Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБЫЙ ҖАНЫҢ—ТАГЫН БИШЕГЕНДӘ


Уй дулкыны
Мин яраткан әнә ярда ята:
УЛ бит балык иде —
судагы.
Ул бит инде күптән үлгән, беләм,
Тик терелтә аны
уй тагы.
Ышанасы килми.
ышаналмыйм
Дулкын ташлавына—ярларга. Давыллар да төшә кебек төпкә Аны, аны гына
барларга.
Күнме дулкын, күпме суүсемнәр. Карурманнар, кнек-җанвары Алың җан ярсуын тыңлады да Гайрәтләнә төште
җаннары...
Мин яраткан, әйе, мине сөйгән Хис йомгагы
әллә сүнгәнме? Ышаналмыйм, юк, юк,
ышаналмыйм,
Әллә шигырь үзе...
үлгәнме?
Җнл-лавылга дулкын рәхмәт укый. Үбә-үбә аның җәсаден:
Нәҗибә ('АФИНА шагыйрә: *Таң кошы». *дгар дә уйлаганда». «С«м шигырь, тормыш и/ю.ш * һ. 6 китаплар авторы Казамда яши
«Безнең кебек өйсез
ятим булдың,
Тик ирекле булып
яшәдең...»
Җил-давылга мин дә җаным сонам, - Тормыш дулкыннары рәхимсез...— Сагышларны юып алып китми.
Кал алмый, дип, җәсад
каберсез...
Җәсаден дә дулкын суырып алды. Кычкырамын: кирәк кабер, дим... Дулкын шаулый диләр,
сөйли икән:
«Кирәк иде кадер! Кадер!»—ди.
Мине сөйгән, мин яраткан җанны Дулкын тибрәтер дә тибрәтер... «Сабый жаның тагын бишегендә— Мәңге тибрән...»—диеп ул әйтер.
Мине сөйгән, әнә бишегендә.— Сабый җаны өчен яраттым:
Мин бит бары аның ише генә!— Яннарына салчы,
Йә. Раббем..
Нидер җитми...
Нидер җитми күңелләргә.
(Җырдан)
Телдәгечә йә болытлы,
йә кояшлы көн инде. Көндәгечә йә кар төшә...
йә җәяүле бураны. Менә тагы нидер эзләп,
урап чыктым урамны... Карашларым йә кошларга
йә тирәккә тукталды. Менә берәү -көпә-көндез
нигә икән, ут алды? Көндәгечә— килеп бастым
шул тәрәз каршысына. Телдәгечә—аны күреп,
ай гына караш чыга, һәрбер кичтә моң саркыла
пыяла аша үтеп... «Нидер җитми күңелләргә нидер җитми...»
Тәрәз пыяласы
буйлап әллә бу, әллә яшь төшә?
Җил
алып китә өзеп... Көндәгечә—
телдәгечә— тәрәзәгә киләм мин...
Нидер җитми күңелләргә, нидер җитми.
беләм мин...
Чалгы чыңы
Мәшһүр җырчыбыз Гөлсем Сөлөйманова истәлегенә
Мең гасырда түгел,бер гасырда Аңлыйм дисәң лңанын.
Искә алып кара ул халыкның Җырчылары барын
I
Печән өсте. Печән-өскә чөелә—.
Күккә -чая сүзләр...
Учак уты сыман ялтырыйлар Елтыр, чая күзләр.
Баш өстенә менеп баса кояш.
Аш вакыты җитә...
Көтмәгәндә гүя сихри набат Кояш кылын чиртә:
Төптән күтәрелгән асыл моңнан Шашын куя йөрәк...
Патефон да килгән... завклуб та Асыл егет, димәк.
П
Аш чүмече тоткан әнкәй тынган. Әткәй... Тынган чүкеч...
Гөлсем апа җырлый... болын тынган . Кодрәтле бу көч.
Үкенечләр өскә калкын чыга Үткән, беткән, бик соң!
Киләчәккә дәшеп аваз килә.
Ачылып килә гамь, моң.
Әйтерсең лә, шушы моңга килеп Кушыла агымсулар.
Бу авазга кемнәр җиңел сулар, Кемнәр авыр сулар.
III
...Печән өсте. Үткәй гасыр бара Гөлсем ана чоры...
Машиналар чорын таптый Хәтер Кайта Чалгы чыңы.
Кояш бүләк сорамый
Кояш бер дә сүнми яна. Ялга да ту кталмый ул. Бәһа алырга эшенә һичкемнән укталмый ул.
Төнлә генә күрәсез дип. Үпкәләми Ае да. Качмый болыт арасына. Юкса чыга җае да.
Чәчәк ата да коела Йә өзеләләр гөлләр.
Бәхет мизгелләрен коеп. Узып китәләр көннәр.
һәм ...берсе дә үпкәләми. Бәя дә сорамыйлар. Кешеләрнең гамәлләрен Кирегә юрамыйлар.
Шагыйрь күңеле—Кояш, Ай. Шагыйрь күңеле—вакыт.
Вак-төякне өмет итмә, Олы җаныңны ватып:
Кайнар Кояшны кочып ян. Айны чакыр өеңә!
Ваклама Вакыт-хәкимне, Торсын дисәң көеңә.
Шулай яшәгән җаннарга Дөнья куя бәһасен. Тарихның янмас битенә Шагыйрь булып басасың...
Күрмәсен... күрсен.
Әй, нишлим соң,
Бар халәтем көтүдер:
Толымнарым
Бер үреп бер сүтүдер.
Ә күренсәң.
Әзер үзем качарга:
Җиңел түгел Эч серемне ачарга.
Әй. сатлык җил.
«Уф» та»Уф»дип көрсенмә. Зәңгәр яулык—
Тәрәздә ул күрсенгә...
Керсен, күрсен.
Мин юк диеп уфтансын. Яулыгымны
Кулларына ул алсын...
...Яулыгымны...
Куйды йөрәк өстенә. Күренмичә калырга ла Бирче, Ходам, көч кенә.
Ә ч
Дөньяны бик зур диләр,
Ә барыбер җитмәде:
Зәррә генә бер уй җаннан Зур дөньяга китмәде.
Галәмне бик зур диләр,
Күзләп күңел туймады.
Зәррә тылсым—күңел бары Шушы хакта уйлады.
Дөнья... галәм... йолдызлар,— Зәррә тылсым сыймады.
Яулык кебек Зәңгәр икән күзләре! Нинди икән
Назлап әйтер сүзләре?!.
Яулыгымны...
Үбеп алды, оялмый.
Шул хәлгә дә түзә бит Яулык, янмый...
Ник төтенсез Яна минем бу йөрәк? Күрми китә, китә бит... Төтен кирәк!..
Китеп бара,
Күрмәде әле, шөкер!
Ә—ә—ә-ә-й!
Яулыгымны
Бүген кичкә үк китер!
Сөю янында галәм—
Бары кулдагы каләм.
Ятсам, торсам, йөрсәм, очсам, Күңел сине уйлады.
Кагылып китте җилләр:
Дөнья, галәм зур диләр. Җанда сөю булса гына Җырланмаган җыр диләр.
Галәмнең төнге серен Иттем каләмгә сөрем:
Сөю янында галәм—
Бары кулдагы каләм...