ТАТАРЧАМЫ, УРЫСЧАМЫ—ГАМЕМ...
Озын күлмәкләр мин кия илем. Муенсалар астым тезгә тикле...
Ил бнләмэк идем шнп>|рь белән. Дөнья мине үзе әсир итте.
Чәч кырдырдым бер яз. җүләрләнеп. 4АЙ-ЯЙ, кый»!* кычкырдылар арттан. Хәзер миңа җылы кыйммәтрәк. Үземдә дә инде җылы арткан.
Кешеләргә ышанарак төшәм, һәм кочасым килә бу дөньяны. Тормыш бераз рәнҗетсә дә кайчак, Үпкәләмим, аклыйм бит мин аны.
Тик төшенмим бары яшәешне— Күзләремә карамасаң, дәшеп...
Син күрмисең түя су тамчысы Керфегемдә дерелдәгән яшьне.
Байбичә
Артык «буржуаз» мин шагыйрь өчен һәрчак ыспай тышкы күренешем. Кирәк иде, бәлки, гасабилек...
Шәхси гормыпгга да бераз кимлек.
Шагыйрьлектә күн шул йомшак ягым Җайлы гормыш сөям һәм мул табын. Көтәләрдер юкеа мескен кызны.
Ьср бичара мокыт, ялгызны...
Лнлия ГАЗИЗОВА рус теленде иҗат итуче ша/ыирз. пмрҗечзче. «Черный же.ччу/», «//0.1.40 о оеременности*. «Зимчие арабески» һ. 6. шч/ырь китвгиары авторы Г. Державин исемендме премия лауреаты. Казанда яши
Куе томан - телем-телем. Өстәлгә куйсаң кисеп. Тормышның гади икәнен Аңларлар иде кискен.
Томан таралыр анысы. Шәүләсе җанга сеңәр.
Сагышлар йоктыра инде Шушы томанлы көннәр.
Буш бүлмәдә бер ялгызым, Яктысында бу шәмнең. Юка җилкәләрем белән Тотам сыман түшәмне...
Акрын вакыт агышы. Мин—бер йокысыз кеше.
Тыныч төннәр ялгана. Карлар ява Казанда.
Урамнар буйлап йөрим. Төшләр очышын күзлим.
Оньггып әр-ызгышны.
Йөрим ялгыз... сагышлы.
Кар булса идем әгәр, Явар идем тын гына
Учларга, керфекләргә, һәм кошлар канатына.
Бәхетле булсам әгәр.
Кар булыр идем мәгәр...
Яңгыр ява әсир яугнрләрдәй— Абына ул. сафы буталган.
Ә мин сизмим әле югалтуны. Өметсезлек җебе югалган.
Яңгыр ява. күлләвекләр кайный. Сагыш өстәп килер елларга.
Ә мин агым уңаена йөзәм Йокымсырап яткан елгада.
Ник оета мине бу яңгырлар?
Мин бер агач... куак... түзәрмен. Эт кояшы күз салса да шул чак Өзелеп китәр кебек үзәгем.
Урыс сүзләре төшсә дә Шигыремнең юлына.
Әбием төшә исемә.
Дисбе тотып ку .тына.
Әбием дога кылганда Янында тордым түзеп. Исемдә, әби, исемдә.
Төз гәүдәң, уйчан йөзең.
Татарчамы, урысчамы Гамем дөньяви гелән.
Тик беркайчан ярым аем Кавышмас тәре белән.
Нишлим—урысча язам мин, Сыймасам да юлларга... Хәтеремдә—гел шул дисбе, Дисбе—газиз кулларда.
Куыктай шартлады көн. Тимгелләр җанда яна. Сөрсегән тәгам каптым. Ул гүяки ор-яна.
Кыш көне яшәүләре! Сагышы да сап-салкын.
Көзгедәге сурәтем Күзәтә мине тып-тын.
Кала түгел, даладыр Тәрәзнен теге ягы. Ячщнкнын берәр җырын Көйлимме әллә тагы...
Саңагын алып бу яшәешнең.
Сөенәсе килә кабат: мин кеше!
Үлчә идең йолдызларның яктысын Вәзеннәрдә... Яшен белән «СИНРГӘ—«син*.
Җир шарын сыйдырган тамчы кебек дим. Бер куакта дер-дер килер идем мин.
Карыйсым килә күзенә үлемнең. Үлемсезлекме, сагышмы телим мин?
Марина Цветаевага
И яшисе килә мәхәббәттән Мәс килеп бер. бнк-бик аз гына.
Серле бакчадагы хур кызыдай.
Егерменче гасыр башында.
Иик яшәр! ә юкса җир йөзендә.
(Ә йөрәк бит ш\ндый ялангач...)
Килер буыннарга дәрт шәрабын Авыз иттерә дә алмагач...
...Тик түзәрмен микән сөргенлектә Сагыш кыскан язмыш гашына?
Белмим, шөбһәләнәм... үземнең дә Ыгы-зыгы ашкан башымнан.
Түзәрменме көзге Чулман әгәр Үзәгемне өзсә бу төштә?
Белмим, шөбһәләнәм... андый язмыш Тимәсен дим минем өлешкә.
Талант биреп. Тәңрем, шагыйрьләрне Чөясең син тәмуг кагына...
Узмам сыман мондый сынау.тарны...
Лаекмы чин ш.и ыйрь атына?