БОРЫНГЫ АЛАБУГА
Изге җир
Чиксез калын нарат урманнары, гүзәл җырлы чишмәләре, балыкка бай күлләре, әкрен генә аккан елгалары һәм чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп иткән. Татар илендә Алабуга бик борынгы шәһәрләрдән санала. Ул тугызынчы-унынчы гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк ныгытмаларындагы шәһәр буларак барлыкка килгән. Алабуга шәһәре турындагы хәбәрне халкыбызның борынгы тарихын язып калдырган Хисаметдин Мослиминен «Тәварихе Болгария» китабында да очратабыз. Ул Алабуганың 1395 елда җимерелүе турында хәбәр итә. Әйе, Алабуга күпме тапкыр җимерелеп, күпме җәбер-золым күргән. Ләкин яңадан калыккан. Бүгенгә кадәр сакланып килгән «Алабуга бәете»ндә аның «Ак шәһәр» икәнлеге мәгълүм.
Әмма Алабуганың борынгы тарихын хәзер кемнәр генә белә сон? Борынгы бабаларыбызнын изге җиренә «Женнәр шәһәре». «Шайтан каласы» дип, җан чиркандыргыч исемнәр тактылар. Ә бит шәһәрчекнең калдыкларын әби- бабаларыбыз хөрмәтләп «Таш мәчет». «Изгеләр мәчете* дип йөртә иделәр! Хәзер исә аны без, татарлар, «Ак мәчет» дип йөртәбез. Татар халкында ак сүзе төсне генә аңлатмый, ә изге, кадерле, хөрмәтле дигән төшенчәләрне дә белдерә Бабаларыбызнын төсе булып калган сонгы истәлек-шәһәрчекне татар җанлы беркемнең дә кимсетеп әйтергә теле әйләнмәс, дип уйлыйм.
Урыслар яулап алганчы бу җирләрдә кемнәр яшәгән, анда ниләр булган? Бу сорауларга ачыклык кертүче чаткылар бар. Уналтынчы гасырның билгесез авторы «Казан тарихы» китабында Алабугада мәчетләр булуы, шәһәрнен сәүдәгәрләрдән ясак җыярга хокукы барлыгы турында яза. Ханлык чорында Казан кремлендә Алабуга капкасы булуы да беркемгә сер түгел.
Рус тарихчысы М Г. Худяковнын «Казан ханлыгы» тарихы хезмәтендә Алабуга турында: «Казан ханлыгында, киресенчә, шәһәр дип аталырга тиешле зур-зур торак пунктлар җитәрлек санда булган, чөнки аларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, ә һөнәр ияләре, сәүдәгәрләр дә яшәгән... Су юллары буендагы Алабуга, Сенбер. Сары тау, Тәтеш, Лаеш кебек торак пунктлар, һичшиксез, шундый шәһәрләрдән исәпләнәләр» (19 бит),—дип язылган.
Борынгы Алабуганың җимерелүенә дүрт гасырдан артык гомер үтсә дә, анын хәрабәләре әле бүген дә үзләрен белгертеп торалар. Хәзерге Чапаев урамында егерменче гасыр башында зур-зур таш өемнәре булган. Алар тирәсенә урыс яшьләре кичке уенга җыелганнар. Шул ташларга утырып ял иткәннәр. Мина сиксәненче елларда бу хакта шул урам картлары сөйләгәннәр иде. Ул ташларны алтмышынчы елларда асфальт юл ясаганда ваклаганнар. Чапаев урамынын көнбатыш ягында татар зираты булуы мәгълүм. Исән калган кабер ташлары янына изге җир итеп. Фәттах Әхмәтов белән татар аксакаллары җомга намазына йөргәннәр. Изгеләр рухына дога кылганнар. Бу хәл алтмышынчы елларга кадәр дәвам иткән. Шул ук урамда 1964 нче елда яна 40 нчы йортка Гадершиннар нигез салганда гарәп имлясы белән язылган кабер ташы һәм хатын-кыз сөякләре чыга. Күрше Бәширова Фатыйма апанын сөйләве буенча (ул язуны ул үзе танып укыган), ул хатыннын исеме Хатирә булган. «Үткәндә дога кылыгыз»,—дигән сүзләр дә уелган була ул ташка. Сонгы 118
елларда шул ук йортка урам аша су торбаларына канау казыганда бик күп каберлекләр ачыла, баш сөякләре чыга. Кызганычка каршы, алар белән кызыксынучы кеше табылмый. Татар тарихы аяк астына күмелгән. Бик аяныч хат' Чапаев урамы. 12 йортта яшәүче Павел Разживин белән 1985 нче елда сөйләшүләрдән дә мин монда борынгы таш фундаментларның бик күп булганлыгын белдем Ул 1950 нче елларда авылдан килеп йорт салганда, ташларны шушы тирәдән генә алуын, иске йорт фундаментларынын бихисап күп булуын гажәпләнеп сөйләде Кайсы заманнан калган ул ташлар? Билгесез.
Борынгы Алабу- га ташлары күп кенә чиркәүләрнең, йортлармын нигезе булып бүген дә хезмәт итәләр. Ка- питан Н. П. Рычков үзенен 1769-70 ел- лардагы юлъязма- ларында тау ба- шындагы борынгы шәһәр турында бик борчылып яза, чөн- ки монда монахлар- ның болгар бинала- рын ватуларын, кир- печ өемнәренә әйләндерүләрен
күрә. Шәһәрчек янында корылган ирләр монастыре исә агачтан ясалган була Анык бүрәнәләре соңыннан Танай авылына алып кителә Монастырь унсигезенче гасыр азагында яшәүдән туктый, ә анын каравы, шәһәрнен аскы өлешендә зур-эур чиркәүләр калкып чыга.
Алабуга үз исемен югалтып бетергәнме?
Ни өчендер Алабуганы Трехсвятское урынында барлыкка килгән дип сөйлиләр Мондый фикер белән килешү мөмкин түгел. Киресенчә. Трехсвятское авылы үзе үк Алабуга җирендә барлыкка килгән бит. Заманында Трехсвятское исемен христианнар уйлап чыгарып. Алабуга исемен оныттырырга омтылганнар Алабуга җиренә Иван Грозный үзе килеп чиркәү салдырган, икона биргән дип сөйләүләре дә руханиларның уйдырмалары гына. Иван Грозный Казанны алгач. Кама буйлап күтәрелмәтән Ул Казан хәрабәләре янында ун көнләп тантана иткән дә. кабат Мәскәүенә китеп барган Бу яклар тиз генә яулап алынмаган. Әле анын икона бүләк итүе дә шикле.
Трехсвятское исемен рушшлар еракларга таратмакчы булсалар да. аны беркем дә аңламый, шуна күрә һәр документта ул «Трехсвятское. что на Елабуге» дип искәртслә Димәк. Трехсвятское авылы Алабуга җирендә хасил була 1780 елда Трехсвятское авылы Алабуга шәһәренә әверелә дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми
И Шишкинның «Алабуга шәһәре тарихы» китабында, өстәмә бит итеп, берничә документ китерелгән Анда 48 һәм 49 битләрдә «село Трехсвятское. что на Елабугс»ны күрәбез. 50 нче биттә 1748 елда Алабуга волосте булганлыгын беләбез Бәлки Трехсвятское авылы Подмонастырка кебек Атабуганын бер өлеше тснә булгандыр
«Татарстан тарихы материалларда һәм документларда» китабындагы 1710 елга караган язмада «Илбахтина Троицкаго Елабужского монастыря» дип укыйбыз 389 нчы биттә П И Рычков 1708 елнын март аенда «дошед до пригорода Атабуги* дип яза Шул ук биттә вице-губернатор Н Кудрявцев патшага 1708 елда башкортлар
Борынгы Алабуга шәһәрчегенең .■ыму.ми күренеше 1996 ечда төшерелгән фото
Һәм татарлар «двориовое село Елабугу осадили* дип донос яза. Шулай итеп, без бу документлар аша 1621. 1708. 1710. 1748. 1774 елларда Алабуга сүзенен бер дә төшеп калмавын күрәбез. Борынгы Алабуга исеме яши һәм яшәвен дәвам итә
Атабуга шәһәре борынгы кулъязмаларда еш искә алына Мәсәлән, бер кулъязмада (ул С М Шпилевскийнын «Борынгы шәһәрләр һәм Казан губернасындагы башка болгар-татар истәлекләре» китабында китерелгән) унынчы гасырда Айдар исемле хан хәкимлек иткәнлеге хакында әйтелә. Ул чакта Алабугада 520 йорт була. Шул вакытта Алабутада мөселман дине кабул ителгән Алабуга турындагы кулъязмаларнын дөреслегенә ышанмау борынгы болгарлар яшәгән җирләрне тарайтып күрсәтүгә китерә. Нигә әле борынгы шәһәрдә Айдар исемле хан булмаска мөмкин, ди? Мөселман дине үзе дә бу якларга көнчыгыш яктан. Хәрәзем аша таралган 922 елда гарәп илчесе Ибн-Фадлан килгәнче үк Болгар җирендә күп мәчетләр булган, мөселман дине киң таралган. Айдар хан кызы Туйбикәгә каен себеркесе шифасы гарәп илчеләре кулыннан түгел, ә Урта Азия илчеләре яисә Атабугага килгән Болгар шәһәре кешеләре тарафыннан булгандыр Чөнки гарәп илләреңдә каен үсми, каеннын дәвасын алар белмәскә дә мөмкин Гарәп кешесе Әхмәт Ибн-Фадлан болгарларда үскән каеннарны күргәч, нинди исем бирергә аптырап кала («Әхмәт Ибн-Фадланнын Иделгә сәяхәтнамәсе■>. 36-37 битләр) Аннан сон. шуны әйтеп үтәргә кирәктер: Болгар ханнары исемлегендә Айдар исемле хан юк. Димәк, ул Алабуга ханы булган, дип фаразларга була.
Агыйдел, Чулман буйларында болгарлар килгәнче үк төрки халыклар яшәгән Алабугадан ерак түгел генә Турай авылы янында курганнар тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер Болгарларның Идел. Чулман буйларына килеп, тиз генә ияләшеп китүләрен галимнәр монда электән үк төрки халыкларның яшәп килүләре белән бәйләп карыйлар. Бу тирәләр Иске Ил дип аталганга, күрәсен. халыкларын да эсегел дип атаганнар Анын шулай ук чигел, эчкеле, эскел дигән вариантлары да бар Казан шәһәренә бәйле әмир Хәсәнне дә Эчкеле Хәсән дип йөрткәннәр. Бәлки ул атамалар Иделнең өске ягында, төрки илләрнен чигендә яшәүләр белән дә аңлатыладыр.
Хисаметдин Мөслими үзенен «Тәварихе Болгария» дигән китабында 1395 елда Атабуга шәһәрендә булган вакыйгалар турында болай дип язган: «Тимер әфәнде Сәдүм. ягъни Алабуга шәһәренә килеп җитә, ул вакытта анда Уразбакты улы Илбакты ханлык итә». (Татарстан тарихы материалларда һәм документларда», 44 бит) Тимер әфәнде, билгеле, монда тик ятмый Бу кечкенә һәм горур шәһәрне ул җимереп бетерә, капкасын суга ташлый, халкын әсирлеккә ала. Туйма елгасы буендагы каберлеккә килеп, дога кыла Каберлек, күрәсен, Тимер әфәнде игътибарын жәлеп итәрлек булгач, истәлеккә бай булгандыр. Ләкин башка тарихчылар тарафыннан Аксак Тимернен моңда килүе турындагы фикерләр кире кагыла. Анын бер отряды гына килүе мөмкин дигән фаразлар бар. Бәлки бераз иртәрәк 1361 елларда Булат Тимер килгәндер дип тә фикер йөртергә була
Әле егерменче гасыр башларында шәһәр банкы тирәсендә (Спас соборыннан ерак түгел урында) тротуарга түшәлгән мөселман кабер ташларының язуларын укырга мөмкин булган, дип сөйлиләр Ә 1994 елда мәңгелек ут тирәсендә мөселманча күмелгән кеше сөякләре табыла. Алабуга пединститутының тарих-археология фәннәре укытучысы А. Нигамаев әйтүенчә, ул кабер Казан ханлыгы чорына карый. Шәһәрнен милиция мәктәбе ишегалдында да мона охшаш каберләр табылган иде Димәк, X Мөслими Тойма елгасы буенда булган хәлләрне дөрес тасвирлый Ә бүгенге Спас соборы зираг өстендә яисә янында утыра икән. Анын нигезендә ата- бабаларыбызнын кабер ташлары булуы бик ихтимал
X. Мөслими китабында Илбакты һәм Уразбакты ханнарнын исемнәре чагыла. Уразбактынын резиденциясе хәзерге Колосовка авылы урынында булгандыр дигән фикерләр бар Колосовка авылы элек Уразбахтино исеме йөрткән Илбакты авылы да Алабугадан ерак булмаган. Каманын аргы ягында Яр Чаллы янында Илбухтино авылы бар Руслар бу якларны яулап алгач, ул Алабуга монастыре карамагында санала.
Димәк, Алабугада унынчы гасырда Айдар исемле хан булса, ундүртенче гасырда
Уразбакгы һәм анын улы Илбакты хакимлек итә. Борынгы болгар-татар жирлэренлә мөстәкыйльлек бүгенге көн белән чагыштырырлык та булмаган, һәркем уз биләмәсендә хан дип саналган Мәсәлән, шул ук ундүртенче гасырда Ык төбәгендә Тугаш хан. Зәй төбәгендә Бәйрәш хан хакимлек иткән
Алабуга тарихы белән кы- зыксынучы. тумышы белән алабугалы К. И Невоструев татар кулъязмаларын бик жентекләп өйрәнгән Анын кулына Алабугада һәм Мамадышта табылган 1584 елга караган ике кулъязма килеп керә Алардан Алабуганың икенче исеме Сәдум икәнен беләбез Мамадыш кулъязмасында Алабуга ханы Ән- дижан телгә алына Анын гаскәрләре монгол яулары вакытында тар-мар ителә, ә бихисап күп байлыгын дошман килер алдыннан ул ин зур күлләрнен берсенә сала (кайсына икәнлеге әйтелми) Әндижан ханнын кайсы елларда хакимлек итүе билгеле түгел, бәлки Уразбакгы ханга кадәр үк булгандыр.
Казан белән Алабуга арасындагы туганлашу жепләре дә элек-электән килә. Илбакты кызы, ягъни Согүн ханнын бер кыз туганы. Казан бәге Мәмәтгәрәйнен хатыны булган Казан ханы Олуг Мөхәммәт чорында Алабугада Илбакты улы Сөгүн хакимлек итә. Үзенчә бер сәбәп табып. Олуг Мөхәммәт Согүнне Казанга җибәреп. Алабуганы Ислам бәккә тапшыра. Олуг Мөхәммәт 64
яшендә Алабугада вафаг булып, каладан бер читтә булган тауда күмелгән Бу хәлләрне безгә Хөсәен Әмирхан «Болгар тарихы» дигән хезмәтендә язып калдыра (•Мирас», 1994. № 10. 110 бит) Болгар-кыпчак ханнары каныннан булган Сөгүн ханны алып, Ислам ханны кую, бәлки. Олуг Мөхәммәдинең үз кешеләрен арттыру, яулап алынган биләмәләргә ышанычлы кешеләр утырту максатыннан эшләнгәндер И В Шишкин «Алабуга тарихы» китабында (9 бит) тау өстснә мөселманнарнын изге кеше каберенә килүләрен, ләкин анын исемен дә. кабер урынын да әйтмәүләрен, дини сәбәпләр аркасында сер итеп тотуларын яза. Бу кабер Казан ханлыгын ныгыткан Олуг Мөхәммәтнеке булырга мөмкин Казанга караганда чагыштырмача тыныч, табигате матур бу урынны бәлки ул сонгы көннәрен үткәрергә үзе сайлап алгандыр Ә бәлки улы Мәхмүттән качып килгәндер Ата белән бала арасында булган хәлләр турында тарихта төрле хәбәрләр сакланган Тәхет өчен көрәштә бер-берсен кызганмаганнар. 1445 елдан Олуг Мөхәммәт турында рус елъязмаларында бер хәбәр дә очрамый Ә безнең татар тарихы яндырылган Алабугадагы иң соңгы ханнын исеме—Сәүгән Анын турында тумышы белән шушы яклардан булган, берникадәр вакыт Алабугада яшәгән, заманында Фәнни Академик үзәктә сәркятип булып эшләгән филолог Зәйнәп Максудова язып калдырган Алабуга—Казан ханлыгының вассал кенәзлеге башкатасы була Үз мәнфәгатьләрен яклап. Алабуга ханы Тәрбирде Чатлысы белән дә 1518. 1525 елларда сугыш алып бара Мөстәкыйльлек алу максаты беләнме. ясак түләмәс өченме, әллә Казан ханлыгында ханнарны гел алыштырулары, аларнын кайберләрең өнәп бетермәү аркасындамы, әллә безгә билгеле булмаган башка сәбәпләр беләнме—
Алабуга белән Тәрбирде Чаллысы берләшеп. Казанга һөжүм итәләр. Шул бердәмлек булмау да халкыбызның мөстәкыйльлеген югалтуга китергәндер
Казан университеты доценты Марсель Бакиров табып өйрәнгән материаллар арасында Зәйнәп Максудова архивыннан алынган «Алабуга бәете» дә бар («Мирас*. 1992. № 10. 36 бит).
Алабута бәете
Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр.
Дошманга, яуга бирелмәс, юлына каршы төшәр.
Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр.
Сәүгэн ханның маҗарасы тарихта язылгандыр.
Атлар җиктем яратып. Саралыга каратып Саралы. Сэйтәк чукынган, көфер уты таратып
Алабуга о лылары Туйгуҗа белән Аккуҗа Сөрлектеләр илендэн
Сарай белән Сэеттәкбэк чыктылар ислам диненнән.
Бу бәеттә халкыбызның ачы язмышы ята. Туйгужа белән Аккужа кебек олыларнын илләреннән куылулары, Саралы, Сәйтәк авылларының, читкә китүдән, үтерелүдән куркып, чукынырга риза булулары турында сөйләнә «Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр» дигән өмет тә әйтелә.
Шәһәрнең исеме
Алабуга шәһәренең исемен һәркем үзенчә анлата. «Исәнме, Алабуга!» китабын ачып карасак, түбәндәгеләрне укыйбыз: «Безгә кадәр билгеле документларда, Трсхсвятское авылы турында сүз барса, һәрвакыт ана «что на Елабуге» дип кушып анлатыла. Елабуга—рус сүзе түгел Тойма елгасы артындагы зур күл Алабуга исемен йөрткән, татарчага тәржемә иткәндә алабуга балыгын анлата» (15-16 битләр).
В А. Никоновнын «Кыскача топонимик сүзлеге» ндә (135 бит) ул болай дип анлатыла: «Алабуга—Татарстандагы шәһәр. Алабуга дигән кеше исеменнән килеп чыгуы ихтимал, ала үгез мәгънәсен белдерә. Буга элементы кергән кеше исемнәре 14 гасырда бик еш күренә » Шунысы әһәмиятле: В А Никонов А Игнатовичнын «Борынгы һәм яна Россия» китабында шәһәр исемен шәһәр аркылы үткән Ела инеше һәм шәһәр читендәге Буга күлләреннән алынган, дип язуын тәнкыйтьләп үтә Дөрестән дә, артык катлауландырып, урысчалаттырырга уйлаучылар хәзергә лә житәрлек. Елгапарнын берсен Ела, икенчесен Буга дип, өстәл артында утырып кына исем бирүчеләр дә бар. Ләкин халык ул елгаларны Гнилушка—Черек елга гына дип йөртә.
Башка сүзлекләргә дә күз төшерик. Ф А Брокгауз һәм И А. Эфрон чыгарган «Энциклопедик сүзлек»тә болай дип язылган: Алабуга—безнең кайбер елъязмачылар Үзбәк ханны шулай дип атыйлар» (345 бит). Бу фикер шулай ук В Клюшниковнын «Энциклопедик фәнни сүзлек» китабында да кабатлана (56 бит) Чыннан да, шәһәргә Алабуга исеме Үзбәк хан вакытында бирелүе мөмкин. Ул Алтын Урда ханнары арасында ин озак хакимлек итүче—1313—1342 елларда Анын вакытында мөселман дине бөтен Чулман буена тарала һәм шулай ук күп кенә шәһәрләр торгызыла, яңалары төзелә Вельяминов-Зернов тапкан бер татар кулъязмасында да Үзбәк хан вакытында Кама буйларында мәҗүсиләрне ислам диненә күндерүләр турында сөйләнелә һәм шулай ук борынгы Алабуга турында да искә алып үтелә (И ШИШКИН «Алабуга шәһәре тарихы», 7 бит)
С В Веселовскийнын «Ономастикон. Борынгы рус исемнәре, кушаматлары, фамилияләре» китабын кулга алыйк. Анда түбәндәге юлларны күрәбез: «Олбуга
(Албуга, Алабуга), Олабугин—урда илчесе, XIV гасыр уртасы.» Димәк, Алабуга сүзе кеше исеме буларак кин таралган сүз.
Алабуга шәһәре исеменен килеп чыгуын профессорлар Ф И Эрдман һәм А. Халиков Кама елгасында Алабуга шәһәре каршында «усал үгез—ала буга* исемен йөрткән, судноларга үтәргә комачаулаучы зур таш булуы белән аңлаталар. Бу фикер дә шулай ук игътибарга лаек. Ул да төрки тел нигезендә аңлатыла
Хәзер менә Гомәр Саттаровнын «Ни өчен шулай аталган?» (Татарстан топонимнары) китабын ачып карыйк: «Алабуга районынын исеме үзәге Алабута шәһәреннән алынган. Алабуга шәһәре уналтынчы гасырнын икенче яртысында борынгы болгар шәһәре урынына нигезләнгән. Төрки халыклары алабуга дип «окукь» балыгын атыйлар. Бога—буга—бука сүзе борынгы төрки телдә «үгез» дигән мәгънәдә йөргән. Тара татарлары хәзер дә үгезне «бога» дңләр. Шушы мәгънәсендә бога сүзе борынгы венгр теленә кабул ителгән. Рус телендәге «бык» та «бога»— •бука» дан килеп чыккан дигән караш бар. Алабуга балыгынын башы ала үгез башына охшаганга, ана шул исем кушылган
АЛАБУГА сүзе төрки халыкларда кеше исеме буларак та кулланылган Баланын үгез кебек көчле булуын теләү ырымына бәйләнешле рәвештә, исем составына бога-бука сүзе кергән: Букатимер, Акбуга, Айбуга, Тсләбута һ. б кебек кушма төзелешле борынгы кеше исеменнән алынган булырга тиеш Тамбов һәм Табул губерналарында Алабуга исемле икешәр авыл булган* (86 бит)
Ә бәлки Алабуга шәһәрснен исеме Алып буга дигән сүздән килеп чыккандыр Шәһәр кирмән буларак барлыкка килгән Аны үгез кебек көчле сугышчы алыплар— Алып бугалар саклаганнар. Төрки халык яшәгән һәр төбәктә алыплар турында риваятьләр сакланган. Шуна күрә бүгенге Алып буга—Алабуга атамасынын шуннан чыккан булуы мөмкин
Авыллар ниләр хәтерли?
Кама елгасы буендагы Бряхимов шәһәрен Андрей Боголюбский 1164 елда катгә әйләндерә Иван Васильевич Шишкин фараз кылуы буенча, бу шәһәр борынгы Алабуга җирендә булырга тиеш Ләкин галимнәр Боголюбскийнын бу тирәләргә үтеп кергәнлегенә ышанмыйлар, Бряхимов шәһәренең Каманын гүбән агымында урнашканлыгын исбатлыйлар Ләкин без Ибраһим хан вакытында Атабуга болгар жирләре булмагандыр дип әйтә алмыйбыз Ибраһим—Ибраш сүзе бу якларда кин таралган исем.
Ибраһим (Ибраш) исеме Алабуга якларында берничә урында бар Беренчесе— керәшен авылы Бөрешле. Вятка губернасының унтугызынчы гасыр архив материалларында «Ибраш авылы (Брюшли)» искә алына. Димәк. Ибраш — Брюшле-Ибраш иле дигән сүз. Бу чыганакта гүбәндәгечә языла «Ибраш (Брюшле) авылы Чикчирмә елгасының Ибраш елгасына койган урынында урнашкан Анда бик борынгы татар зираты бар, киртәләп алынмаган, ләкин ате сөрелмәгән»
Икенчесе—Алабуга районындагы мөселман татар авылы Юраш та күпмедер чамада өйрәнелгән Р Сәлимов («Алабуга нуры», 1992 ел, 24 март) Юраш атамасын кеше исеменнән алынган: Ибраһим—Йобраш—Юраш дип уйлый Рәсми кәгазьләрдә Юраш дип язылса да, авыл кешеләре, күрше-күләннәр дә Йобраш дип йөртәләр бигрәк гө олы яшьтәге кешеләр. Бу авыл кешеләре әле үз тарихларын онытып бетермәгәннәр. Йобраш бабай кабер ташы зиратта саклана диләр иде Ләкин сонгы елларда бу төбәктәге мөселман зиратларын махсус өйрәнгән галимнәр Р Мәрданон һәм И һадиев андый ташны тапмаган («Мәйдан». 2006. /V 8).
Өченчесе—Юраш авылыннан хәтсез генә ераклыкта булган Анэирка (Әнжирә) авылы халкы Вятка (Нократ) елгасы буенда!ы җирләрне әле бүген дә Юраш басуы (поля Юраша) дип йөртә икән Димәк. Ибраһим бабайнын нәселе бу җирдә дә яшәгән яисә бу басуда бик аты яу үткән
Шулай игеп. Ашбуга төбәгендә бер-бсрсеннән шактый ерак араларда Ибраш (Ибраһим) исеме белән бәйле өч урын мәгълүм. Бу очраклы гына түгелдер Ибраһим ханнын биләмәсе зур булган—бөтен Алабуга тирәли 0 Ибраһим исеменен Ибрашка
әйләнүе гажәп түгел. Тугаш, Бәйрәш, Апуш кебек, исемнәрне кыскартып әйтүләр борынгы төрки-татар халкына хас булган.
Олуг Мөхәммәтнең оныгы Ибраһим хан 1460-1479 елларда, барлыгы унтугыз ел буе Казанда хан булып утыра. Анын заманында казандылар Вятка буйлап бик ерак үтеп керәләр. Мәсәлән, 1468 елда казандылар зур көч белән Вяткага (хәзерге Киров шәһәре) киләләр һәм вятчаннар каршы тора алмыйча, Ибраһим ханга биреләләр. (Вятканы 1468 елда гына яулап алганнар дип, Алабуганын нигезләнүен дә шул ук вакытка кертергә теләүчеләр бар. Ләкин Алабуганын Кама буенда утыруын онытмаска кирәк).
Шулай итеп, Алабуга исеме белән бәйле рәвештә ике Ибраһимны күрә алабыз. Беренчесе—уникенче гасырда яшәгән, икенчесе—унбишенче гасырда хакимлек иткән Казан ханы. Кайчан да булса галимнәр тарафыннан кирәкле мәгълүматлар җитәрлек дәрәҗәдә җыелыр, бүген без белмәгән күп мәсьәләләр ачыкланыр. Өченче Ибраһим хан булганмы? Бәлки Алабуганын үз Ибраһим ханы булгандыр. Бу сорауга да, бәлки, җавап табылыр.
Алда әйтеп үткәнебезчә, К. Невоструев телгә алган татар кулъязмаларының берсендә Алабуга ханы Әндижан (Андиян) турында сөйләнелә. Бүгенге көндә татарлар Әнжирә, руслар Анзирка дип йөрткән авыл Әндижан җире дигәнне хәтерләтмиме сон0 Анзирка авылы халкы бүген дә Ибраш хан басуларын хәтерли. Анзирка (Әнжирә) елгасы Алабуга шәһәре тирәсендә башланып, Вятка (Нократ) елгасына коя.
Вятка губернасының 1889 ел архив материалларына караганда, күп кенә керәшен авылларында, иске татар зиратларының саклануы әйтелә: Черкас. Үтәгән, Тагай, Ибраш (Бөрешле), Шүрнәк һ. б. Ул вакытта әле бу мөселман зиратлары сөрелмәгән булса, колхозлашу чорында аларнын күбесе басуларга әйләнгән, эзсез югалган. Керәшен авылларында мөселман зиратларының булуы Алабуга ягында Явыз Иван яуларына кадәр татарларның тыгыз яшәвен, аларнын әле моннан 50-60 еллар гына элек мөселман зиратларына, шул исәптән борынгы ата-бабаларына ихтирамнары бетмәве хакында сөилиләр Чукындырылганнан сон керәшеннәргә үз авылларында үлгән кешеләрне күмәргә рөхсәт ителми, ә бәлки чиркәүле авылларга илтеп күмәргә кушыла. Иске Шүрнәк авылында кушкаен янында бик борынгы зират булган диләр. 1941 елгы сугыш елларында, язгы ташу вакытларында чиркәүле авылга илтергә хәлләре булмаган кешеләр генә мәрхүмнәрне шул зиратка күмештергәннәр. Иске Шүрнәк авылы гаять зур булгандыр. Әле егерменче гасырда да йорт нигезе казыганда мөселманча күмелгән кеше сөякләре чыккан. Хәзерге заман кешеләре инде үзләренең тарихын онытып баралар Зиратның чикләрен хәтерләмиләр. Зиратнын бер чиге авылга тоташкан, димәк, ул бик кечкенә булмаган. Авыл бик борынгы заманнардан бирле яшәп килгән, дип фаразларга була.
Алабуга якларында зур жирбиләүчеләрнен берсе Канак исемле булган. Мәсәлән, Карманково авылы марилары үз авыллары тарихын искә алганда (19 гасыр материаллары буенча), бу яклар татар кенәзе «Канак агайныкы» булуын әйтәләр. Канак үз җирләренә мариларны, ул замандагыча әйтсәк, припушенник итеп, керткәндер Ул аларлан ясак түләттергән. Димәк, Алабуга белән рәттән генә Канак авылында анын резиденциясе булгандыр.
Кара бәк шәҗәрәсендә күренгәнчә (М Әхмәтжанов, Татар халкы оешуда нугайларның катнашы // «Идел», 1992. № 3-4), бу якларда Жан морза уллары Котлы бәк һәм Уразай бәк яшәгәннәр. Алабугадан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта Ямурза һәм Уразай авыллары бар Бәлки аларнын туганнары Котлы бәк Алабуга ягындагы хәзерге Котловка авылында гомер кичергәндер.
Димәк. борынгы Алабуга исеме белән бәйләнгән зур шәхесләрдән без Айдар, Ибраһим, Әндижан, Уразбакты, Илбакты, Сөгүн, Ислам, Сәүгән ханнарны, Кара бәк һәм Канак, Котлы бәк кебек бәкләрне санап үтәбез. Сөгүн белән Сәүгән бик охшаш исемнәр. Бәлки икесе бер үк кешедер. Ислам бәктән сон янадан Сәүгән ханнын хакимлек итүе бик мөмкин «Алабуга бәете»нлә күренгәнчә, ул Алабуганын ин сонгы ханы. Хисаметдин Мөслими Алабуганын икенче исемен Сәдүм дип атый. Бәлки бу исем дә Сәүгән ханга охшатып әйтүдәндер Сәдүм—Сөгүн—Сәүгән—бер
үк кеше исемедер Казан тарихы белән бәйле Сөембикәнен ачы язмышы халык күнелендә ничек озак сакланса. Алабуганын сонгы ханы Сәүгән лә халык хәтереннән чыкмый, бәетләрдә әйтелә
Авыл исемнәре
Алабуга якларындагы авыллар Алабуганын үзе кебек үк бик борынгылар, тикшерә башласаң, исемнәре белән бик тирән төрки катламнарга кереп китәсен Бүгенге көндә, мәсәлән. Абалач. Тагай. Канак. Карен авыллары исемнәренен мәгънәләрен бик тиз генә әйтә дә алмыйбыз. Ә менә уйланып, эхләнеп карасам ачыклап була икән Гомәр Саггаровнын «Исемен матур, кемнәр куйган'*» китабын ачып карыйк АБАЛАЧ исеме «кечкенә малай», «төпчек ир бата» дигән мәгънәгә ия икән (130 бит).
ТАГАЙ—Абалач белән рәттән генә урнашкан керәшен авылы Тагай исә борынгы төрки телдә—«өлкән ир туган, абый* дигәнне анлата (54 бит) Тагай авылыннан Алабугага таба китсәк, элеккеге рус-керәшен авылы Канакны искә төшерәбез Г Саттаров китабыннан 86 биттән укыйк «Каймак дигән мәгънә белдерә торган сүзләр, күчерелмә мәгънәдә «ләззәтле бала» төшенчәсен акт аткан хәлдә, борынгы заманнарда ук төрки халыкларда кеше исеме итеп кулланылган Борынгы болгар һәм аргу телләрендә «каймак», «сөт өсте* мәгънәсендә йөргән канак сүзеннән Идел-Кама болгарларында КАНАК исеме барлыкка килгән Бу сүз М Кашгари сүзлегендә (XI йөз) теркәлгән Алабуга районында Канак дигән татар- рус авылы бар» Димәк. Канак яраткан бала мәгънәсендә
Шулай итеп. Абалач—төпчек бала. Тагай—өлкән ир туган. Канак—ләззәтле баланы анлата. Ата кеше үзенен улларын шул авылларга башка чыгарып, жир бүлеп биргән булса кирәк. Ләззәтле баласына Алабуга тирәсендәге ин матур жирләр тигән. Өлкән баласына җирне үз яныннанрак биргән, ул ана ярдәмче, алмашчы булсын дигәндер инде. Ә ата кеше кем сон? Ул кайда яшәгән * Анын турында Карен авылында яшәгән Кара бәк булгандыр дип фикер йөртергә була Чөнки ул авыллар барысы да Карен (руслар аны хәзер Гари диләр) авылы тирәсендә Каринка елгасы буена урнашканнар. Яулап алгач, руслар тикмәгә генә Карен авылына чиркәү куймаганнардыр Ул ин зур авылларның берсе булгандыр Бәлки ате чиркәү астында ата-бабалармбызнын кабер ташлары да ятадыр
Кара бәккә килгәндә исә, бу якларда анын нәселләре бүгенге көнлә дә яшәп яталар Мәсәлән. М Әхмәтжановнын «Татар шәҗәрәләре» китабынын 144 битендә Кара бәк шәҗәрәсе тасвирланган
Абалач авылында бик борынгы изгеләр зираты бар Тагай авылында да шулай ук борынгы зират барлыгы билгеле Кызганычка каршы, ул урында ЕлАЗ карьер ясады, диләр. Тагай авылы кешеләре әле егерменче гасырның илленче елларында да Абалач карчыкларына җомга көннәрендә дога кылдырырга, мөселман бабаларының рухын искә алырга килә торган булганнар
Сәйтәк авылының чын исеме—Сәел^әк Ул исем «Алабуга бәстс»ндә искә алына.
Морт авылы Алабуга ягындагы ин борынгы авыллардан санала Ул Казан йортындагы халыкны исәпкә алу кенәгәләрендә 1603 нче елда очрый Анда ул «Морлы-Морты» дип бирелә Бәлки аны урыс теркәүчеләре умарталы сүзен аңламаудан ике төрле язганнардыр Морт авылы элек зур кара урманнар эчендә утырган булган Бәлки, аларны бәла-казалардан, көчләп чукындырулардан шул кара урман саклап калгандыр Хәзер дә Морт урманнары зур. җиләккә, чикләвеккә бай Г Саггаровнын «Атамалар дөньясына сәяхәт» дигән китабында (152 бит) түбәндәгеләр китерелә: «Мишәр сөйләшләрендә умартаны марта яки мурта, ә умарталыкны марталык яки мургалык диләр* Борынгы урманнарда агачка менеп бал алганнар Шүрнәк авылы 1617 елгы ясак җыю кенәгәсендә «Шурняк-Шурма» дип теркәлә Бу исем дә шулай ук урысларның гелне анлап бетермәүләрениәндер Шүрнәк авылынын исеме, профессор .1 Ш Арсланов аңлатуынча, шур—елга, нюк—үзән, чокыр сүзләреннән килеп чыккан Шулай ук Шуурмак дигән авылның Алтай якларында ла барлыгы тарихта билгеле
Үмәк авылы да бик борынгы авыллардан санала. Алар татарлар арасында ин беренчеләрдән булып христиан диненә күчәләр Үмәк сүзе шулай ук кеше исеменнән булуы ихтимал. Татарларда Әмәк исеме булган. Ә бәлки Умай сүзе нигез булгандыр. Умай—борынгы төрки халыкларының мәжүси аллаларының берсе.
Сарали-Бехтерево авылы тарихы
Дин әһеле Николай Иванович Шишкин 1901 елда Алабуга тарихына багышланган китабында 1648 нче елгы «Писцовая книга» дип аталган документларны Мәскәү архивыннан табып алуы турында яза. Анда безне бүгенге көндә кызыксындырырлык күп кенә материаллар бар
Хәзерге вакытта Бехтерево дип йөртелгән авыл элек Сарали дип аталган Бехтерево исеме ана егерменче гасырда гына бирелгән. 1619нчы елда монахлар җир даулый башлыйлар. Үзләренә бирелгән Анзирка авылы ерак булганлыктан. Танай авылы татарларының Сентяк авылы ягындагы җирләренә күзләре төшә. Бәхәс куба. Тиз генә җирләрен тартып ала аямаганлыктан, законлы рәвештә бәхәсне чишәр өчен, борынгыдан монда яшәп килгән Сарали авылы татарларын: Бисяр Кагтов. Ширзаман Умеленов, Акинжя Шедейбышев. Акзат Янзитов. Байгудя Берекгузовларны чакыралар Яндигиз җитәкчелегендәге Танай авылы татарлары җиргә теше-тырнаклары белән ябышсалар да, Сарали авылы татарлары ал арны, кызганычка каршы, яклап чыкмыйлар. Бу җирләр электән хөкүмәт җирләре булып санала, диләр, һәм алар кәгазьгә үзләренең тамгаларын куялар. Нәсел тамгасы ул вакытта татарлар өчен бик кадерле була, гарәп имлясын белсәләр дә, документларда тамга кую гадәткә кереп киткән була. Документларның берсендә дә болгар дигән сүз юк. Татар атамасы бу як төрки халыкларга күптән бирелгән, күрәсең. Бу документка Яндигиз җитәкчелегендәге Танай авылы татарлары кул куймыйлар.
Әйтеп үткәнебезчә, элеккеге Сарали авылы хәзер Бехтерево дип йөртелә. Андагы маллар фермасы нәкъ менә мөселман зираты өстенә салынган. Алтмышынчы елларда биредә колхоз фермасын төзегәндә гарәп имлясы белән язылган өч кабер ташы табыла. Бу хакта колхоз рәисе Гусев сөйләгән. Бәлки археологлар кайчан да булса, шул кабер ташлары белән кызыксынырлар. Сарали авылы кешеләре әле 1619 нче елда үз исем-фамилияләрен йөртәләр. Аларны чукындыру сонга табарак булса кирәк. Бәлки Танай авылы татарларын якламаган өчен аларга берникадәр вакыт дин иреге бирелгәндер.
Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Сарали кешеләренең Мөслим-Азнакай якларына барып чыгып Сарлы авылын нигезләүләре билгеле. Шулай ук алар янына Алабуга ягыннан күрше булып Сөендек (Сентяк), Стәрле (хәзерге Лекарево) авылларыннан гаиләләре белән күченүчеләр булган. Хәзерге заманда ул якларда оч татар авылы күршеләр булып яшәп киләләр. Алар, Кама аръягына Алабуга алпавыты Черкасов нәфсесен сузгач, барып чыкканнар дигән сүз дә йөрде. Ләкин тарихта бөтен авылы белән шундый ераклыкка күчеп китүләр билгеле түгел. Хәтсез генә гаиләләр үз авылларында яшәп калулары бар. Ә менә Алабуга янында ул авылларның руслашып бетүләре көн кебек ачык. Бехтерево авылында инде бүген борынгы татар нәселеннән булган кешеләрне табуы авыр Шул атаклы Бехтеревны Бәхтияров дип әйтсән генә инде Ул авылда шулай ук игътибарга лаеклы Байгуловлар фамилиясе бар. Ләкин алар үзләренең төрки тамырларын хәтерләмиләр, шулай да бу авылда бик борынгы заманнардан бирле яшәп Н. И. Шишкин үзенең китабында Петр Беренче вакытында татар авылы Саралида әсирлеккә төшкән шведлар тарафыннан жиз эретүче завод корылган, дип яза. Аннан сон Тула якларыннан килгән Красильников та озак кына вакытлар аны үз заводы итүе билгеле.
Сарали авылы исеме шулай ук «Алабуга бәете» нлә искә алына: «Саралы, Сәйтәк чукынды көфер уты таратып». Руслар килгәч, Сарали авылы бәлки анда завод булудандыр зурайган. Соңыннан аннан күп кенә авыллар аерылып чыкканнар Шулар арасында Разживино авылы да бар.
Әгәр дә Сарали авылынын исеме сарай сүзеннән алынса, ул тарих өчен бигрәк тә әһәмиятле булып чыгар иде. Чыннан да, анда Алабуга ханнарының сарайлары
торган булса, археологик казыну вакытында куп нәрсәләр табылуы мөмкин Югарыла әйтеп үтелгән өч кабер ташы да бәлки ханнар зиратыннандыр Кызганычка каршы, безгә әлегә фаразлар дәрәжәсендә генә фикер йөртергә кала.
Керәшеннәрне руслар үз авылларыннан кумаганнар Тик Сарали авылына руслар бик күп күчеп утыру сәбәпле, руслашу артык таз барган Димәк. Сарали- Бехтерево авылы документларда 1619 елдан искә алына. Алар унике елдан дүрт йөз еллык бәйрәмнәрен үткәрә алалар, ә бәлки бик эзләсәләр, иртәрәк язылган документлар яисә кабер ташлары табып, үхләренен тагы да борынгылыгын расларлар
Рус авыллары ни өчен татар исемнәрен йөртә?
Алабуга якларында төрки халыклар бик борынгы заманнардан яшәп килгәнлектән болгар-татар атамалары бүгенге көнлә торак урыннарында ачык чагыла Руслар бу җирләрне яулап алгач, билгеле, үз исемнәрен тагарга омтылалар. Христиан диненен бу якка таратуы атармын ин беренче терәге икәнлеген истә тотып, дини исемнәр бирү гадәткә кереп китә. Ин беренче итеп. Алабугага Трсхсвятское исемен кушарга тырышалар
Вятка губернасының XIX гасыр архив материалларында күренгәнчә, озак еллар буе һәрбер рус авылы икешәр исем йөртә, берсе—русча, икенчесе—татарча Руслар үзләре күчеп утырган кайбер элеккеге татар авылларына теләгән исемнәрен бирүгә ирешәләр. Мәсәлән, борынгы Уразбакты авылы хәзер Колосовка исемен йөртә XIX гасырда әле ул авыл икс исемле була Уразбахтино-Колосовка. Сентяк (Сөендек) авылына Покровскос исемен бирәләр. Әле хәзерге вакытта да халык аны Сентяк дип йөртә, ә рәсми документларда сонгы елларда аны Покровскос дип язалар Көрәш шулай ук башка авыл исемнәре өчен дә бара. Танай (Тан. Тана) авылына Архангсльское исеме биреп карыйлар, әмма үтми. Хәзер аны татар тамыры сакланган килеш Танайка дип йөртәләр. Олы Елово авылына Архангсльское исемен гакмакчы булалар, ул эш тә барып чыкмый. Елово - борынгы татар исеме Юлай исеменнән килеп чыгуы ихтимал
Олы Качка авылын Дмитровское белән алыштыралар, әмма ул исемнен гомере кыска була. Ул авылда кайчандыр, кайсыдыр яудан сон Танай авылыннан качып килгән кешеләр яшәгәнгә аны Качка (Качкын) дип атаганнар Качка авылы 1619 елда җире үлчәтелгән авыл буларак «Писцовая книга»да искә алына, аның белән рәттән Тарловка авылы җире дә үлчәнелә.
Әрәмәле авылын руслар Армалы дип үзләренчә атыйлар. Хәзерге Лекарево авылы элек Стырлово була Аның Стәр сүзеннән алынган булуы ихтимал Тагарлар яшәгән төбәкләрдә Стәрле. Старлетамак авыллары бар Лекаревога чиркәү салгач. Возлвижснское исемен биреп карыйлар, әмма ул исем дә жинми Бу авылның тагы бәлки икенче исеме Лыкыр булгандыр. Лыкыр дин злек мишәрләр Казан татарларын атап йөрткәннәр (Халнков А Татар халкы һәм анын борынгы бабалары. 37 бит)
Алабугадан 12 чакрым ераклыкта булган Чаллы авылына Рождественские Челны исеме кушыла. Әмма элек бу авылда татарлар яшәгәнен искә алып, халык телендә ул Татарскис Челны булып китә һәм хәзер дә ул шул исемне йөртә Борынгы Постабай авылы соңгы елларда, тимер юл станциясе төзелгәннән сон гына Тихоново булып китте. Алабугада Постябаев фамилиясен йөртүчеләр бар
Свиногорье авылы Дуңгыз исеме йөрткән Руслар аны татарчадан тәрҗемә генә иткәннәр Башта ана руханилар Христорождсствснское исеме бирәләр Ләкин ул исемне халык кабул итми Анзирка (Әнжирә) авылына да Богородское исеме бирәләр Ул да ныгып китми
Шулай итеп. Трсхсвятское. Рождественское. Богородское. Архангельское. Христорождсстнснскос кебек дини исемнәр, гади халыкка әйтергә авыр атамалар нинди генә максат белән куелсалар да. жинеп чыга алмаганнар Кыска, матур, җиңел әйтелешле, эчкерсез татар атамалары халык тарафыннан үзеннән-үзе сайланып азынган1
Төрле я змышлар белән Алабуга төбәгенә күчеп килгән гади рус хаткы татарлар
белән үзара мөгамәләдә начар яшәмәгән. Көндәлек тормышта бер-берсенә таяныч та булып киткәннәр Чөнки аларны Мәскәү белән Петербург туендырмаган, киресенчә, гасырлар буе талап кына торган. Мәсәлән, Петербургка патша өстәленә кыйммәтле балыкларны хәтта тере килеш илтеп җиткерә торган булганнар. 1850 елда Алабуга шәһәре үзәгендә булган зур янгыннан сон. күп кенә татар гаиләләре русларны үзләренә сыендырганнар. Татарларның күбесе шәһәр читендәге бистәләрдә яшәгән.
Бу якларга күчеп килгән күп кенә урысларны керәшен авылларына урнаштыралар Керәшеннәрнең христиан диненнән кабат исламга кайту омтылышын истә тотып, һәр авылга күзәтче итеп берәр урам яисә бер-ике гаилә булса да урыс кешеләрен урнаштыралар. Ә алар исә татар телен яхшы үзләштерәләр, ике халык арасында арадашчы булып китәләр. Юкка чыгарылган татар авыллары исемнәрен керәшеннәр үз хәтерләрендә ничек сакласалар, урыслар да әлеге авылларны шулай дип атый башлыйлар. Мәсәлән, Тарловка (Тарлау). Казиле, Чыршы һ. б Шул ук вакытта якын-тирәләрдә урманнарга посып Морт. Юраш (Йобраш). Абалач кебек борынгы мөселман авыллары яшәп киләләр.
Унҗиденче гасыр исәпкә алу кенәгәләре буенча төзелгән картада Алабугадан ерак түгел хәзерге Костинеево авылы урынында Миево авылы күрсәтелгән. Миево исеме исәпкә алучылар тарафыннан бераз бозылып языла. Моны урысларның татар телен аклап бетермәү нәтиҗәсе генә дип әйтергә була. Ул Енеево дип аталгандыр. Ул авыл янында хәзер дә «Поля Енеево» сакланган. Беренчедән, борынгы татарларда янәй кабиләләре булган. Икенчедән, Кара бәк шәҗәрәсендә Җәнан (Жәнәй) исемле кеше бар. Алабуга якларында анын җирләре булуы бик ихтимал. Костинеево үзе «кости енеево» дигән сүздән торадыр. Бу якларда сөякләре генә калган авыллар булган. Мәсәлән. Илмәт (Әлмөхәммәт) авылы янындагы Талбасма авылынын фаҗигале язмышы шундыйлардан. Әле аларнын сөякләре һаман да күмелмичә ята диләр, вакыт узу белән җилләр генә аларны туфрак белән каплаттырганнар. Еш кына яу килгәч, икенен берсе булган: йә биреләсең, йә үләсең.
Абалач авылы өлкәннәре мондый бер ядкәрне хәзер дә горурланып сөйлиләр. Анын халкын чукындырырга урыслар Тулбай ягыннан килгәннәр. Башта Тулбайны чукындырганнар. Авыл кечкенә булганлыктан, үзләрен якларлык көчләре җитмәгән Я безне үтереп бетерәләр, я чукынабыз, исән калабыз дигәннәр. Алар икенче юлны сайлаганнар. Ә Абалач аксакаллары дипломатларча эш йөрткәннәр. Урыслар киләсе юлга чыгып, казан асып, итләр пешереп, сыйларга әзерләнеп торганнар. «Ашагыз, эчегез, әмма авылга кермәгез, кан түкмәгез. Бу авыл бик зур, исән чыкмассыз, борылып китегез!»—дигәннәр. Чыннан да авыл бик зур (алты йөзләп йорт), сугышчан көчләре дә җитәрлек булган. Балаларны, хатын-кызларны урманга качырып, ирләр сугышка әзерләнеп, бер генә мәртәбә каршы гормаганнардыр.
Шу на охшаш хәл Морт авылында да кабатлана: «Русларның татарларны көчләп чукындырып йөрүләрен ишетеп. Йөзәй һәм Бигәй бабайлар сыерларын суялар. Армалы авылы башына чыгып, зур казан асып, ит пешереп, русларны сыйлап: «Бу якта авыллар юк инде.»—дип, русларны озатып җибәрәләр, халыкны афәттән саклап калалар» (Г.Ганиева. «Алабуга нуры». 1995 ел, 14 гыйнвар) Элеккеге Бондюг. хәзерге Менделеев янындагы Бәзәкә авылы да үзен шул рәвешле саклап калуы тарихта билгеле.
Нократ һәм Чулман арасында яшәгән татарлар кысылуга дучар булганнар. Монда үз динеңне, теленне саклап калу бик җиңелдән булмагандыр.
Алабугада ничә мәчет булган?
Алабуга шәһәренә һәм өязенә ревизия ясаган Вятка губернаторы 1887 елда Алабугада бер агач һәм бер таш мәчет булуын билгеләп үтә. Агач мәчет хәзерге Тукай һәм Мәскәү урамы чатларындагы Сельхозтехника тирәсендәрәк, урам уртасында урнашкан була. Шәһәр музеенда анын фоторәсеме саклана. Мәчет 1930 нчы елларга кадәр эшли. Ябылгач, аны төрлечә файдаланалар. Алтмышынчы
елларда анда һөнәр училищесынын тулай торагы иде. Шул иске мәчет бинасы 1970 нче елларда сүтеп ташланды. Бу иске агач мәчетнен төзелеше турында О Фонарева мәкаләсеннән («Новая Каш». 1994, июль) белергә була.
Алабуганын указлы мулласы Әхмәт Мәсәгугов 1866 елнын 3 декабрендә Вятка губернасы идарәсенә Алабуга шәһәрендә таш фундаментлы агач мәчет төзү турында үтенеч яза. Зур мәчет салырга теләсәләр дә, күп сәбәпләр аркасында ул кечкенә итеп салына. Берничә мәртәбә үзгәртергә планлаштырыла. ләкин ул гамәлгә ашмый Мәсәлән, мулла Әхмәтзәки Хужаханов 1914 елда Вятка губерна идарәсенен төзүчеләр бүлегенә мәчетнен яна проектын тапшыра. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, аннан сон инкыйлаплар аркасында мәчет үзгәрешсез кала. Еллар үтү белән башка мәчетләрнең фаҗигасе дә аны читләп үтми—беркөн манарасы киселә Әле бик иске булмаса да. бигрәк урам уртасында утыра дип. җитмешенче елларда аны сүтеп тә ташлыйлар. Туксанынчы елларда, заман җилләре бераз унай якка исү белән үк. мөселман кардәшебез ярдәме белән шул ук урында Әл-Кадыйр мәчете калкып чыкты. Ул шулай ук җыйнак итеп, кызыл кирпичтән салынган, халкыбызны ате озак еллар үзенә тартып торыр дип уйлыйбыз.
1887 нче елларда күрсәтелгән таш мәчет кайда булган сон? Анын Мәскәү урамы. 70 нче йортта урнашкан булуы мөмкин Архив документлары буенча ул шулай санала. Ләкин тышкы күренеше буенча ул мәчеткә охшамаган Ул мәчет итеп салынмаган, бәлки анын урынына файдаланылган гына булуы мөмкин. Бу фикерне миңа археолог А. Халиков бер килүендә әйткән иде. Ул бинаны ана махсус күрсәттем
Мәчет губернатор күзенә күренгәч, кеше күп йөрерлек зур бинада урнашуы мөмкин. Бәлки әле ул Чапаев урамындагы хәзерге кибет урынында булгандыр. Егерменче гасыр башларында яткан зур-зур таш өемнәре, ихтимал, шул мәчет хәрабәләредер. Таш мәчетнен кайда булганлыгы киләчәктә ачыкланмый калмас кебек. Әнә бит. тау башындагы ялгыз корылманын кайчандыр мәчет булуын профессор А. Халиков фәнни рәвештә исбатлады. 1993 елдагы казынуларында ул анын фундаментында искиткеч төгәллек белән кәгъбәгә карап торган өчпочмаклы михрабны тапты. «Женнәр шәһәрчеге». «Шайтан каласы» дип. тагын әллә нинди әшәке сүзләр белән хәтеребезне пычратырга тырышсалар да. борынгы бабаларыбызнын «Таш мәчет*. «Изгеләр мәчете» дип йөрткән, саф йөрәкләреннән чыккан атамалары үткән кара эшләрдән якты нур булып калкып чыкты
Иван Шишкин үзенең «Алабуга тарихы»нда (9 бит) шулай ук тау өстенә мөселманнарның изге кеше каберенә килүләрен, әмма анын исемен дә. кабер урынын да әйтмәүләрен, дини сәбәпләр аркасында сер итеп тотуларын яза. Әле 1960 нчы елларда да бу калкулыкта гарәп графикасы белән язылган ташнын саклануы билгеле. Бу гашны тапкан тарихчы бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә яши Ул ате үзенең сүзен әйтер дип көтәбез.
Археологлар ни сөйли?
«Татарстан АССР нык археологик карталары»на караганда. Алабугада археологик казынулар унтугызынчы гасырдан башлана Бу якларда А А. Спинын. Ф Д Нефедов. М В. Малахов. И А. Талицкая. А. В. Збруева. В Ф Гснинг. В Г1 Мизина. С. В. Кузьминых, Р. Фәхретдинов. А. М. Ефимова. А. Халиков һ б. галимнәр эзләнү- тикшеренүләр алып барганнар
Алабуга шәһәрлегендә ананьино (безнен эрага кадәр 6-5 гасырлар), пьянобор (безнеи эрага кадәр 3 гасыр—безнең эрада 3 гасыр), имәнкискә ( б.э. 5-7 гасырлар) культуралары һәм аннан соңгы гасырларда яшәгән болгар-татар эзләре табыла. Б> язмада менә шул болгар-татар эх1әре турында 1ына сөйләнер
Профессор А Халиков җитәкчелегендә 1993 елда алып барылган зур казу эшләреннән сон Ак мәчетнен фундаментлары ачыла. Ул X—ХУТ гасырлар арасында мәчет тә. шул ук вакытта кальга (крепость) булып хезмәт итә
Алабуга тирәли «Иске йорг». «Кымыз». Котловка янында «Шишка». Свиногорьс янында «Донгузово ноле*. «Каранашек* дигән җиртәр аеруча игътибарга лаек Свиногорьс авылыннан көнчыгышкарак Отарочка (Утар) елгасы буеңда 1943
елда В М Мизина тарафыннан борынгы шәһәрлек (городише) табыла. Аңдагы 30- 40 см культуралы катлам һәм керамикаларыннан бигрәк, ул урынның исеме игътибарга лаек: авыл халкы ул җирне «Донгусово поле* («Дунгыз басуы*) дип йөртә икән Борынгы заманнарда төрки халыклар ел исәбен 12 хайван циклыннан торган календарь буенча алып барганнар. Бәлки элек бу жирләрнен хужасы Дуңгыз исемле булгандыр. Мәҗүсилектә булган борынгы бабаларыбыз өчен бу гадәти исем Ул безгә төрки халыкларының бу җирләрдә бик борынгы гасырлардан бирле яшәп кңтүләренә тагы бер өстәмә дәлил. Бу якларда әле болгарлар килгәнче үк мәҗүси төркиләр яшәгәннәр, ислам динен дә алар бер көндә генә кабул итмәгәннәр. Төрки эсегелләр, берсулалар әле унынчы гасырда да Тәңре динендә булалар. Яшәү рәвешләре белән алар болгарлардан берни белән дә аерылмаганлыгын шул заманнарда бу якларга килеп чыккан илчеләр язып калдырганнар. Алабугада Тунгусков фамилиясен йөртүче кешеләр аз түгел. Свиногорье дигән авыл исеме дә дуңгызны русчага тәрҗемә итүдән генә килеп чыккандыр.
Свиногорье авылының көнбатыш ягында тагын бер шәһәрлек бар—ул «Каравашек» дип йөртелә. Мәйданның озынлыгы 142 м. киңлеге 33 м. Бу урын шулай ук тарихта күптән билгеле Кара бәк исеме белән бәйледер, анын җиредер
Котловка авылының төньяк-көнчыгыш ягында, авылның көнчыгышыннан башланып елгага кадәр сузылган 110 м биеклектәге калкулык «Шишка» исемен йөртә. Шишка-шеш—шулай ук татар сүзе. Бу шәһәрлек 1888 елда А. А. Спицын тарафыннан ачылган. Ул аның болгар чорына каравын әйтә. 1952 елда Т. А. Талицкая шулай ук аны болгар чорында барлыкка килгән дип билгели һәм аның X—XIII гасырларга каравын белдерә. Болгарлар өчен бу биек урын ерактан күзәтү өчен хезмәт иткәндер, төньяк-көнчыгыштагы форпостларның берсе булгандыр.
Котловка авылының исемен Котлы бәк белән бәйләп әйтеп үтелде инде. Котлы сүзе кергән авыллардан тагы Балык бистәсе районында Котлы-Бөкәш авылы бар Алабугада Котлов (керәшен татарлары), Котлыбаев фамилияле кешеләр хәтсез генә.
Алабуга районында шулай ук болгар-татар чорына караган Кумыс (Кымыз) бар. 1959 елда авыл уртасындагы каберлектән кеше сөякләре арасыннан болгар чорларына караган, коелып ясалган бакыр прәшкә табыла.
Алабугадан 4-5 км ераклыкта Луговой поселогыннан көнчыгышка таба Отарка (Утар) күле янында «Иске йорт» («Старое селише») барлыгы билгеле. Ул 1884 елда Ф Д. Нефедов тарафыннан тикшерелгән. Бу урында ком арасыннан кеше сөякләре, чүлмәк кыйпылчыклары һәм учак калдыклары күренә. Галимнәр аларны Х1У-ХУ1 гасырларга, соңгы болгар-татар чорларына караган булырга тиеш диләр, чөнки Татарстан җирендә «Иске йорт* дип аталган торак урыннары барысы да шул чорда барлыкка килгәннәр Шул урыннан ерак түгел бер каберлектә мөселманча күмелгән кеше сөякләре табыла.
Казан ханлыгы чоры истәлекләреннән күп очракта каберлекләр һәм алардагы ташлар гына сакланып калганнар Чөнки ул чордагы шәһәр-авыллардан кешеләр китмәгәннәр Татарлар китсәләр, ул урыннарны урыслар биләп алганнар. Нәтиҗәдә, культуралы катламнар җимерелгән, капланган, ташлары юкка чыккан, алардан яна корылмалар барлыкка килгән. Борынгы Алабугада да шул ук хәл булган. Татар йорт-кураларында урыслар яши башлыйлар һәм хәзер инде ул урыннарда татар катламын табу бик авыр.
Алабуганын иске өлешендә өч татар зираты билгеле иде Беренчесе— пединститутның тулай торагы һәм К. Ф. Елизовлар йорты урынында Икенчесе— Чапаев урамында, өченчесе—хәзерге мәңгелек ут һәм Спас чиркәве арасындагы җирләр. Алар барысы да очраклы рәвештә генә килеп чыкканнар: алмагач утыртканда, йорт нигезе казыганда һәм һәйкәлгә урын әзерләгәндә Туксанынчы елларга кадәр фәнни рәвештә берсе дә өйрәнелмәгән иде Бәхетебезгә, Алабуга пединститутында тарих-археология факультеты ачылып, калабызның борынгы тарихына игътибар артты Археолог Альберт Нигамаев хәзерге вакытта зур тикшеренү эшләре алып бара. Бик күп каберлекләр ачып, казылмаларда табылган әйберләрне өйрәнеп, археологлар Алабуга шәһәре X гасыр ахырында—XI гасыр
башларында барлыкка килгән дигән фикер әйттеләр.
Алабуга тирәсендә уналтынчы гасырның уртасына кадәр бер генә славян-рус торак урыны булмаган. Трехсвятское исемен бирү шәһәрнең борынгы исемен оныттыру теләгеннән эшләнгән. Трехсвятское исеме бер генә борынгы картада юк. Ә менә 1780 елга кадәрге карталарда Алабуга атамасы чатнап ята. Мәсатән. 1635 елгы Ю. Данкерт картасында ул «Албуга* дип. Исаак Массанын 1636. 1640. 1662 елгы карталарында ул шулай ук «Албуга» дип бирелә. Хр. Вейгельнен 1698— 1712 елга караган картасында ул «Алабуга» дип теркатгән.
Шулай булгач ничек итеп Алабуга шәһәрен Трехсвятское урынында барлыкка килгән дип әйтергә мөмкин? Алабуга шәһәренен тарихы мен елдан да ким түгел. 2007 елда ул үзенең меңъеллыгын тантаналы рәвештә бәйрәм итәчәк
Алабуга Болгар-татар иленең чигеме?
Болгар-татарлар Алабугадан көнчыгышта да яшәгәннәр Г Саттаров уналтынчы гасыр картасында (Материалы по истории русской картография. Киев. 1899) Кама елгасында Алабуга шәһәреннән өстәрәк Алатур шәһәре булуын да әйтеп үгә (Г Саттаров «Атамалар дөньясына сәяхәт*. 107 бит). Ә бәлки бу атаклы Турай авылыдыр. Турай авылы үзенсн дүртенчс-бишенче гасырга караган 11 курганы белән күптән инде тарихта дан тота. Шулкадәр сугышчы юкка гына бу жирдә башларын салмаганнардыр Аларда бөтен киемнәре һәм сугыш кирәк-яраклары белән бай сугышчылар күмелгән.
Галимнәр аларны һуннар диләр. Турай авылы янында шулай ук бик борынгы мөселман зираты да бар. Казан ханлыгы чорыннан ук Иж елгасы буенда Әгержс. Тирсә, Аккужа кебек борынгы татар авыллары яшәп киләләр Явыз Иван яуларыннан сон татарлар Идел, Чулман буйларыннан еракка куылалар Татарлар үз туган якларына, инде ничә буыннар алышынса да. бик әкренлек белән генә кайталар. Алабуга олылары Туйгужа белән Акхуҗаның оныкларынын оныклары кайларда яшиләр икән?
А. П. Смирнов «Идел болгарлары» китабында шулай ук Сарапул шәһәре тирәсендә дә ундүртенче гасырга караган мөселман каберлекләре булуы турында яза.
Димәк. Алабуга шәһәрен әле болгар-татар иленсн чиге дип әйтергә ярамыйдыр Бары тик бу тирә-яклар җитәрлек дәрәжәдә өйрәнелмәгәннәр генә. Ә Алабуга якларында төрки халыклар бик борынгы заманнардан бирле яшәп килгәннәр Каберлекләр ачылган очракта да мөселманча күмелмәгәннәрен төрки халык түгел, дип әйтергә галимнәр ашыкмасыннар иде Чөнки төрки халыклар мөсслмаңзыкка бик озак күченгән
Хәзерге вакытта Алабуга якларындагы урыс авылларының төркичә аталулары гына да күп нәрсәне аңлатадыр. Танай—Тан ай. Тарлау—урман кисеп ясалган иген җире Армады—Әрәмәле. Каз ил и - Каз иле, Хлыстово— Ылыс тау. Качка—Качкын. Котловка-Котлы. Татарские Челны—Татар Чаллысы. Чирши —Чыршы кебек дистәләрчә урыс авыллары исемнәре борынгы болгар-татар бабаларыбызнын каиганаш булып яңгырый. Ләкин, кызганычка каршы, без аларны бик начар ишетәбез, белтәннәребезне дә оныта барабыз Бу өлкәдә эшләүче галимнәребез дә ифрат аз. Хәтерләрне уятасы иде! Хәтерсез халыкның гомере дә кыска була диләр бит