Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧИШЕЛМӘС ТӨЕН


I
Ул инде башка һичкемне яратмады Сәер хәл. Әгәр дә кешене мәхәббәттән аерсан. ул беркем дә тугел. Ярый әле сөю сәгадәте бар икән дияргә генә кала. Ә ул чыннан да шулай. Безнен гамәлләребез һәм корган хыялларыбыз, мәхәббәт булмаса. берни дә түгел. Кешене яшәтүче дә. үтерүче дә—мәхәббәт' Сүзем шул турыда. Хәер, иясенә хәбәрне кушып сөйләп бирсәм, анларсыз!
Көзнен салкын көнендә кайтып кергән Хәмиди Әзһәренең ике күзендә дә боз энҗеләре. Әнисе исән булса:
—И балам, әллә сладынмы?—дип сорар иде
Кырык яшьлек ирнсн бу җәйдә хатынсыз калуы анын иреккә чыгуы булса да. Әзһәр үзе моны шулай дип кабул итмәде. Бәхет пәрәнҗәсен ябынып гомер уздырырга тиешле хатыны хараплар булды: уйнашчы әрмән кочагына керүдә гаепләнде
Авыл ни сөйләгәндер дә Хәбирәсе нәрсәләр кичергәндер—аларын ук Әзһәр белергә теләмәде кебек. Үз күхзәре белән генә күреп калса, шунда бетәр дә онытылыр иде Ул Бүсер Әхәте анда каян килеп чыккан диген'’
—Синең хатының әрмән белән типтерә!—дип, кеше алдында Әзһәрне мыскыллады, хайван.
Кая барасын андый вакытта'.’ Әзһәр бирешмәде, бүселеп чыгарга теләмәде Гомере буе җинел зштә генә йөргән, юләрләр барында—акыллылар рәхәттә яши дип лаф орган Бүсер Әхәтенең сүзенә колак салырга идемени’ Күзеннән генә түгел, бәгыреннән кайнап чыгар бу яшьләр!
Былтыр Бүсер Әхәте уйнашчы Фатыйма белән тавык фсрмасынын каравыл өендә типтергәндә, өсләренә шул хатыннын ире Бәлри барып кергән Фатыймасын ду китергән. Әхәтнен бугазыннан алган, аннары ыштансыз хәлендә аны юлга чыгарып селкегән Җитмәсә өер оятына калган хатынын әрли икән Бәдри:
—Монын чикләвегенә кызыктыкмы, юләр1—дип,—Кешегә сөйләсен, адәм көләр!
—Синеке миргә җитә! Бу мескенне ни кире кактым, итәгемнән төшмәде.— диярәк кан елый икән хатыны Фатыйма
Бүсер Әхәте, тавык фермасының каравыл өе ишеген ачып
—Киемнәремне генә бирсәнче?!. Я ныш.зык белән булды, моннан ары нәселегезгә дә кагылмам, башкалардан да тидермәм!—дип. мен гафулар үтенә, бәхиллекләр сорый икән
Каравылчы Шахтер Насыйр килеп чыкмаган булса, бу хәлләрне һичкем белеп калмас иде. Насыйбыннан узмышын юк шул.
Икенче көнне халык Фатыйманың йортыннан куылып чыгарылуы хакында телләрдән төшерми сөйләде. Әмма ире Бәдри сабыр да кеше икән!
Әзһәр алай ук булдыра алмады. Фатыйма белән Бәдри бер йортта яшәп калдылар, ә Әзһәр, шул Бүсер Әхәтенен ялганын чынга алып хатынын йортыннан сөрде, ачуын йөгәнли алмады. Бар икән күрәселәре!
П
Ул жәйдә дә өченче ел рәттән күмхуж фермалары төзелешендә шабашчы әрмәннәр бил бөктеләр. Хәбирә аларга пешекче хезмәтендә иде
—Татар эшләгәнне әрмәннәр булдыра атамы инде?—дип аптырады картлар, тау халкының кулга осталыгын инкарь итеп.
Алар хаклы да иде. Әмма күмхуж рәисе, шабашчы әрмәннәр белән сүз куешып, үз кесәсен калынайту белән мәшгуль булды. Авыл халкы бу хәрамчылардан ерактарак йөрде. Хәбирә дә барасы түгел иде. Әмма бригадирлары белән төялешеп килгән күмхуж рәисе үзе үтенгәч, баш тартуны әдәпсезлеккә санады. Аны вакытлычага гына күндерә алдылар. Һәр эштә беренчелектә торган ире Әзһәрнен йөзенә дә кызыллык китерәсе килмәде, югыйсә. Әмма хараплар гына булды.
Хәбирә иртәдән кичкә кадәр аш пешерү белән мәшгуль иде. Төшлеккә кайткан әрмәннәрнең берсе, сабыры киселепме, аны артыннан килеп тотты Аш бүлеп маташкан Хәбирәнең кулыннан тәлинкәсе төшеп китте. Аһ орырга өлгермәде, кайнар аш анын өстенә түгелде, аякларын-кулларын пешерде. Үтеп баручы Бүсер Әхәте, тәмле ризык исен сизеп, ачык тәрәзәгә мыштым гына килгән икән Тәнем пешмәсен дип итәк күтәргән Хәбирәнең шәрә ботларына күзе кадалып, гаебен танудан идәнгә тезләнеп, тәлинкә ватыкларын җыючы әрмәннең мүкәләвен күреп:
—Әһә, эләктегезме?!—дип аваз салырга өлгергән Тукраннын эше тукылдау булган кебек, Бүсер Әхәтенен дә теле сөйләп торганнан гына тамагы туя, имеш. Хәбирәнен оятлы хәлен сәгате-минутында ярты авыл белеп алган. Бүсер Әхәте авызыннан халыкка китеп, аннан кире Бүсер Әхәтенә кайтып, яңадан да аның хыяллары белән баетылып, Әзһәргә ирешкәндә ул хәбәр тау кадәргә әверелгән иде. Ходайның бирмешеннән кәжәнен дә узмышы юк шул!
Ш
Халыкка чыккан сүз, күчә-күченә йөреп, мен төрлегә тугланды Кемнең нәрсә сөйләгәнен төшенерлек тә акыллар калмады.
—Әрмән колбасасы,—ди,—суыткычыннан чыгарган!
—И-и, исләнеп беткән булган икән ул! Шуна калганмы Хәбирә?!
—Аларныкы кешечә генә түгелдер шул.
—Хәбирәнен кызы да шунда икән. Суыткычтан колбаса урлаган, әрмәннекен!
Минем һәм иптәш малайларымның аңлавынча, күмхуж төзелешендә эшләүче әрмәннәрнең суыткычларында бер таяк колбаса булган да, исләнеп бетүенә карамастан, аны Хәбирә апанын кече кызы урлаган, имеш.
Авыл малайлары арасында бытбылдык үрдәкләр күп булсалар да, монын ише җитди мәсьәләдә сүзне озынга сузарга теләүчеләр алай ук табылмады.
Өлкәннәр белән балалары да кырда эштә иделәр. Халык чөгендер эшкәртте. чүп утады, бәрәнге төпләрен өйде, печән чапты, урман кисте.
Олы һәм иләмсез авылнын таркау тыкрыклары, җимерек читән һәм киртәле бакча башлары, бүселеп яткан ихаталары заманнын жинеллеге хакында сөйли 88
иделәр. Тиздән, имеш, авылларда да шәһәрчә катлы-катлы йортлар салдырта башлаячаклар. Коммунизм киләчәк. Шундый бер йортка гына да бөтен авылын белән сыеп бетәсен!
Әллә бу сүзләр дөрескә инде? Ирләр балта-чүкеч тотуны оныттылар. Ма-шина-трактор ише белән генә мәш киләләр. Апалар-түгиләр идән юуларын да ташладылар, тузан суырткычы белән генә йөгертеп чыгалар да—бетте- китте, бар да шәп. һәммә жир ялтыраган. Хактыр! Коммунизм киләдер!
IV
Әзһәрне коммунизмга чыккан кеше итеп сөйләсәләр дә. анын хәле адәм каршында оялырлык иде. Элек җылылыгы һәм аш исе белән каршы па торган өе дә хатынын куып чыгарган көннән бирле бушап һәм төссехләнеп калды. Жайсыз икән бу болай. Эшеннән кайтуына өстәлдә кайнар самавыр да җырлап утырмагач, кызыгы юк яшәүнен.
Әзһәр чөйдәге киемнәренә карап алды. Ярата шул ул аны. юньсезне! Нигә пай эшләде икән инде? И Хәбирә. Хәбирә, болай көлкегә каласынны белсә, Әзһәр сине ул эшкә җибәрә идеме инде?
—Аллага тапшырган, ни булса—шул!
Болай сөйләнеп куюы анын үзен дә куркытты. Күхләреннән бүселеп чыккан кайнар яшь гүяки керфекләрен эретерлек иде Ир кешенен ялгыз яшәве дөрес хәл түгел. Ярамас болай. алып кайтыр, ахрысы И адәм көлкесе!
Хәбирәсе, куып чыгарылган көненнән, өч баласын да итәгенә тагып, каладагы апнарына китеп барды. Ике көннән бажасы килеп:
—Киемнәрен соратты.—диде. Һәм дә анын белән килеп кергән Хәбирәнең апасы таулар иште, тавыш чыгарды.
Әзһәр сүзгә катышмады. Ни теләсәгез—шул, әнә киемнәре, дигәндәй ым какты да чыгып китте. Лапас кыегы астына кереп, көннен шыксызлыгыннан ышыкланырга теләгәндәй баганага сөялде, якасын күтәрде, куырылды. Бераздан баҗасы да чыкты. Әзһәр янына килеп, тәмәке пыскытып җибәрде
—Тартасынмы?—дип сорады.
Белә иде: гартмый Әзһәр, тартмый, адәм тәганәсе!
—Бир әле, булмаса!
—Мә. баҗа, янсын!. Йөрәк янганчы, дим
Әзһәрнең болай да урынын югалткан йөрәге каешыннан ычкынган тегермән ташы кебек зырылдый башлады. Тәмәке ачысы тамагына утырды. Монысында юл таба алмый җыелып торгандай иде. тагын күз яше тышка бәреп чыкты Бармакларыннан башланган калтырану кулына һәм бөтен тәненә күчте. Кешене дөньяда хис яшәтә икән, кешене дөньяда хис үтерә икән'.
Әзһәр шуларны исенә төшереп алды Кием элгечләре ягыңда кадакка эленгән нәзек аркан күзенә чпынды. Мона кадәр ул баунын барлыгын белгән юк иде. Ә хәзер—муенына үрелә, каһәр!
V
Салкынга борылып алган җәй көне иде шул Баҗасы төянеп китеп барды Олы йөк машинасы белән кайтмаса да яраган булыр иде. аларнын бит жинеле дә бар Ә хатыны инде, хатыны. Әзһәр аны җиңги дип кенә йоретә иде. сүзләрен күп түкте, әшәкеләнде, эчендә кайнаганын аударып калдырды Инде һәммә әйткәннәре дә исендә түгел, шулай да берсе һаман колагында яңгырый:
—Җиләк кебек хатыныңнан колак кактың?
Эһ. җиләк кебек кенә булса иде ул! Ай гына түгел, кояш' Дөнья йөзендә андый зат тагын бармы? Фәрештәдәй иде. гатдәй' Өзелде! Кешеләр ничек кенә аерылышалар да бер-берсен җиңел генә оныталар икән? Әзһәрләр дә
аерылыштылар микәнни? Нишләр инде ул хәзер? Йа Хода! Булды микәнни бу хәлләр? Язмыш дигәннәре шушыдыр инде, шушыдыр!
Әзһәрнең күңеле кузгалып, күзләренә кабат җыела барган яшьләр менә тагын бүселеп төшәргә маташтылар. Ир кешенең елавы да пыскып янган учак кебек шул анын, үзәктән көя, үзәктән!
Лапас ягына ут кабызып, арканын тотып чыкты Әзһәр. Тукталып торды. Эчкә таба узды. Монда ышык иде. Кулындагы арканын чишеп җибәргәч, бер башын лапас өрлегенә аркылы салды, тартып карады. Ныклы иде. Таза. Нинди иләмсез йөкләрне таратмый буып тора алган аркан адәм муенын гына кысарлык иде.
Юк, мордарлыкның гөнаһы зур! Ярамас!
Ниятеннән кире кайтты Әзһәр. Моңа кадәр күңелен биләп изгән мескенлек хисен ышаныч һәм ныклык тойгысы алыштырды. Күзләренә тулган кайнар яшьләрен фәрештә канаты белән сөртеп алды.
VI
Уйларның ахыры юк инде ул. Искә төшерә башласаң, адәм башы ниләр күргәнен исәпләсәң, туып та торасы килми. Шушы авыр газаплар һәм җәфалар өчен бирелә микәнни кешегә язмыш дигән кодрәт шаяртуы?
Газ плитәсенә куелган чәе кайнап чыккач, төшкелек ашыннан калган каты икмәк кисәкләре белән Әзһәр тамагын ялгап алды. Уйларыннан котылып, бераз иркенәеп киткәндәй булды. Ягып җибәргән миченнән йорт эченә җылы тарала башлады.
«Җимешле агачка һаман да кул үрелә инде ул!»—дип, ничектер җайсыз уйлап куюына кәефе килеп елмайды. Юл читендә үскән ялгыз алмагачның алмаларын яшел чагында ук коеп-чүпләп бетерәләр, ул сынган-гарипләнгән ботакларын җыя алмыйча көзгә керә. Кышны ничек үткәрәдер?
Шунда Әзһәрнең күңелен үртәп, күз алдыннан Хәбирәсенең сурәте узды. Тулы беләкләре-күкрәкләре гүяки җаныңны үртәр өчен яратылганнар, барлыгын белән юклыгыңны бергә кушып җанландыру көченә ияләр. Хәбирәнең аяк атлауларына кадәр рәхәтлек белән тулы. Хәзер кемнәр алдыннан шулай уза икән инде ул? Янындагы балалары нәрсә эшли? Җиткән кызы—Саниясе, егетләрдән ояладыр хәзер, әти-әнисенең аерылышуларын өнәмидер. Бер шулай кайтып, әтисен эт итеп ачуланып киткән иде. Аның артыннан Әзһәр:
—И кызым, бәхетләрен була күрсен, яраткан кешенә кияүгә чыксаң иде!— дип теләкләр дә теләп калды, орылмады-бәрелмәде. Бала шул әлегә Саниясе, бала гына! Күңеленә килгәнне генә уйлый, шуның белән генә эш итә, асыл сәбәпләрне төшенеп җитми.
«Матур гөлләрне өзәләр,
Сакла үзен, җанкисәк!
Армияләргә китәмен,
Исән кайтырга исәп!..»
Әзһәр әллә җырлады, әллә елады. Сөекле Хәбирәсе белән егет чакларында шулай җырлашып аерылышкан иде ул. Мескенем, елгадагы басманың аргы башында елап баскан хәлендә торып калды Хәбирәсе, ә Әзһәр эре адымнары белән Сарман райвоенкоматына китеп барды. Аркасына эленгән биштәрендә ниләр булгандыр, анысынын җиңеллеге генә хәтерендә калган, әмма кесәсендә җанашы чиккән кулъяулык иде.
Алар озаклап йөрешеп мәшәкатьләнмәделәр. Әзһәрнең һаман да вакыты булмады, көне-төне эштә иде, ә Хәбирәне, гаилә агачыннан өзелеп төшәргә
торган житем кызны, күз-колактан ерак булмасын дип. әнисе һаман да үзенә ияртте, кичләрдә дә капка төпләренә сирәк чыгара иде.
—Көтәр, көтми калмас!—дип уйлады һәм өметләнде Әзһәр. Башкача булырга мөмкин дә түгел иде. Читтә, илдән аерылып, авыр муштра солдат хезмәтендә егетнен күңелендә Хәбирәсенә мәхәббәте Туган туфракны сагыну һәм ярату хисләре белән бергә тагын да үсте, ныгыды. Анын йөрәк түреннән бу ике мәхәббәтнең берсен генә дә тартып алырга ярамый иде, чөнки шунда ук икенчесенең дә тамыры корыячак...
Хәбирәсе, балаларын гына түгел, Әзһәрнен күңеленнән Туган туфрак җылысын да алып чыгып китте түтелме?
VII
Яшәлгән дә. яшәлмәгән дә төсле иде бу тормыш дигәннәре Мәхәббәт исереклегендә гомере үтеп тә маташкан. Инде дә айныды бугай? Бер дә дөрес яшәлмәгән түгелме? Көне-төне эшләнелгән дә эшләнелгән. Йортын да салган, абзар-курасын да, мунчасын да... Анын һәр агачы, тактае ы-кадагы үз кулыннан үткән бит! Беркем дә китереп бирмәгән, эшләп, көч түгеп тапкан. Тиешен юллап алуы да җиңел булмаган
Ә Хәбирәсе сабыр булды. Хәер, бер тапкыр ашыгулык күрсәтте, анысы. Хәрби хезмәттән кайткан елында Әзһәр үзе дә. борынны югары тотып, юри генә инде, җанашын үртәп алыйм диярәк. күршеләренә килгән кунак кызын озата барган иде. Икенче көнне Хәбирәсе кирәген бирде Әзһәренең, яңагына ялтыратты.
—Ни өчен?—дип күгәреп катты егет.
—Үзен беләсен!—Хәбирәнең күз яше катыш ачуы күзләреннән бәреп чыкты, әмма йөзен яулык читенә яшерде —Адәм тәганәсе'
—Мин нишләгән?—күңелендә булмаганлыктан, Әзһәр инде күршедәге ул кунак кызын оныткан да иде. Ә Хәбирәнең колагына аларнын бергә клубка чыгулары хакында сүзләр бик хәтәр хәбәр булып килеп ирешкән Халык телендәге гайбәг Әзһәр белән шул кунак кызының ай яктысында, оялмыйча, кочаклашып үбешүләрен, икенче көнне авылларының капкасына кадәр үк аглы арба белән егетнең озатып куюларын, юлда Мөшәррәфә чишмәсенә тукталуларын җентекләп барлады. Имеш, шомырт чәчәк аткан вакытта балыклар да уйнаклый, каз-үрдәк тә бәбкә чыгара. Әзһәр дә ул кыз белән гик йөрмәгәндер, көтүче Хисметдин, тугарылган ук булмаса да, атларының аркалыгы төшкәнлекне ашарына төшке аш китергән Чүлмәк Мөнирәгә сөйләгән.
Хәбирәнең ул сүзләрдән колаклары кызарып, йөрәге каралып бетсә дә. үзе хакында гайбәт йөри дип Әзһәрнен башына да кертеп караганы булмады Ни генә дисәләр дә, әмма теге Мөшәррәфә чишмәсе буендагы аркалыгы төшерелгәнне—Минзәләбаш авылыннан Хәкимулла абзый җигеп йөри торган, күмхуҗнын көндәлек эш аты иде. Ул да анда үзе генә түгел, хатыны Жәмилә белән булдылар. Чишмә буенда нишләүләре билгесез, әмма дә ләкин Әзһәр алар яныннан арбада узып киткәндә, бит-кулларын юып маташа иделәр Мөгаен да гозер итеп, корбанлык сарык алып килгәннәрдер дә. Мөшәррәфә әүлия-бикә рухына атап, Аллаһыга багышлап, шуны чала торганнардыр Бу йола хакында Әзһәрнен ишеткәне бар иде. Комачаулап йөрмәскә итте, атын ашыктырды Шунда кәгү куып килүче Хисметдиннең үзе кебек усал телле иләмсез чыбыркысы, таулар арасына яңгырашы белән сыеша алмыйча, ярты көнен йокыда үткәргән тәбәнәк урман агачларын да сискәндереп булыр, көтелмәгәндә шартлап куйды. Әзһәргә арты белән утырган һәм тыныч кына үз авылларына кайтып килгән кунак кызы да дерт итте. Болан куркуыннан йөзенә оят кызыллыгы йөгерде. Шунда ук колакларын үрә торгызган үшән
ат, үз сырты өчен котын югалтып, таралып китәрдәй булып чаба башлады. Әзһәр артына борылып карады. Алар узганда авыл башында калган көтү, үр артыннан чыкмаган булса кирәк, күзгә-санга чалынмады. Хисметдин дә чыбыркысын башка шартлатмады, Әзһәр дә, юл белән килеп, урман почмагыннан сулга борылдылар. Моннан Минзәләбаш авылының такта түбәләре күренә башлады. Алар, Кычытканлы сазлыгы яныннан узып, Яхъя утарына килеп чыктылар да, борынгы алпавыт һәм кулакларның ташландык ихаталарын сулда калдырып, авыл капкасынача җиттеләр.
—Абый, мин моңда төшеп калыйм инде, алга таба җәяү генә кайтырмын,— диде кыз —Күршеләр дә колак итемне ашап җәфаларлар югыйсә!
Әзһәр атын туктатты. Үзенә «абый» дип эндәшүләрен ярата иде ул. Әллә кем булып китә.
—Сеңлем, тагын кунакка килерсеңме соң?—диде Әзһәр, Хәбирәсенең бар-лыгын бер минутка гына онытып торып.
Әгәр дә кич клубтан озата кайтсагыз, көтәргә риза булсагыз, килермен!— дип шаяртты кызый. Имеш, егет булсаң, кунакка килүемне көтмәстән, кичен безнен капка төбенә кояш баеганда үзен үк килеп җитәр иден әле!
Әзһәр кызыллы-зәңгәрле булды. Шунда ук Хәбирәсе исенә төште, йөрәге урыныннан купты. Кызый бу галәмәтләрне үзенә багышланган дип тойды һәм егетнен бүген кичкә һичшиксез килеп җитәчәгенә хәтере ышаныч белән тулды, шунлыктан гаҗәеп тә нык җанланып, болан баласыдай урынында талпынып, кечкенә төенчеген күкрәк турына кысты да урамга таба йөгерде, күздән дә югалды. Анын артыннан Әзһәр онытылып карап калды, дөньялыкта ашау белән эшләүдән артыгын белмәгән аты, куерып үсеп килгән уҗымга таба сузыла-сузыла, басу ягына таба керде. Юл кырыенда яткан олы ташка арба күчәре килеп төртелгәч, сискәнүдән айныган Әзһәр, атын чигерде һәм, арбасын бордырып, үз авылларына ашыктырды. Бүре елгасы яныннан урманга күтәрелеп, аланнан кыркып алыр үләннең барлыгын-юклыгын карады Печәнгә иртә иде әле, чыгып кына килә. Урман һавасының рәхәтлеге анын җанын хозурландырды.
VIII
Чәенен янартылуы ризыгына тәм өстәмәде. Хәерсез булулары шушы идеме? Әллә ризыгын төкәнгәнгә шулай бәрәкәте дә китәме?
Гомер кыска булып тоеладыр гына ул. Ничәмә тапкырлар яшәеш үзенен кыйбласын үзгәртә торды Бер падишаһларны икенчеләре алыштырды, күмхуж рәисләре дә бияләй кебек алмашына, урыннарыннан колак каккалый, кошлар кебек очып киткәли тордылар. Кешеләр ничек бер хатынны икенчесенә алмашадыр. Ходай белсен?!.
Әзһәр болай яши атмаячагын белә иде. Өендә көтеп каршылаган балаларын, аш әзерләп торган хатынын, җылы урын-җирен булмаса, ничекләр яшәмәк кирәк9 Ул өйләнмичә, ялгыз башларына гомер сөргән ирләр ничекләр көн күрә икән? Харисны әйт инде! Хатын-кыз рәхәтен татып та карамыйча дөньядан үтте. Сөйгән идем дип инде, кем-кемне яратмаган? Ярый, күз атып, җан багышлап яшәгән кызын, юктан гына үпкәләшеп, башка кешегә кияүгә дә чыксын ди. Шуннан? Ә ул бәлки шулай бәхетенә ирешкәндер, язмышыдыр? Аны кабат кайтыр, иреннән-гаиләсеннән аерылыр да сина хатын булып килер дип көт инде, йә! Юньле хатын бер ирдән икенчесенә китә димени ул?!.
Күнеле тәмам арыган Әзһәрнең җанын бу уйлары кабат кузгатты. «Нәрсә җитмәде инде бу Хәбирәгә?»—дип, үзе белән үзе сөйләшеп, сүгенеп алырга иткән иде дә, теле кузгалмады Жаны оеша алмый интекте. Гаепне үзендә дип беләсе килми иде анын. Хатынының хатасы—төндәге ай кебек, болыт
пәрдәсе белән никадәр капларга тырышсан да андый гөнаһны яшерү мөмкинме сон? Уйнаш кадәрле оятсызлык дөньяда бардырмы? Нәрсә житмәде Хәбирәсенә? Яхшы тел, дисеңме, кадер-хөрмәтме9 Бу мал-туар, йорт-жир— кайсы ягы җитешле түгел? Кием-салым, табак-савыт. урын-жир—кая. кайсы9 Хәер, болар барысы да, артыкмы-кимме. һәммә кешедә дә җитәрлек. Хәзер юк нәрсә бармы сон ул? Әзһәрен, эчте, дисә, алай гына авыл мулласында да булгалый. «Жылы аш белән булганда, җанга сихәтлек бирә!»—диләр ате атар Эчмәссен, бар, бу тормышта! Хәзер бит аракысыз коры салам да юнәтеп булмый. Имеш, «Зәмзәм суы», диләр аны. Бик алай икән, шуны эчүләренә нигә соң бәндәләр акылларын югалталар? Изге су булса, адәм баласын саташтырмас иде ул.
Әзһәр үзен ачуланырга да, акларга да тырыша иде. Барып, эч серләрен сөйләп кинәшер кешесе дә юк шул анын. Ничек инде кемгәдер килеп: «Миннән хатыным китте!»—дип әйтәсен? Ул шунда ук: «Гаебе булмаса, яныңнан адым да читкә атламас иде, гаебе бардыр! Көн дә йөзенне күрүдән ояладыр!»—дияр инде. Йа Ходаем, шулай ук гаепле булды микәнни сон Хәбирә? Утсыз төтен чыкмас, җилсез йөремәс! Уты да, җиле дә бардыр инде аның, бардыр.
Әзһәрнең күз алдында гүяки бөтен нәрсәләр дә үз җаена кайтты, акылында мона кадәр урык-сурык яткан фикер төенчекләре бердәм җыйналды, күнеле утырды.
—Йа Ходай,—дип кат-кат кабатлады ул.—Жил йөгергән икән шул! И Хәбирә, ә мин—юләр, кеше сүзенә ышанмаган идем. Халыкныкы хак шул ул... Дөрес икән!..
Әзһәр тагын пыскып кына елап җибәрде.
IX
Төнге йокы кешене сихәтләндерә, диләр Шулайдыр, шулай булмый ни! Кон буена баш күтәрми эшләп, йончып, арып бетәсен дә кайтып авасын, йокыга җибәрмичә аяк-куллар, хәтта гәүдән таралып китмичә газаплый.
Кышкы иртә тиз генә яктырып җитә алмый. Әзһәр инде чәен кайнатып өлгергән, малларын карап, утлыкларына печән салып, күмхуж фермасына эшкә чыгып китәргә тиеш иде Ашыкмады
И гомер дигәннәрең, кайсы тормыш юлына кереп китсә дә, сазлыкмы анда, тау-ташмы, башкасымы—тәгәрмәчләре һаман тәгәри бирә Бара да бара Гүяки бөтен дөнья тик кенә басып тора, артыннан карап кала сыман, ә синеке—бара... Бара, имеш
Шундый адәмнәр була, дан-дәрәҗә очен хәтта үзләрен сату юлына керүдән дә чирканмыйлар Кая ди ул хатын аеру гына, анысына исләре дә китми Бияләй алыштыру ише генә аларга бу гамәл.
Ничек болай килеп чыкты сон әле? Саташты гына микәнни9 Бала бит ул аяк астында гына. Ни яхшы ат та сөрлегә Хәбирәсе дә Әзһәрнең, ялгышып, максат итмичә саташмадымы икән9 Ул бит алдан әзерләнеп, иренә көлке итеп, үзен дәрәҗәгә күтәрү өчен дип кенә, хыянәткә бара атмый Әйе, алмый, булмасны юри сөйли торганнардыр!
Бу уе Әзһәрнең күнел офыкларын киңәйтеп җибәргәндәй иде Сагына шул ул, бик сагына Хәбирәсен. Яратып, арадан бер дип өйләнде Хәбирәсе дә яшь чакларында һичкемгә күз салмады Хәтта йөргән егете—шушы Әзһәре хәрби хезмәткә алынгач та. башка кызлар кебек яшь гомеренең әрәм үтүе хакында хәсрәт кичермәде. Бүтән берәүгә күз салуны уена кертеп карамады Дөрес, капка төпләренә егетләр килмәде түгел, әмма Хәбирәнен сүзе кыска булган:
— Минем егетем бар!
өз
Һәм шул әйткәне яраган, җитә торган. Капка баганасы сагына басарлык егет авылда күренми башлаган. Ә Әзһәргә жылы, йөрәк учагыннан алып язылган татлы хатлары килә тордылар. Егете хәрби хезмәттән очынып кайтты, шул көздә алар никахлаштылар, гаилә корып җибәрделәр. Алга таба тормыш мәшәкатьләре белән үз җайларына пар күгәрченнәр кебек яшисе дә яшисе иделәр.
X
Тормышын иң авыр вакытларда туганнарыңнын кадере арта, диләр. Ярый ла аркан куярлык карендәшен, бәгыреңне ерткан хәсрәтеңне уртаклашыр туганын булса! Ул бит сине аңларга, җаныңа терәк була алырга тиеш.
Әзһәрнең андый кешесе юк иде. Аны гүяки барысы да инкарь иттеләр, яратмыйлар Хәер, кеше кешене яратса, андыйлар өйләнешеп яшиләр, хатын һәм ир булалар. Ә кемнеңдер, башканың сине яратуы мөмкин һәм кирәкме сон?
Ирен хатыны сөйми башласа, аңа ни кала? Нинди генә аяз һәм якты көннәр булмасын, бу ир кеше ул кояшны да, җылылыкны да тоймый башлый Башы ялгыз кала. Ул ирләрен яратмаган хатыннарның гына түшәкләрен җылытырга әрсез ирләр атлыгып торалар. Хатыны ташлаган ир кемгә кирәк?
Әзһәр моны җаны-тәне белән аңлады. Йөрәге урыныннан кузгалып, башы әйләнеп куйды. Ул тагын бу тормышта артык кеше булуын тойды. Ана яшьлек истәлекләре дә, күрше-күләннең күзе дә, күмхужда көне-төне эшләве дә бер мәгънәсез, буш һәм әһәмиятсез кебек тоелды.
Шунда балалары исенә төште. Олы кызы—чибәрләрнең чибәре, күзгә- башка күренерлек булып җитеп килә. Авылнын ин кәттә егетләре, аны күрүләренә, тәкатьләрен югалтып, башлары әйләнгәнен тоймый да калалар.
Ә кызлары бәхетле булырлар. Ин яхшы егетләрне сайлап алырлар, анысына да бер хәйран итми әтисе. Бу өлкәне бигрәк тә акыллы кыз, сайлана да, сайлый да белә. Әллә кайсы ерак авыллардан аны эзләп, бер күрү өчен генә дип ничәмә егетнең килеп, капка төпләрендә сайрашуларын Әзһәрнең үз колагы белән ишеткән чаклары аз булдымы? Бәхетен табар кызы, табар! Тик менә әнисенең хәлләре хакында хәбәрләрне ишеткәч, ул егетләрнең күңелләрендә шыткан кызыл мәхәббәт гөлләренә кырау төшмәсме икән? Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми шул! Йа Ходаем, шулай ук булыр микәнни? Юк-юк, үзең сакла! Бу олы кызы үзенә охшаган Әзһәрнең! Нәкъ үзе— күнеле белән дә, холкы белән дә! Яратса, берне генә яратыр һәм... Мәңгелеккә!
—Йа Ходаем!..
Бу сүзләреннән сон Әзһәрнен йөзен ут алды. Әгәр дә шушы кызы гомере буена әтисе кебек бер генә кешегә гыйшык тотып яшәсә, аны никадәрле борчулар көтәр! Ярый да яратканына, сөйгәненә кияүгә чыга калса, ярый да анысы да шундый ук булса! Әгәр дә эшләре башкача китсә, кызы сөйгәненә чыга алмаса, яраткан кешесе: «Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми!»—дип, әнисенең кемлеген искәртсә, баш борса?..
—Йа Ходаем!..
Анын бу уфтанулары хәерлегә түгел иде. Нигә шунда дуламады? Гайбәт ишетүгә, хатынын егып салмады, изеп ташламады? Нәрсә, ул ир түгелмени? Баш биреп торалар димени? Сөяген сындырса, төзәлер иде әле!
Хатыннан бигрәк Әзһәр олы кызын сагынуын аңлады. Ана ничектер рәхәт булып китте. Хәбирәсен шайтан алды, ярар, алсын да ди, әмма балалары бар бит аның, балалары! Аларнын әле үсәсе, башлы-күзле буласылары—алда! Кече кызы бакчага йөри. Анысы аягына басканчы ун-унбиш ел үтеп китәчәк Ничек инде нарасыйларын, сабыйларын, балаларын кеше тупсасында ятим итеп йөртергә була?
Әзһәрнен күнеленә кергән уе, акылын савыктыргандай, күнелен-анын биләп алды. Булмас болай, балаларын атып кайтырга кирәк ана. Хатыны үзенә карар, йә ияреп килер, яисә катыр. Әмма ялынып торасы түгел! Балалары кеше тупсасында зарлар шул. зарлар! Ярый да ашарларына булса? Шәһәргә үк китеп бармасатар ни булган? Алар анда бәрәңгене дә сатып алалар шул И юләрләрдән икән шул анын хатыны, ахмаклар исемлегендәге кеше икән!
Кунак килсә дә, өч көннән артыгына чыдашлы түгелмени? Ә атар. Хәбирәсе дә, балалары да инде ничәнче айларын кеше өстендә яшиләр.
Алимент та җибәргәне юк аларга Әзһәренен. Анын өчен суд карары белән аерылышу кирәк, диләр. Кызы йә улы кайтып киткаләгән чакларда хәл кадәри аларга акчасын да бирә, ризыгын да төяп җибәрә ата инде, анысы Әмма шуларга гына канәгать итеп, кеше өстендә киерелеп яшәп булмый торгандыр! Әллә сон барып алып кайтыргамы үхтәрен? Бататар кызганыч, бигрәкләр дә чит-ят тупсалар төбендә үсәләр шул! Үз йортлары була торып, шулай аларны кангыраталар димени?
XII
Әлмәт юлы такыр иде. Машиналар йөреп кенә торалар. Утыртмый узучылары юк.
Юллар чатына чыгып басуына, Әзһәрне бер олы машина алып та китте Шәһәргә килеп кергәннәрендә кышкы көн яктырып бетеп маташа, юлларны- сукмакларны кардан арчып куйганнар, ашыгучы халык төркемнәре эш урыннарына сеңеп бетеп килә иде. Машинадан төшеп калгач. Әзһәр ялгыз башы бераз аптырабрак басып торды. Соңгы вакытларында шушы ялгызлыгы, багырснәчә үтеп, җанын өшендсрә башлаган иде инде. Шунлыктан үзен хәлсез калгандай тойды. Буш эш белән йөрмиме икән дигән сорау каян туарга өлгергәндер, бусы ана икенче коткы булды Аяклары гүяки атлап китәр хәлдә түгел иделәр. Ул дөнья читенә килеп чыгып, ялгызы гына калган һәм барыр җире дә беткән кеше кебек кот чыккысыз хакыйкать каршында басып торадыр сыман хис итте үзен
Бераздан соң ана батырлыгы янадан кайтты. Таныш урам, таныш йортлар яныннан узып, ике катлы, олы тәрәзәләре белән урамга томырылып карап торган, Чупай ташыннан салынган пулат янына җитте. Анын монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Шушында кунаклар булып, баҗасында ничә кат күңелен җуйган иде ул. Әнә аларнын тәрәзәсе. Утлы. Якты
Шунда Әзһәрнең итәк чабуыннан коткысы тартып куйгандай булды Күңеле жу итте: нишләп аптырап йөри әле ул монда, үз дәрәҗәсен бетереп ?
Аңа тәрәзә якынаеп килгән сыман тоелды. Пыяла бозлары эрегән, эчтәге җылылыкны сары ут яктысы тагын да хозурлый. йорт җиһазларын басрак итеп күрсәтә иде. Ә өстәл артында бер хатын утыра. Алдында кренделе, шәһәр калачы, шикәре, кәнфите, татлысы һәм баллысы. мае. кайнатмасы мул итеп оелгән һәм тезелгән. Чинаягына кайнар чәй агызып, аны тәлинкәсенә бушатып, бармак башларына гына утырткач һәм күтәргәч, суынсын өченме, әллә назланыпмы, йомшак сулыш җибәреп, ризыгына ихлас күңел салып тукланып утырган бу күмәчтәй ишелгән ханымнын үз хатыны икәнлеген танып алды Аның бәхетле булуына хәйран итеп. Әзһәр шунда тынсыз калды. Бу тамаша ирнең йөрәген кысты, бәгырен укшытты Берни сизенмәгән һәм бу вакытта ашау-эчү бәрәкәтенең рәхәтенә чу мган хатыны, тезләрендәге ак йомшак сөлгене күтәреп, аның бер башына әледән-әле маңгай һәм муен тирләрен сөрткәләп. гүяки җәннәттә гәгамь җыюда иде. Ире һаман да аптырашта карап тора бирде Иште аның ни эчкә узарга, ни кире кайтып китәргә теләгенә килмәде Әллә яши. әллә үле—шушымы барлыгын, адәм баласы'*
XI
Адәмдә кайгы бетә димени? Исен киткән икән, и юләр! Төн артыннан көн килми калмаган кебек, бәхет кояшы, галибанә яктырып, бөтен җиһанны үз кочагына алгандай, бөек бер падишаһ сыман, дөньялыгына гына түгел, күнел йортына да хуҗа булырга өлгерер. Үзен мәңге китмәс дип белер, бу заманада башка һичбер өстеннәр юклыктан тантана итәр. Гомергә шулай булган, башкача мөмкин дә түгел. Яшәешне Ходай Тәгалә үзе бу рәвешкә килерлек итеп яраткан. Бүтәнчә булырга һичбер мөмкинлек калдырмаган. Аның белән бәхәс итәсе дә түгел, ни барына һәм биргәненә сөенеп, килер көннәр өчен тырышып, гамәлдән калмый һәм кәсептә ашкынмый рәхәтле булудан гайре юнь бармы сон?
Әзһәр үзенен ни турында һәм нәрсә өчен болай уйлаганына хәйран итеп, ялгыз башы торып калган өенә кайтып керде. Иртән ягып җылытып киткән йортына электр уты кабызды Күңеле иркенәеп киткәндәй тоелды. Газ плитәсенә куйган чәе кайнап чыкты. Өстәл янына килеп утырды, чәйләде һәм, абзарларга чыгып, мал-туарын карап керде дә, тагын тамагын яңартып, эшенә китәргә җыенды. Күз унына чалынырга тиешле булган бауны хәтеренә алды. Аны кая куйганлыгы һич исенә төшмәде. «Әллә берәр кырын-ярын адәм чәлдермешме?—дип уйлап карады.—Белмәссең, чыгып киткәнне генә карап торалар!» Әмма соңыннан, үз алдына сөйләнеп, көлеп тә алды:
— И юләр, кемгә кирәге бар инде анын? Алып торган булсалар, кертерләр әле!
Аннары җырлагандай итеп шыңшып алды:
—«Арадагынай юллар ерак түгел, нигә килгәләмисең?...»
Сүзләренә кадәр җанына бик тә хуш, ятышлы иде, тирән диңгез төпләреннән дә тирәнрәк булган күнел төпләреннән ургылып чыгасы иде... Өзделәр. Кемдер ишек какты. Әллә болай гына ишетеләме дип Әзһәр колак куеп торды. Дөньялык мыштым калды, шулай да ишеге артында кемдер бар сыман, гүяки сулышына кадәр ишетелгәндәй тоелды.
—Кем йөри анда? Кем ул?—дип, бер-бер артлы кабатлады Әзһәр.
Әмма җавап бирүче булмады.
Һичшиксез анда, ишек артында, кемдер бар, керергә кыймый тора—анысы факт. Әзһәр дә барып ачарга ашыкмый: килсәләр—керерләр, кермәсәләр— китәрләр!
Тагын ишеген шакыдылар...
XII
Хәсрәтләре гүяки һәммәсе берьюлы юылып төштеләр. Ишек төбендә керергә рөхсәт көтеп торган кеше Әзһәрнең үз хатыны—Хәбирәсе иде.
—Менә чәй эчәрмен дә эшемә китәрмен дип тора идем. Малларны карап куйдым. Кичкә башак бирербез,—диде Әзһәр, хатыныннан исәнлек-саулык та белешеп тормастан. Ул үзен Хәбирәсе белән инде бүген күрешкән кебек тотты.
—Әллә нишләп күнелем жу итеп китте. Эшләрне бераз бетереп куйгач, кереп, чәй эчәргә утырган идем, тәрәзә төбендә карап торучы шәүләнне күрдем Әүвәле анлый алмадым. Аннары хәйран калдым. Менә шәһәр күчтәнәчен аллым да кайтып киләсе иттем әле!—диде Хәбирәсе, каушавын кая куярга белми, йөзендә балкыган итагать фәрештәсенең килбәтен үзгәртә алмыйча.
—Үз өен бит, кайчан кайтсан да ишекләр ачык, түрдә йөр!—диде Әзһәр дә, ни әйткәнен тәгаен гына колаклары белән ишетмичә.
Сүзләре шушында төкәнде. Алар бер-берсеннән ялгыз гомер хәлләрен
сорашмакчы иделәр. Әмма өзелгән сүхтәре ялганып китәргә теләмәде. Аерылышу вакыйгалары—тыелган тема, ана «табу* коткысы мөһерләнгән иде. Әгәр шунда ялгышынып бер сүз ычкынса, икесенен дә күнелләре кителәчәк икәнлеген әллә акыллары, әллә күнелләре белән тоеп, чәй янына утырдылар.
Әзһәр кышкы кызыл кояш кебек елмая бирде, ана җавабында хатыны да, әле яна гына кайтып керүен, аерылышу газапларын кичерүләрен, адәм мәсхәрәсенә төшеп, авылдан чыгып качуларын да бер матгә онытып, бәхет нуры тулы йөзе белән балкыды. Әгәр дә дөньялыкта бу көнне—фәрештәләр җиргә ингән чак. дисәләр, мона ышанмый мөмкин түгел иде Иа Ходай Тәгалә, йа Аллаһы, син бәндәләреңне бәлаләргә дучар итеп сыныйсын да. сындырасын да, аннары кабат тормышларын бөтәйтеп, күңелләрен күгәрәсен!
Чәй янында алар сүзсез дә бер-берсен аңладылар. Хәбирәсе бүтән китмәячәк, Әзһәре дә аны һичкайчан үзеннән аермаячак иде.
— Балалар кайчан кайтырлар сон?
Бу соравын иреннән ишетермен дип хатыны уйламаган иде, алдан җавабын да үлчәп куймаган, әмма күнсл кылларында ят бер тибрәнү кузгалып, бөтенләй дә каушап төште, гүяки акыл үлчәвенен тәлинкәләре як-якка кыйшаеп куйдылар. Чактан гына: «Әһә, балалар кирәкмени ате сина!*—дип. йөзен яктыртып нурландырган иренен күнел тәрәзәләрен ватып ташламады
Чәйдән сон Әзһәр эшенә кузгалды. Ишекне ачып чыгуына, күзенә кичә кич чыгарып ыргыткан бау-аркан чалынды. Аны җыеп алып, кире кертеп элде. Аны- моны сизенмәдеме икән дип, кырын күзен табак-савыт җыештырып маташкан хатынына ташлады. Шикләнерлек һәм уфтанырлык һични дә юк иде
—Ничәләргә кайтырсың9
Җавап бирергә диярәк Әзһәр уйга калып торды Кулына арканны җыйды Мондый сорауны ул инде күптән ишетмәгән, шу штык белән дә. хәтта шактый ягымлы ишетелгән тавышка ияртелгән хатынының сүзләре назында акылын җуярак калды Хәбирәсе дә җавабын ашыктырмады.
—Кичке җиделәрдә өйдә булырмын! Бүген эш күп Шулай да мунча яксак иде, арка да кычытып тора!—диде, аягындагы олы итекләре белән бер урында таптанып, бушлат төймәсен әле ычкындырып, әле яңадан элеп — Утын да кертеп куйган идем бугай Суы катып өлгермәгән булса.. Ягып кына җибәрәсе!
—Ярар!—диде Хәбирәсе, үз мунчасын сагынуы исенә төшеп.
Йозснә җинелчә кызыллык йөгерде. Алын бу вакытта нәрсатәр хакында уйлаганын ире күнеленә кертеп тә карый алмый иде
— Балаларда кайтыргаәйгатәрме соң?
Бу юлы ла хатыны җавап бирмәде «Ярар, анысын башка юлы сөйләшербез!* дип уена беркетте дә. Әзһәр эшенә китеп барды һәм Җидедә дигәнен, сәгать алтыда ук кайтып керде Аны Хәбирәсе балкып каршы алырга тиеш иде, мунчаларны ягып, ашларны пешереп
Әзһәр өнсез калды. Аш та юк. мунчасы да ягылмаган, йорт-җир кышкы салкынлык эчендә иде
—Эһ син, хайван, «ну-ка»!—дип сүгенеп куйды ятим ир —Талап чыгып китмәсән ни булган?! Болай да бирми идемме бу түшәк-ястыкларны, телевизорны, самавырны..
Чөйгә үрелде, андагы бауны алмакчы иде. әмма таба алмады. Монысыннан да җилләр искән булып чыкты Эһ. кулында иле бит. кулында иде, бәйләп салып, ишәсе иде үзен, кузгалмаслык, арт сикертмәслек итеп'