Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

КЫЯК ЯРГАН ҮЛӘН ГЕНӘ—ӨР-ЯҢА...


Күк йөзендә—бер йомарлам ак болыт.
Кала алсан иде шулай пакь булып.
Жирдә ничек? Әнә Галәм багында Болытлар да яши чәчеп яктылык.
Балкый агач гүя яшел чатырлар. Бал кортлары чәчәк тәмен татырлар. Үлән үсә, яфрак сыза... Ләкин, күр: Көзләр карый инде фасыл чатыннан.
Дөбер-дөбер поезд чаба җилкенеп. Узган гомер гүя искән җил кебек. Бу дөньянын тагын кайсы оҗмахы Бар микән соң туып үскән ил кебек?
Галәмдәге кара бушлык, калтырап. Үзенә тарта безне һаман «җан соран». Ярый әле кочагына сеңдергән Мәрхәмәтле Кояшыбыз шәм-чыраг.
Көз хәбәре килә кайсы, кыйтгадан? Җәйнең соңгы жнле исә кыйбладан. Бнектәрәк калмак тели бер яфрак Өзелмәскә дип тартыша ул һаман.
Рашат НИЗАМИ (1950) шагыйиь. прозаик, публицист. «Кызы.г җәй*. «Яшьлеккә хат*. Фзрит Яруглин турындагы «Ут Ләч җыр* исепле роман хроника һ 6. китаплар авторы Казанда яши
&
Чү... Карлыгач! Узып чыпчык-йолкышны, Оча уктай—күрсәгезче бу кошны. Оеп-изрәп яткан ялкау адәмгә Бнрсәц иде. димен, шушы очышны!
Чибәр кызлар, дус-иш булса яныңда, Сүз шәрабен уйнатабыз табында. Шагыйрь хаклы: Хәйямнец үзе белән Чәкәшерлек фикер бармы җамыңда'?
Бәл-бәләкәй чакларымда—зур идем, Әткәм-әнкәм өчен сүнмәс нур идем. Күп нәрсәләр кечерәйде... И Ходам, Сабый чакны кайтарып бер бир идең.
Читләр моны тоя алмас, күрәсең, Кояш шакып керә күңелем хөҗрәсен. Күрми адәм йөзьяшәрлек агачның Үзәгендә сызып яткан боҗрасын.
Күңелнең сусап көткәне—син идең, Исәрдәй шашып сөюче мин идем. Галәмне урап кайтырлык гыйшкыбыз Мизгел түгел, бер гасырга тиң иде.
Бу болытлар бәйсез дәүләт сымандыр. Яңгырларың белән, әйдә, куандыр. Берәү өчен күкләр—йолдыз бакчасы, Чи наданга—тоташ соры томандыр.
Өскә күтәр яхшылыкның әләмен, Игелек кылуның тап син әмәлен. Уй-хыялга батып кына, кардәшем, Мөмкин түгел бизәү тормыш галәмен.
Җырлый белмәгән нишләсен—сызгырыр, Теле белән кемдер тузан туздырыр. Дәрвиш димә! Булган кеше, кирәксә,
Уч өстендә хәтта тәбә кыздырыр.
Беркөн шулай барган идем ломбардка, Хуҗалары елмаеп теш агарта:
Акча белән уйнаш иткән заманда Әл-Әхлакның кадере арта, хак арта.
Зиннур Мансуровньш шигъри юлларына ншари
Таулар да бит тузан-таштан яралган. Энҗе-мәрҗән—тутыкмас дип дан алган. Бишектәге бу сабыйдан кем чыкмас: Пакь өметләр белән йөзе камалган...
Бугазларга баса заман ачысы. Уйнаклыйдыр күктә язмыш кайчысы. Жнтәклэшеп килә шатлык-хәсрәтләр. Минем өлешкә шуларнын кайсысы?
Затлы кеше матурлыкка табынган. Карун исә туймас дөнья малыннан. Чикерткәнең әллә юкмы уенда Авыз итеп карау чәчәк балыннан?
Сәгатьләрнең да бит була төрлесе: Кыңгыраулы. күкелесе, герлесе. Дөнья тулы асыл-чибәр кызлардан Йөрәгеңне аңлый алсын тик берсе.
Болгар җире. Әрнеш белән карыйсын Таш-туфраклы җирнең һәрбер карышын. Армадыңмы тотып, айлы каберташ. Урысларның кан-чиркәүле тарихын?!
Кулда тота кемнәр галәм тезгенен.
Кем үлчәгән яктылыкның тизлеген?
Този алырмы кешелек берзаман,
Коче җитен, шаһ-йолдызлар сүзлеген?..
Табигатьнең бозлык чоры булгандыр. Табигатьнең кызлык чоры бу .пандыр. Күр. заманны: шартлый, ава. кыйшая. Дулый туфан тагын дөнья болганыр.
Күмдек илтеп әткәемнең гәүдәсен. Арыды ул эзләп яшәү мәгънәсен. Гүяки, мнләш куагын җирләдек: Каберендә бары яфрак шәүләсе.
Көтмәгәндә чәчәк сабын җнл кисә. Чәчәк гомере тик бер мизгел югыйсә.
Ә син. кешем, ни кылырсың бер мәлне Әҗәл бавы синең бугаздан буса?
Сүз кушамын инештәге талларга, Күзләреңнең серен телим аңларга. Калтырана күк йөзендә Ай табы, Төнге сулар нл пышылдый ярларга?
Әллә кайчан үз «мәзһәбен» тудырган. Ул какшамас кәнәфигә утырган.
Бар белгәне ашау-эчү, нәфсе тик,
Ни көтәсең «яңа татар углын»нан?
Офыкларда өр-яңа көн кабынган.
Кул болгыйм сиңа мәхәббәт тавыннан. Күңелне уятыр, егьлатыр өчен Төштең микән әллә күкләр багыннан?
Күк астында үземә урын юнәттем, Офыкларның түгәрәген киңәйттем.
Хет бер тамчы сөю калсын безләрдән. Егетлекнең асылы шулдыр—мин әйттем!
Кемдер елмая балкытып тешләрен, Бәхетсез-фәкыйрь мескенем нишләсен, - Дөньяга ник туганына үкенеп. Ихтыярсыз терсәгенме тешләсен?
Йокымсырый кышкы урман эргәсе, Кар өстендә—чыршы-нарат энәсе. Агачлар, дим, койган ылыс-яфрагын, Чәчне коя тормыш, әттәгенәсе!
Бәндәләрнең кылган эше хатадыр. Тамырлары бик тирәндә ятадыр. Хаталана түрә-улак, патшалар, Кояш кына ялгышмыйча батадыр.
Яхшы эшнең була яхшы мәгънәсе: Ташлар вата, юллар сала кәйләче. Барыр юллар туфрагында ятадыр Үлемнең аклы-каралы шәүләсе.
Сыгылмасын аякларың, иңбашың— Яхшыларны син үзеңә юлдаш ит. Тустаганга агу түгел, кәүсәрсу Сала белгән адәмнәрне кулдаш ит.
Күктә йолдыз сүзсез генә ялтырар, «Мәрткә китәр*, тавышланмас мал-туар. Ялгызакнын мендәрендә төн ката Ай шәүләсе генә өнсез калтырар.
Күңелемнән сине сызып ташладым. Янәсе, мин яна тормыш башладым.
Әй син, язмыш: шулмы мина биргәнең- Күңелем тулы хәзер ачуташларын
Күкләр белән җан-күнелен бәйләр ул. Аңлар очен ай-йоллызлар сәйләнен. ...Җиргә иелеп бер уч туфрак алырга Дидең исә. вакыты юк бәндәнең.
Сусаганда эчкән суым бер йотым. Күк астында куышым бар уз йортым. Келтер-келтер дөнья кутан булабыз. Дөнья үзе безне куа ыжгыртып!
Әй, кызларның ялтыр-шома тез башы. Бар дөньямны әсир итә күз-кашы! Ярдәм итче, и Алла һым. кәгазьгә Төшерергә мәдхиянең сүз башын...
Син кайларда йөрисендер, и язмыш. Кайсы кылда нинди яңа кой язмыш? Нәрсәдән бу: каймакларны кинәттән Бозлы сулар чоңгылында уянмыш.
Әйтә алам нык күтәреп тавышны: Безнең хәят дөреслеккә авынгты. Күрегезче, күк йөзендә Ай белән Яңа мәчет манарасы кавышты!
Кайчан тутан ВАКЫТ без бит белемсез... Уйлый китсәң, менә шунсы күңелсез: Тугарылып чапкан дөнья каршында Әлмнеактан вакыт кына үлемсез.
Кануннары үзгәрешсез, һаман нык. Табигатьтә була алмый яманлык. Тезен чүгеп сәҗдә кыла яңа КОН. Яшел чирәм әйтерсең лә намазлык
Үткәннәрен сүтеп-барлап карый да.
Уйлый кеше: дөнья бакый, фани да. Көрәшле һәм катмарлы бу заманда Уйлап баксаң, безнең тормыш—КОРРИДА.
Бал кортлары балын кояр кәрәзгә, Шагыйрьләрнең сүзе тамар кәгазьгә. Әй, Низами, уйдырып сал уеңны, Батмаенча, бәгьзеләрдәй, вәгазьгә.
«Бәгырь катты!., диләр. Димәк бар сәбәп, Күңелләрнең йомшаклыгы—нәрсәдән?
Таң чыкларын кошлар сусап көткәндәй. Яхшылыкка сусап яши һәр адәм.
Тургайның да үзе белгән күге бар, Офыкларда диңгезнең дә чиге бар. Туктап-туктап. нурлар тама галәмнән,— Галәмнең дә. мәйтәм, әллә биге бар?
Аңлар өчен адәмнәрнең хикмәтен. Бизмәннәргә салып үлчә һиммәтен. Бар дөньялар зыр әйләнеп торганда, Бу дөньяда бар микән соң кыйммәтем?
Бушбугазның гамәлен кем тыялган. Әллә ничә төскә тормыш буялган. «Ялган заман...»—дия-дия ялгышма,
Ун дөрестән чынрак—кайчак бер ялган.
Учак яна... Инде сүнә ахрысы. Пакь җаннарның кая төшә яктысы? Чакма бәреп бәхәсләшә уйларым— Күңелемдә Ак һәм Кара тартышы.
Ком-ташларның базар хакы бик арзан, Алтын гына кыйммәт йөри, фаразан. Күлтәгиннән калган моң чәчелерме— Таш балбалны әгәр ярып карасаң?
Салмак кына яңа кояш уята.
Күзен сирпеп ала фани дөньяга. Борынгыдан килгән күп шәй таушалган. Кыяк ярган үлән генә—өр-яңа!