Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАРӘП МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ


Россия Федерациясе тарихында беренче
тапкыр Согыд Гарәбстаны Корольлегенең
мәдәният көннәре узды.
Мәскәүдә башланган мәдәният көннәре
Татарстанда дәвам итте Шул унайдан рес-
публикабызга Согыд Гарәбстаны Корольле-
генең мәдәният һәм мәгълүмат министры
Айял Әмин Мәдәни җитәкчелегендәге де-
легация килде Кунакларны Президент Мин-
тимср Шәймиев кабул итте Очрашу ба-
рышында Татарстан Республикасы белән
Согыд Гарәбстаны Корольлеге министрлык-
лары арасында хезмәттәшлек турында ки-
лешүгә кул куелды
Согыд Гарәбстаны Корольлегенең
мәдәният көннәрен ачу тантанасы «Пира-
мида* мәдәни-күнел ачу үзәгендә башланып
китте Анда ТР Премьер-министры урынба-
сары—мәдәният министры Зилә Вәлиева,
Согыд Гарәбстаны Корольлегенең мәдәният
һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин
Мәдәни, шулай ук күпсанлы кунаклар кат-
нашты
Мәккә якларыннан килгән кунаклар
Дәүләт сынлы сәнгать музеенда. Милли
сәнгать галереясендә, Казан хореография
училищесында булды, Теләчедә Сабан туе
бәйрәмендә катнаштылар.
КАЗАНДА ХАЛЫКАРА ИСЛАМ
КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Казанда «Яшьләр диалогы: Ислам кон-
ференциясе оешмасы—Россия» дип аталган
халыкара Ислам конференциясе үткәрелде.
Ислам конференциясе оешмасына кергән
илләрдән килгән яшь мөселман лидерлары
өчен бер атналык жайге лагерь ачылды
Әлеге чара Татарстан Президенты М
Шәймиев химаясендә үтә. Мәгыүм ки,
быелнын февраль аенда Президентыбыз
Ислам мәдәниятенең янарышына зур өлеш
керткән өчен король Фейсалнын халыкара
бүләгенә лаек булган иде Конференциядә
Татарстандагы яшьләр берләшмәсенең әлеге
халыкара оешмага керүе турындагы мәсьәлә
каралды.
Халыкара конференциягә алтмышлап
кеше чакырылган иде Аларнын егермедән
артыгы Әзәрбайжан, Әфган стан, Бангладеш,
Мисыр. Иордания. Иран, Казакъстан,
Күвәйт, Марокко, Пакыстан, Согыд Гар-
әбстаны, Тунис, Төркия, АКШ кебек
илләрдән килгән вәкилләр.
Яшьләр ислам конференциясе 2004 елда
Баку шәһәрендә төзелгән иде. Анын соста-
вына Ислам конференциясе оешмасындагы
35 дәүләттән 40 милли һәм халыкара яшьләр
оешмасы керә Форум яшьләр мәнфәгать-
ләрен яклау, яшьләр арасында әхлак һәм бе-
лемне күтәрү, төрле мәдәниятләр һәм ци-
вилизацияләр арасында элемтә урнаштыру
белән шөгыльләнә.
МАТБУГАТ БӘЙРӘМЕ
18 майда Татарстанның гаммәви
мәгълүмат, малбугат чаралары хезмәткәрлә-
ре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап
билгеләп үгге.
Шул көнне иртәнге якта баш мөхәррир-
ләрне, телерадиокомпания генераль дирек-
торларын һәм нәшрият директорларын пар-
ламент бинасында Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтиш кабул итте. Ул журналист-
ларны Президент М Шәймиев исеменнән
кайнар котлады һәм аларга ижади эшләрендә
яңа унышлар теләде «Соңгы елларда барлык
тармакларда да Татарстан ирешкән зур
унышларда журналистларның өлеше дә
бар»,—диде парламент җитәкчесе.
Ф Мөхәммәтиш очрашу ахырында кай-
бер журналистларга Дәүләт Советының
Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тап-
шырды
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урын
басары, Журналистлар берлеге рәисе Р. Рат-
никова. «Татмедиа» агентлыгы генераль ди-
ректоры М Моратов катнашты.
Шуннан сон «Идел-Пресс»
газета-журналлар нәшрияты янәшәсендәге
мәйданда бәйрәм башланды Биредә һәр
газета һәм журнал редакциясе коллективы үз
укучылары белән очрашты. Аларны
кызыксындырган сорауларга җавап бирде,
шунда ук алдагы ярты еллыкка матбугатка
язылу оештырылды Жыр-музыка, төрле
уеннар кичкә кадәр тынып тормады
Бәйрәмнсн йомгаклау өлеше «Илсл-
Пресс» газета-журналлар нәшриятының кон-
ференциятәр залында булды Биредә «Бәллүр
каләм-2007» республика конкурсында
җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Җиңүчеләрне котларга Премьер-министр Р
Миннеханов килгән иде Ул «Фиат»
автомобиле ачкычын журналистика ветераны.
Татарстан журналистлар берлегенен җаваплы
сәркатибе Ю Ханжинга тапшырды
ПУШКИННЫ ОЛЫЛАУ
Республикабызда Пушкин көннәрен
үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да
әдәбият сөючеләрне бөек шагыйрьнең 208
еллыгы унасннан Премьер-министр урын-
басары—мәдәният министры Зилә Вәлиева
котлады.
Әлеге бай мирасны олылау йөзеннән А
Пушкиннын туган көнендә шагыйрь
һәйкәленә чәчәкләр салынды, һәйкәл янында
шигъри митинг үткәрелде Митингта Р Харис.
И Ибраһимов. «Наш совремсн- ник» журналы
вәкиле А. Казснцев һ б. чыгыш ясады.
Июнь ас буена республикабызнын төрле
шәһәр-районнарында әдәби-музыкаль
кичәләрдә, балаларның жәйге ял лагерьла-
рында, китапханәләрдә Пушкин иҗаты ту-
рында сөйләшүләр дәвам итте.
ЯПОНИЯДӘ ТАТАР КӨЙЛӘРЕ
«Сәйдәш» мәдәни үзәгенең ижат кол-
лективы Япониядә узган гастрольләреннән
кайтты.
•Сәйдәш» бию театры артистлары «Япо-
ния—Евразия илләре» (элек ул «Япония
СССР» җәмгыяте буларак билгеле иде)
жәмгыятснсн 50 еллыгына багышланган ха-
лыкара фестивальдә катнаштылар.
НУРИЕВ ФЕСТИВАЛЕ
Рудольф Нуриев исемеңдәге XX
халыкара классик балет фестивале
гала-концерт белән тәмамланды. Анда
Германия. Бөекбритания. Украина. Мәскәү,
Санкт-Петербург театрлары балет артистлары
катнашты Кичәгә <■ Музыкальное
обозренис» газетасы баш мөхәррире Андрей
Устинов га килгән иде Ул газета тарафыннан
гамәлгә куелган мах сус премиянең 2006 ел
лауреатларын шылан итте. Алар—композитор
София Гобөйдул- лина. Татарстан
премьер-министры урынбасары мәдәният
министры Зилә Вәлиева һәм М Җәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
академия театры директоры Рәүфал
Мохәммәтжанов Зилә Вәлиева үзенсн лауреат
исеменә шәхси тырышлыгы белән генә түгел,
ә шактый дәрәҗәдә Президентыбыз
Минтимер Шәймиевнең 2006 елны Әдәби ят
һәм сәнгать елы дип игълан итү турын ызгы
Указын тормышка ашыру нәтиҗәсендә лаек
табылганы турында әйтте «Әлеге Указ безгә
Габдулла Тукай. Муса Жалил. Наган Рахлин.
Николай Феишзз һәм башка атаклы
шәхесләребезне кылган хезмәтләренә тнн
ләрәжәлә искә алырга, юбилейларын истә
калырлык и геп билгеләп үтәргә мөмкинлек
бирле.—диде ул.—Алар бит. мәшһүр бию-
чебез Рудольф Нуриев кебек үк. Татарстан
мәдәниятен баетып, дөнья мәдәниятенә
үтләреннән өлеш кертүчеләр»
Тала-концертны хатат җефете Сакинә
ханым белән Мизгтимер Шәззмззев тә тамаша
кылды.
ТАТАР ГАИЛӘСЕ БӘЙРӘМЕ
Казаннын «УНИКС» спорт һәм тамаша
комплексында Халыкара гаилә көне уңаеннан
«Татар гаиләсе бәйрәме» булды. Аны
•Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы
«Татар гаиләсе» фонды һәм «Таттрансгаз»
ачык акционерлар җәмгыяте оештырды
«Татарстан» дәүләт теле радио компания
- сенен баш мөхәррире. Татарстанның атка-
занган мәдәният хезмәткәре. «Пар канатлар»
тапшыруының авторы Рәзин Нуруллин әйтеп
үткәнчә, әлеге гаилә бәйрәме «Татарстан»
дәүләт телерадиокомпаниясенә быел декабрь
аенда—80 ел. «Пар канатлар» тапшыруына 20
ел тулу һәм. атбәттә. Президент М Шәймиев
тарафыннан игълан ителгән Хәйрзм елы
уңаеннан оештырылган чараларның берсе иде
«Татар гаиләсе бәйрәме»ндә кат-
нашучылар Арча районыннан Гыйззатуллин-
нар гаиләсе. Буа базалар йортында тәрбия
ләнүче сәләтле балалар. АКШта узган яшь
рәссамнар конкурсында призлы урыннар
яулаган Светлана Дмитриева. Базык Бистәсе
районыннан 92 яшьзек Маһзтрә әби һәм анын
кызы Раилә апа Яруллинатар гаиләсе. Ма
матынI районыннан 80 яшьзек Вахит Гатззен
(үзенсн 9 базасын һәм энесснен улы -таныл
тан җырчы Миңгал Галззевне үстергән Вахзгг
ага!). Кайбыч районыннан ятззм базазар
тәрбияләп үстерүче Газия һәм Мөнир Саза
ватовлар һәм Саба районыннан 12 база
үстергән Нурия һәм Рәшит Гыйлэжиевләр
гаиләсенең гыйбрәтле һәм бәхетле язмышы
белән танышты Әлеге гаилазәрне Бөтендөнья
татар конгрессы каршындагы «Татар гаиләсе
Фонды» рәисе, язучы Туфан Миннуллин
тәбрикләде Кичәдә Арча үтешчәннәре «Бәби
туе» исемле бик тә матур тамаша күрсәтте
Анда танылган җырчылар һәм музыкантлар
Миңгал Газисв. Рәгьде Хазитов. Лидия
Муллагалисва, Бәшнрә Насыйрова Рсзидә
Шәрәфиена. Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев.
артистлар Исзамия һәм Хәлил Мәхмүтоазар.
•Зөлайлә» воказ төркеме. Илһамия Гыйлэ-
җисва җитәкчечегендәге «Сөембикә» базазар
бию ансамбле чыгыш ясады Кичәне Зазфия
һәм Жәвит Шакироазар азып барды
КОНФУЦИЙ ИНСТИТУТЫ АЧЫЛДЫ
Хәзергә кдләр Россиядә мондый үләкләр
бишәү иде. Казанда ачылганы атгынчысы
булды
Конфуций үзәген ачу өчен Кытай
хөкүмәте 50000 доллар акча бүлеп биргән
Моннан тыш ул институтларны эшләтеп
жибәрү өчен укытучылар, дәреслекләр һәм
мульти-медиа материаллар белән дә ярдәм
итә. Конфуций институты эшчәнлеге кытай
теленә өйрәтүдән һәм анын милли мәдәнияте
белән таныштырудан гыйбарәт Бер-ике
елдан исә кытайлар әлеге үзәк өчен Казанда
аерым бина да төзергә вәгъдә итте КДУ
каршындагы Конфуций институты рәисе
итеп профессор Җәмил Зәинул- лин
билгеләнде. Анын сүзләренә караганда,
Казан университеты гомер-гомергә Көнчы-
гышны. шул исәптән Кытайны өйрәнү
мәркәзе булып торган.
ИЛ ЯЗМЫШЫН-ИҢНӘРДӘ
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш
Мәржани исемендәге Тарих институтында
мөселман мөгаллимнәренең Беренче Ботен-
россия съезды узуга 90 ел тулу унаеннан
фәнни-гамәли конференция булып үтте Анда
галимнәр Ф Солтанов, Т. Биктимирова. И
Әмирханов. Р. Ягьфәров һәм башкалар
бүгенге көнне һәм киләчәкне үткәнгә карап
өйрәнү хакында эшлекле чыгышлар ясады
«Мөселман мөгаллимнәренең беренче
съездына 90 ел дигән бу фәнни-гамәли кон-
ференциядә институтның өлкән фәнни хез-
мәткәре. тарих фәннәре кандидаты Тәэминә
Биктимированын «Ил язмышын салып
иңнәргә* исемле яна китабын ла тәкъдир итү
булды.
ИЗГЕ БОЛГАРГА СӘФӘР
11 июнь көнне «Болгар» музей-тыюлы-
гы мәйданында борынгы бабаларыбызнын
Ислам динен рәсми рәвештә кабул игүенә
1085 ел тулу уңаеннан Россия мөселманнары
Үзәк Диния нәзарәте идарәсе һәм Бөтен-
дөнья татар конгрессы башкарма комитеты
оештырган зур җыенда гарәп илләреннән.
Төркиядән, Әстерхан. Екатеринбург. Орен-
бург. Пермь. Пенза. Башкортстан. Дагыс-
тан. Мордовия, Самара. Сарытау якларыннан
һәм башка төбәкләрдән. Татарстан рай-
оннарыннан бик күп вәкилләр җыелган иде
Анда катнашучыларны Спас муниципаль
районы башлыгы Камил Нугаев. Россия
мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте баш
мөфтие Татгат Таҗетдин. Бөтендөнья татар
конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат
Закиров тәбрикләде Җыенда күренекле ар-
тистларыбыз тарафыннан шигырьләр укыл-
ды. мөнәҗәтләр әйтелде Шулай ук бай сәүдә
һәм аш-су рәтләре эшләде
Җыенда катнашучылар Изге Болгар
җирендә корбан ашлары әзерләп, бер-бер-
сен кунак итеште.
АГЫЙДЕЛНЕҢ МӘШҺҮР УЛЫ
Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур
концерт залында татар әдәбияты классигы,
җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмирнен туу-
ына 100 ел тулуга багышланган әләби-му-
190
зыкаль кичә булып узды. Аны Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Иб-
раһимов ачты һәм М Әмирнен тормыш юлы.
иҗатынын бүгенге көндәге әһәмияте хакында
сөйләде.
Аннары ул Татарстан Язучылар берлеге-
нең әдәби премияләре быелдан башлап
Мәдәният министрлыгы премияләре буларак
бирелә башлаячагын белдереп, сүзне
Премьер-министр урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлневага бирде 3 Вәлие - ва
шулай ук М Әмирнең ижзтын балачактан ук
белүен, әдипнең «Повесть—киң күңелле
жанр» дип әйтүе хәтеренә сеңеп калуын, олы
язмышлы бу язучынын юмор хисенә бай бу-
луына сокланып яшәвен әйтте һәм быелгы
әдәби премияләрнең лауреатларына бүләкләр
тапшырды Мәдәният министрлыгының Г
Исхакый исемендәге әдәби бүләге быел
шагыйрь, танылган журналист Акъегеткә
(Рөстәм Фәйзуллин) «Тел күрке— сүз» дигән
радиотапшырулар. «Туган тел дәресләре»
телетапшырулары һәм «Тукай» китабын
төзеп чыгаруы өчен бирелде Һ Такташ
исемендәге әдәби премиягә шагыйрә Лена
Шагыйрьжан—«Сагынмаклык» китабы һәм
Һади Такташка багышланган әсәрләре өчен;
Ф Хөсни исемендәге әдәби премиягә язучы
Марат Әмирханов «Мөкәррәмә* һәм «И,
кылган догам» әсәрләре өчен, Ж. Вәлиди
исемендәге әдәби премияләргә әдәбият
белгечләре Азат Әхмәдуллин «Офыклар
киңәйгәндә», Фәрит Хатыйпов
«Мөлкәтебезне барлаганда» исемле
җыентыклары өчен лаек булдылар.
Мирсәй Әмирнен тууына 100 ел тулуга
багышланган әдәби-музыкаль кичәдә әдипне
күреп-белеп калган, анын белән якыннан
аралашып яшәгән һәм эшләгән язучылар, га-
лимнәр Туфан Миңнуллин. Рафаэль Моста-
фин. Рабит Батулла. Фоат Галимуллин, Фәрит
Хатыйпов һ. б. катнашты Кичә әдип
әсәрләреннән алынган аерым өзекләрне уку.
театраль күренешләр белән аралашып барды
САРА САДЫЙКОВА-МОҢ ЧИШМӘСЕ
29 маи көнне Салих Сәйдәшев исемен-
дәге дәүләт Зур концерт залында Татарстан
китап нәшриятында дөнья күргән «Сара
Садыйкова» дип исемләнгән китап-альбом-
ны тәкъдир итү кичәсе үтте. Татарстанның
халык артисты, Г Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты, композитор, җырчы Сара
Садыйкованын тууына 100 ел тулуга ба-
гышланган бу затлы китап-альбомга төрле
елларда язылган, матбугат битләрендә дөнья
күргән истәлекләр һәм мәкаләләр тупланган,
бай фотоматериал бирелгән
Кичәдә Сара Садыйкова иҗтимагый
фонды рәисе, китапны чыгаруда күп көч
куйган, Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре Әзһәр Хөсәенов чыгыш ясады Ул
китапны төзүдә катнашкан Язилә
Абдулкадый- ровага, мөхәррир Венера
Камалиевага, ша-
гыйрь Нияз Акмалга. рәссам Рушан Шәмсет-
диновка. Татарстан китап нәшрияты дирек-
торы Дамир Шакировка һәм нәшриятнын
бөтен коллективына рәхмәтен белдерде Да-
мир Шакировнын сүзләренә караганда, якын
киләчәктә сәнгать сөючеләр нәфис сүз остасы
Айрат Арсланов һәм җырчы Әлфия Афза-
лова иҗатларына багышланган шундый ки-
тап-альбомнарны ку.гтарына алачаклар
Кичәдә Сара Садыйкова ижат ипсән
җырларны танылган җырчыларыбыз Илһам
Шаки- ров, Зөһрә Сәхәбиева. Римма
Ибраһимова. Клара Хәйретдинова һ б
башкарды Шагыйрьләр Равил Фәйзуллин.
Роберт Миннул- лин. Ренат Харис. Әхмәт
Рәшит композитор Сара Садыйкова белән
бергәлектә ижат ителгән жырлнрнын туу
тарихын сөйләп үттеләр
ӘДИПКӘ БАГЫШЛАНГАН
КОНФЕРЕНЦИЯ
Күренекле әдәби тәнкыйтьче, журналист,
галим һәм педагог Гази Кашшафнын тууына
100 ел тулу унаеннан республикада төрле
чаралар үткәрелде. Ул озак еллар зшләгән
Казан дәүләт университетында ел саен
үткәрелә торган «Кашшаф укулары* эчтәлеге
ягыннан быел аеруча бай булды.
18 майла Татарстан Я зучылар берлеге
һәм КДУнын журналистика һәм социология
факультеты «Татар эсссистикасы: кичә, бүген,
иртәгә* дигән темага төбәкара фәнни-гамә- ли
конференция үткәрде Гази Кашшаф— татарда
эссе жанрын фәнни өйрәнүгә нигез салган
галим, үзе дә чордашы һәм каләмдәше Муса
Жәлил ижатын анализлаганда эссе язу
үрнәген күрсәткән публицист Конференция
барышында доклад, чыгышларда әдипнен
менә шушы тәҗрибәсе ачык күрсәтелде,
сонгы егерме елда татар әдәбия тында һәм
журналистикасында эссе жанры- нын үсү
барышына бәя бирелде
Мәгълүм булганча. Гази Кашшаф озак
еллар—сугыш чорында һәм аннан соңрак
дәвердә «Совет әдәбияты» («Казан утлары»)
журналынын баш редакторы булып эшләгән
әдип Конференциядә чыгыш ясаучылар Г
Кашшафнын әдәби хәрәкәтне оештыру
эшендәге хезмәтләре турында ассызыклап
әйтеп уздылар.
Конференциядә галимнәр жанрнын асыл
сыйфатларын я зу үзенчәлекләрен ачыклап,
эс- сенстикаиын үсеш перспективаларын
тәгаенләделәр, язучы, журналистлар исә бу
жанрда ижади эшләү тәҗрибәсе белән
уртаклаштылар
ТУГАН ҖИРЕНӘ БЕРЕККӘН ӘДИП
Шагыйрь һәм прозаик. Ш Маннур һәм Ф
Хөсни исемендәге әләби бүләкләр. Г.Х Азг
дсрссн исемендәге халыкара диплом иясе Ра
фаил Газизовка 60 яшь тулуга багышланган
ижат кичәсе әдипнен туган авылы Кече
Кирмән акылында һәм Мамадыш районы
мәдәният үзәгендә булып узды Әлеге танта-
наларда Татарстанның халык я гучысы Т
Мин-
нуллин. Татарстанның халык шагыйре Р
Миңнуллин. Татарстан Язучылар берлеге
рәисе И Ибраһимов, Чагты язучылар оешмасы
җитәкчесе В Имамов. ТР Президенты
каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү
фонлынын башкаручы директоры Н Хаши-
мова катнашты 42 ел мәгариф системасында,
шунын 34 елын туган мәктәбендә директор
булып эшләгән әдипкә Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3 Валие-
ванын котлау хаты һәм «Мәдәнияттәге каза-
нышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды
ШЕВЧЕНКО ВАТАНЫНДА
26-30 апрельдә Киевта «Халыкларнын
культура диалогында һәм үзара аялашып
яшәүләрендә мәгариф һәм массакүләм
мәгълүмат чараларының роле» темасына ба-
гышланган халыкара форум булды Украи-
наның ләүләти һәм иҗтимагый оешмалары.
«Диалог Евразия» платформасы оештырган
бу чарада 20ләп илнен (Россия. АКШ, Төркия.
Германия. Көньяк Корея. Мисыр, һиндстан һ.
б) галимнәре, җәмәгать эш- леклеләре.
әдипләре һәм журналистлары катнашты Анда
сүз. нигездә, илләр, халыклар арасында
аңлашуны көчәйтү, бер-берен- иен әхлакый,
мәдәни, инсани байлыкларын үзләштерү
хакында барды Форум эшендә
журналыбызның редколлегия әгъзасы. КДУ
профессоры Хатыйп Миззяегу.лов. шулай ук
республика журналистларыннан Рәшит Мин-
һаҗ һәм Рәсим Хөснетдинов катнаштылар
Алар, башка кунаклар белән бергә. Киев- нын
тарихи урыннарында, шул исәптән атаклы
«Мәйлан»да булдылар, шәһәрмен мәдәни
истәлекләре белән таныштылар
Украинада татарларнын төрле иҗтима-
гый-мәдәни оешмалары бар Татарстан
вәкилләре болен Украина татарларының «Ту-
ган тел» җәмгыяте җитәкчеләре белән дә оч-
раштылар Мәгълүм булганча, Украинада 800
меннән артык милләттәшебез гомер кичерә.
ЖУРНАЛЛАР ТАРИХЫН БАРЛАУ
Казан дәүләт у нинерси гетынын
диссертацияләр яклау совегынын 27 апрель
утырышында Рәсимә Галиена «XX гасыр
ба1иы беренче татар сатирик журналлары н ы
н («Уклар». -Карчыга» журналлары
материаллары буенча) үзенчәлеге» дигән
тсмага (фәнни җитәкчесе филология фәннәре
докторы Васил Гарифул- лин) кандидатлык
диссертациясе яклады
•САНДУГАЧЛАР» ҖЫК 11Ы
Киевта «Киев сандугачы» дип
исемләнгән IV халыкара торкн-татар фестн
валс булды Жыр һәм бию бәйрәме илә Ук-
раинанын төрле почмакларыннан. Кырымнан
һәм Мәскәудән сәнгать каллектналары.
җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр
катнашты
Фестивальне оештыручылар—
Бөтентатар «Туган тел» мәдәни үзәге,
Украина Мәдәният министрлыгы һәм
Бөтендөнья татар конгрессы
Иганәчеләре—«Татнефть», «Укртат- нафта»
һ. б. “Киев сандугачы» фестивале
кысаларында Р Ваһапов исемендәге III ха-
лыкара жыр фестивале дә булды Анда Рос-
сиянен халык артистлары Наилә Фатехова.
Татарстанның халык артисты Фердинанд
Салахов, Татарстанның атказанган артисты
Роза Хәбибуллина һәм Украина җырчылары
чыгыш ясады.
• ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ—2007»
КОНКУРСЫНА НИГЕЗЛӘМӘ
Татарстан Республикасы Мәдәният ми-
нистрлыгы. Татарстан Язучылар берлеге, Г
Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры. «Яна гасыр» телерадиокомпаниясе,
«Казан утлары» журналы һәм «Татарстан
яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә
чираттагы «Яна татар пьесасы—2007» пре-
миясенә конкурс игълан итә.
Конкурска монарчы сәхнәдә куелмаган,
матбугатта басылмаган һәм «Яна татар пье-
сасы» конкурсларында катнашмаган әсәрләр
кабул ителә
Конкурс ябык Псевдоним белән имза-
ланган әсәрләр (текстларның компьютерда
яки язу машинкасында басылуы шарт) 2
нөсхәдә булырга тиеш Автор турында бе-
лешмәләр (фамилиясе, исеме, агасының исе-
ме, туган елы. адресы һәм телефоны, кыска-
ча ижатбиографиясе) аерым конвертта тап-
шырыла.
Конкурс шартлары үтәлмәгән
очракларда, ягъни әсәрнен авторы
күрсәгелмәсә, яки автор турындагы
мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә,
пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң
да конкурстан төшереп калдырылырга
мөмкин
Конкурска җибәрелгән пьесалар кире
кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Ка-
мал театры китапханәсендә саклана.
Пьесалар конкурска 2007 елнын 31 де-
кабренә кадәр кабул ителә.
Текстларны почта буенча түбәндәге ад-
реска җибәрүегез сорала 420021, Казан, Та-
тарстан урамы, I нче йорт. Камап театры
•Яна татар пьесасы—2007» конкурсына
Жннүче авторлар акчалата премияләр
(100 мен сум. 75 мең сум, 50 мен сум) белән
бүләкләнә Моннан тыш, конкурс кыса
ларында махсус премияләр Татарстан Рес-
публикасы Мәдәният министрлыгы преми-
ясе. шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь авторлар
өчен махсус номинация—күренекле дра-
матург Туфан Миннуллин премиясе бил-
геләнә.
Премияләр конкурснын генераль һәм
рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматлар-
ны анын координаторы Гөлнур Гыйматова-
дан 8(843) 293-52-50 телефоны буенча
алырга мөмкин.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
1 нче этапта (2008 елның 1 февраленә
кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән
барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 нче этапка
узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит
төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат
чараларында урнаштырыла.
2 нче этапта жюри җиңүче әсәрләрне
билгели.
Конкурста жинеп чыккан авторларның
исемнәре 2008 елнын 27 мартында игълан
ителәчәк
«Яна тагар пьесасы—2007»
конкурсының жюри рәисе—Миркасыйм
Госманов, жюри әгъзалары—Гали Арсланов,
Фәрит Бикчән- тәев, Айгөл Габәши. Шамил
Закиров, Илфак Ибраһимов Фаил Ибраһимов,
Нияз Игъламов. Туфан Миннуллин, Рамил
Фаз- лыев. Шамил Фәрхетдинов, Илдар
Хәйрул- лин, Исмәгыйль Шәрәфисв
Конкурста жинеп чыккан пьесалар махсус
җыентык булып дөнья күрәчәк, шулай ук.
сәхнәләштерү өчен, театрларга тәкъдим
ителәчәк.
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә
зур өлеш керткән өчен шагыйрә, тәрҗемәче,
Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты Аппаратының беркетмә бүлеге
баш киңәшчесе Тарханова Флера Габдрахман
кызына 'Татарстан Республикасының атка-
занган сәнгатькәре» дигән мактаулы исем
бирелде.