Логотип Казан Утлары
Роман

УЕН


Малайлар чуагы
Телефонда тәүлек буена жыелган язмалар бихисап булып чыкты. •автоответчик*тагы хәбәрнен беренчесендә тимер тавышлы хатын-кызнын катгый кисәтүе: «Шәһәр телефон станциясенә ундүрт сум бурычыгыз бар Атна эчендә түләмәсәгсз телефоныгызны өзәбез!»—диелгән. Менә шулай, коры сөйләшәләр хәзер налог түләүчеләр белән. Газовиклар—сүндерәбез ди, электриклар—кисәбез ди. элемтәчеләр—өзәбез ди. водоканал бетерәбез дип кенә янап тора. Мондый янаулардан котылыр өчен гади халык бу тормышта нәрсә кисәргә тиештер—монысын белгән юк. Әлегә безнекеләр коммунизмны сагынып-сүгеп базар мөнәсәбәтләренә «йомшак» кына кереп, катыга лып итеп утырды.
Сомбеләнен ул ундүрт тәнкатек квитанцияне күргәне юк. бушлай килә торган калын-калын реклама гәҗитләре белән ташланганмы ул. әллә төшеп югалганмы—анысын шылтыратып белешәсе булыр
Сөмбеләләрнең почта әржәсе беренче катнын лифт ишеге каршында Элеккеге елларда сабыр гына лифт көтәргә түземлеге җитмәгән үсмерләр әрҗәләрне каерып, килгән почтаны ботарлап баралар иде Хат-хәбәрләрдә күпләп югала торган иде Инде хулиган малайларга да уй керде, почта әрҗәсен ачкан саен аннан кочак-кочак квитанция, счет, боерык кәгазе, йә хәрби повесткалар коеласын беләләр, тимиләр. Атналап гастрольдә йөрсен дә тоя-төя тутырылган кәгазьләр шул килеш тора. Укулар башлангач Зәйтүнә гел өйдә, күрше Мөнирә әби белән ике фатирны бер итеп дигәнләи яшәп калалар. Хат ташучылар килгәнче әрҗәне вакытында бушатып өлгерәләр Телефон чыбыгын өздерергә ярамый Сөмбеләгә, һич ярамын Заманында җидешәр мен түләп тә күп еллар буе чират көтәсе бар чие өенә телефон кертер өчен. Ярый ла ул чактагы элемтә министры Сөмбеләнең якташы булып чыкты, чиратны ал га рак күчерергә ярдәм итте
Кесә телефоны уенчык кына бит ул. ашыгыч ярдәм өчен генә Гипермаркетларда адашканда, урам бәйрәмнәрендә югалышканда бер-берекне эзләргә җайлы «Син кайда йөрисен? Кайчан кайтасын?»—дигән ике сорау аркасында гаиләдә кеше саен кесә телефоны
Ә чыбыклы телефон гел өендә уяу тора, фатирынны. малынмы саклый, килгән хәбәрләрне язып бара, төшеп югалмый, маршрутлы таксиларда урланмый, аккумуляторы утырмый, элемтәсе нык. Чыбыклы телефон—тугры
Ахыры Башы улан санда
дус. анын адресы бар. Утыз ел элек кемгәдер язып биргәнсең икән—номерын гел шул. Алты урынлы, хәтта җиде урынлы саннарга күчкәндә дә телефон номерларының искесен саклап алдагы санны гына үзгәртергә тырышалар. Теләгән кешенне эзләп табуы кыен түгел.
Сөмбеләне дә кемдер эзли Шуна күрәдерме, бу арада анын уйлары күбәйде, берсен-берсе ашыктырып, өсте-өстенә өелеп тора. Ул «автоответчик»тан икенче хәбәрне ачты. Ләкин икенче «хәбәр» хәбәрсез югалган: ярты минут буе эндәшмичә торган. Сөмбеләнең өйдәме, юкмы икәнен белергә теләгәнме, әллә кара-каршы сөйләшер сүзе бармы? Сулыш алганы да ишетелә хәтта—ир кеше булса куркак, хатын-кыз икән— мәкерледер ул.
Әйе, кайсыбер көннәрне, гастрольгә дигәндә төркемдә унышар кеше җыела. Яшенә-картына карамый һәммәсенең өендә көткән кешесе бар. Җырчының телефоны бүгенге кебек сораулар, үпкәләүләр, үртәү-шелтәләүләр белән тулган чаклар еш була. Зәйтүнә аларны әнисе кайтканчы сыздырып ташлый торган иде, бүген өлгермәде шул:
«Кичә үк кайткансыз, минеке бүген дә юк әле...»
«Ник аны банкетларда бераз тыймыйсын, эчеп үлгәнен көтәсеңме?!.»
«Петербурга чаклы барып әҗәткә җырлап йөрмиләр инде. Башка артистларга шундук түлиләр .»
«Өенә җыеп күнел ачтырып ятма, балалары көтә!»
Бу хәбәрләр телефон хәтереннән сызылып, яналары белән алышынгач та алар, Сөмбелә хәтеренә күчеп, атналар буе тынгы бирми, күңелнең ин тирән төпкелендә дегет булып нахакка җәелеп кала, онытылды бугай дигәндә дә искә төшеп горурлыгын борчый иде. Мәгәр бүген кызның халәте бүтән, анын фикер сөрешендә вәзгыять үзгәрде. Салкын сулышы сизелеп торган ярты минутлык язма хакына ул бүген барлык мескеннәрне дә гафу итте Сары розалар бүләк итәрдәй кеше җырчының уйларын куып тоткан, ул барыбер күрешү чарасын эзләячәк. Чөнки Сөмбелә шулай тели, аның өчен сөенечле күрешүләрнең, серле өметләрнең, мәхәббәт гөлләренең тансык чагы.
Телефондагы барлык хәбәрләргә кул селтәп, рәттән сыздырып ташламакчы иде Сөмбелә, күнеле сизенгәндәй, ин сонгысын тынлап карарга булды. Анда Хәмзә тавышы.
Хәмзә бик универсаль артист, кулыннан килмәгәне юк. Ул кирәксә җырчы, композитор, язучы, алып баручы, гармунчы, режиссер, сценарист, укытучы да үзе. Бөтенесен дә әз-мәз булдыра. Эстрадага хилафлык китермичә генә «Яшел эшләпә» дигән гәҗит тә чыгарып караган иде. Ел ярым дигәндә күнеле булды, гәҗитен япты, яшел эшләпәсен чөйгә элде. Ул диңгез сәяхәтчесе кебек, архипелаглар, утраулар, яна илләр ачарга ярата, ләкин үзе анда озаклап яшәргә теләми Житди кичәләрдә парик кия, юмор сөйләгәндә пеләш баштан чыга Анын бу гадәтен Президент та сизеп алган, сабантуйда күрешкәндә бөтен кеше алдында ул ана «Ике башлы Хәмзә» дип эндәшкән.
Хәмзә Сөмбеләнең репертуарын яттан белә, «солянка» дип аталган күмәк концертларда бик еш кына бергә туры киләләр.
Сәхнә дөньясының кәмит яклары күп кырлы. Артистлар арасында кин таралган атамаларның тамырдаш мәгънәләрен эзләр өчен тел белгече булу гына җитми, пешекче, балта остасы, тәрҗемәче, хәтта экономистта булырга кирәк. Әйтик, музыкант күзлеге аша караганда «солянка» сүзенен тамырында «соло», ягъни ялгыз җырчы—солистның үз концерты дигән мәгънә ятарга тиеш. Юк, бу очракта ул берничә яшелчәдән пешерелгән солянка ашына кайтып каза, димәк концертта бик күп солистлар чыгыш ясаячак Әгәр башкарыласы көй алдан ук тасмага язып куелса һәм сәхнәдә музыкантлар уен корачларын күтәреп юри генә басып торсалар—бу вакытта инде
фонограмма «фанера* дигән төзелеш материалына әверелә Электр көчәнешендәге полюслар да «уңай» яисә «тискәре» дигән мәгънәсен бөтенләй югалта. Әгәр җырчы фанерага үз тавышы белән кушылып җырлый икән монысын «минус»овка диярләр. Ә инде анда башкарыласы жыр да язылган булса, ни өчендер *плюс*овка дип унайга әверелә. Баянга кушылып «тере» килеш җырлау исә—«живьём» көчәнү дип атала. Артистлар телендәге «Отвертка*—ул исерткеч белән пепси-кола кушылмасы, анын шөреп бора торган эш коралына бөтенләй катышы юк. Техниканын исән-имин хезмәт итү елын вәгъдә иткән «гарантия» сүзе артистлар телендә: «Кеше килмәсә дә. концерт булмаса да түләнәчәк* дигәнне анлата. Мәҗлесләрдә артистлар утырган өстәл шар тәгәрәтерлек булып бушап кала икән—монысы «банкет на шару». «Даром-шаром»га сыйлануны башкача ничек атыйсын ди инде тагын?!
Хәмзәдән килгән хәбәр артистлар телендә язылган иде:
«Сөмбелә, җомга көнне гарантиягә бер солянка бар Минусовои фанераларыңны алып тор, ну күбрәк «живьсм» җырлыйсы булыр. Баянчыңны калдырма, безнеке отвертка белән күбенгән. Артистлар өчен «на шару» швед өстәле әзерлиләр. Катнашам дисән срочно шалтырат Хәмзә бу.»
Авызы бер пешкән кеше шикәрне дә өреп кабар. Сөмбелә чакырган һәр җиргә йөгереп бара торганнардан түгел. Ашыгып килгән яналыкнын ялганы күп була. Хәмзәгә шылтыратып вакыйганы төгәлрәк белешмичә ярамас.
—Алё, Хәмзә?
—Сөмбелә, нихәл? Жомга көнне бушмы син?
— Бушлыкка буш. Кайда була соң ул концерт?
—Барыбер түгелмени.
— Мин кайда ниләр җырлаганымны язып барам Кабатланмас өчен. Син чакырган җирдә булганым бармы-юкмы. көндәлектән тикшерәсем килә
—Кая икәнен үзем дә белмим Кичке дүрткә Хантимер рестораны янына җыелырга диделәр. Зурдан кубып банкет үткәрәләр ди
—Банкет?! Ә ксмнен бәйрәме?
— Ниндидер малъчишник булса кирәк.
—Ә мин нәрсәгә алайса?
—Әмир үзе киләчәк. Ә ул халык җырларын бик ярата. Жора Хәйбушов урынына чакырам мин сине Жора Мәскәүдә йөри, кайтып җитмәскә мөмкин Кайтып өлгерсә дә борчылма. Бәлки әле сина җырларга да туры килмәс, ну түләү гарантияле. Бер җыр җырлап, сыйланып кайтасын килмиме? Сораган ставкаңны бирәләр.
—Банкетларны җенем сөйми.
— Баедың мәллә. Сөмбелә1’!
—Хәерченең ин зур кимчелеге—анын горурлыгы, Хәмзә Әле унбиш ел элек кенә көтүче булып йөргән Яна байлар алдында шамакайланып, мескенләнәсем килми
—Сәнгать шуның өчен инде ул. теләмәсән ихтыярын Карале, Сөмбелә, сине бенефис үткәрергә җыена диләр Нинди >найдан ул? Яшен түгәрәкләнергә иртәрәк бугай әле
— Иҗатыма егерме, кызыма унсигез яшь тулу уңаеннан.
—Оригиналын)! Шәп идея! Ә беләсеңме, ул банкетта спонсорлар күп булачак, мактаулы исемгә кул куярдай кеше дә килә. Яшерсн-батырын түгел инде, артистларга званиеләр, орден-медальләр өләшү ин элек банкетларда хәл ителә.
—Синең банкетлардан кайтып кергәнен юк. Ә награднои листынны ничә тапкыр кистеләр инде.
— Ни бит. Сөмбелә, мин кыек-мыек сүзләр сөйләп кенә күнелләрен
күтәрермен дип тырышам да, ялгыш турысын әйтеп атам. Турысын әйткән түрәсенә ярамаган ди Хәмзә дигән исемем житә мина.
—Мина да шулай. Жырчы сәхнәгә фамилия белән чыга, ә исем дигәнең сонрак үзе килә ул.
—Ярар алайса. Әле уйланырлык вакытын бар. Акылына килсән шалтыратырсың. Хәерле төн сина, яме... Зәйтүнәнә сәлам әйт. Мин ана багышлап бер жыр язам әле. Бенефисына чакырырсын Зәй-зәй-зәй Зәйтүнә асыл кошым. зифа буйлы житез канатым, Зәй-зәй-зәй. .
Сөйләшү кинәт өзелде. Хәмзә яна жыр язарга утырды бугай.
Әүвәл электр кыңгыравы шау-шу куптарды. Гадәттә, иртәнге якны мазасызлап, йә хәер соранучылар, йә махмырлы музыкантлар, йә яшелчә сатучылар килә торган иде. Алар өйдән-өйгә йөреп, бикле ишекләреңне ачтырырлар. «Кишер, кәбестә, бәрәңге—кирәкмиме?»—дигән мәжбүри гозерләренә җавап ишетмичә торып тынгы бирмәсләр. Сөмбеләнең, шуна күрәдерме, кынгыраунын өзгәләнүенә исе китмәде. Иртәнге хәбәрләргә битараф ул. Әти-әниләреннән хәвефле телеграммалар көтми, әле атна башында гына Балантауга кайтып хәлләрен белеп килде, шөкер, сау-таза, калдылар— абзардагы мал-туарнын көенә төшеп, бакча-кураны тернәкләндереп, биш почмаклы өй эчен көр мөгамәлә белән тутырып яшәп калдылар. Үзләренең Сөмбеләгә кунакка килеп китәргә исәпләре юк. Яна фатирга күчкәч тә төпчек кызларын хат җибәреп кенә котладылар. «Пенсиягә чыккач айкап кайтырбыз әле Казаныгызны да бик сагынабыз» дигәннәр иде, ләкин, хикмәти Хода, Гөлчәчәк белән Харис нын пенсиягә чыкканнарына биш былтыр инде, тик Сөмбеләнең бусагасын атлап кергәннәре юк әле.
Кынгырау тагын тавыш куптарды. Ул да булмады, мазага ишек шакулары остәлде—ике фатирны аерып торган тоташ тимер ишеккә ачкыч түтәсе белән төяләр иде.
—Әни, бар ач инде, безгә бит,—диде күрше бүлмәдәге Зәйтүнә һәм үзе, көтелмәгән кунаклар өйгә керә калса дип, тиз генә торып, спорт костюмын киеп куйды.
Сөмбелә, өй ишеген бераз ачып, тимер ишек артындагы тавышлар белән аңлашты.
—Кем анда?
—Судебный пристав.
—Чакырганым юк. Адресны бутагансыздыр.
—Сезгә түгел, күршегез Галиевләргә килдек. Ул ишеген ачмый. Без аны ике тапкыр кисәткән идек инде.
—Әгәр ачмасам?!
—Тимер ишегегезне ватып керәбез. Галиевне мәжбүри рәвештә фатирыннан күчерергә дигән суд карары бар
Закон белән тимер ишек аша әрләшеп утырудан ни файда?! Ачып кертте. Алар җәмгысы алты кеше иде: икесе—пристав, икесе—милиционер һәм ике
эшче.
Хөкемдарлар илчесенең Галиевләр дип күплек санда сөйләшүе бераз сәер тоелды, Мөнирә апанын ире үлгәнгә инде өч айлап бар, ул хәзер бер бүлмәле фатирда үзе генә яши. Сөмбелә монда күчеп килгәндә Зәйтүнәгә әле ун гына яшь иде. Себер якларына икешәр атналык гастрольләргә чыгып киткәндә өченче сыйныф укучысы тулаем күршеләр кулында кала иде. Телефонга керешү, суыткычка ит-май куеп тору, бер-беренә ачкычлар ышанып калдыру ише йомышлар урам-подъезд ыгы-зыгысыннан тимер ишек белән бүленгән ике фатир арасындагы дуслыкны туганлык дәрәҗәсенә җиткергән иде. Әнисе
гастрольләрдән кайткан чакта да Зәйтүнә йомшак уенчыкларын күтәреп, бер бүлмәле күршеләренә кереп уйнарга ярата иде
Мөнирә апа ире белән икәүләшеп шәһәрнен Ленин исемендәге фәнни җитештерү берләшмәсендә эшләде. Яшьли килеп урнашкан эш урынын алыштырмыйча, сау-таза гомерләрен шунда үткәрделәр Иртән икәүләшеп ашыга-ашыга чыгып киттеләр, кичен бергазәшеп кайтып керделәр. Яшь аермаларын киләчәк өчен алдан ук күз алдында тотып кавышканнар диярсең, пенсиягә дә икесе бер елны чыктылар. Халык телендә «Дары заводы» дип йөртелә торган берләшмәгә Ленин исемен ник кушканнардыр, ул кадәресен эшчеләргә аңлатучы булмады. Анысы хак. бик серле завод иде ул Бер серләрен Сөмбелә дә сизеп алды. Мөнирә апаларнын сулышыннан эфир исе килә, якын торып кара-каршы сөйләшкәндә бу ис үзен аеруча нык сиздерә иде Операциягә-мазар эләгә калсан, Алла сакласын, безнекеләрне наркоз атмый, дип бик еш зарлана торган иде күршеләр. Башка заводныкыларга караганда пенсиягә ун елга алданырак чыксалар да тигезлек белән картаерга язмаган, Мөнирә апанын ире Ленин яшенә җиткәч жан тәслим кылды Утыз биш ел тигез гомер итеп тә истәлеккә калырдай бала таба алмагач. Мөнирә апа берүзе яшәде һәм ялгызлыкны бик авыр кичерде Өендәге ялгызлыктан качып йөргәндәй, йә мәчеткә ашыкты, йә митингларга кушылды Ленин исемен саклап тоткан Мәдәният сараендагы чараларны калдырмады, өметсезләргә ияреп «Орион» пирамидасына килеп эләкте. Дөресрәге, һәр атна кич үткәрелә торган лекцияләренең берсенә туры килде.
Чибәрләр бәйгесендә жинеп чыккан кызларга алыштыргысыз бер ханым сәхнә уртасына чыгып баскан да залдагыларны күз уңыннан ычкындырмаска тырышып кына сөйләпме сөйли җөмләләре шигырь ксби. фикерләре тылсымлы әкият гүя, тавышы көйгә салынган Илле сум түләп кергән лекциядән шунысы аңлашылды: бер мен доллар акчаңны кызганмасан, ел эчендә йөз мен булып әйләнеп кайта ди! Үзен ише тагын ике кеше алып килсән беренче взносыңның яргысын шундук кире кайтаралар, таба алмасан мен килеш «Орион» кассасында калып тора. Кыскасы, тиз арада һәркем менәр долларлы ике кешене тотып китерергә тиеш. Кем атдан языла—йөз меңне дә алданырак ала Шул көнне үк язылып кайтты Мөнирә апа. Акчасын китереп бирергә ашыкмаган иде, ике көннән теге төзек ханым өенә килеп җиткән, өстәмә лекция укып күндерде Йөз мен сумлы матур киләчәк сихерләде, тәки
Сөмбеләнең юлда чагы иде. Ул инде язмыштан шактый өтелгән—залдагы халыкнын психикасына йогынты ясарга өйрәнгән, кешелекле күз карашым гипноздан аерырлык кына тәҗрибәсе бар Тик, гөнаһ шомлыгына күрәдер, гастрольдән кайтып җиткәнче Мөнирә апасы ире белән гомер буе җир астындагы заводта эшләп җыйган барлы-юклы акчасын, «Орион» тирәсендә бөтерелгән дилерлардан алынган әжәт белән түгәрәкләп, ике битлек килешү кәгазенә алыштырып өлгергән иде. Сүз дә юк. килешү кәгазе үэснен матурлыгы белән Пермь шәһәренең «Гознак» типографиясендә эшләнгән кыйммәтле документлардан һич ким түгел Гомер бакый яшәп һәм эшләп үзен газега-журнал битләрендә күрмәгән Мөнирә апагызнын тулы исем фамилиясе шома йөзле каты кәгазыә алтын хәрефләр белән басылган, аллы- гөлле төсләр белән бизәлгән, тугралы тышлыкка кыстырылган Мөнирә апаш з ул килешүне, йөз мен сум акчаны хөрмәтләгән кебек итеп, кием шкафындагы шүрлеккә пөхтәләп яшереп куйды.
Бурыч түләүне бик гиз ашыктырды.зар Атна-ун көн эчендә дилерларнын элеккеге тенор тавышы гонорга әверелде Аллкардагы йөз менгә зыян китерәсең килмәсә. Мөнирә апагызга әлеге әҗәтне кайтарыр өчен сулышыннан эфир исе килә торган бик күп танышларын барлап чыгарга
туры килде. Шулай итеп, бурычны әжәт белән, әжәтне—үтеч, үтечне янә бурычка кереп очын-очка ялгап барганда, Мөнирә апаның фатир өчен түләве җыела башлады. Инде «Итого к оплате» дигән шакмак турысына өелгән саннардан котылыр өчен, бер еллык пенсияңне тиененә кадәр чәчми-түкми илтеп бирсәң дә котылырлык түгел иде.
Эшләр судка барып житге. Тимер ишек артындагы приставның «ике мәртәбә кисәттек» дигәне рас икән. Ике атна эчендә әвәл энергетиклар килеп утны өзгәннәр, икенчесендә газовиклар газдан мәхрүм иткән. Пүнәтәй рәвешендә, приставларга ияреп кергәч кенә. Мөнирә апанын керосинка өстендә корымланып беткән яшел чәйнитен күреп «аһ!» итте Сөмбелә. Әйтәм аны сонгы көннәрдә, ялгыз күрше кич утырырга кергәч, бик ашыкмый торган иде: киноларны ахырынача карап бетерер, татар концертларының башланганын көтеп алыр, табынга чакырсаң баш тартмас, урын җәяргә тотынгач кына капылт саубуллашып чыгып китәр. Ялгыз башы газсыз, утсыз яшәп ятадыр дип кем уйлаган аны?! Чакырылмаган алты кунак җыйнаулашып килеп кергәч, бер бүлмәле фатир эче ипсезләнеп калды. Чакырылган кунаклар булса— ишек төбендә үк түфлиләрен салырлар иде. ә болар урамнан керә керешли үк туп-туры түргә үттеләр. Мөнирә апа. стенадагы кадагыннан ипсез егылып төшкән иске портрет кебек, диваннын арка терәвенә сөялеп тәрәзә өлгесенә төбәлгән. Сөмбелә аның күз карашына эләгер өчен тәрәзә каршына килеп басты, тик барыбер игътибарын жәлеп итә алмады.
Ул арада пристав хөкем карарын кычкырып укып чыкты, Мөнирә ападан бигрәк чакырылмаган кунаклар кыланышын, ишек ярыгыннан күзәтеп торган күрше-күлән колагына гыйбрәт өчен кирәк иде бу.
—. Кисәтүләргә карамастан, фатир өчен түләнмәгән бурычнын уналты мен жиде йөз утыз сумга җитүен исәпкә алып, хөкем карары нигезендә, Челюскин урамындагы өлешчә шартлары булган ике катлы йортка мәҗбүри рәвештә күчерергә
—Кадышев зираты тирәсеннәнрәк юк иде микән берәр бүлмә, иремнең каберенә якынырак итеп?
Мөнирә апа хәвефне алдан ук сизеп үзенен ин кадерле киемнәрен: көмеш туена ире бүләк иткән мамык шәлен, ялгыз калгач барып йөри алмам дип сатып җибәргән өйле бакча хакына алган кара тунын һәм беренче пенсия акчасыннан адарынган көрән күнле итеген киеп өлгерсә дә ясалма теш казнасын кимичә, кулъяулыкка төреп туннын эчке кесәсенә салган иде. Кечерәеп калган ияге, болай да тар мангайлы. нәни күзле, шома битле әби-апанын йөзенә самимилек өсти. Шуна күрәдерме, анын сонгы гозере фаҗига рәвешендә түгел, ә сабый бала авызыннан чыккан көйсезлек булып ишетелде. Сөмбелә әлеге хөкем карары өчен үзен гаепле сизде. Шөһрәт, дан. мал, дөнья нужасы куып сәхнә тирәсендә буталып йөргән арада «базар мөнәсәбәтләре» дигән вәхшәт тимер ишек аша үтеп, инде газиз кызынын сөекле дәү әнисенә әверелгән Мөнирә апанын бусагасын атлап кергән. Һәм бу вәхшәт Сөмбеләнең фатирына килеп терәлгән. Ике арада нибарысы унике сантиметрлы бетон стена гына. Стеналарның һай тотрыксыз чагы.
—Туктагыз әле,—диде Сөмбелә, кинәт кенә хәсрәт эзәрлекләвеннән айнышкандай булып,—бүтән бернинди дә чара юкмыни сон?
—Бар. ник булмасын,—диде теге пристав,—куып чыгару эшен егерме дүрт сәгатькә чигереп торып була, әгәр шул вакыт эчендә сонгы счет-фактура буенча бурычын түләп өлгерсә.
—Үзем түлим! Кызнын укуына дип җыйган запасым бар. Банктан алам да сберкассага кертеп бирәм. Ярты сәгать эчендә өлгерәм. Акча саный торган урыннарда таныйлар мине.
Шунда гына эшчеләрнең берсе чын күнелдән куанып куйды:
— Баядан бирле карап торам, сез жырчы бит. әйеме?!
—Әйе Таныгач рәхмәт инде
— Иптәшләр-әфәнделәр! Бу бит Татарстанның халык артисты.—дип мактаулы исем дә биреп өлгерде бу кеше —Сөмбелә үзе!. Сезне халаттан бер дә күргән булмагач, тиз генә танымадым Гафу итегез! Миндә сезнен кассеталар бик күп.
Эшче шундук кесә телефонын чыгарып өенә шылтыратты
—Алло. улым, тиз генә Сөмбеләнең яна компашкасын атып кил але Көттермә. Автограф алам. Без Колахметов урамыңдагы адреста Ике әйттермә, яме!
—Бер дә автограф өләшерлек кәефем юк шул. кем. энем Хәер, мин дә шылтыратып алсам була—президентка!—диде Сөмбелә ниһаять батыраеп — Гади халыкнын ни хәлдә яшәгәнен ишетеп белсен
Сүзгә тагын теге пристав кушылды
—Без бит сезне чыгарырга дип килмәдек. Закон язылган икән, ул кемнен кем булуына карамастан үтәлергә тиеш.
—Закон язучылар өчен фатир хакын дәүләт түли шул Телевизордан күреп торабыз, гел гади халыкны елатасыз.
—Алайга китсә, артистларда начар яшәми. Әнә. Мәскәү артистлары килде— билет бәяләрен биш йөз доллар итеп куйганнар Хатын белән икебезгә өч мен сум түләдек.
—Ә сез татар концертларына йөрегез, өч мен сумга егерме билет алырсыз
Сөмбелә пристав белән кискен бәхәскә керүдән тыелып калды, эшне бозудан курыкты. Хәер, жырчы күршенен тәкъдименә сөенделәр генә Иске- москы җиһазларны исемлеккә теркәп, машинага төяп-бушатып, гаепле хужаны милиция белән алып чыгып, елатып, күршеләрнен каргышын жысп китү хокемдарларнын үзләренә лә бик ошамый иде бугай Сөмбеләнең кассадан әйләнеп кайтканын урамда гына көтеп тордылар.
Автофафлар өләшеп аерылышкач. Сөмбелә минутын да әрәм итмичә, тизрәк Мөнирә апасы янына ашыкты Зәйтүнә анын туннарын салдырып кабаттан үз урынына элгән иде инде, зур кызларча дәү әнисе итеп кочаклаган да башын башка терәгән Берсе еларга тотынгач икенчесе дә түзмәгәндер инде—парлашып үксиләр. Сөмбелә кызы белән бергә Мөнирә апаны кочаклап алгач, өчәүләшеп күнсл бушаттылар
Ут белән газны яңадан тоташтырыр өчен гаризалар биреп оешмаларына ялынасы бар иде әле Бу кичне Сөмбелә. Мөнирә апасын карангыла утыртмас өчен, озын чыбык белән ишек өсләтеп кенә үз фатирыннан үт сузды Күчмә розетканын оч оясына да эш табылды телевизор кабынды, өстәл лампасы янды, өченчесе буш калмасын очен «Тефаль» чәйнеге күтәреп керде Әлбәттә. Сөмбелә күрше апаны алып чыгып кунак итәргә бик теләгән иде дә. ләкин Мөнирөттәй кузгалмады, диваныннан төшмәде, үз куышын шулкадәр дә нык сагынган иде ул бүген
Сөмбелә кухняга чыккан арада кесә телефоныннан Хәмзә белән сөйләшеп алды.
— Мин риза. Барам.—диде ул гафу үтенергә теләгәндәй, пышылдап кына Банкет булмагае, чет әллә шунда туй булсын Җитәкчеләрне сагындым
_ Вәт молодчиха! Димәк, җомга кич. сәгать дүрткә! Шунда Зәйтүнә дигән яна җырымны да ишетерсен
Әлбәттә. Хәмзә артык сораулар биреп төпченеп тормады, жырчынын барыбер ризалашасына алдан ук ышанган иде бугай ул «Түрәләрнең күзенә карап әйгер сүзем бар»,—дигәнен ишетсә исемлектән сызып ташлар иде ул Сөмбеләне
«Барам!» дигән ныклы карардан сон Сөмбеләнең үзалдына, кинәт, кәефе
2. .к У . м т
күтәрелеп китте. Банкетларда берәүләр ял итсә, икенчеләр эшли. Анын әлеге халәтен ай буе эш эзләп интеккән кешенең, ниһаять, вакытлыча яна эшкә урнашып кайтуы белән чагыштырып булыр иде. Вакытлыча эшләп, олы сөенечне ваклап-ваклап, фани дөньяда вакытлыча гына җырлап яшәү кебегрәк.
Килгән бер артистны «Хантимер» ресторанының урам ягындагы ишеге төбендә үк каршы алып тордылар.
Сыйлау бизнесының сәер яклары бар Гадәттә, ашлы-сулы ханәләрне олы юл өстенә, халык күбрәк бутала торган тыкрыкларга, үзәк урамнарга, базар тирәләренә, һич югында билгелерәк тукталыштан күренердәй урыннарда ача торганнар иде Карурман эчендә супермаркет ачып куйсаң—адашкан аучылардан, качкын-зимагурлардан гайре кем килсен?! «Макдональдс». «Эдельвейс», «Бәхетле», «Кызыл шәрекъ» сарайлары, төнге клублар, элеккеге союздаш республикалардан бүленеп калган «кухня»лар, кафе-бистролар, йөремсәк халык ташкынына аркылы төшеп, салават күпереннән яралган нурлы рекламалары белән юмалыйлар, алгысыталар.
«Хантимер» ресторанының аталышы ике олы агайның исемен бергә кушканнан килеп чыккан. Анын өч кенә каты жир өстендә. Берьюлы җитмеш машина килеп туктарлык ишегалды бар. Шәһәрнең төньяк көнчыгыш өлешеңдә «Хантимер»дән сон бүтән төзелеш юк. Сыйлану ысулы белән күңел ачарга теләгән урта хәллеләр тиз генә эзләп таба алмасын дигәндәй, бу ресторанны хәрби завод белән тимер юл арасындагы ташландык далага илтеп салганнар.
Җырлаганы бар монда Сөмбеләнең, хәтта бер генә тапкыр да түгел. Кануннары кырыс Соңгы клиент кайтып киткәнчегә кадәр, артистларны җибәрми тоталар. Татарда: вакыт җитте, мәжлес тәмам, барыгыз, таралышыгыз, димиләр—чәй генә бирәләр. Башка рестораннарда төнге унике җитте исә, кыстый-кыстый чәй өләшергә тотыналар. Ә «Хантимер»дә кунак чәйне үзе сорап ала. төн уртасында эчәме ул аны, әллә иртәнге якта телиме—официантлар зарланмый, кисәтми, көйләп тик йөри. Килгән саен Сөмбелә: «Бүтән бармыйм!»—дип тәүбәләп кайта. Ләкин вакыт дигән табиб белән кытлык дигән нужа, уртак телгә килеп, тәки тәүбәдән яздыра тора.
Шөкер, бүгенге банкет «Хантимер» ресторанының үзендә түгел иде. Сәгать нәкъ дүрт тулганда баскыч төбендәге «Тойота» микроавтобусы ян ишеген шудырып ачты, җыелган артистларны төяп алып киттеләр.
Билгесезлек башланды.
«Кая алып барырлар икән?»—дигән шик һәммәсен борчыса да сораулар биреп төпченеп йөдәтүчеләр табылмады. Ләкин, адашудан курыккандай, тәрәзәгә чыраен терәп, һәркем юлны карап барды. Әгәр автобус шәһәр үзәгенә юнәлсә—димәк, банкет Кремль ашханәсендә булачак.. Юк, кирегә киттеләр. Автобус, соңга калырга ярамаганны белепме, тукталган урыннардан иолкынып-йолкынып ыргыла. «Боҗра» дип халык теленә кергән әйләнгеч юлга чыккач. Сөмбелә күңеленнән генә юрарга кереште: «Әгәр хәзер Мәскәү ягына борылсак Зөя утравындагы резиденциягә, әгәр уңга китсәк—Идел буендагысына илтәләр булыр...» Ләкин артистлар, боҗра юлны кисеп, туп- туры урман эченә керделәр. «Димәк, ял базасына дип соңгы нәтиҗәсен уйлап өлгерде. Капкага җитәргә ярты чакрымнардагы борылышта зәңгәр билле ак «Жигули» кырында үрә катып милиция капитаны честь биреп калды.
Менә монысы инде базага килергә лаек булган кунаклар өчен генә салынган махсус юл—ике урман арасына тарттырылган чем-кара күн тасма кебек шома һәм елкылдап ята. машинадан төшеп сыйпап карыйсы килә үзен. Ул шундый туры—шофер кесә телефоныннан капка каравылчыларына алдан ук хәбәр җибәргәндә тизлекне киметмичә генә ике кулын да рульдән алып, рәхәтләнеп сөйләште. Өч тарантас янәшә сыярлык капканын тимер читән канатлары
ачылгач, ГАИ инспекторлары кулындагы аклы-карат ы кәрлә күсәккә охшатып ясалган шлагбаум күтәрелде.
Калибрланган юан-юан бүрәнатәре кояш баегач та атгын төсен югалтмаган, капус түбәсе зәнгәр черепицалар белән ябылган, чорма тәрәзәләре бизәкле, унҗиде эргәле. Әмир сараедай матурлык янына килеп туктагач үзенне мен ел элек тасвирланган борынгы тарихка әсир төшкәндәй хис итәсен
Әмирнен сый-хөрмәт бүлмәсе ни өчендер тәрәзәсез, кирәк чакта тәүлек буе янып, өстәлләр өстенә көн яктысына тин нур чәчеп торган батлүр шәмдәлләрнең ике бәйләме эленгән. Унҗиде эргәнен бишесе әнә шул шәмдәлләр кунак башына тимәсен өченгә күтәрелгән булса кирәк.
Киемнәрне алыштырыр өчен уенчыларны аерым бурага озаттылар Шунда ук аларга швед өстәле әзерләнгән иде Хәтта артист халкынын үз ирегенә куеп каты эчемлекләр дә тезгәннәр, Әмир атдына салмыш баштан чыгып басарга җөрьәт итүчеләр табылырмы, янәсе. Үхтәренчә сынаудыр инде б>
Бүгенге ялханәдә бердәнбер хатын-кыз заты буларак Сөмбеләне мансард дип аталган чормага яшерергә теләделәр. Өскә атып менә торган әйләнмате текә баскычка тиз генә өстәл читеннән үтеп китешле иде Ләкин ул бик тиз үтеп китә алмады, табынга карауга күзе буылып туктап катлы. Әле дә ярый Әмир үзенен яраннары белән бильярд затында шар тәгәрәтә иде, юкса егерме дүрт өлешкә бүленгән табынны фотога төшергәндәй текәлеп торган Сөмбеләне гафу итмәс иде.
Озын сәке сыман тоташ өстәлне Мари Иле осталары кулдан ясап биргәнгә охшый. Һәр тактасы бүрәнәдән яна гына телеп алынганмы— сап-сары килеш Анын садәлеген капламас өчендер, постау, йә эскәтер япмаганнар, хәзинәдә бары ялангач такта өстенә шул килеш кенә тезелгән Кая килеп эләккәнеңне белмәсән—аучылар йортындагыча диярсен. Әгәр кибет өстәле бу лсамы, шушы кадәр нигъмәтне күтәрә алмас, билләһи сыгылып төшәр иде
Сөмбеләне этә-тортә өскә ашыктырдылар. Текә баскычтан менеп җиткәнче, чормага кереп киткәнче астан карап калдылар Әле дә ярый ул ирләр күзен кыздырыр өчен күзәнәкле кара колготки белән кыска итәген кимәгән иде Ә джинсы чалбарның балак очыннан ак ноские да күренерлек түгел, тар куньшлы күн итеге җыеп тора.
Чорма түшәменә почмак саен сүрән ут эленгән Шушы яктылыкка күз ияләнгәч кенә шәйләп алды Сөмбелә—бу җылытыла торган мансард бихисап бүлмәләргә бүленгән, тар коридор стенасы гел ишекләрдән генә корылган кебек. Коридорнын буеннан-бусна ни диван, ни утыргыч, ни өстәл юк Аптырагач ул берәм-берәм ишекләрне ачып карады— бөтенесе дә бер герле— поездлардагы купе чаклы гына чолан. Һәммәсендә агач карават, суыткыч, урындыксыз өстәл, төнге лампа. Суыткычлары эчемлекләр, кабымлыклар белән дынгычлап тутырылган Ковролин идәнгә жинелчөбаскалал ишекләрне санап чыкты—егерме дүрт—нәкъ мәжтес залындагы өлешләр чаклы
Чакыра калсалар, озак көттермәс өчен. Сөмбелә борылмалы баскычка якынрак бүлмәне сайлады. Ишекне япмады Урындыклар булмагач, тсләсә- телөмөсә дә караватка утырырга туры килде Чәчәкле бүз белән пөхтәләп җәелгән урын-җир җылыга кинәнгән гәүдәне үзенә тартып тора. Өстәл лампасын яндыргач, ул суыткыч өстендә «Мен дә бер кичә* дигән әкиятләр китабын күреп алды. Сәхнә туфлиләрен салмыйча гына ятып торырга ниятләде Ана бер уй тынгы бирми иде «Кем бүлмәсе бу. кем мендәре’ Кемне көтеп ятам сон мин * * Һәр кунакны да исеннән таныгандай, мендәрне иснәп карады. Шөкер, тырышып үтүкләнгән шома ту кымадан җиләк сабыны исе килә иде Сомбеләнсн көмеш читлектә бәргәләнгән кенәри хәтлск кенә йөрәге азрак тынычлангандай итте һәм ул, калын кзггапны түшенә куеп, он белән гошне бутартык заманча әкият эзли башлады
Борын-борын заман түгел, борын төбендә генә, далалар-чүлләрдә түгел. Казан түрендә генә: әллә Дәрвишләр бистәсендә, әллә Байлар саласында, әллә Югары, әллә Түбән; әллә Олы, әллә Кече; әллә Яна, әллә Иске бер аланда яшәгән ди Гали атлы гап-гади бер умартачы. Гали яшәгән тарафларда карурманнар нурлы, имәннәре жырлы. каеннар шикәрле, усаклары серле, наратлары өйле, юкәләре чәйле, умарталыклары мәйле булган ди. Әлеге алан Тимер патша биләмәләренә кергән икән. Тимер патша бик озак идарә иткән: калалар төзегән, җир асты юллары салган, күперләр корган, пайтәхетне баеткан, күрше мәмләкәтләр белән тату яшәгән. Тимер патша илләр-жирләрне күп гизгән, дөньяның җиде могҗизасын күргән, әмма чолыкчы Гали аланыннан да гүзәлрәк урын тапмаган. Шуна күрә дә җәен-кышын, Гали аланына сәфәр кылып, ауга йөрергә, мунча керергә, яңа аерткан балдан авыз итәргә яраткан ул. Әлеге дуслыктан патшага сихәт, умартачыга шөһрәт килгән
Галинен берсеннән-берсе тере җиде улы булган. Оланнар, умарта ояларын арбага төяп, болыннарга, тугайларга, кырларга илтәләр икән. Кем юкәдән, кем чәчәктән, йә карабодайдан бал җыя ди. Урман үскән, еллар үткән. Патша кунакка килгәндә Галинен бал җыеп, самавыр куеп, күбәләк куып йөргән малайлары инде буйга ныгыган, ил гамен иңнәренә алырлык ирләр булып җиткән ди.
Умартачы үлем түшәгенә яткач Тимер патша аның белән бәхилләшергә дип килгән һәм Галигә әманәтен әйткән:
—Кылган игелегенә рәхмәт йөзеннән, мин синең җиде улыңны да урынга куям,—дигән.
Тимер патша сүзендә торган, кече улны әтисе аланында нигез хуҗасы итеп калдырган. Уртанчысына ил-юл аманлыгын тапшырган. Олысын—Әмир атлысын патшалыкка үз янына алган.
Мәрхәмәтле патша Әмиргә бөтен казнаны ышанып тапшырган, утган- судан, җирдән-һавадан акча эшләргә өйрәткән. Патшаны тәхетеннән төшерсәләр—Әмир дә илтәбир буларак үзенең диванын югалтасын белгән, шуна күрә дә яшәп калыйм дип яшәгән ул: төрле утрауларга, урманнарга зиннәтле сарайлар корган, карачыларына атсыз арбалар, тимер кошлар бүләк иткән, яраннарына в ил аятьләр, җирләр өләшкән, башкала уртасына туган авылын күчереп зиннәткә төргән Әмирнең мәмләкәт тарафларында ханәләре шул тиклем бихисап булган ди, анын кайда төн үткәрәсен, кем кулыннан хөрмәт күрәсен. кайсы канизәктә тукланасын газиз бануы да белмәгән ди хәтта. Тора-бара Әмир тәмам борнайланган: юлда йөрсән салым салган, урманга керүчеләрнең исәбен алган, һава сулаган өчен ясак җыйган, чишмәләрне сатуга куйган. Сыйланганда, колач җитмәслек кыздырылган мәрсин балыгы эченә керкә уылдыгы тутырып китерергә куша икән дә, кире борып, кабыклы бәрәнге сорап ала ди. Атсыз арбалар җимереп күнел ачкан, җырчыларны, шамакайларны җыеп төрле сынаулар үткәргән ди ул.
—Нинди җыр өйрәнеп килергә кушкан идем әле мин сиңа?
—«Жанкай жанаш»ны.
—Өйгә бирелгән эшенне эшләдеңме?
— Юк шул. Мәскәү кенәзлегеннән яңа гына кайтып төштем. Жыр өйрәнергә вакыт булмады. Телисезме, «Кәвәл авылы көен» җырлыйм?
—Следуюший кем анда?
Җырчыны алып кереп киттеләр. Келәмгә түгәрәк гәүдәле шамакай чыгып басты. Микрофонны чүкеч сабы тоткандай кыскан. Буш кулы белән кесәләрен капшап тарак эзләгән ише кыланды. Ул таракнын түш кесәсендә икәнен бөтен татар иле белә, юкса .. Ә түгәрәк шамакай шул рәвешле уйнап вакытны суза. Тел ачкычы булырдай беренче мәзәген сайлаган арала каш чолымына тарак элеп куя.
Әмирнен кәефе шәп күренә иде. Жәйге ялга әнисе янына кайтып, тау итәгендәге чирәмлеккә сузылып яткан кунак егет кебек, ике кулын баш астына салган да кәнәфидә ял итә. Келәмгә кем арты кем чыгасын атлан ук белә идеме, шаян сүз ишетергә әзерлеге шушы идеме—ул хәтта шамакайга күтәрелеп тә карамады.
—Сүгенеп сөйли торган мәзәкләрне синнән күбрәк беләбез. Сәяси ялганнарын бармы? Халык авыз ижаты үзенен хужатары турында ниләр сөйли?
—Сүгенү дигәннән, сүгенү буенча ярыш үткәргәннәр. Өченче урынны сәүдәгәрләр яулаган Көтүчеләр икенче урынга чыккан. Ә хакимият башлыклары сүгенү буенча беренче урында ди
—Бала чагымда минем дә көтү көткәнем бар Сүгенү буенча главалар түгел, көтүчеләр беренче урында булырга тиеш.
— Юк. галиҗәнабым, көтүченен сүгендерерлек хайваны йөзләп кенә —Ә минеке?!.—Үз соравынын жавабын үзе үк белгәнгә күрә Әмир мужикларча кычкырып көлеп җибәрде. Бу инде башкаларга да колергә ярый дигән фал иде. Ниһаять, урыннарына кадакланган бал баллар кебек утырган яраннары да хихылдашты. Әмир көлгән арада берәр чәркәне түнтәреп, кабымлык чәпелдәтеп өлгерәселәре дә бар иде әле аларнын.
Әмир, көлүеннән кинәт туктап, шундук боерык фигыльгә күчте —Сөйлә!
—Кайсысын икән? Сезнен хакта да яна әкиятләр күбәйде Халык бит ул шундый—дөреслекне әйтергә курыкса әкиятләр чыгара башлый.
—Ә син курыкма! Падишаһ турынлагыларны сөйлә!
—Сүләгән өчен берни дә булмасмы сон?
—Булмас. Шелтә дә булмас, янау да булмас (фатирын да булмас, мактаулы исемен дә булмас. Пайтәхеттән куылап. кәмитче сукбай булып тик йөрерсең шунда!..
Яраннарга тагын бер чәркә күтәрерлек жае килде —Алайса, куркырлык нием дә калмады инде. Сүлим —Сүлим дисен, син мишәрме әллә?
—Тегел.
—Татар мыни?
—Да. Сүлим. Менә тыңлагыз
«Син бер онгайдан күрше мәмләкәт белән дә идарә итә аласынмы дип сораганнар Падишаһтан «Әйе!*—дигән Падишаһ.
«Ә барлык шәрык илләре белән?*
«Барлык шәрык илләре белән дә җитәкчелек итә атам *
«Әгәр бөтен Жир шарын ышанып тапшырсалар'*
«Пожалуй, бөтен Жир шары белән идарә итә атмам, туганнарым җитмәс »—дип көрсенгән Падишаһ Әмир шамакайны шундук туктатты
—Сине ошбу келәмдә чыгыш ясаудан өч елга мәхрүм итәм —Өч кенә елгамы?.. Ә мин ате сезне диваныгыздан тагын биш елсыз төшмәссез дигән идем
—Следуюший' Берәрегез «Жанкай жанаш*ны җырлап бирәме инде бүген, юкмы?!
Жыр башланыр алдыннан гына туа торган тынлык урнашты Ләкин бу тынлык күпме генә сузылмасын—жыр башланмады Кайдадыр көнгерә тибенгәндәй итте. Сикергәк алымнар якынаеп чормага күтәрелде
Сөмбеләне тумышыннан бирле шушылай куркытып, әкиятле төшләрен бүлдереп, мыскыллап уятканнары юк иде ате
—Карале, гырлап йоклап ята! Йоклап акча эшлисең килсә «Досуг»ка ялланырлар! Без анда көйсез кубызга биибез. Төш тизрәк!
Тавыш җепселләрен карлыктырыр өчен «сандугач йокысы» да җитә. Һәр тамаша алдыннан кыллы музыка коралларын ничек көйлисе булса—йокыдан уяну белән монны көйгә салу өчен дә «распевка» ясап чыныктырып алырга кирәк. Сөмбеләнен мона вакыты юк инде, ул чорма баскычыннан төшкәндә чарасыздан тамагын кыргалады, юл унае гына чәчен төзәткәләде, күлмәген сыпыргалады.
Гармунчы келәм янында иде инде. Сөмбелә: « месез?!» дип кенә күрешкән булып, кунакларны күздән кичерде, дөресрәге күнел түрендәге хәтер альбомына салынган рәсемнәр белән чагыштырып алды. Күргәне бар инде бу рәсемнәрне, бөтенесе дә таныш. Банкетларда гел бер үк кешеләр. Бүгенге егерме дүрт балбал мәжлеспәрвар җитәкчеләребезнен меннән бере генә
—Максат,—дип эндәште Сөмбелә кин авызлы, җәенке иякле, калын соры кашлы, керпе чәчле гармунчы егеткә,—«до-мажор»дан, яме .
Чалкан яткан Әмир кырын борылды. Яраткан җырын ниһаять тыңлау сөенеченнән түгел, ә бүгенге малайлар чуагында хатын-кыз тавышы ишетүдән сәерсенгән сораулы карашын яраннарына күчерде. «Син чакырдыңмы моны?» дигәндәй, ым кагып кайберләреннән аеруча җавап көтте. Әмма яраннар акланып баш какты.
Максат гармун уйнаганда җырчыларның кирәге юк.
Кечкенәдән гармунсыз, жырсыз-уенсыз үскән Әмир аны туктатырга җөрьәт итмәде. Сөмбеләне тыңларга мәҗбүр булды.
Утырдым да атның, һай биленә.
Биш әйләндем Казан каласын
Кемнен авызы буш—шулар кул чапты. Әмир, сул кулына таянган килеш, һаман да әле кырын ята иде, яраткан җыры хакына ашаудан-эчүдән тыелып торды. Озакка сузылган соңгы аккордны да бүлдермәде. Гармунчы бөтен күрегенә киерелеп моңайган баянны кочагына кысып тынып калгач кына Сөмбеләгә сүз катты.
—Каян килдең әле?
—Чормадан төштем.
—Чормада йөрергә син ана мәче түгелсендер ич?..—Әмир бераз кунакларга көлеп алырга ирек бирде —Кайсы авылдан, дим?
—Балантаудан.
—Балантаудан?!! Анда гел караклар гына яши диләр.
—Ә кем урламый инде хәзер
«Менә без, мәсәлән!»—дип әйтергә теләгәндәй, Әмир кырын яткан җиреннән тора башлады.
Жыр бетүгә баш иеп. артистлар янына кереп китәсе генә калган иде кана, ә Сөмбелә, җүләр. килгән-килгән, инде тагын берәрне җырлатырлар дипме, саубуллашырга ашыкмады. Инде һич кирәкмәгән җирдән, Әмир белән икәүдән-икәү сөйләшүгә күчте. Хуҗа кеше кунакларнын кәефен күтәрердәй мәзәк хәл чыгармакчы иде. Ләкин халыктан бөртекләп җыелган казна хисабына көрәйгән түрәләр каршында салымын түли алмаган ялчы хәлендә басып торудан хурландымы, әллә фатирына приставлар килеп төшкән күршесе Мөнирә карчык өчен үчектеме, бүгенге эстрада сәхнәсендә хөкем сөргән хаос өчен әлеге «балбаллар»ны гаепле санадымы—рәнҗүле сүзләре күперде Сөмбеләнең, кара-каршы сөйләшүе Әмиргә каршы дәшүгә күчте. Һәм татлы әкият булып башланган төш әкренләп кырыс чынбарлыкка әверелә барды
—Кемнең күпме урлаганын эшеннән алынгач кына саныйлар.
—Менә бу әфәнделәрне беләсезме?—дип, Әмир кунаклар тарафына кулын изәде.
—Белмичә. Һәммәсенен диярлек визит ярлыклары бар миндә, шушылай төрле банкетларда күрешкәләп торабыз Мәҗлес азагында әфәнделәр юмартлана, иганә таулары вәгъдә итеп телефон номерларын өләшә башлый Иртәгесен исләренә төшереп шалтыратып карыйсын ә анда һаман да шул секретарьша тавышы: «Ул юк. кинәшмәдә юлда чит илдә сарайда • Бүген иртән генә берсенә шалтыраткан идем ате: «Федераль округ председателе чакыртып алды, бер атнасыз кайтмас!*—диделәр —һәм Сөмбелә жаваплылыгы бик үк чикләнмәгән «Ташлы» фирмасы гендиректорына шундый киная белән карап алды ки—тегесе урындык аркасына сенеп. юка гәүдәсен Холдинг президенты күләгәсенә яшерде
—Ә ул әфәндене вертолет белән кызлар куып йөри димәделәрме'.’ Кунаклар дәррәү күтәрелеп көлешкәч. Сөмбелә жинел сулап куйды Ходайнын рәхмәте белән ана. «Кызый, җитәр, тукта, хуҗаларның кушканын кыл. кылганын кылма!»—дигән гакыл килде
«Вәт гөнаһ шомлыгы—җырчы дигән кодрәтенә масаеп. Әмир белән әйтештең түгелме1’ Әрләшкәндә Ходай бәндәсе үзеннән өстен көчләрдән вакытлыча гына булса да азатлык яулап ала. уйлаганын әйтеп, яшергәнен күрсәтеп өлгерә. Әле дә ярый, әйткәләшүләр озакка сузылмый Көчсехтәрнс исән-имин саклар өчен Тәнрен күп әрләшерлек куәт бирми *
—Чакыруыгыз өчен рәхмәт Кәефегезне күтәрә алмаган булсам—гафу итәрсез.
—Артист җырласын гына ул. Сөйләүчеләр җитәрлек!—диде Әмир һәм кабат диванына чалкан ятты. Бу анын җырчы белән саубуллашуы иде Сөмбеләдән сон келәмгә Хәмзәне чыгардылар. Башка шамакайлардан аермалы буларак ул сөйли-сөйли җырлый, җырлый-җырлый көлдерә белә иде. Аның хәерчеләр өчен язылган «Колбаса» дигән җыры кунакларга бигрәк тә ошады, чөнки табынга бер генә телем колбаса да куелмаган иде
—Синең җүнлерәк җырларын бармы ’—Әмир инде торып өстәл читенәрәк якынайган да кабыклы бәрәңгене ярып, тоз урынына кызыл уылдык ягып маташа иде.
—Ник булмасын!?—диде Хәмзә бер күзен японнарча хәйләкәр кысып, икенче күзен яһүдләрчә акайтып —Әйтик. Золфиянен «Миләшкәем» җыры. Әлфис мәрхүм җырлап калдырган «Кил син. кил син. үзен кил*. Равил башкара торган «Тымытыгым* Күп инде алар
—Да ну! Азаматка да берәр яна җыр язып бирәсеңме ’ Болары туйдырды инде.
—Толк ни какой Язганнарына да түләгәннәре юк әле —Сина күпме тиеш алар1’
—Кем санаган инде аны кинәт кенә «Шаян-шоу*ны авылдан авылга йөртер очен бер микроавтобус ярап куяр иде Әмир Хәмзәгә кул бирде:
—Иртәгә минем управляюший янына кидерсен.
Шул мизгелдә, егерме дүрт яран арасыннан. Азамат килеп чыкты Ул һәрвакыт ин кирәкле чакта, кирәкле җирдә, кирәкле кешеләр янында була белә.
—Котлыйм. Хәмзә! Мондый зур презент—һәркемгә дә тәтеми Безнен Әмир сүзендә тора белә! Я| ымлы сүз—жан азыгы. Бсзнен Әмир яхшылыкны бәяли белә!
Сәхнәдәш егетнең бу сүзләре бил бөгәргә яратмаганнар очен җәза рәвешендә ингырады. чөнки ул Әмир авызыннан тартып алгандай әйтелде. Дөрес сүз—туры сүз. Турысын әйткән—дусларын югалткан
Туры сүз—утлы корал.
Утлы коралны теләсә кем йөртә алмый.
Җитәкче кеше никадәр биектәрәк утырса—туры сүздән шулкадәр тизрәк яралана.
Ялынычлы кеше генә туры сүзгә түзә ала. Сөмбелә ялынычлы кеше. Бүген дә ана түзгән өчен гонорар түләделәр.
«Мальчишник» ике пәрдәле, җиде күренешле спектакль кебек төгәл ике сәгать барды. Артистлар өйгә киеп кайта торган киемнәрен эзләгән арада кунаклар утырган урыннарыннан юкка чыккан иде инде.
—Мунчага киттеләр. , —дип пышылдады кемдер.
Сөмбелә егерме дүрт кеше сыярлык ләүкәне күз алдына китереп карады: театр сәхнәсе чаклы бардыр ул
Артистларга капкадагы шлагбаум янына чыгып басарга куштылар. Автобус шунда килеп аласы иде. Мәжлестә буыны йомшарган тәнне суык куырып алды. Ярты сәгатьләп көткәч туры сүзен пышылдап кына әйтә торган теге тавыш тагын юатты.
—Олег булса бик төгәл йөри иде. Юраның сменасыдыр бүген—он цехында анын бер кызы бар. шуны утыртып кштгәли, урман юлында камыр изәләрдер
—Ну. жегетләр. иртәгә килгән булсагыз өр-яна «Газель» белән генә алып кайта идем үзегезне.
Суыкта авыз үзеннән-үзе ыржаеп торса да Хәмзәнен бу сүзеннән беркем көлмәде, анын машина отуы бөтенесенең дә кәефен кырган иде.
Ап-ак урманны телеп, яна каештай тартылган чем-кара асфальт өстенә фара нурлары килеп кергәч тә сөенүләре заяга булды—туксан тугызлы <-Жигули»га дүрт кыз төялгән иде. Аларны ерактан ук күреп шлагбаум үзеннән үзе күтәрелде Интим мөнәсәбәтнең төрле юнәлешләре турында артык хәбәрдар булгангамы, Сөмбелә «мальчишник» дигән күнел ачулардан шикләнә дә, онәми дә. Шөкер, дүрт кыз килде, араларында дүрт егет бар икән бит, дип, бик сөенде әле ул.
Алай да, теге пышылдау остасы караңгылыктан файдаланып төрттереп куйды.
—Сөмбелә, әллә син дә боларга иярәсеңме?
Тизрәк җавап кайтарырга кирәк иде.Әгәр «иярәсеңме» дигән сорауны фәлсәфи фигыльләргә таратып карасан—тузынып китеп гауга чыгарырлык нигез бар. «Әллә яратмаганнар дисенме? Мин гомер буе бер генә кешенеке булдым. Фатир алыр өчен дә жәелеп ятмадым Филармониягә дә гинекологлар аркылы урнашмадым. Күпме кеше ялынып йөрде минем арттан, ышанмасагыз, әнә. визит карточкаларын килеп санарсыз—туфли тартмасы шыгрым тулы. Микрофонны сүндереп җырлый торган бүгенге йолдызларыгыз кебек имтиханнарны карават өстеңдә тапшырмадым. »Әйтмәде, шөкер, уйлап кына өлгерде Әйтә калса зурга китәсе, әшәке сүзләргә батасы, ирләр гайбәтенә быкырдап бетәсе иде. Уйлар арасында туган паузаны телсез корал итте Сөмбелә. Ашыгыбрак ирештергәнен аңлапмы, пышылдаучының тыны чыкмады.
— Машиналарында бүтән урын юк ич!—Менә шушы тапкыр җавап Сөмбеләне саклап калды.
Кышкы төннен кыл бер уртасында галибанә тынлык хөкем сөрә. Шау- шулары. ыгы-зыгылары, мәшәкатьләре белән тенкәгә тигән иске көн ниһаять үтеп киткән Хәл итеп өлгермәгән эшләр өчен, борчылдың ни. борчылмадың ни. барыбер шул килеш калган инде. Яна тәүлек туып кына килә, бар хәрәкәт тирән йокыда, хәерсезлек яктыга чыкмаган әле. Ишегалдында өшеткеч бушлык, подъезд ишекләре ял итә, урамнар хәл ала.
Сөмбелә, артык төнгә калганчы дип, кайтышлый ук күршесе янына кереп чыкты. Мөнирә әби «Гаилә» каналыннан иске заман киноларын карап утыра.
Кыстыбый пешергән—тешкә йомшаклыктан түгел, кәефе шәп булганда гына өеп куя ул аны.
Әнисе ауга чыккан песи кебек кенә йөрергә өйрәнде, ишек ачып кергәнен Зәйтүнәсе сизмәде. Күчтәнәчкә тигән кыстыбыен ашап бетермәс килеш урын остенә ауган, көне буе имтиханга әзерләнеп нык алҗыгандыр, күрәсен. Кызнын сулыш алганы әни кеше сизәрлек кенә.
Урамда да, күршедә дә, өйдә дә тыныч. Сөмбеләнен генә күнеле тыныч түгел. «Юлбарыс» холдингынын чираттагы бәйрәменә ник чакырдылар сон аны? Бактын исә ирләр мәжлескә кунак булып ялгыз гына килгән, артистлар да гел ирләр генә, пешекчеләр, хәтта сыйлаучылар да ачык-көрән алъяпкыч япкан кысык күзле егетләр иде Бер җыр өчен кичке корабка хатын-кыз алалар диме?! «Жанкай жанаш»ны җырларга Жора юк икән, Азамат үзе шунда иде ич!. Ике тәрәзәле өйдә үткән яшь гомер мажара көтә дә тора Берәр хәсисен рәнҗеттеме, әллә киресенчә өмет бирдеме0 Байлар уенымы бу. аглә мылтык көпшәсе аша күзәтүләреме? Берәр эхчәүчене ялласан—эшләгәнен түләргә җитмәс
Сөмбелә кием шкафы өстендәге шүрлектән рәсемле катыргыдан ясатган тартма алып килде Утыз җиденче размерлы туфлидән бушаган кап визит карточкалары белән шыгрым тулы—егерменче гасыр азагында башланган базар ислахының соңгы унбиш елы сыйган Актара башлагач, колак төбендә авазлар янара: мәйдан ораторлары, сайлау көрәшчеләре, банкет сандугачлары, түрәләр вәгазе—берсен-берсе бүлдереп оран сала кебек. Жәмгыять үсешенсн нигезендә—бу урында кичә син иден, бүген мин. кичә сезнекеләр безне, бүген—безнекеләр сезне, дигән сүгенү эпитетлары ята икән Грамвай- троллейбус гукталышларындагы киоскларнын директорлары, кунакханә номерын офис иткән генераль директорлар, хәер-хәирия акчасына төзелгән фондлар, һавалы компанияләрнең президентлары күбәйгәннән күбәя бара Тузга язмаган оешма исемнәрен ташка бастырып визит карточкалары чыгарулар—эшләүне түгел, фәкать акча эшләүне максат итеп куйган текә җитәкчеләрнең мин-минлек ярышына, дөньяны яулау хөрриятенә әверелде
Эстрада ялтыравык утрау булып кыл уртада калды Үзгәртеп «кыруның* бөтен юллары шушы утрау аша үтте. Океан артыннан килеп кергән бер генә яңалык, бер генә термин да сәхнә базарын әйләнеп узмады. Сайлаучыларны артистлар тирәсенә җыйдылар, олылау чараларына җырчы чакырдылар. Яна байларның варислары өйләнешкәндә туйлар концертка әверелде, һәр яна вакыйганың рекламасын күренекле, галантлы шәхесләрдән әйттерделәр, сәүдә мәйданнарына җыелма сәхнәләр кордылар, күп кенә ходдингларда. «АО»ларда. министрлыкларда тамаша оештыручы методистлар, баянчылар штагы булдырылды Мәдәният министрлыгы, филармония диктатыннан бәйсезлек яулаган артист үзе дә сизмәстән яклаучысыз калды, ул хәзер чакырган җиргә баручы, түләүчегә күне.ч ачучы уен коралына әверелде Нәтиҗәдә җыр белән бию бергә буталды, кендекләр ачылды, нәфис сүзне очсыз мәзәк алыштырды, түләүле фабрикалар йолдыз чүки башлады, сәнгать тәненә сусаган Яна байлар өчен төнге клублар үрчеде
Жыр янгырасын өчен чикләр киңәйде. Жырчы кызлар чит ил байтарына кияүгә чыгып хәзер Казан сәхнәсенә кунакка кайта ача. Ачмания, Австралия, хәтта Англиягә барын сабан туйлары үткәрел кайту берни тормый Татар артистлары Пенза, Төмән. Самара. Башкортстанга барып мәмләкәт башлыкларын сайлауда катнаша алдылар Ә вал алар адьтернатин кандидат өчен көрәштеләр, ул үтмәгәч икенче турга чыгып, тамашачыларны элеккеге хуҗага тавыш бирергә үгетләделәр
Сөмбелә катыр! ы тартманы бушатып берәмтекләп яңадан тутыра башлады Теге егерме дүрт әфәндемен визиткасын каршысына тезеп күңеленнән генә
сорау алырга иде исәбе. Берничә исемгә килеп төртелгәч ниятеннән язды, искә төшереп алырдай шәхесләр болай да шактый иде әле монда. Бәлки сары табышмакның жавабы табылыр дип җентекләбрәк тукталды. Газ плитәсенә чәй куеп җибәрде. Йокы качкан иде инде Чәй кайнаган арада кухнядагы биек суыткыч түбәсеннән амбар кенәгәсен үрелеп алды Сөмбелә бу калын дәфтәрне үзенчә шаяртып «вахта журналы» дип атый. Ерак гастрольләрдән алҗып кайткач, беркавым хәл җыя да: «Кызым, китер әле теге вахта журналын, тәэсирләре суынганчы язып куйыйм»—дип соратып ала. Кайда ниләр җырлаган, кемнәр катнашкан, халык яратып кул чапканмы, нинди маҗаралар булган, кемнәр, нинди спонсорлар белән танышкан—соңгы егерме еллык сәхнә тормышы кәгазьгә теркәлеп бара. Хан мәҗлесен дә ул 2004 елнын 24 гыйнвары дип бөртекләп язып куйды. Аннан чәй эчә-эчә, кайбер визиткалар бүләк ителгән көннәрне вахта журналыннан эзләде. Мине тап. мине, дигәндәй исем өстенә исем өелде, журнал битләре бөгәрләнде, көннәр-еллар әле алга, әле артка күчте. Язылганын «эһ!» дигәнче укып чыгарлык язмаларга көннәр буена сузылган, гомер буе онытылмаган вакыйгалар сыйган иде.
1993 елнын 2 сентябре...
Казан елга портының беренче причалына өч палубалы «Леонид Соболев» теплоходы килеп туктады. Пассажирларның кемлеге алдан ук мәгълүм булса да кая барасыны беркем белми иде әле. Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе тутырган исемлеккә Марат Гомәрнен исемен үгетләп диярлек яздырды Сөмбелә. Хәниянен баянчысы бар, Зөһрәнең ире баян алып килә, сина махсус гармунчы чакыруның бөтенләй кирәге юк, «Уйна гармун» фестивале түгел—җитәкчеләрнең культуралы ялын оештыру, артистлар саны чикләнгән, дип бик нык каршы төшкәннәр иде. Сөмбелә һаман үҗәтләнде: «Кеше музыкантлары белән теплоходта репетиция ясап йөрергә мин үзешчән түгел. Марат Гомәр бөтен репертуарымны белә, кайсы кунак нинди җыр сораса да курыкмыйм.»
Барыбер ризалашмадылар.
—Алайса мине дә исемлектән сызыгыз!—диде Сөмбелә, кул селтәмичә генә.
—Тукта, тукта, кызма әле син, Сөмбелә! Ярар соң, алып кил гармунчыңны!—дип, шул минутта ук кире чигенде идарә башлыгы.
Сәер, ул бит хәзер: «Син үзеңне Жир шарынын кендеге дип белдеңме әллә?!»—дияргә тиеш иде. Табеевлар заманыннан калган әлеге канатлы шелтәнен телдән-телгә күчеп кин таралган чагы иде әле бу. Бүлмәсеннән куып чыгарса да бер сүз әйтә алмыйсын. Горисполком шәһәрдә фатир өләшүче бердәнбер мәккә. Чакырсалармы—исән чакта престижный фатирга чиратта калган идем дип, билләһи, теге дөньядагы җырчыларын әйләнеп кайтыр... Шәһәр башлыгы имзасыннан башка бер генә кешегә, бер генә оешмага да фатир ордеры бирелми. Юк, идарә башлыгы җикеренмәде, тавышын күтәрү түгел, чыраен да җыермады хәтта, киресенчә, елмаеп озатып калды. Чакыру кагыйдәләренең ниндие юк... Сөмбеләнең теплоходка керүе мәҗбүри булгач, кем соратканын сабыр гына көтәсе кала.
«Кем9» дигәне причалга килүгә үк беленде. «Мөмкинме?»— дип Сөмбелә кулындагы сәфәр сумкасын күтәрешергә алынучы кеше Казанга ин ерак районнын хакимият башлыгы иде! Мәктәп баласы булса—ул да сыйныфташ кызыйның букчасын тиктомалдан күтәреп йөрмәс Ә монда күкрәгенә депутат билгесе таккан, никахка килгән кияү егетедәй чем-кара костюм- чалбар кигән, җете аклыгыннан күз камашырлык күлмәк якасына ут янып торган кызыл галстук элгән алпамшадай әфәнде ниндидер бер Балантау авылында туып-үскән колхозчы кызына йөк ташучы сыман иярсен әле!..
Сембеләнен җырларына гашыйк микәнни0 Алай дисән. инде сер түгел, җырларына гашыйк дип башланган уеннын азагы— атеге дә баягы шул— җырчынын үзенә гыйшык аңлату белән бетә. Сөмбелә бик күптән мәктәп баласы түгел инде, өйләнергә йөргән егет белән күнел ачарга килгән ирләр холкын гына бутамас.
Басма кичкәндә бер түрәнен шоферга җиткергән әмере казакка чалынды. —Кичке алтыга, как штык, килеп баскан бул!
Ун сәгатькә сузылачак сәфәрнен юл озынлыгын күз атдына китереп карады Сөмбелә Ялыктырасын алдан белә—туйлар да унышар сәгать бармый хәзер Төгәл әйтелгән вакытта трапны җыеп алдылар, теплоходның тышавын ычкындырдылар Мәҗлес Идел уртасына җиткәнче ярдагы «Волга»лар таралышмыйча торды. Каяндыр капитан фуражкасы табып алган шәһәр башлыгы соклап булса да команда бирде —Отдать швартовы!
Су өстендәге иртәнге җилдә озак бөкшәергә туры китмәде, артистларны чамасыз ашыктырып каюталарга урнаштырдылар Урнашу дип—кеше саен берәр аерым бүлмә, ачкычлары ишектә. Теге Кем, Сөмбеләнен кайсы каютага урнашканын белергә теләп, озатып куймакчы да иде. кают-компаниядән шәһәр башлыгынын карлыккан тембрлы баритон тавышы ишетелде —Җитәкче составны срочно биш минутлык кинәшмәгә'
Теге Кемнен кают-ком пан иягә кереп югалуы булды. Сөмбелә, эз югалтыр өчен, иң түрдәге бүлмәгә шылды. Марат Гомәрне янәшәгә урнаштырып нигез күршесе итте. Сигез йөз кешегә исәпләнгән ак корабта качышлы уйнавы кыен түгел. Юка пластик стеналар калын тукыма белән тышланган, күршс-тирәнсн сөйләшкәне ишетелмәсә дә кирәк чакта шакып гармунчыны чакырырга була. Монысы әлеге шартларда бик мөһим
Шәһәр башлыгы фуражкасын салмаган, артистлар ягына рупор аша гына кычкырды:
—Бөтенегез дә кают-компаниягә!
Артистлар «тревога* белән уятылган матрослар кебек кабаландылар, коридорга чыккач кына чәчләр төзәтелде, төймәләр-путалар каптырылды, туфли йөзләре сөртелде.
Сөмбелә Марат Гомәр белән янәшә утырмакчы иде. өлгермәде, теге Кем килеп, аны кулыннан тотып, үз өстәленә алып китте.
Алдан игълан ителгән биш минутлык кинәшмәдә өчәр йоз-дүртәр йөз чакрымнан иртәнге сигезгә килеп өлгергән район хакимияте башлыклары хөрмәтенә берәр бокал ром бушатылган иде инде. Шуна күрәдер, шәһәр башлыгы оештырган уен кагыйдәсенә тиз күнделәр.
—«Леонид Соболев* Жир тирәли сәяхәткә чыкты Корабльнең штурвалы минем кулда. Мин кем булам инде’
—Адмирал!—дип кычкырды кырык дүрт район берьюлы Шәһәр башлыгы балдаклы бармагы белән өстәлгә өч кат төртеп алды, шымчы юкмы дигәндәй як-ягына каранды.
—Авызыгыздан җил алсын. Үзе ишетмәсен. Мин капитан гына. Ә сез —Без юнгалар!
—Юк. сез мичманнар Ә менә тегеләр?—диде ул бер иллюминатор төбендәге икс өстәлгә сыенган артистларга таба имән бармагын төбәп —Пиратлар!
—Юк. Алар чегәннәр!—Артистлар ягыннан ризасызлык урынына алкышлар яңгырагач, капитан дәвам итте,—Мин кубрикка кереп ял иткән араларда капитан мостигында үз урыныма өлкән мичманны калдырам.—диде ул Сөмбелә кырындагы теге Кемнен иңбашына учын куеп Капитанның уч төбе адмирал погоны чаклы иде
Сөмбелә вәзгыятькә төшенә башлады кебек. Өлкән мичман капитаннын ышанычлы кешесе, таянычларының берсе икән ләбаса Димәк, теплоходка кемне һәм ни өчен чакырасын алдан ук хәл итә алган.
Өлкән мичман жөмһүрият чигенә терәлеп торган районнарның берсендә мактаулы хуҗа. Коммунизм төзегән чорларда ул КПСС райкомының I секретаре иде, «суллар» «унга* борылып баскач, шул ук районда хакимият башлыгы булып калды. Бүгенге татар түрәсенә хас бөтен сыйфатлар да бар үзендә, ул физик яктан көчле, тик көйсез; авторитар җитәкче, үзе ярдәмчел; рекордлар куярга ярата, әмма кызлар алдында каушый; Алыптай гәүдәле, мәгәр йомшак күнелле; законны әйбәт белә, шулай да кирелеге белән дуамал. Сүз ирегенә ышанып, район халкы аның өстеннән бик күп шикаять язып өлгерә. Инде, калага күчереп үстерәләр икән, дигән хәбәр йөри, һәрхәлдә Сөмбелә шулаерак дип ишетте. Кадрлар миграциясе, сайлауларда җиңәсе кандидатлар, җитәкчеләр шәҗәрәсе кебек четерекле юрамышларның төгәлрәк җавабын артист халкы алданрак белә. Чөнки һәр сәяси яңалык банкетларда туа...
Күчмә утраулар, якорьле рестораннар, йөзә торган мунчалар, оча торган кинәшмә заллары чоры бу. Бүгенге сәяхәт тә гади бер күңел ачу гына булып
катмас.
Капитан кечкенәдән диңгезләр гизәргә хыялланган иде. Хәрби лайнерларда радист булып хезмәт итү теләге белән ул элемтә техникумын да тәмамлады. Ләкин билгеле бер сәбәпләр аркасында Армиягә алмадылар. Аның хыялы ун елдан барыбер гамәлгә ашачак, шәһәрнең меңьеллыгына әзерләнгәндә: «Казна—диңгез, без—пароход!» дигән тәвәккәллеге өчен бу капитанны Япон диңгезе ярларына контрадмирал итеп җибәрәчәкләр . Хәер, бу турыда әлегә беркем дә, хәтта адмиралыбыз үзе дә белми.
—Господа офицеры! Август ае коры килде. Урып-җыю гөрләп бара. Мин сезне бүген махсус җыйдым. Кырларга чыгып, игенчеләргә комачаулап йөрмәсеннәр дидем. Колхозчылар бер генә көн булса да тынычлап эшләсеннәр дидем Сез дә тынычлап ял итегез, хатыннарыгызда, кредиторларыгызда эзләп табалмасын дидем.
Капитан үзенең яна вазифасын уен кагыйдәсенә туры китереп дәвам итте.
—Лоцман! Лоцман!.. Колак бае
Штурвал күперчегеннән җавап килде.
—Тынлыйм!
—Курс N01x1-081, скорость пять узлов в час. Малый вперёд.
—Есть, малый вперёд!1
Идел өстендә штиль хөкем сөрә. Төньяк офыкта күпергән болытлар, вак- вак күбекләргә таркалып, жил чыгармыйча гына теплоход өстеннән үтеп китә. Көнчыгыш иллюминаторлардан кергән кояш баганасы тигез янмаган лампа кебек, янып-сүрелеп, янып-сүрелеп ала.
Кок өстәлдән өстәлгә күчеп кемгә нинди шулпа кирәклеген белеште.
Бу кок ризыкларны бүлеп өләшүче генәдер, дип уйлап куйды Сөмбелә. Кухняны термослар белән китергәннәрдер. Шушыңда ук пешкән ризык булса симез калҗа, шулпалы өчпочмак, итле бәлеш исе борыннарны кытыклап, нәфесне котыртып торыр иде. Ә кают-компаниядә кипшегән яңа буяу исе эленеп тора. Юкса өстәлләр дәүләт белән тулы, берсе-бер буш түгел.
Тостлар әйтүне, мөгаен, беренче булып амазонкалар уйлап чыгаргандыр. Сугышчы хатын-кызлар гел яуда, гел походта. Ирләре белән бик-бик сирәк, бары тик балага узу өчен генә күрешкәннәр. Малай туса-этиләренә калдырып киткәннәр, кыз баланы үзләре белән алып сугыш кырында тәрбияләгәннәр.
' Бу сөйләшүләрне тәржемә итүнен әллә ни әһәмияте юк (К К.)
Жинү яулаган көннәрдә, кырда учаклар ягып, күнел ачулар оештырганнар Бузалы касәләр күтәргәндә амазонкалар бер-бсрсен мактап купшы сүзләр әйткәннәр Дәверләр алышынып, яуга чыгу хатын-кыз иненнән төшкәч, купшы сүзләрне ир сугышчылар әйтергә тиеш булган Озын-озак. күп сүзле, тапкыр, әмма мактауга корылган комплиментар тостлар хатын-кыз табигатеннән килә түгелме?!
Беренче тостны капитан әйтергә тиеш иде
—Дошманнын су асты көймәсен эзләп табар өчен дингезне йөз градуска жнткәнче кайнатырга кирәк, ул һичшиксез өскә калкып чыгачак, дигән бер яһүд. Диңгез тиклем дингезне ничек кайнатып була сон. дип сораганнар моннан Мин кинәшемне бирдем, ә тормышка ашыра аласызмы, юкмы— анысы сезнең эш. дигән яһүд Мин бокалларны матдерәмә тутырырга кинәш итәм Ә эчәбезме, юкмы—анысы безнен эш!
—Яһүдә хатыннарыбыз өчен күтәрик!
—Ике башлы бөркет Ак барсны чукымасын'
—Господа офицеры! Сәясәткә кагылмагыз!
— Боцман! Чегәннәр өстәлендә ром бетте'
Марат Гомәрне тыеп торучы юк. тагын исерер инде Гармунын караватка егылган килеш тә уйный ала ул. анысы өчен борчылмый Сөмбелә Каюта стенасын шакылдатуга йөгереп керердәй аек булуы кирәк иде
Ниһаять, капитан «Смирно!» командасы ишеткәндәй үрә катты.
—Господа мичманнар, хәзер Венера җырлый! Венера, әйдә тегене
Кают-компания тып-тын калды Талгын музыкага теплоход тирәли нидер эзләнеп йөргән акчарлакларның зарланулы числдаулары кушылды
Очмыйча син түзеп кара.
Иңнәрендә канат барда!
Кый-гак! Кый-гак! Кый-гак'
Җыр беткәнне дә көтмичә башланган көчле алкышлар җиде баллга җиткән шторм дулавын хәтерләтте.
Алкышларны капитан да бик ярата Мәртәбәсенә күрә аны яна сәүдә үзәкләре ачканда дисенме, яна өйләр салынган буш нигезгә таш ыргытканда, уныш бәйрәмнәре булып килгән ярминкәләрне каршылаганда, тәбрикләү чараларында, Мәскәү юлыннан кунаклар каршылаганда, башкарма комитет утырышларында чыгыш ясаганда дисенме Кыскасы, аны гел кул чабып каршы алалар, алкышлар белән озаталар. Ул микрофонга гашыйк, чөнки һәр вакыйганың халык җыела торган өлешендә аны йә стационар, йә күчмә сәхнә корып каршы алалар, тавышын менәр ваттлы динамиклар белән көчәйтеп тараталар Ә инде һәр кичне «Эфир* канатынын сонгы хәбәрләреннән күренгәндә анын каршысына җидешәр микрофон күнлар иде
Капитан Венерага багышланган алкышлармын тынганын да көтмичә, микрофонны йолкып алды, урынбасарын чакырган ише генә җиңеллек белән, имән бармагын изәп гармунчыны үзенә дәште һәм җырлап та җибәрде Ни җырлыйсы алдан әйтелмәгәч Марат Гомәр гармун киеренкелеген тыеп торып беренче иҗекнең яңгыраганын көтте
Әйтмә син. авыр сүз. әйтмә син.
Йорәк бит болай да яралы
Капитанның, чынлап та, мәҗлесләрдә җырларлык кына тавышы бар тис Банкет саен диярлек җырлый торгач, ул вокал буенча ярыйсы шомарды Мелизмнар белән бизәмичә, борылышларын турыдан гына кистереп җырласа
да, бер үк куплетларны өчәр тапкыр кабатласа да, ана барыбер артистлар көнләшерлек итеп кул чабалар, әле «Афәрин!» дип тә үсендерәләр иде.
Рәттән алты жыр башкарганнан сон, җиденчесенә ул «Әйтмә син авыр сүз»не тагын тулаем кабатлады. Бер бататы хатыны белән тулай торакта яшәп яткан тавыш операторы капитанның репертуарын бүлдереп бию көе кушарга курыкты, ә мичманнарның погоннары «бәләкәйрәк».
—Могҗиза җидәү генә була!—диде капитан үз вакыты җиткәч. Тыңлагыз, бер тост әйтәм Кичә орбиталь станциянең аэронавтлары ачык космоска өч тапкыр чыктылар, сәбәбе шул—туалетлары эшләмәгән ди Әйдәгез, берәрне күтәрик тә ачык космоска чыгып керик. Ярты сәгатьлек тәнәфес игълан итәм!
Жиде жырдан сон җор сүзгә сусаган команданың рәхәтләнеп көлүе капитанның күнелен күтәрде.
Аһ, бу озын тәнәфесләр! Аһ. хатыннарын ияртергә яратмаган агайларның
малайларча тугарылуы...
Алданрак торып киткәннәр туалет ишегенә чиратка баскач, соңрак килгәннәрнең көтәрлек чыдамы калмаган иде. Беренче яруснын чыбык читәне аркылы Идел өстенә чәпердәтү ярышы башланды. Һәм һәр мичман, башкалары алдында үзенең егәре, әүхәте, ирлеге белән мактанырга теләгәндәй, ярышып чәптерергә тырышты: кем ераккарак җиткерә—шул сәламәтрәк, аның простатасы да юк, гайрәте дә ташып тора. Әгәр ярышка катнашырлыгын юк икән—димәк, син тумас борын картайган мескен бер җан иясе.
Өлкән мичманнын да ярышка катнашырга исәбе бар иде, чыбык читәнгә килеп сөялгәч як-ягына каранып тыелып торды, ник дигәндә, уен белән мавыгырсың да. әгәр шулвакыт Сөмбелә килеп чыкса?!. Бүгенге ситуацияне оста файдаланыр өчен җырчы алдында горур, җитди һәм дә ихтирамлырак булып күренергә теләде ул.
—Нәрсә, иптәш Өлкән Мичман, давлениең юкмы?—дип үртәштерделәр аны.
—Юан торбадан су әкрен ага!—дип, теленә килгән беренче жавапны аклану итеп, бу тирәдән тизрәк китеп барды ул.
Палуба әйләнәсе буйлап оештырылган малайлар бәйгесе шултиклем озак дәвам итте ки. хәтта ватерлиния Идел өслегеннән бер сөям өскәрәк күтәрелгәндәй булды.
Сөмбелә, чынлап та, түгәрәк тәрәзәгә маңгаен терәп, палубадагы тамашаны күзәтте. Мичманнарның ана җилкә белән басып торуы бу күренешкә әллә ни оятсызлык китермәде. Өлкән мичманнын уенга бирелмичә кирәк чакта әдәпле булып кала белүе ошады әле аңа. Якындагы кәмиттән бик тиз ялыгып, Сөмбелә мавыктыргыч манзараны ерактанрак эзләргә теләде. Һәм ни күрсен— Елга порты әле һаман да якында гына.
—Ике сәгатьтән бирле ник бер урында таптанабыз сон әле без?—дип сагая калды Сөмбелә.
Жавап эзләп һавага чыгарга ашыкканда анын юлына аркылы төшкән беренче кеше Өлкән мичман булды.
—Сөмбелә, синен белән сөйләшәсе бар иде!
—Ике сәгать буе бергә утырып, сүз башларга җаен тапмадыгызмы?
—Үзен тыңламыйча, өстәл артында юк-бар сөйләшеп утырганнарны капитан бик өнәми.
Өлкән мичман, сул канатын җәеп, ишеге ярымачык бер каютага таба кулы белән юл күрсәткән иде, Сөмбелә шундук кире какты.
—Юк-бар сөйләшеп утырыр өчен өске палуба шәп. Аннан соң минем бу трюмда күнелем болгана.
—Диңгез авыруымы әллә синдә?
зо
—Диңгез авыруы дингез буена еш йөргән җитәкчеләрдә генә була торгандыр ул Болай диагнозлар куярлык чирләрем юк. Тан тишегеннән башланган шау-шулы мәҗлес кенә башыма капты
—Профессиональ артист өчен иртә ни дә, кич ни° Барыбер концерт инде —Кызыл туй белән Сабантуйлар да иртәнге уннан башлана. Ә без бүген сигездән үк Карагыз әле. сез маршрутны беләсезме-7 Ник һаман Казаннан чыгып китә алмыйбыз? Комга терәлдекме-7 Фарватер буш түгелме?
—Тес-с!
Өлкән мичман ике бармагы белән Сөмбеләнен авызын капламакчы иде Ләкин кызый чирканып читкә борылып өлгерде Тәмәке төтене, ысланган балык, суган кыягы исе сеңгән әлеге кулдан җирәнүдән йөзенә чыккан җыерчыкларны яшерер өчен, елмайган булып, тимер басмаларны җиз дагалы үкчәсе белән төя-төя. ин өске палубага йөгерде
—Йә. кая алып баралар безне?—диде Сөмбелә аулакта сабырсыхтанып —Әнә, ярдагы теге вак урманны күрәсеңме?
—Бишбалта причалы.
—Ярга якын килмибез. Якорь салып шлюпкалар төшерәбез дә халыкны ярга ташыйбыз. Анда безне шашлык учагы, балык шулпасы, көлгә күмгән бәрәңге көтә. «Иделкәем* ансамбле каршылый. Кичке сигездә кабат Елга портына кайтып төшәбез.
—Биш чакрым араны унике сәгать буе йөзәбезме?
—Кая ашыгасын. Сөмбелә-7! Ял ит рәхәтләнеп —Сезгә ялдыр да, безгә эш инде ул Унике сәгатьлек эш көне —Эш дигәннән, Сөмбелә, сина гына сер итеп әйтәм Шушы көннәрдә мине Казанга күчерәләр. Республика районнары буенча кураторлык эшен мина йөкләячәкләр Әгәр үз бригадаң белән районнарны йөреп чыксан. ә-71 Кырык дүрт концерт! Гарантияле! Чыгымнарның бер өлеше бюджет хисабыннан булыр, районнарга хат җибәрербез, шәпләп оештырырлар! Син ризамы шуна-7
«Эрләмәгән сукмаган, Шаһи сина ыштанлык!*. «Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың!». «Алдан кычкырган күкенең башы авырткан * ише әйтемнәр кинәт исенә төшеп. Сөмбелә үртәлгәндер күрәсең. Өлкән мичманга анын елмаюы бик ошамады
—Ихтыярын. Теләмәсән. бүтәннәр килер Тик халкыбызга мин күбрәк сине тыңлатыр идем. Сөмбелә дигәндә тамашачы сырпалана бит
—Рәхмәт инде. Килермен мин Тик бу сөйләшү чакыруга охшамаган ате —Әйе, әйе, искә төшерү, ягъни мәсәлән. аллан рак килешеп кую!
Ул Сөмбеләнен кулын кыскан булып аны үзенә якынрак тартып китерде Махсус шулай эшләде, чөнки бер төркем мичмлннын баскычтан менеп килгәнен күреп алды. Ул аларга: «Бу җырчы бүген минеке!» дип шапырынырга теләде, күрәсең
Сөмбеләгә бу хәл бер дә ошамады Житмәсә. ике ара шул тиклем якынайган иде ки. хәтта Өлкән мичманмын сулышындагы аракы түгелгән салат исе тынын кыса иде Кызый мәктәп баласы кебек елгырлык белән, абзагызнын «ике колачлы» тозагыннан шуып кына чыкты Чыкты да палубаның икенче ягындагы баскычтан аска ыргылды Өстә мичманнарның көлешкәне, кемнеңдер «Кок! Безгә ром китер!» дигәне генә ишетелеп калды Сөмбелә бер ялгызы каютага кереп бикләнде Кием шкафынын биге чаклы гына йозак аны шау-шудан аерып куйды Колакта тынлык чынлап тора Шуны гына көткәндәй, инде кайчаннан бирле эзәрлекләп йөргән уй бөтен фикерне биләп алды Үз биләмәсендә патшага әверелгән, хакимлек итүнең бөтен тантанасын күр1ән. базарча яшәүнең тәмен белеп өлгергән типик Яңа җитәкче бу Алар сәнгатькә соклана белми Жырчы кыхтарны яулау малайлар чуагының бер уены гына
Ул: «Шлюпки на воду!*—дигән тавышка уянып китте. Димәк, мәжлеснен тәнәфестән сон гөрләгән өлешенә йоклап калган. Бат ки ате капитанның бу әмерен дә ишетмәгән булыр иде—теплоходның двигатель тавышы тынган, шуна һәр аваз, һәр үкчә тыкылдавы каюта аша үтәли йөри.
Төшәргә исәбе юк Сөмбеләнең. Ул инде ярда шашлык көткәнен белә. Алай да хатын-кызларга хас «күрәсе килүен» тыя алмады, иллюминаторга бик якын килмичә генә су өстен күзәтте. Капитан биргән команда шаяру гына икән—бернинди көймәне дә суга төшермәгәннәр. Бишбалтанын «Леонид Соболев» теплоходын китереп бәйләрлек причалы юк. Шуна күрә халыкны ярга якын килә алырдай «ОМ»икка күчереп төяделәр.
Кунаклар тиз күченде, кают-компаниянен кысанлыгыннан, рәсми табыннын протоколларга теркәлердәй тостларыннан ялыккан кунаклар шашлыклы вак урманга су өсләтеп йөгерергә әзер иде инде.
Калды Сөмбелә. Өч палубалы олагаем теплоходта берүзе калды. Учак тирәсендә баян белән эчемлек булса—шул житә. Өстәвенә әле ярда «Иделкәем» ансамбле көтә. Анда яшь жырчылар гаскәре—Зәлия, Әлфия, Рәмзия, Резидәләр.
Шашлыкчылар десантына ияргән өлкән мичман, учак тирәсендәге ыгы- зыгы тынган арада, Сөмбеләнең юклыгын абайлап алды. Житәкченен мин- минлегенә көч килде. Һәркайсы чибәрләр конкурсында бәйге тотарлык «Иделкәем» кызлары да күренмәде аның күзенә, күбрәк эчкән саен ныграк айный баргандай тоелды ана, капкан ит кисәген йоталмыйча интекте, вак урманның һәр күләгәсен тентеп чыкты, аның юклыгына ышанган саен ачуы кабара торды. Ниндидер бер колхоз хәерчесе, үзенен популярлыгына масаеп, бүген-иртәгә расланасы җитәкчене санламаган булып йөз чөереп маташа Хәерченен ин зур кимчелеге—намуслы горурлык. Ләкин акчасыз горурлык— ул мескенлегеңне танымаска тырышып масаю гына. Масаюны яшәү рәвеше итәр өчен акча, акча кирәк, кызый. Ә күп акча эшлим дисәң, намусыңны онытырга, горурлыгыңны кырыкка чатнатып сындырырга туры килә .. Безнең җәмгыятьнең ин зур хакимияте хәзер—акча.
Өлкән мичман, «ОМ»ик белән берүзе килеп, теплоходның каюталарын актарып чыгарга бик тели. Сөмбеләне барыбер эзләп табар, ай-ваена карамыйча акыртып көчләр иде Концерт күлмәген кигән килеш! Назлыйсы килмәсә—җырлап ятсын, җырлыйсы килмәсә—җыласын!..
Ләкин капитан алдында дуамаллану килешеп бетмәс. Субординациянен кануннары кырыс Үсешкә дучар ителгәнсең икән, карьера баскычында үзеңнән өстәрәк торганнарның сүзе-имзасы, мөнәсәбәтенә тешеңне кысып булса да түзәргә, хөрмәт итәргә мәҗбүрсең. Идарә итүнең диалектикасы гадел түгел, әмма бик гади: бүген—син мине, иртәгә—мин сине!..
Ниһаять, шашлык учагы сүрелде, вак урман эче тынды
Яны белән килеп сыенган «ОМ»иктан «Леонид Соболев« бортына сикереп төшкән ин беренче кунак өлкән мичман иде. Тар, озын коридор буенча тезелгән ишекләрне рәттән ача барып ул, ниһаять, эчтән биклесенә килеп төртелде Ныклап тартса сувенир йозак шартлап ачыласы, тик ул эчтән бикләнү мөмкинлегенең анарга әле һичшиксез кирәк булачагын исеннән чыгармады.
Теплоход ирләр белән хатын-кызлар арасындагы интригаларны тавышланып хал итә торган урын түгел. Каюта ишеге йодрык ягына таба ачылды, төбенә чаклы ачылганын көтмәде өлкән мичман, гүя ярыктан шәүләдәй шуып керде дә эчтән бикләп куйды. Ятып торган чагы булса ул бәреп кергән хутка анын өстенә авасы иде. Шөкер, Сөмбелә аягында нык тора, ул аучыны һөҗүмгә әзерләнгән боксчы рәвешендә көтте.
Өзәргә дип үрелгән кулга чәчәк каршы тора аламы? Комарлы ир колачы,
келәшчә сыман кысылып. Сөмбеләнен кулларын бөкләде, әмма йодрыклары ике гәүдә арасында йомарланып калган иде
—Йә. нишлибез. Сөмбелә, бил сызганып эшкә тотынабызмы0 Әллә тагын качышлы уйнап алабызмы0
—Шушындый бәйрәм көнегездә дә гел эш турында сөйләшмик инде —Алайса, «әбәк-әбәк* уйныйбыз?
—Юк. сездән качар өчен бу теплоход кына түгел, мәркәзебез бәләкәй —Күптән шулай дип әйтәләр аны' «Риза» дигән сүзенне дә кешечә әйтә белмисен бит син. Бәлки шуна күрә кызыгамдыр да ате мин сина. Сөмбелә— ул минем өчен чибәрлек, горурлык, нәфислек һәм жырлый торган йолдыз символы.
—Ялганлап мактау—түрәләр белән, үзеннән көчлеләр белән сөйләшкәндә бик файдалы Әмин сон гади бер җырчы сезненчә әйтсәк—иске йолдыз.
—Түрәләр, көчлеләр. имеш! Хатын-кыз белән мактаусыз сүз башлап буламы? Ләкин сина башынны жүләргә с&тсан ныграк килешер иде Акыллы булып әллә кыланасын, әллә үзен шундый
—Үзгәрә алмыйм инде мин. Сезнен күнелне күрер өчен генә шамакайланасым килми.
—Акыллы-акыллы! Әйт әле. кыйммәтле артисткам, үз гомерендә ничә ир белән йокладын син?
—Санап торучысы юк инде аның. Су белән газ торбасына счетчик куялар куюын, ә ирләр белән хатыннар арасына уйлап тапмаганнар ди әле
—Димәк, коммерческая гайна!.. Әһә. ниһаять ачуыңны чыгардым, күзеннен кешесе зурайды! Юкса салкын канлы булып кылануын кайнар тәненә күрә түгел иде.
—Ачуланып торырга, мин әллә юмагайлар студиясенә контракт төзергә килгән яшь җырчымы?
—Гөнаһларың күп инде синең, ә?!
—Унсигез яшьлек кыз үстергәч, сезнен каршыла гөнаһсызга сабышып торыр хәлем юк. Беләм. ирләрнен кайсын гына алма—бөтенесенең дә беренче буласылары килә Унсигез ел элек кайда йөргәнсездер? Бүген гөнаһларым өчен каршыгызда гафу үтенергә генә кала.
—Кыз баланын гөнаһлары рухландыра мине Ят. әйдә! Юкса көчлим' —Нинди көчләү ди ул?! Үземнең дә күптән сөеләсем килә. Бүген гел кызлар тирәсендә бөтерслдсн. шуна көнләшүемә чыдый алмыйча әрләшәм —Алайса сузма.
—Хәзер. Син чишенеп ята тор Мин бер минуттан әйләнеп керәм.
—Нәрсә-ә?!!
—Ярамаган ризык эләкте. Эчем китә минем Теплоходта берүзем ник бикләнеп калды дисен. Тиз генә эшне бетереп тәһарәт алып киләм.
Азгыннар кулыннан качып котылу дигәндә, алеге авыруны телгә алу кыз бала өчен һич түбәнсенүгә санатмый Киресенчә, ирләрнен әүхәтен сүндерә торган, сыналган алым бу. Өлкән мичман да ниятеннән кире чигенә язды Язды, әмма чигенмәде. Сөмбелә чыгып киткәч, чишенеп, ишекне бикләмичә генә, караватка менеп ятты. Башы мендәргә тию белән гәүдәсе авырайды, бөтен эчкәне, ашаганы ике потлы гер булып, күкрәк читлегенә басты Һәм ул. яклаусызларны сөендереп, гырлап йокыга китте.
Озак йокламады, күп дигәндә ун-унбиш минут черем иткәндер, сәфәренә сонга калган юлчыдай сискәнеп уянды
Сөялгәнсең чатта баганага.
Яфрак төсле сары йөзләрен.
3. .к. у . м
33
Күрәм. ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсын?
Унбиш минутлык йокыдан тәүлек буена җитәрлек көч туплап, тынычланып һәм айнып уянган чын совет җитәкчесе: «Кайда син?! Ник ялангач? Булдымы- юкмы? Коридорнын теге башында нинди туй?»—дигән сорауларга җавапны Сөмбеләнең җырлавыннан тапты. Җавап белән бергә тагын ярсуы әйләнеп кайтты. Кызыйнын тавышына түгел, Тукайның шигыренә үртәлде ул— ишетәсеңме, мөнәҗәт җырлар хәлгә төшкән мескен җырчы хәерче шагыйрьдән яклау эзли?!.
Теплоход, кырлардагы хәлне искә төшергәндәй, буш элеваторлар тирәсендә борылыш ясап, пристаньга кайтып бәйләнде. Кунаклар командасы, төрле илләрдән җыйналган туристлар кебек бер-берсенә артык илтифат күрсәтмичә генә трапка ашыкты. Һәм җиргә төшкән бере яңадан үзенең элеккеге халәтенә кайтты: капитан инде шәһәр башлыгы булган, ике урынбасарын ияртеп ин алдан бара; мичманнар хакимият башлыкларына әверелде; чегәннәр иң азактан чыгып, шәһәр коймаларына ябыштырылган плакатларына охшарга тырышып, тыелгысыз елмайдылар. Ярдагы бөтен машина берьюлы кабынды. Күрсәтмә буенча алар автовокзал янындагы тимер юл күперенә чаклы эскорт ясап тезелешеп киләчәкләр, аннан инде һәр хакимиятне каладан чыгып кача торган үз юлы көтә.
Елга порты кырындагы троллейбус тукталышына килеп баскач, Сөмбелә никтер яр буена әйләнеп карыйсы итте Чөнки анын инде теплоходтан ерагайганына, ниһаять иреккә чыкканына чын-чынлап ышанасы килде бугай Вәт, гөнаһ шомлыгы.. Элеккеге мичман эскорттан бүленеп калган— машинасы кабынмый!
Стартерның кушылырга теләмичә бушка әйләнүеннән туйдымы, әллә хурлануы чиктән ашкан идеме, ул машинадан кинәт чыгып, шоферны селтәп ыргытты да руль артына үзе утырды. Хакимнең холкыннан чыныккан шофер, егылган җиреннән тиз генә торып, авырайган кара «Волга»ны этә башлады. Машина кабынган уңайга аны калдырып китеп баргач та, вакыт әрәм итмичә, тез башларын ашык-пошык сыпырып, әче төтен артыннан йөгерде..
Сөмбелә кухня тәрәзәсенең авыр өлгесен ачты. Амбар кенәгәсенең 1993 елыннан йокы тәмам качты. Чәйнек кайнарлыгы бөтен бүлмәгә таралды. Чикләвек оны белән куертылган сөт төрелгән как рулетыннан бер телем кисеп алды. Әлем кагынын ачысы чәйдә эреп бөтен тәненә ут булып таралды. Вакыйгалардан тизрәк ерагаерга теләп ул үзенен «вахта журналы»н тоташлап актарырга кереште. Бер-ике елны җәһәт кенә үтеп китсә дә ул әле барыбер теплоходтан котыла алмады. Өч палубалы маҗара күз алдыннан китми, офыкта эленеп казган ак мираж булып еллар арасында очып йөри, күптән таралышкан йөгәнсез малайларның шаукымы әле һаман колак төбендә Теге абзый калага килгәч тә озак тоткарланмады, «башка эшкә күчү сәбәпле» тагын районга җибәрелде. Ул кардәшләр җөмһүриятенең төньягында яна тормыш күтәрү белән мәшгуль Юк, дистә елдан артык вакыт үткәч тә Сөмбеләгә сары розалар сибә торган шаһзадә түгел ул...
Коры сихер
Сары табышмакның жавабын коммунизм кырларыннан эзләмәде Сөмбелә. Дөрес, элек тә һәр житәкченен күңеленә ятышлы «үз җырчысы» була торган
иде. Әдәбият һәм сәнгать көннәре, мәдәният декадалары, классикларыбызнын юбилей кичәләренә әзерлек башланса, делегация житәкчесенен кем булуыннан чамалап, бәйрәмгә кайсы җырчыларның барасын атлан ук белеп торазар иде. Мәскәүдәме. Уфада—Чабаксардамы. Каракатпакта—Ижаудамы—кемнен кайда йөргәнен мактаулы исемнәренә, почет грамотатарына карап чаматарга була.
Малайлар чуагы чын-чынлап туксанынчы елларда башланды. Пратетариат диктатурасының җитмеш ел буе туплаган бөтен байлыгы, җәмгыяте белән шәхси мөлкәткә әверелеп, җитәкчеләр кулына күчте. Базар юлына чыкканчы кем кайда утырган—шул үзенен кабинеты тирәсендәге малга, җиргә, җитештерү тармакларына һәм хәтта эшче көчләренә дә хужа булды. Ә кабинетсызлар ваучер тотып калды.
Берара акчанын нольләре калькуляторларга сыешмады, кулдан-кулга «пачкалап» кына йөри башлады, билен буган штамплы кәгазе исән торса, кибетләрдә дә санамыйлар иде хәтта. Эмиссия, дивидент, дисконт, девальвация, деноминация, валюта дефолт, дотация, банкрот ише әйтеп бетергесез терминнар арасында кыйналган тинтәк акча артистлар язмышын мөлкәтлеләр хәйриясенә калдырды.
Филармониянең эстрада бүлеге ябылгач, җырчылар «Ура!» кычкырган иде Өч ай эчендә кырык биш тапкыр җырларга мәҗбүр итә торган концерт оешмасы юк хәзер! Шунын белән бергә: план үтәмәгән өчен шетгә бирүчетәрс дә: һәр җырыңны тикшереп, көе-эчталеге. башкарылышына бәя куеп утыручы худсовстлары да; кассага күбрәк акча җыя алган артистларга гына мактаулы исемнәр, фатирлар бирүне берүзе хәл итә торган директоры да юк
Жырчы халкы тамашачы белән бергә-бер калды. Медиа-магнатлар экраннарда кемне әйләндерсә, тамашачы шуларны көтте. Кемгә кул чапсалар— шул эшләде. «Йолдызлар фабрикасы» шомарткан чибәр, гәүдәле, сөйкемле кызлардан, ыспай малайлардан унсигез яшьлек эстрада йолдызлары кабынды Нәфислек сәхнә алдына чыкса, классик тавыш хәзер арткы планда Афишаларны ертып йөрүчеләр, концерт булмый дип шылтыратучылар күбәйде Һәр тамашачы өчен «йолдызлар сугышы» башланды. Филармониянең эстрада бүлеге мәдәният сарайларында айга бер генә концерт куярга җөрьәт итә иде Ә хәзер көн дә бәйрәм, афиша өстендә плакат, игълан астында белдерү Хәләл акчасын түләп керердәй апаларнын гайрәте чикте, азмы-күпме халык йөрердәй заллар бармак белән санарлык кына калды.
Филармониядән киткәннән бирле Сөмбеләнең хезмәт кенәгәсендә бүтән мөһер юк. Каян килсен ди инде ул?' Календарьдагы бәйрәмнәр, сабантуйлар, юбилейларда җырлатыр өчен кем штатка алсын сине9
1994 елның март азагында урам бәйрәмнәре, җыеннар, ерак гастрольләр оештыру буенча шактый тәҗрибә туплаган Манс шылтыратты Ул атказанган баянчы, күп кенә матур җырлар авторы. Базар синдромы башлангач, эш коралын читкә куеп, менеджмент кәсебенә тотынды. Үзен кызыксындырган шәхесләр белән итагатьле сөйләшә белә. Сорауларын рәттән тезсәң—хәл белешүдән һәм яңа эш тәкъдим итүдән гыйбарәт иде
— Исәнмесез. Сөмбелә’. Кызыгыз әйбәт кенә укыймы’ Бер проект тәкъдим итсәм ничегрәк уйларсыз икән9 Экстрасенс Фаил абый публичный сеанслар үткәрергә җыена, ана ассисент кирәк иде Сәхнәгә чыкмыйча гына, авырулардан килгән сорауларны тәртипкә салып, пәрдә артыннан укып торырга Фаил абый аларга жавап бирәчәк I апрельдән башлап өч көнгә икешәр сәгатьлек унике сеанс. Билетлар күптән сатылып беткән Көн саен дүртәр аншлаг. «Унике* залында' Түләүне алдан әйтмим—ну гонорары Мәскәүләрчә. Әйбәт кенә узса алга таба эшләргә дә өмет бар Уйлагыз, ри «адашыгыз, ун минуттан тагын шылтыратам
«Унике» залыңда унике аншлаг—ул унике мен тамашачы дигән суз Авыру.
з&
гарип, саулыкка сусаган бичаралармы—концерт залына җыелгач алар барыбер тамашачы инде. Тулы залнын шаулавы язгы ташкын белән тулган елга яры кебек, пәрдә аркылы да ишетелә. Риза, әлбәттә риза Сөмбелә, ләкин Манс ун минут көтәргә куша, ул башка берәүләрне дә үгетләп, үзенчә кастинг үткәреп маташамы? Һәм ни өчен сеанслар 1 апрельдә—алдалау көнендә башлана?
Ун минуттан дигән тынлык биш минуттан арыга сузылмады. Ин беренче җавап итеп Сөмбелә ризалыгын белдерде. Тик сораулар бирмичә түзә алмады.
—1 апрель шуткысы түгелме?
—«Биш татар» районга чыгып киткән. Залнын ул көннәре буш.
—Мине кем урынына чакырасыз? Берәрсе кире уйладымы?
—Сездән башкага әйткән юк әле. Җырчылар арасында медицинаны азмы- күпме белгән бер Сөмбелә диделәр.
—Мин бит ике ел гына укыдым.
—Белештек. Сез анатомияне өч семестр укыгансыз, Фаил абыйның ассистенты булыр өчен алегә шул җиткән.
Колхоз базарыннан ерак түгел бер ишегалдында ике бүлмәле янкорманы арендага алып Фаил абый экстрасенсорик дәвалау эшенә ныклап керешкән иде. Ул ишегалдында һәрчак урам бәйрәменә килгәндәй халык булыр. Фаил абыйга эләгер өчен авыллардан килеп көннәр буе чират торалар. Фаил абыйнын хатыны, малае, хәтта күршеләре аша танышлык кылып чиратсыз үтүчеләр дә күбәйде. Сырхау тәнгә кул белән кагылмыйча энергетик массаж ясап сихәтләндерүе хакында бик күп газеталар язды. Казан телевидениесе көн аралаш диярлек әңгәмәләр үткәрде. Журналистлар, артистлар анът фатир телефонын үз кулыннан алып, әкренләп дус-ишләргә. таныш-белешләргә тарата торды. Өйгә шылтыратучылар, урамда очрап сихәт сораучылар шултиклем күбәйделәр ки—ачык сеанслар үткәрү котылгысыз ихтыяҗга әверелде.
Ниһаять Менә ул 1994 елнын 1 апреле. Иртәнге унда башланасы сеанска әзерләнер өчен Сөмбелә алтыда ук уянды. Концерт күлмәкләренә күз йөгертеп чыкты да рәсми очрашуларга дип сакланган киң озын итәкле, ябык изүле көрән бәрхет костюмын киде. Зәйтүнәне мәктәпкә илтер өчен күрше Мөнирә апа кереп калды.
Дулкынлануын җиңәр өчен ул тайгак тротуардан вак-вак атлаган килеш борын тишекләрен кинәйтеп. кояшлы иртәнең язгы һавасына ябырылды. Университет үрен менгәч ни күрсен—башланырга ике сәгать барын белә торып, мәйдан халык белән тулган. Әйтерсең лә. колхоз базары «Унике» янына күченеп, кырмыска оясына әверелгән. Җентекләбрәк күзәтсәң, шәһәрнең арбалы, култык таяклы, зары йөзенә чыккан меннәре хәвефтән котылып, каядыр эвакуациягә әзерләнгән кебек. Ни елмаерга, ни еларга белмәгән сау-сәләмәт артистның бикле ишеккә килеп шакылдатуы бик күпләрнең чыраен сытты. Бу минутта алар Сөмбелә дигән җырчыны, популярлыгы белән сырхауларны санламыйча, татар Кашпировские янына чиратсыз үтәргә маташучы сәхнә кыланчыгы дип кенә уйлыйлар иде.
Шөкер, озак шакып мескенләнергә туры килмәде, эчке якта кизү торучы апакай, аны танып, тиз генә ишекне ачып-ябып алды.
Микрофонлы кин өстәлне каплап торсын өчен пәрдәне махсус ачып бетермәгәннәр иде. Манс моны Фаил абый белән киңәшеп алдан ук әзерләп куйган. Шунысы әйбәт. Сөмбеләнең эш урыны күз алдында тормаячак икән.
Башланды...
Ул исеме алдан ук игълан ителгән сөекле артист кебек башын югары тотып, күкрәген киереп, ышанычлы, тигез ритмнар белән җәһәт атлап сәхнә алдына чыгып басты. Янләрдәләр арасыннан шәүләсе күренү белән башланган
овация биш минутлап дәвам итте. Дегет төсендәге кәчтүм чалбары. өске төймәсе кара канатлы күбәләк белән капланган жете ак күлмәге, күтәренке үкчәле ялтыравык түфлиләре. ин мөһиме—меннәрне әсир итәрлек серле күтләрне каплап торган эңгер пыялаты. аттын кысаты тар күзлеге болар барысы да, базар мөнәсәбәтләре башлангач. Фаил абыйга көтмәгәндә генә Ходайдан ингән әүлиялык кодрәте өстәп торатар иде сыман Ул терсәген турайтмыйча гына ике кулын күтәреп, аткышларны туктатты Күпләр инде аның тирәсендә салават күпере, төньяк балкышы. тан нурлары күреп сабыйларча дәгъва белән еларга тотынды, йөткерүләр, тамак кырулар көчәйде.
Ин әвәл ышандыра алырлык сүз кирәк иде
Фаил абый, газеталардан өземтәләр укып, үзенен унышлары белән сихәтләнгән, чирләреннән котылган кешеләрнен исемнәре-адреслары белән сөендерде
Зал тынычланды, Сөмбелә тәмәке уты белән өтелгән тишектән пәрдәнен теге ягына күз салды: тирән эчле, комач түшәкле утыргычларда мен төрле хаста—башлары иелгән, кыйшайган, чөелгән, сәхнәгә баккан Кызгану катыш куркуданмы, Сөмбеләнең иртән эчкән сөтле чәе мангаена тир булып бәреп чыкты.
—Минем кулларымнан нур таралганын күрәсезме9
—Әйе! Күрәбез!
—Мәгез! Ходай мина сезне савыктырырга кушты
— Безнен якка да Безгә дә җибәр нурларынны
—Һәммәгезгә дә барып житә! Ышанган кеше савыгыр
Беренче сәгатьтә Фаил абый залга учлап-учлап нур өләште Ягымлы сүзләр белән туктаусыз юатты Карлыккан тембрлы, тигез моңлы тавышны микрофон йотып ала, көчәйткечләр аша күпертеп, сандык чаклы колонкалар залга коя
Сөмбеләне йокы баскан иде инде.
—Сорауларыгыз булса язып җибәрегез. Залдан кычкырмагыз!—дигән тавышка ул сискәнеп китте.
Килде сорау Килде сорау
Колак авыртуым басылмый Күхтәрем сызлый Йокым юк Бот төбеннән аягым туктаусыз сызлый Үпкә Бавыр Бәвел куыгы Бөер Сөмбелә, гүя анатомичкадагы практикант кебек, авыру «әгъзаларны» остәлгә тезеп салды Ул сорауларны укый башлады. Фаил абый жавап биреп торды.
—Авыртуын басыла. Сызлаудан туктый Бүгеннән башлап йокларсың. Бүсерен юкка чыга. Бөерендәге ташлар уалып чыгачак
Сораулар ялыктыра башлагач. Фант абый үзгәреш кертергә теләде «Атналап башым авырта*. «Ирем кыйнаганнан кул сөягем калтырый торган булып калды...» дигән сорауларның кешесен сәхнәгә чакырды Вакыт бетеп килә, икенче сеанс өчен залны җилләтеп өлгерәсе һәм кодрәтне күрсәтеп, үзенә күрә реклама ясап атасы бар иде
Фаил абый янына икс хатын чыгып басты Атарга карап затлагыларнын көнчелектән күзләре елтырады. Урамда җәйгә охшаш көн иде инде, көндезләрен залны җылытмыйлар, шуна күрә авыру хатыкка өс киемнәрен салмаска рөхсәт ителгән. Чандыр гәүдәле, очлы иякле, илле яшьләрдәге ханымның кулы туктаусыз калтырап баллонья курткасы кыштыр-кыштыр килеп тора иде Фаил абый аны сыпырды гына—кыштырдау шундук ту ктады Залда кул чабулар көчәйде
Какао төсендәге палтәссн киң пута белән билләп буып куйган, кара талымлы, кин мангайлы егерме яшмәр чамасындагы кызнын башын кушучлап тоткач зал тагын тынып калды. Фант абый бер учын баш чүмече ягыннан, икенчесен мангайдан ерагайта барып читкәрәк К1тгеп басты
—Йә, ничек?!—дип сорады ул тыныч кына, жавапнын нинди буласына алдан ук ышанган кешедәй.
—Абау, сызламый! Туктады!—Кызнын сытык чырае язылды, йөзенә елмаю кунды —Билләһи, бетте! И, абый. Ходайнын рәхмәте яусын сина'—диде дә сөенеченнән тыела алмыйча елап, сәхнә читендәге баскычка таба китте. Ул залга төшеп өлгерә алмады, сабырлыгы төкәнгән сырхаулар дәррәү кубып сәхнәгә ыргылган иде инде. Кыз читкә тайпылып чак егылмый калды.
—Мине дә сыпырып кара! Бер генә булса да сыйпа!—дигән ташкын Фаил абый өстенә ябырылды. Таянган таякларын кылыч итеп янаучыларда күренде.
Фаил абый микрофонны авызына кабардай булып кычкыра башлады.
—Жәмәгать. дәвалау өчен тынычлык кирәк! Мин болай эшли алмыйм! Вакытыгыз бетте! Тагын килерсез! Урамда яна авырулар көтә!
Ишектәге кынгыраунын өзгәләнүенә исе дә китмәгән халыктан чак котылып, сәхнәдән югалып торды Фа ит абый. Ул арада Сөмбелә дә анын янына гримм бүлмәсенә кереп бикләнде.
—Фаил абый, гафу ит, мин кайтып китәм. Ике сәгать үткәнче көчкә түзеп утырдым. Бик авыр.
—Әллә мина жинел булды дисенме? Берьюлы мең сырхау белән эшләп караган кешеме мин?!.
—Бу сезнең сольный концерт. Гафу итегез, сезнең проект дип әйтәсем килә. Мине алыштыруы берни түгел.
—Ун минутлык тәнәфестә шушындый катлаулы эштә ассисент эзләп табып буламы! Әллә син аларны ишек төбенә тезелеп басканнар дип уйлыйсынмы? Синен белән дә ике атна алдан сөйләшеп куйган идек, онытма шуны! Алга таба сорауларга жавап бирүне туктатырга, и берәүне дә сәхнәгә чакырмаска кирәк Монысы минем ялгыш. Ярты чокыр гына чәй эчеп алыйк та—эшкә тотынабыз. Син ничегрәк җырлыйсын әле:
Яратмагач башламыйлар.
Башлагач ташламыйлар!—дипме?
—Мәхәббәт турындагы җыр ул, Фаил абый, темасы туры килми.
—Бик туры килә. Тамашачының авыруларын да, көлә торган сәламәтләрен дә яратырга кирәк.
—Нинди тамашачы?!! Базар бит концерт залына ялгыш җыелган мен сырхау!
—Әйе, бик дөрес әйтәсен, мина сырхау, ә синең өчен тамашачы. Билет алып кергәннәр. Урыннары Азамат концертыннан да кыйммәтрәк тора. Унике сеансны да эшләп чыгыйк. Инша Алла, соңыннан тагын сөйләшербез.
Гипнозы бардыр инде Фаил абыйнын—кайтырга дип җыена башлаган Сөмбелә янадан ризалашты, бөтен борчылуларын онытып, зур-зур йотымнар белән чәй эчәргә тотынды.
Бик күп кеше икешәр-өчәр сеанска рәттән билет алган булып чыкты. Алар инде Фаил абыегызнын: «Сораулар бирегез!»—дигәнен көтеп тормадылар, тигезсез ертылган һәм төрле төстәге кәгазь кисәкләрен дәвалаучының аяк астына өя башладылар. «Икенче коймак»та төерләнмәсен өчен шактый көчәнделәр: сорауларга гомумирәк җавап кайтардылар, чакырмаган килеш сәхнәгә ыргылучыларны үгетләп кире урыннарына утырттылар. Көн азагына таба Сөмбелә үзен меңәрләгән җан иясеннән чир йоктырган сырхау кебек хис итте. Башы, муены, умыртка баганасы, кул-аяк буыннары бөтенесе сызлый һәм эчке әгъзалары дәррәү кубып сулкылдый сыман иде. Сорауларга ияреп килгән ялварулар, пәрдәнең теге ягындагы гозерләр, нәүмиз өметләр барысы да кызнын җаны аша үтә торды бугай. .
Икенче көн дә «скорый»лар чакыртмыйча тыныч үтеп китте.
Залдагыларнын киемнәре, йөзләре-тавышлары үзгәрде, тик елаулары, ыңгырашулары, зарлары үзгәрмәде
Өченче көнне исә Ниһаять сонгы сеанска тотындык, жинәбез. дигәндә генә Сөмбелә бер сорауны укыгач кинәт тотлыгып калды:
«Зинһар өчен дип әйтәм, кычкырып укыгыз. Миндә аю табаны Бүген сезне дүртенче тапкыр тынлыйм. Тагын ничә көн килергә кирәк мина0 Идрис.»
Аю табаны Идрис!..
Шушы өч сүзнен кайтавазы көчәйткечләр аша үтеп, бөтен залны айкап, сәхнәгә килеп, Сөмбеләнең үз тавышы белән үзенә әйләнеп кайтты Балантауныкы Классташы Күрше җегете
Ул арада исен-акылын жыеп, Фаил абый белән киңәшмичә генә, Идрисне сәхнәгә чакырды, дөресрәге кемлеген тизрәк беләсе килде
Идрис сәхнәгә менәрмен дип көтмәгән иде бугай, эре буразналы вельвет курткасының төймәләрен боргычлады. Анын житен чәче коңгырт киеменә бик килешеп тора иде. Гәүдә җыйнаклыгы, йөзенен кызларныкыдай аклыгы һәм шомалыгы белән ул әле гел мәктәп баласыдай Идрис үзе!
Фаил абый Сөмбелә капризына буйсынырга мәжбүр булды Егеткә сәхнә буйлап арлы-бирле йөрергә кушты. Аннан, көтмәгәндә: «Тукта!*—дип кычкырды.
—Идрис!—дип өстәде Сөмбелә дә. Һәм тавыш җепселләре коргаксыса йотып куярга диелгән стаканлы суны тотып егеткә таба атлады Кыз кулындагы су ике арада эленеп калды
Идриснең кызны танып өнсез калуын, өч йотым белән стаканны бушатуын, тирән сулап озак көрсенүен, һәм Сөмбеләнең аны җитәкләп сәхнә артына алып чыгып китүен залдагылар йөрәк өянәге дип аңладылар. Шуна күрәдер. Фаил абыйга сыйпатыр өчен сәхнәгә ашкынучылар күренмәде —Нихәл, Идрис, нихәл?!
Сөмбелә аны ике иңбашыннан тотып күкрәгенә кысты, аркасыннан сөйде, җитен чәчләрен тузгытып башыннан сыйпады, үзенен күз яшьләрен сеңдергән зәңгәр бизәкле кулъяулыгы белән егетнең томаулы борынын сөртте
— И, балакаем, авылда нишләп яталар анда0
— Белмим,—диде Идрис кырыс кына. Ул һаман тораташтай катып калган. Зарыгып сагынуын Йөзенә чыгармый
—Ничек белмисең?—дип өзгәләнде Сөмбелә, аның саен
— Күптән кайтканым юк.
—Монда каян килеп эләктең?
—Аякны төзәтәм.
—Сау-таза егет бит син!
—«Аю табаны»н бетерәм. Аннан армиягә китәм —Ник?
—Егет булыр өчен.
—Менә дигән егет бит инде син. болай да.
—Армиядән кайтам да сиңа әйләнәм
— Идрис, минем инде мәктәптә укый торган кызым бар. Зәйтүнә исемле —Бсләм Балан белән бергә алам Балантаулылар аны минем кыз дип
беләләр. Ачулансаң ачуланырсың, гайбәтен үзем чыгардым
—Зәйтүнәм сиңа тамчы да охшамаган. Ул бит чем-кара чәчле, калын кара кашлы, каратутлы
—Аттан ала да туа, кола да туа
—Кияүгә чыгарга җыенмыйм инде мин Жырчы кирәк дисән. мин сине нпь-яшь кызлар белән таныштырам
Залда урындыклар дөбердәве, аяк тавышлары, кычкырып сөйләшүләр
ишәйде. Фаил абый, гүя өч көнгә сузылган бәрелештә җиңү яулаган батыр солдат кебек, сугыш кырыннан елмаеп чыкты. «Рәхмәт. Бирешмәдең. Бөтенләй шомардын» дигән гади сүзләрне тантаналы мактауга корып, Сөмбеләне күрше бүлмәгә алып китте. Идрисне бәйләнчек бер сырхау дип уйлап, аннан тизрәк коткарырга теләде ахрысы.
Сөмбеләнең:
—Хәзер киләм, китмичә тор, йәме,—дигәнен чынга алмагандыр, биш минуттан әйләнеп килгәндә Идрис анда юк иде инде.
Фаил абый үзенә ассиссент итеп бер журналист егетне ияртте. Сөмбеләгә үпкәләмәде, дебютта түккән көчен гадел бәяләп: «кирәгем чыкса тел яшереп торма, синен исемнән килгән кешеләрне чиратсыз-нисез кабул итәрмен»— дип тә өстәде хәтта.
Март айлары
Сәхнә артистны эзләмичәрәк торса, артист сәхнәне үзе эзләп китә.
Март айлары сискәндерә Сөмбеләне ..
Көн белән төннең тигезләнгән мәле. Саба жиле кояшны болытлар белән томалап куйса да җиһанда күнел сөенердәй язгы яктылык. Борынгылар Яна Ел дип атаган вакыт исәбе белән астрономик яз башланды.
Мәдәният сарайлары тирәсендәге коймалар «Нәүрүз» бәйрәменә чакыручы афишалар белән тулды.
Сөмбелә бүген Академия театрына «Нәүрүз» бәйрәменә китте—тыңлаучы булып. Бәйрәм дигәч тә, шул ук концерт инде ул. Онытылып калган йолаларны сагынган моңлы халык «Нәүрүз», «Жыен», «Сөмбел», «Каз өмәсе» кебек тамашаларга күбрәк җыела. Елның фасылына күрә үз бәйрәмен алдан ук көтеп тә тора хәтта..
Ул иртәрәк чыкты. Зәйтүнәнең мәш килеп өй җыештырганын карап утырмас өчен ашыгыбрак кузгалды. Фатирны икәүләшеп бизәмиләр, үзенчә матур булсын дисән, анда бер генә кеше кулы керергә тиеш. Өй җыештырганда хатын-кыз рәссамга әверелә.
Зәйтүнәнең язгы каникулы башланды. Соңгы каникулы. Алга таба укырга керә алса, яз көне бүтән каникуллар тәтемәячәк инде ана. Керә алса... Сыйныфташларының күбесе, инде югары уку йортларын сайлап, әзерлек курсларына йөри башлады. Ә Зәйтүнә исә: «Укырга кая барырга?»—дигән сорауга соңгы каникулга чыккач кына җавап бирә алды. Авиация институтына керәсем килә. диде. Бала әгәр төсе-бите белән әти-әнисенә охшамаса, һичьюгы холкы белән, инде холкы килмәсә хыяллары, уй-шөгыльләре белән булса да охшарга тиеш Беренче сыйныфта укыганда ук Зәйтүнәне музыка мәктәбенә йөртте Сөмбелә. Үзе гастрольләргә киткән чакта күрше Мөнирә апасы иренмәде, ике мәктәп арасында йөгерде. Сигез ел укып кызыл катыргы алып чыкты Зәйтүнә. Ә бит кызның киләчәге турында уйлап сарыф ителгән иде ул вакыт. Урта мәктәпне тәмамлау белән алга таба да музыка буенча укырга китәр, җырчы Сөмбеләнең бердәнбер кызын консерваториянең ишек төбеннән үк елмаеп каршы алучылар табылыр, шуның белән югары белем турындагы матавыклы проблема җиңел генә хәл ителер дип торганда Зәйтүнә кырын басты: «Минем авиация институтына керәсем килә»—диде, һәм, музыка мәсьәләсендә бөтенләй икеләнерлек урын калдырмаслык итеп, «Кулдан кулга» дигән базар газетасына әнисе белән киңәшми-нитми генә пианино сату турында игълан биреп кайткач, кызны бүтән үгетләмәс булды. Әмма пианиноны сатмады. Әйе, Сөмбелә гомер буе хыялланып та үзе җыр яза алмады; әйе, панель йорттагы күршеләрнең тынычлыгын бозмас өчен ул өйдә тавышка күнегүләр дә ясамый; әйе, пианинода уйнап җырлашып
утырырдай дусларнын да күптән җыелганы юк инде Тик. барыбер, өйдән музыка чыгып китәргә тиеш түгел, бу—өлкәннәр сүзе! Пианинонын һәр телендә Марат Гомәрнен бармак эхләре саклана Сонгы җырын ул нәкъ менә шушы пианинода язды
Уйлары бәргәләнгән чакта, кызы белән гармунчы исеме янәшә туры килсә. Сөмбсләнен күхләреннән яшъ бөртеге тибеп чыга. Әле дә ярын, күз төпләрен сөртеп алу урамда узган-барганнарнын игътибарын жәлеп итми, болытлар сыегайган чактагы күз ачкысыз яктылык бик күпләрнең күхзеген салдырта, кулларына кулъяулык тоттыра.
«Бәхетле» супермаркетынын икенче катында затлы киемнәр бүлеге ачканнар. Кесәдә акча юклыкны бик сиздермичә генә, карап чыгарга кирәк, дигән уй күптән тынгы бирми иде инде «Сим-сим. ач ишекне!»—дип әйткәнне дә көтмәде. Сөмбеләне күреп алу белән пыяла дивар, уртага аерылгандай, ачылып китте Эчке ыгы-зыгысы белән базар күренешен хәтерләтсә дә бу кибеттә байлар тынлыгы—кычкырып сөйләшүче юк. бәхәсләшмиләр, зарланмыйлар, адашкан иптәшләрен тавышланып эзләмиләр.
Икенче катка күтәрелү өчен. Сөмбелә үз кадерен белеп кенә, пыяла лифтны көтеп алырга булды Күреп ияләнгән нәрсә булмагач, кызыксыну дигән үҗәтлек күзне гел лифтка ияртә. Әкәмәт җайланма инде, билләһи—үтә күренмәле олагасм торба эчендә дүрт кеше сыярдай пыяла банка, гигант пешкәк сыман, аска-өскә йөреп тора. Кем төшкәне-менгәне, кулына ни тотканы—барысы күз алдында, хәтта сатып алган малларын да үгә күренмәле сумкага салганнар.
Идән белән тигезләшә дигәндә генә Сөмбелә пыяла лифт эчендә Венераны күреп алды һәм анын белән күзгә-күз очрашмас өчен, янәшәдәге кара гранит баскычтан өскә йөгерде Җитешмәгән җире юк примадоннаның Әллә кай арада яңалыкны эзләп таба, һәр ачышка башкалардан атлан барып олгерә. кем әйтмешли, соңгы җөйне тоегътәп бетергәнен дә көтмичә, модельерларның кулыннан тартып алып өр-яна үрнәкләргә төренеп сәхнәгә дә чыгып өлгерә Көрәш девизын яшермәс: «Һәрбер «ноу-хау» минеке булырга тиеш: эксклюзив күлмәк, радио-тслсаппаратура. яна жыр. машина, затлы фатир, мактаулы исем!»—дияр ул. Менә хәзер дә. кара-каршы очрашсалармы” Венера, үзенең каядыр ашыгуына да карамыйча. Сөмбеләгә ияреп тагын пыяла лифтка керер. Алман коллекциясе бүлегеннән күлмәк сайларга булышыр, һәм шуларнын берсен яучылап, мактый-мактый барыбер сатып алырга мәҗбүр итәр, акчасы җитмәсә әҗәткә биреп торыр, артык кыйммәткә төшсә кредитка кәгазьләр тутырырга булышыр.
Казан базарының борынгы бабасы—Печән базары, агасы—«колхоз», урга буыны—«толчок». бүгенгесе—«Вьетнам базары» Сатучылары куштан, үлчәүләре ялгыш, ярлыклары алганчы, эксклюзиалары—игезәкле Сөмбелә артык сайланып. Венераның үтә күренмәле сумкасындагы кебек үк күлмәк сорап алыр|д мөмкин. Ә пардан киенеп, икең дә бер төрле күлмәк белән чыту эстрада җырчысының йолдызын кечерәйтә, сәхнәне «Вьетнам базары «на әйләндерә.
Сөмбелә кием-салымнар бүлегенә керүнен кызыгын тапмады, але яна гына Венера сайланып йөргән күлмәкләргә гыйшыгы сүнгәндәй булды Чыгып китәргә ашыкмады Кафетерийдан, бер чокыр сөтле каһвә белән пица кисәге алып, мансард тәрәзәсенә терәп куелган өстәл артына килеп утырды Үзенчә, тагын танышлар очрамагае дипме, кибет эчендәге баягы сатып алучыларның аналары белән алышынып беткәнен көтте
Гадәттә, август тамашачысын ярата торган Азамат, ни хикмәттер. «Нәүрү з» көннәренә тхры китереп, ике концерт куярга теләгән «Ник? Ни өчен? Нәрсә булган'* Әллә, Ходаем, быел җәйге концертлары булмый микән?'»—дигән
сорауларга жавап таба алмаган халык Камал театрына агыла Азаматның ни уйлаганын, ниләр майтарганын Азамат үзе дә белми диләр Мажараларны уйлап чыгара тора егет: Йә ул үз исемен язып Казан күгенә дирижабль күтәрә, йә Татарстан урамының бер ярыннан икенче ярына концерт көннәрен күрсәтеп транспарант тарттыра; Пушкин урамы чатына. Дәүләт советы. Министрлар кабинеты тәрәзәсеннән күренерлек итеп биш катлы өй хәтлек фоторәсемен элеп куя; дүртәр конферансье катнашында театральләшкән концертлар сәхнәләштерә башлый; үзе турында тузга язмаган гайбәтләр тарата да пресс-конференцияләр үткәреп, шул гайбәтләргә ышанган хәбәрчеләр алдында үзе жавап тота һәм Азамат булырга теләгән башка жырчылар Агыйделнен аръягыннан килгән егетнең бөтен яңалыгын кабатларга тотына. Инде, кыланышларын куып тоталар дигәндә генә Азамат түрәләр тарантасына утырып автораллига чыгып кача.
Мин-минлеген җинә алган жырчылар Азаматның яңалыкларын, сәхнә артыннан түгел, билет сатып алып тамаша залында утырып карый, ә риялылар үз горурлыкларын җинә алмыйча, коридорларда өерелә.
Сөмбелә театрнын хезмәткәрләр ишеге аша үткәндә сакта торучы агайларның икесе дә баш иеп сәламләде. Алар; «Чакыру билетыгыз бармы'.’* дип сорарга кыймадылар. Бу хәл кызыйның кыюлыгын арттырды.
—Азамат подвалда, унөченче бункерда ял итәме?—диде ул, батыраеп.
—Әйе,—диде, сактагылар,—тик ул борчымаска кушты, бераз ял итә.
—Хатыны җиденче гримерныйдамы?
—Әйе, әйе, шунда менегез. .
Грим бүлмәләрен тезеп торучы коридорның ял почмагы бар. Теләгән кеше, йомшак диванга чумып, телевизор карый, вакыты иркенерәкләре өслеге паркет идәнгә охшаган киң мәйданлы өстәлдә, балбал чаклы фигураларны күчергәләп, шахмат уйный. Бүген бу почмакта басып торырлык та буш урын юк. Сөмбелә биючеләр янында чишенеп, бик эшлекле кыяфәт белән уты сүнгән сәхнәгә ашыкты Аяк астында сайгакларга тишеп куелган сүрән лампалар, якты сукмак булып, фойега алып чыга иде.
Театр тамашачысы алданрак йөри.
Күңел ачу сарайларында, концерт башланып яртышар сәгать үткәч тә, килеп ишек шакучылар табыла. Ике-өч җырын тыңласаң җырчының кем икәнен белеп була, бардым, күрдем, белдем өченгә шул җитә дип, яңалыктан яңалыкка йөрүчеләр бар әле. Шуңа күрә дә бикләнергә ашыкмыйлар, тамаша залы белән фойе арасына бармак калынлыгы гобеленнан ике канатлы чаршау элеп куялар.
Ә театрнын кануннары кырыс. Өченче кыңгыраудан сон спектакль бикләнә, тамашачы өлешенә тигән кәнәфигә сеңеп, сәхнә дигән серле дөньядан янраячак беренче авазны, артистлар теле белән әйткәндә—беренче фразаны көтә. Әнә шул беренче җөмләне ишетми калган тамашачы спектакльне тулаем андый алмыйча үзенә-үзе рәнҗеп кайтырга мөмкин. Менә шуңа күрә, өченче кыңгыраудан соң, хәтта драматург авторын үзе килсә дә ачылмаска тиеш ул ишек.
Концерт башланырга ярты сәгать чамасы вакыт бар. Киләсе тамашачы инде килеп беткән Дивар тирәли тезелеп баскан сәүдә рәтендә нәзәкәтле ыгы-зыгы. Кем җыр сата, кем дини китапларны кодалый, тәм-том, халык һөнәрчеләренең бизәкле тауарлары, ике буфет, кем әйтмешли, кулга-кул тотынып баскан Фойедагы татар дөньясы, киртә эчендә калгандай, әле бер, әле икенче сәүдә сәкесенә килеп сарыла.
Сөмбелә, кемнедер эзләгән кыяфәт чыгарып, төркем араларында тизрәк йөрергә тырышты, танып дәшкән кешеләрнен « месез?!» дигәне генә ишетелеп калды. Һәр исәнләшкәне белән тукталып күрешә башласан ялыгып бетәрсең.
һәммәсенен дә сорау-йөдәтүләре бертөрле:
«Бу араларда сине никтер телевизордан күрсәтмиләр?!*
«Кызыннын җырчы буласы килми ди. ахрысы'’. •
«Азамат кебек. Камал театрында да концертлар куярга вакыт инде сина» Мондый сораулардан: «Әйе. әйе. әйе *—дип кенә котыла алмыйсын, халыкка иркенләп, эчкерсез, кинаясез, төшенерлек итеп аңлатырга кирәк Әйе. телевизордан сатыла торган чагы үткән инде Сөмбеләнен. Продюсерлар үзәгенә барып, мескенләнә-мескенләнә контракт төзеп йөрергә атлә ул күзе ачылмаган өйрәнчекме?!
Кызынын язмышына күрәзәче булыр хәле юк Сөмбеләнен. Әйе. дөресе шул—Зәйтүнәнен җырчы булуын һич теләми ул. Ләкин Сөмбелә үзе дә әти- әнисенсн ай-ваена карамады, хыялына буйсынды. Табигать бүләк иткән монны алкышлардан яшереп саклыйм димә. Сатәтле базага «юк. ярамый, кирәкми'* дигән саен ул ныграк киреләнә Әйе. бүгенге көндә сәхнәгә ыргылу популярлык өчен буш көрәш кенә булып каза Ул популярлык баю ык белән ныгытылмаган. Иҗат төркемнәре эреле-ваклы «АО». «ОАО*. «000*ларга ялланып кәсеп итәргә, юбилейларга, бәйрәмнәргә һәм ачылу тантаналарына чакырганнарын көтеп билгссезлектә көн күрергә тиеш Вак-вак ханлыкларга бүленгән зур илнен бөтен байлыгы җитәкчеләр һәм җинаятьчеләр кулына күчте. Җыр яраткан, китап сөйгән, спектакльләргә ышана торган хазык өлешсез калды. Бүгенге тамашачы көйсез, иркә, ялкау Концертлар белән алгысытып өеннән чыг арыр өчен, аны рекламалар белән юмалап, газеталарда алдалап, гайбәтләр белән сокландырып, төшләренә кереп чакырырга кирәк Сөймәгән җырчысына, билетын бушлай өләшсәләр дә. йөрми халык Ә Азаматка дигәндә, килә
Азамат феноменын анлар өчен: Башкортстанда туып. Татарстанны сагынып яшәргә; җырчы булырга ашыкмыйча, әвал үзешчән төркемнәрдә конферансье рәвешендә шомарып сүз магиясенә өйрәнергә; Чаллыдан торып Казан тамашачысын яуларга; сәхнәгә чыгасы чыраенны кызганмыйча машиналарда янчелергә; осталык белән хулиганлыкның уртасында яши белергә кирәк Азаматнын һәр фигыле—матбугазта. һәр җыры—машинада, төркемендәге һәр артисты кеше телендә, бүләккә тигән һәр ядкәре һәм һәр уенчыгы Камал театры музеенда. Ул музейга эләгер өчен электрон сак куелган катлы-катлы ишекләрне ачасы юк. Идәннән лүшәмгә чаклы калыккан тоташ тәрәзәләр диварына терәлгән пыяла музей ул. Кояш баешында, тамашачылар җыелгач, шәфәкь нурлары кызылсу алтынга маныла да Камал театрының икенче ягыннан чагылып—нәкъ Азамат музсснын пыяла шүрлегендәге хәзинәләре аша фойега килеп керә Бу музей гомер шушы театр сәхнәсендә эшләп- яшәп картайган халык артистларына да тәтемәгән үксез сөенеч һәм шул ук вакытта. камалчыларнын үз артистына әверелгән эстрада җырчысы Азамат тудырган, кырык елсыз чишелмәслек азы сер иде
Сөмбелә фойеда сыенып торырлык буш урын тапмады, кире китте. Сәхнә аргында ана ин беренче очраган кеше әзе узган атнада гына Финляндиядән спорт костюмы киеп кайткан композитор Хәсән булды
—Син дә катнашасын магзә?—дип чат ябышты ул Сөмбеләгә, якалыкларга сусап килгәнен яшермичә
— Юк,—диде Сөмбелә, юмагайланып.—Азаматнын берәр җырын чаздереп булмас микән дип йөрүем
— Ышандым ди. Сина Зәлия җырларын чәлдерергә кирәк, тембрларыгыз
бер
—Ә син үзен нишләп йөрисен сәхнә аргында’ Автограф алырга дип килмәгәнсендер ич’’
— Мать. ну гы сказанул! Между прочим. ул мине үзе чакырды Партердан
ике урын бирде Ышанмасан. менә кара, җиденче рәттән,—дип. Хәсән спортивка кесәсеннән жырчынын сурәте басылган ялтыравык билет чыгарып күрсәтте.
—Ничек җиденче рәттән?! Мр-Шет1 түгелме соң ул?!
—Ато белмисен инде. Җитәкчеләр белән телевидение икенче көнгә генә чакырыла. Концертның беренче көне генераль репитиция генә бит ул. Без— авторлар өчен..
—Алайса тынларга дип килдең?
—А как же! Үзен хөрмәт иткән любой артист һәр яңа программаны карап барырга тиеш. Ну, минем особый случай, ел саен аңа ике-өч яна җыр өлгертеп торам. Почти бөтен шлягерлары-’ да минеке
—Ә Фирзәр белән үпкәләшкәннәрме?
—Фирзәр хәзер семейный подряд белән эшли. Шлягерлары үз гаиләсеннән артмый... Ә синең бригадаң исәнме?
—Чабата Зәлияләргә күчте. Калганнары чакырганымны көтеп тик ята.
—Да, хәзер төркем асрау не выгодно. Әллә нигә бер буласы концерт өчен аларнын гаиләсен кайгыртып, исерекләрен көйләп, фатирларын ипләп йөгерә торгач үзең өчен вакыт та калмый.
—«Без һәрвакыт әзер!» дип. чакырганда ялындырмыйча килә торган үзеннең даими төркемен булуы ышанычлырак түгелме сон?
—Да ты чё, Сөмбелә! Хәзер буш җырчылар бихисап, күпме төркем таркалды. Теләсә кайсысына сызгыр гына—минут эчендә йөгереп килеп җитә. Артистлар күбәйгән саен бүгенгечә концерт оештырырдай чын адмиснитраторлар азая. Чабатаны зрә ычкындыргансың, кыен җирдә җыен оештыра ала торган чи каешлы чабата иде ул.
—Миннән торамыни?! Чабата акча исен өч мен чакрымнан тоя. Зәлия белән Зөфәр кассовый җырчылар шул, халык егылып йөри үзләренә. Ә мин инде икенче сортлы җырчы, бәям төшеп бара. Сиңа рәхәт, син—автор. Җырлар язасын да ин отышлысын үзен әйләндерәсең. Әйбәт шлягер үлгән җырчыны да торгыза.
Сөмбеләнен мактаулы саламыннан соң, Хәсәннең салпы ягы хәйран турайды, үзе дә сизмәстән, әңгәмәдәшенә яхшылык эшлисе килеп китте бугай.
—Слушай, мать! Мин сине эзли идем әле —дигән булды ул.—Син бу җомга көнне бушмы? Бер спирт магнатының түгәрәк бәйрәменә чакыру бар.
—Әйбәт түләсәләр көне буш булыр!—диде Сөмбелә, бу арада эшсез ятканын артык сиздермәскә теләп.—Акчасын шундук түлиләрме, әллә күчерү юлы беләнме?
—Шул кичне үк, «Сарман» кафесы түли. Минем анда, ачуым килмәгәе, йөз кат чыгыш ясаганым бар инде, кем әйтмешли, ул залда пропискада торабыз. Кунаклар—солидный, урыны аулак, артистлар күп . Хәзер пролетар җырчыларның өерләргә берләшә торган чагы. Так што, чакырган кеше сискәнмәслек итеп кенә бәянне әйт тә, киттем, юкса өченче звонок булды, әнә концерт башлана. Минем әле ул җомга көн ашына синен кебек тагын ун кеше җыясым бар.
Һәм Хәсән, сул кулы белән күкрәк читлегенең йөрәк турысын угалап, сәхнә артындагы караңгылыкка кереп чумды. Сөмбелә ана сокланып та, шикләнеп тә һәм шул ук вакытта кызганып та карап калды Егет үзен бер дә иркәләп тормый, туктаусыз юлда, сәхнәдә, көрәштә. Кайдан шулчаклы көч табып җиткерә дә, кайчан өлгерәдер. Соңгы унбиш ел эчендә татар
' VI р-Һсег (жаргон) хермәтле кунаклар очен махсус урыннар 2 Шлягер халык арасында тиз тарала торган җыр
эстрадасы өчен ин күп җыр язган кеше—ул. «Йолдызлар фабрикасы»нын Казан филиалын да ул оештырды. Төмән өлкәсенә бер вагон кунак төяп килеп татар әдәбияты һәм сәнгать көннәре үткәрүче дә Хәсән Мәскәүиен симез борынлы оештыручылары белән уртак тел табып, авторлар хокукын саклаучы бүлекчә ачу буенча да тәки җинүгә иреште. Конперт залларынын берсендә сәнгать җитәкчесе булып эшләргә дә өлгерә Шәһәр эчендә ике катлы коттедж салып чыкты, хатыны белән икесенә ике иномаркасы бар. ике бала үстерәләр Самосырово чокырыннан илле чакрымдагы бер карашы авылдан нинди якты шәхес чыкты!..
Кызгану белән соклану хисен тиз арада алыштырып Сөмбеләне шикләнү дигән жан кимергеч халәт биләп алды Монарчы Хәсән Сөмбеләне үзенә ияртми иде. Түрәләр мәҗлесенә әйдәләве дә сәер, анда мөгаен калын кесәле агайлар җыеладыр. Үзенә даими ярдәм итә торган иганәчеләрне, меиенат- спонсорларны күрәләтә башка җырчылар алдында фаш итунен ахыры ике яклы. Артист халкынын күргән нәрсәне сорый торган гадәте бар Ярдәмчел куллы, текә холыклы, сүзе үтәрдәй абруйлы дусларынын берәрсен Сөмбелә үз ягына авыштырып куйса Хәсәнен нишләр9! Әйтик. Төмәннен күренекле меценаты—доктор Шакиров биш ел буе анын ин якын дусты иде «Утлар яна учакта»ны җырлап кайт әле дип. Зөһрәне Төмән филармониясенең мен урынлы концерт залына алып килгән иде Хәзер, әнә. доктор Шакиров Зөһрәләрнен гаилә дусты Хәсәнгә Себер якларыннан салкын саламнәре генә килә
Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер дигәндәй. Сөмбеләнсн күнелендә һаман шөһбә томаны: «Мина түлисе гонорарга ул ким дигәндә биш студент кызны җырлата алыр иде Хәсән үз кесәсенә зыянга эшли торганнардан түгел, анын һәр уе. һәр фигыле, һәр шөгыле табышлы. Нәкъ менә мине чакыруында ниндидер, әйтелеп бетмәгән хикмәте бардыр анын. Мәгәр мин ул халтурага барам!..*
Хәсән җырчылар язмышын һәйбәт үк белә—«Сарман» кафесы Сөмбелә өчен юк-бар урын түгел.
Моннан биш ел элек тә нәкъ шушындый март ас иде Сөмбеләне бәйрәмгә Нәүрүзбикә итеп чакырдылар. Ә гармунчы Марат Гомәргә Унышнур булып киенергә туры килде. Концерт азагында, барлык катнашучылар сәхнә түренә тезелешеп бастылар да бертавыштан «Нәүрүз мөбарәк—бад!*—дип кычкырдылар.
Күпертмә жинле озын яшел күлмәк, чәчәкле-чуклы такыя кигән Сөмбелә белән уңдырышлы туфрак төсендәге чем-кара кәчтүненсн түш кесәсенә биш башак кадаган баянлы Марат Гомәр икесе ике яктан чыгып уртага бастылар Нәүрүзбикәдән башка яши алмый торган Унышнур «Яз шатлыгы» көен уйный башлауга тамашачы аягурә басып кул чабарга кереште, җыр тәмамланганчы туктаусыз алкышлап» әйтерсең лә язны каршылады
Бу күренешне яздырып шул көнне үк «кичке яңалыклар* программасыннан күрсәттеләр. Иртәгесен «Ватаным Татарстан* газетасының беренче битенә 1ур сурәт итеп урнаштырдылар Өченче көнне шунда ук некролог чыкты
«Нәүрүз» пәрдәсе ябылып, таралышырга рөхсәт ителгәч. Марат Гомәр. баянын иненнән алмыйча гына. Сөмбеләнен юлына аркылы төште
—«Сарман» кафесына керик әле. ашыкмыйк әле бүлен
— Нәрсә булды сина? Беләсен ич. Зәйтүнә өйдә үзе генә калды. Кафега көндез, иркенләп барып килербез.
—Зур кыз инде ул. түзәр Синен белән бик җитди итеп сөйләшәсе сүз бар.
Сөмбелә сагая төште «Әллә дәваланырга тәвәккәллиме егетебез?»
—Ярар Киемнәрне алыштыргач вахтер янында очрашырбыз Баянынны
аласынмы?
—Юк. Грим бүлмәсендә калдырам. Монда әйбергә тимиләр. Иртәгә килеп алырмын әле. Безнең бүген җырлап сөйләшә торган сүз түгел.
Марат Гомәрнен уйнаган җирендә баянын калдырып китүе—туй булган җирдә юри бүрек онытып китү ише генә: икенче көнне махмырдан эзләнеп килер өчен.
«Сарман» кафесы Мөштәри урамының аулак бер ишегалдына урнашкан Ул Язучылар берлеге. Актерлар йорты. Рәссамнар фонды. Композиторлар союзы, филармония, радио. Драма һәм комедия театры кебек янгыравык оешмаларның үзәгеңдә тора. Шагыйрьләрне йә артистларны тере килеш күрәсен килсә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында рәхим ит. кафенын йорт иясенә әверелгән шәхесләр көтеп утыра сине. Марат Гомәр монда бик хөрмәтле кунак, кайчан керсә дә аны: «О-о! Назлы-сазлы дустыбыз килде!»— дип, ихластан сөенеп каршы алалар, ярышып-ярышып сыйларга керешәләр
Сөмбеләне култыклап килеп керүен бик өнәмәделәр, бу кафеда хатын- кыз затына ияләнелмәгән, гармунчы белән җырчыны кул изәп кенә сәламләделәр. «Йорт ияләре» быел Тукай премиясенә кемнәр лаек дигән аптыраштан шултиклем ярсып бәхәсләшәләр иде ки, хәтта зал түрендәге аерым өстәл артында кычкырып сөйләшсән дә әңгәмәдәшеңне чак кына ишетерлек.
Өстәлгә яшел кыяр салаты килү белән, гармунчы челләдә җәяү кайтып әлсерәгән юлчы кебек кабаланып, бер бокалны су урынына түнтәреп куйды. Пычак калынлыгы телемнәре арасыннан кыяр төбен сайлап, тирән итеп иснәде дә киредән тәлинкә читенә куйды. Һәм бокалларны яңадан тутырды:
—Әйдә, берәрне күтәрик әле!
—Нәрсә, дустым, рюмкаларыңны санап утырыр өчен алып килдеңме мине монда? Егерме ел буе саный-саный исәбен югалттым инде.
—Вакланма әле, Сөмбелә. Телисеңме, бу графинны әнә тегеләргә илтеп бирәм.
—Һаваланма, зинһар. Ник чакырдың?
—Бер рюмка жиффәр, аннан әйтәм.
—Аек баштан сөйләшә торган сүз түгел мени?
—Оялам.
—Миннәнме? Гомердә булмаганны.
—Гомердә булмаган—Гомәрдә бар. Шуткы . Сөмбелә, әйдә мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерик.
—Нотариус аркылымы?—дигән булды Сөмбелә, гармунчының тел төбен аңламаганга сабышып.
—Загс аркылы. Өйләнешик, әйдә.
Әллә өйләнешү турында сүз башлады гармунчы, әллә һава торышын тәфсилли—Сөмбеләнең чыраенда һич дулкынлану әсәре сизелми, кеше язмышын тамырдан үзгәртердәй тәкъдимне күптәнге таныш шигырь ише генә кабул итте.
—Хатыныңны кая куясын?
—Беләсендә. Сине очратканда мин гаиләдән киткән идем инде. Кызымны ярдәмемнән ташламам.
—Әйе. Унбиш ел буе паспортында тамгасын йөрттең, рәсми төстә аерылмадын. Хатынын кичерер дә кире кайтырга рөхсәт итәр дип өметләнеп яшәден. . Ә мин бу сөйләшүне бик күптән үк көткән идем. Яшермим, яшьлек җүләрлегем белән кеше көлдерерлек батырлыкларга әзер идем. Сон инде, хәзер акыл керде—мин бит синен гармунына гына гашыйк булганмын икән.
—Гармуннан бала тумый.
—Жыр туган жирдә бала да туа ул.
—Вәт Бер кызымны ташлап китәм, икенчесенә киләм.
—Нәрсә, Зәйтүнәне синнән дип уйлыйсынмы әллә?
—Уйламыйм, беләм.
—Мин сина күпме әйттем: Зәитүнәнен әтисе Идрис исемле Яшкләй сөйгән ярымнан. Кызым—Идрисовна! Маратовна түгел —Ул, кайда утырганын кинәт исенә төшереп, тегеләр төркеменә карап куйды. Шөкер, ишетмиләр икән.
Гармунчы Сөмбеләнең кызып-кызып ялганлавына сүзсез, елмаеп кына җавап бирде.
Сөмбелә әлеге аңлашуны күнелсез халәттә төгәлләргә теләмәде, бергә- бергә эшлиселәр бар бит әле
—Әгәр менә бу шөгыленнән котылсан—бөтенләй ташласак, бәлки ризалашырмын да. Юкса икәүләшеп эчәргә туры килер, сина азрак эләксен, дип
—Ташлыйм. Бүген мин аракы белән бәхилләшәм, әйткән иде диярсен Иртәгәдән баш төзәтмим—и, бетте-китте. Врачка бармыйм, үзем жинәм. Дәваланып караучылар күп булды берсе-бер исән түгел Урыннары оҗмахтадыр
—Күңеленә авыр алма, монарчы сораганым юк иде, әйт ате зинһар, ник шулхәтле эчәсең син? Бөтен дусларынны югалтып бетердек. Бу кафе санитарларына таянма, ышанычлы багана түгел алар
—Алайга китсә башкаларны тикшермә, үзеңне бел. Һәр барган җирендә берәр җитәкчене югалтып кайтасын. Спонсорлар турында әйткән дә юк. Исерек айныгач кеше була ул. Ә син аек килеш телеңне тыя алмыйсын Җыр ярата торган лидерлар бар чагында жәелеп эшләп калырга кирәк Сәясәт гел шушылай Мәскәүдән күчә торса, килер бер көн, татар кәнәфиләрен манкортлар яулап алыр. Ярый да пенсиягә чыгып өлгерсәк.
—Ә яшьләр нишли?
—Яшьләр акчалылар кулында уенчык була белә. Алар өчен борчыласы юк.
—Сүзне кирегә бордын. Алайса, синен туктаусыз эчүенә мин генә гаепле? Минем аркада «Наз»ны таратгын, мактаулы исем алалмавына да мин гаепле
—Әйдә, тартып керик әле.
—Әнә бит, «йорт ияләре» өсгәл артында гына пыскыта.
—Чыгып сөйләшик
Баскыч төбенә чыккач, ул рәшәткәләп кагылган урам эскәмиясенә утырырга кушты. Тәмәкенең бөтен төтенен берьюлы сыйдырырга теләгәндәй бик тирәнгә сулыш алды Тончыкмады, йөткермәде, тамак кырмады
—Ышанмасан сорый аласын, әнә Илһам абый белән Әлфия апа ялганларга ирек бирмәс, мин утыз биш яшемә чаклы бер грамм хәмер капмадым Исерекләр күрсәм җенем котыра иде хәтта!
—Балантауга Гөлҗиһан апа белән кайткан мәлне кибет тирәсендә йөргәладен лә, «сухой закон* дип тормадын
—Ул чагында кырык тулган иде инде мина
—Биш еллык «стажын» булган алайса.
—Уенга бормыйча гына тында Анласан—тыңларсың, тынчыйсын килмәсә— бүлдерерсең Безнен «Наз» төркеме оешуга ун ел тулган көннәр иде, рәхмәт. Халык ансамбле исеме бирделәр. Яшермим, состав бик көчле иде. мин кызларны җыр укытучылары, музыкаль студия педагоглары арасыннан җыйдым Башка ансамбльләр студентлардан оеша торган иде: беренче курста укучылар килеп кушыла, диплом алганнары китеп бара, состав гел алышына, яшәрә—ләкин бишәр ел буе түгелгән хезмәт әрәм була. Безнен «Наз»нын составы егерме ел буе үзгәрмәде—егерме ел буе чарландылар, өйрәнделәр, шомардылар, кызларның башкару осталыгы әнә шуннан килә Ул елларда унҗиде мең һәвәскәр иҗат коллективы бар иде. ил буйлап санаганда аларда
өч йөз егерме мен кеше жырлап йөргән дигән сүз! Мин моны төгәл беләм, «Агитатор блокноты->ннан укырга мәжбүр иттеләр.
—Лекция укыргамы?
—Юк. Мәскәүдә үтәчәк «Халык ижаты» фестивалендә катнашыр өчен Татарстаннан ике коллективны сайлап алдылар Берсе—Актанышның «Агыйдел» бию ансамбле иде бугай. Икенчесе—безнең «Наз»
—Һәм син сөенечтән эчә башладын, әйеме?
—Эчәрсен. бар Иртән Обкомнын культура бүлегенә чакырталар, кичен репитициягә КГБ офицеры үзе килә. Жыр текстларын тикшерәләр, үгет- нәсихәт бирәләр, әдәпкә өйрәтәләр.
—Мәскәү чит ил түгел ич инде, ул хәтлек бәйләнмәсәләр.
—Анысы башка мәсьәлә, фестиваль лауреатлары Кремльнең съездлар сараенда йомгаклау концерты белән чыгыш ясарга тиешләр икән. СССРнын IV конституциясен кабул итү унаеннан жыелган депутатлар каршында. Әлбәттә, безнен җинәсебезгә шикләнүче юк. шуна күрә дә зур сәхнәгә ныклап әзерләделәр. Чит илләргә чыкканда да ансамбль репертуарына шул тиклем бәйләнми торганнар иде.
—Берәр хикмәте булгандыр.
—Хикмәте шул. мен ике йөз делегат арасында Л. И. Брежнев та бар иде. «Татарстан таннары» дигән җырны ничек башкарганыбызны хәтерләмим, ник дисәң, мин—баянлы дирижер буларак, залга кырын баскан идем, күбрәк делегатларга елмайганмындыр. Дирижерлык канунын үзгәртеп, тыңлаучыларга арка белән торырга рөхсәт итмәделәр Берзаман. жырлап бетерүебез булды
—Ак баяныннын каешы шартлап өзелде
—Сиңа көлке. Съездлар сарае бер мәлгә тып-тын калды . Унике кыз мина карап өнсез тора. Әйтәм ич. күп булса, нибарысы күке өчкә хәтлек санарлык вакыт үткәндер . куркудан хәлемне үзем генә беләм. Шулвакыт. КПССнын Генераль секретаре. СССР Верховный Советы председателе. Советлар Союзы Маршалы Леонид Ильич Брежнев аягүрә басып кул чаба башлады. Әйтерсең лә державаның Беренче Дирижеры таякчыгын югары күтәрде—шуны гына көткәндәй, мен ике йөз музыка коралы Ана буйсынды, зал тигез ритмлы алкышларга күмелде. Бу турыда бөтен Ил буйлап сиксәнгә якын язма басылып чыкты. Ул газета-журналлар завод клубы адресына ай буе килеп торды. . Йә, горурланырга, мактанырга хакым бар идеме минем монын белән? Минем «Наз» бит ул! Бөтен Казан буйлап сибелгән сәләтле кызларны эзләп тапкан, төркемгә жыйган. җырлар язган, репертуар ясаган, онытылган җырларны заманча яңгырашлы итеп партияләргә бүлгән, дүрт тавышлы вокаль ансамбль төзегән— мин бит ул! Мин барында ансамбль бар. мин юк икән—алар да юк!
—Йә. йә. кычкырып мактанма, мин ишеткәч бик җиткән. Димәк син сөенечне, жинүләрне. унышны күтәрә алмадын?
—Нинди уныш'”. Жинү шатлыгы сүрелгәнче дип завод клубы исеменнән Мәдәният министрлыгына хат яздык. Наградной лист тутырдылар. «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем сорап.
—Калганын беләм. Синен исемен юк ич.
—Ник булмасын, бар.
—Бер дә әйткәнен юк.
—Нәрсәсен әйтәсен инде анын Мин хыялланган зурлау чәлпәрәмә килде. Теге, авыл клубында эшләүче китапханәчеләргә, киномеханикларга өләшә торган «Мәдәният хезмәткәре»н тоттырдылар.
—Ник алай кимсеттеләр икән? Бәлки. Мәскәү Кремленнән кайткан горурлык белән үзебезнең Кремль тирәсендәгеләргә катырак сүз әйткәнсеңдер?
—Әйтмәдем Хәзергәчә әйтәсем юк. эчемдә яна гына Мин дипломлы баянчы түгел бит. үзешчәннәр исемлегендә йөрим Теләсә кайсы
профессиональ жырчы белән гастрольгә чыгарга ярыйм Ә артист исеме алырга хакым юк. Нотага карамыйча урам көе уйный алмастай дипломлылар атказанган артист булып йөри, ә мин Партия номенклатурасының эчке циркулярына туры килмим. Коммунистлар властьтан төшкәч ничек сөенгәнемне күрсән!.
—Перестройка башлангач ул исемне янадан сорап карыйсын булган —Кая инде хәзер «Наз* таралды «Гел исерек» дигән ярлык тагылган Ну мин төзәләм. Иртәгәдән санаторийга китәм Бүген шешә белән бәхилләшәм, сәрхүшләр белән саубуллашам Син бар. кайт. Мин кафега сугылып чыгам әле.
Гармунчы белән сонгы күрешү иде бу. Әгәр шушы сөйләшүнен азагы ни белән бетәсен сизенсәме—Сөмбелә аны урамнан керәсе килмәгән малай- шалай кебек итеп алдалап-юмалап уеныннан аерыр, өенә алып китәр. Зәйтүнә белән икәүләшеп ашказанын юдырырлар, белгән кадәре ярдәм итәрләр, кирәксә таныш врачны чакыртырлар иде Ә инде Балантауга кайтып, әнисенә чүлмәк утырттырып коры сыра белән берәр атна дәваласан—санаторийларын читгәрәк торсын кана
Асыл ирләрне инсульт кыра
Уенчык әти
Яна көн туды исә яңалык көтә хәзер Сөмбеләне
Бүген аны телефон сыбызгысы куркытып уятты Төнге уйларыннан тәмам изелеп, ниһаять йокыга китеп өлгергән кебек кенә иде әле. Күзен ачкач бераз анышмыйча ятты, өйдә сыбызгылар күп: кызы плитәгә куйган чәйнек борынын сызгыртамы, сумка кесәсендә калган мобильникмы. домофонныкымы, әллә будильник өзгәләнәме? Шәһәр челтәре белән тоташкан радиотелефон сыбызгысы икән, ул әле өй эчендә яна техника, тавышына һаман ияләшә алмыйлар Иртүк килгән хәбәр юньлегә булмас, тизрәк җавап бирергә кирәк, дигән уй белән юрган эченнән чыгу унаена стенадагы сәгатькә күз салса—йә. Хода, өйлә вакыты җиткән ләбаса! Кон белән тон буталган Зәйтүнәнен укырга киткәнен дә сизми калган Телефоннан уятучы да улдыр, берәр конспекты онытылгандыр да шуны китереп китәргә кушадыр
Телевизор караучылар бик тиз танырлык ягымлы кыз тавышы иде телефонда.
—Сөмбелә апа, исәнмесез?
—Исәнме, сенлем Телефизорым кабынып калган дип торам, тавышын телефонга күчкән икән.
-Күптәннән бирле эзлим инде мин сезне, һич өегездә туры китерә алмыйм.
—Жырчылар сайрар кош кебек—күчмә халык бит инде ул Өйдә тик ятсаң берәү дә китереп бирмәс Акча бик тирәндә хәзер, сенлем. еракка барып аласы.
—Сөмбелә апа, бер-икс соравыма тамашачылар өчен кызыграк итеп жавап бирә алмассыз микән?
— Кызыклы жавап ишетәсен килсә, сорауларыңны кызыграк итеп бир әле, сенлем.
—Сез бәхетле кешеме0
—Бәхетле җырчының моны булмый, сеңлем
—Үзегезне кичәге җырчы дин саныйсызмы, әллә бүгенге җырчымы сез'.’
—Мине: җырчы халыкчан булырга тиеш, дип тәрбияләделәр Бүген сәхнәнең беренче таләбе—сексапильносгь! Тән беренчел икән, җыр—икенчел, димәк.
—Кызыгыз Зәйтүнә үзегез кебек матур җырлыймы? Аны да жырчы итәргә исәбегез юкмы?
—Кошлар үз баласын сайрарга өйрәтми, очарга гына өйрәтә.
—Җырчыларны сайрар кошларга тинләргә яратасыз икән, бүген бит без аларны эстрада йолдызлары дибез.
—Элек сандугачка тинләү модада иде: Сарман сандугачы, Аетаныш сандугачы, Арча сандугачы Шуна күрә дә сандугачларыбызга «Йолдыз авыруы» йокмый.
—Йолдыз дип атасаң да, сандугач дисәң дә—барыбер шул җырчы инде ул.
—Барыбер түгел. Йолдызларны фабрикада шомарталар, ә сандугач табигать баласы.
—Спонсорларыгыз күпме? Һәм сер димәсәгез, кемнәр алар?
—Сер түгел. Юк алар минем. Булмадылар да. Хәзерге яшьләр спонсорларны сөйдергеч ясатып әсир итәләр Ә минем—тамашачым исән-сау булсын.
—Сезнен хакта никтер газеталар бик сирәк яза.
—Артистның язмышы халык телендә.
—Клипларыгыз юк. Телевизорлардан күренмисез.
—Чакырмыйсыз ич, сеңлем.
—Вәт, вәт, Сөмбелә апа, мин сезне «Адәм белән Һава» тапшыруына чакырам. Сез бик фикерле әңгәмәдәш икәнсез. Чакырам дип әйтү бик үк төгәл булмас, өегезгә килеп төшерәбез. Проектның бөтен хикмәте дә шунда: йолдызларның, ягъни сандугачларның шәхси тормышын бик якыннан күрсәтәбез.
—Абау сеңлем, төшереп күрсәтерлек әллә нәрсәм юк ич минем Фатирым да кооператив бүлмә, жиһахларым да социализм чорыннан калган.
—Аеруча талантлы кешеләр генә гади тормышның тәмен белеп яши ала дип уйлыйм мин.
—Сеңлем, гади булып күренер өчен генә иске-москы бүлмәдә шоу ясый алмыйм инде.
—Бенефис алдыннан бушлай реклама кирәкми мени?
—Нинди бенефис?
—Мина шулай дип әйтәләр.
—Ә-ә, бенефис! Әле анын афишасы басылмаган, кайсы залда үткәрәсем дә билгеле түгел Аннан сон, ни бит, сеңлем, сезнен ул тапшыруыгыз парлылар турында, ә минем Адәмем юк бит
—Сез ялгыз яшисез мени?
—Япа-ялгыз түгел, зур кызым бар.
Тапшыруга кодалаучы Сөмбеләнең төгәл фикерле төзек җөмләләреннән тәмам иләсләнде. Ул инде «Адәм белән Һава»ны оригиналь ток-шоу итәргә әзер иде. шуна күрә җырчыны кулдан ычкындырырга һич теләмәде.
—Сөмбелә апа, балаларның җилдән тумаганын беләбез. Әйдәгез, әтисен эзләп табыйк. Чакырыйк. Вәт интригалы, бик көчле тапшыру булыр иде бу!
—Сеңлем, кызымның әтисе исән түгел инде.
—Танылган кешеме, Сөмбелә апа?
—А как же. ..
—Сер итеп кенә әйтегез зинһар, кем ул?
—Пушкин! Гафу ит сеңлем, өметегезне акламадым. Хушыгыз. Кияүгә чыксам үзем эзләп табармын сезне.
Икенче көнне телевидениедән тагын шылтыраттылар. Бу юл ысы «Кин күнел» редакциясеннән. Сөмбеләгә кунакка килеп, берәр тәмле ризык пешергәнен язып алырга телиләр икән. «Кин күңел»дән үзенен кухнясын күрсәтмичә бер Сөмбелә генә калгандыр инде, бөтен җырчы яраткан ашы белән мактанды. Ярты еллык эш планын начальство раслый, сезнен янга үз
белдегсбез белән килмибез, дип ышандырырга бик тырышсалар да Сөмбелә ризалашмады Жан тынычлыгы табардай сонгы сөенече—Зәйтүнәсенең сабыйлык авазлары сенеп калган куышны гайбәт хөкеменә ыргытырга теләмәде.
Татарстан телевидениесе икегә бүленгәч, программалары үзара ярышка чыкты Монарчы күз алдына да китереп булмаган турыдан-туры элемтәләр, яшь тамашачылар өчен ток-шоулар, жыр бәйгеләре, бәйрәм трансляцияләре үтеп керде. Яна дикторлар, яшь алып баручылар, еш алышына торган редакторлар, продюсер үзәкләре пәйда булды. Яшьләрнен Сөмбелә язмышындагы сикәлтәләрне белеп бетермәвенә гажәпләнәсе юк. алар эстраданы күбесенчә хит-парадлар. клиплар, шлягерлар, конкурслар, күптән ашкан шәхси газеталар аша гына белә. Бүген язылган җырлар зәнгәр экран яктылыгы белән, радиодулкыннар тизлеге белән тарала Сөмбелаләр исә һәр тамашачыга күзгә-күз карап, тавыш таралу тизлеге белән, гармун моңында үсте.
Телефон аша сюрпризлар килә торды
Инде тимер юл вокзалы каршындагы өч катлы ательедан шылтыраттылар һәм Сөмбеләне аяктан ега яздылар: «унмененче заказ* дигән акцияләре көтелә икән, ул бәхетле кешене Зәйтүнә итеп, бушлай күлмәк гегеп. прессаны чакыртып, зурлап бүләк итәргә телиләр. Ризалыкны тиз арада хәбәр итәр өчен телефоннарының номерын әйттеләр.
Шушы хәбәрдән сон Сөмбелә бенефисны ашыктырырга булды Билгесезлектән эзләүгә караганда, эзәрлекләүченең үзенә ау кору җанлырак Хәлиткеч вакыйгаларны ашыктырыйм дисән. бенефис ин кулай тамаша— дус-дошманын, көткәнен-күралмаганын. ихласын-мәкерен бөтенесе җыела, сәхнә белән зал бергә кушыла, кичәге сөекссз җырчы бүген мактаулы чәчәккә күмелә Моның өчен күп кирәкми залынны эзлә, арендасын түлә, афиша бастыр, чакыру билетлары эшләт, тамашачыңны жый. телевидение килерлек программа тозе. катнашучыларны барлап исемлек тутыр, банкетлык акча җый.
Яңа гына бенефис үткәргән җырчылар ана шәп кинәш бирделәр, матди ярдәм эзләп мескенләнеп йөрмә, ин бай спонсор—хөкүмәт үзе. диделәр.
Артист кешенең хөкүмәте Мәдәният министрлыгы булыр, әвал аларнын отказын тынлап карыйм, диде дә кабул итү көненә чиратка язылып кайтты Сөмбелә. Көне-сәгате җиткәнче күңеленнән генә министр ханымга әйтәсе сүзләрен кабатлады, җөмләләрен шомартты, вакыт-вакыт әрләшеп тә карады хәтта..
Министр, татарча каршы алып, русчалатып озата торган кеше иде Сөмбелә авызыннан «Бенефис* дигән сүз чыккач анын татарчасы бик тиз бетте
«Быелгы смета әллә кайчан расланган, өстәмә чыгымнар хакында сүз була алмый Түгәрәк дата түгел, гади ижат кичәсе өчен зурдан кубарга кирәкми Солидный залларда үткәрер өчен мактаулы исемен юк Награднон лист тутырсаң да тиз генә өлгермәячәк, чират бик зур. Аннан сон нинди исем бирәләр бит әле Юбилейлар үткәрү бумга әверелде. Жырчы шагыйрәләр анда елына икешәр-өчәр бенефис үткәрәләр, ну акчаны үзләре эзлиләр, бюджет кесәсенә кермиләр *
Сөмбелә, парга өстенә терсәген куйган мәктәп баласы кебек, кул кул эреп сүз сорады Министр мондый әрсезлектән аптырап яңадан татарчага күчте
-Әйе?!
— Бөтенләй үк бенефис түгел. Мин бу кичәне гармунчы Марат Гомәр истәлегенә багышларга телим Афишада күрсәтмичә генә Ул эшләгән завод клубына дусларын җыеп
— Бик яхшы беләм Марат Гомәрне Ләкин бит анын юбилее түгел
—Арабыздан киткәненә ун ел булды.
—Ә сезгә кем сон ул Марат Гомәр?
Әйтергә ярамый торган жавап күзгә яшь булып тыгылды. Сөмбелә, мөмкин кадәр башын читкә борып, кулъяулык белән күзләрен каплады.
—Сорамыйм, сорамыйм. Әйтергә ярамый икән—әйтмәгез. Барыбызның да яшь чагы булган.
Министр, туган апага әверелеп, тавышын йомшартты, телефоннан номер жыеп ике касә чәй сорады Бүлек кызлары кайсы-кая йомыш белән таралганмы, чәйне бер гүзәл егет кертте. Чәй йотып куйгач, баягы сорау бик ерагайганчы дигәндәй, Сөмбелә аклану рәвешендә әйтеп куйды:
—Минем гармунчым иде ул. .
Үзенен эчәсе килмәсә дә чәйне ике касә итеп иптәшкә генә сораткан иде министр. Сөмбелә эчкән арада ул кара тышлы атналык көндәлеген ачып бер-ике җөмлә өстәде.
—Сез борчылмагыз. Премьер исеменә бүген үк өстәмә хат язып акча сорарбыз. Нәтиҗәсен лично үземә шалтыратып белешерсез. Бер атнадан.
Министрларның «кабинеты» дип тикмәгә генә аталмыйдыр, бу бина гаять зур кабинет рәвешендә салынган, бүлмәләрен саный китсән—исәбенә чыкмады түгел. Инде чыгып җиттем, дигәндә ишек төбенә дә кабинет ясап куйганнар, кителенен җинбашына «МВД Россия»неке дигән мөһер сугылган егет саф татар телендә: «Хушыгыз!»—дип калды. Ялыныч белән килгән китек күнел киребеткән уйлардан һич арына алмас, Сөмбелә «Хушыгыз» дигән сүздән дә гаеп эзләп маташты, «бүтән килмәгез» мәгънәсендә бәхилләшеп әйтелә түгелме сон бу? «Сау булыгыз!» дияргә кирәктер, дөрес өйрәтмәгәннәр үзләрен .
Мәрмәр баскычлардан йөгереп төште ул, Азатлык мәйданында аны танырдай кешеләрнең очравы бик мөмкин, бенефисына акча соранып йөри иде димәсеннәр. . Ленин һәйкәле янына җиткәч, никтер туктап калды. Ничәмә-ничә еллар шушы бакчада йөреп, пролетариат юлбашчысының йөзенә туры караганы юк икән әле Сөмбеләнең. Бактың исә, скульптор әлеге сынны киләчәк өчен коеп куйган—күрегез, әнә, Владимир Ильичның күзләрендә реформаторларга карата нәфрәт, йөзеңдә яшь буын өчен борчылу Хәер, һәйкәлләрнең елмаеп торганын күргәнебез юк әле Һәйкәл тирәсендә күпме мәһабәт бина: Опера һәм балет театры, Ратушалар йорты, Зур концертлар залы, Министрлар кабинеты, Дәүләт Советы, Милли Мәдәният үзәге Ә Сөмбелә, шәһәрнең җимерек йортлары арасында кысылып калган завод клубын сагынып йөри. Яшьлек еллары исенә төшкән саен, Жинү юлларын ныграк сагынган сугыш ветераны кебегрәк
Бенефис көне якынлашкан саен ыгы-зыгы арта барды. Сонгы унбиш ел эчендә лекцияләр, җыелышлар, киңәшмәләрдән гайре чаралар күрмәгән клубнын урындыклары җимерелгән, пәрдәне ачып яба торган лебёдкалары күгәргән, люстраларын тузан баскан, лампочкалары сукырайган иде
Шәһәр буйлап көн аралаш диярлек йөреп, кемнәрдер сыдырып ташлаган афишаларны янартырга туры килде. Өйдәге телефонны ташлап китәр хәл юк, Зәйтүнә белән чиратлашып, хәлдән килгәнчә, янында торырга тырыштылар. Туктаусыз чакыру билетлары сорыйлар, катнашырга теләүчеләр арта, телевидение сценарийны ашыктыра, рәсми оешмаларга, котлау өчен, Сөмбеләнең ижат биографиясе кирәк. Радиолардан укыла торган белдерүләрне янартырга кушалар .
Ун көн кала тагын ательедан эзләделәр. Инде шәт, күлмәкләр турында кайгыртыр чак җиткәндер дип, кызын ияртеп, игелек эшләргә никтер атлыгып торган тегүчеләр янына йөгерде.
Осталарның Сөмбеләгә бик исләре китмәде бугай, эксклюзив үрнәкләр арасыннан классик стильгә тегелгән ике күлмәк сайлап бик тиз күндерделәр.
Ә менә Зәйтүнә янында мәш килделәр Кызнын үлчәнмәгән жире катмады Гәүдәсен тыгыз кара челтәр белән капладылар, атгын жепләр белән күпертеп чигелгән алтын тафтага төрделәр, муенына роза чәчәкләредәй сары ефәктән эрләнгән шарф урадылар.
Алсу тасмалар белән бәйләп көзгедәй елтыр кәгазьләргә төрелгән ике күлмәкне тез өстенә куйган килеш утыра торгач. Сөмбеләнен сабырлыгы төкәнде.
—Вообше-то минем бенефис иде. Кызым кунак булып кына бара.
Үз баласыннан үзе көнләшкәндәй килеп чыкты
—Кыз бала ахырдан әнисенә чәчәк бәйләме чыгарса, бик эффектлы күренәчәк,—диделәр осталар, әни кешегә бәхәсләшергә ирек бирмичә
—Алай ук алтыннан коймасагыз да ярар иде. Түләргә туры килсә бюджетым җитмәс.
—Алдан сөйләшкәнчә, Зәйтүнәгез ун мененче клиент буларак реклама акциясенә эләгә, «Золотая лихорадка* коллекциясе белән җәйге сезонны ачып җибәрәбез.
—«Алтын бизгәк» дигәч, кызымнын түбәсе күккә тиде. Үзегезгә карагыз инде алайса.
Билетлар сатылып беткән, чакырулар күпләп таратылган, телевидение килгәч ишек төбендә артык урын сорап торучыларның төркемен ажиотаж итеп күрсәтер өчен татар теле бүлекләренең студентларын дәштеләр Ә шулай да Сөмбеләнең тынычлыгын җуйган күнелен агач корты кебек итеп тымызык шик кимерә—буп-буш залга җырларга мәҗбүр иткән үчлеләр тагын берәр этлек әзерләмәсме?
Шәһәрдә кар югалды. Көздән тырмаланмыйча калган сарут камыллары шакыраеп кипкәч, тротуар читләреннән тузан исе күтәрелде Кышкы аклыкта масаеп утырган ялангач тирәкләр, күләгәләрен югалтып, кояш баешыннан оялышып утыралар. Куе кызыл, баллы шәфәкъ нуры тамак төбенә утыра
Кыш көне калын пәлталәрен. мамык шәлләрен, җылы кофталарын, йон оекларын, кунычлы итекләрен салдырыр өчен хатын-кызларны күпме үгетләргә кирәк булыр иде?!. Яз чишендереп куйды үзләрен Тамашачылар юкарып, нәфисләнеп, канатланып калды
Артистлар тиз җыелды. Килгән бсрсенен ике генә соравы бар: түрәләрдән кемнәр котлый? Мин кем артыннан җырлыйм?
Кисм алыштырып өлгергән артистлар ябык пәрдәле сәхнәгә ашыкты, бизәлешне күрәселәре килде. Бер читтә урындык өстендә «Кцгопс1а» радиоласы тора, ә икенче читтә, чәчәкләр җыяр өчен, кыска тәпиле журнал өстәле Супер-пәрдәгә, җөй тегүчеләр энәсе белән, утыздан артык төрле афишалар эленгән. Бөтен бизәлеш шушы! Гап-гади. образлы һәм ин мөһиме—арзан! Ул афишаларга Сөмбеләнен бөтен иҗади биографиясе сыйган.
Грим бүлмәсенә Рөстәм йөгереп керде Ул «Гран-при» алган чагыннан гәүдәгә хәзер ике тапкыр чамасы артса да жинел сөякле, өлгермәгән эше. җитешмәгән җире юк, маҗараларга гел алдан барып эләгә
—Жәмәгать. кем ничек киенеп өлгергән, шул килеш әйдәгез әле. пәрдә ачылганчы бер кызык күрсәтәм'
Кызык күрсәтәм, дигәндә артистларда дөнья гаме бетә, кайсы ярым киенгән, кайсы ярым чишенгән килеш ияреп китте
Сәхнә артында тагын бер казын пәрдә бар—ул һичкайсы якка да ачылмый, гүрне томалап тик тора, артист халкы аны үзенчә залник дип үртәп йөртә «Задник*нын бу ягында уен. ә теге ягында чынбарлык хөкем сөрә Ике хакыйкать арасына эленгән әлеге пәрдә белән тоташ стена арасында кин юл кала, концерт барышында, кирәккәндә тамашачы.зарга сиздермичә генә, сәхнәнең ун ягыннан сул ягына арлы-бирле йөрер өчен жайлы ул. Борыслардан
мүкләп күтәрелгән тоташ стенаны калын фанер белән тышлап акка буяганнар—нәкъ дәфтәр бите кебек кызыктырып тора Артист халкы ручкасыз йөрми, фанер дәфтәр түзә. Мактаулы кунаклардан калган чуар язмаларда татар әдәбиятының һәм сәнгатенең сонгы илле еллык шәжәрәсе: берсе-бер жавапсыз калмаячак адреслы үртәүләр, кинаяле теләкләр, имзалар, рәсемнәр «Задник» сүзен татарчага турыдан-туры тәржемә итсән, әлеге язмаларның бик күбесе җисеменә тәнгәл килер иде. Әйе, клублар дәүләтнең оптимизация программасына эләгеп, бөтенләй сүтелеп беткәнче, бәлкем әле дивар ижатынын фанатлары табылыр, күчермәләрен туплап аерым китаплар чыгарыр, шушы имзаларны, сурәтләрне, такмакларны бизәк итеп, иҗат кешеләренең фатирына ябыштырырга ярардай обойлар сатыла башлар...
Хәзер яз җиткәнне шуннан белеп була—боз катлавы эрегәч, җир өстенә.. сыра сатучы палаткалар калка, карагыз. Ә элек шәһәргә язны язучылар оештырган «Казан язы» әдәби-музыкаль кичәләре алып килә иде. Мәркәзебезнең унике клубына һәм дүрт сарайга (театр биналарында концерт кую модасы юк иде) шау-гөр килеп халык җыела, җыр белән шигырь, музыка белән юмор үрелеп бәйрәмгә әверелә иде. Филармониянең эстрада бүлеге оештырган концертлар завод клубына керми калса—бу инде хаҗга барып сәҗдә кылмыйча кайтуга тин хафа булыр иде Дивардагы имзаларның күплеге әнә^шуннан килә.
Йөзәрләгән исем арасыннан Марат Гомәрнен автографын эзләп таптылар. Этешә-төртешә укыдылар. Телдән-телгә кабатладылар. Никтер Сөмбеләне чакырып китерделәр, ул укыганда, ана комачауламаска тырышып, читкәрәк китеп бастылар. Язуы бик кыска булса да никтер озак укыды:
«Күпме күзләр күреп онытылган...
(Имза) 1987 ел. 1 март.»
Балантаудан сихәтләнеп килгәч язган. Бәйрәм алдыннан кызлар репетициягә җыелгандыр дип ашыгып кайттык. Якшәмбе көн иде, ахрысы. Күчтәнәчкә дигән коры сыраны биш литрлы бидоны белән клубка күтәреп кердек Репетиция беткәч, Хатын-кызлар көне итеп алдан ук бәйрәм үткәреп куйдык. Уйлар дәрьясына иркенләп чумарга ирек бирмәделәр, авыл мәктәпләрендәгечә электр кыңгыравы чынлады, өченче тапкыр. . Беренче имтиханына, ачык дәрескә килде Сөмбелә. Аудитория шыгрым тулы, басып торырлык урын юк, ишек каерылган килеш ачык калган—анда да халык өелгән. Бүген сонгы имтихандыр бәлки, егерме еллык иҗат мәктәбенең чыгарылыш кичәсе
Габдулла Рәхимкулов җырлавына пәрдә ачылды. Утлары сүнгән залга сәхнә яктысы таралды. Кул чабып каршы алырга өйрәнгән тамашачыларны сискәндермәс өчен, Сөмбелә вак-вак, әкрен адымнар белән чыкты. Радиола янына килеп «Дим-дим» җырын Таһир Якуповнын «Карачлы авылы көе» белән алыштырды. Граммпластинка бик иске иде. адаптернын энәсе:
Житалмый дуслар, житәлмый Өзелеп сөйгән ярга
—дигән буразнаны сикереп чыга алмыйча «Сөйгән ярга... сөйгән ярга... сөйгән ярга » сүзеннән тотлыга башлады. Сөмбелә аны бөтенләй сүндереп уртага чыкты. Миләүшә чәчәгедәй куе зәнгәр йөнтәс күлмәгенең озын итәге идәннән сөйрәлеп килгән килеш бераз тартылып калды. Чәчәк бәйләмедәй кысып алган бил путасына сул кулын куеп баш иде. Ул гәүдәсен турайтмыйча кул чабулар тынмады Ялтыравык шыпка беркетелгән өч аяклы микрофонга якынайды. Ун кулында Рәхимкуловнын җыр тәлинкәсе иде.
—Исәнмесез, сөекле тамашачыларым, туганнарым, якташларым. Моннан
егерме ел элек мин менә бу күлмәгемне киеп беренче тапкыр шушы сәхнәгә чыккан идем, җине дә озын, изүе ябык. Чорына күрә бик модный иде ул. Бер жире дә кысмый—биле дә, күкрәге дә
«Фигураңны шәп саклагансың!*—дип әйтергә теләүчеләр кул чапкан иде, аларга бөтен зал кушылды.
—Рәхмәт!—дип тагын баш иде Сөмбелә,—Ә вад Габдулла абый Рәхим кузов, аннан Таһир Якупов бригадасына куштылар Сонрак Илһам абый белән Әлфия апа да иярткәли башлады Кулымда аларнын патефон тәлинкәләре генә калды Ә бүген, әнә теге афишаларга, минем исем янына кемнәр язылган—барысы да катнашачак Жыр индустриясе шулкадәр тиз үсте ки. бенефиска әзерләнгәндә менә шушы тәлинкәләрне уйнатырлык ни патефон, ни проигрыватель таба алмадым. Ижаудагы жизнинен дачасында менә шушы радиола сакланган. Әле егерме ел элек кенә һәр өй саен яңгыраган тәлинкәләрне магнит тасмалары, компактлы кассеталар алыштырды Инде синтезаторларны, мини-сиди дискларны жайлы дибез. Саннар белән музыка язабыз. Ә барыбер чын гармунчыны алыштыра торган техника юк һәм булмас та. Баянчыларны каршы алыгыз!
Ике баян тавышы Сөмбеләнең җырын күтәреп алды
Күгәрчен гөрлидер.
Баласын уятырга.
Әле дә ярый сез дуслар бар
Күңелне юатырга
Телевидение тоташтан йөз минут кына яздыра ала икән. Ике тапкыр зурлап тәнәфес ясарга туры килде Сөмбелә алты костюм алыштырды Ул киенгән арада дуслары җырлады. Торкем-торкем кунаклар чыгып бүләкләр бирде, конвертлар тапшырылды, сәхнә чәчәккә күмелде Канчандыр банкетларда, теплоходларда, бәйрәм кичәләрендә сөйкемсез сөяккә әверелгән түрәләр исеменнән телеграммалар укылды Якташлары залдагыларны Сөмбеләнең туган ягында кабат үткәреләчәк ижат кичәсенә чакырдылар
Ниһаять, бенефис үзенең финалына якынлашты.
Катнашучылар сәхнә түренә тезелде. Сөмбелә кыл уртада калды Бергә җырланасы соңгы жырнын музыкасы башлануга залда ут кабынды. Су.тъяктан. алтыннан коелган Зәйтүнә, ак розалар бәйләме күгәреп сәхнәгә менеп килә иде Шулвакыт, сәхнәнең унъяк баскычыннан тагын бер кыз күтәрелде. Ул нәкъ Зәйтүнә кебек киенгән, чәчендәге ефәк тасмасына чаклы алтынсу төстә Артистлар турында яңалык, гайбәт һәм имеш-мимеш укыр өчен генә дә очәр-дүртәр газетага языла торган жанатар тамашачы мондый якалыкны көтмәгән иде. Сәхнәгә чыкканда һичкайчан күзлек кими торган Сөмбелә үзе дә бу «игезәкләрнең» кайсысы минем кызым сон әле—ак чәчәклесеме. әллә сары розалар тотканымы дигәндәй, але унга, але сулга борылып каушап торды Парадка тезелгән артистларда, Сөмбеләнен ике кызы юклыгын белә торып, инбашларын җыерып бер-берсенә караштылар.
Иң нык гаҗәпләнгәне Зәйтүнә булды. Ул күзгә күренмәс көзге каршына басып, төсе. бите, авыз-борыны, каш каралыгы, чәч бөдралеге белән үзенен алтын күчермәсенә килеп орынырга, анын кулыннан тотып әнисе каршысына икәүләшеп барырга мәҗбүр иде
Сөмбелә бәйләмнәрнең агын да. сарысын да кулына алмады Ул. кызларның уртасында калып, чәчәкләре белән кочагына кысты Әлеге сюрпризнын бүләк түгеллеге, ә сәнгатьчә үч алу икәне аңлашылса да рәнҗүен йөзенә чыгармады Пәрдәсе ачылган сәхнә—ул артистларның үзара татулык мәйданы, язмышын башкарган роленә караганда аянычрак булса да
тамашачынын күз алдыша син театральләшкән уен уйнарга мәжбүрсен. Телевидениенең өч камерасы да бер ноктага төбәлеп, пардан киенгән кызларны бүгенге бенефисның азагына «стоп-кадр»1 итте. Елмай, Сөмбелә, жинелсән дә жинүче булып күрен
Пәрдә ябылгач сәхнә чынбарлыкка әйләнеп кайтты Интригага сусаган артистлар, кием алыштырырга ашыкмыйча, никтер, җанга тиеп, таралышмыйлар да. Өчәр-дүртәр кешелек төркемнәргә бүленеп мажара көтәләр. Хәзер ул, үги кызны якасыннан алып, теге автографлы фанер стенага терәр: «Кем котыртып җибәрде сине?»—дигән соравына җавап ишеткәнче өзгәләнер...
Ә Сөмбелә пәрдә ябылып беткәнне сабыр гына көтте, кызларның икесенең дә маңгаеннан үпте, рәхмәтен әйтте. Барыгыз, ял итегез дигәндәй аркаларыннан сөйде.
—Зәйтүнә, музыкантларга әйт әле, бүләкләрне грим бүлмәсенә ташысыннар. Чәчәкләр шунда торсын,—дип кычкырып калды ул алар артыннан.—Йә. сценарий шәп чыктымы0 Үзем яздым, лично! Ну, кызым булышты инде бераз, финал өлешендә.—Сөмбеләнен куана-куана сөйләнүе сәхнәдәге төркемнәрне чәчте —Ә хәзер банкет! Сәхнәдә үткәрәбез. Әгерженең Кодаш авылында бер шундый банкетка эләккән идек. Егетләр өстәл күчерә, кызлар урындык ташый. Тагын ун минуттан рестораннан «полевая кухня» килеп төшә! Клуб безнеке бүтен, арендасы иртәнгә чаклы түләп куелган
Уйларнын таралу тизлеген исәпләрдәй галим тумаган әле. Әмма, борчулы кешенен сизгер уе гайбәттән, тавыштан, хәтта яктылыктан да тизрәк йөри Аноним хат язармы, телефоннан шылтыратырмы, әллә Сөмбеләне урамда көтеп торачакмы ул ханым?! Ел буе эзәрлекләгән сары табышмакның ниһаять җавабы табылды. Ә шулай да көндәше белән сөйләшәсе килә, бик килә Сөмбеләнен. Ул үзенең егерме ел буе кылган бөтен хаталары өчен бары тик шушы ханым алдында гына гаепле һәм бүген жавап тотарга әзер.
Ханым коридорда көтеп тора иде. Тәрәзәгә баккан җиреннән кисәк борылды, ләкин урыныннан кузгалмады, көндәшенең килгәнен көтте. Сөмбелә каушавын сиздермәс өчен ана таба атлады Ниһаять ике арада үрелеп чәчләрне йолкышырлык кына бушлык калды. Ханымның нәфрәте юк. Йөзендә бөтен бәхетсезләр нужасын үзенә алган кебек хәлсезлек, алҗыганлык сизелә. Кичке Казанга курыкмыйча ничек чыккандыр—бөтен хәзинәсен элгән: колагында, муенында, бармакларында, беләгендә алтын да энҗе генә. Сөмбеләгә ул ерак сәфәрдән таланып кайткан хезмәткәре итеп, баш бухгалтер күзләре белән карап тора.
—Таныдыңмы?—диде ханым сүрән тавыш белән.
—Таныдым. Тик еллар буе тенкәмә тигән кешене синдер дип һич уйламадым.
—Бераз үртисем килде.
—Шактый кыйбатка төшкәнмендер: чәчәкләр, концертлар, Зәйтүнәнең күлмәге...
—Мин банкта эшлим. Зарплатам әйбәт, эшмәкәр дусларым күп. Зәйтүнән аның кызы димәк мина да якын кеше Кызларыбызнын яшь аермасы ике генә ел. Әгәр син Балантавыңда фермада гына калган булсаң, без аның белән тыныч кына парлашып яши идек әле.
—Арагызга кермәдем. Гармунчыңны кар өстеннән табып алдым. Ялгышмасам, син куып чыгарган идең инде аны.
—Ирләре кайтып-китеп йөргән гаиләләр күп лә
—Сүз виртуоз музыкант турында бара, аны гади мужиклар белән
1 Стоп-кадр — сонгы күренештә туктал калу. 56
чагыштырып, урам сәрхушләренә тиңләмик. Мина үпкәләрлеген юк. гастрольләрдә сабый бала урынына көйләдем, сәхнәдән аермадым, өстен- башын карадым, хәлемнән килгәнчә әжәлдөн сакладым
—Ярар, үпкәләшмик. Кылларыбыз аралашып яшәсеннәр иде —Анысын үлләре хәл итсеннәр, мин сөенермен генә. Ә син ник банкетка калмыйсын? Монда гармунчының дуслары бик күп. искә төшереп утырырбыз.
—Ул истәлекләрдә мин юктыр инде. Жан көеге булып утырганчы, китәрмен генә. Альбина кызым калсын, әгәр теләсә
Озын өстәлнен ике генә урындык сыярлык тар ягында чөкердәшкән Зәйтүнә белән Альбина табындашларның гел күз угында иде Ризыкка үрелгән арадамы, рюмкаларны чәкәштергәндә дисеңме, йә күршеләренә баккан булып, һәркем жаен таба, анын саен кан-сенелкәшләргә күз сирпеп алырга өлгерә. Кызлар бу хәлне сизмиме—бик сизә сынаулы карашларны тоеп һәм җыеп утыра торгач. Зәйтүнә зур яшел алманы уртага ярып, берсен Альбинага тоттырды:
—Әйдә,—диде ул, пышылдап кына, жиненнән тартып,—әнигә килгән бүләкләрне күрсәтәм.
Жыслган бүләкләр—күрмәгән хәзинә түгел, кызларга серләшеп алырга бер хәйлә генә кирәк иде
—Әтинең чын йөзен хәтерләмим. Өйгә сирәк кайтты, кайткан саен төрле- төрле кыяфәттә була иде ул,—диде Альбина
— Минем бер уенчык өем бар. әни аны фотоательедан эшләтеп алып кайтты—пластмассадан ясалган сувенир, тәрәзәсе урынына калын линза куелган, якын килеп карасан—өй эчендә әти утыра, нәкъ тере кебек, күзгә текәлә,—диде Зәйтүнә.
—Кызык икебезгә бер әти.
—Ә беребезнең дә әтисе юк
Шамакайлар
Тамак кипкән, карын ачкан чак. Бенефиста тир түккән халык салатларга ябырылды. Ананас, алма, томат сокларының кәгазь савытлары берәм-берәм җиңеләеп, осталдәтаба куярлык урын бушады Борай бәлешенең күмәч бөкеле капкачын ачкач, сәхнәгә итле шулпа салып пешергән ярма боткасы исе таралды. «Симез агай» кафесыннан килгән официант кыз өлеш тәлинкәләренә бүлгәләгән арада. Сөмбелә залга төшеп, рәт арасына кереп басты
—Бер бәлеш исе бөтен залга таралды'-диде ул бөтенесенә ишетелерлек итеп.—Эврика! Башыма яна уй килде' Ижат кичәләрен нәкъ менә шушылай үткәрергә кирәк: сәхнәдә сый-хөрмәт, бәлеш, өчпочмак, шашлык, эчемлекләр Тамашачы мәжлесне күзәтеп утыра Юбилярга багышлап тост әйтү ләр, җырлау-сойләүләр микрофон аркылы бөтен залга җиткерелә. Чынбарлыкка бик якын, тормышчан ситуация, тамашачы үзен мәжлестә катнашкан кебек хис итәчәк.
— һәм бөтен зал, бәлеш исенә түзәлмичә, сәхнәгә күчеп бетә! Мен тизрәк, ризык суына. Икенче бәйрәмеңне шулай оештырырсың.-диде кәефле дуслар
—Ә минем бүтән бенифисым булмаячак!
Өстәл арты жлвап көтеп тынып калды Сөмбелә тышлыкны озакка сузмыйча дәвам итте. Сойләнә-сөйләнә табын артына килде, урынына утырырга ашыкмады. Аягүрә тост әйтергә теләдеме?
-Бу соңгы кичәм. Саубуллашу вальсы кебек. Тамашачысы югалып беткәнне көтмичә, артист үзе сәхнәдән матур килеш югалырга тиеш Хәвефне алданрак сизәргә кирәк Әти-әнисм янына кайтып китәм Авылыбызда укылучы булып эшкә керәм Бүген мине бик зурладыгыз Гомерем буена
ишетмәгән матур сүзләрне берьюлы ишеттем. Мактасалар рәхәт икән ул! Күнеле булсын дип, юри генә әйтелгән сүзләрегезгә сөенеп утырдым. Рәхмәт Сезнең өчен, бәлеш астына берәрне күтәрик әле
—Рәхмәт өчен күтәрәбез. Калганнарын ишетмәдек
Сүз иясе белән йөрми дигәндәй, алга таба куерган туры сөйләмнәрнең иясен исемнәре белән аерым-аерым атап тору кирәк түгелдер—бәхәстә барысы да катнашты.
—Мактау—әжәт ул. Син бурычынны түләмичә генә, зур сәхнәне ташлап, пионер сәхнәсенә күчмәкче буласынмы? Әле безнең дә ижат кичәләре үткәрәсебез бар, килерсең, җырларсың, мактарсың.
—Сәхнәсез яши алган егетләр күптән бизнеска күчеп бетте. Чын җырчы соңгы татар белән бергә китәр. Әнә. Әлфия апа да ун ел элек «Саубуллашу* гастрольләренә чыгып киткән иде. Әле һаман кайтып керә алганы юк. «Бәхил бул, халкым!»—,дия-дия кайбер шәһәрләргә дүртәр-бишәр тапкыр килгән инде. Афишасын күбрәк бастырган, таратып бетерерлек түгел диләр Чын җырчыга эш җитәрлек. Хәзер банкет заллары да сәхнәле. Байлар күбәйгән саен мәҗлесләр арта. Шөкер, яна татарлар җыр ярата. Яраткан кеше акча кызганмый ул, чакырсыннар гына.
—Чакырырлар Көтеп утыр.. Казанның меньеллыгын уздырганда татар җырчылары телевизор карап утырды! Ну, меңъеллыгыбыз дөньякүләм вакыйга иде, бәйрәмебезне иярченле элемтәләр аша бөтен Җир шары күзәтеп торгандыр. Дмитрий Хворостовский, Николай Басков, София Ротару кебек федераль йолдызлар, Алманиянең «Скорпион»ы татар сәхнәсенә килеп җырлагач дәрәҗәбез үсте. «На-на» төркеме «Умырзая» җырын үзебезчә башкаргач, тамашачы бөтенләй җебеп төште.
—София Ротаруның Казанда берәр туганы бардырмы, еш килә. Әле Президентыбызның җитмеш еллыгын үткәргәндә «Пирамида»га да килгән иде, Михаил Боярскийлар белән. Татар җырчыларына чират җитмәде. Сәхнә артында дүрт сәгать буе көтеп йөрделәр. Бәширә чыккан иде, Рөстәм баянына ияреп, аны да ике генә куплет җырлаттылар.
—Анын каравы, Мәскәү президентлары килгәч мәйданда гел татар эстрадасы гына чыгыш ясады. Ельцин да, Путин да безне түбәтәй киеп тыңладылар.
—Тукта! Ар кыл ы - тор кыл ы сүләмик. Порядок белән, Сөмбеләгә кагылган эпизодларны гына. Әдәгез, по кругу. Да Бу хәтлек үгетләвегезгә разве түзәргә мөмкин, үзем башлыйм... Так. Тәхеттән коелган патшаларны оныттык...
—Кара аны, монда сөйләгәннәрең репертуарың кебек билдән түбән булмасын!
—Бәйләнмә юкка! Минем мәзәкләр билдән түбән генә. Ә сезнен йолдызларыгыз анадан-тума килеш җырлый
—Сандугачлар чишенмәс
Значит, 2000 елнын 24 июнендә Казанның алты төшендә сабантуй бара. Пугин иртән сабантуй күрергә чыга диделәр. Кая икәнен төгәл әйтү юк. Атты мәйданга да приказ бирелгән: «Көтәргә!»—и всё!!! Безнен бригада Дәрвишләр урманында, көнелем сизә, нәкъ менә шында киләчәкләр Автобустан төшкән зевакларны коридор ясап сафка тезелгән милиция коридоры аша үткәрәләр, аэропортлардагы дуганы капка итеп куйганнар. Халык әллә кичтән үк килеп урын алып калган—аланда аяк басар җай юк, сукмак өсләренә дә ашъяулык җәеп табын корганнар. Ошбу сират күперен кичеп мәйданга етгек. Тагын омон кардоны Детектор белән сыйпыйлар, кофр эчендәге пинжәккә кидергән инсәләрне:—«Бу ниткән каты әйбер?»— дип. тотып-тотып карыйлар Ярый, хуш, концерт башланды. Мәйдан хәттин ашкан зур—икенче ягында атракционнар—уеннар бар, уртада көрәш.
Әкренләп бәйрәмнен кызуы сүрелде: чүлмәкләр ватылды, саламлы капчыклар сытылды, арканнар тирләде, көрәш батыры тәкәне күтәрде, концерт тәмам—Сәхәби, Миндияр, Алсу—Фәридә, Ибраһимовлар белән Сөмбелә инде сәхнә күлмәкләрен салып, прогулочный чалбарларын киделәр. Китәргә рөхсәт юк, пчему—потомушто «садаканы» өләшмәделәр ате.
—Гонорар дип әйт инде
—Гонорар тегел, садака! Мәскәү артистлары ата торганы гонорар анын— йөзәр мең, бакс белән. Ә безгә урыс акчасы белән өч мен сум садака, аны да бирми торалар әле, артистлар таратышмасын дип Абау, апакайгынам, берзаман президент командасы килеп төшмәсенме?!! Ельцин агайны күзсез кешене йөрткән ише җитәкләп йөртәләр иде, ә монысы жинел сөякле— элдертә генә, командасы чак җитешеп бара артыннан. Зур Хужа килсә кечерәк хуждлар Хужа Насретдинга әверелә бит ул уеннарны янарлылар, ватылмаган чүлмәкләр чыкты, көрәш батырларына бил алышнын финал өлешен кабатларга куштылар, артистлар киредән күлмәк-ыштан алыштырып микрофонга ябе иттеләр.
Бөтен жыен халкы тын да алмый, яшь патшаны күзәтә—Ельцин батырлыгын кабатлап чүлмәк ватамы, әллә дзюдоистлыгын күрсәтер өчен келәмгә чыгамы, быть может колгага үрмәлисе кели? Ул арада казус чыкты, көрәшнең ахырын кабатлаганда абсолют батырны кемдер сыртына салды Китте бәхәс, китте этеш, китте төртеш. Әлдә, Мәскәү кунаклары татарнын үзара талашына күнеккән инде—шаулы шоуга исләре китмәде. Бог с ними. дигәндәй, беләкләренә юри генә кызыл тасма бәйләгән гражланскии киемле спецслужба егетләре көрәшчеләрне аерды. Ин кызыгы хәзер башлана, монарчы сүләнгән өлеше увертюра гына үзе әле. кереш өлеше, так сказать Яшь патшаның каршысына «Вамин» катыгы белән мөлдерәмә тулы агач кәнди китереп куйдылар. И папарацияне күрсән, астан-өстән, уртадан-яннан, алдан- артган кинога төшерәләр, фотоаппарат яшеннәре ялт та йолт' Базарны күреп Сөмбелә мина әтә: Мәскәү президентының катыклы битен сөртәм, тарихка керәм ди. Үзбәк кызы Мәмләкәт бармы, бала чагында Ленин бабай белән фотога төшкән өчен үскәч Социалистик хезмәт герое исемен биргәннәрне, да И. Сөмбеләне туктатып өлгермәдек, жин очыннан кулъяулык алды да китте. Ул Соембикә-ханбикәгә охшатыбрак киенгән иде. Урта гасыр колориты белән, тән сакчылары туктатырга базмадылар, гәүдәсе төз—күреп торасыз, биле нечкә, күкрәге җыйнак—корал яшерерлек һич шикле жире юк. Путинны әтәм, кечкенәдән сабан туйларында уйнап үскән диярссн—йөзе белән ялт теге кәндигә! Сөзә торгач, алтын акчаны табып алды да катыклы чыраен унга-сулга боргалап теш арасындагы хәзинәне халыкка күрсәтте Сабантуй аланы рәхәтләнеп көлә-көлә алкышлады Да, мина хәзер бу халыкны көлдерүләре кыенгарак төшәчәк, минәйтәм
—Ә Сөмбелә нишләде?
—Өлгермәде. Алдан ук билгеләнгән икс мәктәп баласы чүпләмле сөлге китереп тотырды. Ну. шулай да Сөмбеләнен кыюлыгына шаклар катканысм мин ул көнне, иртәгесе көннән курыкмыйча, йөрәге җитеп, тәки барып басты бит опасный зонага . Әйдәгез, батыр йөрәкле Сөмбелә өчен берәр чәркә кымыз күтәрик, катырагын да эчәр идем—давленисм тиз күтәрелә Ш) I
—Тостын бик озынга китте Күп сүз—ул арзан бүләкне зурлап тапшырганда гына әйбәт. Табын мулрак, кунаклар күбрәк булган саен буш сүзләр күбәя
—Янда синең шикелле критиклар утырганда ял итүләр дә авыр эшкә әйләнә. Сүз әйт тә, сүз әйт, дидегез, әйтмәсәм дә эчәсез инде үзегез! Сөмбелә, гый әле яна баянчыңны, исерсә гел дөресен сөйли башлый, мәлгунь! Сабантуй аланында Йоклап, онытылып калганын белми
—Тост чираты миндә.
—Чират көтү көткәндә генә була.
—Син хайван түгелдер ич?
—Хатын-кызга хайван димиләр. Хайванның имие койрык астында, ә хатын- кызларныкы менә монда—муен тирәсендә!
—Тост әйтергә теләүчеләр күп. Чиратсыз кермәгез.
—Зур бәйрәмнәргә эләксәң, андагы халык массалары хәтердә калмый, гомумән төзек гәүдәле, гадәти чырайлы, дөрес холыклы яңа танышлар тиз онытыла, хәтердә озаклап тормый. Ә менә кыек-мыек, кәкре-бөкре, кимчелекле гаепле кешеләр гел истән чыкмый. Кешеләр генә түгел, вакыйгалар да шулай...
Сөмбеләгә кагылышлы ике маҗарам бар: берсе күңелле, икенчесе—рәхәт түгел. Кайсысын сөйлим?
—Сорап торма, күңелсезе үзендә калсын.
—Ие. Килеп җиттек Актанышка. Чәйләп-нитеп тору юк, туп-туры Агыйдел буена төшәбез. Көймә белән зур бер утрауга алып керделәр. Күрсәгез малай! Оҗмах!.. Табигать кочагында нәмәдән аш пешереп була— барысы да әзер тегендә. Шундук җыйнак кына сала корганнар, ә урам буйлап местный гармунчылар авыл көе уйнап йөри. Июль башында түтәлдәге җиләк пешкәнен беләм, ә монда.. Кая карама—алмагачларда зур-зур өлгергән алмалар, зирекләрдә—груша, шомырт куакларында төче чияләр эленеп тора. Парлашып актан киенгән ике президент гаиләсе җәннәт бакчасында җимеш чемченеп йөри Саф татарча гәпләшәләр, алар бик якын дуслар икән бит!..
—Булды, булды! Дүрт кеше өчен самолет куып Анталиягә китмәгәннәре өчен рәхмәт әйт..
—Алайса, тегесен сөйләргә кала. Мин әле ул вакытта Сөмбелә янында антураж булып кына җырлап йөрим. Үсәсе килә, лично үземнең бригаданы оештырасы иде дигән хыялым эчтән кимерә. Концертлардан соң, чәйләр- мәйләр эчкәндә, хуҗалар хәтерендә калыр өчен кыек-мыек җырлар, кәкре- бөкере пародияләр җырлыйм, җитәкчеләрнең тавышына охшатып үртәмешләр сөйлим. Кайбер район главаларына Президент булып шалтыраткан чакларыбыз да бар иде: күбесенең шәхси телефоннарын беләбез Кыска-җыйнак сораулар биреп, хәлләрен сорашкандай кыланабыз да, соңыннан: «Давайте, Сөмбеләне поддержать итегез әле, пчему-потомушто, бик шәп җырчы ул, ни әйтергә теләгәнемне аңлыйсыздыр?»—дип, тизрәк саубуллашабыз. Урындагы «Первый»ларнын үрә катып: «Ярый! Ярый! Әлбәттә, һәйбәтләп чакырырбыз!»—дигәннәре телефон төребкәсеннән дә күренә иде, билләһи! Сөмбеләне чакырып гарантиягә унышар концерт оештырган районнар да булды. Ул вакытта әле элемтә техникасы бик алга китмәгән, определительләр бик сирәк кешедә генә иде...
И-йе!.. 1990 елның мае бугай Точно, иртәгә Җиңү бәйрәме дигән көн иде! Бер машина йолдыз төяп Пәрәү авылына киттек. Анда минем классташым Нуретдин яши. Без аның белән күрше авыл интернатында бергә укыдык, почти егерме биш ел күрешкән юк. Әйбәт яшәгәнен, нык гаилә корганын ишетеп беләм, чәйгә керергә дә исәп юк түгел. Афишада конферансьеның мин икәнен күрсә йөгереп киләчәк, соныннан чәйгә дә алачак, урман каравылчысы ла ул—өе иркендер, бөтенебез сыярбыз, дим
Пәрәү клубындагы кешене күрсәгез—кичке трамвай кебек өелеп төялгәннәр! Башланырга ярты сәгатьләп кенә калгач, китапханәче кыздан, Нуретдинның өе еракмы, дип сораган идем... Ужас!!! Кичә кич үтергәннәр, бүген күмгәннәр классташны Коелып төштем, хәл китте, йөрәгем яртылаш сүнде, күзләремне чытырдатып йомдым—ачсам яшь түгеләсен беләм.. Мин бит концертны юмор белән башлап җибәрергә тиеш. Юмор сөйләү түгел, сәхнәгә чыгып
бәхилләшү сүзе әйтерлек тә рәтем юк. Ярамый да Кайгылы туганнары килмәгәндер бәлкем, ә бит зал тулы халык концерт карарга дип жыелган Нишлисен инде, үлгән артыннан үлеп булмый, кемдер китә, кемдер килә шушы кабахәт дөньяга, тормыш дәвам итә. Сөмбелә үзе башларга булды, борынгы жырлар, халык көйләре белән. Жиде жырны рәттән жырлап бетерде дә сәхнә артына чыгып минем каршыга килеп басты: «Бар. эшеңне эшлә' Залның күзенә карама, лампочкага карап сөйлә! Безнен язмыш шушы! Егет бул!»—дип йодрык та күрсәтеп алды хәтта.
Чыктым да юмор сөйли башладым. Халык көлә Ә мин сонгы чиккә җиткәнче еламыйча түзәм. Тыелган яшьләремнән күзләрем бүртте, яңакларым өрелде, баш түбәм шаулады. Биш минутлап түзгәнмендер Күз яшьләре бәреп чыкты. Елый-елый көлдерәм. халык бүлдереп-бүлдереп кул чаба Соныннан сәхнәгә менеп аркамнан сөйделәр -күздән яшь чыкканчы көлдердең!»—диделәр Менә шушы инде безнен язмыш. Сөмбелә. Әйдәгез, ачы да. татлы да булган артист язмышы өчен берне күтәрик әле
—Тукта, сабыр ит! Сиңа сүз бирер алдыннан ин кыска тостка конкурс игълан итәбез. Җиңүчегә приз-сюрприз!
—Ин кыска тост—конверт! Конвертлар юк.
—Мина чират җиткәч кенә ашыктырасыз 2000 елның февраль ахырында Рәсимгә ияреп Пензаны йөреп чыктык. Казаннан сөрелгән кырык тугыз депутатның берсе анда министр урынбасары иде—ул чакырды. Әйбәт йөрдек, шәп оештырганнар. Индирка авылында гына безне көтмәгәннәр булып чыкты Февраль бураннары Юл өзеге. Афиша килеп җитмәгән Киләсебезне белмәгәннәр. Гостиница юк. Мишәрләр артист халкын фатирга бик азмый хәзер. Без анда детсадта кундык. Хәтерлисенме. Рәсим, баз аз ар караватында йоклаганыңны?
—Хәтерләмәскә. Әлбәттә. Ну мин бөгәрләндем дә яттым.
—Син җиңел сөякле, чыдый беләсен. Ә администратор Рамаи—йөз утыз алты килолы, ике метрлы гәүдәсе белән нишләргә тиеш? Өч бала караватын аркылы тезеп менеп ятты бахыр Тан аткач, тәрбияче апа йөгереп кергән «Торыгыз! Оятсызлар, һаман йоклап ятасыз, хәзер оланнар килә башлый'»— ди бу һава тревогасы күтәреп. Күрсәгез, Рамай оч бишек кабыргасында тон уздырып терсәкле валга охшап калган иде әле бүген дә бик үк тураеп бетмәгән. Сөмбелә сынатмады, аркасына мендәрләр терәп утырып кына йоклады. Ну суты бу түгел... Килдек, зритель юк. Казаннан тикле чыгып бушка ашап ягасынмы?. Сөмбелә концерт күлмәген киеп февразь аенда, ак шәлен бөркәнгән килеш кенә, урам буйлап... кибеткә барып килде. Ун минут йөреп кайтты микән кичкә клубта биз конын аншлаг иде! Генерал Карбышев батырлыгына тиң Сөмбелә өчен
—Синең тост та озын Кыскасын үзем сөйлим. Ноябрьск. 19% ел. Апрель азагы, ак төннәр Дүрт артистны Себертә озаттылар Илһам абыйга иярдек. Зурладылар Кар өстендә учак, шашлык пешә, сауна кызган—бик җылы каршыладылар Концерт «Ура!» кычкыртып үтте Крутой братзар Сургутка озаггы. Казанга билетлар юк. Самолет атнага ике генә оча. I май аркасында билетлар сатылып беткән. Илһам абыймын поезд белән кайтасы килми Тагын оч көн буе көтеп утырырга риза. Утырабыз. Тагын ике сәгатьтән шыплап тулган бер самолет китәчәк. Сөмбелә түзмәде Җир шарында тагар кешесе булмаган почмак юк. дип «рюмочный*га юнәлде. Алюмин банкалы адреналин алып эчте. Артык шик тудырмыйча гына буфетчы ападан сорап куйды «Сездә тагарлар эшлиме?*—янәсе.
«Күпме кирәк? Әнә—икесе йөри'»—диде, ак түткәй. зәңгәр комбиниэонлыларга таба ымлап Сөмбелә, минутларны әрәм итмичә генә тегелөрйен уртасына килеп басты
«Егетләр, сезне Илһам Шакиров эзли иде, күрдеме әле?»
«Илһам абый?! Мондамы? Точно үземе?»—дип ышанмый маташа бит тегеләр.
«Димәк, күрешмәгәнсез әле. Әйдәгез, таныштырам»,—дип Сөмбелә егетләргә икеләнерлек хут калдырмады, икесен берьюлы култыклап, җилтерәтеп альт килде.
Илһам абый:
«Ике бизнесмен, инәләрен поп еккыры, алдалап-юмалап Сургутка илтеп ыргытты. Билетлар беткән. Шул тукмакбашлар аркасында Май бәйрәмен аэропортта каршыларга туры килә»—дип, әйтәсен әйтеп тә бетерми калды, егетләрнең берсе шундук каядыр йөгерде, икенчесе йөз мендек купюрага автограф куйдыра торды Кыскасы, посадкага ярты сәгать кала безне, багажга ияртеп, буш самолетка кертеп яптылар. Лётчиклары Казан авиалиниясеннән иделәр. Илһам абыйга шлем кидереп икенче пилот урынына утырттылар. Артык мавыгып, рольгә керә күрмә, кнопкаларга баскалама, юкса самолетыбыз мәтәлеп төшә дип инструкцияне бик ныгытып үткәрдек үзе белән. Рөстәм. Ельциннарны, Пугиннарны биеткән гармунын кочаклап, лимонад шешәләре өстенә утырды. Сөмбеләне стюардесса иттеләр. Ә мин туалет тирәсендә йөренәм. Кыскасы, бишәр йөз мен акча төртеп, дүрт «куян» исән-имин Казанга кайтып төштек. Мин, гел аягөсте торгач, җәяү кайткан кебек булдым Ике миллион түләдек, акчаларның өч ноле сызылмаган чак иде әле ул. Әйтәсем килгәне шул... Сөмбеләнең олы укытучылары—зур дуслары бар. Мулла кушкан исем—ул метрикәгә язып куяр өчен генә ярый, талантлы кешегә исем соңрак килә, Сөмбелә дигән матур исем өчен..
—Кайсыгызның сүзе кыска?
—Бәйлисе бар йөрәкне...
—Сөмбелә турында бер-ике кәлимә сүз белән генә булмый, ул бит сәхнәдән китәргә җыена.
—Үзем әйтәм. Ин кыска тост: «Китмә, китмә сандугач!»
Балантауга газ кергәнгә бишбылтыр. Яна пәлтә кидем дип искесен тиз генә чыгарып ташларга күнекмәгән халык ипи мичләрен сүгәргә ашыкмады Газ—ул бик сәяси ут. Жир шарына тамырланган торбалары көйсез илләр, афәтле дәүләтләр белән бәйләнгән. Ә утын—үз урманын хәзинәсе, ягылмаган килеш тә сарай читенә өелгән әрдәнәсе җылытып, сөендереп тора.
«Әни, чуен белән мичтә пешкән борчак штие ашыйсым килә, елкы ите турап •>—дигәч, Гөлчәчәк ике сорарлык итмәде, өйлә вакыты җитәрәк мичкә якты. Мич көймәсенә тигезләп тутырылган нарат ботаклары утка өерелгәч. Сөмбелә бер телем арыш ипиенә тоз сибеп, күмер кызуына терәде. Әйләндереп- әйләндереп ике ягын да кыздырды. Кайнар сохарине кулдан-кулга сикертеп урамга йөгереп чыкты, капка төбендәге бүрәнә өстенә менеп утырды. Үзе кетер-кетер кимерә, үзе авыл сәхнәсендәге язгы симфонияне тыңлый... Шушма буендагы таллыкта каргалар хоры Капка баганасына колга белән кагылган оядагы бәхетенә сөенеп сыерчык сайрый, җырчы тавыклар тояк эзендәге кояшлы су белән тамагын чайкый.. Абзар кыегындагы калай әтәч янына менеп җиткән чуаркайнын «Кикри-кү»ге, сыртында мамыгы күпергән кәжәнен тарак сорап ялварган теноры, гомерендә беренче тапкыр көтүгә чыгарга хыялланган кысыр тананын быргысы... барысы-барысы бергә яшәешнен дәвамы, язларнын кабатлануы булып җиһанга хәбәр сала. Һәм Сөмбелә җырланмаган җырларын тоеп, күңеленә сеңгәннәрен чак тыеп, шушы жиһаннын кыл бер уртасында яшәреп утыра. Болар туган йорт мендәренә чумган нарасыйның озын-озак саташуы кебек тоела. Таныш, бик тә таныш
авылдаш апаларнын ара-тирә артистланып эндәшеп китүләре генә, азеге халәтнен һичшиксез өндәге чынбарлык икәненә инандырып тора.
«Әләй, нәни Сөмбелә кайткан түгелме сон? Ә Идрис абыен мәктәптә физкультура укыта!»
«Сохари кимерә берәү. Казан күмәченнән үтләгән *
«Ал әйдә чиләкләреңне. Чишмәгә ияртәм *
«Телевизордан чыктын мәллә? Әле бик матур итеп «Кыр казын* өздерә иден*.
«Үзен капка төбендә, гәүдән телевизорда. Менә сина. мә! Ышанып карап утыр концертларын »
Шунда гына һушына килде Сөмбелә, бенефиснын язмасын күрсәтәселәр иде ләбаса Өйгә керсә—сервант шүрлегендә онытылып калган кесә телефоны шылтырый Альбинаның әнисе эзли Сөмбеләне Бер банкир өстәмә исемлек белән депутатлыкка сайланырга җыена, альтернатив кандидатлар бик күп ди. ышанычлы кешесе рәвешендә ай буе концерт куеп, яклап йөрергә кирәк икән. Ризалыгын сорыйлар.
Бик тиз генә: «Юк!»—дип өзеп әйтсә дә жавабын аллә кайчан уйлап куйган иде инде Сөмбелә. Сәхнәдән матур килеш, тамашачының сагынасын белеп, кызганыч көнгә калганны көтмичә, горур төстә җырлап китәргә кирәк! Джунгли елгаларында үрчегән бизәкле балыклар аквариумда яши алган кебек Кискен үзгәрешләрдән курыкмаска! Садә җанны җыр җитәкләп йөргср.
Ул телевизор каршындагы кәнәфидә куанып утырган әнисе янына сыенды Экрандагы миләүшә күлмәкле Сөмбелә тамашачы Сөмбелә өчен өзгәләнеп җырлый иде
2004-2007