Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРГА НИГӘ КАГЫЙДӘ?


Латин әлифбасына кайту перспективалары турында «Казан утлары»нда язган идем инде (2006. №1). Бу—якын яки ерак киләчәк эше. Ә бүгенге көнебез?
Гамәлдәге алфавитыбыз начарда булды ди. Ләкин шул кимчелекле, гарип алфавит эчендә дә үтәлергә тиешле орфография кагыйдәләре бар, булырга тиеш, югыйсә болай да безнен психологиябездә талымсызлык һәм канунсызлык биниһая тантана итә.
Без әлеге барлы-юклы орфография кагыйдәләрен үтибезме соң? Үтәсәк, ничек үтибез?
Юк, без аларны үтәмибез һәм, еш кына, анлы рәвештә бозып, үз белдегебез белән яңа кагыйдәләр чыгарып маташабыз, соңгы вакытларда язуыбызда адәм ышанмаслык чуарлыкка, хаоска юл куябыз.
Татардагы мондый тәртипсезлек күптәннән, хәтта борынгыдан ук килә. Галимнәр язылыштагы шапшаклыкнын Сәедгәрәй хан ярлыгында да күзәтелүен искәртәләр. XIX гасырда Казанда татар китаплары цензоры булган И. Н. Березин татарларның сүз язылышына игътибар бирмәүләреннән зарлана.
Моннан ун еллар элек кенә «Иман» нәшрияты Ризаэддин бине Фәхреддиннен «Жәвамигуль кәлим шәрхе» исемле китабын кириллицага күчереп бастырып чыгарган иде. Без «Иман» нәшриятына рәхмәтләр уку белән бер үк вакытта китаптагы орфографик хаталарны тавык та чүпләп бетерешле түгел икәнен әйтергә тиешбез. Мондый хаталар дөньякүләм кыйммәтле китапның дәрәжәсенә тап төшерәләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, бу китапны рус теленә тәржемә иткәндә, наширләр мәгълүм күләмдә табыш та алырлар иде.
Гәзит-журналларыбыз да элементар хаталардан хали түгел. Матбугат үзәкләре арасында бу яктан иң ышанычлысы һәм пөхтәсе, ихтимал. «Мәгариф» нәшриятыдыр. Ул татарча текстка, китапка карата традицион таләпне киметмәде, корректорлары болгавыр заманыбызда да «планка»ны түбән төшермәделәр, мөхәррирләре яңалыкка талымсыз булмадылар, төрле «аурупа», «ырынбур», «үктәбер». «кәмпитер»ләр каршына тиешенчә(!) консерватив киртә кордылар.
Ярар, конкрет мәсьәләләргә, аерым сүзләргә һәм атамаларга күчсәм, файдасы күбрәк булыр төсле.
Безнен өчен тарихи һәм әхлакый әһәмияте аеруча зур булган бер сүз бар, ул да булса—гарәпчә «көнчыгыш» мәгънәсендәге «шәрык» сүзе.
«Шәрык» дип язаргамы, әллә «шәрекъ» дипме? «Шәрык» дип язганда «ы» сузыгы үзеннән сон килгән «к» авазының калын булачагы турында кисәтә, шуңа күрә сүз ахырында русларнын калынлык билгесен кую кирәк булмый 1983 елгы орфографик сүзлегебездә «шәрык» варианты гына теркәлгән, иң соңгы орфографик һәм орфоэпик
сүзлекләрдә (2002, 2004) дә шулай. Шу на да карамастан, кайберәүләр «шәрекъ* дип язуларын дәвам итәләр. Төкерәләр алар синен сүзлегенә һәм күтлегенә! Куллары шулай язарга күнеккән, «кызыл остазлары» шулай өйрәтеп калдырган.
«Буыннар каткач, эш белү унаисыз»дыр, әлбәттә,—монысы Акбайга да аңлашыла торган сакаллы хакыйкать, ләкин нигә фәнни сүзлекләргә каршы барырга? Башта фикерегезне дәлилләгез, исбат итегез, бәлки сезне аңларлар да, сезнен катнашлыкта яна орфографик сүзлек төзелер9
«Шәрекъ* варианты яклылар сүзнең теге яки бу телдә дөрес язылышын асылда транскрипция дигән нәрсә белән бутыйлар. Хәер, боларнын «шәрекъ* рәвешендәге транскрипциясендә «е» хәрефе кайсы авазны белдерә—русча «е» (татарда—йе. йы) яки «ё» нымы (татарда—йо), әллә «э»нымы? Димәк, «шәрекъ* дип язу транскрипция буларак та яраксыз, чөнки рус хоруфатыннан файдаланучы башка халыклар да аны дөрес укымаячак. Өстәвенә татар күнелен калынлык билгесе дә рәнжетә. тешкә тия. Ул бит латиннан «урлап», асты өскә әйләндерелгән һәм койрык тагылган «р* хәрефеннән башка нәрсә түгел.
«Кәкре хочу, бөкре делаю*.— дигән татар, әле билингвизм дигән төшенчәне белмәгән килеш тә.
Латин графикасына күчкәннән сон мондый бәхәсләргә урын калмаячак.
Транскрипция дидек. «Гарәпчә—татарча—русча алынмалар сүзлеге»нә кергән байтак кына сүзләр транскрипциядә бирелгәннәр, шуңа күрә алар орфографик сүзлеккә шул килеш теркәлми, ләкин аларны жәя эчендә аңлатыбрак күрсәтсән. файдага гына булыр иде. Менә сүзлектән берничә генә мисал: Аварә, Атна. Имля. Истыйлях, Кәфеш, мәжлис. Никях, Фәллях. Ядкяр Без бу сүзләрне нигездә әвәрә, әшнә, имла, истилах, кәвеш, мәҗлес, никах, фәллах, ядкәр рәвешендә кабул иткәнбез, тулардан читләшмәскә кирәк дип уйлыйм
«Хәлиф—Хәлифә» мәсьәләсе.
Хәлифә—Пәйгамбәрнең урынбасары, хөкемдар, берәүнен вафатыннан сон эшен дәвам иттерүче, варис (русча—преемник). Мөхәммәд галәйһиссәламнен эшен дәвам иттерүчеләрдән беренче хәлифәләр: Әбү Бәкер. Г'омәр. Госман һәм Гали хәзрәтләр
«Татар исемнәре сүзлеге*ндә Хәлиф—Хәлифә ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре буларак теркәлгән. Ләкин гарәптә хәлифә һәм хәләф сүзләре генә бар дип беләм. Соңгысының да мәгънәсе беренчссенекенә тәңгәл диярлек.
Татардагы «хәлфә» сүзе (ягъни мәдрәсәдә имамның ярдәмчесе, урынбасары) «хәлифә» нигезендә барлыкка килгән
Татарда мәшһүр Хәлфиннәр фамилиясе дә хәлфә сүзеннән. Ул рус калыбы буенча ясалган (мәсәлән, аларда Марфин фамилиясе хатын-кыз исеме Марфадан булган кебек).
Кызганычка каршы, бүген абруйлы басмаларда да «хәлифә* сүзе урынына «хәлиф» дип язуга тап буласың Монда, күрәсең, татардагы Хәпиф—Хәчифә исемнәре бутый торгандыр, кайберәүләр хәлифәне хатын-кыз җенесеннән дип күз алдына китерәләрдер «Тагар исемнәре сүзлеге»ндә дә аңлатманын фәкать гарәптән кергән «хәлифә» сүзенә генә каравы кистереп әйтелмәгән,—бусы да саташтыра Баштарак ир балага «хәлифә»нен «хәләф* дигән вариантын ат итеп кушу гадәткә кергән дә. аннары, бик ихтимал, кыз балаларга Хапифә исеме куша башлаганнардыр дип фараз итә алабыз. Ахырда инде «хәлифә»дән «хәлиф* ясал, аны ир-ат исеменә әйләндергән булсалар кирәк Моңда «хәлифә»нең русча «калиф» дип аталуы да рус теле йогынтысында укыган һәм тәрбия алганнарны бик жинел саташтыра
Шу шыл ардан чыгып, без мөселман илләрендәге элекке идарәчеләр татарча китапларда да хәлифә дип аталырга тиеш дибез
Күренекле гатар язучысы Атилла Расихның исемен ничек язу да бәхәслерәк нәрсә. Әти-әниләре (әтисе мулла кеше, бабасы—ишан) ана исем кушканда мәшһүр Аттила исеменә чак кына үзгәреш кертеп, татар исемнәренең ахырында еш очрый торган «улла»га ошатыбрак, Атилла дигән ат биргәннәр
Тарихчы Ә Мохәммәдиев җиһангир Аттиланы «Атилла* дип яза. Р Әхмәгъяновта да, М Глуховнын рус телендәге «Казанский ретро-лексикон*ында да шулай, ә «Татар энциклопедия сүзлеге*ндә төп исем—Аттила һәм җәя эчендә Атилла варианты да
бирелгән. Тел белгече Г. Саттаров татарларда очрый торган Атилла исемен Иделле исеменен борынгы варианты (Атилле) дип аңлата. Бу мәсьәләдә Татарстан Фәннәр академиясе академигы М.Зәкиевнең фикерен кабатлап әйтү урынлы булыр: «Борынгы грек язмаларында сакланган бу исем һәрчак ике г белән язылган, шуңа күрә анын Идел (Атил) белән бәйләнеше булуы шикле*
Шулай итеп, «интернациональ* язылыш (•Аттила») бердәнбер дөрес вариант булып калырга тиеш, җиһангирга кәләпүш кидермик.
Аерым-аерым арыслан һәм Арслан язылышлары ни өчен кирәк дип сорасалар, мин ана канәгатьләнерлек җавап таба алмыйм. Берәү дә таба алмаячак.
Тополь—тупыл. «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек*тә (1998) фәкать «тополь» язылышы гына кабул ителгән. Шулай да телебездә ике төрле язылыш йөри бирердер сыман. Рустан кергән «тополь» сүзе нәфисрәк яңгырый, әлбәттә, ләкин татар телендә боларнын кайсысы беренчел? Безне тубылгы—тубыл—тобол— тупыл сүзләренең охшашлыгы сагайта. Рус теле этимологлары «тополь» сүзен гомумславян сүзе дип карыйлар һәм ул латин теленнән («рори!и5» сүзеннән) алынган дип фараз итәләр. Алай булганда да беренчел чыганакта «л» калын әйтелешле була. Сүзнең русча яңгырашы нәфис дип мөкиббән китмик әле. Алайга китсә. «Казань» сүзе дә «Казан»нан нәфисрәк яңгырый
Нашатырьмы, нишатырмы?
Нишатыр сүзен без русларга кадәр үк белгәнбез. Ул гарәпчә нншадир сүзеннән. Ак төстәге зәһәр ачы тоз, аммоний хлориды була инде. Ә «нашатырь» термины рус теле аркылы телебезгә сонрак кергән (татарча химия дәреслекләрендә шулай алына). Көнбатыш Европа фәнни терминологиясендә «нишатыр»/«нашатырь» сүзе юк. төрек телендә—нншадир. Борынгы чорда нишатырны Мәварәэннәһердә һәм Сицилиядә тапканнар. Көнбатыш Европада аны татар тозы дип тә йөрткәннәр әле Шуна күрә, минем иркемдә булса, татарча химия дәреслекләрендә дә нишатыр язылышына өстенлек бирер идем. Шулай ук халык теленә кереп урнашкан гөлсирин сүзенә (глицерин) дә Хәер, монысына шигем дә юк түгел, бу очракта нитроглицерин кебек чыгарылма терминнар комачаулый
Русча «индеец» атамасы Көнбатыш Европа телләрендә һиндус сүзе белән бирелә (төгәлрәк итеп әйткәндә, киресенчә—һиндус атамасы рус теленә индеец дип тәрҗемә ителгән). Мәсәлән. Европа телләрендә күктәге Һиндус йолдызлыгы атамасы Һиндстанга түгел, бәлки Америка һиндиләренә—һиндианнарга мөнәсәбәтле. Руслар Һннлстан халкын Америка аборигеннарыннан аеру өчен индиец дип һәм икенчеләрен индеец дип язу юлына басканнар. Бик ясалма алым, әлбәттә, ләкин буталып бетмәс өчен ярап тора. (Шушындый ук әкәмәт кагыйдә рус терминологиясендә гарем һәм харам, дехкан һәм дихкан терминнарында да күзәтелә, үзләре дә буталып бетәләр, башка милләт укучысын да бутыйлар.)
Татарчада ин кулае—«һиндү* (Р Фәхреддин) яки «һинди» (патша заманында мөселман университеты төзим дип халыктан акча җыеп йөргән һинди Минһаж кушаматлы татарны хәтерлисезме?) һәм «һиндиан» терминнары булыр иде (сонгысын. дөрес, «индианнар» формасында, беренче булып «эмигрант» тел белгечебез Р Әхмәтьянов тәкъдим итте шикелле, һәрхәлдә абруйлы галим шуны яклый дип беләм).
Элегрәк, шаулатып-гөрләтеп партия съездлары үткәрелгән әкияти заманнарда, съезд үтү белән ашыгыч рәвештә аларнын «программный документлары» төрле телләрдә бастырып чыгарыла иде. Татарча съезд материалларында «программный* мәгънәсендә «программ» сүзе алынганын хәтерлим. Татар теле мондый «койрыксыз», «өтек» сүзләргә каршы түгел һәм халык телендә гадәти булган бу алым әдәби телдә дә яшәргә хокуклы Тик конкрет бу очракта ике «м» язу шикләндерә. Берсе генә булса җитмиме? Катлаулы мәсьәлә түгел инде монысы, ләкин галимнәребез үзләренен саллы фикерләрен әйтсәләр әйбәт булыр иде. Тел экономиягә омтыла—минем бар булган дәлилем шул гына.
Менә без Венера—Зөһрә, Марс, Юпитер, Церсра кебек эреле-ваклы планета һәм аларнын Европа, Титан. Ганимед кебек иярченнәренең исемнәрен, кагыйдә буенча, баш хәрефтән язабыз. Шулай тиеш. Әмма Жир планетасы, анын иярчене
Ай Һәм хәтта Кояш турында (астрономик мәгънәдә) сүз барганда гәзит-журналларда аларны юл хәрефеннән язу бик еш күзәтелә. Күбәүләр соңгыларын йолдыз, болыт кебек гадәти төшенчәләр итеп күзаллыйлар. Бу. әйтик. Алла дәрәжәсенләге Кояшка һәм Айга карата, ким дигәндә, гадел түгел бит Жир-анага карата инде әйтеп тә торасы юк.
Астрономия терминнары турында сүз чыккач, бер уңайдан, русча «спутник» терминынын татарчасы турында да әйтеп китмичә булмас. Әдәбиятка һәм сәнгатькә якынрак торган авторларыбыз, «иярчен» терминын ошатмыйча, «юлдаш» сүзен өстен күрделәр. Тик «юлдашлык* тигез хокуклы булуны күздә тота, ә Ай. Титан. Ганимед кебек күк җисемнәре үзәк планеталары белән «бер дәрәжәдә» түгел, алар сателлитлар, ягъни иярченнәр. Әле XIX гасырда русча чыккан китапларда да астрономиядә «спутник» сүзе булмаган, анын урынына «ай» сүзе кулланылган («Фобос белән Деймос—Марснын айлары» дип сөйләгәннәр һәм язганнар, ягъни бу очракта «ай* сүзе юл хәрефе белән язылган).
Халыкара термин булган «сателлит* сүзе, мәсәлән, «сателлоид» төшенчәсен ясауда да катнаша. Буген исә «сат» тамыры кергән сүзләр радио һәм телеэлемтә ысуллары турында сөйләгәндә әледән-әле очрый Бусы—бер Икенчедән исә. астрономиядә «попутчик* төшенчәсе дә бар Мәсәлән, бер төркем күк җисемнәре (метеор җисемнәр) Юпитер планетасы орбитасы буенча ук анардан 30 градус алдан һәм 30 градус артта калып Кояш тирәли хәрәкәт итәләр Менә боларын. вак булуларына карамастан, чыннан да Юпитернын «юлдашлары» («орбитадашлары») лип атарга мөмкин инде
Узган гасырның җитмешенче елларында безнең малайларның күбесе космонавт булырга хыяллана иде. Хәзер Рәсәйдә космонавтның базары төште Рәсәйдә дим. чөнки Америкада һәм. гомумән. Гаребтә һәм Шәрыктә «астронавт»ларга әүвәлгечә ихтирам белән карыйлар
«Космонавт» һәм «астронавт» Гадәттә сүзлекләр аларны синонимнар дип. ягъни мәгънәдәш сүзләр дип саныйлар Бездә—«космонавт», ә көнбатыштагылар «астронавт» була дигән караш тамыр җәйгән Ләкин егерме беренче гасырга чыкканчы ук инде бу ике терминның тәңгәл төшенчәләр түгеллеге сиздерә иде Проблемалы сорауны кабыргасы белән куям Гагарин—космонавтмы, түгелме?
Гагарин—астронавт түгел, чөнки ул башка күк җисемнәренә очмады Гагарин. Титов. Николаев. Терешкова. Савиикаялар һәм. ӘЙТИК, американ Джон Гленн Жир планетасы тирәсендә, анын тартымыннан ычкынмаган хәлдә, үзенә бер төрле «каботаж» очышлар гына ясадылар Мин аларнын очышын «космик» дип түгел, «субкосмик орбиталь очыш» дип атар идем, чөнки алар фактта тирән (ерак) космоска ук чыкмадылар
Ә менә Ай тузанында беренче булып аяк эзләрен калдырган Нейл Армстронг— астронавт һәм космонавт
Кыскасы, киләчәктә ерак планеталарга сәяхәт итүчеләрне астронавт дип атарлар Ләкин терминологик тезауруста (фондта, хәзинәдә) космонавтика сүзе дә калыр Йолдызлы галәмнәрдән үзебезнен милли космосыбызга. Казан галәменә әйләнеп кайтыйк Беләсезме, ул галәм бернинди канунга буйсынмый кебек'
Борынгы Казан турындагы әдәбиятта еш телгә алына торган Отуч мәчетенен •Отучсв мәчете*. «Огыч мәчете». «Утыз мәчете». «Үтәч мәчете» кебек язылышлары очрый Вариантлар күпкә китә, һәм боларны яналыш вариантлары дип кенә дә булмый, алардан төрле мәгънә чыгарырга мөмкин Бу хакта тарихчылар белән телчеләргә уртак бер фикергә килергә күптән вакыт
Иске Казан шәһәрендәге «Аамиралтсйская слобода» татарча чыганакларда еш кына Адмиралтейство бистәсе дип алына, ләкин бистәнең электә «Адмиралтия* дигән исеме дә булганлыгын искә төшерсәк (немец атамалары бирү белән мавыккан Петр патша заманнарында ул исем беренче башлап кушылган булырга ла мөмкин) бистәне һәркемгә аңлаешлы Адмиралтия бистәсе дип атау кулай булачак
Кәҗә бистәсе Хәлбуки еш кына татарча китапларда Иске Казандагы «Кизичсская слобода*ны Кәҗә бистәсе дип алалар, ә ул бөтенләй башка бистәгә—
янәшәдәге «Козья слобода»га туры килә. Шуңа күрә «Кизичсская слобода»ны татарча китапларда гади сөйләмдәгечә Кижииа бистәсе дип алу кулаирак төсле, Кизик бистәсе дип кабул иткәндә мәгънә төгәллеге сакланыр иде («Татар энциклопедия сүзлеге» атаманын грекча Кизикос сүзеннән алынганлыгын күздә тотып, шушы язылышны кабул иткән).
Ечан—жылан Беренчесе кулайрак төсле-төслесен, ләкин җитәрлек д аз илләү кыен Бу сүзнен рус теленә Зилант (Елан тавы) рәвешендә керүе электә анын беренче авазы «җ» булгандыр дип фараз итәргә урын калдыра.
Фибрал. апрчл. июн, июл. үктәбер. синтәбер, дикәбер дип язу турында. Болар, күрәсен. Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре*ннән һәм 1917 елгы революциягә кадәр татар телендә чыккан календарьлардан алынгандыр «Мәкальләр» китабына яраган транскрипцион язылыш бүгенге татарча матбугат өчен бик үк ярамый шул.
Април. июн (ийүн) һәм июл (ийүл) дип язу татар сөйләменә бик туры килә, ләкин фибрал. синтәбер, үктәбер, дикәберләргә карата фикерем башкача. Соңгылары Европа телләреннән русчага күчергәндә инде бер гарипләнгән сүзләрне татар калыбына кертеп янә имгәтү була. Ни генә әйтсәк дә. без руслар һәм башка күрше халыклар белән бер информацион мәйданда яшибез һәм инде телебезгә кереп үзләшкән, тамыр җибәргән сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь кебек бик актив сүзләрнең язылышын үзгәртү кирәксез бер гамәл булыр иде. Билгеле, латин графикасына күчкәч, аларнын язылышы үзгәрәчәк, һәрхәлдә татар өчен ят булган нечказек билгесе юкка чыгачак.
Гыйнвар ае атамасының язылышы, ихтимал, арада иң кызыклысыдыр. Бу атама латинча .1апиапи.‘»—Зализ/Янус сүзеннән килә. Янус—Рим мифологиясендә вакыт алласы, һәр нәрсәнен башы һәм соны, керү һәм чыгу юлы (ишеге, капкасы) мәгънәсендә Аны ике чырайлы итеп сурәтләгәннәр һәм латин каүменен беренче бабасы дип исәпләгәннәр. Кыскасы. Европада ел башын билгеләү өчен Януар исеме аеруча кулай булган.
Петр патшанын ел башын сентябрьдән гыйнварга күчерүе, гадәтенчә, ирексезләү юлы белән эшләнсә дә. мәдәни Европа белән якынаю өчен дөрес адым булган (бу хактагы патша фәрманы 1699 елның 19 декабрендә чыга һәм 1700 елдан алып ел исәбе Көнбатыш Европадагыча башлана) Тик шунысы кызык, ул заманның рус календарьларында бу ай генварь дип атала. Ә бит югыйсә борынгы рус телендә (XI гасырда) һәм иске славян телендә снуарь сүзе теркәлгән, 1119 елдан соң генуар белән бергә енуар сүзе очрый Соңыннан рус телендә, бигрәк тә әдәби телдә һәм канцелярия стилендә, генварь сүзе ныклап урнаша. Әле Александр Пушкин да үзенен журнал мәкаләләрендә һәм хатларында генварь сүзен кулланган.
Бу «г» авазы рус теленә каян килеп кергән соң дигән сорау туарга тиеш. Рус этимологлары моны үз телләре кысасында гына аңлатырга тырышалар. Ләкин «г»/ «гь* авазынын Киев Русе чорында кыпчак теленнән (христианлык кабул иткән һәм Рим белән дә элемтә тоткан төркиләрдән) кергән булуы ихтимал рак. Хәзер исә ул украин телендә сакланган. Без дә бит гадәттә Али димибез Гали дибез, «Мен дә бер кичә»дәге руслашкан Аладин да бездә— Галәветдин, исламият галиме Абдо исә Габдсһу инде, азап—газап, акыл—гакыл, әрсез—гарьсез, әмәл—гамәл, аит—гает, Усман—Госман, Алим—Галим. Абдрахман—Габдрахман, Абдулла— Габдулла кебек күчеш-төрләнешләр дә татар телендә табигый.
Озын сүзнен кыскасы, «генварь» атамасы борынгы төркиләргә (кыпчакларга, команнарга) ят булмаган. Шуна күрә бүген татар телендә гыйнвар дип язуда тарихи эзлеклелек бар һәм татар колагы моны сизә шикелле.
Кайбер укучылар хәтерли булыр, элегрәк сентябрьда, октябрьда, ноябрьда, декабрьдә дип калын кушымчалар белән язу кагыйдәсе бар иде. Бу кагыйдә 1941 елда кертелгән: «1. Тамыры һәм нигезе белән нечкә булган сүзләргә, ль гә, ия гә һәм ие гә беткән сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана тәрәзәгә, мебельгә, типографиягә 2. Башка барлык очракларда калын кушымчалар ялгана. » Шул рәвешле декабрьлар, частьлар, семьялар дип язу канунлаша. 1982—83 елларда «Татар теленен орфографик сүзлеге»н матбугатка әзерләгән вакытта без, бу сүзлекнен
редакторлары һәм редколлегия әгъзалары, сүзлекне төзегән А. Нуриева. Ф Фасеев һәм М Мәхмүтовлар белән кинәшеп. атеге ай исемнәренә нечкә кушымчалар ялгау кагыйдәсен кертеп жибәрдск. Монын өчен Министрлар Советынын махсус карарын яки КПСС Өлкә комитетының күрсәтмәсен көтеп ятмалык, тәвәккагтәдек Һәм дөрес эшләгәнбез. Җитлеккән социализмны тагы да ныгыту эше белән көне- төне мәшгуль булган түрәләребез мондый вак нәрсәләрне сизми дә калдылар. Сизгән булсалар, кем белә, бәлки, бу бит башбаштаклык дигән булып, чарасын да күргән булырлар иде Дөрес, соныннан. сүхтек басылып таралгач, аптырашка катган укытучы ханымнардан хатлар да килеп төшкәләле Тора-бара атар да табигый кагыйдәгә күнектеләр, күнделәр Моны шуна сөйләвем, орфографиядәге кайбер четерекле нәрсәләрне (эрерәкләрен дә!) менә шушындый бик үк кануни булмаган ысуллар белән эшләргә була (һәм булачак). Әйтик, ул «къ». «гъ» ларны аътә кайчан шома гына кертеп җибәреп була иде бит Хәзер лә сон түгел! Латин графикасын ташлап кириллицага күчкән заманнарда сәламәт акыллы башкортлар безнен «кызыл профессор»лардан башлырак булып чыкканнар, аларда бу авахларны белдергән хәрефләр бар. шуна күрә безнен язуда очрый торган байтак кыенлыклар башкорт язуында жинел хәл ителә (бүген кәгазь, каләм, гарәп, сәлам, шәрык кебек сүхтәрнсн татарча «дөрес» язылышын без бит ятларга мәжбүрбез. ятларга! Бүгенге графика урнашкалаганчы әле кагәз. сагәтдип язу да күзәтелә иде). Монда, ихтимат. «сатам» сүзен аерып карау кирәктер «Сәләм* сүзенен мәгънәсе «сәлам»нән үзгә, ул «киләчәктә алыначак малга алдан акча биреп кую төсендәге сәүдә»не белдерә (әйтик, җимешләрне пешмәстән элек киләсе бер яки ике еллык унышын сату) Шуна күрә мин әле генә мактап телгә алган башкорт сүзлскләрендәге «сәләм» сүзе урынлы түгел һәм без татар китабында мондый аваздашлыкка юл куймаска тиеш булырбыз Дәлилебез бу сүзнең борынгы төрки телдәге язылышы да нәкъ хәзерге татарчадагы кебек (сәлам). «Вәссәлам» сүзен дә ике «ә» һәм ахырда бер «а» куеп язабыз, югыйсә теллән әйткән чакта «а* урынына «ә» ишетелә түгелме9
Терминологик бердәмлек хакына гасыр һәм йөз сүзләрен саграк кулланасы иле
Әдөбиятчыларыбызнын күбесе «урта йөзләр*, «егерменче йөз әдәбияты» лип сөйли һәм яза. Тарих дәреслекләрендә һәм башка китапларның күпчелегендә исә. тотрыклы термин буларак, «урта гасырлар», «егерменче гасыр* сүзләрен күрәбез
Әлбәттә, әйтик, «егерме беренче йөзне ваклый башладык» дию берәүне дә гаҗәпләндерми, хәгга телбизәктәй янгырарга да мөмкин але.
Бу хакта мин «Милли казаныш» дигән мәкаләмдә сүз кузгаткан илем инде Үземне үзем рекламалау шикеллерәк булса да. мәкаләдән бер өзек китерим «Әлбәттә, «йөз* сүзен, исемләштереп. «гасыр» мәгънәсендә куллану татар телендә хтектә дә булган Башта ул сөйләм телендә очрый башлагандыр сыман Мәсапән. Каюм Насыйри архивында сакланган иске елъязмада мондый сүзләрне укыйбыз: «Мен сигез йознен ун икенче елында паспортның пушнәсе (ягъни пошлинасы| алты сум булды.» Тик шулай да «йоз* сүзе артык күп мәгънәле һәм фәнни текстта «гасыр» сүзен алмаштырып бетерә дә алмый. «Урта йозләрдә казакъларда урта йөз (жүз) кабиләләр берләшмәсе булган» дип сөйләргә һәм язаргамы’ Яки. фараз иттек киләчәктәге яки хәгга мнлялига кадәрге туксан тугызынчы, йөзенче гасырларны телгә алырга туры килсә, ошбу әдәбиятчылар адарын ничек дип агарлар иде икән? •Туксан тугызынчы йөз»? «Йөзенче йөз» ’ Менә шушында Г Тукайнын яшь аралаш • Шул гаҗәп ник бу егерменче гасырда йөз дә юк'» дип сүз уйнатуын искә төшерсәм дә ярый Шагыйрь күнсле егерменче гасырыбызнын чырайсыз һәм кимчелекле булачагын сизенгән .*
«Гасыр» мәгънәсендә «йоз* сүзен куллану—көчләп тагылган «мәдәни жаргончылык» кына ул.
Ә казакълардагы кабилә берләшмәләрен татар терминологиясендә «жүз» дип алу кулайрж.
Икътисади—пкътпеллый Сонгысы аныз тутырып әйтелә, тупасрак яңгырый ләкин телетапшыруларда еш ишетәссн Нурихан Фәттах әйтмешли. «Сезнеңчә ничек?» 1999 елда «Райнур* нәшрияты чыгарган «Русча-татарча икътисади атамалар сүзлеге», күренгәнчә, нечкә вариант яклы
Ривайәт—риваять Беренчесе дөрес язылыш булса да аны тора салып кына кертеп жибәреп булмастыр әлегә. чөнки әкият, хикәят дигән охшаш сүзләрнең орфографиясенә дә кагыласы була, эш зурга китә-китүен.
Иң өлкән һәм байтак елларга бердәнбер булып калган китап нәшриятыбызның «Татарстан дәүләт китап издательствосы» дип аталган вакытларын искә төшерик. Бер мәлне анда кабинет борынча йөреп, «китап нәшрияты» дипме, әллә «китап нәшрияте» дипме язу кулайрак булыр? дип сорашып чыкканнар иде. Төрки союз республикалары үрнәгендә. «издательство»ны кабат «нәшрият» дип атарга ниятләгәннәр икән (КЛСС өлкә комитеты күрсәтмә биргәч, әлбәттә). Күпчелек калын кушымчаны яклады, ә менә башкортлар нечкә кушымчаны артык күргәннәр булып чыкты Турысын әйткәндә, мина башкорт варианты күбрәк ошый. «Әдәбият* сүзе дә шулай, ләкин анысына да калын кушымчалар ялгап язабыз. Гамәлдәге орфография кагыйдәләре буенча, «шигърият» сүзенә нечкә кушымча ялгана. «Әкият», «хикәят», «мәдәният» сүзләренә дә шулай Мин бу очракта орфографиябездә эзлексезлек күрәм.
Газета, гәзитә, гәзит, гәҗит... Соңгысы ачыктан-ачык гади сөйләм. Кайсысын әдәби, кануни дип санарга?
Ләкин Россия, Русия, Рәсәй (сөйләм телендә— Эрәсәй, хәтта Эрәчәй), Русь сүзләренә килсәк, урынына карап, алар барысы да «эшкә яраклы».
Сөнге—сөнге. Дөресе—беренчесе, ләкин матбугатта еш кына икенче вариант язылышка да тап булабыз. Бер уңайдан шуны да әйтеп китим, хәтта бәрәнге дип язу «варианты» да очраганы бар
Кристалл. Тоз кристалы. Кристаллы—димәк, кристалы булган нәрсә. Күплектә дә тагы бер (өченче) «л» өстәлми, кристаллар гына була.
• Металл» сүзе белән дә шулай. Цинк метаны. Металлы катнашма. Металлар. Күрәсез, шактый буталчык.
Бу очракларда төп терминны бер «л» белән язсак, бернинди кыенлык тумый югыйсә. Төрек телендә югарыдагы сүзләрдә бер генә «л» языла. Мина мәгълүм булган башкорт, үзбәк, каракалпак сүзлекләрендә исә бу очракта ике «л» чекрәеп тора. «Старший брат»ка иярү чире бер безгә генә кагылмаган, димәк.
Ә «балл» сүзе белән нишләргә? («Биш баллы система»—«татлы система» түгел). Төректә мондый алынма сүз юк, шуна бу очракта аларнын башы авыртмый. Ләкин төрекләрдә гомуми принцип—мондый куш авазлардан котылу, аларны икеләтмәү.
Русча «съезд» сүзе белән дә каршыга сораулар килеп баса. Әйтик, «съезд» сүзен урын-вакыт килешендә «съездда» дип түгел, «съезда» дип кенә язгалыйлар һәм русча сүзнен бер авазы янә йотылып юкка чыга. Татар моны анлый-анлавын ә татарча текстны башка милләт кешесе (берәр төрек әфәнде) укыганда ничек?
•Поезд» сүзе белән дә нәкъ шулай.
Гомумән, бу ике сүздәге «д» авазы татар сөйләмендә йотылып кала. Жанлы телебез галим-голяма чыгарган кагыйдәләрдән «гакыллырак» булган очракның берсе инде бу.
Елау—җылау. Бу сүзләрне латин хәрефләре белән язып карадым да, мина «җылау» варианты күбрәк ошады. Рус алфавитын кертеп маташкан вакытларда җыр сүзен ер дип язарга тәкъдим итүчеләр дә булды шикелле, тик аны бик тиз кире кактылар дип исемдә калган.
Мәзһәб дип языйк. Шәраб дип. Ә «гарәп»—ни өчен гарәб түгел? Руста бу сүздә «б» авазы сакланып калган («араб», ләкин Пушкинда—«Арап Петра Великого»
бугай).
Мәктәп, мәктүп язылышлары калсындыр. Китап та... Алар безнен орфографиядә тәмам калыплашкан, катып калган инде.
Татарча дәреслекләрдә омеядлар һәм алидлар кебек атамалар очраганы бар Боларнын беренчесе—өммәвиләр. икенчесе галәвиләр булырга тиеш.
Тугандаш казакъ халкының атамасын татарча язу да кыенлык тудыра (рус казах ди, анысы да ясалма, сонгый сүз; Брокгауз-Ефрон «Энциклопедик сүзлеге*ндә • Казахъ»—Кавказ аръягындагы Елизаветполе губернасында Казахъ өязенен административ үзәге («Яна Акстафа»), ә аннан мең чакрым ераклыкта яшәүче
хәзерге казакълар иске чыганакларда *киргиз»лар һәм «киргиэ-кайсак»лар дип телгә алына). Безнен бүгенге орфографиябез буенча, «казакъ» сүзендәге калынлык билгесе «казак»тан аеру өчен хезмәт итә Мәсәлән. Казакъстан дип тә, Казагы стан дип тә язалар. Заманында. «0-ч» авазлы «яналиф» мондый кыенлыкны белми иде
Мәгълүм булганча, никах—никях һәм инкарь—инкяр язылышлары атлаган саен очрый. Игътибар иткәнегез бармы: бу очракларда «к* хәрефе ике төрле янгырый— йә «къ» авазы, йә «к* ишетелә. Аннары беренче очракта «хъ» ишеләбез, ә икенче очракта сүзнен ахырында «х*. хәтта *һ» ишетелгәндәй була. Галимнәрдән: «Кайсысы дөрес боларнын?*—дип сорарга мәжбүрбез. Кириллица белән язганда, албәттә Ә латин хәрефләренә күчкәч ничек9 Монда безнен имлабызнын «х» белән «һ»ны аерып җиткермәве аермачык сиздерә.
Янә бер мөһим, принципиаль нәрсә «һ* хәрефе белән бәйләнгән Ят орфографиягә, руста кабул ителгән формага иярүебез аркасында бик күп интернациональ сүзләрне без дөрес язмыйбыз һәм дөрес итеп әйтмибез
һсйне. Һегел (Гегель). Һамлет. Һитлер. Һамбург. һамбургер. Һеилсл<ь)берг. һилрогсн. һилравлика. һидростатика. Һелий (гелий). Һиндия. Һинлонезнн. һолландия (бусы иске татар китапларында очрый-очравын) дип язар вакыт килеп җитмәдеме икән? Тикшерә башласан. мондый рус телендә бозылган сүхләр байтак җыела торгандыр. Без бит хәтта «Париж» дип язганда да рус орфографиясенең ялгышын кабатлыйбыз. Латин графикасына күчкәнебездә болар игътибарга алынып, шәт. кайберләре якадан каралыр «Бәйнәлмиләл пәрәвезе»—ннтернет шуны таләп итә.
-ик суффиксына карата. Әйтик, энциклопедик сүзлекме, әллә энпиклопедия сүзлеге дип әйтүме кулайрак? Бу хакта «Татар энциклопедия сүзлеге»нен баш мөхәррир урынбасары Г С. Сабиржанов әфәнде телефоннан фикеремне сорагач, мин. мәгънә төгәллеген күздә тотып, «энциклопедия сүзлеге» вариантына каршы булуымны әйткән идем Сөйләшүдән анлавымча. редакция хезмәткәрләреннән татарчага тәрҗемә эшендә «азау ярган* Рәис Даутов та «энциклопедик сүзлек» варианты яклы булган икән. Кызганычка каршы, безнен фикер жинә алмаган һәм бу саллы белешмә мәнгегә «Татар теленен энциклопедия сүзлеге* дип аталыр инде Хәер, терминолог иптәшләр бик үк паникага бирелмәсеннәр, шул ук «Сүхлск»тән ик суффиксы кулланылуга да мисаллар таба алабыз
Бу суффикс татар теленә юкка гына алынмаган. Бик кирәкле шәй ул Татар телен фән теле итүдә, татарча фәнни терминологияне булдыруда анын роле гаять зур. Менә бу сүзләрне генә карап карагыз: химик реакция, физик күренеш, биологик, арифметик, кинетик (энергия), математик (формула), теоретик, психологик, синтетик (матдә), грамматик (кагыйдә), стилистик (алым), реалистик, социалистик, коммунистик, хәтта большевистик . Боларнын күбесен башка формала бирү кыенлык тудыра.
Кыскасы, -иксуффиксыннан, шулай ук социаль, вертикаль, горизонталь, идеаль, материаль, модаль, суборбнталь. потенциаль (энергия), сексуаль (революция). тангециаль. территориаль кебек сүзләрдә термин ясаучы -аль суффиксыннан баш тарту татар теленен фән теле буларак мөмкинлекләрен бик нык чикли Мондый адым беренче карашка миллилек, телнен сафлыгы очен көрәш булып тоелырга да мөмкин, ләкин төптә ул аякка басып кына килүче милли терминологиябезнең мөһим бер ботагына җәллад балтасы белән чабуга тин.
Киләчәктә. латин хәрефзәренә күчкәч, потенциаль, тангенциаль кебек сүзләрнең ахырында, нечкәлек билгесе урынына, әүвәлгечә, апостроф билгесе С) куярга туры килер һәм вәссәлам Хәер, конкрет «потенциаль» һәм «тангециаль» очракларында вәссәлам үк түгел икән але—алардагы ят «и* хәрефе рустан килеп кергән, без анда «с» куячакбыз
Соңгы вакытларда «Европа» сүзе телебездән төшми Башта ук әйтеп куйыйм, аны «Аурупа* рәвешендә язу белән килешү кыен
Дөнья кисәге буларак «Европа» (Көнбатыш Европа телләрендә-«Еигора») атамасының татарча бирелешен тар карашларга нигезләнеп кенә чал итәргә ярамый Монда мәсьәләгә колачлырак, системалы якын килү зарур
Совет чорында без җитмеш ел буена Европа дип язарга һәм сөйләргә күнегеп беткәнбез Менә хәзер иске әдәбиятта очрый торган вариантларны еш куллан гал ы йл ар (Аурупа язылышын, ә Я уру па, Оруфа язылышлары онытылган
бугай).
Бүгенгесе көндә «Аурупа» дип язу акланамы сон? Анын ни файдасы бар ’ Анын файдасы, кем әйтмешли, «кирәкле кишер яфрагыныкы кадәр» генә. Ул, әлбәттә, безне Төркиягә әз генә якынайта, ләкин фән кояшы чыга торган Европадан ераклаштыра.
Уйлап карыйк әле.
Беренчедән, Аурупа дигәндә «вау» авазы урынына «у» авазы ишетелә. Төрекләрдә исә язылыш дөресрәк—алар Ачгира дип язалар.
Икенчедән, картага игътибар беләнрәк карасак, Европа кыйтгасыннан башка, һинд океанында нәни генә Европа атавы да елмаеп торыр
Юпитер планетасының Галилей тарафыннан ук ачылган һәм соныннан Европа дип аталган зур бер иярчене бар.
Химик элементлар таблицасындагы 111 нче элементны да европий дип атадылар. Анын химик билгесе—Еи (ә Аи—аурумныкы, ягъни алтынныкы).
Мифологиядә Европа исемле хатын-кыз билгеле, телебездә евроиентрнзм, Евразия, евро (акча берәмлеге), евроремонт кебек сүзләр дә активлашып бара. Ә «евроислам* дигән сүзне, татарчада «ауроислам» кебек гарип (авыру) сүздән качар өчен, кыскартмыйча, «тутырып» язарга туры киләчәк, термин гади сүз тезмәсенә әйләнәчәк, ә кыскалык—терминологиянең дусты ул.
Менә шушыларнын барчасын исәпкә алганда, терминологиябездә һәм орфографиябездә төрек дустларның чабуларына ябышып бару кулай эш түгел. Аурупа дип язу безнен өчен бер-ике адым артка чигенү булачак—бу юл белән китсәк, без татар телен фән теле итәр өчен дистә еллар дәвамында яулап алынган казанышларны югалтачакбыз.
«Аурупа»—авыру сүз. Ә инде «ауроцентристик караш» дип язу. минем карашымча, ишәк белән атны кушылдыру кебегрәк—нәтижәдә затсыз һәм ин мөһиме—токымсыз һәм жимешсез бер азман сүз килеп туа. Хәтта, мин әйтер идем, сонгый «ауромәркәзи» сүзе дә «ауроцентристик» сүзенә караганда эзлеклерәк, логикалырак булыр иде...
Укучыбызны тагы беркадәр ялыктыру хисабына тарихтан кыскача гына мәгълүмат китерим әле.
Европа атамасын ассирия телендә «караңгылык, көнбатыш» мәгънәсендәге эреб сүзе белән бәйлиләр. Тора-бара ул сүз кояш баеган илне аңлата башлаган, ә асу (көнчыгыш) кояш чыккан төбәкне белдергән. Бу сүзләрнен беренчесе гарәпчә «гарб»—көнбатыш сүзен, икенчесе «Асия/Азия* сүзен хәтерләтә, чөнки алар кан- карләшләр. Борынгы Грециядә Европа төшенчәсе Балкан ярымутравының бер өлешен—Грециянең төньягын, Албанияне, Македонияне генә колачлаган. Әле III гасырда да Европа дигәндә Дарданелл бугазы тирәсендәге кечерәк кенә төбәкне күздә тотканнар (күрәсезме, төрекләр этник яктан булмаса да, тарихи-территориаль яктан «без—европалы» дип мактана алалар икән).
«Европа» сүзенең грек телендәге мәгънәсе—«киң карашлы (күзле)», анысы, ихтимал, грек мифологиясендәге Финикия патшасы Агенорнын кызы Европа исеменнән килә торгандыр. Мифологиядән билгеле булганча, Европаны үгез сурәтенә кергән Зевс алла урлый да Крит атавына алып килә. Анда Европа Зевстан өч угыл таба...
Европа кыйтгасының атамасы хәзерге мәгънәдә бик сон карарлашкан. Хәтта бүген дә Европа белән Азия арасындагы чикне (көнчыгышта һәм Кавказда) төрлечәрәк үткәрәләр. Билгеле инде, күбәүләрнен Европага эләгеп каласы килә ХУШ гасырдагы географик күзаллаулар буенча, Европа белән Азия арасындагы чик Урал буйлап түгел, Казандагы Арча кырының уртасыннан узып, хәзерге К. Маркс һәм М. Горький урамнары кушылган жирдәге ермак буйлап үткәрелгән була.
Европа кыйтгасы Азия белән бергәләп зур континент (Евразияне) тәшкил итәләр.
География күхтегеннән караганда да, тарихи яктан да без—евразиялеләр. Без—
свропалмлар. әмма азиатлар түгел... Без Европамын гуманистик һәм технологик казанышлары белән горурланабыз. Бүгенге фән кояшы Көнбатыш Европала чыга, ул «Рәсәй Азиясе»ндә байымасын иде дибез. Латин графикасына күчсәк, бу атама нәкъ көнбатыш телләрендәгечә язылыр иде
Географик карта буенча сәяхәтебезне дәвам итик.
Оренбург атамасын бездә кем ничек тели шулай яза.
И. Рәми Оренбургны Үрән дип атый, чыганакларда шәһәрне Үр Кала дип атау да очрый. Кайбер бүгенге китапларда Ырынбур һәм хәтта Ырымбур язылышларын күрәсен Болары «татарчалык»ны гади сөйләм белән бутаудан ягъни талымсызлыктан башка нәрсә түгел, әлбәттә Тирәнгәрәк китсән. атаманын татарчасында төрки «ур* яки «ор» сүзе катнашырга тиеш иде (Оренбург шәһәренен беренче нигезе салынган урындагы елганын исеме Орь— төрки чыгышлы, казылма/ чокыр яки өем/өелмә мәгънәсендә. Соныннан гына шәһәрне башка урынга күчерәләр, ләкин анын әүвәлге исеме үзенә ияреп килә)
«Салават бәете»ндә: »Жаек дигән жап йир-су, сай йирендә сөнге буйлапдыр. Урунбуркайнын ягасында алтынлы тулар уйнайдыр •
Икенче бер бәеттә бу шәһәр «Ранбур» дип телгә алына: «Яна икән саласы. Ранбурдыр каласы. Мәһди байнын тәкъдирендә язган икән янасы •
Иске чыганакларда Рынбурух язылышы да очраганы бар Дәрәжәле бер журналыбызның бер үк санында Оренбург атамасынын өч төрле язылганын күреп тә гажәпләнгәнебез булды
Иң дөресе—Оренбург язылышына кагылмау, тарихны ихтирам итү Петербург һәм Екатеринбург белән бергә Оренбург та хәзергә кала бирсен
Бервакыт үзәк гәзитләрнен берсендә • Рәэән» шәһәре дигән агама күзгә чалынган иде. Бусы инде гади сөйләмгә күчү дип бәяләнергә тиеш Андый юл белән киткәндә, һәрбер рус яки башка халыктагы атаманы теләсән ничек боргаларга, бозгаларга мөмкин бит Мәс.. борынгы рәсми кәгазьләрдә Смоленск шәһәре татарча Ысмалән дип аталган. Ана карап Смоленск шәһәренең исемен үзгәртмәбездер бит Ә «Рязань* атамасы, ихтимал. «иржә»/«эрзя» халкы исеме белән бәйледер, һәрхәлдә төрле- төрле гипотезалар арасында ин ышандырганы—шул.
«Рязань» атамасына да кагылмау хәерле.
«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында* Татарстан Республикасы законынын 25 статьясында «Торак пунктларның исемнәрен бозып атау рөхсәт ителми» диелгән Моны истә тотыйк'
АКШ яки Канада картасына карасан. колакларны иркали торган искиткеч матур, әһаңле Миссисипи. Миссури. Аризона. Дакога. Онтарио. Чикаго. Мичиган кебек җирле халык биргән атамаларга тап буласын. Матур булмаска ни ирокезлар телендә «оша(а по» үзе үк матур дигән сүз икән ләбаса. Әһанле булмаска ни һиндианнар телендә Аризона—нәни чишмә дигән сүз бит
СССР һәм анын варисы Россия карталарында да андый атамалар юк түгел, ләкин «мәгърифәтле» руслар яулап алынган җирләрдәге күп объектка русча яна исем кушарга яратканнар. Бештау/Биштау. әлбит. Пятигорски инде. Кырымдагы Аюдагны да Мсдведь-горага әйләндереп маташканнар иле. хәзер ничектер. - язмышын белмим Бурят телендәге Йаблени лаба/«Жәяүле үткеле» руста «Яблоновый хребет*ка. Окага елгасы—Охога елгасына. XIII гасырда татар тарафыннан нигезләнгән Саричун 1589 елда Царицынга. 1925 елда—Сталинградка. 1661 елдан Волгоградка әйләнә. Сарытау— Саратовка. Агпдел— Белаягл. Епангау - Зилантка. Әмитаны Ометьевога әйләнгән. Болгар урынындагы авылны руслар Успенское дип атаганнар
Әрәм булган ике гүзәл атама—тарихи һәйкәлләр—хәтергә уелып калды Писмон һәм МЛҺЖӘС Боларнын беренчесен Лениногорски иттек (иттеләр), ә Татарстан белән чиктәш Ульяновски өлкәсендәге Мәләкәс (ялгышмасам. татарның мәшһүр гармончысы Фәйзулла Туишевнын ватаны) Димитровград булып калды Сонгы вакытларда Мәләкәснсн үзен дә. бернинди нигезсез дип әйтик. Миссисипи сүх- белән ярыштыргандай. «Мелскссс» дип яза башлаганнар иде инде
Писмән белән Матәкәс атамаларының этимологиясе гасырлар тузаны астынла күмелеп калган, кайсы халыкныкы икәнен дә анык белеп бетермибез. Ләкин ядкяр итеп саклаганбыз бит шуларны!
Коммунистлар хакимияткә килү белән, исем-атамаларны алмаштырырга тотындылар. Каргада Троцкий исемле шәһәр дә, Зиновьев исемлесе дә пәйда булды (аларынын гомере кыска булды булуын), «һәрбарча дәверләр һәм халыклар даһисы» Иосиф Джугашвили-Сталин хәтта үзе үтерткән Фрунзе. Кировларның да исемен шәһәр атамаларында «мәңгеләштергән* иде. Ул Ленин исеменә нисбәтле атамаларның исәбе-хисабы юк.
Хәзер боларның күбесе әүвәлге исемнәрен йөртә, ләкин байтагы чират җиткәнен көтеп ята әле.
Болгар белән Чаллыбызнын исемнәре кайтарылганга без шөкер укыйбыз инде
1997 елнын 10 декабренә кадәр Казагыстанның башкаласы булып торган Алма- Ата шәһәренең исеменә дә Мәскәүнең катнашлыгы бар. Казакълар үзләре аны хәзер Алматы дип йөртәләр, чөнки аның дөрес мәгънәсе «Алма атасы» түгел, бәлки Алмалы дигән сүз. Ул Олы һәм Кече Алмалы (Алматы) елгалары буенда урнашкан һәм, XIX гасыр урталарында барлыкка килеп, соңыннан Верный дип исемләнгән. Ә Алма-Ата сүзе 1921 елда Верный шәһәренең исемен үзгәрткәндә рәсми кәгазьләрдә киткән хәреф хатасы аркасында гына туган диләр. Шу на күрә СССР таркалганнан сон, казакъларның шәһәрне кабат Алматы дип атый башлавы дөреслекне кайтару гына булып тора. Шунысы кызык, Мәскәү матбугаты беркадәр вакыт Алматы дип язса да, бик тиз Алма-Ата вариантына кире кайлты һәм моңа, рус галимнәреннән бигрәк, «гади* милләтчеләре сәбәп булды шикелле (хата булса булсын, руслар шуңа ияләнгән, янәсе). Хәтерегездә микән, Төркмәнстанның башкаласы Ашхабад/ Ашгабат атамасы белән дә рус терминологиясендә нәкъ шундый ук күчеш һәм чигенеш булып алды Шул ук вакытта бик күптәннән күнегелгән Таллин шәһәренен исемен рус матбугатында хәзер, эстоннар үзләре язганча, ахырында ике «н* белән— «Таллинн» дип язалар һәм мондый куш тартыкны жырчы-шагыйрь Владимир Высоцкийнын гына «сузынкы» аваз кебек итеп көйләп әйтә алуы берәүне дә уйландырмый «Мәскәүләр* (Мәскәү кешеләре) сүзе үрнәгендә күплек формасын ясаганда без һичшиксез «таллиннар» дип, өченче «н»сыз гына язачакбыз һәм татар кешесе барыбер төп сүз «таллин» икән дип аклаячак. Күрәбез ки, рус галимнәре генә түгел, гади рус «обывателе» дә милләтләрне ике сортка бүлеп йөртә икән Эстоннар, димәк, беренче класска карый, казакълар белән төркмәннәр түбәнрәк сортлы икән, аларны бик үк санга сукмасаң да ярый икән.
Владикавказ!
Төньяк Осетия—Алания республикасының башкаласы Владикавказ шәһәре 1784 елда Капкай («Тау капкасы» мәгънәсендә дип фараз ителә) авылы урынында рус крепосте буларак барлыкка килгән «Кавказның иясе, хужасы» мәгънәсендәге Владикавказ исемен ана Екатерина II нен (Әби патшаның) чираттагы мәгьшукы Г. Потемкин биргән 1931 елда шәһәр коммунистлар партиясе һәм совет дәүләте эшлеклесе Орджоникидзе исемен ала. 1944 елдан башлап 1954 елга кадәр ул осетинча Дзауджикау (кеше исеменә кау—«авыл» сүзе кушып ясалган) дип атала. Балкарларда— Теркбашы, чеченнәрдә— Терк-кала (Терек елгасы исеменнән). 1954 елдан янадан—Орджоникидзе 1990 елда ул русча Владикавказ исеме белән һәм шул ук вакьггта осетинча Дзауджикау исеме белән йөртелә башлады (рәсми рәвештә ике исем белән атала торган бүтән башкала Россиядә юк та шикелле). Без, бичаралар, жебек булганга гына бу шәһәрне, колонизаторларга ияреп, Владикавказ дип йөртәбез, ә бит аны осетинча атасак та законда моңа каршылык (тыю) юк...
Ерак Көнчыгыштагы Владивосток шәһәре атамасы «Владикавказ* моделе буенча 1860 елда барлыкка килгән.
Ниһаять, без, татарлар, Астрахань дип түгел, Әстерхан дип курыкмыйча яза башладык бугай инде. Элек нидән өреккәнбездер? Үз күләгәбездән, үз күләгәбездән, милләттәшләр!
Чуваштан «чуаш»ка күчеп барабыз дип беләм. Берәүне дә рәнжетмибез бит?
Ә менә *Әзәрбайждн» дип язуга ияләнеп житә алмыйбыз бугай әле (икенче «ә»
урынына «е* * язгалыйлар).
Хәзерге карталарда Урал исеме йөрткән елганын элек төркиләрдә Жаек дип аталганын белмәгән кеше бездә сирәктер Мәшһүр сәяхәтче Ибн Батута заманнарында аны Олы су дип тә атауларын беләбез.
Мәскәүләр теләсә нишләсен, телиләр икән, әби патша Жаек казакларына ачу итеп кушканча, Урал дип йөртә бирсеннәр Себер шикелле, Жаек та тарихи үзебезнеке һәм без елга-күлләребезне ата-бабаларыбызча атап йөртә атабыз, хаккыбыз бар.
Матбугатыбызда «Идел* белән •Волга» күпме тартыштылар Идел/Әтил жинеп чыкты
Татар топонимиясендә «Мәскәү* белән •Москва» арасында барган ярыш та беренчесе файдасына тәмамланды 1
Чечня, татарва/татарова, чуваша, мордва, хохол, немчура, самоед—болар барысы да руслар тарафыннан башка каүмнәргә кушылган атамалар, фактта кимсетүле кушаматлар.
Шәхсән минем өчен административ картада Чечня юк. Чечен республикасы яки Ичкерия генә бар. Чеченстан да әйбәт (нейтраль) сүз.3
Әйдәгез, мәскәүләргә иярмик, аларны, украиннарча, «москальләр» дип тә мыскылламыйк, авыз пычратмыйк, шул ямьсез «чечня* (Оспә?) сүзен чүплек башына ташлыйк әле дисәм, өндәвемнең файдасы булырмы икән'.’ Ай-Һай «Мордва* мәсьәләсендә дә шулай Киресенчә, әлеге «түбән өслүб* сүзләрен төкрек чәчә-чәчә яклаучылар да табылыр, халык аны үзе кабул иткән бит инде диярләр Өстәвенә алар: «Җилгә каршы төкермә!*—дип акыл сатачаклар әле Кая баруыңны онытып, артка борылуың белән, каршы жил дә аркан җилгә әйләнә анысы
Агымга каршы бар, җилне жилкәнлә һәм арканла, чөнки тапталган сукмак яна җирләргә илтми.
Болгар. Алтын Урда һәм Казан ханнарынын исемнәрен язуда искиткеч чуарлык яшәп килә Мисаллар китереп тормыйм, күп алар. Чөнки бу чуарлыкка «өлеш кертмәгән» авторны яки тәрҗемәчене атап күрсәтү дә кыен
' Төпчене башласаң, рус телендә дә беренчел форма «Москов» булып чыгарга бик мөмкин Көнбатыш телләренә дә, һәм безгә дә анык «Мохкаи» һәм «Мәскәү* формаларында керүе очраклы хәл була алмый, борынгы рус язма чыганаклары да шуңа ишарәли (баштарак Мәскәү шәһәрен «город на Москве-рске* дин атаганнар, ә ана кадәр «На Московъ» формасы өстенлек иткән) «Псков». «Волхов» атамалары да «Московты искә тошерә 1 Соңгы елларда без «Чечня» кушаматына тәмам күнегеп беткәнбез, аиын гүбән стильгә карый торган сүз икәнен искәрмибез дә Аны «Свобода» радиостанциясе дә бик «иркен» куллана. «Чечня» сүзе «Новая российская энциклопедия»нсн 2004 елда басылып чыккан беренче томында да («Россия» томы) очрый инде Соңгы вакытларда шушындыйрак «урам сүзләре» хәтта тормә-лагерь лексикасына караган «җәүһәр кәлимәләр» рус теленә өерелеп кереп бара Радио һәм телевизор лөгатьлеге күзгә күренеп тупасланды (рус телерадио-тапшыруларын әйтәм) Цензура булмагач, дикторлар да сүз иреген сөяксез телгә хоррият дип аи 1ый башладылар, а эстрада артистларының «нәфис сүзе* еш кына солдат анекдоты дәрәҗәсеннән югары түгел Әгәр демократлашу шушындый дорфа була икән, андый «халыклашчаның кирәге бер тиен
• Мордва»га килик Бу этноннмиын килеп чыгышы карангы хәтта бәхәсле булса да, Вл Даль сүзлегенә теркәлгән «У мордвы две морды, а шкура одна (два языка)» әйтемен күр!әннән сон. рус кешесе очен мордва сүзендә дө кимсетү барлыгын төсмерли башлыйсын Мордва атамасын Геродотта очрый торган «андрофаглар* (кеше ашаучылар ялмавызлар) белән янәшә кую. иранн телдәге «мардхвар» (кеше ашаучылар) сүзеннән чыгару да без казып тапкан нәрсә түгел
Күрәсең, руслар элек-электән үк үзләренең иң якын күршеләрен да өнәмәгәннәр Алдрның приңибы «күрше хакы алла хакы» түгел, бәлки «Се моё. а то мое же* булган Намуслы тарихчылар Рус иле тарихына башыннан алып бүгенге көненә кадар «ушкуйниклык» психологиясе хас икәнен тәкрарлыйлар
Шайтан таягы дигән тиканле үсемлекне руслар татарын татарчык дип тә чортАтмнмих дип тә йөрткәннәр Яшәүчем, усал, буен сындырмас булганга күрәме? Ләкин, дөресен әйтик, бүгенге «тнкән»нәр дә «Хаҗи Морат* әсәрендә Лев Толстой сокланып язган тнкән-татарин кебек түгел инде, сыеклар, сыеграклар
Сүз жао чыккач, шуны да әйтмичә булмый «Хаҗи-Морат *нын татарчага тәрҗемәсендә (2004 елгы соңгы басма дин исемдә калган) оригиналдагы «гатарнн» атамасын татарча «убыр уты» сүзе белән алмаштырганнар иде Ни кы.наныч. тәрҗемәче даһи Толстойнын потсн әсәрм тон һәм юнәлеш биртән табышын сызган да ташлаган
Ислам дине пәйгамбәр дип таныган затларнын исемнәрен, аннары Коръән сүрәләренең исемнәрен язуда да төрлелек хөкем сөрә Ривайәти Хозырны гына алып карыйк. Хызыр, Хидр язылышлары бар. Хәзер (Хәзер) варианты да яши Хәдисләрдә—әл-Хозыр. Шапшаклык бит бу Шунын өстәвенә халык ривайәтләрендә Хозер һәм Ильяс пәйгамбәрләр бер зат булып кушылып, Хозыр Ильяска әйләнә, укучыны бусы да саташтыра.
Яки менә Аллаһынын күркәм исемнәрен алып карагыз. Алар йөзәү һәм шуларның күбесенен татар теленә тотрыклы тәржемәсе юк. Алланын үзенә мөнәсәбәтле булганга, монысына мисаллар китереп тормыйм.
Еш кына республикабыздагы татар авылларының да исемнәрен дөрес язмыйбыз. Ә чит өлкәләрдәге татар авылларын әйткән дә юк инде Хәтта Татарстан республикасының административ бүленеше китабында да пөхтәсезлек атлаган саен очрый Андый жаваплы басманы матбугатка югары администрациядәге бер-ике «канцелярист* кына әзерләмәскә, моңа белгечләр дә катнашырга тиеш дигән тәкъдим кертәм Заманында д-р Искәндәр Абдуллин Татарстан топонимикасы буенча шактый материал туплаган иле. Мәрхүмнең архивында алар сактан гаңдыр, шуларны да күтәрергә була Шундый ук материаллар фән докторларыннан Р Әхмәтьяновта. Г Сатгаровта. Ф Гариповада да булмый калмас.
Хәзер инде кулланудан чыккан борынгы топонимнар—үзе бер кызыклы тема.
Ихтимал, татар торак пунктларының атамаларын дөрес язу мәсьәләсендә «Татар энциклопедия сүзлеге*без унай роль уйный алыр. Соңгы вакытларда «Мәдәни жомга» гәзите, шушы белешмәгә таянып, Татарстандагы авыллар исемлеген биреп барды, дөрес язылышны пропагандалау (һәм, бәлки, язылышка төгәллек кертү) өчен бу бик әһәмиятле.
Узган гасырның 80 нче елларында д-р Фирдәвес Гарипованын «Татарстан гидронимнары сүхлеге» (ике китапта) басылып чыккач, елга-күл исемнәренең язылышын тәртипкә салырга мөмкинлек туды Минемчә, яна орфографик сүзлекнең ахырында шушы телгә алынган тематик исемлекләр кушымта итеп бирелсә искиткеч әйбәт буласы Шул ук вакытта галимнәребез күрше республика һәм губерналардагы татар авыллары исемлеген төзесәләр, татарның тарихи офыгы киңәер иде дип анлыйм.
Еш кына төрле редакция хезмәткәрләре орфографиябезнең тотрыксыз булуыннан зарланалар. Ә бит алар үхләре дә бу юнәлештә шактый эш майтара алырлар иде Нигә журналистлар берлеге кысаларында орфография буенча бер гамәли кинәшмә хәзерләмәскә? Әлбәгтә, бу киңәшмәдә, журналистлардан тыш, абруйлы тел белгечләре дә, татар теле укытучылары да катнашырга тиеш Даими үткәрелә торган кинәшмә карарларын барлык редакцияләргә һәм нәшриятларга жигкерү бик мөһим, язылышлары турында уртак фикергә киленгән аерым сүзләрнең исемлеген матбугатта игълан итү аеруча нәтижәле булыр иде (мәсәлән. «Мәдәни жомга»нын «И туган тел...» кушымтасында). Кыскасы, оешу һәм тиешенчә оештыру (алдан хәзерлек—мәсәлән, бәхәсле, проблемалы сүзләр исемлеген төзеп тарату) кирәк. Дөрес, мондый исемлекне бер утыруда гына төзеп ату мөмкин түгел, ул төрле өлкәләрдән хәбәрдар һәм тәжрибәле булуны сорый. Ләкин шунысы кызык, «артык» тәжрибәле булунын тискәре моментлары да юк түгел: яналыкны тотып алу һәм үзләштерү сәләтенә тәжрибә һәм теге яки бу сүзгә артык гадәтләнү аяк чалмасын—кешене кеше иткән эволюция һәм алгарыш өчен монысы бигрәк тә мөһим Биологиядән жәдиди башлангычның—ирләргә (иркәкләргә), ә кадими нигезнен хатын-кызга (тешиләргә) хас икәнлеге күренә. Шушы ике мөһим башлангыч, бер бөтен тәшкил итеп, эволюцияне тормышка ашыралар. Жәдидидән башка кадими юк, кадимидән башка—жәдиди. Эволюция барышында жәдиди кадимигә күчә.
Сүземне шушында өзмәкче булдым.
Мәкалә өчен әзерләгән каралама язмаларымда аять—айәт; Башкортостан— Вашкортстан\ бәлзәм—бәлсән—мәлхәм; биллаһи—билләһи, валлаһи, таллаһи; Дәрвиш бистәсе—Дербышки (Казан бистәсе)—Дербешки (Кама буенда)—Дәрбиш. казак— казакъ— казах—кайсак (кыргыз-кайсак)—качак; компьютер— кәмпитр (көлке
сүз. минемчә. Илдус Әмирханның бер мәкаләсендә монын дөресрәк варианты да очрый-очравын: «кәмпүтер»)—санак (тарихи һәм мәгънәви яктан дөрес булмаган бу сүзнен. мәсәлән, «саңаклы жәйләү» (?) рәвешендәгесе күзгә чалынганы бар,— «компьютерга өйрәтү өчен жәйге лагерь» икән!); крестьян—керәстиән—крәстиән: Кульшә—Күлжә—Голжа—Гөлжә (Кытай. Синизян-Уйгур автономияле өлкәсендәге шәһәр). Курәйшләр— Көрәешләр (Корәсш бистәсе)— Курәйешләр—Кураешләр. лазурит—ләжүрд (асылташ), матдә—маддә; пыяла —пийала (касә), садака—сәдака; Се» ипала тинск—Се ми пулат— Се м и. Сими. Семей. Симай; стакан—тустаган; Оман— Гомман: Уфа—Өфе/Өфө. фәллах—фәлләх, фәллях һәм феллах (руста). Фирганә— Ферганә—Фәргаиә—Фергана (руста); фиргавен—фиргаүн: фирдәвес—фираәүс: шикаять—шикайәт. Якутия—Саха кебек сүзләрне дә төртеп куйган булганмын, ләкин алары турында хәзергә сүз озайтып тормаска туры килә, чөнки акка күчерә башлагач чыннан да озынга китә, күргәнсездер—фикерләремнең бәхәслерәкләре дә юк түгел. Үзем ошаткан вариантлар бу «исемлек*тә курсив белән җыелган булыр
Кузгатылган темам бик олы булып чыкты. Күрдем: аны мин генә күгәрешле түгел (бәлки башкалар дәвам итәр, чөнки мин анын берничә аспектын гына азмы- күпме яктырта алдым)
Кардәшләр, әйдәгез, фикер алышыйк. Ләкин һаман саен сүздә генә кату килешми, күмәкләшеп, оешып, әртилебез белән тотынып, бу юлы эшне «үле ноктасыннан» кузгатып җибәрик, көнчел «ут күршеләребез» дә. унай нәтиҗәсен күреп, муен артларын кашырлык булсын Аннан, гадәттәгечә, безгә—көтү башларына—иярерләр тагы
«Әйдәгез, милләткә хезмәткә!» дигән җитди шигар бүгенге бүлгәләнү, аерымлану, «башка чыгу», низаг һәм таркату заманында аерата актуаль яңгырый.
Бу доньяда ялгыз түгел без.
Рушан йолдызыбыз әле сүнмәгән.