфкать белән Раушаниянен кулларына корал тотып кыерсытылган милләт ягына басу тарихы шулай ук символик мәгънәгә ия. Биредә «табигый тормышта, мәхәббәт белән, туган жирне кадерләп, балалар үстереп яшәргә тиешле яшьләрне ижтимагый гаделсезлекләр, тигезсезлекләр көрәшчегә әйләндерә» дигән субъектив идея чалымлана.
Ф Сафиннын «Саташып аткан тан» трилогиясе XX гасырны тетрәткән үзгәрешләрне игътибар үзәгенә куя һәм аларга ике яклы: кешелек тарихынын бер сәхифәсе буларак һәм милли тарихнын бер буыны итеп күз ташлый Романда XX гасырнын беренче чирегендә булып узган тарихи вакыйгалар тергезелә Инкыйлабтан сонгы авыр еллар, гражданнар сугышы, ачлык, колхохлашу һәм репрессияләр—егерме еллап вакыт инләнә Үзәккә Әхмәтсафа Дәүләтъяров—татар тарихында билгеле шәхес куелган Анын дөньяга карашы формалашу, чын күнелдән ышанып яна тормыш төзүгә катнашуы, зур исем-ләрәжәләргә ирешүе һәм шушы системанын канлы тегермәнендә юкка чыгарылуы бәян ителә Автор үз героен, барыннан да элек, фаҗигале язмышка ия. яна тормыш төзү идеясенен корбаны булган татар кешесе итеп сурәтли Бер яктан, анын гаярь, көчле шәхес булуы ассызыклана. Икенче яктан. Октябрь инкыйлабы казанышларын милләткә хезмәт иттерергә, эш-гамәлләрс белән татар халкынын язмышын үзгәртергә омты лучыларнын. шушы максаттан яна хакимияттә эш башына килгән татар зыялыларының берсе икәнлеге һәрчак күз унында тотыла Зыялылар фажигасе трилогия ахырында Ш. Усманов авызыннан әйттерелә: «Гаепме? Бар анысы Без революциягә сукырларча ышандык. Без тарихнын табигый агышына каршы гамат кылуда турыдан-туры катнаштык, кан. үле гәүдәләр өстендә янача тормыш төзергә маташтык. Бу ин зур ахмаклык булган. Мин моны соңрак аңладым, таш капчыкка эләккәч, уйларга вакыт бар менә. Гомернен кыйналудан калган өлеше уйланып кына үтә. Ата-бабаларыбызнын йолаларына токереп. үтебезчә әхлак әвәләдек, сәясәт укмаштырдык, денсез-имансыз кавемгә әйләндек Шушы хәлдә үзебезне гаепсез итеп, акланып маташу зур хата. Дәүләтъяров Болар барысы да безнен акыл, безнен йөрәк белән эшләнде Без үстергән үсентеләр агулы жимеш бирделәр Аларны без ашамыйча, кем ашасын'»
Бу гаять тә аяныч нәтижә—XX гасырнын ин олы фаҗигасенә бәя дә. бары тик XXI гасыр биеклегеннән торып кына аклау мөмкин булган хакыйкать тә. я зучынын Ә. Дәүләтъяров язмышы мисалында тарихи хәлләргә янача-заманча каравы да!
Трилогиянең һәр романы мөстәкыйль. «Сакмар егете» дигән беренче кисәк Әхмәтсафаның егет чагын иңли. «Өермә» 1930—37 елларны колачлый «Ялган тәрәзәле йорт* дигән өченче китап 1937—38 еллар фаҗигасен үзәккә куя Һәр романга эпиграф сайланган, алар кисәкләрнен исемнәре белән ассоциация тудыра һәм субъектив идеяне калкытып килә Эпиграфтан тыш. китапларны аллегорик аклана торган табигать сурәте башлап җибәрә Табигать трилогиядә гел «күренеп килә», сш кына ул илдәге атмосферага аваздаш итеп бирелә Топ сюжет җепләре әсәрнен оч китабы аша да үтә. Иҗтимагый сюжет сызыгы инкыйлаб атып килгән янатыклар һәм яшьләр каршылыгына нигезләнә Икенчесе—шәхси сюжет сызыгы—шунын бер тармагы кебек күзаллана: ул—Әхмәтсафаның тормышы тарихы Каршылык Әхмәтсафаның күзаллавы, хыялы, омтылышы һәм чынбарлык бәрелеше кебек даими кабатланып, әсәрне буеннан-бусна озатып бара
Романда, аерым-аерым характер итеп эшләнгән көчле образлардан тыш. күп кенә ярдәмче образлар урын алган Аларнын бер өлеше—татар мәдәниятендә
мәгълүм шәхесләр. Муса Жәлил, Һади Такташ, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Кави Нәжми, Авзал Таһиров, Заһид Шәркый, Шамил Усманов, Максим Горький, Салих Сәйдәшев һ.б. бик күпләрнең портреты тәкъдим ителә. Язучы бүгенге укучыга татарнын талантлы шәхесләренең ничек итеп яна тормыш төзү идеясеннән очкынланып киткәнлек сәбәпләрен дә ача, әлеге талантларның характер һәм дөньяга караш үзенчәлекләрен дә күрсәтү максаты куйган, ана ирешкән дә. Мондый максат куелу бүген, тарих дәреслекләре битләрендә 1917 ел идеологиясен кабул итүнең негатив бәяләнүе шартларында, аерым әһәмияткә ия: чор атмосферасын аермачык күзалларга да, милләт зыялыларының ни өчен инкыйлабка зур өметләр баглавын билгеләргә дә ярдәм итә ала. Бигрәк тә яшьләр: Мифтах хәлфә кебек укымышлы мөгаллимнәрдән белем һәм тәрбия алган Әхмәтсафалар, бунтарь холыклы Жамаллар, очкындай ШУсмановлар—талантлы, көчле-булдыклы, акынлы, саф күңелле буын соклану катыш үкенеч белән сурәтләнә. Аларнын эш- гамәлләренә, уй-хыялларына артык зур игътибар бирү алмагач чәчәкләре символының нәкъ менә яшьләр кебек аңланылу вариантын калкытып куя
Тарихи шәхесләр, аларнын язмышлары тагын бер җыелма образ—заман образын тудырырга ярдәм итә. Заман—1917 елгы инкыйлабтан соңгы, яңа тормыш төзү дәвере Ул—кешеләр күңелендә зур өметләр уяткан, аларны олы эшләргә дәртләндергән вакыт Яңа матур тормыш төзү идеясе яшьләрне берләштерә, талантларын ачарга булыша. Ләкин шул ук заман үзе мәйданга чыгарган яшьләрнең башына житә. аларны юкка чыгара. Аерым шәхесләр язмышына күз ташлау, сәяси материаллар аша язучы ил тарихына бәя бирә, большевиклар алып барган сәясәтнең киләчәге булмавын, аның җәмгыятьне, милләтне таркатуын ассызыклый. Автор гаменең объекты булып заманның фаҗигасе калка.
Заманга хас күп кенә сыйфатлар, кимчелекле яклар яңа тормышка аек күз белән карый алган укымышлылар авызыннан әйттерә. Мәсәлән, Гомәр абзый Әхмәтсафага болай ди «Үзен дә анлап бетермәстән, төрле ызгышларга юлыгып, яшьтән җегәреңне юк дауларга әрәм итмә, дим. Синең тирәдә шома кешеләр күп йөрер. Булдыклы затларны ярата алар. Жәмәгать эшлеклесе дигән булып, укуыңны онытып, башкалар эшләргә тиешле эшне син майтарып йөреп, ахыр чиктә, надан калып, кеше хуры булып бетүеңнән дә куркам. Жәмәгать эше дигән нәрсә әрсез алабайларга киләчәктә түрәлеккә юл ача Белемле, кулыннан эш килгән асыл затлар түгел, сүз сөйләп шомарган фәхеш бәндәләр менеп атлана тәхеткә бу заманда Синең кебек егетләрне сытып кына үтәчәк алар. Сак бул, энем, куркыныч дәвер килде сезгә » Бу сүзләр романда тасвирланачак хәлләрне алдан күреп әйтелгән булып чыга. Мондый урыннар үз чорында ук яңа идеологиянең, аның нигезенә салына торган системаның фаҗигагә китерәчәген анлый алган кешеләр булганлык хакындагы субъектив фикерне ассызыклый. Бу җәһәттән, татар тарихындагы күз яшьле тап булып кала килгән ТКУ белән бәйле бүлекләр, монда алып барылган бәхәсләр, Айхенвальд—Вольфович позицияләрен шактый тулы ачу, Дәүләтьяров— Сәгыйтов каршылыгы уңышлы эшләнгән. Язучы чор атмосферасын да тулы күз алдына бастыра, ни өчен ТКУда укыган зыялыларның 1937 ел тегермәнендә юк ителү сәбәбенә төшеп җитә, шуны укучыга «күрсәтә» алган. ТКУ га кагылышлы өлешләр, бухаринчыларга мөнәсәбәт белән кушылып, икенче китапны сызып бара, бер үк вакытта «социализм төзелеше тамырлана барган саен, сыйнфый көрәш тә көчәя» дигән лозунгка яхшы мисал ролен үти.
Әсәрдә ясалма образлар күп һәм алар да максатчан файдаланылган. Сталинның кызыл миләшләрне татар ирләренә охшатуы аша аңлатылган аллегория яңа заманнын милли сәясәтен фаш итә: «Көчле халык, рухи тамыры сәламәт сакланган халык. Сәләтлеләрне тарих мәйданына ыргытып кына тора. Чүпләп кенә өлгер— күзне, зиһенне алдап янып торган ачы җимешләрне». Сталин алып барган вазгыять тә, кызыл миләшләрне сырып алып юк иткән кошлар кебек, татарнын ин белемле, акыллы, гайрәтле, кызыл идеологияне кабул иткән шәхесләрен яшь көенчә юк итүгә, рухи һәм физик яктан имгәтүгә корылган иде, ди язучы Әлеге аллегориянең дә икенче укылышына мөмкинлек калдырылган. «Жәмгыять үсешендә, иҗтимагый фикердә «күмәкләшү» дигән татлы җимеш күпләрнең күзен кыздыргандыр
кыздыруым » дигән өлеш гомумән большевизм сәясәтенен аерым этапларын күздә тота. Яки тагын бер мисал. Дәүләтьяров ишегалдында нәни кызчыкнын жансыз курчакны сөйрәп баруын күрә. Үзенен кәнәфидә утырган курчак, кат булуын андый: «Курчак язмышы Үз язмышын оештырудан мәхрүмлек Сискәнеп китте— чынлыкта ул үзе дә кайбер кешеләр кулында курчак бит!». Әлеге образ аерым шәхесләргә карата гына түгел, гомумән татар милләтенә, халыкка кагылышлы укылыш мөмкинлегенә ия.
Үзгәртеп корудан сонгы чор әдәбиятында кабатланып торучы йорт симваты да романда үзенчәлекле уйнатыла. «Ялган тәрәзәле йорт» кебек куллану анын анланылыш кырын кинәйтеп жибәрә. Әхмәтсафалар күчкән йорт, яна системадагы хакимият (Әхмәтсафа ирешкән дәрәжә-баскычлар), төрмә (бигрәк тә эпиграф белән бер чылбырда), милли республика идеясе һәм гомумән Рәсәи язмышы шушы симват ярдәмендә бәяләнә.
Башка әсәрләрдәге кебек үк. трилогиядә дә игезәк обрахзарга мөрәжәгатъ итү күзәтелә. Бу очракта язучы шушы алым ярдәмендә зур гомумиләштерүләр ясауга ирешә. ВәлкәЙ—Алемасов—Сталин чылбыры бик үзенчәлекле. Алар—бер үк тип кешеләр. Вәлкәй хажи белән Мостафа (Әхмәтсафанын әтисе) арасындагы каршылык Шәмсиягә бәйле рәвештә туа. Хатыны үлгәч. Мостафа Шәмсиягә өйләнә Вазкәй хажи да Шәмсияне кулга төшерергә, икенче хатынлыкка алырга йөри, монын өчен ире үлгән дигән ялган хәбәр тапшырта Шул вакыттан алып Вәлкәй Мостафага үч тота, анын үлемендә дә сәбәпче булып чыга. Балаларын дошман күрә башлый, төрле явызлыклар эшли. Урта Азиядә Әхмәтсафага һөжүм оештыра. Роман ахырында Фәтхулланың үтерелүе дә Вәлкәй намусында кала.
Үчлекле, явыз, кешеләр канын түгүне чүпкә дә санамый торган Вазкәй нәсел язмышына кара тап сала. Шундый ук Алемасов—милләт, ә инде И Сталин—халык, ил тормышын җимереп ташлый Мондый янәшәлектә Сталин. Алемасов кебек кара эчле кешеләрнең власть башына килүе, хакимлеккә ирешүе. Вазкәй кылган явызлыклар белән чагыштырганда, мен-миллион тапкыр куркыныч икәнлек ассызыклана. Игезәк образлар күпсүзлелектән, охшаш ситуацияләрне кабат-кабат сурәтләүдән коткара һәм әсәрнең эчке мәгънә мөмкинлекләрен арттыра
Хәрәмуллин—Сәгыйтов— Михайлов чылбыры да шундый ук схеманы кабатлый Сатлыкжаннар. кулыннан эш килмәгән, шуна күрә булдыклыларны юкка чыгару белән шөгыльләнгән адәм актыклары шулай ук характер буларак янәшә, бер-бсрссн тулыландырып биреләләр. Гомумән алганда, корбан-сатлык-палач амплуасындагы образлар чылбырларының әсәр буеннан-буена «җемелдәп килүе» шушы чорга хас типларның кемнәр икәнлеген тагын бер тапкыр, нәтижә төсендә искәртә. Герой— палач, герой—корбан, палач—герой кебек, бер чиктән икенчесенә ташланып статус үзгәртүне күп язмышлар мисалында эзлекле күзәтү бу процессны заманга хас типик күренеш дәрәжәсенә күтәрә.
Романда һәм фәлсәфи, һәм тәнкыйди башлангыч көчле. Фәлсәфи фикерләрне калкыту өчен язучы еш кына татар шигъри мирасына мөрәҗәгать итә Дәрлмәнд шигырьләреннән. «Идегәй»дән өзекләр табигый рәвештә әсәр тукымасына кереп урнашканнар Алай гына да түгел, алар заманга хас сыйфатларның мәнгелек проблемалар булуын искәртергә ярдәм итә. Менә бер мисаз Әхмәтсафа белән Гомәр агай «Идегәй»дән өзекләр аша «сөйләшеп» азалар
« . . . Бозгынчыкта калган ил—
Аның коне кемгә охшар 7 Кичәге киткән атайның Менгәне—кеше аты икән.
Сауганы—кеше биясе.
Җиккәне—кеше даясе Ачты айчык агыр йортыңнан Урын тапмый, атамның Киселеп китте җаяев.
Аның коне кемгә охшар?.
юллары инкыйлабтан сон төзелеп ятучы яңа заманга бик тә оста, үткен бәя булып яңгырый. Моннан тыш, текст әзерлекле укучыны «Идегәй» сюжетына алып китә һәм тарихи вакыйгаларны искә төшерергә мәжбүр итә: аллюзиягә әверелә. Алтын Урда вакытында да, инкыйлаб чорында да кеше язмышларының хакимият, власть өчен көрәш тәгәрмәченә тапталуын искәртә. Теләсә кайсы заманда хакимият өчен сугыш бара һәм ул илләр, шәхесләр тормышын тамырдан үзгәртә, үзенә буйсындыра, дигән фикергә китерә. Мондый гомуми ассоциациядән тыш, әлеге сүзләрнен татар тарихына мөнәсәбәтле дастанда әйтелгән булуы да мәгълүм. Милли тарихны «бозгынлыкта калган ил» эпитетын ачыклаулар аша аңларга тырышу автор дискурсы кебек кабул ителә.
Гомәр һәм Мифтах образлары нәкъ менә гомумкешелек кыйммәтләре, яшәеш нигезләре хакындагы фәлсәфи материалны урнаштырырга ярдәм иткән. Еш кына иҗтимагый бәя гомумкешелек фәлсәфәсенә тәңгәл килә. «Сүзләр— пүчтәк, Идея— ялган, күзгә төтен җибәрү; яна дигән һәрнәрсәнең төбендә искеләрнең шагыйранә ялганнары ята Адәм баласы туганнан алып үлгәнчегә кадәр әкиятләргә ышанып. Саламторхан. Шомбайларга табынып яши Бүген ватканны иртәгә төзәтү, бүген туздырганны иртәгә җыеп алырга азаплану ижтиһатка саналмый, туганнар» кебек күп кенә фикерләр мона мисал була ала.
Аерым бер фәлсәфи нәтиҗәләр геройлардан, бигрәк тә Әхмәтсафадан «әйттерелә». Болар—роман геройлары төшенгән хакыйкать, тормыш дөреслеге кебек бирелә. Менә Әхмәтсафаның Хивадан киткәндә ясаган нәтиҗәсе: «Әткәсе язмышы хакында уйлап, ул бер нәрсәгә төшенде: кешегә игелек күрсәтеп, аннан рәхмәт өмет итү. аянычка каршы, бу дөньяда ин зур тилелек бугай ». «Табигать үзе тудырганны үзе һәлак итә. кешеләр дә аннан калышмый, һаман көрәш, һаман дау дип хыялланалар. Күпме уйланса да. яшәешнең асылын аңлый алмый әле Әхмәтсафа » Яки Әхмәтсафа малае булачагын белгәннән соң. хикәяләүче ясаган нәтиҗә: «Бәхет белән бәхетсезлек, шатлык белән хәсрәт, табу белән югалтуның гажәп дәрәҗәдә янәшә барулары—дөньяга адәм баласы яралган көннән барлыкка килгән һәм һичнинди үзгәреш кичермәгән хакыйкать бит ул».
Тәнкыйди башлангыч ике: юмор һәм сатира яссылыкларында янәшә бара. Яна тормыш төзүчеләрнең чиктән тыш арттырылып сурәтләнгән аерым бер эш- гамәлләре, абсурд чигенә җиткерелгән «тырышлыклары», сыйнфый көрәш, колхозлашу, хәлле кешеләрне җәза тегермәненә тыгу күренешләре сатира һәм ирония арасында тирбәлә. Ә инде гади кешеләр көнкүрешен тасвирлауга күчтеме, автор җылы юморга мөрәҗәгать итә, кечкенә кешеләрнең самими фикерләвен. үткен сөйләшүен, беркатлы күзаллавын укучы күз алдына китереп бастыра. Аерым бер бүлекләрдә ике чик арасында тирбәлеш сызлану китереп чыгара. Шундыйларнын берсе—Әмәкәй авылыннан гаепсез кешеләрне алдап Минзәлә төрмәсенә алып китү, өстән төшерелгән 27 санын тутыру өчен, исемлеккә Сөләйман картны язып кую. авылда калганнарны җәзалау, җирле җитәкчеләрнең катылыгын һәм хөсетлеген дәлилләгән күренешләр. Яки Чалманараттагы җыелышны тасвирлау, Сталиннын «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылганнан сонгы хәлләрне сурәтләү татар авылларындагы кәеф-халәтне нәкъ менә шушы сызлану сызыгына җиткереп, фаҗига буларак бәяли Әлеге тирбәлеш кызыклы ассоциацияләр уятырга мөмкиңзек бирә: Габитов үзе белән эләгешкән өчен генә кулак дип Минзәлә төрмәсенә җибәрелгән Сөләйман картнын күмхужда гаризасы калган сснгы кеше булуы—шундый детальләрнең берсе.
Әсәрдә бик күп иҗтимагый проблемалар күтәрелә. Аларнын күбесе яна тормыш алып килгән үзгәрешләр белән бәйле Бу үзгәрешләргә инкыйлаб яклыларнын да, ана каршы кешеләрнен дә мөнәсәбәте, фикер-карашы ачыктан-ачык күрсәтеп барыла Шул ук вакытта мондый турылык ышандыру көчен киметә. Мәсәлән, романда Мифтах хәлфә губкомнан килгән вәкилгә болай ди: «Акыллы кеше беркайчан да революция ясамый! Бу эшкә, әгәр аны эш дип әйтергә яраса, йә наданнар алына, йә хөсет күнелле, явыз ниятле бәндәләр кулы белән ясала түнтәрелеш. Ин куркынычы—җанында кемнәндер ни өчендер үч алу тойгысы котырган иблисләр генә яскана инкыйлаб-фәлән дип. Акыллары томаланган
бәндәләр саташа ул революция дигән нәмәрсә белән* Фикер. Мифтах хатфәнеке булудан бигрәк, бүгенге югарылыктан торып ясалган автор гомумиләштерүе кебек аңлашыла.
Роман үзенен фактологик нигезе нык булу ягыннан сокландыра Татар мәдәниятендә мәгълүм кешеләр язмышы, тулы бер регион—Минзатә. Мөслим. Әмәкәй тирәләрендә колхозлаштыру хәрәкәтенә бәйле мәгълүматлар. Татарстанда 20—30 еллар чигендә партия житәкчелегенен кылганнары—барысы да чорга объектив бәя бирүгә, яна тормыш тәртипләренең асылын ачуга хезмәт итә Ләкин ин әһәмиятлесе—шушы төрле характердагы материал әсәрнен идеясе, нигезгә салынган метафора һәм әдәби чаралар ярдәмендә бербөтенгә әверелгән Якын тарихка кагылышлы күп кенә әсәрләрдәге төп кимчелек—публицистик катламның уйдырма катламын, әдәби катламны каплап китүе күзәтелми. Дөрес, әсәр тукымасында артык әһәмиятле булмаган аерым бер вакыйгалар да шактый жентекле тасвирлана. Мәсәлән. Әхмәтсафаның Хива якларында хезмәтенә кагылышлы урыннар бик кыска гына, ретроспекиия белән бирелгәндә, отышлырак булыр сыман тоела.
Шулай итеп. Ф. Сафиннын «Саташып аткан тан» романы—татар әдәбиятында беренчеләрдән булып 1920—30 елларда илдә барган үзгәрешләрне, аларнын татар халкы язмышына тәэсирен фаҗига буларак бәяләгән, шушы чорнын канлы тарихын акларга яки гаепләргә җыенмыйча, ләкин һәркем сабак алырлык итеп сурәтләгән зур әсәр, татар зыялыларынын тормышын һәм омтылышларын, меңнәрчә асыл улларын югалткан милләт трагедиясен яктырткан кин бер елъязма. Әсәр нәкъ менә реализм юнәлеше үзенчәлекләренең сонгырак чорларга караган тарихи әсәрләр язганда алыштыргысыз булуын, татар әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, бүгенге укучы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле әсәр ижат итү мөмкин икәнлекне дәлилләде Тарихи үткәнгә карата хакыйкать эзләү дәверендә шул хакыйкатьне әдәби калыпта күрсәтү үрнәге бирде
Бу трилогия хакында күп сөйләргә мөмкин булыр иде Ул Факил Сафин иҗатында ин югары нокта, алдарак ижат ителгән әсәрләрдә сыналган алымнарнын уңышты синтезы кебек кабул ителә. Кеше обрахтары сурәтләү мөмкиңтекләреннән оптималь файдаланучы язучы романда янәшәлекләр аша шәхес-милләт-ил язмышына караган зур гомумиләштерүләр ясауга ирешә, охшаш обрахтар бирелешен символик яссылыкка куя Образларның капма-каршы сурәтләнеше исә. яналан-яна ассоциацияләр тудырып, мәгънәви тирәнлек хасил итә Символлар ярдәмендә объектив идеяне ассызыклау матур нәтижатәргә китерә Теленсн лексик байлыгы, сурәтләрнең матурлыгы, милли бизәкләрне тергезергә омтылу әсәрнен яңгырашын камилләштерә.
Бер фикер иясенең «талантлы кеше барлык өлкәләрдә дә талантлы була* дигән гыйбарәсе бар Татар мәдәниятендә, журналистикасында игелекле эшләр башкаручы, шигърият һәм проза өлкәсендә үз исемен таныткан, үз урынын тапкан әдип Факил Сафиннын көйләр язуы да. фани дөньядан бакыйга күчкән катәм ияләренен мирасын укучыга җиткерүе, ижатка тартылучы яшьләргә ярдәм күрсәтүе, яна талантлар ачу кебек әткәләрдәге эш-гамалләре дә игътибарга лаек Бу ижат мисалында без ижат эшенен шәхес холык-фигыле белән тыгыз бәйләнгәненә янә бер мәртәбә ышанабыз Тормышта төзүче, яна киңлекләр ачучы, кешеләрнең караш офыкларын киңәйтүче булган Факил Сафин әдәбиятта да шундый мәртәбәле урын яулады